ЙОЛДЫЗДАЙ БАЛКЫП


алимҗан Ибраһимов иҗаты яшүсмер елларымнан бирле минем иң акыллы киңәшчем, иң ышанычлы юл күрсәтүчем булып килде Яшьлегемне күз алдына китерсәм, хәтерем күгендә, йолдызлардай балкып, иң элек Габдулла Тукай белән Галимҗан Ибраһимов килеп чыгалар
Борынгы грек мифологиясендә мәхәббәт һәм матурлык алиһәсе Афродита диңгез күбегеннән яралган диелә Безнең әдәбият, сәнгатебездә исә матурлык һәм мәгърифәт йолдызлары хыялый диңгез күбегеннән түгел, бәлки җәмгыятьнең реаль яшәеш диңгезеннән, халык күңелендә кузгалган азатлыкка омтылу дулкыныннан пәйда булдылар Халыкның караңгылык патшалыгына нәфрәте, хөррияткә омтылышы шулкадәр көчле иде. аны ярларына сыеша алмыйча ярсып аккан язгы ташкынга тиңләргә була. Әнә шул ярсу ташкын халыкның иң көчле, иң талантлы ул һәм кызларын яңа тормыш өчен көрәш ярларына чыгарды Ул ташкын әдәбиятка соңыннан халыкның горурлыгы булган боек затларны — Габдулла Тукай белән Галимҗан Ибраһимовны алып килде, сәхнәләргә зур талантларны күтәрде
Ф Достоевский Без һәммәбез дә Гоголь -Шинеленнән- чыктык-—дигән Әгәр шул образлы тәгъбирне безнең әдәбиятка карата кулланырга уйласак, безнең бик күп әдип һәм шагыйрьләребез әдәбиятка Г Тукай һәм Г Ибраһимов тәэсирендә килеп керделәр дип әйтергә мөмкин булыр иде
Г Ибраһимовның әдәби эшчәнлеге турында яза башлауга, үзеннән-үзе «беренче» сүзе телгә килә. Чөнки ул күп җәһәттән -чирәм ачучы -, алдан юл ярып баручы булды Мәсәлән, иҗтимагый тормыш белән каһарманнарның шәхси тормышларын табигый рәвештә үрелеп баруын оста тасвирлаган киң сулышлы заманча реалистик романнарны безнең әдәбиятка беренче булып Г Ибраһимов алып керде
Г Ибраһимов белән Ф Әмирхан татар прозасын башка жанрлар арасында беренче сафка алып чыктылар
Бу әдип татар әдәбиятын үз халкыбыз эчендә генә бикләнеп калудан коткарып, аны бөтенсоюз мәйданына чыгарды, башка күп халыкларга танытты яшь төрки әдәбиятларның остазы булып танылды
Г. Ибраһимов беренчеләрдән булып.
Хәер, беренчелеккә тагын күп мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. шулар белән чикләнәм Чөнки аның иҗатын җентекләп тикшергән әдәбият галиме М X Хә- сәнов китабы һ б башка әсәрләр бар. Мин исә Г Ибраһимовның татар әдәби телен яңа баскычка күтәрү өлкәсендәге биниһая зур хезмәте һәм батырлыгы турында гына берничә сүз әйтмәкче булам Ни сәбәпле моны батырлык дип атыйм’ Чөнки Г Тукай. Г Камал. Г Ибраһимовлар яза башлаган елларда халыкның үз телен «гавам теле», -базар теле- дип кимсетүчеләр, элекке корама тел белән язуны мәдәнилекнең югары баскычы итеп санаучылар шактый ук күп иде әле Әдәбиятның алдынгы вәкилләре ул юнәлешкә каршы чыктылар Г Тукай шигърияттә. Г Ибраһимов прозада татар әдәби телен замана таләп иткән киң мәйданга алып чыктылар Алар халык сөйләме диңгезенең төбенә үк чумдылар, аннан алып чыккан энҗеләр белән әдәби телне чиксез баеттылар
Бу тарафларга килеп җиткәч, каләмем мине үзеннән-үзе безнең буынның яшүсмер чагына алып кайта Ул елларда авыл җирендә юньле китапны кулга төшерү ансат түгел иде Ничек булса булды, -Диңгездә» -Сөю-сәгадәт Табигать балалары- дигән китапларны мин басылып чыккан елларында ук уку бәхетенә ирештем (ул елларда нишләптер китапның кем тарафыннан язылуына әһәмият бирелми иде әле) Бу әсәрләр ничектер беренче укуда ук исемдә калдылар Алай гына түгел, болар, томан арасыннан килеп чыккан кояш кебек, тормышымны яктыртып җибәрделәр Моның үзенә күрә җитди генә сәбәпләре дә бар Ул елларда саф үзебезнең телебездә, телнең барлык нечкәлекләрен файдаланып язылган әдәби әсәр-
