ҺӘЛАК БУЛГАН СОЛДАТ ЯЗМАЛАРЫ

Телевизор каршымда утырам Беренче программа буемча Мәскәүдән ■Миллионнарның Ленин университеты» дигән тапшыру күрсәтәләр Алып баручы озынчарак битле, күзлекле, минем яшьләрдәге ир кеше Озакламый аста язу да күренде «Мәскәү дәүләт университеты профессоры, юридик фәннәр докторы Николай Андреевич Сидоров» Бу фамилия русларда шактый күп таралган Шуңадырмы, башта әллә ни игътибар бирмәгән идем Тик шулай да бу кеше миңа ничектер таныш күренә Иез чалымнары да. сейләү рәвеше дә бик якын кешемне хәтерләткән кебек. Туктале. тукта! Минем батальондагы рота командиры кече лейтенант Коля Сидоровка бераз охшый түгелме соң? Тапшыру тәмамлануга, Үзәк телевидениегә сорауларымны язып җибәрдем профессор Н. А. Сидоров 1942 елда Сталинград сугышларында катнашмаганмы? Катнашса. 37 иче дивизия составындагы 109 нчы полкның икенче батальонында рота командиры булмаганмы?» Үземнең кемлегемне, адресымны яздым Җавап озак көттермәде: «Хөрмәтле Рәис Галиеяич! Котлыйбыз Николай Андреевич сез эзләгән кеше булып чыкты. Аңа адресыгызны бирдек» Берничә көннән телефоным шылтырады. — Рәис, синме? — Әйе, мин. Кем соң әле бу? — Мәскәүдән, Коля Сидоров! — Иезләрчә чакрым араларны үтеп, колагымда яшьлек дустымның сөенү катыш гаҗәпләнүле тавышы яңгырады — Рәис, син исәнмени? — Ишетәсең ич: исән. Коля! — Син бит үлгән идең... Үлгәнеңне үзем күрдем, минем кулда үлдең бит! — Үлгәнемне хәтерләмим Ә менә терелгәнем әле дә истә — Болай телефоннан гына барысын да сөйләшеп булмас Тот та хәзер үк юлга чык! Сабырсызлык белән көтәм! 7 май кичендә «Татарстан» поезды мине Мәскәүге алып китте Тон. Пассажирлар йокыга талган Вагонда тынлык Ә миңа йокы килми. Күз алдымнан Коля Сидоров, Петр Колотильщиков. Ваня Гречко, Мансур Вафин. Гриша Харахашьян һәм башка яшьтәшләр белән берге үткен авыр сугыш көннәре уза Революция елларында «Кремль курсантлары мәктәбе- ә соңыннан «РСФСР Верховный Советы исемендәге пехота училищесы» дип аталган уку йортын сугыш башланган көннәрдә тәмамлаган идем Гимнастерка якаларымда икешәр кубик Немец телен дә ярыйсы гына сукалаганымны белеп, мине РККА (Эшче-крестьян Кызыл Армиясе) генераль штабы каршындагы хәрби разведка идарәсенә билгеләделәр һәм менә безне, ягъни һава десантчыларының I иче корпусын, 37 иче укчы гвардия дивизиясе итеп үзгәртеп, Сталинградны сакларга. Дон арларына җибәрделәр Ә мин батальон штабы начальнигы итеп билгеләндем .Идел белән Дон. кавышырга теләгәндәй. Сталинград турысында дуга сыман бегелеп бер-берсенә якынаялар. Уйсулык, әрәмәлекләрне ярып Донның берничә тармагы сузылган Мондагы кичүләр өчен 1942 елның июль-август айларында безнең гаскәрләр каты сугышлар алып барды Әгер шул көннәрдәге Совинформбюро хәбәрләренә күз салсагыз, күрерсез, аи буе бер үк төрле сводка бирелгән «Дон буенда Вертачий Хлебный хуторлары янында аяусыз сугышлар дәвам итә» Полк иң хәтер участокта. Хлебный хуторы янындагы басуда позицияләр алды Бераз югарырак сирәк урман, е артында дошман Ә безнең хутор яр буенда ук Тимерче алачыгы янында .Коммунар» комбайны тора Бер ышык урын табып хәрби картаны күздән кичермәкче идем. Шул ният белән комбайнның штурвал күперчегәнә мендем Сталинград өлкәсенең хәрби картасын җәеп салдым Тиреякта шактый күп МЫЛ. елгә-күл исемнәре безнеңчә икән ләбаса Аксай. Сары сай (бу Цар-цын -ән) Т Актүбә, Калач, Камышлы, Балыклы. Нариман. Котлыбай. Бозаулык. Кортлык. Кара Ил. Елан Кадреево Яр-Ослан, Кече Үзән. Олы Үзен. Кайсак, Булак. Чир. Чиләк. Басарга Соңыннан белдем Дон елгасы да төркичә Тын сүзеннән һәм Нижний Новгород, тан тыш (Горький шәһәре) Идел, Кама буйларындагы топонимик, гидронимик атамалар