Логотип Казан Утлары
Хикәя

УРМАН КАРАЧКЫСЫ

 

 иреген артка чөя төшеп, маңгаена бәреп чыккан тирне сөртеп алды Нургаяз. Ниһаять, иркенләп суларга да була Менә ничә көн инде иртәдән кичкә кадәр кулыннан төшмәгән балтасына карап куйды ул Баш бармаклары белән кагылгандай итеп, аның үткенлеген чамалады. «Алай да балта чыдый. балта түзә әле. дип уйлап куйды ул.— Бер атна эчендә ун меңнән артык чыршы кисеп озатты ич. Үзе үстергән агачларга үзе балта чапты... Нишлисең, махсус үстерелгән агачлар булгач, башка чараң юк. Бәйрәм хакына.. Яңа ел хакы на Шул чыршылар әйләнәсендә уйнап бәйрәм итәчәк шәһәрдәге сабыйлар хакына кисте Быел ун мең Киләсе елга ун мең Алга таба да шулай — барысы да уйланылган. планда карал ган Әнә ич. рәтрәт булып, килер яңа елларны көтеп чиратка баскан чыршылары Имин еллар гына булсын, чыршыга килеп терәлмәс»...— дип төгәлләде уйларын Төгәлләвен төгәлләде, әмма күңелендә күптән йөргән бер теләге бар иде бит әле аның өй түренә ямь-яшел чыршы кертеп урнаштыру Гомерендә бер генә тапкыр булса да яңа елны җылы өй түрендә утырган чыршы янәшәсендә каршы алу Елы да гадәтн генә түгел - алтмышынчы яңа елы Күптән карап торган, хәстәрләп килгән чыршысы да бар. Ныклы бер фикергә килеп, тәвәккәл адымнар белән көрт ерып шул чыршыга төбәп китте Нургаяз. Иңбашына ак шәл салган сабыр туташ сыман, әнә. үзе дә аны көтеп тора Бәйрәм күлмәгедәй киң ябалдашлары ап-ак кар өстенә сыгылып-сыгылын төшкән Чыршы ның төбенә кай тарафтан килергә дә белгән юк. куе тармаклы киң ябалдашлар белән уратып алынган. Әллә нәрсә булды, бөтенләй чарасызланып калды бит әле ул Балтасы да үтмәсләнгән, чыршы төбен дә табарлык түгел. Шуның өстенә. кары да тирән тагы Быелга калып торсынмы соң әллә Киләсе елга тәвәккәлләр, боерган булса. Кар да болай күп яумас. . Көне дә әнә чалт аяз. кызганмый ничек кул күтәрергә кирәк Чү. алсулана барган кояш нурлары да. аның чыршысы ботакларына уралып, кар бөртекләре белән уйныйшаяра түгелме соң? Ныклы бер фикергә килеп, ул кулындагы балтаны җәтрәк бил каешына кыстырды һәм. иркен сулап, кытыршыланып беткән уч төпләрен бер-берсенә ышкып алгач, көрт ерып, кайтырга чыкты Юлдан түгел, турыдан гына, ерак түгел агып яткан салкын чишмә аша кайтырга ниятләгән иде ул. н Кышын урман шәрәләнеп кала, диләр Бу хакта Нтргаязның да. ишеткәне бар Урман читләп машинада узган кешегә бч бәлки, чынлап та шулай тоеладыр Әмма Нургаяз өчен түгел Кышкы чрман үзе бер мөстәкыйль дөнья булып яши, иркен сулыш ала, бушап калмый, кырык маса-кырык төр к к Һәм кош кортлары белән көндәлек мәшәкать ләргә чума. Кар өстендәге эзләр, агач башыннан коелган учлам-учлам кар. корыган ботак кисәкләре, усак кайрыларындагы теш тамгалары һәркайсы кышкы урманның талгын тормышы турында сөйли Дөньясын онытып, шул хактагы уйларга бирелеп барганда, кинәт аның каршысына кабаланып чапкан куян килеп чыкты Әллә куркудан югалып калды колакларын торгызган ап-ак куян текәлеп диярлек аңа карап тора Нургаяз үзе дә. ирексездән. атларга-атламаска белми торган урынында катып калды Гомер булмаган чәл куян белән карашлары очрашты аларның Ул куянга.'куян ана күзләрен мөлдерәтеп карап тора иде. әйтерсең, магнитланганнар Араларында күп булса алты җиде адым ара булгандыр, артык түгел Тын да алыр га уңайсызланып, керфек какмый карап торды Нургаяз. «Куянның күзләре кылый диләр ялган». дигән уй йөгереп узды аның күне леннән. Ә куян, аның саен күзләрен зуррак ачып, текәлгән көе тик басып тора. «Куян куркак диләр бусы да ялган», монысы инде үзен- нәя+үзе килде аның уена Күңелен шом, ниндидер сәер шом баса баш лады урманчының Гажәп: ул калтырана башлаган иде Ләкин суыктан түгел Бу көтелмәгән сәер очрашу һәм талгынлык, урман эчендә я i ГЫЗ куян белән күзгә-күз карашып тору тагын күпме дәвам иткән булыр иде - әйтү кыен Куян түгел, бүре яисә кабан дуңгызы белән шулай (ярашканда да куркуның ни икәнлеген белмәгән, урманда гомер кичер гәп урманчы түзмәде, үзен биләп алган шомнан тизрәк арынырга теләгәндәй, карашын бер мизгелгә генә читкә тайпылдырды Куян да моны шундук сизде һәм ул да уңга-сулга күзләрен йөгертеп алды, әмма кымшану, колакларын кыймылдату — уенда да юк. Урманчыны сынын, аны аңларга тели, әллә ни дә булса аңлатырга омтыла идеме сон ул үзенең бу әрсезлеге белән? Теле генә юк. әгәр теле булса, куян һич кенә дә мәгънәсез сүз әйтмәгән булыр иде шул мизгелдә Нургаяз. башкача булдыра алмыйм дигәндәй, сак кына алга ом тылып алды Серле тынлыкны югалту өчен шул җитә дә калды Куянның борып тишекләре киң ачылып, колаклары тагын да тырнан төште, һәм ул шундук, тирән кар өстеннән бата-чума сикергәлән, күздән югалды Ә икенче яктагы куелыкта кинәт корган куак шартлап сын ды XHKM.IT менә нидә икән!’Агачлар артында кире борылыр! а мәжбүр булган төлкенең ялкын теледәй койрыгы гына шәйләнеп калды Берничә адым атлауга, тагын өр-яңа эзләргә юлыкты ул Ана по ши. бозавын ияртеп, салкын чишмәгә таба үткән Эзләренә әле бәс кунарга да өлгермәгән. Кар тирән Кар ерып йөрүләр берәүгә дә жинел түгел мондый кышта Ниһаять, ул салкын чишмә читенә килеп чыкты Чишмә аръягын дагы зур алан чигендә аның ялгыз йорты урнашкан. Салкын чишмә бу урманның мактанычы Халык телендә аны Снлингер дип йөртәләр Сил иш ер Бу чишмәгә ни өчен нәкъ менә шундый исем тагыл ганың ачык кына белүче юк Шулай да Нургаязның бабасы элекке ел ларда моны үзенчә гөманлап аңлата торган булган, лиләр Имеш, бу тере су тирә юньдәге калын урманның жаны Нинди генә буран һәм чатнама суыклар булмасын, аны бервакытта да карбо» капламый Бу чишмәнең урманны кыл урталай бүлеп, ничек кабаланып акканын күзәтеп, тыңлан торсаң, исең акылың китәр: бер дә харап шаулап, гөр ләп ага ул Урманның, андагы һәммә тереклек һәм агачларның теле, имеш, бу чишмә Гөр килеп ага. берөзлексез сөйләнеп ага Снлннгсрдән пар бөркелеп тора Кышларын гел шулай Атналар буе күзачкысы» буран булып та. аның кар астында күмелеп калганы юк Өрәңгеләр шартлап ярылган, имәннәр түзмәгән суыкларда да аны боз капламады Бүрсст суы һәм гаирәтл* Кама калын боз катламы астында калганда да Снлингер. җылы пар бөркеп, тик шаулап агып ятуын белә Ә җәйләрен суы тешне сындырырлык салкын була үзенең, андый салкын суны тирә-якта табарлык түгел. Менә шундый чишмә ул Силнн- гер! Йөзьяшәр нарат тамырлары төбеннән бәреп чыга да ашыгып- кабаланып йөгерергә керешә Көн ш-лсрә. ай йөгерә, ел йөгерә шулай. Барыр юлында аңар крм-таш арасыннан каннан торган яңа чишмәләр кушылып җегәр өстиләр. Саегуны, ару-талуны белми йөгерә Снлингер Гомере шушы су читендә узды Нургаязның. Ул шушында, аучы кышлагында туган. Унҗиде яше тулыр-тулмастан сугышка чыгып китте һәм дүрт ел буе ут эчендә Европаны аркылыга гизеп, шушында кайтып та төште. Өйләнде. Уллар үстерде. Инде менә бер ялгызы яшәп кал ды Шулай да Силннгердән. урманыннан аерылмады. Гомеренең сонгы сәгатен дә ул шушында. Силингердә каршылар Мәңгегә шушында калыр... Бу юлы да Снлингер яныннан тыныч кына атлап үтә алмалы ул. Онытылыпонытылып. су агышын тыңлап торды Әйтерсең лә су түгел, гомер шулай ага Жәен дә шул аваз, көзен д.