Логотип Казан Утлары
Хикәят

МӘҖМУГЫЛ ХИКӘЯТ

Патша кияве «Җәбраил» маҗаралары әбәрләрне сөйләүчеләр һәм әсәрләрне күчерүчеләр болай бәян кылдылар: бер шәһәрдә балта остасы һәм тукучы бар иде. Икесе дә үз эшенә шулкадәр оста иделәр — ул заманда аларга тиңнәр юк иде. Бәхетсезлеккә каршы, икесе дә бер үк хатынга гашыйк булдылар, әмма һәр икесе бер-берсенең бу хәленнән хәбәрдар түгел иде. Әлеге хатын матурлык иясе иде. бик күрекле иде. Күңеле белән балта остасына күбрәк тартыла иде. Ләкин тукучының кече, кыюлыгы балта остасыныкына караганда артыграк иде: вакыт-вакыт бу хатынны көч белән куркытыр һәм хатын, чарасыздан, аның белән булыр иде. Шушы рәвешчә беркадәр вакыт үтте. Тукучы, бө- җигеп, әлеге хатын өчен шундый бер күлмәк тукыды ки, ул күлмәкнең итәге һәм якасы тәмам тоташ иде, бер генә җөе дә юк иде. Ул күлмәкне бөтен шәһәрдә күрсәтеп йөрделәр, һичкемнең мондый күлмәк тукырга кодрәте җитмәде һәм барысы да тукучыны бик мактадылар. Балта остасы бу күлмәкне күрде, ачуы килде. «Тукучының бу хатын белән гыйшкы бар икән»,— дип уйлады һәм әлеге уен хатынга да белдерде. Хатын балта остасын бик якын итә иде, аулак җирдә утырганда әйтте: — Белеп тор һәм аң бул: синең бер бөртек чәчең дә миңа тукучының башыннан газизрәк. Мин, янавыннан куркып кына, аның белән ирек- сездән сөйләшеп утырам, аның күңел кайтаргыч гәүдәсен күрүгә, кургашыңдай эримен һәм яфрактай калтырыймын,— диде. Балта остасы җавап бирде: — Әгәр аңа күңелең ятмаса, мин сине ул явыздан коткарам,— диде. Хатын әйтте: — Син теләсәң, мин аны исертеп һәлак итәм,— диде. Балта остасы әйтте: — Ул эш синең өчен мәшәкатьле булыр. Мине чынлап дус итсәң, мин тукучыны шундый хәйлә белән юк итәм — галәмдә һич кеше аның эзен тапмас,— диде. Балта остасы тукучы янына барды. Әйтте: — И туган! Ул күлмәкне шундый сыйфатта тукыгансың, бөтен тукучыларның борынына чиртеп, үзләрен бер капчыкка тыгып куйдың. Мин дә шулай, бөтен һөнәремне күрсәтеп, башка балта осталарын аста калдырсам иде,— диде. Тукучы әйтте: — Мөбарәк булсын, әгәр миңа хаҗәтең төшсә, мин сиңа ярдәм итәм. Балта остасы такталар әзерләде, бөтен кодрәтен һәм осталыгын биреп, бер сандык ясады. Тәмам булгач, тукучы янына барды: — Агачтан бер нәрсә ясадым, һичкемнең андыйны күргәне юк. Миңа ярдәм итсәң һәм минем белән сахрага барсаң икән. Таулы җир булмасын, Ахыры. Башы 9 санда. тен осталыгын эшкә тип-тигез дала булсын. Бу тылсымны кулланып, сынап карыйк, аннан соң балта осталарына белдерербез,— диде. Тукучы риза булды. Шәһәр читендә бер тигез дала бар иде, сандыкны шунда алып килделәр. Балта остасы сандыкның авызын ачты, аннан соң тукучыга әйтте: — Киемнәреңне салып, бу сандыкка кер. ә мин сандыкның җитеш ♦ мәгән җирләрен күрим,— диде. Тукучы, киемнәрен салып, ялангач булып, 5 сандыкка кереп утырды. Сандыкның эчендә ике чей бар иде, берсе — уңда, берсе — сул ягында. 5 Уңдагысын борса — сандык күккә менәр, сулдагысын борса җиргә төшәр ~ иде. Балта остасы беркатлы тукучыга уңдагы чөйне күрсә-гге һәм әйтте: = — Монысын бор! — диде. Тукучы, мескен, уң кулы белән борды — сандык, кош кебек, һавага < күтәрелде. Тукучы күпме борса, шуның кадәр биегрәк күтәрелер иде. Шулай J итеп, балта остасының күзеннән дә югалды. * Сандыкның тәрәзәләре бар иде, тукучы түбәнгә карады: җиһанда нинди төзек һәм җимерек урыннар булса — һәммәсен күрде. Күңеленнән әйтте: — Аһ! Балта остасы мине бәлагә дучар иткән икән!..— диде. Шулкадәр курыкты, йөрәге ярылырдай булды. Ниһаять, сул яктагы чөйне борды, сан дык түбәнәя башлады, җиргә якын килеп, бер утрауга төште. Тукучы сан дыктан чыкты, бераз йөрде, бу нинди урын икәнен белмәс иде. тирә-юне су иде. Һәр тарафка йөреп, төрле җимешләрдән авыз итте. Көтмәгәндә күрде: диңгез читендә ике-өч кеше йөри иде. Барып сәлам бирде, алар җавап кайтардылар. Һәм әйттеләр — Син ни кеше һәм бу җирдә ни эшең бар? Тукучы әйтте: — Мин ерактан килгән кеше, юлымнан адаштым, миңа коры җиргә юл күрсәтегез әле? — диде. Тегеләре: — Бу — Гомман диңгезе, ә без — энҗе эзләүчеләр. Сиңа бу утраудан чыгарга кирәктер. Бу диңгезнең уң тарафында шәһәр бар. үзеңне анда җиткер,— диделәр. Тукучы үз-үзенә әйтте: — Әгәр сандыкны монда куеп, җәяү барсам — куркам, һәлак булырмын. Яхшысы шул булыр: сандыкка керим, бөтен серләрен белим, чөйне борып, һавага очып, бу утраудан чыгыйм,— дип сандыкка утырып, чөйне боргалап, һавага күтәрелде. Өскә күтәрелгәч, аска карады, еракта бер зур шәһәр күрде. Сулдагы чөйне боргалап, шул шәһәрдән ерак булмаган бер урынга төште. Сандыктан чыкты, бер мәһабәт сарай күрде, сарайның кап касы тимердән ясалган иде. Карап карап торды — һич кеше күрмәде. «Бу нинди җир икән? Бу сарай турында кайдан хәбәр белешим икән?» — дип. хәйран булып, гаҗәпләнеп, як ягына караныр иде. Ниһаять, шунда нәрсәдер төзәтеп ятучы бер кешене күрде. Барып сәлам бирде: — Бу сарай кемнеке? — дип сорады. Тегесе әйтте: — Син читтән килгән кешеме әллә? — диде. Тукучы: — Әйе, читтән килдем, бертуганымны югалттым, шуны эзләп йөрим,— диде. Ул кеше әйтте: — Бу сарайны Гомман патшасы салдырган иде. Аның сәбәбе шул: патшаның бер чибәр кызы бар, аның кебек зат бөтен дөньяда юк диләр, туганнан бирле аны һичкемгә күрсәткәннәре юк. Бары тик патша үзе генә килеп, кызының йөзен күреп китә,— диде. Тукучы, бу сүзләрне ишеткәннән соң, яшеренгән җиренә кире кайтты, кич булганчы сабыр итте. Менә кич җитте, якты дөнья кара дию төсле караңгы булды. Тукучы халыкның татлы йокы вакытында сандыкка керде һәм, чөйне боргалап, сарай түбәсенә төште. Сандыктан чыкты, сарай эченә төшеп, кыз бүлмәсенә керде, аны кочагына алып, шикәр кебек иреннәрен нән үбә башлады. Кыз кинәт уянды, үзен ят бер ир кочагында күрде, куркып кычкырды. — Син ни кеше, ни өчен мондый әшәке хәрәкәтләр кыласың9 Аның авазына даясеI уянды, ут яндырып өйне яктыртты. Күрделәр: бер ялангач кеше басып тора. Әйттеләр: — Син кем, нинди кеше буласың! Тукучы әйтте: Мин — Җәбраил булам, мине аллаһы тәгалә җибәрде. Күкнең җи I Дая — сөт анасы денче катында бу чибәрне миңа багышлап никахладылар һәм мине кияү итеп җибәрделәр,— диде. Дая белән кыз аның сүзенә ышандылар, үз-үз- ләренә әйттеләр: — Бу сарайга кош та очып керә алмас, өйнең ишекләре тимер чыбыклар һәм йозаклар белән бикләнгән. Сарайга шушы ялангач хәлдә Җәбраил- дән башка беркем дә үтеп керә алмас иде,— диделәр. Кыз әйтте: — Мөбарәк булсын, аллаһы тәбарәкә вә тәгалә мине сиңа тиң кылып тора икән, миңа да, атама да моңа шөкер итәргә, тиешлесен үтәргә кирәк булыр,— диде. Шулай итеп, чибәр кыз тукучыга буен куйды, тукучы теләгенең ачкычы белән аның кызлык йозагын ачты. Күрәсең, кызның атасына бер мөһим эш төште, бер ай буе сарайга килмәде. Тукучы, һәр көн кич белән килеп, таңга кадәр кыз янында булды, иртә белән генә китә иде. Кыз йөккә узды. Көннәрдән бер көнне кызның атасы сарайга килде. Кызы янына керде, кызын элеккеге хәлендә күрмәде. Даясеннән сорады: — Моңа нәрсә булды? — диде. Дая булып үткән хәлләрне сөйләп бирде, әйтте: — Аллаһы тәгалә, синең кызыңны Җәбраилгә никахлап, сиңа кияү җибәргән. Һәр төнне Җәбраил килә, таң атканчы кызыңның күңелен күреп, иртә белән китә. Патша бу сүзләргә чиктән тыш гаҗәпләнде, вәзиренә әйтте: — Кеше ышанмаслык ни эш икән бу? — диде. Сарайның тирә-юнен, як-ягын яхшылап карадылар — һичбер җирдә кеше эзен күрмәделәр, гаҗиз булдылар. Патша үз-үзенә әйтте: — Бу һич булмаган эшләрдәндер. Шушы кадәр бикләр белән ныгытылган сарайга ничек юл табарга мөмкин? Мин бу төндә сарайны саклыйм, шаять, баш бутагыч бу вакыйгалар серен белермен,— дип, коралланып, кылычын кулында тотып сакта торды. Төн уртасында, гадәтенчә, сандыкка утырган тукучы сарай өстенә төште. Сандыкның түбәгә төшкән авазы шаһның колагына ишетелде һәм ул кинәт һушыннан китеп егылды. Аннары акылына килде, кызы янына ашыкты. Аның янында тәмам ялангач хәлдә утырган тукучыны күреп: — Хуш килдең, аллаһы тәгаләнең якыны, фәрештәләрнең башлыгы! — дип, күзләреннән яшь агызып, аягына егылды. Кыз әйтте: — И Җәбраил! Бу — минем атам,— диде. Тукучы мөбарәк кулы белән шаһның башынйөзен сыйпады, маңгаеннан үпте. Патша аның аяк-кулын үбеп, тагын аягына егылыр һәм эченнән горурланып: «Кем уйлаган, Җәбраил минем киявем булыр дип! Бу — минем өчен бәхет!|..» дип уйлар, аллага шөкер итәр, мактау сүзләрен укыр иде. Ахырда өенә кайтып, йокларга ятты. Тукучы, кыз кочагына кереп, күңеленә рәхәт тапты. Таң якынлашканда, кызны йокыда калдырып, түбәгә чыкты, сандыкка кереп, үзенең яшеренгән җиренә очып китте. Кыз уянды, тукучының үз яныннан киткәнен белде. Торып, атасы янына барды. Атасы уянды, сарай түбәсенә чыкты. Нәкъ шул вакытта күктә йолдыз атылды. Шаһ ул йолдызны күреп: — Алланың ишеге ачылып. Җәбраил югары китеп бара,— диде. Шунда ук йөзен җиргә куеп, догалар кылды. «Җәбраилнең киявем икәне чынлап та дөрес икән»,— дип уйлады һәм, югарыдан төшеп, кызына әйтте: — Зинһар. Җәбраилнең хезмәтенә һәрвакыт әзер бул, мөмкинлегең җиткән кадәрле җаена тор. Мин кайтып, аңа лаек төрле-төрле әйберләр һәм яхшы киемнәр хәзерләп җибәрәм,— диде. Кыз әйтте: — Инде кырык көн Җәбраил өебезгә килеп йөри, бу вакыт эчендә бер тамчы су һәм бер кисәк азык капканы юк,— диде. Таң аткач, патша сарайдан чыкты, капкаларны бикләп, шәһәренә кайтып китте. Шунда ук берничә букча затлы кием, күп төрле азык-төлек хәзерләп, кызына җибәрде. Әйтте: — Бу бүләкләрне Җәбраил киявемә бирсен, тагын да хезмәт итәрмен,— диде. Ә бу төнне тукучы, Гомман шаһының үз сараена очып барып, түбәсенә төште. Төнлекләрдән карап йөрде, сарай эчен күзәтте. Иөри торгач, бер бүлмәдә падишаһны күрде. Ул вәзире һәм өч-дүрт түрәсе белән утыра иде. Беркатлы падишаһ вәзире һәм түрәләренә кияве турында хикәятен сөйли иде. Падишаһның якыннарыннан берсе акыллырак иде. патшаның бу хикәятенә каршы төшеп әйтте: — И падишаһ! Бу бер дә урынсыз эш инде: синең кебек атаклы һәм акыллы патша мондый буш хыялга бирелгән икән. Ул кеше сихерче булырга тиеш, сихер һәм әфсен белән үзен шундый хәлдә күрсәтеп, шул әфсеннәр белән синең башыңа хурлык салыр.— диде. Патшаның бу сүзгә ачуы килде, кырыслык белән әйтте: — Әгәр үз күзем белән күрмәсәм. синең сүзең дөрес булыр иде. Мин аны ачыктан-ачык күрдем, Җәбраил килде’ һәм китте, киткәндә артыннан карап калдым, ул киткәндә күкнең ишекләре ачылып торды.— диде. Әмма, патша бу турыда күпме генә дәлилләр китермәсен, теге әдәм үз сүзеннән кайтмады. Шул вакыт тукучы төнлеккә кулы белән сукты һәм. кирпечләр алып, шаһның, вәзир һәм түрәләрнең өстенә ташлады. Бер кирпеч. теге туры сүзле әдәмнең башына төшеп, берничә җирендә җәрәхәт ясады. Шаһ. вәзир һәм түрәләр бу хәлне күреп, өйнең түшәме ишелә дип уйлап, өйдән чыгып качтылар. Патша аларга әйтте: — Күрдегезме инде Җәбраилнең могҗизасын! — диде, һәммәсе гаҗәпкә калдылар һәм өйләренә таралыштылар. Тукучы сандыкка кереп утырды, кыз сараена очып барды. Кыз янына кереп, әйтте: — Синең атаң минем турыда вәзире һәм ярдәмчеләренә сөйләде Ләкин бер ярдәмчесе моңа каршы төште, ышанмады. Ходай тәгалә аңа газап итү өчен. Газраилне җибәрде. Ачуы килеп, һәммәсен, һәлак нтмәкче иде. Әмма мин. жир үбеп, алладан шәфкать сорадым һәм атаң хөрмәте өчен аларны үлемнән алып калдым.