бөтенесе диярлек төрки сүзләрдән алынган икән Шулай уйланып торганда, немец самолетларының һөҗүме башланды, Якында гына бомба шартлады. «Минем* комбайн бераз селкенеп алды да урыныннан кузгалып, сикергәли-сикергәли. Донның текә ярына табан юл тотты. Картамны җыештырып, планшеткага салганчы, ул яр буена килеп җиткән иде инде. Бер мәлдән ул, ярдан Донга очачак. Әле каян, ничек төшәргә, сикерергә белми аптыраган шул мизгелдә, алда атлап барган бер егет комбайн тәгәрмәче астына алачык янында яткан бер түмәрне ташлады. Комбайн кинәт бер якка борылды һәм. авам дигәндә генә, туктап калды. Менә шулай очраштык без Коля Сидоров белән Иделнең уң ярында — Сталинград. Су буйлап илле километрга сузылган шәһәр тоташ ут эчендә Хәтта Идел үзе дә .. Ул да яна — дистәләрчә нефть, бензин резервуарлары шартлап, алардагы ягулык елгага утлы чишмә булып төшә дә Каспийга таба дөрли-дөрли ага. Йортларның гөрселдәп җимерелүе күренеп тора Туплар шартлавы. автомашиналардан ату тавышлары ишетелә. Болар барысы да күңелдә шомлы, шөбһәле тойгылар кузгата, бу ут, җәһәннәм эченнән чыгып, исән калып булмастыр ахрысы, дигән уйлар килә башлый Дошманның бомбалары, миналары шартлавы астында безнекеләр Идел кичә. Елга өстендә пароходлар катерлар, баржалар бик ашыгып йөзәләр. Әнә яр кырыена бер-бер артлы кечкенә пароходлар борыла «Гаситель». «Надежный». «Пожарский», «Алтай», «Ласточка». «Абхазец». «Лена» баркаслары, «Лейтенант Здоровий» катеры Төн уртасында кичеп өлгерә алмаган безнең полк таң атканда гына баржаларга төялде Шуны гына көтеп торгандай, фашистларның берничә дистә самолеты ач козгыннардай Идел кичүенә ябырылды Хисапсыз күп минометлар ут ачты Ярдан кузгалып киткән баржа, катерлар ут эчендә калды Менә бер батальон төягән баржа өстенә авыр бомба төшеп шартлады, аны сөйрәп барган кәкре морҗалы иске буксир да яна башлады Икенче бер бомба алдарак барган бер катерның уртасына ук туры килде Исән калганнар су өстендә чапалана, кайсы ярга карап йөзәргә белмичә бөтерелә Өстән дошман самолетлары пулеметлардан ут яңгыры яудыра. Күпләр йөзә дә белми, ахрысы, белгәннәре дә шинель белән, авыр йөкләр белән су өстендә озак тора алмадылар Аларның кычкырып ярдәмгә чакыруы, үзәк өзгеч тавышлары әле дә колак төбендә яңгырый Сталинград урамнарында, йортларында, подвал, коридорларында моңарчы тарихта күрелмәгән, үрнәге белән дә. үзенчәлекле, каһарманлыгы белән дә тиңе булмаган искиткеч авыр бәрелешләр башланып китте. Яр буенда безгә танкларга каршы һөҗүмгә ташлану өчен яндыргыч сыекча тутырылган шешәләр бирелгән иде. Таң атар-атмас. ярдан үрмәләп, югарыга күтәрелдек. Алма бакчасы янында немецларның берничә танкы тора иде. Батальон командиры Бондаренконың да, минем дә, башкаларның да кулында әлеге шешәләр Иелеп, танкларга каршы йөгерәбез Бөтен тирә-як җимерелгән, аяк астында—таш. ватык кирпечләр Комбат шуларга абынып егылды, кулындагы шешәсе шартлады, һәм ул ут эчендә калды Бу тере факелны күреп, фашист танклары пулеметлардан ут ачтылар Ләкин без аларга якын ук килеп җиткән идек инде. Беррәттән дүрт танкларын яндырдык Сталинград туфрагындагы бу беренче бәрелештә үк без дә берничә кешебезне югалттык. Бондаренко үлеменнән соң. миңа, егерме бер яшьлек егеткә, батальон белән командалык итү йөкләнде Җитмәсә, миңа терәк була алырдай комиссар да юк иде Инде десантта чакта — Дон буендагы каты бәрелешләрдә утлар-сулар кичкән, дары исен туйганчы иснәгән сугышчылар булсак та. шәһәр арасында, урамнарда, йортлар эчендә сугышу тәҗрибәсе юк иде Разведка ясау аеруча читен булып чыкты: ят шәһәр, ят урамнар — бернәрсә таныш түгел Йортларның күбесе җимерелгән, янган; кайсы