Логотип Казан Утлары
Повесть

ТАҢДА БОСФОР АША


ышта буран Февраль жиле улый, бәргәләнә, тәрәзә капкачларына кар томыра Өй җылы. Өйдә тыныч. Өйдә табагач тавышы Кызган май исе килә безнең өйдә Әнием бүген тәбикмәк пешерә.
Кушма Штатларда тынычлык юк. Анда забастовка Америка укытучылары дәресләрен ташлап, эш хакын күтәрүне сорыйлар Кушма Штатларда мәктәпләр ябылган.
— Әмерек балаларын әйтәм. Надан кала бит инде, и-и, мескенкәйләрем,— дия-дия әнием, табагачын мич каршына сөяп, миңа таба борылды. — Калмаслар, борчылма.— әниемне юатырга тырышам.
— Соң бит, әйттеләр. Ишетмәдеңмени? Сабаклары тукталды, диделәр бит. Акча даулап, сабыйларны надан калдырырга? Бер гөнаһсыз мескен балаларны...
— Юкка башыңны ватма инде. Эш хакы өстәү белән укый башларлар. Башка кайгың юкмыни синең?
Әнием кабаланып табасын мичтән чыгарды-
— Шул мескеннәрне*кайгыртып тәбикмәгемне көйдергәнмен Тутайның сафхуз мәктәбендә укытып йөргән чагы хәтереңдәме синең?
— Бераз хәтерлим шикелле. Ул анда күпме укытты? — Күз алдыма апамның нәкъ шушындый ачы буранда юлга чыгып китүе килеп баса.
Сугышның икенче елы иде Февраль, тышта көчле буран. Апам Шалты совхозында укыта Шалты совхозы Караярдан утыз чакрым. Ул юлга чыгарга җыена Тез астына җитеп торган авыр ике толымын сырма астына яшерде. Башына калын шәл бөркәнде. Гәүдә ябык. Бор- чулы соргылт зәңгәр күзләр.. Мин үземчә аңа киңәш биргән булам: «Ике кесәңә дә авыр таш салып чыкмасаң, үзеңне җил очыртып алып китәр...»
Язмышын ачы буран кулына тапшырырга торган апама шул чакта җылы сүз әйтә алмый калуыма йөрәгем әрнеп куйды.
Әнием чыжлатып табага камыр агызды Табаны мичкә куйды:
— Төгәл ике ел укытты ул. Аяктан егылып, өзлеккәнче йөрде. Якшәмбе кич аркасына ярты капчык бәрәңге асып чыгып китә иде.
МИРГАЗЫЯН ЮНЫС (1927) — Татарстанның Баулы районында туган. Прозаик. гТозлы ңи I». *Энҗе ззлаүчелэр». гШлмдмләрдэ . снл утлар яна» һ fi кигиплар ангоры Млск.ңтһ
шуның белән дә атна буе яши иде. Шимбәдә, төн урталары үткәч, тагын кайтып керә иде гөлекәем. Көзге яңгырларда, раштуа бураннарында. ташу ташыган чакларда дисеңме — бер генә мәртәбә дә кайтмый калган чагы булмады Ул бит, бәбкәм, өй җанлы иде. Исеңдәме икән, сугыш елларында безнең тирәдә бүре күбәйде. Сугыштан куркып, безнең якка качып килделәр дип сөйләде картлар. Мескенкәем, ничә тапкыр бүреләргә юлыкты. Шул куркуларга, капчык-капчык бәрәңге күтәрен йөрүләргә чыдамагандыр инде бәбкәемнең йөрәге? — Әни яулык чите белән күзен сөртеп алды. - Ул өзлеккән көнне син Ютазыга олау белән киткән идең И-и-и раббым. һаман сине көтте. Арба тавышы ишетү белән башын түшәктән күтәрә дә: «Инәкәй, карап кер әле. Габдрахман түгелме икән?» дип сорый. Сине күрү белән күзләре йомылды мәрхүмәнең Күрү куанычы җан бирүен җиңеләйткәндер инде...
Әниемнең тагын бер тәбикмәге көйде. Үзе һаман яулык чите белән күзен сөртә, тавышсыз гына елый, үзе радио сөйләгәнне тыңларга да өлгерә.
Ул чакта аңа ничә яшь иде?
Егерме тулырга ике генә ай калган иде Аны бит унны бетерү белән укытырга җибәрделәр. Ул чакта ун класс бик зур санала иде. Унны бетергәннәр авылда күпМе булды икән? Өч-дүрт кешедән артмагандыр Әмерек балаларын әйтәм Мескеннәр, артта калырлар инде Ярый да куып җитә алсалар ..
— Җитәр инде. әни. Гел юкка борчыласың. Башка кайгың юкмыни? Атна эчендә куып җитәрләр. Университетта безне ай ярымга бәрәңгегә җибәрәләр иде Аңа карап артта калдыммы соң?
Мичтә карабодай тәбикмәге пешә. Өй эченә җәйге чәчәкләр, басу исе таралган. Тышта буран. Йорт эчендә бары тик туган ояда, әниләр янында гына була торган изрәткеч рәхәтлек. Мин эреткән каз мае, кәрәзле бал. чәчәккә күмелгән карабодай басуы тәмен сулан утырам. Каршымда мавритан ысулында уелган мим авызы. Эчтә, мичнең сул ягында, төсен югалтып карала башлаган күмер өеме. Әнием кайнар табага чажлатып сыек камыр агыза, читеннән табагач белән эләктереп, табаны мичкә тыга, күмер өстенә утырта. Уң якта дөрләп янып яткан каен чыбыкларыннан таба өстенә ялкын телләре сузылган. Тәбикмәк астын кайнар күмер, өстен байрактай җилфердәп торган ялкыннар кыздыра. Алдымда бер өем тәбикмәк.
Мичкә янәшә стенада башына йолдызлы шлем кигән кызылармеец. Колчак солдатын штык белән эләктереп, биек ярдан Тын океан дулкыннарына ыргытырга җыена Плакат астына: «И на Тихом океане свой закончили поход»,— дип эре басма хәрефләр белән язып куйганнар. Тукта! Бу рәсем нәкъ әниемнең намаз укыган җирендә эленеп тора. Сәер тоелып китте. Бу стенага бернинди сурәт элергә ярамый. . Ни сәбәп-* Кинәт аңлап алдым. Сәбәп көчле Аның шәригать кануннарын җимерергә көче җиткән. Мин армиядә Әнием ялгыз. Ул ялгызлыктан туйган, арыган, тәмам гарык булган. Аңа иптәш кирәк. Әнием үзенә иптәш итеп кызылармеецны сайлаган
Буран тәрәзәгә кар томыра. Җир җылый, бөтен дөнья үкерә, яшь -ц гә. Күктән төшкән арада туңып карга әйләнергә өлгергән күз яше коела Җил ач бүре тавышы чыгарып торбада улый. Бу тавыш мине куркытмый. Мичтә утлар яна. Мичтә янган каенның саф. рәхәт җылысына изрәп, мин тәбикмәк ашыйм. Мичтән бөркелгән матди җылылыкка әниемнең йөрәгеннән чыккан мәрхәмәтле кайгырту, аның күңелендәге игелекле теләкләре өстәлгән. Дөнья тигез. Миңа дөньяда башка берни кирәкми...
Иркен кырлар, киң яланнар өстеннән каңгылдап кыр казлары оча Аксыл зәңгәр күктә торналар тавышы Мин тау битендәге чирәмгә кырын ятып курай уйныйм.
Каршыдагы калкулыктан, терекөмештәй саркып, елкы көтүе елга буена агып төшеп килә. Калкулыктан сулдарак, уйсу җирдә карабодай
басуы өстеннән ак дулкыннар йөгерә. Җир йөзе бернинди кысанлык, бернинди мәҗбүрилек белән чикләнмәгән. Тирә-якта иркенлек Тәндә көч. Күңелдә табигый горурлык һәм хәйләкәр кануннарга буйсынмаган азатлык. Каз мае, каклаган каты казылык, карабодай тәбикмәге шушы тарих белән сеңгән сәер сурәтләрне ясап, күз алдыма китереп бастырды.
— Улым, кала җирендә нәрсә белән кунак сыйлыйлар?
Сискәнеп киттем. Каңгылдап очкан кыр казлары, иркен яланнар, торналар тавышы, туплауга төшеп килгән елкы көтүе, дулкынланып яткан карабодай басулары сүнде, күздән югалды.
— Кала халкы салат ярата,— дидем мин бер тын уйлап торгач,— Аларга витаминлы аш тансык.
— Анысы нәрсә тагын?
— Витамин дигәннәре, әни, шул кузгалак, какы, кычыткан, балтырган шикелле үләннәр инде. Кала кешесенә шул җитми. Кеше шуңа авырый, шунлыктан тиз картая.
— Бәй, алай булгач, каланы ташлап, авылга кайтсыннар. Без бит син әйткән үләннәрне сыерга ашатабыз.
— Юк, кайтарып булмый шул инде аларны...