— диде, үткән вакыйгаларны сөйләде. Ә патша, йокыдан уянгач, вәзир һәм ярдәмчеләрен җыйды — Торыгыз. Җәбраилга барып, үтенечләребезне белдерәбез һәм аннан безгә булышлык итүен сорыйбыз,— диде, һәммәсе кызның сараена барды лар. Патша ишеккә килеп, бикләрен, йозакларын күрсәтте: — Яхшы карагыз: бу сарайга кош та очып керерлек түгел,— диде. Сарайа/ың нык бикләнгән булуын күреп, барысы да хәйран калдылар. Кыз атасын күрде, янына төшеп, аяк-кулын үпте, атасына әйтте — И атам, җаным! Җәбраилнең хәлен башыннан ахырынача бу кешеләргә әйт, ишетсеннәр. Кичә сездә үткән вакыйганы сии сөйләми тор. ул вакыйганы мин сөйләп бирим.— диде. Патша: — Сөйлә, ул ни вакыйга? — диде. Кыз кичә аларда булып узган бөтен вакыйгаларны — ходай тәгаләнең Газраилне җибәргәнен. Җәбраилнең аларны йолып калуын һәм бер туры сүзле әдәмнең яраланганын — һәммәсен сөйләп бирде. Патша һәм аның белән килгән кешеләр, бу хәлләрне ишетеп, һәммәсе гаҗәпкә калдылар һәм әйттеләр: — һич шик юк. ул — Җәбраил,— диделәр. Кызының аягына төштеләр: — Безгә ярдәм ит һәм Җәбраилга әйт: күңелен хуш тотсын, моннан соң без аңа каршы сүз әйтмәбез.— диделәр. Әмма әлеге яраланган адәм күңеленнән генә әйтте: «Әгәр аллаһы тәгалә мине бу усаллыгым өчен гафу итмәсә дә һәм тәмугка салып ачуын алса да. мин һичбер вакыт Җәбраил патша кызы белән якынлык кылучы икән дип уйламам. Бу уйнашчы кеше үзен әфсен һәм сихер белән «Җәбраилмен» дип әйтер».— диде. Аннан соң патша ярдәмчеләре белән шәһәргә кайтып китте, һәрвакыт яңадан яңа бүләкләр җибәреп, «Җәбраил»нең күңелен күрер иде. Тукучы, һәр төн килеп, кыз белән таңга кадәр күңел ачып, тиешле вакытта кайтып китә иде. һәм һәр кичне аның өчен яхшы-яхшы матур киемнәр, төрле-төрле тәмле ризыклар хәзерләнгән була иде > л шул ризык ларның һәрберсеннән берәр кисәк яшереп алып, сандыкка салып, үзе белән алып китеп, туйганчы сыйлана иде. Шулай итеп шактый вакыт үтте. Кыз бу арада ай кебек матур йөзле бер ир бала тапты. Әмма алга таба вакыйгалар үзгәреп китте Атасы бу кызны, кече яшен нән үк. бер патша улына багышлаган ҢДе - Ул падишаһ, вакыты җиткәч, кызны сорап илчеләр җибәрде. Бу падишаһ аңа мондый җавап юллады - Минем кызымны ходай тәгалә Җәбраилга никахлаган, һәр төнне күктән Җәбраил иңеп, кызым белән бергә булып китә, һәм бу сәгатьтә минем кызымның улы дөньяга килде. Патшаның бу хәбәрен ишетеп, аны ахмакка һәм тилегә санадылар Ачу лары чыгып, күп итеп гаскәр җыеп. Гомманга таба чыгып киттеләр. Чик сез гаскәр белән килеп. Гомман шәһәрен көтмәгәндә камап алдылар Гомман падишаһының түзеп торырлыгы калмыйча, ныгытма эченә кереп бикләнде, гаҗиз һәм чарасыз булып, кызына язу җибәрде: «Җәбра- илгә әйт, әгәр миңа булышмаса, минем бөтен байлыгым җилгә китәр», дип язды. Кыз бу хәлне тукучыга белдерде. Тукучы әйтте: — Бу кичә сабыр ит. мин барып аллаһы тәгалә хәзрәтләренә белдерәм, илбасарларга газап җибәрсен,— диде. Таң атты. Тукучы үз эшенә китте: ул көн кичкә кадәр таш җыеп, сандыкка тутырды. Төн уртасында сандыкка кереп, һавага күтәрелеп, дошман падишаһының чатыры өстенә барып, таш яудырды. Шул вакыт патша уянды, күрде: күктән таш ява. Көтмәгәндә бер таш падишаһның башына тиде, башын ярды. Гаскәр курыкты, чатырларын, тирмәләрен ташлап качты. Ә тукучы, аларның артларыннан куа барып, зур-зур ташлар белән атыр иде. Иртәгесен Гомман падишаһы дошман гаскәренең качып баруын күрде, һөҗүм итеп, артларына төште, кайсын үтереп, кайсын әсир алды. Гомман падишаһы, бу зур җиңүнең сәбәбе Җәбраил икәнен исендә тотып, өенә кайтмыйча, сугыш кырыннан турыдан-туры кызының сараена юнәлде. Төнлә тукучы килде. Падишаһ аның аягына йөз куеп, күп рәхмәтләр укыды. Аннан соң өенә кайтып китте. Тукучы патша кызына боерды: — Миңа хәлвә, көлчә һәм кош ите хәзерләп бир, мин аларны аллаһы тәгаләгә рәхмәт йөзеннән, кош-кортка бирәм,— диде. Кыз ул әйткәнне эшләде, тукучы әлеге ризыкларны үзе яшеренгән тау куышына куеп, көндез туйганчы ашар иде, ә патша кызы белән төнлә күңел ачканда, үзен Җәбраил итеп күрсәтеп: — Миндә ашау хаҗәте юк! — дияр иде. • Җәбраил »нең даны дөньяга таралды. Ләкин теге чакта җиңелгән падишаһ һич тә тынычлана алмас иде һәм җиңелү ачысы күңеленнән бер дә китмәс иде. Ул яңадан хәзинә ишеген ачты, кара халыкка төрле нигъмәтләр өләштерде, яңадан чиксез гаскәр җыеп, Гомманга юнәлде, һәр җирне басып алып, талар һәм үтерер иде. Бу хәбәр Гомман шаһына җитте, каты гаҗизлектә калды. Яңадан тукучыга мөрәҗәгать итте. Кыз тукучының аягына егылды, ялварды. Тукучы әйтте: — Сабыр итегез, ходай ни кушса, шул булыр,— диде. Ул кичне бу сүз белән күңелләрен юатып, кайтарып җибәрде. Таң вакытында тау куышына барды, сандыкны анда куеп, шәһәргә китте. Анда бераз кара май алып, аны мамык белән аралаштырды һәм утлы күмер алды. Төннең яртысында сандыкка кереп, дошман гаскәренә таба очты, дошман падишаһы ята торган зур чатыр өстенә килде. Утны майлы мамыкка төртеп, чатыр өстенә атты. Утны күргәч, барысы да курыктылар, урыннарыннан кубып, йөгерешә башладылар. Ходай тәгалә аларга ут яудыра дип уйладылар. Бөтен кирәкяракларын, юл әйберләрен, чатырларын, тирмәләрен ташлап качтылар. Гомман падишаһы шатланып, гаскәре белән килеп, тукучының хезмәтенә йөз куйды. Тукучы, кыз янына килеп, үткән хәлләрне сөйләп, канәгатьлек белән янында йоклады. Иртә белән тау куышына кайтты. Ни күрсен, сандыкта ялгыш бер кисәк утлы күмер калып, сандык янып беткән, көл булган иде. Бичара тукучының үзен Җәбраил әмингә охшатып йөрүе дә шулай тәмам янып беткән, ул инде гади кеше булып калган дигән сүз иде бу. Тукучы бик озак кайгырып, уйланып утырды, аннары Гомман шәһәренә юнәлде. Тукучылыктан башка һич һөнәр белми иде, ниһаять, тукучыларның кибет ишегенә җитте. Үз-үзенә әйтте: «Борынгыдан ук акыллы кешеләр әйткәннәр: һөнәрен яхшы белгән адәм тук булыр, үз кәсебендә булган адәм хуп булыр. Әгәр мин үз кәсебемдә мәшгуль булсам, миңа шуннан да яхшы чара юктыр, үз көнемне үзем күрермен».— дип, бу уйда булды. Тукучылар- - ның башлыгына барып сәлам бирде, әйтте: — Мин читтән килгән кеше. Бу һөнәрне мин яхшы беләм. Әгәр боерсаң, эшемне күрсәтәм һәм нәрсә бирсәң, шуны алырга риза булам,— диде. Оста әйтте: — Бик яхшы. Эшеңдә бул,— диде. Патша кызы ул кичә һәм көндез «Җәбраил килер» дип күз тотар иде килмәде. Моннан соң бер ай үтте — килмәде. Кыз, каты кайгыга төшеп, елый башлады, чөнки ул тукучыны ярата иде. Ниһаять, бу хәбәр аның атасына да барып иреште, төрле шөбһәле уйлар уйлап, кызы янына килде. Хәлен сорашты, әйтте: Алла язмасын, синең тарафтан лаек булмаган бер хәрәкәт ясалган булса кирәк. Жәбраилнең синнән күңеле кайткан ахры,— диде. Кыз — Мин һичкайчан Жәбраилнең хәтерен калдырырлык нәрсә эшләгәнем юк,— диде. Гомман падишаһы халыкка хәер һәм сәдакалар өләште һәм дәрвишләргә күп нигъмәтләр чәчте. Кызның ул сарайдан тәмам гайрәте ♦ кайтты, шәһәргә йвз тотып, атасының сараена килде. Тукучының юкка чыгуы турындагы хәбәр галәмгә җәелде. Гомман ' шаһының дошманнары кузгалыша һәм хәрәкәт итә башладылар. Үтерелгән - шаһның туганнары, гаскәр җыеп, Гомман шәһәренә юнәлделәр. Гомман мәлиге халыкка ныгытма эченә кереп бикләнергә боерды, кызын үз сараена ~ озатты. Кыз юлга чыкты. Юлда барганда тукучы хезмәт итә торган остаханәгә ' күзе төште. Көймәле зур арбаларның тавышы тукучының да колагына керде, 3 остаханәдән чыгып, бу тамашаны карап тора башлады. Кинәт кызның күзе * тукучыга төште, аны таныды, атының тезгенен тартып туктатты. «Әнә шул адәмне китерегез» дип, ике-өч хезмәтчене җибәрде. Үзе шунда ук кире боры лып кайтты, атасына бу турыда мәгълүм итте. Атасы, ике кеше җибәреп, тукучыны үз янына алдырды. Аны күреп, әйтте: — Син Җәбраил түгелме? Тукучы: — Әйе, мин — Җәбраил,— диде. Шаһ: — Синең белән ни хәлләр булды? — дип сорады. Тукучы: — Ул кичне синең дошманнарыңа ут яудырган һәм барысын һәлак иткән идем, шул сәбәптән алла һы тәгалә миңа газап кылды, канатларымны яндырды, мине тукучылыкка багышлады,- диде. Гомман мәлиге аңа зур их тирам күрсәтте, кыз да тукучының аягына төшеп, түбәнчелек итте. Гом ман мәлиге әйтте: — Инде бар, хатының һәм улың белән хуш бул, аллаһы тәгалә яңадан сиңа рәхмәтен салып, әүвәлге хәлеңә кайтарганчы тыныч кына яшә,— диде. Тукучыга падишаһлар гына кия торган киемнәр китереп бирделәр һәм ул падишаһ кызы белән күңел ачуларга, кәеф-сафа коруларга мәшгуль булды. Күп тә үтми дошман шәһәрне камап алды, киң дөньяны тар итте. Гомман мәлиге, гаскәрен җыеп, капкаларны бикләп, ныгытма эчендә утырды. Бер кон гаскәрнең бөтен башлыкларын чакыртты, боерды — Бу кичә гаскәр белән чыгып, кисәк кенә һөҗүм итеп, дошман явына курку салыгыз,— диде. Тукучыга да әйттеләр: — Син дә гаскәр белән бергә чык. Ходай тәгалә сиңа ачуланган булса да, синдә бәрәкәт күп, шуңа күрә без сине бергә алып барабыз, синең изгелегең безгә уңыш китерер, — диделәр. Тукучы кара кайгыга төште, үз үзенә әйтте: «Минем гомеремдә дә атка атланганым юк, инде нишләрмен? Шуннан да яхшысы булмас: берәр сылтау табып акланыйм, шуннан соң миннән баш тартырлар» Падишаһның бик атаклы бер аты бар иде. исе мен Баднам диярләр иде. Анды1~« ат дөньяда юк иде, әгәр падишаһка дош манга каршы барырга туры килсә, шул атка атланып барыр иде, шуңа гына ышаныр иде. Тукучы падишаһка — Син миңа сугышка барырга боерасың. Тик син миңа үзем теләгән атны бир,— диде. Падишаһ: — Кайсы ат кирәк булса, шуны ал,— диде. Тукучы күңеленнән: «Пади шаһның атын сорыйм, шаять, бирмәс, шуның белән котылырмын»,— дип уйлады. Әйтте: — Миңа синең атың кирәк,— диде. Ләкин падишаһ — Синең өчен бернәрсәне дә кызганмыйм,— дип. атын бирде Тукучы, атны күреп, каты гаҗиз булды, тапкан сылтавы бернигә дә ярамады Үз- үзенә әйтте: «Бу сәгать бәлагә төштем, инде бу юлы җан коткара алмам», диде. «Падишаһлар кия торган яхшы җилән, алтын билбау һәм кыйм мәтле кораллар бирегез. Аннан соң, атка мендереп, капкадан чыгарып җибәрегез. Шуннан соң мин Хозыр пәйгамбәрне булышчылыкка. Ильяс пәйгамбәрне ярдәмгә алып килом, дип әйтим. Шул сылтау белән җанымны коткарырмын», — дип уйлады Мәлик боерды, тукучы үзе сораган бөтен нәрсәне алдына китерделәр, киемнәрне кигезеп, коралларны тагып, ат өстенә утырттылар, ныклап бер көттеләр һәм капкадан төн уртасында чыгарып җибәрделәр. Тукучы шәһәрдән чыкты Барыр юлы дошман гаскәренә туры килде. Атына камчы белән сукты, тагын да берне катырак орган иде, ат бик кызу чабып китте. Тукучы куркуыннан: «Ля илаһи илля аллаһи!» дип кычкыра башлады. Дошман падишаһының чатыры янында бер агач бар иде. Ул агач инде бик борынгы заманнардан бирле үсеп утыра, төбе һәм үзәге черегән иде. Тукучы, җан куркуыннан, ул агачка тотынып калырга теләде. Ә аты шул агач кәүсәсенә килеп бәрелде һәм аны тамырыннан кузгатып, падишаһ чатыры өстенә аударып җибәрде. Агач каты тавыш белән чатыр өстенә килеп төште, падишаһ һәм аның күп гаскәр башлыклары агач астында калып үлделәр. Ат, дулап китеп, гаскәр урнашкан җирдә шулкадәр каты чабып йөрде, чатырларны таптап, һәммәсен тар-мар китерде. Тукучы җан куркуыннан тетрәп: «Мин — Җәбраил!» дип әледән-әле кычкыра иде. Моны ишеткән һәм падишаһларының үлемен белгән гаскәр халкы ул караңгы төндә тәмам куркуга төште, коралларын һәм бөтен җиһазларын ташлап качты. Таң атканда күрделәр: дошман гаскәреннән бер атлы калмаган, бар нәрсәне ташлап качып баралар. Гомман падишаһы артларыннан төшеп, кай сын әсир алып, дошманның байлыгын, малын һәм нигъмәтен җыеп шәһәргә әйләнеп кайтты. Тукучыны эзләп карадылар, тапмадылар. Даладан, таулардан эзләделәр, ахырдан бер тирән чокыр эчендә таптылар. Ат ияренә бәйләнгән хәлдә, һушсыз булып ята, аты ул чокырга төшеп үлгән. Тукучыны ат сыртыннан алып, йөзенә гөл суы чәчеп, һушына китерделәр. Гомман мәлиге аның йөзен-күзен үбеп. Ходайга шөкерләр кылды. Тукучы бераз куәт алып, йөзен шаһка борып, әйтте: — И мәшһүр падишаһ, и данлыклы падишаһ! Мин Җәбраил түгелмен, мин — тукучы булам,— дип, булып үткән хәлләрен башыннан ахырынача тәмам сөйләп бирде. Аннан соң әйтте: — Әгәр миңа риза булсагыз. Ходай хакы өчен мине моннан артык хурлык белән һәлак итмәгез, һәм үземнең шул фәкыйрь хәлемдә калдырыгыз,— диде. Гомман падишаһы тукучынь!