Логотип Казан Утлары
Роман

ИДЕЛ КЫЗЫ


әяхмәт Солтанның күзенә карады. Төбәп, туп-ту- ры итеп карады һәм туп-туры итеп, маңгайга терәп сорау бирде:
Син үзеңнең гаепсез икәнеңә үзен ышанасыңмы? Ныкмы синең ышанычың?
- Совет властена мин бернинди хилафлык та эшләмәдем. Партия уставыннан читкә тайпылмадым. программасын тулысынча кабул иттем
— Алай булгач, синең гаебең нәрсәдә дип табалар?
— Әләкче Нух Галләм теле белән әйткәндә. . мин — сыйнфый дошман булган мулла кызын куе- Мин — ярлы-ябагайны, төгәлрәк итеп әйткәндә, әтием
Шулмы? Шуннан артыгы юкмы?
- Юк генә дә алдау-ялганлау булмаганны сал агызган заманнарда ук аңлаган йд₽м Минем менә шуларны, Солтан, синең үз авызыңнан ишетәсем килгән иде. Бар син Мәскәүгә. Үзәк Комитетта кабул итүләрен үтен. Эшең уңышлы барып чыксын дисәң, беләсеңме, кемне сора? Шәймәрдән Йбраһимовны Онытмадыңмы син аны? Без бит уналтынчы елны Камада, саллар будкасында очрашкан идек. Ул милли мәсьәләне нечкә аңлый торган кеше Уналты яшеннән партиядә. Патша төрмәсен узган. Кронштадтны фетнәчеләрдән коткаруда катнашкан. Гражданнар сугышында аны Куйбышев 5 нче армиянең мобилизация начальнигы итеп куя. Саранскидан башлап Әстерханга чаклы арада ике йөз меңнән артык доброволец ж.ыя ул. Кызыл сугышчылар әзерли. Егерменче елларны ул Төркстанда партия Үзәк Комитетыннан вәкил була Хәзергесе көндә Үзәк Комитетта Башкортстанга. Татарстанга
Ахыры Башы I нче санда
Садыйк картны - байларның гомерлек куштанын — землемер баганасы чокырыннан корал куллйнып куркытып чыгаручы Димәк ки. бөек борылыш елларында, авылларны күмәкләштергән чакта бөгелеш ясаучы
Партдискуссия чорында син. яшьлегең белән мавыгып китеп, кыек-мыек сүз ычкындырмадыңмы?
— Айдаровлар нәселе белән, ике балам белән, илем белән ант нтеп әйтәм минем беркайчан да кыек-мыек сүз сөйләгәнем юк.
— Алайса, хуп Мин синең туры сүзле икәнеңне, күңелендә бер
ныма сыендыручы.
шефлык итә Бездәге хуҗалык эшләрен, экономиканы, культураны яхшы белә. Менә шулай, Солтан. Шәймәрдән Ибраһимовны сора. Заманында ул Ленин белән бергә эшләгән. Мулланур Вахитовны яхшы белә. Анласа — шул аңлар сине. Менә минем сөйләшәсе сүзем, әйтер киңәшем шул иде сиңа. Юлларың уң булсын, кайткач, үземә генә хәбәр итәрсең, яме.
Шәяхмәт Айдаров яшьләргә хас бер җитезлек белән имән төбеннән күтәрелде, чалбарына ябышкан үләнне кагын төшерде, гимнастеркасының бил каешын сыпырып җибәргәч, тугарылган аты янына таба китте.
Солтанның күңеле өмет белән тулы иде. Шуңа күрә ул тарантас янына килеп җитүгә, Бәдретдин кучерның ай-ваена юл куймыйча, атны үзе җигәргә кереште Колакларын шомартып. 1ешләргә үрелгән кара туры айгырны ягымлы тавышы белән тынычландырып, аңа камыт киертте, дуганы камыт бавы белән беркетте, зыңгылдатып, камыт чөелдереген тартты, аркалык белән түшлекне пөхтәләп бәй-ләде. йөгән тезгенен дуга боҗрасына кертеп, артып калган өлешен йомры кара дугага чорнап куйды, дилбегә тимерләрен йөгән боҗрасына эләктергәч, яңгыравыклы көр тавыш белән әйтте:
— Булды бу. Бәдретдин абзый' Шәяхмәт Айдаровны хәзер Пән- җәргә генә түгел. Парижга чаклы илтеп җиткерә аласыз!
Рәхмәт, туган. Авылны онытмагансың икән әле,— диде Бәдретдин карт
Солтан белән абыйсы кочаклашып аерылыштылар.
Шәяхмәт урман аланыннан баганалы олы юлга чыгып китте.
Солтан Бүре Бадул эшли торган умарталыкны эзләп, шунда таба юл алды.
VII
Наратлар әкрен генә шаулый. Юл бормаларында, казылмаларда күлләвекләр җыелып тора. Урман һавасы дымлы, шул дым белән бергә җир исе. ылыс исе. мурган яфраклар исе килә.
Умарталыкка бара торган юл биек стена булып үскән төз наратлар арасыннан узганга, биредә аяк асты да куе үлән белән түгел, сирәк абагалар, нарат төпләренә укмашкан каен җиләге яфраклары белән генә бизәлгән Җанны тутыра, үпкәләрне берьюлы чайкый торган нарат сагызы исе тирә-юньдә мул булып бөялеп тора иде.
Солтан әле нарат араларындагы биек абагаларның челтәр яфракларына күз сала, әле башын артка ташлап, шәмдәй төз наратларның зәңгәр күккә ашкынган бөдрә ябалдашларына карап тора. Ав'ыл мәдрәсәсендә әллә-әллә кайчан Шәрифҗан шәкерт сөйләгән әкиятләр искә төшә Аннары аның уйлары Тукай шүрәлеләренә. Такташның урман буендагы яшь каеннарны сискәндереп узган поездларына, поезд җиленнән тибрәнеп калган чәчәкләргә килеп тоташа. Шулар- ның барысы аның узган гомере булып оешалар..
Истәлекләре никтер минут саен яңарып тора әле аның Әллә картаямы югыйсә? Тукта, нигә дип әле ул умарталыкка барырга булды? Нәрсә калган аңа анда? Бүре Бадулны күрмәсә. тора алмыймыни ул? Арка чокырын күрми дә тора ала бит...
Бу уй бик кинәт, көтелмәгәндә килде, хәтта сәерсендерде. Фәлсәфә фәненнән ул бер генә нәрсәнең дә очраклы булмавын, хәтта соң дәрәҗәдә очраклы дигән күренешнең дә диалектика законнарына буйсынганлыгын белә иде. Әнә шул хакта уйлау белән ул Бүре Бадул яшәгән умарталыкка ни өчен барганлыгына шундук төшенде. Соң аны Бүре Бадулның гуганнап туган энесе Нух Галләм әләге белән партиядән чыгардылар лабаса! Кайдадыр күңелнең 4
түрендә яткан ачы бер нәрсә аны шушы юлдан куалый түгелме? Аның үзенә кара дошман булган Нухның абыйсы ниндирәк? Ул аны элек белә иде Гайрәтле, типсә тимер өзәрлек ир иде Хәзер ни хәлдә икән? Шәяхмәт абыйсы бик ышанып әйтте. Чншмәбайны аның әләге белән алын киттеләр, диде. Боларны Бүре Бадул ниндидер бер хакыйкатькә ышанып, үзен хаклы дип санап эшләгәнме, әллә, абый- ♦ сы Шәяхмәт әйтмешли, кара бер мәкер, көнчелек, кешеләрнең газап Э күрүеннән тәм табу тойгысы гына аны шул юлга этәргәнме?
Юл буенда тырпаешып утырган, инде ылыслары коелып бетә яз- =■ ган наратларның кәүсәләренә каз каурые рәвешле яртышар метр з озынлыктагы тамга салып киткәннәр, тамганың астына калай савыт “ элеп куйганнар — чәерен агызалар Кайсыдыр бер агачта тукран ту- а кылдый Ул Солтанның урманда икәнен исенә төшерә ниндидер 2 борчулы уйлар, мәшәкатьләр белән яшәмәскә куша кебек. Син. адәм > баласы. Казаныңа кайтканчы буталчык уйларыңны онытып торыр < идең, ди тукран Бер-ике мәртәбә тук-тук итеп аермачык итеп агач- е ка суга да. аннары тырррррррррр итеп тырылдап тора башлый.
Нарат урманы бетте Алда ачыклык күренде. Ул да түгел, зәңгәр- < ле-сарылы умарта өйләре белән балкып, зур бер алан килеп чыкты u Төсләрдән, кояш күнлегеннән күзләр камаша, жан саташа иде. Ярсып, эт өрә башлады
Кемдер усал тавыш белән этне тыйды. Каршыга битен сакал баскан, алача күлмәгенең җиңнәрен сызганып куйган төптәй нык. базык гәүдәле берәү чыкты. Солтан аны күргән мәлгә имәнеп китеп. баскан урынында туктап калды.
Кем ул анда йөри эт өрдереп?! — диде Сакалбай һәм җөптәе кашлары астыннан килүчегә төбәлде
Солтан аның Бүре Бадул икәнен тәгаен белсә дә. күргән мәлгә аптырабрак калды Ул аны сумаладай куе кара сакал баскан бер кеше итеп күрергә күнеккән иде. Участок милиционеры Нажия Ура- заева колак төбенә аткан чакта минуты-секунды белән аның чәче, сумала сакалы чаларгандыр дип башына китерми иде Шуңа күрә ул Сакалбайны күргән генә уңайга шикләнеп куйды: әллә Бүре Ба дул урынына башка кеше килгәнме? Юк Бадул бу. Гайрәт орырга әзер булып, күкрәкне киеребрәк басып торуы — Бадулныкы!
Бу мин әле. авылдашыгыз.— диде Солтан, аңа таба атлап. Аннары ачыклык кертүне кирәк тапты. Айдаров булам мин.
— Кайсы Айдаров — Шәяхмәтме?
Юк. энесе.
Сакалбайның тавышы калын һәм көчле иде.
— А-а-а,—диде ул, исе китмичә генә Солтанмыни? Та-аак Кайткан дигәннәрне. Нинди усал уйлар белән йөрү? Мине сагынып килүең түгелдер дип беләм?
— Ә нигә алай дисез, Гыйбадулла абзый? Әллә гел дә сагынып килгәнмендер3
Булмас’— диде Бүре Бадул, тавышында мыскылчан бер әрсезлек чалымы сизелеп калды һәм ул. кунакка якын ук килеп, аның кулын эләктереп алды, икенче кулын җилкәсенә китереп салды, дөресрәге - әле һаман да көчендә икәнен күрсәтер өчен. Айдар Солтанын ул җиргә чүктереп куярга ниятләде, ләкин тегесе мәкерне ал- данрак сизеп өлгерде баскан җирендә нык торып калды Рас килгәнсең. үз итеп карап кит минем биләмәне Авыл хуҗалыгын яхшы беләсең дип ишеттем, кем белә, бәлкем, файдаң да тиеп куяр
Ул әле һаман Солтанның кулын җибәрмәгән көе. үзе белән умарта йортына таба алып китте. Йортны таза нарат бүрәнәдән салганнар. түбәсен кайчандыр бик калын итеп салам белән япканнар, салам каралган; жил-яңгырлардан. кышкы суыклардан бүрәнәләр дә каралган, тик алар ныклыкларын югалтмаганнар, әнә шул каралыклары
белән хужаның үзе төсле үк базык һәм ышанычлы булып күреләләр иде.
Чылбырында килеш йолкынып өскә атылган тана чаклы кара эткә Бүре Бадул тагын бер мәртәбә «Пшол!» — дип кычкырды, тегесе койрыгын бот арасына кыстырып, чылбырын сөйрәп, өйнең икенче ягына чыгып китте.
Аланның аргы башында, койрыгын селки-селки. тышаулы ат утлап йөри, аннан ерак түгел генә бик зур итеп өйгән печән кибәне күренә иде.
«Таза яши бу. таза».— дип уйлап өлгерде Солтан Айдаров
Бадул аны өй эченә алып керде. Күз тышта калган иде — кёр- гән мәлгә берни күреп булмады Тик бераз ияләшә төшкәч кенә ярты өйне алып торган, агартылмаган мич. стенага элеп куйган нке көпшәле ау мылтыгы күзгә ташланды
Тәрәзә буенда калын сайгаклыктан каккалап куйган агач өстәл. анда самавыр, калай крчжкалар. агач кашыклар, тастымалга төргән ипи. агач жамаякта үтә күренмәле сап-сары сыек бал. анык эченә кереп, чыга алмыйча үлгән икеме-өчме бал корты ята иде.
- Әйдә, түрдән уз. Садыйк малае.—диде Бүре Бадул. Гүя. шуның белән ул Солтанның фәкыйрь бер крестьян гаиләсендә туганлыгын исенә төшерергә теләде. Бүтән сүз кушуны артыкка санап, өстәл буендагы имән түмәркәгә килеп утырды. — Менә шулай яшәп яткан көн Әртил байлыгын арттырабыз. Узган елны идарәгә бер йөз поттан артык бал суыртып бирдем Анысы әле саф табыш. Түрәләр ашап, үзләре белән алып киткәнне чутка салган юк.
— Нигә, түрәләр дә киләмени?
— Килә Тикшерергә дә килә, эче пошканнан да. Агаең Шәях- мәт тә килеп чыккалый Картайган, гайрәтле заманнары узган.
- Алай дисеңме? Ә ул ник килә?
- Мине тикшерергә. Габбас сеңлесе аташмак Нажия мине наган белән стенага терәгән иде.
Солтан кискен бәрелешкә керергә теләмәде. Аңа барыннан элек Бүре Бадулның күңелендә нинди мәкерләр ятканны белү кирәк Тота каба тотынсаң, ул аны белгертмәячәк
- Шулаймыни? Сәбәбе чыкты мәллә? дигән булды Солтан.
Боларны ул Шәяхмәт абыйсыннан ишетеп белә иде инде, әмма аңа Бүре Бадулның үз авызыннан ишетү хәерлерәк булыр.
Моңарчы карасына коелып, эчендә дошманлык саклап сөйләшкән Гыйбадулла Ядкаров. болыт арасыннан чыккан кояш кебек, бер генә мәлгә яктырып алды — ала-кола сакалы арасыннан эре ак тешләре жемелдәп китте:
Булды инде. Солтан. Төрлесен кичердек. Әйдә, якынрак утыр, ни дисәң дә без - авылдашлар, бер болында аунап, бер үк чишмәләрнең суын эчеп үскән кешеләр
Солтан бу вакытта үзенчә уйлап өлгерде
«Без эчкән чишмәләр бер’ Кан әйләнеше бер түгел. Синең тамырларда агулы кан ага Кунагыңны якты йөз белән дә каршылый белмисең. Бүре кайчан да бүре булып кала . »
Г\я. аның уйларын үтәли күреп торгандай. Бүре Бадул сүсәргән сакал эченнән сүзләрен сыгып чыгарды
Усаллашып утырма син. Садыйк малае Кемнең гөнаһысы күпме икәнен үлчәргә без Пәнҗәр побы түгел. Утыр. әйдә, әчегән бал эчәсеңме?
Кирәкми иде Солтанга бал эчү. Ләкин аңарда да б-у минутта Айдарлар нәселеннән килә торган ярсулы кан уянган иде.
Эчәм' диде ул. усал ат кебек башын чайкап.
I ыйбадулла Ядкаров дүрт чиләк сыешлы агач мичкә күтәреп керде Башын артка ташлабрак, кружкадагы балны бер сулышта 6
эчеп бетерде, каты итеп тамак кырды һәм шундук тыелгысыз бер ярсу белән сөйли башлады:
Мин синең ник килгәнеңне беләм. Садыйк малае. Син минем ничек яшәгәнемне, нинди уйлар уйлаганымны белергә килгәнсең! Кайткан дигәч тә. уйлап куйдым. - килми калмас И дөрес тә булып чыкты Килдең! Белми бу дип, караңгы бер томана бу дип ял- ♦ гышма. алдан ала белеп торам — Айдарныкылар тормышның кай/ап £ торган агымында яшәүчеләр. Чүп-чар белән, вак-төяк белән кай- £ нашмады Айдарныкылар Әйе. кайнашмады! Нык холыклы, тамырлы- § тамырлы кеше сез. Юк. мин бу сүзләрне әтиегез Садыйк картка карап 3 әйтмим. Ул кол иде Байбәтчәнең куштаны булды Шулай дөмекте ф Сезнең кан — Айдардан. Шакир хажиларга. Алабуганың урман <= хужаларына каршы бунт күтәреп, себер киткән Айдардан сезнең 2 кан Шәяхмәтнеке дә. синеке дә. хәтта ки әлерәк кенә Зартугайга > кайтып төпләнгән ата пролетар Мөхәммәтшаныкы да!
Урмандай куе ала сакалы эченнән әрсез бер елмаю белән елмаеп. ® беркавым тын утырды Аннары урыныннан кузгалып, өй эчен бер айкап - килде Үзе кебек үк таза, нык бүрәнәгә лапылдап килеп утырды *
— Әммәдәки мине бер сорау галәмәте борчый: бәхетлеме Айдар ныкылар? Юк. син. Садыйкның төпчеге, мине тынычландырырга ашыкма Бәхет сүзен мин коммунистлардан күп ишеттем. Мин сезнең андый сүзләрегезгә мохтаж түгел. Минем үз бизмәнем бар. балны мин үз бизмәнемә салып үлчим Болын чәчәгеннән жыйганмы. карабодайданмы. әллә юкәдән үкме? Акылның да миңа кешедән отканы түгел, үз башымда туганы кадерлерәк. Тансык миңа андый акыл Җитлекмәгән кәбестә төсле бәләкәй башлы кешеләрнең үзләренә юк акылларына төкерәм мин1
Ачы балдан һәм кайнарланып сөйләүдән ул тирләп чыкты, чалгы пәкесе белән тап-такыр итеп кырдырган йомры башын өстәлдә яткан шакмаклы тастымал белән сөртергә кереште
— Бәхет дидемме әле? Бәхет ул. Садыйк малае Солтан, әгәренки бик беләсең килсә, рәхәт белән михнәт арасында эленеп тора Әйе. рас. нигә күзеңне тасрайтасың? Син менә теге заманнарда Габбас мулланың авылга дан Нөркәен эләктереп киткәч, сөенгәнсеңдер Бәхеткә чумдым дип уйлагансыңдыр Инде менә шул чибәр-чураман өчен партиядән куылгач, сиңа рәхәт түгелдер. Шулаймы?
Саптан сүзнең кинәт шундый борылыш алуына, алай гына да түгел. нәкъ менә партжыелышта Нух Галләм әйткәнчә килеп чыгуына чамасыз гажәпләнеи, урыныннан тора башлаган иде. Бүре Бадул аның жилкәсенә гердән дә авыррак йодрыгы белән бер генә басты — Солтан янә дә түмәркә өстенә лып итеп утырырга мәжбүр булды
— Тыңлыйсың килмиме? Әһә' Тыңларсың' Тыңлатырбыз! Мин чакырып китермәдем сине, үзең килдең, үзең минем дөньяма бәреп кердең
Соңгы сүзләр Солтанны таң калдырды Карасана, ул ничәмә-ничә еллар китаплардан укып белгәнне авылның гап-гади бер крестьяны аның йөзенә бәрел әйтеп тора: «Минем дөньяма бәреп кердең!»—ди
Соң шуннан? Нәрсә әйтмәкче буласыз, Гыйбадулла абзый?
Мин бер генә нәрсәне әйтәм бәхет — рәхәт белән михнәт арасында. Гомер-гомергә шулай булган. Теге чакта дөнья синеке иде. хәзер — минеке.
«Минеке» дигәнен ничек аңларга боерасыз. Бүре Бадулла? — диде ачуы бер йомгакка төйнәлеп житкән Солтан
Минеке, ягъни энем Галләмнеке, кызым Нисаныкы, улым Мифтахныкы, башка чыккан улларым Җиһангирныкы. Тәхәвинеке.
Йә. йә. ни өчен сез аларны бәхетле дип саныйсыз?
- Дөньяның бугазыннан умырып тотып, чүп-чарын коеп яши беләләр минем балаларым Син. Солтан, минем энем Галләм белән мәдрәсәдә укыдың. Син минем Галләмем белән ат чабышына бардың. Син аны уздың. Син аны егып калдырдың. Ә менә бүген . ул сине егып калдырды. Югыйсә син миңа килә торган кешемени? Айдарныкылар Бүренекеләргә килә торган кешемени?
Солтанның жанын басып килгән ачуы кинәт юкка чыкты Анын урынына акылы өзлексез бер хакыйкатьне тукый башлады.
«Син бирегә килеп дөрес эшләдең. Син боларның мәкерле кеше икәнлекләренә тагын бер тапкыр ьппандың. Димәк, алар вакыты жит- кәнче генә сарык тиресе ябынып йөриләр. Вакыты житкәч. сарык тиресен салып ташлап, бүрегә әйләнәләр. Син моңа нык ышандың. Үз күзең белән күреп Үз колагың белән ишетеп Инде хәзер синең өстеңнән дә. Чишмәбай өстеннән дә язган кешеләрнең болар икәненә шигең юк Бер гамчы да! Син үзеңнең чыннан да хаклы икәнеңә, үз хакыңны даулап көрәшергә кирәк икәненә иман китердең»
Солтан кинәт кенә урыныннан торды. Бүре Бадулга жилкәсенә кулын салырга ирек бирмичә, китәргә жыенып әйтте
- Ярый. Гыйбадулла абзый. Сый-хөрмәтең өчен рәхмәт. Мин китим Мине өйдә югалтканнардыр.
Кайда гына булмасын, гел өстен чыгарга, ни генә әйтмәсен, хаклы булып калырга гадәтләнгән Бүре Бадул кинәт хәвефкә калды, тукта, нигә килде бу мөртәт? Ник ашыгып китә? Авыз ачып ни актан, ни карадан бер сүз әйтмәде, мине сөйләндереп утырды да. кирәкле мәгълүматын алып бетергәч, инде китеп тә барамыни5 Ул акыллы, мин дурак булып каламмыни?
С- Юк. Айдаров, китмисең Без әле сүзнең төбенә төшмәдек,— дип, бүре Бадул аңа таба килә башлаган иде, килеп житә алмый калды, ишектән иелеп укытучы Зәйни Моратов килеп керде. Аның өстендә мәктәпкә йөргәндә кия торган затлы киемнәр түгел, кырга чыккан чакта кия торган яшькелт жилән. башында да эшләпә түгел, ямьшәйгән кепка, аягында күн итек иде. Аның мондый күренеше Гыйбадулла Ядкаровны каушатып жибәрде. Чөнки мәктәп директоры Моратов бер үк вакытта колхозда ревкомиссия башлыгы да булып эшли иде. Аны бит бирегә председатель Миңнулланың жибәргән булуы ихтимал. Гөнаһ шомлыгы — каршыда кунак, партиядән чыгарылган Айдаров, өстәлдә—мичкәсе белән ачы бал. Менә сиңа мә - каптым дисәм дә каптым.
Ләкин укытучы Моратовның сакал-мыексыз алсу-туткыл йөзендә усал ният белән килү бер дә сизелми иде Ул. башындагы аксыл-яшькелт кепкасын салып, укытучыларга хас әдәплелек белән, алга иелә төшеп исәнләшкәч, әйтте:
— Гыйбадулла абзйй. мин сезнең хәлне белергә дип килдем. Ни эшләр бетерәсез? Исән-сау гына торасызмы? Бал кортларына ел килеше уңай булды шикелле? Яңгыры да. кояшы да. дигәндәй Бу иптәшне кем дип белик?
Әле генә сырт йоннарын кабарткан, саллы-авыр сүзләрен тимер чөй кебек итеп мигә кагып кертергә тырышкан Бүре Бадул күз алдында үзгәрде Кашны-башны жимерми, тавышны да бөердән чыгарып сөйләшми, урман күгәрчене кебек гөрләп кенә тора
Эшләр ярыйсы, иптәш сыйфат комиссиясе. Үзем дә борчылыбрак тора идем әле. нишләп, мәйтәм. Зәйни иптәш күренми? Балны суыртыр вакытлар да житә. мәйтәм, кайчанрак ул эшне башлап жи- бәрербез икән? Колхоз идарәсе, мәйтәм, миңа быел ничә кеше бирер ярдәмче итеп? Сөяк-санагын жыя алмаган карт-корыны жибәрер- ме. әллә жилдән житез яшь-жилкенчәк килерме? Ә моны кем дисезме5 Бу безнең Зартугайның үз кешесе, атаклы Айдарлар нәселе бу. Зәйни иптәш Казан каласында яши. Авыл хужалыгыннан зур бел
геч. заманасында жир тетрәтеп йөргән большевик Солтан Айдаров, без аның белән икәү бергә революция өчен кан койдык
Солтан сүзсез генә карап тора Күңеленнән уйлый: «Каян килә кешегә шундый җитезлек? Ни арада сөйләве, ни арада мичкәдән калай кружкаларга бал агызуы?»
Әмма ягымлы-юаш кыяфәтле укытучы Моратов кирәк чагында ♦ холыклы да була белә икән. Ул балдан баш тартты £
— Гыйбадулла абзый, мин сезнең янга зур бер йомыш белән килдем бит әле,— дип. кулына тоткан кепкасын өстәл өстенә куйды, җилә- - нен салып, стена буендагы озын эскәмиягә ыргытты.
- Ярый, сезнең икәү генә сөйләшәсе сүзегез бардыр. Мин куз- «
галыйм, булмаса,— диде Солтан. а
Ашыкмый торсагыз иде. иптәш Айдаров Мин сезне ишетеп £ беләм Сез миңа бик кирәк Бергә кайтырбыз Әле сөйләшәсе сүзем- >- ю дә сезнең кирәк булуыгыз бик мөмкин,— дип дустанә елмайды < Солтан, укытучы кешегә каршы килергә пичектер базмыйча, шу- е лай да шактый ук уңайсызланып, тагын баягы түмәркә өстенә ки- * леп чүмәште Белеп тора: Бүре Бадул аның китмәвен өнәми Әмма. £ берни Li кылыр хәл юк. укытучы үтенде Ул калды, үзе дә директорны күрермен. Шәфика турында да, Мәхмүт белән Әхмәт турында иркенләбрәк сөйләшермен дип ниятләнеп тора иде.
— Хикмәт менә нәрсәдә. Гыйбадулла абзый. - дип Зәйни Моратов сүзен бик җитди итеп башлады.
— Сабыр' Бер генә минут! Сүзеңне онытмый тор,— дип, умартачы ишектән чыгып китте. Солтан аның учак көлен актарып, йомычкалар, коры ботаклар салганын, ут дөрләп киткәч, корымлы кара чәйнеккә су салып кайнатырга куйганын күрде.
Өйгә әйләнеп кергәч. Бүре Бадул әйтте:
— Инде менә сөйлә, мөгаллим Бер дә тартынмый сөйлә Ул арада чәй дә кайнап чыгар
— Хикмәт менә нәрсәдә,— дип. Моратов баягы сүзен кабатларга мәҗбүр булды. — Мин бүген сезнең янга ревкомиссия председателе булып түгел, мәктәп директоры буларак килдем.
— Бәрәкалла, шуннан?
— Миңа сезнең улыгыз кирәк.
— Кайсы улым? Улларым күп минем
— Төпчек улыгыз Мифтах. Тегеләре инде үзбаш яши. Аларының инде мәктәп белән алыш бирешләре юк
— Ярый. хуп. Улым Мифтах сиңа нигә кирәк булды?
— Мин аны мәктәпкә эшкә чакырырга килдем
- Нинди эшкә?
— Хуҗалык эшенә — завхоз ярдәмчесе булырга
— Торып тор. бу соң корыны бушка аудару түгелме?
— Юк. Гыйбадулла абзый, мәртәбәле эш ул. Без бит Зартугай җидееллык мәктәбен, Салагыштагы кебек, урта мәктәпкә әйләндерергә йөрибез Бик* күп яңалык кертергә, Зартугай мәктәбен әйләнә-тирәдәге үрнәк мәктәп итәргә ниятләнәбез.
Инде күңеле тынычланып өлгергән Гыйбадулла Ядкаров Солтан алдында үзенең дә төшеп калганнардан түгел, мәктәп директоры белән аяк терәп сөйләшерлек кеше икәнен күрсәтергә уйлады
— Торып тор. сезнең ул «ниятләнәбез» дигәнегез һавадагы торна түгелме? Буш куыкларны мин үз гомеремдә күп күрдем Төпчегемне мин үз урыныма умартачы итәрмен дигән идем
— Карагыз әле. Гыйбадулла абзый, сез мине рәнҗетәсез Минем буш сүз сөйләгәнемне сез кайчан ишеттегез? Исәнбай мәктәбендә эшләгәндә, без бишенче класс укучылары белән бергәләп, будильник сәгатенең механизмнарын кулланып, телеграф аппараты булдырдык. Лакланше элементы ярдәмендә электр тогы алуга ирештек Мәктәп
нең үзендә Исәнбай сельпосының бүлекчәсен оештырдык Укучы балаларны сатучы ролендә күрү сәер, әлбәттә. Ләкин ни хәл итмәк кирәк, заманасы шундый «Минем җаныем шундый уңган гармунчы да. җырчы да!» Мәктәптә уку әсбапларын гына түгел, өс-баш киемнәрен сатуны да оештырырга кирәк. Мәктәп янында яшелчә бакчасы. алма бакчасы, куян фермасы булдырырга кирәк. Юкса без кайчан өйрәтәбез балаларны эшкә. Трактор китерергә, тракторчылар курсы ачып җибәрергә кирәк.
Ничек, иптәш Айдаров? Сез — авыл хуҗалыгы белгече. Булырдай эшләрме бу?
— Энергичный кеше көне-төне чапса, булачак.
Рәхмәт, иптәш Айдаров Менә шундый эшкә мин Гыйбадулла абзыйның улы Мифтахны чакырам.
- Нәрсә, Зәйни мөгаллим, син минем малайны мәктәпнең сәүдәгәре итмәкче буласыңмыни?—диде Гыйбадулла Ядкаров. юри кыланып — Уйлап эшләгән эшеңме бу синең? Әнә Айдарныкылар ул эшкә теше-тырнагы белән каршы бит!
- Сез, Гыйбадулла абзый, юкка минем вазифага керәсез. Сатучы итеп чакырмыйм мин улыгызны. Завхоз ярдәмчесе итеп чакырам Миңа җиңел сөякле, булдыклы, таза үсмер кирәк. Ике-өч елдан үзе завхоз булырлык Зартугайны терәк мәктәп итеп районда гына түгел, республикада күрсәтә белүче кирәк миңа...
— Мифтах шуны булдырыр дип ышанасыңмы?
Өч ел практика узса, булдырачак.
— Аңа ничә яшь икәнен беләсеңме?
— Ундүрте тулды. Белеме җиде класс. Кемгә тәтегән бу заманда андый белем?
Ярый Ул да хак. Белеме дә булсын ди. хуҗалык алып барыр өчен усаллык кирәк бит, тешләгән җиреннән өзә торган кеше.
— Анысы да бар Мифтахта.
— Каян беләсең?
Мин бит аны мәктәп өчен буяудыр, кадактыр ише нәрсәләр кирәк булгач, язын, апрель аенда Казанга алып бардым. Хәтерегездәме?
Барганын беләм
- Алайса әйтим. Колхоз базары янында ул җирдән бер тәңкә акча тапты Баксаң-күрсәң. андый акчаны кесә караклары юри ташлыйлар икән Бәйләнә башлады Мифтахка өч үсмгр Безнең акчаны алдын, диләр. Кесәсен актармакчылар Бал саткан акчасын алмакчылар.
Кит аннан! Ул бит аны миңа әйтмәде.
Егет кеше күп сөйли торган булмый ул. Ярый, караклар моңа бәйләнепме бәйләнә Нишләде диген улыгыз?
Нишләде?
Әкрен-әкрен чигенде. Таш коймага арканы терәп куйды да беренче килгәненең битенә дагалы күн итек үкчәсе белән берне тондырмасынмы!
Нүжәли? диде Гыйбадулла Ядкаров. авызын ачып, урыныннан торды.— Пә. йә. шуннан?
Кесә карагы, акырып, җиргә егылды.
Ә икенчесе?
— Икенчесе дә җиргә капланды. Өченчесе шундый элдерде, чаптар ат белән дә куып җитә алмассың!
Бүре Бадулныц борын канатлары киерелде, тыны кысылды:
- Минем малаймы? Мифтахмы? Бәрәкалла! Мин бит аны җен әвәләгән малай, булдыксыз, җебегән дип. тагын әллә нәрсәләр дип тиргим Менә кайда бүре нәселе баш калкыта! Ал миңем малайны, Зәйнетдин, рас син аны таныгансың, ал. олы юлга чыгар, кеше ит! Тукта, торып тор Мәктәп бакчасы дидең. Умарталык та буламы анда?
Әлбәттә. Җиләк-җймеш бакчасы да булачак. Колхозның яна белгечләрен, агрономнарын үстерергә ният
— Ә кем өйрәтә аларны?
- Биология укытучысы. Районнан язларын агроном чакырырбыз.
Умартачының күңеле алгысыган иде бу минутта. Ул үзен яшь чакларындагы төсле ирекле, гайрәтле, бәхетле итеп сизә иде ♦
Зәйни Моратовның китәм дип ашкынуына да карамастан, ул м аны туктатып кала алды, мәтрүшкә, бөтнек үләне салган хуш исле £ урман чәе белән, кәрәзле бал белән сыйлады
Ул мөгаллимне һәм Солтанны (тешен кысып булса да!) авылга § кадәрле ат белән илтеп куярга ниятләде Әйдә, аңардан булсын * яхшылык!
Ләкин — үкенечле хәл — тегеләр ат белән кайтудан баш тарт- 2 тыл ар.
- Зартугай ерак түгел, шуның өчен генә җәйге челләдә ат алҗы- тын йөрмәгез. Әнә кояш та баерга якынлаша, кичке салкынча һавада е җәяү генә кайтырбыз,— диде Зәйни Моратов. =
— Җаны теләгән, җылан ите ашаган,— диде Бадул саубуллаш- < канда. u
Кояшның кичке җете нурларыннан серлерәк булып калган умарталыктан чыгып, ярты чакрымнар чамасы киткәнче, сүзсез генә атладылар
Кура Аиләге аланнары, шомыртлыклар очрады. Биек наратлыкка килеп керделәр — ниндидер бер ачыклыктан кыеклап төшкән кояш нурының нарат ябалдашларын алтын-сары төскә манганын күреп, туктап карап тордылар.
Әнә шул наратлыкта, җанны кинәндерә торган хуш исле биек агачлар арасында, күләгәле аулакта. Моратов беренче булып сүз башлады:
— Солтан абый, мин сезнең хакта да, хатыныгыз Нурия апа хакында да күп ишеттем Сезнең икегезне дә авылда бик олылап сөйлиләр. Зартутайдан чыккан иң беренче югары белемле кешеләр дип горурланалар.
— Рәхмәт җылы сүзегезгә.
— Ә Шәяхмәт Айдаров. Пәнҗәр райкомының беренче секретаре, сезнең берәр туганыгызмы, әллә сез фамилиядәшләр генәме?
— Ул минем абыем.
— Айдаровлар... Атаклы фамилия. Минемчә. Шәяхмәт абыегыз профессиональ революционер булган? Гыйбадулла абзый сезнең хакта да. гражданнар сугышында бергә кан койдык диде шикелле? Сез аның белән бергә идегезмени?
— Мин Азин дивизиясендә сугыштым. Гыйбадулла Ядкаров Алабуга урманнарында партизаннар отрядында йөрде. Шәяхмәт абзыйны үлем баржасыннан коткарды.
— Ул хакта да ишеткәнем бар Димәк, дөрес сөйлиләр Мине гафу итегез. Солтан абый, никтер ул мина ышанычсыз кеше кебек тоела. Сез аны якыннан беләсезме?
— Дөресен әйткәндә, иптәш Моратов, мин аны унбиш еллар чамасы күрмәгән идем Бала чакта күршеләр идек. Аның абзыйсы — Салагышның Кысык Минҗан гражданнар сугышы чорында. берничә кешенең үлеменә сәбәпче булды. Кысык Минҗан улы Нух Галләм белән без икәү бергә мәдрәсәдә укыдык. Гражданнар сугышы чорында да тәртәләр бәрелеште. Ак офицер иде Галләмов
— Әле дә исәнме?
— Исән. Казанда яши.
— Ничек исән кала алды?
— Әйтүе кыен. Заманга җайлаша белә, күрәсең.
Солтан үзе белән килеп чыккан хәлне дә сөйләп бирмәкче иде, ләкин тыелып калды. Моратовның ялгыш уйлавы, шәхси үчен ала дип нәтиҗә ясавы мөмкин.
— Сезнеңчә ничек? Мин аның улңн эшкә чакырып, дөрес эшләдемме?
— Ничек дип әйтим? Аттан ала да туа. ката да туа. Олы уллары Тәхәви — бөтенләй башка кеше. Бүре нәселе дип башка да килмәс Ягымлы, ярдәмчел. Бармагы да үзенә кәкре түгел.
— Анысы кайда соң?
— Минемчә, Зартугайда. Әтисеннән аерым яши. Инде үзенең өч баласы бар Такта яручы Тегермәнче Чишмәбай белән бергә җәмәгать каралтыларын салышкан. Әтисе белән йөрешмиләр имеш.
— һы Менә син. ә. дип уңайсыз елмайды Моратов. Озак вакытка тынды Ә кызлары Ниса?—диде ул. урманнан авыл кырыена килеп туктагач — Анысын беләсезме?
— Юк. анысын белмим
— Ә Җиһангирлары?
— Анысын бөтенләй дә белмим. Яуморза ягында урман каравылчысы булып эшли бугай.
Авыл башына килеп чыккач. Моратов Солтанны туктатты.
— Иптәш Айдаров . бик тә гыйбрәтле нәрсәләр әйттегез бит әле сез миңа Мифтахны чакырып ялгышмыйммы икән мин? Әллә тагын бер уйлап караргамы?
- Беләсезме, иптәш Моратов. мин сезгә бернәрсә дә әйтмәдем диярлек Мин бары тик пәрдәнең бер читен генә күтәреп, пәрдә артындагы тормышның бәләкәй генә бер өлешенә игътибарыгызны юнәлттем. Калганын белү — сезнең карамакта
— Рәхмәт, акыллы сүзгә.
— Минем сезгә бер үтенечем дә бар бит әле. Зәйни иптәш. Быел сез җитәкләгән мәктәпнең беренче классына ике игезәк керәчәк. Әхмәт белән Мәхмүт Алар Габбас мулла үлгәннән соң туган балалар Үги әтиләре Чишмәбай бәлагә тарыган канда ул. берәү дә белми Чин әнә шул балаларны күздән ычкындырмавыгызны үтенер идем
Моратов. кесәсеннән бәләкәй блокнот чыгарып, малайларның исемен язып алды
Яхшы. Тагын нинди үтенечегез бар. Сачтан абый?
— Башка үтенечем юк. Бер соравым бар
— Әйтегез.
— Шәфика Уразаева быел ничәнчене бетерде?
— Бишенчене.
— Әйбәт укыймы? ■
— Әйбәт дип әйтү генә азрак булыр. Ул хәзер — безнең җидееллык мәктәпнең горурлыгы. Уйлап кына карагыз, унике яшендә — шәхес! Музыка, җыр. бию барысы аның карамагында. Рус әдәбиятын гөрләтеп укый, русчаны гөрләтеп сөйләшә Татарчаны шул ук дәрәҗәдә белә Ялгышмаса.м. ул русчаны сездә. Казанда чакта өйрәнгән Рус мәктәбендә укыдымыни?
— Әйе Без аны быел тагын Казанга алып китәбез.
Моратов кинәт күңелсезләнде.
— Жәл. Үкенечле. Мәктәпнең ярты ямен алып китәсез икән. Солтан абый.
Юлның калган ягын сөйләшми диярлцк кайттылар
Зәйни Моратов та. Солтан да \» уйларына күмелгәннәр иде.
VIII
Хәнифэ аларны тыныч күңел белән, бер дә каушамыйча каршы аллы. Чөнки уч инде ал арның кант каннарын кызы Шәфикадан ишеткән. көндез үк булмаса да. кичен бер сугылачакларына шикләнми иде
Бәрәкалла! Кала кунаклары кайткан икән. Әйдүк, әйдүк, төкле аягыгыз белән' Кызым әйткәч, күңелемә килде, мәгәр болар тегермән яннарын урамыйча түзә алмаслар дидем. Исән-аман гына кай
тып җиттегезме? Пырахутларда бик кыен булмадымы? Балалар авырмадымы? Шушымыни Рафаел? Каяле. минем нәни кызым Санияне күрсәтегез әле, дип сөйләнә-сөйләнә. Хәнифә түти әнисе артына яшеренгән сабыйны күтәреп алды
Ул башына чытыр ак яулык бәйләгән, бала итәкле зәңгәрсу сатин күлмәк өстеннән ап-ак халат киеп куйган, аягында кызыл эчле ♦ тирән калош — сепараттан гына кайтып торуы булса кирәк.
Саптан инде каралты-кураны бер мәртәбә күргән булганга, йорт - = җиргә ач ал акланмады. Әмма яхшыны яхшы дип әйтмичә түзә алмый 3 торган Нурия өйне бер мәртәбә күргән булса да. лапасны, бурабзар- § ны. ак мунчаны, келәтне, чарлаклы итеп салган алты почмаклы йорт- * ны тагын бер мәртәбә карап-барлап чыккач и
— Гел дә кала суккан төсле булган бу. түтәй!— диде °
Порт-жирне житкезгәниек анысы, гөлкәем Нурия, әтиең заман- * нарындагы төсле итеп житкезгәниек. бигрәкләр дә уңган кеше не бит < Каюм абыең. Күрше-колан да исе китеп, таңнар калып торадырые шул . е Бигрәкләр дә көтелмәгәндә булды. Күршеләр әйтә, ялгышлык беләндер. = кайтыр, диләр. Күршеләр дә бик кызгана Каюмны, үземнең дә җы- * ламаган көнем юк. Балаларым да бигрәк яшь бит — аяксыздан кулсыз дигәндәй ..
Хәнифә Нуриядән бишме-алтымы яшькә генә олы иде. Әмма ул теге чакта. Габбас мулланың кече хатыны булгангадыр. Нурия өчен инде олы кеше булып санала. Баксаң-күрсәң, ул чагында Нуриягә унике, Хәнифәгә нибарысы унжиде яшь булган икән әле Шул чактан калган гадәте буенча Нурия аңа әле дә түтәй дип дәшә.
Әмма түтәй дигәнебез Нуриядән яшьрәк күренә түгелме соң? Зәңгәрсу сатин күлмәк, ак яулык, ап-ак халат, чулпы таккан озын кара ике толым (алары халатны салгач чыңлап килеп чыкты!), күк- рәкчә-мазар кимәсә дә. ныклыгы белән калкып, тырпаеп торган мул күкрәкләр аның әле менә хәзер генә тулып пешеп житкәнен, бәхетле тигез тормыш белән яшәргә хаклы икәнен әйтеп торалар иде. Аның әнә шулай теләсә кем күзе төшәрлек таза-матур булуы, бит алмаларының алсуланып-янып торуы, авыр кайгы алдында да үЗен мескен итеп тотмавы, бер яктан. Нурияне сөендерсә, ә менә шул бәхет дигәннәренә ирештем дигәч кенә янә дә ирсез калуы көендерә иде. Икенче мәртәбә тол кала кеше Икенче мәртәбә итәк тулы бала белән кала бит
Көянтә-чиләк белән су күтәреп, аларның авырлыгыннан сыгыла төшеп. Шәфика кайтты. Аның шушы ике ел эчендә сузылып китүенә таң калып. Нурия сеңлесенең жилкәсендәге көянтә-чиләкләрен жиргә алып куйды
— И балам, нигә шул хәтле авыр күтәрәсең? Кечерәк чиләкләрегез юкмыни?—диде ул. Сеңлесе белән күрешергә дип. ике кулын берьюлы сузган иде. тегесе күңелендә ташыган хисләрен тыя алмыйча, апасын нәзек беләкләре белән муеныннан кочаклап алды. Нуриянең кайдадыр эчтә, күңел түрендә сакланып килгән туганлык хисләре кинәт кабынып, күзләрен яшь пәрдәсе каплады
Солтан тизрәк читкә китүне кирәк тапты. Лапас күләгәсенә кереп, ботак чаба торган бүкән өстенә чүмәште.
Биредә салкынча Сайгаклык тактаны утыртып эшләгән лапас сте наларына арата кагылган, араталарга өтергедер, кул пычкысыдыр, игәүдер ише столярлык кораллары кыстырып куелган, пөхтә итеп ясалган бәләкәй бер киштәдә ышкы, тигезләгеч, тагын нәрсәләрдер бар — боларның һәммәсен Чишмәбай әзерләгән, инде менә хужалар- нын юклыгыннан боегып яталар.
Ул, авыр көрсенеп, лапастан чыкты. Кояш инде баеган, шәфәкъ нуры тәрәзәләрдә кабынган, капкадан кереп килгән аклы-каралы ике казны, алар артыннан ияргән бәбкәләрне алтынга манып күрсәтә; моң
су. әллә ничек моңсу да. күкрәкне чәнчеп тора торган басынкы бер сагыш та бар. адәм баласының олылыгы, бөеклеге, кабатланмас зат булуы күңелдә яңара; йә ярсып бер кычкырасы, йә аунап бер җылыйсы килә иде.
Ишегалды уртасында, аякларны аерып баскан хәлдә, Солтан Айдаров каралты-кураны тагын бер мәртәбә күздән үткәрде Шулар янына тау башындагы җәмәгать амбарларын, тегермәннән ерак түгел, канау буена тезелгән терлек абзарларын, урман умарталыгындагы зәңгәрле-сарылы умарта өйләрен китереп кушты, су белән суга торган ындырларны китереп кушты — менә шуннан соң аның күз алдына Алып батырдай зур булып Чишмәбай образы, аның дөньяны яңартыр өчен, бизәр һәм матурлар өчен яратылганлыгы тулысы белән килеп басты
Кулларына кармак чыбыклары һәм берәр тезмә балык тотып, ике малай кайтып керде. Солтан аларның Габбас мулла үлгәч туган игезәкләр икәнен абайлады Капка төбендә туктап калган, чит абый белән ку решергәме-юкмы икәнен белми басып торган ике кара чутыр янына килеп, балык тезмәләрен әйләндерә-әйләндерә карады да. ма-лайларны шаккатырып:
— Син Мәхмүт, ә син Әхмәт, әйеме?—диде.
Малайлар көлешеп алдылар.
- Ә син каян беләсең?—диделәр икесе берьюлы. Аларның чалбар балаклары да. күлмәк җиңнәре дә сызганулы. битләре, беләкләре, аяклары чуен төсле булып кояшта янган иде Алар икесе дә шешенке кабаклы, ияктән маңгайг^ таба киңәеп килгән битле Сачтан малай чакта, аннары Нуриягә өйләнгән чакта күргән Габбас муллага ике тамчы су кебек охшаганнар иде. Бер уйласаң. исләрең китмәле бу табигатьнең могҗизасы!
Малайлар аңардан җавап көтеп торалар иде.
— Каян бечәсең дисезме? Ничек инде белмим ди? Сезнең берегез Мәхмүт, берегез Әхмәт булырга тиештер бит инде? Әллә киресенчә — берегез Әхмәт, берегез Мәхмүтме?
Шаярту уңышлы чыкты Малайлар сөенешеп көлделәр һәм шул минуттан Солтан абыйларын дус күрделәр.
Өйгә кергәч тә алар, балык тезмәләрен әниләренә тоттырып, кунак абыйларына һөнәрләрен күрсәтә башламакчылар иде, әниләре балыкның ваграгын песигә сайлап алып, калганын коштабак белән үзләренә кире кайтарып бирде. •
- Барыгыз. Ишегалдында чистартыгыз. Карагыз аны, чүбен, тәңкәсен теләсә кая чәчмәгез. Тизрәк, яме! Кунак абый белән кунак апайны сез тоткан балык белән сыйлап җибәрик әле бер Алар сезгә әнә нинди күчтәнәчләр алып кайтканнар.
— Кайда3 Кайда?—диештеләр малайлар, әсәренеп
— Балыкны чистарткач, балыкны!—диде әниләре.
Малайлар, коштабакны күтәреп, ишегалдына йөгерделәр.
И дә тиктормаслар инде менә И дә йөремчәкләр! Төчкәнеч инеше дә. ындыр табагы да. бозау киртәсе дә калмый Урманга җиләккә. мәтрүшкәгә барып чыгалар Хәттинки Ары як болыннарына — Минзәлә ягына тиклем барып җитәләр,—диде Хәнифә. самавырын үр- '•►тә-үрләтә Менә әле бу нарат күркәләрен дә кәрҗин белән алар апкайтып тора Кәрҗинне Чишмәбай абыйлары үреп биргәнне.
Стенада эленеп торган скрипканы күрсәтеп, (.очтан сорап куйды:
— Әллә скрипкәдә дә уйныйлармы?
- Уйнамаган кая' Гармун уйный Мәхмүт, скрипка уйный Башта скрипкәдә Чишмәбай уйныйдырые. аңардан күрмәкче Мәхмүт зыңгылдатырга тотынды Ай-Һай. үзсүзле малай, колакларымны тондырып бетерде. Ачулансаң мунчага барып уйный Жднлелеккә булыр микән ул. Солтан3
Жүнлелеккә Күңелен биздерә күрмәгез. Әллә скрипкәне дә Чишмәбай ясадымы?
— Ул ясамый кем ясасын' Үз кулы белән ясап бирде Мәхмүткә. Кечкенәрәкне, җайлыракны. Тыңлаган саен җылый авыл картлары
— А ла ай. диде Солтан сузып кына Ә үзенең күңелендә ♦ дөньяның Моцартлары. Шопеннары. Чайкове кийлар ы айкала иде. Әл- з лә. ходаем. Зартугайда да бер даһи туып киләме?
Хәнифәнең соңгы сүзләрен ишетеп, почмак яктан Нурия чыкты п
- Әнекәйгенәем! Сигез яшьлек Мәхмүт скрипкә уйныймы? =
— Уйный, җаным, уйный Уйнамаган бер генә уен коралы да юк. ♦ Авыл көтүчесе белән көтүгә чыга Көне буе аның быргысын кычкыр “ та. кызлар-егетләр белән аулак өйгә бара — гармун уйнатып, теңкә- х сенә тияләр Ул гынамы? Кесәсе тулы сыбызгы, каен тузы Сандугач * булып сайрый, әтәч булып кычкыра, күгәрчен булып гөрли, мәче бу- < лып мыраулый, эт булып өрә. чинын, шып! iii... Әкәмәт инде, әкәмәт! * Тиатырга Мәхмүтне генә йөртәләр артыннан бөтен тавышны а.
ул гына чыгарып тора. Тиле кеше әйтмешли, тагын бер мәртәбә co- 2 рыйм әле җүнлелеккә булыр микән ул. гөлкәйләрем?
— Ә Әхмәт нишли? Әхмәт?— диде Солтан.
— Анысына гармун да, скрипкә дә кирәкми. Анысы кәгазь буйый, сурәт төшерә. Куяны да калмый, маэмае да. Дәфтәр бите саен әтәч сурәте—кып-кызыл кикрикле! Язуга тотасы дәфтәрләрен сурәт белән тутыргач. Чишмәбай бахыр, ана бик калын дәфтәр алып биргәнне инде Туйганчы буя, дип. Буйый инде, җаным, буйый. Чишмә- баем гына күрә алмый шуларны
Көрсенешеп куйдылар Тынлык - булып алды. Хәнифә Әхмәтнең фанер букчасын Солтанга китереп тоттырды: «Менә мә. кара, син укымышлы кеше, дөрес хәлме бу. түгелме?»
Солтан букчадан ипләп кенә калын бер дәфтәр тартып чыгарды Актара башлады Анда казлар, әтәчләр, куяннар, атлар- сыерлар гади карандаш белән дә. буяу карандашлары белән дә күп итеп ясалган Бит саен биш-алты. Солтанны гаҗәпләндергәне шул булды — рәсемнәр кылдый-былдый сызыклар гына түгел, туры нык сызыклар белән ясалган иде.
Нәни рәссамны уңайсыз хәлгә куймас өчен. Солтан букчаны бик әллә ни җәелеп актармады, дәфтәрләрне ипләп кенә үз урынына салды да әнисенә тоттырды, ә күңеленнән «Габбасның нәселе бетмәгән икән әле. әнә нинди талантлы балалары калган.—дип уйлады.—Ләкин әле аларны үстерәсе, кеше итәсе бар».
Шул минутта аның күңелендә бер яктылык балкып алды Тукта, ул бит әнә утыз җиде яшеннән пенсионер булганы өчен гасабилана Ә нигә аңа менә шушы балаларның тәрбиясе белән шөгыльләнмәскә? Нигә ал арның үсүен, укуын, үзләре теләгән юнәлештә тәрәккый итүләрен барлап бармаска? Нигә гомеренең калган өлешен аларга ба-гышламаска?
