ПСИХОЛОГИЗМ ОСТАСЫ


җатының башлангыч чорында ук Г. Ибраһимов әдәби әсәрләрдә хис-киче- решләрнең ничек яктыртылуына зур игътибар бирде, кешеләрнең куңел тибрәнешләренә сизгер булырга чакырды. Ул Ф Әмирханның «Хәят», Ш. Камалның «Курай тавышы», «Сердәшләр» әсәрләренә бик югары бәя бирде һәм рецензияләрендә мисалга нәкъ менә рухи халәт, эчке серләрне сурәтләгән зур-зур өзекләрне китерде
Тора-бара әдип психологизмга мөнәсәбәтен теоретик яктан да ачыклап күрсәтте, «... уңае туры килгәндә, лирика матдәләренең дә кереп китүе»н (Ибраһимов Г. Әдәбият кануннары. Казан, 1919, 81 б.), ягъни уй-хисләр тасвирлануын романның әһәмиятле бер сыйфаты дип карады. Ул Октябрь революциясе тәэсирендә төрле социаль катламнар күңелендә туып торган үзгәрешләрне дикъкать белән күзәтеп барды, крестьяннарның тар карашлардан, вак милекчелек психологиясеннән арынып, «коллективчылык психологиясенә күчүен» (Ибраһимов Г. Әдәбият мәсьәләләре. Казан, 1960, 213 б.) күрсәтте, пролетариат язучылары «үз каһарманнарының җаннарын, йөрәкләрен тулы көенчә ачып бирү өчен» күңел хәятенә үтеп керәләр, дип язды, тәрҗемә өчен халыкның «психологиясенә вә тәрәккыят фикериясенә» туры килердәй әсәрләр сайларга киңәш итте. «Капи-тализмның черек нигезендә җитешеп, эшче-крестьян коллективыннан аерылган язучыларның психологиясен» кискен тәнкыйтьләде, «чыннан да пролетариат шигыре туа алсын өчен, художникның иҗат куәте белән бергә, аның психикасы да пролетариатча булырга кирәк*» — дип белдерде, язучы рухы белән халык рухының бердәмлеген яклап чыкты. Ул билгеле бер профессия кешеләрен психологик сизгер, үткен итеп сурәтләде.
Г Ибраһимов татар әдәбиятына халыкның гаять бай, катлаулы күңел дөньясын алып килде, аны күп яклары белән балкытты. Аның тәүге хикәяләрендә күңел тибрәнешләре беренче нәүбәттә табигать процесслары йогынтысында туалар. Яшь язучы табигать стихиясе тәэсирендә кеше рухының давылланып, бөтерелеп алган мизгелләрен күрсәтә. Табигатьтә туган үзгәрешләр, шомлы гарасат рухи халәтне пассивлыктан тартып чыгаручы, кузгатып җибәрүче актив көч итеп бирелә.
«Табигать балалары» (1914) һәм башка кайбер хикәяләр физик хезмәт ләззәтен тасвирлыйлар, авыр һәм киеренке басу-болын эшләренең җанга рәхәтлек, тынычлык, горурлык бирүен, сәламәт, табигый хисләр поэтикасын сиздерәләр.
Шулай да сизгер художник иҗтимагый эчтәлекле тойгыларның аеруча әһәмиятлелә- рен социаль мөнәсәбәтләр өлкәсеннән алып күрсәтә «Карт ялчы» (1912). «Көтүчеләр» (1913) хикәяләрендә геройлар табигатькә тагын да якынрак торалар, күп гомерләре басу-кырда үтә. Әмма алар күңеленә андый ләззәтләнү, хозурлану хисләре килми. Моның төп сәбәбе, хикәяләрдән күренгәнчә, көч җитмәстәй авыр эшләр башкарып ватылуда гына түгел, бәлки социаль изелүдә, байларга ялланып эшләүдә, кеше кешесе булуның ачылыгын тоюда. Персонажларның сүзләрендә, кичерешләрендә күңелнең иң түреннән чыккан иңрәү, рәнҗү авазы ишетелә. Бу әрнү иҗтимагый гаделсезлекне һәр даим үз җилкәсендә татып яшәүдән килә.
