Логотип Казан Утлары
Хикәя

СЫЙМАС САДРИ


адри тагын эшсез калды. Өй эче яңадан хатынының яшелле-күкле чәрелдек тавышы белән тулды, колагың гына түзсен.
— Ниш лим? Жир тишекләренә кереп китәсеңмени бу хурлыклардан?! Ояты ни тора! Кемне эшеннән чыгарып атканнар дисәң, тагын аны. «Ничек котылырга белмиләр үзеннән»,—дип ишеттергәннәр иде, хак булган икән.
Садри. «Мине беркем дә чыгарып атмады, үзем киттем»,—дип сүз кыстырмакчы иде дә, кая ул! Бар. тыеп кара син узынган хатынны. - Ниш-лим?! «Кемнеке?— Аныкы. .»— дигәндә,
үлепләр китәсеңмени? Ничекләр итеп ханнарың күтәрә шул мыскыл итүләрне? Адәм мәсхәрәсенә калдың бит инде. Әнә. «Сыймас» дигән ку-шамат тактылар бит инде үзеңә. «Сыймас Садри» хәзер исемнәрең. Хәзер инде: вак ханлы, бәлачел мыхгы кеше дип кенә дә чикләнмиләр «Әллә аның бераз хитмиме?»—дип көләләр бит үзеңнән. Үч иткәндәй, «инженер» дигән исем күтәреп йөргән буласың ич, адәм мәсхәрәсе!
Тешен кысып булса да дәшмәскә тырышкан Садриның да чыдамы бетте
— Життеме сиңа, юкмы, ниһаять? Америкада түгел, эшсезлектән интекмәм...
Хатыны тәтелдәвен белде:
— Яшь чагың булса, бер хәл иде. Юк бит! Әнә күр. чалардың бит инде Яшең кырыкка хитеп килә Кияүгә бирерлек кызың, үсеп беткән улың бар Кулыңнан эш килмәсә, бер хәл иде Юк бит! Нинди генә эшкә алынсаң да, коеп куясың, кайда гына эшләсәң дә, йөзең ак була торган иде. Ниһаять, урынын тапты, хәзер инде күңеле ятып тыныч кына эшләр, бәлки, адәм рәтле квартирага күчәрбезме, дигән идем Күчәрсең, бар, бу «Сыймас» сантый белән! Әлеге дә баягы бер сүз: «Тыныша алмаган, тагын нәчәлствасы белән телгә килгән!» Йә, әйтче зинһар, кемгә нәрсә исбат иттең соң? Кемгә кирәк булды ул су кыр бер тиенгә тормаган дөреслегең! Монда минем балаларымны үз вакытында ашатасым, хүнле фатирда яшәтәсем килә. Таптың дөреслекне Әнә, каш ясыйм дип, күз чыгаргансың, шул булган, һа-ай, шушы кешеләр белән уртак тел табып эшли алмауларың! Үтерә лә!.
— Янә ялгыштың! Кешеләр белән эшли алам мин. Ә менә кешелекләрен хуйган, хыен вак ханлы бюрократ, күз буяучылар белән боткам пешми. Моннан соң да пешмәячәк!..
— Ташлачы, зинһар! Күктән иңгән фәрештә диярсең үзеңне Кайда юк соң ул кимчелекләр белән хитешсезлекләр! Күрим дисәң, атлаган саен бит алар Аннары, тормышның бөтен кыегын сиңа гына турайтырга, сиңа гына төзәтергә димәгәндер ич?! Моңа кадәр дә шулай булган, моннан соң да дәвам итәчәк. Күзеңне ач, дөнья бу! Гомерең буе «Сыймас Садри» булып яши алмассың бит инде...
Садриның бу юлы да сабырлыгы сынды.
— Әле дә ярый, бөтен кеше дә синең кебек уйламый. диде төк-
се генә. Ул инде: «Синеңчә: берни дә күрмә, ишетмә. җыен башбаштаклыкка күз йом. үзеңә дә. башкаларга да тыныч булсын, шулаймы?..»— дип өстәмәкче дә иде. тик өлгерә алмый калды. Хатынының яшелле-күкле тавышы яңадан һаваны ярды:
— Соң. җаным, әйтче, зинһар, кайчан әле нәчәлстваны тәнкыйтьләү кешегә бәхет, сәламәтлек белән җан тынычлыгы китергәне бар?* * Аның ише эшләр белән шөгыльләнүче махсус оешмалар бар лабаса! g Шул ук партия, профсоюз, хуҗаларның җитәкчелегенә контрольлек * итүче комиссияләр дә бар ди ич.. -
Хатынның ярсуы чак кына басылган сыман булды. Шулай да. бо- 2 рынын тартып дәвам итте. з
— Әйт. тагын нинди мөгез чыгардың инде? Нәрсә булды? Зариф ♦ белән һәйбәт кенә эшләп ята идегез ич әле? Нәрсә бүлешә алмадыгыз = тагын? Соң, җаным! Чак кына телләреңне тыеп булмый идемени соң? = Туры әйткән туганына ярамаганын беләсең ич. Чак кына синеңчә бул- = мадымы, бетте, шундук: «Начар, яман кеше» имеш Э-э.х. кайнар баш, X кайнар баш! Ул да хаклык эзли, янәсе. Менә җнре инде яңадан, җил- $ куар кебек, атна-ун көн буена эш эзләп.
Бу юлы Садриның җавабы әзер
Йөремәм! Эшне белешеп куйдым Гариза белән Хезмәт кенәгәмне дә илтеп тапшырдым. Әнә. кая карама, эшкә чакырып торган игъланнар: «чакырабыз, кабул итәбез!. »
— Кая урнашасы иттең соң? Бу юлы хатынының тавышы кешенекечә яңгырады.
Бораулау эшләре базасына.
Хатын кеше янә элеккеге кыяфәтенә кайтты да куйды
Нәрсә? Базага дидеңме? Ишкәнсең икән а'лайса ишәк чумарын Инженер башың белән берәр складка төнге каравылчы булып ялланмыйсыңмы тагып!..
Садриның йөзе тагын караңгыланды
Берни дә белмәгән башың белән хет сөйләнеп торган булма ичмаса! һәркайсы үзе кечерәк заводка тиң булырлык биш-алты цехы гына бар ул базаның.
Шулчак алтынчы класста укый торган улы кайтып керде «Бала алдында гына тавышланмаса ярар иде». — дигән уй чагылып китте Са дриның башында. Хатыны исә. малае кайтканны гына көтеп торган диярсең күкерт кебек кабынды да китте
— Әнә, күр, яңадан мәктәпкә чакыртканнар. Тагын укытучысы белән әрепләшкән..
Малай да авызын йомып кала торганнардан түгел
Кем әрепләшкән? Беркем дә әрепләшмәгән аның белән.
Дәшмә, ичмасам! Ачуымны китермә! Тиктомалга ата-ананы мәктәпкә чакыртмыйлар.
Мин бары тик үз фикеремне генә әйттем
Дәшмә диләр бит сиңа! Ул да сөйләнеп торган була бит әле, әтисе сыңары. Каян килсен ди сиңа фикер? Ул бит укытучы Аңлыйсыңмы шуны: у -кы-ту-чы! Аның сүзе —закон'
Садриның үз уйлары: «Менә шулай тәрбияләнә ул принципсыз мәми авызлар Бүген апа бары тик укытучы гына хаклы дип тәкрарлыйлар Иртәгә инде ул: бары тик начальник кына хаклы дип уйлаячак Шулай итеп теләсә нинди кабахәтлеккә күз йомучыга әвереләчәк Күршесен яки якынын бернинди гөиаһсызга акыртып суйганда да. тел тибрәтеп яклау сүзе әйтмәячәк »
Ул арала чыгып китәргә әзерләнгән хатынының теле янә авызына сыймады
Мәктәпкә, әти кеше буларак, сине җибәрәсе иде дә бит. юк! Анда да синең кем икәнлегеңне белеп өлгерделәр Әйдә инде, җан көе ге! Алма агачыннан ерак төшми дип. шуны әйтә торганнардыр инде
Ниһаять, ана кеше, үзенең җүнсез улын эткәли-төрткәли. өйдән алып чыгып китте.
Бер вакыйгадан соң. чыннан да. әти кешене мәктәпкә чакыртмый башладылар. Сәбәбе түбәндәгедән гыйбарәт иде. Садриның улы Кави белән бер партада утырган малайга, дәресен бөтенләй белмәсә дә. класс җитәкчесе өчле билтерен куйган. Шунда Кави «Дөрес эшләмәдегез...»— дип. үзенең ризасызлыгын белдергән. Сйдрины мәктәпкә чакырту өчен шул җитә калган. Әмма әти кеше, малаен гаеплисе урында: «Протест белдереп дөрес иткән »—дип җыелган ата-аналарны шаккатырган Алай гына да түгел: «Дәреслекне ачып та карамыйча, көч куймыйча өчле билгесе алган балбес, үсеп җиткәч, бармагын-бармакка какмыйча. хезмәт хакы алырга да тартынмаячак», дип өстәп куйган.
Икенче көнне улын дүрт-биш малай җыелып тукмап кайтарды. Ә көндәлегендә, ат башы кадәрле, өчле билгесе...
Хатыны Нәгыймәгә, гауга чыгару өчен, шул җитә калды:
— Менә, күпне күрсәң, башкаларга караганда күбрәк белсәң, шулай да була ул: кара көйгәнче тукмыйлар да өчлесен куярга да онытмыйлар
Садриның җавабы әзер:
— Зарар юк! Чын кеше булу һәрчак бишледән башланмый.
