Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ КАБЫЗГАН УТЛАР ҺАМАН ЯНАР


лассика— киләчәк буыннарны гомер буе оаатып бара торган иң җитлеккән иҗат Бүгенге
сәхнәбез Г Камал һәм М Фәйзи Ф Бурнаш һәм Т Гыйззәт кебекләрнең драма һәм
комедияләре белән дә бай һәм төрле Бу каләм осталары иҗат иткән аерым пьесалар
хәзерге тамашачыны тврле чорларга алып китә, җәмгыять һәм халык узган тарихи
дәверләрнең тврле яклары белән таныштыра, дулкынландыра шатландыра һәм
нәфрәтләндерә Алар арасында да аерата бәхетлеләре бар иҗат җимешләре зур активлык
белән бүгенгенең әдәбиятын һәм сәнгатен тудырыша әсәрләре — бүген язылган кебек яңгырый,
безнең квннәр укучысына һәм тамашачысына аерата якын
К Тинчурин драматургиясе дә шул торгә керә Соңгы елларда һәр театр сезоны шушы
драматург әсәре буенча куелган спектакль белән ачыла республикабыз театрлары
репертуарында аның дистәләгән пьесасы ныклы урын алып тора. Ссҗгы елларда гына да аның
«Зәңгәр шәл» һәм «Ил» мелодрамалары «Җилкәнсезләр* «Американ- ■Сакла, шартламасын1*
«Назлы кияү- «Хикмәтле доклад» сатирик комедияләре •Сүнгән йолдызлар» трагедиясе. «Казан
солгесе» музыкаль комедиясе һ б уйналды һәм уйнала килә Бу җәһәттән аның белән үткәндәге
бер генә драматург та ярыша алмый
Моның сәбәбе нидә7 Кайсы яклары белән К Тинчурин пьесалары тамашачы күңелен бүген
дә. язылганнарына 50—60 еллар узгач та. бердәй били һәм дулкынландыра7 К Тинчурин
әсәрләренең көчен иң беренче бер формациядән — капитализмнан икенчесенә — социализмга
күчү чорындагы аерата мөһим проблемалар үзәккә куелган булу билгели Сыйнфый азатлык
өчен көрәш нң югары ноктасына җиткән моменттан торып драматург иске, җимерелеп бара
торган җәмгыятьне бәяли фаш итә Бу фаш итү дөньяга иң алдынгы караштан чыгып зшләнә Һәм
тагын да әһәмиятлерәге. зур талант тарафыннан эшләнә Драматургның сатирик таланты яңа
туып килүче җәмгыятьнең үсешенә аяк чала торган якларны һәм кешеләр характерларын да
күреп алып бәяләргә ярдәм итте Болар бүгенге татар сәхнәсе өчен әлегә кадәре беленеп
бетмәгән хәзинә Бу хәзинәдән дөрес һәм урынлы файдаланганда, ул әле яңадан-яңа сәнгать
ачышларына алып киләчәк
Бүген театр бу хәзинәдән ничек файдалана соң’
Якын тарихка күз салыйк К Тинчурин иҗаты яңадан да халыкка һәм әдәбиятка кайтарылган
чорда.—ә бу — 50 нче еллар.— милли театрыбыз авырлыклар кичерә иде Драматургия үсешен
«конфликтсызлык теориясе* тоткарлап торды Бу вакытларда театр репертуарлары югары
художестволы пьесаларга бигрәк тә заман темаларына багышланган пьесаларга, аерата
комедияләргә чын мәгънәсендә кытлык кичерде. Шул яктан Тинчурин һәм Бурнашларның вакыт
сынавын узган әсәрләре сәхнәгә яшәү сулышы һәм икенче яшьлек өргәндәй булды Сәхнә үзенә
җитмәгән, тамашачы зарыккан комедия һәм сатиралар белән баеды Комик һәм сатирик
персонажлар, көлке Һәм мыскыл ситуацияләре театрларның идея-художестно чараларын