Г Ибраһимов бу дәвердә үзенең геройларын үтә хисләнүчән, тәэсирләнүчән, хыялланырга яратучан шәхесләр итеп тасвирлый. Ул безнең прозага тойгы-кичерешләр муллыгын, тулылыгын алып килде, романтик күтәренкелек беренче чиратта рухи дөнья өлкәсендә чагылды. Кичерешләр, күргәнебезчә, табигатькә, хезмәткә, социаль шартларга мөнәсәбәт нигезендә, нәфрәт яки мәхәббәт җирлегендә туа.
Психологик хикәяләрнең һәммәсе дә персонаж исеменнән сөйләтеләләр. Бу форма әсәрләргә күп төрле стиль төсмерләре бирә, һәр герой үзенең индивидуаль рухи
И
дөньясы белән килә, башлыча хикәяләүче персонажның эчке дөньясы тулы тасвирлана. Болардан үзгә буларак. «Йөз ел элек», "Карак мулла» (1911) хикәяләре автор исеменнән бәян ителә, башлыча тышкы вакыйгалар ягына басым ясала, гүяки автор да чит кешеләр күңеленә үтеп керергә кыюлык итми.
Әмма романнарда инде өченче заттан хикәяләү күңел биләмәләренә керергә комачаулык итми, әдип боларда кабат мул психологик үзәнгә кайтып төшә. Бигрәк тә «Яшь йөрәкләр»дә (1912) рухи халәт, тойгы-кичерешләр үтә бөртекләп, тәфсилле яктыртыла Биредә композицион үзәк итеп Зыяның солдатка каралу күренеше алынган. Әдип шушы бер үк вакыйгага күп кенә персонажларның мөнәсәбәтен, шуңа бәйләнешле кайгылы кичерешләрен тасвирлый, бер герой хисеннән икенчесенә, өченчесенә, дүртенчесенә күчә бара. Шулай итеп, роман сюжетының киң планлылыгы психологик киң планлылык- ны китереп чыгара, психологизм роман табигатенә җайлаша.
«Яшь йөрәкләр»нең баш геройларыннан берсе Мәрьямне без нигездә үз бүлмәсендә күрәбез Тышкы дөньяны да ул бүлмә тәрәзәсе аркылы гына күзәтә. Геройлар күбесенчә рухи тормыш белән яшиләр. Автор аларның күңел дөньясының үзенчәлекле булуына, аерылып торуына, үз эчләренә бикләнгәнлекләренә басым ясый. Зыя музыка белән. Мәрьям мәхәббәт романнары белән юана. Үтә нечкә, сизгер күңелле Зыя өчен музыка дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерлерәк тоела, жыр-моң, матур көй аны әйтеп бетергесез дәрәҗәдә әсәрләндерә, хисләндерә. күңелендә тирән кичерешләр уята. Музыка — аның омтылышы, шатлыгы-куанычы да, ислам фанатизмы шартларында — хәсрәте, көенече дә.
Морза кызы Мәрьям җитеш тормышта яши. Әмма шулай да ул җанын кая куярга белми газаплана, бәргәләнә, күңел бушлыгын ни белән тутыру әмәлен күрми. Актив хәрәкәт, физик хезмәт булмау да аны шактый вата, йончыта. Төннәрен ул йокысызлыктан интегә. Мондый халәт Н. Г. Чернышевскийның «Сәнгатьнең чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәтләре» дигән хезмәтендә бик тулы чагылдырылган. Г Ибраһимовның хезмәтләрендә Н. Чернышевский иҗаты белән таныш булганлыгы күренә Беркадәр соңрак Г. Иб- раһимов үзе дә мәкаләләрендә Н. Чернышевский фикерләрен, нәкъ менә сәнгатьнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен аңлаткан карашларын ышанычлы авторитет рәвешендә ки-
Автор әнә шул яшь йөрәкләрнең үзара мөнәсәбәтләрен, интим хисләрен, Фатыйма бикәнең эгоизмы аркасында, мәхәббәтнең бәхетсезлек, фаҗига белән төгәлләнүен сурәтли. «Яшь йөрәкләр» аеруча мул кичерешле роман булды.
