Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИТАП ҺӘМ ТАРИХ


әннәр докторы Ә Кәримуллинның 1985 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган китабы «Китаплар һәм кешеләр» дип исемләнгән ' Тирән мәгънәле исем бирелгән бу китапка. Китаплар һәм кешеләр. Мин исә бу хезмәт турындагы уйларымны китап һәм .. тарих дип исемләргә булдым. Китап һәм тарих. Ул — ни? Китап,— чыннан да, тарих Тере тарих Төрле заманнарда, төрле кануннарга нигезләнеп фиргааеннәр, патшалар, шаһлар, корольләр, папалар, императорлар, президентлар, дәүләт башына менеп утырган авантюристлар иң беренче эш итеп китапка каршы көрәш башлаганнар Радищев. Пушкин, Лермонтов, Герцен әсәрләре, алар язган китаплар империяне дер селкеткәннәр. Г. Коләхметов, Г. Тукай язган әсәрләр жандармерия папкаларында йөри-йөри таушалып беткәннәр Китапка каршы көрәшмәгән бер генә монарх та булмаган Әмма, А. И. Герцен әйткәнчә, «кабиләләр, кешеләр. дәүләтләр юкка чыкканнар, ә китап кала биргән. Ул кешелек җәмгыяте белән бергә үскән, кеше акылын тетрәткән бөтен тәгълиматлар, йөрәкләрне ашкындырган бөтен омтылышлар анда кристаллашкан»
Ә Кәримуллинның татар китабы үткән юл турындагы әлеге хезмәтен укыганда, бу өземтә мәкаләгә керәм, керәм дип. миңа мелдерәп карап тора сыман иде Татар китабы Катлаулы, авыр юл үткән, илгә, халыкка игелек китергән китап Аның язмышы, ничектер, бөек рус. немец, испан, француз, инглиз, фарсы-гарәп. төрек китаплары үткән юл белән бик охшаш Татар китабы гомер- гомергә тарихта актив булган, үз халкын гына түгел, тугандаш терки халыкларны да агартуга хезмәт иткән Утызынчы еллардагы кайбер вульгар социологлар «Казан шәһәре шәрык эчен дин китабы тараткан» дигән эчтәлекле ямьсез гайбәт язгаладылар Әмма. Ә Кә- ' Кярнмупп»» А Книг» » П«А» Квхям». 1W3 (Лр.д. <по*»е М А Усмяиояя)
римуллин китабының бер генә бүлеген — «Гасыр» һәм «Яңа китап» нәшриятларының эшчәнлеген генә күзәтегез. «Гасыр- нәшрияты.— ди автор,— табыш артыннан кумаган Бу турыда китаплар, аларның оформлениесенә киткән өстәмә материаль чыгымнар сөйли» Прогрессив нәшрият булмаса, «Гасыр» компаниясенең хуҗалары Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәииләр янына Тукай. Коләхметов. Әмирхан, С. Рахманколый. Г. Кәрам кебек алдынгы яшьләр тартылыр идеме' Татар халкына нур чәчүче мәгърифәт учагы булып исәплөнмәсә, «Гасыр»гв большевик Хөсәен Ямашев кереп йөрер идеме?
