СЫҢАР КАНАТ


абирулла карт бәрәңге бакчасындагы тирәккә ер-яңа нарат такталарыннан сыерчык оясы ясап куйды. Аннары читкә, лапас янына ук китеп, үз эшенә сокланып карап торды. Мондый ләззәтне аның инде күптән татыганы юк иде.
Бу уй аның башына карчыгы Маһитап гүр иясе булгач, узган көз үк килгән иде. Дөнья мәшәкатьләре белән шушы көнгә чаклы кулы җитмәде. Моннан бер ай элек, авырып, түшәк өстенә егылгач, әйткән нәзерем тота ахры дип, күңеленә шик керде. Менә бүген, алҗыган гәүдәсендә бераз көч сизүгә, таңнан ук торып, утын әрдәнәсе өстендә яткан такталардан оя әмәлләде Кичә төш вакытларында бәрәңге бакчасы артындагы инешнең бозлары шартлап ярылырга кереште Тәрәзәдән, мүге череп, тузанга әйләнә башлаган бүрәнә араларыннан үтеп, яз өйгә тереклек сулышы өрде Картның гәүдәсе җиңеләеп, сөякләре җылынып китте. Нәзере җиренә җиткерелгәч, күңеле пянычланып калды.
Аннары, тәненә җыела башлаган көчен сынап карарга теләгәндәй, сул беләгенә шыгырдап торган каен утыны төяде дә өйалды бусагасына чаклы түшәлгән таш сукмак буенча атлады. Бусагага күтәрелгәнче, тупылның җыерчыклы каралҗым кәүсәсен яктыртып торган сыерчык оясына тагын бер мәртәбә күз салды. Авы-рудан яңа гына айныган хәлсез гәүдәгә утын күтәрү ярамадымы, кинәт, башы әйләнеп, сыерчык оясы ике булып һәм утлы нокталарга әверелеп, сикерешә, биешә башлады. Сабирулла, кочагындагы утыннары белән бергә дөбердәп, өйалды бусагасына ауды. Язгы карның юеш салкыны, суга әйләнеп, тәненә үтеп керә башлагач кына, исенә килде ул һәм. як-якка чәчелгән утыннарны җыеп, ухылдый-ухылдый. мич алдындагы ләгәнгә кертеп ташлады. Тизрәк өен җылытып, киемнәрен алмаштырмас а, хәленең мөшкел булачагын аңлады Сабирулла Калтыранган куллары белән мичтәге утыннарны тергезеп җибәргәнче, шактый гомер үтте. Аннары ул бишмәтен ишек катындагы чөйгә элде дә сөякләренә кадәр туңган гәүдәсен мич авызына ук китереп җылынырга кереште Шарт-шорт янган коры утынның утлы күмере сакалына чәчрәп, борынына көйгән ис бәрелгәч кенә, мич яныннан китеп, чишенми-нитмн, түшәгенә ауды.
Ярты сәгатьләп ятканнан соң, картка эссе булып китте, пинҗәген салып, идәнгә ташлады.
Бераздан уң колагы шауларга тотынды. «Тагын килде»,— дип уйлады карт Сыңар канатлы фәрештә янә Сабирулланың иңбашына кунды. Карчынә үлгәннән бирле а «аллый инде Сабирулланы. Моңарчы төнлә генә килгәли иде. Бүген менә иртәдән үк борчырга кереште
Фәрештәләр турында кечкенә вакытта әнисе сөйли торган иде. Имеш, бөтен кешенең дә ике иңбашында ике фәрештә утыра. Сул яктагысы кешенең кылган начарлыкларын, уңдагысы изге эшләрне язып бара икән. Теге дөньяда кешене менә шул язылганнар буенча хөкем итәләр ди.
Балачакта бу сүзләрне авызын ачып тыңлаганын әле дә хәтерли Сабирулла. Фәрештәләрне тотып карарга теләгәндәй, иңбашларын сыпырып та куйгалын иде. Үсә төшкәч, ул, моның матур әкият кенә булганлыгын аңлап, үзеннән-үэе келә торган иде.
Остаханэ
Карчыгы үлгәннән соң, әллә Сабируллага балачагының беркатлы акылы яңа- .JH кайттымы, әллә авыл кырыендагы зиратта кычкырышкан козгыннар тавышына ешрак колак сала башладымы — анысын тәгаен генә әйтә алмый, әмма балачак хатирәсе аны тагын шомландырды. Бәлки, артына әйләнеп, узган гомерен исенә төшергәч шөбһәләнәдер күңеле? Ләкин аз-маз сизенә дә шикелле: фәрештәләрнең уң як инбашындагысын кыерсытты бугай. Ул фәрештә аның күз алдына сыңар канатды булып килә.