ң хәлләрен тәмам ишеткәч, болай уйлады: ♦ Бу кеше күп егетлек күрсәтте һәм ничә тапкыр минем дошманнарымны һәлак итте. Кызым да аны ярата, аннан баласы да бар, аннан соң аның исеме дә дөньяга җәелгән, данлы исеме аркасында һич кеше миңа дошман була алмас. Әгәр аның тукучы икәнен белсәләр, барысы да мине хурлап көләрләр һәм дошманнарым да батыраер». Шулай уйлап, падишаһ аның күңелен күрергә тырышты. Әйтте: — Хатының һәм улың белән хуш бул һәм бу яшерен сүзләрне һичкемгә әйтмә һәм һәрвакыт Җәбраил кыяфәтендә бул,— диде, тукучыны элекке гадәте буенча кыз янына, сарайга җибәрде. Тукучы Гомман падишаһы кызы белән кичә һәм көндез күңел ачып, рәхәтлек белән гомер кичерер иде. Кайвакыт болай кабатларга ярата иде: Яманлыкны күп кылса да яман. Син кеше күңелен кылма азар *, Кыл дуска һәм дошманга яхшылык. Шул вакыт яман булыр хур вә зар. Диңгезче Әбелфәварис хикәяте Хәбәрләрне тапшыручылар хикәяттә шулай сөйләделәр: Басра шәһәрендә бер кеше бар иде. нигъмәт иясе һәм мөхтәрәм кеше иде, исемен диңгезче Әбелфәварис дип атап әйтерләр иде. һинд диңгезендә ул йөрмәгән һәм күрмәгән бер карыш җир дә калмагандыр. Бер көн ул диңгезчеләр белән диңгез ярында утырыр иде. Кинәт каяндыр бер карт килеп чыкты, бер көймә алдына килеп, боларның яннарында торды. Сүзгә катышты, әйтте: — Әй, осталар! Алты айга көймә биреп торыр кешегез булырмы? Күпме теләсә — шулкадәр түлим,— диди. Әбелфәварис: — Мең динар бирсәң, мин риза,— диде. Карт әйтте: — Ярый, кабул итәм,— диде, мең динар кызыл алтын санап бирде. Өч көннән килергә сүз беркетте, өенә кайтып китте. Диңгезче, алтынны алып, йорт кирәк-яракларын һәм үз мәшәкатьләрен 1 Азарлау — хурлау, гаепләү кайгыртты, калганын гаиләсенә васыять итте. Вәгъдәләшкән көнгә диңгез читенә килде. Шул ук вакытка карт та килеп җитте. Бер кара голәме’, егерме йөк тукымасы бар икән. Әбелфәварисны күргәч, хуплады, шунда ук йөкләрне көймәгә төяделәр. Өчәүләшеп юлга чыктылар. Карт юнәлешне күрсәтеп барды. Диңгезче көймәне ул күрсәткән тарафка алып барды. Йөзделәр, бер утрауга җиттеләр, көймәне бәйләделәр, капчыкларны бушаттылар, аларны голәм җилкәсенә күтәреп алып китте. Бер тау итәгенә җиттеләр. ♦ Күрделәр: тау итәге коелар белән тулган. Карт бер кое янына килде, диң- ; тезчегә әйтте: — Әй кыю адәм* Бел: мин бер сәүдәгәр идем, бу утрауда җәүһәр та- 5 бып тордым. Сиңа мең динар кызыл алтын бирүнең сәбәбе шул иде. Инде “ менә монда килдек, әгәр аңласаң, миңа һәм сиңа күп файда булыр. Бу кое- = ларда капчыкларыбызны энҗе белән тутырырбыз, тәмам булганнан соң i китәрбез. Өебезгә кайткач, яртысын син алырсың, яртысын мин алырмын. < Коега төш, анда кәрзинне тутыр, мин моннан алып торырмын. Бу байлык ? сиңа да, миңа да үлгәнче җитәр, — диде. Әбелфәварис ул-бу әйтмәде, ♦ коега төште, кәрзинне тутырды. Карт югары тартып алды, күрде: энҗе бик вак икән. Әйтте: — Кил, бире чык, күр; бу энҗе эшкә ярамас.— диде. Диңгезче өскә чыкты, карады, аннан соң башка коега төште, кәрзинне эре энҗеләр белән тутырды. Энҗене шул кадәр алдылар — кәрзиннәр, капчыклар һәммәсе тулды. Шунда диңгезче күрде: карт аны тартып чыгарырга бау төшерми. Әйтте: — йә карт! Мине дә чыгар,— диде. Карт әйтте: — Урының яхшы, шунда тор,— диде. Диңгезче озак ялварды, әмма файдасы булмады. Шуннан соң әйтте: — Миңа тигән өлеш сиңа булыр, чыгар гына.— диде. Карт әйтте: — Әй, тиле! Сине чыгарсам, миннән өлешеңне дә, үчеңне дә алачак сың. Иң яхшысы — шунда ят, сүзем өзелде,— диде. Диңгезче ант эчте: — Валлаһи, сиңа тимәм, коткар гына.— диде. Карт әйтте: — Тәҗрибә өчен генә агуны авызыма салмам,— диде, китеп барды. Диңгезче үз хәленең аяныч икәнен күрде, карттан өмет өзде, үксеп елады. Мөнәҗәтләр әйтеп, өч көн коеда ятты. Аннан соң кое төбе буйлап китте. Күрде, кеше сөякләре ята. Әйтте: — Миннән башка кешеләр дә бу бәлагә юлыккан икән,— диде. Шулай йөргәндә бер тишеккә юлыкты. Аягы суга тиде, суга төште, су иңенә кадәр җитте. Татып карады: су тозлы икән. Шуннан белде: бу диңгезгә чыгу юлы булса кирәк. Су юлы буйлап китте, диңгезгә килеп чыкты, аннан ярга күтәрелде. Ходайга шөкер итте. Коега барды, карады: карт белән голәм киткәннәр. Кыен хәлдә калды. «Шаять, берәр көймә күрермен», дип, яр читенә барды. Кинәт бер олы кораб күренде. Диңгезче кул болгап, ярдәм сорады. Ул корабтан көймә төшерделәр, килеп, Әбелфәварисны корабка алдылар. Әйттеләр: — Һай, монда нишләп йөрисең? Әбелфәварис җавап бирде: — Корабым батты, мин ярга йөзеп чыктым,— диде. Аннан ул кораб белән ун көн бардылар, коры җир күренмәде. Әбел фәвариска әйттеләр: — Дүрт-биш көн инде корабыбыз, артка тарткан кебек, кире китә, хәлебез нидер, белмибез,— диделәр. Кинәт манара кебек бер тау күренде, үзе көзге кебек шома. Нинди тау икәнен белмәделәр, «Бу ни гаҗәп?»—диделәр. Күрделәр: кораб шул көзге сыман кыяга таба китәр. Әбелфәварис әйтте — һәммәбез һәлак булырбыз! диде - Атамнан бу җирнең сыйфатын ишеткән идем. Атам миңа: «Бер упкындыр, анда төшкәе һичкем котыла алмас»,-дип әйтә торган иде. Халыкның барчасы Әбелфәнариска әйтте: — Чарасын белсәң, син белерсең, безне коткар?! Әбелфәварис әйтте: — Булган барлык бауларны алыгыз. Корабыбыз кыяга якын баргач, аркан атып чыгарбыз. Суда һәлак булганчы, корыда булырбыз. диде, һәммәсе дә бу фикерне яхшы дип тапты. Әбелфәварис ни боерса, шуны эшләделәр. БУ чара уңышлы чыкты, аркан бер агачка эләкте. Әбелфәварис 1 Голәм — хезмәтче малай ярга беренче булып чыкты. Бер яшел гөмбәз күрде, шунда таба барды. Күрде: шактый биек корыч багана тора. Аңа бер зур барабан асылган һәм такта беркетелгән. Ул тактага болай дип язылган: «Әй бу җиргә килүче! Бел һәм аң бул: мин Искәндәр Зөлкарнәйн дигән кеше, бу җиһанны гизеп, шушы упкынга очрадым. Моның афәтен күргәч, хәкимнәргә боердым: «Бу афәттән котылу өчен бер тылсым ясагыз»,— дидем. Әфләтун хәким: «Мин бер бер чара кылам».— дип. шушы багананы ясады. Ничек гамәлгә килүе будыр: алтын чылбыр белән асылган барабанга таяк белән өч тапкыр каккач, упкын эченә кергәннәр котылу юлына чыгар, ләкин барабанны каккан кеше монда калыр». Әбелфәварис бу язуны укыды, кораб белән килгән җәмәгатькә дә хәбәр бирде. Халык арасында үкереп елау башланды, гарасат көне кебек булды. Бер-берләреннән ризалык теләшеп, өметсезлеккә бирелеп утырдылар. Бераздан соң үзара сөйләштеләр: — Барыбыз да үлгәнче, ялгыз бер кеше үлсә — ни булыр? Ахырда, елашып, Әбелфәвариска әйттеләр: — Кил. безгә чара янә синнән булыр, әгәр булмаса, һәммәбез монда һәлак булабыз,— диделәр. Ә Әбелфәварис аңлы кеше иде. Эченнән генә уйлады: • Шул хәтле адәм һәлак була, янә мин дә исән калачак түгелмен. Инде чара шул булыр: мин ялгыз калып, бу кадәр халык котылыр булса, кыямәт көн, шаять, әҗерен буш итмәс». Халыкка әйтте: — Мин бу эшне эшлим, әмма миңа үз ризалыгыгыз белән нй бирерсез?— диде. Әйттеләр: — Ни теләсәң дә ал, җаныбызны гына коткар!— дип, йөзләрен җиргә куйдылар. Әбелфәварис әйтте: — Монда торган корабның эче тулы мал. Шуның яртысы — сезгә һәм яртысы миңа булсын. Моннан котылгач, Басрага барып, минем өлешемне йортыма, гаиләмә бирегез. Минем башыма ни язган булса, шуны күрермен,— диде. Барчасы ант эчтеләр, кабул иттеләр. Әбелфәварис ярга кире чыкты, таяк белән барабанга бер тапкыр сукты. Шул арада кораб ике-өч ук атымы кадәр ара кире китте. Өч мәртәбә оргач. Хакның кодрәте белән, кораб инде упкын чигенә чыкты. Вәгъдәгә тугрылыклы булып, Басрага кайтып, Әбелфәварисның өлешен, килешкәнчә, йортына тапшырдылар. Ә бу тарафта мескен Әбелфәварис ярда ятты, йоклады. Торды, юынды, намаз кылды. Аннан соң, кыяга кош кебек ябышып, мең бәла михнәт белән тау өстенә чыкты. Күрде: сусыз һәм үлән-куаксыз бер сахра. Әмма каяндыр куйлар чыкканын күрде. Шунда китте, анда баргач, бер болын күрде, болын эчендә куй көтүе йөри иде. Әбелфәварис шатланды. Карады, күрде: бер тау кебек олы гәүдәле егет куйлар көтә, кәҗә тиресеннән кием кигән. Әбелфәварис ул егеткә сәлам бирде. Көтүче аның сәламен алды: — Хуш килдең!— диде, сорады: — Син кайдан һәм ни кеше син? Монда ни эзлисең? Әбелфәварис башыннан кичкәннәрнең бөтенесен сөйләп бирде. Көтүче көлде, әйтте: — Шөкер ит. ул бәла упкыныннан котылдың,— диде. — Кайгырма, мин сине кеше яши торган бер урынга ирештерәм. Бер чынаяк сөт һәм бераз икмәк бирде. Әбелфәварис ашады, аннан көтүче әйтте: — Өйгә кайтабыз, ял итәрбез,— диде. Диңгезче белән көтүче өйгә киттеләр. Бер тау төбенә җиткәч, егет куыш ишеген каплап торган ташны алды, Әбелфәварисны эчкә төртеп кертте, аннары тишекне янә таш белән каплап куйды. Диңгезче куыш эче буйлап китте, бер ачык җиргә чыкты. Бакчалар һәм басулар күрде, җимеш агачлары чиксез күп иде. Тау эчендәге бер мәгарәдә бүлмәләр уелган, ләкин һичкем күренми. Бер бүлмәгә керде, анда ун ялангач кеше утыра, шулкадәр симергәннәр — күзләре күрмәс булган. Әбелфәварисны күреп, еладылар, сорадылар: _ —■ Ни кеше син, монда ни эзлисең?— диделәр. Әбелфәварис хәлен сөйләп бирде. Тагын да әйтте: — Ул егет мине кунак итте.— диде. Әйттеләр: — И бичара! Ул егет — кеше ашаучы, көтүче рәвешендә йөрер, очраган кешене китерер, монда ташлар, симертер, суеп ашар. Без һәммәбез сәүдәгәрләр идек, каршы җил безне монда ташлады, моның кулына төшеп, бу хәлгә дучар булып утырырбыз,— диделәр. Әбелфәварис бу сүзләрне ишетте исә, бөтен тәне дерелди башлады, җанына ут ябышты, кайгылы-хәсрәтле утырды. Бераздан соң көтүче килде, киемен салды, мәгарәдән чыкты. Яшелчә- җимеш китерде. Әбелфәвариска бирде: — Бар, юлдашларың белән бергә аша!—диде. Аннан көтүче эчкә керде, иң симез тоткыннарның берсен алып китте, учакта кыздырып ашады. Аннан соң бер чиләк шәраб эчте. Тамагы туеп, йоклады. Әбелфәварис әйтте: * — Мин үзем монда һәлак булырмын, әмма котылу өчен бер-бер хәрә- z кәт кирәктер,— диде. «Аһ» итте, елады. Юлдашлары әйтте: — Ах. бер хәрәкәт ясасаң икән? Шаять, Хак рас китерер иде.