урам, кайсы йорт кем кулында икәнен дә белеп булмый. Ату башлануын күргәч кенә, дошманның кайда икәнен белеп аласың. Шуның өстенә без җиңелче — десантчыларча гына коралланган ППШ автоматы, граната, хәнҗәр Рота һәм батальон минометлары, танклар, авыр артиллерия Иделнең теге ягында Хәер, аларны кулланып та булмас иде. чөнки снарядларның кем өстенә төшәсе билгеле түгел Ә дошман кулында барысы да бар — танклар, пушкалар, күп көпшәле минометлар. Сталинград күге дә — алар кулында. Мондый шартларда сугышу тактикасын без буйсындырылган 62 нче армия командующие генерал-лейтенант В И Чуйков уйлап тапты: дошман самолет ларының, ааыр артиллериясенең туктаусыз бомбага тотуыннан, меңәрләп снә- ряд-мина яудыруыннан котылу өчен сугышчан позицияләрне. штабларны һем командалык пунктларын мемкин кадар алгы сызыкка якынлаштырырга; взвод, рота, батальоннар белен бердәм һөҗүм ясамаска, сугышны аерым йортларда, коридорларда, катларда алып арырга, моның өчен автомат, пистолет, граната, хәнҗәр белән коралланган кечкенә штурм группалары оештырырга Бу группалар тен уртасында, таң атар алдыннан. яки кичке эңгер-меңгердә тизлек белән немецлар урнашкан йортларга ыргылып керергә, анда фашистларны кырып ташларга, йортта урнашып калырга тиешләр Менә шушындый тактика нәтиҗәсендә алынган йортларның берсе — Сталинградның батырлык мирасы булып әверелгән Павлов йорты «әзер бөтен дөньяга билгеле улай бервакыт өске катлары җимерелгән элекке больница йортының аскы катыннан немецларны куып чыгардык Кайнар аш, чәй дигән нәрсәләрне күптән күргән юк Концеитраит ярмаларын кимереп утырабыз Алариы чылатырга су да юк. Группабызда ун кеше һәркемнең үз волны, үз гадәте, сөйләшүе Тагын бер солдат, интеллигент гаиләсеннән булгандыр, хәрби терминологиягә, приказ тоннарына, сүгенүләргә, кычкыруларга, бакыруларга һич тә күнегә алмады. Фамилиясе Смоленцев иде шикелле Ул иң ааыр очракларда да бик .медеиив телде сөйләшә. Менә хәзер дә ул сүзгә кысылды — Минем фикеремчә, гафу итегез, бәлки мин. бераз ялгышамдыр, кайбер философик концепцияләрдән чыгып уйлаганда — Ташласана шул нәзберек сөйләнүеңне! — ди берәү — Менә син әйт, философ, кайчан без аена хет бер тапкыр кайнар аш яки чәйдән авыз итәрбез? Менә мәсьәлә нәрсәдә! Ә син — концепция. Шул чак тәрәзә янында сакта торучы Вафин — Иптәш командир, ишегалдына фашист мотоциклисты килеп туктады Урынымнан торып, тәмәке төпчеген ташларга да өлгермәдем, бүлмәгә немец ефрейторы килеп керде. Безне күрүгә йөзе агарып чыкты Егетләр аны уратып та алдылар Мин немец телендә кыска гына сорау алдым — Ничек болай безгә көтмәгәндә кунакка килеп чыктыгыз? Теге тотлыга-тотлыга әйтеп бирде — Мин — кухняда хезмәт итүче Батальон офицерларына әзерләнгән ашларны таратып йөрим Иртән килүемдә монда безнекеләр иде Менә төшке аш китердем Аның бишекле мотоциклындагы термосларның берсендә кайнар аш. котлет, кыздырылган кәбестә, икенче термоста кофе, тагын ике шешә ром. оч плита шоколад безнең өчен көтелмәгән бәйрәм булды Күптән, бик күптән күрмегәи-татымаган ризык иде болар. Егетләрнең күңеле күтәрелде, келүшаярулар башланып китте Кайсы йортның кем кулында икәнен анык кына белмегенлектән мин үзем дә елеге мотоциклчы хәлендә кала яздым Рация буенча 109 полк штабына (Дзержинский урамына) чакырганнар иде Автоматымны предохранительгә куеп, күкрәккә астым да чыгып йөгердем Квартал безнең кулда дил хисаплана һем шуңа күрә аны-моны уйламыйча йөгерә бирем Менә урам чатында бөтенләй җимерелгән йорт Аның почмактагы бер каты гына исен калган. Шуны борылганда, минем шикелле үк муенына автомат аскан берәү белән маң- гаига-маңгай бәрелештек Карасам — алдымда немец! Икебез де бер-ике адым артка чигендек Нишләргә? Күрәм. әлеге немецның йеэе акбур шикелле агарынган вәер минеке дә шулай булгандыр Мин дә, ул да көтелмәгән очрашудан каушап калдык Дошман белән моңарчы болай бик якын очрашкан юк иде әле Дәресен витим, башта немец һушына килде Автоматына ябышты Мин дә автоматыма тотындым, чакмасына бастым, шунда ук пулялар ява башлады. Немец егылмаган иде әле Мин алга йөгердем Штабка җитәрәк туктап тын ал майчы булдым .