ТЫРЫШЛЫК КАНАТЛАРЫНДА

САИМӘ ИБРАҺИМОВАГА 60 ЯШЬ

Саимә Ибраһимова. язучылар сафына аяк басып. СССР Язучылар союзы членлыгына расми төстә кабул ителгәнче, гаять катлаулы хезмәт юлы үтә Гомумән. аның һәм тормышындагы, һәм иҗатындагы җиңүләренең һәр карышы җаны-тәне белән бирелеп. тир түгеп яулап алынган Безнең халыкта андый затлар турында, чәче белән җир себерә, дигән гыйбарә йөри Саимә ханым — шундыйлар токымыннан. Аның юлында, алтын баганалардай, фидакарь хезмәтенең нәтиҗәләре балкып утыра, авыл мәктәбендә рус теленә һәм инсафлыкка өйрәтелгән балалар. Татарстан китап нәшриятында дистәләгән авторларның редакция лә нгән әсәрләре, сугыштан соң кабат сафка бастырылган «Азат хатын» журналында башкарылган оештыру эшләре һәм төн йокламый язылган уннарча мәкалә-очерклар. «Яшь ленинчы» газетасын кабаттан чыгара башлау юлындагы бихисап мәшәкатьләрне җиңү һәм шул редакциядә чирек гасыр дәвамында төрле вазифалар- ■ы үтәү Саимә Ибраһимованың -Яшь ленинчы»дагы тырышлыгы, югары белемле педагог буларак, авыл мәктәпләрендә башкарган эшләренең җиңүчән дәвамы кебек Монда ул бик күп нәни хәбәрчеләргә, яшь журналистларга һәм язучыларга остаз буларак та таныла Редакциядә эшләп иҗат иткән яшьләр өчен Саимә Ибраһимованың күркәм сыйфатлары, эш алымнары, күпмедер дәрәҗәдә, өлге булмый калмагандыр Һич югында, татар әдәби теленә кагылышлы бәхәсләр вакытында Саимә апаларының «Әй. егетләр, болай булмый бит инде’»—дип куюын алар еш искә алалардыр Хезмәтенә соң дәрәҗәдәге таләпчәнлек, иҗадилык, туган тел белән мөнәсәбәттә саклык һәм төгәллек Саимә Ибраһимованың тәрҗемәләрендә бөтен тулылыгы белән гәүдәләнә Күрәсең, төрле юнәлешләрдә алып барылган эш аеруча шушы максатка омтылган Вак чишмә-инешләрнең киң сулы тирән елгага килеп чыгуы кебек. Аның тәрҗемә итү алымындагы уңай яклар турында - Казан утлары» журналында моннан ун еллар элек (1976 ел. 4 нче сан) язылган да иде инде Мәкаләнең авторы филология фәннәре докторы Г Ахунжанов Саимә Ибраһимова хезмәте турында моны тәрҗемәдәге иҗадилыкның бер чагьГлышы итеп бәяләргә мөмкин.— дип белдерә — С Ибраһимова тәрҗемәсендә гамәлдәге сүзлекләребезгә теркәлмәгән күп кенә мәгънәләр... аерым алып тикшерелүне көтәләр...» Үзенең тәрҗемәләре турында хуплаулар ишетелгән бу елларда ул әле язучылар сафына кабул ителмәгән иде Алда әйтелгәнчә, хезмәт юлында яңа бер баскычка күтәрелгәнгә кадәр, ул иң әүвәл тау кадәре эш башкарырга өйрәнгән Бу очракта да шул ук хәл Союзга тәкъдим ителгәнче Саимә Ибраһимова дистәләрчә зур күләмле, жанры, тел һәм форма үзенчәлекләре ягыннан күп төрле әсәрләр тәрҗемә итте Бу хезмәте дә аның ике юнәлештә барды татарчадан — русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемәләде Татар әдәбиятының кайбер үрнәкләре — рус һәм рус теле аша. башка милләт укучыларына да барып ирешүе өчен (Г Бакир. А Алиш. А Әхмәт. Л Аппакова әсәрләре күздә тотыла) без Саимә Ибраһииова иҗатына да рәхмәт лебез Илленче еллар ахырыннан башлап ул. нигездә, русчадан тәрҗемәли Монда аңа рус теле аша Көнбатыш Европа азучыларының әсәрләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә ачыла Татар укучысы А Зегерс Р Стивенсон Я Казак әсәрләрен. мәсәлән, аның тырышлыгы нәтиҗәсендә генә үз туган телендә укый алды Рус язучыларыннан А Чехов, М Шагинян А Исбах С Григорьев һәм башкаларның әсәрләрен тәрҗемәләгәндә дә ул һәр сүзне энә күзеннән үткәрә Әйтерсең лә туган телебезнең җимеш бакчасына тугрылыклы сакчы итеп куелган1 Әдәбиятыбызның шушы фидакарь затына инде 60 яшь тула Бу бәйрәмен дә ул яңа иҗади эзләнүләр һәм табышлар белән каршылый, моңарчы тәрҗемә ителмәгән әсәрләрне мөмкин кадәр татарчарак иттереп укучыларга ирештерү теләгендә яна Саимә Ибраһимованың изге омтылышларында уңышлар юлдаш булсын'

Реклама