«Гасыр» нәшриятының бу мактаулы эш- чәнлеге Ә Кәримуллин китабында бик тәфсилле рәвештә сөйләнгән, ышанычлы саннар таблицалар белән беркетелгән Бу хезмәтнең зур әдәби юбилейлар — Ф Әмирхан һәм Тукайның тууына йөз ел тулулары алдыннан дөньяга чыгуы символик мәгънәгә ия китапчылык тарихында Әхмәтгәрәй Хәсәни нәшриятын Тукайдан, Ф Әмирханнан башка Пушкинның. Лермонтовның татарчага тәрҗемәләреннән. халык өчен бик тә кирәкле русча-татарча, татарча-русча сүзлекләрдән, татарча беренче медицина китапларыннан, аш-су китапларыннан башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел Әхмәтгәрәй Хәсәни нәшриятының Россия империясе укымышлы татарлары арасында нинди әһәмияткә ия булганлыгын башка китапчы-календарьчы сәүдәгәр дә аңлаган Шундыйлардан берсе — Шәрәфетдин Шаһидуллин, календарьчы, игъланчы 1908 елда ул сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр өчен «Идел нәһерендә (елгасында — М М.) юлдаш» исемле бер альбом (юл күрсәткеч) чыгара Идел буена урнашкан бөтен шәһәрләрнең социапь-экономик хәлләре, уку йортлары. халык һөнәре, сәламәтлек саклау эшенең куелышы белән таныштырган бу альбомда Казан шәһәренә аеруча зур урын бирелә Шунысы характерлы. Казан нәшриятлары турында сүз чыгуга. Ш. Шаһидуллин альбомның тулы бер битендә «Гасыр» нәш-шриятының ике ел эчендә бастырып чыгарган китаплар исемлеген бирә. Бөтен бер альбомда — бары тик «Гасыр» нәшрияты гына! Нигә алай? Җавап гади: Ш Шәһидуллин биргән бу исемлектә бер генә дин китабы да юк. «Гасыр*, шулай итеп, Ш Шәһидуллин исәпләгән ике елында (1907. 1908) бары тик матур әдәбият («Беренче театр», «Хат болгатты». *Яшь гомер», һ. 6), фәнни әдәбият («Күк һәм йолдызлар*. "Җир»), педагогика («Яшь балаларны ничек тәрбияләргә?»), медицина (-Дифтерит.., «Скарлатина». «Файдалы киңәшләр (корсаклы хатыннарга)») китаплары гына бастырган Бу нәшриятның алга таба эшчәнлеге дә гел шулай, һәм мондый эшчәнлек Әхмәтгәрәй Хәсәни компаниясен туп-туры Октябрь революциясенә китереп тоташтыра. Ә. Кәримуллин бу нәшриятның тәҗрибәсе Октябрь революциясеннән соң . Яңа китап» нәшрияты эшчәнлеге- нә органик рәвештә кушылып китүен документлар белән исбатлый. Ә Хәсәнинең зур тәҗрибәле китапчы булуын истә тотып. Татарстан партия-совет хезмәткәрләре, язу-чылар, журналистлар, галимнәр аннан яңа кооператив нәшрият төзүен үтенәләр. Бу кооперативка Ф. Бурнаш. К Тинчурин, К. Нәҗми, Ш Байчура. М, Бөдәйли һ б. яшь әдәби көчләр туплана.
Әхмәтгәрәй Хәсәни дөньяда нибары илле ел яшәгән. Әмма никадәр мактаулы эш. хезмәт җимешләре калдырган ул киләчәк буыннарга...
Ә Кәримуллинның бу энциклопедик хез-мәтен кат-кат укыйм һәм бер аяныч уйдан һич тә аерыла алмыйм. Әхмәтгәрәй Хәсәнинең хатыны — «Гасыр» нәшрияты буенча • компаньоны» Зәйнәп апа алтмышынчы еллар башында исән иде әле. Аның иреннән калган гаҗәеп баи китапханәсе, күпләгән альбомнары. истәлек дәфтәрләре бар иде Болар барысы да биек, пыялалы мәһабәт, затлы шкафларда бик астында саклана иде. Мин Зәйнәп апа янында икеме-өчме мәртәбә булдым, шул вакытта язып алган истәлекләр, мәгълүматларга әле дә рәхәтләнәм Дөрес, аларны язганда, минем күзем гел теге шкафларда, җиз йозаклы, калын-каты тышлы альбомнарда була иде. әмма, Зәйнәп апа, күпме генә үтенсәм дә. шкафларын ачмады: ачы тәҗрибә авазын ишетә иде әле ул. Андый бай китапханәләрдәге кыйммәтле китапларны гыйлем юлындагы очраклы кешеләр азмы таладылар. Бу китапханә, андагы китаплар, альбомнар ахырдан ничектер, эзсез югалдылар. Бик кызганыч Бу—Тукай. Ф Әмирхан. Г Коләхметов. Г. Ибраһимов- ларга кагылышлы бик куп хатлар, фоторәсемнәр, истәлек-автографларны югалту ди