Табын янында Солтанны уйланырга мәҗбүр иткән тагын ике нәрсә булды. Берсе--өйдәге чисталык Идәннәр сары гәрәбә итеп юылган, тәрәзә пыялалары шундый да пөхтә итеп сөртелгән, гүя анда пыяла да юк кебек Икенчесе — оста кулы. Түшәм сайгакларын балта остасы шундый да тигез итеп кыскан, ике сайгак арасындагы ярык дәфтәр битенә сызылган сызык кебек кенә күренә. Стена буенда кулдан ясалган шкаф тора — яшиклары бар. киштәләре. Гап-гади үзе. әмма матур, пөхтә. Мич өйнең урта бер җирендә түгел, почмакта — зур мич. ипи сала торган. Үзе кершәндәй ак. Стенада бәләкәй генә сәгать, келт-келт итеп, вакыт санап утыра. Тәрәзә араларына кызыл башлы сөлгеләр эленгән, тәрәзә төпләрендә яран гөлләр, кына гөлләр кып- кызыл чәчәктә.
Өйнең икенче ягында, пыялалы ишектән зур агач карават, калай белән төрелгән галанка мич. тәрәзә башларына буйдан-буйга сузылган чуар кашага күренә Бу чиста-пөхтәлеккә Нуриянең дә исе китеп карап торуын абайлап алды Солтан Абайлады һәм үзенчә бәя бирде: әле авыллар ирешкән нәрсә түгел бу. Агач караватларны, галанка мичләрне, тигез җәелгән түшәмнәрне — барысын, барысын Чишмәбай юктан бар иткән. Шуларның барысын Чишмәбайның эш сөючән хатыны Хәнифә чиста-пөхтә итеп тота Әйе. әйе. Хәнифә куллары. Мәрхүм Рамазан солдат йортында да берни булмас иде. әмма идән-сәкеләре чыра пычагы белән кырып юудан яки ком белән ышкудан сөяк кебек сап сары булып, шомарып калыр иде
Табынны Шәфика әзерләде. Зур агач табак белән аш китереп куйды. Аның олылар кебек, табакның читен шакмаклы тастымал белән, бисмилла әйтеп сыпыруы Солтанга сәер дә. ягымлы да кебек тоелды Аннары Шәфика зур агач чүмеч белән бик тырышып, аш бүлер- гә тотынды. Ашның шулпасын да. токмачын да ул тигез итеп салырга тырыша, өресен сөзеп алырга да онытмый, итен дә эләктерә. Солтан бу юка гәүдәле, җиңел сөякле сеңелләренең әкәмәт бер тырышлык белән, жиренә жнткереп эшләп йөрүенә, өстәвенә үсмер балаларга хас булмаган басынкы-җитдилегенә аеруча игътибар итте Күрәсең, ятимлек күңел түрендә утырып тора торгандыр. Зәйни Моратов бүген әнә ниләр сөйләде урман юлында: бөтен мәктәп аңа карап тора ди бит.
Хәнифә сыерын савып кергән икән. Кунакларга яңа сауган, өсләре күбекләнеп торган җылы сөт китерде.
Сыерыбызның сөте бик тәмле. Эчегез, яме. җылы көе. Сәламәтлеккә файдалы дип әйтәләр Әхмәтем белән М-.хмүтем дә. бәләкәчем Шамил дә сөтне бик ярата Шәфика гына никтер өнәп бетерми — Почмак яктан урап керде, нәрсәнедер исенә төшереп, шкафны ачып карады, аннары әйтте — Гөлкәйләрем, сез мина үпкәли күрмәгез тагын Бу Хәнифә бигрәк мәйсез, безнең белән мырып бер чынаяк чәй дә эчми дип рәнҗи күр_мәгез. Тагын сифаратка барасым бар. Барма- сыем кана, персидәтелебез Миңнулла бик коры кеше, вакытында килеп җитмәсәң. сөт аертырга килгән катыннарцы көттереп торсаң, ыштыраф салырга да күп сорамый.— Шәфикага дәште - Кызым, кунакларны сыйла, яме. урынны абыең белән апаңа келәткә җәерсең, анда һавасы да иркенрәк, салкынчарак та.
— Юк. Хәнифә түтәй, без кунып-төнеп ятмабыз. Безне анда Мөхәммәтша абзый белән Фәтхениса җиңгәбез көтеп торадыр. Бик зур рәхмәт сыйга-хөрмәткә. без кузгалырбыз. Хәлегезне белдек, йорт- жирегезгә куандык, елларга иминлек бирсен дә. Чишмәбай да насыйбы белән кайтып, тагын-тагын күрешергә язсын,— дип бик белдеклеләнеп сүз башлаган иде Нурия. Хәнифә түтәсе аңа бик остарырга ирек бирмәде:
— Юкны сөйләп торган булмасана. Нуриякәем. Гомер эчендә бер кайт та, пожар чыккан төсле, качып кит имеш. Булмаганны! Кунабыз әле. кунмаган кая ул! Мин сезнең белән ике авыз сүз дә сөйләшә алмадым бит әле. туганнарым...
Аның сүзләрен хаклы дип тапты Нурия. Ни генә димә, аны ул ка- рап-багып үстерде, ул иркәләде, ул юатты. Аннары... балалар өчен дә, Сания белән Рафаэль өчен дә яңа йортның һавасы әйбәтрәк булыр
IX
Хәнифә, ак халатын тал кәрзинсә салып, кулына сөт үлчи торган ак көмеш чиләген тотып, сепарат йортына китеп баргач. Солтан белән Нурия. Шәфиканы яннарына утыртып, әңгәмә корып җибәрделәр.
— Хәлләрен, ничек соң, сеңлем? - диде Нурия
— Әй-бә-ә-әәәт,-- дип көйләбрәк әйтеп куйды Шәфика.
— Укырга уйлыйсыңмы соң’
— Белмим шул. Әни әйтә, укыма ди Бар укыганың житәр, миңа ярдәмче кирәк ди. Иптәш кызларым былтыр ук укудан туктадылар инде. . - - • ♦
- Ә без сине Казанга алып китсәк? 5
- Әйем лә. Кирәкмәс. Әни дә риза түгел. Үземнең дә. 5
— Нәрсә «үзенең» дә. 5
— Үземнең дә барасы килми., 5
— Нишләп, үскәнем? Әллә безгә үпкәләдеңме? ♦
— Юу-у-ук. ®
— Алай булгач, әйт инде дөресен, без бит сиңа читкеше түгел. - =
диде Солтан, аңа таба иелә төшеп. Уңай жавап ишетмәкче булып әйт- * кән иде. әмма үтә дә сизгер күңелле Шәфика «чит кеше түгел» дигәнне" үзенчә аңлап, бөтенләй сөйләшмәс булды. Күпме генә тырышсалар Z да, алар аны бүтән сөйләштерә алмадылар
Солтан сөйләшә белмичәрәк сөйләшүенә бердән үкенеп, үз уйла-1 рына бирелде: «Шәфиканы биш класс белән калдыру — яраган эш түгел Үскәч, ул моны безгә гафу итмәс»
Төнге унберләрдә, У жил урманы ягы шәфәкъ алсулыгын жуеп, авыл өстенә тынлык иңгәч, сепараттагы эшен бетереп. Хәнифә кайтты Кичке биләмнән Әхмәт белән Мәхмүт кайттылар. Йөгерешеп уйнаганнар булса кирәк, икесенең дә борын канатлары киерелгән, мышкылдап сулу алалар иде Аларның шаулап кайтып керүләренә почмак якта йоклаган балалар — Сания, Рафаэль, Шамил уяндылар
Өр-яңа баштан рәтләнергә, урыннарны көйләргә, шул арада бер самавыр чәй дә эчеп .алырга дип кенә көйләнеп торалар иде, кунакларны мунчага чакырып, Мөхәммәтша абзый килеп житте
Өй эче. ишегалды кеше белән, бала-чага белән тулды. Кайсы елый, кайсы ашарга даулый, кайсылары, берсен-берсе бүлдереп, кычкырып сөйләшә -- әкәмәт тамаша. Тәмам кала кешеләре булып беткән, тынычлыкка ияләшкән Солтан белән Нурия бу хәлләрдән беренче мәлгә хәтта каушап та калдылар. Әмма авылның Нурияләр инде күптән оныткан үз жае, үз көе бар аның Иң әүвәл Хәнифә Саниякәй белән Шамилгә — туптай түгәрәк базык малайга — сөт җылытып эчертте. Алар шундук тындылар, йомышларын йомышлаганнан соң, кая яткырсаң — шунда йоклап киттеләр Арада иң бәләкәе - ике ай ярымлык Рафаэльгә ими имезделәр, шуның белән анысын да янәдән «нәү.м базарына» озаттылар
Игезәкләргә Хәнифә учак алдына куйган бер чүлмәк аш китерде. Тегеләре күз ачып йомганчы ашны ялтыратып куйдылар да:
— Әни, без иптәш малайлар белән урманга ат сакларга барыйк әле, яме, әни,— диделәр.
Әниләре бәхәс-мазар куптарып тормады, икесенә бер иске бишмәт тоттырды, учак көлендә пешерергә дип, ипи капчыгына салып, иске бәрәңге, ике сынык ипи, шырпы тартмасы белән тоз китереп бирде
- Рәхмәт, әни, яме, әни,— дип, малайлар табан ялтыраттылар
Шуннан соң безнең булдыклы Хәнифәбез. көндезен игезәкләр Төч- кәнеч инешеннән тотып кайткан балыкны кар базыннан алып менеп, каймакта гына куырып, кунаклар алдына китереп куйды
. X
Зартугайда алар нәкъ ике атна яшәделәр.
Нурия сеңлесе Шәфика белән урманга җиләккә йөрде, көн саен
-к v \ 2. *7
тегермән буасы артында, кеше күзе төшмәс аулак бер тугайда су коен ды Беренче көннәрдә Шәфика аның алдында чишенергә уңайсызланып аптыратты, чишенсә дә. таллар арасында үзен кочаклап тик утыра иде. Ниһаять, бер атна дигәндә, ул ияләнде, шулай бер көнне, авыл гадәте буенча, ялангач калганчы чишенеп бетте дә. кеше күзе төшмәскә тиешле урынын кулы белән каплап, әкрен генә елгага керә башлады Тал чыбыгыдай нечкә буйлы, ап-ак тәнле, матур төз аяклы сеңлесен күргәч. Нурия, күз тигерүдән куркып, читкә борылды Шапырдап су чәчрәгән тавышка әйләнеп караса. Д1әфика инде суның тирән җиренә үк кереп җиткән иде Йә ходаем, батмаса гына ярар иде. Ләкин, ул да түгел, сеңлесе. пошкырына-пошкырына. ак тәне белән бөтен елганы балкытып, куш аяклап тибә-тибә. йөзеп китте. Елга өстенә дулкыннар таратып, ул отыры эчкә керә, озын кара чәче су өстеннән боргаланып бара иде
Нурия, каушап, аяк өсте басты.
— Бәбкәм, борыл. Кире чык. үскәнем.— дип ялварды
Әллә сеңлесе ишетми, әллә ишетеп тә ишетергә теләми, һаман да куш аяклап тибә-тибә. дулкыннар тарата-тарата. бөтен елганы бер итеп йөзеп баруын гына белә иде.
Аны күреп. Нуриянең тәмам күңеле нечкәрде. Кайда гына булма сын. нинди генә кыен хәлләрдә калмасын, ул сеңлесен үзенә алырга, аны әтисенең төсе итеп сакларга, үстерергә, кеше итәргә тиеш. Зарту| айның тегермән буасы янында, күктән кояш карап торган, җиләс җил үлән башларын сыйпап искән чагында ул шулай күңеленнән ант итте
Малайларга әти кирәк. Әти булмаса. сыеныр ир-ат кирәк Игезәкләр беренче көннәрне үк Солтан абыйларына сыендылар Алар аңа гармун уйнап, скрипка уйнап күрсәттеләр Аны төннәрен Уҗил урманына ат сакларга алып бардылар Тышаулап җибәргән атлар урман аланында. пошкыра-пошкыра. муеннарында! ы кыңгырау-ларын шалтыратып, чыклы сусыл үләнне утлап йөргән чагында, ат көтүчеләренең башлыгы Әфләтун карт аларны бүре явыздан саклап, озын артыш таягына таянып, тирә-якны бик уяу күзәткән чакта, малайлар учак ягып җибәреп, шуның тирәсенә җыелалар, көлгә бәрәңге күмәләр, аннары иске бишмәтне чыклы үлән өстенә җәеп, шуңа кырын ятып. Солтан абыйларының гражданнар сугышы хакындагы хикәяләрен тыңлыйлар Гәүдәләре туракланып, кырга чыгарып ташланган комсомолецлар. Пәнҗәр төбегендә ярты күкне иңләп яткан хәрби пароход «Ваня-коммунист»ның елый-елый кычкырткан гудок тавышлары аларның күңеленә уелып калып, гомер буе сакланачак. Адәм баласының күңел байлыгы үзе кичергәннәрдән генә түгел, ата-баба- лары сөйләгәннән дә җыела.
Учак ялкыны инде сурелә төш.), урман караңгылыкка күмелә бара. атларның шәүләләре тонык ай яктысында аланның бер башыннан бер башына сузыла
Әфләтун карт, иске чикмәнен бөркәнеп, таягына таянып, учак янына килеп баса:
— Кая сез, пймушниклар. бәрәңгегез пештеме?
Кабыклары кара күмер булып янган ярмалы бәрәңгене учтан- учка сикертеп, авызны пешерә-пешерә ашыйлар Аннан да тәмле ризыкны авыл малае беркайчан да күрмәячәк, чит-ят җирләрдә, таш калаларда сагынып искә төшерәчәк.
> Солтан, кулларын баш астына куеп, иске бишмәт өстенә сузылып ята. Күккә карый Үзе өчен ачыш ясый ул шунда. Карале, урманда төнге күк йөзе бөтен нәрсәгә хаким булып әверелә икән бит Иксез- чиксез икән -бит ул. Кап-кара җәймәсе эченә җыйган җемелдәвек йолдызлары белән, канатларын җәйгән гигант каракош булып, җир өстен каплап тора икән Көндезләрен күз алдында кукрәп утырган 18
урманнар да төнлә караңгы күк астында, кечкенә һәм тәбәнәк булып калалар икән Табигатьнең бөеклеге, мәңгелеге бәлки шулдыр Тик аны һәркем үзенчә тоя. хис итә Солтан бу мизгелдә ничектер күңел борчуларыннан арынып тора - аны алдагы билгесезлекләр куркытмый хәзер \з язмышы. Чишмәбай язмышы, табигать зурлыгы белән, мәңгелек галәм белән чагыштырып караган чакта, ул кадәрле үк зур бу- ♦ лып күренми Ил бар Урманнарны, кырларны, авылларны һәм кала- 5 ларны тутырып яшәгән кешеләр бар Малайлар үсә. учак ягалар, көл- 1 гә бәрәңге күмәләр, сугыш гарасатларын тыңлыйлар. Җир йөзендә “ тормыш бара, яшәү дәвам итә
Таң килгәнне белдереп, чутылдап сандугач сайрый, аңа кушылып. ♦ урман күгәрченнәре гөрли, кәккүк аваз сала. Ә нигә кәккүкнең тавышы j бөтен урманны иңләми5 Баксаң-күрсәң. боларның һәммәкәен Мәхмүт х башкара икән ләбаса! Аларны Әхмәт инде кырыкмаса-кырык кабат * ишеткән булса да. рәхәтләнеп көлә: *
— Мәхмүш. Мәхмүш! Этләрне сугыштыр әле Әй. юк, көчекләрне | шыңшытып жылат. Айга каратып өрдер, бүредән курыкканнарын яса =- әле! — дип сөендекләнеп кычкыра. u
Төнге серле авазлар, йолдызлар, жир өстен гигант канатлары белән каплап торган караңгы күк йөзе әкренләп юкка чыга. эри. тарала Җир өстенә көн килә.
XI
Кунакларның китү көне малайлар өчен бик ямансу булды. Алар уйнамый да. көлми дә, табигать авазларыннан да ямь таба алмый йөрделәр. Әхмәт Солтан абыйсына бер дәфтәр рәсемнәрен бүләк итте. Мәхмүт аңардан калышырга теләмәде — кәтүктән һәм юка резинкадан көтүче курае ясап бирде. Солтан боларны башта алырга да теләмәгән иде. чөнки аның малайларга бирердәй лаек бүләге юк иде Дөресрәге — аның өч жәпле бәләкәй пәкесе бар иде. тик ул пәке берәү генә иде шул Мәхмүткә бирсәң Әхмәте. Әхмәткә бирсәң — Мәхмүте коры кала. Пәкене Солтан бәләкәй Шамилга бүләк итте. Болай гаделрәк Ник дисәң — кайсына кайчан кирәк, алар пәкене Шамилдан алып тора алалар Ә Казанга кайту белән, ул Мәхмүткә пионер быргысы белән барабан. Әхмәткә акварель буяу белән рәсем дәфтәрләре жибәрәчәк Малайлар аңа гел яхшы билгеләренә генә укырга вәгъдә итәргә тиешләр
Кунакларны алмага килгән колхоз айгыры кузгала башлагач, малайлар каушадылар, дулкынландылар. Солтан абыйларының бер алдына, бер артына төшәләр Кунаклар белән бергә Казанга китә торган, сары фанер чемоданын тарантас башындагы печән астына күмеп азапланган Шәфика апаларына кызыгып карадылар
Фәтхениса жиңги белән Хәнифә түти ишек алдында алъяпкыч итәкләренә күзләрен сөртә-сөртә. елап калдылар.
Тарантас башына кучер булып менеп утырган Мөхәммәтша абзый каерылып ачылган капкадан айгырны бик хәтәр җилләндереп алып чы гып китте Хатын-кыз яныннан шаулап-жилләнеп узганың хәерле Югый
• сә куз яшеннән кул җыелганны көтеп торырсың Ә менә урамнан жай гына, вәкарь белән генә барсаң да була. Курсеннәр күршеләр «рабу- чий сыйныфының кем икәнен!
Авылны чыккач. Солтан абыйсына гозерен әйтте
— Атны бик кумассың, яме Безнең әле пароходка чаклы дүрт сәгатьтән артык вакыт бар. Шәяхмәт абый билет алып куярмын диде. Иркенләп бер Сәхраларны карап барыйк әле.
Мөхәммәтша абзыйга шул гына кирәк тә. Аңа бит көн саен болай сәйран кылып йөруләр тәтеми
Дөнья ямьле. Юлның ике ягында, ат дугасы күмелерлек булып,
каерылыи иген уңган. Арыш инде серкә очыра Күктә, берсен-берсе уздырып, тургайлар сайрый, кырлар өстендә җылы дулкыннары тибрәнә. Матур Зартугай яклары Урманы дисәң — урманы, даласы дисәң — даласы. Елга-сулары ташып тора. Ачык кырда — өем-өем әрәмәләр, кыр уртасында - ялгыз нарат, күкрәп үскән имәннәр. Борынгы бабаларыбыз килеп утырган чакта бу урыннар, мөгаен, кеше үтеп чыкмаслык кара урман булгандыр Урман булмаса. кыр уртасында ялгыз имән ничек үссен дә, ызаннар саен нарат-чыршылар каян килсен? Камалилар ихатасындагы чыршы аллеясы да бәлки куе урманнардан калгандыр. Авылның яме булган ул чыршылар Кам ал ил ар бакчасын зыр-круглый әйләндереп алган Алар бакчага күләгә дә төшерә инде, бәрәңге үсәргә дә ирек бирми, ләкин Камали кистерми аларны, авылның күз өстендәге кашы төсле саклап тота.
Нурия, әнә шуларны уйлый-уйлый, «бөтерчеген» күкрәгенә кыскан килеш, үзалдына дәшми генә бара. Солтанның үз уйлары — үзе белән. Шәяхмәт абыйсы аны урманнарны күрә белергә, Кама дәрьясында саллар агызуның матурлыгын аңларга өйрәтте. Солтанның урыны, бәхете бәлки авылда булгандыр? Ж,ир төзүчеләр техникумында укыган чагында ул әле авылда калмавына үкенми иде Бар уйлаганы авыл турында, аның ызансыз кырлары, аның киләчәге турында иде. Ул чагында шул үзе дә авыллардан кайтып керми иде. Хәзер ул эшләрнең һәммәсен аңардан башка хәл итәләр. Нуриягә авыл кирәкми, аңа нервы җепселләре кирәк. Ул баканы, куянны, диңгез күсесен күзен дә йоммый яра ала, аларны ул гадәти бер эшкә саный. Әллә Солтанга картаймыш көнендә авылга кайтырга кирәк микән’ Менә эшләре генә хәл ителсә иде Мәскәү- гә барасы бар Шәяхмәт абыйсы Мәскәүгә барырга кушты Шәймәрдән Ибраһимов янына Кабул итәрме ул аны? Ж,аны-тәне белән советныкы икәнен аңлармы?
Шәфиканың да күңеле уй белән тулы. Ул беренче мәртәбә Казанга килгән чакларын, беренче класста укыган 50 нче номерлы мәктәпне, мәктәп каршысындагы циркны, олы әнкәсенең аны итәк астына яшереп циркка алып керүен күз алдына китереп бара Тик аңа Зартугайда калган энеләре, әнисе кызганыч. Ул бит аларны ашата, юындыра, күлмәкләрен юа торган иде
Пәнжәргә җитәргә жиде-сигез чакрым кала, тоташ кара урман башланды. Нарат урманнары уртасыннан узганда, чәер исе. кырмыска мае исе. дымлы туфрак исе борынга бәрелде
Солтан бөтенләй әллә нишләде.
Абый, әллә ял итеп алабызмы? — диде ул. хискә бирелеп.
— Юк, энем, монда дымлы, балаларга ярамас, аланда ял итәр-- без,—диде Мөхәммәтша абзый
Каен белән усак, шомырт белән миләш, карлыган белән кура җиләге куаклары яныннан узганда. Солтан тагын бер җилкенеп алды, чикләвек куакларын күргәч, аның бөтенләй тәкате калмады
— Иртәрәк әле,— дип. бер генә сүз әйтте Мөхәммәтша абзый.
Баганалы олы юлга чыккач, баш өстендә кояш балкып тора башлагач, ул атын зур бер имән төбенә китереп туктатты.
— Менә монда инде курорт1 Кояш дисәң кояшы, күләгә дисәң — күләгәсе. Нурия килен, ял иттер балаларыңны
Саниякәйгә өйдән алып чыккан күмәч белән шешәдән сөтне ашаттылар. Рафаэль әле йоклый иде. аны уятмадылар
Атны тугарып тормадылар Иртә иде әле Нибарысы сәгать ярым килгәннәр. Мөхәммәтша абзый. Пәнҗәрдә кирәге чыгар дип, урман эченнән атка печән чабып алып килде; юл кожанын җир өстенә җәеп, кунакларны шунда утыртты, үзе бер түмгәк өстенә чүмәшеп, тәмәкесен кабызыл җибәрде.
— Менә шулай, Солтан. Үткән гомер — сүнгән күмер Кайтканың- кнткәнең югые диярлек. Бу юлы сөендердең. Әммәдәки күзгә күрендең. 20
кулга тимәдең, пнимаеш. Сөйләшәсе сүз күн ис әле Мәскәүгә барам дидең шикелле Калинин янына керә алсаң, бсзңең Чишмәбай хакында да сүз кузгатып кара Михаил Иванович аңлар Халыктан чыккан кеше Әйт Калининга, иллә дә шәп кеше ие Чишмәбай, диген. Авылның түбәсен яңабаштан япты, диген. Зартугай ул киткәннән бирле ятим, шуны сагынып яшибез, диген Аның кинәт күңеле тулды һәм ул, иренен тешләп, ♦ дегет белән майлаган күн итегенең башына карап, озак кына сүзсез £ утырды. з
Юлның калган ягын Мөхәммәтша абзый атны гел юырттырып алып £ барды, юлаучылар ягына бер генә мәртәбә дә әйләнеп карамады Пәнжәр § дә кунакларын Шәяхмәткә жылы кулдан тапшыргач, озын-озак юанын * тормады, шундук кайту ягына борылды. Күрәсең, бер йомшаган күңеле- = нең бөтенләй нечкәреп китүеннән курыккандыр 2
XII '
Шәяхмәт Айдаров. Садыйк картның өлкән улы Мөхәммәтшадан - һәм кече улы Солтаннан аермалы буларак, сүзнең кадерен белеп, чамалап кына сөйләшә, хатын-кызны ихтирам итә, тик хатын-кыз халкы белән зур эшләрне бергәләп башкаруны бигүк өнәп бетерми иде
Пәнҗәрдәге ике бүлмәле, аз мебельле квартирында күрешүгә, иң әүвәл ул Нурияне. Шәфиканы. Санияне, сабый бала Рафаэльне кайгыртты
Нурия ханым, иң башлап сездән гафу үтенәм. - Сара апагыз мидә юк Аны район мәгариф бүлегенә укыту эшләре буенча чакырып алдылар. Күрәсең, тиз генә кайтмас. Ихтимал, без киткәнче кайтып житә дә алмас.
— Кем ул «без»?
— «Без» дип әйтүем дөрес. Чистайга чаклы мин дә сезнең белән китәм. Ка панын юлда сөйләшербез. Кухняда Сара апагыз пешереп калдырган ризыкларны җылытып ашарга туры килер Зинһар, ач утыра күрмәгс» ('.олтан белән без киттек, ашап торырга вакыт юк. берәр жирдә тамак ялгарбыз Сезнең карамакта — сәгать ярым вакыт Көндезге уникедә без төп-төгәл өйдә булырбыз
Нурия аның чырае бик тә житди. сүзләренең артык төгәл булуына карап, көтелмәгән берәр хәл бар ахрысы, дип уйлады. (
Энесен ияртеп, урамга чыккач. Шәяхмәт абыйсы әйтте:
— Солтан, тыңла мине Без бик житди эшкә керешәбез. Хатын- кыз алдында әйтеп тормадым, аларның белгәннән белмәгәне әйбәтрәк. Мин сиңа Зартугайда чакта әйткән кеше — Шәймәрдән Ибраһимов Чистайга килә. Иртәгә сәгать уннарда ул анда булачак. Татарстанның барлык төбәкләреннән райком секретарьларын, райбашкарма председа-тельләрен шунда жыялар Менә шул. Без. димәк. Ибраһимовны Мәскәүгә барып түгел, нәкъ менә Чистайда килеш, жылы кулдан тотарга тиешбез
Солтанның эче жу итте. Үзәк Комитет вәкиле белән алай тиз очрашырбыз дип уйламаган иде бит әле ул.
— Мин нишләргә тиеш инде?
— Без синең белән икебез бергә, пароход белән барган чагында, синең исемнән Үзәк Комитетка хат язарга, аны иптәш Ибраһимовка биреп жибәрергә тиешбез. Бер генә минутны да бушка үткәрергә ярамый. Ятып калганчы атып калырга кирәк Аңладыңмы?
— Аңладым, абый
— Алайса, бик яхшы Мин боларны сиңа хатын-кыз алдында әйтергә теләмәдем Үзең беләсең, хатын-кыз затының идеаль дәрәжәдә акыллы дигәне дә чамадан тыш кызыксынучан була Резьбасы беткәч су тотмаган кран төсле, лыбырдарга ярата. Хат язганны син беләсең дә. мин беләм Төшендерә алдыммы?
— Төшендем.
— Хуп Алайса, без хәзер якындагы берәр ашханәгә кереп тамак ялгап алыйк.
Пароходта аларга ике каюта бирделәр. Беренчесенә балалары белән Нурия урнашты, икенчесенә — Айдаровлар. •
Чистайга хәтле бер тәүлек төшәргә тиешләр иде Шунлыктан Шәях- мәт абыйсы Солтанга хатның эчтәлеген башта уйлап бетерергә, шуннан соң гына кәгазьгә төшерергә кушты
Төне буе диярлек утырып язган хаттан менә нәрсә килеп чыкты.
ВКП(б) Үзәк Комитетына иптәш И В Сталинга
КадерЛе Иосиф Виссарионович!
Дүрт елга сузылган авыр газаплардан соң мин Сезгә хат белән мөрәҗәгать итәргә булдым
Казан җир төзүчеләр техникумының директоры вазифаларын башкарган чагымда миңа яла ягылды Мине куенына мулла кызын сыендырган, авылда күмәк хуҗалык кору чорында партия үткәргән политикага каршы төшкән итеп күрсәттеләр
Шул нигездә минем <шем башта партячейкада, аннары Казан шәһәренең Суконный райкомы бюросында, соңрак партия өлкә комитетында каралып, 1934 елның октябрендә, әләкче гаризасы нигезендә, мине партия сафыннан төшереп калдырдылар
Партия исеменә бернинди дә тап төшермәгәнлегемне аңлату өчен, кыскача автобиографиямне язам
1900 елда Казан губернасы. Алабуга өязе. Зартугай авылында туганмын Әти-әниемнең төп һөнәре — игенчелек. Икесе дә ярлы крестьяннар Әти 1932 елны, әни 1934 елны үлде. Әтинең бертуган энесе Шәяхмәт Айдаров — 1912 елдан профессиональ революционер 1916 елдан комммунистлар партиясе члены, революциянең беренче көннәреннән кызылгвардияче Хәзергесе көндә ул Татарстан АССРның Пәнҗәр райкомында беренче секретарь булып эшли Абыем Мөхәммәтша Айдаров — эшче, революция чорында Ижевск заводында корал койды. Кама буенда Кузгалган фетнәләрне бастыруда катнашты. Хәзер пенсиядә, авылда яши. Мин үзем. Айдаров Солтан Садыйк улы, 1918 елга тикле авылда, әтиемнең хуҗалыгында эшләдем Башта мин мәдрәсәдә, аннары алпавыт Таминдар Тураев салдырган школада. 1913 елдан Алабуга шәһәрендә училищеда укыдым 1919 елны р теләгем белән Азин дивизиясенә барып кушылдым, кулыма корал тотып. Кол- чакка .каршы сугыштым
Гражданнар сугышы беткәч, мине Казанга, Шәрык Академиясе рабфагына укырга җибәрделәр Бер ел укыганнан соң рабфакны ташлап чыгарга туры килде 1921 елның ачлыгы, гаиләдәге фәкыйрьлек укуны өзеп торып, төрле кара эшләрдә эшләргә мәҗбүр итте
1922 елдан 1925 елга тикле Казанда Җир төзүчеләр техникумында укыдым ВКП (б)ның Татарстан өлкә комитеты мине авылга җир төзүче итеп җибәрде Күмәк хуҗалык төзелеп беткәнче шул эштә эшләдем 1931 елдан партия өлкә комитеты мине Казанга Җир төзүчеләр техникумына күчерде Башта уку-укыту бүлеге мөдире, соңыннан. 1934 елның июленә кадәр, ягъни партячейкада партиядән чыгарылганчы, директор булып эшләдем
Җир төзү эшендә сыйнфый сәясәтне дөрес үткәргән өчен, ялгыз хуҗалык җирләрен колхозларга берләштергәндәге үрнәк эшләрем өчен Наркомзем мине берничә мәртәбә бүләкләде Кулаклар шул эшләрем өчен күкрәгемә сәнәк белән чәнечте. .
1919 елдан — комсомолда. 1925 елдан партия сафында Наркомземда һәм Җир төзүчеләр техникумында 1932—1934 елларны партячейка бюросы члены булып сайландым Парт чистканы 1929 елның июль аенда уздым
Партия сафларында торган чорымда миңа нинди дә булса гаеп ташлау дөрес түгел Фактлар һәм бергә эшләгән өч иптәш биргән характеристика минем намуслы большевик булуымны, партиянең генераль линиясе өчен актив көрәш алып барганымны әйтеп торалар Минем әле хәзер дә партия тормышыннан аерылганым юк Авыр рухи газап һәм кайбер кешеләр тарафыннан мыскыл- лау-җәберләүләр кичерүемә карамастан, ниһаять, дүрт ел буена авыру булуыма карамастан, илебезнең иҗтимагый тормышыннан үземне читкә куймадым Идея- 22
сәяси әзерлегемне югары тотарга тырышам, политэкономияне, марксизм-ленинизм тәгълиматын һәм башка фәннәрне югары билгегә тапшырдым Хәзерге көндә читтән торып, финанс-экономия институтын тәмамлыйм
Кадерле иптәш Сталин! Мийем эшемә үзегезнең катнашуыгызны һәм миңа партия сафларына кайтырга булышуыгызны үтенәм. Партия эшенә гомеремнең азагына тикле турылыклы булырга, намуслы коммунист булып калырга ант итәм. ф
Ъ
Большевистик сәлам белән — 5 Солтан Айдаров. * 10 июль. 1938 ел.
Казан 3
Минем адрес Казан. Чернышевский урамы. 2/ йорт. 15 кв. Парт биле- * тымны Суконный райкомы алып калды =
о
Шәяхмәт Айдаров Солтанның хатын, күзлек киеп, бик озаклап, * төпченеп укыды. «Мин» дигән сүзне берничә урында сызды, тыйнаграк « булганы яхшы. диде. «Наркомзем» сүзенең илгәме, республикагамы кара- е ran булуын ачыграк итеп язарга кушты.
— Төзәткәннән соң чиста ак кәгазьгә күчереп чык. караламасын * үзеңә алып калырсың.— диде.
Үз гомерендә бик күп кәгазь язган, күп төрле анкеталар тутырган Солтанның, хатны ак кәгазьгә күчерергә керешкәч, никтер кулы калтырый. хәрефләре тигез төшми башлады һәм ул. ханындагы каушау- калтырануны басар өчен, бер сәгать, палубага чыгып, саф һава сулап керергә мәжбүр булды.
XIII
Чистай пристаненда Солтан белән Шәяхмәт Айдаровлар пароходтан төшеп калдылар Шәяхмәт Айдаровның биредә төшәчәген белсә дә, Солтанның төшәсен белмәгәнгә күрә. Нурия бик аптырады.
— Ни булды тагын? — диде ул Рафаэлен күтәргән көе. Аның күзләре хәвефле елтырый, иреннәре агарып киткән иде. »
— Берни дә булмады, әнисе. Паника куптарма. Шәяхмәт абый миңа бер-ике көнгә Чистайда калып торырга куша. Нигә икәнен кайткач аңлатырмын.— дип, Солтан хатынын тынычландырырга ашыкты.
Нурия эшләрнең житди икәнен иренең күз карашыннан ук аңлады.
— Эшең беткәннән соң озак юанма. яме, әтисе, без сине дүрт күз белән көтеп торырбыз,—диде.
Солтан Чистайны беренче мәртәбә унөч яшенлә, абыйсы белән сал агызып килгәндә күргән иде. Ерактан ук күзгә ташланган зур чиркәү, жимерек урамнар, тузан утырудан яшел төсләрен жуйган соры агачлар — барысы да әүвәлгечә, борынгы купецлар каласының бер төше дә үзгәрмәгән иде. Кама өстен тутырган саллар, баржалар, яр буйларына килеп ябышкан баркаслар, исәнсез-сансыз көймәләр дә шул ук иде. Аның кайсы килеп туктый, кайсы кузгалып китә, кайсы ачы тавыш белән өзеп-өзеп кенә сигнал бирә, кайсылары, сыер кебек, мөгрәп утыра иде Солтанның күңелендә алар әллә кайчангы истәлекләрен кузгаттылар Тик аларны иркенләп карарга бер дә вакыт юк иде Шәймәрдән Ибраһимов белән күрешү, язмышын уңай якка хәл итү теләге бер генә минутка да исеннән чыкмый иде.
Партия активы барган бинага партбилетны карап, тикшереп кенә кертәләр булып чыкты. Шунлыктан Солтанның Ибраһимов белән күрешү. күзенә карап, чын дөреслекне әйтеп бирү хыялы тормышка ашмады. Хатны Шәяхмәт абыйсы үзе белән алып кереп китте
Солтанга «Крестьян йорты»ннан урын бирделәр. Элекке авыллардагы каравыл өеннән әллә ни ерак китмәгән, тузанлы, урыны-урыны белән стеналарындагы штукатурлары кубып төшкән шыксыз, ярым караңгы бер бина иде ул. Солтан шунда көннең көн буе абыйсын көтеп утырды.
Шәяхмәт караңгы төшкәч кенә кайтты Кыяфәте тонык, мыегы сәлперәнгән, җилкәләре салынып тора, аягындагы күн итекләре тузанга баткан иде.
— Йә, ничек? Ничек? — диде Солтан, сабырсызланып,
— Хатыңны тапшырдым.— диде Шәяхмәт, бик артык җәелмичә.
— Алдымы? Нәрсә диде? Аңлатыбрак әйт инде
— Аңлатып әйтү шул: эше бик тыгыз. Партактивка җыелган ике йөздән артык кешегә илнең хәлен сөйләде. Эчке һәм тышкы политикабызны аңлатты. Оратор. Ут Чәчеп сөйли. Чибәр Гади Өстендә — минеке төсле гимнастерка. Татарларга хас кара түгел, аксыл чәчле, аксыл чырайлы. Мишәр бит ул, Сембердән. Күзләре зәңгәр, сөзеп карый, сынап. Республиканы белә — элеккесен дә, хәзергесен дә. Башкортларны да белә, Үзәк Комитетта ике республика өчен җаваплы икән. Петроградта очрат-каныбызны әйткәч, Айдаровмы?—ди
— Кара син аны, хәтере яхшы икән, татарча әйттеме?
— Татарча. Мишәр акценты беләнрәк сөйли.
— Йә. йә. шуннан?
— Нәрсә шуннан? Сораша. Халыкның кәефе ничегрәк? Күмәк хуҗалыкка мөнәсәбәт? Юкны-барны сөйләнеп йөрүчеләр күренмиме? Игеннәрнең торышы? Әйттем, сөйләдем Тыңлый да белә...
— Ә минем йомыш?
— Аны да кузгаттым Игътибар белән тыңлады Хат язуың әйбәт булды, үтенечне кәгазьгә язмадыгызмы дип сорады. Хатны суздым. Хәбәр почта белән җиткерелер диде.
Солтанга моны ишетү бик тә кирәк иде. Димәк, хат тиешле кешесе кулында. Димәк, аның гозерен ишетәчәкләр.
— Бик рәхмәт, абый, бик рәхмәт,— диде Солтан, дулкынланып — Инде мин нишлим?
— Иртәнге җидедә пароход киләсе. Уфадан. Шуңа билетыңны компостировать итәргә кирәк. Чистай пароходчылыгы белән сөйләштем. Булышырбыз диделәр. Менә, кирәкле кешеләрнең исемнәре.— Кулына кәгазь тоттырды. Өздереп карады,— Бер көн тормый юлга чыгасың. Юкса синең өчен Нурия ханым Казанда ут йотып ятыр. Безнең биредә ни өчен төшеп калганны аңлады. Акыллы хатын ул. сизгер. Бер күрешкәндә әйтеп калыйм: без — Айдарныкылар корырак халык, талкан бик коры безнең. Кара аны, дорфаланып. Нурия ханымның җанын ашама. Сине бу хәлгә ул төшермәде Ул синең өчен җанын бирергә әзер. Хат яз. Әмма, зар-моңнарыңны тчтырма. Кстати. Мәскәүгә хат җибәргәнне дә беркемгә дә әйтмә. Бу дөньяда синең дусларың гына түгел, сине мескен итеп күрергә теләүчеләр д.> бардыр. Реалист булырга кирәк безгә. Менә шул. энем. Инде хәзер сабыр гына җавап көтик. Сабырлык заманасы килде. Түземлелек заманасы.
..Җавапны бер ай. ике ай, ярты ел көттеләр — килмәде. Инде тәмам өметне өзгәч, кайгылы башны кая куярга белми йөргәндә, Солтанны Казан Кремленә — Наркомземга чакырып алдылар.
Бу — 1939 елның феврале иде инде.
Татарстан Җир эшләре халык комиссариатының партоешмасында, техникум партоешмасында түгел, нәкъ менә комиссариат партоешмасында. Солтан Садыйк улы Айдаровның эшен кабаттан карадылар Фикер алышу көннең көн буе барды Бу Мәскәүдән килгән хат буенча эшлә- нәме-юкмы, ул хакта беркем бер сүз дә әйтмәде. Айдаровны якыннан белгән, аның белән бергә техникумда һәм күмәкләштерү чорында авылда эшләгән иптәшләр чакырылды. Солтан чамасыз дулкынланды, бергә эшләгән иптәшләренең аның файдасына сөйләп торулары җанны киерә, нервыларны кылдай тартып китерә иде. Эшне кабаттан Үзәк Комитет КПК 1 сында карарга кирәклеге хакында карар кабул иттеләр. Тикшерү-
КПК Партия контрольлеге комитеты
ләрен үтенеп Үзәк Комитетка хат җибәрделәр. Тик Солтан шатланырга ашыкмады. . л моны иң якын кешесе, арка таянычы Нуриягә дә әйтергә базмады Ни өчен дисәң, әлеге карар ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Партия контрольлеге комитеты раслаганнан соң гына гамәлгә керәчәк иде.
Тагын бер айдан, ноябрь ахырларында, аны Үзәк Комитетка чакырып ♦ алдылар. Андагы җаваплы иптәшләрдән берсе — Андрей Харитонович - Борисов — хат иясе белән озаклап сөйләште. Кыяфәте якты, тыңлавы игъ- i тибарлы булганга. Солтанның күңеленә тагын ышаныч кайтты, булган £ хәлләрне түкми чәчми сөйләде Борисов. Солтанны озаткан чагында, эш- _ не кабат караячакларын әйтте. Кирәк булса, чакыртырбыз, һич югы. ♦ нәтиҗәсен әйтеп, хат язарбыз диде. «
Солтанның еллар буена зарыгып көткән җавабы бәлки килгән дә х булыр иде. моңа ил күләмендәге бер вакыйга комачаулады.
Ак финнар белән сугыш башланып китте «
Радиодан соңгы хәбәрләрнең берсен дә калдырмый торган Солтан. 2 сугыш хәбәрен ишеткәч, агарынып китте Z
«Ьәхетсезгә-вакытсыз Моннан соң инде Үзәк Комитет кешеләрендә* минем кайгым булмас».— дип эче көеп уйлады
XIV
Казан медицина институтының проректоры Суфиян Бикмөхәммә- дович Сапаровны Сәламәтлек саклау буенча республика Халык комиссариатына чакырып, приказ тәртибендә әйттеләр:
- Ректорыгыз ялда Көтеп торырга вакыт юк Игътибар белән тыңлагыз институтның студентлар тулай торагында эвакогоспиталь ача быз. Бер ай срок сезгә, шул вакыт эчендә бина госпитальгә яраклы итеп җиһазландырылырга. медицина персоналы белән тәэмин ителергә тиеш.
Проректор, каушый төшеп, халык комиссарының аксыл чыраена, кулы белән һаваны ярып төшерүенә карап торгач
— Бу бит ни бит. бер мин генә башкарып чыга ала торган эш түгел, иптәш кем. комиссар - диде.
Ләкин комиссар аңа озаклап сүз куертырга ирек куймады:
— Иптәш Сапаров. неужели сез бернәрсә дә аңламыйсыз: сугыш вакыты бит! Дискуссия ачарга вакыт та. мөмкинлек тә юк. Беренче таләп — торакны бушату Икенче таләп — институттан ун врачны, әйе. кимендә унны, госпиталь карамагына бирү. Аңлашылгандыр дип беләм?
— Аңлашыла...— дип, авыз эченнән ботка пешереп алды Сапаров — Госпиталь начальнигы да бездән түгелдер бит?
Кабинетта, бер читтәрәк, озын буйлы, чандыр-какча битле, хәрби киемдәге бер кеше утыра иде.
— Менә сезгә госпиталь начальнигы Рәхим итеп танышыгыз Андрей Семенович Солдатов. Совет органнарында озак еллар эшләгән тәҗрибәле оештыручы, энтузиаст. Кстати, аның хатыны Атаманова Татьяна Васильевна сездә — гистология кафедрасында,— диде Үтемлерәк булсын өчен: — Профессор Майский кафедрасында эшли, дип тә өстәде
Шуның белән сүз тәмамланды. Икенче сөйләшү проректорның үз кабинетында булырга тиеш иде. Әңгәмәне нинди тәртиптә алып барырга кирәклеге инде Сапаров өчен ачык, ул аның өлгесен күреп, ишетеп кайтты. Институтның кафедра җитәкчеләрен үзенә чакырып, комиссариат әмерен аларга түкми-чәчми җиткерде.
_ Сез җаваплы кешеләр Мәсьәләнең җитдилеген аңлыйсыздыр? Тулай торакны бушатырга Госпиталь өчен врачлар бүлеп бирергә. Срок бик кыска иртәгә иртән исемлек минем кабинетта булырга тиеш Таралырга мөмкин Ә сез Александр Николаевич, калып торыгыз. Аерым сүз бар сезнең белән...
Галимнәрнең башкалары чыгып беткәч. Сапаров ишекне ныгытып япты, профессорга өстәл яныннан урын тәкъдим итте, көн яктысыннан ялтырап торган такыр башын сыпыргалап алгач, утырган жиреннән Майскийга таба сузылып әйтте:
- Киңәш бар. Александр Николаевич. Сезнең кул астында кандидатлык диссертациясе язган теге кем кем әле?
— Уразаеваны әйтәсезме. Суфиян Бикмөхәммәдович?
— Әйе. Исеме?
— Нурия Аббасовна.
— Сезнеңчә ничек, хөрмәтле профессор. Уразаева госпитальдә эшләргә яраклымы, то есть лаеклымы димәкче булам?
— Нинди вазифа йөклисездер бит?
— Әгәр без аңа патологик анатомия кабинетын оештыруны тапшырсак? ♦
Александр Николаевич башын кырын салды, сөякчел бармакларын аралаштырып, иягенә таянды, шул чагында Ьчлы кәжә сакалы бүлтәеп, өскәрәк күтәрелде. Сапаровка ул ни өчендер югарыга карый, аны. проректорны. үчекләп карый кебек тоелып китте
Ягез. хөрмәтле. — дип сүз башламакчы иде. профессор аны ачы кискен тавышы белән бүлдерде:
- Уразаева — ике бала анасы. Дөрес, аның бала караучысы бар. ире дә. авыру сәбәпле, пенсиядә. Тик. беләсезме, без бит аның докторлык диссертациясен киләсе елга якларга куярга дип өметләнеп тора идек. Фән кешесе Уразаеваның...
— Сугыш вакытында үз жаеңны гына карап торып булмый, хөрмәтле профессор. Ил мәнфәгате — беренче планда. Комиссариат миннән шуны таләп итә. Ә мин — сездән. .
— Гафу итегез. Суфиян Бикмөхәммәдович, ни өчен сез беренче кандидатура итеп Уразаеваны сайладыгыз?
— Хикмәт шунда, хөрмәтле профессор, теге чакта, сезнең белән икәүләп Югары аттестация комиссиясе өчен анкетасын барлаган чакта, ул никтер минем күңелгә кереп калды. Сөйләшергә осталыгы, логикасы белән дип әйтимме? Русчасы да бик әйбәт бит Андый кешеләр күктән төшми. Дөрес әйтәмме?
— Анысы шулай Күктән төшми — диде Майский көттереп кенә. Ул арада күңеленнән уйлап өлгерде: — «Алай да нык хәтерле кеше син, Сапаров. Онытмыйсың, ә? Ж,ае чыкканны көтеп кенә торасың» — Ярый.— диде ул. урыныннан торып — Мин Уразаева белән сөйләшермен. Аңлы кеше ул. Сүз тыңлый торган. Патриотик тойгысы да житәрлек. Кем белә, бәлки, госпитальдә врачлык практикасы аңа докторлык дис-сертациясен якларга да ярдәм итәр Тик. беләсезме, минем бер шартым бар: сугыш бетүгә. Уразаева тагын безгә кайта
— Анысы сезнең үз эшегез. Александр Николаевич
Профессор Уразаеваны сәгате-минуты белән чакыртмады. Ул аның белән сөйләшкәнчегә кадәр килеп чыккан хәлнең төрле якларын уйлап карарга тиеш иде Әйтик. Уразаеваны госпитальгә бнрү-бирмәү Майскийга бәйләнмәгән. Барыбер алачаклар Мобилизация Хәрби комиссариат повестка китердеме, рәхим итеп, әзерлән — син хәрби врач Алдан әйтеп кую. повестканы кулыңа тоттырганчы, психологик яктан әзерләү — монысы менә кешечә булачак. Госпитальдә эшләү, кем белә, бәлки, аның биографиясе өчен дә файдалы булыр. Хәзер аны ире өчен табалыйлар. Айдаровның партиядән чыгарылган булуын ике сүзнең берендә Нурия Аб- басовнага әйтеп торалар. Ә болай Уразаеваның мөстәкыйль үз биографиясе булыр Йөзе ак. намусы чиста дигән сүз. Фән дөньясыннан госпитальгә күчү аның психикасына ничек тәэсир итәр - монысын әйтү — ай-һай! Сез мине жаным теләгән эштән аердыгыз, сез минем юлыма аркылы төштегез дип рәнжеп йөрмәсме?
Иртәгесен Майский, Уразаеваны үз янына чакырып, кичнең кич буе
җанына тынгылык бирмәгән хәбәрне әйтте Нурия кып-кызыл булып кызарды, аннары төсе качты, иреннәре тетрәнде «Диссертациям ..» — дип кенә әйтә алды ул
Тормыш бик кинәт, бер дә көтмәгәнчә үзгәреп китте. Кичә генә үл әле фән кешесе иде. бүген хәрби врачка әйләнде.
Мобилизациягә эләккән ҺЗммә кеше врачлар, фельдшер, санитар- * калар. алар белән бергә мединститутның барлык студенты бер атна эчен- й дә тулай торакның астын-өскә әйләндерде. Яшьләр шау-шуы, арзанлы 5 ислемай, чаңгы мае исе, зәңгәр хыяллар белән тулып торган бүлмәләр 5 дару исе аңкытып торган госпитальгә әйләнде. Ак халатлы врачлар, § шәфкать туташлары, хәрби киемле кешеләр белән тулды Алар арасында ♦ озын буйлы, кырыс чырайлы бер кеше хәрби киемнән гел очрап тора. “ Нурия аның Татьяна Атаманованың ире икәнен танып белде, сабыр х гына күрешеп йөри башлады Сабыр булуы шуңа; ул әле аның үзенә * карата нинди мөнәсәбәттә икәнен белми, шуңа күрә аның күзенә бик < чалынмаска тырыша, кем белә, Татьяна Васильевна иренә Нурия хакын- ® да, бәлки, тузга язмаган сүзләр сөйләп бетергәндер. ' х
Бер үк эштә эшләп, берең башлык, икенчең буйсынган кеше булган * чакта очрашмый тору мөмкин түгел. Солдатов патологик анатомия бүлеге начальнигы Уразаеваны. озак та үтмәстән, үзе эзләп килде. Нурия үзе карамагындагы ике врач һәм санитарлар белән бергә кабинетны әзерли иде. Солдатов, хәрби кием өстеннән җилкәсенә ак халат салган көе. бик кызу килеп керде. Исәнләште. Кабинеттагылар, эштән туктап, госпиталь начальнигын сәламләделәр.
— Нурия Аббасовна,— диде Солдатов, Нурия белән кул биреп күреште.— Мин сезнең ышанычлы иптәш, талантлы фән кешесе икәнегезне ишетеп беләм. Менә язмышлар безне очраштырды. Фәндә түгел, ил алдындагы бурычыбызны үтәгәндә. Мин бик өметләнәм. кабинетлар төзегәндә дә, врачлык практикасында да — һәр өлкәдә Сез үрнәк булсагыз иде. Сезгә карап башкалар тигезләшер иде.
— Рәхмәт. Андрей Семенович. Тырышырбыз,— диде Нурия.— Татьяна Васильевнага миннән сәлам әйтегез. Аңа хәзер институтта зуррак нагрузка белән эшләргә туры килер инде. Авыр булыр..
Шушы гап-гади сөйләшү Нуриянең күңелен күтәрде. Икенче көнне ул үзенә йөкләнгән эшкә тагын да җаваплырак бер тойгы белән килде. Булачак госпитальнең хезмәткәрләре дә ашыгып-ашыгып йөргәнне күрде ул. Хирурглар операция кабинетларын, терапевтлар рентген һәм процедура кабинетларын әзерләп бетерергә тырышалар иде
Патологик анатомия бүлеген әзерләү барысыннан да катлаулырак булып чыкты. Бу блокта керү-чыгу юллары аерым каралырга, мәет яру өстәлләреннән башлап операция өчен кирәкле барлык инструмент кул астында булырга тиеш.
Мәшәкатьләнә-чаба торгач, Уразаева үзләренә кирәкле нәрсәләрнең байтагысын бер-ике атна эчендә әзерләп өлгертте. Медицина инструментларын аңа лабораториядән — Майский кафедрасыннан алырга рөхсәт иттеләр. Ләкин аның әле барыбер күңеле тыныч түгел, чөнки инде институтны тәмамлаганына тугыз-ун ел вакыт узып бара, аның больницаларда эшләгәне булмады диярлек. Бу хәтле җаваплы эшне ничек башкарып бара алырмын дип ут йотып йөри иде. Шул хакта ул беркөнне остазы Майский белән дә киңәште.
— Зарар юк. Тормыш үзе өйрәтә ул. Нуруся. Синең шулай борчылып йөрүең үзе үк инде эшләреңнең барып чыгачагын әйтеп тора. — дип күңелен күтәреп /кибәрде картлач. Ул аңа мединститутны ташлап бетермәскә, килеп йөрергә кушт-^i
Ул арада госпитальгә беренче яралыларны кабул итеп алырга дигән әмер килде. Бу хәл 1940 елның январь ахырларында, бик суык көннәрнең берсендә булды.