>. кышын да шул ук аваз Әмма елның һәр фасылында үзенә бер ямь таба, үзенә бор кабатланмас моң шәйли торган иде ул монда Жанга якын, күңелгә ятышлы ул мои бары монда гына ишетелә Жил исә. урман шавы кушыла аңарга. тан беленсә — кошлар сайравы, чикерткә авазы, күке тавышы, тукран тукылдавы.. Боларның һәркансы, чишмә агышына кушылып, моңга әверелә монда. Шуңадыр инде: бер ялгызың калып. Силннгердәге авазларга колак салсаң, күңел мөлдерәп ту.in. тамакка төер тыгыла Күнелдәгг хис һәм тойгылар тоташ ташкынга әверелер дәрәҗәгә җитә Урмандагы һәммә тереклекне, агачларны, үләннәрне берәм-берәм сый- пап-снеп узасы килә шундый чакларда, кешеләргә изгелек, табигатькә игелек кенә кыласы килә... Менә бүген тагын, сабын чакларындагыдай онытылып, чишмә авазына колак салып тора Нургаяз. Беренче кат монда килеп чыгуы диярсең. Башка һичнинди аваз да ишетелми. Агачлар шавы да. кошлар сайравы да. чикерткә авазы да Силиигернсң. кабалана-кабалана. нидер аңлатырга омтылгандай сөйләнүе генә.. Беләктәге арыган ник. аяктагы талу онытылды Ә күңелдә — үзе рәхәт, үзе моңсу, аңлаiу гү- гел. үзенә дә аңлау җиңел булмаган бер халәт «Ун мең. чыршы-, дип куйды ул үзе дә абайламастан. Ун мен! Әйтергә генә җиңел. Силингер буенда тамыр җәеп, якты зәңгәр күккә омтылган нарасыйлар ид₽ ич алар Чишмә дә шуңа моңланамы соң әллә бүген? Ун мең төп чыршы Шулкадәрле гаиләгә бәйрәм шатлыгы иңгәндер бүген Чыршы кисү җиңелдән түгел, ә кешеләр! ә бәйрәм шатлыгы озату башка Бил каешына кыстырылган балтаны .ими. кар көртенә сөяп куй- 1ы Нургаяз, аннан, бүреген салып, балта сабына элде. Салкын чишмә яныннан үтеп тә аның суын татымый узу. тәнеңә гайрәт иңдерми китү мөмкинме соң Аякларын җәя төшеп, ул Силингсрнең ике як ярына басты һәм суга үрелде. Бармакларын, уч төпләрен өтеп алды су. тәндәге оеп киткән бөтен күзәнәкләрен кинәт уятып җибәрде Шул рәхәтлекне тоеп, берара торгач кына кушуч тутырып алган суны иреннәренә китерде Нургаяз. Арыган иде. Йотлыгып-йотлыгып эчәсе килә иде аның. Әмма авызына капкан суны йота алмады, тамагыннан үтмәде су. Кинәт тетрәнеп куйды ул. Күккә ашкан биек нарат очларыннан ак бәс коелды Кабаланып тагын суга үрелде. Ялгышмаган! Юк ялгышмаган икән - чишмә суыннан кан тәме, кайнар кан исе аңкып тора иде.. Өйалды ишеген тырный-тырный тышта эт өргән авазга уянып китте Нургаяз Нигә өрә икән ул? Нигә шулай ярсый? Кешегә ул алай ук өрмәс, бер-бер кыргый җанвар килеп чыктымы икән? «Юлдаш! Юлдаш. нигә өрәсең? »- дип дәшәсе килде анык Әмма иреннәре ачылмады, тавышы чыкмады Өй эче янә тынычланып калды Кипкән иреннәрен чылатырга теләп, авыз эчендә адашкан телен табарга, кыймылдатырга итте ул. Әмма барып чыкмады Әллә иреннәре кымшанмады, әллә теле аңкаудан аерыла алмады Бөтен тәне оеган, күз кабаклары авырайган Ул тагын онытылып торды. ♦ ...Бу юлы инде аны ат кешнәгән аваз сискәндерде Анык бахбае ? кешни иде Ашарына салынмаган Эчәсе дә киләдер Тик менә Нур 2 гаязның күзләре генә ачылырга теләми Күз кабакларына нәрсә шу < лай баса керфекләре шулай авырайганмы'-’ Нигә ачылмый соң әле * анык күзләре? Болан изрәп яту ярамас, житәр! Өрә-өрә. әнә анда = Юлдашның тавышы да беткән, өйалды ишеген тырный тырный чиный ? Этне газапларга ярамас, елый ич. бичара Торырга. Чыгарга Юл * дашны тынычландырырга кирәк! Тик менә күзләрне, күзләрне генә ни- * чек ачарга соң? . Ул янә изрәп йокыга талды ..Бер мизгел уздымы, бер тәүлекме — хәтерләми Дөп-дөп ишек = каккан, юк. ялгыша ахрысы капка дөбердәткән тавышка уянып китте - ул бу юлы Башын күтәрә төшеп, сагаеп, тыңларга итенде баш идән * нән күтәрелмәде Ә капканы аның саен һаман дөбердәтәләр Тукта. - капкамы сон бу. әллә Капкада бик юк ич Ишекме? Ишектә дә эл 'г геч юк Нәрсә булыр, идәнне дөбердәтәләр дисәк Булмаганны' Өстә ? вснә колак шаулый, чигә кыса Әллә йөрәге тибәме соң шулай! Күкрәк - читлеген ватарга теләп әллә йөрәге шулай ярсынамы5 Юлдаш ни дип | өрүдән туктады икән тагы5 Атның да тавышы тыны юк Бер бер хәл ; булмагандыр, исәннәрдер ич? Болай яту ярамас, торырга кирәк, торырга Ачыкканнардыр Кымшанып, кулларына таянырга ниятләде ул. Ләкин буйсынмады. аны тыңламады куллары Ә чигәне нидер кыса, чигәне һаман жи- бәрергә теләми. Ул да ту гел. колак төбендә үк ачы итеп сызгырган аваз ишетелә башлады. Бусы инде таныш аваз, аңа яхшы таныш аваз Кырык дүрт нең көзендә. Балтик буенда, окоп өс генә бомбалар шулай сызгырып ян.з торган иде «Юк. диде ул үз-үзенә әмер биргәндәй итеп, бирешмәячәк Аны бомба булып бомба ала алмалы ич ул чакларда Окоп өстеннән фашист танклары үткәндә дә аны сыта, таптый алмадылар Ин.к хәзер үз өендә, үзенең туган нигезендә. Снлингер буенда бирешергә тиешме ул? Юк' » Ыңгырашу кагыш кычкырырга ук керешкән иде ин де ул «Юк1 Юк. бирешмәячәк » Шунда ук кымшанырга омтылды, әмма иңбашын яшен ташы телеп узгандай булды кинәт Тагын кымшанырга итте, тагын чәнчеп алды. Юк. ул барыбер бирешмәячәк' Уч төпләрен киң жәен. нәрсәгә дә булса таянып этенергә ниятләде Куллар буйсынмады Үзенең кайда икәнлеген абайлап алды өйдә, үз идәнендә йөзтүбән ята икән ләбаса Тупса белән янәшәдә ята Ишектән кергән дә идәнгә чүгәләгән булып чыга, димәк Ә шулай да тезләнергә кирәк, аякларына басарга Яра сул якта икән ул кулга гаяну турында уйларга ta ярамый Нургая.з иң элек унга габарак янтаерга тырышты Бу тикле хәлсез ләнсә хәлсезләнер икән кеше Ә барыбер хәрәкәтләнергә кирәк Ос ган тәнне уятырга, күзләрне ачарга, ничек кенә булса да аякланырга, аякланырга апа хәзер Юкса соң булуы бар Уң кулы белән капшана торгач, ишек тоткасын тапты Хәзер инде бөтен егәрне бер йодрыкка төйнәргә генә кала. Аякларына басып, ишек борысына сөялгәч, жентекләп ни эчен кү зәтеп чыкты Өйдә бар да элеккечә Идәнгә агып укмашкан кан төерләрен искә алмаганда, берни артмаган, берни кимемәгән Әйе. стена сәгате туктаган икән әле тагы Гере өстәлгә төшеп терәлгән Ишекне ачып, өйалдыма чыккач, бер тын күз аллары караңгы та нып торды аның Туктап хәл алгач, караңгыда куллары белән капшана капшана, болдырга юнәлде. Ул баскан саен сыгылып куйган өйалды идәне суыктан сыкранып-сыкранып калды Болдырда исә аны Юлдашы каршы алды Хужасын күрү шатлыгыннан эт ни эшләргә белмәде. Әле алгы аяклары белән аның түшенә сикерде, кулларын, бармак очларын атады Әле. кабат дүртаяклап, аның бер алдына, бер артына төшеп, койрыгын болгый-болгый, арлы-бирле йөренергә кереште Кич житеп килә икән инде Тик кайсы кич? Ул өйгә кайтып егылганга бер тәүлек булганмы, әллә соң бары да күз ачып-йомган арада булып уздымы? Култыксага кунган яңа кар бөртекләрен учына жыеп. бит һәм маңгаен, колакларын, чигәләрен уарга кереште. Шунда гына күз алдында эленеп торган караңгылык бераз тарала төшкәндәй булды. Вакыт байтак узган булса кирәк инде Ишегалдына шактый калын булып яңа кар төшкән. Болдыр төбендә генә кар тапталган иде - Юлдаш күпме гомер ишек тоткасын саклаган дигән сүз иде бу һәр адым, һәр хәрәкәт йөрәк өзгеч авырту белән генә бирелде. Шулай да. иң элек этнең ашарына бирде, аннан, култык астына печән кыстырып, бахбаеның хәлен белеп килде Иреннәрен жиңелчә генә жилфердәтеп. кешнәү авазы белән каршылады аны ат Печәнгә үрелмәде, хужасының күзләренә текәлеп торды Хәлең ничек, озак югалып тордың, бер-бер хәл булдымы әллә, дигән сыман сагаеп карый иде ат «Хайван диген син аларны,— дип уйлап куйды Нургаяз