ХАЛЫКЧАН ҺӘМ СУРӘТЛЕ ТЕЛ


Ибраһимов әсәрләрендә язма әдәби телнең иң күркәм традицияләре халыкның җанлы сөйләм теле белән органик рәвештә кушылып, үзенчәлекле яңгыраш барлыкка килә. Әлбәттә, бу ике стихиянең кушылуы табигый, көчле бер агым буларак формалашканчы, әдип зур тормыш һәм иҗат юлы үтәргә тиеш иде әле.
Әсәрдән-әсәргә Г. Ибраһимовның каләме чарлана килде. Ул «бизәк өчен генә бизәкләрдән», ясалма матурлыклардан арына барды, табигый һәм уйнак халыкчан тел белән яза башлады. Нәтиҗәдә. Г Бәширов әйткәнчә, •...әгәр Габдулла Тукай халыкның поэтик рухын, аның тел байлыгын, ул телнең матурлыгын, тапкырлыгын һәм эчке мөмкинлекләренең чиксез икәнлеген шигырьдә ачкан булса, шуларны ук Галимҗан Ибраһимов прозада ачты...»
Г Ибраһимов прозасында традицион язма тел үзенчәлекләре дәвам итә. Язучы аларны тагын да камилләштерә: салмак, эпик, саллы хикәяләр көчәя. Шул ук вакытта милли әдәби телнең халыкчан нигезләре салынган бу чорда Г Ибраһимов матур әдәбият теленең җанлы сөйләм теленә таянып үсүен яклый, үз иҗаты белән шуның гына перспектив юл икәнлеген раслый. Әдип иҗатында матур әдәбият теленең нигез, традицион элементларын да, яңа туып килә торган прозаның әле бөреләнә генә башлаган үзенчәлекләрен дә күрергә мөмкин. Хәзерге прозада Г. Ибраһимовта булмаган бер генә тел-стиль, яисә хикәяләү чарасы да юк. Аннан соңгы чорда бу яралгылар, яңа тенденцияләргә әверелеп, тагын да үстерелгәннәр. Хикәяләүне җанлы сөйләмгә кору һәм сөйләм теле гыйбарәләрен күп куллану, «мин» исеменнән хикәяләү, лиризм, пейзажны тасвирлау, персонаж сөйләмен индивидуальләштерү, хикәяләүдә диалогларны күп куллану һәм аларны драматургиядәгечә — әйтүгә мөнәсәбәтле фигыльләрдән башка кертеп җибәрү, хикәяләүне үзенчәлекле, аеруча динамик башламнардан алып китү, еш кына кыска-кыска җөмләләр белән язу һ. б. үзенчәлекләре аша Г Ибраһимов прозада стиль ягыннан үз сүзен әйтте.
Г. Ибраһимовның беренче чор иҗатына караган әсәрләре шул заман язма әдәби теле традицияләренә ияреп язылганнар Аларда автор үзе хикәяли, персонаж сөйләме юк дәрәҗәсендә аз. хәтта алар урынына еш кына автор сөйли. Соңга таба «мин» исеменнән язылган әсәрләрдә теге яки бу иҗтимагый катлам вәкиле хикәяли башлый һәм шуларга бәйле рәвештә хикәяләү бертөслелектен, күпсүзлелектән котыла Моңа хәтле өстенлек иткән хәбәр формалары (-ды, -де, -иде. -мыш, -меш) юкка чыга баралар. Әсәрләрнең сүзләр җыелмасы да үзгәрә бара Моны дәлилли торган кызыклы гына бер эксперимент та эшләнгән, Г. Мөхәммәт «Татар телендә чит сүзләр» мәкаләсендә аерым язучыларның телендә рус, гарәп-фарсы, интернациональ сүзләрнең, төрки-татар сүзләренең кулланылыш дәрәҗәсен тикшерә («Безнең юл», 2 сан. 1927). Г Ибраһимов теле буенча күзәтүләр шактый кызыклы. Аның беренче хикәяләрендә урыны-урыны белән 33 процентка җиткән гарәп-фарсы алынмалары, «Табигать балалары»нда 2.8 процентка кала, «Алмачуар»да исә бөтенләй бетә. Димәк, әдипнең теле кирәксез, халык кулланмый торган алынмалардан арына барган саен, аның хикәяләвендә гадилек, табигыйлек, җанлы сөйләмгә хас самимилек, җыйнаклык, эмоциональлек арта бара. Ләкин һәр әсәрнең телен андагы иҗтимагый вакыйгалар, чорның үзенчәлеге, идея-эстетик юнәлеше белән бәйләп карау зарури. Шул чорның халык күтәрелешен, төрле мәсләкле иҗтимагый катламнар көрәшен, беренче рус революциясе чорын күрсәткән «Безнең көннәр» романында, мәсәлән, гарәп-фарсы алынмалары 8,5 процентка менә. Бу күзәтүләргә өстәп, тагын шуны да искәртеп китик: алынмалар автор сөйләменнән бигрәк, персонаж теленең үзенчәлеген чагылдыру өчен кулланылалар; биредә рус алынмаларының да заман пульсын күрсәтү өчен сизелерлек дәрәҗәдә артуын күрсәтергә мөмкин.