Татар китабы югалтуларны күп күрде. Тарихта билгеле. Казан нәшриятларында ба-сылган китапны халыкка җиткерү өчен, ки-тапчылар төрле юллар, әмәл-ысуллар уйлап тапканнар Арадан берсе — китапчылар Казанга бәхет эзләп килгән Арча. Тау ягы егетләренә китап төяп, аларны Малмыж, Әгерҗе. Кукмара, Сарапул якларына озатканнар. Теге егетләр исә кул яки ат чанасына төялгән ул китапларны авылдан-авылга йөреп сатканнар Арада, әлбәттә, дин китаплары да булган. Әмма самодержавие ялчыларында бу хәл шик уяткан: 1910 елларда китап сатып йөрүче егетләрне Вятка губернасының Сара- пулдагы жандарм ротмистры кулга алдырган һәм төрмәләргә озаттырган. Бик озак тикшеренүләрдән соң гына егетләр азат ителгәннәр. тик китаплар гына кайтарылмаган. Бу турыда архивта материал байтак 1911 елгы Иж-Буби вакыйгаларында жандармнар отряды погром белән юлга чыккач, Буби шәкертләре, куркып калып, төне буе китап, кулъязма яндыралар, аларда Тукай. Гафури шигырьләре була. «Марсельеза» тәрҗемәсе була. Ә жандармерия боларның берсен дә яратмый Китапка кадерсез караш марксизм- ленинизм тәгълиматын үзләштермәгән көе идеология фронтында эш йөрткән кайбер шәхесләр тарафыннан яңа заманда да үткәрелде Утызынчы елларда, иске хәреф белән язылган китап безгә азык була алмый дигән ялган караш нигезендә шәхси кулларда, китапханәләрдә сакланган бик күп китап кадерсез калды. Хәлбуки, ул китаплар арасында В И. Ленин хезмәтләренең татарчага беренче тәрҗемәләре. Коммунистик интернационал, Париж коммунасы турындагы хезмәтләр. Л. Н. Толстойдан. Пушкиннан. Лермонтовтан тәрҗемәләр. ниһаять. Тукай, Ф. Әмирхан. Г Ибраһимов. Г Коләхметов, М Гафури китаплары бар иде Вульгар со-циологларның ул шаукымына утыз җиденче елның, КПСС Үзәк Комитеты карарлары белән инде нигезле тәнкыйть ителгән хаталары килеп кушылды, ул чорда байтак китап зарар күрде.
Заманнар үтте. КПССның XX съезды идеология өлкәсендә тарихи әһәмиятле мәгълүм карар кабул итте. Гыйлем, тарих өлкәсендә яңа эзләнүләр, яңача критерийлар күренә башлады, бөек Ленинның бөтен тәгълиматларын тирәннәнрәк өйрәнеп кораллану кирәклеге аңлашылды. Ә Кәримуллинның татар китабы тарихын өйрәнергә керешүе әнә шул — XX съездның тарихи-ти- рән мәгънәле карарлары атмосферасында башланды Бәхеткә каршы, китап, документ, кулъязма җыю. туплау, барлау өлкәсендә Ә Кәримуллин ялгыз булмады Бу мәсьәләдә тарих фәннәре докторы Р И Нәфиков. язучы һәм галим Н. Исәнбәт (ул чакта әле яшь аспирант, хәзер инде танылган галим), тарих фәннәре докторы М. Г. Госманов Казан дәүләт университетының Н. И Лобачевский исемендәге гыйльми китапханә хезмәткәре. кулъязмалар өйрәнү буенча танылган белгеч А. Фәтхиев менә күп еллар буе инде фидакарь хезмәт күрсәтәләр Әле
соң түгел! Җыярга, тупларга, өйрәнергә!— дип, даими рәвештә набат сугып торалар алар Алар мең кабат хаклы: Ә Кәримул- линның әлеге хезмәтендәге беренче бүлекне — «Мәскәү шәһәрендәге беренче татар китапларын дигән бүлекне генә карап чыгыгыз Мәскәүдә татар телендә Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты, Үзәк Мөселман комитеты, Милләтләр эше буенча Халык комиссариаты чыгарган татар китаплары бөтен Шәрыкка революцияне алга таба үстерергә хезмәт иткән. Революция тарихында татар китабының мактаулы урыны бар Үзәк Шәрык нәшриятында эшләгән, яки китапларын чыгарган бүгенге яшьләр өчен исемнәре аз таныш булган Самат Шарафетдинов. Мөхәммәт Парсин, Махмуд Максуд һ. 6 — ихлас күңелдән, аскетларча бирелеп Шәрыкта барган революцион үзгәрешләргә китап белән ярдәм иткәннәр. Мәскәүдәге «Нәшрият» (пайщиклар җәмгыяте) исемле оешманың тарихы да бик кызыклы. Ә. Кәри- муллинга кадәр моны әле җентекләп өйрәнгән кеше юк иде Эченә керсәң—монда Г. Ибраһимов, С. Атнагулов. Г Нигъмәти, Ш. Усманов, Ф Агиев, Г Ходаяров, Г Афзал һ. б. язучыларның хезмәтләре, эзләре бар икән.