Госпиталь персоналы, баскан урыннан купмаслык булып, яралы кызылармеецларны көтә башлады
Зур санитар машинасы алып килде аларны. Нурия сугышның нинди мәхшәр икәнен беренче мәртәбә менә шунда бөтен җаны белән аңлагандай булды Гадәти вакытта, тыныч көннәрдә, больницада авыруларны махсус кабул итү урыны була Иркен озын коридорның бер башыннан авыруны алып керәләр, аулак бер кабинетта аның «авыру тарихын» җентекләп язып алалар, өченче бер бүлмәдә кан саркып торган ачык яраларны бәйлиләр, кием алыштыру, ванна кертү янә дә башка урында эшләнә. Ягъни Нуриянең моңарчы авыруларны берәм-берәм генә кабул итеп, аларның һәркайсын аерым-аерым, зур игътибар белән карауларын гына күргәне бар иде.
Бүген — бөтенләй башкача
Госпиталь итеп эшләнгән биш катлы тулай торакка ничә кеше сыя ала — барысын берьюлы китерделәр. Бер үк көнне, бер үк сәгатьтә. Врачлар алдына хәвефле, ынгырашулы дөнья бөтен зурлыгы, ялангачлыгы белән килеп басты.
Яралылар төрле. Берсенең кулы юк. икенчесенең битен марля белән урап бетергәннәр, өченчесе култык таягына көч-хәл белән генә таянып килә. Берсен носилкага салганнар, ул. туктый алмастан. үзәккә үтә торган ачы тавыш белән кычкыра.
Нуриянең моңарчы да тормышта күргәннәре аз булмады, әмма госпиталь итеп корылган мединститут тулай торагында беренче көнне күргән-кичерГәннәре. гомер буе күңеленнән җуелмас бер яра булып, кешелек дөньясының фаҗигасы булып, зиһененә сеңеп калды.
Моны ул соңгысы дип уйлый, ләкин алда әле аны нинди госпитальләр. нинди авырлыклар көткәнен башына да китерә алмый иде
Унынчы башлам
I
Аяз иде ул көнне күк йөзе. Зәңгәр иде Өрфиядәй җиңел ак болытлар күк йөзенең төрле почмакларында эленеп торалар Гүя. туларның шәүләләре төсле. Иделдә ак җилкәнле көймәләр туктап калган. Ослан тауларының итәгендә, яшел болыннарда сыер көтүләре, сарык көтүләре йөри. Ат көтүеннән аерылып калган ялгыз байталлар араннарда кешни иде.
Дөнья тулы матурлык, дөнья тулы иркенлек, дөнья тулы рәхәтлек иде!
Солтаннар гаиләсенең бу. мөгаен, иң истәлекле көне булгандыр. Жир төзү эшендә кабат эшли башл.пан Солтан Айдаров Баулы якларыннан кайтып төшкән; Әхнәф Айдаров институт тәмамлаган. Шәфика Уразаева Казанда җиденчене бетергән аның шатлыгы барменныкыннан да күбрәк, чөнки ул инде тулы булмаган урта белем алган кыз. Хәзер теләсә кайсы техникумга, теләсә кайсы училищега барып керә ала Хыялында — укытучы образы Моның өчен ул Арча педучилнщесын сайлады Арчаның кай тарафта. Казаннан нийә чакрым ераклыкта икәнен дә белми әле ул. Техникумга керү өчен нинди фәннәрдән имтихан бирергә кирәклеген үзләре яшәгән йорттагы башлангыч мәктәп укытучысыннан сораштырды. Ул шат. ул бәхетле. Нурия апасына да. Солтан абыйсына да. институт тәмамлаган Әинәф абыйсына да яратып дәшә, үз итеп дәшә, башка чактагы басынкылыгы әллә кая киткән.
Бу гаиләгә күңел тынычлыгы китергән тагын бер нәрсә бар Биш яшьлек Санияне, өч яшьлек Рафаэльне җәйге балалар бакчасына — дачага алдылар, шунлыктан нәнкеләре Луиза Столбищега бер айлык ялга кайтып килергә мөмкинлек тапты
Солтаннар гаиләсе бүген очар кошлардай ирекле.
Үзләре белән палатка алып чыкканнар иде Солтан белән Әхнәф.
Иделнең ахлаграк тугаен санлап, зур бер әрәмә төбенә палатканы корган арада. Нурия белән Шәфика юлда килешли көймәчеләрдән алган балыкны чистартыр! а керештеләр Аннары Шәфика, яр буйлап йөреп, дулкын кагып чыгарган агачларны җыйды. Ул үзендә аеруча бер җиңеллек, күтәренкелек гоя, аны бүген болытлар да, су өстендә чайкалган көймәләр дә. Ослан таулары түбәсендәге күгелҗем урманнар да әйтеп бетергесез * дулкынландыра Ул тагын берничә көннән Зартугайга кайтып китәр. ? II сагынгандыр инде аны әнисе, и сагынгандыр энеләре! Ул аларны төш- 2 ләрендә күрде инде Аны Зартугай урманнары каршылар. Тегермән g буасы каршылар. Ул Зартугайдагы иптәш кызларына җиденчене тәмам- § даганлыкка бирелгән таныклыкны күрсәтер Юк. ул аны әле күрсәтми то- ♦ рыр Иптәш кызлары тәти күлмәкләрен күрсәтешеп мактана башласалар е гына күрсәтер Юк, аңарчы әле Арчага барасы, педучилишега керү х тәртипләрен белешәсе, кирәкле документларын әзерлисе бар *
Маркиз утравына халык төркем-төркем булып килә. Утрауның төрле * тарафларында палаткалар калкып чыга, учаклар кабына. Көймәләргә 2 төялеп, каядыр елга эченә, вак утрауларга китәләр. Болар да дулкын- Z ландыра Шәфиканы Ләкин аны иң нык дулкынландырганы ул түгел Аны 2 иң нык дулкынландырганы — сузып-сузып. моңаеп-моңаеп кычкырткан пароход гудоклары. -
Моңлы тавышлы гудоклар аның сагынуларын яңарта, әнисен, энеләрен, иптәш кызларын искә төшерә, күрешәсе көннәрен
Ярга дулкыннар кагып, пароход узды Якыннан гына. Алар урнашкан яр буеннан гына. Пароходтагы халыкның барысы да палубага чыккан. Елга өстен балкытып килгән ап-ак пароход, андагы чуар киемле халык күзләрне камаштыра. Кемнәрдер пароходтан яулык болгый, яр буендагы егетләр аларга җавап кайтара яшь-җилкенчәкнең шатлыгы эченә сыймый
ЛЫК Пароход инде күп-тән узып киткән, болытлар белән күк йөзе тукталып калган- тик ул гыйа башының җиңелчә әйләнү рәхәтлегеннән сузып кычкырган тавышка снеканен. 6°Р^“^пСакИтак™ басын. авасы явына
йегерде Шәфика Юка ситсы күлмәге аша ботларына жнл үтен керде, толымнары, аркасына бәрелеп, атынгалап бардылар.
Пароходта тальян гармун уйнап җибәрделәр. «Иделкәем алкын»ны өздерә берәү. Гармунның көмеш телләре сипкән ашкын мон су өсләре буйлап тарала, дулкыннарда тирбәлгән акчарлакларның чыелдавын күмеп китә. Яр буендагылар яткан җирләреннән башларын калкыттылар. малайлар — су чәчрәтеп уйнаган малайлар — ишелеп-ишелеп килгән гармун тавышына колак салып, баскан килеш тын калдылар.
Шәфикага кинәт әллә нәрсә булды — аның күз алдында бөтен нәрсә хәрәкәткә килде. Яр буендагы таллар, ком өстендәге кешеләр, дулкын канатындагы акчарлаклар — барысы бер якка авыштылар Гармун аларны үзе белән ияртеп алып бара
Моның чыннан да шулай икәненә ышанырга теләмичә. Шәфика зәңгәр күккә, бөдрә болытларга карады: болытлар да. күк йөзе дә әйләнә, дөнья бөтенләе белән әйләнә иде.
Габбаслар нәселе — гомумән дә моңлы нәсел, музыканы, җырны ярата торган нәсел Энесе Мәхмүтнең скрипка белән, сыбызгы-быргылар белән, камыш курайлар белән җенләнеп йөрүе юкка дисеңмени. Нурия апасы ял сәгатьләрендә пианино уйный. «Галиябанулы җырлый Ярый, алар моңайсын да ди Шәфиканың үзенең дә мәктәптә җырдан алган билгесе — «биш»ле. Ләкин әле аның шушы көнгә тикле гармун моңнарына җир әйләнгәнен. Идел әйләнгәнен, болытларның әйләнгәнен күргәне юк иде Болар барысы рәхәт һәм болар барысы Шәфика өчен сәер яңа-
— Утынын кайда? — диде ана апасы, килеп житүгә.
Шәфика кып-кызыл булып кызарды, жыйган утынын алып килергә дип, кире йөгерде.
Балык шулпасын таган асып пешерделәр. Чирәм өстенә корсак белән ятып, мәзәк сүзләр әйтешеп ашадылар.
Кояш баш өстендә балкып тора. Көн отыры бөркүләнә бара. Су коенып аласы булыр дигән фикергә килделәр. Инде әзерләнеп тә беткәннәр иде. Маркиз утравындагы халыкның умарта күче кебек гөжли, бутала башлавын күрделәр Ул да түгел, халык йөгерешә, яр буена килеп туктаган су трамваена тула башлады
Төркемнәр ярга ашыга, буталыш көчәя бара иде.
— Ни булган соң анда5 Барыгыз әле. белешегез! — диде Нурия.
Әхнәф шунда йөгерде. Коточкыч хәбәр алып кайтты: сүгыш башланган!
Бу минутта утраудагыларның күңеленнән яшен тизлегендә ун узды: «Кайчан? Кем белән? Ник?»
Бу минутта миләр бик кызу эшләде — һәркемнең булган хәлне тизрәк ачыклыйсы, беләсе, үзе өчен нәтиҗә ясыйсы килде. Менә шуннан башланды ашыгу-каударлану. шуннан башланды су трамваена йөгерүләр. Йөгермәсәң. су трамваена эләгә алмый калырсың да. син кайтканчы калада әллә ниләр булыр төсле иде
«Сугыш» сүзен ишеткән беренче минуттан Нуриянең күңеле хәвеф- шом белән тулды Балалар! Алар бит кичә, автобуска төялеп, бакча- дачага киттеләр Хәзер аларны Казанга кире кайтаралармы, әллә шунда асрыйлармы? Ашыгудан берәр уйламаган эш эшләп ташламаслармы?
Әхнәфнең эчен яндырып бер уй узды: Хәрби комиссариатка бүген чакырырлармы, иртәгәме? Аттестат алып өлгерәме? Хатыны Әкълимә кайтып өлгерәме Бөгелмәдән? Күрешмәсәләр, үкенечле булачак...
Солтан Айдаровнын да күңелендә уй бар Башкаларныкыннан бөтенләй аерым уй. Аны фронтка алырлармы? Авыруына бәйләнмәсләрме? Сорамасалар. ул. әлбәттә, авыру икәнен әйтмәс Чакырырлар микән? Чакырмасалар — үз теләге белән, ирекле булып китәр ул. Рухи газаплардан котылуның бер әмәле кайчан да булса табылырга тиештер бит инде Фронтка эләгә алса, ул үзен күрсәтеп карар иде
Шәфиканың, әле дөньялар үзгәргәнне төшенеп җитмәгән бу үсмер кызыйның да. үз борчуы бар; сугыш булгач, укулар өзелмәсме? Пед- училищены япмаслармы?
Әнә шундый уй-борчулар белән алар палаткаларны җыйдылар, таганнан котелокны алып, учак утын сүндерделәр Ж,иргә җәеп яткан җәймәләрне, ашаган савыт-сабаны ничек кирәк алай юл капчыкларына, кәрзиннәргә тутырып, су трамваена ашыктылар.
Сугыш беренче сәгатьләреннән башлап кешеләр аңына хәвеф һәм җитдилек, ашыгу һәм ныклык салды
II
22 июньдә гитлерчыларның беренче һөҗүмнәрен үз җилкәсенә алган чик буе калаларының хәле ничек булгандыр, аны күз алдына китерүе дә кыен, чөнки Нурия Уразаева, Казандагы хәлләрне күрү белән үк, илнең язмышы кыл өстендә икәнен аңлады.
Урамда патрульләр, иярле атларга атланган милиционерлар йөри. Тигез сафларга тезелгән гаскәриләр, урам ташына дагалы итекләре белән чакылдатып баса-баса, каядыр узып китәләр. Ходаның бирмеш көне, иртә-көндезләрен йорт буйларына, урам чатларына чыккан аркаларына капчык аскан ир-атның, аларны озата чыккан хатын-кызның, бала-чаганың сулыгып-сулыгып елаган тавышлары саубуллашу сүзләре белән аралаша; тальян кемнеңдер күз яше буЛып сулкылдый, рус баяны аерылы-
Днньн кырыслана бара Кешеләр ничектер узгәрел. җыйнакланып киттеләр тыныч заманнардагы тесле жаелен сөйләшмиләр. хәл-әхвәл белешәләр дә китеп баралар Тонык чырайлы, авыр эштән бирчәйгән зур куллы ир уртасы кешеләр, башка чакта хатыннарына иркә сүзне әйтергә әллә ни ашкынып тормаган йомыкый кешеләр гомер буе әйтмә- гәннәрен бер мәртәбә әйтеп калырга ашыгалар. Йә кайтырбыз, йә кайт мабыз дип. хәләлләрен кеше-кара алдында ук кысып кочаклыйлар, оялмыйча күз яше белән елыйлар иде.
Нурия Уразаевага берьюлы ике повестка килеп төште. Берсе врач буларак, ул хәрби госпитальгә мобилизаңияләнә. Казаннан беркая да китмәскә тиеш Икенчесе Аккош күленә балаларын алырга килергә тиеш. Ни хәтле тизрәк килсә, шул хәтле яхшырак.
Әхнәф Аидаровка да хәрби комиссариатка килергә повестка тоттырдылар Нурия әллә ничек каушап китте. Гомердә булмаганча Нишләргә? Әхнәфне юлга әзерләргәме, балаларны алмага Аккош күленә китәр гәме. әллә берни дә эшләмичә, кулны кушырып, тик кенә утырыргамы? Зиһене чуалган, мие дүнгән иде
Балаларны алмага Солтанны җибәрергә булды. Ләкин тегесе карыш
— Ярый, әтисе, илтермен,— диде.
Хатынның артык сабырлыгы Солтанга «әртнсләнү» булып тоелды
— Син мрны чынлап әйтәсеңме, әллә мине юатыр өчен генә юри риза булдыңмы3 — диде ул. йөнтәс кашларын җимереп
Ниһаять. Нуриянең сабырлыгы сынды
— Җитте, Солтан! Сентиментальщина белән бер-беребезнең җанын корытмыйк. Син — ашка саласы тоз түгел, мин - кияүгә димләнгән кыз түгел Туйлар узган, туннар тузган! Син миннән үтенәсең, гаризамны военкоматка илтеп бир дисең, мин риза булам Тагын ни кирәк сиңа3! Эшләгән эшеңне уйлап эшлисеңдер, бала-чага түгел, авыру ир. граждан нар сугышын узган солдат!
Солтанның җанында көйрәгән ялкын бетмәгән иде әле. Нуриянең күз алдында ул энесе Әхнәф белән саубуллашты, хатыны ишетсен өчен нык тавыш белән: _
— Көт мине, фронт юлларында очрашырбыз, диде
Нурия сизеп тора: Солтанның нияте изге. Ләкин шул изге һәм чын ниятенә ышанмыйлар дигән уй аның күңелен рәнҗеш белән тутыра оулса кирәк.
шу сагышын урамның буеннан буена туга; бу ионнар, бу тавышлар кннш.н нов кубан, ишәя; вокзалларда товарняклар. махсус эшелоннар ул тавышларны, гармун моңнарын на буй.тан алын китәләр бутачак сугышчыларны тент; .......................................... ..төтеннәрендә эретеп юкка чыгаралар
ты да калды
— Ни өчен? — диде Нурия, еларга җитешеп.
Ни өчен икәнен Солтан әйтмәде, тешен генә кысты. Чөнки ул балаларны алмага барса, хәрби комиссариатка барып өлгерә алмам дип курка иде. Әгәр дә шуны Нуриягә әйтсәң — сырт йоннары кабарачак «Син — эгоист, үзеңне генә уйлыйсың, син мине дә. балаларны да уйламыйсың, син гомер буе шулай булдың’» Бар. шуннан соң тынычландырып кара син аны. юатып кара!
Нурия Солтан уйлаганны ярды да салды
— Менә шундый чакта сынала инде ул ирләр
Солтан бурлаттай кызарды.
— Яхшы.— диде гасабиланып.— Бик яхшы! Мин барам Мин балаларны алып кайтам. Ә син син. менә хәзер үк. шушы минутта ук минем гаризамны военкоматка илтеп бир
Нурия, ире биргән кәгазьне укыгач, агарынып китте Солтан үзен хәзер үк,бер көн дә кичектермичә, фронтка җибәрүләрен үтенгән. Сына тырга ярамый иде Нурия тамак төбенә килеп бнялгән төенне йотып, мөмкин хәтле тыныч тавыш белән
Юл кожанын кулына тотып, аягына күн итек, өстенә землемер булып эшләгән чактагы кыр киемнәрен киеп, ул Аккош күленә балаларны алмага китеп барды.
— Документларыңны алырга онытма, сугыш заманы,— дип артыннан кычкырып калырга гына өлгерде Нурия, башкасына өлгермәде Ире киткәч, күңелен үкенү хисе биләп алды, тик Әхнәфне юлга әзерләп бетерәсен уйлагач кына бераз тынычланды. Әхнәфне Татвоенкоматка озата барган чакта ул Солтан хакында ныклап сөйләшә ала бит әле. Солтан үзе барса, тәкәбберлегенә көч килеп, яки Нуриясенә үч итеп, аннан да бигрәк аны ничәмә еллар зур эшеннән. жаны теләгән эшеннән читләшеп яшәргә мәжбүр иткәннәренең каруын кайтарыр өчен, фронтка китәргә ашкыначак Туберкулез белән авырганын әйтмәс Аны-моны тикшереп торыр чак түгел, кемнең кемдә эше бар дигәндәй. жүнле-башлы карамыйча, жибәреп куюлары да ихтимал. Ә бу «тәкәббер Тәхәви, горур Гарифулла» бер-ике айдан кәкре каен астына барып керергә дә күп сорамас Фронтка бернинди ярдәме тимәгән көе! Йөр аннары военкомат юлларын таптап' Минем иремне хәрәкәттәге армиягә алырга тиеш түгел идегез дип исбат итеп йөр!
Солтан абыйсы ишектән чыгып кына киткән иде, Әхнәф ишекле- түрле чаба башлады:
— Карале, апа, мин нүжәли Әкълимәне күрми китәрмен инде? Нигә кайтмый инде ул? Белә бит китәсемне. Нишләргә инде миңа, ә?
Туктале, Әхнәф, сабыр булыйк әле. Хатының бит уйнап йөрергә китмәде Институт жибәрде бит аны — врачлар практикасына. Кем белә, бәлкем, ул да вокзалларда әрле-бирле сугыладыр Жанын кая куярга белмидер Поездлар бит сугышка китүчеләр белән тулы.
- Анысын беләм мин, апа. Эч пошканнан әйтү Нүжәли күрешмәбез? Ә ул өч-дүрт көннән генә кайтып житсә? Карале, апа. әллә мин өч- дүрт көнгә берәр жиргә китеп торыйммы?
— Акылың бармы синең, энем, әллә син шыр тилеме? Дезертир исемен аласын киләмени? И жүләркәем минем! Үзең әле житмәсә югары белемле специалист Инженер Берни белмәгән дөм сукыр, надан кеше төсле кыланасың.
— Әйе шул. апа,—дип. Әхнәф шундук килеште - Жан әчеткәннән әйтү Ярар, ни хәл итәсең инде, язмышың шундый булгач Әкълимә кайтып житмәсә дә, китәргә туры килә инде.
Кичкә таба Нурия, аны әзерләп бетереп, хәрби комиссариатка хәтле озата барды Татвоенкомат янына бер квартал кала күрделәр, урамны атлар, арбалар, тарантаслар бүлеп алган Халык, халык, халык' Сабан туена җыелганнармы диярсең. Тик сабан туйларында төсләрнең жете- легеннән күзләр камаша торган иде Бирел.» барысы да карадан, яки сорыдан Кара-кучкыл диңгез төсле, чайкалып-гүләп тора. Якынрак килгәч. аерым төркемнәрне дә аерып була башлады. Кытыраүлы. шлея- чуклы атлар жигелгән иркен зур арбалар өстендә — бер-берсеңен жил- кәләреннән алып, кочакланышып утырган егетләр Жырлыйлар. тарты- нып-нитеп тормастан. кызлары белән үбешәләр, саубуллашалар, үксеп елыйлар .
Военкомат капкасыннан яшьләр төркеме килеп чыкты. Өстенә гимнастерка, башына пилотка кигән гаярь бер егет, команда биреп, аларны сафка тезде, команда биреп, урам буенча алып китте.
Әхнәф биредәге хәлләрне күргәнче, үзен ничек кирәк алай тыеп торган иде, Нурия апасы белән саубуллашу минутлары килеп житкәч, күзләре кызара башлады, тулышты, эре яшь бөртекләре бите буйлап агып төшеп киттеләр.
— Апа. Әкълимәгә әйтерсең инде,—диде ул. жебегән борынын кул аркасы белән сөртә-сөртә — Сине бик тә күрәсе килде диярсең. Карале, апа. мин диплом кенәгәмне сезнең буфет тартмасына салып куйган идем, үзең белгән жиргә яшерерсең әле шуны. яме. Әкълимә бүгенме, иртәгәме кайтып житсә. әйт — килсен, кем белә, бәлки, безне атна буе жибәрми 32
асрарлар. Военкоматта булмасащ казармада булырбыз. Сорашып белсен. Иренмәсен. Ьигрәкләр дә үкенечле була бит, апа. Әкълимәне күрми китсәм...
— Кайгырма; энем, син моңарчы бәхетсез түгел идең әле. Кайтыр да. килеп тә җитәр, насыйп булса Инде, күрешә алмыйсыз икән, ни хәл итмәк кирәк, син гаепле түгел бит. язмыштан узмыш юк. *
Апа. карале, минем армиягә алынганны Зартугайга да хәбәр « итәрсең, яме — әти белән әнигә... £
— Ярар, энем. ярар, итәрбез. Безнең хат бит аларга синекеннән 5 алдарак барып җитәр §
Икесе дә. елашып, бик авырдан аерылдылар Нурия хәрби комиссар ♦ янына күзләре кызарган, борыны җебегән хәлдә барып керде. Әле фин “ сугышы заманында ук кабул иткән кеше — озын буйлы, ачык чырайлы х Казаринов бу юлы, көне-төне мобилизация белән шөгыльләнгәнгәдер, х бик тә йончылган, калку кабаклы күзләренең төбенә капчыклар асылын- < ган хәлдә, игътибарсызрак каршылады аны. 2
— Уразаевамы? — диде ул. күтәрелеп карауга.— Сезгә. Уразаева, °- Казан госпитальләренең берсендә эшләргә туры килер.— Алдында өстәл * өстендә яткан бер исемлекне тартып китереп. «Уразаева Н. А.» дигән фамилия турысында кызыл карандаш белән тамга салды.— Наркомздрав- ка барыгыз, анда кайсы госпитальгә икәнен төгәлрәк әйтерләр.
Нурия үзен ике баласы белән фронтка җибәрмәячәкләрен белә иде. әлбәттә Шуны комиссарның үз авызыннан ишетү күңеленә тынычлык иңдерде. Ләкин әле Солтан мәсьәләсе хәл ителмәгән. Аңа ничек карарлар фит?
— Иптәш комиссар... сез мине гафу итегез. Ирем Айдаров гариза биреп җибәргән иде.
Казаринов гаризаны алды. Күз йөртеп чыкты.
— Ярар, калсын. Кирәк булса, накыртырбыз.— диде.
Нурия шул сүздән сош иренең авыру икәнен, строевойга ярамавын да әйтергә кымырҗыган иде. әллә нишләп батырчылыгы җитмәде. Бер урында таптанып алгач, сау булыгыз дип. чыгып китте.
Солтан балаларны алып кайткан иде. Башта Сания, аннары Рафаэль йөгереп килеп, әниләрен кочаклап алдылар. Аяк атларга да ирек бирмиләр. Әллә, ходаем, алар да хәвефле көннәр килгәнне сизенәләр микән?
Әтиләре караңгы чырайлы иде.
— Йә. нәрсә диделәр военкоматта?
— Гаризаңны алып калдылар Кирәк булса, чакыртырбыз, диделәр.
— Башка сүз әйтмәделәрме?
— Әйтмәделәр.
Солтанны ул гына канәгатьләндермәде. Кайнаткан чәйне дә эчеп тормастан. хәрби комиссариатка үзе китте. Аннан ул сөмсерләре коелып кайтты Чөнки ана «ак билет» биреп җибәргәннәр иде. Күңеленнән ул: Нурия, мөгаен, минем авыруымны, ничә мәртәбә дәва алуымны тәфсилләп сөйләгәндер, дигән гөнаһлы уй да уйлап өлгерде
Көн күңелсез узды. Башка вакытларда балалар белән рәсемле китаплар карый торган Солтан бүген аларга якын да килмәде. Үзенә сырышкан Рафаэльне дә кулы белән читкәрәк этеп җибәрде.
Тегесе, идәнгә утырып, гарьләнеп елый башлады.
— Йә. әтисе, балаларның ни гаебе бар инде? Минем ни гаебем бар? Сугышка бит таза-сау кешеләр кирәк. Синең кебек шыңгырдавыклар белән нишләсеннәр анда?
Монысы инде чамадан тыш иде. Солтан бөтенләй дәшмәс булды. Кич буе карасына кабынып утырды һәм алар, ир белән хатын, бер- берсенә татлы йокы теләмичә, төнге уникеләргә кадәр селкенеп, бер-бер- сен рәнҗетеп йөрделәр.
Ill
Тап-таза ирләр сугышка китеп, эш урыннары бушаганлыктан, Солтан Айдаровка Наркомземнан вазифаның зуррагын йөкләделәр, һәм ул. Жир төзүчеләр техникумында эшләгән чакларындагы төсле, баш аягы белән эшкә чумды.
Иртәләрен ул радио тыңлый Фронтта эшләрнең отыры катлаулана барганын ишетеп, офтана, авыр итеп бер көрсенә; Нуриясе аңа көндезен ашарга дип әзерләп куйган бер телем ипине, колбаса яки сыр кисәген бик пөхтәләп газета кәгазенә төрә дә эшенә китеп бара Нурия белән алар кичен генә очрашалар.
Шәфиканың Арча педучилишесына керү хыяллары җилгә очты. Луизаны өйдә бер көтү бала белән өелеп калган әнисе чакыртып алды. Шуңа күрә Нурия сеңлесе Шәфиканың быел Казанда укуын. Сания белән Рафаэльне бакчага илтеп, алып кайтуын үтенде. Сабыр табигатьле, буйсынучан Шәфика кая барсын - апасының сүзен тыңламый булдыра алмады Жизнәсе Солтаннан ул уңайсызлана, ул аңа әрәмтамак дип карыйдыр сыман тоела, шунлыктан бик әллә нп ачылып сөйләшә алмый иде. Арчага китәргә юләве дә әнә шуңардан иде.
Июль белән август бик киеренке узды. Мәктәптә әле укулар юк. Шәфика Зартугайга да кайтып китә алмый, әлегә укуга да йөрми, аның гомере хәзер ипи кибетләренә, азык-төлек чиратларына чыгып. Сания белән Рафаэльнең көйсезлекләренә түзеп уза.
Нурияне Казанның колхоз базары артындагы әле төзелеп кенә ята торган госпитальгә беркеттеләр. Дөресрәге — аны күптәнге танышлары, доктор Ипполит Дмитриевич Тарибердиев чакырды. Өенә килеп. Карт врач Тарибердиев Казанда туберкулез белән авыручыларны дәвалаучы иң зур оста иде. Сугыш бик кинәт һәм бик дәһшәтле башланып киткәнгә күрә, тылдагы госпитальнең башлыгы итеп хирург булмаган кешене дә куярга исәпләгәннәр, күрәсең Тарибердһевнең тәкъдимен Уразаева шундук кабул итте. Беренчедән, аны барыбер госпитальгә алалар, үзең белгән кеше кул астында эшләве җайлырак булыр, икенчедән, тыныч елларны Солтанга ничә мәртәбә ярдәм иткән кешенең 'үтенечен ничек кире кагасың.
Госпитальдә эшләргә тиешле барлык персонал — профессор үзе, бүлек начальниклары, врачлар, шәфкать туташлары, санитарлар, хуҗалык хезмәткәрләре һәм җыештыручылар — һәммәсе бергәләп, агна-ун көн эчендә мәктәп бинасын госпиталь рәвешенә керттеләр. Шул чагында Нурия Мәскәүдән һәм Кырымнан килгән врачлар белән танышты. Казан стоматология институтын 1940 елны гына тәмамлаган врач Садыя Сафина — тәбәнәк буйлы, камыт аяклы, чегән арбасыннан төшеп калган төсле кара-чутыр хатын — теш дәвалау кабинетын җиһазларга тиеш иде. Садыя ничектер аз сүзлелеге белән дә. авыр язмышы белән дә (аның ире 1940 елны армиягә алынган, кечкенә кызы ул югында туган, инде менә ире Фазыл сугышта йөри, кызын күргәне юк икән әле) Нуриянең күңеленә ятты. Финнар белән сугыш чорында госпиталь оештыру буенча азмы- күпме тәҗр1л-ә туплаган Уразаева аңа кулынна» килгән барлык ярдәмне дә итте: приборлар табышты, мебельләрме кайдарак урнаштырырга кирәклеген аңлатты.
Нурия госпитальдә сере сыярдай бер иптәш табылганга шатланды. Аның үзенә бу юлы госпитальнең лабораториясен җиһазлау бурычы йөкләнгән иде.
Госпиталь инде әзерләнеп бетә язды дигән көннәрдә Ипполит Дмитриевич Тарибердиев персоналны киңәшмәгә җыеп алды. Сүзне ул кыска тотты, ягымлы итеп дәшүе белән һәммәсен дә үзенә карата алды:
— Хөрмәтлеләрем.—диде карт профессор.— сезне, мәгълүмдер ки. яралы сугышчыларны багарга, госпитальдә эшләргә дип укытмаганнар иде. Сез мондый авыр шартларны күз алдына да китермәгәнсездер.
Ышандырды карт профессор, йомшак мөгамәләсе, жылы сүзе белән ышандырды Ә барыр җир күп Халык теленә кереп урнашкан Шамский. Вишневский. Малкин, (..тарая клиника больницаларында. Арча кырында. Социалистик шәһәрчектә. Васильевода уннан артык урында инде эвакогоспитальләр ачылган, анда җиһазларны, матрац-одеалларны барлыйлар. җитмәгән аппаратураны, прибррларны җыялар: санитар машиналары белән бергә, яна ачылган лазаретларга агач материалы, мебель, медицина инструментлары ташыйлар Госпиталь эче яралылар белән тулып тора, төче кан исе дару исе белән аралашкан. Анда җырчылар килә, агитаторлар килә, баян тавышлары колакка чалынып кала госпиталь тормышв! үз җаена ятып бара шикелле.
Нурия госпитальләргә тәҗрибә алырга йөргән чакта тагын бернәрсәгә игътибар итте: кешеләр Казанның ышанычлы тыл каласы булуын, фронтка самолетлар, җылы киемнәр, азык һәм медикаментлар җибәрүен сөйлиләр. Йөрәкләренә якын итеп сөйлиләр Казанны Сугыш барган яклардан Казанга хатын-кыз. бала чага, галимнәр һәм язучылар күченеп
Казан кайнап тора, хәвефле һәм ныклы, динамикалы һәм тәртипле тормыш белән яши Казан ил йөрәгенең бер тамыры, аорта тамыры булып тибә.
Тарибердиев госпиталенә яралыларны 27 августта китерә башладылар Ж.әрәхәтләнгән сугышчылар белән беренче тапкыр гына очрашуы булмаса да. врач Уразаева авырулар кабул итүне бу юлы да авыр кичерде. Ул авыруларны машиналардан тәртибе-тәртибе белән төшерү, госпиталь эченә алып керү, урнаштыру өчен җаваплы иде Институтта укыган чакта аларны, булачак медикларны, салкын канлы булырга, хискә бирелмәскә дип. ничаклы өйрәтеп килделәр. Юк. йөрәк таш түгел, йөрәк кысыла, чымырдап, ярсып талпына, күз төпләре кымырҗып, тыеп асраган яшьтән сызлый башлый. Кара инде, кара инде бер генә — аксый- туксый атлаган култык таяклы кызылармеец егет нинди яшь; күп булса, аңа егерме биштер, нинди азапланып бара, күтәрмәгә аягын бәрмәсә генә ярар иде Нурия аның яныннан саклап килә, ак халатлы шәфкать туташының кулына тапшырганчы, аксак егетне озата бара. Вакыт-вакыт ул носилканы да күтәрешә, чайкалдыра күрмәгез, тигез генә тотып барыгыз дип. киңәшен дә әйтеп җибәрә. Сугыш алдыннан Кара диңгездәме. Балтик буе кояшындамы бакыр төсле булып янган тап-таза егет, коеп куйган сындай, шундый да матур атлап бара, сокланмаган санитар юк үзенә, ләкин аның сул кулы төптән киселгән Аның сөйгәне бардыр, алар әле берәр ай элек кенә айлы кичтә, су буенда серләшеп утырганнардыр. ул җан сөйгәнен кысып-кысып кочаклагандыр
Нуриянең күңеленнән Солтаны белән тәүге мәртәбә очрашкан чаклары, Кама иделе, ак пароходлар, саллар, рабфак һәм ИНСТИТУТ еллары. Кабан күле буендагы зур бер өянке төбендә беренче мәртәбә егет куенына сыенулары яшен яктысыдай чагылып уза Йөрәктән кан чтамар дәрәҗәдә авыр була Нуриягә. \зе өчен дә, кулсыз егет өчен дә.
Өйләренә ул хәлдән таеп, рухи газапланып, аякларын көч-хәл белән генә сөйрәп кайтып керә
Солтан аңардан сорый:
— Нәрсә, әллә яралылар кабул иттегезме.
Ләкин түзәргә туры киләчәк Әйе, хөрмәтлеләрем. гүзәргә! Ил язмышы <ЙХМп"«6"К Я'"'" Mc"J СуГ“Ш кына 6етс™. тагын Ж.ЫЛЫ кайтырбыз Ә хәзергә минем сезгә бер уе.ечгм бәр үзебезнең госпитальне ачканчыга хәтле, яралыларны кабул итә башлаганга IHK.IT кул кушырып утыру ярамас Гамәлдәге госпитальләргә барыйк Тәҗрибә туплыйк Күрик, белик, тырышыйк, кугәрченкәи.тәрем Бечә авыр, фронттагыларга мен кат авыррак Безнең туганнарыбыз анда гомерләрен кызганмый сугышалар
- Иттек. - ди Нурия Ишек буендагы аяклы көзгедән үзенең ага- рып-күгәреп калган. җир төсенә кергән кыяфәтен күреп уза
Кеше күңеленең дәвасы — вакыт Беренче көннәрне бик куркыныч, бик дәһшәтле булып тоелган сугыш гарасатларына да күнегеп киләләр. Совет информбюросы әйткән хәбәрләрне — безнең гаскәрләр калдырып чыккан калаларны да сүзсез генә, тешне кысып кабул итәләр. Нурия Уразаева әкренләп госпитальдәге эшенә күнегә бара, яралыларны нык күңел белән, командирлар кебек, төгәл, ыгы-зыгысыз, паникасыз кабул иттерә, кул астындагы ике врач һәм сестралар белән лаборатор анализларны өлгертеп бара Тәҗрибәле врач Нина Герасимова барлык инструментларны чиста-пөхтә итеп тота, кайчан карама, лаборатория ялт итеп тора, пробиркалар, кайчылар, шприцлар үз урынына куелган булыр
Яралылар килә тора, терелеп китә тора. Госпиталь персоналы, фронттагы кебек, егылып китәрдәй булып хәлдән тайганчы эшли Тыныч вакытта өч кеше башкарганны бер врач башкарып килә. Ярый әле госпиталь начальнигы Ипполит Дмитриевич кул астында эшләүчеләрнең хәлен аңлый торган булып чыкты, очраганда сораша, хәлләрне белешә, иртәнге оперативкаларда җылы сүзен кызганмый, әнә шул персоналны ыңгырашмый-нитми. тешне кысып, эшләп йөрергә мәҗбүр итә. Сугыш вакыты дип. һәрнәрсәне приказ-әмер тәртибендә генә куеп торса, ихтимал. нервылар да түзә алмас иде
Өйдәге хәлләр дә үзгәрде. Айдаровлар гаиләсен Гажур йортыннан чыгарып, күршедәге ике катлы йортка фатирдаш итеп керттеләр Солтан. Нурия. Шәфика. Сания. Рафаэль — барлыгы биш җан бер бүлмәгә урнашты Анда нибары ике карават куеп була. Шәфикага урынны идәнгә җәяргә туры килә. Аны апасы, район мәгариф бүлеге белән сөйләшеп, сигезенче класска рус мәктәбенә күчерде.
Гажур йортын госпиталь итеп корырга дигән карар чыкты Шәһәр советы башкарма .комитетыннан килгән вәкил - чәчен кыска итеп кис- гергән, аңа зур түгәрәк тарак кадап куйган, яшькелт гимнастерка, шун- 1ыи ук төстәге итәк, күн итек киеп алган кырык яшьләрендәге хатын мәсьәләне бик кискен итеп куйды, ике төрле сөйләшергә урын калдырмады:
Бөтенесе фронт өчен! Бөтенесе Гитлерны дөмектерер өчен' (мыш бетүгә квартираларны элекке хуҗаларына кайтарып бирү хакында расписка тоттырдылар — ике көннән Гажур йорты эвакогоспиталь начальнигы карамагына күчте
Торак хәлләре килеп чыкканда. Солтан Айдаров Бөгелмәдә командировкада. ул анда шәһәр халкын азыклы итү. кашлак җирләрне, тау итәкләрен бәрәңге бакчасына әйләндерү мәшәкате белән йөри иде. Ул кайтып кергәндә, инде Нурия сеңлесе һәм ике баласы белән Черноусовларның бер бүлмәсендә бөкшәеп утыра иде. Әйберләрне госпитальдән терелеп чыккан сугышчылар, олаучы карт белән бергәләп, күчереп куйганнар икән.
Гажур йортына озакламый Мариуполь шәһәреннән күчкән госпиталь урнашты.
Казан каласына көнбатыш районнардан эвакуация белән килүче хатын-кыз, карт-коры, бала-чага көннән-көн ишәйде.
Язучыларның Тукай клубы Мәскәү язучылары белән, университет, башкала галимнәре белән тулды. Чистайга. Чаллыга. Урал якларына берәм-берәм китеп барганчы. Казан аларны туендырырга, сыендырырга, күңелләрен табарга тиеш иде. Казан сугышка кадәрге елларга караганда бермә-бер артык ризык әзерләргә, өстәмә ашханәләр ачарга, типографияләрдә икмәк карточкалары басарга, магазиннарны, ишәйгән халык өчен, кирәгеннән артык эшләтергә тиеш булып чыкты ’
Җил-давыллары, зәмһәрир суыклары белән кыш якынлашты
Каланы туендырырга гына түгел, каланы җылытырга да кирәк Утын бар — атаулар юк. Ягулыкны әзерләргә сугышка кадәрге гүәрдин
ирлзр юк Суык атналар буена, айлар буена сузылса, үзәктән ягып җылыту КОЧГ1 .iph.bi.ipbi Я1 улыксыз калсалар, көт тә тор бөтен җылыту системасы шартлап юкка чыгачак Совет информбюросы сугыш гарасатының Гитлер Германиясе безгә көчләп таккан сугышның илгә нинди ватх- жнмеру 1 'Р нинди үлем һәлакәтләр китергәнен көн саен хәбәр итеп тора Нурия госпигалыә барган чагында күрә: бүрекләренең колакчынын тө- * шергән. пальто якаларын күтәреп куйган чал мыеклы, чал сакаллы? өлкән кешеләр, үсмерләр, телогрейка өстеннән каеш буган, зур киез итек- * ле хатын-кызлар эшкә барганда, эштән кайтканда, урам чатларына 5 җыелалар. йорт стеналарына, яки багана башларына беркетелгән кара 5 бүрәнкә төсле репродукторлар сөйләгәнгә колак салалар Көрсенешеп. ♦ сүзсез генә таралалар. =
Нурия Уразаевага октябрь аенда ук ике кубометр утын биргәннәр х иде. ул инде бетеп килә. Күп дигәндә ике атнага сузарга мөмкин, i Аннары кар базы кебек салкын бүлмәдә балаларың, авыру ирең белән " шакыраеп утыру куркынычы туачак. |
Госпиталь начальнигы врач Уразаевага алты кубометр утын алырга а. гортоп аркылы талон табып бирде Тик моны сиңа берәү дә китереп Z бирмәячәк. Иделдә туңып калган утынны үзең барып, үзең алып кайтырга кирәк Госпитальдә андый ерак җиргә барырдай транспорт та юк. санитар машиналарына утын төяп йөреп булмый, йөк машинасын үзең ничек булдыра алсаң, шулай җайларга тиешсең
Якшәмбе көнне, төнге дежурдан соң, өскә киярдәй нинди җылы кием бар. шуларның барысын катлы катлы киеп. Нурия Уразаева Идел буена китте Солтанны анда алып барып булмый, суык тидерсә, аның үпкә авыруы тагын котырып китүе мөмкин, ә Шәфика балалар белән мәшгуль
Нурия Бишбалтага — Петрушкино тукталышына хәтле шәһәр трамваена утырып барды, юлнын калган өлешен, битен өшетмәс өчен, шәл белән төреп, җәяүләп узды
Сугыш елының авырлыгы, балаларны ничек саклап калу хакында сагышлы-моңсу уйларына бирелеп атлый торгач, ул пристаньга җитте. Идел өстендә бәкеләрдән багор белән утын чыгаручы, Бишбалта төрмәсеннән китерелгән тоткыннар янына килде. Аларны кораллы конвой саклый иде.
Утын алырга килүчеләр төрле бәкеләр янындагы утын өемнәренә чират торалар Чираты бер хәл. шакыраеп катмасаң. бер килеп тә җитәр, ә менә аны нәрсә белән алып кайтырга?
Суыктан калтыранган хәлсез картлар өзлексез таптаналар. Гитлерны эт еккырысы дин сүгәләр, авызларыннан томандай куе ак пар бөркелә, сакал-мыекларына укмашкан карны куптарып ала алмыйча интегәләр Картларның өзек-өзек сүзләреннән Нурия аңлап алды: Осланга һәм Печи- шега йөк төяп килгән атлар Казан ягына буш кайткалыйлар икән, әнә шуларны эләктерергә кирәк. Бу хәбәр Нуриянең күңеленә җылы иңдерә суык йөгергән аяклары бөтенләй сызлый башламасын өчен, ул баскан урынында тыпырдый, үзе белгән барлык төр «бию»ләрен башкарып чыга Ләкин суык рәхимсез, ул биткә, борынга үрмәли, аркага үтә башлый Дүрт сәгать буе чиратта торып, дүрт кубометр утынны бүлдереп алгач, теше тешкә тимәс дәрәҗәдә калтырана башлагач, анар да ике олау туры килде. Олаулар артыннан теркелдәп кайта-кайта. арка җилкә җылынды, битне гел суыктан каплап, дымланган шәл аркылы гына сулап кайтыр! а туры килде Төнге сәгать уннар тирәсендә генә кайтып җитә алды
Олаучы картлар утынны ишегалдына бушатып китеп бардылар Ләкин аны ишегалдында калдырырга ярамый, иртәгә чаклы аны урлап китүләре ихтимал иде Нхрия өйгә кереп шул хәбәрне әйтте, әмма үзе шакыраеп каткан итекләре белән шуып китеп, лап итеп идәнгә утырды Аны Солтан белән Шәфика көч-хәл белән торгыздылар, өстен чишен- дерен, юрган астына caaPfMap. шкафтан эзләп табыл, аркасын. күкрәк турыларын спирт белән удылар
Солтан битләре ут кебек янган хатынын кызганып, беркавым карап торгач, өстенә киенә башлады Шәфикага да киенергә кушты Алар икесе, күршеләре Мәсгудәне алып, ишегалдына чыктылар Өчәрләшеп, черәшә- черәшә, утынны Черноусовларнын. j/тын сараена кертеп өйделәр Кертү бик авыр булды, чөнки бәкедән чыгарылган ике метр озынлыгындагы пүләннәр бозланып катканнар, тоткан чакта, кулдан шуып китәләр, икең ике башыннан тотмаганда, күтәреп барып та булмый иде.
Иртәгесен иртүк Нурия тагын Иделгә китте. Кәефе юк. арка-җилкәсе чәнчештереп тора, башы да авырта, ләкин утынның калган ике кубометрын җилгә очырып булмый иде Ләкин анысын алып кайту кичәгесеннән дә кыенрак булды Бәке янында чиратта торып туңуы гына жит- мәгән, олаучы очрамый да очрамый Ниһаять, туңуның соңгы чигенә житеп. ник кадалмый шунда утыны да' — дияр хәлгә җиткәч, инде кайтып китәргә исәп тотып торганда, бик тә арыган бер алаша белән баручы толыплы карт очрады Нурияне кызганды бугай, булышырга булды.
- Әйдә инде. айса. кодача, аллага тапшырып төяп карыйк. Түлке белмим, ат чыдатыр микән? — диде.
Кайтырга чыктылар Болытлы күк йөзе баш өстенә үк төшеп жит- кән Жәяүле буран себертә Урыны-урыны белән юлларга да салган. Идел өстеннән тигез жирдән - ничек кирәк алай чыкканнар иде. аннан сон Петрушкинога хәтле ике урында казылма очрады. Кичәге көр атлар бу казылманы сизмәгәннәр дә иде. алаша мескен казылмадан чыга гына алмый бит. Көчәнеп тә карый малкай, уңга-сулга да тайпыла - камыт агачлары шыгырдый, юк. булмый
— Иех! Авызын песи ялагыры, шулай булыр әле дип уйлаганыем аны
Атны куалап-куалап та берни барып чыкмагач, олаучы карт, сакал- мыегына ябышып каткан бозны ялангач кулы белән жебетеп кубара кубара. Нуриягә әйтте:
Без моның, кодача, һич югы. яртысын менә шушы казылма янында калдырып торыйк, яртысын теге якка чыгарып куйыйк,— диде Тагын бер казылмадан утынны икегә бүлеп алып чыгарга туры килде. Шулай азаплана торгач, шәһәр башына да кайтып җиттеләр. Кышкы көн кыска Ул арада күз бәйләнде, караңгы төште Нурия күңеленнән туктаусыз теләк тели, ходаем, абзый киреләнә күрмәсен, утынымны ташлап кайтып китсә, нишләрмен, көне буе азапланганнарым юкка чыга бит. дип ут йотты
Алда тагын бер казылма, шактый ук текә б<-|. ур дә очрады Утын нын яртысын тагын бушаттылар — анысын Нурия «аклап калды. Калган яртысын карт, үрнең аргы ягына бушатып, кире килде.
Үргә менеп җитсәләр утыннан җилләр искән!
Кычкырып еламады гына Нурия. Карт сабыррак булып чыкты: китеп баручы олау-мазар юкмы дип. ул тирә-ягына карангалап алды. Олау юк Әмма бераз арырак товарняк тора, өсләренә ак каеры тун кигән ике кызылармеец соңгы пүләннәрне, ике башыннан тотып, вагонга алып менеп баралар иде.
Әнә! - дин. бик сәер чыелдык тавыш белән кычкырып җибәрде карт. Нурия, аны калдырып, вагоннар ягына чапты.
Товарняк шактый калку урында тора иде. йөгерә-йөгерә мышкылдап чыкты Нурия, ходаем, килеп җиткәнче, поезд кузгалып кына кит- мәсә ярар иде дип. ку целеннән теләкләр теләде. Беренче уе — поезд башлыгын табу булды.
Озак эзләргә туры килмәде. Кызылармеецлар төсле үк каеры ак тун кигән, бүрек кашына кызыл йолдыз кадаган кырык яшьләрендәге бер кеше, саргылт мыегын чәйнәштереп, анык алдында күзләрен мут елтыратып басып тора иде инде.
Йөгерүдән тыны кысылган, әле һаман еш-еш сулу алган Нурия, ах- вах килеп, гозерен әйтте:
-Иптәш командир! М„н врач. х.|рб„ 10спитальдә яра.1ы.1ар„ы да калыйм Ә менә сезнең сугышчылар мннем кене буе азапланып Идел- дон алып кайткан утынымны вагоннарга төягәннәр -диде
Командир, ике бармагын авызына кабып, ачы итеп сызгырып Лп бәрде Шундук аның янына ике сугышчы нчгереп килеп җиттеләр Командир аларны чнткэрәк алып китеп, бармак япый-яный. нидер әйтте. Ул да ту гел. вагоннардан башлар калыкты, ике метрлы итеп тураган пү- ләннәр вагоннан коела башладылар. Каеры тунлы кызылармеецлар аны. (маучы карт янына ташып, чанасына төяп бирделәр. Көлеш ә-көлеш ә’ бер-берсенә төртмә сүзләр әйтешеп, һәм атка төрле яктан булышып чананы ур өст.енә ук менгереп җиткерделәр.
Нурия, күңеле җылынып: «Ә шулай да ходай бар дөньяда Ходай ул кешенең намусы Намус бетмәсә. дөньяда яшәп була»,— дип уй- лады.
IV
Аларның хәзер кыш буена җитәрлек утыннары бар Бала-чагалары белән җылы өйдә кыш чыга алалар. Әмма ике көн рәттән сигезәр-унар сәгать суыкта торып, Иделдән утын алып кайту кыйбатка төште Нуриягә. Ул авырый башлады. Иче аягы да тездән түбән шешә; тубыклары, госпитальдән кайтып урын өстенә егылгач, үзәкләргә үтеп сызлый иде. Ул арада муендагы бизләре дә күзгә күренеп кабара, зурая башлады Иртәнге сигездә госпитальгә рапорт вакытына барып җитәргә кирәк. Нурия бик авырдан гына кузгала, инде угын кытлыгыннан котылдык, икмәк кытлыгыннан ничек котылырга дип уйлый. Ипине үзләренең йорт астындагы кибеттән Шәфика ала Аның эшкә барасы юк. мәктәпкә бераз гына соңга калырга да була Сугыш елы авырлыгын үз җилкәсендә татыган укытучы моңа әллә ни күтәрелеп бәрелми
Шулай бер көнне, Солтан командировкада чакта. Нурия госпитальдән кайтып керсә. Шәфиканың бер д-> чырае юк Күз кабаклары да шешмәкләнебрәк киткән, әллә елаган чн.к Нурия, аның чыраена карап, ни дә булса булган, дип у|лап та бетермәде. Шәфика, башын аска иеп:
— Апа, мин кибеттә кесәмнән ипи карточкаларымның икесен алдырттым. Берсе — синеке,— диде.
— Алдырттың?! —диде Нурия, берни аңламыйча Зиһене кинәт бик кызу эшли башлады, битләренә шаулап кан йөгерде. Ул нишләгәнен белештермичә. Шәфиканың яңагына чабып җибәрде
Шәфика дәшмәде. Ул чытырдатып иренен кыскан, күзеннән мөлдерәп яшь тама иде. Бераздан, аңына килгәч, Нурия аны кочаклап, үкси- үкси елады. Аның тавышына, аның әрнүенә кушылып, балалар да еларга тотындылар.
Бик күп еллар узяр Нуриянең үз кызы белән үз малае Шәфика эшләгәннән дә кыенгак эшләр эшләрләр, ул аларга сукмас, сугарга дип күтәрелгән кулын к:и‘е алыр. Аның күз • лдында иреннәрен кыскан, тавыш-тынын чыгармаган юка-чант1 *р гәүдәле сенлесе басып торыр.
Ашау-эчү яклары үтә кысан булу өстенә рухи кимсетелүләр Нурия не бик ардыра, җанын талап тора иде. Вакытлыча өйдәш булып кергән квартиранын хужасы Черноусов. Солтан кебек хәрби хезмәткә ярамаган- гадыр, күчмә госпитальләрнең берсендә интендантлык хезмәтен башкара. хатыны, теш врачы булса да. никтер санитария врачы булып эшли. Ул беркатлырак хатын. Казан әйләнәсендәге тегермәннәрдәй аз- лап-азлап он алып кайтуларын Нуриядән яшермичә сөили; әбиләре Капитолина Ивановна — бик тә хикмәтле карчык — үзенең чыгышын Оболенский дигән дворяннарга китереп тоташтыра, ә үзе. өс-башын салмыйча, коридордагы сандык өстенә ятып йоклый. Югыйсә аңа дип әзерләр куелган диван да бар, карчык никтер ул диванга әйләне.1 тә карамый.