Әдипнең теле бай һәм халыкчан, ул кулланган сүз байлыгын әле хәзер дә тиешле дәрәҗәдә өйрәнелеп беткән дип әйтеп булмый. Беренчедән, ул кулланган сүзләрнең саны гына да ачыкланмаган. Бу үзе генә дә нихәтле зур күрсәткеч булыр иде. Икенчедән, бу сүзләрнең стилистик кулланылыш сферасы, катламнары тикшерелмәгән. Өченчедән,
Г
әдипнең татар теленә алып килгән яңалыгы, үзе ясаган яңа сүзләре беркетелмәгән. Дүртенчедән, Г. Ибраһимов әсәрләрендәге фразеология гомумиләштерелмәгән. өйрәнелмәгән һ. 6.
Боларны дәвам иттерергә мөмкин булыр иде. Тел гыйлемендә язучы теленең сүзлекләрен төзү практикасы бар. Безнең илдә Пушкин. Лермонтов, Шевченко сүзлекләре басылып чыкты. Пушкин 21 мең, Лермонтов 14 мең сүз кулланып язган икән. В. И. Ленин сүзлеген төзүчеләрнең мәгълүматы буенча, аның әсәрләрендә 35 мең сүз урын алган. Кайчандыр бездә дә Тукаебызның сүзлеге төзелгән иде. Кызганычка каршы, ул басылып чыкмый калды Безгә Г. Ибраһимов сүзлеген төзү кирәк. Әдип дистәләрчә еллар буе татар әдәбиятының, культурасының үзәгендә торган. Аның телендә бу өлкәгә һәм шул елларга караган дистәләрчә мең сүз беркетелеп калган. Татар теле тарихын, шул катлаулы заманнарны чагылдырып, теркәп калдырган әдип иҗаты искиткеч бай чыганак булып тора. Заманнар үтәр, шул чорны үз күзләре белән күргән, үз авазын яңгыраткан, шул вакыттагы вакыйгаларны сурәтләгән әдип иҗаты тарихи документлар дәрәҗәсендә ышанычлы булыр. Халкыбызның хезмәт төрләре, һөнәрләре, тормышы- көнкүреше, авыз иҗаты, тормышы, аның гореф-гадәтләре, ышанулары, бәйрәмнәре, материаль һәм рухи культурасы, аңа караган бай сүзлек җыелмасы үзе генә дә ни тора!