җанландырды һәм бу өлкәдәге мөмкинлекләрен өр-яңа бер югарылыкка күтәрде
К Тинчурин драматургиясе, иң әүвәл. әче көлүе белән көчле һәм актуаль Аның каләме
астыннан чыккан 20 дән артык пьесаның (өчесе — соапт^лыкта язылган пьесалар) 11 с комедия
төренә керә Төп сюжет сызыгы буенча килеп караганда музыкаль драма һәм мелодрама төренә
кергән пьесаларда да (мәсәлән. -Зәңгәр шәл-
К
• Ил») сатира һәм юмор зур роль уйный Язучы иң беренче комедия жанрында зур идея-
эстетик ачышлар ясады, татар драматургиясен сәнгатьчәлек ягыннан яңа баскычка күтәрде,
аның тематик чикләрен киңәйтте Театрыбыз әле бүген дә бу мирасны аңлау һәм үзләштерү
юлында тора, аның бу жәһәттән әле бүген дә күп эшлисе бар
Театр классиканы яңача. хәзерге көн югарылыгыннан торып укыр га омтылды һәм омтыла
килә Бу яктан режиссерлар һәм артистлар К Тинчурин әсәрләрендә әле һаман да ачылып
бетмәгән яңа мөмкинлекләр күрәләр, эзлиләр һәм еш кына табалар да. Мисал өчен «Сүнгән
йолдызлар» пьесасын алып карарга була Драма итеп язылган бу әсәрнең нигезендә куючылар
һәм актерлар фаҗигале язмышлар күрделәр. Нәтиҗәдә «Сүнгән йолдызлар» Академия театры
сәхнәсендә халыкчан трагедия дәрәҗәсенә җиткерелеп яңгыратылды Пьесадагы коллизияне
иҗтимагый конфликт дәрәҗәсенә күтәреп яңгыратуы өчен спектакль югары бәяләнде.
Соңгы елларда сәхнәдә уйналган әсәрләрнең күпчелеге комедия. Үткән җәмгыятьнең черек
һәм көлке якларын да. Совет властеның беренче елларында баш калкыткан яңа төр
мещанлыкны да бүгенге сәхнә, иң беренче. Тинчурин югарылыгыннан торып, фаш итә,— монда
шиксез уңышлар бар. Театр бу әсәрләрдә чагылган оптимизмны — бөек үзгәрешләр рухы
тудырган оптимизмны — тулы саклауга ирешә Алай гына да түгел, аны аерым спектакльләрдә
(иң беренче. -Җилкәнсезләр» һәм • Американ»да) тагын да үстереп һәм ныгытып, социалистик
революция мөмкинлек биргән үтергеч көлүнең ышанычлы нигезләрен булдырды
Әлбәттә, классиканы торгызу шома гына бармый Бу яктан К Тинчурин әсәрләре дә чыгарма
түгел. Мәсәлән. 50 елларда, Татар дәүләт академия театры «Зәңгәр шәл» һәм Казан сөлгесе-н
куйгач, шактый бәхәсләр булды Аларның асылы Академия театры кебек дәрәҗәле сәхнә
музыкаль пьесаларга урын бирергә тиешме, юкмы мәсьәләсенә кайтып калды Хәлбуки, татар
театры 20—30 еллардагы зур уңышларга ирешкән музыкаль жанрны яңадан торгызу өчен көрәш
башлаган иде. татар тамашачысының яраткан сәнгать төренә алга үсү өчен яңа мөмкинлекләр
ачты
Төрле вакытларда, төрле уңай белән һәм төрле формада чагылган мондый фикер
каршылыкларына карамастан, театр К Тинчурин драматургиясен яңадан торгызу өлкәсендә
эшләвен һәм эзләнүләрен дәвам иттерде һәм зур уңышларга иреште 1958 елда татар
драматургиясенең ин гүзәл үрнәкләреннән берсе булган «Җилкәнсезләр» трагикомедия
югарылыгына күтәреп куелды. Буржуаз җәмгыятьнең терәү баганалары ролен уйнарга
тырышкан «тәрәккый пәрвәр» сәүдәгәр Нуретдиннар һәм Мисбах хаҗилар, аларның халуе