Эшкә киткәндә дә, эштән кайтканда да Нурияне беренче булып Капитолина Ивановна каршылый. Чырае караңгы булмас. Аз гына елмая төшеп, һаман бер үк сүзне кабатлар:
— Доктор, сез кайчан үз өегезгә күчәсез инде?
Нурия нервыларын бер төенгә төйнәп тота.
— Тиз генә күчеп булмас шул әле, әбекәем,— ди ул үтә йомшак, ягымлы тавыш белән.— Сугыш әнә һаман бетми бит. Ә безнең үз йортыбызда яралы сугышчылар дәвалана. Бер эш тә эшләп булмый, әбекәем, кысан булса да, бергә яшәп торырга туры килә,— ди Нурия. Боларын ул кәефе бер генә дә китмәгән сыман, «әбекәе»нең хәленә кергән сыман әйтә. Акылы ычкына башлаган карчыкка тагын ничек аңлатасың.
— Шулай-мы-нии? — ди Капитолина Ивановна, башын чайкый- чайкый китеп бара
Икенче көнне Нуриянең госпитальдән эт урынына арып кайтып керүе була, әбиебез тагын бер үк сүзне кабатлый:
— Сез үз .йортыгызга кайчан күчәсез әле, доктор?
Нурия дә үзсүзле. Бер дә кәефе китмәгән сыман, вәземләп, озаклап. ни өчен үз йортларына күчмәүләрен аңлата башлый. Бу бит алар иркеннән түгел. Алар йортында яралы солдатлар дәвалана. Әнә бит әбекәйләрнең күршесендәге егерме биш метрлы гына квартирга да Мәскәүдән эвакуация белән кайткан ике сеңелне керткәннәр. Авиация заводында эшлиләр. Югыйсә инде ул егерме биш метрлы квартирада болай да нәни кызы белән солдатка яши иде бит...
— Шулай-мы-нии? — дип гаҗәпләнә Капитолина Ивановна
Нурия аның хакында, әллә әбиебезнең картлык авыруы гел көчәя бара микән дип т.ә уйлый башлаган иде, әмма бер хәл аны ул уеннан кире кайтарды. Черноусовның хатыны. Зинаида пианинода бик матур уйный икән. Нурия дә бит заманында композитор Солтан Габәшидән музыка дәресләре алып йөргән иде. Зинаида белән Нуриянең музыка җирлегендә серләре килешеп китте ләбаса! Нуриянең кызы Сания, музыкага кушылып, үзләренең бакчасында откан җырларын җырлый: Шәфика, иягенә таянып, моңсу күзләрен стенадагы диңгез пейзажына төбәп, тын гына тыңлап утыра. Алар яйына кайчагында Солтан да мандолина белән килеп кушылгач, авыр моңсу кичләр, кара штора белән капланган ярым караңгы бүлмәләр яктырып киткәндәй була Әллә шуның тәэсире булды — Капитолина Ивановна бүлмәдәше Нурияне, кайчан үз өегезгә күчәсез дип тинтерәтүдән туктады. Ул хәзер сандык өстендә дә йокламый, үзенә билгеләнгән диванда йоклый, хәтта, Нурияләрнең вакыты булмаган чакларда, бакчадан балаларын да алып кайтып куйгалый башлады. Черноусов үзе дә шушы хәлләрдән соң квартирантлары белән исәпләшә, хәлләрен сораша торган булып китте.
Дөньяның нинди генә фаҗигалары, нинди генә авырлыклары булмасын, караңгыдан яктыга чыгар өчен өй стенасына тәрәзә тишкән төсле, күңел юатырдай матурлыклары, гыйбрәтле хәлләре дә булгалый.
Сания белән Рафаэль йөргән бакчада Яңа ел бәйрәме үткәрергә җыеналар иде. Саниякәйгә Кар кызы. Рафаэльгә Төлке булып киенергә кушканнар. Нурия, үзенең ак төстәге иске ефәк кофтасын кечерәйтеп, Саниякәйгә күлмәк текте. Өйдә вакыты җитмәгәч, күлмәкне тегеп бетерергә госпитальгә алып килде. Кизү торган чакта буш вакытлар булмый калмый иде.
Төн. Утлар сүндерелгән. Дежурный өстәле янында, коридорда берәр генә ут яна. Авырулар, ара-тирә саташкалап, ыңгырашып йоклыйлар. Нурия ачып куелган ишектән коридорга, бүлмәләргә күз салгалап. Кар кызының күлмәгенә ялтыравыклы төймәләр тезеп утыра.
Төн урталары узгач, инде дөнья тынды, бераз гына үзем дә черем итеп аласы булыр дип уйлап кына бетергән иде. йокысызлыктан зарланып, Себер егете — озын буйлы чибәр лейтенант Новиков дежур бүлмәсенә килеп керде. Ул озакламый тагын фронтка китәргә тиеш.
Нурия анар урын тәкъдим итте
Новиков, рәхмәт әйтеп, Нурия каршысына килеп утырды
Кизу врачның кулындагы бәләкәй ак күлмәк, эстәвенә доктор кеше- иен шул ак күлмәккә үз кулы белән ялтыравык төймәләр тезеп утыруы анын өчен кителмәгән гажәбрәк бер хәл булды бугай
Карагыз әле, б\ ни хикмәт? — диде Новиков, аксыл-сары каш- * ларын күтәреп Аның күксел акыллы-моңсу күзләре ачылып, тетрәнеп - китте. Дөньяда әле Яна ел бәйрәмнәре дә бармыни? Безнең нәниләре- * без әле Чыршы бәйрәмнәрен дә күрә алалармыни? Ә мин. алты ай буена 5 ут эченнән чыкмаган кеше, дөньяда инде чыршы да юк. бәйрәмнәр дә § юк. тик дары исе белән пожар ялкыннары гына, үлем белән күз яшь- * ләре генә торып калды дип уйлый башлаган идем. Ятимнәр белән толлар гына дип! Рәхмәт, доктор, сез минем күземне ачтыгыз. Болай булгач, сугышам әле мин, сугышам! Тешләрем белән умырам әле мин фашистны, бугазын чәйним әле мин аның!
Лейтенантның күзләре зур булып ачылган, яңак төерләре бүртеп чыккан — жаны ярсу белән тулган иде. Нурия, сестраны чакырып, Новиковка дару китертте Лейтенант. Нуриянең кулыннан дару төймәсен алган * чакта, рәхмәтле күзләре белән бер балкып карады да, даруны су белән эчеп жибәрде. Кат-кат рәхмәт әйтеп, тынычланып, уз бүлмәсенә юнәлде.
Уразаева аның дежурлыгында булган хәлне госпиталь начальнигына хәбәр итте. Ипполит Дмитриевич, башындагы зур ак калфагын рәтли- рәтли, дулкынланып тыңлады аны. Тыңлап бетергәч, әйтте:
— Бу гыйбрәтле хәл, Нурия Аббасовна. Әйе. гыйбрәтле. Комендантка әйтергә кирәк, бүген үк якындагы урманнан бәләкәй чыршы кайтартсын. Без аны бик матурлап бизәрбез. Юкса, карале, сугышчыларны без дару белән генә түгел, тыныч көннәрнең матурлыгын күрсәтеп тә дәваларга кирәк икәнен онытып барабыз түгелме?
Садыя белән Нурияне сугыш вакытларының адырлыгы бер-берсенә бик якынайтты, дуслаштырды. Әле яңа гына кюү торган булса да, Нурия икенче көнне тагын Садыясы өчен эһ тә итмичә кизүгә бара, чөнки Садыяның хәле Нуриянекеннән кыенрак: аның ире Фазыл сугышка киткәннән бирле хәбәрсез, әнисе — житмеш яшьлек карчык — урын өстендә, Фазыл армиягә киткәннән соң туган кызы Гөлфирә балалар бакчасында туенып тора; бу гаиләнең бәрәңгесе дә, ярмасы да, азык-төлеккә алма-, шырдай кием-салымы да юк Бу гаиләнең тоткасы булган камыт аяклы, каратут йөзле, соң дәрәжәдә ихлас күңелле, бетмәс-төкәнмәс оптимист жанлы Садыя бар Ихтимал. Нурияне магнит кебек үзенә тарткан сыйфаты Садыяның — бөек оптимистлыгыдыр Еламас-сыктамас. беркемгә дә зарланмас, моңсу гына көлеп куяр да, бәләкәй чегән аты кебек, арбасына төялгән йөген тарта бирер. Паекка бирелә торган сабындыр, шырпыдыр, тоздыр ише вак-төякне ул Биектау станчасыннан ерак түгел генә бер авылга ире ягыннан булган кардәшләренә илтеп, алардан ун гөрәнкә бәрәңге, бераз он алып кайтып, тормышның очын-очка ялгап алып бара. Ул гадәттә Нуриядән шимбә көнгә туры килгән кизүләрен алып калуын үтенә, чөнки ялга каршы кардәшләренә барып кайту аңа жиңелрәк
Шулай ике врач, сугыш елы бәхетсезлекләре туганлаштырган ике хатын, берсе ауганда берсе яннан терәтеп, тырышып-тырмашып яшәп яталар иде, 1942 елның февралендә Нурия урын өстенә егылды Кайвакыт аның температурасы 39 градуска, хәтта 40 ка хәтле күтәрелә, тамагы кибә, эче яна башлый, әмма өйдә су бирүче юк Солтан эшендә, Шәфика укуда, балалар - бакчаларында Нурия үзе хәлсез, урыныннан торып өстәлгә чаклы да бара алмый Саттан белән Шәфика кайтып жит- кәнче ул. әллә ниткән пожарлар белән саташып, өстенә янгынчылар шлангысыннан ут бөркегәнгә түзә алмыйча, төш күреп ята
Садыя аның госпитальгә килмәвенә эче пошып, өенә сугылган иде — исе китте Нуриясе урын өстендә. Башына кулын куйды — ут кебек кайнар «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртып, больницага илтеп салырга туры килде.
Садыя аркылы хәлләрне белгән Солтан көн саен диярлек больницага килеп йөри Нуриянең хәле рәтләнми, авызының тәме юк. тамагына ризык бармый — повидло яккан ипи телемнәрен ул балаларына булыр дип. кәгазьгә төреп чыгара. Аның әллә ни гомер температурасын тигезли алмый азапландылар. Югыйсә врачлары да бар, таныш профессорлары да килеп, җентекләп тикшереп киттеләр, юк. рәтләнми хәле. Дару юк. тәрбия җитешми
Тәмам хәлсезләнеп, йөри алмый башлагач, авыруга мышьяк уколы бирергә булдылар Ак халатлы, ак косынкалы фельдшер карчык Аверьяновна җылы йомшак кулы белән Нуриянең кулын тотып, ипләп кенә әйтте:
— Бәбкәм, юньле-рәтле инәләребез юк. Барлык запасны госпитальләргә биреп бетердек. Кем уйлаган Казан каласында утыздан артык госпиталь булыр дип? Әгәр курыкмасагыз, мин сезгә уколны юан инә белән кадый алам. - диде.
— Үлеп китүгә караганда, терелү әйбәтрәк. — дигән булды Нурия. Кадагыз. Аверьяновна. мин риза Түлке бик авырттырмагыз, яме.
Әллә бик ихдас күңелдән эшләгәнгә, әллә карчыкның теләктәшлегенә нык ышанганга, шул уколлар ярдәм итте. Бер айдан температура нормальләште Әмма укол у <е авыр ы була иде соң' Никадәр чыдам бу i масын. үзе эшләгән госпитальдә яралы сугышчыларны сабырлыкка күнме генә өйрәтмәсен, укол кадаган чагында Нурия чытырдап караватка ябыша, йә йөзтүбән капланып, мендәрне тешли иде.
— Минем кулым йомшак, минем кулым — изге Мәрьям ана кулы, терелерсең, ходай кушса, терелерсең, бәбкәм, миңа рәхмәтләр укып яшәрсең әле,— дип сөйләнә Аверьяновна йомшак-көйле тавышы белән. Авыруны аны врач кына түгел, авыру үзе дә терелтә. Моның өчен, бәбкәм. синең ише батыр холыклы, якты күңелле кеше булу кирәк...
«Авыруны врачд<ына түгел, авыру үзе дә терелтешә». Мәгънәле сүз. Госпитальдә файдаланырга кирәк булыр моны, күңелгә салып куйыйк әле.
Шәфика беркөнне аның янына балаларны алып килде. Саниясе бигрәк кызганучан бала: әнисенә карап торды-торды да күзеннән яшь ага башлады. Рафаэль әле сабый, сакау теле белән өйдәге хәбәрләрне тезә: «Рафик бәллә асаган. Сания — бүки. Эттә әйтә, аякны селкетмә. СәфиКа елый. Влач апа мәми билде. (Монысы Садыя була инде). Ваня скәмиләдән үпәтилә итте. »
Сандугачлар сайравын, күгәрченнәр гөрләгәнен тыңлагандай була Нурия. Ярый әле. сау-сәламәт чагында шушы бәләкәчләрне табып калды. Ярый әле. кайберәүләрнең юк-бар киңәшләренә колак салмады Нурия шулар өчен яши, шулар хакына өзлекмәскә тырыша. Кулыннан килсә, сабыйларын ул үз яныннан бер генә минутка да җибәрмәс иде.
Көн артыннан көн уза. балалары белән очрашу аны яшәтә, үзен ирексезләп булса да тамагына кабарга, караваттан караватка ябышып йөрергә өйрәтә.
VI
Ял алды көнне кичеп больницага Садыя килде. Үзе генә түгел, янында бер ир кеше дә бар Ир кешене Нурия күрү белән таныды врач Рәхимов. Студент чагында факультетны шаулатырлык дәрәҗәдә яхшы укуы белән истә калган Хәер, Рәхимовтан башка да институтта яхшы укучылар аз түгел иде. Кайчан карама. Рәхимовны кызлар чолгап алган, юк. ул «сердцеед» түгел, рәхимле кеше, теләсә кемгә ярдәм итәргә әзер иде. Кыска буйлы, чүкеч кебек нык гәүдәле, ачлыкны, эссене,
Нуриякәем. мин сиңа кунак та алып килдем бит әле! диде Садыя. үзенең беркатлылыгы белән .^нья шаулатып сөйли башламакчы иде. Аверьяновна. бармагын авызына куеп, аны тыела төшәргә чакырды Садыя. бетте баш. калды муен, дигән кыяфәт ясап. Аверьяновна ягына күз атып алды да. шыпыртрак тавышка күчте Исеңдәме, Нуриякәем.
Көтеп бетерергә сабырлыгы җитмәгән Нурия аны бүлдерде:
— Син мина врач Рәхимовны алып килгәнсең, сугыш башлангач. Кырымнан әниеңне, үзеңне. Гнлфирәкәеңне Казанга алып кайтты, дип сөйләгән идең, шулмы?
Хәрби кием өстеннән ак халат киеп алган Рәхимов;
— Па ходай' Нигә син. Садыя, безнең институтның күз өстендәге кашы Нурия Уразаева янына алып киләм дип әйтмәдең?! Бу бит Нөркәй! Барыбызны тиң ятим калдырып, студент-землемерга кияүгә чыккан Нөркәй бит бу! — дип палатаны гөрелдәвек тавышы белән тутырып, Нурия койкасына якын ук килде, кул биреп күреште Аннары, рөхсәт-мазар да
— Анысы тагын нәрсә дигән сүз? Нуриянең көрән таплар кунган ябык-саргылт йөзенә алсулык йөгерде.
— Миңа. Нурия ханым. «Ижминвод» санаторие базасында җәйге госпиталь оештыру бурычын йөкләделәр Госпиталь яралы сугышчыларны түгел, чатганышта калып хәлсезләнгән Сугышчыларны аякка бастыру өчен төзелә. Син. сабакташ, шунда җибәрүләрен үтенеп, үз кулың белән Наркомздравка гариза яз. мин аны үз кулым белән Кремльгә илтеп бирермен
Нурия тирләп чыкты, каушаудан еш-еш сулыш ала башлады
— Мин авырыйм бит әле'. Мисбах. Гатауллович. диде ул. ниһаять
— Дөнья булгач. Нурия ханым, адәм баласы авырыр да терелер дә Кыяфәтең синең ямьле, элеккесеннән дә нәфисрәк булып киткәнсең дип әйтимме
Рәхимовның шул бер сүзе Нуриягә җитә калды. Ул. бик тиз тереләчәгенә сабакташын ышандыру өчен караватка сөяп куйган таякка таянып, ттмбочка янына барып килде. Аннан бер бит кәгазь, каләм сабы алып, кулының әле җегәре юклыгын сиздермәскә тырышып, гариза сырларга кереште.
Садыя, күңеле нечкәреп, аның язганнарын карап утырды. Уеның барып чыкканына сөенде. Рәхимовка күңеленнән рәхмәт укыды
Әнә шул көннән Нуриянең эшләре уңайга китте Больница тәрәзәсеннән килеп төшкән март кояшының нурлары аны җылыта, тәрәзә артында, урамда, чыр-чу килгән чыпчыклар да аңа хәзер дөньядагы иң матур кошлар булып тоела; беренче көннәрне тамагына үтмәгән повидло белән бер телем' арыш ипиен ул бөкләп кенә куя; аңа җан өреп киткәй Рәхимовка. ахирәте Садыяга, аны онытмаган сеңлесе Шәфикага озын итеп хат язу. яз кояшы белән бергә күңелендә уянган җылы хисләрен кәгазь битенә түгеп ташлыйсы килү аны җилкендереп тора 1ерелүедер.
утырган чагында Майский килде Каян- бер банка карлыган вареньесы алып
суыкны бердәй тигез кичерә ала торган Мисбах Рахимов, сугыш алды «лларында Кырымга ..м ен. «Тау кояшы, санаториен га баш врач булып ЯН.П, дигәннәр иде. тнмәк. , , Каганга найткан
Каран карыйк Пурин янына шшдн жнлләр алын кил и- „к.ш3 Житмәсә эле аның ахирәте Садыя белән
сорап тормастан, иң якын кешесенә килгәндәй, койка янындагы бердәнбер ак табуреткага чүмәшеп тә өлгерде
Садыя, халат итәген тарткалап, койка читенә урнашып алды.
— Безнең килүнең сәбәбе бер генә. Уразаева. сиңа «Ижминвод» санаториена кодаларга дип килдек без,— дип. сүзне турыдан-туры баш лады Рәхимов
иншалла!
Күңел тойгыларына бирелеп дыр юнәтеп канәфер чәчәкләре.
килгән. Үзе элекке тыныч е.тлардагыга караганда ябыграк, сакалы агарып бетә язган, сөякчел чандыр кулы гаҗәп хәл' — бу юлы җылы иде.
Нурия янында ул ярты сәгатьләр чамасы юанды. Больница персоналы барысы диярлек аның шәкертләре булганга, ихтирам йөзеннән, аңа һәм Нуриягә чәй ясап керттеләр. Нурия белән кара-каршы утырып чән эчкән арада. Александр Николаевич Казанда булган кызыклы бер вакыйганы сөйләп алды.
Безнең Казан. Нуруся. фән дөньясындагы йолдызлар белән тулды Туксан академик! Кайчан да булса мондый хәлне күргәне бар идеме Казанның?' Исеме илгә танылган академик Арбенн бездә. Остазы Павловның маймылын алып килгән. Шимпанзе, бозау чаклы маймыл, читлек эчендә үкереп утыра Тамагына капмый, су эчми. Янына килсәң, чит лекне ике куллап шундый дуылдата башлый, җир тетриме диярсең! Ни өчен шулай кылана? Сөйгәненең үлемен кичерә алмый. Күрәсең, кешеләр гаепле дип уйлый
Нурия баштарак остазының бу вакыйганы ни өчен сөйләгәнен аңлап та бетермәгән иде. бераздан төшенде: дөньяда гомер юлдашыңны югалтудан да фажигалырак нәрсә булырмы?
Җир йөзендә сугыш бара, үлем котырына Күпме хатын-кыз ирен, күпме ана баласын югалта Ул югалтулар менә хәзер, кайдадыр туплар гөрселдәгәндә, барлык омтылыш бер максатка — Ватан азатлыгын саклап калуга юнәлтелгән чакта бөтен тулылыгы белән, барлык ачылыгы белән сизелми дә әле. бетәр сугыш, тынар туплар, менә шунда сугыш кырларында ятып калганнарның кайгысы өскә калкып чыгар. Маймыл булып маймыл парын югалтуга түзә алмый икән, адәм баласы моңа ничек түзсен. .
Нурия профессоры килгәнгә күңеленнән бик хәтәр сөенгән иде. Иң авыр чакларда ярдәм кулын сузган эчкерсез остазына, акыл иясенә күңеле нечкәргән шушы минутларда жанында озак еллар асраган кадерле сүзләрен әйтеп калырга теләде: •
— Александр Николаевич! Сез мине барлык бәла-казалардан, явыз кешеләрдән аралап киләсез. Мин тереләм әле. Рәхмәтемне мин фәнгә фидакярларча бирелгәнлегем белән раслап бирәм әле. Сезне сөендерер өчен, балаларымны, иремне сөендерер өчен тереләм Сезнең бүген бирегә килүегездән файдаланып сорап каласым килә. Рөхсәтме?
— Сорагыз. Нуруся.
— Мине «Ижминводжка анда төзелә торган яңа госпитальгә чакыралар. барыйммы? .
— Кайда әле ул санаторий — Татарстандамы. Удмуртиядәме?
Татарстанда ул. Александр Николаевич Иж дигәне аның Ижевскидан алынмаган, минем туган авылым Зартугай янындарак агып ята торган Иж елгасы бар. Әнә шул елга исеменнән алынган ул. Елга тамагында утыра ул санаторий.
— Так. так. Үзегезне генә чакыралармы, әллә гаиләгез беләнме?
— Гаиләм белән.
- Мин Сезгә ризалык бирәм. Нурия Аббасовна Барыгыз Сез анда Сезгә хәзер нәрсә кирәк? Ныгу. Ә ныгу нәрсә ул? Әйбәт туклану. Саф һава Үләннәр Әйе. әйе. саф һава һәм үләннәр. Алар анда жнтәрлек булачак Балаларга мәктәп булырмы?
- Ниндине телисең, шундый мәктәп бар анда,— татарныкы да. русныкы да Әле минем олы кызымның мәктәпкә керергә тагын ике елы бар. Балалар бакчасы-мазар булмаса. үземнең янымда әвәләнеп кыш чыгарлар.
Профессор саубуллашкан чакта аңа бер нәрсәне әйтте: кайда гына булмасын, хәзер, сугыш вакытында, кем генә, булып эшләмәсен — еллар тынычлангач, ул янә дә мединститутка. гистология кафедрасына кайтырга. докторлык диссертациясен якларга тиеш
Киңәшме? Кинәш шул. күгәрченкәем, госпитальдәме, авылда-
Профессор аны үз гомерендә беренче мәртәбә ирененнән үпте Шә- • кертенең ныклыгына, остазына тугрылыгына, кешелекле булуына сокла- S нып үпте Аның тереләчәгенә, яңадан җиң сызганып, давылланып-өермә- * ләнеп. эшкә тотыначагына бер тамчы да шикләнмәде Ул чиксез дулкын- =» ланган иде. шундый олы җанлы, кече күңелле кешеләр тәрбияли алга- 5 нына горур иде Аны. Нурусяны. күңелдәгесен яшерми әйтсәң, ярата, аның * дөньяда барлыгы аңа көч бирә, күңелен нык итеп тотарга мөмкинлек = бирә, ул аңарда дворяннар нәселеннән килә торган нәзакәтлек күрә, х дөнья тоташы белән вәхшилеккә, үтереш-суешка корылган заманда бу >- бик мөһим иде... <
Нурия дә көне буе дулкынланып йөрде. И дөньялар Остазы аны 2 онытмаган, аны ихтирам итә. аңа теләсә кайчан ярдәм кулын сузарга әзер. Z Болан булгач, яшибез әле. яшибез!
Тагын бер атнадан ул. үзен дәвалаган врачка ялынып, өйгә кайтаруларын үтенде. Расписка яздырып алып, аны больницадан чыгардылар. Өендә бер көн торып, йорттагы мохитка күнеккәч, госпитальгә барды Тарпбердиевтән яңа урынга күчәргә рөхсәт, сорады Берәүнең дә кул астындагы әйбәт эшчесен җибәрәсе килми Әмма Уразаеваның кыяфәте шул хәтле дә кызганыч, дәлилләре шул хәтле дә ышандыргыч иде ки. Ипполит Дмитриевич аңар эштән китәргә рөхсәт бирми булдыра ал
Нурия ханым. больницадан чыккан булсаң, кош теле хәтле генә хат язып җибәр Госпиталь әзер, врачлар тупланды. Лабораториягә сине, бары тик сине генә кабул итәргә исәп. Гаиләң белән кил. Сөйләшеп куйган бер фатирым бар — сезгә дип саклап торам. Солтанга п итеп сәлам әйт. Көтәм.
25 апр 1942 ел
Солтан белән икәүдән-икәү генә киңәшеп, шундый карарга килделәр: өй җиһазын, артык-портыкны хәзергә Черноусовларда калдырып торырга. Шәфика җәйгә тикле, укуы тәмамланганчы. Зәйтүнә апаларында яшәр. Балалар икесе дә Нурия белән китәләр, Солтан үз җае белән, ягъни Наркомзем белән исәп-хисапны өзгәч килә.
Пристаньга Нурияне госпиталь аты белән Солтан төшереп куйды Тарибердиев үзендә байтак вакыт намус белән эшләгән врачтан ат кызганмады. Ләкин Нурия пристаньда ике тәүлек буе китә алмый ятты. Пароход юк иде. Нәкъ шул көннәрдә гитлерчылар Горький шәһәрен бомбага тотканнар, пассажир пароходлары I орькийдан кузгала алмый азапланалар икән.
Тагын бер көннән пароход килде. Баш тыгарлык та түгел. Ленинград блокадасыннан чыга алган кешеләрне яңа җирләргә савыгырга алып баралар. Алар арасында бит-куллары тимгелләнеп беткән хатыннар, кара чәчләре юл-юл булып агарган япь-яшь кызлар бар. Протез аяклы солдатлар, бит тиреләре сөяккә ябышкан сирәк сакаллы картлар
Казан больницасында ике айдан артыграк яткан вакытта врачлар Нуриядә өч герле чир таптылар Малярия. Муен бизләре туберкулезы Аяк ревматизмы Кыскасы - ин хәтәр чирләр Әгәр ул тормыш арба сыннан төшеп калмас өчен жан-фэрмаига тырышмаса. ихтимал, әлеге
мы фәнни эшне туктатмаска! Медицина әдәбиятын укырга Авыруларны крәтерм. сорашыр. а-6е.1ешергә Авыру тарихлары - бигрәк тә нервы белән бәилеларе сезнеи ечен бик мөһим Вәгъдәме, доктор Уразаева? 1
Вәгъдә, Алексин.
мады.
Нурия Сәламәтлек саклау буенча Республика халык комиссариатыннан командировка кәгазе алды. Мисбах Рәхимов анда, алдан вәгъдә иткән буенча, барысын да эшләп куйган. Нуриянең кабинеттан-кабинетка чабып мәшәкатьләнеп йөрерлеген калдырмаган пдг
Өйдә почта ящигында. аны Мисбах Гатаулловичтан килгән хат көтә иде. Хат кыска, бик эшлекле иде.
Мисбах Рәхимов
чирлар аны дәррәү егып салган булырлар иде. Менә хәзер ул инде исән, ике баласы белән яна урынга килә.
Идел дәрьясы да. Кама буйлары да ул сугыш алдыннан күргән кояшлы тугайлары, су өстенә гармун моңнарын сипкән ак пароходлары белән каршыламады аны Кара-кучкыл яки соргылт төскә буялган озын- озын баржалар тавышсыз гына узып баралар өсләренә брезент ябылган. күрәсен. фронтка туплар, танклар, хәрби машиналар илтә торганнардыр Мөгаен, шулайдыр, чөнки якыннанрак узган бер танкерның бортында мылтыклы ике кызылармеецның басып торганы күренеп калды.
Төннәрен Идел дәрьясы бигрәк шомлы, алар утырган пароход утларын яндырмаган диярлек, тонык булып шәүләләнгән маяк утларының сүлпән яктысына карап кына юлны дәвам итә иде
Әле апрель азаклары гына булганга, елга өсте суык, кургаш төсендәге авыр дулкыннар пароход артыннан ишелеп-ишелеп калалар, пароход палубасында кичләрен түгел, көндезләрен дә үзәккә үтә торган суык иде Нурия үзе дә палубага чыкмаска, балаларны да чыгармаска тырыШты. Хәер, чыгарга бик тырышсалар да. чыга алмаслар иде Йөрү юллары, коридорлар капчыклар, ниндидер яшиклар белән, мичкәләр белән тулы, пассажирлар — хәрбиләр дә, гражданскилар да кайсы каян урын таба, шунда башын төрткән, аркылы-торкылы ятып йоклаган иде
Яңа урында аларны госпиталь начальнигы Рәхимов белән Садыя каршылады Икесенең дә чырае якты иде - Нуриянең күңеленә җылы йөгерде. Мисбах Гатауллович әзерләп куйган (хатта ук язган) йорт госпиталь бинасыннан ерак түгел, гадәти бер бүрәнә йорт, ишегалдына һәм урам якка караган икешәр тәрәзәсе бар. койма белән әйләндереп алынган ихатасы и/актый ук зур иде.
Өйгә кергәч, биткә бәрелгән рәхәт- җылыдан эреп китеп. Нурия өс-башын салып ташлады, балаларын чишендерде, ярты өйне тутырып торган зур мичкә килеп, кулы белән аны тотып тотып каралы.
Без торасы йорт әллә шушымы?
Ошаса, менә шушы. Нурия ханым, әйбәтләп урнашыгыз, тамак ялгап алыгыз. Сәгать кичке дүрттә госпитальгә, минем янга сугылырсыз.
Рәхмәт. Мисбах Гатауллович. Бик зур рәхмәт. Бу яхшылыгыгызны гомер буена да онытмам
Ярый, ярый, сезне урнаштыру минем вазифам ул. дип. артык мактауга юл куймыйча, Рәхимов аны ярты сүздә өзде һәм ишекне шапылдатмый гына ябып чыгып китте
- Начальнигыбыз бик төгәл кешегә охшап тора бит әле,— диде Нурия, ул чыгып киткәч — Безнең җелекне суырып алмас микән?
Садыя. чуендай кара йөзен балкытып, сирәк елмая торган елмаюы белән елмайды.
Ничава. Нуриякәем, бер дә борчылма, каты КУЛЛЫ кеше гадел була ул. мондый заманда каты куллы булырга тормыш үзе куша
Садыя госпиталь складыннан алган азыклардан сөтле аш. бәрәңге боламыгы пешергән, чәй кайнатып куйган иде Ике ахирәт бергәләп, табынга балаларны да утыртып, чүкердәшеп бер тәгам җыйдылар; Садыя юл мәшәкатьләрен сорашты, мондагыларны сөйләде, шулай итеп, аларнын яна урында яңа тормышлары башланып китте.
Озакламый Солтан да килеп җитте Ул чагында инде майның азаклары җиткән, болыннар ямь-яшел. елга сулары ярларына кайтып төшкән, кырлар өстендә сабан тургайлары тирбәнә, уҗымнар хәтфә юргандай күпереп килә иде.
VII
Мисбах Гатауллович Рәхимов. администратор буларак, ныклыгын, каты куллылыгын беренче көннән үк танытып өлгерде. Госпитальдә ул
кененә ике мәртәбә иртән һәм кичен рапорт ала Эш урыннарында тавышланганны, юк-бар нчен nin.ir куптарганны яратмый Аның лил-жпл ^Пн,Пжнт«р1"орКУРе"'е буЛа- .................................................................... ........ ~^»ре шуггдук бер-
Госпитальдән рөхсәтсез чыгып йөрү приказ белән тыелган. Приказ, калын хәрефләр белән язылып, ишеккә ябыштырылган. Авылларга борын төртүче юк Күрше авылга май-күкәй алырга бару, кырларга чыгу. Иж тугайларын әйләнү рөхсәт белән генә
Туган якларны, гаиләләрне сагынган чакта, күңелдәге моңсулыкка түзеп торып булмаганда. Дәүләтов яшәгән агач йортка җыелалар. Дәү- ләтов -г- хуҗалык эшләрен алып баручы. Интендантлык хезмәтен үтәүче. Ул яшәгән йорт зуррак. Анда «Ижминвод» санаториеннан калган пианино бар. Нурия пианинода уйный. Айдаровны җырлаталар. Күңелләр шулай аз гына булса да юаныч таба. Андый юанычларның әле озакка барачагын беләләр, чөнки фронтлардан һаман шомлы хәбәрләр килә — хәбәрне радио да әйтә, дәваланырга кайткан сугышчылар да киүз күреп интендантлык хезмәтенә чакырды
— Нәрсәдән гыйбарәт инде ул эш? - диде Солтан, бик әллә ни ачылып китмичә.
— Азык-төлек, кием-салым, кабинетларга һәм лабораторияләргә кирәкле приборлар, медикамент - һәммәсе дә Сезнең кулда булачак.
— Ягъни, гади тел белән әйткәндә, склад мөдире була торгандыр инде ул. әйеме? — диде Айдаров.
— Әйе. алай дип тә әйтеп була. Тыныч заманнарда. Хәзергесе көндә ул — интендантлык хезмәте. Шул вазифаларны өстегезгә алу белән Сез. Айдаров, хәрби хезмәттә саналасыз.
Болай бер уйлаганда. Дәүләтов тәкъдименең ымсындыргыч ягы да бар иде. Әмма, төптәнрәк уйлап карагач. Айдаров риза булмады Ул әле һаман да фронтка китүдән өметен өзми иде. Дөресен әйткәндә. «Ижминвод»ка кайтып төшү белән, аның әүвәлге өмете таг’ын яңарды, чөнки ул учетка Пәнҗәр хәрби комиссариатына керде Биредә аның авыру тарихын белмиләр, ныгытып тырышса, райком секретаре Шәяхмәт Айдаров та булышса, аның фронтка китеп баруы да ихтимал.
Башы-аягы белән госпиталь эшенә чумган Нурия аны онытты Солтан өйдә үзе. берүзе. Аның хәзер бердәнбер хыялы — ничек кенә булса да фронтка эләгү
Шулай бер көнне. Нуриясе госпитальгә китеп, балалар яслегә оза- тылгач. ул - япа-ялгызы' - тирән уйга чумып, өстәл янында озак кына утырып торды Ныклы бер карарга килен, кулына каләм алды Шәяхмәт Айдаровка. туганы Айдаровка түгел, райком секретаре Айдаровка хат язып жнбәрде. Үтенече бер ген;. аны фронтка жибарүдэ булыш-
- Әкрен Тавышны бетердек. Майор килә.
Әйе. тәртип ярата майор Госпитальгә аяк басу белән, күз явыңны алырдай ак халатны хәрби форма өстеннән җилбәгәй салып куя - кабинетларны. лабораторияләрне., ашханәне, йокы бүлмәләрен, палаталарны барлап чыга Күзе бик очлы майорның тумбочка өсләрен, шкафларны — сөртелгәнме, юкмы барм,агын ышкый-ышкый тикшерә, аз гына тузан булса, гаеплене эзләтеп таптыра, шундук шелтә белдерә, кисәтү ясый, кабинетына чакырып түгел, персонал алдында ясый - хәлсезләнеп кайткан сугышчыларны аякка бастырыр өчен үзен дә. кул астын- дагыларны да кызганмый
терә
Солтан белән үзләрендә очрашканнан соң. Дәүләтов аны ничектер
Хатны Нуриясенә күрсәтмичә, жайлы вакытын туры китереп, почтага илтеп биргәч "сок дәрәжәдә сабырсызланып, жавап көтә башлады Эңгерсең. аның битен тормышы әнә шул хатка, абыйсы Шәяхмәтнең аның үтенеченә ничек каравына бәйле
Өйдә генә утырырга сабырлыгы' җитмәсә, ул госпиталь ихатасына бара, елга буйларын әйләнә, кояшта утырган, күләгәле палаткаларда йоклаган солдатларны күргән саен, күңеле алгысый, ул аларны хәзер үзенә, җанына бик якын итеп тоя. Ул — алар арасында хәзер.
Төшендә ул үзен фронтта итеп, атакага барган сатдатлар арасында итеп күрде. Кара-кучкыл төтен баскан кырлар өстеннән танклар бара, танклар артыннай. алга иелә төшеп, винтовкаларын «наперевес» тоткан солдатлар чаба. Юк, чапмый, иңгә-иңне терәп, стена булып бара...
Уянгач та әле ул моның төш кенә булуына ышанмыйча, ышанырга теләмичә, йөнтәс күкрәген кулы белән уып, үз уйларына бирелеп утырды.
Бер атна узды төш күргәненә, хат җибәргәненә ун көн узды — Шәяхмәт абыйсыннан хәбәр юк. Сабырсызланып, госпиталь ихатасына чыккан иде, майор Рәхимовны очратты
— Айдаров, менә бик шәп булды, без бит сине эзлибез,—диде Рәхимов.
— Ни булды, Мисбах Гатауллович?
— Райком секретаре Айдаров килде, сине таптыра.
— Кайда соң ул?! — дип, үзе дә сизмәстән, ашкынып әйтеп ташлады Солтан.
Аның шундый ашкынулы чагын әллә бер дә күрмәгәнгә, Рәхимов сәерсенеп карап торды, аннары сабыр гына әйтте:
— Ул әле госпиталь белән каныша, беркая да китмә, хәзер мин аңа хәбәр итәм
Бер сәгать уздымы икән, артыктырмы,— һәрхәлдә. Солтанга озак, түзеп булмас дәрәҗәдә озак тоелды, ниһаять, абзыйсы Шәяхмәт госпитальдән чыкты.
Койма буенда арлы-бирле йөренеп торган Солтанны куругә, адымнарын кызулатып, аның янына килеп җитте, кул кысышып күреште, кулын җибәрмәгән хәлдә, башын янтайтып, энесенә сынаулы караш ташлады, аның чыраеннан канәгать калдымы, шайтан белсен, шактый ук күтәренке тавыш белән
— Так, так. Шулай дисең алайса? Яхшы! Әйдә, сезгә кайтыйк. Шунда сөйләшеп бетерербез Ерак торасызмы моннан? —диде.
— Ерак түгел. Ике квартал гына Нурия дә өйдә юк — дип, үзенә хас булмаганча, ашыгып, бер сулышта әйтеп ташлады Солтан.
Шәяхмәт Айдаровның чаларып бетә язган мыегы, тагын да олыгайган, ябыккан бите-чырае бер генә мизгелгә балкып алды. Энесе Солтанның. бала-чага сыман, гомердә булмаганча ашыгуы, хатыныннан яшертен эш эшләве сәерсендерде бугай аны. Шундук җитдиләнде, аермачык итеп, өздереп әйтте:
— Нурия ханымны күрдем Госпитальдә Майор Рәхимов канәгать аның эшеннән,— диде Шәяхмәт абыйсы.
Үзләре яшәгән бер катлы агач йорт янына кайтып җиткәч, җил капканы ачып кергән чакта, Шәяхмәт Айдаров, бер генә мизгелгә тукталып, йортны күздән кичерде, аннары Солтанның җилкәсенә кулын салып әйтте:
— Сөйләшү ике арада калырга тиеш. Мин бирегә синең өчен килдем,— диде Чырае тагын да җитдиләнде, какча битендә яңак төерләре биешеп алды.— Инде өйгә керик. Сөйләшик. *
Өйдәге зур тимер карават, балалар караваты, өстәл-урындыклар — һәммә кешегә таныш, гап-гади шушы җиһазлар никтер күзгә ташланалар, нәкъ менә шулар бүген Шәяхмәт Айдаровны дулкынландыралар иде.
— Кил әле. энем, утырыйк әле,— диде ул. Самавырга VT салып йөргән энесен үз янына чакырып китерде
Солтан, самавыр торбасын морҗа төнлегенә турылагач, абыйсы каршысына, өстәл буена килеп утырды.
— Сәламәтлегең ничек? — диде Шәяхмәт, туп-туры, төбәп, чамадан
артыграк төбәп энесенә карады Юк. син күзеңне яшермә Син миңа дөресен әйт Исән-саумы син?
— Зарланмыйм. - диде Солтан, никтер кызарынып.
Шәяхмәт бармакларын аралаштырып. ике кулы белән иягенә таянды, мыегын чәйнәштереп торды - гасабилана иде.
- Яхшы Исән-сау дип исәплик сине Ләкин без әйткән белән генә ♦ түгел бит Военкоматта комиссия узасың бар. Авыруың хакында хәрби з билетыңа язылган. ' з
— Ул бит моннан бер ел элек язылган иде
— Моннан бер ел Бер ел элек. Әйт әле, бер дә яшермичә әйт. хрони- п чески үпкә авыруы белән син фронтка барып нишли аласың? Анда бит " мылтык ата белү белән генә эш бетми Анда эшләргә кирәк. Ат урынына! о Окоп казырга, землянкалар ясарга, блиндажлар. Суык кар өстендә ятар- о га Походларда йөзәр чакрым җәяү йөрергә! Пушкалар тартып барырга. >. грузовикларны этәргә. Ихтимал, йокысыз төннәр үткәрергә дә кирәк бу- « лыр Синең сәламәтлегең, дөресрәге — ярымсәламәтлегең аларны кү- е тәрерме соң? *
— Мин барысына да әзер... «
— Алайсам. фикеремне әйтеп бетерим. Нигә син бу авыр көннәрдә u ил өчен файдалы эшне именно фронтта гына эшләп була дип уйлыйсың?
— Тылда файда китерүчеләр миннән башка да житәрлек. Мин моны ышанып әйтәм Ихлас' Әйтик, менә син. Коммунист-җитәкче. Фронтны икмәк белән, ит-май белән тәэмин итүче. Тылдагы сәламәт климатны, ныклыкны саклаучы
— Ә син?
— Минем хәл. абзыйкаем, башкачарак бит. Миңа ышанып тапшырмыйлар.
— Нәрсәне3
-- Коллективны Иген үстерүне. Ахыр килеп — тылның ныклыгын саклауны Сугышта кешеләр өсләренә ут ала алалар Таранга баралар Дошман амбразурасын күкрәкләре белән каплыйлар. Ә мин биредә нәрсә эшли алам3 Мин биредә нинди кыю адым ясый алам?
Солтан аяк өсте басарга, нык һәм усал итеп. «Мин бит партиядән чыгарылган кеше Мин илгә тугрылыкны, халыкка тугрылыгымны, ут эчендә генә, дошман белән бугазга-бутаз килгәндә генә исбатлый алам»,— димәкче иде. Шәяхмәт. аның уйларын сизгәндәй, алданрак күтәрелеп өлгерде. Зур гәүдәсе, күңелендәге ныклы иманы, тырпайган мыегы, кысылган иреннәре белән ул энесенең каршысына басты
— Сиңа госпитальдә эш тәкъдим иттеләрме?
— Иттеләр.
— Ә син?
— Мин нәрсә. Амбар ачу. амбар ябу. азык үлчәп бирү — минем эшмени ул? Аны бит теләсә нинди кортка, гарип-гораба ир-ат та булдыра ала
— Ә синең эш нәрсә?
— Минем тормыштагы максатымны, абзый, син бик яхшы беләсең. Мин — жир баласы Гражданнар сугышыннан кайткач, мин авыл агаеның ямьле яшәвен теләдем. Җирдә хуҗалык итүне фән кушканча башкармакчы идем Мин ул хыялыма, максатыма ирешә алмадым. Илгә яраксыз, файдасыз бер кеше булып калдым.
Шәяхмәт Айдаровка энесенең теләге, нияте никадәр чын икәнен белү кирәк иде. Кара-каршы утырып сөйләшкәннән соң аның шиге калмады. Ул ашкына Җаны аның гаделлек тели. Ул хәзер теләсә нинди адымга да әзер. Аны тотып калү. кирегә үгетләү бернинди дә нәтиҗә бирмәячәк.
Чәең кайнаганмы3 — Дил, ул энесенә кинәттән көтелмәгән сорау бирде
— Кайнаган. Ә нигә3 — диде Солтан аптырап.
— Алып кил. Берәр чынаяк чәй эчик тә. мин кузгалыйм
Солтан самавырны табынга китереп куйды. Такта чәйгә кура җиләге
49
яфрагын кушып, чәй ясады Уе абыйсын сыйлауда түгел, абыйсының нәтнжә итен әйткән соңгы сүзен ишетү иде. Шуны әле һаман да ишетә алмаганга аның ирене турсайган, сөмсере коелган иде.
Шәяхмәт моны сизде. Авызын пешерә-пешерә, каннар чәй эчте, ('.олтан кисеп куйган ипи сыныгына да. чәй тәлинкәсенә салган атланмайга да кагылмады, һәр телем ипинең санаулЫ икәнен ул белә. Чәен эчеп бетергәч, аяк өсте күтәрелде. Анардан бик җитди сүз көтеп төбәлгән энесенә өзеп кенә әйтте:
Сине сугышка алмаслар. Хезмәт фронтына алулары мөмкин. Күрән җаның ярсый. Омтылышын бихисап. Сине тотып калу мөмкин түге! хәзер Военком белән сөйләшермен. Калганын шуннан хәбәр итәрләр Энесен үзенә тартып китереп кочаклады Куенына сыендырып, бер тын торгач, җибәрде, кырт кына борылып, ишеккә таба атлады. Ишек бавына тотынгач, тагын берничә сүз әйтүне кирәк тапты: — Җаның чиста синең Социализм җәмгыяте кешесе син. Исәнлектә күрешергә язсын! Сау бул, энем. Озата чыкма.
(Золтан ялгыз өйдә җаный айкаган тойгылары белән япа-ялгызы торып калды
VIII
Урман шаулый.
Илнең урманнары шаулый.
Кояш баешы ягында, Смоленск, Брянск буйларында. Белоруссиядә урманнар шаулый.
Куе кара урманнарга яшеренгән партизаннар дошманның гаскәр төягән эшелоннарын тау астына тәгәрәтәләр, штабларын яндыралар, корал складларын, аэродромнарын шартлаталар. Халык уллары дошманнан үч ала гитлерчыларның борын төбендә әллә ниткән могҗизалар ясап, йөрәгенә шом салып, мина өстендәге кебек тота, кан калтырап торырга, кылган явызлыклары өчен үкенергә мәҗбүр итә. Үкенмәгән- нәрсн дөмектерә - кара күмергә әйләндерә
Урман шаулый.
Илнең урманнары шаулый.
Ерак Себердән, тайгалардан фронтка агач килә, бүрәнә килә.снаряд яшиклары килә, фронтны тыл белән тоташтырган паровозларга ягулык килә.
Урман шаулый.
Илнең урманнары совет гаскәрләренә көч биреп, дошманның йөрәгенә курку салып шаулый.
Казанда чакта, «Ижминио 1»та чакта ул турыда Солтан Айдаровнын ничектер уйлаганы юк иде. Урман образы, аның авазлары, аның җанны ашкындырып шаулаган тавышы күңеленә килми иде. Инде менә хезмәт армиясенә алынып, өскә солдат гимнастеркасы, башка пилотка, аякка авыр солдат ботинкалары киеп алгач, үзенә тапшырылган взвод белән, атлы өч олау һәм бер трактор белән көн дә саен Илләт урманына утын кисәргә, хәрәкәттәге Армиягә булышырга чыга башлагач. Солтанның күңелендә үзеннән-үзе урман образы, урман шавы пәйда булды.
Күңелдәге образ теге заманнарда, гражданнар сугышы чорында. \ шиның Тимер дивизиясендә сугышып йөргән, урманнарда төн үткәргән чаклар белән тоташты. Урманның яңа образы Зартуган янындагы У җил урманы, Бояр урманы, Кама ярындагы Алабуга урманнары белән дә кушылып. аның күңелен бөтенләе белән биләп алдылар.
Ул ерак урманнарны уйлый башлады. Аның күңелендә сугыш гара- .11 шры, ил урманнары шауларга кереште Әнә шул тойгылар аның быелгы җәен, хезмәт армиясенә алынганнан соңгы тормышын аеруча мәгънәле итте. Хәзер инде ул үзен ил язмышыннан читкә алып ташланган
А Тимергалиңа рәсеме
итен сизми, ил белән бергә, халык белән бергә итеп тоя — әнә шул .күтәренке. ашкындыргыч Халәте көн дә саен урманга үз взводы белән чыгарга, беләкләре талганчы юан наратларны пычкы белән кисәргә, атлы олаулар белән аланнарга бүрәнә чыгарып, әрдәнәләп өйгәннән соң да. ару-талудан зарланмаслык көч бирә.
Хәер, аңа көч биргән башка сәбәпләр дә бар. Сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә татып, исән-имин гаиләсенә кайтса, ул хатынының һәм балаларының күзенә туры карый алачак. Ул ил-көн алдында җиргә карай йөрмәячәк Хәзергә аның эше көйле бара Бер взводта аңа берьюлы-өч якташы туры килде. Сарсак Умгадан Гаврила, кайчан карама, төрепкә төтәтеп, үз алдына гына карап йөрүче җирән сакаллы удмурт; Салагыштан - Шәмгун ат җене кагылган, зур авызлы, сакал- мыексыз татар. Пәнжәрдән Константин Павлов тегермәнче, татарчаны су урынына эчә торган урыс
Айдаровның Зартугайныкы икәнен белгәч, взвод командиры икәнен дә белгәч, якташлары аны шундук эзләп таптылар: әледән-әле йомыш белән киләләр, туган яклардан хәбәр-хәтер юкмы дип сорашалар, күңелләренә дәва эзлиләр иде.
Бу өч якташны һөнәрле булулары да берләштерә иде бугай. Сала- гышның Шәмгун Солтан килгәндә үк биредә иде инде ат белән урман ташый иде. Хәзер дә шул эшендә. Атын карый белү, олауга утынны тиз һәм нык итеп төйи белү ягыннан биредә аңа чыккай берәү дә юк. Ялга туктаган сәгатьләрдә ул колхозның ат абзарында эшләгән чакларын, тыныч заманнарны сагынып искә ала. Кырыкмыш тайга беренче мәртәбә атланган яки камыт киерткән чакларны сөйләгәндә, күзләре урыныннан куба, очкынлана, йөнтәс кашлары югары сикерә Константин да. ГавриЛа да. Айдаров үзе дә урман аланына аның олавында киләләр, аның олавында казармаларга кайталар. Юлда сүз күп сөйләнелә, сүз аларны якынайта, күңелгә утырган юшкыннарын чистарта. ШРмгуи үзләренең взводындагы яшь. тәҗрибәсез олаучыларны да күздән ычкындырмый. Атның муенына камыт сукмаганмы, -арбаның тәҗе баулары дөрес тартылганмы, атлар вакытында ашатыламы һәммәсен тикшереп тора. Солтан өчен болар бик мөһим, служба тәртип ярата, тәртип бозылдымы, көт тә тор — җан тынычлыгың югала. Константин — затлы һөнәр иясе, столяр. Взводтагы утыз кешенең пычкысын ул кайрый, балталарын ул үткен итеп тота, агачнын кай якка авачагын, пычкыны ничегрәк тартсаң җиңел булачагын ул билгели; Гаврила яшь юкәдән туйра алырга; бау ишәргә оста, камыт'сүтелсә ул тегә, ыңгырчак ватылса, ул төзәтә. Кыскасы — якташлар бер-берсеннәи бик уңдылар.
Шулай да Айдаров сизеп йөри, өч якташ арасында Константин Иванович Павлов взвод командирын аеруча үз итә. Аның гаилә хәлләрен, балаларын теләбрәк сораша, кат-кат сораша.
Казармада, йокларга ятыр алдыннан, ул аның янына килмичә калмый. Беренче көннәрне Айдаров моны ничектер уңайсызланыбрак, ялагайлану кебегрәк кабул иткән иде, командирга ярарга тырышуы, үз мәнфәгатен кайгыртуы түгелме, дип шикләнә дә башлаган иде. тора- бара тынычланды, ямьсез уйларыннан кире кайтты. Павловның ул берәүгә дә әйтмәгән, әмма үзе белән еөйләшергә-бүлешергә теләгән сере барлыгын сизеп алды.
Павлов эшкә төгәл йөри, чүп-чар сүз белән вакыт уздырмый, килү белән. игәвен алып, балтагамы, пычкыгамы тотына, аларны урманчылар сокланырлык итеп кайрый Ләкин ул моңсу, күзләре аның сагышлы Имән түмәркәсенә утырып, пычкы кайраган чакта, аның колагына урман күгәрченнәренең гөрләгәне, ялгыз гына түгел, парлашын гөрләгәне ишетелә башлый; пычкысын бер читкә куеп, ул күгәрченнәр гөрләвен тыңлап тора; аның күз алдына Зартугай авылы, ике катлы агач йорт, ак халат кигән сепаратчы хатын Хәнифә килеп баса
Константин Иванович' - дигән тавышка сискәнеп башын күтәр-
сә, каршысында. ирен чите беләнр.эк елмаеп, взводный басып тора имеш.