Әдипнең сүз байлыгы турында күп язылды. Бу байлык татар телендәге барлык стилистик катламнарны үз эченә ала. Әлбәттә, иң кадерлесе—гомумхалык теле җәүһәрләре. гомумкулланылыштагы сүзләр. Телдәге һәрбер сүз, язучының каләме, тынгысыз йөрәге аша үтеп, сурәткә әйләнә. Чорның үзенчәлеген, геройларның иҗтимагый йөзен, характерын ачу өчен, язучы телдәге барлык сүзләрне дә куллана: бу — искергән сүзләр, тарихи сүзләр, яңа сүзләр; бу—гади сөйләм сүзләре, вульгар, дорфа сүзләр; бу—поэтик сүзләр; бу—китап теле сүзләре; бу — терминнар, профессиональ сүзләр... Әдәби әсәргә килеп кергәч, алар сурәт буларак кабул ителә башлыйлар. Г. Камал драматургиядә төрле иҗтимагый катлам, профессия кешеләрен үзенчә сөйләткән булса, Г Ибраһимов шушы байлыкны прозада эшкә җигә. Гади сөйләм сүзләренең, мәсәлән, кулланылу ешлыгы аеруча зур. Әдип аларны иң беренче чиратта персонаж сөйләменең үзенчәлекләрен бирү максатында куллана
Әдәби телне баетуда, бигрәк тә автор сөйләмен, автор хикәяләвен шигъри- ләштерүдә дә Г Ибраһимовның зур өлеше бар. Поэтик лексиканың һәм синтаксисның матур үрнәкләре романтик характердагы әсәрләренә карый («Диңгездә», «Уты сүнгән җәһәннәм... .Табигать балалары», «Казакъ кызы» һ. б.). Еш кына табигать күренешләренә бәйле мондый бизәкле сүзләр аша язучы билгеле бер халәт тудыра, илаһи бер яңгыраш барлыкка китерә. Бу мәгънәдә Г Ибраһимов Ф. Әмирханның поэтик синтаксисын хәтер-ләтә, әмма фразаларының җиңеллеге, кыскалыгы, уйнак булуы белән аннан аерыла.
Без тел тарихын хәзер җирле сөйләшләрдә сакланып калган сүзләр, гыйбарәләр, этнографик детальләр аша өйрәнәбез Диалектологларыбызның халыктан язып алган өзекләрен сокланып укыйбыз. Аларда элеккеге туйлар, бәйрәмнәр, җыеннар, гореф- гадәтләр. ризыклар, уеннар һ. б. турында сөйләнә. Шул ук нәрсәләр Г Ибраһимов әсәрләрендә дә тулып ята. Бу мәгънәдә язучының әсәрләрен XIX йөз ахыры, XX йөз башы татар тормышының энциклопедиясе дип атарга мөмкин.
«Татар хатыны ниләр күрми» повестенда Гөлбануның килен булып төшү картинасын гына искә алыйк: кыз сорарга бару, никах мәҗлесе, «ишек бавы», зөфаф кичәсе, авыл яшьләренең киенү-бизәнүләре. арчилар, килен бүләге тутырган сандык, киленне каршылау, ак сөзмә белән буяшу, килен бирнәсен өйгә элеп кую, киленгә беренче тапкыр су юлы күрсәтү, яшь киленнең кияү өендәге беренче көне, туй көнне мылтык ату, туй мәшәкатьләре һ. б....
«Алмачуар»дагы сабантуй, җыен күренешләре, аерым әсәрләрендәге авыл хезмәте поэтикасы, печән чабу Боларның барысын да халык тормышының тирән катламнарын яхшы белгән, аның гореф-гадәтләрен, бай. сурәтле телен яхшы аңлаган оста художник кына шулай яза ала.
Шәкерт тормышының бөтен яклары «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы». «Безнең көннәронең аерым бүлекләрендә энциклопедик яктырту алган. Бу тормышка гыйбарәләр, сүзләр, әйләнмәләрне Г Ибраһимов. әйтерсең, безнең тарихыбыз өчен махсус теркәп калдырган.
«Казакъ кызы» повестенда Г. Ибраһимов хөр дала балаларының тынгысыз, шаулы, мәшәкатьле тормышын сурәтләде. Бу әсәрнең сулышы башка: монда иксез-чиксез дала.