Билгеле, психологизм ташкыны үзе генә әле әсәрнең сәнгатьлелек дәрәҗәсен билгеләп бетерә алмый. Әйтик, «Казакъ кызы» (1911—1924) романы Г. Ибраһимовның башка әсәрләре арасында да үзенең гүзәллеге белән аерылып тора Биредә инде күңел хәятын тасвирлау да үзенең табигый эзенә төшә. «Яшь йөрәкләр»дәге үзмаксатка әйләнеп китү очракларыннан, психологик кабатлаулардан арына. «Яшь йөрәкләр»дә эчке һәм тышкы дөнья мөнәсәбәтендә психологик як өстенлек ала иде. «Казакъ кызы«ида исә кеше яшәешенең һәр өлкәсе дә чынбарлыктагыча реаль, табигый пропорциядә бирелә.
Биредә төп вакыйга, кичерешләр казах ыруы башлыкларының власть өчен көрәшләре тирәсенә җыела. Үзара тыгыз /үрелешкән иҗтимагый вакыйгалар, интим мөнәсәбәтләр персонажлар күңелен чайпалдырып җибәрәләр, каршылыклы, катлаулы, үзенчәлекле фикер-хисләр ташкынын кузгаталар. Монда, табигый, иҗтимагый-политик эчтәлекле уй-кичерешләр шактый зур урын алалар Найманнар башы Байтүрәнең—зур власть иясенең каты чирләп китүенә төрле кешеләр төрле мөнәсәбәт белдерәләр. Берәүләр ачыктан-ачык нәфрәт хисләрен сиздерә, аның дөньялыкта кылган гөнаһларын, явызлыкларын искә төшерә, икенчеләрнең «тышкы кайгы пәрдәсе астында йөзендә һәм күзендә зәһәрле шатлык күренә», өченчеләр асыл уй-мөнәсәбәтләрен тирән яшерәләр. Сарманнар башлыгы Сарсымбай ыру көрәшләренең планы, көчләрне урнаштыру тактикасы турында баш вата Дала кешеләрен, бигрәк тә ыру башлыкларын сайлауда кайсы төркемнең өстенлек алуы хакындагы шомлы уйлар дулкынландыра. Шундый талашлар тегеләйме-болаймы ярлы крестьян вәкилләрен дә үз эченә бөтереп ала. Ләкин шул ук вакытта әдип сайлау-тартышларының ялчылар өчен принципиаль әһәмияте булмавын да, аларның моңа бик сабыр, битараф карауларын да күрсәтә. «Боларның Сар- сымбае да, Яңгырбае да барыбер эт түгелме? Бу талашларда найманнар җиңсә ни файда да, сарманнар җиңсә ни зарар? Ни дип мин Кызыл Ком серләрен Якты күлгә ташып йөрим?» — дип уйлый ялчы Җолкынбай. Автор каршылыклы гамәлнең күңелдә каршылыклы уйлар тудыруын хикәяли.