Бу гөнаһлы тормышта кылган изгелекләрен теркәп баручы фәрештәнең сыңар канатлы икәнен сизгәч. Сабирулланың башына икенче кайгы да кереп оялады. Гомере буе җыйган байлыгы кем кулына калыр? Бу уй хәтта үлемнең үзеннән дә куркынычрак, шомлырак иде.
Якты дөньяда алтмышка кадәр яшәп, хатыны гүр иясе булгач, Сабирулла беренче мәртәбә балалары булмавына үзәге өзелеп үкенде.
Шуннан бирле үз-үзе белән бәхәсләшеп яшәде ул. Кайчак үзен язмыштан өстенрәк, көчлерәк итеп тә хис итте. Андый вакытларда күңеле дә, нидер өмет иткән төсле, талпынып куйгалый.
Кыш буе май күрмәгән ишеге чыелдап ачылды. Бусагада бишмәт өстеннән зәңгәр халат кигән күрше хатыны Алтынбикә күренде. Яше кырыктан узган бу тол хатын, көн саен кереп, Маһитабы үлгән Сабирулланың ашарына пешерә иде.
Алтынбикә, кәҗә мамыгыннан бәйләнгән калын шәлен баш артынарак шудырды да, түшәм ярыкларын санап яткан Сабирулла янына килеп, хәлен сорашты. Аннары ашарга әзерләргә кереште.
— Мичтә бәрәңге тәгәрәтеп ал әле, Алтынбикә,— диде Сабирулла.
Алтынбикә, кәстрүл тотып, идән астына төшеп киткәч, Сабирулла беренче мәртәбә: «Баскычта аягы тая күрмәсен тагы»,— дип, күршесе өчен борчылып куйды. Ул керер алдыннан гына уянган өмете, күкрәк читлеген җимерердәй булып, тыпырчына башлады. Идән асты авызыннан Алтынбикәнең яшел яулыгы күренгәч кенә, Сабирулланың хәлсез йөрәгенә көч кереп киткәндәй булды. «Егылмаган икән...»
Хатын, мичне томалап, бәрәңгеләрне тәгәрәтте дә идән себерергә тотынды. Сабирулла да башын юрган астыннан чыгарды. «Хәзер әйтәм! —дип уйлады ул.— Сузарга ярамый, әйтәм»
Маһитап үлеп, бер ай узганнан соң, авылдашлары Сабируллага берничә тол хатынны димләп карады. Бигрәк тә шушы арада гына өченче иреннән аерылып кайткан мут күзле Җәүһәрия өметләнеп йөрде. Авылда яшәргә йорты булмаганлык- тан, ул апасына кайтып сыенган иде Ләкин Сабирулла аңа кулын гына селтәде. Тик менә сыңар канатлы фәрештә бик борчый башлагач, ялгыз гына яшәүләре, ай-һай, кыен икән, бигрәк тә төннәрен шомландыра. Ә Алтынбикә аның өчен менә дигән! Карт димәсә инде.
— Алтынбикә, кил әле монда.
Хатын, тагын нәрсә инде, дигәндәй, башын күтәрде, Сабирулланың үзенә төбәлгән карашын күргәч, канатын идән уртасында өелгән чүп өстенә ташлады да карават янына килде.
Сабирулла янәшәдәге урындыкка күрсәтте.
— Утыр әле.
Алтынбикә, Сабирулланың гадәти булмаган карашыннан берәр нәрсд укырга теләгәндәй, аннан күзен алмыйча, күлмәк итәкләрен җыя төшеп, урындыкны үз янына тартты
- Җә?
Сабирулла елмайгандай итте. Аннары кинәт җитдиләнеп:
— Син. Алтынбикә, минем тормышның тазалыгын беләсең инде,— диде.
Авыл халкы Сабирулланың череп баеган карун икәнен күптәннән сөйләсә лә. Алтынбикә «беләм» дияргә яхшысынмады, бары иңбашларын гына сикертеп куйды. I
— Хисабын әйтсәм, башчыкның дим, күзләрең маңгаеңа менәчәк. Менә шул байлыгым ятка кала. Мин алай озак яшәмәм, үләрмен инде.
Хатын аны авыру кешене юата торган гадәти сүзләр белән юатырга керешкән иде, Сабирулла кул гына селтәде.
— Син минем балаларым юк икәнне дә беләсең. Байлыгым әрәм калачак. Әйдә, Алтынбикә, күченеп кер минем йортка!