Эш табуның бернинди дә кыенлыгы булмады. Садри районда чыга торган «Хезмәткә дан» дигән газетаның дүртенче битенә күз салды да сызгырып җибәрә язды. Иң гаҗәпләндергәне шул иде: барлык белдерүләрдә дә «производство командирлары»— урта звено җитәкчеләре кирәк. Әнә. никадәрле вакансияле урын! Нефть һәм газ чыгару идарәсенә бүлек мөдирләре, участок башлыклары кирәк. Төзү-монтаж идарәләре прорабларга, мастерларга мохтаҗ. Бүтәннәре диспетчер белән бюро җитәкчеләрен чакыра Хезмәт хакы да ярыйсы гына, премия дә вәгъдә итәләр Ә бораулау эшләре идарәсенең Үзәк базасына бүгеннән цех башлыгы кирәк. Садри әлеге «Цех башлыгы» дигән белдерүгә тукталасы итте.
«Нәрсә бу?»—дип .уйланды Садри. Бер карагайда, андый урыннарга дәгъвачылар атлыгып торырга тиешләр иде кебек. Югары уку йортларыннан күпме яшь белгеч чыга. Инженерлар турында әйткән дә юк. алар хәзер буа буарлык Аларның дәрәҗәсе бик нык кимеде соңгы елларда Хезмәт хакы түбән. Ә җаваплылык баштан ашкан. Кайбер яшь инженерлар, дипломнарының карасы кибәргә дә өлгермәс борын, «карьера» диптер инде, берәр җаваплы эшкә алына да соңыннан ничек котылырга белмичә иза чигә. Чөнки бөтен җаваплылык әлеге яшь түрәгә йөкләнә: эшчеләрне көндәлек эш белән үз вакытында тәэмин ит. кирәкле материаллар һәм җиһаз-җайланмалар булдыр, хезмәтне оештыр, тәртипне яхшырт, план үтәлеше һәм сыйфат, яңа техника һәм технология, социалистик ярыш һәм идарә итү психологиясе. TarfaiH шундый мен төрле нәрсәләр өчен җавап бир Гаять катлаулы, күп тармаклы эштән тыш. әледән-әле килеп чыга торган бәхәсле-гаугалы хәлләр дә көтеп тора. Бер якны да рәнҗетми-кимсетмичә. беркемнең дә мин-минлегенә тимичә, хәл итәргә тиешсең. Менә шунда инде яшь йөрәк: ялгыз башым, тыныч колагым дип. гади станокчы булып эшләүне мең тапкыр өстенрәк күрә башлый «Дипломлы станокчы» дигән сүз нәкъ менә шуннан килә дә инде.
Садриның Үзәк базада торба-турбина цехы башлыгы вазифасына туктавының тагын бер сәбәбе бар Моннан унбиш еллар чамасы элек ул инде бу базаның электр җиһазлары цехында күпмедер вакыт слесарь- җыючы булып эшләгән иде. Әле дә хәтерендә Садриның. Губкин исемендәге нефть институтының Леиииогорск филиалында читтән торып укый башлаган еллары гына иде. Уйлана торгач, ул чакта ни өчен эштән китәргә мәҗбүр булуы да исенә төште. Смена механигы белән уртак тел таба алмаган иде. һаман да шул «җайсыз», «артык дөрес»
кеше булуы аяк чалган иде аңа. Әле дә хәтерендә: тарткалашх бөтенләй юктан башланды Көннәрнең берендә механик килде дә: «Иптәш Бәд- риев. барыгыз әле, теге күз көегенең узелын җыешып бирегез әле. смена беткәнче, конструкция тапшырылырга тиеш»,- диде Садри исә «Боерык сездән, йөгермәк бездән». иш очынып торучылардан түгел Башлаган эшеннән бүленмичә генә сорап кунды «Ничәнче разря . *
лән эшли соң ул. сез әйткән «күз көеге»? «Дүртенче», диде механик Сад £ ри да җавабын алдан ук әзерләп куйган диярсең- «Минем дә дүртен- ' че разряд кына бит. ничек кенә ярдәм итәрмен икән соң мин аңа?» ; «Үз разрядына туры килми, гомумән, кулы эшкә ябышмый ул булдык- 2 сызнын...» «Алайса нигә дип аңа андый югары квалификация бирде- - гез сон? Акчаны разрядка карап гүли торгансыздыр бит? » Кыскасы. « өметен өзгән смена механигы киребеткән слесарь ягына кулын селтәде = дә китеп барды. Шуннан соң Садрины юк-бар белән борчымый башлаган = нар иде. Соңрак тагын бер вакыйга булды планыбыз яна дип. ял көнне - эшкә чыгарга куштылар Бу юлы да Садри. ике сөйләшергә урын кал- 1 дырмаслык итеп, катгый рәвештә әйтә салды «Миңа өметләнмәгез, чык- 5 маячакмын». Имтиханнарга әзерләнү өчен көтеп алган якшәмбесе иде ; ул Садриның. Эшкә чыннан да чыкмады. Дүшәмбе көнне килде дә. бер- ' ни булмагандай, эшкә кереште Аның каравы смена механигы стена ларга менәрдәй булып котырынды, прогул язам дип янады Янап кына да калмады, докладной да язып биргән иде Садрины шундук җилтерәтеп цехкомга чакыртып алдылар Кабинетта цехком председателен нән тыш өлкән инженер белән цехның партгрупоргы да бар иде. «Бу нинди башбаштаклык? Нигә эшкә чыкмадыгыз? Прогул ясагансыз ич?» дип. мәсьәләне кабыргасы белән куеп каршылаганнар иде Садрины. Аның да җавабы әзер «Минем прогул ясау түгел, эшкә биш кенә минут соңарып килгәнем дә юк Ә инде кичәге көнгә килсәк, якшәмбе минем законлы ял көнем» «Башкалар эшләделәр бит?» «Димәк, хезмәт законнарын бозгансыз». Бүлмәдәгеләр бер-берсенә карашып алырга мәҗбүрләр Авыз йомып калырга да ярамый Сүзне өлкән инженер дәвам иткән иде «Без ул якшәмбене, план тутыру өчен, эш көне дип игълан итәргә мәҗбүр булдык Вакыты белән мәсьәләгә реаль чынбарлык тан чыгып та карарга кирәк » Күңелдән ятлап куйган диярсең Садриның моңа да җавабы әзер «План тутыру, кешене конституция белән гарантияләнгән ял көненнән мәхрүм итү бәрабәренә түгел, ритмлы эшләү исәбенә үтәлергә тиеш иде. минемчә» Кабинетта хасил булган тынлыкны цехком председателе бозды Ул. сүз югында сүз булсын дигән кебек, килеп туган әлеге четерекле мәсьәләгә икенче яктанрак сук тырып карады «Ни бит якшәмбе көнне эшләгән өчен матди кызыксындыру чаралары да каралган иде, хезмәт хакы икеләтә тариф белән түләнде. .» Бу юлы да җавапсыз калмады Садри «Кем исәбеннән түләнде сон? Жаваплылыкны тоймыйча эшне оештыра белмәүче кеше кесәсеннәнме? Аның исәбеннән түләнсә, эшкә чыгу чыкмау турында бәлки уйлап караган булыр идем»
Шул вакыйгадан соң «дөреслек эзләүче» дигән яманаты чыккан Садрига, ничектер, кул селтәбрәк карый башладылар «)мма тормыш булгач, төрле хәлләр чыккалый Көннәрнең берендә, уйламаганда көт мәгәндә. цехның айлык планын үтәмәү куркынычы туды бәладән чыгу өчен, эштән туктаган бер буровойның предохранитель щитын көнендә- сәгатендә тапшырырга кирәк булды Шунда ( адри. әйтүләрен дә көтеп тормады, бу четерекле эшкә үзе алынды. Карап күзәтеп торучылар тел шартлатыр! л мәҗбүр Дүрт сәгать эчендә щитны машина! I пмл <■ җибәрделәр «Алтын куллы егет икәнсең'» дип күкләргә чөен мактады лар үзен Ни әйтсәң дә. бөтен коллективны зур бәладән коткарып кал ды бит
Атна ун көн үттеме икән, цехта яңадан ЧИ Завод кадәрле цехны электр энергиясе белән тәэмин итү системасының флянены янып чыкты
Ыьмн 12»
Йөзләрчә станоклар, мен төрле механизмнар эшләвеннән яңарак кына шау-гөр килеп торган олы урам чаклы цех шомлы тынлыкка чумды. Бу көтелмәгән хәлдән каушап-югалып калган цех хуҗалары яңадан Садри янына йөгерешеп килде: «Харап! Янабыз!.. Зинһар, коткара күр!..» Эш коралларын тәртипкә китереп маташкан Садри бу юлы да: «Баш өсте' » дип. ярдәм кулы сузарга атлыкмады. Иң элек бу өзеклек өчен җаваплы кешенең фамилиясе белән кызыксынды, аның ни өчен килмә- гәнлеген сорады. Әлеге эт йөзнең «бәйрәм итүе» турында ишеткәч, катгый рәвештә. «Юк!» дип. кабат үзенең «җайсыз» кеше икәнлеген исбат итте. Бик тинтерәтә, кысрыклый-яный башлауларын күреп: «Авыру булса, бер хәл иде. Әмма күрәләтә торып, исерек башларны яшереп- йолып калу кебек җинаять юлына баса алмыйм. Бигайбә!»—диде.
