«ГАКЪЛЫМ БЕРЛӘ ... КУЛ ТАЛАША»

БЕР ЧИКТӘН ИКЕНЧЕ ЧИККӘ ТАШЛАНУЛАР КИРӘКСЕЗГӘ КҮПМЕ ЯШӘҮ КОЧЕН АЛА 

Аналгезия... Кешенең авыртуны тою сәләтен югалтуы медицина фәнендә әнә шулай дип атала. Авыртуны тоймау Әлеге гаять куркыныч авыру, туры мәгънәсендә алсак, гавами күренешләр рәтенә керми. Шулай булуы хәерле Бу тешенчәгә символик күзлектән карап, рухи-әхлакый яктан фикер йөрткәндә исә Рухи сызлану тойгысын югалту, кызганычка каршы, хәвефләндерер дәрәҗәдә таралыш алды Монысы хәтәррәк авыру Мең тармаклы чир1 Бюрократлыкның хроник рәвеш алуы да шушы рухи аналгезиягә бәйләнмәгәнме' Кешелеклелек сыйфатларының саега төшүе җанның сызлана алмавыннан килмиме? Күңелдәге әхлакый башлангычның яр лылана башлавы һәм туфрактагы бәрәкәтле катламның кимүе Хәтта алар арасында да бәйләнеш бардыр төсле! Яисә менә бүгенге бәхетле тыныч тормышта ятим балаларның арта баруын гына алыйк Картлар интернаты күбәя. Бу күңелсез күренешнең эчке сәбәпләре әрнүләрне тоймас төстә тупасланудан түгелме соң?! Төрле мисаллар китерергә була. Кешелеклелек дәрәҗәсен билгеләүче өлгеләрдән берсе олуг икмәккә мөнәсәбәт мәсьәләсенә тукталыйк. Кыш бик иртә килгән ел иде. Туй күлмәген яшь ли кигән кыз төсле моңаючы табигатьнең аянычлы шундый бер манзарасы хәтердә һаман яңарып тора. Уңышы җыелмаган совхоз басуы! Район үзәгенең борын төбендә An -ак кардан тырпаеп торучы алтынсу башаклар саргылт камышлардан күпкә сагышлырак була икән Күпкә... Нәрсә булды безгә? Йөрәкләрне чәнчү алмыймы? Күңел чаңы нигә дәшми?. Элек башак җыю гадәте бар иде. Балачак елларында үземнең дә башак җыйганымны хәтерлим. Ә мондый мөмкинлектән файдаланырга була ич. Басу артык зурдан түгел. Укучы балаларны тартырга мөмкин. Уртакка эшләүне дә беләбез югыйсә Башакның фтысы — совхозга, яртысы — җыючыга бирелсә Юк. Мондый күнегелмәгән чишелешкә кайсыбер җитәкчеләр каршы Үземә дә булмасын, кешегә дә... Аларга шулай яхшырак (Бәя төшерергә теләмәүче тәкәббер фермерларның җиләкҗимешне чүплеккә түгүләре хәтергә килә.) Колхозчы хуҗалыклары язын саламга мохтаҗлык кичергәндә, әнә шулай, сөреләсе басуда «артып» калган эскертләр яндырыла Хәтта игеннәр дә кар астында кала Вөҗдан газапламыйдыр безне... Шунысы аңлашылмый: шәхси хуҗалыкка бөтенләй башка караш Уңышы җыелмыйча калган бәрәңге бакчасын күргәнегез бармы? Колхоз басуына исә эчебез пошмый. (Күпме җир алмасының туфракта калуын инде әйтеп тә торасы килми.) Күмәк хуҗалык карамагындагы җирләр (гомумән алганда, социалистик милек) ничектер хуҗа- сызга әйләнә башлады Ялланып эшләүчеләрне хәтерләтүче битараф көнлекчеләр күбәйде. Коллектив подряд ысулы, бәлки, чын хуҗаларны тудырыр?! Ышаныч — шу- ларда. Әмма авыл хуҗалыгында колач җәюче әлеге прогрессив алымның асылы «шабашникларча» акча каерып алуга гына кайтып калмасын иде Монда икенче чиккә ташлану күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Үзебезнең хәләл совет акчасы океан артыныкына охшап китмәсен... Сызлану тойгысын югалту... Мондый аномаль күренешне берьяклы аңлатып булмый Сәбәпләр күп төрле Шуларның берсе, минемчә, ачык төсмерләнә. Җәмгыятьтә үзебезнең әһәмиятебезне аңлау — үзаң тотрыксызлана төште шикелле. Аеруча соңгы берничә дистә елда Уртак мәнфәгатьләргә мөнәсәбәтнең кайвакыт «аңсызрак» булуы, хезмәт интузиазмы төшенчәсенең курсы сизелерлек төшү, һәрнәрсә белән килешүчәнI 16 А пек, күндәмлек, роботтай сукырларча «үтәүче.