Әнием АКШ балаларын кызганудан туктап, шәһәрдә яшәүчеләр турында борчылырга тотынды:
— Тиз картаялар дисеңме? Менә сиңа! Без бит кузгалакны кытлык чакта ачка үлмәс өчен генә ашый идек...
Күзем кинәт мичтән чыгып килгән табага төште, дөресрәге, таба читендәге китеккә. Өченчедә укый идем мин ул чакта. Бәйрәм көн. Кайсы бәйрәм икәнлеген хәтерләмим. Камыр өлгерүгә, табабыз күршедә булуы ачыкланды.
— Габдрахман. табаны Бәдигыльҗамалттәңнәрдән алып чык Тиз бул, камырым ташый башлады,—диде әнием хафаланып.
Табаны баш түбәмә каплап күршеләрдән чыгып киләм. Иптәшләрем гөж килеп чана шуалар Мин исә — эш кешесе. Дусларың уйнап-көлеп чана шуганда мондый эш авыр, мәрхәмәтсез тоела... Эш түгел бу, уеннан аеру Табага утырып инеш ярыннан төшкәндә мин шундый бәхетле идем. Таудагылар дикъкате бәхетне бермә-бер арттыра. Иптәшләрем чана шуудан туктап, миңа карап торалар. Бозга бәрелеп таба чите кителеп чыккач кына айныдым Әнием мине кыйнамады. Ялгыш эшләгән, һавадагы торналар артыннан ымсынып йөрүче бу малайны шул чакта ук каты тотып, кыйнап биздерергә кирәк булган, күрәсең. Инде миңа егерме сигез Сабакташларымның күбесе «башлы-күзле», кайберләре — өчәр бала атасы. Мин һаман «башсыз-күзсез»...
Борынгылар яшәү серен бездән яхшырак белгәннәр. Чыннан да бит, семьялы кеше баш белән уйлап, күз белән күреп эш итәргә тиеш. Минем ерак бабаларым чорында хатын, балалар өчен җаваплылык ифрат катгый булган.
Ә миндә әле һаман шул чана шуу чорындагьифайдасыз мавыгулар.
Әниемне күзәтәм. Эшкә тотыну белән ул яшәреп китте. Бөтерелеп йөри. Өлгер, җыйнак һәм һаман матур. Күңел тирәнлегендә мин күргән һәр нәрсәнең бәясе язылып калган бер кулланма бар. Шул кулланманың иң кыйммәтле, иң бөек үзәгендә — әнием һәм туган җирем Мин аны «абсолют нокта» дип атар идем Җир йөзендә аларга тиң башка бер нәрсә юк һәм күп нәрсәләрнең асылын шул чиксез бәя белән чагыштырганда гына аңлап була.
Нилектән кешене эш матурайта, нилектән яшәртә икән? Гаҗәп. Мин шул турыда баш ватам. Мәскәү консерваториясенең Кече залында орган музыкасын тыңлаган кичә исемә килеп төште. Шубертның «Авс Мария»сын уйнаучы органчы карт та яшь һәм матур иде Жданов- 110
тан Потига барганда кочегарлык вазифасын башкаруым хәтергә төште. Мичкә күмер ыргытканда кочегар Емельянов та шулай яшь һәм матур иде Адәм балалары эш һәм вазифа мохитендә яшиләр Кешенең башкарган эшен күрмичә аның яхшымы, яманмы икәнлеген әйтүе кыен Кешене аның социаль катламына карап кына бәяләүне тарих дәрьясы һаман юа. ул инде юкка чыгып бара Өстеңә алган эшеңне, аның * нинди булуына карамастан, сыйфатлы башкарырга тиешсең. Осталыкның = югары бер ноктасында иҗат башлана Шул илһамландыра. шул матурай- 2 та. яшәртә адәм баласын. Әнием, илһамланып. тәбикмәк пешерә §
Өченче көн әнием Турай базарыннан ярты пот карабодай алып 5 кайтты. Кичә иртән хан заманыннан калган кул тегермәне — яргыч < чардактан төште. 3
— Сакланган икән бу нәрсә. Мин аны күптән чүплеккә эләккән- _ дер дип йөри идем,— дидем мин гаҗәпләнеп *
— Бабаңның төсе бит Бабаң хакына сакладым,— дип аңлатты г әнием =
— Азапланмыйк, әни Кул тегермәне белән хәзер кем ашлык тарта? “ Үзем тегермәнгә илтәм. a
Әни моңсу гына елмая «
— Беттеләр алар, су тегермәннәре. Буалар да бетте Каз-үрдәк тотар- - гасуы да калмады. X
ч — Онны кайда тартасыз соң? s
— Кәҗүннәйне алып ашыйбыз. Безг карчыклар, шулай, ипине үзебез пешерәбез Яшьләргә он әллә бар. әллә юк Алар әзерне яраталар Кәҗүннәй ипекәй дә тәмле, гөнаһлы буласым килми.
Миңа тәбикмәк ашатыр өчен әнием күпме җәфа чикте. Унбиш чакрым җирдән карабодай күтәреп кайтты Киптерде. Җилгәрде Кул тегермәне аша үткәреп онга әйләндерде, иләде, чүпрә ясады, камыр куйды, мичкә якты. Менә хәзер янып.-пешеп тәбикмәк пешерә. Күпме көч. күпме вакыт әрәм булды? Җитештерүчәнлек түбән, нульгә якын Безнең буын эшне җиңеләйтергә өйрәнде һәм шул җиңеллеккә ияреп, ниндидер нәтиҗә бушлыгы, нәрсәдер җитмәү тойгысы килде.
һәр башкарган эш әниемә табигый тантана, балалар уенындагыдай саф, мөлаем куаныч бирә. Әнием самавыр утырта:
— Син хәзер мәтрүшкәле чәйне өнәми торгансыңдыр инде?
- Сагынып кайттым. Яса гына, эчәм
Чәй янына бал. каймак, кызыл эремчек килде. Өстәлдәге ризыклардан өйгә нур. бәйрәм тантанасы таралган Аракысыз мәҗлесләр чоры искә төште.
— Каян алдың бу ризыкларны?
— Каймак белән эремчекне Хәдичә китерде,— диде әнием
Авызымдагы тәбикмәгем тын юлына тыгылды. Үземне көч-хәл белән кулга алдым. Шаярып сөйләшергә тырыштым:
Балны да кеше китердеме?
— Умарта тоткан чактан калган бал.
— Авылда умарта тотучылар бармы соң?
— Картлар тота Яшьләр мәшәкатен өнәмиләр. Кибетләрдә шикәр тулып ята. Акча күп Мин бәләкәй чакта шикәрне иң кадерле кунакка гына куялар иде. Көн саен ашарга — бал Хәтереңдәме икән, келәттә егерме дүрт чиләк сыешлы кисмәк бар иде Әби патша заманында урыс бояры безнең авылның иң әйбәт басуларын закунсыз кисеп алган Безнең Караяр халкы бик үзсүзле бит Алар элек тә беркемгә баш бирмиләр иде. Сәнәк күтәреп барып, боярны утарыннан куганнар. Бояр гаскәр чакырткан Фетнәгә катнашучыларның маңгайларына тимер кыр шау сугып. Себер җибәргәннәр. Шул чакта бабаңның бабасы елдан артык шул кисмәк эченә качып яткан
Бала чактан таныш вакыйгалар Мин шундый хәтерләүләр, тыл
сымлы риваятьләр эчендә үстем. Мин әле вакыйгаларны тарих белән, тарихны халкымның язмышы белән бәйли белми идем
Ж,ир өләшү, килмешәк алпавытларның кара халык иманасын тартып алулары санап бетергесез, казалар, афәтләр тудырган. Мин шуңа гаҗәпләнәм. маңгайларына тимер кыршау сугып, Себергә озатып торганда да татар хатыннары тәбикмәк пешерү серен саклап кала алганнар. Тәбикмәк пешерү, җыелышып җырлау, дастан сөйләү, өмә ясап өй юулар, җыеннар, кардәшлек тотулар, туганлык саклаулар әкренләп һаман сүрелә, сүнә бара...
Чәй янында әнием белән Ыкның саегуы, урманнар сирәкләнүе турында кайгырып утырабыз. Әнием Бөгелмә белән Стәрлетамак, Богрыслан белән Азнакай арасындагы тауларны, мул сулы салкын чишмәләрне, чиялекләрне, җиләкле аланнарны, дару үләне үскән болыннарны, таш парына утыртканда кулланыла торган шифалы ташларны — тагын әллә нинди табигый байлыкларны белә. Хәйран калып тыңлап утырам. Ул бит агроном түгел Аның дипломы да юк. Анализга алып, -туган җир туфрагын тикшереп йөрмәгән. Кайсы кырда нинди ашлык уңганын, кай авылда кайчан чәчәргә, кай вакыт урырга кирәклеген әнием яхшы белә Ерак бабаларның телдән-телгә күчеп, буыннан буынга тапшырыла килгән күзәтү нәтиҗәсе, көнкүреш тәҗрибәсе. Шуның бер өлеше минем әниемдә саклана. Әниемнең шушы байлыгы горурландыра.
