Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘХЕТЛЕ ИҖАТ


акый ага Урманче белән мин якыннанрак аның әсәрләре аша таныша башладым ахрысы...
Мин кергәндә аның остаханәсендә беркем дә юк иде. Шулай да як-ягыма карану белән мин
үземне фәүкылгадә бер мәҗлескә килеп кергән кебек хис иттем. Халкыбызның бик борынгы
заманнардан ук башланып киткән тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен үз җилкәсендә күтәреп
килгән иң мәшһүр шагыйрь, әдип, галимнәренең иң югары дәрәҗәсендәге киңәшмәсенә
охшаган иде бу Мәҗлеснең түрендә борынгы легендар шагыйрь — Кол Гали утыра Аның белән янәшә
узган гасырның мәгърур кыяфәтле тарихчы га лиме Шиһабетдин Мәрҗани белән күренекле
мәгърифәтче Каюм Насыйри урын алганнар. Алар янында ук халыкның әдәби, мәдәни тормышында
зур урын тоткан тарихи шәхесләр — Г. Тукай. Г. Ибраһимов, Дәрдмәнд, X. Ямашев, М. Вахитов уты-
ралар. Әгәр дә бу мәҗлесне «җыючы» ниндидер сәбәпләр аркасында бирегә халык ның сөекле уллары
булган С. Сәйдәшев һәм М. Җәлилне дәшмәгән булса, ихтимал, бу форум тулы хокуклы ук булып
җитмәгән булыр иде. Менә шушы бөтен ха лык тарафыннан танылган һәм абруй казанган гали затлар
һәммәсе бергә җыелып халыкның үткәне, хәзергесе, киләчәге хакында философларча сабырлык белән
тирән һәм акыллы фикер йөртәләр иде шикелле.
Үзләренең иҗатлары һәм башка гамәлләре белән халыкны үз-үэенә һәм баш ка халыкларга
таныткан, бөтен кешелек дөньясы алдында аның дәрәҗәсен күтәргән бу талант и яләрен барысын
бергә күрү горурлык хисе тудыра. Зур талант иясе кулы белән иҗат ителгән бу тарихи шәхесләр
образы аша туган халкыңның башыннан үткәннәре, аның гомуми тарихка керткән күренекле өлеше
күз алдына килеп баса, Г. Тукайның кешелек тарихында «без әсәрле, эзле без» дигән сүзләре искә төшә,
күңелләрдә җаваплылык хисе уяна. Бу дөньяда син узгынчы мосафир гына түгел. Бу бөек затлар
калдырган бай тарихи һәм әдәби мираска син тулы хокуклы варис, алар ирешкәнне тагын да алгарак
әйдәү — тәрәккый иттерү синең өстеңдә, ил каршысында ул синең изге вазифаң!
Бу тарихи шәхесләрнең оста эшләнгән образлары янында Бакый абзый үзе дә чит- ят кеше түгел.
Ул элекке заманның бай культура мирасын тирәнтен аңлап, аны үз осталыгы белән тагын да баетып,
хәзерге заманга китереп тоташтыручы васитачы булып күз алдына килеп баса.
Минемчә. Бакый абзый бик бәхетле кеше.
— Ихтимал, һәркем үзенчә бәхетле була торгандыр.— ди ул.— Әдәбият-сән- гать әйләнә тирә
мохитны, бөтен яшәешне, алай гына да түгел, хәтта үз-үзеңне дә тирәнрәк аңларга ярдәм итүче зур
көч, эстетик һәм әхлакый тәрбия чарасы. Мин үз иҗатымның халыкка кирәклеген, аңа баерак рухани
тормыш белән яшәргә ярдәм итүен хис кылып, “озак еллар буена шуның белән рухланып яшим.