Г
Го мә р Бэш и ров
лар юк дәрәҗәсендә аз иде әле Без. ул заманның яшь буыны, теләр-теләмәс. нигә кирәген аңлар-аңламас ярым гарәп, ярым фарсы телендә язылган дини китаплар укын идек Шуның өстенә Г Ибраһимен әсәрләре. теге китаплардагы кебек, әллә кайда) ы ком гарәпләре, хәлвәчеләр. хәрәмсарайлар турында түгел, бәлки үзебез кебек гади кешеләр күбесенчә авыл табигатен, тормышның безгә таныш булган якларын тасвирлауга багышланган иде Дөрес, шул табигать, шул гади авыл кешеләре арасында үсүем сәбәпле, бу мохитны балачактан ук яхшы беләм дип уйлый идем Алай булмаган мин тормышның тышкы кабыгын гына күргән икәнмен Бу әсәрләрне укыгач, шул ук гади авыл тормышына яңадан җан өрделәрмени! Авылым тормышының элек мин күрә алмаган эчке матурлыгы бик кызык, катлаулы четерекле яклары ачылды Бөтен әйләнә-тирәмне, якыннарымны, авылдашларымны бөтенләй башкача, элеккегә караганда яхшырак, матуррак, сөйкемлерәк итеп күрә башладым
Табигатьне аңлауда да Г Ибраһимов минем беренче остазым булды дип әйтер идем Мәсәлән, нәрсә ул диңгез? Океаннардан, диңгезләрдән меңнәрчә чакрым еракта яшәгән авыл малаена ул нибары -зур су» гына. Әнә. алай гына түгел икән ләбаса' Табигатьнең өстән караганда гына күренми торган гаҗәп тә бай эчке тормышы, үзенә генә хас матурлыгы да була икән «Чын* диңгезнең үзен мин егет кеше булып гражданнар сугышына киткәч кенә күрә алдым Шигъри матурлыгын исә. һич тә кабатланмас гүзәллеге белән. Г Ибраһимов -Диңгездә" дигән әсәрендә күрсәтеп биргән иде.
Г Ибраһимов әсәрләре миңа үз-үземне тирәнрәк аңларга да ярдәм итте. Холкымдагы кимчелекләрне ачыграк күрә башладым, ниндидер бик эчкәре яткан яшьлек хисләремә тел ачкычы таптым
Г Ибраһимов иҗатының беренче чорында язылган әсәрләре, хосусан өстәрәк телгә алынган хикәяләре (кайчакларны Казакъ кызы н да шунда кертеп) турында фикер йөрткәндә кайбер тәнкыйтьчеләр романтизм, прогрессив романтизм, абстракт алымнар кебек фәнни сүзләр кулланалар Шунда авторның бу«-изм» тәэсиренә бирелүенә, гәрчә эчтән генә булса да. офтануларын да сизеп каласың. Күрәсең, алар хаклыдыр, фән булгач, шулай кирәктер Ләкин микронлы төгәллек таләп ителә торган фәннәрдә һәр нәрсәне кәфен-кәфкә. кафын-кафка китереп үлчәү зарури булса да. әдәбият-сәнгатьтә андый аптека үлчәве ярап бетмәскә мөмкин, аның -уңай* белән тискәре микъдарын дөрес үк күрсәтеп җиткермәве ихтимал. Бәлки шул сәбәпледер кайчакларда фәнни бәяләр тузанлы шүрлекләрдә тын гына ята бирә, укучы әсәрне укый бирә, аңа соклана бирә Чөнки укучыны әсәрнең нинди «-изм» тәэсирендә язылуы әллә ни кызыксындырмый, ул әсәргә үзенә ничек тәэсир итүеннән. күңел хәзинәсен ни белән баетуыннан чыгып бәя бирә
