Логотип Казан Утлары
Робагыйлар

РОБАГЫЙЛАР



Кем йөретә илнең авыр йөген Гомер буе йөкләп иңендә — Эзе кала бары шул кешенең Югалмыйча туган җирендә.
Эшсез торсам әгәр, эчем поша. Күкрәк кыса, тормыш тарлана. Үлсәң иде тәртә арасында, Ил арбасын тартып барганда.

Кайбер кеше зур уңышка саный Тәнкыйтькә эләкми торганын. Уйламый ул кайбер эшләренең Тәнкыйтьтән дә түбән булганын.
&
Таң каласың, очкан кошны күреп — Канатларын кагып болытка. Күпме генә очмасын ул биек, Җирдән очканлыгын онытма).
«
Куркаклар бозган эшләрне Батырлар төзәтер.
Алар төзәтә алмаганны
Акыллар төзәтер
#
Кыяларда очар шоңкарлар. Далаларда җилер тулпарлар Шоңкар булсаң, күктә йөзеп кал Тулпар булсаң, кырда җилеп кал.

Киң кырларга сыймый, тибешеп Аксасалар бәйге атлары, Сабан туйларында ярышта Алга чыгар ишәк затлары •
Дошманлашып аерылышканчы беркөн, Ике арага кара пәрдә тартып, Дуслашмый һәм дошманлашмый гына, Тату гына шулай торган артык.
Егылырга елан сызгырганга Без түгелбез ка^ыш затыннан. Егылмассың, юкка җиң сызганма, Безнең токым ныктан, катыдан.
&
һәрвакыт омтыл син алга, Нишләсәң дә алга бар. Барып егыл максатыңның Капкасына булса да.
«
Сөюләрең сөелеп бетмәс борын Өзелсәләр әгәр гомерләр, Мәхәббәтнең изге учагында Дөрләп кала икән күмерләр...
Җилләремнең узганын да сизәмен. Җилкәнемнең тузганын да күрәмен. Тик шулай да өмет җебен өзмимен, Җил чакырып сызгырамын, түзмимен.
&
Сынсалар, шартлап сыналар, Баш имиләр имәннәр, Имән затыннан булмыйлар Башны түбән игәннәр.
Кайберәүләр хөрмәт юллый торгач, Табанына сөял чыгара. Шул арада аның барлы-юклы Хөрмәт кисәге дә югала.
«Сукыр күздән яшь чыкмый»— дигәнне
Әйтмәгәннәрдер чын сукырлар:
Сукыр күз төбендә ята икән
Яшь чишмәсе чыккан чокырлар...
Кайсы берәү эш эшли дә Бер төймә чаклы гына, Бастыра дөядәй итеп Җиде юл чатлыгына.
е
Әгәр керсәң начар уй белән син Чәчкәгә бик бай бер бакчага. Төшмәс күзең... уталмый калган Зәгыйфь чүп затыннан башкага.
Гамьсезлек — аяк астында Күм-күк боз көзге кебек Әгәр дә басса шул бозга, Таеп егылыр егет
Теләкләргә ирешү аәыр түгел, Өмет булса әгәр юлдашың Ялгыз булса булсын юлчы күңел, Тик өметсез генә булмасын