һичшиксез шулайдыр. Бакый Урманче бик күп иҗат җимешләре арасында менә шушы бөек
шәхесләрне тарих караңгылыгыннан хәзерге заман яктысына чыгарып җанландырып күрсәтә алуы
белән дә бәхетледер. Оста аларның скульптура портретларын кайсын мәрмәр чукып, агачтан юнып
ясаган, кайсыларын балчыктан ясап гипстан койган. Әмма нинди генә материалдан эшләмәсен, оста
аларның тышкы кыяфәтләрендә, йөз чалымнарында замана бизәген дә, шәхси хасиятләрен дә
гәүдәләндерергә тырышкан. Димәк, бу образларны иҗат иткәндә ул, кешесенә карап, күпмедер
вакытка әдип тә, шагыйрь дә, тарихчы да, политик эшлекле дә «булып» алгандыр. Нәтиҗәдә, бу
җансыз мәрмәр, агач яисә балчык кисәкләренә шундый «тере суы» сеңдерелгән ки. гүя аларга җан
кергән дә элекке тормышларын дәвам иттерәләрдер кебек. Игътибар беләнрәк карап торсаң, аларның
хәзерге буынга ниндидер әйтер сүзләре дә бар шикелле. Алар сиңа акыллы кешеләр белән сөй -
ләшкәндәге кебек, җан азыгы өстиләр, күңелеңне баеталар.
— Менә, шулай, дустым.— ди рәссам.— Техника дигәнебез тормышка тирәнрәк үтеп кергән саен,
кешенең рухани хәзинәсенә анда урын тарая бара. Мәгълүм ки, тарихыңны яхшы белмичә торып алга
тәрәккый мөмкин түгел. Менә болар, ягъни мен еллардан бирле тупланып килгән мәдәниятебезнең
алдынгы вәкилләре, аларның иҗаты хәзерге заман кешесенең күңел хәзинәсен баетуда ярдәм итәргә
тиешләр—
Әдәбият-сәнгат. әһелләре арасында иң өлкән яшьтәге аксакал булса да, һаман да мәһабәт гәүдәге,
алсу йөзле ир-егет әле Бакый абзый. Мин аңа күз тидерүдән шигәеп кыяр-кыймас сагаеп кына карап
алам. Җиңнәрен сызганып, кәләпүшен бераз кыңгыррак салып, кулына каләм, күмер карандаш, яисә
башка берәр иҗат
Б
коралы алган хәлдә остаханәсендә эшләп утырганда, ул хыялларны борынгы за маннаргп ук алып
китә. Мондый чагында ул киләчәк буыннар өчен шәм яктысын да гыйбрәтле калын китаплар язып
утыручы борынгы шагыйрь яки әдипләргә, га лнмнәрг» яисә мәшһүр каллиграфларга охшап куя.
Икенче карыйсың, алтын көмеш •ген, гәүһәр, якуттан без хәзер музейларда күреп кенә соклана торган
затлы зиннәт әсбаплары эшләп калдыручы алтынчы-көмешче оста бабаларыбызны күз алдына
к итерә.
Мин рәссамның гомере буена ару-талуны белмәгән көчле, талантлы кулларына сокланып
карыйм, һәрбер хезмәт иясенең кулы кебек үк күпне күргән, эссесен дә, суыгын да татыган, әмма
сизгерлеген арттыра гына барган бу куллар. Әнә сте насында төрле нәфис төсләре белән үзенә җәлеп
иткән зур рәсем. Һәрберсе яшькелт нуры белән мөлдерәп торган әнә ул йөзем җимешләрен, алар
арасыннан дөньяга сыймастай мул булып агылган Урта Азия кояшын шул оста куллар бар иткән.
Тау ягы халкының яшел болында киенеп-ясанып печән кабартуын, печән өеп йөрүләрен. әнә шулай
шатлыклы хезмәт бәйрәме итеп, шул ук куллар күз алдына китереп бастырган.
