ШИГЫРЬЛӘР

«Давылларга каршы Бер ялгызым барып. Берчак, түзәлмичә. Туктамаммы арып?
Сынмасмы күңелнең Иң нечкә кыллары? Җитәкләп барыр соң Мине кем куллары?
Ыргытмасмы язмыш Тирән упкыннарга?!» —
Дип, минме кайгырыйм Синдәй ярым барда?! Синдәй парым барда?!
ШӘМСИЯ ҖИҺАНГИРОВА — еТесле моң» исемле шигырь китабы авторы. Проза жанрында да эшли. Казанда яши.
Күзенә карыйм да Асылын белергә тырышам Юлымда очраган кешенең: Бу нинди кеше дим, Мин белгән кешеме? Әллә соң эчендә Бөек сер йөртәме? Бүгене ниндирәк? Ниндирәк үткәне? Ышанасым килә, Бушанасым килә Сыенып кешегә — Нәкъ синдәй кешегә, Нәкъ миндәй кешегә — Нәкъ бездәй кешегә... Кайчакта минем дә Күңелем күшегә — Мин дә бит кеше лә! Гап-гади кеше лә!
Карыйм да ... үземә Мең сорау яудырам: Бу нинди кеше дим. Зур микән
Күләме эшенең, Замана Бизмәнгә салдырса? Ут йота микән дим, Ялгышып, аз гына Кешенең хәтерен калдырса? Сораса кешелек Ниндирәк кеше дип, Әйтерлек булсын дим Бер дигән кеше дип, Мәкерсез эче дип. Нәкъ синең төсле дип. Нәкъ минем төсле дип, Нәкь безнең төсле дип. Иң кирәк чагында Таяныр кеше дип...
Күзенә карыйм да Очраган берсенең, Асылын белергә тырышам Гап-гади кешенең — Нәкъ үзем ишенең. Нәкъ синең ишенең, Нәкъ безнең ишенең...
Сөю сагышларым белән Яшәүдән тәмам арып, Ияртеп бер көн үзләрен Урманга киттем алып...
Килеп кергәч урманнарга — Куесы, карасына,— Сагышларым адаштырдым Каеннар арасында...
Йөгереп чыктым болыннарга, Алсу гөлләрен өздем, Челтерәп аккан чишмәләрнең Суларын эчеп йөрдем.
Шул көннән соң минем барча Эшләрем уңга китте. ...Бәхеттән шашып йөргәндә, Каеннар искә төште.
Йөгереп барып урманнарга,— Куесы, карасына,
Сагышларым адаштырыйм Каеннар арасында...
Г Мохәммятшин
Сагышларым эзләп таптым Каеннар арасында.
Минем сагыштан каеннар Саргайганнар, кипкәннәр, Кайгылардан кайгырышып. Җиргә кадәр чүккәннәр.
Сагышлардан сарыларга Сабышса да йөзләрем, Мин бит каеннар шикелле Сынмадым, бөгелмәдем...
Каеннарның үземнән дә Көчсезлеген аңладым; Сагыш-кайгыларны кире Үз йөрәгемә алдым.
Үземдә генә торсыннар. Беркая китмәсеннәр. Миннән башка беркемне дә Моң-зарлы итмәсеннәр...
Хәтәр сүздән, хәнҗәр сүздән
Хайран булдым, калдым өнсез.
Өзелеп сөйгән ярым булса, Әйтер идеме авыр сүз!
Борылды да китте үзе — Әйтерсең, берни булмады.
Гамьсез бер сүз йөрәгемнең Ярты ягын уеп алды.
Яман бер сүз, хәтәр бер сүз Таштай итте, күңел сине... Өзелеп сөйгән ярым булса. Әйтмәс иде мондый сүзне...
е
Яз иде бит әле,
Яз иде бит!
Кай арада сары көз җитте?
Тәрәзәгә карап уфтандым мин:
Булды да бетте дип, Булды да бетте.
Бала идем әле,
Бала идем!
Кайчан гомер уртасы җитте?
Яшьлегемне сагынып уфтаныймг
Булды да бетте дип, Булды да бетте...
Үтеп китәр гомер.
Үтеп китәр
Йөгереп кенә үткән яз төсле.
Уфтанмаска иде, үкенмәскә! — Булды да бетте дип. Булды да үтте...
Яз иде бит әле...

Реклама