күңеленнән— Эте булсын, аты булсын, жаныңа керергә әзер булып торалар...» Лапас яныннан кире әйләнеп килгәндә, күз аллары караңгыланып китте Ул. болдыр култыксасына тотынып, баскыч өстенә килеп утырды Бармак очларына боз кисәге алып тагын чигәсенә китерде. Йомылырга жай көтеп кенә торган күзләренә ирек куймау иде теләге. Шулай да күз кабаклары бернигә карамый авырая, аяклары оерга итә башлады аның. Үз-үзен торырга мәжбүр итүдән башка чара юк икән. Ипле генә атлап, капкага таба китте ул. Каршында караеп торган урман һәм тынлык Әйе. тынлык, шылт иткән аваз да ишетелми тирә-юньдә. Бу ни була, нигә мондый тынлык соң? . Кинәт сискәнеп куйды ул. гәүдәсен яшен ташы урталай ярып үткәндәй булды Нинди тынлык? Ә Силингер?!. Сабырсызланып, башыннан бүреген салып колак салды урманчы, ялгыша Ялгыша икән лә баса. Силингернең гөрләп аккан тавышы әнә ничек ишетелеп тора Җил ялгыштырган, жил генә бутаган аны. Силингер. Әнә. ничек ага. мыдыр-мыдыр килеп, урман белән серләшә ул шулай Нургаязиы утка сала яздың ич. Силингер. Тавышың ишетелми торгач, ни эшләргә белми югалып торды ул әнә Башка алай итмә, зинһар шаяра күрмә. Силингер. Их. Силингер, Силингер... Өйгә кереп, буш чиләк алып чыкты Нургаяз һәм. иске сукмакка яңа эз салып. Силингергә төбәп китте. Яр читендә үскән элмәләр, иелә төшеп, чишмә суында толымнарын чайкаган шушы борылыш аеруча кадерле аңарга Монда аның яшьлеге -хатирәләре, монда мәрхүмә хатыны Нурлыбикәнең эзләре Шул элмәләрдәй сыгылмалы чаклары бар иде бит аларның да Элмә тармакларын аралап, икәү янәшә, йөзтүбән ятып су эчкән чаклары әле кайчан гына! Йотлыгып-йотлыгып, шул чишмә суын эчкәч тә көне буе эшләп арыганнары онытылыр иде. Дәрт тулган күкрәген су өстеннән күтәрмәс борын ук шаярырга керешер иде Нургаяз. — Әбәү. Нурл-ыбикә. иренең туңган, өшегән ләбаса,- дияр иде — Туңмый соң. Силингернең суы салкын ич,— дип елмаер һәм зәңгәр күзләрен тутырып бер тын карап торгач, чарасыздан аңа таба ымсынып тартылып куяр иде Нурлыбикә. Җылытыйм булмаса. өшесә, ни хәл итәрбез.— дип. хатынының биленнән кысып, үзенә тартыр, аннан жәт кенә күтәреп, элмә күләгәсенә алып кереп китәр иде Нургаяз — И и, урман карачкысы, оялмыйсынмы Кояш та баемаган ич. дияр иде Нурлыбикә, тулышкан хисләрен яшерә алмыйча, күзләрен йома төшеп Менә тагын шул элмәлек читендә тора Нургаяз. Чишмәгә үрелгән элмә чыбыклары карга төртелеп күмелеп калган Яшь чакларындагы кебек йөзтүбән ятып, иреннәре, янаклары белән суга. Силннгернен йө * герек дулкыннарына кагыласы килде Нургаязның шул минутта Лә- 3 кин бу мөмкинме соң? Чиләк белән үрелгәндә дә тез буыннары сыгылып- 1 сыгылып куйды түгелме сон?.. Ә шулай да йөзе белән, һич югы маңгай < читен куеп кагыласы килде аның Силингергә Сабыйларча үзсүзлелек J белән ул кар өстенә сузылып ятты һәм. бер як иңбашы чәнчеп-чәнчеп = авыртуга да карамастан, яланбаш килеш чишмәгә үрелергә азаплана ? башлады Кар өстендә аунаса аунады әмма үзенекен итте Иң элек. * су өстенә алмаш-тилмәш яңакларын куеп, аның гөрләвенә озак кына * колак салып торды «Бирешмә. Нургаяз. бирешмә Миңа да жинел * түгел, минем дә юлыма аркылы төшүче аз булмады, әмма юлымнан тай = кылмадым Без әле яшәргә тиеш Урман хакына »— дия сыман иде - аның колак төбендә генә гөрләп аккан чишмә • * Хәлсезләнгән башы чишмә өстендә салынып калган иде инде аның о «Эчәргә дә кайтырга кирәк сиңа»,— дни янә пышылдады Силингер ' Комсызланып, иреннәрен суга тидерде ул. Әмма ни хикмәт, бу юлы да г су тамагыннан үтмәде аның Судан әле һаман кан тәме аңкып тора иде «Икебез дә яралы, бәгырьләребездән кан саркый Түз. Нургаяз. шулай = ла түз'..» дип аваз бирде, көч бирде аңар чишмә Ул күзләрен ачты, г һәм көпшәк кар өстеннән шуа-шуа артка чигенде Сулы чиләген кар өстенә куеп, озак кына капка баганасына сөя леп торганын хәтерли ул тагы үзенең Ә колагына берөзлексез Снлнн гернең челтерәп акканы ишетелеп торды Нинди көч. нинди жегәр яшәтә икән сине. Силингер? Агасың да, агасын Нургаяз да. Әнә. синең кебек үк көр күңел, таза рух белән гомер кичерде Синең кебек үк мәңге-мәңге яшәр, ару-талчыгу турында һнчкайчан унлап та кара мае кебек иде Их. Силингер. Силингер Син әле озак, бик озак агарга тиеш Тик Нургаяз гына менә Әллә картая да инде? Ай нурларын нан оялган сыман күзләрен читкә борды ул һәм шунда өй каршындагы яңа яуган кар өстендә эзләр — кеше эзләре булуын абайлап алды Аның түр яктагы тәрәзәләре каршында шулай таптану кемгә кирәк бул гаи? Нигезгә өелгән кар өстенә менеп тәрәзәгә каплану кемгә кирәк булган? Кемне эзләгән, нәрсә күзәткәннәр аннан? Кем булыр? Ни өчен яшеренеп, кача-поса күзәтергә аның өен’ Капка һәм өй ишеге бикле түгел ич. нигә?.. Өр-яңа эзләр! Өйгә кереп, урын өстендә тагы күпме яткандыр, ул хәтерләми Өзелеп-өзелеп, уң як иңбашы сулкылдауга түзә алмыйча уянып китте Нургаяз Өй эче күптән дөм караңгылыкка чумган иде инде Тышта жил чыккан Кер киптерү өчен эленгән тимер чыбыкны шап-шоп капкага китереп бәрә иде жил Өйгә салкын төшкән Ягарга вакыт житкәнне белгертергә теләгәндәй, ачы итеп моржа сызгыра Түзгәч түзгәч иртәгә кадәр түзәргә туры килә инде Тик менә вакыт күпме икән’ Кайсы көн булыр утыз береме? Яна елны, алтмышынчы яна елын бер дә болай каршы алырга жыенмаган иде дә бит Утыз бере булса, ул озаткан чыршыларда күптән ут кабызганнар булса кирәк Берәм-берәм хәтеренә кереп калган чыршыларын күз алдына китерде ул Шәһәр өйләренә урман исе. ылыс исе таратып, түр дә утыралар бугай, ә Очларына кызыл йолдыз эленгәндер әле үзлә ренен Тирәләрендә әйлән-бәйлән уйнап сабыйлар йөгерешә микән’ Менә бит ул үстергән чыршылар' Күпме кешегә бәйрәм шатлыгы ките рә алар бүген Ә карашы өй түрендәге шәрә почмакка текәлгән үзенең Анда чыршы урнаштырырга ниятләгән иде дә бит Хәерлегә булсын инде, быелга өлгерә алмады Чыршы дигәннән, сугыш беткән елны ул Мәскәү аша кайтты. Берничә сәгать кенә вакыты бар иде аның. Вокзалдан туп-туры Кызыл мәйданга китте. Сокланганы Кремль манаралары булды. Хәйран калды ул аларны күреп — Кремль манаралары Силингердә үскән мәһабәт чыршыларны хәтерләттеләр. Туган ягын, урманын сагынган иде шул ул. Очларына йолдыз куеп чыксаң, билләһи, боларның кайсы чыршы, кайсы Кремль манарасы икәнне аера алмый икеләнеп калырсың. Нурлыбикәсе исән чакта: «Син — Мәскәүне күргән кеше, сөйлә әле Мәскәү турында — дип йөдәтә торган иде аны. Үзе сөйләгәнгә үзе үк хәйран калып, урмандагы мәһабәт чыршыларны хәтерләткән Кремль хакында сөйләргә тотыныр иде ул Исе китеп, тел шартлатып тыңлар иде аны Нурлыбикә. «Булмастыр ла. ул тикле манараны аны төзергә кирәк бит Борчак сибүеңдер, син — урман карачкысы — гел шулай инде, арттырып сөйлисең»,— дип. ышанырга-ышанмаска белми торыр иде. Ә үзенең шул хакта гел тыңлыйсы гына килеп торыр иде. Әлегедәй хәтерендә менә, аңа табарак елыша төшер иде дә: «Сөйлә әле. тагы бер тапкыр сөйлә әле шул Мәскәү турында»,— дип, колакны кытыкларга керешер иде. Ул тагын шул Силингердәге чыршыларны хәтерләткән манаралар турында аңлатырга керешә. Гомер дигәнең бер дә генә узмас кебек иде. Нигә моңсулана башлады соң әле ул?!. Вакыты андый түгел ич. Иңбашындагы яраны да хәстәрләми булмас Калак сөяге астына кереп оялаган ядрә Хәер, ядрә генәме икән, бәйрәмне пошига ата торган чыпчык башы тикле кургаш кисәге белән каршы алу ярамас. Атка менеп, авылга юнәлергәме соң әллә? Әмма шундук ул үзүзенә каршы төште Бәйрәм каршы алганда кеше борчып йөрү яхшы түгел. Анда төшеп күренсәң, бөтен авыл аякка басачак «Кайда? Ничек? Кем?»