Табигать бу рәссамга талантның төрлесеннән өлеш чыгарган, әйтергә кирәк, бә хеткә каршы,
шактый ук мул өлеш чыгарган. Бакый аганың скульптура тарма- пандагы эшләре, ягъни чукып,
коеп, юнып һәм башка ысуллар белән иҗат иткән әсәрләре миңа аеруча көчле тәэсир итә. Адәми
затның тирән уйга чуму, әсәрләнү, шатлану, гаҗәпкә калу, хафалану кебек күп төрле рухани халәтен
сүзләр белән язып аңлату да җиңел шөгыль түгел. Менә шу ларның һәм кешенең холкы-фи- гыленең
тасланмаган тупас мәрмәр кисәгендә, агач түмәркәсендә яисә гади балчык измәсендә хасил булулары
монысы инде могҗизага якын торган ифрат нечкә маһирлекне таләп итүче сәнгать. Гаҗәп түгелмени?
Әйтик, җансыз тупас материалдан озын гомер юлы узган, башыннан гыйбрәтле тормыш михнәтләре
кичергән зирәк акыллы, ихтирамга лаеклы карт кеше образы барлыкка килгән. А. М. Горький
«кешенең йөзе —аның эчке дөньясының көзгесе» дигән. Шуңа өстәп, тагын тел ке шенең фикерләрен,
уен белдерсә, йөзе холкын-фигылен ачып бирә дип тә әйтәләр. Бик дөрес. Җентекләбрәк карасаң,
картның калын кашлары астында, боек күзләрендә, ирен кырыйларында тирән сагыш, нәрсәгәдер
офтану, шул хакта нидер әйтеп бирергә теләге барын күрәсең.
Яисә менә оста гади агач кисәгенә «җан өргән». Моннан биш-алты гасыр элек яшәгән могтәбәр
ханымнар образы бу. Без аның нәзакәтле чибәр йөзеннән, киләчәк кә төбәлгән ярым йомык
күзләреннән тирән моңын, башка катлаулы күңел серләрен укыйбыз Шундый ук гади агач кисәгендә
хәзерге заман образы, яшьлек, наянлык бөркелеп торган бер кызый пәйда була. Бакый ага бу «кызын»
Нәфисә дип атаган. Бу сында чыннан да нәфислек, матурлык күзгә бәрелеп тора. Аның күңеле түрендә
сакланган газиз тойгылары да, әйтергә теләгән фикерләре дә йөзе кебек үк пакьтер, сафтыр,
кешеләргә ул һәрвакыт хәерхаһтыр кебек күренә.
Бакый аганың төрле жанрдагы әсәрләре белән танышып йөргәндә сынлы сәнгатенең замана
кешесен эстетик һәм әхлакый яктан тәрбияләүдә зур урын тотуына тагын бер мәртәбә ышанасын-
Бакый Урманче үз әсәрләрендә татар халкының бай мәдәниятен, аның эстетик карашларын озак
еллар буена гәүдәләндереп килде. Аның әсәрләре гуманистик пафос, нечкә лиризм белән сугарылган.
Алар уйландыралар, аларны тирәнрәк аңларга, аларның нәфислеген, поэтик матурлыгын күңелеңә
сеңдерергә тырышасың, алар безнең рухани тормышыбызга эстетик байлык булып өстәлеп киләләр.
XIX гасыр рус язучысы В. Одоевский «Әгәр дә кара савытына берничә тамчы гына булса да үз
каныңны да тамызмасаң. каләм начар яза» дигән. Язучы иҗатына төбәп әйтелгән бу акыллы фикерне,
минемчә, гомумән, бөтен сәнгатькә карата да кулланырга мөмкин. Иҗат мәсьәләләре хакында
сөйләшеп утырганда, әнә шул хакта да сүз кузгалганы бар. Рәссамның, скульпторның да. аның
һөнәренә генә хас уз куанычы, үз иҗат газаплары да була бит?
— Бар. әлбэттә, һичшиксез,—диде Бакый ага,—Бер генә сәнгать әсәре дә дулкынланмыйча,
салкын кан белән генә язылмый. Әмма безне аерата канатландыра, рухландыра торган аеруча
шатлыклы минутлар да була әле.