Тәбикмәк ашаганда.әнием умарталарның мантымавын аңлатып алды:
— Тау Борынында ногыт чикләвеге үскәнен син беләсеңме икән? Ногыт куаклары арасында суер оялый иде. Баулыда нифет чыга башлагач, безгә бик күп читләр килде Нифтәникләргә нәрсә? Алар Ыктагы балыкларны да шартлатып кына алдылар Тау Борынындагы суерларны күрү белән атып бетерделәр. Суер беткәч, төклетура үрчи башлады Ә төклетура бал кортын ашый. Суер булмагач, умарта асрап булмый. Корт мантымый. Ыкта балык бетте дип зарланалар, суер турында кайгыртучы юк. Ходай һәр җан иясен белеп яраткан. Кирәге булмаса, аны яратмас та иде.— Табын янында ул карнын гына түгел, күңелен дә тукландырды.
- Әхмәтсафа малае сабан туена кайткан иде. Ашка җыелган карчыкларга сөйләп утырды: мин хезмәт иткән җирдә ди. тирә-якта гел карурман Якын-тирәдә шәһәр дә, авыл да юк ди. Ит кирәк булса, ди. мылтык алып урманга чыгабыз да, ди, кирәк хәтле киек атып алып кайтабыз, ди. Үзе синең шикелле ука погоннар тагып кайткан. Бик зур әфисәр диделәр Баулыга барып, район балнисасында эшләүче бер бик әйбәт доктор кызны ' алып кайтты да шуңа өйләнеп китте.
Әниемне аңладым. «Офицер чакта өйләнгән булсаң, шундый кыз алырга синең дә көчең җитә иде»,— дигән киная иде бу.
— Бүген дә клубка бармыйсыңмынн инде? — диде әнием бераздан һәм, җавап көтеп, күзләремә карады. «Улым, клубта яшьләр белән аралашсаң, бәлки башлы-күзле итәрлек берәр кыз очратырсың»,— дигән өмет язылган иде әниемнең карашына. Ул борчыла. Әгәр кичләрен беркая чыкмыйча гел өйдә утырсам, әнием озын телләрнең: «Фәрихә малае ялга кайткач беркая чыгып йөрмәде — өйләнгән, күрәсең»,— дип гайбәт таратуларыннан курка иде. Авыл «телеграфы» шәфкатьсез. Әниемнең зирәклегенә кабат сокланып куйдым.
Борчылалар әниләр. Куркалар Безнең язмышны кайгыртып, көне- төне ут йоталар Ә без аларның алдагы борчылуларына сәбәпне табып кына торабыз. Аңламыйбыз без әниләребезне, ә алар аңлыйлар. Күз белән түгел, тойгы белән безнең һәр адымыбызны күреп, белеп торалар. Аларның мәрхәмәтле кайгыртулары шуннан.
Әниемнең мине «башлы-күзле» итәсе килә. Миллион кешеле гигант калада, бер-береңнең сулышын йотып яшәгәндә кызлар белән танышып булмаганны аңа ничек аңлатырга? Дөрес, күңел ачу, вакыт уздыру өчен кыз табуы шундый җиңел. Өйләнер өчен - ай-һай Безнең Караяр кызы әле тәпи дә йөри башламаган, ә аның кияүгә чыккач нинди
хатын булачагын һәркем белә. Монда нәсел, токым өйрәнелгән, буыннар тәҗрибәсендә ныклап сыналган. Әхлак, иман мәсьәләсе — авыл халкына болары да мәгълүм Безнең Караярда кемнең кемгә тиң булуын әллә кайчан белеп торалар, юрыйлар, җайлаштыралар һәм, әгәр шушы «фәнни» эшкә ышанасың икән — абынмыйсын Уңган кызга уңган егет, чибәргә чибәр, уңмаганга ялкау өйләнә. . *
Элек безнең Караярда кызлар янына куна керү гадәте бар иде. = Бу гадәт тышкы яктан бозыклыкка охшашлы. Яшь кыз белән яшь 7 егет аулакта төн кунып яталар Хурлык! Киресенчә, куна керү канун- ? нары яшь егетне һәм яшь кызны җенси түземлеккә өйрәтә, аларның = сафлыкларын чыныктыра иде Бер кичне моңа кадәр абруйлы саналган " егетне кызлар куна кертми башлыйлар. Егетнең даны чыга «Ишеттеңме - икән? Фәлән егет вөҗдансыз икән Азгын! Берүк кызыгызны шул мөртәт- - тән саклый күрегез». Андый егет безнең Караяр кызына өйләнә алмый ♦ Ул читкә китәргә мәжбүр була... х
Клубка барырга жыена башладым =
Җиз кыңгырау тавышы ишетелде. Әллә урамнан кыңгыраулы пар Z ат үтәме икән? Тәрәзәдән карадым. Әнием сандыгын ача икән Өй г эченә нафталин исе аңкыды Ак ефәк шарф, зәңгәр петлицалы хәрби = тужурка, чиркәү иконасына тиң путалы, сусаль җизгә күмелгән авиатор ' фуражкасы сандыктан очып чыкты.
— Улым, шушы нәмәстәкәйләреңне ки, яме Хәзерге яшьләр бик тә ыспай йөриләр. Сырма киеп клубка чыга күрмә, хур булырсың
Аңлашылды Ярлы киенеп кайтуыма әнием ут йотып, хафаланып йөргән. Кигән киемең синең күпме алып эшләвеңне, нинди урында утыруыңны, мөмкинлекләреңне күрсәтеп, әллә каян кычкырып торырга тиеш Феодаллык чоры кануннары. Башкалары бетте — болары яши. Без шуңа күрә киемгә акча кызгана белмибез Безнең бюджетны кием ашый. Сугыш елларында бер телем ипекәйгә бөтен дөнья малын бирергә әзер идек Шул чордагы икмәк урынына мода килеп басты Еллар буе жыйган газиз эш хакын «эһ» тә итмичә күн пиджакка, я булмаса «леви страусе» чалбарына бушатып ташлыйбыз Нинди фанатизм мәжбүр итә безне шушы дуамаллыкка? Акылсызлык'
— Боларны кияргә ярамый,— дидем мин һәм әни чыгарган киемнәрне кире сандыкка сала башладым.— Закон кушмый.
Әниемнең хәтере калды:
— Нигә ярамасын! Үзеңнеке бит.
— Мин бит хәзер офицер түгел инде.
— Районда эшләүчеләр дә бит әфисәр түгелләр Үзләре гел хәрби киенеп, кыланып йөриләр.
- Гафу ит, әни, кимим Хәзер бит киемнең модасы үзгәрде
Сугыш вакыты түгел бит. Шуларны киеп клубка керсәм, бу мескен үзен һаман хәрби күрсәтергә тырышып йөри икән, дип кызганулары бар Без горур нәселдән бит, әни, кызгануны яратмыйбыз.
— Улым, «муда» дигәннәре нәрсә ул? Берәр хастамыни?
Ничек аңлатырга?
. Исемә безнең чордагы модага каршы көрәшүләр килеп төште Университетта укыганда без тар балаклы чалбар белән көрәштек Тар балаклы чалбар кигән студентны президиумга сайламыйбыз. Кичләрен Горький урамында тар балаклы егетләрне милиция идарәсенә алып кереп, балакларын җөеннән сүтеп җибәрәбез. Көчебез бушка китте Тар балак безне барыбер җиңде Хәзер тар балаклы чалбарны көрәшчеләр киеп йөри Инде сакал үстерүгә каршы көрәш башланды. Алдан әйтәм - - сакал үстерү дә җиңеп чыгачак
Сырма фуфайка кигән килеш авылдашларыма күренү үземә дә
■ • ► '• 1 ИЗ
оят тоета иде. Шинелем тузган. Әти мәрхүмнән калган кайры тунны кияргә туры килде. Шунысы кызганыч — тун модасы безнең Караярга житеп өлгермәгән иде.
Әнием озатып калды. Мин киттем...
• • *
Яка яуган йомшак карга басып, түбән очка төшәм. Көннең төнгә алышынган чагы — кичке эңгер. Авыл йортлары ашыгып ут алалар. Урам як тәрәзәләрдә мәрхәмәтле гаилә яктылыгы кабынып китә: эш вакыты чыкты дл! Мич томаланган Өйгә аш исе таралган. Балалар мәктәптән кайткан. Маллар ябылган.