гә әверелү. социал» ваемсызлык, гражданлык кайгыртуын кечерәйтеп аңлау, үзеңне илдә реал» хуҗа итеп тоймау Үзаңыбызны шактый дәвамлы торгынлыкка менә шундый сәбәпләр китергәндер Әле бу сәбәпләрне тудырган «беренчел» сәбәпләр дә бар Шулерның иң җ-тд-е һәрбер эшнең үзәген билгеләүче идее һәм интерес берлеге какшый теште Кайчак кешәне шәхси мәнфәгатьләренә туры килмәүче идеяне гамәлгә ашырырга мәҗбүр итү Әләге гайре табигый хәл социал» гаделлек принцибының бозылуына, соңгы исәптә хезмәт ияләренең гомум җәмәгать эше белән кызыксынуын киметүгә китерде КПСС Үзәк Комитетының январь (1987) Пленумында ассыэыилал әй телгәнчә, идеянең интерестан аерылуы нәтиҗәсендә кешеләрнең хезмәт һәм социаль активлыгы кимеде дисциплина һәм тәртип начарайды, рухсызлык һәм скептиклык чире кочейде «Мин — бәләкәй кеше » Искәрткәнегез бардыр соңгы вакытта үэлерәи «бәләкәй кеше» итеп санаучылар күбәйде. Гаять күңелсез «арту. Үзләренең иңнәренә җаваплылык алырга теләмәүче мондый затлар, билгеле, җәмәгать миләре белән җитәкчелек итүдән читтә торалар һем «политикадан читтә» Тәрәнкыятнәң һәркем зше булуы мондый «бәләкәй кешеләряне кызыксындырмый Ялгыш адымнар всжаи чакта исә андыйлариың җавабы һәрчак әзер: «начальство гаепле! ■ Алар гынамы ииӘиП Бу уңайдан хуҗалык итүдә үзидарә, үзфинанслау һәм тотылган чыгымнарны каплау «ебек яңа тәртипкә күчүнең үзаңны тирәнәйтүгә, хезмәт һәм социаль мттивлыкны кемейтүгә китерүенә ышаныч зур. Кайбер яңа идеяләрнең тиешле экономик җирлеге булмау, тормыш агышыньзң сбъектив нигезен тоеп җиткермәү, хуҗалык итүдә алдан күрү сәләтен җитәрлек файдаланмау, әйе, кешеләр аңындагы күп кенә асыл сыйфатларның тоссеэләмүеиә фикерләүнең күпмедер дәрәҗәдә «катып калуыяна, хәрәкәт ориентирларын буташтыруга этәрде. Безне бер чиктән икенче чиккә ташлану кебек хәлне бетергеч яман еянек даими эзәрлекли башлады Үзендә капма-каршылыкларны сыйдыручы кешеләр күбәйде Тайпылышсыз характерлар кими теште Сәбәпләр әйткәнебезчә. күп терпе Мвитәп- ләрдә җәмгыять бепемен укытуның схоластик рәвеш алуы да фикерләү торгынлыгын китереп чыгаручы сәбәпләрнең берсенә әверелгәндер һәм югары уку йортларында философия фәнен үзләштерүдәге догмачылык чалымнары да Илнең киләчәктәге хуҗаларын болан тәрбияләргә ярамый! Яшь буында югары философик культура тәрбияләү елкәсендәгә формализм турында уйланганда, Казан дәү ләт медицина институты студенты Ю Бат рас ояның ачынып сәйләне хәтергә килә «Комсомол сафына аяк баскай чакта миннән Советлар Союзы флагының нинди тестә булуын сорадылар(П)» Бүгенге кемдә факультет комсомол оешмасын җитәкләүче егет әлеге сорауны эчкә сызлану белен иске ала Шаккаткыч формальлек Ленин комсомолының дәрәҗәсен тешерү Кешелек сыйфатларын кимсетү (Без университетта зачет яисә имтихан биргән чакта исә. укыганлыкны тикшерү максатыннан, әйрәнергә тиешле китап тышлыгының тесен сорыйлар иде ) Фикри торгынлык чире белән авыручы кеше әйткәнебезчә бер чиктән икенче чиккә ташлан у чан була Артыбызга борылып карыйк әле күпме кичердек мондый тайпылышларны! Каршылыкларны җиңе п бару юлында хәлне бетергеч «үпме бәргәләнүләр! Аеруча соңгы берничә дистә еллар эчендә Бер чиктән икенче чиккә ташлану социаль бәлагә әйләнеп китте күк Алтмышынчы еллар башын искә гешерегоз Илленче еллар уртасында уңышлы башланган үзгәртеп корулар әлеге дә баягы икенче чиккә ташлану шаукымына очрады Авыл тормышыи алыйк Колхозчының карвлты- курасы кысылды, шәхси мал-туар кыскартылды Әле дә исте күпләп йорт куяннары үрчеткән еллар иде Миндәй малайлар эчен геиаһсыз озын колаклардай әәрылу шактый авыр булды Йорт-җир Борынгылар юкка шулай атамагандыр Җирсез йорт буламы! Мал-туарсыз каралты-кураП Халык тормышыи нечкәләп еирәнгән мәгърифәтче галимебез К Насыйриның йорт-җир турындагы этнографик хезмәтен укыйсы «иләп китә: «Күп кешеләр бар. урта гына хәлле булса да. тавык-чебеш, «аз үрдек, күрке кебек нәрсәләрне асрыйлар, сыер һәм «еҗе асрыйлар һич меселмәи «атыйсыз аш ашамас, ашка катык салып ашар Чәйне сет белән эчкәй кеше би« сирәк бульф. вмма катыклы ашны күбрәк яраталар Шуның эчен куп кешедә сыер бар Хәтта фәкыйрьрәк булса, кәҗә асрый, сәтә-ивтыгы эчен. • Табигый яшәеш агышын нигезләнеп җитмәгән ясалма чаралар белән үзгәртергә Омтылу, гадәттә, алга таба хәрәкәт итүне тоткарлый торган «үңелсеэ нәтиҗәләр китереп чыгара Сала бай булса, кала бай була Халык гарәфыим*. гәсьфлар дәвамында иҗат ителгән «политэкономия» моңарчы безнең колагьАыэга әнә шулай 'әкрерләп килде Шәхси хуҗалыкларда мал-туар тавышы ишетелми башлау исе әләге табигые багланышның күлмедер бозылуына китерде Авыл табынының саегуы бетем ил табыныма тех ир итте Саладагы туганнарга «үчтәнеч итеп, «ападан ит-май ташын башлады. Шешәле катын га алып кайтабыз Искә тәшерү оет Тормышчан нигезем тапмаган - дев шаукымының галәмәте Әгәр шәхси хуҗалыклар Азык-төлек программасын балда- майда йөзеп каршыласа, хәл башкача булыр иде. Йорт-җир Ьөтен барлыгым белән авыл баласы буларак, шушы төшенчәгә киңрәк тукталып китәсе килә Авылның камил йорты нинди булырга тиеш? Каралты-ку- расы? Әлеге сораулар безне күптәннән борчый. Төрле «модельләр» тәкьдим ителде Тәҗрибәләр ясап карадык. Ялгышларның иң-иң аянычлысы, минемчә, йортны җирдән аерудадыр. Берничә катлы йортлар салып, авылны биеккә үстерергә омтылдык. Колхозчы югары күтәрелгәндә, газиз җиреннән ераклаша башлады. Физик яктан гына түгел, социаль мәгънәдә ерагая төшт е. Җиргә алай өстән карарга өйрәнмәгән колхозчы бәрәкәтле тарту көченең кими баруын тойды. Авылда күпкатлы йорт, шулай итеп, тамыр җибәрә алмады Авыл йорты. Идән астында — туфрак, түшәм өстендә — туфрак Авыл кешесе ике яктан да туфрак җылысын тоеп яши. Баштанаяк... Менә шундый «типовой йорт» Билгесез халык архитекторлары аны гасырлар буена камилләштергән. Вакытлар сынавын үткән әлеге «проектины ансат кына сызып ташларга мөмкинме? Бер чиктән икенчесенә ташлану түгелме бу? Авылда күпкатлы йортлар салу. әйе. җир хуҗаларының күңеленә ятмады. Шаукым узып китте Әмма авыл яңарудан туктамый. Соңгы вакытта салына башлаган, хуҗалык итәр өчен бөтен уңайлыклары булган «утар»лар авыл йортларының гасырлардан килгән классик үрнәгенә якынрак торалар. Ишектән чыгуга, җирг ә басасың. Тәрбияви яктан да гаять уңайлы. Баскыч төбеннән үк урам башланмый. Кул арасына керә башлаган балаларны каралтыда йөз төрле эш көтеп тора. Гасыр ахырына кадәрге чорны колачлаган илкүләм төзелеш планында авыл йортларының нәкъ менә шундый төрдәгесе үзәккә алына. Өйләрнең бары биш процентын гына (башлыча шәһәр читендә) күпкатлы итеп салу күздә тотыла. Госпланда шулай каралган Киләчәкне истә тоткан мондый чишелеш халык ихтыяҗларына каршы килми шикелле. Узгандагы ялгышлар да искә алынган. Әмма әлеге проектка да каршы чыгучылар очрый. Авыл кешесен «җирле йорт»ка бәйләүне, имеш, әлегә дөрес карарга санап булмый. Хезмәт ияләрендә җиргә мәхәббәт, кайберәүләр фикеренчә. колхоз кырларында тәрбияләнергә тиеш. Зур җиргә мәхәббәт кайдан башлана соң? Беренче тапкыр тәпи баскан туган йорт нигезеннән түгелме? Ниндидер тискәре үҗәтлек белән йортны җирдән аерырга омтылабыз. Янәдән икенче чиккә ташлану Ялгышларны ник кабатларга? Саланың бай булуы шактый дәрәҗәдә шәхси хуҗалык җиренә дә бәйләнгән. Шуны оныта күрмик! Җир шарының күпмедер сутый өлешенә хуҗа булу... «Алпавытлык»ны уятмый ул авыл кешеләрендә Юк! Авыл йорты янындагы шушы җирне безгә кече колхоз басуы итеп күрә