аның хөр күңелле бүз егетләре, кыз-кыркыннары, кабилә арасындагы ызгыш-талашлар, халыкның аңы уяну, иреккә сусау... Шушы дөньяны Г. Ибраһимов безгә үзенчәлекле казах лексикасы, геройларның исемнәре, җир-су атамалары, этнографик детальләр һәм сүзләр, казахча гыйбарәләр һәм үзенчәлекле интонация аша сурәтли. Аерым урыннарда шәрык дастаннарына, әкиятләренә хас алымнар да куллана.
Җанлы сөйләм үзенчәлекләрен әдип иң беренче чиратта персонаж сөйләмендә куллана. Персонаж сөйләме реплика-кабатлауларга, грамматик һәм лексик кабатлауларга бик бай. Әдип аларның күп төрле калыпларын әдәби әсәр битләренә алып керә. Беренче чор иҗатында очрамаган бу үтемле чара әсәрдән-әсәргә арта бара, язучының халыкчан телгә һаман якынаюының бер дәлиле булып тора: «Анысы алай да бит, атасы, елауның елавы бар шул» («Татар хатыны ниләр күрми»), «Иртәгә барсам барырмын» («Көтүчеләр»). «Адәм бу чаклы үзгәрсә үзгәрә икән!» («Кызыл чәчәкләр»)..
Г. Ибраһимовтан килә торган тагын бер стиль чарасы бар. Бу — өч тапкыр кабатлауга корылган синтаксик төзелмәләр. «Яшь йөрәкләродән «Тирән тамырларигача килгән әлеге алымны Г. Ибраһимов фразаны аһәңлерәк итү максатында куллана: «Әмма бусы инде, гакылың да китәр, шундый дәртле, шундый дәртле, шундый дәртле!» («Яшь йөрәкләр») «...туктап су эчәргә ирек бирмәстән, каядыр куа да куа; куа да куа; куа да куа« («Кызыл чәчәкләр*), «...чабалар, йөгерәләр, кычкырышалар, елыйлар, елыйлар, елыйлар! («Кызыл чәчәкләр») һ. б.
Г. Ибраһимовның хикәяләүгә алып кергән яңалыгыннан тагын берсе — өченче кеше сөйләмен бирү. Бу. бер яктан, татар халык әкиятләренә барып тоташса, икенче яктан халыкның җанлы сөйләм теле үзенчәлеген әдәбиятка алып керә: «Әнә. ди, хәзрәт килгән, ди, Идел буйларын күреп йөрер идем, ди. син. ди аны йөртеп кайтар, ди* («Тирән тамырлар»). «Бер базар көн, дип әйтә ди, телеграм алынды...» («Кызыл чәчәкләр»). «Мин дип әйтеп әйтә имеш, ди, йортымдагы актык казыгым беткәнче тырышам мин...» («Яшь йөрәкләр»).
Халыкның җанлы сөйләм теленә тартымлык язучының кушма җөмлә оештыруында да сизелә: ул аерым җөмләләрне, сөйләм телендәгечә, теркәгечләрдән башка гына, интонация аша гына бәйләнешкә кертә: «Бу малайның күз карашы йөрәгемә төште, тавышы, акыллы сүзе бөтенләй хәлемне бетерде» («Кызыл чәчәкләр»). «Нидәндер телләр аз сөйли, күзләр авыр, кайгырып карый» («Яшь йөрәкләр»). «Тышта җил туктады, тәрәзәдән күкнең кечкенә бер кисәге күренде — анда болытлар таралган, йолдызлар ялтырыйлар иде» («Казакъ кызы»)
Г. Ибраһимов матур әдәбият теленең нигезе итеп халыкның җанлы сөйләм телен саный. Аның уенча, яңа формалар, яңа «калыплар кемнеңдер кабинетында уйлану юлы белән түгел, бәлки революция мәйданнарында, урам митингларында, кызыл казарма эчендәге әдәби түгәрәкләрдә, татар пролетариатының кайнаган урыннарында боларның направлениесе биреләчәк, шуннан кузгалып, профессиональ әдәбиятчылар каләмендә үзенең ахыр матурлыгын табачак. Ягъни яшь көчләребез форманы китаптан яки үзләренең миләреннән эзләмәсеннәр, моның өчен массаның үзәгендә булсыннар...» (Әдәбият мәсьәләләре. Казан. 1960, 181 б.).