— диярләр Бу сораулардан ул хәтта менә хәзер дә калтыранып куйды. Юк-юк, ул андыйга бармаячак! Үзе Ничек кенә булмасын, үзе ерып чыгар. Яна ел каршылаганда, кемнеңдер гаиләсенә борчу китерәсе килми аның. Торырга, бер-бер хәстәрен күрергә кирәк. Үзе күңеленнән шулай дип кабатлады, ә үзенең кымшанырлык га әмәле юк Канны байтак югалткан, күрәмсең, егәр чамалы. ШулаЙ да күңеленең ерак бер почмагыннан килгән әмергә буйсынырга мәж- бүр итте ул үзен, аякларын берәмберәм караваттан идәнгә шудырды. Караңгы өйдә капшана-капшана шырпы, лампа табып ут кабызды. Телогрейка сәдәпләрен ычкындырырга кереште. Өстендәге киемнәр яра турында бер-беренә аерып алгысыз булып ябышып каткан иде Башка чара булмаганнан, тешләрне кысып булса да түзәргә генә кала. Телогрейка артыннан пннжәк салынды, аннан канга укмашып каткан күлмәген умырып алды Нургаяз. Өйалдына чыгып, чиләк белән бозлы су алып керде, нәни генә шешәгә салынган спиртын чыгарды. Калак сөягенә барып терәлгән кургаш «бочка»га келәшчә очы белән үрелгәнен дә яхшы хәтерли әле. Яраны аралап, аны келәшчәгә эләктерергә азапланганын да хәтерли. Әмма шуннан ары Ул аңын жуеп. йөзтүбән капланган. Нургаяз абый, тор . Нургаяз абый. дим... Нургаяз абый, ни булды? Уян. әйдә, яраңны бәйлик, яраңны, дим... Төш күрә иде ахры. Төшендә аны шулай үз итеп кемдер уятырга тели. Ул ишетә-ишетүен, әмма күзләрен ача алмый, мәрткә киткән кеше сыман йоклыйсы, бары тик йоклыйсы гына килә аның. — Нургаяз абый, дим Торыйк әйдә, кан эчендә ятасың ич. Торыйк. яраңны бәйлик. Кем соң бу? Кем каныкты аңар шулай? Кем аның йокысын бүлә? Кем аңар тынычлап йокларга ирек бирми? Яраланган имеш Нинди сүз ул? Аны пуля аламыни? Сугыштан бер ярасыз кайткан Нургаяз- нымы? Юк, фашист булып фашист тидерә алмады анар Төзәп аттылар, әмма тимәде. — Нургаяз абый. дим. Аптечкаң кая? Аптечкаң, даруларың дип дер селкеттеләр аны һаман ' — Ә-ә,— диде ул. ишетелер-ишетелмәс карлыккан аваз чыгарып «Сукыр чебеннән дә болайрак булдың, нигә каныгасың? Кем син5» * дип тә әйтәсе килгән иде. Әмма болары күңелендә калды, иреннәре Z кыймылдамады Калай чүмеч белән су китерделәр ана. Силннгер суы Шуны йотып < алгач, тәненә җан иңгәндәй булды Исән кулы белән, минме соң бу ди ' гәндәй, башта маңгаен, аннан берәм-берәм яңакларын сыпырып алды = һәм сакал баскан иягендә тукталып калды — Аптечкаң бармы, дим. Нургаяз абый? Шунда гына, моның төш түгел, өн икәнлеген абайлап, кузләрен * ачты урманчы Колакчыннары төшерелгән бүрекле ир-ат тора икән кар- * шысында Томан элпәсе артындагыдай тоелды ул аңа элек, фокусын = көйләми төшерелгән рәсемдәге кебек Әмма тора бара күз алдында эле- - иеп торган томан таралып, кешенең йөзе аермачык шәйләнә үк башлады * - Бинтың бармы5 . Марля Марля дим. дип дәште ул. Нургаяз - ның маңгаена көрәктәй зур. салкын уч төбен куеп. Түрдәге өстәлгә таба ымлады Нургаяз. аның дару-фәләннәре шун- » да тора иде. Файдаланганы юк югын. шулай да бер тартма тулы теге - се-монысы ята анда Шәһәрдән сирәк-мирәк кайткан чакта уллары, ки ~ леннәре төяп кайта, олыгайган кешегә кирәге чыгар дип алып кайталар ’ — Хәзер, яраңны бәйлим дә авылга алып кнтәм. дип сөйләнә- сөйләнә, өстәл тартмасында актарынырга кереште теге кеше Юлаучыны танырга теләп, башын калкытты Нургаяз Башында төлке бүрек, өстендә кайры тун. аякларында киез итек җылы киен гән үзе. Гәүдәгә калку күренә Берәр каян кайтып кнлешли кагылган дыр. Бүрсетнеке булса кирәк — Хәзер. Нургаяз абый Синең монда безнең авыл аптекасыннан баерак икән Болай булгач, каныңның тамчысын да җиргә төшермибез бүтән. — Бәтәч, дип куйды урманчы, үзенә таба борылгач та юлаучыны танып алын Бу синмени әле. энем Юлаучы дигәне аның кордашы Куян Гыйнияте малае Марсель икән ләбаса Бүрсетнекеләр Мал врачлыгына укып кайткан кече малае, кол хозда эшли Әйтәм аны. даруларның рәтен белгәндәй сөйләнеп маташа Безне ат духтыры диләр диюен, шулай да менә дигән итеп бәй либез аны. Нургаяз абын,— дип эшкә тотынды Марсель, бүрек һәм тун нарын җәһәт кенә урындыкка салып аткач Аның кыланышыннан көләсе килде Нургаязның. әмма кагылмас борын ук сызланырга, чәнчергә тотынган яра күзләрен йомарга мәҗбүр итте. Тагы бер тын черем итеп алынган икән Ул уянганда, чарт-чорт килеп, мичтә утын яна иде инде Өй эченә имән һәм каен тузы исе чыккан Каршы як стенага мич алдыннан кызыл шәүлә төшә, ул гөлт итеп бер яктырып китә, бер сүрәнләнеп кала «Юлаучыга рәхмәт инде, дип уйлап куйды Нургаяз. әнә ничек, өйгә тәмамысы җан кереп кит кән Ә үзе кайда икән соң ул?» Өстәл артында, мич тирәсендә күренми Яткан көе генә күзләре белән өй эчен айкады ул. Ә егет, башын уч төп ләренә салып, ишек тупсасы өстендә тын гына утыра икән Башын калкытып. Нургаязның ишеккә таба үрелүеннән карават шыгырдадымы, әллә очраклы рәвештә күреп алды егет, ул шундук ая гүрә торып басты Нәрсә. Нургаяз абый, уяндыңмы5 Ну. йоклап та күрсәттен үзең, дип, карават каршысына килде ул. Менә, яранны бәйләдем Дәү нәрсә белән бәргәннәр, тирән киткән — Зыянлы түгел, баш исән булсын.—дип куйды урманчы, җавап- сыз каласы килмичә. — Хәзер, бераз хәл алабыз да аннары авылга,—диде егет, баскан урынында таптана-таптана. Нургаяз башын күтәрде. Үзен кайгырткан егетнең йөзенә текәлеп карыйсы килде ахрысы. Ә ул борчулы кыяфәт белән инде ишекле-түр- ле үк йөрергә керешкән иде. - Ат капка төбендә, Нургаяз абый. Толып — чанада Бер сәгать тә үтмәс, юыртып төшеп җитәбез аны. — Мин беркая да барырга җыенмыйм ич. — Ничек?— дип, сораулы карашын төбәп, аның баш очында ук туктап калды егет.— Ничек? Сезгә кичекмәстән авылга кайтырга кирәк. Врачка... — Булдыргансың ич инде. Әнә ничек, актан киендереп куйгансың.— дип, сул ягына ымлап, шаяргандай иткән булды Нургаяз. — Уравын урадым да бит . Ярасы тирән, канны күп югалткансыз. — Кан табылыр, орлыгы Бохарада түгелдер әле,—дип, үзенең артык исе китмәгәнлеген белдерергә тырышты ул һаман. Егет бер тын дәшми торды. Уйлана иде. күрәмсең. — Яңа ел каршыларга ашыгасыңдыр?— дип сорап куйды Нургаяз, егетнең дәшмәвен үзенчә гөманлап. Егет җәт кенә сәгатенә күз төшереп куйды. Әмма Яңа ел хакында ләм-мим. — Кан гына түгел шул... Ядрәсе тирән киткән, таба алмадым... Уңга-сулга күз төшереп алды Нургаяз. келәшчә белән кургашынны күрмәгән, димәк Кая куйды икән соң ул аларны? Ирексездән юрган астыннан сыңар кулы һәм аяк очлары белән капшанырга кереште — тәненнән алынган кургаш кисәге, каядыр, шул тирәдә булырга тиеш иде аның исәбе буенча. Тапмады, күрәмсең, телогрейка кесәсенә салынгандыр Аны. әнә, чөйгә үк илтеп элгән кунак. Егет, тынгысызланып, тагын ишекле-түрле йөрергә кереште. Нургаяз аны тынычландырырга ашыкты. Ә мин аны үзем, келәшчә белән колагыннан тартып... дип, аңлатырга керешкән нде. егет аны тынлап та тормады, кулын гына селтәде, шаярып торыр чакмы, дип әйтүе иде булса кирәк. — Син, улым, вакытыңны юкка уздырма инде. Яшь кеше син, Яна ел ич Йөргән кызың да булмый калмас. Бар, кайт, югалтканнардыр үзеңне. — Ә син, Нургаяз ага, син нишләрсең,— дип, борчуыннан арына алмый, тагы сәгатенә күз ташлап алды егет Яма елга тикле ике сәгать чамасы бар әле Әйдә, киттек авылга. — Бар. улым, бар,— дип, булдыра алганча ягымлы итеп дәште Нургаяз — Мин монда гына инде.. Яна ел килгәндә урманны да ялгыз калдыру килешмәс. Егет, стена сәгатенең герен күтәреп, дөресләп җибәрде. Дәшми- тынмый гына мичкә тагы берничә кисәк утын өстәде, һәм капылт кына янәшәдә торган аркасыз урындыкка килеп утырды. Караватка таба иелә төшеп тирән сулыш алды. Нургаяз ага. шушыңарчы сорамый да торам икән, ни булды соң, сөйлә?! Кем атты үзеңә? Ничек алай килеп чыкты? Чынлап та, егет аның белән ни булганын белми икән ич әле. Кара инде, күпме гомер бергә әвәрә килеп, ул хакта ләм-мим сүз чыкмаган. Нургаязның үзенә үк сәер тоелды бу — Сөйләсәң — сүз, төртсәң — күз, дигәндәй, булды инде. Булды...