Г Ибраһимов әсәрләренең ул еллардагы яшьләргә тәэсире исә биниһая зур булды Безнең буын яшьләре моны үз башыннан кичерде Беренче империалистик сугыш алдыннан иде бу Ул’ чагында әле радио үзе түгел, авылда аның исеме дә ишетелми, газетаны санаулы кешеләр генә ала Яшьләр катып калган патриархаль тормыш кагыйдәләренә, шәригать кануннарына баш игән хәлдә посынып кына яшәргә мәҗбүр (кызлар белән очрашу — гөнаһ чөнки алар намәхрәм. музыка, җыр. күңел ачулар — һәммәсе шайтан уены, иблис коткысы') Менә шундый деспотлык кыршавы кысып яткырган авыл яшьләре арасында ялкынлы дәрт, рух күтәренкелеге белән язылган бу хикәяләр таң җиледәй саф һава булып керде Г Ибраһимов татар әдипләре арасында беренчеләрдән булып гади игенче эшенең рухландыргыч шигъри матурлыгын, авыл табигатенең гүзәллеген, гадел яшәгәндә, күңелең яхшылыкта булганда, гади генә тормышта да бәхетле булу мөмкинлеген сурәтләп бирде Бу әсәрләре белән ул туган җирнең матурлыгын күрергә, аның кадерен белергә дә өйрәтте Карасана, игенче аңа кадәр язылган кайбер әсәрләрдә әйтелгәнчә -кара мужик -авыл гыйбедие* генә түгел икән ләбаса, ул да адәми затның игъ-тибарга лаеклы өлеше, ул да башкалар шикелле үк якты хыяллар, бөек уйлар белән рухланып яшәргә сәләтле нечкә хисле була икән' Авыл кешесен әнә шулай тормышның ыбыр-чыбырыннан бераз күтәребрәк, калкурак итеп күрсәтү аның үз-үзе каршында дәрәҗәсен күтәрде, үзен-үзе түбәнсетеп, мескен итеп тотмаска тиешлеген дә искәртте Шуны аңлау авыл яшьләренең иҗтимагый активлыгын үстерергә ярдәм итте Бөек революция елларында, гражданнар сугышы чорында татар яшьләре иң актив көрәшчеләр сафына күтәрелеп чыкканнар икән, монда матур әдәбиятның, шул җөмләдән Г Ибраһимов әсәрләренең дә тәрбияви тәэсире көчле булды дип әйтер идем
Шулай итеп шул бу әсәрләрнең язу алымын тормыш үзе хуп күрде Җәмгыятьтә күңел төшенкелеге өстенлек иткән елларда күтәренке романтик стильдә язу Г. Ибраһимов дәрәҗәсендәге әдип өчен бик урынлы булган икән Бу тагын бер мәртәбә аның философик фикерләвенең тирәнлеген, художниклык сиземләвенең көчле булуын күрсәтте (Садри Җәләлнең шул ук елларда дөнья күргән «Дим буенда» романы белән чагыштырыгыз)
2 «К. У.« N5 3.
17
Бер тел галименең миңа язган хатында шундый юллар бар «Г. Тукай, Г Иб- раһимов чын мәгънәсендә тел чирәме күтәрделәр Г Ибраһимов прозада телнең җәүһәрләрен энҗе-мәрҗәннәрен искиткеч урынлы куллана белде" Г Ибраһимов- ның әнә шул кабатланмас маһирлегенә мин гомер буена сокланып яшәдем Монда сүз аның әсәрләренең сүзлек хәзинәсе, фразеологик һәм сурәтләү чараларының гаҗәп бай булуы хакында гына да бармый Бердән, бу әдип элек әдәбияттан читтә калып килгән бик күп гади сейләм сүзләрен кыю рәвештә әдәбиятка кертте, икенчедән. шуның өстенә. анда сүзнең эмоциягә тәэсир итү хасиятен, аның эстетик функциясен сиземләү сәләте ифрат дәрәҗәдә көчле иде Шул сәләтенә таянып. Г Ибраһимов әдәби әсәрләрендә сүзне мәгънә аңлату белән бер үк вакытта эстетик ләззәт бирерлек итеп тә кулланды Ул әйтсә, берәгәйле итеп, тәмам җиренә җиткереп әйтте Аның җөмләләре философлар телендәгечә тирән мәгънәле, шул ук вакытта образлы, музыкаль яңгырашлы, халыкчан булалар («Без түбәннән күтәрелдек». «Фәхрине үтереп ташладылар» һ б бик күпләр) Минемчә, композитор күңеленә килеп төшкән җанга якын, дәртле хушавазлар белән рухланып, шуның белән канатланып яңа музыкаль әсәр тудыргандагы кебек. Г Ибраһимов та үзенең иң һәйбәт әсәрләрен телебезнең байлыгына, матурлыгына, чын күңелдән бирелеп, күз алдында ачыла барган мөмкинлекләре белән рухланып, шуннан тәм табып, аерыла алмыйча язгандыр Шул сәбәпле, без дә аның әдәби әсәрләренең эчтәлеген аңлау максаты белән генә түгел, бәлки теленең нәфислеге, тапкырлыгы белән дә мавыгып укыйбыз Аның -Казакъ кызы» романы бу җәһәттән, минемчә, аерата хөрмәтле урында тора.