Батырхан кебекләр. Нуретдиннарны яңа шартларда алыштырып килгән нэпман Зәйнетдиннәр
— боларның һәммәсенең дә — соң чиктә һәлакәткә дучар булганлыгы тарихи дөреслек
фонында сәнгатьчә югары сурәтләнде
Театр белгече И Илялова Татар дәүләт академия театрының 60 еллар ахырыннан алып,
бүгенге көннәргә кадәрге иҗат гомерен «Яңа дәвер» дип атый. Бу дәвердә сәхнәбезнең йөзен
билгеләшүдә К. Тинчурин драматургиясе мөһим роль уйный. Бу чорда Академия театрында,
югарыда искә алынган «Сүнгән йолдызлар»дан тыш. драматургның иң күренекле әсәрләреннән
булган Американ». «Назлы кияү». «Зәңгәр шәл- Татар дәүләт драма һәм комедия театрында -
Хикмәтле доклад». Мин- зәлә театрында «Ил» һ. б куела. Шулардай мисалга «Американ»
комедиясен генә алу да җитсә кирәк. Ярты гасыр элек язылган бу әсәрне Академия театры
коллективы нәкъ менә бүген язылган кебек яңгыратты Американ»да милли художестволылык
традицияләрен баету юлы бик анык билгеләнгән,— дип язды бу спектакль турында
• Правда» газетасы— пьеса идея ниятенең төгәллеге һәм заманча сурәтләү чараларын
эшләүнең нәтиҗәлелеге аркасында бүгенге тамашачыга якын» («Правда». 1970. 1 август)
«Американ» һәм «Назлы кияү» һичшиксез, милли театрның сатира һәм юмор арсеналын баетты,
төрләндерде
Кызганычка каршы. К Тинчурин әсәрләре буенча куелган барлык спектакльләр турында да
болай әйтеп булмый. Иң соңгы елларда бу мирасны Академия театрында көчәеп киткән сатира
һәм көлү юнәлешенә буйсындыру тенденциясе барлыкка килде Җәмәгатьчелек бигрәк тә
«Казан сөлгесе»нең соңгы куелышындагы көчләп көлдерүләргә. кәмитлеккә каршы чыгып,
берьяклы характер ала барган бу мавыгуга бик урынлы төстә борчылу белдерде
Бу тенденциянең аерым уңышсыз нәтиҗәләре бигрәк тә «Зәңгәр шәл»нең соңгы
куелышында ачык төс алды Академия театры аны К Тинчуринның 100 еллыгы алдыннан
сәхнәләштерде Бу — әсәрнең алтынчы мәртәбә куелуы, электәгеләреннән алга узып, аның
әлегә кадәр акцент ясалмаган, ачылып җитмәгән якларын ачарга тырышу булды Театр билгеле
бер дәрәҗәдә классик әсәрне, тамашачы һәрчак сөеп
1 Фатгах Нурихан Быел тагын Казан солгесе- — -Социалистик Татарстан». 1986 16 ноябрь. Нуруллин
И Махмүтои Һ Даялы традицияләрне үстерү хакына — -Социалистик Татарстан». 1987. 17 апрель
кибул ит;» тгфган мелодраманы яңача укырга дигән теләгенә ирешә алды -Яңача булсын'* Дигән
«штылышка хәтта тулысымча ирешелгәи дип тә әйтә алабыз Ләкин якалык ни кадәр уңышлы
кайсы яктан уңышлы’ Аңар мисаллар бар. билгеле Мәсәлән оригиналь мезансценалар һәм op-
яңа сценография ярдәмендә халкыбызның якты рухын, оптимизмын, гореф-гадәтләрен, акылын
чагылдырган сабан туена хәзерлек күренешләре Хезмәт кешесенең буйсынмас характерын,
бунтарьлыгын чагылдырган качкыннар пәрдәсе дә тмгәл эшләнүе драматург фикерен тулы
әйтүгә ярдәм итүе белән игътибарга лаеклы Актерлар уенында — аларның үзләре еч.-н дә.