— дип кенә куйды ул, үзалдына уйлануын дәвам итеп. — Юк. Нургаяз ага, мин белергә тиеш. Әйтегез, кем атты?— Егет тагын тирән сулыш алды һәм кыюлана төшеп башын күтәрде.— Мин белергә тиеш. Кемнең кулы күтәрелде сезгә? - Ярар ла. ташла шуны, башка берчакны сөйләрмен Юк. Нургаяз ага. хәзер үк сөйлисең. Мин чәй куеп киләм. күмер төшкәндер Болай калдыру ярыймы соң,— дип. капылт кына урынын нан сикереп торып, өстәл өстендә утырган җиз самавырга барып тотынды. Аның һәр хәрәкәтеннән: «Әйтегез генә, кемнең кулы күтәрелде, өзгәләп атачакмын үзен»,— дигән омтылыш сизелеп тора иде Әзгә- ләр дә. ике уйлап тора торганга охшамаган, әнә самавырга су салганын. кыскыч белән аның торбасына утлы күмер тутырганын гына карап тору да җитә Нәфрәтләнүе тышка бәреп чыккан Егет янә урындыкка килеп утырды — Чәй дә өлгерер. Сөйлә. Нургаяз ага. сөйләгез..— диде ул. икеләнергә урын калдырмаслык итеп Каршы килер чара калмаган иде шул. Әнә ничек өзгәләнеп сорый, тыңламый буламы соң? Шуның өстенә әле «Нургаяз ага» дип олылап, ил агаларына дәшкәндәй мөрәҗәгать итә башлады Нургаязның әле үзенә шулай дип дәшүчене очратканы юк иде моңарчы, авыл кешесе бит андый сүзләрне эзләп маташмый сиңа Ә бу егет башка, күренеп тора, укыган һәм культуралы Каян башлыйм икән, дигән сыман, бертын уйга калып торды Нургаяз - Үткән көнне кичкә таба булган хәл бу - Үткән көнне - дип. гаҗәпләнүен белдереп баш чайкап куйды егет Шушы хәлдә тәүлектән артык монда ятасыңмы?— һәм нреннә рен турсайтып, кат-кат иңбашларын җыерып-куырып алды «Аңлый алмыйм, ничек шул гомер кеше түзәргә мөмкин», - дия сыман иде ул Баш астындагы мендәрен сыңар кул белән үзенәрәк тартып куй ды Нургаяз һәм. хәтеренә төшерергә теләп, түшәмгә текәлгән күзләрен кыса төште. Башыннан кичкәннәр әле аның үзе өчен дә бигүк аңлашылып. ачыкланып бетмәгән сыман иде Матур гына, ипле генә барган җирдән әнә бит ничек килеп чыкты. Кем уйлаган Бүген утыз бере дисең ич Әйе. үткән көнне,— дип. тын гына, ипле генә сөйләргә кереште Нургаяз - Кулларымны сузып, Снлингергә үрелдем Эчеп туярлык, күреп күңелең булырлык кынамыни безнең Силингер Беләсең ич үзең дә Шунда егеткә күз төшереп алды ул Аның да Силингер хакындагы сүзләр белән килешкәнлеген, ул матурлыкны күз алдына китереп сок ланып утырганлыгын тоясы килә иде һич булмаса. «әйе» дигән сүз ишетәсе яисә үзе белән килешеп баш кагучыны күрәсе Егет өчен, күрәмсең, артык әһәмиятле түгел иде бу кадәресе Тын даганлыгын белгертеп «Шуннан». - дип кенә куйды ул Нургаяз янә түшәмдәге үз ноктасын табып сөйләргә кереште Кушуч су чумырып алып, иреннәремә китергән идем Эчә ал малым Эчәргә өлгермәдем Берни аңыша алмый тордым башта - суда ят тәм бар Силингер суы ич. ә тәме аныкы түгел Авызга капкан суны кире чыгардым Тамактан үтмәде Кан тәме килә иде. җылы, кан нар кан тәме килә иде судан Ничек итеп, бер кулга балта, икенчесенә бүрекне эләктереп алганымны һәм су агышына каршы менеп йөгергәнемне сизми дә калдым Күңел дигәнең сизгер ич ул Ниндидер хәвеф, бәла каза булуын әллә каян сизеп торам Гел юктан, бөтен гәүдәне җилтерәткәндәй, йөрәк дөп-дөп кагарга кереште Тирән кар ерып, һаман ашыгуым, ка балануымны беләм Башы да эшләп җиткерми бит аның шундый чакта өйгә сугылып, ау чаңгысын элеп кенә килергә булган да бит Атлаган саен бил тиңентен карга бата чума баруның ни нкәнен беләсең Жнтмәсә. гомер булмаган хәл сулышны кыса башлады Тик шунысы гаҗәп Силингернең ни аргы ягында, ни биргесендә кеше ту гел. куян эзе дә күренми Соңгы борылышка да менеп җиттем ул бу күренми, ишетелми кебек Тынычланып киткәндәй булдым әллә сон дим. ялгыштыммы, тоелды гына микән әллә дим? Шулай була күрсә икән, дим- Ә иреннән һаман әле теге кан тәме китми йөдәтә. Күңел барыбер тынычланмас, чишмәнең чыккан җиренә үк барып килми ярамас дип. йөзьяшәр наратка төбәп киттем Туктап торды Нургаяз. бер тын хәл алды. Мич каршындагы калай өстендә пар бөркеп утырган самавырга күз салып, кибешкән иреннәрен тел очы белән чылатып куйды. Әмма бер ноктага текәлеп утырган егет моны абайламады. Ул онытылып тыңлый иде. — Чишмәнең кайнап бәреп торган урынына җитәр-җитмәс туктап калдым, аяклар атламас булып торды бертын Күзләремә ышанырга- ышанмаска белмим, уязлыкта поши бозавы ята. Әле суынырга да өлгермәгән. бичара, өстенә сибелгән кар эреп, шуннан җылы пар бөркелеп тора Бозауның башы Силин гергә үк авып төшкән. Ак кар өстенә сузылып ятып, чишмәдән су чөмереп тора икән диярсең, борын очы хәтта су читенә тиеп үк тора...— Күңеле нечкәрүдәнме, ул сөйләвеннән тукталып алды. Күзләрен яшерергә теләп, башын стенага табан борды, борынын тартып алды Бугазында пешкәк сыман арлы-бирле йөгерергә тотынган төерне юрган белән капларга итте Әмма тел очында буылып торган сүзләрен тыеп кала алмады — Канатлары каерып ташланган кыр казы инде менә, нәкъ кыр казы. Атып екканнар да чалып ук киткәннәр Ап-ак карның көпшәк бәгырен телеп, ерганак булып аккан аның каны. Силингергә аккан Чишмә ничек түзде икән? Чишмә. Силингер!... Мичкә ташланган соңгы утыннар янып күмергә әйләнде булса кирәк, стенага төшеп торган ялкын телләре уйнаудан туктаган иде инде. Сүрелә барган күмернең алсу-кызыл шәүләсе алыштырган иде инде аны Ә самавыр һаман шаулап кайнап утыра. Мине оныттыгыз дигәндәй, шылтыр-шылтыр килеп, капкачның ике ягында пар чыгу өчен куелган нәни түбәтәйләр байтактан сикерешә иде. Әмма мич тә. самавыр да онытылган иде инде, искә алучы булмады үзләрен. - Шуннан? — дип сабырсызланып куйды егет, мин алга таба тыңларга әзер дигән сыман Бу тарихны тизрәк тулысы белән күз алдына китерәсе килә, шуңа сөйләүченең туктап туктап торуы ошап бетми кебек иде аңарга — Шуннан ни булды. Нургаяз ага? Кулымнан икмәк кисәкләре ашап үскән бозау иде ич ул. Кешегә тәмам ияләшеп беткән иде Сузылган кулны күрсә, әнисен әллә кайда калдырып, башын чайкый-чайкый чабып килә торган иде яныма Шул. кешеләрдән курыкмавы җиткән дә инде бичараның башына. Су эчү өчен Силингергә төшүләре булган Сусауларын бары тик шунда гына баса торганнар иде Менә бит ничек, язмыш юк диген син Жаны да Силингердә сүнеп. Силингергә аккан . — Шуннан, Нургаяз ага. шуннан? Егетнең кабалануы урманчыны сискәндереп үк җибәрде бу юлы. Сабырлыгын җуеп, вакыйгаларның алга таба ничек дәвам иткәнлеген ишетергә ашыга иде ул. «Яшьләр шул. аларга синең поши бозавың ни дә. Силингерең ни — әллә бар. әллә юк,— дип уйлап куйды Нургаяз. кәефе кырылып.