Бик кыйммәткә төшкән иде коллективка әлеге ЧП. Аның шаукымы Үзәк база белән генә калмыйча, идарәгә кадәр барып җитте. Исерек башны икенче көнне үк эштән сөрделәр. Дүрт-биш сәгать буе цехны эшсез тотканнары өчен, мастерга да. инженерга да, цех башлыгына да шелтә чәпәделәр! Ә берничә йөз кешедән торган цех коллективы квартал премиясеннән колак какты. Шул вакыйгадан соң СаДрига да көн бетте, бөтен коллектив кырын карый башлады. Шунда ул, үз гомерендә беренче тапкыр, яхшы, үрнәк эшче булып кына администрациягә ярап булмауны бөтен нечкәлекләре белән төшенгән иде. Нишләмәк кирәк, кинәт кенә вак җанлы ялагайга да, кешелек дәрәҗәсен аяк астына салып таптатырга сәләтле тәлинкә тотучыга да әверелә алмады Моның өчен икенче Садрига әверелергә кирәк иде.
Шундый уйларга бирелеп, кичә гариза белән Хезмәт кенәгәсен калдырган'Үзәк базаның Чупай ташыннан салынган ике катлы административ бинасына килеп җиткәнен сизми дә калды Садри.
Юк, җиңел булмады аңа төрле плакатлар, лозунглар белән чуарланган контора бусагасы аша атлап керүләре. Чын дөресе—сыйрат күпере кичүләргә тиң иде. Нишләмәк кирәк, «кыңгыраулы кеше» булуыңны, синең турында җыен тузга язмаган мәгълүматлар җыелганын белә торып, йөзеңне ертып булса да керәсең. Башкайларыңны ташка орасыңмыни! Эшсез яшәп булмый бит
Әйдәгез, әйдә, рәхим итегез, иптәш Бәдриев,— дип күтәреп диярлек каршы алдылар аны кадрлар бүлегендә. Урын тәкъдим иттеләр. Күңеле белән нидер буласын сизенгән Садри утырып торудан баш тартты, калдырган гаризасының язмышы белән кызыксынды.
- Гафу итә күрегез инде, иптәш Бәдриев,—диде бүлек мөдире түбәнчелек белән баш иеп.— Хәзергә өзеп бер сүз дә әйтә алмыйбыз. Чөнки сезнең документлар Үзәк база башлыгы иптәш Дьяконовта Әмма ул. кызганыч ки. сезне кабул итә алмый Бүген аның цех җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрә торган көне.
Садри. каяндыр бик тирәннән ачуы күтәрелә башлавын тоеп:
— Сездә эшкә урнашу яки эштән китү мәсьәләсен кадрлар бүлеге хәл итмимени?—дип сорарга мәҗбүр булды.
Пеләш башлы, түп-түгәрәк йөзле бүлек мөдире: сезнең ише аферистларны без күп күргән, дигән сыман, астыртын көлемсерәп әйтте:
Рядовой эшче булганда, әлбәттә, без хәл итәбез. Сүз җитәкче кадр турында бара Андый вакытта эшкә кабул итү-итмәү мәсьәләсен хөрмәтле Максим Евграфович үзе хәл итә. Документларыгыз аңарда. Иртәгә рәхим итегез!
Икенче көнне дә билгеләнгән очрашу булмыйча калды. Хуҗа кеше бораулау эшләре идарәсенә планеркага киткән. Көтеп торуның да файдасы тияр төсле түгел, аннары уннарча километрларга чәчелеп утырган буровойларга барачак икән Өченче көнне ул Әлмәткә, «Татнефть» берләшмәсенә киткән иде Аннан соң шимбә белән якшәмбе. Шулай итеп бары тик алтынчы көнне генә Садри кабул итүгә эләгә алды.
Садри Үзәк база хуҗасын күптәннән күреп белә. Аның төрле жые-
лышларда жете кызыл сүзләр белән чуарланган пафослы чыгышларын да тыңлаганы бар. Кабинетка кергәч, очрашулары да шактый сәер, исәнләшүләре дә бик килеш-килбәтсез чыкты Атнага якын көттергәне өчен гафу үтенерме дип уйлаган иде Садри. кая ул. «Утырыгыз!»—дип тә әйтә алмады хәтта, бары тик урындык ягына ым кагып ишарәләде генә. Гомумән. Садри рәтле-жүнле сөйләшү булмаячагын ничектер сизен- * rail дә иде Документларны алырга да башка берәр урынга сугылып ка- = рарга кирәк булыр, дип. күңеленә беркетеп тә куйган иде инде
Йомшак креслосына терәлеп утырган начальник кулында Садриның > Хезмәт кенәгәсе.
- Так. так! дип сузды Максим Евграфович аның битләрен ак- - таргалап Нефть-газ чыгару идарәсенең фәнни-тикшеренү һәм произ- ♦ водство цехында да эшләгәнсез Анысы яраган — Хужа кеше күзләрен = документтан Садрига күчерде. Аннан китүегезнең төп сәбәбе нәрсә- = дә?
Садри уенын-чынын бергә кушып жавап кайтарды:
- Үземне башка урында сынап карамакчы идем
Алай, алай. Янә дә килеп, нефтьне комплексль! хәзерләү һәм кудыру цехы Аннан ни өчен киттегез? Янә дә көчегезне сынап карау у өченме?
Әйе
Ничек соң, максатыгызга ирештегезме? Көч сынашуда дип соравым
Ирештем кебек
III ул ай дыр. ш ул айд ыр
Дьяконовиың күзе яңадан Хезмәт кенәгәсендә
Менә монда күп төрле бүләкләр, рәхмәтләр хакында язылган икән Рацтәкъдимнәр. уйлап табулар өчен.
Ниһаять, Дьяконов Хезмәт кенәгәсен башка документлар янына куйды Ярар соң Әйдәгез, конкретрак сүзгә күчик.
Мин дә нәкъ шуның өчен килдем,— диде Садри. Сүзгә урыйсы <■ рак кушылуын үзе үк абайлап алды Ләкин төзәтенергә соң иле инде.
Алайса, анык бер сорау..
Рәхим итегез!
• Безгә дә: «көч сынашып карау» өчен генә килмисездер бит? Юк кебек.
Бездә дә андый-мондый мөгез чыгарып мәтәшмәссезме соң?
Шушы бер сүз әллә нишләтеп жибәрде Садрины. «Аһ-һ. кабахәт!-- дип уйлап куйды ул. Атна буе көттерүең әнә ни өчен кирәк булган ИКӘН..»
— Нәрсә, миңа һәркайда да мөгез чыгарырга димәгәндер ич?
диде Садри. сабырлыгын жуймаска тырышып
Үзәк база башлыгының моңа әллә ни исе китмәде Ничектер, теләк тәшлек белдерергә теләгәндәй, болан диде
- Әгәр дә мәгәр, уртак тел табып, бездә эшләргә ниятләсәгез, алдан ук кисәтеп куям бары тик үзегезгә йөкләнгән эшләрне башкару белән генә шөгыльләнергә туры килер Минем соңгы сүзем шул
Үжәтлеге кузгала башлавын тойган Садри: «Барыбер эш чыкман чак. һич югы. эчемне бушатыйм».—дигән нәтнжәгә килде.
Нәрсә бу? Бездә инициатива жәзалана дип әйтергә телисезме? Хужа кешенең башында «Моның белән саграк булуың хәерлерәк».
дигән уй тулы ахрысы, тизрәк төзәтенәсе итте
Алай димәдем ич.
Соңгы сүзегез, ничектер, гади сүз булудан бигрәк, катгый резолюция салуга охшабрак яңгырады. «Беткән баш беткән.» дип уйлады Садри. теле яңадан авызына сыймады Алайса, берьюлы мин дә ү » шартымны әйтим мин гади башкаручы гына була алмам
Әнә, сәламенә кү’рә жавабы
— Алайса, мәсьәләгә алдан ук ачыклык кертик: бездә хәзергә бернинди дә зур үзгәрешләр, реконструкцияләр күздә тотылмый.
Садри да телен аркылы тешләп калучылардан түгел:
- Димәк, минем, производствода булган кимчелекләрне күргәндә дә, искәртү ясарга, яки төзәтү юлларын ачыкларга хокукым булмаячак? Шулаймы3
— Ник алай булсын ди. Андый хокукны сездән беркем дә алмаячак Әмма ышанып тапшырылган хокуклардан файдалана белергә дә кирәк.
Түземлеге төкәнә башлаган Садри. торган саен үҗәтләнә баруын тойды.
— Эштәге кимчелекләр белән килешә алмау хәзер инде минем каныма сеңгән, гадәтемә кергән
— Бездә, иҗади атмосфера хакимлек иткән коллективта, кайбер гадәтләрегезне онытып торырга туры килер
Кабинетта киеренке тынлык урнашты. Үзәк база хуҗасы, эш югында эш булсын дигән кебек итеп, яңадан Хезмәт кенәгәсен кулына алды. Караштырды.
— Н-да-а! Шактый ук эш урыны алыштырырга өлгергәнсез инде
Садри саруы кайный башлавын тойды. «Әй-йә.— дип уйлады ул Дьяконов турында,— Син әле перестраховщик кына түгел, шактый ук эчпошыргыч вак җан да икәнсең Чыннан да, уртак тел табып, бергә- бергә эшләве авыр булыр».
— Мин кабат сорау бирергә мәҗбүриен әлеге сүзләрнең нигә кирәге бар? Мин үземнең кайчан һәм кайларда эшләгәнемне сезгә караганда яхшырак беләм бит,— диде Садри.