тамашачы очен дә.— яңалыклар күп- Котдүс ишанмын дүрт хатыны гына да ни тора"
Шулай да пьесаның бу куелышы каршылыклы хисләр һәм канәгатьсезлек тә уята. Ton
хикмәт — әсәрнең сәхнәдә берьяклы чишелешендә Куючылар (художникны да кертеп) әсәрдә
иң беренче сатира күрәләр Ишан хәзрәт, аның авылдагы куштаннары. ул алдап-йолдап, алар
җилкәсендә рәхәт яшәгән кешеләр, баоыклыкка чыгып баручы ишан хатыннары болар, әлбәттә
драматургның үзе тарафыннан да тәнкыйть утына тотылалар мыскыл ителәләр Ләкин мыскыл
итүнең дә. колүнең дә терле-торле дәрәҗәләре бар Әгәр дә драматург сатира язса,
вакыйгаларны сатирик үткенлек җирлегенә корса, сатирик гиперболалар да. шаржлык та
урынлы да. кирәк тә була Мәсәлән. -Американ* комедиясендәге кебек Ләкин -Зәңгәр шәл* гәрчә
анда сатира-юмор билгеле бер роль уйнаса да. сатира түгел мелодрама Ә мелодраманың.
мәгълүм булганча, үз максаты һәм үз такшнары бар
Инде алда әйтелгәнчә, социалистик революциянең беренче елларында К Тин чурии.
драматург буларак, талант кочен асылда иске җәмгыятьне фаш итүгә туып килүче тормышның
һәрторле дошманнарыннан кнлүгә юнәлдерде Йаыф-Золайха» •Сакла, шартламасын'- «Тутый
кош- -Казан солгесе». -Американ* кебек әсәрләрнең үзәгендә дистәләгән гаять оригиналь комик
һәм сатирик образлар тпра Зәңгәр шәл*. «Ил« кебек пьесалар исә иң беренче, драматургның үз
иҗатында уңай герой эзләүгә борылышлары белән дә кызыклы иделәр Мондый г.*р.м иҗат
итүне ул мелодрама жанрыннан башлый татар драматургиясендә иидс традицияләре булган
олкәдә яңа сүз әйт», мелодраманы М Горький күрсәткән һәм өметләнгән югарылыкка күтәреп,
аның мөмкинлекләреннән тулырак файдалануга омтылыш ясый Әле Боек Октябрьгә кадәр үк М
Горький тупикка кереп баручы театр сәнгатен коткару очен мелодрама жанрын җанландырырга,
аңа яңа идся-остетик эчтәлек бирергә кирәклеген әйтеп чыккан иде Пессимизмга каршы булу,
тормышка актив монәсәбәтнс яклау мелодрама алдына куела торган тол таләпләр булырга
тиеш, дңде боек пр-метир язучы м«и1ың өчен мелодраманың романтик эмоциональлек
белән сугарылуы зарур -Мелодрама чиктән тыш гади психологизмга хисләрне һәм вакыйгада
катнашучыларның үзара мөнәсәбәтен гадиләштерүгә — корылганга күрә дә. авторларның теге я
бу геройга үз симпатияләрен һәм антипатияләрен ачык һәм билгеле төстә ассызыклаулары
кирәк».— дип язган М Горький («Искусство коммуны» 1919. 2 март)
«Зәңгәр шәл»— тулысы белән шул рухтагы әсәр Драматургия һәм театр тарихы ноктасыннан
караганда да. татар сәхнәсендә уңай геройның ныгуы җәһәтеннән дә аның әһәмияте Булат һәм
Мәйсәрә сызыгы белән бәйле сюжетка барып тоташа. Бунтарь характерлы, үз бәхете ечен