— диде- 5 ләр. Әбелфәварис торды, ике очлы тимер таяк тапты, утта кыздырды. Бик ~ каты кызганнан соң, икесен дә көтүченең күзләренә басты, аны тәмам сукыр f итте. Көтүче торды. Әбелфәварисны куа башлады. Болай гына тота алма И гач, тиз генә капкага барды, утырды. Куйларны бер урынга җыйды, арка < ларыннан сыйпап, берәм-берәм чыгара башлады. Әбелфәварис шунда ук 5 бер куйны суеп, тиресен салдырып киде. Куй кебек булып, капкадан ф үтәргә уйлады. Ләкин көтүченең кулы бу хәйләне тойды, ныгытып тотты, куй тиресе аның кулында калды, ә диңгезче чыгып качты. Көтүче аның артыннан куа китте. Әбелфәварис күрде: котылырга мөмкин түгел. Диңгезгә ташланды, йөзә башлады. Көтүче бүтән чара тапмады, диңгез ярында утырды, шактый утыргач, кире китте. Әбелфәварис яңадан ярга чыкты. көт> чедән куркып, күз күргән якка таба китте. Көтүче, диңгезчедән өмет өзеп, сарайга барды, андагы җәмәгатьләрне тапмады. Аңлады: барысы да качканнар. Аннары куйларын эзләп барды, аларны да тапмады. Ачуыннан диңгезгә сикерде, һәлак булды. Әбелфәварис өч көннән соң бер тау итәгенә җитте. Бер болынлык күрде. Анда бер кеше җир сөрә иде. Барды, сәлам бирде. Ул кеше җавап кайтар ды: — Хуш килдең!— диде. Кунак итеп, икмәк һәм су бирде, хәлен сора ды. Әбелфәварис үзенең хәлен хикәят итте. Карт көлде, әйтте — Көтүче бик нык куркыткан икән, ярый әйбәт кенә котылгансың. Хәзер инде тыныч бул, хәвеф юктыр,— диде.— Бер тау өстендә зур авыл бар, өем андадыр, кунак булырсың, диде. Авыл халкы Әбелфәварисны «Хуш килдең*.— дип. сәламләп каршы алды. Өйгә керттеләр, яхшы ризыклар китереп ашаттылар. Аннан карт әйтте: — Аргансың, ят, тынычлап ял ит,— диде. Үзенә ияртеп, җир астында гы бер куышка алып керде. Әбелфәварис эчкә керде, күрде: егермеләп кеше утыра, алар моны күреп елаштылар. Әйттеләр: — Әй сукыр бәхет! Бу кеше ашаучының тозагына ничек төштең? — диделәр. Әбелфәварис үз хәлен сөйләде. Болар әйтте: — Без сәүдәгәрләр идек. Ходайның казасы безне монда ташлады, һәм мәсе монда кеше ашаучылар. Кулына кергәнне көндез эшләтер, төнгә монда куяр. Симергәннәрне тотып ашар,— диделәр. Бу сүзләрне ишетеп. Әбел фәварис бик кайгырды, тәненә калтырау төште, аллага ялварды: — И йөрәк серләрен белүче! Синсез котылу, бәладән чыгу юктыр. Үтенечемне өметсез калдырма,— дип. мөнәҗәт әйтте. Таң аткач, карт килде, ишекне ачты, боларны үз эшләренә җибәрде. Диңгезчегә әйтте: — Син нинди эш беләсең?— диде. Диңгезче әйтте: — Өй хезмәтен белом,— диде. Карт аны өй эшенә куйды. Диңгезче кичә көндез хезмәт итте, су китерде, аш пешерде, өйне себерде. Картның хатыны моны күрде, бик күңеле булды. Икенче көнне хатын иренә әйтте: — Моны миңа багышла, өй хезмәте өчен тотармын. диде Ире моның үтенечен кабул итте. «Ярар*, диде. Әбелфәвариска карчык шатлык хәбәрен әйтте, диңгезче моңа рәхмәт укыды. Бер көн картка бер кеше килде: — Фәлән көтүче үлде,— дип хәбәр бирде. Карчык — Бу кеше ышанычлы күренә,— дип. Әбелфәварисны сарык көтәргә җибәрде. Диңгезче далада сарык көтәр иде. ихлас күңел белән күзәтер иде Да лапың ике башында сакчылар бар иде. Диңгезче бер сакчы белән танышты, бер чара булыр дип. бер көнне куйларны сакчы ихатасына куып китерде, сөт сауды. .jo — Ризык пешер, ашыйбыз,— диде. Бу эш сакчыга ошады. Диңгезче бу эшне гадәт итте, ул өйгә кыю рәвештә килеп-китеп йөри башлады. Бервакыт тау куышында бал тапты, алды, сакчы өенә китерде. Сакчы әйтте: — Каян алдың, барып белим, күбрәк алып кайтыйм,— диде. Юлдаш булып киттеләр. Юлда кулай туры килде, диңгезче сакчыны үтерде. Бу юньсез урыннан китте, диңгез ярына барып чыкты. Күрде: бер зур кораб килә, эче тулы халык. Әбелфәварисны күреп, корабка алдылар, хәлен сорадылар. Ул хәлен-хикәятен сөйләде, гаҗәпләнделәр. Бер ай диңгездә йөреп, ахырда сау-сәламәт килеш ярга чыктылар. Корабның капитаны Әбелфәварисны Басрага озатты. Менә өенә кайтты, күрде: өй халкы матәм тоткан. Әбелфәварисны күргәч, шат булып, матәм киемнәрен салып, шатлыктан елашып күрештеләр. Әбелфәварис бик шөкерләр итеп, хода юлына күп корбан багышлады. Күп алтын һәм энҗе-көмешне фәкыйрь-мескеннәргә бүләк итте, янә баштан кичкәннәрен сөйләде, халык хәйран калды. Шул рәвешле берникадәр вакыт өендә торды. Беркөн шулай күңел ачып, диңгез читендә, халык арасында утыра иде. Шул вакыт әлеге дә баягы — хикәят башында телгә алынган карт килеп чыкты. Яңадан, элеккечә көймә һәм диңгезче таләп итте. Әбелфәварис утырган җиреннән торды, килде, әйтте: — Мең динар бир, мин барам!— диде. Әлеге карт шунда ук кабул итте, сөйләшенгән мең динарны санап бирде. Шулай ук, әүвәлге кебек, очрашу вакытын билгеләде. Әбелфәварис күңелендә әйтте: «Миңа әле юлга чыгу вакыты җитмәгән, ләкин бу әшәке, мәрхәмәтсез карттан мөселманнар үчен алмый калдырмам»,— диде. Вәгъдәләшкән көнгә диңгез ярына килде. Явыз карт көтеп тора иде, көймәгә менде. Шулай ук, теге кара голәм белән өчесе бергә юлдаш булып, өч ай дигәндә шул утрауга чыктылар. Карт максатына җитте, сөенде. Әбелфәварисны коелар янына алып барды. Коега җиткәч, диңгезчегә әйтте: — Бу коега төш, монда бик күп энҗе бар, яртысын син алырсың, яртысын миңа бирерсең,— диде. Диңгезче әйтте: — Әй карт! Минем бу җиргә килгәнем юк, хәл ничек икәнен белмим, әүвәл син төш, бераз чыгар, ничек эшлисен күрим, аннан мин төшәрмен,— диде. Карт: — Минем бу гомеремдә бер кырмысканы да рәнҗеткәнем юк, сиңа зыян тидермәм,— диде. Диңгезче әйтте: — Зыянсыз, тыныч кеше булуыңа иманым мең тапкыр камил, әмма файдасынтабышын күрмәгән килеш ул эшкә керешмим,— диде. Карт гаҗиз булды, нишләсен: теләсәтеләмәсә дә, үзе коега төште. Бер кәрзин энҗе тутырды, әйтте: — Тарт! Диңгезче кәрзинне тартып чыгарды. Карт әйтте: — Күр, монда ни газап булсын!— диде.— Мин чыгам, син төш,— диде. Диңгезче әйтте: — Күрдем, сүзең дөрес икән, син инде бүген эшлә, иртәгә мин төшәм, бик күп энҗе чыгарырмын,— диде. Карт: — Ни чара итим?! Тозагына төштем,— диде. Шул кадәр күп энҗе чыгарды — чамасын тәңре генә белер. Капчыклар тулды, Әбелфәварис аларны көймәгә салды, кара голәмне дә шунда утыртты. Карт әйтте: — Инде мине чыгар,— дид-; Диңгезче әйтте: — Монда чыгып нишләрсең? Анда тор!— диде. Карт ялварды, әйтте: — Әй туган! Мөселманлык хакы өчен мине тартып чыгар!— диде. Әбелфәварис әйтте: — Әй яман эт! Үзеңә төшкән авырлыкны күрәсең, башкалар зәхмәтен күрмисең, ни өчен күрмисең?! Әй яман фигыльле! Беләсеңме: мин диңгезче Әбелфәварис буламын. Әй хәрамзадә! Мине бәлагә дучар иткәндә сукыр идеңме әллә? Исеңдәме: «Агуны тәҗрибә өчен генә авызыма салмам», дип, минем ялынганыма рәхим-шәфкать итмичә, бауны кистең. Инде үз башыңа төште, алдыңдагы сөякләрне күрәсеңме — сине шуларның гө- наһысы тотты! Карт елый-елый ялынды, әмма файда булмады, кое төбендә калды. Шулай, гөнаһ кылмаса — газап тапмас иде. һәркемнең кылганы алдына килмичә калмас, яманлык итеп яхшылык көтү — булмас эш. Әбелфәварис бер олы ташны китерде, коеның авызын каплап куйды. Энҗе-мәрҗән белән тулы көймә янына килде. Голәм сорады: — Хуҗам кайда?— диде. Диңгезче әйтте: — Диңгез эчендә, диде. Голәм, диңгезгә карыйм дип, аска иелде. Диңгезче аны суга төртеп төшерде, кайтыр юлга чыкты. Өч айда Басрага җитеп, бу хәзинәне өенә илтте. Җәмәгатьләре күреп, сөенделәр. Ахыры хәерле булды, бу хикәятне ядкарь итеп калдырдылар. Алтын бәһасенә торган зирәклек Хәбәрләрне сөйләүчеләр һәм әсәрләрне күчерүчеләр шундый риваять сөйләделәр: Нишапур шәһәрендә Ләввахә атлы укымышлы бер хуҗа бар иде. һәртөрле һөнәрләр белән бизәүле иде. Бервакыт аңа Хиҗазга сәфәргә китәргә туры килде. Хәзерләнде, кирәк яракларын алып, юлга чыкты. Хиҗазга баручылар белән бергә китте. Багдадка якынлашканда юлбасарлар Ләвва хәнең юлын кистеләр, янчыгындагы йөз алтмыш динар алтынын алдылар, ялангач калдырдылар, гаҗиз-мескен итеп ташладылар. Ләввахә бер тиен акчасыз калып, җанын сөйрәп, Багдадка килде, оятыннан өч көн бер почмакта, аулакта яшерен ятты. Бу хәлендә күрде: тик утырып һәм әдәп саклап эш бармас. «Хәрәкәттә— бәрәкәт» дип, торды, базарга барды. Бер кешегә әйтте: — Авыр хәлгә очрадым, миңа ярдәм ит, бу шәһәрдә берәр юмарт кеше булса, аңа йөз орам, шаять, миңа бераз тукланып торырлык нәрсә бирер иде,— диде.— Начар нияттән әйтмим моны, хаҗга китәсем бар,— диде. Ул кеше әйтте: — Безнең шәһәребездә мөлкәтле, бай бер кеше бар. мөгътәбәр кеше, исеме Бәшәр. Аның алдына барган һәркем максатына ирешә, янына барып, хаҗәтеңне белдер,— диде. Ләввахә торды, хуҗа Бәшәрнең сараена барды, рөхсәт белән сарайга керде. Үз хәлен аңлатып бирде. Ләкин хуҗа Бәшәр ул вакытта башка нәрсә белән мәшгуль иде, шуңа күрә әйтте: — Иа кардәш! Иртәгә килерсең, гафу ит, таңда хәлеңне күреп, эшеңне кайгыртырмын,— диде. Ләввахә бу урынсыз җаваптан көлде, үз гозерен түбәнчелекле кичектерүгә рәнҗеде, күңеленнән әйтте: «Бу нинди юмартлык булсын?!»—диде. Аннан уйлады: «Кайгысы бар кеше коръәнгә баксын, коръәнне укыса, кайгы-хәсрәте бетә, дип әйткәннәр. Мин дә шулай итим»,— диде. Барды, мәчеткә керде, коръән битен ачты, көйләп укуга мәшгуль булды. Кинәт бер аятькә күзе төште. Анда: «Ләввахатүн ли-л Бәшәр галәйһә тисгату гашәр* («Ләввахәгә Бәшәрдән унтугыз тиешле») дип язылган иде. Шунда ук торды, коръәнне җиңенә яшерде, мөхаззыйргаII барды. Әйтте: — Читтән килгән кешемен, теләкләремне үти алмыйм, бер мөселманда унтугыз динарым бар иде, бирми, шуны алып бирсәгез иде? — диде Мөхаззыйр барды, хуҗа Бәшәрне казыйга китерде. Казый аңа хөрмәт күрсәтте, әйтте: — Ни булды, безгә хөрмәт күрсәтеп килүегезнең сәбәбе ни? — диде. Хуҗа Бәшәр әйтте: — Мөхаззыйрыгыз килде, хезмәткә чакырды. Казый мөхаззыйрга карады: — Ни вакыйга?—диде. Мөхаззыйр әйтте — Менә бу читтән килгән егет әйтте. «Алымым — шул кешедә»,— диде. Аның сүзе белән китердем. Казый Ләввахәгә әйтте: — Алымың кемдә? Ул әйтте: — Шушы хуҗададыр,— диде. Казый әйтте — Күпме? Телгә алырлыкмы? Ләввахә: , — Әй дөньяның хөкемчесе! Яшең озын булсын, бу кешедә унтугыз динарым бар,—диде Казый хуҗа Бәшәрдән сорады: — Син ни диярсең? — диде. Хуҗа Бәшәр: — Хәбәрем юк,— диде. Казый хәйран калды, чөнки бу кеше мең динар булса да, ялган әйтмәс, кире какмас иде. Ләавахәгә әйтте: II Мәхазаыйр — нотариус — Каршы якны кире кагырлык таныклыгың, шаһитең бармы? Ләввахә әйтте: — Монда ул, хәзер күрсәтәм,— диде. Җиңеннән коръәнне чыгарды, әйтте: — Атам миңа Ләввахә дип исем биргән, бу хуҗаның аты Бәшәрдер, хак тәгалә боерган болай дип: «Ләввахатүн ли-л-Бәшәр галәйһә тисгату гашәр». Казый көлде, хуҗа Бәшәргә әйтте: — Бу — үткен егет икән, синең моңа унтугыз динар бирәсең бар имеш, кил, бир!— диде. Хуҗа Бәшәр: — Гәрчә юк булса да, сез әйткәч — бирәм,— диде. Үлчәү тартты, китерде, унтугыз динарны Ләввахәгә бирде. Ләввахә алтынны алды, китәргә теләде. Казый Ләввахәнең кулыннан алды, үз бүлмәсенә алып керде, әйтте: — Бу ни? Килдең, дәлилсез-нисез унтугыз динар алдың, дәлилеңнең исбат булуы кирәк түгел, хәзер үк син аңа кире кайтарып бир, тәңредән курыкмыйча, коръән аятен пычраттың, кяфер булдың, вәләкин читтән килгән мескен булганың өчен, үтенечеңне сакладым, тимәдем. Инде алтынны хаксыз алгансың икән, кире алам, иясенә бирәм, мәгәр тәүбә итәрсең, берәр төрле күркәм эш күрсәтерсең, юкса кулымнан котылмассың,— диде. Ләввахә әйтте: — Миннән нинди күрекле эш таләп итәсең?