Җыр башы


Яшел кара белән
Шигырь язды шагыйрь, һәр сүзендә аның наз иде. Йотылып укыды бу шигырьне һәркем... Ә шагыйрьнең исеме — Яз иде.
Нота язды яшен бу шигырьгә, һәм яфраклар аны җырлады.
Дәртле җилләр дирижерлык итте, Башын иеп, дөнья тыңлады.
Күңелләрдә ярсу елга булып. Әллә нинди якты нур акты.
Клшлар каурыеннан моңнар тамды, Ак иолытлар булып, җыр акты.
Шушы җырда, гади генә җырда Күпме көч бар, күпме ашкыну! Кырда иген булып шаулаячак Җәйге симфония башы бу.
Рәнҗемәсен
ФӘНИС ЯРУЛЛИН (1938) — шагыйрь. -Мин тормышка гашыйк». ‘Аерылмас дустым». •Табыну» һ. б. шигырь китаплары авторы. Проза һәм драматургия өлкәсендә дә эшли. Татарстан АССРның М Җәлил исемендәге комсомол премиясе лауреаты. Казанда яши.
Тезелешеп очкан кыр казлары Чагылып китсә әгәр офыкта, Кемдер карый, кулын кашына куеп, Кемдер — бармак салып курокка.
Табигать ул үзен яклый алмый, Үч тә ала алмый кешедән. Ул бары тик рәнҗи генә ала, Куркыйк шушы рәнҗеш төшүдән.
Кош-кортларга кемдер җимнәр куя һәм ышыклый зәһәр суыктан. Ә кемнәрдер читлек элеп куя Үреп каты тимерчыбыктан.
Кемдер чишмәләрнең юлын ача, Ә кемнәрдер китә томалап.— Дөнья бит бу, ә дөньяда инде Төрле хәлләр тора булгалап...
Рәнҗемәсен безгә очар кошлар, Рәнҗемәсен күлләр, урманнар. Рәнҗемәсен Кояш, Җир һәм күкләр, Рәнҗемәсен безгә ал таңнар...
Рәнҗемәсен, үзенең яклаучысы Кеше икәнлекне белсен ул. Яңгырлары белән еласын да Кояшлары белән көлсен ул.
Күмелеп калмасын
Улым да юк минем, кызым да юк. Җимешсез шул нәсел агачым Белеп торам, нәсел агачымнын Озакламый җиргә авасын.
Тик мин, җирдән мәңге киткән чакта. Теләп эчтән соңгы теләкне, Дусларымның хәтер учагына Күмеп калдырырмын йөрәкне.
Кирәк кеше аннан ут алыр да Үз учагын куяр тергезеп.
Йөрермен мин җаннан-җанга күчеп, йөрермен гел шулай җир гизеп
Шушы булыр минем улым-кызым. Шушы булыр минем дәвамым. Дусларымның хәтерен көл басмаса. Гел янармын, күмелеп калмамын.
Килә калса атом кышы
Тимерләр сынган салкында Чыдаса да әле кеше - Чыдый алмас, өшер-туңар Килә калса атом кышы.
Талпыныр да егылып төшәр Күкнең җаны очар кошы — Дөньяны көл белән каплап Килә калса атом кышы.
Ургып-ургып, сулар акмас; Ыргып-ыргып. тайлар чапмас.
Галәмгә очкан кораблар. Төшәр өчен. Җирне тапмас.
Кояш нурын күралмыйча Гөлләр үләр сабагында. Күз яшьләре катып калыр Җирнең ике яңагында.
һәм бу яшьләр мәңге эремәс. Соңгы нәфрәт булыр шушы — Кояш суыныр. Җир әйләнмәс Килә калса атом кышы.
Исеңдә тот шуны. Кеше!
— Кая ашыгасың, кеше?
— Берәүгә илтәм шатлык.
— Алайса, берүк, туктама.
Ашык, дускаем, ашык.
— Нигә бик әкрен барасың. Ни булды, әйтче, кеше?
— Адымнарым шуңар әкрен.— Мин — кайгы хәбәрчесе.
— Миссияң авыр икән дә.
Тик син барыбер ашык.
Билгесезлектә яшәүдән
Ачы хакыйкать яхшы
Кайгы килсә — чигенер. Уңышсы глык җиңелер. Сагыш басса таралыр.