Ничек болай котылдым Сержант Шапиро — сугышка физматтан киткән яшүсмер Хисаплауны ярата, саннар телендә сөйләшә иде Шәһәрдә зениткалар күбәйгән шикелле.— ди бер солдат Күп — ул сан түгел. Конкрет санны китерергә кирәк! Ә болай юкка лыгырдау гына. Мәсәлән, ярның теге ягында һәм шәһәрдә 25 зенит батареясе бар дип висал- ласак, шуны әйтә алабыз: әгәр дә алар бер минут эчендә 750 снаряд җибәрсәләр ихтималлык теориясенә таянып әйтсәк — Ә хәзер безнең өстә немецларның ничә самолеты очып йөри? Гомумән, алар- ның самолеты күпме? — дип сорый берәү Сугыш башланганда ун мең иде Хәзер аларның кулындагы йөз дә унике завод һәр көнне бер генә самолет эшләп чыгарса да — Бер йөз унике! — ди Шалунов соң?» — дигән уй башны бораулый. Юлга чыкканда, автоматымны предохранительгә куйган идем Ничек ул бер басуда ата башлады икән? Соңыннан белдем йөгереп барганда, селкенүдән, автоматымның предохранителе урыныннан ычкынган икән! Үлем белән тормыш арасын санаган мондый хәлиткеч секундлар сугыш ветераннарының күбесе башыннан кичкәндер. Берсендә, радиодан алынган боерык буенча, җимерелгән йортның подвалында 109 нчы полкның батальон, рота командирлары, комиссарлары җыелырга, командованиеның күрсәтмәләрен алырга тиешләр иде. Мин дә килдем. Өлкән командирларны көтеп утырабыз Кемдер анекдот сөйли, кызык эпизодларны искә алабыз. Тәмәке тартабыз Бу подвалга килү дә ансат түгел Күпләр шуыша-шуыша йөзәр метр үткәннәр. бомба астында калганнар. Әнә. 3 нче батальон комиссары Алексей Антонов кечхәл белән баскычтан төшеп бер почмакка ауды. Юлда дошманның мина утына туры килеп, битенә, җилкәсенә ярчыклар кергән. Бите шешенгән, күгәренгән. — Леша, әйдә тышта бераз ял ит, һава сула,— дип, аны култыклап алып чыгып киттем. Подвал ишеген ябыл өлгерүем булды, аста каты гөрселдәү ишетелде Тиз генә йөгереп аска төштем. Күрәм андагы командирлардан сигезе үлгән, күпләре авыр яраланган Мин дә. Антонов та исән калдык. Әмма Алеша бу вакыйгадан соң өч көн генә яшәде Дошман минасы нәкъ алар окобы өстенә төшеп шартлаган икән. Сугышчылар аны бик яраталар иде. Икенче көн таңында «За нашего комиссара!» дип атакага ташландылар һәм бер йортны фашистлардан азат иттеләр. Фронтта, бер төшкән урынга икенче мәртәбә бомба да, снаряд та. мина да төшми имеш дип ышаналар Моңа үзем дә нык ышана идем. Күктә йөзләрчә фашист козгыннары. Менә вокзал артыннан парадка чыккан шикелле аларның тагын бер төркеме күренде. Безгә карап, киек казлар очкандагы кебек почмак ясап киләләр Канат очлары сары, уртасында кара тәре, корсак астындагы шассиләре тилгән тырнаклары шикелле тырпайган. Без аларны күптән таныйбыз. Котсыз тавышларыннан ук беләбез. Алар, безнең күзләрне чагылдыру өчен, кояш ягыннан килеп чыгалар да. сиреналарын акыртып, өстебезгә ташланалар. Корсакларыннан кара «нокталар» тама башлый. Бер. ике. өч, дүрт.. Тиздән бомбалары, өстебезгә төшеп, шартлый. Кояш күренми. Тирә-якта тузан, төтен, караңгылык... Без. элемтәче кырым егете Сәйдали Алиев белән, бомбежка тукталганын көтеп «воронка»да ятабыз. Кинәт Сәйдали җиңне тарта: — Командир, әйдә тизрәк, әнә теге «воронка»га күчәбез. — Биредә дә «воронка» ич! Ул тагын: «Тизрәк — теге «воронка»га!» — ди. Үрмәләп чыгып, икенче чокырга сикерүебез булды, берничә секунд кына элек без яткан «воронка»га йөз килограммлы бомба сызгырып килеп тә төште. Сталинград тимер юл вокзалыннан ерак түгел бер мәйдандагы кечкенә фонтан тирәсендә кулга-кул тотышып әйлән-бәйлән уйнаучы яшь балаларның гипстан ясалган скульптурасы бар иде Ул без оборона тоткан йортның каршында гына. Фашист самолетларының туктаусыз бомбага тотуы нәтиҗәсендә йорт җимерелде, без подвалга күчтек. Бомбалар әлеге балалар янына төшеп шартлаудан туктамады. Ләкин шунысы гаҗәп, таш йортлар җимерелеп ауды, ә «балалар»га әллә ни зыян килмәде Берсенең генә аяклары өзелеп, чәлпәрәмә килгән. Әмма нәни куллар бер-берсен нык тоткан хәлдә әйлән-бәйлән уйнауларын дәвам иттеләр. Бу скульптура Сталинград сугышлары турындагы документаль фильмнарда хәзер дә еш кына күренеп китә... Октябрь башлары иде. Сталинградтагы сугышларның иң киеренке чагы. Авыр бәрелешләрдән соң бик сирәгәеп калган безнең батальон трактор заводы янында, хәрабәгә әйләнгән таш йортның исән калган беренче катында оборона тота. Фашист самолетлары өстебезгә туктаусыз «күчтәнәч» ташлый. Бомбадан тыш кайчакта алар төрле әйберләр — тимер яки агач тырма, сабан, буш тимер мичкә, арба тәгәрмәчләре дә ташлап китәләр Яртылаш җиргә күмелгән тәрәзәләр янында бомбежка беткәнен түземсезлек белән көтеп торабыз. Янымда ике татар егете: сары чәчле, чандыр йөзле, тәбәнәк буйлы, үтә дә җитез, тиктормас, җор телле Мансур Вафин һәм салмак хәрәкәтле, сабыр холыклы, һәрвакыт көләч йөзле кырым егете Сәйдали Алиев. Алар гел янымда булырга, һәрвакыт ярдәм күрсәтергә тырышалар иде. Менә вокзал ягыннан тагын дошман самолетлары килеп чыкты. Тиздән тирә-якны тоташ гөрселдәү каплады; җир селкенә, туфрак өермәсе күккә күтәрелә Бер генә исән йорт та юк. Сугыш хәзер подвалларда бара Фашист самолетлары. ач тилгәннәр шикелле, бомбага тотарга объект эзләп, күктә әйләнәләр. Бездән ерак түгел — «Кызыл Октябрь» заводы. Баштарак заводның 5-6 торбасы күренә иде хәзер алардан берәү генә калды. Аның да очындагы бер чите кителеп тешкәй. Берничә дошман самолеты шушы торбага ташланды Торба өстеиә дистәләрчә бомбалар ташладылар Әмма ул исән калды Икенче кәнне тагын бер еер кара тәреле карчыгалар килеп чыкты һәм берничәсе тагын торбага ябырылды. Без аның чайкалганын күрәбез Тиздән һавага тузан-туфрак күтәрелә һәм торба күздән югала Самолетлар китеп, тузан басылгач, торба тагын күренә Вафин, Алиевның җилкәсенә төртеп — Әйттемме? Иртәгә тагын киләчәкләр, ә барыбер аудара алмаячаклар' — ди Чыннан да, иртәгесен кичәге козгыннар тагын килеп торба өстеиә бомба яудыра башлады Гаҗәп, бомба төшеп шартлаган саен торба чайкала, әмма аумый Сталинградның батырлыгы һәм җиңелмәслеге билгесе кебек үз урынында мәгърур басыл тора иде ул Аннан соңгы көннәрнең берсендә Вафин да, Алиев та батырларча һәлак булдылар Мин каты яраландым Кыр госпиталендә берничә көн ятканнан соң, мең мәшәкатьләр белән, Энгельс шәһәрендәге звакогослитальгә зләктем Бервакыт янымда буш караватка бер яралыны китереп салдылар Карасам безнен батальоннан икән Иптәшләр турында, кем үлгән, кем яраланган, соңыннан ни хәлләр булган шулар турында сөйләштек. Аннары әлеге торба искә тәште: — Ә теге завод торбасын аудардылармы? — дип сорадым — Тора,— диде ул елмаеп.