Язучы Карлыгач-Сылу белән Арсланбайның саф мәхәббәт тойгыларын бик матур сурәтли, яшь күңелләрнең сүзсез хәбәрләшеп торуын, бер-берсенә омтылуын оста тасвирлый «Арада көмеш кыллардан уйналган музыка кебек саф яңгырап, Карлыгач-Сылу- ның көлгәне ишетелде. Өйдәгеләрдән һичкем моңа колак салмаса да. кунак җегете моның үзен чакыру икәнен аңлады» Кызның көлүе, күрәсез, аерып кына берәүгә дә
төбәлмәгән, тик гомумән күңел күтәренкелеген генә чагылдыра кебек. Ләкин кызны сизгер тойган егет моннан үзе ечен тирән мәгънәле нәтиҗә ясал куя. Соңга таба менә шулай сүзсез хәбәрләшү картиналары башка язучылар иҗатында, аерым алганда, И. Газиның «Онытылмас еллар» трилогиясендә үстереп җибәреләчәк
Автор мәхәббәт хисләренең, үтә интим, шәхси мөнәсәбәтләрнең иҗтимагый вакыйгалар. төрле төркем талашлары белән тыгыз бәйләнгән булуын күрсәтә Ул аңлы рәвештә мәхәббәт мөнәсәбәтләрен җитди сайлау вакытына туры китерә. Татлы мәхәббәт кичерешләре арасына ыруг талашлары килеп керә. Ләкин шулай да йөрәк хисләре көчлерәк булып чыга, күрәләтә янап торган куркыныч белән дә исәпләшми.
Г. Ибраһимов ислам кануннары хөкем сөргән җирдә хатын-кызлар язмышында очрый торган тирән драматик кичерешләрне дә тасвирлый Сарсымбайның икенче хатыны ире алдында кадере булмауга гарьләнә, газаплана. «Тәнем сау. җаным авырта, — ди ул. — Күл көннәр үтте инде, баем минем төннәремне бикәгә бирә». Аны кешелек хисе кимсетелүе газаплый. Әдип бу теманы күп кенә әсәрләрендә төрле вариацияләрдә дәвам иттерә «Безнең көннәр»дә яшь хатын Һаҗәрне карт ирнең үтә салкынлыгы, туң йөрәк булуы әрнетә. «Илаһем, хуҗам, кем гөнаһ кылмас, кем түзәр... хатын булып яратыл Тамырларында утлы кан кайнап ташсын! Син ир кочагында ят, ләкин хатынлыкны белмә, татыма! Ходаем, үзең чыдам бир! Үзең сабырлык бир! Ни булыр, гомер шулай үтәрме?» — дип уйлый ул «Татар хатыны ниләр күрми» повестенда көндәш хатыннарның үзара киеренке мөнәсәбәтләре тасвирлана, интрига чыганагы яктыртыла.
Шуның белән бергә без «Казакъ кызыинда дала кешеләренә генә хас үзенчәлекле кичерешләр белән дә очрашабыз. Безнең халыкта «Юл газабы — гүр газабы» диләр. «Казакъ кызыинда исә. киресенчә, яңа җәйләүгә йончыткыч күченү геройларда куаныч, күңел күтәренкелеге уятып җибәрә. «Чөнки кәрван кебек төялеп күчүләр, мәшәкатьле булса да. казах өчен бер бәйрәм, уен-көлке кебек бер ихтыяҗ иде»
«Казакъ кызыинда без революциягә кадәрге казах тормышының үзенчәлекле иҗ- тимагый-көнкүреш детальләре белән генә түгел, геройларның үзенчәлекле рухи дөньялары белән дә очрашабыз.
Этнографик, гореф-гадәт, йола картиналарына якынлыгы ягыннан бу романга «Татар хатыны ниләр күрми» (1929) повесте якын тора. Монда көнкүреш детальләрен, семья мөнәсәбәтләренә бәйле кичерешләрне бөртекләп сурәтләүгә зур игътибар бирелә. Чөнки ахыр чиктә әнә шул көнкүреш ваклыклары Гөлбануны һәлакәткә китереп җиткерә дә бит инде. Аны уңганлыгы, булдыклылыгы да коткарып кала алмый.