— Артыграк балавыз сыга башлады бугай, чынлап та. Сөйләргә кирәк, вакыйгалардан читләшми генә сөйләргә». — Әнисе белән булганнар Поши баласын әйтәм. Башка чара калмагач, ана поши качкан Анысына да атып караганнар, күрәмсең, тидерә алмаганнар Шуңа бозау өстенә аннан-моннан гына кар сибеп, анасын куа киткәннәр Ит күп кирәк булган инде, бер бозау гына аз тоелган Чаңгы эзләре ярылып ята. икәү булганнар Ә мылтыклары берәү генә булырга охшый. Тәҗрибә яклары да. браконьерларныкын әйтәм. чамалы булган Чөнки гильзаларын да җыя белмәгәннәр Бозауны алырга килгәч җыештырырга булганнардыр. Әнә, кесәдә яталар, уналтылы Андый мылтык бу тирәдә ике-өч кенә кешедә. Ә бәлки,— дип. кабаланып сүзне бүлдерде егет.— безнең якныкы булмагандыр алар Шәһәрнекеләр дә өзелеп тормый. Сиңа да атканнар әнә Авыл кешесе алай итмәс иде... — Безнекеләр,— диде Нургаяз. икеләнергә урын калдырмаслык итеп Бар хикмәт тә шунда шул. безнекеләр’ Шәһәр тикле шәһәрдән ике кешегә бер мылтык тотып килмиләр Ә тагы — дип мәгънәле генә тукталып алды ул — Тагы нәрсә? — Гильзага тутырылган кәгазь кисәкләре калган Татарча гәжнт Үзебезнең районныкы — Районы да зур шул әле аның,— дип көрсенеп куйды егет, гаеп- леләрне табу жиңел генә түгел икән әле дигәндәй — Бүрсетнекеләр Үзебезнең авыл Аякларындагы чаңгыларның берсе үзем ясаган өрәңге чаңгы Бер күрүдән танып алдым, үз кулым ич — Ә-ә,— дип сузып куйды егет Урманчы аңар икеләнер урын калдырмаган иде шул һәм шундук, гажәпсенүенең көйсезрәк чыгуыннан уңайсызланып, шаяртып та алды үзе — Син теге Шерлок Холмстан да болайрак икәнсең бит. Нургаяз абый — Анысын күргәнем юк. белмим,—дип сөйләвен дәвам итте Нур гаяз.— Тик менә чаңгыда була торып та. пошины куып житә алма ганнар Күкрәк белән шуып барса барган тирән кар өстеннән, әмма тоттырмаган тегеләргә. Чытырманлыкларга кереп ураган ураган да. үзләрен тәмам адаштырып качкан Артларыннан барып тотарга иде дә үзләрен, аякта чангы булмавы гына менә Мин аргы якка чыгып тормадым, бата-чума кайтырга чыктым Кары да бит аның быел, жәяү йөрерлек кенәмени Умарталык аланына житкәндә. тәмам хәлдән тайган идем инде Анда минем кышка әзерләнгән печән кибәннәре тора Пошиларның яраткан жире иде Кайры кимереп кенә бармый бит эш. шунда килеп, алар печәннән авыз итә, төннәрен кибән ышыгына ятып ил итә торганнар иде Бераз хәл алыйм дип, кибән читенә чүгәләвем генә булды, ншетәм кемдер еш-еш сулап якынлашып килә Торып басарга өлгермәдем, агачлар артыннан чабулап поши килеп чыкты Мине күргәч тә иң элек, сискәнеп, башын борды Әмма кире борылып чапмады, таныды һәм. гомер булмаган хәл. ипле генә адымнар белән яныма ук килеп басты Әйтәм ич. бозавы ияләшсә дә, үзе сагая, читләбрәк йөри иде ул минем тирәдән Ә бу юлы әнә ничек Икәүдән-икәү генә печән кибәннәре арасындагы ышыкта торып калдык Үзе манма тнргә баткан, тәненнән кайнар пар бөркелә Түшенә һәм муеннарына, шөлдер сыман булып, исәпсез хисап сыз боз кисәкләре ябышкан Борын тишекләре галәмәт олы булып киерелгән. сулыш алган саен, самавыр диярсең, ике багана булып пар бәреп чыга үзләреннән Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас менә, бер заман күзләрен текәде бу миңа. Ә алардан, мөлдерәп мөлдерәп, кайнар тамчылар тәгәрәшә Күз читләреннән сыгылып чыгалар да ике як янагы буйлап түбән йөгерешәләр Аналар елаганын күргәнен бар микән? һич аермасы юк инде менә, нарасыен югалткан аналар гына шулай елый Син күзләрен, күзләрен генә күрсәң нде аның Беләсеңме, күпме сагыш, күпме хәсрәт сыйган нде ул күзләргә?’ Күңеле тулышып, бер тын сөйләвеннән туктап торды урманчы Әмма бу юлы’ күзләрен яшермәде, сабырлыгын жыеп булса да түзде Күңелендәге нәфрәт хисләрен генә яшерә алмады, кысылган иреннәр, йомарланган кул һәм карашына бәреп чыккан кырыслыкны яшерү жиңел мени?! Егет дәшмәде Ашыктырмады да Үзенең тыңлап бетерергә әм?р булуын белгертеп, тик утырды Өй эчендә сәгать теленең әрле бирле йөргән авазы гына ишетелеп торды Каршы як стенага төшкән утлы күмер шәүләләре дә, сүрәнләнә барып, юкка чыккан нде инде Сама вырнып да гайрәте басылган Матчадагы кадакка эленгән керосин лам пасы гына әледән-әле куык эчендә мелт-мелт итеп жан бирел ала - Иңне-иңгә терәп, поши белән тагы күпме шулай янәшә басып торылгандыр, белмим. Көтмәгәндә, ул нидәндер сискәнеп, кинәт тарты лып куйды. Аның тәненнән электр тогы сыман йөгереп узган калтырану миңа да күчте Тынгысызланып, кузгала башлады ана поши. Ә мин. аерылышырга һәм аны шул хәлендә җибәрергә теләмичә, муенына кулым салган көе пошига иярдем. Ул да түгел, кибән ышыгыннан чыгып килгән җирдән, күз иярмәс тизлек белән башын югары чөйде поши, арт аякларына чүгә төшеп кире чигенде. Ә мин аны-моны уйларга. хәл кылырга өлгерә алмадым Колак төбендәге шартлау авазы Ут көлтәсе һәм иңбашым Башка берни хәтерләмим. Нургаяз сөйләүдән туктады. Егет тә дәшмәде, ни дияргә белми утыруында булды. — Менә шул.— дип куйды Нургаяз. сөйләвем тәмамлаганны белгертеп. Бер тын тагы дәшүче булмады. Бу юлы инде тынлыкны егет бүлдерде. — Башка берни дә хәтерләмисеңме? — дип сорап куйды ул капылт кына. — Юк. хәтерләмим — Кем атканын танымадыңмы? — Кая таныйсың... Ул хәлдә. — Берни ишетмәдең дәме? Нургаяз, гаҗәпсенеп, егеткә текәлде. Барысы да ачык, аңлашыла ич инде. Нигә дип төпченергә тагы? Нинди сүзләр, нәрсә ишетергә тиеш иде соң ул? Дәшер сүз тапмыйча, башын гына чайкап куйды ул. Бер урында хәрәкәтсез утырудан егет йончыган иде, күрәмсең, тирән сулыш алып, урыныннан торды Барып, мич капкачын ачты һәм кулына кисәү агачы алып, күмерләрен актаргалады — Мичне ябам,—диде ул ипле генә,— күмерләре сүрелә дә башлаган инде Үрелеп бер-бер артлы ике юшкәне дә япкач, самавырны өстәл өстенә китереп куйды. Чәйнеккә су агызып, аны самавыр түбәсенә утыртты. — Хәзер, Нургаяз ага, чәй эчеп җибәрәбез,— диде егет, үзенең тәвәккәл хәрәкәтләре белән өйгә җан кертергә омтылгандай, тавышын күтәрә төшеп — Аннары авылга Туп-туры врач өенә алып барам үзеңне ... Балың бардыр ич. Нургаяз ага, алып керимме? Егеткә җавап кайтаручы булмады. Ул тиз генә карават янына борылып килде. Урманчы йокыга талган иде инде. Әллә йоклады, әллә саташып кына ятты Нургаяз. Әллә төш күрде, әллә каядыр баш миенең ерактагы бер күзәнәгенә кереп калган өндәге сүзләрне хәтерләде: Ул йомшак кар-түшәк өстенә егылган, имеш. Аңлы-аңсыз изрәп ята Колак төбендә кемнәрнеңдер сөйләшкән авазлары. — Кеше-кара күренмиме? — ди бер тавыш — Әлегә юк, күренми,— ди икенчесе. — Табанны вакытында ялтыраткан хәерле.. Ал мылтыгыңны, элдертик. — Син нәрсә?! Ә ул, аны нишләтәбез? — Әйдә диләр сиңа, тизрәк! — Ничек була инде.. Ничек тизрәк?. — Акылыңа кил, аңа ярдәм итеп буламы-юкмы хәзер. Урман карачкысы өчен төрмәдә черисең киләме? Әйдә, диләр! — Син нәрсә?! — Үзеңә кара Мин атмадым, мин җавап бирәсе түгел,— дип, китәргә димләгәне, күрәмсең, кузгала ук башлаган иде булса кирәк — Син нәрсә? Син нәрсә! Ярасын булса да бәйлик, күрмисеңме — Күзең чыкмагандыр, сул якка тигән. Анда ни барын беләсеңдер?! — Син нәрсә?'