— Сталинградның үзе шикелле Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышы 1418 көн дәвам итте Бик авыр, фаҗигале көннәрне үткәрдек без Сугышның язмышын хәл иткән, аның барышында тол борылыш ясаган, әле тарихта күрелмәгән иң аяусыз бәрелеш Сталинградта, Идел ярларында барды Ул бертуктаусыз 200 көн һәм 200 төн дәвам итте Ә менә иң авыр, әйтеп бетерә алмаслык киеренке, я үлем, я Җиңү мәсьәләсен хәл иткән кульминация ноктасы 14 окт ябрь көне һәм төне булды. Мин әле ул чакта бу бәрелешнең тарихи икәнлеген, аның ил, сугыш язмышын хәл итәчәген аңламый идем, әлбәттә Тулы манзарасын, күләмен, фаҗигасен де күз алдыма китерә алмый идем Хәрби язмаларда бу көн турында мондый сүзләр бар «14 октябрь Сталинград оборонасында иң авыр һәм хәлиткеч, иң каты бәрелеш көне булдык («Бөек Ватан сугышы тарихыи). ...«37-гвардия дивизия дошманның иң көчле ударына дучар булды Аның позицияләренә фашистларның йөздән артык самолеты бомба яудыра» «Миңа дүрт ел буе туктаусыз сугышларда катнашырга, авыр көннәр кичерергә туры килде. Ләкин истән һичбервакыт чыкмый торган иң авыр, иң кыен, иң фаҗигале, иң куркынычлы, иң кискен момент 1942 елның 14 октябрь көне булды» (В И Чуйков). Менә шушы дәһшәтле 14 октябрь көнне безнең дивизия трактор заводын саклый иде. Дошман төп ударын шушында ясады Инде шактый сирәкләнгән дивизия өстеиә фашистларның өч пехота һәм ике танк дивизиясе ташланды Соңыннан мәгълүм булды дошман көчләре, безнекенә караганда, унике мәртәбе өстен булган Автомат, граната, берничә ПТР белән коралланган безнең батальон ике катлы кызыл кирпечле өйгә урнашты. Ул завод янында гына һәм аны, ни өчендер, «профессорлар йорты» дип йөртәләр иде Кояш чыкты. Көн аяз. җылы Ләкин бу безне бер дә куандырмый чөнки мондый һава гитлерчы самолетлар өчен шәп Димәк, алар көне буе китмәячәкләр Менә алар кара болыт булып өстебезгә киләләр Күп тә үтмәде бер километр чамасы киңлеккә таралып, дивизия өстенә йөзләрчә козгыннар бомба яудыра башладылар Тирә-якны кара болыт басты, кояш күренмәс булды Бомбаларның гөрселдәп шартлауларыннан җир чайкала башлады Самолетлар сиреналарын бөтен көчкә улаталар, түбән төшеп, пулеметларыннан ут сиптерәләр Артиллерия көчле ут ачты, ул тынып калуга, дивизия өстенә ике йөзгә якын танк ябырылды Алар артыннан меңнәрчә автоматчылар килә Ничек каршы торырга бу дәһшәткә?! Иң мөһиме — каушап калмаска, паникага бирелмәскә! Менә шундый иң коточкыч киеренке минутларда кемнең кем икәнлеге сынала да икән. Телефон чыбыклары күптән теткәләнеп беткән, һәркем үзе белгәнчә, үз батырлыгына ышанып сугыша Шулай да кайчанга күчмә радио зшлеп куа. Шундый хәбәрләр ишетелә ..Берничә немец танкы 4 нче рота траншеяләрен таптап үтте Рота һәлак булды ...3 нче батальонда Иван Артамонов, Петр Терехов, Әнвәр Гарипов граната бәйләмнәре тотып танк астына ташландылар ...2 нче батальон пресслау цехында якага-яка. хәнҗәр сугышы алып бара Үлүче- ләр күп. Ярдәм булмасмы?.. Ананьев ротасында 6 кеше калды... ...Сәмигуллин взводы тулысынча һәлак булды... Стадион — дошман кулында. 117 нче полк командиры Андреевның башын снаряд өзеп китте... Безне чолгап алдылар.. Үләбез, ләкин бирелмибез... Безнең батальон да бик мөшкел хәлдә. «Профессорлар йорты» алдыннан уннан артык танк узып бара иде. Шуларның дүртесе өйне чолгап алдылар да, турыдан твбвп ата-ата, стеналарны җимерә башлады. Йорт селкенә, дерелди. Артта тагын бүлмәнең стенасы убылып төште. Шулай да иске йорт нык икән, тиз генә бирешергә теләми. Караңгы төшәр алдыннан гына чолганыштан чыктык. Дүрт танкны яндырдык, бик күп фашистларны кырып ташладык. Югалтулар да аянычлы. Батальонда нибары алтмышлап кеше исән калган иде. Якташларым Вафин, Галләм Тимербаев, Нәсим Исмәгыйлен та шушы йортта ятын калдылар. Чолганыштан чыккач, калган көчләрне туплап, СТЗның пресслау цехында чолганышта калган батальонга ярдәмгә ашыктык. Без барып кергәндә, анда язып-әйтеп аңлата алмаслык йөзгә-йөз, якагаяка алышу бара, табигый булмаган кычкырулар, әллә