Кояш кайчан йоклый?


Ни хикмәттер: кояш көн дә Бездән иртә уяна.
Уяна да ефәк нурын Сибә башлый дөньяга.
Җилләрне һәм болытларны Кырдан-кырга чаптыра.
Ә үзенең ике бите Яктырганнан-яктыра.
Безнең белән уйнарга да Вакыт таба — су керсәк.
Аркабыздан сөеп кала Ярдан аска сикерсәк...
Тирләп-пешеп көннәр буе Басуларны кыздырды, Әнкәй
мичкә яккандагы Эсседән дә уздырды.
Йокламый кояш. Бездән ул Китеп кенә торачак —
Җирнең икенче яртысын Нурга коендырачак...
Буранда үсә кыяр
Колакларны чеметә җил,
Тышта буран котыра. Ә
кыярның сабаклары Чәчәк
атып утыра.
Теплицаның ишегеннән
Җәйгә атлап кердем мин.
Бүрекләрне салган килеш
Рәхәтләнеп йөрдем мин.
Безнең әнкәй теплицада
Яшел кыяр үстерә.
Кыярларның симезлеген
Күрсәгез иде менә!
Сабаклары өскә кадәр
Ничек менгән үрмәләп?
Түтәлләргә су сибәбез
Әнкәй белән бергәләп.
Шаян буран көткән әнә
Өйгә кайтыр чагымны:
Кыяр исе аңкып торган
Кулларыма сарылды...
Хәерле юл!
Безнең авыл кырыенда,
Күрче, нинди яңарыш: Уң
ягында йортлар калка. Сул
ягында — яшь арыш.
Безнең авыл кырыеннан
Башлана зур киләчәк —
Атом дигән тылсымлы ут
Илгә якты бирәчәк.
«ВАХТА» дигән сүзен укыйм,
Китеп бара автобус...
Яратып эндәшәм аңа:
— Хәерле юл, вахтобус!
Рәсем ясаганда
Кулымда — пумала. Мин аны
Манчыймын төсләрдән төсләргә.
Күрегез: ямь-яшел яфраклар
Талпына үсәргә, үсәргә.
Сары төс. Мин аны яратам —
Кояшның үзе күк ягымлы.
Батырлар кабере өстендә Кып-
кызыл чәчәкләр кабынды.
Тылсымлы хәрәкәт ясагач.
Каршымда яңа көч ачылды:
Тургайны күтәргән күкләрем
Тоташтан зәңгәргә манчылды.
Монысы — дәһшәтле ракета, Аһ,
нинди куркыныч кашлары...
Сыздым да аркылы-торкылы,
Мин аны чүплеккә ташладым!
Йоклый кырда кибәннәр...
Белмим, безнең басуларга
Каян килеп чыккан ул — Тау
кадәрле динозавр! Башын
көрткә тыккан ул.
Туңып калган гәүдәсенә
Карлы бозлар эленгән. Әллә
кунакка килгәнме Туң
гасырлар иленнән? Кояш
астында җылынгач,
Кыймылдап алыр кебек.
Койрык сукса, кар диңгезен
Урталай ярыр кебек.
Иң өстемдә — агач мылтык...
Кышның якты көнендә
батыраеп йөрим шулай
Динозавр өнендә.
Февраль
Түбәгә җиткерде көртләрне,
Лапаска качырды этләрне.
Инешләр-елгалар боз гына.
Урамда җил-буран сызгыра.
Калтырый сыерчык оясы, — Кар
белән тулгандыр дөньясы.
Бакчада шырылдый саескан, Көн
инде язларга авышкан.
Абага-абага урманнар
Йөзләрен кояшка борганнар.
Усал кыш күтәрер чаңгысын.
Песнәкләр җырында — язгы
чың!
Автобуска төялешеп
Килә эшче абыйлар.
Иң зур йортның түбәсенә
Кызыл әләм кадыйлар.

Реклама