Дьяконов каршында утыручыдан бу кадәресен үк көтмәгән булса кирәк:
— Әлеге сүзләр нигә кирәкме? дип, кабат сорап куйды ул Садри- ның сүзләрен рәтләп ишетмәгән кеше сыман — Алайса, белегез Соңыннан үзара аңлашылмаучылык килеп чыкмасын дип. кисәтеп әйтүем Башта игълан ителгән торба-турбина цехы башлыгы урыны хәзергә бушамый Аның башлыгы Шәйхиевичне, пенсия яшенә керсә дә. киткәләгәнче дип. беразга' эшләп торырга күндердек.— Дьяконов мәгънәле итеп тамак кырып, егет ягына күз төшереп алды
— Димәк, сез мине эшкә кабул итүдән баш тартасыз.
— Алай ук димәдем ич. .
— Әгәр дә дөрес ишеткән булсам, тел төбегез шуны аңлата.
Максим Евграфович шундый да күндәм, кеше хәлен уртаклашырга атлыгып торган бер кыяфәткә кереп өстәде:
— Әгәр дә риза булсагыз, мин сезгә шул ук торба-турбина цехында смена мастеры урыны тәкъдим итә алам
База башлыгы шушы тәкъдиме белән әлеге мәгънәсез сөйләшүгә чик куясы итте. Эшкә урнашмас борын аяк терәп сүз көрәштереп торган «дөнья болгатучы»дан котылачагына шиге юк иде аның. Чыннан да. әллә нинди җаваплы участокларда эшләгән, югары урыннар биләгән кеше смена мастеры булырга ризалашамы соң?! Башына ат типмәгән ич аның. Әлеге тәкъдимнән баш тартыр да саубуллашып чыгып та китәр дип көткән иде Максим Евграфович. Әмма, ШУНДЫЙ сүз ишетеп тә. егетнең йөзендә бер генә мускулы да селкенмәвен күргәч, алай гына да түгел, бик кулай тәкъдим ишеткәндәй: «Мин риза»,—дигән сүзләрен ишеткәч, тәмам аптырашта калды һәм ул. шактый ук килешсез кыяфәт белән, чигенү юлларын эзли башлады Аның бу мәтәштерүләрен Садри бик ачык күреп тора иде. «Әйдә, үртәшергә икән, үртәшергә»,— дип уйлады ул. һәм каршысында утырган җаваплы түрәне бераз кы-тыклап аласы итте.
— Бер китәргә ниятләнгән кеше барыбер китәр инде ул. Пенсия гә җыенучы иптәш турында әйтүем. Хәзергә смена мастеры булып эшләп торыйм да урын бушау белән цехны кабул итеп алырмын
— Планнарыгыз өметле болай,— диде Дьяконов, шактый ук төрттермме итеп.— Хәер, һәрбер уылдык балык булырга тази. диләрме әле?
Ямьсез тынлык хасил булды. Тик озакка түгел, .сүзне Дьяконов дәвам итте.
- Сез мастер вазифаларын бик үк ачык күзалламыйсыздыр ахры. дигән булды ул. Бу сүзләрне, ирен кырыйларына гына поскан мә- * керле елмаю белән әйтте
Нишләп күзалламыйм ди. Мастер вазифаларын беләмендер. Z дип уйлыйм Хәтта, эшләп караганым да бар
Белсәгез дә. янә дә килеп кабат исегезгә төшереп кую зыян ит- * мәс Әйе! Бүгенге көндә мастер — производствода төп фигура. Бигрәк 5 тә безнең шартларда шулай Базада токарьлар, фрезерчылар, слесарь- ♦ лар. тагын бик күп төрле һөнәр ияләре эшли Мастер шул һөнәрләр- = нен барысын да бөтен нечкәлекләренә кадәр белергә тиеш Ул коллек- = тивны туплый, җитәкли, эшләр өчен тиешле шартлар тудыра Вакыт- « ның һәр минутын нәтиҗәле файдалануны, эшчеләрнең һөнәр осталык- * ларын туктаусыз күтәрүне к-айгырта. техника яңалыкларын өйрәтә. J Эшнен яхшы оештырылуы һәр эшченең югары җитештерүчән эшләве. - беренче чиратта, мастерның җитәкчелек итү дәрәҗәсенә бәйләнгән у Белгәнегезчә, бигрәк тә бүгенгедәй яна шартларда, мастер билгеле дәрәҗәдә экономист та, педагог та. психолог та Мастер оста дигән сүз Кайда мастер — шунда иҗади атмосфера Андый җирдә заданиелар дә, йөкләмәләр дә уңышлы үтәлә Тикмәгә генә мастерны производство командиры дип атамый торганнардыр.
Мастерны әле тагын, уңышка ирешү конструкторы дип тә атыйлар
Садриның искәрмәстән генә сүзне бүлүенә әллә ни исе китмәде хуҗа кешенең.
Менә, менә! Дөрес әйттегез,— дип дәвам итте ул Бик дөрес! Менә шул, иптәш Бәдриев. Шундыйрак таләпләр куела бездә мастерга Әлеге сыйфатлары җитенкерәми икән, андый мастерның безгә кирәге юк.
- Сез куйган таләпләрнең барысы да эш урынында, эш барышында сыналыр, диде Садри
Шулай итеп Үзәк база башлыгына бүтән чигенер урын калмады һәм ул «Әйдә, миннән булсын бер изгелек», дигән кыяфәт белән
' Ярар! Әйдә, эшләп карагыз. дип, Садриның гаризасына «Смена мастеры итеп рәсмиләштерергә». - дигән әмер язарга мәҗбүр булды
Коллективта та кочак җәеп каршыламадылар Садрины Чөнки җыен тузга язмаган шыксыз гайбәтләр аның үзеннән алда килеп җиткән иде инде
«Дөреслек эзләүче» дип даны чыккан бер авантюрист эшкә кергән ди
Миңа да җиткерделәр Бер баш катырүчы диләр үзен
Керсен! Бездә дә әллә ни озак тора алмас'
Хәер, эш урынын алыштырып кына кара гайбәтләрдән котыла ал маячагын Садрн үзе дә яхшы белә иде һәрчак игътибар үзәгендә, ныклы күзәтү астында буласын да тоя иде Эш булсын дип чак кына тырышты исә: «Тиресеннән чыгардай булып кылана, берәр карьерист тыр әле», диләр. Ә инде чак кына эленке-салынкы йөрүеңне чама лый калсалар, тагын бетте «Әллә ни шаккатарлыгы юк. адәм рәтле белгеч булса, элеккеге эш урыныннан артмас иде», дип теш агарталар Садрн алыштырыга тиешле цех башлыгы Зәйни агай Шәйхневич та шактый ук сагаеп каршы алды яна мастерны Тикмәгә генә кеше сүзе кеше үтерер димиләрдер шул Әмма эшкә кагылышлы бер вакыйга аларны искәрмәстән генә якынайтты да куйды
Көннәрнең берендә, Зәйни картка ияргән Садри. төзелеш материал
лары, гамәлдән чыккан иске турбиналар, башка төрле буровой җиһазлары тутырылган биналар белән танышып йөрде. Шунда ук аэропорт anQ тары кадәрле бер складта, һәркайсы кимендә кара мунча кадәрле зурлыктагы бары тик бер төрле генә нәрсәләр белән шыплап тутырылган нын абайлап алды. Садрн әлеге килбәтсез нәмәстәләрнең буровой җиһазы икәнлеген таныса да. ничек аталуын белми иде.
— Бу ни?— дип сорады ул карттан
— Вертлюг.
— Нишләп шул кадәр җыелды сон алар?
— Аптыраш та йөдәш алар белән, кем. Садретдин туган. Бернәрсә кыла алмыйбыз. Әнә. бүгенге көндә унлаган буровойдан вертлюг сораган заявка ята. Ә вертлюглар, шабаш, юк! Янасын кайтартып булмый. буровой белән бергә комплектта гына бирелә. Эшне туктатмас өчен башка'идарәләрдән бурычка алып торабыз. Бүгенге көндә Әлмәт бораулау эшләре идарәсенә өч. Баулыга ике вертлюг бирәсебез бар. Хәзер инде алыр урын да калмады Җитмәсә тагын, техника иминлеге инженеры әнә. ике буровойны эштән туктатам дип янап акт төзегән. Барысы да шул каһәр төшкән вертлюг аркасында. Бу бәладән чыгып булмасмы дип, кыланмаган калмады инде. Базаның иң гаярь, Алып батырдай иң достоин ир-егетләрен ярдәмгә чакырып, кувалдалар белән втулкаларын да кыйнатып карагандай иткән идек. Юк. шабаш! Җәнчеп. әнә. тәмам эштән чыгарып ташладык, шул булды.
- Кай җирен төзәтергә соң аның?
— Менә шушы боҗраларын алыштырырга кирәк. Әнә күрдеңме, ничек ашалганнар Хәер, гаҗәп тә түгел, җир астына ике километр сузылган корыч торбалар тезмәсен күтәреп торырга һәм дә җан-фәрманга әйләндерергә туры килә шул аларга. Әгәр дә «прихват»-фәлән була-нитә калса, шабаш, бөтенләй харап!
Садри янә сорау бирде:
— Төзәтер өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?
Зәйни карт, һәй-й, шуны да аңламыйсыңмынп, дигәндәй, сабыр гына сөйләвендә булды.
— Менә шушы втулкаларны бәрдереп чыгарасы да боҗраларын гына алыштырасы. Аннары — шабаш!
— Запас боҗралар бармы соң?
— Келәт тулы. Кирәк кадәр втулкалары да бар...
Садри чак кына «миен селкетеп» карыйсы итте. Бот юанлыгы втулкаларны күсәк белән дә бәреп чыгарырлык түгел иде. Бераз уйлана торгач: «Бәлки пневматик пресс белән кирәктер?» дигән фикергә килде һава прессының моңа гына көче җитәчәк. Әмма моның өчен вертлюгларны кыстырып-ныгытып кую җайланмасы һәм втулкаларны ояларыннан эшереп-төрттереп чыгару өчен, югары маркалы корычтан махсус кендек кырдырып алырга кирәк булачак.
