Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Чал тарихның бер почмагын чеметеп Ачып карыйм әле...
Латыш иле.
Легендалардагы Юратаның Гәрәбә-яшь белән катыш җире...
Кем яшәгән рәхәт,
кем тир түккән, Кем өчендер халык гөл үстергән... Үткәннәрнең гаделсезлегеннән Боегышып калган суүсемнәр.
Латышларны читләр изү беткән. Тигезсезлек сүзе юк та монда... Кай чорларның сагышлары икән Лиелупе төнбоекларында?

Үз көенә нидер көйләп-сөйләп, Чал дулкыннар ярга кагыла. Юрмалада Райнис наратлары Кушылып җырлый диңгез шавына.
Бу агымга күңел колагыңны Куеп тыңла: нәрсә агыла? ...Заманнарны үтеп, шагыйрь җаны Якыная шагыйрь җанына.
Гәрәбәне Бәхет ташы диләр. Сөенәләр тапкан кешеләр. Ә син миңа бүләк иткәнендә Нарат исе... һәм кан төсе бар.

«Кабатлау — белемнең анасы». Электән, галимнәр телендә...
Кешелек!
Кабатла һаман да Үзеңә кирәген бүген дә.
КЛАРА БУЛАТОВА — шагыйрә. • Язлар алда*. *Җәйләр җитсә*. •Печән өсте* һ. б шигырь китаплары авторы. Әлмәттә яши.
Яз көне чәчүне кабатла, Кабатла көз уңыш җыюны... Тик, зинһар, кабатлап яңартма Сугышны — җирдә кан коюны.
е
Миндә дә шагыйрьләр җаны! Бар анда күп төрлесе: Бар анда >к.әйге яңгырның Салават кү перлесе.
Бар анда к өзге томан да, Бар анда юышкы буран. Бар анда я 5гы гөрләвек — Бу җанга б.ар да сыйган.
Мәктәптә менә шуларның Барсы да зг-ipyp, кирәк. Миндә дә шагыйрьләр җаны — Көрәшче җаны, димәк.
Ураллар урамадык, Байкаллар ай камадык, Кая анда Урал, Байкал! — Казанда да катмадык.
Бер авылга яб ыштык та У кытырга TOTJ >1ндык. Уйлап куям: әллә оттык, Әллә инде отылдык?
Нәрсә таптык?' Ни югалттык?
Кем бәяли?
Кем белә?..
Кемнән дә гафу сорамыйм, Кичерсен гомерем генә.
Елларын барлап карый да Бәхилли гомере! и юлы: Үземнең шушы .цөньямда Бәхетем тулы, о.пы.
Мин үзем җитә алмаган Уралы, Байкалында, Карпатта, Амур я<рында, Каф тавы аръягы нда —
Кайда юк безнең шәкертләр! Сәламнәр килми к.айдан... ...Яшьлектә янган хыяллар Яшьлектә — безнең