Иртәгә ахырзаман дисәләр. Алтынбикә, бәлки, бу хәтле үк гаҗәпләнмәс тә иде. Ни кычкырып көләргә, ни еларга белми, сүзсез калды. Бераз башы да әйләнеп киткән кебек булды. Шулай да беравыктан ирен читләренә саран елмаю эленде. Аннары инде, көлеп җибәрмәс өчен, авызына яулык кырыен китереп:
- Соң үзең «озак яшәмәм» дисең бит? — диде.
— Күп дигәндә ике-өч ел.
— Сон?
— Син миңа бер бала табып бир. Үзем үлгәч, бетен акчаларым, байлыгым сезгә калыр.
Алтынбикә урыныннан капылт сикереп торды да карават башыннан бишмәтен йолкып алды һәм:
— Өйләнер исәпләрен дә булгач, авыруын ялган икән, картлач. Тамагыңны үзең туйдырырсың,— дип, пыр тузынып чыгып китте.
Гаҗәп хәл: Алтынбикә керер алдыннан гына газраил көтеп яткан карт, әлеге сөйләшүдән соң, яшәреп киткәндәй булды. Таш белән бастыргандай изеп, кысып торган авыру, мәче баласы кебек йомарланып, гәүдәсенең кай төшендәдер йокыга талды. Кайчак, кискен хәрәкәтләнгәндә, мәче баласының үткен тырнаклары тәненә тиеп-тиеп ала иде.
Алтынбикә куеп киткән бәрәңгеләр пешеп, өйгә тәмле ис таралды. Сабирул- ланың ашыйсы килә башлады. «Карчыгым исән булса!» — дип уйлады ул, көрсенеп. Маһитап хәзер мичтәге бәрәңгеләрне кисәү агачы белән табакка тәгәрәтер, пеш кәйлеген белү өчен, һәркайсына кулын тигезеп алыр, аннары, табак өстенә ак тастымал каплап, өстәлгә китереп утыртыр иде. Оеп яткан картына, болдырдагы газ плитәсендә кайнап утырган чәйнекне алып керергә киткәндә
— Тор, бәрәңге суына,— дияр иде.
Карчыгы юк шул инде. Ә берәр кызы яки килене булса?! Юк бит. Балалары юк аның. Шулай хыялланып, үз-үзен кимсетә, рәнҗетә ул.
Балалары булып та, аталарына ярдәм кирәк чакта, әллә кайда йөрсәләр? Алар үзләре дә үлеп яткан аналарының авызына бер кашык су да сала алмадылар бит!..
Биш бала үстеләр. Әтиләре сугышта үлеп калды. Өч апасы өч якка кияүгә китте. Сугыштан кайткан абыйсы, акча эшләргә дип. Себер якларына юл тотты.
Балаларының бишесе дә үз янында чакта Суфия карчык еш кына «Соңгы сәгатьләремдә авызыма су салсагыз, миңа шул җиткән»,— дия иде
Сабирулла ана җанлы булды. Әмма еллар авыр вакытта, бераз акча төшерү нияте белән, анасының хәер-фатыйхасын алып, ул да күмер чыга торган яклама китте. Берәр ел эшләгәч, кире кайтып, картайган әнисенә ярдәмче булу иде тәбе.
Ел ярымнан күршеләре аны телеграмма белән чакыртып алдылар. Әнисе вафат булган иде. Кайтып, туган-тумачалары, күрше-күлән белән бергәләшеп, аны җирләделәр. Шуннан соң туып-үскән нигез генә түгел, авыл үзе дә буш, күңелсез кебек тоелды аңа.
Әнисенең кабер туфрагына ятып, үкси-үкси елады Сабирулла шул чакта. Үлгәндә, иреннәрен су белән чылатучы кеше дә булмаган бит мәрхүмәнең. Аннары Сабирулла, шыксызланып, нәүмизләнен калган өйдә өч көн дөньяга чыкмыйча ятты да тагын авылдан китеп барды
Мичтәге бәрәңгеләрне табакка җыеп. Сабирулла карт авызын псшерә-лешерә ашарга кереште. Шул чак капка шыгырдап ачылды Кулындагы бәрәңгесен авызына кабарга да онытып, карт ишеккә төбәлде Анда каененесе Шәрәф күренгәч кенә, бәрәңгесен тоз суына манып, авызына озатты Шәрәф, гадәттәгечә, кычкырып сәлам бирде, ак чүсинкәләрен бер-берсенә шап-шоп бәрә-бәрә, ишек катында маташты, аннары пәке белән кырылган шома башындагы бүреген сыпырып төшерде дә түргә узды.