Монографиядә аерым бүлек ител СССР халыкларының Үзәк нәшриятында басылган татар китаплары тарихы бирелгән Үзәк Нәшриятның отчетын 1928 елның февралендә СССР УБК каршындагы Милләтләр Советы Президиумы тыңлый. Кабул ителгән карарда матур әдәбияттан оригинал әйберләр чыгару кирәклеген әйтү белән бергә «авыл хуҗалыгы турында һәм политик әдәбият чыгаруны көчәйтү» кирәклеге турында да әйтелә. Бу пунктның үзенчәлекле әһәмияте бар Утызынчы еллар—илебездә. аеруча милли төбәкләрдә, атеистик пропаганданың бик нык сугышчан формада алып барылган чоры. Кызганычка каршы, урындагы кайбер җитәкчеләр атеистик пропаганданы үзләренчә аңлыйлар һәм дингә ышанучылар арасында системалы, сабыр аңлату эше алып барасы урында аларның дини хисләрен мәсхәрә итүгә юл куялар, мәчетләрне — халык сәнгате әсәрләрен — җимерәләр һ. 6. Болар марксизм-ленинизм тәгълиматын өйрәнмәгән, үзләренең эш- гамөлләренә шуны корал итә алмаган кешеләр иде. әйтергә кирәк, чын мәгънәсендә коммунист, белемле, ленинчы җитәкчеләр булган урыннарда мәчет тә, чиркәү дә җимерелмәде — ләкин теге «перегибщик- лар» байтак зарар салып өлгерделәр Әйтик, атеистик пропаганданың үзенә Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының, партия документларының асыл нигезе исә атеистик пропаганда алып баруда фәнни- гыипьми әдәбиятны мөмкин кадәр күбрәк бастырып, авылларга, крестьяннар арасына күбрәк таратуны таләп итә иде Крестьян, аз сөтле сыерын мулладан яки мәзиннән өшкертеп, күп сөт көтмәсен, авылда яңа нәселле сыер үрчетергә кирәк, крестьян моны китаптан укысын. Җиренә чәчкән перспективасыз орлыктан зур уңыш алу турында хыялланып, язмыштан көтеп ятмасын, крестьянны яхшы сортлы орлык чәчәргә өйрәтергә, аны шул орлык белән тәэмин итәргә, авыл хуҗалыгы буенча китап укырга өйрәтергә кирәк Яшен яшьнәгәндә дә култык астын сыпырып кына утырмасын: яшен нәрсә ул. каян килеп чыга — китап аркылы шуны өйрәтергә кирәк Берәм-берәм әнә шулай табигать көчләренең серен, игенчелек, терлекчелек нигезләрен фәнни аңлату — атеистик пропаганданың иң көчле- се шул түгелмени? Мәскәүдәге Үзәк нәшриятның татар секциясе нәкъ әнә шул нәрсәгә игътибар иткән. Монда татар телендә В. И. Ленинның тарихи хезмәтләре, кооперация турында, коммунистик хәрәкәт турында күп кенә китаплар басылган. Болар арасында -Кешенең табигать белән көрәше». «Политграмота китабы», -СССР экономикасы», «Үсемлекләр тормышы», «Экономик география» һ. б бик күп әһәмиятле китаплар бар
Мәскәүдә чыккан татар китаплары тарихы— Ә Кәримуллинның зур энергия сарыф итеп ирешкән хезмәте
Ә. Кәримуллинның бу монографиясе — интернациональ характерда Китаптагы та- тар-каэакъ нәшриятлары мөнәсәбәтләре, типограф М. Идрисов эшчәнлеге, Н. Ф Катанов. И Н. Харитонов һ. б. турындагы мәгълүматлар татар шрифтының, татар китабының заманында Россия төркиләре арасында мәгърифәткә таба барышта искиткеч зур роль уйнаганын исбатлый. Моның шулай икәнен профессор Н. Ф Катанов, татарны ихтирам итә, ярата белгән Иван бабай Харитонов аңлаганнар Харитоновның татар халкына иткән игелекле хезмәте турында киләчәктә монографияләр язылыр «Рус белән тормыш кичердек сайрашып» дигәндә, минем күз алдына иң беренче чиратта ул — Тукай китапларына юл ачкан Харитон абзый килә Татар журналистлары, китапчылары Харитоновның безнең культура тарихындагы урынын үз заманында билгели белгәннәр. 1909 елда И. Н. Харитоновның матбугатта эшли башлавына 40 ел тулуны бәйрәм иткәндә, татар прогрессив интеллигенциясенең рус прогрессив интел-лигенциясенә ихтирамлы мөнәсәбәтен, шул чорның газета-журнал мәкаләләрендә укыганнан соң бу мөнәсәбәтләргә сокланмый калу мөмкин түгел.