Биредә дә автор бер генә герой кичерешләре белән чикләнми Әсәрдә хәтта бөтен массаның уртак тойгыларын чагылдыру омтылышы да сизелеп калгалый. Йола нормалары билгеләгән психологияне сурәтләп, әдип болай ди «кодалар, туйдан кайтканда, ат тирләгән булсын дип, урау юл белән Бикъярга чаптылар». Ләкин шулай да үзәктә Гөлбану язмышы тора. Башка персонажларның күңел тибрәнешләре өзек- өзек кадрларда бирелсә, Гөлбануның рухи тормышы тоташ агым рәвешендә күрсәтелә. Автор сурәтләвенчә, мәхәббәткә ирешү, гаилә кору мәсьәләләрендә Гөлбану пассив натуралардан түгел. Ул яратып йөргән егетенә ябышып чыгарга да риза. Әмма тормыш сукмагы башка юнәлеш белән китә. Закирга чыккач, ул ир канаты астына сыенырга, шунда ышык табарга тели. Ләкин Закирның буыны сыек, канатлары хәлсез булып чыга. Каты куллы Шибай карт та озак яшәми.
Гөлбану тормышында моннан соң тоташ кара көннәр башлана. Язучы аның рухына, күңеленә тирән яра салып узган, һәлакәткә китергән хәлләрне чагылдыра, үкенечле карарның күңелдә ничек өлгерүен, җитлегүен күрсәтә. Г Ибраһимов биредә авыр язмышның иҗтимагый-политик чыганакларын да, йола сәбәпләрен дә, шуларның рухи дөньяга ясаган йогынтысын да күрсәтә.
Бөек Октябрь социалистик революциясе, халыкларга социаль-экономик милли азатлык алып килү белән бергә, хезмәт ияләре аңын томалап, тышаулап торган рухи богауларны да өзеп ташлады. Халыкның зиһене иҗтимагый үзгәреш тудырган яңа караш- фикерләр белән баеды. Шулай итеп, әдәбиятның психологик офыклары бик нык киңәйде. Аның алдына илебезнең рухи куәтен, яңа уй-хисләрне чагылдыру бурычы килеп басты. Бу мәгънәдә Г Ибраһимов, Ш Камал, М. Гафури иҗаты критик һәм социалистик реализмны тоташтырып кына калмады, әүвәлге психологизм белән революциядән соңгы психологизмны да ялгап җибәрде Яңа чынбарлыкны яктыртканда, алар психологизм традицияләрен дә файдаландылар һәм аңа беркадәр динамизм, хәрәкәтчәнлек өстәделәр Психологик анализ кебек нечкә, нәфис инструмент социаль анализ эшенә хезмәт итә башлады, иҗтимагый үзгәрешләр барышында шунда катнашучыларның үзләренең дә рухи яңаруы тасвирланды.
Г Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр»е повесть жанрында иҗат ителгән, вакыйгалар персонаж исеменнән сөйләтеләләр. Ләкин биредә сүз шул герой хакында гына бармый Әлеге форма язучыга катлаулы, каршылыклы, киң масштаблы, тарихи әһәмиятле рево
люцион вакыйгаларны хикәяләүченең үзе тирәсенә җыеп күрсәтергә мөмкинлек биргән.
Революция чорында баш герой Солтанда яңа психология туа — көрәшче психологиясе. Яшьлегендә тик өйләрен авыл уртасына күчерү өмете белән генә яшәгән крестьян егетнең күңелен сыйнфый, хәрби көрәш мәсьәләләре биләп ала. Ул көрәштәш дуслары Гыйлаҗиларга әйтел бетергесез теләктәшлек, мәхәббәт белән карый, яңа тормыш төзү өчен барган рәхимсез бәрелештә аяксыз калуын күркәм сабырлык белән кабул итә. кимсенми, киресенчә, горурлана гына. Революция дошманнарына карата аның күңелендә ачы нәфрәт кайный Г. Ибраһимов иҗтимагый хәлләр тәэсирендә кеше күңелендә яңа рух — революцион көрәшче психологиясе тууын сурәтләүче прозаикларның беренчелә- реннән булды. Бу тема аның «Безнең көннәр». «Тирән тамырлар» романнарында да, совет әдәбиятының башка әсәрләрендә дә төп тема булып китте. Бу әсәрдән берничә ел гына соң иҗат ителгән «Рәүфә» (1920) повестенда, мәсәлән, А. Шамов моңарчы изелеп яшәгән хезмәт ияләренең, бигрәк тә хатын-кызларның рухи тураюын зур художество көче белән сурәтләп күрсәтте. Яңа тәртипләрнең гуманистик асылы, ярдәмчеллеге шәһәрдән килгән хатын образында гәүдәләнде Яшь совет прозасы катлаулы, киеренке көрәшләрнең иҗтимагый-политик, экономик тармакларда гына түгел, үзара бәйләнеш-мөнәсәбәтләр Өлкәсендә, күңел дөньясында да баруын тасвирлады, рухи үзгәрешләр процессын чагылдырды Яңа хис. фикерләр хисабына психологизмның баюы, күңелдә яралган борылышларны сәнгатьчә яктырту социалистик реализм методының үзенчәлекле мөһим сыйфатларының берсенә әверелде.
Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» (1928), «Безнең көннәр» (1934) романнары революцион бәрелешнең эпик картиналарын гәүдәләндерә. Әмма композицион оештырылыш ягыннан болар бер-берсеннән нык кына аерылалар «Безнең көннәрлдә вакыйгалар. сюжет җепселләре, аерым геройлар язмышы дәвамлы рәвештә, тоташтан буйга үстерелми, һәр персонаж чикләнгән сандагы эпизодларда гына күренеп кала да. хәрәкәт күбесенчә киңлеккә җәелә, автор бер типтан, күренештән икенче, өченчеләренә күчә бара һәм бу үзенчәлек бүлекләргә бирелгән исемнәрдә дә ачык чагыла. Әсәрнең трилогия буларак уйланып та, төгәлләнми калуы аркасында да бәлки әлеге киңлеккә җәелү күзгә ташлана торгандыр. Әсәрдәге үзәк вакыйга — революция.
Биредә рухи халәтнең чыганагы яңа. Геройлар революционер юлының хәтәр, сикәлтәле булуын ачык беләләр, ләкин курку кичермиләр, киресенчә, хәвефле бәрелешкә катнашулары белән горурланалар. Аларның байтагын көрәшчеләр сафына эксплуатация дөньясына нәфрәт, хезмәт ияләрен бәхетле, азат итү идеалы китергән. Автор үзе берничә урында революционер психологиясе турында басым ясап әйтә, аның төрле сынаулардагы чагылышын күрсәтә. Баязит сорау алу вакытында шәфкатьсез җәзалау ихтималына алдан ук күңеленнән әзерләнеп бара, әмма газаплау көткәндә, йомшак сүз ишетеп, каушап кала.
Әсәрдә кайбер морза, сәүдәгәр балаларының да. модага ияреп, революционлашып алуы, реакция башлангач, тиз генә революционер кабыгын салып ташлавы күрсәтелә. Язучы шулай ук урталыктагылар, обывательләр психологиясен дә чагылдыра.
Әдип хәрәкәтнең үзәгенә яшьләрне куйган Табигый, ул яшьлекнең үзенә генә хас бизәкләренә, мәхәббәт тойгыларына, хис-кичерешләр бәрелешенә, гаилә мәсьәләләренә дә кагылмыйча узмаган. Революцион көрәш иреге белән мәхәббәт, семья мәсьәләсен төрле геройлар төрлечә аңлыйлар. Кыскасы, автор биредә төрле социаль катлам кешеләренең революцион ситуациядәге психологик халәтен яктырта.
«Тирән тамырлар» революция солдаты Фәхринең үтерелү фаҗигасы тирәсенә җыеп бирелгән
Тикшерү эшен башта ялгыш юнәлеш белән алып киткән факт — ул Фәхри гәүдәсе янында табылган канлы кендек Байтак вакыт буена бу предмет уй-кичерешләрнең дә «кендегепнә әверелә Ул берәүләрне сискәндереп җибәрә, икенчеләр күңелендә каршылыклар көрәшен тудыра.