— Нихәл, җизни, тереләсеңме?
Сабирулла баш кагып кына җавап бирде:
— Әйдә, уз, бәрәңге ашыйбыз.
Шәрәф, бишмәтен салып, урындык артына ташлады.
■— Сыерчык оясы ясагансың икән, җизни.
Җизнәсе, аның сүзләрен җөпләп, баш кагып куйды. Аннары
— Кирәк бит,— дип өстәде
— Минем онык та, сыерчык оясы ясыйм дип, әйбәт такталарны тураклап бетергән. Тотып ярдым үзен
Шәрәф, бер бәрәңге алып, учында әвәләде-әвәләде дә кире өстәлгә кунды
Күзе идән уртасында җыелып яткан чүпкә төште Бая Алтынбикә идәнне себереп бетермәгән иде.
Кызны җибәрермен, җизни, өеңне җыештырып китәр,— диде Шәрәф.
Сабирулла дәшмәде Шәрәф аңа күз салды Әле үткән җәйдә генә егетләр кебек йөргән җизнәсе шактый бирешкән иде. Әллә авыру шулай иткәнме, йөзе
зәңгәрләнә башлаган, пәке белән тигезләп кырылган башына җыерчыклар кунган. Бары кечкенә зәңгәр күзләре генә элеккечә һаман шул алар) а карап, җизнә- сенең ачулымы, кәефлеме икәнен белеп булмый, аларга мәңгелек томан иңгәндер сыман.
— Их. җизни, балаларыгыз юк шул. Ичмасам, картайган көнеңдә ярдәмчеләрен булыр иде.
Караватта оеп утырган Сабирулла башын күтәрде, күзләрендәге зәңгәр томан сыеклана төште.
— Синеке дүртәү бит. ярдәм итәләрме соң?
— һы. дүртәү шул. Тик аларның ярдәме кирәкми әлегә.
Ике малаеңның берсе төп нигездә калдымы соң?
— Укьнан бит алар, авылда нишләп ятсыннар? Син ишетмәгәнсеңдер, олы улым Исрафилга орден бирделәр. Бик кирәкле машина уйлап тапкан. Кичә зур нәчәльникләреннән карчык белән минем исемгә рәхмәт хаты да килде.
Шәрәф, үзе дә сизмичә, күкрәгенә сугып алды. Гүя орденны аның түшенә такканнар иде.
Сабирулла дәшмәде. Шәрәф тә бераз сүрелә төште. Аннары, капылт кына кузгалып, бишмәтен киде дә бүреген кулында әүмәкли-әүмәкли:
— Ни, җизни, күрше авылда берәү бура сата икән, шуны белешеп кайтып килә идем әле. Исрафил дача салам ди. Тик минем акча җитеп бетми. Ярдәм итеп тормассыңмы икән? Малай шимбә көнне кайта, китереп бирер. /гиде.
Сабирулла, беренче тапкыр күргәндәй, каененесенә озак карап торды.
Миндә андый акча юк.
Җизнәсенең холкын Шәрәф яхшы белә иде. Шуңа күрә артык сүз көрәштереп тормады, ишеккә юнәлде.
Шәрәфнең акча соравы Сабирулланың күңелен күтәреп җибәрде. «Дүрт бала үстереп, минем янга теләнергә килгән. Балалар, балалар дип, тормышның рәхәтен дә татымый кала. Малайлары хәйләкәр, һаман аталарын суыра. Ә минем, телим икән, бүгеннән ун малай үстерерлек рәтем бар. Акча бөтенесенә дә баш шул», дип уйлады ул. «Ун малай. Хәзер кайдан аласың инде аларны, элегрәк булса иде ул...»
Әнисе вафат булганнан соң, яңа йорт-җир җиткерсә дә, өйләнергә ашыкмады Сабирулла. Туйга җитәрлек акчасы калды калуын. Әмма бер тәмен сизгәч, тагын да ишәйтәсе килде аны. Чәер исе аңкып торган нарат өйнең ишек-тәрәзәсенә иске такталар кадаклады да, күрше-күләннән йортка күз-колак булуны үтенеп, яңа сәфәргә юл тотты.
Кабат авылына кайтып төшкәндә, Сабирулланың яше утыз белән бара иде инде.