Казакъ кызы» — шигърият белән мөлдерәмә тулган әсәрләрнең берсе Әмма бу роман телендә, минемчә, башкаларда булмаган, матурлык, чынлык тәэсирен көчәйтә торган тагын бер хасият бар.
Мәгълүм ки. роман казакъ үләңе белән башланып китә:
Киң дала, күрәсең гуй. ана жаткан.
Жебәктәй жәсел чүптә битен жапкан. Аскар тау, балдан татлы сулары бар. Ана шул анам инде мине тапкан
Гаҗәп хәл: менә шушы үләңнең шигъри аһәңе, роман укыганда, һич өзлексез аккомпанемент булып, җанны рәхәтләндереп, күңелең түрендә җырлап тора Сүзләр. җөмләләр татарча, вакыйгаларның үзгәрешен, дәвамын да шул ук тел ярдәмендә аңлыйсың, казакъ даласының киң сулышын да сизәсең, әмма укучыда бу әсәр казакъ халкының үз эчендә торып, казакъ әдибе кулы белән казакъча язылгандыр кебек тоела Әдәбиятта еш очрамый торган мондый үзенчеләккә. мондый сәнгатьчә камиллеккә ирешү өчен, талант кына да җитмәгәндер, зур осталык белән тырышлык та кирәк булгандыр? Әдип казакъ халкының гореф-гадәтен, аның телен, ул телнең ифрат үзенчәлекле музыкаль интонациясен, халык сөйләмендәге сүз сөрешен нечкәлекләренә кадәр яхшы белгән. Әнә ул сихри аһәң сүнмәсен, роман буенча шигъри моң булып сузылып барсын өчен, ул казакъ хатыннары учакларын, коры-сары салып, ара-тирә дөрләтеп җибәргәндәй, әсәрнең теленә әледән-әле казакъ сүзләрен, казакъ әйтелешен өстәштерә барган («Асылкан егетем? Бу ни сүзегез1 Сылуның наукаслыгы бетеп тормас гуй' • яисә «Асылдың кыягындамы, тулпар- ның тоягындамы, артык туган идең ау .»). Шуның нәтиҗәсендә, бу әсәрне укыганда, тугандаш халыкның рухи байлыгына, теленең матурлыгына, гореф-гадәтенең күркәмлегенә ихтирамың артканнан-арта бара.
Галимҗан Ибраһимов кыйммәте беркайчан да югалмый торган бай. кадерле әдәби мирас, әдәби осталык үрнәкләре калдырды Аның иҗат алымнары, ул баетып калдырган әдәби тел әле хәзер дә. яңа заманда да үрнәк булып хезмәт итә. Аның әсәрләре безнең заман кешесенә дә Туган илгә, туган туфракка тирән мәхәббәт тәрбияли, рухи ярлылыктан азат булырга, күңел хәзинәсен гуманистик кешелек сыйфатлары белән баетырга ярдәм итә
Хәзерге заманның укымышлы кешесе — нинди генә югары белем алмасын, нинди генә һөнәр иясе булмасын — матур әдәбияттан рухи азык алырга, иң аз дигәндә дә иң популяр әсәрләр белән таныш булырга тиештер Минемчә. Гомер. Шекспир белән Толстойның. Достоевский белән Пушкинның иң популяр әсәрләрен дә белмәгән кешене хәзерге заманның интеллигенты дип атау кыен булыр иде Әмма кешелек дөньясының уртак мирасыннан тыш. аерым халыкларның үз Шев- ченкосы. Абае. Руставелие. үз Тукае бар бит әле Галимҗан Ибраһимов та. бик хаклы рәвештә, әнә шул гали затлар сафында урын алды Үз халкының үткәнен, аның яңа заманга якты юл ачкан революцион көрәшкә нинди өлеш кертүен, гореф- гадәтен. мәдәниятен, гомумән, нинди халык булуын белеп яшәү өчен, һәр укымышлы кешегә Г Ибраһимов әсәрләре белән дә таныш булырга кирәктер

Реклама