— диде. Казый: — Менә бу эшне кыл,— диде һәм кыздырылган тавык китерде. Әйтте: — Бу тавыкны без биш кешегә һәм ике голәмгә1 бүлә алсаң, егерме динар бирәм. Әгәр өлешләрне тигез итмәсәң, алтынны кулыңнан алам, чөнки син ялган нәрсә белән мөселманнардан мал алырга телисең,— диде. Ләввахә күрде: казый үзе, аның хатыны, ике улы һәм ике голәме аяк өсте торалар. Пәке чыгарды, тавыкның башын кисте — казый алдына куйды. Муенын кисте — хатын алдына куйды. Канатларын кисте — ике угланның алдына куйды, ике аягын кисте — ике голәмгә бирде. Калганын үзенең алдына куйды, эшен тәмам итте. Казый әйтте: — Бу нинди бүлү!? Моның ни нигезе бар? Башын эт тә ашамас, янә калган өлешләрен бүлү ни сәбәп белән булды? Бу кыздырылган тавык синеке булдымы?!— диде. Ләввахә әйтте: — Бүленеш бик дөрес, һич кимчелек юктыр,— диде. Казый әйтте: — Ничек? Ләввахә әйтте: — Бу шәһәрнең хуҗасы, башлыгы — син, шуның өчен башын сиңа бирдем. Тагын галәм халкына шул мәгълүм: ирләрнең шөһрәтле, атаклы булуы һәм югары күтәрелүе хатыннарның яхшылыгы беләндер. Шуның өчен муенын хатынга куйдым. Янә угланнар — ата кешенең канатларыдыр, шуның өчен канатларын угланнар алдына куйдым. Янә аякларын голәмнәргә бирдем, шуның өчен: алар, аяк булып, син боерган җиргә синең өчен чабып барырлар. Ә мин инде бер ярлы, бәхетсез, сөрелеп йөрүче, кулсыз һәм аяксыз, башсыз һәм милексез. Шуңа күрә дә башсыз-муенсыз һәм канатсыз гәүдәне, үз алдыма куйдым,— диде. Казый моны ишетте исә, инсафка килде, бүленешне хуп күрде, егерме динарны Ләввахәгә бирде. Әйтте: — Иртәгә тагын килерсең, тагын бер мәсьәлә бар, җавап бирсәң, алтын алырсың, йә һәммә акчаңны кире бирерсең,— диде. Икенче көнне аш өстәлендә дүрт тавык ята иде. Казый аларны Ләввахәнең алдына куйды, әйтте: — Моны да өлешләргә бүл, дөрес бүлсәң, кырык динар тагын бирермен, дөрес бүлмәсәң, электән никадәр алтының булса — шуны алырмын,— диде.— Аннан янә чыбык белән суктырырмын,— диде. Ләввахә карады, күрде: алдында биш кеше, хезмәтче малайлар монда түгел. Бер тавыкны казый белән аның хатыны алдына куйды. Бер тавыкны — ике углан алдына, ике тавыкны үз алдына куйды. Казыйның йөзе караңгыланды, әйтте: — һай, бу ни мәгънә: без икешәр кеше булып та, берне генә бирәсең, ә үзеңә икене аласың?— диде. Ләввахә әйтте: — Әгәр шулай әйтәсең икән, үзең туры юл күрсәтәсең булып чыга, чынлап та шулай,— диде. Казый: — Сөйлә, нинди буш, мәгънәсез сүзләр әйтерсең икән?— диде. Ләввахә әйтте: — Син, хатының һәм тавык — барлыгы ничә була? Казый әйтте: Голәм — хезмәтче малай — Өч. — Янә ике углың белән бер тавык ничә була’ — Өч була. — Янә минем белән ике тавык ничә була’ — Өч.— диде казый. Ләввахә әйтте — Мин хисапны дөрес әйттем, монда нинди ялгышлык бар? Казый кыен хәлдә калды, кырык динарны чыгарып бирде. Янә әйтте; — Иртән килерсең, өченче тапкыр ничек үтәрсең - күрербез.— диде. Икенче көнне казый сиксән динарны янчыктан чыгарды, алга куйды, әйтте: — һай’ Әгәр тиешенчә бүлеп бирсәң, алтынны тулысы белән алырсың, әгәр дөрес булмаса. бөтен алтыныңны алырмын, сине алтын хәсрәте белән рәнҗешле итәрмен.— диде. Ләввахә: — Ярар, и үткен фикерле, акыллы казый! — диде. Казый җиде йомырканы Ләввахә алдына куйды — Әй, акыл иясе, бу җиде йомырканы без биш кешегә бүлеп бир. һәр- беребез риза булырлык шарты белән тигезләп бүл.— диде. Ләввахә берсен алды да казый алдына куйды Өч йомырка алды, хатын алдына куйды. Берне үз алдына һәм икене ике углан алдына кунды. Казый болай бүленешне күргәч, җанына ут төште, кычкырды, әйтте: — һай! Бу кылганыңның сәбәбе-нигезе ни; безгә берәрие бирәсең, ә хатынга өчне бирәсең, моның ни акылга сыешлыгы бар7 диде. Ләввахә әйтте: — Башта хисапны күрерсең, кирәксә тагын бер хисапларбыз.— диде. Казый әйтте: — Әйт, ни урынсыз сүз сөйләрсең, тыңлыйк.— диде. Ләввахә әйтте — һәрберебезнең икешәр йомыркасы бардыр, өчәр иттек. Хатынның берсе дә юк — аңа да өчне бирдек, аның да өчәү булды,— диде. Казый гаҗиз калды, җиңелде. Әйтте: — Тор, моннан югал. Алтыныңны далада юлбасарга бирдең, бу вакыт монда килдең, Багдад шәһәрендә безне талыйсың һәм малыбызны аласың Бөтен дөньяның ганимәте минеке булса, аны да алдап алырс ың, мине бурычлы итәрсең. Яхшылык ит: янә сиксән динарны да ал да, тизрәк юлыңда бул.— диде. Ләввахә, җиңү яулауга ирешеп, урамга чыкты, табыш алтыннарны күрде: йөз алтмыш динарга бер генә динар тулмый калган Инде бу хикәятнең файдасы шулдыр җитезлек һәм зирәклек алтын бәһасенә торыр, ул сәфәрдә һәм читтә йөргәндә кешегә һәрвакыт кирәк. Ә фәкыйрьлектә бигрәк тә кирәк икән. Өч егет хикәяте һәм патша кызының тәүбәсе Хикәятчеләр шундый хикәят сөйләделәр Үткән заманда бер карт белән өч егет юлдаш булып бардылар. Аларның казасы белән, бер сахрага җиттеләр. Һәр дүртесе арып талып, шулкадәр зәгыйфь, гаҗиз булдылар - йөрергә көчләре. хәлләре калмады. Шулчак егетләрнең берсе сахрада гаҗәеп бер саран күреп алды Ул сарайның башы күккә җиткән, ишекләре агым суга караган. Юлдашлар бер берсенә әйттеләр: — Тырышып-тырмашып, үзебезне ул сарайга җиткерә алсак, шаять, берәр кеше булып, безгә ашамлык-эчемлек бирер, туйдырыр иде. бераз ял итәр идек.— диделәр. Булдыра алганча тырышып карадылар, әмма тагын да алга барырлык көчләре юк иде. Бер сәгать утырдылар, янә кузгалып китте лар. Сарайга кадәр өч дүрт ук атымы ара калган иде һәр дүртесе хәлсезләнеп егылдылар. Аннан соң кузгалдылар, картка әйттеләр; — Әй озак еллар яшәгән карт' Әйдә, һәркайсыбыэ үз башыннан кичкән берәр гаҗәеп вакыйга хикәят сөйлик, кайсыбызның хикәясе яхшырак, ма туррак — шуны сарайга күтәреп и 1Тэбез. Һәммәсе дә — Яхшы булыр!—дип килештеләр. Аннан соң егетләрнең берсе әйтте — Исфаһан внлаятендә Әбү Д > i »Ф дигән олы дәрәҗәле бер кеше бар иде. Мин. ике муг III IV кешесе белән шарик ’ булып, бервакыт аның хезмәтендә 1 Муг — утка табынучы, зәрдүш динем тотучы IV Шорик - компаньон торган идем. Шулвакыт бер нәрсә күрдем. Бик гаҗәп һәм сирәк була торган хәл, сезгә сөйлим, файдасы булыр, күңелләрегезне бу дөньяга багламассыз,— диде. Юлдашлары: — Сөйлә.— диделәр. Егет сөйләде: — Ул авылның яртысына гына Әбү Дәләф хуҗа иде. Икенче яртысы— ике муг кулында. Ә Әбү Дәләф кичә-көндез шул фикердә иде: ул авылның яртысын муглардан берәр хәйлә белән сатып алмакчы иде. Әмма ул муглар үз өлешләрен һичбер сәбәп белән дә сатмаслар иде. Бер көн Әбү Дәләф аудан кайтып килә иде. Муглар аны, кадер-хөрмәт күрсәтеп, өйләренә алдырдылар, чиксез кунак иттеләр. Әбү Дәләф, күпме вакытлар инде, авылның яртысы өчен утыз мең кызыл алтын бирмәкче иде, әмма муглар риза булмаслар иде. Мугларның берсе сары киемле иде. Әбү Дәләф күрде — бармагына якут ташлы затлы йөзек кигән икән. Сары күлмәктән кайтарылган нурлар, йөзек ташына төшеп, ул таш гаҗәеп һәм соклангыч булып күренде. Әбү Дәләф, хәйран калып, аңа карар иде. Бу муг Әбү Дәләф- нең уен аңлады. Шундук, йөзекне бармагыннан чыгарып, Әбү Дәләфнең алдына куйды. Әбү Дәләф йөзекне алды, карады, әйтте: — Бик матур икән, әмма моның өстенә язылган язу гына бераз зыян китерә,— диде. Ул муг әйтте: — Әй әмир! Зинһар, андый уй белән күңелеңә шик салма, бу язу йөз-мең йөзектән яхшырак,— диде. Бу йөзеккә чиста уй-фикер язып куелган, мәгънәсе болай: «Әгәр бөтен дөнья падишаһларын үз фәрманыбызда тотсак — ахыры ни? Барча дөнья малын тәмам үзеңә җыйсаң — ахыры ни? һәммә дәүләтләрне үзебезнеке итсәк — ахыры ни?» Ягъни ахырда һични калмас, юк булыр. Әбү Дәләф моны ишетте, каты әсәрләнеп, ачы күз яшьләре белән елады. Үзе һаман кабатлар иде: «Ахыры ни?» һәм үз нәфесенә әйтер иде: «Әгәр бу авылның тәмамы минеке булса — ахыры ни?» Аннан соң үзе үк көйләп әйтеп бирде: Дөньяны морадыңча узарсың — ахыры ни? Гомер китабың укып чыгарсың — ахыры ни? Бу җиһанда йөз ел тереклек сөрсәң, Тагын да йөз ел торсаң — ахыры ни?! Әбү Дәләф, шушы сүзләрне әйтеп, авылның икенче яртысын — үз өлешен дә мугларга багышлады. Аннан кайтып китте. Тереклеге беткәнче, гомерен гыйбадәттә үткәрде, бу түбән дөньяны ташлады һәм күңелен ахирәт эшләренә беркетте. Шушы хикәясен тәмам иткәч, егет әйтте: — Әй юлдашларым! Бу хикәятнеңфайдасышулбулыр: дөнья вафасыздыр. Әгәр көнчыгыштан көнбатышкача алтын көмеш җыйсак — ахырда ни булыр?! Бу гыйбрәтле хикәят юлдашларына хуш килде, егетне мактадылар. Янә бер егет әйтте: — Минем дә башымнан кичкән вакыйгам бар, сөйлим, сезгә янә бер файда булсын. Әмма шул шарт белән: ишеткәннән соң, ходай хакы өчен, кабул кылыгыз, кешеләрнең йөз пәрдәсен ертмагыз һәм һич тә көнчелек итмәгез. Көнчелек — бик зур афәт ул,— диде. Юлдашлары әйттеләр: — Сөйлә! Ничек икән? Егет сөйләде: — Ул вакытта мин әле мыек кына чыгарып килгән яшь егет идем. Йөзем күркәм, буйсыным күңелгә ятышлы иде. Шатланып, горурланып, җиңел һәм матур атлап йөрер идем. Бер көн. алланың казасына каршы, шәһәр читендәге сахрага чыккан идем. Бер инешкә килеп җиттем. Ул инеш Хәҗҗаҗ исемле бер залимнең җәйге сарае яныннан гына ага иде. Киемнәремне салдым, суга кердем. Алланың казасы һәм хөкеме шулай булган икән: Хәҗҗаҗның бер кәнизәге бар иде. Чиксез матурлык иясе, яшь һәм саф иде. Ул кәнизәкнең күз карашы кинәт миңа төште, күңеле белән миңа гашыйк булды. Уйнап кына миңа алма белән атты. Алманы алдым, югары карадым, алманың иясен күрдем: тулган айдай балкып тора. Ул гүзәл сынлыга гашыйк һәм кол булдым, күңел дәртем белән аңа омтылдым. Ул назлы кәнизәк татлы тел белән сүзгә кереште һәм миннән исемемне, билгеләремне сорашты. Мин атым-юлымны әйттем. Аның гыйшкыннан эчем янар-көяр иде. Өч көн хәләхвәлем шул рәвешчә үтте. Ахырда ул кәнизәк, үзенең эч серен әйтеп, бер хезмәтчесен миңа җибәрде. Мин бер аулак җир хәзерләп куйдым. Ул гүзәл һәрвакыт килеп җитәр иде. Байтак вакытлар шулай үтте. Беркөн Хәҗҗаҗ үзенең берничә әмире һәм вәзире белән утыра иде. Падишаһларның әңгәмә корып утырган вакытларында сөйләнә торган һәртөрле сүзләр сөйләшерләр иде. Хәҗҗаҗ әйтте: — Барча ризыклардан кайсы ризык яхшырак һәм тәмлерәк икән? Вәзирләрдән берсе әйтте: — Мин кечкенә кошларны шикәр, чикләвек, канәфер, шәраб һәм май яккан ипи ашатып симертәм. шулар итеннән яхшырак һәм тәмлерәк ризык бул- ♦ мый,— диде. - Хәҗҗаҗ бу сүздән гаҗәпкә калды. Ә вәзир өенә кайтты, шул рәвешчә 2 симерткән берничә кошы бар иде. аларны кыздырып һәм эчләрен якут- 5 җәүһәрләр белән тутырып, Хәҗҗаҗга җибәрде. Хәҗжаҗ теге ай йөзле - кәнизәкне бик ошата иде. ул кошларның берсен үзенә алды, калганын f кәнизәккә җибәрде. Ә кәнизәк исә аларны миңа җибәрде. Минем бер дустым у бар иде, аны чакырдым, кыздырылган кошларны бергә ашарга тәкъдим иттем, f Дустым килде, ул кошларны аның алдына куйдым, эчләрен ярып, андагы у кыйммәтле җәүһәрләрне күрдем. Шундук ул дустымның көнчелеге кузгалды, ♦ хөсет чылбырын тибрәтте. Урыныннан торды, ул тәгамны ашамады. Хәҗ җаҗга барып, хәлне аңа әйтте. Хәҗҗаҗ каты ачуланды, чөнки ул кәнизәкне бик якын дусты итеп тота иде һәм башка кәнизәкләргә баш итеп куйган иде. Әмма башта бу сүзгә һич ышанмады. Шундук вәзир артыннан кеше җибәрде: — Ул кошларның корсакларына ни салган идең?