белергә кирәк. Алай гына да түгел әле. Зур җир башы булып саналучы йорт кишәрлеге авыл кешесе өчен әйтеп бетергесез әһәмияткә ия. Җир хуҗасы аны үзе белә. Нинди йортта яшәргә кирәклеген дә ул өйрәтүчегә караганда яхшырак аңлый. Без сораштырып тормыйбыз шул. Киңәшмибез, һәм шактый идеяләр җирлексез булып чыга. Шуларны көчләп тагарга тырышабыз. Йорт яны участогы белән бергә, туган нигез тамырлары да киселә Колхозчының авырткан җиренә кагылабыз. Калага кунакка килеп киткән чакта да ул биек йортлар «изүеиннән тәмам гаҗизләнә. Авылга ташпулатлар кирәкме? Бит хәзер бөтен бер авылны сыйдырырлык күпкатлы йортлар төзеп була торган чак. Шундыйларын төзергәдер?! Кайчак шулай да уйлап куясың бездә авыл тормышын «тамырдан» үзгәртеп кору белән калада туып үскән белгечләр күбрәк шөгыльләнә башлады бугай. Нигә әле авыл дөньясын нечкәләп аңламаган «урбанист» колхозч ыга яңа йорт проекты эшләп бирергә тиеш?! Авыл организмын тирәнтен белми торган кешеләр даирәсенең мондый очракта катгый фикер үткәрергә хакы юк Төп сүзне авылда туып үскән белгечләр әйтергә тиеш. Авыл халкы. Икенче чиккә ташланудан килеп чыккан ялгышлар, минемчә, мәсьәләне тирәнтен белүчеләр белән исәпләшмәүдән киләдер. Югарыдан көчләп тагу, әнә шулай, җирле мөстәкыйльлекне киметте. Сукыр күндәмлек тамыр җәйде. Җирлексез күрсәтмәләрне карышмыйча үтәп, кечкенә авылларның тамырын корыттык. Суның кадере, чишмә корыгач беленә. Арыш кыры уртасында зиратлар гына утырып калгач, ике кулыбыз белән башны тотып: «Аһ!» — иттек. Әмма соң иде инде. Киңәшле эш таркалмас Моны безгә халык үзе тукып тора. Борын заманнардан бирле Әмма соңгы берничә дистә еллар дәвамында халык белән киңәшмәү очраклары шактый булды. Авыл хуҗалыгының аерым «форпост »лары булып күзалланган кечкенә авылларны планлы рәвештә юкка чыгару белән мавыгуны гына алыйк Кечкенә авылларда яшәүчеләрнең үзләреннән сорадыкмы «перспективасыз» нигезне алыштыру турында? Тарихи яшәү рәвешенә кагылышлы әлеге җитди проектны бөтен халык тикшерүенә куярга мөмкин булгандыр югыйсә. Киңәшеп тормадык Шушындый санлашмау очраклары гадәткә әйләнә башлады. Халыкның үзеннән сорамыйча гына эур-зур шәһәр исемнәрен алыштырабыз Хәтта милли башкала исемен (Зөһрә йолдыздагы сүнгән янартау авызына исем кушмыйбыз лабаса ) Барыбыз да шаһит «Хезмот ияләре соравы буенча» Ижевск шәһәрен башкача атадык Ьә- халык үтенече белә- әүвәлге кемен кире кайтардык Монысын ничек аңларга! Халык исеме белән алай уйнамаска иде Теньяк елгаларын көньякка бору проектына бәйле озакка сузылган волокитамы хка төшерел узыйк Табигатьне «төзәтергә» керешкәнче халыктан ризалык соралдымы? Шундый коточкыч мәгънәсез проект Госпланда «галык аизасы«нн»< башка кабул ителгән Җир хуҗасын санга сукмау бу Күзаллап бетерә алмаслык күңелсез нәтиҗәләргә китерәчәк шушы шикле идеягә каршы көрәшеп, күпме акыл иясенең файдалы эшкә тотылырга тиешле никадәр кече сарыф ителде Авыртмас башка тимер таяк булган әлеге проблема әдипләр тарафыннан аеруча ааыртулы тесте кабул ителде Хәтта совет язучылары съездының карарында да ул җитди мәсьәләләр рәтендә чагылыш тапты Җәмәгатьчелек тарафыннан тәкрарланган фикер дәүләтебезнең реаль кечене әверелде Татарстан башкаласы читендәге гүзәл урыннарның берсендә «озонлы һава фвтучан» биожимзаәод төзүне кире кагу да хәзерге аңа шартларда халык сүзенең нинди көчкә ия булуын шактый ачык күрсәтә Җибәрелгән ялгышны без таный башладык Әмма мондый савыгу эләгә акрын бара Эшне сукырларча хәл итәргә күнеккән кешеләрне, кызганычка каршы, каннарына сеңгән гадәттән ансат кына ваз кичтереп булмый. Фикерләүдәге