куркусыз көрәшүче кызу канлы кешене драматург алгы планга чыгара. Бу сюжет сызыгына бәйле
төстә гаять җанлы, драматик хәрәкәт көче ягыннан да. образлар системасы белән дә гаҗәеп
дәрәҗәдә оста эшләнгән пәрдә — урмандагы качкыннар пәрдәсе—юкка гына кертелмәгән. Нәкъ
менә шушы пәрдәдә иҗтимагый көрәш мотивлары үткен куела, яңа җәмгыять өчен барган көрәш
елларында тамашачы бик теләп һәм якын күреп кабул итә торган, бүгенге көн тамашачысына да
якын булган, сыйнфый азатлык файдасына булган сүзләр сөйләнә (Сүз уңаеннан әйткәндә,
пьесаның бу урыннары соңгы куелышта беркадәр кыскартуларга очраган һәм мондый «төзәтүләр»
әсәрнең иҗтимагый яңгырашына зыян китерәләр) Революциягә кадәрге мелодрамадан,
сентиментализмга һәм тышкы эффектлылыкка корылган, геройлары язмышка буйсынырга мәҗбүр
ителгән мелодрамадан аермалы буларак, социаль конфликтка корылган мелодрама туа
К Тинчуринның сәхнә кануннарын сизгер тоючы зур оста булуы монда да ачык күренә Ул төп
сюжет сызыгына зарар китермәстән. киресенчә, аны көчәйтерлек һәм җанландырырлык итеп кенә
Котдүс ишан белән бәйле сатира сызыгын да суза Татар әдәбияты динчеләрне, мулла-монтагайны
фаш иткән, адәм көлкесенә калдырган әсәрләргә бай Хәтта әйтергә мөмкин, бу яктан ул башка
төрки халыклар әдәбиятлары арасында аерылып тора. Мондый әсәрләр янәшәсендә «Зәңгәр
шәл»нең лаеклы урыны бар Чыннан да ишан хәзрәт аның мөрите «дәрәҗәсен» алган Җиһанша-
карак. хәзрәтнең дүрт хатыны, авылның динле карт-җорысы һәм байгурасы, ат карагы Миңлегали
һ б ярдәмендә иске тормышта зур роль уйнаган дини фанатизмны фаш
Спектакльгә килик Аның авторлары инде әйтелгәнчә, игътибарны сатираны көчәйтүгә
юнәлткәннәр Ишан хәзрәтне, аның иярченнәрен һәм гаиләсен фаш итү яңа бер югарылыкка
күтәрелгән Ләкин бу югарылык — реалистик дөреслеккә илтүче детальләрне үстерү юнәлешенә
баруда түгел, ә саф сатира элементларын көчәйтүдә һәм шаржлыкны арттыруда, сатирик
гиперболага омтылуда. Менә шунда инде әсәрнең мелодраматик сюжет сызыгына зыян китерә
торган хәл туа да. Элекке куелышларда да тамашачы ишанны хайвани теләкләренең колы дип
кабул итә. аның әүлиялык. изгелек кабыгына төренгән рухи эчтәлеген — бозыклыгын бик яхшы күрә
һәм аңлый иде Инде хәзер аның хайвани теләкләре һәм омтылышлары соң чиккә җиткереп
күрсәтелә яшь кызлар янында ул калтырый ук башлый, төртеп җибәрсәләр дә гадәти генә
егылмый, штан төпләрен күрсәтеп, мәтәлчекләр атына. Яки. менә ишан хатыннары «Изге» карт
тарафыннан дүрт стена арасына ябып куелган бу -фәрештәләр»нең наданлыгы һәм азгынлыгы,
миһербансызлыгы һәм оятсызлыгы инде драматург тарафыннан җитәрлек үк ышандырырлык итеп