Тарихи сәбәпләр аркасында китапларыбыз. кулъязмаларыбыз таралган. Кайберләре план буенча, кайберләре язмыш буенча. Татар китаплары илебезнең иң зур китапханәләре булган Мәскәүдә Ленин исемендәге үзәк, Ленинградның Салтыков-Щедрин исе-
мендэге публичный китапханәләрендә саклана Революциягә кадәр чыккан татар китабының мәҗбүри данәләрен Хельсинки китапханәсе дә алып барган. Хельсинки шәһәрендә татар китаплары университет китапханәсендә һәм Милли китапханәдә саклана Болар белән миңа кыска гына вакыт эчендә бераз танышу бәхете эләкте Татар китаплары һиндстанның зур-зур китапханәләрендә дә очрады Татар халык җырлары, Тукай әсәрләре тупланган китаплар төрле шрифтта, татар телендә Көнбатыш илләрендә дә, Япониядә дә басылган. Юл йөргәндә, боларны да тотып карарга, танышырга туры килде Әмма Ватикан музеенда ук татар әсәре очрар дип башыма да килгәне юк иде Пыяла астында кулъязма татар китабы: яхшы кәгазьдә, таза җеп белән төптән тегелгән. „Racconh turcomanm" («Төрки хикәяләре. XVI гасыр- итальянча) дип куел-
Беренче битен үк иркенләп укып киттем. Татарча, бездә күп очрый торган хикәяләр. Безнең матбугатта проф. Н. Ф Катанов китапханәсенең аянычлы язмышы турында язылган иде инде Бу мәсьәләнең тарихи ас-пектын Ә. Кәримуллин тагы да җентекләбрәк тикшерә Әйе, Катанов китапханәсенең чит илгә китүе — бу инде, русча әйткәндә. • утечка мозгов-. Бу китапханәнең эчтәлеген 1913 елда -Вакыт» газетасы болай язып чыга китапханәдә күпчелеге — төрки китаплар Күп китаплар букинистлардан җыелган Кайберләрен Катанов үзе күчереп язган. Мәсәлән. Рычковның «Оренбург тарихы» шундый Моннан тыш, китапханәдә бөтендөнья ориенталистларының иң сирәк очрый торган китаплары бар. Алар Европа, һинд, гарәп, фарсы телләрендә Китапханәдә атласлар. рәсемнәр, энциклопедияләр тупланган Барлыгы 24 шкаф, һәр шкафта 6 шар шүрлек, барлыгы 10 мең том чамасы (1913. 1213 сан) Катановның китапханәсен сатып алу турында матбугатта күп сүз алып барылса да. Казан-Оренбург байларыннан бер генә кеше дә бер генә сум да акча кертми. Тукай искә төшә Халыкның заманында бәрәңгегә каршы көрәшкәнен искә алып, шагыйрь болай дип язган иде:
Күп җәфа курдең бу җиргә син килеп
Америкадан. Нишлисең, тәкъдир шулайдыр, халкыбыз шул бик надан.
Тукай ачуы килгәнлектән, ачынып, бөтен бер халыкны «надан» дип атаган. Ләкин, Тукайны гаепләргә ашыкмыйк. Халкыбыз гыйлемгә, китапка Болгар заманнарыннан ук ихтирам саклап килгән. Әмма зур китапханәне «абстракт халык» сатып ала алмый. Моңа — сәүдәгәрләр, эшкуарларның гына көче җитә. Алар исә—надан
Мондый зур байлык кая китә соң? 1914 елда ул Төркиянең «Вәкыфлар назарәте- тарафыннан сатып алына, аны Алтын Мөгез ярына махсус бер бина салып урнаштыралар Төркия хөкүмәте аның җитәкчесе итеп шунда яшәгән татар язучысы Муса Акъегет- задәне билгели. Муса китапханәне тәртипкә китерү эшенә Төркиядә белем алучы татар егетләрен тарта. Китапханәдә рус китаплары да байтак була. Аларның кайберләрен Муса төрек теленә тәрҗемә итә.