— Шуңа берәр мисал да китерсәгез...
— Мәсәлән, болай: әйтик, синең кул астыңдагы кырлы-сырлы тупас материалга, эшли торгач,
бервакыт «җан керә башлый». Анда азлап-азлап синең хыялыңдагы образның төрле сыйфатлары —
матурлыгы, нәфислеге яисә усаллыгы, холкы фигыле, башка үзенчәлекләре хасил була. Ягъни,
моңарчы синең хыялыңда гына булган об раз хәзер инде сын булып, сәнгать әсәре булып яшәвен
башлап җибәрә. Минемчә, бу иҗат эшенең иң мавыктыргыч, иң бәхетле минутлары. Әгәр инде ул
образ, тә-
мам камиллеккә ирешеп, кешегә җан азыгы була алса, монысы аеруча зур куаныч.
Өлкән замандашыбыз мәшһүр рәссам, скульптор булуы белән бергә сәнгатьнең хәзерге заманда
сирәк очрый торган тагын бер теренең остасы бит әле: ул ифрат нечкә зәвыклы каллиграф1 та. Ул үз
заманының алдынгы карашта булган мәшһүр мәдрәсәләрендә һәм сәнгать мәктәпләрендә төпле белем
алган, катлаулы тормыш юл лары узган өлкән зыялыларыбызның берсе. Аның белән утырдаш
булганда еракта ук калган тарих караңгылыгына кереп китәсеңме, әдәбият-сәнгать дөньясына аяк
атлыйсыңмы, һәркайчан әңгәмәдән канәгать булып каласың, тарих, әдәбият яки сәнгать сәхифәсенең
моңа кадәр күренми яткан ниндидер бик кирәкле бер яңа сә хифәсе ачылып китүен сизәсең. Киң
карашлы булу ул бит узган заманның бай тәҗрибәсенә таяну, шул ук вакытта хәзерге заман
таләпләрен дә. киләчәкнең бездән ниләр көтүен дә игътибар үзәгендә тоту дигән сүз.
Хәзерге заман яшьләре бөек революциянең беренче елларында калкып чыккан күренекле
әдәбият-сәнгать әһелләрен аларның безгә калдырган мираслары аша гына беләләр. Бакый ага ул
мәшһүр затларның байтагысының замандашы булып, алар белән аралашып яшәгән кеше. Ул,
мәсәлән, Габдулла Тукайны әсәрләрен укып кына түгел, бәлки үзен күреп, шигырьләрен үз
авызыннан ишетеп белә. Бу озын гомернең башында аларның тормыш сукмаклары да берникадәр
вакыт янәшә эздән барган. Тау ягының бу яшь үсмере дә Казанга нәкъ Тукай килгән елда килеп, аның
белән мәдрәсәдә очрашкан. Г. Тукай үлемсезлек биеклегенә ашкан елларда яшь егет Бакый да
Казаннан китеп барган, чөнки аңа белемнең тагын да югарырак баскычына күтәрелү өчен, башка
шәһәргә күчәргә кирәк булган.
Туксан яшькә сау-сәламәт килеп җитү үзе генә дә ул кешегә чиксез ихтирам хисе уята. Инде шул
яшькә кадәр иҗат сәләтен дә саклый алу, аны өзлексез дәвам иттерә алу — анысы инде нур өстенә нур
булып төшә. Чөнки бу гомер буена һәм физик, һәм рухани җәһәттән камиллеккә омтылу, җәмгыять
каршысында үз өстеңә зур җаваплылык алып яшәү нәтиҗәсе.
— Шәхес буларак үзеңнең кадереңне белеп, вакытыңны һәм көчеңне вакка -төяк- кә сарыф
итмичә, зур максатларга омтылып яшәргә кирәктер, күрәсең, — диде рәссам.
Бакый аганы хөрмәтле өлкән яше белән чын күңелдән тәбрик итеп, аңа моннан соң да сүнмәс-
сүрелмәс иҗат куанычы теләп калыйк.