догматизм тамырлары тирәнгә китеп елгвргеи һәм гамәл перевоз дате инерция дә шактый дәвамлы шул Җир җимертеп зшләү Халкыбыз телендә яши торган әлеге тәгъбирнең кайвакыт туры мәгънәсе турында уйлап куясың Тимер адымнар белән алга барыл газиз җирне шактый җимерергә өлгердек Күпме сорулеклорнең «астын өскә- әйләндерүебезне исегезгә төшереп торасы килми Үзегез дә беләсез Туфрак структурасын бозулар күбәйде (Күпләр авызыннан ишеткән мондый сүзләрне, юк. агач сабаннар заманын сагынудан әйтмим.) Җиргә сеңеп барган агулы химикатлар тааы безгә килечектә нинди «җимешләр» бүләк итәр! Алла белсен* һаман икенче чиккә ташлану шаукымы Техника куллануда да чамасыз кыланабыз Хәтта бәрәңге бакчасын да «корыч айгыр- лар« серә Туфракны һаман тыгызлыйбыз Деньяны тимер басты Хуҗасызлык хөкем сөргән колхоз-соа хозлар ниндидер тимерлеккә өөөрслде Кайбер авыл урамнарында гербарийга өзәрлек чирәм табып булмый Тимер тапкан тилмермәс дип борынгылар әйт кой әйтүен. Әмма уйлап зш итмәгән очракта тимерле кеше до тилмерергә мөмкин Тимер бәдәнле бәндәләр тимерагачларны корыта ала Тимер чыдамлылыгы тешеи- чөсе табигатькә килешеп бетми. Илаһи җирнең дә түземе чикле «Кызыклы» бер күзәтү Татарстан авылларының берсендә «әзнең иечле җиле ялгыз тирәктәге карга оясын җиргә очыртып тошерә Җентекләп караучылар табыла болар үзләренең ояларын, янәсе, нәрсәдән ясыйлар икән! Тал чыбыгы, әрем сабагы каз мамыгы һәм. Нәрсә дип уйлыйсыз! Алюминий, тимер, бакыр, кургаш чыбыклар! Әллә көләргә, әллә еларга!! Менә шундый хәл Уйланган кешәнең үзәге е зал әр лек Миңа ике елдан артык «җир чите»ндә — Ерак Көнчыгышта яшәп алырга туры килде. Сопкаларда адашкан чакларым булгалады Дереу У зал а иле! Мондагы табигатькә сокланудан туймадым Тайгада яралы бер зт күрүем хөтердә Кыланышы шундук гаҗәпсенү уятты Соңыннан юлдашларым аңлатты Аинунегн ашал савыгыр ечеи «илгеи м■ Шушы алым рәсми төстә танылганчы, кырык елдан артык вакыт узган! Болыннарны сөрдерү исә бер селтәнүдә башкарылган. Акыл белән кул талашуы алай ук озак булмаган Мондый сәерлек кайдан килә? Игенчедә җирнең хуҗасын күрел җиткермәүдәнме? Авыл хуҗалыгында мөстәкыйльлекне кысу данмы? Агрономнарны читтән өйрәтергә остардык Җирнең үзеннән чыккан агрокультурага ныграк ышанырга кирәк югыйсә. Гомеркәйләрен җиргә багышлаганнарга. . Алар игенчелек фәнен тупас бозмыйлар ич. (Инде боза калган очракта, әлбәттә, өстән катнашу таләп ителә.) Икенче чиккә ташлануларны җиребез күпме кичерде! Кукуруз «бизгәге»... Җәй буена карга кудым кукуруз басуыннан, дип. ихластан җырлап йөргән чаклар бар иде. «Кәгъбә бодае»н айга мендереп чәчәргә хыялландык Әлеге дә баягы агулы химикатларга ябырылу Баш ватып торасы юк. Тереклеккә яный башла ган әлеге «химик корал»ны инде хәзер катгый тыярга вакыт җиткәндер?! Биологик чиста икмәк үстерергә. Гербицидтан ваз кичкән хуҗалыклар илебездә инде шактый исәпләнә Бу уңайдан халык академигы Т Мальцевның искәртүе борчылу уятучы чаңдай шомлы яңгырый «Агулы химикатлар белән мавыгу, минем уйлавымча — шул ук алкоголизм. Кайчандыр бюджет кереме өчен халыкны эчәргә өйрәттек, монда да шулай: агымдагы елның уңышы өчен генә туфракны, бөтен табигатьне агулау юлына басабыз. Агротехника буенча эшләп җиткермибез — акыл үшәнлеге һәм бәлтерәгәнлек күрсәтәбез» Аныкка танык булу, икенче төрле әйткәндә, көч түкми яшәү Авылларда бул- галаган чакта шундый сүзләрне ишеткәлим. Мондый дәгъвалы фикерләр, гадәттә, алдынгырак хуҗалыкларда әйтелә Хикмәт — шунда рентабельсез хуҗалыклар җитештергән продукция, мәгълүм булганча, дәүләткә чагыштырмача югарырак хакка сатыла. Өстәмә