. - «Син нәрсә, син нәрсә?» имеш Нәрсә бозык пластинка төсле сөйләнәсең Табанны ялтыратыйк, ычкындык, дим' Чаңгы табаннарының карга ышкылып аваз бирүе колакка керде Бераздан, ераклаша барып, алары да ишетелмәс булды Төш булмады бу Юк, төш түгел! Ул ярым уяу. йоклый алмый * саташып ята икән ич ул Чигә төбендәге аваз — чаңгы табаннарыннан ? түгел, башы авырта, башы шулай чыңлый-сызгыра икән аның — Менә уяндың да, Нургаяз ага. мин чәй әзерләдем.— дип елмаеп. < балкып дәште аңар егет.— Запаслы яшисен икән ич. син. мин монда * әллә нәрсәләр таптым әле. Рәхим итәсез, дигәнне аңлатып, ул өстәлгә ымлады Келәттән алып ? керелгән балмай, киптерелгән урман сыйлары, төрле тәм-том белән ” тулган иде өстәл өсте. * — Булдыргансың, егет икәнсең. — дип, анарга кушылып елмаерга Z итте урманчы да. - Яна ел җитеп килә, Нургаяз ага, торасыңмы соң. шунда гына - китеримме? - Кирәкми, торам Торырга кирәк' Яңа ел ич аны урын өстендә - каршы алу әйбәт булмас Кипкән җиләк, мәтрүшкә һәм бөтнек салып пешерелгән чәй эчтеләр * алар Маңгайларына тир бәреп чыкты, бит очларына алсулык йөгерде - Өйгә дә җылы төшкән иде инде Егет, свитерын салып, урындык артына = элде Нургаяз да изүләрен ачып җибәрде Жинелрәк булып киткән иде аларның һәр икесенә, шулай да әле эчке киеренкелек тә таралып бет мәгән Талгын тынлык урнашып алды Ләкин бу юлы ул озакка сузылмалы Алар икесе берьюлы кинәт сискәнеп куйдылар баш очларындагы сәгатьнең күкесе, тәрәзеннән башын тыгып, кычкырырга керешкән иде Башларын күтәреп карарга кыймый тордылар, югалып калдылар алар бер мизгелгә. Күке тавышын санадылар Ун Унбер Унике' Нургаяз нын, хәтта кулындагы чынаягы төшеп китә язды — Унике дә тулган,—диде ул. дулкынлануын һәм җиңелчә калты рануын яшерә алмыйча Яңа ел белән' - дип, аягүрә торып басты егет һәм җитез генә ишек чатына барып, тун кесәсеннән ялт кына бер ярты тартып чы гарды Минем монда бер акбашлы егетем дә бар иде, дип. өстәлгә дә китереп утыртты ул аны Аннан, тиз генә бөкесен ачып, ике ста канга койды - Ул нәрсә белән дуслык юк. кирәкми. - дип. стакан белән үзе арасына кулын аркылы кунды урманчы Мин чәй белән генә Әйдә, котлы булсын Яна ел! Бәйрәм хөрмәтенә тагы тынлык урнашып алды Теләсә-теләмәсәләр дә һәр икесе елмайгандай иттеләр, бер-беренең күңелләрен күтәрделәр Шампанский булмады шул Кем белгән бит аны дип үзенең уңайсызлануын белгертеп алды егет Әллә дим. Нургаяз ага, тәвәк көллибезме соң. Яңа ел хөрмәтенә дим Шампанские да, шайтанские да кирәкми Аллага шөкер' ди де урманчы артык кысташуга урын калдырмаслык итеп - Син нәрсә?! Ничек була инде бу. Нургаяз ага5 дип. кулын дагы кырлы стаканны күтәрергә-күтәрмәскә белми тартынып торды егет Миңа, әнә. куе итеп тагын берне ясап бирсәң, шул бик җиткән Син нәрсә? Урманчы ич син. Нургаяз ага Монда, саф һава да. бер стаканнан гына ни булсын Авыртуларың да басылып китәр иде Егетнең әле рәхәтләнеп кыстарга иде исәбе Әмма. Нургаяз уйла маган көтмәгән җирдән кызып китте, күнелендәген турылан әйтеп салды Урманчы диде ул. иреннәрен турсайта төшеп Урманчыны кем дип беләсез соң сез?! Агач төбе саен аракы эчеп, поши ите белән авыз итеп, умарталык аланында бот күтәреп эшсез ятучы дипме’ Акланма. шулай уйлыйсыз Урман сезгә нәрсә? Байлык — и все! Урман бүрәнә Урман - утын. Урман — печән. Урман — жиләк-жимеш. I! все. тегесе-монысы дигәндәй .. Туктатма да, акланма да. әйтә башлагач, бетерим. Сиңа димим, күпләр шулай уйлаганын беләм Чыдасын, өлгерсен генә урман, барысы да алырга менә. Бирергә түгел! Инде менә хәзер ит кирәк булган Малны да асрап торасы юк икән, мендең дә атып төштең. И все! Бер кышлык ит! Әнә ич. ничек жиңел икән... Ата-бабаның шуңа башы житмәгән. Яшьләр акыллы хәзер, акыллы яшьләр үсеп житте... — Тукта әле. Нургаяз ага. Син нәрсә?! — дип. бүлдерергә күптән жай көтеп торган егет кушылды сүзгә.— Юкка кызасың Әйдә, тынычланыйк. Төрле кеше бардыр Яшьләр арасында да төрлесе бар Нигә дип әле. менә хәзер һәм миңа әйтәсең син боларның барысын? Нургаязның дулкынлануы йөзенә чыкты Ачык изүеннән күренеп торган муенында хәтта тимгел-тимгел кызыл таплар пәйда булды аның Ләкин ул үзенең шулай вакытсызрак кызып китүен, эченә жыелып килгәннәрне бер селтәнүдә чыгарырга керешкәнлеген дә сиземләмәде түгел Тынычланырга теләүдән, теләртеләмәс булса да иреннәренә чәй китерде ул Шулай да ярты юлда өзелеп калган фикерен тәмамламый калмады. — Ә беләсеңме син.— дип дәвам итте ул, ипле һәм эчкерсез сөйләшүгә күчеп Иң авыр елларда, ашарга ризык булмаган чакларда да урманга мылтык күтәреп йөрмәде халык. Кычыткан ашады, черек бәрәңге күмәче пешерде, бөре жыйды Әмма пошиларга кул сузмады Яна ел хөрмәтенә дип. кулында күпме гомер тотып торган стаканны нишләтергә белми, икеләнеп калды егет. Шулай да. тәвәккәллеге житмәде ахры, ялгызың ничек эчеп утырырга кирәк дигәндәй, бераздан аны читкә үк этеп куйды. — Шулай дисең инде. Нургаяз ага.. дип сузды ул. тел очына килгән соравын ничек һәм ни рәвешле бирергә белми аптыраган кеше сыман — Ярар, куеп торыйк, әйдә, сөйлә әле Соңыннан ничек булды соң, соңыннан? Умарталык яныннан ничек кайттың? Кем алып кайтты үзеңне? — Минем Юлдашым бар ич. Юлдаш исемле этем. Гел уйламаган жирдән шунда күңеле нечкәреп алды урманчының, жылы хатирәләргә бирелүдән күзләренә якты нур йөгерде- Ярсып эт өргән тавышка. колак төбемдә этнең кайнар сулышын тоюдан аңга килгәнмен. Бәйдә тотмыйм ич мин аны. үзе эзләп тапкан Тирә-ягымны таптап такырайтып бетергән иде инде. Якадан өстерәп, өйгә алып кайтырга азапланган. әнә. телогрейканың карарлыгын калдырмаган, чәйнәп ташланган кебек.— Этенең шул кыланышларын күз алына китереп, ул ирек- сездән горурлану катыш елмаеп ук жибәрде — Өйгә кайтып житкәнче. бер адым читкә тайпылмады үземнән. Каза килгәнен каян белгән диген, менә бит хикмәт Эт кенә диген син аны шуннан соң. Кешеләр калдырып киткән, ә эт өйгә таба өстерәпме өстерәп маташа. Гаҗәпләнерсең дә... — Бәлки, ул кешеләр сине күрмәгәндер? Пошига тидерә алмагач, шуны куа киткәннәрдер тагы. Сиңа дип атмаганнар ич инде,— дип урманчының кешеләргә булган ышанычын якларга кереште егет бер үжәт- лек белән — Бәлки, шулайдыр.— дип. үзенең карышмавын белгертте урманчы - Бәлки Шулай да мин бит үзем дә мылтык тоткан кеше әле... Нинди генә игътибарсыз, мәнсез кеше дә аткан ядрәсенең кая барып тиюенә битараф булмый, кызыксына. Бушка очырса да. кайсы якка каерган дип. агачлардан ядрә эзе эзләп йөрисең әле аны Фашист солдаты түгел ич. алар гына автоматны кендеккә кадәр төшереп, арлы- бирле атып йөрделәр. Дөнья күргән кешенең сүзләреннән гыйбрәт алып, баш кагып тыңлады егет. — Әйбәт булмаган, билгеле... Шулай ташлап китүләрен әйтәм, әйбәт булмаган. — Гомер кичеп, кешегә зыян китергәнем булмады дисәм дә ялган булмас. Үземне дә хөрмәт итәләр кебек иде. — Шулаен шулайдыр да, әнә ич, ташлап киткәннәр дисең... — Китүен киткәннәр Ташлап китеп, жаннары тынычлангандыр дисеңме әллә? — Ярый да бит эт килеп коткарган. Кар өстендә өшеп тә үләргә мөмкин. — Миңа — урман карачкысына — ни булсын соң,— дип шаяруга бормакчы иде Нургаяз Тик шундук ул ниятеннән кире кайтты, шаярырлык идемени соң аның хәле? — Син нәрсә?! — дип, аны егет тә урынлы кисәтеп алды. — Дөнья бу, улым. Ә дөньяда кылган игелек югалмый. Эт булма- са, шул ук поши булса да кире әйләнеп килгән булыр иде. Ничек итсә итәр, өшеп үләргә ирек бирмәс иде. Кабан дуңгызы, бүре булса да Табигатьнең тәртибе шундый аның, үзенә игелек кылганны бер җанвар да онытмый. Иң кыргый һәм ерткыч дигәннәре дә. — Кеше дә табигатьтән ич. әнә, ташлап киткәннәр дисең? — Кешеләр. — дип, уйланып калды Нургаяз.