Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘХЛАКЫЙ ЭЗЛӘНҮЛӘР


1905 елгы революция җилләре белән адәбиятка килгән Фатих Әмирхан татар халкының азатлык көрәше тарихында, культура һәм мәгариф үсешендә, милли сүз сәнгате, әдәби тәнкыйть һәм публицистика формалашу юлында онытылмаслык эз калдырды Совет әдәбиятының бүген ирешкән уңышлары яктылыгында да Ф Әмирхан кебек фидакарьләрнең эшчән- леге яңадан-яңа сыйфатлар белән ачыла өр-яңа ракурста балкый башлый
Соңгы унбиш-егерме елда татар әдәбият белеме Ф Әмирхан иҗатына даими игътибар биреп килә М Гайнуллин, X Хисмә- туллин, Й. Нигьмәтуллина. А Сайганов. И Нуруллин әдипнең иҗатын тикшерү һәм укучыга җиткерү юлында зур тырышлык куйдылар Наил Вәлиев хезмәт? дә шушы өлкәдәге эшчәнлекнең лаеклы дәвамчылары барлыгын исбатлый Шунысы әһәмиятле, автор Ф Әмирхан иҗатына багышланган хезмәтләргә таянган хәлдә үз кон-цепциясен булдыра, яңа аспектлар аша эдипнең иҗат үзенчәлеген ачуга иреш» Авторның тикшеренүләре, башлыча, ике төп проблема яссылыгында бара беренчесе автор һәм герой мөнәсәбәте икенчесе, герой һәм чор проблемасы, ягъни чорның аерым ситуацияләренә бәйләнештә геройларның «рухи сынау узулары
Әлеге концепция нигезендә Ф Әмирханның иҗади үсеш юлын гына түгел гомумән. әдәби традицияләрнең яңа шартлардагы үзенчәлекле дәвамлылыгын. әдәбияттагы уңай герой образының эволюциясен күзәтергә момкинлек туа
Әдәбиятта яңа идея-эстетик полицияләргә күчү үткәнне бөтенләй инкарь итү исәбенә бармады Ф Әмирхан иҗаты моның ачык мисалы була ала Аның әсәрләрендә мәгърифәтчеләрнең төп идеяләре — дини фанатизмга Һәм кадимчелеккә каршы көрәш, рус һәм Европа культурасына йөз тстгу. хатын-кыз иреген яклау, мәгърифәткә дан җырлау фән һәм тех-никаны үстерү һ 6 үзәккә куелганнар иде
' Вынн-в II В мире нраастмяиы* нсииииа Кааамь юн» пае
Ф Әмирхан иҗаты татар әдәбиятында мәгърифәтчелекнең прогрессив идеяләрен критик реализмга китереп ялгаучыларның берсе буларак аеруча зур әһәмияткә ия Н Вәлиев әдип иҗатындагы идея-художество чыганакларын иң элек әдәбиятыбызның үткәндәге традицияләрендә — К Насыйри. Ш Мәрҗаниләр күтәреп чыккан М Акъегет. 3 Бигиев. Г Ил ья сил ар әдәби формада укучыга җиткерергә телә-гән демократик идеяләрдә булуын нигезле исбат итә Әсәрләрендә заманның иң үткен һәм актуаль проблемалары чагылыш алуына Ф Әмирханның актив җәмәгать эшлекле- се булып, татар тормышының үзәгендә клйнавы да ярдәм иткән
Ф Әмирхан әдәбият-сэнгатьне алга җибәрү чараларын чынбарлыкның реаль кар-тиналарын ачуда, көнбатыш, аеруча рус классик язучылары иҗатына, рус револю- цион-демократик тәнкыйтенә мөрәҗәгать итүдә күрә Н Вәлиев бу уңайдан Й Нигьмәтуллина фикерен үстереп. Ф Әмирхан иҗатына И С Тургенев тәэсире зур булуын күрсәтә Чынлап та. XX гасырның унынчы елларында татар тормышы Россия XIX йөзнең икенче яртысында кичергән политик шартларга гаять охшаш булган