түләү рәвешендәге шундый льгота артта калган колхоз яки совхозны тизрәк аякка бастырыр өчен бирелә Вакытлы чара. Әмма мондый ярдәм үзен аклыймы? Кистереп әйтү кыенрак Дәүләт җилкәсеннән төшкән хуҗалыкларны, әлбәттә, күрмәмешкә салышып үтәргә ярамый Ә зыянга эшләүчеләрнең артуын ничек итеп аңлатырга соң? Илебезнең кайбер төбәкләрендә шундыйрак хәл күзәтелә. (Чиләбе өлкәсендә ишеткән борчылулы сөйләүләр хәтердә) Колхоз яки совхоз зыянга эшли, баш белгечләр өзлексез премия ала! Мондый парадокслар юкмы? Бурычка күмелеп яшәүнең рәхәтен белүчеләр шактый. Андыйларны вексель куркытмый Катгый төстә таләп куймыйбыз. Артта калган хуҗалык җитештергән продукциягә өстәмә рәвештә түләүнең, уңай якларыннан битәр, зыян китерүче тискәре асылы күзгә ныграк ташлана төсле. Мондый экономик алым ничә еллар инде хезмәткә сәламәт булмаган караш тәрбияләп килә. Тулы көченә эшләмәүчеләр җиңел яшәргә өйрәнә, гаделсезлекне тойган тырышлар хезмәттән бизә Менә нинди әхлакый зыян! Шушындый камил булмаган шартларда яшьләрнең яңа буынын үстерәбез Бер якка чалулау нәтиҗәсе түгелме 6у?1 Хуҗалык итүнең яңа принципларына күчү, әлбәттә, мондый каршылыкларга инде урын калдырмастыр. Берчак шәһәр урамы буйлап барганда, гадәти чүп савытына күзем төште. Пинг вин рәвешендә ясалган. Уйга калдым. Гөнаһсыз кошкайны нәрсәгә әйләндергәнбез! Авызына чүп тыгылган.. «Көнкүреш сәнгате үрнәгепндә, баксаң, матурлыкның киресе гәүдәләнә Бу эстетизм түгелме соң? Кем уйлап тапкан аны? Совет кешесеме? Янын нан үтеп китүче пингвиндай балаларга әлеге зәвыксызлык нинди әхлак сеңдерә? Менә шундый яман тәрбия ничә еллар дәвам итә! Әһәмиятсез дип уйламагыз. Зур уйларга этәрүче гыйбрәтле ваклык бу Дөнья корамадан тора. Икенче чиккә ташланулар юлларыбызда күпме очрый! Ваклары һәм эреләре «Пролетариат язучысы... тормыштагы бөтен тайпылышларны аңлап, бөек төзелешнең һәрбер винтын карап, күреп үтәргә тиешле», һ. Такташ революцион үзгәртел корулар заманы язучысында шушындый мөһим сыйфатны күрергә омтылган. Бөтен тайпы лышларны аңлап!.. Бу бурычның бүгенгәчә искергәне юк Тик тормыштагы бөтен тайпылышларны аңлатып бирә алабызмы соң? Алдан күрүчәнлек сәләтебез бармы? Кисәтү авазы көчле чыгамы? Кулыбызны йөрәккә куеп әйтә алмыйбыз шикелле. Үзебезнең хуҗалыкта да тайпылышлар җитәрлек Иҗатыбыз методын аңлатуда да бар икенче чиккә ташланулар һәм башка мәсьәләләр буенча да. Тема актуальлеген аңлауда, мәсәлән, берьяклы хөкемнәр күпме? Аерым әсәрләрне бәяләүде? Соңгысына киңрәк тукталыйк. һәркемгә дә яхшы мәгълүм булган әлеге әсәрләрдә, әйтегезче. чынбарлыктан читтә торган очраклы моментлар чагылыш тапканмы' «Рәшә» повестеның үзәк образы Зәфәргә якын дусты мондый сүзләр әйтә: «Бел, мин синең шии4лле акчага табынмыйм, минем өчен чүп ул, Әмма ләкин шул чүп кесәмдә кыштырдамаса, мин кеше түгел Минем белемем дә, дипломым да. партбилетым да — бернәрсәм дә юк Бары акча гына миңа тигезлек, батырлык, хокук бирә Бәс шулай икән яшәсен галантерея сәүдәсе!» Типларны барлыкка кигерә алмаслык үзенчәлекме? Язучы сурәтләгән елларда андыйлар азрак иде әле Художниклык нәкъ менә шунда да күренә! Бәхетне байлыкта гына күргән үэемче бәндәләрнең үрчиячәген язучыбыз шактый еллар аша алдан күреп кисәтте Контрольсез «сул., экономиканың чәчәк атачагын куркыныч яралгы хәленнән үк күрәзәләде Чаң сукты Без хәзер хезмәтсез керемнәргә каршы, махсус карар кабул итеп, илкүләм иерәш ачтык. Исебезгә тешереп. уйлап карыйк Тормышыбызның социаль ягы әлеге әсәрдә күрсәтелмәгәнме? Язучыны социаль фактордан читләшүдә гаепләп буламы? Яшәештә барлыкка килгән күренешнең социаль-драматик асылы, аның тормыштагы төп нигезләр белән эчке бәйләнеше Повестьта шушы ачкыч күренмиме? Утыз еллап элек иҗат ителгән «Caj. чәчәге» дә «чынбарлыкны бозып күрсәтүче» ктетизм әсәрләре рәтенә кертелде Югыйсә «хүчы ?