Эш киемен салып ташлау белән йөрәктә көнозын йокымсырап яткан тугандашлык хисе уянганын сизеп аласың. Бер генә .сәгать элек киңәшмәдә бригадирларны кыздыручы колхоз председателе чут-чут үбеп, баласын с«я Бу кичнең кешелеклелек хисе уятучан сихәте карт хисапчыны кибеткә куып кертте, гаилә финансының дебет ягына зур зыян ясап, оныкка конфет алдыртты. Тракторчы көне буе тимер белән янәшә. Аның тракторы кансыз тимердән ясалган Трактор көчле, кырыс, шәфкать белми Йөрәгендә наз уянган чакта тракторны кочаклап юанып булмый. Авыл ирләре, үзләре дә сизмәстән, эчтән генә атның уйчан күзләрен, аның жилы сулышын, моңлы кешнәвен сагыналар. Трактор сыртында утырып арыган, бензин иснәп исергән тракторист сарыкларына печән сала Хайванкайларның аяк атлаулары шундый йомшак, күз карашлары шундый жылы. Их. рәхәт тә соң сарыклар янында
Тәүлекнең шушы өлеше безгә үзара шәфкать, ихтирам уяту йөзеннән бирелгән. Кичләрен тәнгә туганлык хисләре тарала Нәкъ синең шикелле игелеккә сусап йөргән адәм баласына бер сәбәпсез жылы сүз әйтәсе, аркасыннан сөеп китәсе килеп, буыннар йомшара. Бәлки ул жылы сүзне бүген дә. иртәгә дә әйтә алмассың? Яхшылык эшләргә жай һаман килеп тормый Эш анда түгел Йөрәктә шәфкать тойгысы уяну - үзе бер бәхет Зур. рәхәт яшәвеңне нурландырып жибәргән шатлык ул. һәм син шул шатлыктан читкә борылма. Кеше исемен йөртү хакыйкате нәкъ менә шунарда .
Безнең урам очыннан шундый тойгылар кичереп барам Бала чактан таныш, бала чактан якын кардәш йортлар Алар мине тыйнак кына елмаеп озатып калалар Сез бит минем урамымны өзелеп яратканны беләсез! Сез бит үзегез бала чакта ук мине яратырга өйрәттегез. Аналарга тиң мәрхәмәтле сез, авыл йортлары! Нәрсә телисез сез миңа: бәхет-шатлыкмы. авырлыкмы? Беләм — сез миңа яхшылык телисез Мин сезне шуңа күрә өзелеп сагындым.
Күземне йомып, бала чагыма кайтам Әллә клубка барасы урынга һәр йортның эченә кереп, бала чактан таныш мичләрне, сәкеләрне, бизәкле сандыкларны сыпырып, назлап йөримме икән?
Дустым Әбелкарәмнәр йорты Ишектән керү белән, сул якта зур яшел сандык, унда — акшарлы мич. каршыда -киң сәке. Сәке белән сандык арасында буяусыз, сөян тактадан ясалган аксак өстәл. Сәке өсте, мич читенә турылап, чаршау белән икегә бүленгән Чаршау артында аш-су әзерләнә. Өй эченә чит ир-ат кергәндә Сәүрәттәй кызларын алып шунда кереп утыра Бу йортта мин Йосыф белән Зөләйха. Әбугалисина тарихын, пәйгамбәрләр кыйссасын тыңладым. Күпме әкият, ни хәтле мөнәжәт. жыр. тарих, татлы хәким сүз! Күпме хужалык гыйльмс. мавыктыргыч. тормышта сыналган, кирәкле мәгълүматлар ишеттем мин бу йортта Йорт хужасының кушаматы Хурдый, исеме Шәрифулла иде. Безнең Караярда кушаматсыз кеше булуын хәтерләмим мин Караярлылар бер- берсенә бик зур дикъкать белән карап йөргәннәр булса кирәк. Кушамат- |.-.р шундый тапкыр, образлы, эчтәлекле иде. Хурдый Шәрифулласы. Шырый Шәрифулласы. Кара Шәрифулла. Ярпач Шәрифулла Хурдый-
ныкылар. шырыйныкылар, караныкылар, ярпачныкылар — болар алар- ның улларына, кызларына, оныкларына тагылган исемнәр. Кушамат чыгаруда мәҗүсилек чорыннан исән калган йолалар серен сизәм мин
Әбелкарәмнәр йортынын күзләре йомык. Череп ава башлаган бүрәнә койма аша үрелеп эчкә карыйм Ишектә түбәтәй зурлыгы тутык йозак. Тәрәзә капкачлары тапкырлау билгесе рәвешендә кадакланган. Шәрифул- ♦ ла агай белән Сәүрә апа мәңгелек йортына күчкәннәр Әбелкарәм белән з аның өлкән абыйсы Зәкиулла Сталинград өчен сугышканда вафат Минем * сабакташым Саимә инде дүрт бала анасы Менә кем бай! Кече кыз- z лары Рәисә. Мәскәүдә төзелештә эшләгән җиреннән кияүгә чыгып. □ Таҗикстанга киткән Уртанчы уллары Мөрсәл — колхозның өлкән меха- < нигы. Ул аерым йорт салып, башка чыккан, хәзер шунда тора Зама- § палар Иске оя тузган, картайган, хәлсезләнгән. Череп аварга тора 2 Йорт гомере дә шактый кыска шул.. Шактый кыска — кеше гомере ♦ кебек. з
Бусы Аксак Йосыф йорты. Ул патша заманында - стражник Кап- = хоз чорында авылның иң ярлы, иң ялгыз кешесе Йосыф агайның * хатыны Мәдинә карчык ишан хәзрәт, хаҗи кызы булган. Мәдинә кар- * чыкның әтисе шәкерт чагында ук Мәккәгә хаҗ кылырга барган. Ак- х часы әз булган, күрәсең, барырга гына җиткән. Кайтыр мөмкинлеге 2 булмагач, шәкерт Мисыр корабына кочегарлыкка ялланган Шул корабта £ берничә ел йөзгән, һнндстанны. Кытайны. Индонезияны. Африка илләрен = күргән. Ул кеше тылмач булып та караган Мәдинә карчык гарәп, фарсы, борынгы төрки телләрен су кебек эчә. русчаны да сукалый иде
Аксак Йосыфның күз нуры кебек күргән бердәнбер кызы Мөнәвәрә районда Осоавиахим’ председателе булып утыручы безнең нәсел Харис абыйга гашыйк булып акылдан шашты. Бәлки Харис абый да Мөнәвәрәне яраткандыр Ул кызга гашыйк булудан тыела алыр өчен, ай-һай. нинди гайрәт, нинди зур ихтыяр көче кирәк булгандыр? Аның матурлыгы турындагы дан Уфа. Оренбург .тирәләренә кадәр барып җиткән иде Харис абый стражник кызына гашыйк булып дан чыгарудан курыккан. күрәсең. Ул башкага өйләнде Кәләше чибәр иде. Районда эшләгән кешегә кем дә чыга инде ул чорда Тиздән җиңгәчәй кеше тол калды. Сәбәбен беркем белә алмады Харис абый авылга, әтисе йортының ишегалдына кайтып, үзен-үзе атып үтерде. «Бер матурны ташлап икенче матурга өйләнгәннең бәхете булмый»,—дигән сәер нәтиҗәгә киләләр авыл картлары.
Йортлар яныннан түгел, тезелеп утырган язмышлар, тетрәндергеч тарихлар яныннан узам. Мин аларны җаным белән диярлек сизеп узам. Авыр. I азаплы миңа шулар белән очрашу.
Бригада йорты Фәндә социализация дигән бер термин бар Акыл җыю. аңга ирешү юлында үсмерләр җәмгыять һәм шәхес, шәхес һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрне, җәмгыять институтларының көнкүрештәге урыннарын, вазифалар бәйләнешен үзләштерәләр. Бәндәдән шәхескә әверелү нәкъ шушы юлда барлыкка килә. Тормыш гыйльмен без шушы йортта, үзләштердек. Нәрсәләр генә ишетмәдек без монда Ниләр генә күрмәдек Челем көйрәтүгә, чыбыркы ишүгә, тормыш дипломатиясенә. һәр кирәклеккә без шушында өйрәндек Яхшылык белән яманлык, хакыйкать белән ялган арасындагы чикнең яшерен булуын, аңың туктаусыз маскировкага кереп торуын без шушы йортта белдек
Безнең Караяр авылы дүрт кисәктән тора. Әтәмби ягы. Ур. Казан кешесе һәм Балтач Әтәмби халкы җыелышта иң артта \тыра. Әтәмбилеләрнең яшәү кагыйдәсе- кәҗәсе кыйммәт түгел, мәзәге кыйммәт. Ур якта йомык халык яши Әз сүзле, сак. җиде кат ,лчәп. бер кат кисә белүчеләр Аларның юмартмы-саранмы. тырышмы-ялкаумы. тугры
мы-түгелме икәнлеген үлсән дә әйтә алмыйсын. Казан кешесеннән укытучылар һәм тире җыючылар чыга. Балтачтан, гадәттә, председательләр һәм милиционерлар. Картлар, Караяр авылы Казан кешесе өлешеннән башланып киткән, дип сөйлиләр. Моның үзенә күрә сере дә-булырга тиеш.
Казан кешесе урамына җитәрәк сулга борылдым. Алда — күпер. Күпергә кергәч бер тын инешкә карап тордым. Су боз астында калган. Кер юарга бәке тишеп куйганнар Бәкедән пар күтәрелә.