— дип сорады. Вәзир: — Якут-җәүһәрләр белән хәзерләгән идем,— дип җавап кайтарды. Хәҗҗаҗ, кеше җибәреп, кәнизәкне һәм мине чакыртты. Кәнизәккә карады, әйтте: — Әй мәлгунь! Мин синең хакыңда ниләр генә кылмаган идем, инде син кылган эш шуның хакымы?— диде. Кәнизәк җавап бирде: — Әй җир йөзенең хөкемдары! Мине бу яман хәрәкәтем өчен шелтәләмә, мине ике нәрсә әсир итте: берсе — тәкъдир, алланың хөкеме миңа шулай булган икән; икенчесе — гыйшык тәэсир итеп, күңелемне ныклыктан һәм их тыярымнан чыгарып, мине зиндан михнәтенә һәм богауга дучар итте,— диде. Хәҗҗаҗ әйтте: — Әй бозык! Минем ачуымнан курыкмадыңмы? Синең түбән җаныңны җилгә бирәм, юкка чыгарам бит! Кәнизәк әйтте: — Әй атаклы хөкемдар! Гашыйк абруй югалту һәм татлы җан турында уйламас, бу эшкә аяк баскан көннән бирле, мин башымны югалтканмын, синең ачуың хакында кайчан уйлыйм ди?! Хәҗҗаҗ, җавап таба алмыйча, гаҗиз калды. Миңа карады, әйтте. — Син кайдан килдең? Мин әйттем: — Бу шәһәрнекемен. Әйтте: — Мине танымадыңмы, канэчкеч икәнлегемне белмәдеңме, миңа шундый яманлык эшләргә ничек батырчылык кылдың?! Мин, тереклегемнән өмет өзеп, әйттем — Әй әмир! Гомерең озын булсын. Синең канэчкеч һәм залим икәнеңне ишетеп белә идем. Әмма мин гашыйк булдым, җанымнан кулымны юдым, бу хәтәр эшкә аяк бастым, максатым шул иде, ә инде башым бетә икән — хөкем синеке. Хәҗҗаҗ бераз миңа карап торды, аннан соң кәнизәк белән минем арада йөргән хезмәтчегә карады, әйтте: — Син ни өчен риза булдың, сиңа ышаныч күрсәткән идем? — Әй бәхет иясе хөкемдар! Мине алтын көмеш юлдан чыгарды, галәмдә алтын-комеш юлдан чыгармаган кем бар?— диде. Хәҗҗаҗ, башын аска иеп. бераз вакыт уйланып торды. Аннан соң башын күтәрде, әйтте: — Бу төр кыен эшләр галәмдә күп булыр, әмма һәр өчесе дөрес сөйләгән өчен гафу иттем, диде, кәнизәкнең кулыннан тотып, мең динар белән миңа багышлады. Әлеге хезмәтчене дә азат итте. Ә көнчелектән миңа яла яккан оятсыз дустыма әйтте: — Әй хәрамзадо! Бу егет синең хакыңда кешелеклелек күрсәткән, ул кошларны һәм җәүһәрләрне сиңа биргән һәм серен сиңа әйткән. Нинди шайтан сине бу эшкә китерде, ике мөселманның йөз пәрдәләрен ертып һәм серләрен фаш итеп, ачып, тагын еч мөселманның канын түкмәкче идеңме?!— диде. Шундук боерды: тегене аягыннан дарга асып, ташлар белән атып үтерделәр. Кем дә кем агай-энесенә, дустына яки ярына көнчелек чылбырын тирбәтеп яла якса, җәзасы һәм өлешенә тигәне шул булыр. Бу вакыйгага инде бер ел үтте, ул кәнизәк вафат булды. Ә мин, аның кайгысыннан тынычлыгымны югалтып, башымны калдырып, сөрелеп йөримен. Бу кызганыч хикәят егетнең юлдашларына хуш килде. Инде өченче егеткә әйттеләр: — Хәзер чират синеке, син дә башыңнан кичкән берәр вакыйгаңны сөйлә,— диделәр. Ул егет әйтте: — Минем вакыйгам шул булыр: Мин шәһәребезнең олы нәселдән булган затларыннан идем. Ләкин алдакчы, тотрыксыз язмыш миннән йөз чөерде, тормышым, көн күрмешем үзгәрде, гаиләм зур булды. Шул көнгә төштем — бер көнлек ашар ризыгым калмады. Анам, хатыным һәм өйдәге ике балам — барчасы миңа бердәнбер туендыручы итеп карарлар иде. Бик каты кайгыга чумдым, чөнки өч көн һәм өч төн инде балаларыма ашатырга бер кисәк ипи дә юк иде. Оятымнан үз хәлемне кешегә әйтмәс һәм кешедән һични сорамас идем, күршеләремнән дә сер итеп саклар идем. Миңа әйттеләр: — Тор, Бәр мәк ил әр 1 җәмгыятенә бар, хәл-әхвәлеңне аларга мәгълүм ит, шаять, алланың тәкъдире шулай туры килеп, синең эшеңә аларның мәрхәмәтле карашы һәм ярдәме булыр. Мин тордым, гаилә әһелләремне алып, Багдад шәһәренә йөз тоттым. Менә. Багдад шәһәренә килеп җиттек. Кая барырга да белмәдем, гаҗиз булдым, чөнки бу вакытка кадәр Багдадны күргәнем юк иде. Шәһәр капкасыннан кергәч үк. янында бер мәчет күрдем, гаиләмне шунда калдырдым. Үзем, кайгы-хәсрәткә чумып, алга таба киттем, мәгәр берәр җирдән хәер табармын дип, базарга чыктым. Ләкин, оялганлыктан, һичкемнән дә берни сорый алмадым. Мәхрүм һәм хәсрәтле булып, гаиләмә әйләнеп кайтмакчы идем. Кинәт, алланың әмере белән, бер төркем кешеләр күрдем. Өсләрендә — матур, чиста киемнәр, яхшы атларга атланып, мәгърүр һәм купшы рәвештә киләләр. Мин эчемнән генә: һич шик юк, бу кешеләр берәр җиргә кунак булып бара торганнардыр. Мин дә ияреп барыйм, шаять, балаларыма берәр кисәк икмәк яки ризык калдыклары алып кайтырмын,— дип уйладым, шул уй белән аларга иярдем. Бер биек сарайның ишек төбенә килеп җиттек. Ул сарайның түбәсе күккә ашкан, ишегенә кәрәз сыман челтәр пәрдә эленгән. Эчкә кердем, анда исә һәр дүрт якка утыргычлар куелган, һәрберсе тәхет сыман, җәүһәрләр белән бизәлгән. Килгән кешеләрнең барчасы шул утыргычларга барып утырдылар. Шунда ук җәүһәрләр белән бизәлгән тагын бер алтын урындык чыгарып куйдылар һәм тулган ай кебек бер егетне шул урындыкка утырттылар, аның сөйләгәнен тыңладылар. Ул егет сүзен тәмам иткәч, сарай эченнән хезмәтчеләр чыга башлады. Алар мәҗлестә булган һәр кешенең алдына алтын тулы берәр табак куеп киттеләр. Мин, тартынып һәм уңайсызланып, табакка карарга да кыймас идем. Андагы кешеләргә карадым: һәрберсе, табаклардагы алтыннарны алып, кесәләренә һәм куеннарына салдылар. Ә мин, куркуымнан һәм берни белмәгәнлектән, табакка кул сузмас идем. Хезмәтчеләрнең берсе миңа әйтте: — Әй шәех! Ниөчентабактагы алтынны алмыйсың? —диде. Мин алтынны алдым, шатланып, ишеккә таба киттем. Шулчак: — Әй шәех, кая барасың?— дигән бер аваз килде. Мин шикләндем. «Алтынны миннән кайтарып алмагайлары» дигән уй белән сарай ишегенә җиттем. Теге алтын урындыкта утырган егет янында тагын бер егет бар иде. Мине күрделәр, ачык йөз күрсәттеләр, сорадылар: — Кайсы шәһәрдән син? Бу шәһәргә ничек төштең, читтән килгән кеше күренәсең?— диделәр. Мин әхвәлемне сөйләп бирдем. Әйттеләр: — Син монда гаиләң белән Бәрмәкиләр өчен килдеңмени? — Әйе,— дидем. Әйттеләр: — Син бу җирдә туктал, синең өчен Бәрмәкиләрне белешербез, аннан соң сине аларга хезмәткә җибәрербез, алар сине максатыңа җиткерерләр. ' Бәрмәкиләр — иранлыларда атаклы нәсел. Габбасилар хәлифәлеге заманында (VIII—IX гасырлар) алар сарайда иң югары дәүләт урыннарында торганнар. Аннан соң ул егетләрнең берсе миңа әйтте: — Гаиләң кайда калды? Мин әйттем: — Мәчеттә калдылар,— дидем. Боердылар, тәм-том һәм ашамлык китерт теләр. Миңа әйттеләр: — Бу тәгамне аша, без янә килербез, — диделәр. * Менә кич җитте. Егетләрнең берсе мине алырга килде һәм бер сарайның ишек тебенә китерде. Әйтте: — Бу сарай — Бәрмәкиләрнеке, Кер, мин дә керермен, сине кайгыртырга, тәрбияләргә кушармын,— диде. Мин ишектән кердем, шундый бер сарай күрдем ки — җәннәт кебек бизәлгән, төрле-төрле келәмнәр, төрле төстәге пласлар түшәлгән, затлы пәрдәләр эленгән. Ул сарайның уртасына җиттем ' һәм шунда балаларымны күрдем: яхшы киемнәр киеп басып торалар. Ялгыш күрәм дип, хыялый булдым. Баягы егет килеп керде, әйтте: — Әй ир-егет! Бу сарай барлык нигъмәтләре белән синеке һәм минеке * булыр. Бу сарайда ике елга җитәрлек ашау-эчү әйберләре, кирәкле һәм яраклы нәрсәләр — һәммәсе дә бар. Һәм сезгә тагын уң кәнизәк, мең кызыл динар, ике авылның керемен багышлыйм, айлык һәм еллык хезмәт хакы бирәм. Башка кирәкле, тиешле нәрсәләрне безнең бер ышанычлы кешебез һич кимчелексез җиткереп торыр,— диде.— Инде бел. әй егет, без — Бәрмә киләр булабыз, син безгә сыену урыны эзләп килгәнсең икән, без сиңа тиешле ярдәм күрсәтербез. Мин бу кадәр юмартлык һәм ягымлылык күргәч, егетнең аягына төштем, исемен белдем: Яхъя Бәрмәки икән. Ул мине сарайда калдырды, үзе китте. Мин янә сарайга кердем, гаиләмне күрдем, якут-җәүһәрләргә чумганнар, төрле-төрле киемнәр кигәннәр, төрле нигъмәтләр каршына утырганнар, яннарында ун кәнизәк хезмәт итеп тора. Мин бик тә шат булдым. Шактый вакытлар анда яшәп, авыллардан кергән малны алып, кирәгемчә тотар идем. Ахырда ялгыш фикергә бирелдем. Беркөн күңелемдә тәкәбберлек һәм мин-минлек ялкыны күтәрелде. Әйттем; — Бу кон минем кебек кем бар?!— дидем. Бу уем аллаһы тәгаләнең күңеленә хуш килмәде, казасын салды. Ул заманның падишаһы Бәрмә киләрнең барысын да җавапка тарттырды. Һәммә мал һәм милекләре китте, мин дә хәерчелектә калдым, балаларымның кайсысы үлде, кайсысы фә кыйрьлеккә төште. Ә мин исә сезнең белән шушы рәвешчә сөрелеп йөрергә мәҗбүр булдым. Инде бу баштан үткәннәремнең сезгә файдасы шул: зинһар өчен, мин минлек, тәкәбберлек кылмагыз, югыйсә, бәхетсезлек килер, соңы на чар булыр. Бу хикәят юлдашларына хуш килде. Аннан соң картка карадылар, әйттеләр; — Әй озак еллар яшәгән карт! Без башыбыздан кичкәннәрне сөйләдек, син дә бәян ит.— диделәр. Карт әйтте: — Мин башымнан кичкән һичбер вакыйга белмим.— диде, төрле-төрле ант эчте. Егетләр әйтте: — Әгәр хикәятеңне сөйләмәсәң, ничек шарт куйган һәм вәгъдәләшкән булсак, шуны үтисең. Карт чарасыз калды, күңелсезләнде, һич җавап әйтә алмады Болариы бер-бер артлы күтәреп, арыл талып, сахрадагы шул биек сарайга җиткерде Бу җәйге сарайда падишаһ кызы яши иде. замананың чибәре, шул чорның бердәнбере иде. Аны. даясе һәм берничә кәнизәге белән бергә, чит ят кеше нең күзе төшмәсен дип. оҗмах бакчасына охшаган шушы сарайга китер гәкнәр иде. Кыскасы, бу көн әлеге кыз сарай тәрәзәсеннән карап утыра иде. Кинәт күзе сахрага төште, картның җилкәсенә чиратлашып атланып килүче егетләрне күрде. Ул карт, аларның һәрберсен аркасына йөкләп, егыла тора атлап, мең мәшәкать белән бу сарайның ишегенә җитке|>ер иде Кызның бу хәлгә эче пошты, бер хезмәтчесен җибәреп, юлчыларны чакырт ты. Кыз әлеге егетләргә әйтте: — Әй залимнәр. вай кеше рәнҗетүчеләр! Минем атамның шәһәрендә хак лык хөкем сөрә, монда бүре белән куй бер арыктан су эчәләр. Ә сез. куәтле һәм таза оч егет, бер зәгыйфь, хәлсез картның җилкәсенә менгәнсез Мин шушы сәгатьтә үк бу мескеннең хакын һәм үчен сездән алам, башкаларга гыйбрәт булсын! диде. Егетләр әйттеләр — Әй мәликә! Гомерегез озын булсын, без картка һич юлым кылмадык, чөнки бу карт белән безнең арабызда шундый ант һәм шартыбыз бар нд. һәркайсыбыз берәр хикәят, ягъни башыбыздан кичкән берәр вакыйга сөйлиб . кемнең вакыйгасы гаҗәбрәк булса, аны кеше яши торган урынга күтәреп җиткерәбез, дип сүз куешкан идек. Инде сезгә мәгълүм булсын: без, вәгъдәбезгә тугрылыклы булып, һәркайсыбыз бер хикәят, баштан үткән бер вакыйга сөйләдек, бу карт сөйләмәде. Арабызда булган шарт һәм килешенү буенча гамәл кылдык, золым кылмадык. Кыз карттан сорады. Карт әйтте: — Әйе, дөрес әйтәләр,— диде. Кыз әйтте: — Син ни өчен хикәятеңне сөйләмәдең? Карт әйтте: — Хәтеремдә юк,— диде. Кыз әйтте: — Шушы яшькә җитеп, башыңнан һичбер вакыйга үтмәдемени? Карт әйтте: — Үтмәде,— диде. Кыз гаҗәпкә калды, янә картка әйтте: — Яшең ничәгә җитте? Карт әйтте: — Җитмешкә,— диде. Кыз әйтте: — Минем башым унҗидегә җитте, шул унҗиде ел эчендә мең төрле әхвәл-вакыйга башымнан кичте. «Җитмеш ел эчендә башымнан һичбер вакыйга үтмәде» диюең — дөньяның бер гаҗәбедер. Карт әйтте: — Әйе, нәкъ шулай,— диде. Кыз егетләргә әйтте: — Әгәр мин үз башымнан үткәннәрне бу бичара карт хакы өчен сөйләсәм, ярармы?