Менә шулай, милли байлыгыбыз (барлыгы 22 телдә басылган китаплар) читтә яшәп ята. Ә шул фондта испан телендә язылган «Болгар тарихы» да бар.
Татар китаплары үз илебезнең дә әллә кайдагы ерак китапханәләрендә, музейларда саклана. Бу җәһәттән Себер ягы китапханәләре, музейлары кызык. Ул якта хакимлек иткән Строгановлар нинди генә сәнгать әсәре, китап, кулъязма җыймаган! Әйтик, Томск дәүләт университетының китапханәсендә шундый бер фонд бар Анда уйгур, татар- төрки һ. 6. көнчыгыш халыклары телендә китаплар тупланган. Әлбәттә. Томск университетында аларга ихтыяҗ юк...
Ә. Кәримуллинның бу хезмәтен укыгач, үзебезнең Казандагы китаплар язмышы турында да уйланасың. Археографии экспедицияләрдә табылган иске китапларны университет китапханәсе хәзер, «стандарт түгел» дип, кабул итми. Табылган китаплар, әлбәттә инде, тузган, почмаклары ашалган, ертылган. Кая инде стандарт! Гыйльми байлыгыбыз булган элеккеге татар китаплары бер-береннән илле адым ераклыкта урнашкан өч үзәккә таралган: университет. В И. Ленин исемендәге Республика фәнни китапханәләре һәм СССР Фәннәре Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты китапханәсе. Кайвакытта бер чыганакны эзләп, шул өч үзәк арасында йөгереп йөрисең. Киләчәктә, бәлки, бо-рынгы китапларны, кулъязмаларны бер ноктага туплау турында уйларга кирәктер? Табылган китапларны, бөтен республикабыз каршында галимнәрдән торган бер комиссия төзеп, мәгълүм бер урынга гына кабул итү турында уйларга кирәктер? Мәсәлән. 1983-84 елларда мин үзебезнең гаиләдәге иске китапханәне кая тапшырырга белмичә йөдәдем Анда бик иске кулъязмалар. XIX йөз татар китаплары, чит ил басмалары, XX йөз башына караган 200 дән артык китап- кулъязма бар иде «Стандарт түгел» дип кабул итмиләр Китапларда еллар эзе — чорма тузаннары, яңгыр тәэсире, келәт асты «хал- кы-ныңтеш эзләре диссертация язган яшь галим әрсезлеге белән китапны аркылы тишеп йөргән көя юллары... Бу китаплар ни генә күрмәгән, кайда гына аунамаган. Ярый инде, шуның кадерен белүче табылды: Г. Ибраһимов исемендәге институт — моны алырга риза булды һәм өемә машина җибәрде Ата- бабадан калган китапханә белән аерылу авыр булды, әмма күңелем тыныч иде: китапханәне институт исеменнән фидаи җанлы, гыйлемнең фанатигы Марсель Әхмәтҗанов кабул итеп алды.
Татар китабы, кулъязмасы дигәндә, минем күз алдыма зур галим Әбрар Кәримуллин белән бергә китап-кулъязма җыю буенча халкыбызга игелекле хезмәт күрсәткән Миркасыйм Госманов (әлёге китапка сүз башы аның тарафыннан язылуы һич тә очраклы түгел), китап-кулъязмадан башка бер генә кен дә яши алмый торган, фәнгә аскетларча бирелгән Альберт Фәтхиев, Марсель Әх- мәтҗановлар килә Заманында «Шура» журналында Н Ф Катанов турында бер мәкалә басылган Аида мондый юллар бар «Берәү әйткән иде; Катановны чиртсәң, гыйлем чыга, дип* («Шура», 1910, 2-3 сан, 813 б).
Бу сүзләр безнең китапчы, кулъязмачы галимнәребезгә дә туры килә Әйе, безнең гыйлем дөньясында Ш Мәрҗани, К Насыйри, И. Готвальд, Н. Ф Катанов, В. В Бартольд- лардан килгән матур традиция дәвам итә. Ә. Кәримуллинның соңгы китабы әнә шуның ышанычлы бер дәлиле
XVI гасыр француз философы Мишель Монтень «Тәҗрибәләр» дигән хезмәтендә антик заманнан кызыклы бер факт китерә: Александр Македонский поход сумкасында «Илиада» һәм «Одиссея» китапларын йөртә икән. Көннәрдән бер көнне, сумкасы обозда артта калгач, ул үзенең бер полководецыннан укып торырга дип шул китапларны сораган. Полководец исә походка үзе белән болариы алмаган икән.
