Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИЯЛӘНЕП КИТКӘЧ...


r оңарчы бу йорт кешеләренең күзләренә күренү түгел, аны биш
чакрымнан әйләнеп үткән Шәмсетдинов соңгы вакытта күк 1рәк
киереп, борынын күккә чөеп йөри башлады Йорт тирәсендә
бөтерелде. Янәсе, күрегез, белегез, сезнең өчен янып- көюем, тиздән югарыга
лифт белән күбәләк кебек җиңел генә менеп төшеп йөрерсез. Йортлар
идарәсе башлыгы Шәмсетдинов абзыкаегыз ның игелегенә тиенегез!
Чыннан да. аның күренгәләп йөрүеннән соң озак үтмәде, ундүрт катлы бу
йортның лифт дигәннәре хәрәкәткә килде. Ләкин көн узды, атна үтте, тик ник
бер кеше лифт идәненә аяк басып карасын' Алай гынамы соң! Утыру түгел,
хәтта күрергә теләүче кеше дә табылмады Әйтерсең алар өчен лифт бөтенләй
дөньяда юк нәрсә иде
Рәхмәт сүзләре ишетергә җыенган Шәмсетдинов. гаҗәпкә калып колак
артын кашырга тотынды
Ул һәркөн иртүк:
- Я. ничек анда безнең эшләр? дип. беренче нәүбәттә лнфтче
Шәйхелислам картка шалтыратып ала торган булды
Ләкин бер атнадан да. бер айдан соң да:
Янына да килеп караучы юк дигән җавап алды
Ә үзең менгәләп төшкәләп йөрисеңме соң? дип сорады ул аптырагач.
Кешеләр лифтнең эшләвен үз күзләре белән күрсеннәр
— Көннәр буе лифттән төшкәнем юк. дип җавап бирде аңа Шәй хелислам
карт Аслы-өсле йөри-йөри. башларым әйләнеп бетә
Шәйхелислам карттан ай буе шундый бер төрле җавап ала торгач.
Шәмсетдинов түзмәде, әлеге йортка үзе китте Караса, лифтта Шәй хелислам
карт чыннан да үзе генә утырып йөри Әле өскә менә, әле аска төшә Лифттән
чакырып чыгаргач, тигез җирдә чайкала Тәмам төсе киткән мескеннең
«Менә аңла син бу халыкны! дип ачыргаланды Шәмсетдинов Элек бу
лифтне кайчан җибәрәсез инде, ул кайчан эшли башлый дип, җанга тоз
салдылар, күзне ачырмадылар Ә хәзер, лифт эшли башлагач, ялгыш та аяк
басып караучы кеше юк Рәхәтләнеп кенә лифт белән җилдертәсе урында карт
корысына тикле, аксый туксый булса да. баскыч тан менеп азаплана бит. әй'
Жүләрдер болар, валлаһи »
- Туктагыз әле! — диде ул. баскыч буйлап титаклаган бер бабайны куып
җитен Нишләп үз-үзеңне азаплыйсын, бабай’ Нишләп лифт белән йөрмисең?
Юкка куйдыгыз аны. улым. - дип җавап бирде аңа карт — Ки рәге
калмады
Соң. лифт эшләми, лифт эшләми дип. үзегез җелеккә тидегез түгелме
соң?!
И и. улым, аңа ун ел вакыт үтте бит инде, дип көлде карт Шул ун ел
эчендә без баскычтан җәяү менеп төшеп ияләнеп беттек шул Хәзер безгә
егерме сигез катлы йорт та берни түгел Үземне ун елга яшәргән шикелле
тоям Шуның өчен рәхмәт яусын инде сина. улым Карт шулай диде дә елгыр
гына баскыч буйлап менеп китте
M