Садри иң элек исәп-хисап ясады, ныгыту станының сызымнарын сызгалады, бары тик шуннан соң гына җайланмаларны әзерләү эшенә кереште. Атна-ун көн үттеме икән, авыр автокран, вертлюгларны берәм-берәм күтәреп, пневматик пресс астына ташый башлаган иде инде.
«Каһәр төшкән» втулкаларыннан арынган вертлюгларны күргәч, Зәйни карт, үз күзләренә үзе ышанмаган сыман, тар кысалы түгәрәк пыялалы күзлеген маңгаена үк күтәреп куярга мәҗбүр булды
— Ну-у. энем, чын егет икәнсең! Җилкәләрдән таулар төште бит әй!
Икенче көнне Шәйхиевич эшкә иртәрәк килде. Кәефе шәп. күңеле күтәренке иде аның, һәйбәтләп кырынган яңак-иякләрен сыйпаштырып, тәмәке тартудан кызгылт-җирән төскә кергән мыегын бөтергәләде дә. бик гайрәтләнеп, базаның административ бинасына таба китеп барды.
Хуҗа кешенең дә күңеле күтәренке чакка туры килде. Максим Евграфович аны урыныннан торып каршы алды
, — Әйдә-әйдә. хөрмәтле Шәйхиевич. түргә уз! Менә, бу тнрәгәрәк рәхим ит!
Зәйни карт кыюсыз гына хуҗа кеше күрсәткән урынга килеп чумды Ул арада үзәк база башлыгы эшләр белән кызыксына башлады Сүз унаенда гына әйткән сыман итеп, яңа мастер турында да сорап куйды
Мин дә нәкъ шуның турында сөйләшергә дип кергән идем, * диде Шәйхиевич. үзенә кирәк темага сүз кузгалганга куанган кебекf Шабаш аның белән
Дьяконов сагаеп кына калмады, картның каршысына ук килеп бас- ~- ты. ' «
— Нәрсә, берәр мөгез чыгардыңмы әллә5 - диде ул, күз-башларын з җимерә башлап. - Аңардан теләсә ни көтәргә мөмкин. ф
Килешмәскә рөхсәт итегез. Максим Евграфович. Хәер, мөгез = чыгаруы хак. Сүзем шул менә дигән алмаш тапкансыз Хәзер инде = пенсиягә тыныч җан белән китсәм дә була Егет отличный1 Белем дисәң = белем, сәләт дисәң - сәләт үзендә. Яшь булса да. тәҗрибәсе дә бар £ Кыскасы, эш дип, янып-көеп йөрүче, менә дигән инженер. ?
Хуҗа кеше цех башлыгының сүзен бүлде:
Яндырыр әле ул сезне' Шундый итеп яндырыр, кызган табага ' баскандай булырсыз!
Максим Евграфович бу сүзләрне, тел төбенә ниндидер кинаяле мәгънә салган сыман итеп, үтә дә җитди әйтте Карт сагая-нкеләнә калды Ә бит ул бу кабинетка бик изге ният белән, егеткә вертлюглар бәласеннән коткарганы өчен, акчалата премня-фәлән бнрдереп булмасмы диебрәк кергән иде. Шулай да тәвәккәлләде карт, булган барлык кыюлы гын бер учка туплагц күнелендәгесен чыгарып селекте
Бу юлы да Максим Евграфовичның сүзе кыска, чабып өзгәндәй, катгый. кырыс иде
- Эше шул! Шуңа күрә мастер ул Әнә. рационализаторлар бюросы аша рәсмиләштерегез дә бетте-китте Тәкъдименең елына күпме файда бирүен исәпләп чыгарырлар да тиешен язарлар
Хуҗа кешенең әлеге төксе-коры сүзләренә кара1анда. бер дә көйгә килергә охшамаган нде Бәлки шуңадыр. Зәйни картның җавабы да. ничектер, бик зәгыйфь чыкты
Ни бит. Максим Евграфович диде ул гаепле-басынкы та выш белән Алан рәсми килгәндә, әҗере бик бәләкәй чыгар аның
- Булганы җиткән!
Бүтән сүз озайтып торуның файдасыз икәнлеген шундук төшенде Зәйни карт һәм ул, i аебе бул маеа да. уңайсызланып, бер үк вакытта хуҗасына өч-дүрг елга бер үтенеч белән кереп тә, сүзен санга сукма ганга чак кына җәберсенеп, кабинеттан чыгып китте Әлмәт белән Бау лыга. бурычка алган вертлюгларны илтеп бирү өчен, зур йөк машина-лары сорарга да «шытты хәтта
Көннәр үтә торды. Садри да муеннан эшкә чумды Күбрәк вакытын яшьләр арасында уздырырга тырышты ул Кискечләрне кайрау серләрен өйрәтте Моның өчен ул тиешле режимга көйләнгән махсус кайрак булдырды Яшьләр канәгать станокны алыштырдылармыни'
Әмма Үзәк база хуҗасы белән цехның бер төркем кешеләренең Садрига әле һаман да сырт йоннарын кабартуларына тәмам аптырашта калган Шәйхиевич. ахыр чиктә түзмәде, кайбер нәрсәләрне үзе ачык лыйсы итте. Алтын куллы, нигә генә алынса да коеп куючы, белемле, гадел, риясыз, эчендә тамчы кадәр дә ялганы булмаган Садринын бер урында гына басылып эшли алмавы аның өчен баш җитмәслек табыш мак нде. Мастерның үзеннән турыдан туры сорарга, ничектер, яхшысын мады Шулай да көннәрнең берендә тәвәккәлләде
Бер кабахәтнең йөзен күрәсем килми башлады диде тегесе, күзен дә йоммыйча
- Ниндирәк бәндә нде соң ул? Бәлки мин дә беләмендер5
Юк. Зәйни агай, белми торгансыздыр. Яшь кеше әле ул
Шәйхиевич шундый зур низаг чыгуның төп сәбәбе турында да кызыксынып куйды.
Бер рационализаторлык тәкъдиме аркасында.- диде Садри - Әлеге тәкъдимне икебез исеменнән бирүебезне теләгән булса кирәк. Ризалашмадым -
- Бик әһәмиятле тәкъдим идемени соң?
- Чит илдән валютага сатып алына торган «диссолван» дип атала торган химреагентны янга калдыруга нигезләнгән иде. Нефтьне судан, тоздан, башка төрле кушылмалардан аеру өчен кулланыла ул.
— Соң шуннан?
Шхннан башланды хикмәтләр Кулында власть булудан файдаланып. миңа аяк чалу белән генә чикләнмәде, тәҗрибә үткәрә торган резервуарларыма кадәр каядыр озатты Ә бит ул кабахәтне түрә итеп күтәрүдә минем дә ярдәмем тигән иде Чукындырасыңмыни аны.
• урынга менеп утыру белән, алыштырып куйдылар диярсең үзен. Тирә- юнен җыен җилкуар, ялагай, тәлинкә тотучылар чолгап алды. Коллективта эшлекле атмосфера бетте.
Бу мәсьәләгә карата Шәйхиевичның да фикере булган икән:
Шул инде,—диде ул,—бөркет кыясына очраклы рәвештә берәр калай әтәч менеп кунакласа, күк капусының да тавык кетәгенә әверелүен көт тә тор
Бу күңелсез сөйләшүгә чик куярга теләгәндәй. Садри болайрак дәвам итте:
Ваклансалар да вакланырлар икән җирәнгеч җаннар Бөтенләйгә кешелекләрен югалталар Зариф та: «Бу яңалык түгел, мондый рационализаторлык тәкъдименең безгә кергәненә җиде былтыр инде, авторы фәлән-фәсмәтән», дип. бер куштанының фамилиясен атады хәтта Теге мөртәтен очратып, стенага терәдем дә кысрыклый башладым «Шундый рацтәкъдим керттеңме? Кайчан биргән идең?.» дим. Күзен дә йоммады, җирбит «Начальник әйткәч, керткәнмендер инде»,- дип тик тора. Сугып ексаң, башыңа бәла аласың.
- Әй-йе! Этлек эшләүгә тәһарәт кирәкми шул Теләсәң нәрсә диген, энем Садретдин, синең урында булсам, ут чәчеп көрәшер идем. Җиңелгән кеше сыман, үз теләгем белән китеп бармас идем Хаклы икәнсең, канга бат. әмма сугыш! Инде алай да булмый икән, югары оешмалар бар Суд бар. ниһаять!
Вакланасы килми. Зәйни агай. Кабахәтнең газаплануына да үземне генә гаепле сыман хис итә башлыйм. Мең төрле түбәнсенүләргә. газаплануларга чик кую нияте белән, тотам да гариза бирәм Андый киеренкелектә иза чигеп яшәгәнче, ике якның да азат булуы хәерлерәк, минемчә.
Шәйхиевич бүтән сүз озайтып тормады, авыр сулап кую белән чикләнде.
Юк. бу коллективта да тыныч кына, басылып эшли алмады Садри. Бөтенләй уйламаганда-нитмәгәндә яңадан гауга, яңадан җәнҗал чыгарды, цех тузгытылган умарта күченә охшап калды Барысына да дөреслек, гаделлек эзләүче «Сыймас Садри» гаепле иде.