— Кем белә, ә бәлки кеше исемен күтәрерлекләре булмагандыр. Ни аллага, ни муллага дигәндәй, азмыни... — Барыбер кешеләр ич инде. — Ә беләсеңме, никадәрле генә каты бәгырьле булмасын, андый- ларның да кешелеге уяна ул бер. Бәлки, аларны әйтәм, үзләре үк кире әйләнеп кайткан булырлар иде әле. Бәладә калдырмаган булырлар иде ялгыз урман карачкысын Егет кинәт сискәнеп үк куйды. Нургаязның үзе турында шулай сөйләшүенә риза түгел иде булса кирәк - Нургаяз ага, әйтмә әле шул «урман карачкысы» дигәнне. Хет син әйтмә, — дип, беренче тапкыр тавышын күтәрде егет. - Нәрсә булган, урман карачкысы дисеннәр сон, ни гаебе бар?! һәм үзе дә көтмәгәндә, аның күңеленә күптән булып узган, онытылган хатирәләр килде. Олы улы чыгарган кушамат ич ул. Сабый чакта «Әтиең кем?» — дип сораган кешегә, «урман каравылчысы» диясе урынга «урман карачкысы» дип жавап биреп, килгәнкиткән кунакларны шул көлдерә торган иде. Шуннан тагылып калган кушамат. Бу кушаматы белән аңар гомер буе үз итеп, яратып кына дәштеләр. Аңлашылды дигәнне аңлатып баш кагып алгач, өзелеп торган әңгәмәне тагы егет дәвам итте. - Кайтмаганнар.. Ташлап калдырганнар, әнә. — Исләренә төшәр әле бер, барыбер. — Төшсә ярый да... Уйланмыйча гына яшәүчеләр дә җиткән. — Уйланмыйча яшәү. Яшәмичә уйлау. . Белмим, буламы икән?! Бу хакта сөйләшәсе дә килми иде урманчының. - Кая әле, бераз хәл алыйм булмаса,— дип, өстәл артыннан ипле генә торды да. караваты өстенә барып ауды Нургаяз. Йончыганлыгы йөзенә чыккан иде аның. Шулай да сүзне үзе дәвам итте ул. — Ә бит минем үземнең дә абзарда атым бар Чыгып, сарай капкасын ачсам, янәшәмә үзе килеп басачак. Нинди генә хәлдә дә исәнаман авылга алып төшәчәк. Бу ни әйтергә тели тагы дигәндәй, кинәт борылып карады егет. — Мин алай итмәдем,— диде урманчы, эчке бер канәгатьлек кичереп. — Ә нигә? - Төшсәң, врачка барырга кирәк. Врач милиция чакыртачак Китә шуннан, китә әйләнеп. Минем аркада кемнендер өтермәгә барып керүен теләмим Анын бит әле атаанасы. туган-тумачасы да бар дигәндәй, беләсеңме, күпме кешенең тынычлыгы качачак?’ — Үзеңә аткан кешенеме. Шуны кызганасынмы?—дип гаҗәпсен- * де, анлый алмады егет « — Мина атканмы, пошигамы? Пошиның бозавын чалып киткән- S нәрме? Хикмәт андамыни? Барысы да бер үк кыргыйлык ич! — Ә син шуларны кызгандым дисең? 5 — Кыргыйлыкларын түгел, кешелекләрен кызгандым Кеше ич ; — Юк, Нургаяз ага, булмый болай,— дип сикереп торды егет — f Хәзер үк авылга' Врачка күрсәтергә кирәк үзеңне. Әйдә, киендерәм дә ' Икеләнер урын калдырмаска тырышып, ул урманчыга киемнәр s хәстәрләргә үк кереште, гел урынсызга каударланды, ой буенча арлы- - бирле йөренә башлады. ' * — Син нәрсә?! Анда ниндидер подонокларны кызганам дип — Тукта, ашыкма әле, энем. — Юк-юк, сөйләмисең дә. тыңламыйм да Син нәрсә. Нургаяз ага?! ; Күпме кан югалткансың.. Шуның өстенә тәнендә чыпчык башы кадәр- t ле ядрә йөртергәме? Юк, ике уйлап торды юк' Хәзер үк авылга. Шаяра 1 торган вакытмыни?! Син нәрсә! < — Ашыкма әле син, тукта, утыр әле килеп менә монда,- дип f урманчы үзе белән янәшәдә урын күрсәтте егеткә һәм булдыра алган е. кадәр тыныч итеп янә аңлатырга кереште Әйттем ич инде, анда төшсәк, врач дидем Врачтан милициягә Ә бит кеше кадәр кешегә аткан өчен берәүнең дә башыннан сыйпамаслар — Кулсыз каласың киләме? — дип сорап куйды егет, бераз басыла төшеп. «Кургаш кисәгенең алынганлыгы хакында әйтергәме икән әллә?» -- дип. икеләнеп калды шунда Нургаяз Тәвәккәл егет, моннан ансыз котылу мөмкин булырмы Шулай да. ниндидер эчке бер тойгы анарга бераз сабыр итәргә киңәш итте. Кем. Марсель дидең бит әле Бераз хәл алыйк башта, ашык мыйк. Мондый чакта алдын-артын уйламый эш итми ярамас Бәлки әле үзләре дә менеп җитәр, гафу сорарлар Табигать каршындагы корткычлыкларын танып, бише белән кайтарырга вәгъдә бирерләр Ашыкмыйк, бераз сабыр итик Син нәрсә?! Кешеме соң син, әллә? Үз гомерең кыл өстендә торганда, шундый нәрсәләр турында уйлыйлармы,— дип. ни әйтергә белмичә, уч төпләре белән чигәләрен кысты егет Бераздан йодрыкланган куллары белән тез өсләренә китереп сукты, иреннәрен чәйнәде Кеше булмый, кем булыйм соң’ дип көлемсерәп куйды ур манчы - Гади бер карт, әйттем ич. урман карачкысы — Булды, Нургаяз ага. шаярып утырыр ара юк Жнтәр' Болай да соң булмагае, дни урыныннан сикереп торды егет Нәрсәләр киясең, кая, ниләр китерим? ...Киенеп, ишегалдына чыктылар Чиный чинын, койрыгын болгап, каршыларына Юлдаш чабып килде Урманчының әле бер. әле икенче ягына чыгып сырпаланырга кереште, теле белән анын кулларын яларга итенде. — Себерә башлаган ахры, диде Нургаяз. нй кыегының чит чит ләреннән як якка аккош канаты сыман сибелеп торган кар тузанны- рына игътибар итеп Зыянлы түгел Юл ачылган, ат шәп минем, днп. күн белән тышланган тире бияләйләрен киеп, бер-беренә суккалап куйды егет капканы ачып тышка чыктылар Хуҗасы артыннан чыгарга ом тылган этнең борын төбендә генә шапылдап ябылды капка. Кешеләр күренүгә куангандай, жигүле килеш ни гомер капка төбендә торган ат, авызлык тимерләрен шалтыратып, башын чайкап алды — Әйдә, чана түреннән урнаш. Нургаяз ага,— диде егет, капка тимеренә бәйләнгән дилбегәне чишәргә керешеп — Толыпка төренеп утырырсың, толып яңа. Күкрәк киереп сулыш алды Нургаяз Урман һавасы, ылыс һәм кар исе сулыш юлларын кытыклап үтте Баш очында зәңгәр караңгылыкка барып тоташкан наратлар шавы эленеп тора Бары тик төннәрен һәм Силингер урманында гына ишетергә мөмкин булган киң сулышлы, шом катыш бәйсезлек авазы бу Шул шау эчендә, зур оркестр уйнаганда әледән-әле сизелер-сизелмәс кенә тоемланып күңелнең нечкә кылларына кагылып узган скрипка сыман, чишмә челтерәве ише- телеп-ишетелеп ала Әнә ич. нинди мәһабәт табигать кочагында, нинди урманда яши ул! Үзеңнең шул урманга кирәклегеңне аңлауга ни җитә... — Нургаяз ага,—дип дәште егет, аны уйларыннан бүлеп Кузгалабызмы инде, дигәнне аңлатырга теләде булса кирәк. Атын күптән кайтыр юлга борып куйган иде инде ул — Мин төшеп тормам инде,— диде урманчы тыныч кына, һәм бөтенләй көтмәгәндә, кесәсеннән кунак малайга бер уч чикләвек чыгарып биргәндәй, гильзаларны алып егеткә сузды — Мә, үзенә булсын. Ал... Кулыннан дилбегә төшеп китте егетнең. Дәшәргә сүз. кымшанырга җай таба алмый торган җирендә катып калды ул. Шулай да гильзаларны алмый булдыра алмады. — Ә кулың, андагы кургаш кисәге? — дип дәшәргә көч тапты ул, күзләрен зур ачып бер тын текәлеп торганнан соң. — Мә, кирәге чыгар, ал анысын да Икенче кесәсеннән тартып чыгарган кургаш кисәген дә егеткә тоттыргач, безнең сөйләшер сүз бетте дигәндәй, кырт борылып, Силингер- гә илтүче сукмак буйлап ипле генә атлап китте урманчы. Бүтәнчә кире борылмады. Тынлык урнашты. Байтакка сузылды бугай ул тынлык. Ә бераздан бөтен тирәюньне ачынып кычкырган аваз сискәндереп җибәрде: — Ә миңа, миңа нәрсә була соң5 Миңа ничек яшәргә?.. К и.юн Январь-февраль. 198Ь