>«•« «ман күренешнең тамьф ч«» четен безгә бирничо дистә еллар алдан күрәзәләп бирде Пояестьиың үзән фикере, хәтерлисездер, башламда ук сиздертеп» « Былтыр кез булып үткен район партия конференциясендә делегатлар райкомның икенче секретаре Шакир Мостафинны «тәгәрәттеләр.. Конференция барышында коммунистлар аңа бик җитди гаепләр ташладылар халыктан аерылдың, халык кайгысыннан бигрәк, үз кайгыңны күбрәк кайгыртасың, кыскасы, обывательгә әйләнеп барасың диделәр Мондый гаепләүләрнең нәтиҗәсе бер — коммунистларның ышанычын югалту булырга тиеш иде Куркыныч хәл иде бу җитәкче кеше ечон » Очраклы моментлар, имеш, очраклы ситуацияләр Мәл җанлы обывательләр, янәсе, безнең тормышта аз. Кайвакыт чиребезне шулкадәр яшерергә тырышабыз Наркомания шаукымын да күрмәмешкә салыштык Күзебезне ачыбрак караса» Үзәк мат бугатта чыккан кайбер мәкаләләр раславынча, хәтта фәхешлек статистикасы туып ма таша икән Җәмгыятьнең сәламәт ортаниэмына елышучы шул «ман чирләргә без нигә тучылар шактый Яхшы әсәрне ялгышын табар эчен генә укью чыгучылар да очраш тътра Бездә югыйсә һәр дүртбиш язучыга бер тәнкыйтьче в»и әдәбият бежече туры киле Бер-береңне үстерү ечен менә дитен мөмкинлек! Әмма әдәби язмы- иатңда алыштыргысыз таяныч була алган, гомер буе рехмат укырлык тәнкыйтьчене табуы кыен Бу уң.- даи Ә Еникине аңларга бу-» Күптш. түгел басылып чык.ан Әсәрне бәяләү Шушы уңайдан алтмышынчы еллар башында нҗат ителгән «Рәшә» (Ә Еники) һәм «Өч аршын җир.. (Д. Гыйлаҗе.) повестьлары тир»оан хәер, тагын кабатланган. Егерме еллап элек Рәшит Әхмәтҗаноәның беренче шигъри җыентыгын үзе армиядә чакта. Әлмәттәи Г Ахунов белән Ә Маликов китап нәшриятына тезеп тапшырган. Мондый «сәер« очраклар бүтән булмады бугай Көндәлек тормышта очрый торган кайбер әхлаксызлык күренешләре турында сүз чыкса, минем бер иптәшем Тукайча турылык белен әйтелгән мондый сүзләр кабатлым «Кенчел^К, үң/тек белән тулган татарлык. Теяп илтеп Мәкәрҗәгә сатарлык • Мондый кискенлек белән әйтү, дип каршы тешәм мин, бүгенге көндә ярап бетмәс Туган халкыңны, дим. яратырга кирәк Шундый җавап ишегем «Шагыйрь әлеге катгый дәгъва сын үлеп ярату белән белдергән, һәм мин дә Яратуымнан гына кабатлыйм» Шагыйрь сүзләрен бүгенгегә бәйләп искә төшерү, барыбер күңелдә әллә нинди уңайсыз хисләр кузгата, һәм уйландыра да Менә шушы юнәлештә үзгәрү кирәк безгә Үзара мөнәсәбәтләрдә тамырдан үзгәрү Әдәби хуҗалыкны «талантларга уңам ревештә» үзгәртеп кору Яхшы әсәрләр тудыру өчен естәмә мөмкинлекләр шунда түгелме? Хал турачы ларның үзгәргәнен көтеп, тагын берьяклылыкка ташланмыйк Ә талантлар бездә җитәрлек бит! Икенче чиккә ташлану Ниндиләреиә генә бирелмәгәнбез? Тема актуальлеген аң лауда да берьяклылык күрсәтел алдык КамАЗ турында язарга тырышты» Тазалаш елъязмасына охшаш төссез әсәрләр ишәиде Хәзер АЭСка. КамТЗга чират җитте Халыкның хезмәт батырлыгы һәйкәлләрен, әлбәттә, сәнгатьтә мәңгеләштереп калдырырга бурычлыбыз Әмма нигә әле мондый социаль заказларның икенчерәк пландагы мәгънәсенә ныграк басым ясала? Чакыруны берьяклы аңлыйбыз һәм берьяклы тормышка ашырабыз Кеше рухы проблемалары (сәнгатьнең геп проблемалары?) игътибардан читтәрәк кала Күп кенә очракта әсәрләребездә гәүдаләидерелгөм кеше үзен хар актеры булмаган роботтай хис итә Иҗат эшемдә тәме, сүз да юк. зур әһәмияткә ия. Әмма барысы да талантка бәйле Чын сәнгать әсәре