Шул ук вакытта автор кендеккә бәйләнешле дәлилнең нигезе бик үк ныклы булмаган лыгын да искәртеп үтә. Моны ул нәкъ менә рухи яктан килеп аңлата, игенченең психологик сизгерлеген күрсәтә.
Романның икенче өлешендә Вәли Хәсәновның җинаятен сурәтләгән күренешләр алгы планга чыга Биредә персонажларның да күңел серләре Вәли Хәсәновка мөнәсәбәттә ачыла.
Кыскасы, әсәрдә геройларның эчке хәятен яктыртуга әһәмиятле урын бирелә. Пер-сонажларның уй-кичерешләре яңа эчтәлекле иҗтимагый вакыйгалар белән бәйләнештә күрсәтелә. Ләкин шулай да бу инде язучының хикәяләрендәге яки «Яшь йөрәкләр»ен- дәге үтә җентекле психологизм түгел, шактый җыйнак, динамик психологизм. Роман тукымасында биографизмнар. язучы үзе әйтмешли, тышкы вакыйгаларның өстеннән йөгереп үтүләр хәтсез урын били. Автор сюжет динамикасының җитезлегенә омтыла. «Безнең көннәр»нең баштагы өлешендә әдип: «. вакыйгалар яшен тизлеге белән акты». — ди. Эчке дөньяны да ул җитез, җыйнак сурәтләрдә бирергә тырыша, күңел кар-
гиналары шушы җитез егышлы тышкы хәлләр ритмына җайлаша- Автор үзенең романнарын мөмкин кадәр тыгыз иҗтимагый эчтәлекле итәргә, әсәр мәйданына күп терле социаль көрәш күренешләрен сыйдырырга тели. Урыны-урыны белән рухи хәяткә бераз кысыла төшәргә туры килә
Егерменче елларда рухи сферага үтеп керү юлы такыр, тигез генә булмады. Кайбер әдипләргә зур социаль яңарышлар фонында күзгә чалынмый торган эчке кичерешләр, аерым шәхеснең хисләре әһәмиятсез, кызыксыз булыр кебек күренә иде, язучылар чорның аз белемле укучылары аларны аңлап җиткермәс дип шикләнәләр иде. Ф Әмирхан 1921 елда, «Беренче ашкыну» хикәясен иҗат иткәндә, көндәлегенә: «Вакыт-вакыт шул бер дә әһәмиятсез шәкертнең беренче гыйшкының шул тәфсилле психологиясе берәүгә дә кирәкмидер, аны язып тору бик габәстер (файдасыз эш, буш нәрсә. — Ф. X.) төсле тоелып куя» (Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. Ике томда. I т —К., 1957, 19 б.) дигән юлларны теркәп уза. Җентекле психологизм Г. Ибраһймовның аеруча романтик әсәрләренә хас иде. Бу елларда әдип үз иҗатындагы романтизмны үтелгән этап, реакция чоры белән бәйләнешле күренеш дип карады, әсәрләренең реализм рухында язылуына басым ясады. Романтизмнан баш тарту психологизмны да бер чама саектырып узды. Бу елларның әдәби тәнкыйтендә геройның беренче нәүбәттә эш-хәрәкәтләренә игътибар юнәлтелде, хис-кичерешләрнең эстетик әһәмияте аз дип каралды
Тулаем алганда исә Г. Ибраһимов сәнгатьчә психологизм өлкәсендә татар әдәбиятына байтак ачышлар, яңалыклар алып килде. Әдип ирешкән казанышлар — үзе бер иҗади мәктәп ул.