— Ничек?— дип җикеренгән аңа Маке-донский.— Ничек? Шул китаплардан башка син походка чык>ыңмы?—һәм ул үзенең сугышчан полководецының яңагына суккан
В И Ленин, галимнәрнең исәпләве буенча үз гомерендә 300 мең данә китап караган, укыган, өйрәнгән, күчереп алган, кабат-кабат актарган. Китапка ул кешегә караган кебек караган. Октябрь революциясе булып, совет хөкүмәте яши башлауның беренче сәгатьләрендә үк В И Ленин, Мәгариф эшләре халык комиссары А 8 Луначарский белән сөйләшкәндә, нәшрият, китапханә мәсьәләләренә килеп чыккач, болаи дигән «Китап— зур көч. Революция нәтиҗәсендә китапка ихтыяҗ бик тә нык артачак».
Чыннан да, китап язмышы белән кеше яз-мышы бер үк 6ит1 Шуңа күрә бит монархлар, тәхеткә килү белән, иң беренче нәфрәтләрен китапка күчергәннәр. Хәлиф Гомәр үз иманында мәшһүр Искәндәрия китапханәсен яндырган Гарәпләрнең китап кадерен белгәннәрен яратмаган ул. Гарәпләр Испаниядә вакытта Кордовада 600 мең китаплы китапханә булдырганнар. Андалузиядә исә зур- зур 18 китапханә булган Гарәпләрдә ул заманнарда байлык китап саны белән үлчәнгән
...Испанияне гарәпләр кул астыннан азат итү өчен көрәш вакытында испан монархлары бу көрәшкә дини төсмер биреп Аидалуэия- дәге гарәп китапханәләрен яндыралар. Бу зур тарихи җинаять була. Өч гасырдан артык вакыт узгач, бөек немец шагыйре Генрих Гейне «Әлмансур» дигән әсәрен шул вакыйгаларга багышлый. Әсәрнең төп геройлары Әлмансур белән Хәсән менә болай сөйләшәләр:
Әлмансур- Без Гренадада китапларны утка ташлыйлар, дип ишеттек.
Хәсән: Бу әле уенның башы гына булган, китапларны яндырган җирдә ахырдан, ниһаять, кешеләрне дә яндыра башлыйлар. .
Бөек Гейненың бу әсәре (1820) немец реакционерларына ошамый, бу әсәргә каршы әшәке кампания башлана. 1914 елда шагыйрь С. Сүнчәләй «Әлмансур»ны немец- чәдән турыдан-туры татарчага тәрҗемә итә. «Китапларны яндыру» турындагы фикерләр жандармериягә ошамый, Сүнчәләйне эзәрлекли башлыйлар. Гейненың фикере исә — саф хакыйкать! Властька килүгә, Гитлер иң беренче >ш итеп шәһәр урамнарында китапларга аутодафе оештыра. Карл Маркс, Фридрих Энгельс китапларыннан торган учакларга. сүнмәсен өчен, Гейне томнарын ташлыйлар Шуннан соң ун ел да үтми, Освенцим. Дахау, Маутхауэеида кешеләрне яндыра башлыйлар Йә, Гейнемы алдан күрмәгән?
Ләкин китапларны яндырып бетереп булмый. Җир шарының ниндидер бер почмагында аның берәр экземпляры сакланмыйча калмый һәм шуннан ул яңадан терелә, яши башлый. Тик кеше гомере генә кабат кайтмый. Кешегә гомер бер генә тапкыр бирелә
Китап гомере, кеше гомере
1986 ел — Тынычлык елы. СССР тәкъдиме белән ЮНЕСКОның XVI Генераль Ассамблеясе 1972 елның Халыкара китап елы дип белдергән иде. Тынычлык елы белән Китап елы арасында турыдан-туры бәйләнеш бар. Китап — тынычлыкны саклауда һәрвакыт зур көч булып килгән
Фәннәр докторы Ә Кәримуллинның «Ки-таплар һәм кешеләр» дигән монографиясен укыганда туган уйлар әнә шундый