Мондагы беренче көннәрендә үк ике кеше саруын кайната башлады аның. Үзләрен чамадан тыш эре тотуларын, башкалардан күп өстен куюларын өнәп бетермәде Садри Әүвәле тешләрен кысып булса да түзде. Капылт кына килеп бәрелергә — кешеләре ул түгел Икесе дә пенсия яшендә Икесе дә сугыш һәм хезмәт ветераны Беренчесе ип югары разрядлы токарь Дергунов, икенчесе — класслы эшче Каюмов. Икесенең дә җыелыш саен урыннары президиумда, икесе дә макталып телдән төшми, икесенең дә зурайтылган фотопортрет.!ары Бораулау эшләре идарәсенең Мактау тактасында.
Садрига бу ике кешенең үзләренә карата булган хөрмәт-ихтирамны
ертлач файдаланулары ошамады Нинди генә эш турында гәп чыкмасын, суз барыбер, иртәме-соңмы. акчага кайтып кала иде Бу ике алдынгының ай саен гына түгел, хәтта атна саен акчалата премияләр алуы беркем өчен дә сер түгел иде.
Садри бер сынады, ике сынады, ахыр чиктә сабыры сынды Иң элек һәр эшне башлап-йөрүче Даниил Петрович белән сөйләшеп карарга Т булды
' Сөйләшмәслек тә түгел иде шул Буровойлардан бер-бер артлы В төзәтелгән турбина сорап торалар, ә бу эшмәкәрләр төзәтүне юри су- эу. аны ай яки декада азагына калдыру ягын карыйлар Сүз дә юк. тур- £ бинаны сүтеп, муфталарын яңабаштан кырып, секцияләрне тоташтыру 2 катлаулы эш санала. Әмма бу ике юньсез картның әлеге кыенлыктан * файда күрергә тырышулары Садрнның жен ачуларын чыгара иде
Ниһаять. Садри Дергуновның зур габаритлы станогы янына килеп = басты. Останың турбина муфтасын кырып маташкан чагы иде
Саумы. Даниил Петрович'
— Сәлам!.. ‘ J
Эшләр барамы?
Бара Әмма авырлык белән Эше бик катлаулы
Әлеге сөйләшүгә кадәр Садри. бу ике оста гына башкара ала торган эшнең, ягъни турбина секцияләрен тоташтыру барышын бөтен нечкәлекләренә кадәр җентекләп өйрәнел өлгергән иде инде Бу четерекле эшне икеләтә-өчләтә җиңеләйтә торган махсус өлге дә әзерләп куйды. Берннн ди ялгышу булмасын, бернинди хата китмәсен өчен, микронлап үлчәп эшләде ул үзенең җайланмасын. Ләкин, вакыты җиткәнче, сынап ка-рамыйча. өлге-шаблон ы турында әйтми торырга булды
Гәп дәвам итте.
.. Даниил Петрович, эшегез белән канәгатьсездер бит?
Дергунов смена мастерына күзенең агы белән генә карады Бу караш. «Сиңа нәрсә кирәк булды әле?» дигәнне аңлата иде
Ә нәрсә? Зарланганым юктыр ич? Хәзергә ходайга шөкер, бик канәгатьмен Хезмәт .хакым да сезнекеннән икеләтә диярлек артык Нәрсә күреп канәгать булмыйм ди мин?
Димәк, бар яктан да канәгать?
Канәгать' Нәрсә, әллә берәр дәгъвагыз бармы?
Юк Әмма сезнең «тиенмә генә табынуыгыз гына ошап бетми Аңламадым
һәрбер эшегезне «тнен»гә кайтарып калдыруыгыз турында әйтәм.
- Гафу' Минем акчага баш игәнем юк.
Ай һай. шулай микән?
Шулай
Алайса, нигә сон әле хезмәт хакыгыз башка эшчеләрнекенә караганда икеләтә диярлек артык-*
Дергуновның да сер бирергә нияте юк.
Димәк, мин башкаларга караганда яхшырак та. күбрәк тә эшлим Нәрсә, сезгә ошамыймыни?
Ошамый димәдем ич Бүтәннәргә үрнәк булырлык итеп эшләгән кеше һәрчак мактауга лаек
Соц шулай булгач? Сезгә тагын ни кирәк? Даниил Петрович бу сүзләрне. ничектер, үпкәләгән-үртәлгән бер кыяфәттә әйтте
’ Садри да кешенең хәтере калыр дип тормалы турыдан ярды һәрхәлдә мин. диде ул. хезмәт хакын намуслы хезмәт куеп алу ягында
’ Дергунов кискен хәрәкәт белән кнопкага басты ( танокның гүләве тынды. Токарь бөтен гәүдәсе белән берьюлы Садри ягына борылды
Янә аңламадым
Торган саен кискенләшә, тирәнәя барган әлеге күңелсез сүз көрәш
терүне Садри азагына кадәр дәвам итәргә булды.
— Әллә сез, ике-өч сәгать эшләгән өчен, йөз-йөз илле сумны ке- фгезгә салуны нормаль хәл дип саныйсызмы? Җитмәсә тагын аңлы рәвештә цехта аврал, штурмовщина оештырасыз.
Даниил Петрович калтыранган кулы белән күзлеген йолкып алды. Күтәрә алмаслык яла ягу. гаделсез сүз ишеткән кеше сыман, күзләрен чекрәйтеп. Садриның йөзенә текәлде.
— Төгәлрәк мөмкин булмасмы? Сез монда бик зур гаепләү сүзләре әйттегез.
— Рәхим итегез! Төгәлрәк тә мөмкин. Сүз турбина секцияләренә подгонка ясау турында бара.
— Ә-ә. сез әнә нәрсә турында икән... Картның бөтен ихтыярын туплавы, сабырлыгын җуймаска тырышуы йөзенә чыккан иде. Ул. хәт- тә елмаерга тырышып карады.— Ләкин бит ул һәркемнең дә кулыннан килә торган эш түгел. Аны бөтен базада бары тик ике кеше башкара ала: Сафуан карт һәм мин. Ул эшне башкарган өчен акчаны без исраф ителгән вакыт исәбеннән түгел, ә башкарган эшебез өчен алабыз. Бу очракта инде сыйфат, класслылык ише факторлар үз көченә керә.
Садри да үҗәтләнүен белде:
— Сүз дә юк. катлаулы эш башкарасыз.
Даниил Петрович аны тупас рәвештә бүлде:
— Соң шулай булгач, сезгә тагын ни кирәк?
— Мин шуны гына әйтмәкче идем: теләгән тәкъдирдә, ул эшне бүтәннәр дә башкара алыр иде.
— Башкарып карасыннар, алайса.
- Бәхәскә калса, әнә яңарак кына училище тәмамлап килгән токарь кыз Фирая да. башкара алачак ул эшне.
Дергунов бу кадәресен көтмәгән булса кирәк, аның йөзенә каткан ясалма елмаюын җил тузгыттымыни, шундук юк булды. Ул, авыр сулап. калтырана ук башлады. Аннары ярсып-каударланып, төкерекләрен чәчеп, бары тик берничә сүз әйтә алды:
Бүтән мин сезнең белән... бергә эшләү түгел... бер һава да сулый алмаячакмын Ишеттегезме? Баш катыручы дип әйткәннәр иде сезне. хак икән. Болайга киткәч, икебезнең берсе: я сез. я мин!
Ай-Һай яман иде Дергуновның бу минуттагы кыяфәте. Ул бүтән сүз ката алмады, җәһәт кенә борылды да цех башлыгы кабинетына таба китеп тә барды
Шунда да Садриның теле авызына сыймады.
— Мин барыбер үз фикеремдә калам: хезмәт хакын хезмәт куеп алырга кирәк'
Иртәгәсеи. смена башланыр алдыннан. Садрины, ут капкандай, Дьяконов кабинетына чакыртып алдылар.
Бу хәбәрне Шәйхневич китерде. Теше сызлаган кешенеке кебек, йөзе чытык иде картның
— Аһ-һ сине! Башсызлыгына шаклар катам. Шабаш! Хәсрәтле тавышы иңрәп, инәлеп чыкты картның. Соң алай артык дөрес кеше булам диеп булмыйдыр бит инде!?
Нәрсә. Зәйни агай, дөреслекнең артыгы да буламыни соң?
Туры юлым таш ярыр дип кенә яшәп булмый Аннары, һәрбер туры юлның дөрес юл булмавы да бар
Юк. Зәйни агай, күреп торам ич. сез д.» алай уйламыйсыз. Әйтәсез генә. Нәрсә бу? Кая барабыз соц без? Нишләп әле: «Мин - сиңа, син - миңа!» дигән яман чир тормышыбызның төп асылына, төп мәгънәсенә әверелеп бара? Дөрес яшәмибез бит. Зәйни агай! Юк ич! Нишләп әле без күрәләтә торып кешелек дәрәҗәбезне, горурлыгыбызны ниндидер аферистлар, кап-йотлар аяк астына * алып таптатабыз? Кая барабыз без?!
Ишкәнсен инк-' чие III 1НХНСВПЧ. тәмам өметен өзгән кеше 138
сыман кулын селтәп. Тавышы тагын да төшенкеләнгән иде аның — Өстеңнән язып биргәннәр әнә. Әйтә килдем мин сиңа, бәйләнмә шул Дергунов белән Каюмов картка дидем Юк. шабаш' Алар шулай, тегермән ташы яларга ияләшкән этләр кебек, башкалардан кубрәк хмыр- масалар. эчләре күбә Хуҗа да аларны яклый Коллективта инде берничә тапкыр «Безгә дә бригада подряды кертеп, яңача эшләп карар- * га иде», дип әйтүчеләр булды. Бар. җиңәрсең Дьяконовны
Зәйни агай, гаепле кеше сыман, йөзен читкә бора төшеп әйтте: '
- Кемгә ничектер, әмма мина синең белән эшләве рәхәт иде.