Г. Ибраһимов татар әдәбиятында персонаж сөйләмен индивидуальләштерүче оста буларак та танылды. Бу осталыкка ирешү юлында күп эзләнүләр кирәк иде. Беренче иҗат тәҗрибәләрендә, беренче хикәяләрендә автор сөйләме белән персонаж сөйләме арасында аермалар сиземләнми диярлек. Лирик герой сөйләме аша сурәтләнгән персонажларның сөйләмендә үзенчәлекле бизәкләрне табу мөмкин түгел әле. Әмма Г. Ибра-һимов «мин» исеменнән язылган хикәяләрендә халык арасыннан, тормышның төбеннән чыккан геройларның үз авазларын, үз тавышларын табарга омтыла, шулар сөйләме аша хикәяләүнең үзенчәлекле һәм яңа стилен барлыкка китерә.
Романтик рух белән сугарылган бу хикәяләрдә Г. Ибраһимов үткәндәге мәхәббәт белән яши торган карт шагыйрьнең дә («Сөю — сәгадәт»), рухына тынычлык эзләп йөри торган яшь лирик геройның да («Диңгездә»), изелгән карт ялчының да («Карт ялчы»), карак мулланың да («Карак мулла»), көтүче малайның да («Көтүчеләр»), самими хисләр җырчысы Хафизның да («Табигать балалары.) сөйләменә генә хас булган сүзләр, гыйбарәләр, җөмләләр яңгыраш тапкан. Шуның белән бергә анардагы романтик рух һәртөрле кабатлаулар, риторик эндәшләр һәм сораулар, тойгыга бай сорау һәм хикәя җөмләләр, үзенчәлекле поэтик лексика һәм иң әһәмиятлесе— халыкның җанлы сөйләм теле белән тәгъбир ителгән.
Г Ибраһимов хикәяләвендә ул заман өчен яңа булган, килеп чыгышы белән җанлы, табигый, алдан уйланмаган сөйләмгә бәйле булган керешмәләр дә кулланыла башлыйлар «Якында гына, кигәвеннәрдән үзен кая куярга белми дулап, арканына уралып, дүрт аягы бергә килеп беткән соры бия бар икән, шуны тиз генә җиктек тә. Әсманың энесе (минем кайнишем булыр, ходай кушса!) белән кайтарып җибәрдек» («Табигать балалары») «Зыяның атасы Җәләш (Җәләлетдиннән үзгәртелгән) хәзрәт кыяфәте белән бабаларына охшый...» («Яшь йөрәкләр»), «Балалар укытырга (ләгънәт төшсен шул гәзитләргә!) икенче бер манигъ чыкты» («Габдрахман Салихов»),
Г. Ибраһимов татар прозасына тагын бер яңалык алып керде. Моны Г. Нигъмәти «Г. Ибраһимов һәм аның әдәби иҗат юлы» дигән мәкаләсендә сиземләсә дә, әле тиешенчә аңлатма бирә алмый, чөнки бу алым татар әдәбиятында ул чорда юк диярлек. Соңыннан татар әдәбиятында уртак сөйләм дип аталачак күренеш турында бара сүз. Өлгергән проза өчен генә хас бу алымның «Яшь йөрәкләр» әсәрендә кулланылуын әйтеп. Г. Нигъмәти алда күрсәтелгән мәкаләдә болай дип яза: «Яшь йөрәкләрпдә еш очрый торган бер сөйләү төре — әдипме яки каһарманмы әйткәнлеге турында шөбһә калдырырлык итеп бирелгән фразалар булып, гадәттә әдип үз каһарманнары кичерешенә хикәя итүченең дә (монда авторның) катнашканын, бүлешкәнен күрсәтергә теләгәндә, мондый алымнан файдалана (Сайланма әсәрләр. Казан, 1958, 86, 89 б.).