— Константин Иванович, ник моңайдың? ди Айдаров Жавапны да көт.мәстән, йомышын әйтә: — Икенче отделениедә эзлиләр сине Кая төшеп югалды бу безнең тегермәнче урыс? — диләр. Бар инде, тилмертмә, яннарына барып кил. арбаларының тәҗесе өзелгән, пычкыларын да кайрыйсы бар бугай. ♦
Константин Иванович ашыкмый гына урыныннан тора, игәүләр һәм 5 башка төр эш коралларын салган бәләкәй фанер чемоданын кулына то- g тын. икенче отделение урманчылары эшләгән якка таба китеп бара. Ай- г даров аның зур гәүдәсе белән бөкрәя төшеп, адымнарын зур-зур алдырып, ч тигез атлап баруын күздән югалганчы карап кала... “
Ихтимал. Айдаров взводындагы урманчылардан Павлов уйчанлыгы. а сагышларын кешегә әйтмичә сагышлана белүе белән аерылып тора тор- ° гандыр. Айдаров рәхмәтле аңа. Хезмәт яратучы, бар кешене дә бердәй =* тигез үз күрүче бу ир-егет взводтагы ныклыкны, кәйлелекне саклап алып < бара. Сагышлану дигәннән, башкалар да сагышлана. Солдатлар сугыш е беткәнне, безнең җиңгәнне көтәләр, һәр көн иртән шул уй белән йокы- = ларыннан уяналар, тиз-тиз киенәләр, күңелне биздереп бетергән, кургаш < ядрәдәй тере борай боткасын, тешкә ябыша торган чи ипине һәм тозлы балыкны ашыйлар; команда белән атларын җигәләр, күңелне баскан тәбәнәк күк астында, офыктагы каралҗым болыт өемнәренә караштыргалап юлга чыгалар. Болытлар куера, күк йөзе тәбәнәкләнә, сибәләп-төтәп, вак яңгыр ява башлый Тирә-якны аксыл томан сара. Урман андый чакта тоташ дымнан тора төсле: өс киемнәре юешләнеп авырая, җилкәне баса, юеш тәнне әчеттерә; наратлар арасында биек булып үскән абага үләне 1сиә тикле чолгаган обмотканы, чалбарны юешләп бетерә, урманчыларны алмаш-тилмәш учак ягарга, юеш киемнәрне, утка якынрак торып. киптерергә мәҗбүр итә. Юкса аларны казармада ничек киптереп бетерәсең. Мич ягылмагач, анда киптерер урын да юк.
Ике атна буе гел шулай булды, юешлек җанга тиеп торды.
Бүген — кояш. Арбага егетләрчә бер җитезлек белән сикереп менеп утырган Константин Иванович шатлыклы сөйләнә:
— Якташлар, кояш килде! Сиздегезме — кояш?! Яңгыр юк. яңгыр вәссәлам1 Томан юк, томан — вәссәлам! Юешлекләр бетте и вәссәлам! Вәссәлам дә вәссәлам җиңгәчәңә бир сәлам!—ди ул чамадан тыш татарчалатып. Олаудагылар аның мәзәк сүзләреннән, үзләре сөйләшкәнчә гади генә итеп сөйләмәвеннән рәхәтләнеп көләләр. Көләргә хут бар. дөньяны балкытып кояш чыккан. Озак еллар татар авылларында тегермәнче булып торган Константин, җай чыгудан файдаланып, мин әле болай гына сөйләшәмме татарчаны дигәндәй, тагын сөйләп китә: - Иех, малайлар. Кама буйларында да кояштыр инде Валлаһи-билләһи, кояш балкыйдыр. Зартугай инешендә казлар йөзәдер, куласада тегермән суы шаулыйдыр, җиңгиләр көянтә-чиләкләрен күтәреп, суга барырга чыкканнардыр Синеңчә ничек, взводный, кояшмы хәзер Пәнҗәр якларында?
— Непременно кояш1 — ди Айдаров, үзе Константинның кояштай балкыган йөзеннән, мутланып, бер яккарак авыштырып кигән пилоткасыннан күзен алмый «Непременно» сүзен ул Павловның күңеле бул- сынга кыстыра.Бу сүз. аның уенча, взводныйның кәефе бик шәп икәнне әйтеп торырга тиеш Непременно бездә кояш Безнең хәләл җефетләр н е и р е м е н н о безне уйлап утыра. Безнең белән бергә чакта булган дәгъваларын, талашларын сагынып искә төшерә
Олаудагылар дөнья яңгыратып көләләр.
Урман башлана. Агачларның яшел ябалдашлары арасыннан каен утыны әрдәнәләре агарып күренә. Зур бер салам эскерте хәтле итеп өйгән нарат бүрәнәләре күзгә чалынып кала Болар барысы — Айдаров взводыпын эше. Әле никадәрлесен вагоннарга төяп, көнбатышка, фронтка озаттылар.
Тагын ун-унбиш минуттан бүген эшлисе диләнкегә житәләр. Урманчылар олаудан төшә, шаулап фикер алыша Берничә урында шаулап учаклар кабына Дежурныйлар корымлы чиләкләрне, тоткалы казаннарны таганга, чәй кайнатырга куялар
Айдаров урман авазларына, тирә-як тып-тын чагында, жил-мазар булмаганда да шаулаудан туктамаган кара урманга, биек наратларга, күмәк ритм белән чыжылдый башдаган пычкыларга, отделение командирларының команда авазларына колак салгалап. взводын барларга чыга
Күкрәп торган урман, күмәк эш дәртенә бирелгән солдатлар, наратларның бөдрә ябалдашларын зөбәржәттәй балкытып, кыеклап сузылган кояш нуры — болар һәммәсе аның жанын кузгата, ашкындыра
«Юк. мин бирегә килеп ялгышмадым, мин. ниһаять, бу авыр елларда халык белән бергә»,- дигән эчке горур тавыш, күкрәкне киңәйтә торган гайрәтле, жиңүле кайнар бер тойгы аны бөтенләе белән биләп ала.
Ул агачтан-агачка килә. Тамга салынган наратларны барлый.
Аның жииелчә башы әйләнә.
Алда — урманчылар. Ул утырып йөри торган олауның солдатлары Константин Павлов та анда Ул бүген пычкы кайрамый, ул жилкенеп- жилкенеп урман кисә. Солтан алар янына килеп житмәкме Ләкин күкрәк турысында нәрсәдер чәнчи, барырга ирек бирми. Узар', артык дулкынлану ярамагандыр Ләкин күкрәктәге чәнчү узмый, зурая, киңәя, бөтен гәүдәсенә жәелә Аякларның хәлен ала Аланга чыгарга, кешеләр күргәнче ятып торырга кирәк
Аяклар атламый. Ул нарат кәүсәсенә сөялә.
Ниндидер тавышлар ишетә Башын күтәрә Күк йөзе әйләнә. Ямь- яшел ябалдашлы нарат аңа таба килә. Ул үзе гүя нарат белән кочаклашырга теләгәндәй, кәүсәдән кубып, ачыклыкка таба атлый. Тавышлар көчәя Каршысына йөгереп килгән Константинны күрә. Соңгы тапкыр күрә.
Шул ук мизгелдә ыңгырашу ишетә. Башына чүкеч беләнме. нәрсә беләндер тондырганны тоя Тупыйк бер доңгырдау - аннары дөнья тына. тавышлар бетә - ул кояшның алтын нурларыннан балкыган бер аланга таба йөзеп китә...
Иртәгесен урманда ике яңа кабер калкып чыга. Агач пирамидага йолдыз уеп. кызыл буяуга буйыйлар, хезмәт фронтында һәлак булганнарның исемнәрен язып куялар.
СОЛТАН САДЫЙК .УЛЫ АЙДАРОВ
КОНСТАНТИН ИВАНОВИЧ ПАВЛОВ
Тагын бер көннән кап-карадан киенгән бер хатын, кулларын кушырып. кабер ягасында утыра Иреннәре әкрен генә кыймылдыйлар- «Кайларга ашкындың син. бәгырькәем?»
IX
Шактый ук кырыс чырайлы, артыгы белән таләпчән, бәйләнүчән Зәйтүнә апаларында соңгы ике ай ярымын үткәреп. Казандагы рус мәктәбендә сигезенче классны тәмамлап. Шәфика «Ижминвод»ка кайтып төште
Нурияләр гаиләсе өчен бу — болытларны ярып чыккан кояш төсле булды Нурия сеңлесен көтә, тәкатьсез булып көтә иде Солтанының Илләт урманындагы фажигале үлеменнән соң Шәфика аның өчен бердәнбер туганы, күңел юанычы гына түгел, әйтергә мөмкин, таяныр талы да булып калды.
Бер кулына сары фанер чемоданын, икенче кулына җәйге җиләнен юткай. буйга үсеп җиткән зифа кызны, кара толымлы, көйрәп ropr.ni кара күзле Шәфиканы госпиталь капкасы төбендә очраткач. Нурия ieip.ii китте
Апалы сеңелле елап күрештеләр.
Нурия Шәфикага җизнәсенең үлемен язган иде Белеп кайткан ни ♦ пичекләр курешәсен күз алдына китереп, йөрәкләре өшеп кайткан пи ; Шәфика Икәүләп елагач, бушанып калдылар Тормыш дигән усал каен ананың җәберләүләренә бирешмәс өчен күңелне нык тотарга, апалы-сенсл- ~ 1г кулга-кул тотынышып барырга кирәк булыр. S
Шәфикага госпитальдә эш табылмады Дөресрәге озак вакытлар * ут эчендә, дары төтеннәре эчендә йөреп, снарядлар ярылудан. үтереш- = суешларны күрүдән җаннары каткан солдатлар арасында Нурия сенле- £ сен - үсмер кызны асрарга теләмәде. Аны Зартугайга илтеп куярга кирәк - дип тапты. <
Садыя Сафина моны хуп күрде. Ул Шәфикага, аның сигезенчене * тәмамлавы хөрмәтенә, үзенә кечерәк булып калган, әмма әле төсе-мазары Z уңмаган зәңгәр ефәк күлмәген бүләк итте. Кара чәчле, кара тут йөзле < Шәфикага зәңгәр бик килешми иде. караңгы яшел яки чия төсендәге күлмәк әйбәтрәк булган булыр иде. ләкин — ни хәл итмәк кирәк! сай ланып торыр замана түгел Шәфика күлмәкне бик сөенеп, рәхмәт әйтеп алды. Зартугайда кешелеккә генә киярмен дип. фанер чемоданына салып куйды.
Зартугай. болай турыдан исәпләгәндә. «Ижмннводжа ун чакрымнар чамасы Ат белән барсаң, урманнар аша. әйләнгеч юллардан. Кама иделе буйларыннан йөри торгач, ихтимал, егерме чакрымнарга тула торгандыр Госпиталь начальнигыннан ат соравы мөмкин түгел, чөнки Зартугайга барып кайтуны бер көн эчендә башкарып чыгып булмый Ә сугыш вакытында кем инде сиңа госпиталь карамагында! ы атны ике көнгә биреп торсын!
Ни дә булса уйлап чыгарырга маһир кеше Садыя Сафима Зар гугайга Иж буйлап барырга киңәш итте Госпитальнең дүрт-бнш көймәсе бар. алар әлегә буш торалар, хәл җыеп өлгермәгән сугышчылар! а көих • дә йөрергә рөхсәт ителми иде әле.
Майор Рәхимовтан Зартугайга барырга. Дәүләтовтан бер көймәне алырга рөхсәт сорадылар. Дәүләтов әллә ни ялындырмады, ә менә Рахимов, башын кашын, байтак кына икеләнеп торды. I оспитальдә әле эшләр көйләнеп кенә килә, врачларның эш урыннарында булулары хәерле иде.
Ничек булса булды, юлга чыгарга ризалык алынды, һәм безнең сәя хәтчеләребез Иж буендагы юан бер имәнгә чылбыр белән бәйләп куеиап көймәне чишеп алдылар
Садыя. Кырымда бер-ике ел яшәгәнлектән, диңгездә көймә белән дә йөргән, руль тота белә икән. Ул койрыкка утырды. Нурия белән Шәфика ипләп кенә ишәргә булдылар.
Нурия алдан ук гозерен әйтте:
Ашыкмабыз, яме, Садыя Кызу ишәргә җегәр юк безнең. - диде
Әкрен барасы килми иде Садыяның. Көймәгә кереп утыру белән үк. ул Фазылы белән Кара диңгездә сәйран кылып йөргәннәрен. Фазылының кояшта янган таза-көчле беләкләрен күз алдына китерде. Ж.аны ашкыну белән тулды.
Глга уртасына кереп җитү белән, ул Нурияне бәләкәй ишкәк белән койрыкка утыртты. үзе Гн|| ШИК-)ККӘ килеп ябышты
Кара аны. малакаи. койрыкны шәп тот. яр башында! ы каеннарга бәрдерә күрмә, мин кызу ишәрмен.— диде.
Ишкәкле көймәне алып бару ансат эш түгел, бигрәк тә хатын-кызга Әмма елганың урта бер җиренә чыгын, зәп-зәнгәр кук астында калгач, июль кояшы алтын тәңкәләрен дулкыннар өстенә сибеп гашл.панны кү pvn. яр буендагы болыннарда, тау итәкләрендә йөгерешкән балалар! а..
тал төпләрендә җим эзләп чумган үрдәкләргә, көтү-көтү булып йөзгән казларга карап бара торгач, җан әллә нинди бер моңсулык белән, сагыш белән тула, йөрәк ашкынып тибә, беләкләрдә көч арткандай була — тыныч еллардагы тигез гаилә тормышы, бәхетле чаклар искә төшеп, үзәкләр өзелеп китә. Кайчандыр гап-гади булып, гадәти булып тоелган ул көннәр. ярабби, алтын көннәр булган икән бит алар, инде хәзер сагынып сөйләргә калдылармыни?
Нурия сагыш томаны каплаган күзләре белән Шәфикага карап бара Шәфика үз җаена ишә дә ишә, Садыя апасы белән тигез тота ишкәкне — уф алла, арыдым, дими, ял итик, дими. Чандыр гына беләкләре белән ишкәкне шундый пөхтә каерып ала, ишкәктән тавышсыз диярлек коелган су кояш нурында салават күпере төсләренә кереп җемелди Кызыйның җәптәшлегенә Садыя апасы да исе китеп бара Югыйсә бит ул үзе тыныч елларда Кара диңгездә өйрәнде ишкәк ишәргә, ә менә бу балакайны, гомере буена да диңгез күрмәгән авыл кызын көймә йөртергә кем өйрәткән?!
Көндезге уннар тирәсендә Зартугай турысына барып җиттеләр.
Яр буенда бала чага мәж килә иде Алар зур бер көймәне ишкәк белән ишеп килгән апайларга сәерсенеп карап тора башладылар. Алар сугыш заманы хатыннарының ат җиккәнен, үгез белән печән ташыганын көн саен күреп торалар, сыер җигеп, җир сөрүләр дә алар өчен ят бер нәрсә түгел Ә менә Иж чаклы Иждан көймә белән килгән апаларны күргәннәре юк иде әле.
— Әй, энекәшләр! Килегез әле. көймәне яр буена чыгарышырга булышыгыз! — дип кычкырды Садыя Ул, утырган җиреннән күтәрелә төшеп, малайларга кул болгады.
Энекәшләр яр астына сикерделәр. Чалбар балакларын сызганып, чыр-чу килеп, шапыр-шопыр су эченә килеп керделәр. Садыя ыргыткан тимер чылбырга дәррәү килеп тотындылар
Инде сөйрәп китәләр дип кенә торганда, арадан берсе кычкырып җибәрде:
— Шәфика апа!
Ул да түгел, икенчесе аваз салды:
— Нурия апа!
— Ә нигә син кычкырмыйсың, энем? Минем исемем Садыя! — дип малайларны көлеп җибәрергә мәҗбүр итте Садыя апалары.
Малайлар көймә тартырга кирәклеген оныттылар, чылбырны суга ташлап, көймәгә ябырылдылар Ямаулы иске чалбарының балакларын сызганып куйган Мәхмүт, майкадан гына Әхмәт, кара бәрхет түбәтәйле, ләкин күлмәксез бер малай — өч кара чутыр — көймәгә кереп тулды.
Китте исәнләшү, китте буталыш!
Нурия ташбашларны кысып-кысып кочаклады. Алар аның энеләре иде. Габбас төсе иде Солтанның үлеменнән соң аеруча кадерле, газиз булып калган балалар иде Тулышып җиткән күңелен түгеп җибәрмәс өчен:
— Балакайларым! Көймәне ярга чыгарып куйыйк инде, әйдәгез,— дип. малайларның вазифаларын исләренә төшерде.
Садыя, Шәфика. Нурия, үзе, кара чутырлар, черәшә-черәшә, көймәне ярга, коры җиргә чыгарып куйдылар Иж буеннан Зартугайга тикле шактый бар иде әле. Түбәтәйле малайны Мөхәммәтша абзыйларга ат алып килергә йөгерттеләр
Туган - туган шул инде: Мәхмүт белән Әхмәт шундук Шәфика апаларына сарылдылар Алар икесе дә үскәннәр. Шәфика апаларын куып җитә язганнар Битләре кояшта янган, чәчләре кояштан уңган — колаклары гына тырпаен тора! Алардан кояш исе, болыннар исе, тагын әллә ниткән җанга ятышлы хуш исләр килә иде Алар, каладан кайткан апаларының әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, авыл яңалыкларын сөйлиләр, яз кошларыдай чебердәшәләр иде
Озак та тормый, арык кына бер алашаны сиртмә арбага җиккән Мөхәммәтша абзый, мунчала дилбегәсен баш өстендә болгый-болгый, яр буена килеп тә җитте
Аның бөкрәйгән аркасын, ямьшәйгән киез эшләпәсен, дилбегә тоткан зур кара кулларын күрүгә, Нуриянең күңеле тулды. Үксеп елап җибәрмәс өчен ул иренен тешләде. ♦
Мөхәммәтша абзый бер генә мизгел сүзсез калып, инде тәмам агарып 3 беткән сакалын сыйпады, аннары Нуриянең тетрәнгән иңбашларына ку- J лын куеп: g
— Чү. килен, чү! Бер син генә түгел, ил белән бит. Күрәсен күрми. § гүргә кереп булмый — дип юата башлады. “
Ничаклы олы. ничаклы сабыр булырга тырышса да, үзе дә түзмәде, s күзләре дымланды, ихтыярсыз агып киткән куз яшьләре чал сакал-мыегы = эченә тула башладылар. Каршыда тетрәнеп, сулкылдап басып торган >. Нурия Солтанның үлемен чынга әйләндерде дә куйды 2
Мөхәммәтша абзый, аңына килеп, кул аркасы белән сакал-мыегын е сөртте, җебеп киткән борынын тарткалады, үзен кулга алып. Садыя = белән килеп күреште. <
Шәфика да килде, оялып кына Мөхәммәтша абзыйсына кулының *" очын гына сузды.
Мөхәммәтша абзый үзе белән казык, балта, бау алып килгән икән, казыгын каты җиргә, тау өстенә кагып, көймәне, дулкын алып китмәсен өчен, әнә шул казыкка бәйләп куйгач, кунаклар белән малайларны төяп, кайтыр юлга кузгалды.
Фәтхениса җиңги кунакларны тыенкы гына каршылады. Солтанның үлгән хәбәрен ишеткән иде
Чәй янында үлем-җитем хакында иркенләбрәк сөйләштеләр.
— Сугыш Зартугайнын һәммәкәй йортына да кереп чыкты, килен,— диде Мөхәммәтша абзый.— Инде унҗиде кешенең үлгән хәбәре килде. Милиционер Наҗия үз теләге белән, доброволь булып киткәнне, хат җибәргән фронтка барып җиттем, зениткам белән фашист козгыннарын кырам, пощада юк аларга, актык тамчы каным калганчы, мин аларны кырачак и һәм дә җир йөзеннән ул дуңгыз танауларны себереп түгәчәк, дигән Йөрәкле бит ул! Йөрәкле дә. башсыз да! Әйттеме — эшли инде ул аны. һәлак булып-нитеп куймаса, күр дә тор — герой булып кайтыр. Су буе Мортазаның улы Зиннурҗан сугыштан кантужин булып, саңгырауланып кайтты Ж.итмәсә тагын — аягында сөяк туберкулезы икән. Аның врач кешене бик тә күрәсе килер инде Вакытыгыз бик тыгыз икәнен дә беләм, Нурия, килен, әммәдәки Мортаза карт белән Зиннур- җанны күрми китү килешмәс, ник дибәйтеп әйтсәң, алар бит әле сезгә әтиең Габбас ягыннан чыбык очы гына булса да туган да тиешле..
Менә шундый хәлләр икән
Дүрт-биш минут эчендә Мөхәммәтша абзый хәбәрләрнең зурысын, кирәклесен табынга чыгарып аударды. Ул шундый ашыгып сөйли, әйтерсең. кемдер аны артыннан куып тора, әйтер сүзен әйттереп бетермичә, каядыр алып китәргә җыена иде
Мөхәммәтша абзыйның күңеле булсын дип. башта Зиннурҗанга бар дылар. Алар килеп кергәндә, авыру-бичаракай чаршау артындагы агач караватта хәлсезләнеп ята иде. Маңгайга таба киңәеп киткән калк\ яңаклы, җир төсле соры битен бөрчек-бөрчек тир каплаган, гыжылдап сулыш ала иде
— Зиннурзан улым, менә бырач апаларың килгән, исәнләс. - диде тел очы белән сакауланып сөйләшә торган Мортаза карт
Авыру хәлсез генә күзен ачып карады, хәлсез генә баш какты
— Асамый менә, бер дә генә асамый Асаса, музыт, эрәтләнеп тә китәрие. Асамый,— диде карт, өзгәләнеп.
Бер үк сүзне кат-кат әйтеп тора башлагач, болай да хәл эчендә яткан Зиннуржанның ачуы чыкты бугай, чуар кызыл мендәр өстендә яткан башы калтыранып алды:
Торасын, да шулай дисең син. әти. Ашарга нәрсәң бар соң? Көне бус сот эчеп кенә дә торып булмый бит Ә-ә-ә-әәәй! Кычыткан ашыгыз га туйдырды инде.— диде.
Бераз сөйләшеп утырдылар
Зиннуржаннын тавышы, бүлмә артыннан ишетелгән кебек, саңгырау булып чыга иде Авыру алдында артык кычкырып сөйләшүне яхшысынмыйча Нурия Мортаза картны ишегалдына алып-чыкты Нәрсә кирәген, һәм авыруга ничек ярдәм итә алачагын аермачык итеп, өзеп әйтте:
Сиңа, Мортаза абзый, үзең ат караучы булгач. «Ижминвод»ка ат белән килеп, дару алып китү кыен булмас Мин синең артыңнан күп итеп хлористый кальций эремәсе, бәйләргә мамык белән бинт, марля биреп җибәрермен.
X
Алар, анылны урап, өйгә кайтканда. Шәфика әниләренә киткән иде ин.ц Фәтхениса җинги Нурия белән Садыяга урынны келәткә җәйде Биредә хәзер, тыныч еллардагы төсле, ашлык исе. он исе борынны кытыкламый, буралар бушап калган иде.
Авыл тын Су буенда бакалар сайрый И кайгысыз жан ияләре' Алар өчен сугыш та. үлем уены да юк Көндезләрен зәңгәр күктән кояш карап горса. кичкә тикле буадагы сулар җылынып өлгерсә, сайрыйлар да сайрыйлар алар Ә менә адәм баласы.
Нурнянен жырчы Солтаны юк. Әле күптәнмени ул аны Гөлмәрьям нән көнләшеп, кайнар яшь түккән иде Ник кирәк булган инде елап йөрүләр? Теләсә кем белән биесен иде аның Солтаны, тик исән генә булсын иде. Исән булсын иле балаларының әтисе! Авыруына да. бүтәннәр белән уйнап-көлеп сөйләшүенә дә - барысына да түзәр иде. Исән булсын иде аның жырчы кошы..
Келәт эче бөркүләнеп киткәнгә Нурия, барып, ишекне ачты Келәт янында арба тора, арбада яңа чапкан печән, әнә шул яшел печәннең хуш исе. кичке дым белән кушылып, келәткә дә килеп керде Печән исләрен иснәп, бакалар сайравын, тегермән буасы ягыннан ишетелгән су шаулавын тыңлап ята торгач, күңелләрендә тыныч заманнарның истәлекләре янарлы, көрссну булып, тышка бәреп чыкты
Иуриякәем. бигрәкләр дә суга төшкән күк югалды бит Солтан абыебыз Бигрәкләр дә үкенечле булды Аны бит берәү дә трудармиягә көчләп җибәрмәде Авыру иде бит. билетына язылган иде. Үз аягы белән барып үзе эзләп тапты үлемен — диде Садыя үкенечле, җанны телә торган тавыш белән - Ичмасам, ахирәткәем, син дә үгетли белмәдең Әйбәтләп әйтсәң, бәлкем, сүзеңне тыңлаган булыр иде .
Юк. диде Нурия, бераз гына тын яткач - Бу дөнья кешесе түгел иле бит Солтан абыең Үлем аның өчен куркыныч түгел иде. Дөнья малы аны кызыктырмады. Идея кешесе иде бит. Ул бит беркайчан да үзе өчен яшәмә ie Беләсеңме. Садыя, минем игътибар иткәнем бар: Толстой геройлары үләр алдыннан ниндидер бер югары минутлар кичерәләр, (.олтан да. мөгаен, үлгән минутларында бәхетле булгандыр
Ни сөйлисен син. Нурия Аббасовна5 Үлем бәхет булса, һәркем аңа атлыгып торыр иде Исән кешенең соң кайчан якты дөньядан туйганы бар?
Аңламыйсын син. Садыя Аңлап җиткермисең. Ул бит уләм дип китмәде Ул бит фронтка булышам дип китте Урман кисәм, корал ташучы паровозларга ягулык әзерлим, снаряд ящикларына материал бирәм иш язды бит ул хатларында Бер ай эчендә дүрт хат язып өлгерде. Берсеннән-берсе оптимистиграк иде бит аның хатлары — Беркавым су з- 11 ‘ ятты, хатлары күз алдына килде бугай. Тавышы ныгуын көткәндер. бәлки Дәвам иттерде сүзен: - Беләсеңме, элек, бергә яшәгән чакта, кырыс иде у т. әллә нинди төрпә иде. минем белән дә. Шәфика белән тә
кашиы-башны җимереп сөйләшә торган иде Син әйткән әнә шул труд- армиясенә киткәч кенә, күңеле урынына утырды: мине сагынуларын, балаларны сагынуларын әйтеп язды И Садыя. кайчагында янәшәбездә еллар буе яшәгән кешенең кем икәнен аңлап җиткермибез. Аны югалткач кына дөнья бәясе кеше булганлыгына төшенәбез
Шулай инде анысы Янымда чакта ирем Фазыл миңа чүп тә түгел ♦ иде. Инде менә хәзер тиешенчә назламаганмындыр кебек тоела Үзеңә £ мәгълүм, сигез ай хәбәрсез торды — утлар йоттым Госпитальдән хаты £ килгәч, сөенүләремне белсәң! Ну кайтса, кадерен белер идем дим. Юк. g кайтмый. Тагын ут эченә барып керә. Кайтыр микән ул. кайтмас микән? |
Насыйп булса, кайтыр Киткән бер кешегә үләргә димәгән. Мо- ф ңарчы сине бәхет читләтеп узмый иде бит әле =
Бәхетсез түгел идем мин. Нуриякәем. Яратышып өйләнешкән идек | без Ирләр беренче бала малай булсын дип шаша. Минеке әйтте, кыз * булсын, диде. Без аны курчак төсле итеп киендерербез. Ул без күргән < михнәтләрне күрмәс, диде Күрмәгән кая! Әле биТ менә өч яше тула ин- е де — әтисен күргәне юк... г
Беренче әтәчләр кычкыра башлаганда гына йоклап киттеләр.
Аларны Фәтхениса җиңги кереп уятты.
Торыгыз, килендәшләр! Коймагым өлгерде
Бизәкле ак яулыгын артка чөеп бәйләгән, күлмәген бөрмәгә кыстырып куйган, тула оек өстеннән сап-сары чабата кигән Фәтхениса җиңги кыстый-кыстый чәй эчертте Мөхәммәтша абзый чәй янына кермәде, нәрсәдер майтарып, лапаста йөрде
- Кайнаган нишләп чәй эчәргә керми? — дип сорады Нурия.
— Аның, җаным, үз акылы үзе белән. Берәр төрле уй-вәсвәсә кергәндер әле башына.
Чыннан да. шулай булып чыкты
Кунаклар чәй эчеп, коймак белән сыйланып, табын яныннан кузгалган чагында гына, түгәрәкләп кырган чал сакалын сыйпаштырып. Мөхәммәтша абзый килеп керде.
Бү ген аның хәрәкәтләре төгәл, йөзе җитди
Нурия килен. Садыя кодача, мин сезне озатып куярга булдым әле. Заманаларның болгавыр чагы. Дөньяның кеме генә юк Ике яшь чибәр катынны ялгыз көймәгә утыртып җибәрү ярап бетмәс, дидем. Фәтхениса җиңги бу урында үз сүзен китереп кыстыруны кирәк дип тапты:
Мутланып маташуыңны куй син. карт боргыч. Сүзеңнең чаты- боты юк Сөйләсәң, җилем кыстырмый ,гына сөйлә, яме,— Кунакларга таба борылды, сер сөйләгән сыман, тавышын әкренәйтте: — Бик көй- рәк җан Төне буе йокламады Инде менә күкәй сала алмаган тавык кебек кытаклап йөри, ат белән илтеп куярыем, көймәләре кала, көймә белән җибәрерием. икәү генә кайтып җитә алырлармы, ди Килгәндә алар, ни дисәң дә. өчәү не. ди. Менә шул, Мөхәммәтша абзагыз сезне озатып куяр.
Юлга әзерләнүләр тиз булды.
Күчтәнәчкә дигән ике дистә күкәйне Фәтхениса җиңги иске кәгазьләргә берәм-берәм төреп куйган иде
Шәфика, менә сезгә әни күчтәнәч җибәрде дип. бер кадак атланмай китерде.
Юк, сеңлем, майны ала алмыйбыз,— диде Нурия ихлас күңелдән.— Сез үзегез дә бик күп. Хәзер инде, синең белән исәпләгәч, биш кашык булдыгыз. Ала алмыйбыз, сеңлем, үпкәләмә.
Шәфика. Казанда апасы яңагына суккандагы төсле, иренен тешләде. Күзеннән эре яшь бөртеге мөлдерәп тамды
Нәрсә булды, балам? — диде Нурия, каушап
Әни аны бит адарынган булган
Нәрсә дип адарынган?
Чишмәбай әтинең хәбәре килсә... хәбәре килсә...
Чишмәбай исәнмени? Каян белдегез? Матурым, үскәнем, тынычлан. бәрырем! — Нурия, килеп, сенлесен кочаклады, яшьле күзләреннән үпте.— Исәнмени әтиегез?
Шәфика тыныч тана тиште. Күзләрен ике куллап сөртте, күз яшен яңаклары буйлап сылады Аннары ашыгып, әйтеп бетерергә вакыт тимәс дигән төсле, төелә-төелә сөйләп алып китте:
Чишмәбай әти исән. Мин кайтасы көнне хаты килгән. Фронтта дигән Башта ниндидер аерым батальонда булган. Шагыйрь Фатыйх Кәрим белән бергә туры килдек, окопларда бергә ятабыз дигән...
Нурия сеңлесен кысып-кысып кочаклады, аркасыннан какты. Иң якын, иң кадерле кешеләренең исәнлек хәбәрен алу — башка сыймаслык, күңел тетрәтерлек хәл иде.
Аларның тулып ташыган хисләренә Мөхәммәтша абзый белән Са- дыя да килеп кушылгач, өй эче буталыш белән тулды. Ныклык, сал- мак-сабырлык ычкынды Китәсе барын да оныттылар.
Шәфиканың яңа хәбәре әле ул гына түгел икән Шатлык өянәге бераз кимеп, күңелләр әкрен-әкрен үз урынына утыргач, апасы Нурия белән саубуллашкан чакта:
— Мин. апам, ике айлык педагогик курсларга барырга булдым. Быелдан ук миңа алтыйчы-җиденче классларда рус телен, рус әдәбиятын укытырга кушалар. Салагыш мәктәбендә шундый урын буш икән, укытучысын сугышка алганнар. - диде.
Бик авыр бурыч йөкләгәннәр икән үзеңә, сеңлем Бик авыр.— диде Нурия, аның хәленә кереп.— Курыкма, яме. Батыр бул. Минемчә. син аны булдырырсың. Әйбәт беләсең бит син әдәбиятны. Казанда чакта урысчаны да әйбәт өйрәндең. Тәртипле, тырыш бала бит син .
Нуриянең тагын күңеле йомшады, сеңлесенең уңышына сөенүдән күзләре дымланды. Апа кеше, елаклыгыннан оялып, башын читкә борды.
Аерылышу шул хәтле дә авыр булыр дип кем уйлаган?!
Моңарчы хәсрәт-кайгысын берничек тә белдермәгән Фәтхениса /книги дә. китүчеләр елаша башлагач, күңеле тулганны тойды. Аның да бит Әхнәфе — бердәнбере ут эчендә. Аңардан бит инде- өч ай чамасы хәбәр юк. Исән микән, сау микән, кайларда йөри икән? Иж ярына җитеп, юлчылар көймәгә утыра башлагач, аның да ныклыгы бетте, күз яшен күрсәтмәс өчен, ул битен алъяпкыч белән каплады.
— Вәт тибәнә!— диде Мөхәммәтша абзый.— Йә. кем инде кунакны бер чиләк су коеп озата? Сөрт, әнисе, күзеңне сөрт. диде. Аннары Садыяга таба борылып, кешечә, ягымлы итеп аңлатып бирде: син. кодача, гаеп итмә безне Әхнәфебездән хәбәр булмаганга җылый җиңгәгез. Бу хәлләрне Нурия белә. .
Мөхәммәтша абзый бик хәтәр кызулый башлады — юл кешесенең юлда булганы хәерле. Ул нык киенеп чыккан: өстендә — юл кожаны, аягында дегет белән майланган күн итек, башында Ижау заводында эшләгәндә юнәткән күн картузын батырып кигән, иңбашына ишкәкләрне күтәргән.
Көймәгә ул башта Нурия белән Садыяны кертеп утыртты, каяндыр чабышып килеп чыккан өч кара чутырны — Әхмәтне. Мәхмүтне, аларның иптәшен, көшегез, көш! дип кулларын селтәп куып җибәрде, көймәне этә-этә, күн итекләре белән бераз су ерып керде дә.’ сикереп, көймәгә менде. Ишкәк беркетә торган тимерләрне сумкасына салып алып килгән тарантас мае белән майлады.
— Майласаң, ишкәк җиңел йөри, шыгырдамый, дип. кыска гына аңлатты — Аллага тапшырдык! — дип. ике кулына төкереп, ныгытып торып ишеп җибәрде.
Көймә әллә ни арада елга уртасына килеп чыкты Ир-ат кулының нәрсә икәнен аңлаган Нурия белән Садыя бер-берсенә карашып куйдылар...
XI
Сугыш афәтенең авырлыгы, мөгаен, барлык авылларга да тигез гөшкәндер һәлак булганнар ia хәбәрсез югалганнар да газиз ирләрен көтеп ала алмаган тол хатыннар да бер генә авылда да булмый калмагандыр Өчпочмаклы, кара кайгылы хатлар авыл кешеләренең * жанын бик күп җәрәхәтләде £
Монысы шулай Әмма һәр авылның туккән күз яше үзенчә, өзе- 2 леп сагынган кешеләре дә үзгә, үзләренеке. 5
Шәфика мЪ1.1ы. туган якларына кайтып, балалар укыта башлагач, g үз күзе белән күрде, үз йөрәге белән аңлады. ♦
Зартугайда Шәфиканың үги әтисен - Чишмәбайны сагындылар. Ул ® салган амбарлар, ул корып калдырган су ындырлары. Аксагыз таулары х итәгенә ул алты почмаклап, чарлаклап салган йорт — һәммәсе күз * алдында иде шу i Әнә шундый алтын куллы кешенең суга төшкән төсле < кинәт югалуы фаҗига иде. Сугышның икенче елында Чишмәбайдан £ килгән хат Зартугайны дер селкетте Хәнифә өчен түгел, аның бер оя £ балалары өчен генә түгел, авыл өстенә төшкән кара тапның алып 2 ташланганы өчен дә сөенделәр Язын ераклардан очып кайткан кошлар төсле сөенечле бу хәбәр артыннан тагын да сөенечлерәк яңа бер хәбәрнең киләчәгенә ышанып яшәделәр Чишмәбай төсле булдыклы, батыр йөрәкле кешенең, исән-имин булса, башкалардан аерылып чыгачагын алар белә иде.
Чыннан да. шулай булды
Тагын ике айдан Каюм Хнсмәев авылдашларының өметен аклаган хат җибәрде: ул. Сталинград өчен барган аяусыз сугышларда катнашып, медаль белән бүләкләнгән Моңа Зартугайларның жаны канат какты. Бу көннәрдә тик Бүре Бадул гына караңгы чырай белән йөрде. Чиш- мәбайның башын ашадым дигән иде. гөманы расланмады Чишмәбай исән, алла сакласын, кайтып килүе. Бүре нәселеннән үч ала башлавы ихтимал Икенчедән, аның олы улы Тәхәвипең госпитальдән үле хәбәре килде. Бу'Исә моңарчы җиргә нык басын йөргән Гыйбадулланың же- гәрен алды, үз эченә йомылырга мәҗбүр итте. Өстәвенә интендантлык эшенә урнашуын зур бер вакыйга итеп язган Җиһангирының да. энесе Нух Галләмнең дә ярты ел инде хәбәр-хәтерләре юк
Халык моны белә, халык моны үз бизмәненә салып үлчи — жил — агач башыннан, кайгы адәм башыннан йөри
Салагыш урта мәктәбендә укыта башлагач. Шәфика бу авылда икенче бер кешене сагынганнарын төшенде. Мәктәп директоры, физика- математика укытучысы Зәйни Моратовны.
Заманында бер мең йортлы, дүрт-биш мәхәлләле булган, яна-яна, яртылаш калган, гражданнар сугышы чорында канлы вакыйгаларны башыннан кичергән авылда, базарлы һәм урта мәктәпле Салагышта 1942 елның ахырларына инде утыздан артык йортның хуҗасы сугышта үлеп калганлыгы билгеле булды Солдат хатыннары кара мөһерле хат-ларны сандык төпләренә салып саклыйлар, төннәрен, сабыйлары йокыга талгач, ирләренең киемнәрен сандыктан алып карыйлар, үксеп жибәр м.н өчен тешләрен кысып, тавршсыз гына елыйлар, әмма ирләренең исән түгеллегенә ышанмыйлар иде әле *
Шәфика Бану Хамматоваларда фатирда тора. Зартутайга ял көннәрендә генә кайтып килә иде Ул бер төпне Бану апасының һәммә кеше йоклап беткәч, төнге сәгать берләрдә җылы урыныннан торып, бер караватта тезелешеп йоклаган дүрт баласының йокысын бүлмәс өчен, аяк очларына гына басып, аты якка чыгуын, сукыр лампаны яндырып, зур агач сандыкны ачуын күрде. Йөрәге кысылып, укытучысы һәм мәктәп директорының ни эшләгәнен күзәтә башлады.
Сандыктан өчпочмаклы хатны алды Бану апасы, аны сүтеп, иреннәрен тавышсыз гына кыймылдатып, озаклап укыды, кире урынына
салып куйды Утны сүндерде, почмак якка чыкты. Ятты — йокыга китә алмыйча борсаланды.
Шәфика аның елаганлыгын аңлады Бану апасы белән алар икесе бер ястыкта йоклыйлар иде. Бану анасының иңнәре дерелди, үксеп җибәрмәс өчен. ул юрган читен тешләгән иде
Әмма ул кайгысын урамга чыгармады.
Икенче көнне таң белән торды, сыерын кертеп, җылы су эчерде, бозавына имезде Балаларын уятып, тамакларын туйдырып мәктәпкә җибәрде. Үзе дә килде мәктәпкә, нык тавыш белән, җитди чырай белән боерыкларын бирде Мәктәп тормышы өчен ул жаваплы иде. Сугышка киткән Зәйни Моратов урынына аны директор итеп куйганнар иде.
Авыл халкы Бану Хамматованы ике яклап сынады Беренчедән, элекке директор, ягъни Зәйни Моратов авыл өчен авторитет, беркем ирешә алмас абруй булган Моратовны Салагыш сугышка елап озаткан. Бану Хамматова андый югарылыкка күтәрелә алырмы? Икенчедән, ни дисәң дә ир-ат ир-ат инде ул. хужалык дилбегәсен кулга нык чорнап тота Бану Хамматова нишләр менә? Дүрт бала Иренең үлгән хәбәре килде Җитәрме аның ныклыгы, әллә ул сыгылып төшәрме?
Салагышлар бйлән бергә, бу хакта яшь укытучы Шәфика Ура- •аева да уйламый булдыра алмады Чөнки ул Моратовның нинди кеше икәнен ишеген кенә түгел, күреп тә белә иде бит Салагышка күчкән- .е Зәйни Моратович Зартугаи җидееллык мәктәбендә фпзика-магема- нка укытты Мәктәпнең житәкчесе булды. Кара костюмнан килер иде мәктәпкә, чытыр ак күлмәктән, галстуктан. Көн саен шулай. Кие.м- > алымын пөхтә йөртү ягыннан ул барлык Зартугайга үрнәк иде. Мәк-тәпкә бер генә кайчан да соңга калмас, хәтта беренче дәресе юк чагында да башка укытучылардан берәр сәгатькә алданрак килеп җитәр иде. Шулай бервакыт. Зартугай мәктәбенең бишенче сыйныфында укыган чатында. Шәфика аның мәктәп мичен ягучы ике апа белән сөйләшеп торганын күрде Йомшак кына итеп сөйләшә, хәлләрен сораша...
Икенче мәртәбә ул аны өч елдан соң очратты. Зартугайда түгел. < алагыш мәктәбендә Ике айлык педагогик курслардан соң. кулына I оно приказын тотып килгән булачак яшь укытучыны Зәйни Моратович « гәл яныннан торып аягүрә каршылады Хәлен сорашты Иренмичә рашты. белергә теләп Кайда тора? Әнисе Хәнифә ни хәлдә? Үги исенең хәбәре юкмы? Әхмәт белән Мәхмүт сабакларын ничек укыйлар? Шамил үсәме? Нурия апасы белән Солтан абыйсы исән-саулармы?
Гажәпләндергән иде аны Зәйни Моратович. Өч елдан соң да алар | (иләсендәге бер генә кешене дә онытмавы белән гажәпләндергән иде Эзеннән унбиш яшькә олы шушы кеше белән икесенең арасында нин- идер кунел уртаклыгы сизеп, атна буе дулкынланып йөргән иде. Ләкин 5.1ЙНИ Моратовичнын директорлык заманында ул ун гына көн эләгеп • |.1ды Тик шул ун көн дә аңа Зәйни Моратовичнын буй җитмәс би< к. к ары кеше икәнен аңлап калырга җиткән иде.
Инде менә ул фронтта. Аның хакында хәзер Бану апасы сөйли.
Кышкы озын кичләрдә, сукыр лампа яктысында җылы оекбаш, бияләй ише нәрсәләр бәйләп утырган чакларда яшь укытучы Шәфика Уразаева белән солдат хатыны Бану Хамматова бер-берсенә якынаеп киттеләр, эч серләрен бүлешә торган булдылар Сер дигәннән, күбрәк Бану апасы сөйли. Шәфика тыңлый, аның үзенең әле кемгәдер сөйләрлек сере җыелмаган
Сугышка кадәрле яшәп калган ун еллык гаилә тормышында ике малай, ике кыз тапкан Бану Хамматова Инде шуларны карый-бага. балалар укыта, директор булып тора Гаязының үле хәбәре килде ышанмый, хет үтер ышана алмый Ничек яшәсен ул Гая 11.111 башка. «Сезнең әтиегез юк. сез ятим»- дин. балаларына ничек әйтә алсын'
Сузнс у I. әлбәттә, ире белән яшәгән бәхетле көннәреннән башлап җибәрә. Уза ун минут — Зәйни Моратовка кайтып төшә
менә бел әйтәбез, бу кешенең эше күп. бу кешенең эше юк. дибез Беләсеңме. Шәфика, аңлыйсыңмы, үскәнем, кешенең эше күп яки аз булуы фәкать үзеннән, әйе. үзеннән, җаным.бары тик үзеннән генә. Мәктәпкә 1өп-төгәл сигездә килеп, төп-төгәл дүрттә китүчеләр бар Ләкин шундый аккуратный укытучы үзен мәктәп бинасында гына укы тучы итеп сйзә. Мәктәп бусагасын атлап чыктымы —ул педаго) түгел, ♦ Оныта1 Әллә син моны авыл халкы сизми дип беләсеңме? Сизә, үзенә Z әйтми, исәнләшерисәнләшмәс кенә у <ып китә Ә менә Зәйнинең авторитеты £ зур иде. Ак сакаллы карт та. сигез яшьлек сабый да аңа киңәшче итеп. - олы шеи карый Ни өчен? Кеше булганга Халыкның хәленә кер • = белгәнгә. "
Әле утыз өченче елларны, безнең бер генә балабыз туган мәлне = Зәйни «Фордзон» тракторларын өйрәнү түгәрәге ачты Зартугайда эшләгән чагында Сәерсенеп карадылар Тапкан эш! Мазутка батып, кич - нең кич буе. Шулай дип карады халык башта Укытучылар да ку i $ селтәде. Ләкин йөрәклесе табылды — корым-сөремнән курыкмый тор- е ганы II китте, китте, мин сиңайтим. эшләр хутка. Трактор өйрәнгән = укытучылар физикадан яхшырак укыта. Белеп укыта, яратып укыта - Зәйни тегеләрне җыелыш саен күтәрә, район киңәшмәләрендә сөйли ~ Китте боларның даны Пәнҗ.ф! .». кпгге Казанга! Минем Гаязым i.i җенләнде трактор белән Икәү бергә безгә кайталар, бәхәсләшәләр колаклар тона Кычкыруын Гаяз күбрәк кычкыра. Зәйни сабыр Әле егерме ике яшендә генә булса да. акылы күп Бер урында таптанганны бер дә яратмый иде. Язын колхоздан ун гектар җир бүлеп бирделәр, үзләре сорап алды, алмаш-тилмәш сөрәләр минем Гаязым белән Ике төн эчендә сөреп ташладылар, бер көн эчендә бодай чәчтеләр Бодай теге аю шалканы кебек, котырып үсте. Ел килеше бик матур булган иде шул Көзен мәктәп тирәсенә алмагачы, чия. карлыган утыртып чыкты Биология укытучысы да. мәктәп каравылчысы да. мич ягучы да булышты Зартугай малайларын эшкә тартты Зәйни. Матур итеп, күңелләр ашкынырлык итеп оештырды эшне Бер почмакта гармун уйныйлар. бер почмакта бииләр, бер почмакта аш пешерәләр. Өмә Карале син моны, хитрыйны. халыкның нинди матур гадәтләрен мәктәп янына китерә бит. әй!
Мәктәпкә килү бәйрәмгә әйләнде. Бу. җаным Шәфдка. әгәр бик беләсең килсә, минем тәмамы җанымны биләп алды. Борынга егетләр исе кергән чак. Мин Гаяз белән иләс-миләс. Зәйнине күрү күңелле, тик ул миңа почмакта капчык белән сугылган адәм шикелле тоела. Хәзер мин аны аңлыйм Бәялим мин аны — хәзерге акылым белән Ул ча!ында төпле егет кирәк. Йорт тоткасы. Әгерҗе ягыннан килгән егетне сайладым Гаязны. Аның көчле беләкләренә тотынып, тыныч- рәхәт яшисе килә. Менә шулай. Шәфика, шулай, үскәнем, яшьлекнең аның үз исәрлеге үзе белән1 Хәзерге акылым булса, гафу ит мине. Зәйнигә чыккан булыр идем Гаепләмә мине. яме. акыл бирәсе урыша олы башы белән җүләр сатып утыра дип уйлама. Сагынулар сөйләт.», матурым, сугышка кадәрге Muiyp иманнар
Берара сүзсез утыр а", алсуланып бш алмаларын кулы белән баскалап. Бану апасы әйтеп куя
Беләсеңме. Шәфика, мин сине ронодан приказ тотып килгән көнне үк яраттым Шуңа күрә үзебездә торырга чакырдым да Исеңдәме ул көн?
Исемдә. Бану апа. Сез әле мине коридорда очратып «Кайсы класска укырга керәсең?» — дип тә сораган идегез
Бану апасы, авызын кулы белән каплап, гөлдерәп кенә б-р көлеп ала Сукыр лампа филтәсенең күмерләнгән өлешен пычак сырты белән кырын ’төшер.» өйгә сасы керосин нее тарала
Их. тәрәзәне ачасы иде дә. өй суыныр,— дип уфтана Зар тугайның Гыйбадулла абзый кызы, амбарчы Нисаны әйтәм. беркөн Са
лагыш базарында очрап, җиделе лампа куыгы бирермен дип ышандырган иде. шуңа барып кайтыргамы соң? Нишләргә дә аптыраган бу сукыр лампа белән Иртән торгач, борынга тулган корымны юып бетерер хәл юк бит! дип. ул бәйли торган оекбашы өстенә иелә. Нәрсәдер уйлый, чамалый, тарткалап карый Менә ул башын күтәрә. Шәфиканың күкрәк өстендә яткан авыр кара толымнарына сокланып карап тора - Беләсеңме, Шәфика, миңа синең максималист булың да ошый. Яшь чагында мин үзем дә турыдан ярып барырга ярата идем Кешеләр минем өчен йә яхшы, йә начар, урталар бар дип белми идем. Шулай булгач, табигый, мин аларны йә яратам, йә яратмыйм. Гаяз белән Зәйни дөньяга алай карамаганнар ахрысы. Алар кешедән беренче нәүбәттә яхшылык орлыгын эзләгәннәр, тапканнар шуны — кешеләрнең һәммәсен үз артларыннан ияртеп алып китә алганнар. Алар — минем өчен икесе дә бик кадерле кешеләр Сандыгымнан Гаязымның хатларын алып укыйм, фронттан язган хатларын, күңелем тула, күз яшьләре аша Зәйнине, аның буен-сынын. елмаеп басып торуларын, кара тутлы йөзен, бәләкәй кара мыегын күз алдына китерәм...
Бану апасы кинәт, һич тә көтмәгәндә. Шәфиканы гаҗәпкә калдырып, моңлы-сагышлы истәлекләреннән аерыла, фани дөньяның гап-гади эшләренә. борчулы мәшәкатьләренә керешеп китә:
— Әйдә. Шәфика, булмаса. йомышларыбызны йомышлап керик тә. ишекләребезне бикләп, йокларга ятыйк.
Ишегалдында аларны кышның зәмһәрир суыгы каршы ала Баш өстендә кап-кара күк йөзе, анда, утлы очкындай, йолдызлар чекерәеп яна. бер-берсенә сыенырга теләп җемелдәшәләр, күз кысышалар, сыена алмыйча, суыктан калтыраналар Яртылаш тулган ай күгелҗем-соргылт томан боҗрасы эчендә интегә. Кайдадыр авыл очында этләр өрә. сыкылы суык аларның тавышын да йота, тоныкландыра; сугыш еллары кышының салкыннарыннан күшеккән сарыклар йөткеренә, бурабзардан сыерның авыр гына мышнаганы ишетелә
Шушы салкын төндә көнбатыш тарафларда Шәфиканың үги әтисе. Әхнәф абыйсы, укытучы Зәйни абый, фашистларны җибәрмәс өчен, салкын окопларда яталар Гаяз абыйның инде үлгән хәбәре килгән. Бану апа ул хәбәргә ышанмый, димәк, ул да окопта бүген...
— Сыерның бозаулар вакыты да җитеп килә, саграк булырга кирәк.— ди Бану апасы.
Күкрәк тутырып, саф һава алгач, алар өйгә керәләр Йокларга әзерләнәләр
Йтәгенә челтәр тоткан эчке күлмәктән, йомры гәүдәле Бану апасы, аяк очларына гына басып, почмак яктагы сәкедә йоклаган балаларын барлап килә, аннары беренче булып мамык юрган астына чума Көне буе мәктәп эше. колхозда агитаторлык эше. фронтовикларга җылы киемнәр әзерләү эше белән арып беткән буыннарының сулкылдавына бирелеп ята. аның янына тал чыбыктай нәфис, юка гәүдәле Шәфика килеп сыена
Бану Хамматова «тал чыбыгы»на ярым пышылдап дәшә:
— Иарабби. минем дә бар иде бит шундый чакларым. Кая китте алар? Бетерде инде, сугыш бетерде аларны.