этапка килеп керә мәйданга яңа кешеләр, искелек тарафдарлары белән кискен көрәшкә күтәрелгән алдынгы вәкилләр чыга Әлеге ситуацияне анализлау аның асылына төшенү өчен Ф Әмирханның XIX йөл күренекле язучысы, кеше психологиясенең остасы И С Тургенев йогынтысын кичерүе гаҗәп түгел Искелек һәм яңалыкның бәрелеше, ягъни «аталар» һәм «балалар» проблемасы Ф Әмирханның «Яшь-ләр» пьесасында аеруча киң һәм тулы яңгыраш ала Әсәрне анализлау Н Вәлисяка •Ф Әмирханның Тургенев традицияләре юнәлешендә иҗат итүе бәхәссез» дип нәтиҗә ясарга момкинлек бирә Шулай ух күпмедер дәрәҗәдә әдипнең әсәрләрендә Л Н Толстой. Ф М Достоевский Н Г Помяловский иҗатындагы мотивлар белән аваздашлык булуы да әйтелә Болардан тыш. «рус әдәбияты һәм Ф Әмирхаи» аспектында сүз алып барганда, икенче бер
Конкурска
күренекле психолог Л Н Андреевка тукталу кулай булыр иде. Л. Андреевның капиталистик -җәмгыятьтә шәхеснең трагедиясен, аның газаплы бәргәләнүләрен сурәтләгән иң яхшы әсәрләре Ф Әмирхан игътибарыннан да читтә калмаган Кара реакция чорында аптырап, югалып калган киләчәккә ышанычларын югалткан геройларның халәте, үэ-үзләрен тотышлары Ф Әмирхан мөрәҗәгать иткән зур темаларның берсе иде Шул максаттан чыгып әдип, 1909 елда Л Андреевның «Рассказ о семи повешенных» әсәрен («Асылган җиде кешеләр хикәясе» исеме белән) тәрҗемә итә. Сүз башында Ф Әмирхан әсәргә аңлатма биреп. « әдәбиятны кәеф-сафа өчен моталага итүчеләрII III ул нәрсәләрне көтмәсеннәр». — дип искәртә һәм бу типтагы әсәрләрне •безнең хәзерге тормышыбызның нифак- сыз ; көзгеләре»—дип атый Кырыс чынбарлык. киеренке, кискен мизгелләрдә кешеләрнең үз-үзләрен тотышы әдәбиятта актуаль бер темага әверелгән вакытта, көчле психологизм белән сугарылган тәрҗемә әсәрләр татар язучылары өчен мөһим тәҗрибә мәктәбе булдылар
Хезмәтнең тагын бер тикшеренү объекты — вак буржуаз интеллигенциянең ике арада чайкалуы темасы Бу уңайдан автор төп игътибарны күчеш чорындагы геройларның әхлакый эзләнүләренә юнәлтә Гомумән. социаль-экономик үзгәрешләргә мөнәсәбәттә татар интеллигенциясенең халәтен күзәтү Ф Әмирхан иҗатында гына түгел, шул чор татар әдәбияты өчен иң актуаль һәм иң катлаулы проблема иде дисәк тә. һич хата булмас. Ф Әмирханның яраткан һәм якыннан белеп, асылына төшенеп язган өлкәсе бар — ул да булса татар интеллигенциясе, аның тормышы һәм социаль үзгәрешләргә монәсәбәте. Беренче җитди сынаулар каршында ук калтырап төшкән интеллигентларның, вак җаннарын саклау ниятеннән революциядән ваз кичүгә барып җиткән элементларның битлекләрен йолкып, асылын ачу зарурлыгы әдәбиятта яңа тема — урталыкта чайкалучы ихтыярсыз типларны фаш итү темасын көн тәртибенә куйды