хрестоматиядә әйтаягеиче. һәрчак актуаль була Кайчак шулай да уйлап куясың, бер чиктән икенче чикне ташлану безнең гомер лек »юлдаш»ка әйләнде, ахры Ниятләгән һәрбер эшебез шуннәи башлана шикелле Эчкечелеккә каршы көрәш җәелдердек Икенче чик шаукымының нәт-җәсе инде сиздертә дә башлады Административ чаралар белән артык дорәҗәдә мавыгудан яман чир эчке куыла Тыюга ныграк басым ясау — җиңе яр» юлдан бару ' ү'еДм*ЕТ аьве* лар буема өйрәнелгән гадәтне кинәттән юкка чыгарып булмый Гадәтне бәрел чыгару ай-һай. җиңел эштән саналмый Тарбия программасы кирәк? Сәламәт буым гарби яле у бурычын без аеруча игътибарда тотарга тиешбез Бәргәләнүләр Милли мәктәпләрнең кыскаруы да берьяклылык шаукымьитна» киле Т атар уела балам, янәсе, ерак барып булмый ш> ■ I «үбеөл У.Г ТВ. Менә шундыйларның нәтиҗәсендә сыңар «аматлы М Берьяклы фикер йөрткән ата аналарга әдәбият сеюче Г Хәмид^ «линныи --з-ды» хх> лерен ишеттерәсе килә «Ә менә безнең Якуб Чәиышев мәдрәсәдә укып тә -енерал лейтенант булган 6ит1..к Туган гел варисларының кимүе, билгеле, башка сәбәпләргә дә бәиде Үзебез да гаепле Заманга гына сылтамыйк? Совет халкының интернациональ ныклыгы мила» телләрнең үзь яшәешлегеннән гора? Телсез халык булмый Теле барның юлы бар Моңа берьяклы карамаска кирәк. Халык язмышы турында фикер йертү әлбәттә, берьяклы гына булырга -еш түгел Шуңа күрә дә ул халык язмышы Ялгышлар да бу-малы- Эшп.-әг.н «эше гене ялгышмый Башлап юл салучылар чалуларга да мөмкин Кәршылыкяер да җ- терлян Тормышыбызда «алкып чыккан «иртелөрн. дөресен ..... еһем.ягсез.ә сә- наган чаклар булгалады Аларны уңышлар да каплап киткәләде. Каршылыклар асылын тирәнтен өйрәнмәдек Яшәеш куйган проблемаларга кул селтәүчеләр күбәеп китте. Язучылар арасында да. Теге вакытта кечкенә авылларны бетерүгә каршы катгый төстә дәлилле ризасызлык белдерелмәде. Арба ватылгач, юл күрсәтүче күп булыр. Инде эш узгач, әйе, чәчрәнүләр күп булды. Әле хәзер дә дәвам итә. Барыр юлыбыздагы Ьәртөрле чалуларны без ерактан күрергә бурычлы югыйсә. Тискәре тенденцияләрнең көчәю куркынычын вакытында тәнкыйтьчел бәяләү, Ленинча әйткәндә, «ялгышны төзәтү чараларын игътибар белән тикшерү» кирәк. (Җәмгыять белеме дә тормышка якынайсын.) Бу җәһәттән демократиянең һәрьяклы үсеше үзаңны камилләштерүдә биниһая мөмкинлекләр ача. Катлаулы проблемаларны халык белән бергә өйрәнү, бик акрын булса да, даимилек төсен алучы гадәткә әверелә башлады. Илкүләм киңәшүнең зарурлыгына инандык Хәбәрдарлык нәтиҗәсен күреп торабыз Халык фикеренә, стратегиябезне билгеләшүче коллектив акылга, яңарыш шартларында, күрелмәгән киңлекләр ачылды. Ә бөек халык таланты чиксез ачышларга сәләтле ул. Шәһәр урамнары буйлап хәрәкәт итүче машиналарның элегрәк сигнал бирешкәнен һәркем хәтерли. Урам тулы тавыш иде Сигнал бирү тыелды. Колаклар иллә рәхәтләнде! Үзара шау булдырмыйча да хәрәкәтләнеп була икән. Тәҗрибә шуны күрсәтте. Шушындый кирәксез шау-шулар башыбызны күпме миңгерәтә! Тел тегермәнен файдасыэга тартучылар, кысыр тавыктай кытаклаучылар күп. Әйткәнен иңендә күтәрергә сәләтсез телдәрләрнең «перестройка» төшенчәсен таушалдыруына ирек бирмик! Күп сүзнең, борынгылар әйтмешли, хатасы күп. Күпсүзлелек акылны үшәнлән- дерә. Фикерләү торгынлыгына бирелү куркыныч гамьсезлеккә китерә. Мисалын хәтсез күрдек Сүзебез илнекенә берексен. Уйлап сүз әйтик, уйлап эш итик. Хәлне бетерә торган тайпылулар мөмкин кадәр азрак булсын. Шушы уйлануларыма нокта куяр алдыннан Тукайны искә төшереп үтәсе килә: Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам, Юлда манигъ' күрсәм, тибәм дә аударам

Реклама