— диде. Егетләр әйттеләр: — Хөкем — сезнекедер. Кыз сүз башлады, сөйләде: — Мин унөч яшемдә идем. Беркөн базар уртасыннан үтеп бара идем, бер тегүченең улын күрдем, остаханәдә нәрсәдер тегеп утыра. Күрүем белән, аңа чын күңелдән гашыйк булдым. Шулкадәр тәэсирләндем: аякларым хәлсезләнде. остаханәдән атлап чыгарлык көчем калмады. Берничә кәнизәк һәм хезмәтче янымда иде, базарда рисвай булам дип, йөз хәйлә белән үземне тыйдым. Өемә кайттым, әмма әүвәлге тынычлыгым югалган иде инде. Гыйшык уты көннән-көн газаплап, күңелем ялкыннары күкрәгем учагыннан чыгып, баш миемә үрләп, намус-оятымны, сабыр-түземлегемне көйдерде; ахырда, алла белән ант итәм, сөягемә кадәр җитте. Тәкатьсез булып, серемне сөт анама әйттем. Даям әйтте: — Моңа чара булыр, син әле бик яшь, гыйшык тотуны белергә иртәрәк,— диде, мине күп үгетләде, шелтәләде. Мин даямнең сүзен колагыма да элмәдем. Кыскасы, бер хезмәтчегә тегүче егетнең билгеләрен әйттем, аны алып килергә куштым. Егет килде. Мин, аның зифа буй-сынын күргәч, һушымнан китә- яздым, мең хәйлә белән үземне туктаттым. Төрле төстәге парчаларны алдына куеп, әйттем: — Берничә күлмәклек кис!— дидем. Шуны үтенгән булып, сылтау таптым. Ул — яхшы холыклы, әдәпле егет — оялып һәм тарсынып кына, парчаларны кисте, эшеннән бушагач, китәргә теләде. Мин әйттем: — Безнең гадәт һәм йолабыз шундый: кем дә кем безнең сарайга килсә, ризыктан авыз итмичә китмәс,— дидем, алдына ризык китертеп куйдым. Ул, башын аска иеп, әдәпле кыяфәт белән ашамлыктан авыз итә башлады. Мин, итне үз кулым белән кисеп, алдына куяр идем. Ул егет, минем бу тыйнаксыз хәрәкәтләремне күреп, башын күтәреп, «ләхәүлә»сен укыр иде. Өй аулак иде. Егетне үземә таба тартып, кочаклап, шикәр иреннәреннән үптем. Ул—диндар һәм тыйнак егет—минем бу әдәпсез эшләремне күргәч, әйтте: — Әй, ай йөзле хур кызы! Мондый яман хәрәкәтләр кыласың, ходайдан курыкмыйсыңмы? Ул, серләрне һәм бөтен яшерен нәрсәләрне белүче, күреп тора бит!— диде. Минем ачуым килде, куркытам дип, егеткә пычак белән селтәндем. Казага каршы, пычак аның бугазына тиде. Егет шунда ук егылды. җан бирде. Бу фаҗигале вакыйганы күргәч, эчемдә ут кабынды, төтене тамагымнан чыкты. Хәйран булып, борчылып, шунда ук даямне чакырдым, вакыйганы белдердем. Даям әйтте: — Мин сиңа «Мондый мәгънәсез, ялган фикерне кылма, ансат кына кулга кермәс, соңыннан үкенү файда китермәс», димәдемме? Инде ул эшне кылдың, гөнаһсыз бер егетнең канын түктең, өстеңә олы гөнаһ алдың,— диде. Мин әйттем: — Әй миһербанлы даям! Бу ачулануың, шелтәләвең урынлы түгел, бер чара кылсаң икән, югыйсә, сер ачылмагае,— дидем. Ахырда шуны яхшы дип таптык: үтерелгән егет яткан бүлмәне бикләп, йозаклап куйдык. Ачкычын үземә алдым. Тен җитте, халык йоклады. Ул мескеннең гәүдәсен бер паласка чорна дык, сарайның бер почмагына ташлыйбыз дип йөрдек, ләкин ташлый алма ♦ дык, чөнки сарайның һәр ягы сакчылар белән тулы иде. Шулай итеп, гәүдәне - бүлмәдә калдырырга туры килде. Ходайның казасына ризалык бирдек. Шулай шактый вакыт үтте. Каравылчылар сизенә башладылар, һәр- кайсын бер-бер хәйлә белән тынычландырыр идек. Атамның сараенда, каравылчылар арасында кара тәнле бер мәсхәрә. - исәр сыманрак кол бар иде. Исеме Макбиләк иде. Һәркем аннан көлеп, мәс- р хәрә итеп, аның муенына бер сугып китәр иде. Ахырда шуны яхшы күрдек i Макбиләкне чакырдык, алдына илле кызыл динар куйдык, әйттек: — Бу кызыл динар сиңа булсын. Бу паласны бер җиргә яшереп куй. • һичкем тоймасын, әмма шул шарт белән: бу паласны ачып карамыйсың, дидек. Макбиләк явыз, бу алтыннарны күргәч, әйтте: — Әгәр ул паласның эчендә ни икәнен белсәм, илтеп яшерермен.— диде. Без әйттек: — Синең анда ни эшең бар? Макбиләк әйтте: — Бу паласның эчендә ни икәнен белмичә, яшермәм. Даям белән күпме генә үгетләсәк тә. һич файда булмады. Бәхәс, тарткалашу күп булды, чиктән ашты. Чарасыздан паласны ачтык, үлекне күрсәттек. Макбиләк әйтте: — Миңа әйтегез, бу үлек кем, вакыйгасы ничек? Мин гаҗиз һәм кайгылы булдым, вакыйганы сөйләп берергә туры кил де. Ул хәрамзәдә кара кол, бу сүзне ишеткәч, йөзен миңа борды, әйтте — Әгәр теләсәң, бу вакыйга, бу фаҗига һәм бу серләр яшерен калсын дисәң, шул кирәк: син, миңа буеңны биреп, куеныма керсәң — һәммәсен бул дырырмын. Юк исә — мин һичкайчан бу эшкә аягымны атламам, ә бәлки сереңне ачармын,— диде. Аннан бу сүзне ишеттем исә — якты дөнья кү земә караңгы булып күренде Мин әйттем: — Әй надан Макбиләк! Мин падишаһның саф һәм намуслы кызымын, миңа мондый пычрак, әшәке сүзләр әйтмә! Ул кара кол миңа шундук җавап бирде: — Ул тегүче егет белән гыйшык уены уйнаганда гафифә түгел идең, инде бу сәгать изге һәм чиста булып кыланасың. Мин әйттем: — Мондый буш, мәгънәсез сүзләрне ташла, башыңнан чыгар, сине дөньялыкта бай итәм. ризалатам.— дидем. Ул әйтте: — Әгәр бөтен дөньяның малын бирсәң дә. минем морадымны бирми чә, файда булмас,— диде. Мин каты кайгыга төштем. Атама рисвай булуым нан куркыр идем. Макбиләк исә һәрдаим килеп янар иде, кире кагып сүз әйтү һич файда бирмәс иде. Ахыры, ходайның казасына ризалык биреп, ул начар эшне кабул кылдым... Ул хәрамзадә. морадына ирешеп, паласны илтеп яшерде. Мин бер кайгыдан котылдым. Әмма теге кара йөзле бәндә мине үз иркене шулкадәр буйсындырды ки — кайчан теләсә, шунда миннән теләгәнен алып китәр иде. Мин, гарьлектән һәм ризасызлыктан интексәм дә. атамнан куркып, һич сүз әйтә алмас идем. Шактый аакыт шул рәвешчә үтте Алланың казасына каршы, бервакыт атам гаскәре белән ауга китте Бер төркем сакчыларны сараебызның капка төбендә каравылга куйды. Мәгәр бер кичә сакчылар каравыл йортының ишек төбендә торырлар иде. Макбиләк аларның арасында күңел ачар иде. Ул сакчылар бу кичә үз хатыннарын да алып килеп тамаша кылырлар, күңел ачарлар иде. һәм дә Макбиләк надан ның муенына орып, әйттеләр — Син дә хатыныңны китер,— дип. аны мәсхәрә итеп көлделәр. Макби ләк әйтте: — Сез мине мәсхәрә итәсез, мине түбәнсетәсез, әгәр мин мәгъшукамны сезгә күрсәтсәм, валлаһи дип әйтәм, барыгызның да үте сытылыр! Сакчылар әйтте: — Синең мәгъшукаң кем соң? Ул хәрамзадә, исереклегеннән үзен үзе белештермичә, әйтте — Сезнең падишаһыгызның кызы ул! Барчасы көлеп, мәсхәрә итеп, тавышландылар: — Моннан соң, бу көннән соң, мондый мәгънәсез сүзне сөйләмә, безнең башыбызны ярырсың,— диделәр. Макбиләк әйтте: — Әгәр ышанмасагыз. шушы сәгать барып, алып килеп, сезнең яныгызда утыртам.— диде. Сакчылар көлде: — Ходай хакы өчен, әгәр дәгъваң рас икән — күрсәт! Макбиләк шундук урыныннан кубып, оятсыз рәвештә минем яныма килеп керде. Мин әйттем: — Бу тиешсез вакытта ни эшләп йөрисең?— дидем. Ул әйтте: — Шул кирәк: хәзер үк тор, минем белән сакчылар арасына барып, күңел ачуга катыш. Анда барысы да хатыннарын китергәннәр. Мин әйттем: — Әй Макбиләк, син яман хәрәкәт кыласың, мондый әшәке эшне һәм сүзне ташла,— дидем, ничә мәртәбә каршы әйтеп карадым. Әмма тәэсир итмәде. Чарасыздан тордым, хәзинәмә кереп, бераз агу алып, ул юлбасар белән сакчылар янына бардым. Сакчылар мине күрделәр, урыннарыннан кубып, әдәпле кыяфәт белән тордылар. Мин алар янына барып утырдым. Әйттем: — Мин бу кичә сезнең белән мәҗлестәш булам, ләкин шул шарт белән: сакый V мин булсам икән,— дидем. Алар әйттеләр: — Хөкем — сезнекедер. Макбиләк һәр мизгелдә кулын муеныма салып үбәр иде. Сакчылар, мәсхәрәнең мондый хәрәкәтләреннән гаҗәпләнеп, хәйранга калырлар иде. Мин шәраб касәләрен алдым, һәркемгә агу салып бирер идем, эчеп егылырлар иде. Шулай итеп, барысы да егылды. Мин пычак алдым, әүвәл кара йөз Макбиләкнең башын кистем, сакчыларның корсакларын ярдым, хатыннарын да һәлак иттем. Эшләрен тәмам кылып, сарайга кереп йокладым. Таң атты исә: — Падишаһның каравыл йортындагы сакчыларын үтереп киткәннәр!— дигән тавыш купты. Шулай итеп, бу бәлане шул чара белән кире кайтардым. Берникадәр вакыт үтте. Мине бер падишаһның углы кияүгә сорады. Атам бирергә булды. Туй кирәк-яракларын хәстәрли башладылар. Минем эчемә янә ут төште. Даямне чакырдым, әйттем: — Әй миһербанлы даям! Минем ни өчен борчылуым сиңа ачык, шуңа бер чара яки хәйлә кылсаң икән, мин киявем алдында әүвәлге кичтә оят һәм уңайсызлыктан котылсам икән?— дидем. Даям әйтте: — Әй ай йөзлем! Мин бу хакта сиңа караганда йөз-мең тапкыр кайгылырак, хәсрәтлерәк булып торам. Әмма һич төрле юл һәм чара табарга аң җитми. — диде. Даямнән моны ишеткәч, каты кайгыга чумдым. Ахырда оста куллы бер рәссам чакырттым һәм каршыма утырттым. Каш-күземне, буй-сынымны тәмам күрсәттем һәм әйттем: — Әй оста һөнәрле рәссам! Сурәтемне төшереп һәм тасвир кылып ал, шул сурәттәге берәр кәнизәкне, ничек кенә кыйммәт бәһале булса да, эзләп тап. Миңа шундый охшаган булсын — замананың акыллылары һәм бу чорның зиһенлеләре дә аны — миннән, мине аннан аерып ала алмасын, һәм бу серне һичкемгә белдермә. Мин сиңа гомерең буена җитәрлек байлык бирермен,— дидем. Рәссам әйтте: — Фәрманыңны кабул кылдым, җаным-күңлем белән бу юлда тырышлык куярмын,— диде. Берникадәр вакыттан соң ул бер чибәр кәнизәк алып кайтты. Кичкем аны — миннән, мине аннан аера алмаслык иде. Мин чиксез шат, хуш күңелле һәм бәхетле булдым. Ул кәнизәкне чакырдым, әйттем: — Бел һәм аң бул: мин сине шулкадәр зур бәягә сатып алдым, бу кадәр юмартлык һәм хөрмәт күрсәттем. Болар һәммәсе шул бер кичә өчен, аннан соң сине бу ике-өч көн эчендә берничә мең динар биреп азат итәрмен. Кемне күңелең сөйсә, шуңа никах кылып бирермен. Әмма минем бер хаҗәтем бар, аны кабул кылсаң икән,— дидем. Сиңа хаҗәтем шул: мин сиңа хәбәр иткән вакытта киявемнең кочагына кереп ятарсың, максатын синнән алыр, күңелен күрер. Аннан соң, торып, үз урыныңа китәрсең. Киявем янына инде мин барырмын. Кәнизәк әйтте: V Сакый — шәраб өләшүче — Әй маһруй, хөкем синекедер, мин ул эшне эшләрмен, син кушканны үтәрмен,— диде. Кәнизәкнең бу сүзенә күңелем булып, йөзен һәм күзен үп тем һәм сабыр иттем. Ниһаять, мине киявем янына илттеләр, бүлмәсенә кердем. Киявем исерек иде, минут саен уянуын көтәр идем, кәнизәкне шунда янәшәдә генә яткырган идем. Киявем уянды, тиз генә тордым, кәнизәкне уятып, куенына * салдым. Киявем, кәнизәккә кул озатып, теләге гәүһәрен аның энҗе кабырчыгына куйды, морадын тәмам кылып, янә йокыга китте. Мин әйттем — Әй кәнизәк! Үз урыныңа бар! Тугрылыксыз кәнизәк җавап бирде: — By ир — минем киявем, аллаһы тәгалә аны миңа насыйп итте,— ди де. Ул вәгъдәсен бозган кәнизәккә кат-кат әйтеп карадым — файдасы бул $ мады, кулын киявемнең муенына салып, катырак кочаклар иде. Мин. каты * куркып һәм өметсезлеккә бирелеп, ул урыннан торып киттем. «Киявем йокы ? дан уянмагае, бу серне белмәгәе» дип, чарасыздан аш бүлмәсе ягына чык ♦ тым. Ашханә эченә утын тутырганнар иде. ул утынга ут төртеп җибәрдем, аш бүлмәсен бөтенләй ут чолгап алды. Ул бүлмә киявем белән кәнизәк яткан өйгә тоташ иде, ут аның түшәменә дә үрләде. Халык кычкырыша, шау шу килә башлады, киявем йокыдан уянды, утның ялкыннарын күрде, качып, түбә өстенә чыкты. Мин артыннан бардым, күрдем: кәнизәк янында тора Киявем хәмер һәм йокы исереклегендә иде, хезмәткәрләргә кычкырды — Тизрәк су китерегез, утны сүндерегез!