Шушы «иде» дигән бер сынар сүздән барысын да төшенде Садрн. * Димәк. Дьяконов аңардан котылу чарасын күргән
Нәрсә. Зәйни агай, эшләр шуңа ук барып җиткәнмени? ♦
Шулайрак бугай, диде Зәйни карт зарлы, бер үк вакытта ти- = рән борчылган, арыган тавыш белән - Кешене батырырга дигәндә = булдырабыз ла аны. Әнә Дергунов белән Каюмов нәрсә дип язып бир- х гәннәр Укысаң, һуштан язын ук егылмасан да. аягында торып калуларын икеле булыр. Эх х, энем Садретдин! Әйтә килдем мин сиңа, юк :. барны күрмә, кирәкмәгән җиргә кысылма дидем
Тымызык күлне корт баса ди
- Бу холкың белән ерак китәрсең, бар' Гомерең буе бәрелеп- сугылып йөрерсең, шул булыр Хуҗаларны тәнкыйтьләү — йоклаган арысланны кытыклауга тиң икәнлекне Мәнди анасы да белә
Аның каравы, намусым чиста. Зәйни агай!
Шабаш, синең белән' Башың эшли, кулың алтын, зиһенең бар. әмма. Шунда Зәйни карт, китәргә җыенган Садрины җиңеннән эләктереп алды да. як ягына караганнан соң. болай дип өстәде Син. энем Садретдин, авызыңны күтәреп. «Кнтәм». дип атлыгып торма анда Аяк терәп тартыш! Бил алышкансың икән инде, канга батканчы көрәш!
Ярар. Зәйни агай, шулай итәрмен
Садрн. администрация бинасына җитәрәк. Дергуновны очратты Исәнләште Әмма тегесе аның сәламен алмады, кара болыттай йөзен тагын да җимерә төшен, узып китте
Үзәк база башлыгы Максим Евграфович сүзен Бадриевның эштән китүе күптән хәл ителгән кебегрәк итеп башлады Аның да йөзе җитди, кашлары җимерек иде
Ну-с-с. хөрмәтле Бәдриев' Ни өчен чакыртканымны шәт төшенгәнсездер. дип уйлыйм
Юк. төшенеп бетә алмадым
Үзәк база хуҗасы мастер ягына кырын караш ташлап дәвам итте.
Уртак тел табып, бергә эшли алмаячагыбызны башта ук стен гәп идем, күңелем алдамаган икән Шулай итеп сезгә китәргә туры килер Садрн беркатлыланып сорап кунган булды:
Кая китү5 Ничек5
Безгә сезнең белән саубуллашырга туры килер дип әйтүем
Янә берни дә аңламадым. ’ дигән булды Садрн. һаман ла әле сүзнең асылына төшенмәгән бер кыяфәт белән Эштән азат итүегезне соран гариза язмадым бугай бит5
Аның каравы менә башкалар язган Дьяконов өстәленең уң ягында яткан папкадан берничә бит кәгазь чыгарды һәм тагын да шәрехләбрәк су ген дәвамлады Кемнәр диген әле5 Фидакарь хезмәт ләре белән коллективның ихтирамын казанган сугыш һәм хезмәт всте раннары Бөтен базаның карап торган горурлыгы Даниил Петрович белән ике орден кавалеры Сафуан карттан гариза бар «Я Бәдрнсв. я без Бер цехта түгел, хәтта бер базада да эшли алмаячакбыз.» дип ультиматум куйганнар Гагыи ia үткәзебрәк Лтергә геаәгәндәй тавышын кырыслата төшеп өстәде Безне фашист та үтерә алмалы Монда нинди ир маньяктан инфаркт алып үләсебез килми» дип өстәп куярга ла онытмаганнар
Садри янә дә Дьяконовны бүлде:
— Ләкин бит гаризаны мин түгел, ә алар язган.
Смена мастерының шулай үз-үзен берни булмагандай тотуы тәмам аптырашта калдырды хужа кешене Нәрсә бу? Бөтенләй үк дивана түгелдер ләбаса'
— Монда ике төрле фикернең булуы мөмкин түгел. Алар безнең бердәм коллективның терәге, таянычы Төшенәсезме? Коллективның нигез ташлары. Без аларнын абруен күз карасы кебек саклыйбыз һәм саклаячакбыз.
Садри хужа кешенең тагын бер йомшак ягын чамалап алды. Максим Евграфович артыграк дулкынланды исә, каушый, тотлыга, шуның нәтиҗәсе буларактыр инде, тоташтан жете-кызыл китап сүзләре куллана башлый.
— Кадровый эшчеләр,— дип ялгап китте база башлыгы, тавышына кырыслык, хәтта чак кына кисәтү өстәп,— коммунистик төзелешнең иң алгы сафында атлаучылар, Туган илебезнең тагын да чәчәк атуы, күгебезнең һаман аяз, һаман тыныч булуы өчен вакытын да, көчен дә кызганмаучылар. Ике сүз белән әйткәндә, җәмгыятебезнең хуҗалары! Даниил Петрович белән Сафуан Ногманович кебек эшчеләребезгә югары коммунистик аңлылык, җәмгыять мәнфәгатьләре белән янып яшәү хас Алар хезмәт фидакарьлегенең генә түгел, әхлакый тотанаклык һәм башка бик күп күркәм сыйфатларның лаеклы үрнәге булып торалар. Яшь алмашны тәрбияләүче остазлар булуы турында әйтеп торасы да юк. Торба-турбина һәм буровой җиһазларын төзәтү цехындагы станочник ларның яртысыннан артыгы — аларның шәкертләре. Ә сез... эшкә кереп өлгермәс борын, шундый эшчеләребезне төрлечә мыскыл итеп, дәрәҗәләрен төшерергә керешкәнсез...
— Аларны мыскыл итәргә җыенган кеше юк. Мин бары тик: хезмәт хакын эшләп алырга кирәк, дип кенә әйттем Бер тиенлек эшләп ун тиенлек гауга чыгармауны таләп иттем. Белгәнегезчә, акчага мөнәсәбәт — эшче намусына зур имтихан ул Андый очракта эшченең политик аңы да. мораль йөзе дә сынала.
Дьяконов аны бөтенләй ишетмәгәндәй сүзен дәвам итте.
— Уйлап карыйм да янә да килеп шаклар катам' Ничек итеп сез, ниндидер училищедан килеп, бездә эшли башлавына өч-дүрт ай да узмаган, танау асты да кипмәгән бер кызчыкның эшен әлеге оста кулларның сокланырлык хезмәте белән тиңләп сүз алып бара алдыгыз? «Сез эшләгәнне әлеге кыз да эшли ала»,— дип әйтергә ничек телегез әйләнде? Юк, мондый хикмәтләрне башыма да сыйдыра алмыйм мин Юк' Шәйхиевич әйтмешли: шабаш!
— Хикмәт алмашка килә торган яшь эшчеләрне белеп бетермәвегездә, Максим Евграфович,— диде Садри, кирәгеннән артык үҗәтләнә башлавын үзе үк сизенеп — Хәзер безгә яңа типтагы алмаш килә. Киң карашлы, хәзерге җитештерүнең политехник нигезләрен тирәнтен белүче, өр-яңа машиналарны һәм технология процессларын тиз үзләштерергә сәләтле яшьләр
Үзәк база башлыгы, бу мәгънәсез сүз көрәштерүгә чик куярга җыенган сыман, як-якка җәеп җибәргән кулларына таянып, өстәле артыннан күтәрелде.
— Менә шул,— диде ул, ике сөйләшергә исәбе юклыкны сиздерергә теләп - Сынамадык түгел, сынадык. Безгә сезнең белән саубуллашырга туры киләчәк.
— Кемгә ул «безгә»’
— Ягъни мәсәлән, миңа. База өчен хәзергә мин җавап бирәм бит әле.
— Сәбәбен дә әйтә алмассызмы? - Бәлки мин эчеп-исереп прогул ясаганмындыр?
— Хикмәт анда гына булса бер хәл иде Исерек бер айный ул
Бу ни? Янаумы?
— Теләсә ничек аңлагыз
һәрхәлдә мин мондый тонда сөйләшүгә күнекмәгән
Хезмәт кенәгәгезгә караганда, күнегергә бик вакыт
Бәлки мин * мастер буларак, үз вазифаларымны җиренә жит- * кереп башкара алмаганмындыр?
Бәлки! Мин мастерны беренче чиратта эшне оештыручы, эшче- ? ләрнен квалификациясен күтәрүче һәм. ниһаять, кешеләрне комму- s нистик рухта тәрбияләүче, дип белә идем. Ә сез, киресенчә, коллектив * ны бозасыз таркатасыз
Хужа кеше, гәпне туктатыр өчен чара күрергә җыенгандай. алдын- ♦ дагы селекторның бер клавишына басты Каты итеп, ачу белән басты. = Яшел ут кабынды, динамикка җан керде. Шундук «диспетчер тын = лый». дигән хатын-кыз тавышы ишетелде. =
Хәерле иртә. хөрмәтлем! Мине 936 нчы буровой белән тоташ- * тыра алмассызмы икән? Рәхмәт! Алло! Әйе! Гыймазов. синме? Культ- $ будкада туры китерүем һәйбәт булды әле Кара әле. сезнекеләр бүген төнлә белән турбина алып киткәннәр икән?
Әйе. Максим Евграфович. Заявкабыз бар иде ич Үзем дә шалтыраткан идем Ә нәрсә?
Ничегрәк эшли дип сорамакчы идем Турбинаны әйтәм
Шәп! Үкерә генә, Максим Евграфович Рәхмәт' һич тә иске, төзәтелгән генә димәссең, яңа турбинаң бер читтә торсын Күз генә тимәсен! Забойга якынлашып киләбез.