нинди йөрәк өзгеч тавышлар яңгырый иде. Караңгы төшеп килә, кемнең кем икәнен аеру мөмкин түгел, идәндә, тәрәзә төпләрендә, батарея, станоклар өстендә хисапсыз мәетләр ята, идәнгә аккан каннан аяклар тая. Бу цехтагы бәрелештә, безнең батальон бөтенләй диярлек һәлак булды (соңыннан белдем дүрт кеше исән калган). Хәтерлим: бер фашист арттан килеп, башыма автомат түтәсе белән сукты. Күз алларым караңгыланып идәнгә егылганда, миңа төбәп, автоматтан атканын да ишеттем шикелле... Трактор заводы эченнән мине кем алып чыгып, Идел ярына китереп куйган икән! Белмим. Вакытвакыт хәтер кире кайта, һушыма киләм. Янымда пилотка кигән бер кыз утыра, елый. Кабарып торган куе чәчләрен, коңгырт күзләрен күреп алам. Таныш, шундый таныш күзләр. Кайда күрдем соң мин аларны? Озак карый алмыйм, күзләрем йомыла, үксеп-үксеп әйткән сүзләре генә колакка керә: — Бөтен санбаттан берүзем калдым. Күз алдымда... бичаралар, кадерле дусларым. Ул-бу булса, өйләребезгә, туганнарыбызга хәбәр итәргә вәгъдә бирешкән идек... Ә ничек, ни дип хәбәр бирим?— Аннары кыз миңа әйтә: — Ичмасам, сез исән калырга, терелергә, үч алырга тиеш. Мин сезне мәетләр арасыннан узганда таныл алдым. Без бит күршеләр идек... Мәскәүдә.. хәтерегездәме? Бик авырлык белән күзләремне ачам... — Студентлар шәһәрчеге Алексеевскийда безнең тулай тораклар күрше иде. 4 нче проезд. Безгә каршы 21 нче йорт сезнең полиграфия техникумы торагы, безнеке— мединститут. Трамвайдан төшкәч, бергә кайта идек.. Тагын һушыма киләм, селкенерлек тә хәл юк. Вак салкын яңгыр сибәли. Мин уяулы-йокылы саташып ятам Эч яна, су, су кирәкI Тирә-якта, яр буйлап йөзләрна яралылар ята. Алар кичә, 14 октябрьдә яраланганнар. Аз гына уйлый башласам да. караңгылыкка төшеп китәм. Күз алдыма өни килә. Җыерчыклы битендә балкыган нурлы күзләре белән миңа елмая, гомергә эштән бушамаган, карап торуга кытыршы, ләкин мамыктай йомшак куллары белән йөземне сыйпый: — Тор, балам, тор, бәбкәчем! Ач күзләреңне! Уйлыйм: димәк, кояш чыгып килә, малларны көтүгә чыгарырга кирәк. Бу — минем эшем. Әни авызыма ширбәт тамыза. Ул аны җир җиләгеннән, каен җиләгеннән, карлыганнан ясый иде. Әнинең кашыклы кулын тотмакчы булам. Күзләр ачыла. Әни югала. Санитар кызларның берсе: — Менә сиңа яхшы булыр хәзер,— ди. — түз. түз, кадерлем, сабыр ит, җан кисәгем,— ди икенчесе Ярамны чистартып, беренче ярдәмне күрсәтәләр. Үлеп барган яралы солдат авызына су тамызган кыздан да гүзәлрәк хатын-кыз юктыр бу дөньяда. Әкияттәге фәрештәләр бер якта торсын! Менә 43 елдан соң очрашу. Поезд Мәскәүгә килеп туктады. Николай каршы алырмын дигән иде. Аны телевизор экранында таныган идем инде, ә менә ул мине танырмы? Поезддан төшүчеләр, каршы алучылар төркемен ера-ера Николай йөгереп килә! — Рәис, дустым! Фронтташ туганым! Мин сине вагон тәрәзәсеннән үк танып алдым! Кочаклашып үбештек, елаштык. Ул мине үзенең өенә алып китте. Өстәл янында ул миңа шуларны сөйләде: Мин сине әлеге фаҗигале бәрелештәй соң. кен урталарында трактор заеоды- иың цехы янында күрдем Биһуш ята идең Ә—a тәнеңдә җан бар иде әле Тирә-якта сугыш бераз вакытка тынып калган Мин сине шинель якаңнан тотып, Идел ярына, кичүгә таба сөйрәп киттем Бераз баргач күрәм җирдә шулай ук биһуш хәлдә безнең полкның штаб начальнигы Иван Малков ята Аны да ташлап китәргә ярамый Санитарлар, медперсонал кырылып беткән Тирә-якта хисапсыз күп яралылар Ярдәм кулы сузучы кеше калмаган. Нишләргә? Ике кешене ике шинельдән сәйрәп бару бии авыр иде Берничә минуттан соң. ял итеп алырга туктаган, башыма бер уй килде Синең гәүдәң бии зур, буең озын, димәк, шинелең дә шуңа яраша Ә Малков, үзең беләсең, бәләкәй буйлы, чандыр