— диде. Мин. шул шаушудан файдаланып, киявем белән кәнизәкнең арасына кердем. Ул каһәр суккыры кәнизәкне ут эченә төртеп төшердем. Шулай итеп, мин ул каты бәлаләрдән котылдым. Инде минем бу гыйбрәтле хикәятемнең сезгә берничә файдасы булыр Берсе шул: һәркем, һәр кеше ходайдан курыксын, күзен һәм тәмам әгъзаларын яман эшләрдән сакласын, аңсыздан гыйшык утына дучар булса, са быр итсен. Әгәр сабыр кылмаса. минем кебек рисвай булыр. Икенчесе шул һәркем үз чигеннән тышка аяк басмасын, бары югыннан канәгать була бел сен. Әгәр шулай канәгать итмәсә, сакчы Макбиләк кебек һәлак булыр. Өчен чесе шул: һәркем кешенең яхшылыгын белсен, исендә тотсын, вәгъдәсендә һәм сүзендә нык торсын. Әгәр шулай булмаса, тугрылыксыз кәнизәк кебек башын югалтыр. Карт һәм юлдаш егетләргә бу кызның башыннан кичкәннәре бик гаҗәп булды, күңелләренә хуш килде, барысы да хикәятне һәм кызны мактады лар, афәрин әйттеләр. Җәнсур хикәяте Хикәятчеләр шундый риваять китерделәр: Борынгы заманда бер олы падишаһ бар иде. Мәмләкәтенең озынлыгы киңлеге чиктән тыш иде Җәйсур исемле бер углы бар иде. шул углын гаять якын күрер, гаять сөяр иде, зирәк, белемле һәм дә һөнәрле итеп тәрбияләр иде. Шулай бервакыт шаһзадә ауга чыкты. Гаскәр тукталган урыннан аеры лып китте, адашты. Даланы гизеп йөрде, юл күрсәтерлек бер кеше дә булма ды. Ачлык михнәтен күп кичерде, ахырда бер ят җиргә килеп чыкты Күрде: бер манарага кеше башларын асып куйганнар. Кешеләрдән кызы бар икәи. аның белән күрешсәм икән,— диде. Вәзир әйтте: - Әйе. бик чибәр кыз. ләкин шуны белдерәсем килә һушсыз итеп. 1.51 сорады: — Нәрсә бу?— диде. Әйттеләр: . . . - Снмхар шаһның шахматны оета уйнауны бер кызы бар. гаатх чабар Ветен доньянык шаһзадаларе килеп, шахмат уйнап жнңела. кыз башларын отып ала. монда «га. - диделор. Шаһзадя моны ишеткач айтт» - Мин д» шахмат уйный булам, үземне сынап карасам нн булыр Па башымны югалтам, йо тагын бер баш алам. днде. Шул уй булап солтанның нәзире янына барды. Әйтте: — Солтанның шахматка оста башыңны алыр. Бу теләктән кире чиген, бу — башкарып чыгарлык эш түгел,— диде. Шаһзадә әйтте: — Барыбер уйнармын. Шаһка белдерегез!— диде. Бу хәбәрне ишеткәч, шаһ кызы шатланды, әйтте: — Канга сусап торам, яхшы булды, килсен!— диде. Килешенеп, мәҗлес җыйналды. Алланың ярдәме белән, Җәйсур җиңүче булды. Әмма кыз, үзенең матурлыгы белән горурланып, Җәйсурга кырын карады. Солтан кызын күп тапкырлар үгетләде: — Инде никадәр ярамас эш эшләдең, булачагы булды, иткәнең явыз эштер, ояттан башка ни файда?— диде.— Әгәр Җәйсурның дөреслегенә шикләнсәң, аны тикшереп карыйсың килсә, берничә йөк мал бирим, сәүдәгәр рәвеше белән барсын, нәрсә дә булса эшләсен, керем алып китерсен,— диде. Кыз бу сүзне ишеткәч: — Ярар. Җәйсурдан сорагыз, бу эшкә риза булса, берничә йөк мал бирегез, барсын, эшне бетереп кайтсын,— диде. Җәйсурга әйттеләр исә, риза булды. Кыз әйтте: — Бу төлке кулыннан котылу юк икән,— диде. Тагын да вәзиргә яшерен сүз әйтте: — Моны бер хәтәр җиргә озат, бүтән килмәсен, анда олаксын,— диде. Җиде йөк кыйммәтле гуд агачы төяделәр. Җәйсурга йөк хайваннары белән идарә итүне тапшырдылар, «Фәлән шәһәргә илт, анда сатып алучы күп»,— диделәр. Мәгәр ул шәһәрдә өч хәйләкәр, алдакчы, үткен бар иде. Вәзирнең Җәйсурны анда озатуының максаты да шул иде: мал анда югалыр. Җәйсур оттырыр, шаһ кызы үз иркендә калыр дип өметләнде. Җәйсур. байлыкны алып, шул шәһәргә китте. Ничәмә тукталышларны үтә-үтә, барасы җиренә якынлашты. Әлеге шәһәрдәге өч хәйләкәр кеше, җиде йөк кыйммәтле гуд агачы килүен ишетүгә үк, үзара сүз беркеттеләр, байлыкны алдап алырга уйладылар. Аларның берсе — тире иләүче, икенчесе — орлык һәм ашлык белән сәүдә итүче, өченчесе сыер башларын сатучы иде. Берсен, алдап алу өчен, Җәйсурның каршына җибәрделәр. Шәһәр алдында бер тау бар иде, анда кәрван килеп кунар иде. Ул кеше шунда барып торды. Анда гудка охшаган агачлар бар иде, шуларны күп итеп янына җыйды. Шул вакыт Җәйсур килеп җитте, сәлам бирде. Әлеге кеше сәламне алды. Җәйсур әйтте: — Әй туган! Товарымның бәһасе күпме булыр?— диде. Теге: — Яхшы булса, йөген биш алты бакырга алырлар,— диде. Җәйсур гаҗәпләнде: — Ни сөйлисең?— диде. — Ни ишетсәң — шуны. Бу шәһәрдә гуд агачын утынга гына ягалар. Менә шуны ягып утыруымны күрмисеңмени?— диде әлеге алдакчы. Җәйсур әйтте: — Мин боларны шәһәргә илтеп сатмакчы идем,— диде. Алдакчы әйтте: — Шунда бушат, ни дип шәһәргә илтәсең, мин монда юлдашларым килеп җиткәнче яндыра торыйм,— диде. Янә әйтте: — Бу утынны калдырсаң, шәһәргә баргач бер баш бирермен үзеңә,— диде. Җәйсур китеп барды, тагын бер алдакчыга юлыкты. Ул да шул рәвешчә алдады. Аңа да ике йөкне бушатты. Алдакчы әйтте: — Мин тире иләүчемен. Яныма килсәң, бер киемлек тире бирермен,— диде. Аннан соң Җәйсур тагын бер алдакчыга юлыкты. Ул да, тегеләр кебек, өч йөкне бушаттырды. Әйтте: — Мин — орлыкчымын. Килсәң, бер капчык орлык бирермен,— диде. Җәйсур. тәмам малсыз калып, шәһәргә килеп керде. Аңа бер карчык очрады, карчыкның бер күзе генә күрә иде. Җәйсурның кушагына кыстырган гуд ботагыннан бер чыбык күрде. «Мөхәммәткә салават» дип, чыбыкны алды, күзенә сөртте. Ике күзе дә күрә башлады. Хакка шөкер итеп, Җәйсурның аягына төште. Җәйсур сорады: — Ни булды?— диде. Карчык әйтте: — Гуд чыбыгы белән сөрттем исә — күзем ачылды. Тагын бармы агачың?— диде. Җәйсур әйтте: — Әй ана! йөгемнең һәммәсе гуд иде, әле генә монда мине алдадылар, агачны кулымнан гел бушка алдылар, ни эшлим?— диде. Карчык: — Әй углым! Синнән игелек күрдем, хеамәтчеңмен, кил, өемдә кун, качырларыңа да урын табылыр,— диде. Янә әйтте: — Сине алдаганнар. Фәлән җирдә бер мунча бар, аның янында бер кечкенә бүлмә бар, караңгы төшкәч, шуның түбәсенә чык. кырына барып ят. • колак тот, ни сүз кичсә — тыңла, шаять, дәртеңә бер дәрман булыр,— ди ® де.— Гудның бу җирдә бәһасе үз авырлыгындагы саф алтындыр,— диде.— 2 Бу кадәр алтынны әрәм җибәрү ярамас,— диде. Җәйсур әйтте: — Әй ана! Алар кемнәр булыр?—диде. Карчык әйтте — Әй углым! Бу шәһәрдә алдакчы һәм хәйләкәр халык күп. аларның ~ башлыклары да бар. Кич булгач һәрберсе килер, башлыкларына шикаятен ? белдерер. Ул аларга җавап бирер, аны истә тотарга боерыр. Яхшы эшләде < исә, изге дога кылыр. Әгәр кешене алдый алмаса: аны өйрәтер, кирәкле оч- ? ракта аның тиешле җавабы булыр,— диде. « Җәйсур кичен карчык әйткән җиргә барды. Түбә өстенә чыкты, шыпырт кына колак салып ятты. Беренче булып тире иләүче килде. Җир үпте, карт алдында баш куйды. Карт сукыр иде. тире иләүчене капшады. «Хуш килдеңме?» — диде. Тире иләүче әйтте: — Бу көн юлга чыккан идем. Бер тилегә очрадым, ике мең торырлык гуд агачын алдым,— диде. Карт әйтте. — Сатучы ни әйтте, син ни бирәм дидең?— диде. Тегесе әйтте: — Бер киемлек тире бирәм, дидем. Карт әйтте: — Яхшы булмаган, ачык һәм төгәл әйтергә кирәк иде. Әгәр сатучы ул тирене синең җилкәңнән алырга теләсә, син нәрсә әйтерсең?— диде Тире иләүче әйтте: — Әй сөекле шәех! Куй, ул кеше бер надандыр, андый сүзне әйтә алмас, ул ни белсен?!— диде. Карт әйтте: — Ярар, мин сиңа әйттем, хәзер бул,— диде. Аннан соң баш аяк сатучы килде. Картның кулын-аягын үпте. Ярдәм итүен теләде, әйтте: — Әй шәех! Ике йөк гуд агачы кулга төшердем,— диде. Карт әйтте: — Алдапмы, йә сатып алыпмы?— диде. Ул әйтте; — Бер баш бирергә булдым,— диде. Карт әйтте: — Ачык әйтү кирәк иде. Иртәгә килеп, синең үз башыңны сораса, ни диярсең? Баш аяк сатучы әйтте: — Бу сүзне белер кеше түгел ул,— диде. Аннан орлыкчы килде. Ул да кул үпте. Өч йөк гуд турында сөенеч хәбәрен белдерде. Карт әйтте: — Акчага килешепме, яки бёрәр нәрсә бирепме? — диде. Ул әйтте: — Шәһәргә килсәң, бер капчык орлык алырсың,— дидем. Карт әйтте — Әгәр ул ир орлыгы сораса, нишләрсең?— диде. Орлыкчы әйтте: — Аны белер кеше түгел ул,— диде. Җәйсур боларны хәтеренә беркетте, өенә кайтты, маҗараны сөйләде. Карчык әйтте: — Күзең ачылды, эшеңне күрү артыннан йөр.— диде. Таң атты. Җәйсур базарга керде Баш сата торган кибеткә килде, күрде: сатучы баш аякны очсыз бәягә сатып утыра. Сәлам бирде. Сатучы әйтте — Бу башларның кайсын телисең — шунысын ал! Җәйсур әйтте — Бу баш белән мин нәрсә эшлим? Миңа синең башың кирәк,- диде. Янә әйтте: — һай. күзеңне ач. мине шахматчы Җәйсур диярләр, мин - шаһзадә, мин синең турыда үз шәһәремдә ишеткән идем, теләгем симе сүзеңнән эләктерүдә иде. Бу шәһәрне синең яманлыгыңнан коткарам, ике йөк гудим бер башка бирдем, юкса ике йөк гудны бер башка бирер идемме-” диде Аннан тире иләүчегә барды. Җилкәсеннән тиресен телеп алырга сорады ‘Аннан соң орлыкчыга барды, бер капчык ир орлыгын сорады. Ул көнне әлеге алдакчыларны артык рәнҗетмәде, өенә кайтты. Ә алдакчылар, кич булгач, шәехләре янына бардылар, «Коткар!»—диделәр. Шәех әйтте: — Сезгә ул кеше гуд агачын юкка гына бирмәс, дип әйтмәдемме?— диде. Тегеләр әйттеләр: — Әй солтаныбыз! Без ялгыштык. Инде безгә берәр чара кирәк!— диделәр. Шәех әйтте: — Чара шул булыр: шахматчы Җәйсурны риза-бәхил итү кирәк,— диде. Иртән тордылар, шаһзадәне эзләп таптылар, йөз-мең гафу үтенделәр, кунак иттеләр һәм малын тулысы белән кайтардылар, шактый бүләкләр кушып бирделәр. Җәйсурны күп маллар белән озаттылар, әмма шәһәрдән чыкканда алдакчылардан сакланырга куштылар. Җәйсур рәхмәтләр әйтте, бу хәлне карчыкка сөйләде. Карчык әйтте: — Киткән вакытыңда качырларыңның дагасын тискәре дагалат. Артыңа төшкән алдакчылар «һаман да чыкмаган икән* дип уйлар, кире борылыр. Син, Хак уң китерсә, эшеңне сәламәтлек белән башкарып, кайтып китәрсең,— диде. Җәйсур карчыкка афәрин укыды. Аллага тапшырып, юлга чыкты. Исән-саулык белән тукталышларны, торак урыннарын үтеп, Симхар шаһның хезмәтенә сәламәт һәм табышлы булып кайтып җитте. Симхар мәлик кызына әйтте: — Без аны бу эшне башкара алмас, дип уйлаган идек. Инде мондый сурәттә күренгәч, дөресен, тиешлесен эшләү кирәктер,— диде.— Каршы килердәй бүтән сылтавыбыз калмады,— диде. Кыз дөреслек белән ризалык бирде. Мәлик боерды, туй ясатты, шәһәрне, сарайларны бизәтеп, кызны бизәндереп-ясандырып, Җәйсурның куенына салды. Шаһзадә, мәлик янында шактый көннәр булып, аннан соң Симхар шаһтан рөхсәт алып, ата-анасының бусагасына таба йөз тотты. Мәлик хәзинәсен ачты, алтын-көмеш, энҗеҗәүһәрләр, якут-зөбәрҗәтләрне кызының юлына исраф итте. Гарәп голәмнәре, һинд кәнизәкләре, гарәп атлары һәм чиксез гаскәр белән, кадер-хөрмәт күрсәтеп озатты, Шаһзадә, үз шәһәренә якынлашкач, кеше җибәрде. Падишаһ ишетеп, шәһәр халкын каршы алырга чыгарды, шәһәрне бизәп, гыйззәт һәм хөрмәт белән үз сараена төшерде. Улын тәхеткә утыртты. Шаһзадә гадел хөкемгә кул озатып, халык белән бергә булып, юмартлык һәм киң күңеллелеккә йөз тотты, күп заманнар падишаһлыкта булды. Инде, һәркем белсен: һөнәрнең һәммәсе һөнәрдер, аны яхшыга-яманга бүлү ярамас — Җәйсурның бу мәртәбәгә, олы дәрәҗәгә ирешүе һөнәр белү нәтиҗәсендә мөмкин булды.