Ярар. Гыймазов Шуны гына белешмәкче идем Хуш! Хуш дим' Эшләрең уң булсын!
База башлыгы, зур эш кырган сыман, урындык аркасына ук терәлеп утырды
- Менә шулай ул! Чын оста башкарган эш ике гомер яши. димәсләр иде аны
Максим Евграфович башланган эшен азагына кадәр җиткерәсе итте ахры яңадан төймәләрнең берсенә төртеп алды
- Степанович! Теге, алдынгыларны бүләкләргә дигән кәгазьләрне алып кер әле
Базаның өлкән бухгалтеры, олы яшьтә булуына да карамастан, боҗыр кебек җитез-өлгер кеше Ишек артында гына торган диярсең, ялт итеп килеп тә керде
Күпмешәр яздыгыз?
Гадәттәгечә. Максим Евграфович Эштән сон калып өч турбина Икесенә дә төп төгәл йөзәр сум'
Яраган
Барысы да нәкъ сез әйткәнчә, Максим Евграфович
Кая, кул куйыйм да. боерык чыгарыгыз
Садри тагын сүзгә кушылды:
Боерык чыгаргалаганчы. чак кына сабыр итсәгез иде Югыйсә барыбер төзәтергә туры киләчәк..
Бу кадәресен Максим Евграфович, әлбәттә, көтмәгән иде Ул аптырашның ахыр чигенә җиткәндәй. Әй-йе' дип. башын чайкап куярга мәҗбүр булды Аннары усал-мәкерле көлемсерәп, алдында яткан кәгазьләрне' караштырган арада, «булмыш» мастерга төрттереп болай диде
Кемгә күпме түләргә, нәрсә өчен түләргә, шулай ук нинди фонд дан түләргә һәм. ниһаять, кайчан әмер бирүләр моңарчы сезнең ихтыярда түгел иде шикелле
Садрннын да түземлеге төкәнде Узынган хуҗасын исенә китерергә теләгәндәй әйтте
Чөнки турбиналарның өчесен дә «танау асты да кипмәгән» ком
Сомолка Фирая Сөнгатуллина төзәтте. Сменадан соң калып эшләде Дьяконовнын резолюция салырга дип күтәргән каләмле кулы һавада асылынып калды. Бухгалтерның да авызы ачылып, баш тирәли бау белән бәйләп куелган күзлеге кас өстенә сикереп менеп кунаклады
Ничек?!— Бу сорауны тәмам аптырашта калган Максим Евгра фович бирде.
— Шулай — диде Садри. бик гадәти нәрсә турында сүз алып барган кебек итеп — Турбина сорап язган заявкалар ята бирә. Осталарга- сезнең сөйкемле сөякләргә бер әйттем, ике әйттем, тыңламадылар. Гадәттәгечә, ай яки декада азагын көтеп, юри суза килделәр Ахыр чиктә яшь токарь Сөнгатуллинага мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым, һәм, әнә. рәхим итегез, ялт иттерде дә куйды.
Ничек «ялт» иттергәнен Садри үзе генә белә. Башта Фирая «Сез нәрсә!»— дип. бу турыда ишетергә дә теләмәде. Өне алынды Бары тик турбинаны асылма кран ярдәмендә күтәртеп, олы станга'сузып салып, секцияләргә бүлгәч кенә, бераз җан керде үзенә. Ә инде станокның кашына кискеч белән янәшә ныгытылган өлгене күргәч, эшнең нәрсәдә икәнлеген бик тиз төшенеп алды кыз.
Ул арада Садри. хуҗа кеше белән ике арада берни дә булмаган бер кыяфәттә:
- - Ярар. Максим Евграфович, мин чыгыйм әле. цехта эш көтә,- дигән булды. Шундук кабат Дьяконов ягына борылды һәм киңәш- миңәш иткәндәй болай диде: — Ә. әй-йе. әйтергә онытып торам икән. Сүзем шул: яшь станочникның — комсомолка Сөнгатуллинаның смена дан соң калып эшләвен ничектер билгеләп үтәсе иде.
Юк. Садриның әйтергә теләгәне бу гына булмаган икән. Менә ул. хуҗасының күзенә керергә теләгәндәй, өстәл каршысына ук килеп басты да тезә башлады:
- Тагын шуны әйтмәкче идем,— урынлы-урынсызга: «Эштән куам, фәлән итәм. төгән итәм». дигән сүзләрне чама белебрәк кулланырга киңәш итәр идем Сез бит җитәкче Шуның өстенә әле коммунист Ничек итеп сез минем белән шулай бик җиңел генә «саубуллашмакчы» идегез соң? Аңламадым Мин бит бабаларыгызнын бабаларыннан мирас булып калган шәхси кибетенә ялланмадым Сез һаман да әле гап-гадн бер нәрсәне төшенә алмыйсыз кебек: үзәк база — шәхси биләмә түгел. Дьяконов купец түгел, без — «баш өсте!» дип. юргалап йөрүче приказчик түгел. Мин үземне, мәсәлән, тулы хокуклы совет гражданины буларак, совет предприятиесенә эшләргә килдем дип уйлыйм Бу хокук тан файдаланырга хакым бардыр ич минем?
Бер генә мизгел сузылган паузадан соң Садри дәвам итте:
— Гомумән, безгә. Максим Евграфович, кирәксә-кирәкмәсә дә. тырнак астыннан кер эзләп, үзара гаепләшүләрдән үзара ярдәмләшеп эшләүгә күчәргә кирәктер. Шулай иткәндә, барыбыз да отачак. Ә хәл итәсе мәсьәләләр, тормышка ашырасы проблемалар, цехта да. бөтен база буенча да җитәрлек. Алдынгы предприятиеләр үрнәгендә бүгенге көннән үк бердәм нарядка күчеп эшләү чараларын күрә башларга кирәктер
Тәмам аптырап, шашып калган Дьяконовнын да сүзсез каласы килмәде ахрысы.
— Сезгә дә атлаган саен үзегезнең башкалардан акыллырак икәнлегегезне искә төшереп торуның кирәге юктыр, минемчә. диде ул. ниндидер, шелтәле-үпкәчел тавыш белән Бу инде баягы хокуклары чикләнмәгән дорфа хуҗа кеше сүзләре түгел иде.
Ул көнне алар эш кешеләречә, тигез хокуклы җитәкчеләр кебек аерылыштылар.
Икенче көнне эшкә килгәч тагын бер нәрсәгә игътибар итте Садри: моңарчы санга сукмаган яки күрмәмешкә салынып узган кешеләр аны. әллә кайдан күреп, кул изәп яки «Хәерле иртә. иптәш мастер!»
дип. ихлас күнелдән исәнләшеп каршыладылар Бу үзгәрешләрне нәрсәгә юрарга да белмәде ул
Монын сәбәбе, цех башлыгы Шәйхиевич бүлмәсенә кергәч кенә ачыкланды. Өлкән хезмәттәше дә аны сөенеченнән балкып-нурланып каршы алды.
— Ну-у. энем Садретдин!..— диде ул ишек ягына күз төшереп алганнан соң.— Кичә эштән соң партия җыелышы булды Мондый җыелышны күргәнем дә. ишеткәнем дә юк иде Пыран-заран китереп атты лар Дьяконов өерен Шундый теттеләр, кая керер тишек тапмадылар үзләре дә Иң аптыраш белән йөдәштә калган кеше Дьяконов булгандыр Берсен дә калдырмадылар Хәтта, бөтен коллективка днп карал ган премия фондын уңга да сулга таратып бетеруе турында да әйттеләр Дергунов белән Каюмов кордаш та өлешсез калмады; күрәләтә торып аврал, штурмовщина ясап, шуннан шәхси файда чыгарулары турында күзләренә бәреп әйттеләр. Декада, ай һәм квартал саен диярлек уч туты рып «премия* алулары уен эшмени!
Зәйни агай, мыек астыннан гына елмаеп, әйтә салды
— Яа-а. ходай! Халыкның усаллануын әйтәм әле. кемнең кем булуы белән санашып торды юк. бәбәкләре атылып чыгардай итеп әйттеләр Түзсәң түзәсең, түзмисең икән, ник чәнчелеп китмисең шунда Үзгәрә заманалар! Үзгәрә! Очкылык тотмадымы соң үзеңне’ Синең турыңда да сүз күп булды. Бигрәк тә яшьләр'. Аның кебек «җайсыз* кешеләр күбрәк булсын иде әле коллективта дип чыктылар
Зәйни агайның елмаюдан җыерчыклар баскан йөзе чак кына языла төште.
— Эштән азат итүләрен сорап, кабат сүз кузгаткан идем дә. тагын шабаш! һаман да шул база башлыгы Дьяконов тыпырчына, сине цех начальнигы итеп куюга каршы «Партиядә түгел, фәлән-төгән», днп маташкан була Авызын бик тиз томаладылар тагын үзенең «Хәзер үзгәртеп кору чоры, коммунист булмаган кешеләрне дә производство командирлары итеп сайлап куярга хакыбыз бар», янәсе Ә мина җыелыш исеменнән бер шарт куйдылар: синең белән берлектә бөтен цехны бердәм наряд днп атала торган яңа ысулга күчергәч тә. дурт ягын кыйбла, имеш тер. Шулай икән, энем Садретдин, ул кадәр нечкәлекләргә минем башым җитмәячәк, сиңа җиңеңне ныграк сызганырга туры килер Шулай ук цехны да. әллә кем түһ*л. син кабул итеп алырсың, ходай кушса! дип. Садрины ярым кочаклап, үз итеп аркасыннан сөеп-кагып куйды