Ф Әмирхан җимерелгән иллюзияләр, тормышка ашмаган хыяллар фонында ин-теллигентның психологиясе, эш-хәрәкәте белән чын-чынлап кызыксына башлый. Бу җәһәттән. Н Вәлиев Ф Әмирхан талантының үзенчәлекле бер ягын ача: язучы татар әдәбиятында беренчеләрдән булып «артык кеше» тибын иҗат итә. Әлбәттә, әдәбиятчының «Кадерле минутлар» хикәясендәге Рәшад образын «артык кешеләр» рәтенә куюы белән килешмәскә мөм-кин Безнең уебызча, Рәшад, башлыча, тор-мышның кырыс яклары белән бәрелешкә кермәгән, хис-тойгылар дөньясында гына яшәүче лирик герой Ул язучының ирекле. саф. матур мәхәббәтне яклау идеясенә иллюстрация булып кына бара Рәшад — чынбарлыктан, карашлар, фикерләр бәрелеше хөкем сөргән реаль тормыштан читтәрәк торучы романтик
1 Моталага итүчеләр — укучылар
1 Сафин Ал»В«рт Куа аарашм Калан НИ*
образ «Артык кеше» булу өчен, чынбарлык белән бәрелешкә кереп, сынауларны уза алмый җиңелгән герой булу кирәк Яисә инде яшәп килгән тәртипләр белән көрәшергә көчең юк икән, оппозициядә булса да тору зарур Ә менә «Картайдым» исемле хикәядәге Мостафа образында чынлап та «артык кешенең» типик чалымнары бирелә
«Урталыкта» романында Ф Әмирхан төп сурәтләү объектын искелектән аерылган. ә яңа тормыш өчен көрәшүчеләр сафына баса алмый урталыкта калган төркемгә — күләгәдә, төссез мохитта яшәүче интеллигенция катлавына юнәлтә. Әдип шул «денья»ның типик вәкиле булган Хәсән Арслановны алгы планга чыгарып, буржуаз җәмгыятьнең тирәнгә ишерелгән җинаятен — кешене рухи гарипләндерүен фаш итә Әмма бу җәһәттән. Н Вәлиевнең Хәсәнне романның уңай герое дип билгеләве белән һич тә килешәсе килми (шунысы да бар. әдәбиятчы бу урында нигәдер «яңа кеше» белән «артык кеше» төшенчәсен бер үк мәгънәдә куллана Безнең карашыбызча. «яңа кеше» ул, искелек тарафдарлары белән килешмәүчән каршылыкка кергән герой, прогрессив идеяләрне кайнар яклаган герой. Ә Мостафа, яки Арсланов тибындагы «артык кеше» исә — «яңа кешеләргә» ияреп тә. беренче сынаулар алдында ук идея «банкротлыгына» дучар булган кыйбласыз геройлар алар) Хикәяләү дәвамында Хәсән Арсланов ихтыярсыз, иренчәк, коры эч пошулар белән үз җанын кыйнаучы, бәхәсләшергә сәләтсез, «анысы алай инде • принцибы буенча яшәүче тип буларак ачыла Ф Әмирханның мондый герой-ларны сурәтләү объекты итеп алуы очраклы түгел иде Яңа революцион күтәрелеш чорында, авыр репрессияләрдән соң көч җыйнау дәверендә кемнең кем икәнлеген ачыклау, алгы көрәшләрдә нинди позиция сайлаячагын билгеләү зарур. Урталыкта калып, ике як тарафыннан да читкә тибәрелгән «артык типларның» тарихи урыннарын ачыклау шул мәсьәләнең мөһим бер тармагы иде
Арсланов алдында ике юл ачыла: яки үзеңдә көч һәм ныклык табып, яңа идеаллар өчен көрәшкә кушылу, яисә реакция ягына авышу Н Вәлиев Арслановның кайсы юл белән китәчәген фараз итми, мәсьәләне ачык калдыра. Әлбәттә, беренче версиянең булуы мөмкин түгел Аумакай, принципсыз типның нык ихтыярлы революционерга әверелүен котү катгый инкарь ителә. Революцион көчләр ныгып, кем-кем- не мәсьәләсе янә кон тәртибенә басканнан соң бөтен барлыгыңны көрәшкә багышлау хәтта гомереңне дә кызганмау таләп ителгән хәлиткеч моментта Арслановлар вак җаннарын саклар өчен, теләсә нинди түбәнлекләргә һәм хыянәткә барырга әзер булачаклар Революциянең күтәрелеш этабында хәрәкәт итеп, көрәшче, хәтта җитәк- че-оештыручы ролендә йөргәннәр дә кырыс сынау чорында югалып, куркып ка-лырга мөмкиннәр Г Ибраһимовның -Безнең