Шәфика, директор апасының моңсу тавышын тыңлап, беркавым сүзсез ята. Директор апасы йоклый алмый әле. Тагын сугышка кадәрге рәхәт заманнарга әйләнеп кайта
- ..утыз тугызынчы елны Зәйни Моратов өйләнде. Бу хәзер йорт- җирен булдыра инде, кала суккан төсле итеп капка-койма корыр, алмагачы утыртыр, авылда бер дигән итеп яшәр дип торганда. Зәйниебез «сәяхәтче» журнал уйлап чыгарды. Балалар, өченче сыйныфтан алып югары сыйныфларга кадәр, һәммәсе директор янында. Кулларында карандаш, буяу пумаласы эшләгән эшләрен язалар, рәсем төшерәләр Күпме сыерчык оясы куелган, күпме куян үстерелгән, күпме карлыган
утыртылган берсен бер калдырмый язалар. Язар нәрсә күп: язын кырау тешәсен белгәч, ике төн буе тирес яндырып, жиләк-жимеш бакчасын саклап калдылар Көзен кып-кызыл булып беренче алмалар Аеште. Бит саен алмагач рәсеме Ул гынамы?'- Бит саен шигырь, хикәя Шаштылар ул елны шигырь белән! Әллә яхшы ул шигырь, әллә бер тиенгә дә тормый язалар, журнал битенә күчерәләр, бергәләп сөенәләр ♦
— Бакча утыртып йөргәннәрне беләм мин. анысы мин өченче сый- £ ныфта укыганда булды, диде Шәфика, шигырь язып йөргәннәрен g хәтерләмим
— Каян хәтерлисен, син инде ул чакта Казанда. Нурия аланнарда g яши идеи, аннары, болары бит Зартугайда түгел. Моратов Салагыш “ мәктәбенә, директор булып килгәч эшләнде а
Ә-ә-әәә,— диде Шәфика сузып кына j
- Син күрми калдың шул аларын. И, жаным Шәфика, белсәң иде » менә, күрсәң иде. журнал китте Зартугайга. Чекалдага. Кырынды, Кады- < баш. Исәнбай. Яуморза мәктәпләренә Пәнжәр төбәген йөреп чыкты да. е Әгержегә юл алды. Казанда Мәгариф халык комиссары ишеткән моны — г шуннан соң безнең «сәяхәтче* журналны республика буйлап йөртә баш- < ладылар Журнал «балалады» шундыйны барлык мәктәпләр дә булдырырга кереште. «Мәгариф» журналында. «Пионер каләме»ндә, «Яшь ленинчы» газетасында безнең балаларның шигырьләре, рәсемнәре, эшләнгән эшләре хакында хәбәрләр атна саен басылып торды. Шаулады безнең мәктәп!
* 1940 елны Моратов Зәйнине Мәскәүчә Бөтенсоюз укытучылар кон
ференциясенә озатып жибәрдек
XII
Декабрьнең унжиденче числосында Почта-Хәержамал Бану апасына телеграмма китереп тоттырды. Агарынып алды кәгазьне Бану апасы Гаязның яңа хәбәре түгелме? Каударланып ачты, каударланып укыды, лып итеп караватка утырды.
Салагышның кайгы-хәсрәтен уртаклашырга күнегеп житкән Почта- Хәержамал яулык өстеннән киеп куйган колакчын бүрекне арткарак чигерде.
— Үлем-житем юктыр бит, дилектыр?
— Үлем-житем юк. Хәержамалттәй. Юк үлем!—дип. үзе дә сизмәстән. кычкырып әйтеп ташлады Бану Хамматова.
— Әллә берәрсе кайтамы, малакай?!
— Кайта. Хәержамалттәй. кайта!
— Кем кайта, дилектыр. миңа да әйт инде?
Нигә сорап торасың аны. Хәержамалттәй. телеграмм үз кулыңда иде бит. укымадыңмыни?
Почта-Хәержамалнын хәтере калды:
— Син бит, Хамматова Бану, бик аңлы кеше, мин бит урысчаны сукыр бер тиеннек тә белмим Ничек итеп укыйм ди инде мин аны шулай булганыннан?. — Ул. бүреген басып киеп, кулына тоткан чыбыркысын селти-селтн. агы янына китәргә дип кузгалды, тик шул чагында тагын нидер исенә төшеп, кире борылды — Син. дилектыр. әйтәсең килсә — әйт. әйтәсең килмәсә әйтмә, ә мин әйтәсем булгач, әйтәм: пуштыдан мине кисәтеп жибәрделәр, сәгате-минуты белән илтеп бир штубыты. соңга калып куя күрмәсен диделәр.
Бану телеграммага тагын күз салды.
•«Урал поезды Әгерже станңиясыннан 18 декабрьдә көндезге уникеләрдә узачак биш минут туктап торуы ихтимал килергә тырыш Зәйни Мораки»
Бану Хамматова Шәфиканы килеп кочаклады, каушаудан ни әйтергә дә белми. колхоз идарәсенә чыгып йөгерде.
.к v . № 2 65
Тагын ике сәгатьтән ул үрәчәле чанага күк бияне җигеп кайтты Шәфиканы тиктомалга ашыктырырга тотынды:
— Мин бит сиңа әйттем. Әзерләнә тор, дидем Нишләп җәелеп утырасың син, кондырлы кодача кебек?
Юлда әллә ни күп сөйләшмәделәр,— суык иде. Толыпка төренеп барырга туры килде. Толыптан башны чыгарып сөйләшергә керештеңме, каш-керфекләргә сыкы утыра, татып якасы да агарып бетә иде. Өч- дүрт сәгать баргач. Кырынды авылында — Гаяз Хамматовның сугышка кадәрле үк килеп урнашкан бер кардәше Нурми картларда чәй эчеп чыктылар Нурми — баш түбәсендә бер бөртек тә чәче калмый коелып беткән өлкән укытучы — сүзгә саран булып чыкты. Бану Хамматова- дан ире Гаязны сораганнан соң. тегесе икеле-микелерәк җавап биргәннән соң. бүтән төпченмәде Авылның тынлыгы, кар көртләре эченнән очлаеп күренгән йорт түбәләре, морҗалардан күтәрелгән аксыл төтен, урамны тутырган салам көле исе — болар барысы безнең юлчыларда моңсу тойгылар уятты.
Әгерҗер /китәргә җиде-сигез чакрымнар кала, күз бәйләнде, әйләнә- тирәгә эңгер иңде, озакламый караңгы да төште Алда Ижбубый авылының саргылтым тонык утлары күренде.
— Менә. Шәфика, карап кал. әтиең Габбас мулла заманында шушы авылның атаклы мәдрәсәсендә укыган булган. Бу мәдрәсәдән чыккан кешеләрнең даны илгә таралган,— диде Бану апасы, ике катлы агач йорт яныннан узганда.
Төнне Ижбубыйда үткәрергә булдылар
Бану йоклый алмады Әле алмаш-тилмәш өргән эт тавышларына, әле мич буенда печән күшәгән бозауга колак салып, йокылы-уяулы вәсвәсәләнеп ятты Сугыш елларында бу якларда күбәйгән бүреләр турында, сугыш афәтеннән качып. Тугызбуй тирәләренә килгән пошилар турында уйлады Черем итеп киткән чакларында шаулап килгән һәм туктамый узып киткән поездны күреп саташты.
Таң алдыннан йокыга куерган булган иде. ишектән мул булып кергән салкын аны туңып-дерелдәп уянырга мәҗбүр итте. Чаршау читен ачып караса — өйгә сыер керткәннәр, алдына пар бөркеп торган кабыклы бәрәңге салып, бозавын имезергә кушканнар
Сыер җилененә дөбердәтеп төртә-төртә, койрыгын селки-селки, әнисен имгән аклы-каралы бозау аның тагын сугышка кадәрге тыныч- рәхәт заманнарын һәм.. Әгерҗе станцасыннан узачак Зәйни Моратовны исенә төшерде
Ул торып утырды. Чайрап йоклап яткан Шәфиканы уятты. Җылы урыныннан куба алмыйча, күзләрен уып. киерелеп яткан үсмер кызга ул байтак вакыт үтә дә якын итеп, хәтта кызганып карап торды. Бигрәкләр дә яшь шул, гамьсез-ваемсыз гына яшәр чаклары бит әле...
Тимер юл станцасына иртәнге уннар тирәсендә килеп җиттеләр Урал поезды килергә ике сәгать вакыт бар иде әле. Атны каядыр куярга, поездның үз вакытында киләме-юкмы икәнен белешергә кирәк иде.
Суыктан шинель якасын күтәреп, муенын шуның эченә яшереп, йөгерә-атлый килгән бөдшәйгән бер карттан атны кая бәйләргә мөмкин икәнен сорадылар
Поезд сәгать ярымга алданрак килде Башта аның ерактан тонык кына итеп аваз салганы ишетелде. Ул да түгел, вагон саен автоматлы, каеры тунлы саздатлар баскан «товарняк» станцага тулы хутына килеп керде дә. тизлеген киметмичә, кара төтен бөрки-бөрки. пошкыра- пошкыра чаба бирде; аңа ияреп чапкан халыкны үртәгәндәй, станца читенә диярлек чыгып, ачы тавышлар белән шыгырдап туктады.
Посчд чапкан уңайга Бану зур бер кызыл вагонның ачык капкасына өелгән солдатлар арасыннан Зәйни Моратовны таный алмаган иде Икде менә җиргә сикергән ак тунлы, маңгаена кызыл йолдыз кадаган ак бүрекле, мыеклы командирда Зәйни чалымнарын күргән- 66
дәй булгач, җаны тетрәп китте, һәм ул. абына-сөртенә аңа гашланды.
Калганы саташулы төш кебек кенә булды. Әллә күрештеләр, әллә керешмәделәр Вакыт шундый да аз. әйтер сүзләр шундый да күп. әмма ике елдан артып киткән сугыш кешеләрне чамасыз кырыс, чамасыз олы. чамасыз тыенкы иткән иде.
Ниндидер бик җитди, шул ук вакытта бик тә ягымлы сүзләр әйтеп. * Зәйни Бануның кулына бер төенчек тоттырды, күкрәгенә кысып, иреннә- « реннән үпте һәм ашыгып, шул ук вакытта аерылырга да теләмичә i (дымлы кара күзләрендә үкенү чагылып узды), инде дөбердәшеп кузгала 5 башлаган вагоннарга таба йөгерде. §
Ул вагонга сикереп менгән чакта гына Бану аңына килде: ♦
— Исән йөреп, исән кайт! — дип кычкырырга өлгерде =
Поезд ачы итеп сызгырта-сызгырта. кара төтенен бөрки-бөркн, ° станца будкалары артында күздән югалды. Аның соңгы сәламе, гудок £ тавышы бик тонык булып ерактан гына килеп җитте. <
Бер чакрым араны берни сөйләшмичә, очрашу тойгыларыннан ай- | ный алмыйча, атны атлатып кына кайттылар. Әллә педагоглык сабыр- а. •чыгы. әллә хәвефле хәб-р белүдән курку төенчеккә кагылырга кушмый 2 иде
Беренче булып Шәфика — дөньяда бер сабыр кыз сабырсызлана башлады Шуннан coi| Бану апасы да түземлеген жуйды. Калтыранган куллары белән ул төенчекне чиште, калтыранган куллары белән, дүрткә бөкләнгән хат-кәгазьне алып, күзенә якын ук китерде, укый башлады:
«Гыйлембану! Син минем бу хатымны укыган чагында, безнең поезд инде ерак киткән булыр. Мин синең газапларыңны күрмәм Тик. шуны бел мин гел мин гел... синең яныңда...» - дип. бүтән укый алмыйча, сыгылып төште.
Хатның калган ягын Шәфика күз йөртеп укып бетерде. Аида Гаяз Хамматовиың. гитлерчыларга каршы аяусыз сугышып, батырларча һәлак булуы әйтелгән. «Мин аны Сталинградтагы Мамай курганына үз кулым белән күмдем»,- дигән иде Зәйни Моратов
Кул кисәге хәтле бу хатны солдат хатыны Бану сугышлар беткәннән соң да әле кат-кат укыр Ул чагында инде үскән, зурайган балаларына укытыр Бу хат Хамматлар нәселенең илне фашистлардан саклап калганлыгын яңа буыннарга хәбәр итеп торыр, башка батырлар белән бергә. Гаяз Хамматов каберенә чәчәк салырлар.
Ә менә бу минутта Зәйни Моратов тапшырып киткән хат. учак көлендә сүнгән күмер кебек. Бануның соңгы өметен сүндереп ташлады
Унберенче башлам
I
«Ижминвод» госпиталенең көннәр җылы, табигатьнең матур чагында гына эшләячәген Нурия Уразаева алдан ук белеп килде. Шулай да көне җитеп, көзге җилләр сары яфракларны җир өстеннән куып йөртә башлагач, терелгән сонгы авырулар, госпиталь персоналын кочаклап һәм рәхмәт сүзләрен әйтеп саубуллашкач, инде ияләнеп җиткән Иж тугайларыннан китеп бару шактый ук күңелсез булды.
Нуриягә сайлау өчен ике төрле мөмкинлек куелды: йә ул майор Рәхимов белән бергә Арча госпиталенә китә, яки язга тикле Пәнҗәр- нең берәр авылында врач булып эшләп тора да. май башында янә үз урынына әйләнеп кайта
Уразаева чишеп булмый торган авыр төен алдында торып калды. Арчага китеп барыр иде. анда гадәти госпиталь түгел, дошман гаскәрләреннән әсир итеп алынган тоткыннар госпитале; авылга барыр иде _ кеше өстендә, мал-туар арасында пке баласы белән яшәү авырык- сындыра.
Шулай да ул кышын берәр авылда эшләп торып, язын тагын «Иж- мннводка» кайтырга булды. Аның өчен ни яхшысы, әлбәттә. Зартугай булыр иде Анда шактый ук «ур медпункт бар Анда Мөхәммәтша каенагай, Фәтхениса җиңги, анда — Шәфика, авыру Зиннурҗан
«Шәяхмәт Айдаровка әйтеп карарга кирәк Бәлки ул безгә үзенең авторитеты белән Зартугайдан урын табып бирә алыр»,— дип фикер йөртте Нурия һәм шул хакта Мөхәммәтша каенагаена хат язып җибәрде.
Туган җанлыклы каенагай, Нуриядән хат алу белән, бер көн кичекмәстән. чарасына кереште. Нәкъ шул көннәрне Зартугайның участок врачын, яшь бер кызны, фронтка алганнар иде Шул урынны ычкындырмаска кирәк. Кемдә торасы дип кайгырасы түгел, өй болын чаклы, алар анда нибарысы икәү — Фәтхениса да үзе.
Ләкин Шәяхмәт аны кочак җәеп каршыламады. Дөньяда алны-артны уйлап карау, замана җилләре белән исәпләшү дигән нәрсә дә бар Адәм баласы, олыгайган саен, саграк эш итә. упкынга баштүбән ташланырга ашыкмый.
Үзен ничектер салкынрак кабул иткән Шәяхмәткә «туп-турыдан туп пашул» була торган Мөхәммәтша абзый, эшче кешегә хас усаллыгы белән кинәт бик хәтәр ябырылды:
— Син нәрсәдән куркасың? Ни өчен син у« шәүләңнән үзең дер калтырап торасың?! Партиядән чыгарылган дип исәпләнелгән Солтан хәзер якты дөньяда юк! Трудармиядә ил өчен җанын фЛда кылган Солтан гына бар Киленебез ике ел буе хәрби госпитальләрдә яралылар дәвалый Ә мин. җитмешкә җитеп килә торган карт, атлар дирбиясен гөл кебек итеп тотам. Әгәр син Нурияне Зартугайга урнаштыруны семьячылык дип карыйсың икән — напрасны1 Ник дип әйткәндә, син аны эвакуация белән кайтса да. урнаштырмый хәлең булмасые. Инде килеп, күңел- дәгесен әйттереп бетерәсең килә икән, әйтәм, хәтерең калыр дип тормыйм: теге заманнарда сиңа Шаукымлы Шәяхмәт дип юкка кушамат такканнар. Шикләнүчән Шәяхмәт дип әйтәселәре калган. Беләсеңме, иптәш партионный секретарь, җир йөзендә йөз ел куян йөрәкле булып яшәгәнче, бер ел арслан йөрәкле булып яшәвең әйбәтрәк.
Шәяхмәт бусарынып чыкты. Фронт мәшәкате, урман кистерү, задание икмәген тапшыртып бетерү, сугышчыларга җылы киемнәр әзерләү хәстәре белән мие дүнгән секретарьның какшаган нервылары кинәт биреште— озынча какча битенә кызыл таплар бәреп чыкты, иреннәре калтыранды Монысы да бит аның Айдарлар нәселеннән иде. гаепсезгә гаеп итүне күтәрә алмый иде бу нәсел.
Каршысында юл кожаныннан, күн итектән һәм күн картуздан басып торган чал сакаллы абзыйсына яннан кырын күз салгалап. телефон «колагын» борырга тотынды «Кызыл Зартугай» председателенә шалтыратты өйдә юк. колхозчыларны Уҗил урманына озатырга киткән; авыл советына шалтыратты - Мәрдән Мурзинга. анысы күрше- тирә авылларда җылы кием җыеп йөри; инде бердәнбер юл — парт-оешма секретаре Каһармановны эзләтеп таптыру иде, ләкин ана таянуны ул аеруча уңайсыз бер нәрсә дип карый, чөнки НуриянеК әтисе Габбас мулланы раскулачивать итәргә беренче булып килгән кеше ул; ничек дип карый бит әле ул синең киңәшеңне? Өстән басым ясау дип. Габбас мулла кызын җайлы урынга урнаштыру дип бәяләсә? Бәхете — Каһар- манов та өйдә түгел, егерме бишенче елгыларны Татвоенкоматка илтә киткән булып чыкты.
Тирләп киткән маңгаен кулъяулыгы белән сөртеп, аның алдында әле һаман усал судья булып басып торган Мөхәммәтша абзыйга гөбәлде: күрдеңме, янәсе, дөнья син дигәнчә генә түгел, дөнья үз җае белән бара, бу сиңа сугыш заманы.
Ниһаять, ул саргылт төк баскан ияген учлап утыра торгач. Пән- җәрнең сәламәтлек саклау бүлегенә шалтыратырга булды:
Иптәш Харитонов, берәр авылга участок врачы кирәк түгелме?
- Зартугайга дип әйт, Зартугайга. дип, куллары белән ишарә ләр ясый башлады хәйләсез Мөхәммәтша абзый.
Райком секретаре аңа әйләнеп тә карамады
Кайда? Кайда? Аһ. Зартугайдамыни? Яхшы, иптәш Харитонов Нәрсә? Минем кандидатура? «Ижминвод» госпиталеннән вакытлыча авылда эшләп торырдай белгеч бар. Кулдан ычкындырмаска иде Квар- ♦ тир ягымы? Анысын колхоз карар Уразаева. Так точно — медицина £ фәннәре кандидаты. Әлбәттә. Бик дөрес әйтәсез, башка чакта төшкә дә'керә торган түгел. с
Менә шулай килеп чыкты эшләр Нуриянең язмышы тагын башка | борылыш алды. Мөхәммәтша абзый аны ике баласы һәм тЬенчек-чемо- “ даннары белән «Нжминвод»тан атка төяп алып кайтты Җылы кул- № дан Фәтхенисасына тапшырды ~
- Менә, әнисе, килендәшең. Савыт-сабалары, бала-чагалары белән. »
Барыбыз бергә рәхәтләнеп бер чүкердәшеп кыш чыгыйк әле. Безгә 5 генә гомер буе туганнардан аерым яшәргә димәгән! е
Сугыш заманы Нурияне ваемчан булырга, берьюлы берничә эшне ~ эшләп куярга өйрәткән иде. Ул. Казанга барып, иң әүвәл үзенә ки- < рәкле эш кораллары алып кайтты, остазы Майскийны да күрде. -
Александр Николаевич салкын һәм буш кабинетында көзге пальтодан бөкшәеп утыра иде. Нуриянең куЛын үз кулыннан җибәрмичә, аның чыраена, яктырып-чаткыланып торган күзләренә карады, шәкертенең тәмам сәламәтләнеп җиткән булуына ышангач, үгет-нәсихәтен әйтте: бүтән чирләмәскә, аяктан егылганчы чапмаска, китаплар укуны, чит тел өйрәнүне онытмаска, тагын әллә нәрсәләр, тагын әллә нәрсәләр
Нурия борчыла башлады Майский Солтанның үлемен ишеткәнме — юкмы? Ишетмәгән булса, аны әйтеп, кайгыга салыргамы? Бер генә мизгел икеләнеп алгач, шулай да әйтүне кирәк тапты
Профессор аһ итте. Үзе тәрбияләп үстергән галимәнең кайгысына ихтирам йөзеннән аяк өсте басты, башын иеп. байтак вакыт сүзсез торды. .
Аннары ул каударлана башлады. Ничә еллар саклап торган запас инструментларын да. әҗәл даруына дип саклаган даруларын да биреп . җибәрде Нурия аңа үзе кулдан бәйләгән калын һәм бик йомшак йон свитер бүләк итте. Картлач тагын каушады, тагын каударланды, бүләккә каршы бүләк эзләп тинтерәп бетте
Порт кирәк-яракларын да онытырга ярамый иде. Мөхәммәтша каенагайларының самавыры тузган, ә Зәйтүнә-мөгәллимәнең ак самавыры тик тора, артык яткан кофтадыр, күлмәктер ише нәрсәләрне дә алырга кирәк — балаларга да. Шәфикага да ярап куяр Тегү машинасын да аласы булыр Машина машина инде ул сине ачлык-ялангачлыктан коткара ала.
Янында бернинди ярдәмчесе булмаса да. шул әйберләрне поезд белән алып кайтып җиткерә алды Нурия. Хәер, «җиткерә алды» дип әйтү генә ансат Зартугайга түгел. Әгерҗе станцасына хәтле генә алып кайтып җиткерә алды. Аннан көчкә иншалла белән олау тапты Кич кырын, бар булганын ат арбасына салып, кайтырга чыктылар. Октябрь башлары иде инде бу Көн җилләп тора, кара-кучкыл авыр болытлар түбәннән генә агылалар; ачык кырга чыгу белән җил көчәйде, әллә кар булмаганга, ул шундый үзәкләргә үтеп исә. Казаннан алып чыккан одеалны төенчектән чишеп алып, бөркәнеп утырырга туры килде Бер мәртәбә озаклап авырган Нурия үпкәсенә салкын тидерүдән, балаларын бөтенләй ятим калдырудан бик курка иде
II
Зартугай медпунктында врач Уразаева килгәнче фельдшер хезмәтен бик тә каты бәгырьле, аягы аксак булу сәбәпле сугышка китми калган
Миртимер Курамшин башкарган Председательгә ярашу өчен ул авыруларның хәленә керми, урман кисәселәре килмәгәнгә, теләсә нинди чир уйлап табалар дип. хатын-кызлар өстеннән гел әләкләп торган. Көне- төне кырда. Пәнҗәр юлларында, урман кисүдә азап чиккән солдаткаларның ул тәмам гайрәтен чигереп бетергән.
— Үлсәк үләрбез, әммәдәки ул кара йөрәккә, имансыз кавемгә бармабыз.— дигәннәр Зартугай хатын-кызлары.
Нурия, килеп урнашу белән, эшләүнең авыр булачагын аңлап алды. Бердән, сугыш вакыты булу сәбәпле, организмга кирәкле азык җитми.' икенчедән, татар авылларында гомер буе камыр ризыгы ашаганга, халыкның байтак өлеше медпунктка эч авыртудан зарланып киләләр иде.
Председатель Миңнуллага бик озак аңлатып, врач Уразаева Пән- җәрдән егерме тонна кәбестә кайтартты. Аны ничек итеп тозларга кирәклеген өйрәтте, үз кулы белән эшләп күрсәтте.
Врачлык эшен өр-яңа ысул белән башлау Уразаевага булган игътибарны арттырды.
Ашказаннары тәмам эштән чыкканнарга, гастриттан интеккәннәргә тиешле даруларын язып бирде, кайберләрен Пәнҗәр больницасына илттерде Язвадан интеккән өч хатынны еракка китеп урман кисүдән, ягъни коры-сары ашап йөрүдән коткарып калды.
Ошамады болар Миңнуллага Аңардан бит кем чирле, кем сәламәт дип сорамыйлар. Урман сорыйлар, азык-төлек сорыйлар. Сугыш чорында ашказаны бозылмаган кем генә бар икән? Аларның һәркайсы- сын урман кисүдән бушата башласаң, кем бара урман заготовкасына? Кем китә Илләткә?
Врач Уразаева беренче көннән председатель Батыршинның бавырына таш булып утырды. Әмма Уразаеваның аңарда эше юк. ул врач, ул авыруны дәваларга, хәлен җиңеләйтергә тиеш. Сугыш чорының киң таралган тагын бер чире — балаларны баскан корчаңгы белән дә көрәшергә кирәк иде әле Курамшин корчаңгыны бетерү өчен бармак та селкетмәгән, әниләре исә борынгыдан килә торган «халык медицинасын» кулланганнар--балаларының бармак араларына казан төбе корымы сөрткәннәр.
Барлык аналарны, әби-сәбиләрне, үсмерләрне колхоз клубына җыеп аңлаткач, корчаңгыга каршы кирәкле даруларны табып, бала-чаганы ике көн эчендә медпункт аша үткәргәч, яңа килгән «дуктырның» дәрәҗәсе бермә-бер артты.
Уразаеваның абруй артты. Кхрамшинныкы җимерелде.
Әгәр Уразаева амбарчы Нисага якты йөз күрсәтмәсә. аны урман кисү кебек эшләрдән коткарып калмаса, фельдшерның якты көннәре караңгыга әйләнәчәк, ул чагында аның Бадулларга. Нисаларга кирәге калмаячак.
Бүрене бүректә чакта буарга кирәк,— диде Миртимер,— Йоклап ятма. Нисакаем. бар. кылын тарт, теләсә нинди хакка сатып ал «яңа себеркене».
Амбарчы Ниса — Бүре Бадулның олы кызы — ашлык амбарына сугышның беренче елында ук оялап алган иде. Ул эшен шул хәтле дә оста алып бара, үзе урлый, үзе юллый иде — бәйләнеп тә карадылар, ничәмә-ничә мәртәбә ревизия дә ясаттылыр. өстеннән берни дә чыкмый.
Бүре Бадулның унбишләп умартасы бар Өстәвенә ул —^"колхоз умарталыгында инде ничә еллар баш умартачы. Балның ачысы да, төчесе дә өзелми Бадуллар табыныннан. Ә байлык кешегә дәрәҗәсен аңларлык көч бирә, тавышны бөердән чыгарып еөйләттерә. Авыл кибетенә аракы-сырец кайтса, башкалар аны бер чирек ала. Бадул берәр пот сыешлы өч шешә белән алып куя. Кирәге чыгар. Кемнәрне екмаган хәмер, кемнәрне юашландырмаган.
Гыйбадулла картның ишле гаиләсеннән олы улы Тәхәви генә, аны-
моны абайлап өлгергәнче, ут авызына барып керде. Керде дә. һәлак тә булды Җиһангиры интендантлык хезмәтендә. Шириязданына унҗиде, Мифтахына унбиш, Мәхмүзәсенә унбер. Харисына тугыз яшь. Булдыклы хатын, Бадулның Җамалы елның елында дип әйтерлек бер баланы тупырдатып таба да тора.
Бервакытны урман каравылчысы, бик әйбәт кәефләнеп алгач: ♦
— Гыйбадулла абзый, ничек соң синең семьяң шулхәтле ишәйде әле? — дип беркатлыланып сорау биргән иде, Гыйбадулла абзаң кет- кет көлеп кенә куйды:
- Үзем дә аптыраган, иптәш кем Катынның күлмәк итәгенә генә з кагылып китәм —«шалт бер бала! "
Әнә шул «итәккә кагылганнан гына» туган бал.алар шундый тере, s булдыклы, эш яратучан — язга чыгу белән, Бояр урманыннан каен ° себеркесе, юкә кайрысы ташый башлыйлар, чокыр-чакырлардагы, тал- * лык араларындагы печәнне чалгы белән чабып, урак белән урып, кул < белән йолкып өйгә ташыйлар, киптерәләр, печәнлеккә өя баралар. Каен е җиләге пештеме, чикләвек өлгердеме — Бадулныкылар тагын урманда *
Балта эшенә кулы ята торган Бадул малайларның һәркайсына < кул арбасы ясап бирде. Кышкылыкка бәләкәй чана әмәлләде. Малайлар бәләкәй арба белән болын ягыннан печән, урман ягыннан коры ботак ташыйлар, әбәд чиләге белән карлыган, шомырт, кура җиләге алып кайтып эвакуация марҗаларыннан кием-салым юнәтәләр Күңел көр малайларның, берсеннән-берсе уздырып, ярышып эшлиләр
Сугышның беренче елында ук Бадулныкыларның даны Зартугайга гына түгел, тирә-күрше авылларга да таралды. Яши белеп яшәүдә аларны уздырган беркем юк.
Бадулныкылар уйлап табарга да оста булып чыкты. Ике яшьлек үгез асрап, аны тәртә арасына керттеләр. Көне-төне урман ташыйлар. Үзләренә генә түгел, күршеләргә дә. Салагышка да илтеп саталар.
Үгезнең файдасы тимәгән җир юк. Печән өстендә урманнан йөге- йөге белән алып кайта башладылар печәнне. Ширияздан чаба. Мифтах чаба, унбер яшьлек Мәхмүзә дә чаба, тугыз яшьлек Харис тырма белән җыя һәм апасын, авыз ерып котыртып тора:
— Чап. әйдә, чап! Дәртең сүрелсен бераз, авыгың басылсын!
Каян ишеткән диген имансыз малай «дәрт» дигән, «авык» дигән сүзләрне?! Хәер, авыл малае шәһәр малаеннан иртәрәк өлгерә, алты яшендә инде ул дөньяның яратылышын, нәни балаларны нинди коедан алганнарны белә. Аккошлар алып килде дип тә, диңгез дулкыннары алып килде дип тә алдый алмыйсың аны.
Авыл малае ун яшендә ат җигәргә өйрәнә, унике яшендә сука сукалый; иртән әтисе җигә торган атны инешкә алып төшеп сугару, төннәрен урманда ат саклаулар — һәммәсе аның өстендә Авыл малае — кече яшеннән әтисенең ун кулы
Олыраклар, аулак өйгә йөри башлаган егет-җилән малайларга кызлар белән ничек танышырга, танышканнан соң нишләргә һәм әнә шул «нишләүнең» дөньядагы барлык рәхәтләрдән дә рәхәтрәк икәнен аңлатырга тырышалар Озын сүзнең кыскасы — алда торган хыялларын малайларга сөйләп, күңел юаталар
Шулай булгач, тугыз яшьлек Харисның апасын үртәп рәхәт табуы бер дә гаҗәп түгел. Аның бит инде ничәмә-ничә мәртәбә болынга төшкәне, олырак малайларның кырыкмыш тайга атланып шыбын тарттырганнарын күргәне булды
Андый чакта солдат хатыннары, бикләнеп яткан тойгы-дәртләренә чыдаша алмыйча, малайларны ат өстеннән тартып төшерәләр дә, җыйнаулашып, көлешә-көлешә. мәкәшен карыйлар Малай башта гарьләнә, елый, аннары үзе дә үсмер кызларның күкрәкләрен учы белән умырып тотып, кычкырып елатырлык дәрәҗәдә әрсезләнә.
Абыйлары Ширияздан, Мифтах белән бергәләп, Харис кичке уен-
нарга чыга; Хәнифә түтинең Мәхмүте белән бергә, гармун күтәреп йөри; тик шунысы күңелсез — Харисны кызлар үртиләр генә, ә Мәхмүтне «наныем, үскәнем, йәле, өздереп җибәр әле гармуныңны!»— дип кочаклап, үбеп, җанына тиеп бетәләр. Их. Харис гармунны Мәхмүт төсле уйный белсәме?! И-ии җүләр. белер иде ул кадерен, атаманлык итеп карар иде ул! Ә хәзер аңа — тьфү! — кемнең кемне яратканын, кемнең кемне яратмаганын күзәтеп, әрсез малайлар белән симәнке ярып, аулак өйдән куып чыгарсалар, шул йортның түбәсенә таш атып йөрергә генә кала.
Аулак өйләрнең түбәсенә таш ата-ата. кызларны үрти-үрти, егетләрдән кыйнала-кыйнала, кеше була авыл малае
Озакламый Харис та кеше булачак Ул да яңа кием, кич чыгарлык яңа ботинка, кара кепка, ак күлмәк һәм кара чалбар таләп итәчәк әтиләреннән. Яшел түбәле, аркылы-торкылы кызыл тасма үткәрелгән түгәрәк бүрек, мех якалы пальто киеп җибәрсәң, сарык йоныннан бәйләгән ап-ак шарфны җилкә аркылы салсаң — кулга гармун тотарга, авызга папирос кабарга гына кала.
Әнә нәрсәләр белән хыяллана авыл малае.
Әйе, Бадулныкылар сугыш вакытында ачлыкның, ялангачлыкның, салкын өйләрдә калтырап утыруның нәрсә икәнен дә белмәделәр. Дөньяның артына тибеп, үзләренә кирәген умырып алып, районнан килгән түрә-караның авыш ягына салам кыстырып, салам сыймаган җирдә, мичкәдән бал коеп, күкрәп яшәделәр.
Бу аларны күтәрде Бу аларның Нисаларына колхоз амбарында үз амбарындагы кебек йөрергә юл ачты
Зартугай хатыннары сугыш башыннан бирле урман кисәргә дүртәр- бишәр мәртәбә барып кайттылар инде, глубинкадан бәләкәй чана белән симәнә ашлыгы ташыдылар, Нисаның андый эшләрне уена да керткәне юк. Ни өчен дисәң — аның сакчысы, аны урман кисүдән, симәнә ашлыгы ташудан йолып кала торган Курамшины бар.
Менә хәзер Зартугай медпунктына мөдир булып Уразаева килде. Каты себерә диләр яңа себеркене. Ләкин Бадулныкыларны паникага төшерү ансат эш түгел. Җае табылыр, бу дөньяга берәр төрле кармакка капмаган балык юк. Чуртан булып чуртан каба кармакка!
Урман кисәр өчен Мари якларына бригадалар туплый башлагач, фронттан аягын өздереп кайткан агач аяк Гайрәтулла низаг чыгарды. Бик сабыр, бозау кебек юаш булганга, аңардан андый хәлне көтмәгәннәр иде. Дөресен генә әйткәндә, халык моңа бик гаҗәпсенде. Гай- рәтулланың исеме ул көннәрдә телдән төшмәде.
Аның беркайчан да җыелыш мазарга килгәне юк иде. Колхоз идарәсенә дә ул елына бер генә мәртәбә, анда да килми калырга мөмкин булмаган очракта гына сугыла иде.
Күрәчәк күмер ашатыр ди - бу юлы килде. Урман кисәргә китүчеләрне клубка җыеп, эш тәртибен әйтә башлауга, агач аягын шакылдатып килеп керде. Клубтагылар. башларын борып. Гайрәтуллага карадылар. Кемдер «пырх» итеп көлеп җибәрде. Пәрәмәч! Гайрәтулла килгән түгелме? Җүнлелеккә булсын' Сугышлар бетәргә язсын!
Әмма дә ләкин авыз еру. елмаю, төртмәле сүз әйтү шууың белән бетте. Гайрәтулла арттагы эскәмияләрнең бирсенә чүмәшер, йокымсырап утыра башлады. Инде аны онытып та баралар иде. инде әйтәсе сүз әйтелеп, биреләсе боерыклар бирелеп, таралышырга ук торалар иде. тагын агач аякның шакылдатып идәнгә басканы ишетелде. Бак- саң-күрсәң. агач аяк Гайрәтулла. басынкы бозау. Батыршинның үгет- нәсихәтләрен шыпырт кына тынлап, маегына урап барган икән.
— Персидәтел Миңнулла! — дип кычкырып җибәрде ул.— халыкны таратырга ашыкмый тор әле.
— Тагын нәрсә булды инде? — дип, Миңнулла канәгатьсез тавыш белән мыгырданып куйды — Соңга калдың. Гайрәтулла абзый, тыңлап утырырга кирәк иде. Мәсьәлә ачык, таралабыз
— Я-а-аак. мәсьәлә ачык түгел, мәсьәлә ябык. Укы списокны, яңа баштан укы. — дип, карлыккан тавыш белән сөрән салды Гайрәтулла.
Җыелышта буталыш китте.
— Укы Рас кеше тели икән, укы! — дип кычкырдылар төрле яктан
— Укы, кәнишне! Фронтовикларны санга сугарга вакыт!
- Ярар, укы. — диде Миңнулла янына утырган авыл советы баш- * лыгы Мәрдән Мурзин. ’ g
Миңнулла, ризасызлыктан кызарып-бүртенеп, урман кисәргә китәргә £ тиешле утыз биш солдатканың исемлеген, һәр исемгә тукталып, ашык- g мыйча гына укып чыгарга мәҗбүр булды Ул укып бетерүгә, Гай- J рәтулла янә дә аяк өсте калыкты, янә дә бөтен клубка оран салды: «
— Персидәтел Миңнулла! Партийный түрә Каһарманов Имамет- в дин, и шулай ук силсәвит башлыгы Мурзин Мәрдәнша! Әйтегез әле, £ кешеме сез, түгелме? Нәрсә карыйсыз сез, тукмак башлар? Амбарны * талыйлар бит Бүре Бадулның ачкүз Нисалары талый бит амбарны. < Ни өчен минем бүсер зәхмәтле Тәгъзимәм урман кисәргә барырга е тиеш тә. Б\ре Гыйбадулласының амбар талап симергән бүре авызлы * Нисасы бармаска тиеш? Нисмиеш правы! Барсын' Мин әйтәм, Бадул * бүксәсе дә барсын! Әйтегез, катыннар, кайда монда гаделлек? Их, сез, түрәләр. Бүре тәренең бер чүмеч әче балына сатылган малакасус- ный түрәләр! Мин сезнең берегездән дә курыкмыйм и куркачак та түгел! Мин сезнең маңгаегызга винтовка түтәсе белән бәргән төсле итеп әйтәм. әгәренки сез настаяшный камунистлар икән, сатылырга тиеш түгел Нисмиеш правы!
Менә шулай диде бозау кебек басынкы Гайрәтулла
һәм шушы хәлдән соң колхоз җыелышына беркайчан да аяк басмады. Иллә мәгәр аның бөтен клубны яңгыратып кызмача баштан әйткән сүзләре Зартугайлар өчен канатлы сүз булып калды. Тукмак баш! Хатын-кызлар аны үз җайларына «кабак баш» дип әйттеләр. Чөнки «тукмак баш» дигәне ниндидер кирәкмәгән бер сүзне искә төшерә иде.
Ill
Авылны дер селкетеп яшәгән Бадулныкылар фронтовик Гайрәтул- лага куеннан йодрык төйнәп куйдылар Заманында тегермәнче Чишмә- байны төнәтә алгангадыр, алар Гайрәтуллаиы да акылга утыртабыз, дип ышандылар. Моның өчен Нисаның урман кисәргә яраксыз булуы турында врачтан белешмә генә алырга кирәк иде.
Ниса январьның чатлама суык бер көнендә. Гайрәтулла оран салганнан сон озак та тормастан, Зартугайның медпунктына килеп керде. Өстендә - ямау өстенә ямау салган фуфайка, аягында — ирләр сөйри торган олтанлы зур итек, башына гына күпереп торган ырымбур шәле бөркәнгән иде. Кулына ул хуҗалык сумкасы тоткан, чырае ачы миләш капкан төсле чытык, бәбәкләре генә, мин барысын да булдыра алам дигән төсле, тишеп, әрсезләнеп карый иде.
Врач Уразаева аны, башка авыруларны ничек кабул итсә, шулай тыныч кына кабул итте.
Врач Уразаеваның уң кулы булырга тиешле кеше — фельдшер Курамшин да шушында иде.
Ниса карасына кабынып керде, әмма көн-ай кебек җәелеп, төче телләнеп сүз башлады
— Авылыбызның ин чибәр кызы Гөл-Нурия бик зур укымышлы булып кайткан дигәннәрне Сез буласызмыни инде ул? Сөбханалла, бик күркәм, бик затлы кеше икәнсез. Күрешик әле,— дип ике кулын сузды. Каты иде кулы — Нурия моны сизми кала алмады Ә Ниса, фельдшер Курамшин ягына әйләнеп тә бакмастан. шундук тагын үз
сүзенә кереште: — Халык сездән канәгать, Нурия ана. Әнинең бик күптәннән адарынып куйган бер тәпән балы барые, Габбас абзый исән чагында тәки бирә алмадым шуны, бар әле, кызым, илтеп кайт әле Нурия апаңа, диде, амәнәт җан саклар, диде, алып куегыз шуны, Нурия апа Еллар авыр, чәйгә салып эчим дисәң, ни шикәре, ни кәнфите юк Бездән булсын яхшылык Кыш буена җитәр бу сезгә Нәкъ ун кило бал монда, үзем үлчәдем
Нисаның иреннәре ачылды, бүлмәне балкытып, алдагы ике алтын теше күренеп китте
Врач Уразаева жавап бирергә ашыкмады.
Аның күңеленнән яшен тизлегендә менә нинди уй узды:
«Алай икән, Курамшин заманында эшләгән этлекләрегезне дәвам итәргә жыенасыз икән Миңа Курамшин алдында ришвәт-взятка биреп, аннары бик әйбәтләп таш капчыкка тыкмакчы буласыз икән Юк, Ниса- күсе, мин сезнең андый капкынга кабарга үсмер кыз түгел Шөкер.
•дөньяның төрлесен күрдем мин...»
Шулай да чыраена караңгылык чыгармады врач Уразаева Табигать мул итеп биргән артистлык сәләтен эшкә җикте
— Туктагыз әле, сеңлем Без бит әле, гөлкәем, сезнең белән танышмадык та түгелме? Мин соң белмәгән-күрмәгән кешедән ничек итеп күчтәнәч алыйм, ди. Кем сез, каян сез?
— И дуктыр, нишләп белмәгән кеше булыйм ди инде мин? Гыйбадулла кызы Ниса лабаса мин' Әнә Курамшин абый мине килеп эшли башлау белән танып алды.
Курамшин, инде иллеләрне узып киткән, табактай зур. жәенке бите бурлаттай янып торган ир. титаклап урыныннан торды. Ниса ягына күз атып алды, кыюрак бул. янәсе
— Фамилиягез? — диде врач Уразаева
— Әти ягыннан дисәгез — Гыйбадуллина. аерылган ирем ягыннан — Исрафилова.
Әле һаман кулында хуҗалык сумкасын тотып торган Нисага ул:
— Кайсысын языйк? — диде.
Башка чакта кирәкле кешесе белән, ягъни Миртимер Курамшин белән бик тиз уртак тел таба алган амбарчы хатын бүген эшләрнең, майланмаган арба кебек, бик авырдан баруына кәефе китеп, тирләп чыкты; кулына тоткан сумкасын идәнгә куеп, мамык шәлен чишеп җибәрде Жубалгы чәче бүселеп чыкты, телгә бик оста булса да, чәчен тарамаган иде Ниса; күрәсең, ансат кына үтеп китәр, белешмәне бал белән балландырып, бик тиз алырмын дип исәп тоткан, ахрысы.
Утырыгыз, Гыйбадуллина-Исрафилова.- диде медпункт мөдире Ниса утырды Фуфайкасының төймәләрен ычкындырды
- Фу-уу. эссе сездә.
— Эссерәк шул,—диде врач Уразаева, гафу үтенгән сыман —Ләкин суык булса да читен. Көне буе авыруларны’суыкта тотып булмый Чишенегез Менә элгечкә элеп куегыз фуфайкагызны Китерегез...
Юк. юк, рәхмәт. Кул-аягым исән минем, үзем дә элә алам — дип Ниса элгечкә үрелде. Инде кырыкны узып киткән бу хатынның әле һаман буй-сыны матур, күкрәкләре дә тулышып торалар, өстенә кигән яшел йон күлмәге дә үзенә ятышлы иде
«Йа хода! Ничекләр кимсетә кеше үзен! Нигә кирәк апа кырык ямаулы фуфайка3 Маскировка өченме?» дип уйлап алырга өлгерде врач Уразаева Ул пациентын өстәл янына, каршысына утыртып, төпченеп сораша башлады: ,
- Кай төшегез авырта? Нәрсәдән зарланасыз?
Врачлар тарафыннан бирелә торган гап-гади сораулар иде бу. Әмма Ниса Гыйбадуллина-Исрафилова кып-кызыл булып кызарды, комач
Табак 6|,тенек уртасына ук посып утырган почык боры нына кагылып алды: '
Ир-ат тыңлап торганда, сөйләргә уңайсызланам мин. Курамшин абый чыгып торсын, диде Ниса, җилкәләрен уйнатып
— Гафу итегез. Миртимер иптәш, авыруның теләген үтәми булмый Сезгә минем дә бер үтенечем бар: чыккан чагында әнә шул сумканы да баскыч төбенә куя китегез әле, пожалысты,— диде медпункт мөдире ♦
— Аны бит миңа түгел, сезгә китерделәр. з
— Беләм. Ләкин минем бал ашаганым юк. Ашказанымнын кисло- з тасы аз Бал кислотаны арттырмый, киметә генә. Бал миңа за- к рарлы! g
— Ә май? — диде Ниса ашыгып. ф
— Май да ярамый Ит тә. Борчылмагыз минем өчен, колхоз бир- m гән паек та җитә минем гаиләмә Миртимер, сумканы баскыч төбенә ° чыгарып куярга оныта күрмәгез. Зинһар дип әйтәм Ниса ханым аны > кайткан чакта алып китәр. <
— Кагылма! Якын да килмә! Берәрсе алып китсә, базарда бал- е ның килосы йөз тәңкә тора.— дип, ихтыярсыздан, кайнарлык белән = ычкындырып ташлады амбарчы хатын. <
— Авылдашларыгыз хакында алай начар уйлавыгыз ошамый миңа, Ниса ханым, ошамый,— диде врач Уразаева, аннары тавышын кутәрә төшеп әйтте: — Курамшин' Йә сез сумканы хәзер үк урам якка чыгарып куясыз, йә мин сезнең икегезне дә куып чыгарам’
Үз гомерендә хатын-кызның боерык рәвешендә әйткәнен ишетмәгән Курамшин каушады, бер-ике мәртәбә баскан урынында титаклап алгач, бәхәсләшеп тормастан. сумканы күтәреп, чыгып китү ягын карады
— Йәгез. тыңлыйм.— диде врач Уразаева. фельдшер чыгып киткәч
Ниса кулларын угалап утырды, иртәдән бирле уйлап йөргән авы рүын тәфсилләп сөйли башлады
— Чирем минем бик сәер, дуктыр Көзән җыера мине Бигрәк тә иртәнге якта, аннары кичләрен Көзән дигән каһәр суккан чир зәхмәте аяк башларыннан тотына, ботларым буйлап үрмәләп, корсагыма менә, корсагым белән ботым тирәсендә бик озак азаплап йөргәч, аркама үрмәли, күкрәгемә кагыла, аннары муеныма менеп, буа башлый Соңга табарак битемә, иреннәремә, борыныма килә, азактан баш миемә керә дә. мунча сыерчыгы кебек, чыр-чыр чырылдап тора
— Ничә ел җыера инде сезне көзән?
Ниса көтелмәгән сораудан аптырабрак калды
— Ничә ел дип?. Бәлки, мин аны баштарак ни. белми йөргәнмендер Сизә башлавым... сугыш чыкканнан бирле . — дип. тотлыга- тотлыга сөйли башлады
Хәл җыйгач, кыюлана төште
— Бик авыр хәлләрдә калдыра ул мине, дуктыр Кеше-кара барында егылып киткәннәрем дә бар Итәкләрем дә ачылып китә, күлмәк изүемне ертам — сулыш җитми ..
- Көзән җыеру эсседән буламы, суыктйнмы?
. — Эсседән., юк. юк, суыктан
* — Төгәлрәк әйтегез — эсседәнме, суыктанмы?
— Суыктан.— диде Ниса, урман кискән чагында суык булуын абайлап өлгерде — Суыктан була минем көзән җыеруым.
— Гафу итегез, Ниса ханым. Сез амбарда көннең көн буе счыкта ничек эшли аласыз соң? Анда бит ягылмый торгандыр?
— Ягылмый шул.—диде Ниса, ялганы тотылганга кәефе китеп — Сез мине азапламагыз инде. Нурия ала, урман эшенә ярамый дип әйтеп, ыспырафкы язып бирегез дә — эше беткән Мин бит. үзегезгә мәгълүм, амбар тулы икмәкне теләсә кемгә ышанып калдыра алмыйм. Ачкычларны биреп Халык усаллашты, берсен берсе күрәлми Бер кило он өчен бугаз чәйнәргә әзер тора Тамак — тәмуг дип. юкка гына әйтмәгәннәрдер инде аны
— Дөрес әйтәсез. Ашау яклары кыен. Ләкин мин сезгә белешмә бирә алмыйм Чөнки сезнең бер авыруыгыз да юк. симулянтлык зәхмәтен искә алмаганда. Янып торган таза кеше сез, Ниса ханым Ышанмасагыз, көзгедән карагыз, чыраегыз тук, сезнең ише йомры бичәләрне руслар, «кровь с молоком».—диләр Әйе. хет үпкәләгез, хет үпкәләмәгез, мин сезгә белешмә бирә алмыйм. Әмма сез әйтәсез, амбарны мин чит-ят кеше кулына калдыра алмыйм, мин материальный җаваплы дисез. Мин моның белән килешәм. Сезне урман кисәргә җибәрү-җибәрмәү мәсьәләсен ни җитте кеше хәл итә алмый. Колхоз идарәсе үзе хәл итсен,—диде.
Ниса Гыйбадуллина-Исрафилова бөтенләй югалып калды. Бердән, аңа белешмә эләкмәде. Икенчедән, ул яңа килгән, үзе җүнләп белмәгән кешегә бал сыламакчы булып хурлыкка калды. Өченчедән, ул төнозын уйлап яткан «чырлый торган» чир-зәхмәтне медпункт мөдире ялганга чыгарды. Әле монысына да түзәргә булыр иде. ул аны ихтирам итеп сөйләште, кешечә ягымлы мөгамәләдә булды, урманга бармый кала алуның чын дөрес юлын да әйтеп бирде.
— Рәхмәт сезгә. Нурия апа. күземне ачтыгыз,—диде Ниса ырым- бур кәҗәләре мамыгыннан бәйләнгән, күпереп торган йомшак шәлен башына япты — Барам кәнсәләргә! Әйтәм ныгытып! Өстемдә шул чаклы ашлык була торып, аларның мине Илләт урманына җибәрергә хакы юк.
Ул. ник килгәненә үкенгән кеше төсле, шыпырт кына чыгып китте. Ләкин бу әле үкенү түгел, бу әле тактиканы гына үзгәртү. «дуктыр»ның күзен буу гына иде.
’Бүре Бадул кызы хурлыкка калуын берәүгә дә әйтмәде, япа-ялгызы амбарында бикләнеп елады да. кышкы буранлы төндә Миртимер Курам- шиниы өенә чакырып, баш.та аны бик һәйбәтләп ачы бал белән, каклаган каз ите белән сыйлады: булып узган күңелсезлекләренең күңелдәге юшкынын юып ташларга теләгәндәй, төне буе аксак фельдшер белән типтерде, таң алдыннан тегенең кыска бармаклы кулына ябышып әйтте:
— Әгәр дә мәгәр шул мулла сөрхәнтәен Зартугайдан кудыра ал- масаң, минем өемнең бусагасын оныт Аңладыңмы? Синең ишеләр әнә трудармиядә чери. Ә син? Май кебек җылы өйдә утырасың Башкаларның төшенә дә керми торган чибәр катын белән төн үткәрәсең. Аңладыңмы, җанкисәгем?
Аңладым, дип мыгырданды Курамшин. Бу әрсез тол бичәнең тавышын бөердән чыгарып сөйләшүе аның җанына кагылган иде.
Ләкин ул сөекле сөяге кушкан этлекне эшләми дә кала алмый, юкса таш астыннан чыккан явыз хатын аның үзенә этлек эшләячәк Бүренекеләр диләр аны! Сүзен аяк астына салып таптата торган нәсел түгел.
Курамшин бер атна чамасы врач Уразаевага нинди яла ягарга икәнен уйлап, баш ватып йөрде Тафа алмады. Аның саен Нисаның ачуы кабара. Миртимерне ул җылы куенында асравы белән табалый, тагын да сузып килсә, урыныннан кудырту белән яный, чөнки эвакуацияләнеп килүчеләр арасында аны алмаштырырлык кызлар бар, урын буш булмагайлыктан гына әле төрле эшләрдә эшләп йөриләр иде
Врач Уразаеваның һәм партоешма секретаре Каһармановның таләбе буенча колхозда гомуми җыелыш җыйдылар, анда Зартугай кешеләренең сәламәтлеге хакында медпункт мөдире белдерү ясады. Булган хәлне генә сөйләп калмады Уразаева. нәрсәләр эшләргә кирәген дә күрсәтеп бирде. Ул. мәсәлән. Курамшин кебек әрсез адәмнәрнең җылы урынга оялауларын, халыкның сәламәтлеген кайгыртмауларын, үзләренең шәхси тормышларын гына кайгыртуларын ачыктан-ачык сөйләде. Әллә ничек менә шунда аның артистлык сәләте тагын өскә калкып чыкты. Ул колхозда кайберәүләрнең ничек итеп үзләренә чир уйлап 76
чыгаруларын ялгап җибәрде Чир-зәхмәтнең аяк бармакларыннан башлап. бот аша, корсак аша баш миенә тикле менеп җитүен, чымырдый- чымырдый менүен галәмәт тә мәзәк итеп, Нисаның сөйләү рәвешләрен китереп, нәкъ ул әйтә торган сүзләр белән сөйләде. Халык аны, комик артистны тыңлагандай, көлә-көлә, кул чаба-чаба тыңлады. Нурия симулянтның кем икәнен әйтмәсә дә, ярты зал моны төшенгән иде инде. ♦
Шулай да халык арасыннан, төгәл исемен белергә теләп, кычкырып | утыручылар да булды: з
- Кем ул симүләт? Исемен әйт. дуктыр! Исемен әйт!