Егетнең башына өйләнү уе керде. Мал кадерен белгән, йорт җанлы кыз эзләде. Шулай йөри торгач янә өч ел үтте. Әмма бер көнен дә бушка уздырмады ул. Акча бик аз төшә торган колхоз эшеннән ничек кирәк алай тайпылып, ике-өч иптәше белән балта эшенә кереште. Байлыгы арткан саен, Сабирулланың күзе кыза гына барды. Югыйсә, элек акча аңа йорт салып, әнисен кадер-хөрмәттә яшәтү өчен генә кирәк иде. Шул исенә төшкән вакытларда, ул үзенең комсызлыгына үзе дә шак- каткалыи иде. Тора-бара, малы ишәйгән, акчасы күбәйгән саен, антырау-гаҗәплә- нуләр онытылып бетте.
Өйләнүенен икенче көнендә үк Сабирулла хатынын йорт-җире белән таныштырды да «Малны арттырмасан, үзе артмый ул. Бүгеннән башлап бу эшкә икәүләп керешәбез»,— дип, колагына киртләп куйды.
Моңарчы апасыннан калган киемнәрдән башканы күрмәгән Маһитап, Сабирулланың байлыгына телен шартлатты да, җиң сызганын, бу байлыкны тагын да үрчетү эшенә тотынды.
Ул башта өч ел буе балага уза алмый йөрде. Хатынына, шәһәргә барып, зур врачларга күренергә дәваланырга киңәш итсәләр дә, Сабирулланың бу эшкә акча түгәсе килмәде. Бары өч ел узгач кына, Маһитап үзенең күкрәк астында күптән көтелгән җан иясенең тыпырчынуын сизде. Иренә: «Сыерчыклар безгә бәхет алып килә», дип сөйләнде.
Балалары булмаган! а моңаеп, кимсенеп йөрсә дә, хатынының яз башында шундый хәбәр әйтүе Сабирулланы артык шатландырмады. Чөнки алда эшнең нәкъ каи наган чагы Печән җыясы бар, утынын әзерләргә кирәк. Кыр эшләре беткәч, мунча салырга да уйлаганнар иде. Бурасы череп утыра. Мондый эшләрдә Маһитап — иренен төп ярдәмчесе, уң кулы.
Печәнен дә җыйдылар, күп итеп утын да әзерләделәр, июль аенда ук мунчасы да салынды. Көз кергәндә, Маһитапның билләре шактый түгәрәкләнгән иде инде. Ләкин ире аның өйдә генә ятуын өнәмәде. «Әниләр авырлы килеш урак та урганнар әле, бернәрсә булмаган», — дин уйлады.
Бер көнне бәрәңге салынган капчыкны күтәргәч, Маһитапның эчендә нәрсәдер шартлап өзелгән кебек булды: дөньяга үле бала китерде.
Бу хәлләрдән соң хатынының күкрәк астына бүтән бернинди җан иясе дә ояламады.
Инде менә Маһитап та юк, бала таба алмавына гаҗиз булып яшәде-яшәде дә каен астына кереп ятты. Көздән бирле Сабирулла ялгызы гына гомер итә һәм төннәрен теге сыңар канатлы фәрештәне төшендә күреп сискәнеп уяна башлады.
Ачык тәрәзәдән килеп кергән күбәләк стеналарга, түшәмнәргә куна ксна фырылдап очып йөрде дә, эңгер-меңгер иңә башлагач, кире тышка атылды, әмма пыялага туры килеп, бусагага шуып төште.
Сабирулла караватында ята иде. Күбәләкне күргәч, күңелен биләп алзан шал лык, картның анырудан алҗыган гәүдәсен җиңеләйтеп, савыктырып җибәргәндәй булды. Карават тимере шыгырдаган тавыштан күбәләк өркемәсен дигәндәй. ул акрын гына торды да, бер аягында оекбашы юклыкны да онытып, тәрәзәгә габа атлады «Килдеңме, газизкәем. Карчыгымның җаны булып килдеңме?* Карт, шулай сөйләнә- сөйләнә, рам читенә борыны белән кадалган күбәләккә үрелде. Әмма күбәләк, фырылдый-фырылдый, тәрәзә пыяласы буенча шуып йөрде дә, юл габын, урамза очты.
«Үпкәләгән. Сөйләшәсе дә килмәде»,— дип пышылдады Сабирулла. һәм авыр сулап, кире караватка барып утырды.
Беркөнне, үзе ясаган ояга сыерчыклар килгәнне күреп, балаларча шатланып йөргән иде ул. Күрше-күләндә дә күренми әле сыерчыклар. Сабирулла оясына иң беренче булып килгәннәр! Шуннан соң ул мунча түбәсенә дә оя ясап куйды. Әмма бу оясы буш калды. Анда ара-тирә чыпчыклар гына керен-чыккалынлар иде.