Күперне чыккач, үргә менә башладым. Үр өстенә Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл куйганнар Шул һәйкәл янына килеп туктадым. башымны иеп. уйга калдым. Шушы һәйкәл янына килеп туктау белән үз бәхетем, үз иминлегем турында кайгырту юкка чыга. Үз кирәгең өчен генә яшәү оят тоела башлый. «Бәхилме сез шулай иртә, шулай вакытсыз, шулай аяусыз үлүегезгә?» -дип сорыйсым килә һәйкәлгә язылган исемнәрдән, һәйкәл астына беркем күмелмәгән. Тактага язган хәрефләр генә бар. Жаныңны Тетрәтә торган хәрефләр.
Без сугышны гадел һәм басып алу сугышларына бүләбез. Җир йөзендә үлемсез сугышның булганы юк әле. Минемчә, яшәештә иң дөрес юл — бәхәсле мәсьәләләрне ызгышсыз, акыл һәм гаделлек белән хәл итү. Без шуңа кайчан ирешә алырбыз икән?
Авыл клубында «Кубань казаклары» дигән кинофильм бара. Кара- ярда тагын бер яңалык: кино тавышын тышка, авыл Советы бинасы каршындагы мәйданга чыгарганнар. Баганага элгән динамикның тимер тамагы авыл өстенә «Каким ты был. таким и остался» дигән җыр көен тарата. Гашыйклар җырлаган басынкы «Уел*. «Сагыну» көйләренә күнеккән инеш буе таллары тимер динамик тавышын сәерсенеп тыңлыйлар.
Кинога керергәме, юкмы дип икеләнеп торам. Киноны мин кайда да күрә алам, авылдашларымны — бары тик шушында гына Кино мәхәббәте шактый туйдырган Йөрәк сусаган мәхәббәткә һаман көч җитми. Тәвәккәлләп, идарә йортына таба юл тоттым.
Сөйләшү безнең күпме вакытыбызны ашый. Сүз исертә безне. Әңгәмә, гәп барган җиргә җыелсак, таралырга көч җитми. Идарә йортында бәхәсләшеп ярсыган ирләр тынычланыр өчен тәмәке көйрәтәләр иде.
- Менә тагын бер дезертир, урожай фронтоннан качып киткән кеше.— диде председатель Зәки абый һәм миңа урын күрсәтте. - Рәхмәт. Габдрахман. идарәне онытмавыңа. Исән генә кайттыңмы?
Председательнең адъютантлары, командирлары, штаб офицерлары, погонсыз сержантлар барысы дәррәү минем якка борылдылар. Тәнем чымырдап китте. Үземне кулга алдым Хәтта елмайдым Авыр иде үземне элекке кантулардагыча абруйлы тоту. Җилкәләрдә погон, маңгайда кокарда бар чакта һәр әйткән сүз ничектер ышанычлы яңгырый иде. Өстәвенә, өстемдә әтиемнең кара туны. Әтисенең тунын киеп йөргән кеше беркайчан үзен иркен, ирекле тота алмый.
- Сабакташ? -- диде бригадир Хаҗип хикмәтле көлемсерәп.
Их. өстемдә күн пальто булса әйтер идем мин сиңа!
Бу сорау турыдан-туры касыгыма тондырды Егылмадым. Күз алларым караңгыланып китсә дә. сиздер модем
Без Хаҗип белән беренчедән башлап бергә укыдык. Дуслашып йөргән чаклар да булды шикелле. Сугыш башлангач, бергә мәктәпне ташлап, сабанга чыктык. Бергә яшьтәш булып йөрдек. Кырык дүртенче елны безгә военкоматтан повестка килде. Икенче көнне Хаҗияның бездән. үзенең яшьтәшләреннән, ике яшькә кече булуы ачыкланды. Дөньяда ниләр булмый Башка вакытта бер елны ■ туып, бер класста укып үскән кешенең капыл гына ике яшькә кечерәюе әллә ни әкәмәт тә
тоелмас иде Сугыш вакыты төгәллеккә өйрәтте. Хажипның әтисе кибеттә сатучы иде Кайбер сатучылар күз буарга, фокус күрсәтергә өйрәнәләр бит.
Без каралып кайттык. Хәзер без - «никрутлар» Хажип кичләрен урамга чыкмый башлады Ул безнен армиягә китүебезне көтә иде. Кара- ярда тәртип бозу әллә на зур гаеп саналмый Бала.мишкинлык, шәкүрлск ♦ көчле безнен авылда Армиягә китүдән. гадел хезмәт итүдән, сугышта = батырлык күрсәтүдән миллиметрга тайпылу да жуелмаслык жинаять 2 санала Андый гаделсезлек бәхилләнми. Армиягә киткәнче без намус § суды ясарга тиеш идек Ничек? Нинди юл белән?- Әхлак кодексын 5 бозарга туры килде. Сине бер кыз көтә дип ялганлап. Хажипны урамга * чакырып чыгардык. Суд шунда булды ..Ипи тотып ант итә алам — S беребез дә Хажипның башына сукмадык Аяк-кулларына да тимәдек - без Ул бит авылда калса да фронтка ярдәм итәргә тиеш иде ♦
Хажип миннән үч ала... *
Мин Одессада яшим. - дидем бераз тотлыга төшеп.— Маршал = Малиновский туган жир Валентин Катаев. Ильф һәм Петров яшәгән * кала Хажипка Одессада торуымны түшкә таккан орден итеп күр- ® сәтергә тырышкан идем, сыеграк чыкты. =
Одесса барыбер башкала түгел цнде ул. сабакташ. - диде минем < ике яшькә кече яшьтәшем. ~
Син. Габдрахман, укуыңны тәмамладыңмыни инде? диде пред- = седатель миңа ярдәм кулын сузып.
Ишетмәдеңмени. Зәки абый? Аны бит университеттан куганнар. Хажип авызын ерып, тәмәкедән саргайган тешләрен ыржайтып көлде Көчле кеше беркайчан да башкаларның бәхетсезлегеннән шатланмый. Юк. теге чакта без моны дөрес эшкәрткәнбез икән. Идарә ирләре минем якка борылдылар Караяр егетенең университеттан куылуы аларга да кагыла иде. Безнең Караяр кешесен кимсетергә ярамый. Юк. ярамый.
Кумадылар, дидем мин.— Үзем теләп киттем
Үзең теләп югарыдан түбәнгә төшү юк ул бу дөньяда Шуңа күрә, сүземә беркем ышанмады. Түбәннән югарыга, өскә, өстенлеккә үрмәләү — безнең канда, күзәнәкләрдә Күренекле урынга күтәрелгәч, тешен- тырнагың белән ябышып төшмәскә тырышу — бусы да катгый бер канун «Ничек инде Мәскәүнең үзенә урнашып, аның иң зур. иң данлыклы уку йортында уку бәхетенә иреш тә шуннан үз теләгең белән кит? Юк. ялган бу», дип уйладылар алар. Мин рәнжемәдем аларга.
Укымадың түгел. Габдрахман. укыдың.—диде председатель, кабат ярдәмгә килеп Училище бетереп, маңгаеңа йодрык чаклы кокарда тагып кайттың Авылдан беренче булып ярапланга утырып очтың. Энем, без синең сугыш вакытында районда беренчелекне алып эш- мвеңне дә онытмадык Авылдашларың турында начар уйлама син Юк. аву.лдашларны онытмыйбыз без Тыңла. Авылның абруйлы кешеләре алдында мин сиңа бер киңәш бирәм Укымадың түгел, укыдың. Белемең житкән. Укуның да чиге булырга тиеш. Артыкка киткән нәрсәдән рәт чыкмый, энем Кайт авылга. Ярдәмчем Мирсәетне председательлеккә укырга жибәрәм Кайт. Теләсәң, бүгенге көннән Мирсәет урынына үземә ярдәмче итеп утыртам,—Зәки абый дикъкать белән тынлап утырган ирләргә карап алды да тәмәке кабызды
Председательнең тәкъдиме Хажипне чөеп ыргытты Аның чалкан барып төшүен, билләһи, үз күзем белән күрдем кебек Нәкъ теге вөждан суды ясагандагыдай булды. Ярдәмчелеккә күтәрелүне, һичшиксез. ул көткән. Әнә ничек кызарды Хажип. бүртенде Аскы ирене асылынып төште. Кызганып куйдым үзен.
Синең университеттан куылуың безне борчыды. — диде партоешма секретаре Сәләхетдинов. Ярый, синең яраңа тоз сипмик, энем. Онытыйк. Кайт син. Габдрахман. Төплән. Эләктер бер укытучы кызны. Эшкә
тотын Кулыннан эш килгән кешенең дәрәжәсе — маршалга, академикка тиң бүгенге көндә. Эчми, колхоз милкенә кул тигерми торган кешене без стенага элгән портрет шикелле итеп тотабыз.
Иптәш Сәләхетдинов дөрес әйтә.— диде колхозның өлкән механигы — Син. энем, үсәрмен, күтәрелермен дип өметләнә торгансыңдыр? Бер абынган кешене кабат күтәрмиләр Аның закуны шундый Кайт авылыңа Мәктәптә бер кашык суга салып йотарлык укытучы кызлар бар Син бит вакытында кыз-кыркынның төшләреннән чыкмаган асыл егет Бывший сталинский сокол, гармунчы Давай, төплән. Куандыр әниеңне.