Кеше күңелен сурәтләү юнәлешендә Ф. Әмирхан, Ш. Камаллар белән берлектә Г. Ибраһимов эшкәрткән туфрак татар совет прозасы өчен бик бәрәкәтле, уңдырышлы булды Әдипләребез иҗтимагый тормыштагы казанышлар белән беррәттән кеше күңелендә туган яңалыкларны күп төрле төсмер-бизәкләр белән чагылдырдылар. Алар классиклар иҗатына хас булган күңел диалектикасын уңышлы дәвам иттерәләр, ягъни рухи хәятне диалектик рәвештә үзләштерәләр, эмоцияләрне гади теркәү, статик тойгыларны анализлау, психологик нәтиҗәләрне гади әйтеп китү белән генә чикләнмиләр, кеше җанын реаль хәрәкәттә, эчке каршылыклар бәрелешендә, күп төрле күренешләр белән бәйләнештә, кыскасы, реаль байлыгында, катлаулылыгында күрсәтәләр.
Совет чорында әдәбиятка килгән язучылардан К. Нәҗми, Г. Кутуй, М Әмир һәм башкалар хезмәт кешесенең рухи тураюын сурәтләп кенә калмадылар, аларның инде иҗтимагый тормышта актив роль уйнауларын, рухи яктан бик югары күтәрелүләрен дә чагылдырдылар Алар яңа чор көрәшчесенең эчке һәм тышкы гүзәллеген органик бердәмлектә. гармониядә гәүдәләндерделәр Караш, фикерләр үсешен лирик аһәңле, романтик күтәренке бизәкләр аша күрсәттеләр.
«Намус» романында Г Баширов җыйнак, динамик психологизмга өстенлек бирде Романның лирик аһәңе, хис-кичерешләрнең күтәренкелеге, киеренкелеге хәтергә уелып кала. Чөнки әдип аерым бер алым белән генә чикләнми, психологик сурәтләү аренасындагы барлык ысуллар байлыгын эшкә җигә. Аның «Җидегән чишмә»се исә психологик тирәнлек, фикер-хисләр байлыгы белән аерылып тора. Әсәр персонажлары, бигрәк тә сәнгать әһелләре, кеше рухын яктыртуның җитди әһәмияте турында кат-кат, басым ясап әйтәләр. «Җидегән чишмә» — фәлсәфи-психологик, фикер-хис романы ул
Бүгенге әдәбиятта Ә Еники иҗаты үзенчәлекле урын били. Әдип Г Ибраһимов, Ф. Әмирханнарның җентекле, мул психологизм традициясен уңышлы дәвам иттерә, аны җитди ачышлар белән баета. Ул чынбарлыкны кеше күңеле позициясеннән карап яктырта, яшәешнең эчке дөньяда чагылышын сурәтли һәм беренче чыганакны — яшәешне җентекле өйрәнү җирлегендә мөһим иҗтимагыи-политик, рухи-әхлакый мәсьәләләр күтәрә. Аның әсәрләрендә иҗтимагыи-политик үткенлек, психологик зирәклек һәм сәнгатьчә камиллек бик ипле үрелә
Психологизмның бер тармагы бүген лирик проза әсәрләрендә уңышлы үстерелә. Р. Төхфәтуллин. М Мәһдиев, Ә Баянов, X. Сарьян, В. Нуруллин укучыларга матур- матур лирик повестьлар бирделәр Ул әсәрләрнең төп аһәңен эмоциональлек, хисләр муллыгы билгели Күңел хәятен сәнгатьчә чагылдыру юнәлешендә киеренке иҗади эзләнүләр бара
Ләкин бу өлкәдә хәл итәсе җитди генә мәсьәләләр да бар әле Әдәбиятыбыз классигы Г Ибраһимов иҗаты белән чагыштырып караганда, алар тагын да ачыграк күренәләр Бүген бездә еш кына фикер-тойгылар байлыгы сюжет бердәмлеге белән ныгытылмый, әсәр таркау килеп чыга. Урта кул әсәрләрдә без сәнгатьчә психологизм үрнәкләрен дә очратмыйбыз. Аларда примитивлык, әһәмиятсез, вак нәрсәләрне драмалаштыру, күңел картиналарының икенчеллеге күзгә ташлана, геройның эш-хәрәкәт- ләре психологик мотивлаштырылмый.
Классик әдипнең зур әдәби традициясе әдипләребезне яңа иҗади биеклекләргә
өнди

Реклама