Үз оясына таба күршеләренеке янында сайрашкан кошларны да куып карады. Тик сыерчыклар аны тыңламады. Сабирулланың моңа аллә ни кәефе кырылмады кырылуын. «Мунча түбәсенә соңрак куйдым, инде урнашып беткән булганнардыр»,— дип уйлады.
Сабирулланың иңбашына бу төнне сынар канатлы фәрештә яңадан әйләнеп кайтты һәм телгә килде. Моңарчы фәрештәнең үз хуҗасы белән беркайчан да сөйләшкәне юк иде әле. Бүген сыңар канатын кагып алды да «Язганнарымны укын күрсәтимме?» дип, Сабирулланың колагына кайнар сулыш өрде Сабирулланың бөтен гәүдәсе кызыша башлады. «Куркасынмы? диде сыңар канат Курыкма, моннан соң мин синең яныңа кон дә килермен. Хәзер якын инде, мунча түбәсен дәге сыерчык оясында гына яшим. Синең иңбашыңда миңа эш юк. бик күңелсез Шулай да киләм. Мин синең яннан китәргә дә тиеш түгел. Эш булмагач, нишлим соң? Ә язганнарымны укымыйм Укырлык берни дә юк Әнә. бик теләсәң, сул иңбашыңдагы фәрештә укысын. Кара дәфтәре бик калын. Минем сиңа бер сорау iu на бирәсем килә: Үзең үлгәндә байлыгыңны кемгә насыять итәргә җыенасың? Кирәкми, җавап бирмә Син аны үзең дә белмисең бит! Шуны онытма мине син гарип калдырдың*... Үзендә фәрештәгә каршы сүз әйтерлек көч сизепме. Сабирул лапың да теле ачылды: «Гарип, имеш . Син гарип булсаң, мин япа-ялгыз әле монда! Менә бер үзем, бер башым ятам! Беләсең килсә, минем ялгызлык каршында синең бер канатың юклыгы чүп кенә ул!»
...Сабирулла шабыр тиргә батып уянды. Таң беленеп килә иде инде Ул беркавым селкенмичә ятты. Күзгә күренми торган сыңар канатлы фәрештә теш белән бергә эреп юкка чыккан. Әмма уң колагы ут кебек кызыша
Сабирулла киенеп тышка чыкты һәм мунча түбәсендә1е сыерчык оясын колга белән җиргә бәреп төшерде «Өйләнергә кирәк! дип уйлады ул. ояның такталарын сүтә-сүтә Бүген ук Җәүһәрия янына барам!*
Җәүһәрия әллә ни карышмады шул көнне үк. теземчеген күтәреп. Сабирулла
йортына килде. Әмма Җәүһәриянең ирдән бәхете булмаган икән. Сабируллада ике-өч көн яшәде дә, өченчесендә җиде төн уртасында сикереп торып, үзе белән күтәреп килгән төенчеген җыйнаганнан соң, стенага таба борылып яткан хуҗаны уятты:
— Китәм, Сабирулла абзый. Хәтта сандык тулы алтының булса да, кызыгып яшәр хәлем юк. Кияүнең менә дигәнен табам әле мин. Ә аркаңны җылытыр өчен генә син башка кеше эзлә инде. Карт-коры бетмәгән,— дип чыгып китте.
...Аягы туңа башлагач кына, сыңар оекбашы юк икәнен искәрде Сабирулла. «Тәмам аңгырайдым ахрысы»,— дип сукранды ул. Инде савыгып кына киләм дигәндә, йөрәгенең тагын хәле юк. Моның сәбәбен үзен хур иткән Җәүһәриядән генә күреп, ул хатынның тетмәсен тетте. «Бар, гомерең буе дүдәк каз шикелле ялгыз йөр шунда, төенчегең белән генә әллә кая китә алмассың әле. Сандык тулы алтының да кирәкми имеш. Тәтесә, алай димәс идең әле. Миңа димәгәе...»
Сабирулла лып итеп караватына утырды. «Сандык, дидеме?! Нинди сандык? Каян белә? Әллә?..» Ул хәлсез икәнен дә онытып, җәһәт кенә оекбашын киде дә сөртенә-сөртенә, ишеккә таба йөгерде. «Тапкан! Чормадан сандыкны тапкан. Кичә көндез югалып та торган иде, денсез хатын! Чормада мәче йөриме дип уйласам...»