Авылдашларымның кыставы Хажипның капкасына кара дегет булып чәчрәп тора иде. Минем исә түбәм болытларга тиде Э-э-эх. авылдашларым! Менә бит нинди безнең Караяр! Мин аларга ни игелек күрсәткән’ Алар миңа ярып жаннарын бирергә торалар
Ашый калжа. төнгә маржа, нигә кайтсын иленә.— диде Хажип. бераз айный төшеп.— Син. Габдрахман, безгә Одесса турында сөйләп жибәр әле..
Өйгә кайтырга чыкканда этләр өрүдән туктаганнар иде инде. Утлар сүнгән. Караяр авылы йокыда.
Койма янына килеп туктавымны үзем дә сизмәгәнмен Челтәрле яшел койма Таныш келәт Таң алдыннан култык астыма гармун кыстырып шушы келәттән чыккан чакларым эчемне ачыттырып уздылар Капка шыгырдавыннан куркып, койма аша чыга идем дә су буена житкәнче. кайнар хисләремә күмелеп, әкрен генә бара идем Инеш буенда гармунымны тартып жибәрә идем. Ерак бабаларымның бәгыре сызлаудан туган моң Ык тугайларын үтеп, башкорт тауларына бәрелә иде Таулар басынкы гына ыңгырашып алалар Гармун моңы кайтавазга әйләнеп кире Ык үзәненә төшә. Үткән яшьлегемне сагыну ачы төер булып тамагыма килеп утырды.
Аяк астымда яңа яуган гөнаһсыз йомшак кар Ул да баскан саен ыңгырашып ала. Авылымның шифалы һавасын эчеп, әкрен генә өемә кайтам Бу дөньяда үз өең. үз әниең, үз авылың булудан да кадерле нәрсә бар? һәм ниндидер каһәрле көч мине шушы рәхәтлектән читкә, ятлар арасына, тыйгысызлыкка куа. Нигә качам мин рәхәтлектән? Урман ягыннан ыңгырашып елаган тавыш тагын ишетелеп китте Безнең тынгысыз, бәхиллек тапмый интегеп йөрүебезнең сере бәлки шушы шомлы тавыштадыр?..
Җил капканың элгечен ычкындырдым, шыгырдамасын өчен күтәреп ачтым Әнием салган тар сукмактан барам Баскыч Ишек биксез. Өйалды. Идән такталары коргаксыган Шыгырдатмас өчен стена буеннан барам Ипләп кенә ишекне ачтым Өйгә кердем. Рәхәт гаилә жылысы. иминлек, әниемнең газиз кайгыртулары шуларның барысы берьюлы кысып кочаклап алды
♦ » *
Улым, мин сиңа коймак калдырдым. Мичтә. Алып аша.
Күзем кайнарланып киткәндәй булды. Ярый әле караңгы. Күпме еллар шушы рәхәтлектән, үз иркемнән мәхрүм яшәгәнмен Тулай торак шыксызлыгы Артыңнан калмыйча сине эзәрлекләп йөргән ярым ятимлек тойгысы. Тимер каюта Үзара терәлә язып торган дүрт тимер карават. Аста диңгез суы чупылдый. Гудок тавышы. Әллә чыннан да колхозда калыргамы? Нинди кешеләр минем авылдашларым’ Председатель нинди сүзләр әйтте Калырга кирәк. Ә диңгез? Мәржән атаулары’ Иртәнге бриз жиле белән пышылдап сөйләшүче пальма агачлары? Диңгез вәсвә- сәсе күкрәгемә оялап өлгергән иде инде. Аның чакыруы, татлы нәзберек назы, катлаулы моны мине агулап өлгергән иде инде. Шул наз уйнаш- чының хыянәте шикелле адым саен юлыма аркылы төшеп тора Бу
рәхәтлекләр дә мәңге онытылмый. Кайсын сайларга? Ирек һәм киңлек кошы альбатрос тәкъдиренме, әллә коймак исенә күмелгән тынычлыкнымы?
«Әниең картайган көнендә ялгыз яши,— дип өзгәләнеп кычкырды иманым.— Йөрәгең бозмыни? Алтмыштан узган карчыкның бәләкәй арба белән урманнан утын ташуын, ачы бураннарда көрт ерып чишмәдән су ♦ кайтаруын күз алдына китереп кара әле? Бәгырең таш булса, таШлап = китәрсең әниеңне. .» *
«Ана күңеле балада, бала күңеле далада»,— дигән картлар. Азатлык. § иркенлек чорында туган бу әйтем. Заманалар башка. Яшьләр күңеле— 5 зур шәһәрләрдә. Алар иркен даланы ташлап, кысынкы шәһәрләргә агыла- “ лар. Ниятемне үзгәртергә көч җитми. Иманым үгетли: «Офыклар артын- 3 дагы киңлек, андагы иреклек — мираж гына ул. Тышкы киңлек монда да 2 җитәрлек. Адәм баласына эчке иреклек, рухи азатлык җитми Синең ♦ ашкынуың, урын таба алмый интегүен шунлыктан Киңлекләрне, иркен- ~ лекләрне күңелеңнән эзлә. Азатлык та шунда ..»
Әйтерсең, ике яшь каенны җиргә бөгеп, шуларның очына йөрәгемне 2 бәйләп беркеткәннәр Ике каен ике якка тартып, җанымны икегә аер- = макчы була Түзеп кара әле шушы җәзага!
— Тагын ач яттың инде Әллә берәр җирең авыртамы? Нигә аша- < мадың? Хәдичә килгәнне. Коймагымны мактады Фәрихәттәй, син пешер- ~ гән нәрсә тәмле була — юмартлыктан ул, диде.
— Нинди Хәдичә? 5
— Соң бит. бергә укыдыгыз. Сабакташың. Оныттыңмыни?
Әйе, оныттым Күңелемне сызлаткан сагынуны тамыры белән йолкып ыргыттым. Университетта укыганда үз-үземне алдап, Валерияга гашыйк булырга тырышып йөрүем дә оныту, юану, тынычлану өчен иде Юк. минем аны искә алганым булмады Кичә дә ул яшәгән йортның коймасы буена туктап тамагына тыгылган утлы төерне учы белән уып торучы мин түгел идем Култык астына гармунын кыстырып, таңда келәттән чыгучы да ят, башка кеше иде Юк. мин аны күптән оныттым
— Казанга укытучылар җыелышына барып кайткан. Миңа чәй китерде. Сәйлүн чәе — Әниемнең сүзләрендә үкенечле горурлык, яшерен офтану. йөрәк кенә сизә торган тагын әллә нинди катлаулы тойгылар бар иде Акыл аларны аңламаска, инкяр итәргә куша Их, йөрәк, син нигә акылга каршы баш күтәрәсең? Бел, мин бит акыл ягында Акыл мине авырлыклардан сакларга тырыша. Ә син, йөрәк, гел кайгы-хәсрәт, борчулар өстәп торасың.
Син бит егет кеше. Җитте. Тукта. Бәлки ул минем иске җәрәхәтләрне яңарту өчен юри килеп йөри торгандыр? Хатын-кыз ул.
Мин Сахалинда идем ул чакта Хәдичәдән хат килде. «Габдрахман, кичер. Сине көтәргә хакым юк Мин очландым .»
Авыру әнисен, ике сеңлесен һәм дүрт яшьлек энесен карый иде ул Авыр иде аңа Шуңа карамастан, барыбер укуын ташламады. Стипендиясен әнисенә җибәрә торды. Гаиләсен ачлыктан коткарыр өчен прокурорның йорт эшен карарга ялланды. Прокурорның хатыны баш врач^ иреннән унтугыз яшькә өлкән кеше иде Шул сволочь.
...Ул, билгеле, миннән җавап көткән. Кичерер дип өметләнгән Ул көннәрне мин баш сыярлык элмәктән, үткен пәкедән качып йөрдем.
Тагын йомшак түшәккә чумып яттым Йомшак йон юрган ябындым.
— Әни, телеграмма килде. Мине эшемә чакыралар Пароходым ремонтланып беткән, ашыктыралар,— дидем мин, һәр сүземнең ана кеше йөрәгенә аткан уктай тәэсир итүен сизеп.
Өй эчендә тынлык Морҗа артында чикерткә сайрый. Урман ягыннан шул шомлы тавыш ишетелә. Шуңа кушылып әниемнең, иреннәрен кысып тешләп, тавышсыз елавы
— Шушы гына булдымыни инде торуын? И-и-и улым
Башка сүз булмады. Сүздәмени эш? Без, белемле кешеләр, очрагына карап, теләсә ничек сөйләргә, сүзне теләсә кайсы якка борырга өйрәнгәнбез. Кирәк чакта, алдан уйлап, сүзнең тәэсирлесен сайлыйбыз Башка вакытта бары чират уздыру өчен генә, бер мәгънәсез дежур сүзләр тукыйбыз’ Без оста. Әниләр андый түгел. Әниләр очракка җайлашып яши белмиләр Дөрес, тойгылары әниемнең эчендә калды. Ул аларны яшерде, тышка чыгармады. Түзде. Әниемдәге түзем .