көннәр» (1914) романында шундый ак-тивистлардан Баязид карый ахырда прово-каторга әверелә Нигъмәт казый шөһрәт сөюче эксплуататор дин әһеле булып китә һ. б Бу юнәлештә күзәткәндә әдәбиятчының «рухи сынау» ситуациясе «социаль сынау- ситуациясеннән аергысыз» дигән фикере бөтен тулылыгы белән ачылып китә
Ф Әмирхан талантының характерлы тагын бер ягы — аның көчле сатира остасы булуы «Фәтхулла хәзрәт- повесте язучының үз иҗатында гына түгел, бәлки ботен татар әдәбиятындагы иң яхшы сатирик әсәрләрнең берсе булып тора. Шунысы куанычлы: Н Вәлиев повестька анализ ясаганда, әдәбият белемендә инде әйтелгән фикерләр белән генә канәгатьләнеп калмый Әдәбиятчыларның бердәм билгеләвенчә, «Фәтхулла хәзрәт- повестенда Ф Әмирхан, татар җәмгыятендә феодализм калдыкларын фаш итеп, искелеккә зур удар ясады Н Вәлиен үзенең тикшеренү-ләрендә тагын да арырак китә -автор һәм герой- проблемасы аша күзәтеп, ул язучының үз героена мөнәсәбәтен өйрәнә Бу җәһәттән. Н Вәлиев Ф Әмирханның искелектән көлүе усал да. шул ук вакытта күңелле дә көлү булмыйча, «күз яшьләре үтәли көлү- икәнлеген билгели Әдәбиятчы Фәтхулла хәзрәтнең дини фанатик, надан, әхлаксыз тип икәнлеген әйтү белән бергә, аның кеше буларак кызганыч икәнлеген дә ача Дөрестән дә. иске тормыш сакчысы Фәтхулла хәзрәт шул тирәлекнең кызганыч корбаны да иде Бу урында Фәтхулла хәзрәтне язучының «Габделбасыйр гыйш- кы* исемле хикәясендәге Габделбасыйр образы белән бәйләнештә карау уңышлы булыр иде Габделбасыйр иң иске мәдрәсәләрнең берсендә «укып» ятучы шәкерт үзе бер тапкыр да күрмәгән белмәгән кызга гыйшык тота Хыялдагы очрашулар, сөй-ләшүләр Габделбасыйрның хәлен көлке дә. аяныч та итеп күрсәтәләр Буш куык хыяллар белән генә яшәүгә дучар ителгән шәкертнең кызганыч бер җан иясе икәнлеген дә шәрехли язучы Габделбасыйр да — иске мәдрәсә корбаны, шәхесе сындырылган, акылы томаланган рухи гарип адәмнәрнең берсе Ул да котылгысыз рәвештә Фәтхулла хәзрәткә әйләнеп бара Менә ни өчен дә Ф Әмирхан андый типларның мескенлеген. чарасызлыгын сатира уты астына алса да. аларны кеше буларак кызгана да Язу-чыны борчый, ачындыра торган, аның игъ-тибарын җәлеп итәргә мәҗбүр иткән зур темаларның янә берсе иде бу Шуңа күрә язучының сатирасы да «күз яшьләре аша» көлү, кешелекле көлү булып чыга
Шул рәвешчә. Н Вәлиев Ф Әмирхан поэтикасының яңа сыйфатларын ачып, укучы игътибарын язучы иҗатындагы кү- ләгәдәрәк кала килгән якларга юнәлтә Ул Әмирхан геройларының рухи тормышына үтеп кереп, кызыклы фактларны ача. образлар доньясының үзенчәлеген күрсәтә