Врач Уразаева җитдиләнде Чыраена ирләрчә нык тәвәккәллек | чыкты ф
— Хәзергә әйтми торам, иптәшләр. Шул хәл кабатланса, әйтермен, m Минем сезгә зур үтенечем бар, зинһар дип әйтәм, медпункт хезмәт- ° кәрләрен юк-бар чир-зәхмәтләр уйлап чыгарып интектермәгез. Ялган * белешмәләр сорап килмәгез. Мин моны ни өчен әйтәм? Безгә әле фронт- < тагылардан үрнәк алырга кирәк. Сталинград ут эчендә. Гәзитләрне укып е барсагыз, белә торгансыздыр, таш өстендә таш калмады бит анда. Сталинградта кем сугыша - барысы да герой. Сталинградка кем бу- * лыша — барысы да герой. Менә алгы рәтт.ә унике-унөч яшьлек малайлар утыра. Пәнҗәр элеваторына алар көзге суык яңгырларда, кышкы бураннарда Сталинград олаулары илтәләр. Аларның берсенең дә, мине бу эштән коткарыгыз дип килгәннәре юк. Чир-зәхмәтләр дә уйлап чыгарганнары юк. Сталинград сугышчыларын да, аларга икмәк әзерләүче энекәшләрне дә халык онытмас.
Нурия боларны бик ихластан, күптән җанында җыелып йөргәнгә, кабынып китеп сөйләгән иде. ул сүзләр халыкка шулхәтле дә тәэсир итәр дип башына да китермәгән иде. Зал тып-тын калып тыңлады аны. Өлкәнрәк апалар арасында яулык чите белән күзләрен сөрткәләп утыручылар да табылды
Аның сүзләреннән аеруча дулкынланган, ачу-гайрәтләре бугазларына менеп җиткән ике кеше бар иде. Миртимер һәм Ниса!
«Ничава. без сине дә герой ясарбыз. Ходай кушса, урам уртасына бала-чагаларың белән чыгарып ташларбыз! — дип зәһәрләнеп уйлады амбарчы Ниса — Сине якларга инде хәерче Садыйк малае юк. Түрәләрнең түләме кечкенә, бәгырьләре каты».
Шул ук кичне ул янә дә Курамшинга ябырылды
Урын өстендә бер кат эчке күлмәктән яткан килеш, булдыксыз фельдшерның чәчен йолкый-йолкый әйтте:
— Менә бу көнҗәлә чәч астында баш та булырга тиеш! Баш эчендә сыек кына булса да ми дә бардыр бит? Ә син һаман тиле-миле Майттыпыра шикелле йөрисен! Оят! Сине эт итеп сүгәләр, бөтен халык алдында мине рисвай итәләр. Ә син. аңгыра алабай, колагыңны шәлпе- рәйтеп тыңлап утырасың. Бел аны. тагын бер генә көнгә сузасың икән, тагын бер генә мәртәбә мине шул салам сыйраклы мулла сөрхәнтәеннән мыскыл иттерәсең икән, кудыртам! Икегезне дә! Көлегезне күккә очырам! Районда минем сезне генә кудыртырлык танышларым бар Матри, фил- шер, өшегән кишер, йә ул, йә мин. Ашык! Югыйсә, ышмуткаларың- ны төяп, аксак аягыңны сөйрәп, башка авылга сыпырырга туры килмәгәе...
Шуннан да арыга сузарга ярамый иде Курамшинга, сузса — ахыры катастрофа булачак. Ул тагын өч көннән мәкерле планын корып бетерде һәм, врач Уразаеваны авыл хатыннарына яшерен аборт ясауда гаепләп, Пәнҗәргә. тиешле оешмаларга жалоба язып җибәрде.
«Кызыл Зартугай»га прокурор ярдәмчесе килеп төште. Үзе белән врач-гинеколог та алып килгән иде.
Авыл халкы, шомланып, ни буласын көтте.
Медпунктның ишеген эчтән бикләп, врач Уразаевадан сорау алдылар.
Врач-гинеколог — өстенә яшькелт төстәге пөхтә костюм, аягына җыйнак киез итек кигән, күксел күзләрендә ниндидер мон саклана торган яшь һәм сөйкемле хатын Мария Пушкарева — исәнләшү белән үк. Уразаевада өмет уятты Аның каруы прокурор ярдәмчесе Әюповның — таушалган костюмлы, йолкыш кыяфәтле, сул кулын марля белән муенына аскан ир уртасы кешенең күңеленә нәрсәләр төяп килгәнлеге билгесез иде Врач-психолог буларак. Нурия аның ябык йолкыш чыраендагы бер нәрсәгә игътибар итми кала алмады — күзләре бәләкәй, әмма елтырашып торалар, бер генә нәрсәне дә ычкындырмыйлар. Халык андый кешене «очлы күз» ди.
Пушкарева, прокурор ярдәмчесенең кушуы буенча, медпункт мөдире өстеннән язылган жалобаны укып чыкты Чыраена ул бернинди усаллык та. хәлгә керү кебек юашлык та чыгармады Аның үз-үзен тотышы, бөтен кыяфәте намуслы-гадел кеше икәнлеген, кайдадыр читтә, зур бер шәһәрдә белем алганлыгын, әдәп кагыйдәләренә ия булганлыгын әйтеп тора иде Гадәттә, андый кешеләр белән уртак тел табу ансат була.
Ул жалоба кәгазен укып бетергәч. Әюпов энә очы төсле үткен, елтыравык күзләре белән медпункт мөдиренә төбәлде. Юристларга хас сынау-эксперимент идеме бу. хода белсен, ләкин аның ул усал карашы Нурияне каушата алмады. Күрәсең, коллегасы булган Пушкаревада ул үзенә кирәкле ныклы таяныч күрә иде ахрысы.
Сынау-тикшерү минутлары узгач. Уразаеваның аксыл чыраена аз гына кызыллык йөгерүен, әмма аның тамчы бөртек тә каушамавын күргәч, прокурор ярдәмчесе, вакытны сузмас өчен, медпункт мөдиренә сораулар бирә башлады:
— Врач Уразаева. сез биредә язылганнарны раслыйсызмы? Тыелган алымнар белән, яшерен рәвештә хатыннарга аборт ясавыгыз хакында нәрсә әйтә аласыз?
Нурия аяк өсте торып басты Менә, шунда аның битенә шаулап кан йөгерде, чигә тамырлары сулкылдап суга башлады Ул кан басымының бик кинәт күтәрелеп китүен аңлады, аңын җуймас борын әйтер сүзен әйтеп калырга ашыкты:
— Болар һәммәсе ялган. Чеп-чи ялган! Уйдырма! Чакырыгыз солдаткаларны. Берәм-берәм сорап чыгыгыз. Әйтерләр. Әйтми калмаслар.
- Чакырырга туры килә, диде прокурор ярдәмчесе Ьитараф салкын тавыш белән Әмма күзләре һаман очлы, һаман елтырый иде.
Шаһит итеп чакырылган беренче кеше—Гыйбадулла Ядкаровның олы улы Тәхәвинең тол калган хатыны, дүрт бала анасы, өстенә мамык сырма, башына ирләр бүреге, аягына олтанлы дәү киез итек кигән Мөслимә башта сорауны аңламады; йокысызлыктан. дүрт баланы багып, эш эшләп алҗыганнан кызарып чепиләнгән күзләрен ачалак- йомалак китереп аптырап торды; аңлап алгач, зинадан бала төшерүне беренче нәүбәттә врач Уразаевага яла ягу дип түгел, үзенә — дүрт балр анасына, солдат хатынына яла ягу дип аңлады, теле тотлыкты, тез буыннарының хәле китте, гарьлегеннән акырып елап, бер сүз дә әйтмичә, ишеккә таба юнәлде.
Пушкарева кинәт каушады — йөзе көл кебек булды. Ул үзен бу минутларда ниндидер бик зур бер гаделсезлек, хәтта’ җинаять эшләгән кебек итеп тойды.
— Бәлки, кирәкмидер, иптәш Әюпов5 Без бит солдаткаларны рәнҗетәбез.— диде.ул әкрен генә.
Закон сакчысының җавабы коры һәм кискен булды:
Без. Мария Степановна, сентиментальщина белән шөгыльләнергә килмәдек Җитди задание үтәргә килдек. Дәвам итәбез.- диде.
Икенче хатынны чакырдылар.
Мәскәүдән 1941 елның көзендә үк эвакуацияләнеп килгән, үгез жигеп, авылның башка хатыннары белән Пәнҗәр элеваторына ашлык ташучы Евдокия Ивановна кырык яшьләрендәге нык-усал холыклы. 78
үзенә беркайчан да тел-теш тидертми, кирәк икән ирләрчә сүгенеп тә җибәрә торган солдатка, колакчын бүректән, каеры туннан, кулына чыбыркы тотып килеп керде дә. ишек төбендә киез итекләрен бер-бер- сенә бәреп, карны койгач, туп-туры прокурор ярдәмчесенең каршысына • килеп басты.
Ул инде монда ни буласын ишетеп кергән, нишләргә икәнен хәл ♦ иткән иде. 2
Прокурор ярдәмчесенең соравына җавап биреп тормады ул, чыбыр- £ кы сабын кулына чытырдатып кыскан хәлдә, үзе ӘюПовка ябырылды: 5
Ник килдең син безгә? Тәртип урнаштырыргамы5 Әллә фронт- | ны туендыручыларны мыскыл итәргәме? Катыннардан көләргә кил- * деиме? Булмас! Барып чыкмас синең мәкерле планнарың! Барып чык- « мае! °
Әюпов. бәхетсезлегенәдер. аны закон сакчысына тел тидерүдә гаепли ” башлаган иде. Евдокия Ивановна чыбыркыны бүлмәдә мылтык аткан < тавышлар чыгарып шартлатты да. күзен кан баскан сыердай үкереп, ө тегенең өстенә китте: *
— Кемне куркытасың син. закон капчыгы?! Кемне? Фронттагы < ирләре өчен өчәр смена эшләгән солдаткаларнымы? Нигә син моңарчы амбар талаучы күселәрне тикшермәдең? Ялган белешмәләр биреп, илне алдап яткан Курамшиннарны ник килеп тикшермәдең?! Алар синең авызыңны бал белән сылап куйдылармыни? Оятсыз' Бушбугаз! Без сиңа моны шулай гына калдырыр дип белдеңме?! - Ул. чыбыркысын баш өстенә күтәреп, прокурор ярдәмчесенә селтәнергә итте.
Эшләрнең зурга китүеннән курыккан Пушкарева, алар арасына кереп, эшне җайламакчы иде. тегесе аны бер кулы белән читкә генә селтәп атты да. ишекне аягы белән тибеп ачып, урамга кычкырды:
— Катыннар. нәрсә карап утырасыз йоклап? Безне мыскыл итәләр бит! Безнең намусыбызда тукыналар бит'
Нурия Уразаева калган ягын төштә кебек кенә хәтерли.
Төбенә кадәр ачып куелган ишектән, салкын буы белән аралашып, хатыннар кереп тулды, медпункттагы шкафларны, өстәлләрне аударып, алар отыры эчкәрәк тыгызландылар Прокурор ярдәмчесе Әюпов — төсе көл кебек булган, күзләре тагын да ныграк елтырый башлаган Әюпов — өстәл өстенә менеп китәргә, ничек кирәк алай үзен тукмалудан саклап калырга мәҗбүр булды .
Солдаткалар, тамаклары карлыкканчы кычкырып, акырып-янап. күз яше белән елап аргач, ачык ишектән урамга ташып чыктылар; ярсулары кимемәгән иде әле — йөзләре ут кебек яна. рәнҗешләре бик зур иде. Гөнаһ шомлыгы түгел диген, нәкъ шул чагында, эшләрнең нәрсә белән беткәнен белергә теләп, урамның урта бер җиреннән, титаклый-титаклый. Курамшин килә иде.
Хатыннар, умарта күче төсле кара бер йомгак булып, аның өстенә киттеләр — урам уртасында, бала-чаганың күз алдында, үзләренә яла яккан фельдшерны гәүдәсен җыя алмаслык итеп кыйнап ташладылар
*
IV
Эшләр зурга китте.
Зартугайга Шәяхмәт Айдаров, прокурор, җаваплы урыннарда эшләгән тагын берничә кеше килеп төште
Булган хәлләргә бәя бирергә кирәк иде
Айдаров, партоешма җитәкчесе белән киңәшеп алгач. «Кызыл Зар- тугай»ның гомуми җыелышын җыюны кирәк дип тапты Нияте—халыкны тынычландыру, тагын да зурракка җибәрмәү иде
Җыелышны кичке җидегә билгеләделәр Әмма бишләр тирәсендә үк инде клуб яны халык белән тулды. Председатель Миңнулла - төсе
качкан, ашыгудан бүрегенең алдын артка әйләндереп кигән Миңнулла — Айдаровка килеп әйтте: «Хәлләр яман, халык ярсына, хәзер үк башламасак. бер-бер хәлнең чыгуын көт тә тор», диде.
Айдаровның бодай саламы төсле сары мыегы кыймылдашты, уд ачуын тешләре арасыннан кысып чыгарды
Болар бар да синнән. Батыршин Синең мәгънәсе тегеңнән. Жыен каракны, гаделсезне куеныңа оялатудан! Колхозда тәртип ур паштыра белмәвеңнән! диде - Ки бүрегеңне рәтләп. Онытма, иртәгә фронтка китәргә гаризаң язылган булсын Синен белән күп азапландык — җитәр!
Жыелышны вакытыннан алда башларга мәҗбүр булдылар.
Айдаров, ике-өч урында унлы лампа белән яктыртылган ярым- карангы озын залны, тыгызланып тулган халыкны — күбесе ир-ат бүреге кигән хатыннарны - күздән кичергәч, борчылып сүз башлады:
— Иптәшләр, мәсьәлә бик җитди. Кичә сезнең колхозда килеп чыккан гадәттән тыш хәлнең сәбәпләрен ачыкларга дип җыелдык. Кем беренче булып сүз ала?
— Нәрсәсен ачыклыйсың аның? Болай да билгеле! -- дип кычкырды ачы тавыш. Хатын-кыз тавышы.
Аңа башкалары ялганып китте:
— Кирәкми булдыксыз җитәкчеләр!
— Солдаткаларны мыскыл итәсез!
— Не позволим!
— Әйттең сүз: карга карганың күзен чукымый!
— Туктагыз! Жәмәгать. җәмәгать!
Клубта шундый тавыш купты: ата - ананы, ана баланы аңламас хәлгә килде.
Ат дугасына тага торган зур бакыр кыңгырауны шалтырата-шал- тырата арып беткәч, Каһармаиов бугаз ярып кычкырды:
— Иптәшләр! Катыннар! Болай бит үзебезгә генә начар эшлибез. Күпме шауласак та файдасыз Файдасыз, аңлыйсызмы, файдасыз!
Зал әкренләп тынды Ләкин сөйләргә чыгучы табылмады.
Фронтовиклар бармы? диде Айдаров, аяк өсте басып Халык арасыннан Гайрәтулланың озын буе калыкты Зал дәррәү көлеп җибәрде. Үз гомерендә бер мәртәбә кызмача килеп. аның җыелышта нинди сүзләр белән сүгенеп киткәнен халык онытмаган иде әле.
- Нәрсә ат урынына кешнисез? — диде Гайрәтулла. Бик рәхәтмени безнең хәлебез? Авызыбызга су кабып утырабызмыни?! Районнан олавы белән килгән нәчәлстуага безне акылга утырту әмәлләрен эзләү әллә бик рәхәт дип беләсезме?
— Тәкъдимегезне әйтегез, иптәш фронтовик, — дип. Айдаров янә дә аягүрә басты
— Тәкъдим минем бер генә: суык судан тотмыйк .без балыкны! Кайда гаепле кешеләр? Бүре Гыйбадулланың Нисасы кайда — амбар талап симергән күсе? Авантюрист, ялачы Курамшин кайда? Чыгарып бастырыгыз аларны халык алдына. Күрсәтегез ул җинаятьчеләрне прокурорга. Менә шуннан соң без әйтер сүзебезне өзеп әйтербез.
Правильно'—дип залны ярып җибәрде баягы ачы тавыш. Башлар шул якка борылды. Зартугайга эвакуация белән килгән Евдокия Ивановна, бүреген башыннан йолкып алып, халык өстеннән күтәрелеп, нидер әйтмәкче була, әмма аны тавышлар тагын күмеп киткән иде.
Бирегә килегез! дип кычкырды Каһарманов.
Евдокия Ивановна, халыкны ярып, юл уңаенда кычкыра-кычкыра • сәхнәгә таба'Мила^ башлады Лэк’ин ул сәхнә алдына аеруча күп булып өелгән үсмерләрне берничек тә аралап чыга алмады
Шуннан гына сөйләгез. - диде Айдаров.
Евдокия Ивановна тирләп-кызарып чыккан иде Ка«ры тунынын якасын чишеп жибәрде:
I — Без бүген, солдаткалар, Курамшннны да, амбарчыны да таба алмабыз. Курамшннны без гомер буе онытмаслык итеп кыйнадык Булдыксыз Батыршинның, куркак Батыршинның аңа чара күргәнен көтеп ятмадык. Амбар күсесе Ниса I ынбадуллина биредә юк, күрәсең, ярыкка * кереп поскан. Укыгыз безгә тикшерү комиссиясенең актын дөньяда 3 гаделлек бармы әле, әллә инде ул беткәнме—без шуннан белербез :
Зал тып-тын калды Ике метрлы буе белән бер кырыйда стенага сөялеп g торган Әфләтун картның гыжлап сулыш алганы ишетелә башлады §
— Үзең укы актны. — диде Айдаров партоешма секретарена ♦ Каһарманов тамак кыргалап алды, алгарак чыкты, — утка якын- = рак килде Тоныграк тавыш белән укырга тотынды
Пәнҗәр районы прокуратурасына «Кызыл Зартугай» 5 колхозы медпункты фельдшеры М Курамшиннан килгән < жалобаны тикшеру турында
1943 елның /7 мартында район прокуратурасына медпункт мөдире, меди- 2 уйна фәннәре кандидаты, врач Н А Уразаеваның яшерен рәвештә кайбер < хатыннарга аборт ясавы турында жалоба кергән иде Исемнәре атап күрсәтелгән хатыннардан — ире сугышта һәлак булган Бадига Сәлимовадан. ире сугышта һәлак булган Мөслимә Гыйбадуллинадин. эвакуация белән Ленинградтан KUUIKUH Евдокия Ивановна Самойловадан сорау алу, врач Уразаевадан сорау алу жалобада күрсәтелгән фактларны расламады. Язылганнар яла булып чыкты Солдаткалар өстенә һәм намуслы врач Н А Уразаева өстенә ягылган яла 1943 елның 17 мартында «Кызыл Зартугай» колхозында колхозчы хатын- кызларның бунтын китереп чыгарды.
Тикшерү нәтиҗәсендә түбәндәгеләр ачыкланды:
Врач Н А. Уразаева «Кызыл Зартугай» колхозына медпункт мөдире булып килгәннән соң, халыкка медицина хезмәте күрсәтү яхшырган Авырулар төгәл хисапка алынган Медпункт фельдшеры М Курамшинның тап-таза. сәламәт кешеләргә, урман кисәргә бармас өчен, ялган белешмәләр бирүе бетерелгән, димәк, ришвәт алу юлы да киселгән Фельдшер Курамшинның яла ягуы врач Уразаевага гына карамый. асылда бу фронтны азык-төлек белән тәэмин итеп килгән хатын-кызларыбызга да яла ягу булып чыга Гражданин М Курамшинның ришвәтчелеге, намуслы колхозчыларга һәм врач Уразаевага яла ягуы җинаятьчеләр кодексына керә Моның белән районның прокуратурасы шөгыльләнергә тиеш.
Тикшерү комиссиясе тагын бер хәлгә басым ясауны кирәк дип таба: М. Курамшинның җинаятьләренә амбарчы Н Гыйбадуллина булышкан Колхозчылар мәнфәгатен уз вакытында кайгырта белмәгән колхоз* җитәкчеләре дә булышлык иткәннәр
Акт укылып беткәч, халык бик каты кул чапты.
Мәсьәлә тулысынча ачык, жыелышнЫң карарын гына кабул итәргә дип торганда, тынлыктан файдаланып, Әфләтун карт клуб стена сыннан купты
Җәмәгать! Бүре Гыйбадулласын ник әйтмәгәннәр? Бүре Гый бадулласын жәзасыз калдырсагыз, рәнжим. Кул аркам белән битемне сыпырып бәддога кылам. Ул, мөртәт, минем улымны гарип ясады .. дип сөйләп китте. »
Җыелыш карары кыска булды:
/ «Кызыл Зартугай» колхозы медпункты фельдшеры М Курамшннны намуслы колхозчыларга яла якканы, ришвәт алганы өчен хезмәт вазифасыннан азат итәргә Эшен прокуратурага тапшырырга
1 кКыми Зартчмю Ш1Ш аяйаряыси Н I иишадцл.шни-Ис рафшюваны. уз тиросеке намцссы.1 кешелерпе иялешс ергте. фельдшер М Курамшаңны ела ягарга котыртканы өчен, эшеннән алырга
3 кКнзыл Зартигаде колхозы председателе М Батыршингп авыл советы председателе М Мурмнга. сәяси гаделсевлек юрстмноре. шуның белм намуссыз элементларга юл ачканнары өчен, каты шелтә белдерергә
/Кыелыштан күңелсез таралдылар
Айдаров үзен чәй эчеп чыгарга бик тә кыстаган Имам Каһармз- новка өзеп кенә әйтте:
— Юк, Имаметдин, керә алмыйм Бу күңелсезлекләрнең тамыры беренче чиратта сиңа барып тоташа. Син — авылда беренче кеше, партоешма җитәкчесе. нәрсә карап яттың? Борын астында әнә бит нәрсәләр эшләп яталар икән. Әзерлән. Сиңа бу хакта райком бюросында хисап бирергә туры килер. — диде.
Пәнҗәргә ул шактый ук күңелсез уйлар белән кайтты. Әмма аның намусына тими торган бер хәл бар Врач Уразаева — аның энесе Солтанның хатыны Нурия — әлеге ситуациядә югары булып калды. Әгәр Курамшин эшләгән җинаятькә — ришвәт алуга юл куйса, ни хәл итәр идең.
Иртәгесен, райкомга эшкә килгәч, секретарь кыз аңа берничә хат кертте Арадан берсен сайлап алып:
— Шәяхмәт Айдарович, менә монысына бүген үк ж/авап бирүегезне үтенделәр. Телефоннан Казан Наркомздравыннан шалтыраттылар. — диде.
Айдаров Татарстан Сәламәтлек саклау халык комиссариатыннан килгән хатны бик җентекләп укып чыкты.
Иптәш Айдаров' Сезнең районда («Кызыл Зартугай» колхозында) вакытлыча. кышкы айларда, д-р Уразаева Н А эшли Ул медицина фәннәре кандидаты. тәҗрибәле гистолог Боек Ватан сугышы башланганнан бирле хәрби госпитальләрдә намус белән эшләп килә Аңа кулыгыздан килгән барлык ярдәмне күрсәтсәгез иде Май аена тикле ул Сезнең районда эшләп торсын, аннары без аны мобилизация белән тагын хәрби госпитальгә кайтарырбыз.
V
Колхоздагы иң яхшы атлар, сайланып, сугышка алынгач, заданиега икмәкне һәм урман ташу өчен җигү атлары җитмәгәндә, колхозчыларның сыерларын тәртә арасына китереп керткәч. Бүре Бадулның да күз карасы кебек саклап үстергән өч яшьлек үгезен алдылар.
Сугыш заманының законнары усал, колхоз башлыклары белән дәгъвалашып торып булмый — алар артында бит аның прокуроры бар. судьясы бар Кайчандыр ул тыныч карый торган бу кешеләр аны шик- шөбһәгә, хәвефкә сала башладылар Ул таш капчыкка яптырган, инде дөмекте дип уйлаган Чишмәбай әнә фронттан хат җибәреп ята. Алла сакласын, ул башсызның әллә ниткән батырлыклар эшләп, герой булып. Зартугайга кайтып төшүе дә ихтимал Дапруслаган чакта, кем белә, аның өстеннән жалуны Гыйбадулла Ядкаров язганны әйтмәгәннәр дисеңме? Әнә бит жалуны яза белми язган Курамшин нишләде? Прокурор авызына барып керде.
Бүре Бадулның күңелен корт кимерә башлаган чак җитте.
Ләкин Гыйбадулла абзаң кайгыны калынайтып күрергә гадәтләнмәгән Аның эше — тик ятмау. Гамәл. Эш. Тырышлык Менә нәрсә кешене кеше итә. Үгезне бирде ул колхозга. Ай-Һай лабаса. әрәм китте үгезем, дип сөйләнеп йөрмәде. Еллар буе чылбырда утырган йөнтәс эте Пиратны бәләкәй чанага җиктереп, малайларына Уҗил урманыннан утын ташыта башлады Ул арада күрше авылдан килеп кергән урам алабаен — бозау чаклы сары этне ияләндереп. этләрне бәләкәй арбага парлап җигәр өчен дирбия әзерләде.
Малайлар мәктәптән кайткач, урманга элдерәләр. Этләр белән! Корыган наратмы, имәнме — аларга гел очрап тора. Тураклыйлар да алып кайталар
Урман каравылчысыннан курыкмый Бадул: җәен умарталыкта, кышын өендә ачыган бал өзелми Адәм баласының авызын ябарга күпме кирәк соң?!
Бу араларда аның күңеле бигрәк тә почмакланып йөри әле. Ин- |ендант хезмәтендәге Җиһангирның. ниһаять, хаты килде: яраланып, госпитальгә кергән Казанга кайтарулары да ихтимал дигән.
Өченче улы Ширияздан белән Пәнжәр базарына утын сатарга барып кайтты. Ат караучы Мортазадан председательгә белгертмичә генә ат алган иде. Дуга биеклеге итеп төялгән утынны казылмадан алып чыга алмыйча азапланганда. Ширияздан жнлкә белән бер генә этеп җибәрде- ала да китә* ат Малайның монысы да таза булып чыкты бит әле болан булгач. Әйе. малайлар шәп. үзенә тарткан, тик ул хакта тиктомалга кычкырып йөрергә ярамас, алла сакласын, яше житмәс борын сугышка алып куюлары да бар.
Базардан улына Бадул зәңгәр түбәле, мех белән камаган түгәрәк бүрек алды, мех якалы постау пальто алды. Шомырт кара язгы йоннан киез итек бастырды йөрсен әле малай әтәч булып'
Шириязданны кеше күгенә чекерәеп керерлек итеп киендерүнең икенче сәбәбе дә бар иде. Амбарчы Нисаны, фельдшер Курамшин белән буталганы, намуслы кешеләргә яла ягарга котыртканы өчен (суд тикшерүендә шуны әйтеп барды!) амбардан кудылар Әнә шул куучыларга үч итеп киендерә улын Гыйбадулла карт Сөенмәсеннәр. Канат как-масыннар Бүре нәселе бетте, түбән тәгәрәде, дип уйламасыннар! Хәер, кызы да аның амбардан куылгач та. борын салындырып йөрмәде, кул кушырып утырмады Күршеләрендәге Хәмиткә — бала чактан ук шар суккан чагында бер күзе шар тиюдән йомык калган, әмма холкы фигыле нык. үзен кимсетелгәннәр рәтендә санамый торган егеткә кияүгә чыкты Хәмит тыныч елларда үзенә кәләш таба алмаган иде. кырык яшенә тикле буйдак булып йөргән иде Менә хәзер ул. сугыш елларында. Пәнжәр районы буенча налог агенты булып алган, әллә элекке елларны кызларның аны санга сукмауларының каруын кайтарырга теләп, әллә башка сәбәпләр аркасында, налогларын түләп өлгермәгән авыл кешеләре. бигрәк тә үз авылы Зартугай кешеләре белән аеруча кансыз кылана иде. Иш ишен таба. ди. Менә шушы кансыз кешегә кияүгә чыкты Бүре Бадулның Нисасы Авыл советына. Зартугай урамнары буйлап «под- ручкым» барып, язылып кайттылар. Законча булсын1 Күрсеннәр Зар- тугай хатыннары эштән куылган Нисаның төшеп калган кеше түгеллеген!
Аның белән генә бетмәде әле. Ниса тегү машинасы сатып алып, бөтен Зартугайны күлмәктер, алъяпкычтыр ише нәрсәләр белән тәэмин итеп тора башлады. Ә үзе — бәйләнмәсеннәр өчен, авыл мәктәбенә мич ягучы булып керде. Төннәрен мич яга, көндезләрен машина келтерәтә. Китте Нисаның эшләр хутка!
Ниса Гыйбадуллина булдыклылыгы, жәптәшлеге белән тагын халык теленә керде.
— Батар, жаным. жир астына төшсәләр дә. караңгы базларда таш күмере чапсалар да. кая гына барсалар да, хур буласы түгел Батар, жаным.таш Астыннан чыккан. —диде халык
Хак иде халыкның сүзе Яшәргә дип туган, умырып, сугышып яши иде Бүре нәселе.
Ләкин кайчагында «таш астыннан чыккан» адәмнәргә дә баш бирергә туры килгән чаклар була
Апрель ахырларында Ниса белән налог агенты арасында низаг чыкты Ниса үзенең Хәмитен Исәнбайда ниндидер бер солдатка белән бутала дип ишетеп кайтты
Ишетте—гауга чыгарды
Ни өчен әле’ хл Зартугайның булдыклыдан да булдыклы бичәсе, шушы сукыр.бхкыр адәмнән мыскыл иттереп торырга тиеш? Ни өчен әле ул кырыкка кадәр хатын чырае күрмәгән кылыйдан үзен жәберлә-
тергә тиеш? Юк. мәкәшле сукыр. Бүренекеләр өстеннән көләр адәм дөньяга тумаган әле и тумаячак та!
Хатын-кыз ваклыгына түзә торган кеше иде Хәмит Аларның үз йортларында да биш кыз арасында, бер әби һәм бер әни арасында ул бердәнбер ир бала иде Апаларынын-сенелләренек талаш-ызгышларын аз ишетмәде ул. Гомумән. Хәмит дөнья ваклыкларына мул селтәргә гадәтләнгән, үз юлы белән, үз дигәнчә йөрергә күнеккән иде Ләкин Ниса, анын законлы хатыны, вак игәү белән игәүләгән төсле, тешкә тия торган вак сүзләрен тезепме-тезә! Чирек сәгатенә түзде Хәмит, сүз әйтмәде Ярты сәгатенә түзде. Бүре Нисасының туктарга бер дә нияте күренми Ниһаять. Хәмитнең сабыры төкәнде, тавышны күтәрмичә генә әйтте:
— Җитәр. жанкисәгем. тукта, калганын иртәгә сөйләрсең. — диде.
Туктамый гына бит каһәр төшкере Ниса! Хәмит аяк тибеп кычкырды:
— Җитте диләр сиңа, юеш танау' Нәрсә монда улап утырасың, ач бүре төсле?!
Әнә шул «ач бүре», ягъни әтиләренең кушаматы тешенә тиде Нисаның. Китте бу шуннан усаллашын, китте, мин сиңайтим — түз генә. Бетле хәерче дә. халыкны талаучы да. килмешәк тә — берсе дә калмады Азагын — бума чире дип. псих дип тәмамлады. Юк икән әле. тәмамланмаган икән, гыжылдап берничә мәртәбә сулыш алгач:
— Печтерелгән кәж.ә тәкәсе! — дип кычкырды. .
Хәмитнең сабыр төбе төкәнгән иде Ул башта Нисаны, өстенә атланып, кара көйдергәнче тукмады, тегесе һаман әшәке телләнүен туктатмагач. чәченнән сөйрәп, өй астына ыргытты — өстен ача алмаслык итеп, кадаклап куйды.
Үзе налогларын жыяр өчен күрше авылларга чыгып китте. «Өч- дүрт көн караңгы базда ятсаң, жефәк төсле йомшак булырсың, атаман булуыңны онытырсын»1 — дип фикер йөртте ул.
Бүре нәселеме тәүбәгә килүче?' Ике көн тырмашты Ниса идән астында, тырнакларын каерып, канатып бетереп, балчыкны казып, урам якка килеп чыкты
Бүре Бадулның малайлары жизнине гафу итмәделәр. Күрше авыллардан налог җыеп кайткан чагында сагалап торып, өстенә капчык бөркәделәр -күн итек белән тнбә-тибә акыртып, кара канга батырып кыйнадылар Ерак түгел генә бер күпер астына илтеп ташладылар
Хәмитнең кыйналуы хакында сүз күп булды. Берәүләр әйтте, бандитлар акчасын талаган икән. диде. Икенчеләре яңа бер уйдырма уйлап чыгарды, сугыштан ялга кайтучы солдат аны хатыны белән тоткан икән, диде. Хәмит үзе Бадулныкылардан шикләнде — ләкин тәгаен күрмәгәч. аларга кагыла алмады.
Ул гомерлек гарип булып, аягын сөйри торган булып калды.
Җәзасызлык кешене азындыра, үз күз алдында дәрәжәсен күтәрә. Бадулныкылар сугыш елларында кырдан икмәк урладылар, урманнан утын ташыдылар, колхоз басуларыннан клевер, торна борчагы чабып алып кайттылар: умарталыктан рөхсәтсез бал алдылар, эскертләрдәй ташыган саламны әйткән дә юк. инде бер дә урлар нәрсә калмагач. Пәнжәрнең бер урман күленнән ике йөк мунчала урлап, кыш буе бау ишеп чыктылар.
Аларга берничә мәртәбә тентү керде, ләкин беркайда да урланган малны таба алмадылар Ник дисәң — Бадул лапас түренә бик зур һәм бик тирән итеп баз казыган, шуны кирпеч белән эчләгән, аның капкачын лапас коймасының кырыена ук куеп, утын әрдәнәсе белән каплаган иде. Бадул үз гомерендә тик бер генә мәртәбә тотылды. Хәер, моны тотылды дип. авыз тутырып әйтү бигүк дөрес булмас. Азагы бик тә серле булып калган, сере беркайчан да ачылмаячак нәрсәгә тап булдылар Б а д ул н ы к ы л а р
1943 елның маенда, Сталинградтагы бөек жиңүдән соң. колхозлар- 1.1 тагын, берән-сәрән инә бука да. тракторлар килә, тыныч заман пардагы тормышны хәтерләтеп. Ужил урманы артыннан тракторларның тонык гөрелтесе ишетелә башлаган иде
Бадул. Шириязданы белән Мифтахын ияртеп, кап-караңгы бер төнне, коеп яңгыр явып торган чакта, кыр станыннан берәр потлы ♦ өч шешә белән керосин урлап кайтты. Тентү-мазар керә торган булса. - ' тапмасыннар өчен, потлы шешәләрне бәрәңге бакчасы башына, жиргә ; күмделәр Кышкы озын төннәрдә керосин бик тә кирәк булачак
Күмделәр, бүтән исләренә дә кертмичә яшәделәр
Бер заманны, ашка бәрәңге алырга чыккан Җамал жиңги бик * аптырап әйтте: =
— Әтисе, карале, снңайтим. бәрәңге алганыем ашка салырга, гел ° дә менә керәчин исе аңкып тора. Нигә шулай ул. ә? Салыйммы соң > моны, юкмы? ' ' J
Бадул бакча башына ташланды. Күмелгән потлы шешәләрне ипләп е кенә актарып карады — өчесе тиң челпәрәмә килеп ватылган, керосин ? ярты бакчага тикле агып төшкән иде.
Берәү дә белмәде моның серен.
Әти кеше дә, малайлар да моны гаиләдәге хатын-кыздан яшерделәр. Әмма Бадулныкылар керәчинле бәрәңге ашый икән дигән сүз ул елны авылга таралды.
Бадулныкылар - «керәчинле» бәрәңге ашамадылар, чөнки аны ашау мөмкин түгел иде Алар ярты бакчаның бәрәңгесен казып алып, төнлә Бүре чокырына илтеп күмделәр генә. Элек бу чокыр Үләксә базы дип йөртелә иде. Күтәрәмгә калган берничә ат үлеп, шунда чыгарып ташлагач, анда сугыш чорында ишәеп киткән бүреләр ияләште — караңгы төшәр-төшмәс алар өерләре белән шунда жыелалар. йөрәккә шом салын, улаша башлый торганнар иде Шуннан үзгәрде Үләксә базының исеме. Бүре чокыры булып китте
Шешәләрнең ватылу сере бик тә гади иде.
Моны налог агенты Хәмит эшләгән иде. Үзенең гарип булып калуын Бад-улныкылардан күргәнгә күрә, ул айлар буе Бадулныкылардан үч алу уе белән яшәде, һәм менә ж.ае чыкты. Коеп яуган яңгырдан сон арка-жилкәсенең. аякларының сызлый башлавын тоеп, ул үзләренең шомырт бакчасына аз гына булса да сызлау басылмасмы дип чыкты. Әрле-бирле йөреп торды Бер заманны, яңгыр туктагач, арба шыгырдаган тавышка үзләренең бакчасыннан башын тыгып караса, ни күрсен — Бүре Бадул. ике малае белән бергәләп, арбага утырып кайтып килә.
«Бүреләр аудан кайта, — дигән уй яшен тизлеге белән күңеленнән узды. — Карап карыйк, бу юлы нәрсә эләктердегез икән?»
Нисага өйләнеп яшәп калган берничә ай эчендә Бүренекеләрнең бик сак кылануларын сизеп өлгергән иде Хәмит. Алар Хәмиткә, кияүләре булса да. нәрсә урлаганнарын күрсәтмиләр, хәтта кызмача чакта да серне чишмиләр иде. Ләкин аларның караңгы эш белән йөрүләрен Хәмит сизенә. чөнки \л үзе дә бигүк чиста куллы егет түгел иде.
Шул төнне Хәмит. Бүренекеләрдән дә саграк булып, аларның нәри-> алып кайтканнарын күзәтте Бадул үзе.ике малае, кулларына зур һәм авыр нәрсәләрдер күтәреп, бакча ягына таба киттеләр Аларның бакча башы Хәмитләрнең бакчасына ук диярлек терәлеп тора, шунлыктан шомырт арасында посып утырган кешегә төнге авазлар аермачык ишетелә И1е' Ширияздан. Мифтах.' Ипләбрәк кыланыгыз! Шешәне төшереп вата күрмәгез. Керосин исе бөтен авылга жәе iep. — ди Бадул тавышы.
«Әһә, кыр станыннан керосин урлап кайтканнар. Хәзер шуны бакча башына күмәргә йөриләр. — дип уйлады Хәмит. — Ярый. ярый, күмегез. Бик тә шәп итеп күмегез. Без аны нишләтергә икәнен белербез».
Бакчада кеше тавышлары тынгач. Хәмит өйләренә кереп, лом алып чыкты, йөрәге дөпелдәп типкән .хәлдә, тагын да авыраебрак киткән
гарип аякларын көч-хәл белән сөйрәп, киртә арасыннан Бадуллар бакчасына керде. Өч җирдә казык агарып күренә иде Шунда барды — дөбердәтеп ломны җиргә тыкты, тонык кына шешә ватылган тавыш ишетелде.
Калган икесен дә шулай эшләде Авылга бернинди дә керосин исе таралмады Шешәләр шактый тиршг күмелгән, керосин акса, бакча башыннан түбәнгә таба көпшәк жирдән бәрәңге түтәлләре арасына гына агачак иде.
Хәмит кергән юлдан кире чыкты Куркудан аяклары бөтенләй тотмый башлагач, жирдән шуышып барып, үз бакчаларына, шомырт арасына кайтып егылды, хәл жыя алмыйча, чигәләренең сулкылдавын тыңлап, бик озак ятты...
VI
1943 елның жәендә Бадулныкыларны тетрәткән тагын ике вакыйга булды Гыйбадулла Ядкаровнын өченче малае Ширияздан Салагыш мәктәбендә тугызынчы класста укый иде. Математиканы ул су кебек эчә, әмма әдәбият, рус теле аңа бик авырдан бирелә иде
Көтмәгәндә ул әдәбият укытучысы Шәфика Уразаева белән дуслашып китте. Мәктәп дирекциясе Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» драмасын укытучылар көче белән сәхнәгә куярга, спектакльдән килгән акчаны фронтовик балаларына җылы киемнәр алырга тотарга булдылар. Хәмдия роленә Шәфика туры килә дип таптылар Энжеле яшел бәрхет калфакны Шәфиканың шомырт кара ике татымлы башына ак ефәк яулык белән бергә беркетеп куйганнар иде — аһ иттеләр Коеп куйган бер сылу! Ул сызылып киткән кара кашлар, ул туры борын, ул түгәрәк сөйкемле йөз — йа хода, әтисе исән булып бер күрсә, акылыннан язар иде. Тәмам җиткән. тәмам пешеп чыккан кыз икән ич бу! Иннек-мазар сөртмичә дә уттай янып торган иреннәр аның кара-тут- кыллы ягымлы битен тагын да балкытып җибәрә, инде аңар үлеп тә гашыйк булган Бакыйны, яшь көтүчене табарга кирәк. Юк кына бит Бакый роленә ир-ат. Унсигездән узганнар барысы да фронтта Нишләргә? Укытучылар арасыннан бу рольгә кеше табу мөмкин булмаганга күрә, югары класс балалары арасыннан эзләргә керештеләр Дөрес, бу педагогия кагыйдәләренә туры килми, иллә мәгәр бүтән чара юк иде
Җыелып сөйләшкән чагында берничә кешенең, хәтта унлап үсмер егетнең исеме телгә алынды — берсе дә яраклы түгел Буе булса, чырае юк. чырае булса — ике сүзне оештырып әйтә алмый Өченчесенең буе да бар. телгә дә бик оста, әмма моңы юк. жыр дигән затлы нәрсә егеттән ерак йөри, музыкантлар әйтмешли, колагына аю баскан.
Озаклап эзли торгач, төскә-биткә дә. буйга-сынга да туры килә торган үсмер егет булып Ширияздан табылды — Бадул малае. Музыка укытучысы, мәктәптә бердәнбер баянчы Рәбига апа җырлатып карады Шириязданны — койган да куйган. Искиткеч моңлы бәрхет тавыш
Репетицияләр башланды Сизеп тора Шәфика: аның суфлердан соң кабатлап әйткән һәрбер сүзен Ширияздан чынга ала да кызлар кебек кызара. Бу хәл укытучы кешене бик кыен хәлгә кигереп куйды. Тагын биш көннән соң. парлап, дуэт белән җырлау өлешенә күчкәч, репетицияне тыңларга килгән мәктәп директоры Бану апа. татар әдәбияты укытучысы Камәр апа. тагын берничә укытучы хатын, барысы да солдаткалар, бу ике яшь кешенең моңланып, өзелеп-өзелеп җырлауларын тыңлап утыра торгач, мышкылдап елап җцбәрмәсеннәрме?! Схгышка кадәрге ямьле чакларны, егет сөеп, гашыйк булып йөргән заманнарын искә төшерделәр ахрысы Кайларда йөри икән хәзер аларнын газиз кешеләре?
Олылар күңеле бер тулыр да бетәр Ә менә яшьләр., яшьләр нишләсен?
Бадул малае инде хәзер Шәфиканы репетицияләрдә генә түгел, мәктәп коридорларында гына түгел, мәктәптән соң вакытта да, кичке уеннарда да күрергә тели башлады Егетебез күкрәк турысында нәрсәнеңдер бик әкрен, әмма өзлексез рәвештә сулкылдап торуын сизде Никтер «.ырлыйсы килә, җырлый-җырлый, тауларга менәсе, таулардан йөгереп төшәсе, Иж ярларыннан тирән чоңгылларга сикерәсе, тирә-якка * суны чәчрәтеп, дулкыннар җәелдереп, шаулап йөзәсе килә иде. 5
Өйдәгеләр белән сөйләшәсе килми. Үч иткәндәй, әтисе аңа гел S эш куша, йомыш куша, шөпшә кебек колак төбендә һаман аның тавы- g шы; шул дорфа калын тавышны, шул гүләүне ишетмәс өчен әллә нәр- = сәләр бирер иде Ширияздан! “
Урманга утынга баруны, мал астын җыештыруны, ишегалдын се- а берүне дә онытты егетебез. Юк. мондый кыланыш ошамый Гыйбадулла ° абзаца, үтер, суй — ошамый. Ул хәвефтә: әллә егет кисәгенең борынына * кызлар исе кергәнме? <
Бүре Бадул улының театр куярга җыенганлыгын белгәч, күңелен- £ нән генә сөенеп тә куйган иде югыйсә: туктале, җыен этлекне, бар 2 ‘ булган усаллыкны безгә генә такмасыннар' Ийе! Чыгып бер клубта 5 бал,кып керсен әле аның Шириязданы!
Ул да түгел. Гыйбадулла картның колагына улының Габбас мулла кызы белән бергә уйнаячагы, бергәләп җыру җырлаячагы килеп ишетелде. Гыйшык турындагы нәмәстәкәй, имеш Монысын инде Гыйбадулла Ядкаров бер дә кулай тапмады. Кем белә, бәлкем, алар анда кеше күз алдында үбешеп тә торырлар. Юк. җанкисәкләрем, монысына инде ул юл куя алмый. Монысы чиктән ашкан! Габбас мулла кызы булганы өчен түгел, Хәнифә кызы булганы өчен. Теге чакта бит ул, мәгънәсез катын. Бадулны бөтен Зартугайга рисвай итте. Ә үзе нишләде диген? Көнлекче Хисмәй малае Каюмга алмаштырды аны. Бөтен авылны күкрәтеп торган Бүре Бадулны ата зимагур Чишмәбайга алыштырды бит Чишмәбайдан үчен алды Бадул, иллә мәгәр аның әле Хәнифәгә булган үче бетмәгән икән.
Гыйбадулла картның бүре табигате өскә калкып чыкты. Кичен, сөтле умач чөмереп утырганда, ул Шириязданга әйтә куйды:
— Карале, малай актыгы1 Син Хәнифә кызы белән чуала дигән сүз йөри Дөресме шул? Туп-туры әйт, мин моңа риза-бәхил түгел!
Ширияздан, ашый торган җиреннән сискәнеп китеп, башын күтәрде, кашыгын өстәлгә куеп, ишегалдына чыгып китте.
Кичен, репетиция вакытында, ул бик моңсу иде. чырае бер дә яктырмады. Спектакльне әзерләүче Рабига апалары:
— Ширияздан, үскәнем, син авырыйсың мәллә? Авызыңнан чыккан сүзең ишетелми, гел ботка пешереп торасын. —диде.
Үзенең башка малайлардан көчлерәк булуын, атаманлыгын сизеп йөри торган Шириязданны бу сүзләр икенче мәртәбә рәнҗеттеләр Күпне күргән күркәм кеше булса, ирен чите белән генә елмаеп куяр. яки. әйе шул. кәефем юграк, дияр иде дә бетерер иде, унҗиде яшьлек үсмергә. өстәвенә Уразаева Шәфикага бер атна эчендә муеннан гашыйк булган егеткә андый тәҗрибә, андый басынкылык каян килсен! Суфлер әйткән сүзләрне ул йә ишетми, йә бозып әйтә башлады.
Ул көннәрне репетициянең рәте-башы булмады Рәбига апалары, бүгенгә җитеп торыр дип әйтүгә, Ширияздан сумкасын алырга дип сәхнә артына ташланды, бәхетсезгә вакытсыз дигәндәй, кемдер аның сумкасын башка җиргә күчереп куйган, сәхнә артындагы иске-москыны актарып, сумкасын эзләп тапканчы шактый вакыт узды, ниһаять, табып алып, тар аралыктан чыгып килгәндә, ярым караңгыда ул Шәфика белән очрашты. Каушады Ширияздан — узып та китә алмый, уздырып та җибәрә алмый Кыюсыз бер мизгелдән сон зиһене ачылып
— Шәфика.. — дип дәште.
— Нәрсә бар? — диде укытучы кыз.
— Бүген кич клубка чыгасыңмы?
' ■ Й7
— Клубка? Ник? '
— Мин сине озатып та куяр идем.
— Син нәрсә, Гыйбадуллин?
— Нигә, ярамыймыни?
Шәфика бүтән сүз әйтмәде. Аның менә шушы минутта чыгып китәчәген. инде бүтән беркайчан да сүз кузгатмаячагын аңлап, Ширияздан сүзен әйтеп калырга ашыкты, кабаланып, очрашуга чакырды >
- Кит юлдан Кеше күрер. Зартугайда очрашырбыз.
— Ә кайтмасаң?
— Карале, егетме син. түгелме? Әйттем бит. кайтырмын дип.
Яшьлектән дә күбрәк ялгышкан, яшьлектән дә күбрәк үкенечләр җибәргән вакыт юктыр
Ширияздан, кызый хәйләли, миннән котылмакчы була дип уйлап, аның юлына аркылы төште, аны өзелеп яратканын исбатлар өчен, ике кулыннан берьюлы тотып алып, үбәргә үрелде.
Күзләре зураеп киткән укытучы, куркынып:
Жибәр диләр сиңа! — дип янаулы тавыш белән пышылдады. Баянчы Рәбига апасының, яки мәктәп директоры Бану апасының менә- менә килеп керүе мөмкин иде.
Ширияздан башын җуйган, күзенә ак-кара күренми, әгәр ул хыялында иң сөекле бер зат итеп күргән Уразаева Шәфиканы ычкындырса, гомергә югалтыр төсле тоя иде Янында гына басып торган укытучы кызны, аның җылы йомшак кулын ул берничек тә ычкындырырга теләми. тик күпме генә этләшсә дә, ул аны үбә алмады Шәфика башын чайкый, иреннәренә үрелергә ирек бирми иде. Ширияздан, малайлыктан узып, егет икәнен дә онытып, ирлек хисенә бирелде — бер кулы белән Шәфиканы үзенә кысып китерде, икенчесе белән күкрәгенә үрелде.
Шәфика үзәк бәгыреннән чыккан зәгыйфь тавыш белән әкрен генә ыңгырашып куйды, кинәт артка каерылды да, Шириязданның яңагына чалтыратты:
Нәрсә, теләсә кем ябышырга, әллә син аны ишек тоткасы дип белдеңме? — һәм алдына-артына карамый чыгып китте.
Әле һаман аңына килеп өлгермәгән, саташулы томан эчендә йөзгән Ширияздан баскан урынында катып калды.
Репетицияләргә ул бүтән килмәде Мәктәпкә йөрүдән дә туктады. Оят иде ана әйтеп бетергесез оят иде! Хәзер ул әтисе ни кушса, шуны үти. урманнан этләр җигеп, утын ташый, караңгы бер төнне урман күленнән урлап алып кайткан мунчаладан бау ишә; кичләрен аулак өйләргә бара, үсмер кызлар җыелган җирләргә бик теләп катнаша, әрсез авыл егетләре кебек, кызларның артына шапылдатып сутй, түшләренә үрелеп кычкырта, — боларның барысын ул тәкәббер укытучы Шәфика Уразаевага үч итеп эшли, әмма күкрәгендә бер хис — җанын сызлатып, моңайтып торган, өзлексез үкендергән бер хис яши, һәм ул аны берничек тә җиңә алмый иде.
Малаеның шундый эшлекле, хезмәт яратучан булып китүенә Бүре Бадул куанып бетә алмый, аның аулак өйләргә чыгуын да хуплый — шөкер, ул үзе дә аз йөрмәде аулак өйләрдә; булдыра икрн. йөрсен, күрсен кызларны, кызлар аны күрсен, дөньяның яратылышың өйрәнә башларга да бик вакыт.
«Минемчә булды, улым Ширияздан минем юлдан бара», — дигән уй Буре Бадулны бик мавыктырган, күзен сукырайткан иде. Ул әле Шириязданының нинди әкәмәтләр ясаячагын, хәзергә әле җае гына чыкмый торуын белми иде.
Шириязданга, баксаң-күрсәң, язмыш Бүре Бадулның төшенә дә кермәгән, керә дә алмый торган бер вакыйга әзерләп куйган икән.