Без бер атна ялга кайткан арада да әниләр йөрәгендә җәрәхәт калдырып китәргә өлгерәбез, һәм шуны тормышка, заманга сылтарга өйрәнәбез. Армия хезмәте, яңа төзелешләр, уку йортлары аналар куеныннан газиз балаларын суырып ала тора. Кала җиренең мәшәкатьсез, җиңеләйтелгән, ресторанлы, театрлы тормышы — менә кем аналарның кансыз дошманы. Ул суырып ала, сазлык шикелле ашыкмыйча тәмләп йота. Тиздән син баш өстендәге зәңгәр күкне күрми, сандугач тавышларын ишетми башлыйсың. Шәһәрдә джаз, әзер аш, чәйнәп авызыңа каптырылган әзер җан азыгы Шәһәр тормышы - мираж. Анда җаваплылык аз. Андагы фани, түләүле куанычлар! Өч бүлмәле квартира — аны бит син үзең төземисең. Бирәләр Өч бүлмә — җәннәт куанычы ул безнең заман кешесенә. Сатучы кызга өйләнү тагын бер куаныч. Эш хакы янда кала. Машина сатып алу - бусы инде җиденче кат күкләргә күтәрелү бәхете.
Утын әзерлисе, бәрәңге утыртып чиләнәсе юк монда. Авыл егете тиз шәһәрләшә һәм һәр очракта диярлек муллыкта, җиңеллектә яши. Ә нигә шушы рәхәтлек аша һәр көнне йөрәге ачытканын сизә шәһәрләшкән авыл малае? Туганнар? Чишмә тавышы? Кичләрен чут-чут сандугач сайравы? Шәфәкъ нурларына күмелеп, тау битеннән борыла-борыла көтү төшүе? Безнең күңелне нәрсә ачыттыра? Авыл зиратына күмелгән ата- баба сөякләреме? Нәрсә тынычлык бирми безгә? Шәһәрдәге туклыкны без туган телне, ата-бабадан калган васыятьләрне биреп алдык Менә нәрсә безнең йөрәк канына туктаусыз тоз салып тора.
Безнең тамырлар — туган-үскән җирдә. Башта тамыр өзелгәнен сизмисең әле. Аның булуын, кирәклеген дә белмисең, белем алып, һөнәр үзләштереп йөргәндә, өлкәнәя башлагач кына тамырсызлык сизелә. Гореф-гадәт безне ата-баба шәфкатенә, аларның яшәү ысулына, тормыш тәҗрибәсенә тоташтырып торган икән Алар безгә кадәр йөз. биш йөз, мең ел элек яшәсәләр дә.'бөтенләй үк үлмәгәннәр. Өзелгән тамырларны авылда калдырып, шәһәр туклыгына ирешкәч кенә авылда чакта җанга ашлама булып борынгыларның васыятьләре кереп торганлыгын тоя башлыйбыз Шулардан колак каккач безгә акыл керә. Тормыш җиле тәгәрәтеп йөртә башлагач, син нәрсәгә генә тотынып карамыйсың Җилгә каршы торырга тамыр юк Шул шәфкатьсез җил сине аракыга, ялкаулыкка. әхлаксызлыкка китереп аудара Тамырсыз агач корый. Тамырсыз үлән чери Адәм баласы бит агачтан да. үләннән дә сизгеррәк. Дөнья иминлеге — тамырда.
Әнием тирән итеп көрсенеп куйды:
— Улым, шул парахудның кай җире безнең Караярдан артык?
— Без, әни, монда гасырлар буе бикләнеп яшәгәнбез Пароход ул чит илләргә йөри
Тагын тынычлык. Тагын морҗа артында кычкырган чикерткә тавышы ишетелде, тагын урман ягыннан шомлы тавыш килде. Әнием уйлый.
- Чит илләрдә синең нәрсәң калган? Анда бит тормыш ифрат авыр дип сөйлиләр. Мин көн саен радиудаъ тыңлап торам Эшләргә эш җитми, диләр. Хезмәт ияләрен бик җәберлиләр диләр Барма, улым, мин куркам
— Шул эшсезлекне, хезмәт ияләрен җәберләгәнне үз күз?м белән күреп кайтасым килә,— дидем мин ышандырырлык дәлил табя алмагач.
- Йөрмә, улым Аларга ярдәм итә алырмын дип уйлыйсыңмыни/ Кирәкми, ничек яшәгәннәр — шулай яшәсеннәр Мин карт инде, аңламый да торганмындыр, кешенең яшәвенә катнашырга ярамын Катнашу гөнаһ эш. җәбер ул *
Мин бит. әни. бөтенләйгә китмим. Бераз түз инде. Җир шарын = бер тапкыр әйләнеп чыккач. Караярга кайтып, ындыр артына да чык- i мыйча бикләнеп яшим ө
— Әстәгъфирулла. дип әйт. Көфер булырсың. Түзмичә нишлисең = инде. Үзем исән чакта башлы-күзле булсаң, балаларны карап, сөеп < үстерермен дип өметләнә идём. Туган-үскән җирен бер тапкыр таш- 5 лап киткән кеше башка беркайда ямь таба алмый Безгә шулай әйтә- * ләр иде,— әнием күз яшен йотты. Ул аналарча тавышсыз елый белә.- * Агачны үскән җиреннән суырып алсаң, кире утыртып буламы? Юк инде Кемнеңдер каргышы төшкән безнең Караярга Күпме кеше китеп олакты = Кайда алар, бәхет эзләргә китеп югалучылар?
Алдан юрамыйк әле. әни. Әйттем бит. җир шарын урап чыга- * сым килә дип. Шул теләк тынгы бирми Мине шул куып тора. =
— Ярапланда очканда егылып сөякләреңне сындырып бетердең инде. < бала. Инде суларга кереп китеп югалырга чамалап йөрисең. Пәйгам- а бәрләр тарихында әйтелгән. Юныс пәйгамбәрне кит балыгы йоткан. = дип. И и и бала. Шәвәли малае әнә районда эшли. Өстәл башында ' боерык биреп кенә утыра Машина белән китереп куялар, машинага утыртыл алып китәләр Монда калсаң синең башың да шулай кадерле ч булыр иде. Мәктәптә син бит Шәвәли малаеннан алдынгырак булдың. Кайтсаң, син дә шундый гына урынга утыра алыр идең.
— Бер киселгән икмәк телемен кире ябыштырып буламыни? Сагы нам мин Караярны. ә үзем нигәдер монда яши алмыйм. Әллә нишләдем мин.
— Сихерләгәннәрдер Кал. Кәрәкәшледә бер бик әйбәт өшкерүче бар Шуны чакырып имләтеп карармын Терелерсең, алла бирсә. Китмә, улым.
Тынлык каплаган иде җир өстен Шомлы тынлык. Киеренкелектән өй һавасы куергандай булып китте. Кышкы төндә суына башлаган бүрәнә йортта оясын ташлап китеп ятимлектә йөрүче ир бала белән, ялгыз яшәр өчен балалар үстергән тол ана уй-ниятләренең очына чыга алмыйча газап чигәләр иде Ике язмыш, ике теләк, ике бәхет һәм ике бәхетсезлек бер-берсенә сырышалар, кушылырга телиләр һәм ниндидер каһәрле көч аларга якынаерга ирек бирми. Кан бер. Кайчандыр тән һәм җан да бер булган Авыр иде аларның икесенә дә.
Җир йөзендә дүрт миллиардтан артык йөрәк тибә. Дүрт миллиардтан артык теләк, өмет, бәхет һәм бәхетсезлек Дүрт миллиардтан артык җан иясе туу белән үлем арасындагы татлы һәм газаплы яшәү юлында. Сулышлар тоташ, ә бердәмлек юк. Гасыр саен диярлек кешелек дөньясын тигезләп, бәндәләрне бәхетле итәргә омтылучы көрәшче туа. Бәхеткә ирешү турында әллә нинди даһи кагыйдәләр, кулланмалар бар Кагыйдә, канун төзүчеләр бер хакыйкатьне аңлап җиткермиләр. Дүрт миллиард кешене бәхетле итү өчен дүрт миллиард төр бәхет кирәк булыр иде. Мин теләгән бәхет әниемә бәхетсезлек китерә Мәңге шулай Бер кабынып, бер сүнеп торган сугышлар Кешеләрне бер-берсеннән аерып торучы сәясәт Бер-береңә якынаю шундый авыр.
