ДАВЫЛЛЫ ЕЛЛАР ҖЫРЧЫСЫ


СИРИННЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ
г агыйрь Сиринның актив иҗади
эш- I чәнлеге төрле сәбәпләр
аркасында I озак дәвамлы булмады,
шунлыктан аның әдәби мирасы
күләм ягыннан зур түгел Шулай да ул —Октябрь
революциясеннән соң, хезмәт халкы арасыннан
күтәрелеп. татар совет поэзиясендә билгеле эз
калдырган үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе.
Аның «Тегүче кыза, «Булмый! Булмый!». «Язгы
тамчылар» һәм башка талантлы шигырьләре. үз
чорының авазы буларак, бүген дә әһәмияткә ия,
культура хәзинәбезнең бер өлеше булып тора
Сирин (Батыршин Сирин Хәниф улы) 1896
елның 14 декабрендә Татарстанның хәзерге
Баулы районы Кәрәкәшле авылында күп балалы
игенче гаиләсендә туа һәм кечкенәдән крестьян
эшенә җигелеп, тормышның ачы- сын-төчесен
татып үсә. Ул бала чактан белемгә омтылучан
була, кыенлыкларга бирешмичә, бераз үсә
төшкәч укырга керә. Бәйрәкә мәдрәсәсен
тәмамлагач, авылда укытучы булып эшли
башлый
Октябрьдән соңгы елларда алдынгы,
прогрессив укытучылар авыл җирендә Совет
власте политикасын пропагандалау буенча зур
эш алып баралар, шуның өчен канечкеч
кулаклар, дин әһелләре тарафыннан төрле
җәберсетү, һөҗүмнәргә дучар булалар.
Кәрәкәшленең үзендә генә фанатик сәнәкчеләр
кулыннан өч укытучы кыз һәлак була.
Әнә шундый киеренке шартларда актив
эшләүче алдынгы укытучы Батыршин Сиринны
педагогия курсларына җибәрәләр. Бөгелмәдә
укыган вакытта ул әдәби иҗат белән
шөгыльләнә башлый, шунда беренче
шигырьләре басыла.
Озакламыйча Сирин Казанга күчеп килә.
Көнчыгыш педагогия институтында укый, шә-
һәр мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты
укыта, завод, фабрикаларда эшче яшьләр белән
якыннан аралаша, алар тормышына
багышланган шигырьләр яза. Менә шул чорда
язган һәм тиз арада популярлашып киткән
«Тегүче кыз» исемле (1926) шигыреннән бер
өзек:
Без тегәбез
Иңен-буен;
Яңа тормыш. Яңа киём. Әйдә киен! Кием тегәм.
Бу киемне кемнәр кияр? һәрбер җире Нинди
матур килгән, чибәр! Кем көрәшче?
Бу киемне ул. дим, кияр, һәр көрәштә
Ул инде һичшиксез җиңәр.
Күкрәгенә тегеп куям
«КИМ» тамгасын:
Кигән кеше үзе дә шуннан аңласын «КИМ»ле
мәхәббәтем шулай Тегеп бирәм. Көрәшләрдә
Шушы билгемне салмасын.
Заманында татар совет әдәбиятында авыл
хуҗалыгын күмәкләштерүгә багышланган
әсәрләр күп язылды. Шагыйрь Сирин бу мөһим
темага беренчеләрдән алынучы булды. һәм
җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул
ителгән, авыл һәм шәһәр клублары сәхнәләрендә
күп тапкырлар яңгыраган «Булмый! Булмый!»
дигән зур күләмле шигырен (1929) язды. Аңы
хосусый милекчелек белән агуланган крестьян
психологиясен, каршылыклы авыр
кичерешләрен тормышчан детальләр белән
сурәтләгәннән соң, хәерчелектән башы
чыкмаган игенчене якты күмәк тормышка
чакырып, автор болай ди.
Ашлыгыңны җилгәрәмсең, Җилгәр, Җилгәр!
Милек-минлекләрне очыр, Җилгә Җибәр!
Бертуган кук
Ш
Бергә эшлик. Бергә яшик. Машиналы Күмәк
тормыш Төзеп җибәр! Аерым-аерым Матур
тормыш Булмый, булмый! Булмый, булмый!
Ялгыз, ялгыз Тормыш корып Булмый, булмый!
Булмый, булмый!
Мәгълүм ки, татар совет поэзиясенә беренче
нигез ташларын салучы күренекле шагыйрьләр
яңа әдәбиятны пропагандалау, әсәрләрен
халыкка җиткерү буенча зур эш алып бардылар,
һ Такташ. К. Нәҗми. Ф Бур- наш. Ә Фәйзи кебек
зур әдипләр белән бергә әдәби очрашуларда,
диспутларда Сирин да катнаша. Татар
мәдәнияте йорты, клуб сәхнәләрендә эшчеләр,
укучы яшьләр, кызылармеецлар алдында
шигырьләрен укый Шәһәрдә һәм авылда
сыйнфый көрәш барган киеренке чорда язган -
.Йөрәк каны белән» исемле шигырендә лирик
герой исеменнән
Беләм мин Корбансыз җиңү юк. Авырлыклар
күрмичә. Рәхәтләр күрү юк.
— ди автор
Сиринның иҗади активлыгы башлыча
егерменче елларның икенче яртысына, уты-
зынчы еллар башына туры килә. Бу чорда
матбугат битләрендә әледән-әле шигырьләре
басыла. 1930 елда 3. Гали сүз башы белән
«Тамчылар- исемле беренче җыентыгы дөнья
күрә. Аның аерым • шигырьләре Ф Бурнаш
төзегән «Көрәш җырлары» (1923). «Октябрьнең
ун еллыгына безнең бүләк» (1927), «Төзү
көннәрендә" (1929). «Безнең яшьлек» (төзүчесе Ф
Кәрим. 1934) исемле җыентыкларда басылган.
Сиринның балалар әдәбиятында уңышлы
эшләгәнлеген аеруча күрсәтеп үтәргә кирәк. 1931
—1932 елларда аның кече яшьтәге балаларга
адресланган «Тимер юл», «Җиләк бакчасы».
«Трамвай ник туктаган». -Бә-ә-ә дә мә-ә-ә».
«Кыш». «Яз», «Җәй». «Көз» дигән рәсемле
китаплары басылып чыга.
Бөек Ватан сугышы вакытында Сирин
фронтта булды, анда каты контузияләнеп
кайткач, колхозда умартачы булып эшләде.
Сирин 1969 елны 73 яшендә вафат булды,
район җәмәгатьчелеге катнашы белән Баулы
эшчеләр поселогы зиратында хөрмәтләп кү-
мелде.
Сугыштан соңгы чорда Сиринның Ши-
гырьләр» китабы 1959 елда, аерым әсәрләре
«Татар поэзиясе антологиясе- (1956), «Татар
балалар поэзиясе антологиясе» исемле (1979)
җ ыентыкларда басылды
Сафа САБИРОВ

Реклама