Гыйбадулла Ядкаров улы Ширияздан өчен тынычланып, җәй буе урмандагы колхоз умарталыгында эшләде. Жәйне ул быел аеруча көтеп алган иде. Ник дигәндә, арка-җилкәләре дә сызлаштырып тора, нәр-
игәдер эче поша, урман, һавасы, кәккүк моңнары, урман күгәрченнәре гөрләве җитми иде бугай ана Шифалы үләннәр, дөньяны җемелдәвек йолдызлар белән каплап, басып үз канаты астында тотып торган урман төне җитми иде бугай. ■
Бал ачыта ropiaH буш мичкәне сиртмәле җиңел арбага бау белән бәйләп, ел саен җигеп йөри торган Күк биягә тәңкәле йөгән, чуклы * шлеяләрен кидертеп, Казан тау җыенына киткәндәй китеп барды Бүре ? Бадул 2
\зе белән ул Мифтахны. Мәхмүзәне. Харисны, чылбырда торып § усалланган Пиратны алды Балалар аңа чүннек йортын җыештырырга § булыштылар, урман аланнарыннан печән чаптылар ф
Өйдә ир-ат затыннан төп кеше булып Ширияздан гына торып кал- “ ды. Ул колхоз эшенә йөри, шунлыктан умарталыкка бара алмый иде. =
Җәйнең матур айларында алны-артны белми эшләгән егетебез. * август керүгә үзендә ниндидер үшәнлек сизде, берән-сәрән саргая < башлаган агачлар аның күңеленә моң салды һәм ул көннәрдән бер * көнне, абзардан тирес чыгарырга дип алган сәнәген ыргытып, ишегал- Z ды чирәменә сузылды. <
Рәхәт иде болай ятуы. Янда тавыклар җырлап йөри, үрдәкләр ава-түнә капка астыннан кайтып керделәр. Үрдәк әйткән ди: өй түбәсе такта әле. саламга калдырганчы тырышам әле, дип әйткән ди.
Ширияздан шуларны уйлап бетерергә дә өлгермәде, аның янында гына чүпләнеп йөргән бер ак тавык, зур кызыл суалчанны йотты да. канатларын кагынып, капкага чаклы йөгереп барды, көтмәгәндә һавага күтәрелде, ә дигәнче койманың теге ягында.юк булды
Ширияздан, нишләгәненә хисап биреп бетерә алмастан. сикереп торып, капкага ташланды — озын яшел сарафанлы, яланаяклы чегән кызы тавыкны култык астына кыстырып, болынга, су буена таба чаба.
Ширияздан тик шунда гына чегән кызының тавыкны суалчанлы кармак белән эләктергәнен абайлап алды.
Юк. тавыкны ычкындырырга ярамый.
Әллә ниткән эчке бер инстинкт аңа көч-гайрәт бирде һәм ул. авылдагы иң оста чабышчы, күз ачып йомганчы чегән кызының су буена барасы юлына аркылы төште Бу дөрес иде. Әгәр ул Иж буена чегәннәр таборына барып җитсә, тавыкны түгел, үзеңне дә таба алмассың.
Кызый шундук юнәлешен үзгәртте, болынга таба түгел, авылның басу капкасына таба элдертте Әллә таборга юлы киселгәнгә, әллә юри Шириязданны котыртыпмы, ул элек чапканыннан күп өлеш тизрәк чаба, аркасында озын кара толымнары атынгалап бара да кояшта янган матур аякларының табан аслары гына җемелдәп-җемелдәп кала иде
Шириязданда йөгерешчеләр дәрте кузгалды — аңа икенче сулыш килде. һәм ул яшь. сылу, матур аяклы чегән кызы белән узышудан үзенә рәхәтлек таба башлады.
Аның әле берничә көн элек кенә җанын сыкратып торган тойгы узышу, якынлык тойгысы белән аралашты Аралашып кына калмады, аның хәзер чегән кызын куып җитәсе, аны беләкләреннән тотып аласы, аның күзләренә карыйсы килде.
Кыз басу капкасын чыккач та туры юлдан чапмады, уңга борылды, якында гына көнбагыш басуы бар иде. Чегән кызы көнбагыш арасына йомылды. Ул кереп киткән урында, көнбагыш сабаклары бер- берсенә бәрелешеп чыңлап калдылар; һавага, кояш нурларыннан җемелдәп. күңелдә әллә ниткән тойгылар уятып, алтын-сары тузан кү-тәрелде
Ширияздан да көнбагыш арасына бәреп керде һәм шул мизгелдә үк ак тавыкның кытаклап һавага күтәрелгәнен, аннары көнбагышлар арасында юкка чыкканын, ә сылу чегән кызының, авызын ачкан көйгә еш-еш сулыш алып, үзен көтеп торганын күрде
Йөрәгенең дөпелдәп тасырдавын тойган хәлдә, ул көнбагыш сабак ларын аударып, чегән кызы янына барып җитте, аның көйрәп торган зур кара күзләрендә хәтәр очкыннар кабынуын, ниндидер нияте барлыгын сизде, ләкин каушамады, курыкмады, дөресрәге— аның каушарга да, ул хакта уйларга да вакыты булмады, сихерләнгән төсле, дөньясын онытып, йотылып, аңа карады, чегән кызының көчле матур беләкләре аны муеныннан кочаклап алдылар һәм үзе өстенә аудардылар.
Ауган чакта чегән кызының изүләре чишелеп китте, кояшта янган шалкандай тыгыз имиләре килеп чыкты. Ширияздан шашынып, кайнарланып. аның күперенке алсу иреннәренә сөлектәй ябышты, мәхәббәт мәсьәләсендә тәҗрибәсез икәнен раслап, мыштырдый, гыжлап, авыр итеп сулыш ала башлады. Көтелмәгән хәлләрдән аның йөрәгенә капкан иде...
Егет бер мизгелдә аңын җуйган иде; аңына килгәндә, чегән кызы, кулларын таратып ташлап, җирдә ята, сарафаны ачылган, бурлаттай янган кара-туткыллы битендә, кара бөдрә чәчләрендә көнбагышның алтын-сары таҗлары җемелди иде.
Шул көннән башлап, Бүре Бадулның уртанчы малае юкка чыкты. Күрше авыл кешеләре, Бадулны якыннан белгәннәр, бер татар малаеның чегәннәр арбасында гитарага җырлап барганын әйттеләр.
Шуннан бащка хәбәр-хәтер булмады.
Бүре Бадул, нигә мин аны теге чакта ачуландым икән, нигә үз иркенә куймадым икән дип, бик озак үкенеп йөрде.
VII
Инде урнашкан урыннары шактый ук уңайлы булса да, инде туганнары Мөхәммәтша абзыйлары йортында матур гына яшәп ятсалар да, инде Зартугай халкы врач Уразаевага тәмам ияләнеп, аны үз итеп бетерсә дә, биредән китми булмый.
Татарстанның Сәламәтлек саклау халык комиссариатыннан һәм Республика хәрби комиссариатыннан куйган ике шартның берсенә — йә «Ижминвод» госпиталенә, йә Арчадагы хәрби әсирләр госпиталенә китәргә кирәк иде.
Нурия бу юлы Арчаны сайлады.
Арча, ни генә димә, Казанга якын, аңа Казан — Арча поезды белән ике-өч сәгатьтә килеп җитеп була. Димәк, остазы Александр Николаевич Майский белән тизрәк, ешрак очрашырга да җай чыгачак. Ә ул очрашулар Нуриянең докторлык диссертациясе өчен көн кебек кирәк нәрсә. Профессор аның Зартугайдан киңәш сорап язган хатын алган, бик җылы итеп хат язып җибәргән: Арчага кайтуың хәерлерәк булыр, дигән.
Нурияне Арчага тартканы тагын шул — Мисбах Гатауллович Рә- химовны Арча госпиталенә күчерәләр. Нык һәм каты куллы булса да. ул — гадел кеше, кемнең кем икәнен бик тиз танып ала торган, кул астында эшләгәннәрнең кадерен белә торган кеше.
Арча беренче күргән мәлгә Нуриядә бик тә күңелсез тойгы калдырды. Ташлы тауга менеп чүмәшкән, авыл дисәң — авыл түгел, кала дисәң — таш йортлары юк дип әйтерлек; агач та сирәк; биредә «Иж- минвод»тан, Зартугайдан соң ниндидер котсызлык, салкынлык җанны өшетә; бәлки, ул алай да түгелдер, тегендә ни дисәң дә. үз кешеләрең, үз авыруларың, үз яралыларың иде, монда —дошман солдатлары, безнекеләр әсир иткән дошман офицерлары...
Бәлки, юл мәшәкатьләре бик ваткандыр. Арчага килеп, аерым квартирага урнашып, балаларны бакчага биргәч, госпиталь начальнигы Мисбах Рәхимовның һәм аның белән инде ярты елдан артык бергә эшләгән Садыя ахирәтенең якты йөзен күреп, җылы һәм якты өендә
чүкердәшеп кенә бер чәй дә эчеп алгач. Нуриянең жанына җылылык иңде, хәзер инде аңа ялангач тау башындагы Арча до бигүк котсыз күренми башлады
Тау башыннан тимер юл станцасына шактый матур манзара ачыла — Себер ягыннан килгән поездларның төтен борки борки узганнары күренә, тонык кына булып гудок тавышлары ишетелә; язгы ташулар * дан соң тегермән буасын буганнар Казан елгасы тулып тора, анда 2 каз-үрдәкләр йөзә, елга тугаендагы болынлыкларда сыер-сарык көтү- z ләре йөри, тормыш, кайдадыр туплар гөрселдәвенә, авыл-калалар g януына карамастан, гел дә үз жае белән бара
‘ һәм ул шулай булырга тиеш тә. ф
Кешелек жәмгыяте тарихында нинди генә өермәләр булмаган, ил- » ләр өстеннән нинди генә яулар узмаган, калалар һәм авыллар, мәчет- Д ләр һәм чиркәүләр жир белән тигезләнмәгән — шулай да тормыш сүн- * мәгән. кайнар кояш астында үләннәр яшәргән, җилләр болытларны < тибрәткән, болытлар шифалы яңгырларны яудырганнар, елгалар тулып * ташыган, тегермән ташлары он тарткан, элекке авыллар килеп утыр- Z ган — тормыш тагын үзенең мәңгелек юлын дәвам иттергән. ' *
Хәзер дә шулай булыр Әнә бит Идел каласыннан нинди куанычлы хәбәрләр килде: безнекеләр легендар каланың һәр йорты өчен, һәр карыш жире өчен кайнар каннарын агызып, көнне-көнгә. төнне-төнгә ялгап сугышлар.
Озак та үтми, газетада басылган, радиода сөйләнгән сүзләрне раслап. Арча госпиталенә Сталинградта әсир төшкәннәр кайта башлады Нинди генә милләт кешеләре юк анда — немец, итальян, чех. мадьяр
Фашистларның концлагерындагы вәхшилеккә капма-каршы буларак. гуманизмның бездә нинди икәнен күрсәтү шарты беләндер инде, тоткыннарны кирәкле рационда ашаталар, җылыда тоталар, ял көннәрендә музыкантларына, жырчыларына тоткыннар алдында чыгышлар ясарга да мөмкинлек тудыралар
Бу эш госпитальнең начмеды Наимә Байтирәковага тапшырылган. Чит ил кешеләре безнең үз халкыбызның музыкасы белән дә танышсын. безне кыргыйларга санап йөргәннәрнең күзе маңгаена менсен әле дип, Наимә ханым врач Уразаевага Казаннан сугышка кадәрге запасларыннан пластинкалар да алып килергә кушты Әсир төшкән итальян докторы Франзини «Урман кызы»н неаполитан җырларына охшатып, безнекеләр ишетмәгән соклангыч тавыш белән җырлый башлады
Лабораториядә фрицлар канын тикшереп утыру гаять моңсу күренеш булганга күрә, врач Уразаева. Казандагы галимнәр-дуслары белән киңәшеп, сугыш чыгу сәбәпле туктап калган фәнни эшен дә дәвам иттерергә булды. Дистрофия белән килүчеләрнең нерв очлары ниндирәк икәнне дә тикшерергә нияте бар иде Уразаеваның. әмма Александр Николаевич әйтте: ул эш белән шөгыльләнмә, капиталистлар монь! дөрес аңламаслар, син. Нуруся. үзең өчен кирәкле медицина әдәбияты укы. немецлар белән күбрәк сөйләшергә, немец телен практик рәвештә отып калырга тырыш диде.
Шунлыктан Нурия, госпитальдә кизү торган чакларда, дистрофик лар белән сөйләшкән чакларда, аларны журналга теркәгән чакларда, тәрҗемәче белән түгел, үзләре белән немецча сөйләшергә тырышты
Баштарак әсирләр мона гажәиләнебрәк карыйлар иде. торабара ияләшә төштеләр, доктор Уразаевага авыруларын гына түгел. Герман илендә кемнәре торып калган балаларын, хатыннарын, туганнарын сөйли башладылар.
Немец врачы Шульц доктор Уразаеваның беренче ярдәмчесе булып китте.
Врач Шульц баштарак, әлбәттә, сүлсез иде. Ул врач Уразаева әйткән анализларны ясый, ни политика, нп сугыш мәсьәләләренә керешми. әмма үз акылы үзе белән икәне әллә каян күренеп тора. Госпитальдә әсирләр кия торган күксел-соргылт халатны да ул пөхтә итен кия, төз басып, салмак атлап йөри, күрәсең, хәрби муштра мәктәбен дә үз вакытында бик төгәл үтеп чыккан булса кирәк.
Немец докторының ачылып сөйләшкән беренче сүзе шул булды: — Фрау Уразаева, сезнең ничә балагыз бар? — дип сорады ул. — Икәү,—диде Нурия.— Доктор Шульц, ул нигә сезне кызыксындыра? — дип. үзе дә сорау бирде.
— Сез —галим кеше Балагыз да күп түгел икән. Нигә шулай бик арзанлы киемнәр киеп йөрисез? Врачларга сездә шулай аз түлиләрмени?
Нурия баштарак бу сорауны әдәпсезлек дибрәк кабул иткән иде, доктор Шульцнын безнең ил турында, безнең халык турында көннән- көн күбрәк белергә теләге барлыгын сизеп алгач, бу сорауның гади бер кызыксыну гына түгеллеген белгәч, чын дөресен әйтеп бирде.
— Социализм илендә бер күч өстен сыйныфлар мәнфәгате өчен яшәмиләр. Бездә һәркемнең матур киенергә, әйбәт квартираларда торырга хакы бар. Ә хәзергә без Гитлер көчләп таккан сугышны җиңәргә, Европа халыкларына азатлык алып килергә тиешбез. Безнең яна система бик яшь әле. аңа каршы унсигезенче елны барлык империалистлар Антанта корып сугышты, сез безгә баштан-аяк коралланган гаскәр белән басып кердегез. Бөек революция алдыннан безне хәлсезләндердегез. Без промышленностьны, авыл хуҗалыгын аякка бастырып җиткерергә өлгермәдек. Гитлер безгә хыянәтчел төстә сугыш башлады. Йә, әйтегез. Шульц, шулай булгач, безнең матур киенергә, үз-үзебезне кайгыртырга вакыт булдымы?
Докторның нечкә иреннәре кысылган, күзе ярым йомык иде — ул дәшмәде
Икенче көнне дә дәшмәде ул. Өченче көнне дә. Хәтта дүртенче көнне дә. Килә. Әсир халатын салып, больница халатын кия. ак халат, ак калфак килешә ана, йөзенә нур кертә, әсирвхәленнән чыгара. Күрәсең, ул моны үзе дә сизә иде буган, лабораториягә керү белән, соры Халатын акка алыштырырга ашыга иде.
Ак халатлы Шульц көне буе врач Уразаевага булыша — әсирләрнең кан анализларын ясаша. Ләкин инде бүтән ачылып сөйләшми. Эшен генә җиренә җиткереп, бик төгәл башкара
Бер ай шулай бик җитди узды
Икенче ай башында Шульц яктырып килде. Йөзе дә алсу, күзләре дә түбән карамый. Килгәч тә соры халатын акка алмаштырды, калфагын көяз итеп киеп кунды. Шуннан соң ашыкмый гына соры халатының кесәсеннән газетага төргән кечерәк бер нәрсә чыгарды.
Тураеп басты, өздереп кенә әйтте:
— Фрау доктор, мин сезнең балаларыгызга бүләк алып килдем Бәлки сезгә әсирләр белән мөнәсәбәттә булырга рөхсәт итми торганнардыр Түбәнчелек белән гафу үтенеп, минем шул кечкенә генә бүләгемне алуыгызны сорар идем.
Врач Уразаева бер мәлгә икеләнде. Ярыймы соң аңа әсир доктор белән дуслык мөгамәләсендә булу? Ул аңа берәр төрле этлек уйлап килмәгәнме? Алай дияр идең - йөзе бик якты.
Ни булса ул булыр дип. врач Уразаева әсир докторның төргәген алды. Рәхмәт әйтергә ашыкмады. Сүтте төргәкне. Аның эченнән немец халкының атаклы әкиятчеләре — бертуган Гриммнар уйлап тапкан ике гном килеп чыкты.
- Моны сез каян алдыгыз, доктор Шульц?
- Үзем ясадым Агачтан юнып Минем пәкем дә. башка корал
ларым да юк. Әсирләргә бит андый кораллар бирелми Мин моны пыяла кисәге белән кырып ясадым. Алыгыз, фрау Уразаева - Ул Нуриягә якынрак килде, иелә төште, әкрен һәм серле тавыш белән пы шылдады - 1 итлер капут! ♦
Нурия гномнарны алды, озаклап карады. Курчаклар бик матур. 5 балалар моңа сөенәчәкләр Рәхмәт әйтте. Курчак өчен булудан бигрәк. 3 әсир докторның икенче бер илгә, социализм иленә, аның докторына 5 булган ихтирамы, якты мөнәсәбәте өчен әйтте рәхмәтне
Ул да немец докторына таба иелә төште «
— Әйе, Гитлерның муены астына киләчәк. Инде моңа шиклән- ® мәскә мөмкин, диде Ләкин ул моны немец докторыннан аермалы бу- х ларак. пышылдап түгел, кычкырып, нык ышанып әйтте
Доктор Шульцның фрау Уразаевага әйтәсе сүзе бетмәгән икән < әле. Гафу үтенеп, ул тагын сүз башлады: $
— Мин инде сездә бер ел буе әсирлектә. Сталинград эпопеясын Z күрдем Сезнең илнең гадел сугыш, азатлык сугышы алып барганлыгы- * на ышандым Сез әйткән тигез хокуклылык турында да күп уйладым. Әйе. фрау доктор, күп уйладым Тигезлек бар җирдә дә әйбәт түгел дип уйлыйм мин Сезнең илнең армиясендә югары чиннар белән солдат-ларның тигез яшәве миңа ошамый. Администрациядә дә начальник начальник булырга, буйсынучы буйсынучы булырга тиеш. Демократия идарә ителә торган булса гына прогресска илтә Җитәкчеләр белән буйсынучылар арасында дистанция булмаса. сезнең ил какшаячак Гитлер капут! — дип. бу юлы кычкырып әйтеп очлады ул үзенең сүзен.
VIII
1944 елның Яңа ел бәйрәмен Арча госпиталендә чын чыршы куеп, зур итеп үткәрергә булдылар. Майор Рәхимов «Үрнәк» совхозы янындагы калын кара урманга ике йөк машинасы җибәрергә приказ бирде Бер чыршыны совет хезмәткәрләре өчен Кызыл почмакка куярга, икенчесен әсирләр өчен ишегалдына, госпитальнең эчке зонасына урнаштырып бизәргә әмер ителде.
Көтелмәгән бер хәл приказны җимерә язды. Госпитальдә эшләгән шоферларның берсе — Сталинград сугышларында күкрәге яраланып кайткан, инде хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган Айзатулла Сабиров. авызыннан ут чәчеп сөйләшә торган күксел күзле мишәр, чыршы алып кайтуга теше-тырнагы белән каршы төште. Госпиталь начальнигы алдында ук. тартынып-нитеп тормастан. җитмеш җиде катлы итеп сүгенеп ташлады:
— Фашистларга елка алып кайтыргамы? Мин ул мәләвеннәрнең иманнарын, кабер такталарын Ул ерткычларга. Европаны шакал тавышы белән тутырган кабахәтләргә Тукай урманыннан чыршы апкай- тып куяргамы?! Тотсыннар!
Майор Рәхимовнын чәчләре үрә торды
- Ни сөйлисең син. Сабиров? Бездә фашист концлагере түгел Бездә госпиталь. Аңлыйсыңмы, госпиталь! \чне солдаттан түгел, I ит- лердан алырга кирәк. Бүгенге көн белән генә яшәргә ярамый, водитель Я-ра-мый! Бетәр сугыш, әсирләрне алмашырга тотынырбыз. Безнең пленныйлар кайтып ни сөйләр дә. немецлар кайтып ни сөйләр? Нигә без фашистлардан үрнәк алырга тиеш? Нигә? Бездә, иптәш Сабиров, бер немецлар гына да түгел бит Бар немецы, бар венгры, бар итальяны, бар мадьяры, шулай булгач, водитель Айзатулла, авызны без чамалабрак ачыйк, яме? Беребез дә илгә басып кергән килмешәкләрне ярат каннан түгел, гуманистик максатлардан чыгып эш йөртәбез. Ә син.
иптәш Сабиров, дөньяда Маркс булганны. Тельман булганны онытып жибәрәсең. Германиядә эшчеләр сыйныфы барлыгын да онытма син
— Онытма да онытма, имеш! Мин. иптәш майор, йөрәгем эргәсендә немец снарядының ярчыгын йөрткәнемне онытмыйм Чөнки ул онытырга ирек бирми. Вот’ Буран булса да. томан булса да. сызлый күкрәгем Мин кермәдем немец йортына басып, немец минем йортыма басып керде. Юк. госпиталь начальнигы, аркама өч көпшәле мылтык терәсәң дә. Арча тавы башына бастырып атып үтерәбез дисәң дә барасым юк! Категорически бармыйм Гитлерчы мародерларга чыршы апкайтып йөрсәм, мин кем булам?' Алар миңа пушка төбәсеннәр, ә мин— дип. ярсуыннан кызарынып-бүртенеп. буыла-буыла. гыжлый- гыжлый кычкырынды Айзатулла
Майор Рәхимов тәмле тел белән аңламаган шоферга куркытып- янап аңлатырга исәп тотып карады
— Слушай, водитель Сабиров, мина бит сине эштән чыгару хакында приказ язарга туры киләчәк,— диде ул. каш астыннан карап
— Яз. майор! Берне түгел, унны яз Симулянт диген, корткыч диген, адәм тәганәсе диген, бармыйм дигәч, бармыйм!
Госпиталь начальнигы эшләрнең катлауланып киткәнен, сугыштан кайткан Сабировны берни белән дә куркытып булмаячагын төшенде Төптән уйлап караганда, ул хаклы. Немец баскыннарының безгә эшләгән палачлыгын ничәмә-ничә буын совет кешеләре онытып бетерә алмаячак әле. Ләкин чыршыны алып кайтырга кирәк. Совет кешеләренең зур бәйрәме. ж.иңү бәйрәме якынлашканны аңлатырга кирәк немецка.
Киеренкелектән тирләп чыккан майор, маңгаен учы белән угалап. Айзатуллага икенче яктан якын килеп карарга ниятләнде
Ярый, фронтовик иптәш, мин синең жаныңны аңладым Әсирләргә дигән чыршыны Фәйзи Булатов алып кайта Аның сугышга бул ганы юк Фашист снарядыннан яраланганы да юк
Ә мин нишлим? — диде Айзатулла аптырап
— Син чыршыны үзебезнең персоналга — совет хезмәткәрләренә алып кайтырсың.
— һы! Ә мин фашистларга кемнең чыршысын куйганны каян белермен?
— Чыршыңа балта белән тамга салып куярсың.
Ләкин Айзатулланың күңелендә утырып торган канлы төер шундый зур. бармаска хакы барлыгын аңлау шундый көчле иде, ул тешен кысып кына риза булды һәм мыгырданып китеп барды
Майор аны, кул изәп. кабат чакырып алды. Ул кабат гасабплана башлаган шоферга Арча район советыннан чыршы кисәргә алган рөхсәт кәгазен тоттырды:
— Фәйзи Булатовка мин әйткәннәрне аңлатырсың, диде
Айзатулла кырт борылып чыгып китте Майор тәрәзә аша аның йөк машинасын каты үкертеп китеп барганын машина чаттан борылып, күздән югалганчы карап торды
Арча күпере’төбендә шоферларны өстенә толып кигән Садыя Сафина көтә иде Яңа ел алдыннан аның Фазылыннан хат килде. Ул госпитальдә яткан (өченче мәртәбә!), озакламый аны чыгарачаклар, гаиләсе янында булырга рөхсәт итәчәкләр. Сикерә-сикерә биерлек сөенеч иде бу Садыя өчен Әмма шул ук мизгелдә аның күңелен икенче бер тойгы яндырып узды. Фазыл кайтыр, күрешү кайнар булыр. Ә Нурия? Аның бит Солтаны юк. Ул инде еласаң да. чәчләреңне йолкысаң да. кайтмаячак. Шуларны уйлагач, тәне эсселе-суыклы булып китте.
Ниндидер бер яхшылык эшлисе иде бит Нуриягә. Анык яралы йөрә генә ниндидер дәва табасы иде Майор Рәхимовның врачларны жыеп. үз ниятен әйтеп бирүе булды. Садыя күңеленә салып та куйды: «Мин дә барам Бәләкәй чыршы алып кайтам Нурия балаларына да. үземнең Гөлфирәмә дә менә дигән бүләк!»
.Башы-аягы белән кереп чумардай зур толыпның итәкләрен жир- дән сөйрәтеп, ике метр озынлыгындагы ямь-яшел чыршы күтәреп кайтып кергән Садыяны балалар «Урра!» кычкырып каршыладылар. Сөенечләреннән нишләргә дә белмичә, сикерештеләр, чыршынын ылысларын тотып-тотып карадылар.
Бүлмәгә таралган ылыс исен рәхәтләнеп исни-исни, балаларны көч- * хәл белән тынычландырып, табын янына утыртты. Утырдылар балалар, я тик ашаулары ашау булмады, аннан-моннан гына капкалап, ашап бетер- i мәгән ипи сыныкларын кулларына тотып, табын яныннан ычкындылар. 5 Чыршы янында булу алар өчен дөньядагы иң зур могжиза иде.
Нурия әле госпитальдән кайтмаган. Садыя чыршыга эләргә дигән ♦ уенчыкларны балаларның үзләреннән ясатты. Ул аларга ак кәгазьдән “ крйчы белән түгәрәкләр кистерде, кызылга, сарыга, яшелгә буятты. = Аннары Садыя китаплардан куян, төлке, бүре, аю рәсемнәрен кисеп * алды. Кар бөртекләрен ясаган чакта балалар әсәренде, чөнки Садыя < кәгазьне катлы-катлы итеп бөкли дә, кайчы белән бер генә урыннан ® кисә, кәгазьне жәеп жнбәргәч. зур. матур кар бөртеге килеп чыга иде ~
Нурия госпитальдән төнге уннар тирәсендә генә кайтты.
Түр башында балкып утырган чыршыны күргәч, ул телсез калды.
— Әнекәйгенәем! Әнекәйгенәем!—дип. ахирәте Садыяны килеп кочаклады — Бу синең эшеңдер инде, тиктормас? Каян башыңа килде бу? Кем алып кайтып бирде бу гүзәл чыршыны?
— Әни! Әни! Уенчыкларны без ясадык,—дип ду килде Сания белән Рафаэль.
— Нурия апа, мин дә ясадым, мин дә ясадым! — дип килеп житте Гөлфирә
Кызларның чәч түбәләрендә зәңгәр бантик балкый иде, үзләре бәйрәм шатлыгыннан, моңарчы күрелмәгән сөенечтән алсуланганнар, курчаклар төсле матурлар иде.
— Тегендә ни хәлләр соң. госпитальдә? — дип сорады Садыя.
— И Садыя жаным. әкәмәт анда. Сөйләп бетерерлек түгел. Плен- ныйлар ишегалды уртасында балкып утырган чыршыны күргәч, башта әсәренделәр, гөж килделәр. Мисбах Гатауллович безнең гаскәрләрнең фронттагы уңышларын сөйли башлагач, тып-тын булдылар Майор алар- ны Яна ел белән котлап бетерүе булды, чыршыда гөлт итеп утлар кабынды Беләсеңме. Садыя. Арчаның тимер юл станцасы безгә, чыршы бәйрәме өчен, өстәмә рәвештә махсус ут бирде бит
— Йараббым, тизрәк бетсен иде сугыш, бетсен иде, бетсен иде,— дип такмаклап тезеп китте Садыя
Бераздан чыршы янында уеннар башланды. Саниякәй, Гөлфирә- кәй. Рафаэль, күршеләрдән кергән өч малай, чыршы тирәли әйләнеп, балалар бакчасында һәм мәктәптә откан жырларын жырладылар.
Эчкәреге бүлмәдән өстенә тун, аягына зур киез итек киеп чыккан Кыш бабай нәниләргә, кәгазь капчыкларга салып, өйдә пешергән пе- ченье-прәннек, алдан ук хәстәрләп куйган кәгазьле конфет өләште. Балалардан берәм-берәм шигырь сөйләтте, жырлатты
— Бәйрәм булгач бәйрәм булсын, уен-көлке, җыр-биюләр тулып торсын! — диде Кыш бабай гөбедән чыккан төсле калын тавыш белән.
Балалар көлештеләр. Кыш бабайның Садыя апалары икәнен алар аңлап алганнар иле инде.
Бәйрәм олыларга күчте Нурия «Тамчылы гөл» жырын жырлады Җырлаган чакта күзеннән яшь мөлдерәп тамды. Балалар нигә аның күзеннән яшь тамганны аңламадылар. Чөнки алар «Тамчылы гөл»нең Солтан Айдаров мәжлес саен жырлый торган жыр икәнен белмиләр иде шул.
Бәйрәмнең тоташ күз яшенә әйләнү куркынычы бар иде Садыя башына кара бәрхет түбәтәй, иренең зәңгәр сатин күлмәген, кара чалбарын киеп чыкты, Нуриягә өчкелләп ак яулык бәйләтте. Икәүләп «Әпи-
пә»гә биеделәр Балалар «егет»нең кып-кызыл чөгендер борыныннан, аякларын ат кебек як-якка атын, сикереп-сикереп биюеннән рәхәтләнеп, эчләре катканчы көлделәр.
Сания белән Рафаэль чыршы тирәсендә жырлап күрсәттеләр. Садыя апалары бик дулкынланды:
— Нуриякәем, кызың бигрәкләр дә матур җырлый, шушы яшеннән, ә?! Сугыш беткәч тә музыка мәктәбенә йөртерсең, яме,— диде
Нурия, ярар дип, баш какты.
Ул, чыршы төбенә чүгәләп, балалар белән бергә, алар ясап элгән кәгазь уенчыкларны берәм-берәм тотып карап чыкты; карый торгач, түзмәде, күз яше белән елап җибәрде.
Гөлфирәкәй, Нурия апасын кызганып, муеныннан кочаклады Сания аңардан көнләште, Гөлфирәнең кулын каерып алырга кереште. Сугышып киттеләр. Садыя аларны көч-хәл белән аерды. •
Нурия, елагач, бушанып калды. Сания белән Гөлфирәнең икесен ике тезенә утыртты да, иркәләп, моңлы итеп әкрен генә көйләде:
Үчти-үчти. енн, балам,
Сине йокларга салам.
Синен йокынны саклап.
Үзем янында калам..
Бу юлы Садыяның күңеле тулды. Нуриянең балалары әтиләрен беркайчан да күрмәячәк бит инде.
Нурия җырлаудан туктады Балалар аны әйләндереп алып, тагын үз уеннарына керештеләр
Садыя тавышсыз-тынсыз калган ахирәтенә игътибар итте Нурия башын күкрәгенә салып, йоклап киткән иде
«Арыды, мескенкәем. Уен эшмени — өч ел буена яралылар бага Ә үзенең йөрәгеңдә төзәлеп бетмәгән яра...» — дип Садыя күңеле нечкәреп уйлады.
IX
Яз һәм җәй айлары Арча госпиталендә зур борчулар, мәшәкатьләр белән узды.
Әсирләр арасында көтмәгән бер киеренкелек башланды.
Бу хәл беренче мәлгә госпиталь персоналын — конвойны, врачларны, техник хезмәткәрләрне аптырашта калдырды
Ул хакта майор Рәхимовка да. начмед Байтирәковага да хәбәр иттеләр Тәртип сагында җанын аямый торган усал холыклы начмед бик гади һәм бик төгәл бәя бирде:
— Ж.иңү көне якыная. Сталинградтан кайткан әсирләр, Курск дугасында плен төшкән немецлар фронттагы үзгәрешне бирегә китереп торалар. Менә шул, немец йоклый алмый интегә, сугыш кайчан бетәр дә, пленныйларны кайчан алмаша башларлар икән дип борсалана,— диде ул, иреннәрен кысып — Гитлерчылар хәзер фюрерларының тизрәк дөмегүен телиләр, безгә басып кергән көннәрен ләгънәтлиләр.
Нурия лабораториянең ишегалдына караган тәрәзәсе буенда көндәлек эшен башкара - анализ нәтиҗәләрен карый.
Күк йөзен соры болыт каплаган Күрәсең, җил дә бардыр; яшь каеннар өзлексез чайкала, бәргәләнә Күңелсез урамда, ямьсез, шулай да храмга чыгасы, хәсрәтләрне таратасы килә.
Доктор Шульц, кулына тоткан пробиркасын киштәгә куеп. НуряЯгә дәшә:
— Фрау Уразаева, сезнең башлыклар сизәме, тоткыннар арасында җанлану башланды бит? Нерв системалары чамадан тыш киеренке аларнын хәзер Ә нерв киеренкелеге пленныйларның яралгы хәлендә генә булган кайбер чирләрен көчәйтәчәк. Процедураны бермә-бер арттырырга кирәк булачак.
— Мин аны белом, дн Уразаева, урамнан күзен алмыйча.
Урамнан хәрби киемле берәү атлый
«Кемнеңдер бәхетлесе исән-сау кайтып килә»,— дип уйлый Нурия
Шуны уйлап бетерүе була, дежур солдатның ишеккә башын тыгып кычкырган тавышы ишетелә.
— Доктор Уразаева! Сезне комендатурага чакыралар ♦
Ник? - ди Нурия, эштән бүленәсе килмичә.
— Лейтенант Айдаров күрергә тели сезне.— ди дежур солдат. i Нуриянең башы әйләнеп китә.
— Нинди Айдаров? Әллә ходаем.. S
- Зонаның теге ягына чыгыгыз. Ул сезне урамда көтә. ф
Нурия, нәрсә дип уйларга да белмичә, урамга чыга
Өстенә өр-яңа яшькелт френч, галифе чалбар, йолдызлы биек фу- | ражка. хром итек кигән, погонында өч йолдыз балкып торган япь- *- яшь. тап-таза ир-атны Нурия башта танымый тора, таныгач, кулла- « pun жәеп кычкырып җибәрә: е
— Әхнәф, син түгелме, балакаем?'
Нурия, шаулап-сөёнеп һәм елап күрешкәннән соң, гүя. белеп бетерә * алмый калам дип курыккандай, ашыгып-кабаланып. каенишенең хәлләрен сораша башлады. Ул да түгел:
- Карасана! Нигә дип әле без урамда торабыз? Өйгә кайтыйк. Тукта. Әхнәф, беркая да китмә, шушында гына тор. яме.— дип, үзе юна эченә кереп китте, аннан рөхсәт алып, янә дә Әхнәф янына килеп чыкты
Балалар бакчада. Садыя госпитальдә, икәүдән-икәү генә, чәй янында барлык хәлләрне иркенләп сөйләшергә була.
Өч ел буена пехотада булып, рота командирына хәтле күтәрелгән Әхнәф Айдаров окоплар казыган, блиндажларда яткан, атакага барган Аңардагы ныклыкка, хәрби форманы пөхтә йөртә белүенә игътибар итте апасы. Әхнәфкә, ничә.мә еллар фронтта, ут эчендә булган кешегә, ирләрчә таза чырай кергән, аның үз-үзен тотышында, сөйлә-шүендә чаялык, шул ук вакытта тыныч тормышны, туганнарын өзелеп сагынуы сизелеп тора.
Сугышка ул үсмер егет булып киткән иде. Олы чырай кергән Тукта, ул бөтенләе белән Солтанга, абыйсына охшап бара түгелме? Керпе энәләре төсле каты соры чәч, зәп-зәңгәр күзләр Хәтта өске ирене белән борын арасының беркемдә булмаганча киңлеге дә Солтанны хәтерләтә.
Нуриянең күзләрен сагыш томаны басты. Әхнәф моны сизде.
— Апа. абыйны ник хезмәт армиясенә жибәрдең? Авыру иде бит. Бармаса да. беркем аңа гаеп тага алмаган булыр иде.— диде.
Нурия озак кына сүзсез утырды. Аңа менә ничә мәртәбәләр инде шушы каһәр суккан сорауга жавап бирергә туры килә.
— И. энем .—диде бераздан. Аның аңлатырлык та, .жавап бирерлек тә хәле юк иде
Әхнәф авыр итеп бер көрсенде.
— Син. Әхнәф, Казан аркылы кайткансыңдыр инде. Әкълимәне күрдеңме? Ул ни хәлдә?
— Юк. күрә алмадым, апа Ул яктан мин гел дә бәхетсез икәнмен Казанга кайтсам, әйтәләр: врач Әкълимә Айдарованы фронтка алдылар. Сез аның белән фронтта гына очраша аласыз диләр
Нурия башын селкеп торды, үкенеч белдермәде.
- Кайгырма, энем. Хәтереңдәме, сугышка киткән чакта. 1941 елны, хатынымны күрә алмый китәм дип утлар йотып йөргән идең. Мин сиңа әйткән идем, насыйп булса кавышырсыз, дигән идем. Күңелемнән уйладым ул чакта: бәлкем, исән-аман йөреп кайтыргадыр, күрешә алмый китүе хәерлегәдер дидем.
— Әле минем унжиде көн вакытым бар. Иң әүвәл әти белән әнине
күреп килим. Исәндер бит алар?—диде Әхнәф —Зартугайга кайтып килергә өлгерә.м әле.
— Исән-саулар. Бер кышны Зартугайда үткәрдем, медпункт мөдире булып. Аларда тордым. Сине бик тә сагына инде әнкәң. Өзелә инде, өзелә.— диде Нурия.
Озаклап Зартугайны сөйләштеләр.
Аннары фронт хәлләренә керешеп киттеләр.
— Безнең сугышчыларның күңеле бик күтәренке, апа Фашисттан кәҗә кәлҗемәсе ясыйбыз дип ясканып торалар. Ләкин ул кәлҗемә кыйбатка төшәчәк әле. Беләсеңме, апа. дошман явыз, мәкерле. Инде барыр җире калмаган бит. алай да сугышсыз гына бирелми. Тәмам сукырайган, үз төтененә үзе тончыккан сурәттә дә һаман котырына: авылларны яндыра, заводларны шартлата, халыкны, хәрби эштә булмаган халыкны суя. кисә, үтерә, әсирлеккә алып китә.
Нурия самавырын яңартты.
— Безнең яклардан берәүне дә очратмадыңмы?
Әхнәф тагын бер мәртәбә авыр итеп көрсенде дә берничә ай күңелендә йөрткән серен әйтеп бирде:
— Хисмәев Каюм абый... теге кем., авылдагы кушаматы белән әйткәндә...
Күзләре зураеп киткән Нурия алга сөрлекте:
— Нәрсә булды? Үлмәгәндер бит Чишмәбай?
Бүлмәдә кабер тынлыгы урнашты. Әхнәф бик озак сүзсез утырды
— Әллә ярамаган эш эшләдеме?
Әхнәф иренен очлайтып торды, апасының отыры сабырсызлана баруын күреп, ипләп кенә, ерактан уратып сөйли башлады:
— Сугыш зур, тормыш тагын да зуррак икән ул. апа. Кем уйлаган менә пехотада, меңләгән, ун меңләгән кеше арасында Зартугайның ике кешесе очрашыр дип?
— Жанымны талама, әйт: исәнме Чишмәбай?
— Аз гына сабыр ит. апа. Хикмәтле нәрсә сөйлим мин сиңа. Исәнме Чишмәбай. юкмы — үзең шуннан аңларсың.
— Тыңлыйм, сөйләп бетер.
— Фронтта Чишмәбай белән Нух Галләм очрашалар.
— Солтан абыеңа яла яккан Нух Галләм түгелдер бит?
— Нәкъ үзе.
— Китсәнә! Ул да фронтка эләккәнмени?
— Эләккән. Теләмәсә дә эләккән.
— Гафу ит сабырсызлыгым өчен, сөйләп бетер.
— Оборонада ятабыз шулай. Бик каты һөҗүмнән соң. дошман безне көн буе дөмбәсләгәннән соң, позиция бирмичә, нык ятабыз. Минем взводка бер солдатны китерәләр. Трибуналга җибәрәсе солдатны Карагач, артыма егылып китә яздым — Чишмәбай. Танып алдым, сорыйм. ни булды, мәйтәм. Сорама, энем, булды инде ди. Юк, мәйтәм, дөресен әйт. юкса миннән авылга кайткач сорарлар. Әйтте. Сөйләп бирде ни булганын. Дошман белән кара-каршы атышкан чагында. Нух Галләм алга килеп чыга да әйтә тегеңә: ат ди Баштарак Чишмәбай аптырый, аңламый — кая атарга? Караса — Нух Галләм беләгенә ике кирпеч ипи бәйләгән, шуңа атарга кушуы икән. Чишмәбай башлы адәм иде бит — аңлап ала моның ниятен. Янәсе, пуля ипи буханкалары аша чыккан чагында, дары исе ипидә торып кала, юрамалый, фронттан котылыр өчен атканны белмиләр Дошман пулясы тигән дип уйлыйлар. Шул рәвешле Нух Галләм башта госпитальгә эләкмәкче. госпитальдән ансат кына Казанга кайтып китмәкче. Ә Чишмәбай гадел кеше, моның явыз ниятен белеп алуы була, тота да Нух Галләмнең маңгаена чәпи пуляны. Кадалып кына барып төшә Нух Галләм. Ыңгырашырга да өлгерми, шундук җан бирә.
- Ай аллам ай аллам лиде Нурия, башын тотып Котылырмы инде ул аннан?
Котылырмы ул аннан, юкмы — бер хода гына белә.
һе менә син. һе Язмыш агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән Нух Галләм дә үлемен тапкан икән Кемнән диген әле? Солтан абыең гына бу көннәрне күр- ♦ мичә үлде һе — диде теш казналары кысылып килгән Нурия.
Аның күз алдына ике кешелек сак астында трибуналга китеп барган Чишмәбай һәм җирдә, кан эчендә яткан Нух Галләм килеп басты п
х :
о
Хөрмәтлебез Нурия Аббасовна! >.
Профессор Голосов. фронттан Сталинградка кайтып, медицина институ- < тына кафедра мөдире булып урнашты Ул безне. Казан гистологларын. Идел § буендагы һәм Уралдагы барлык гистологлар белән бергә, фәнни конференциягә = чакыра Уразаеваны да алып килегез, юкса үпкәләрмен, дигән. Сезгә. Нуруся. < димәк. Арча госпиталендәге эшләрегез нинди генә тыгыз булмасын, юлга җыенырга туры киләчәк Илебез өчен кадерле булган кешене. Николай Григорьевичны. рәнҗетергә хакыбыз юк. Аның егерме яшьлек бердәнбер улы Саша Сталинград өчен барган сугышларда танк эчендә янып үлде
Җавап көтәм Килми калмассыз дип ышанам
Сезгә рөхсәтне Сәламәтлек саклау министрлыгыннан һәм Хәрби комиссариаттан үзем юллыйм.
Сезне ихтирам ит\ че — профессор Майский.
20 сентябрь — 1944 ел.
Хатны Садыя почта ящигыннан алып кереп биргән иде.
Менә хәзер ул ахирәтенең хатны укып бетергәнен, хатның аңа ничек тәэсир иткәнен көтеп утыра
Күз читләренә җилпәзә җыерчыклар яткан, сугыш елларының билгесе булып ирен кырыйларына калын гына ике сызык утырган, әмма әле һаман мөлаемлыгын югалтмаган Нурия бу минутларда аның өчен иң гали кеше иде.
Ул Сталинградка бара Хәрабәләр эчендә яткан калага Ул аны хәзергә ишетеп кенә белә Күргәч, йөрәге бозылмасмы? Әнә бит хәзер үк, легендар каланы күрмәс борын ук, анда бару хакындагы хатны уку белән үк ничек каушады. Жүнлелеккә булыр микән андый каушау- тетрәнүләр?..
Садыя тамак кыргалады. Нуриянең алсуга капкан йөзенә янә дә бер мәртәбә күз сирпеде.
— Барасыңмы?
Ахирәт дустының кинәт төбәлеп карап торуыннан һәм көтелмәгәнчә йомшак итеп, аның өчен борчылып сорап куюыннан Нурия уңайсызланды.
— Нишлим икән соң? Балаларны кайда калдырырмын? Әгәр барсам дип әйтүем? .
— И җүләркәем! Бала дигән була. Шундый остазларың олылап чакырып торалар икән, бармый калалармыни?! Балаларың кая китсен, үзем карап торырмын. Кайгырма, җил-яңгыр да тидермәм мин аларга.
Юлда коллегалары белән әңгәмә корып, пароход палубасында шактый ук тыныч килгән профессор Майский. Сталинград панорамасы офыкта калыккач, кинәт алга сөрлекте.
Атакай тынам! Шәһәр калмаган бит монда'
Картның тавышы шундый да шомлы иде ки. гөр килеп сөйләшеп барган врачлар кинәт тынып калдылар м
Алар каршысына күз күреме җирдә Идел ярлары буйлап сузыл
ган хәрабәләр өеме калыкты Бөек елга ярында алтмыш чакрымга сузылган яшел һәм төзек каладан бернәрсә дә калмаган иде.
Ярга чыгып, элек урам булган урыннардан уза башлагач, алар җан өшеткеч күренешләргә тап булдылар. Бер генә кабыргасы исән калган дүрт катлы кирпеч йортның стенасында штукатуркасы купкан урыннарда кызыл кирпечләр канлы яралар сыман күренә, аста — көл өеме арасында — урталай ярылган кара рояль аякларын өскә күтәреп ята; адым саен — хәрабә, адым саен кара күмер, тырпаеп калган моржа. Стеналары жимерелгән йортларның да тәрәзә уентыклары кабер авызы кебек ыржаеп тора, урам чатларында трамвайларның үләксәләре ауный пуля аларның калаен иләк кебек итеп чәрдәкләп бетергән.
Ярабби, бу хәтле ватык-җимеректән арынганчы, боларны янә дә сугышка кадәрге рәвешенә китергәнче тагын бер мәртәбә сугыш утын кичеп чыккан хәтле i азап чигәсе бар икән әле.
Сугышның ая сыз корбанын — u әһ р аклы шәһәрнең аяк астында аунап ятуын күрү һәммәсен дә өнсез калдырды Өсләренә траур ябынгандай. башларын аска иеп, сүзсез атладылар.
Казан делегациясен каршы алган врач-капитан, көр тавыш белән исәнләшеп, хәлләрен сорашкач, ал арны үзе белән алып китте. Бераздан аларга шактый ук өметле күренешләр дә очрый башлады. Шәһәрнең югары очына урнашкан атаклы Трактор заводы, хәрабәләр арасында үзенә оя корып, инде эшли дә башлаган Урамнарны урыны-урыны белән көлдән арчыганнар. Анда трамвайлар йөри
Гаҗәп хәл: әллә дөньядагы иң шәфкатьле кешеләр — врачлар әзерли торган урын булганга, мединститут бинасы исән калган Аңарда үз тәртибе белән укулар бара. Тик әле студентлар якындагы авылларга бәрәңге алырга киткәнлектән, тулай торак бөтенләе белән диярлек буш иде.
Кунаклар шунда урнаштылар.
Профессор Голосов та шунда яшәп ята икән. Казан делегациясен ул үзәк өзгеч дәрәҗәдә дулкынланып каршы алды, берничә секунд сүзен әйтә алмыйча, тотлыгып торды
— М-менә. Александр Николаевич минем улымны да үтерделәр. Хатыным больницада ята. Сашаның һәлакәтеннән соң аякка баса алганы юк.. — диде хәлсез тавыш белән
Майский аны күкрәгенә кысып, баласы кебек итеп юатты
Делегация тып-тын басып торды.
Голосов үзгәргән: Казанда чакта сакалсыз иде. сакал үстергән, куе җирән төстәге көрәк сакалга буй-буй чал йөгергән, зур туры борыны яныннан тирән буразналар сузылган Кайчандыр озын төз гәүдәле, балкып торган зәңгәр күзле интеллигент егет бөкрәя төшкән, ябыккан, кыскасы — вакытсыз картайган иде.
Хатын-кызлардан ул беренче булып Уразаеваны күреп алды. Аның белән күрешеп, битеннән өч мәртәбә үпкәннән соң, саран гына елмайды:
— Минем авыр көннәремдә якын итеп килгәнегез өчен бик зур рәхмәт. Нурия Аббасовна. Кайгыгызны ишеттем. Түзәбез инде. Түзми кая барасың.. — диде.
Нуриянең күңеленә Голосов Казанда бергә эшләгән заманнардагы кебек үк якын булып, бу юлы тагын да мөлаемрак булып урнашты.
Конференцияне иртәгесен ачтылар Председательлек итүче Голосов эшне күтәренке рухта башлап җибәрде. Бүген аның чыраена күз салган кешеләр, бу бит күптән түгел генә авыр кайгы кичергән дип әйтерлек түгел иде Күрәсең, өч елдан артык фронт шартларында яшәү, чамасыз күп үлемнәрне, янгыннарны, яралыларны күрү, үз кулы белән йөзләгән операция ясау аны кирәк чагында сабыр да, батыр рухлы да булырга өйрәткәндер .
Конференцияне тыныч еллардагы кебек, озакка сузып, җәелеп үткәрмәделәр. Сугыш заманы кыскалыкны, төгәллекне таләп итә иде
Голосовның утырышны ачкандагы бик төгәл сүзеннән һәм галимнәрнең җыйнак ныгышларыннан Нурия бер нәрсәне аңлады: гистологлар эшли торган өлкә, нерв җепселләре белән бәйле булу сәбәпле, ил күзен төбәп алардаи ярдәм көтә Таушалган нервларны үз урынына утыртканчы. сугыш яраларын дәвалап төзәткәнче, ай-һай, күп вакыт кирәк булачак әле
Димәк, гистологларга сугышка кадәрге елларга караганда да күбрәк эшләргә, көне-төне, ару-талуны белми эшләргә, невропатологларның. хирургларның, терапевтларның нәтиҗәле эше өчен алдан юл ярып барырга кирәк булачак. Дәвалауның яңа ысулларын, препаратларның эффектны күбрәк бирә торганнарын уйлап табу өчен, күрәсең, беренче чиратта нерв күзәнәкләрен, нерв системасының эшен яхшы белергә кирәк Бу өлкәдә ике кала легендар Сталинград белән тыл каласы Казан аеруча күп эшләргә, дуслыкның, кулга-кул тотынып эшләүнең үрнәген күрсәтергә тиешләр
Нурия, конференциядә ишеткәннәрне күңеленнән үткәреп, үзалдына уйланып утырды. Әле кайдадыр туплар шартлый, калалар җимерелә, яралылар ыңгыраша, ә биредә, дошманга җимергеч ударны ясап, үзе көл өеме булып калган Сталинградта, инде җиңү көннәреннән соң булачак тыныч тормышны кайгырталар Менә боларны доктор Генрих Шульи башына сыйдыра алмас иде. мөгаен
Голосов куйган. Майский. Терегулов, Иванов. Имамбаевлар яклаган тезис: сугыштан соң сынык күңелләрне дәвалау мәсьәләсе бөтен зурлыгы белән врачларның күз алдына килеп басты.
Ул хактагы сүзнең дошманга тез чүкмәгән, аның кояшын баеткан Сталинградта әйтелүен, моның сәяси һәм әхлакый әһәмиятен алар бик нык төшенделәр.
Кичен, конференция ябылгач. Голосов галимнәрне үзенең лабораториясенә чәй эчәргә чакырды. Әйе. бу чын мәгънәсендә чәй мәҗлесе, мәй мәҗлесе түгел иде. Әкрен генә сөйләшеп утырдылар Сугыш заманының авырлыкларын тешләрен кысып үткәргән кырыс холыклы, нык ихтыярлы кешеләр һәр көнне безнең гаскәрләрнең яңа калаларны азат итүләренә, инде илебез чикләрен узып. Европага килеп чыгуларына сөенәләр, тыныч көннәрдә, тыныч шартларда башкарачак эшләрен күңелләреннән барлыйлар иде
Кемдер җыр башлап җибәрде
Вьется в тесной печурке огонь.
На поленьях смола, как слеза И поет мне в землянке гармонь Про улыбку твою и глаза О тебе мне шептали кусты
В белоснежных кустах под Москвой.
Я хочу, чтобы слышала ты.
Как тоскует мой голос живой
Хатын-кызларның пәрәвез җебедәй нечкә, нәфис авазлары һаман өскә, һаман югарыга күтәрелә; ирләрнең калын, бәрхеттәй йомшак моңнары. ул нәфислекне саклап, озата бара, сөйгән ярларның еракта, үлемнән нибары дүрт кенә адымда булуы үзәкләрне өзә; солдат окоп ларыннан тылдагы калаларга, авылларга хәтле кайтып җиткән җыр бирегә җыелган кешеләрнең алгы көндә дә дус булырга, күмәк көч булып тупланырга, ил язмышын бергәләп күтәрешергә ант итешүләре кебек яңгырый иде.
Икенче китап тәмам
1980—1985.
Качан Переделкино - Казан