күрсәтелгән. Аларның ялчы Галәви белән бәйләнешләрен генә карагыз Бозыклыкта ишанның
үзеннән бер дә калышмый торган бу кешенең Мәйсәрә хакында «гомер булса, бәлки, ишан хәзрәт
анысыннан да гошер чыгарыр әле» дигән сүзләреннән аңлаган кеше күпне аңлый инде, югыйсә
Ләкин әсәрне сәхнәгә куючыларга болар гына яз Ашка китәр алдыннан хатыннарның барысы да
дип әйтерлек Галәви белән иң вульгар кыяфәттә үбешеп чыгалар Болар ни бирә инде
мелодрамага, нәрсә белән баета9 Киресенчә Мондый күренешләр һәм арттырулар янәшәсендә
Мәйсәрәнең күңел сызланулары вагая һәм ышандыру көче кими Сатирик яссылыкта чаманы белми
уйнау психологик яссылыкта да «уен» китереп чыгара Мелодрамада психологик примитивизм
янына сатирик примитивизм өстәлә, күз яшьләрен «сыгып чыгару» янына көчләп көлдерү килеп
кушыла—әсәрнең бөтенлегенә зыян килә. Шуңа күрә дә кайбер тамашачыларның «безнең халыкта
алай булмаган инде, бигрәкләр дә үз-үзебезне мыскыллыйбыз» диюендә хаклык бар Җитди
мелодраматик ситуация мондый вульгарлаштыруларны күтәрә алмый Сәхнә кануннарына да
характерларның логик бөтенлегенә дә. телгә дә гаять сизгер булган К Тинчурин жанр төрләрен
(мелодрама белән юмор-сатираны) һәм сәнгать төрләрен (сәхнә уены белән җыр-музыканы. бию-
акробатиканы) берләштерүнең гаҗәеп үрнәген биргән Бу бербөтенлекне җимермәс өчен аерата
саклык кирәк Драматург жанр төрләрен аларның һәрберсе синтетик бербөтенгә үзеннән өлеш
кертә һәм бу бербөтенне үзенә генә хас булган үзенчәлекле сыйфатлар белән баета торган итеп
куша алган Шуның белән бергә синтетик бер- бөтен булып оешканда һәр сәнгать һәм жанр төре
тегеләйме-болаймы бүтәннәргә 170
Һ»М бербөтенгә яраклаша. узе дә яна сыйфатлар ала. Шуңа күрә бу музыкаль мело драма инде
сәнгать һәм жанр төрләренең механик кушылмасы итеп түгел, ә яна бер органик художество
бөтенлеге дип кабул ителә Мондый берботенне сатирага буйсындырырга тырышу, ягъни башка
сәнгать һәм жанр үзенчәлекләрен сатирага гына әйләндерү спектакльне берьяклы иткән Нәтиҗәдә
спектакльнең тулы сурәте бозылган - анда сатира чуан булып бүлтәеп тора Сатира ташкыны уңай
геройны да психологик кичерешләрне дә. хәтта социаль яңгырашны да җуя. бөтенләй үк жуй мае
а да шактый төссезлэтә
Ике донья арасындагы аермаларны К Тинчурин шул рәвешчә, торле сәнгатьчә чаралар
ярдәмендә күрсәтте: асылда сатира һәм юмор байлыгы белән аерылып торган бу иҗатка, шулай
да. бер генә торле карашны алга сорү ярамый Театр эшлеклеләре - беа шул хакыйкатьне тирән
аңлаганда гына бу гүзәл мирасны тулы кочкә эшкә җигәргә бүгенге тамашачыны иске җәмгыятьне
күралмаска. буржуаз мөнәсәбәтләргә нәфрәт белән карарга, хәзерге тормышыбызның
матурлыкларын кадерләргә өйрәтергә мөмкин