гына егет иде Аны синең янга китереп салдым. Шинель җиңнәрен бәйләп, аяк очларыгызны якында яткан противогаз тасмалары кисеп алып, бергә биләүләп сөйрәп алып киттем Яр буенда меңнәрчә яралылар ыңгырашалар, кычкыралар, сүгенәләр, ярдәм сорыйлар. Идел суы бер-ике метрда гына, әмма аларның авызына су тамызырга кеше юк. Бераздан Малков җан бирде. Сине саклап утырам бәлкем катер килер? Карыйм, синең йөзең дә агарды. Сулышың туктады Шинель җиңнәреңне йөзеңә каплап кундым да, кире киттем Бу чак полкта берничә генә кеше калган иде 24 октябрьдә дивизиядә, барлык штаб офицерларын кушып. 165 кеше калды Башта кичүне сакладык Соңыннан безне сул якка чыгардылар Краснослободск поселогында дивизия резервлар хисабына яңадан оештырыла башлады Яңа состав белән бергә мин Берлингача барып җиттем. Сине үлгән хисаплап, соңыннан иләп маташмадым Ә Краснослободск поселогында миннән сорадылар үзегезнең полктан батырларча сугышып һәлак булганнардан кемнәрне беләсез? Алар күл. бик күп иде Барысының да исемнәрен белеп булмый Батальон, полк, дивизия штаблары юкка чыккан меңнәрчә каһарманнар шулай исемсез һәлак булдылар Аларга соңыннан гомуми һәй- кәл-ансамбль корылды Мамай курганы, Ватан-аиа монументы Әлеге сорауга җавап итеп мин әле дә күз алдымнан китмәгән ике кешене әйттем — Капитан Иван Малков, өлкән лейтенант Рәис Сафаров Безнең исемнәрне политбүлек кешеләре язып алган Мамай һәикала ансамбленең Сугыш даны залында диварга Сталинград өчен батырларча сугышып һәлак булган дүрт меңләп сугышчының исеме теркәлгән Алар арасында И Малков һәм минем исем дә бар 9 май. Җиңү бәйрәменең 40 еллыгы Кызыл мәйдандагы парадтан соң без. сугыш ветераннары, Максим Горький исемендәге ял паркына җыелдык һәр армия, дивизия өчен махсус урыннар билгеләнгән Менә безнең легендар 37 нче дивизия урыны. Йөздән артык кеше бар Әмма Сталинградта сутышнаниардан алтау гына исән икән. Мәскәүдә яшәүчеләрдән И Глотов (полковник), Николаи Сидоров (полковник, профессор), Г Харахашьян (полковник, профессор), Могмлев-Подольскидан Семен Фукс (капитан, агроном), Владимирдан Петр Колотилыциков (сержант-инструментальщик) һәм мин (капитан, экономист). Николай Сидоров белән минем 43 елдан табышып очрашуны Месиву Үзәк телевидениесе төшереп алды һәм аны беренче программа буенча 10 майда («Вакыт» программасында) һәм 30 майда махсус тапшыруда күрсәттеләр Авыр яраланганнан соң мин төрле госпитальләрдә елдан артым яттым Берничә айлар өйгә, әнкәйгә хат яза алмадым Үземнең хәлдән килми ә әйтеп аздырырга арабызда татарлар юк иде Без ятим үскән бертуган биш бала бер йорттан сугышка чытыл киткен идек 1942 елда ук инде әнкәй бичара дүрт улы — Мулланур, Шамил Һабил. Наилнең хәбәрсез югалулары турында кәгазь алган Тиздән аңа тагын коточкыч хәбәр киле «Улыгыз Рәис Сафаров Сталинградтагы сугышларда батырларча сугышып һәлак бүлдыБер ананың биш баласы, биш кайгысы? Күпме яшьләр түкте икән бичара әнкәем?? Миннән хәбәр килгәч, ул куанычыннан елыи-елый. бу сеәиечле хатымны асылыбыздагы өйләрнең барысына да кереп күрсәтеп чыккан Сидоров минем үлгәнемә ышангач, кесәмнән кара эбонит медальонны алган икән, анда тугай җир адресы, үланите калса, кемгә хәбәр итәргә кирәклеге язылган була Тиздән госпитальдә әнидән, күрше кызы кулы белән язылган хат алдым «Балакаем, терелеп чыкканнан соң инде тагын фронтка бара күрмә тизрәк еитв кайт 6и« картайдым, елыи-елый. күзләрем сукырая бара, зинһар, сүземме тыңла, аекка баскач та өйгә кайт?» Лекин сугыш вакытының үз законнары бар Госпитальдән култык таякларына таянып чыксам да, мин өйге каиткалагаимы, тагын шактый вакыт узды ИҖАТ БИЕКЛЕГЕ ФАТИХ ХӨСНИГӘ 80 ЯШЬ а

Реклама