Сабирулла егетләрчә җитез хәрәкәтләр белән ике-өч баскычны бер итеп чормага үрмәләде. Туфраксага күмелгән кечкенә тимер сандыкта гүя аның бу гөнаһлы дөньяда дәрт-дәрман бирерлек бердәнбер иманы, соңгы куанычы һәм газап белән яшәгән гомере бикләнгәнмени, әй ашыкты-кабаланды. Чормага менеп җитүгә ул, бөрелә-сугыла, ата каз муены шикелле тырпаеп утырган морҗа янына китте.
Сандык күмелгән туфракса өстендә ят эзләр, шикле билгеләр күренмәде. Сабирулла карт үпкәсе бугазына килеп тыгылдымыни, бер мәлгә урынында тынсыз калды. Сандык урынында иде. Сабирулланың йөзенә алсулык йөгерде. Ул, тыныч- лынып, сандык янына чүмәште.
Җәүһәрия кыек атып туры тидерде: чыннан да, сандыкта картның алтыннары бар иде. Акчага гына ышанып ятмады ул. Акча кәгазь генә бит, аны күсе дә кимерә ала. Алтын балдаклар, алкалар, беләзекләр яхшы сакланалар...
Түбә ярыкларыннан, тәрәзәгә эленгән пәрдә кырыеннан чормага утлы сызыклар сузылган. Маһитаптан калган кер бавында хатын-кыз кирәк-ярагы эленеп тора иде. Сабирулла, шуларны күргәч кенә, Җәүһәриянең чормада нишләп йөргәнен аңлады «Ишегалдына чыгарга уңайсызлангандыр инде, яшь килен булып төшкән иде бит».
Ул сандыкны ачты да алтыннарын берәм-берәм санап чыкты, һәммәсе дә урынында, югалмаган, төп-төгәл унөч. Сабирулла аларның исәбен биш бармагы кебек белә. Дөресрәге, авызындагы унөч теше кебек...
Авызында исән-имин нәкъ унөч теше бар. Сандыкта өч балдак, алты беләзек, ике брошка, бер медальон, бер йөзек.
Сабирулла алтыннарын учларына алып, йөзенә якын китерде. Түбә ярыгыннан сузылган яктыда ялт-йолт итәләр. Матурлар, авырлар, салкыннар...
һәм җансыхтар... Карт аларны сандыкка кире салды да элекке урынына күмеп куйды. Сандыкны күрү шатлыгыннан туган ләззәтле хис тоныклангандай, авырайгандай кебек булды. «Байлыгыңны кемгә калдырасың? Кемгә?! Кемгә?!» Картның кәефе кырылды. Ул, аякларын өстерәп, чорма баскычына таба юнәлде. «Байлыкларын белән нишләргә уйлыйсың, нишләргә?!»
Сабирулла баскычтан көч белән генә төште дә өй ишеген ачты. Аннары, нидер исенә төшеп, ишекне япты да болдырдагы тимер карават астыннан балта алып килде һәм чорма баскычының уртадагы аркылы басмасын сугып сындырды. Аннары шуны яңадан урынына утыртты. Хәзер ул, тотынуга, ычкынып китәчәк иде.
Алҗыган гәүдәсе, түшәккә яткач, таралып китте. Урамнан узган трактор тавышына уянып, күзләрен ачканда, төш вакыты авышкан, кояш хәзер ишегалды ягына караган тәрәзәдән күренә иде. «Тәрәзәне юарга кирәк икән,— дип уйлады ул.— Алтынбикә дә күренми. Башка кермәс тә инде». Ләкин, шулай уйласа да, карт Алтынбикәнең керүен хәзер үзе үк теләми иде. Күңеле кайтты. Сәер кеше. Мә, ал, дип торганда бушка килгән байлыктан баш тарталармыни инде!.. Алтынбикә шулай кыланса кылансын, әмма Сабирулла аңа барыбер ышанмый. Исе китмәгәнгә генә салына ул. Күрүен күрсә, күзләре тонар иде... Бәлкем, ул Сабирулланың сандыгын урларга план корып йөридер әле!