Шатлыклар бер яңарыр.
Оят кына килмәсен. Хурлык кына килмәсен Кайгыдан иелсә дә. баш Хурлыктан иелмәсен
Автобиография
Уйнадым — уйладым. Еладым — сынадым, Абындым — егылдым. Кагылдым — сугылдым, Моңайдым — елмайдым, Ашкындым — шашындым. Кабындым — табындым. Ышандым — бушандым. Таныштым — кавыштым, Айкалдым — чайкалдым. Дауладым — яуладым, Чөелдем — чигендем. Сөендем - көендем. Карыштым — тартыштым. Алыштым — ябыштым, Атылдым - ватылдым, Ирештем — бирештем...
Сөенәм
Кичә генә яткан идем Тартышып мин үлем белән. Бүген менә бер сәбәпсез Елмаям, сөенәм, көләм.
Сөенәм кошлар сайравына, Сөенәм яфрак шаулавына.
Сөенәм — якты яз кояшы Тәрәзәмнән каравына.
Сөенәм бала-чагаларның
Чыр-чу килеп чабуына.
Сөенәм хәтта... үземнең мин Шулай сөенә алуыма.
«
Кем өчендер Җир түгәрәк, Кем өчендер ул — яссы. Бәхәс чыкса, үзен генә Хаклы саный һәркайсы.
Тауга менеп таш кубарды кеше.
Салыр өчен аны нигезгә.
Таш астында елан ята иде Бөгәрләнеп җиде-сигезгә.
Китеп барам
Гомер агачымның яфраклары Коелып бетеп бара — мин беләм. Калганнары өзеләм-өзеләм диеп Тартышалар әнә җил белән.
Тик шулай да җанда үкенү юк. Анда бары якты моң гына.
Китеп барам офыкларга таба Сиздермичә генә, тын гына. Сыкранулар, уфтанулар нигә? — Яшәләсе инде яшәлгән. Гомер агачымның яфраклары Туып-үскән җиргә түшәлгән.
Шуннан артык нәрсә кирәк безгә?
Шул бит инде яшәү максаты.
Соңгы яфракларым тибри җилдә, Ә күңелдә, никтер, яп-якты...
Ә хакыйкать, үзен яклап, Сүз әйтми — тыныч тора. Чын һәм ялган арасында Кынысыз кылыч тора.
Гаҗәпләнеп карап торды елан, Оясыннан чыгып качмады. Шушы көннән бары тел очында Агу саклап йөртә башлады.
Теткәләнә, туза бик тиз — Мишень бит безнең йөрәк. Тузмас иде, бер-беребезгә Булсак мәрхәмәтлерәк.
Елмайсак, куллар кысышсак, Йөрешсәк әгәр күбрәк,
Син миңа елмая күрмә Шаяртып та, ялгыш та. Очармын синең артыңнан Әверелеп бер кошка.
Калмамын кая барсаң да Көнен дә, төннәрен дә.
Ял иттерми кадалмассың Үзеңнең иңнәреңдә.
Ә иңнәреңә бер кунсам. Төшәсем килмәс мәңге. Син мина, берүк, елмаеп Карама инде, яме.
Син килдең, юк, син килмәдең — Яшьлегемнән хәбәр килде.
Шау чәчәкле язлар килде, Назлы йомшак җәйләр килде.
Син килдең, юк. син килмәдең Гөлбакчама кошлар килде: Әллә кайчан онытылган
Татлы, матур төшләр килде
Син килдең, юк, син килмәдең Тып-тын күлгә давыл килде; Ярсыды күл, кайнады күл, Дулкыннары авыр иде.
Син килдең, юк. син килмәдең — Учагыма бер ут төште.
Җылыныйм дип, кулым суздым Тәнем пеште, җаным пеште
Кемнәр килеп, кемнәр китми җиргә. Җир ул — биографияләр китабы Я шытымны мин дә яздым шунда. Халкым куяр соңгы ноктаны
Булыр иде бу дөньялар Тагы да мәхәббәтлерәк...
Җирдә күпме кешеләргә
Кирәк таяныч, терәк.
Мәрхәмәтебез белән без Булыйк мәһабәтерәк.

Реклама