Чыннан да, Ш. Мөхәммәдев, Ш. Камал әсәрләрендә сиземләнеп килгән бу алымны кулланырга Г. Ибраһимов үзенең моңа хәтле язылган романтик, лирик әсәрләре белән инде әзер була. Җанлы сөйләмнең әдәби әсәр тукымасында күпләп урын алуы, автор һәм персонаж сөйләменең синтаксик-структур яктан кискен аерылган булуы, диалогларның күп кулланылуы, һәм иң мөһиме, проза жанрының татар әдәбиятында тәмам формалашып җитүе хикәяләүдә уртак сөйләмнең барлыкка килүенә сәбәп була. Уртак сөйләм инде әдипнең башка әсәрләрендә дә кулланыла башлый: «...малай яшь җиңгәсен бөтенләй үзенә дус кебек тоеп китте. Бүген утауда ул инде бөтен күңеле белән ярата башлады. Көн буе сабан сөрергә, тырма тырматырга, печән җыярга, урман, көлтә ташырга — һәммәсенә Миңлегалим риза, һәммәсен, эт булып арса да, яратып эшли. Әмма менә утау — аның дошманы! Бил дә авырта. Билчәннәр кулны да чәнчә. Эшләгән эшең дә күренми. Ул ел да шулай сукрана, җае чыкса, башка эшкә күчү ягын карый иде. Бүген дә дәртсез килде, һаман билен тотып, борынын казып, утамый азапланды. Шулай да алыны артта калмады. Менә бәхет! Яшь җиңгәсе башын да күтәрми, һаман утый да утый, утый да утый! Үзенеке белән бергә ялкау малайның алынын да сыдырып алып бара. Менә бит уңган җиңгәң белән янәшә туры килсәң, ничек рәхәт икән! («Татар хатыны ниләр күрми»). Күрүебезчә, монда малайның уйлары автор сөйләме белән керешеп китеп, үзенчәлекле хикәяләү барлыкка килгән.
Татар прозасына алга таба үсешенә Г. Ибраһимов тагын бер яклап тәэсир итте. Бер төрле хәбәрләр, аларның һәрвакыт җөмләне тәмамлап куюы прозада монотонлык тудыра иде. Г. Ибраһимов исә хикәяләүгә төрле төзелештәге, бигрәк тә сорау һәм тойгылы җөмләләр китереп кертә, еш кына инверсияләр куллана. Шул рәвешле хис, тойгы, кичерешләрне сурәтләүдә яңа алым барлыкка килә.
Г. Ибраһимов әсәрләрен тикшерүчеләр әдипнең башлам җөмләләрен һәрвакыт телгә алалар. Аларның фикерләрен кабатламыйча, Г. Ибраһимовның бу өлкәдәге яңалыгын гына билгеләп үтик. Моңа хәтле татар прозасындагы башламнарның бер төре әкиятләрдән килгән юнәлештә булса, икенче төре язма әдәбият традицияләренә нигезләнгән булып, үзенең зур күләме, еш кына әдәби әсәрнең композициясенә бәйләнешсез характеры белән аерылып тора иде. Г Ибраһимов киеренке, динамик башламнары белән әдәбиятта үз сүзен әйтте, киләчәктә татар әдәбиятындагы башламнарның үсеш юнәлешен билгеләде. Хәзер аңа ияреп язылган башламнар бик күп булса да, «Фәхрине үтереп ташладылар» («Тирән тамырлар») һәм «Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек» («Кызыл чәчәкләр») кебек башламнар сирәк очрый.
Әйе, Г. Ибраһимов ил яшәешенә тыгыз бәйләнгән татар тормышының «каты көрәшле, күп катлаулы, бай. каршылыклы, тирән процессларын» сурәтләү өчен телебезнең барлык мөмкинлекләрен, катламнарын осталарча эшкә җиккән. Ул үз иҗаты белән татар прозасын өлгергән, зур әдәбиятлар дәрәҗәсенә күтәргән. Ул үзеннән соң килер әдәбиятның үсеш тенденцияләрен сызымлаган. Татар прозасының хәзерге казанышларында, тел-стиль үзенчәлекләрендә без бөек әдипнең тәэсирен күрәбез, аны тоябыз.

Реклама