Бу уйлары картны бераз шүрләтсә дә, Алтынбикәнең үз чормасында мүкәли- мүкәли сандык эзләп йөрүен күз алдына китерү аның күңеленә рәхәтлек бирә иде. Менә әле кайчан гына картның байлыгыннан йөз чөергән, баш тарткан булып кыланган күрше хатыны сандыкны тапты ди. Үзе курка, як-якка карана, хәтта чорма тәрәзәсенә кунган күбәләктән дә шикләнеп, дерт итеп куя, ә үзенең сандыкны шун-
дук ачып, эченә күз саласы килә, тартып-каерыл карый. Тик сандык капкачы селкенми дә. Ә Сабирулла аны читтән генә күзәтеп тора. Хатын, капкачны ача алмагач, нишләргә дә белмичә аптырап тора. Аннары итәк эченә яшерә. Шулчак моржа артыннан Сабирулла пәйда була. Куркуыннан дәшми-нитми дерелдәп торган хатын янына килә дә күлмәк итәген күтәрә! Башка чак булса, Алтынбикә аны төртеп җибәрер иде жибәруен, әмма хәзер кыл да кыймылдатмый. Сабирулла аңа: «Нәрсә, әллә алтын кирәк булдымы, күрше?» — диячәк. Андый чакта Алтынбикә ни дисен инде, авызын да ача алмас, сандыкны да бирәсе килмәс үзенең. Тарткалашыр, тыр-нашыр... Моны сыңар канатлы фәрештә дә күрми калмас, әлбәттә. Ун иңбашыңда утырам ди бит. Шуннан соң әйтер аңа Сабирулла, авызын томалар: «Күрдеңме? Кешеләрнең һәммәсе дә комсыз! Ә син мина каныгасын»,— дияр.
Өйалдында нәрсәдер, дөбердәп, идәнгә төшкән тавыш мизгел эчендә Сабирул- ланы айнытып җибәрде. Башыннан шомлы да, ләззәтле дә бер уй узды. .Алтынбикә! Чормада! Эзли!..»
Алтынбикәдән ни рәвешле көләчәген уйлап, хыялланып, өйалдына чыккан Сабирулла, чорма баскычыннан төшеп килгән Җәүһәрияне күреп, өнсез калды. Хатынның кулында эчке күлмәккә төрелгән керләр иде. Сабирулла җиңел сулыш алды.
— Мин ием әле бу. Менә онытып калдырганмын. Өеңә кереп, сине борчырга кыймаган ием.
Сабирулла аңа каршы ни дип әйтергә дә белмәде. Җәүһәрия чыгып киткәч, өйалды ишеген шартлатып бикләде дә, чайкала-чайкала, өйгә керде. Аннары, бәрәңге бакчасындагы тирәктә кошлар чыр-чуын ишетеп, тәрәзәгә капланды. Әгәр дә рамы булмаса, аның авырлыгыннан пыяла шартлап ватылачак иде. Егылып китмәс өчен, карт, соңгы көчен җыеп, тәрәзә бусагасына таянды. Кошлар тавышы сыерчык оясы яныннан килә иде. Оядан ерак түгел генә юан ботакта йоннары тузгыган соры тилгән кушан. Ә эчтә, куркыныч сизепме, сыерчык балалары чырылдаша. Сабирулла ачудан кулын йомарлады һәм шунда гына ул үзенең чынлап та хәлсез икәнлеген сизде, чөнки бармаклары оешып каткан кебек — бик авырлык белән генә аның ихтыярына буйсындылар. «Көш-ш-ш!..» — дип тәрәзә аша тилгәнне кумакчы булды ул, әмма аның бу пышылдавыннан пыяла буенча безелдәп йөргән чебен дә өрекмәде. Карт, моңа үчекләнеп, тәрәзә кагарга теләде, үзе хәлсез булса дд, йодрыгы хәйран саллы төште ахрысы — пыяла шартлап ярылды. Аны тигезләп куяр өчен тырыша торгач, бөтенләй ук чәлпәрәмә килде.
Шулчак каяндыр ояның хуҗалары — ике сыерчык пәйда булды Алар тирәк яныннан йөрәк өзгеч тавыш белән бер-ике әйләнделәр дә, бу гына тәэсир итмәгәч, кошларның берсе, уктай атылып, тупыл ботагына кунган тилгәннең яныннан ук очып узды. Соры тилгән, канатларын иренеп кенә җилпи-җилпи, очып китте.
Офыкка якынлашып бара торган кояш Сабирулланың күз алдында әллә ничәү булып сикерешә башлады. Аяк буыннары йомшарды. Карт, хәлсезләнеп, караватка егылды.
Уң иңбашындагы фәрештә сыңар канаты белән, шапылдатып, калагына китереп сукты. Каяндыр пәйда булган кызыл канатлы күбәләк өй эченнән фырылдап бер әйләнде дә, ватык тәрәзә аша урамга очып чыгып китте.
Түбә кыегындагы чыпчыклар чыр-чуын инде тынычланган һәм бәрәңге бакчасындагы тирәктә сузып-сузып сайраган сыерчыклар тавышы күмеп китте..

Реклама