Йокы алдыннан бер уй туды: «Киткәнче урманнар, кырларны карап кайтырга кирәк.. »
Бәшәр чокыры буйлап урманга барам Яланнар кар астында. Каршы җил миңа таба имән яфрагын кыштырдатып куып китерә. Куян
эзе юлымны аркылыга кисеп үткән. Кошлар кар чокып нәрсәдер эзләгәннәр Чокырның сулъягында, каршыдагы калкулык битендә армиягә китәсе елны сөргән җирем. Узган ел аңа бодай чәчкәннәр. Кар астыннан камыл тырпаеп күренеп тора. Бу җирне Аксак Тимер гаскәре таптап узган Патша гаскәрләре Казан җирен камаганда бу тирәдә кан елга булып аккан. Ике айдан кар эрер, җир ачылыр, калкулыкны сөрергә монда трактор килер Мин — җирне ат сабаны белән сөрүчеләрнең соңгы вәкиле..
Ул елны мин сабан сөрүдә районда беренче урынны алдым
Шушы җир исемемне район югарылыгына күтәрде. Әле дә исемдә, җир сөрү буенча Димскәй егете Әхтәс Зиякаевны узгач, мине председатель айгырын җиктереп районга җибәрделәр. Нәрсә эшләтерләрен мин белми идем Өмет яхшылыкта иде. Тәрәзәләренә тимер рәшәткә куйган бер йортка алып керделәр Ишекләрнең дә тимердән булуын күргәч йөрәгем жу итеп китте. Буыннарым йомшады. «Нигә мине тәрәзәләренә тимер рәшәткә тотылган йортка алып килделәр? Мин бит бернинди җинаять эшләмәдем.»
Кулыма машинкада суктырылган текст тоттырдылар да тимер ишектән кертеп, микрофон каршысына утырттылар Мин җир сөрүдә ничек, нинди юл белән уңышлыкларга ирешә алуым турында сөйләргә керештем. Үзем укыйм, үземә оят. Ә атларым? Шулар аркасында беренче урынны алдым бит мин ул чакта. Кәгазьдә атлар турында бер кәлимә сүз юк.
Атларым турында уйлаганда әле һаман минем вөҗданым сыкранып куя Шулар күтәрде мине сугыш елларында. Ә аларны искә алучы, тырышып эшләдегез, рәхмәт, дип әйтүче булмады Без, адәм балалары, шундый инде.
Яз килгәнен көтеп кар астында яткан җирне күкрәгемә кысып елыйсым килеп китте. «Ташлап китте, онытты дип үпкәләмә Мин кайтырмын әле Кар эреп, җир җылынгач, һавада тургайдар сайрый башлагач, мин тагын сине сөрергә килермен. Үпкәләмә миңа. җир. яме».
Калку җирдә кар тирән түгел иде Чокыр аша чыкканда билдән карга баттым Кар күп төшкән. Кар әйбәт ята Киләсе елда ашлык уңачак. Күңелем күтәрелеп китте. Ашлык уңудан да зур бәхет буламы игенчегә? Без — шәһәрләшкән крестьян малайлары — ашлык уңганын, уңмаганын белмибез.
Кайтышлый, зират , янына туктадым. Зират капкасы туңып җиргә береккән, ачылмый. Зиратка койма өстеннән керергә ярамый. Әтиемә һәм апама койма аша гына сәлам бирдем Әтием кабере өстендә яфраксыз тирәк моңаеп утыра Шәрә калган сәрби агачлары күшеккән Ике песнәк, сәрби агачының ботагыннан ботагына күчеп, җим эзлиләр Ж.әй көннәрендә монда яшел чирәм Җиләк чәчәк, аткан чакта зират эче акка төренә. Әтием һәм егермегә дә җитә алмыйча вафат булган апама авылдан китәсемне белгерттем. Ризасызлык белгертмәделәр. Алар исән чакта да әз сүзлеләр иде. Саубуллаштым. Алар тыныч кына озатып калдылар.
Зират коймасы буенда кар эченнән шайтан таягы күренеп тора. Урыслар бу үләнне «татарник» дип йөртәләр Лев Толстой шушы үләнне Хаҗи Морат белән чагыштырган. Минем дә шушы үләнгә охшыйсым килеп китте. Искиткеч чыдам, түзем икән бу үлән. Көзге яңгырлар. кышкы ачы җилләр шайтан таягына зыян китерә алмаганнар. Хәтта ул төсен дә югалтмаган. Чәчәкләре исән Бу үләнгә исемне белеп кушканнардыр. Бу исемне аклый алабызмы икән? Чыдамлык җитәме икән бездә? Чәчәкләребезне, яфрагыбызны саклый алабызмы икән соң?
Зиратның тылсымлы, тирән тынычлыгы мине һәрвакыт хәйран калдыра Монда син үткәнгә һәм киләчәккә башкача карый башлыйсың. Зират мохитында мал — бәясен, дан — кадерен, өстенлек көчен югалта. Теләк-максатларның юнәлешләре дә үзгәрә монда. Барыбызга зарур, котылгысыз тиешле финал рияны юып төшерә. Күңелдә кешелекле көч
уяна Йоклагыз, авылдашларым. Сездә бернинди мохтаҗлык юк. Сез хәзер үзара тигез. Кәефегезне дә беркем боза алмый. Хәтта гранит һәйкәлгә ымсыну да бетә монда килгәч. Сезне табигать күркәмлеге чорнап алган, һәйкәлләрнең кирәге юк.
Могҗизалы үзгәреш ул сезнең янга күчеп килү. Монда килгәч ф гомер буе намазын калдырмыйча дин тоткан мәчет карты да аңа каршы < көрәшкән сугышчан алласыз белән янәшә ятып тынычлана Жир йөзенең < иң гадел судьясы үлем булып чыга бу очракта. Ул хәерчене патша, = патшаны хәерче итеп икесен дә тигезли. j
Әти белән койма аша саубуллашу әдәпсезлек тоелды. Рәнҗетәсем * килмәде мәрхүмне. Әдәп бозып, зират эченә кердем. Әтиемнең кабере S өстендәге сәрби агачыннан кузаклар чүпләп йөргән ике песнәк, күтә- ? релә-төшә очып барып, икенче бер кабердәге тирәккә кундылар ♦
Әтием кабере янына килеп тезләндем. Коръән укый белмим мин. f гафу ит Дога да белмим. Әни өйрәткән догаларны онытып бетердем t Купшы сүз, үтәлмәс вәгъдәләрне син исән чакта да яратмый идең. х Гомерең михнәтле узды Гражданнар сугышы, Кырымны алганда Сиваш- ® ның черек сазлыгында туңып ревматизм ияртеп кайттың Продразверстка п начальнигын ат белән Бөгелмәгә илткәндә кар суына батып, үпкәңә сал- 2 кын тидердең. Карлар эри башлагач, көзге яңгырларда синең аяк-кул- * ларың йөрмәс була, тының бетә, йөрәгең леп-леп килә башлый иде Ятып г авырырга вакытың булмады. Идарәгә барып җиңел эш сорарга кешедән яшерен йөрткән кырыс горурлыгың каршы килде.
«Мин китәм,— дидең син соңгы сулышыңда.— Балалар, бәхил булыгыз Сезне аякка бастыра алмадым инде, хәерле булсын Менә, китәм Мин сезгә авырлык кына китердем. Хуҗалыкны алып барырга көчем җитмәде. Авыр булды сезгә. Бигрәк тә әниегезгә авыр булды Зиһенем чуалды, балалар . Әллә нәрсә сөйлим. Зарланыр вакытмыни5 Бу сугыш. Э-э-э-х, бу сугыш Аның казалары... Барысы сезгә. Сезнең башкайларыгызга. Бәхил булыгыз, балалар Әнкәсе, бәхил бул.. »
Әтиемнең кабере өстендәге коймага бер бала тал кайрысыннан үргән нәни чыбыркы кыстырып калдырган Бозау сакларга килгән бер нәнинең чыбыркысыдыр инде? Бу дөнья
Кинәт күк күкрәп җибәрде. Башымны күтәреп, һавага карадым. Кышкы төссез күктә, артыннан тигез ак тасма калдырып, самолет очып бара Очкычның дюраль тәне болытлар артына яшеренгән кояш нурларын чагылдыра Сау бул, әтием. Кичер Мин синең васыятеңә тугрылык лы булырга тырышам. Тырышам. Көчем җиткән кадәр. Катлаулы бу дөнья Бәхил бул. кичер, яме...
Өйгә кайтып, әйберләремне чемоданыма тутырырга керештем
Өйгә кайтканнан бирле, әниемнең чәчүргеченә таккан талир тәң кәләрнең көмеш моңы көне буе яңгырап тора иде. Ә хәзер өнсезлек. Шушындый авыр, йомык тынлык мәет чыккан өйдә генә була
— Китәсең дәмени инде? — әнием яулык чите белән күзен сөртә — Бигрәк тә әз булды. Туйганчы сөйләшеп тә булмады. И-и-и гомер Күрә алырмынмы икән?..
Сәгать дүрттәге самолет белән Бөгелмәдән очарга тиеш идем Өлгерергә тырышып, ашыга башладым Без һәркайчан өлгерергә тырышып, ашыгып яшибез. Ашыгабыз. Вакыт агымы бер. Аны тизәйтеп тә, әкренәйтеп тә булмый.
— Улым, юлга төш пешердем. Баргач иптәшләреңне дә сыйларсың
Әнием чаршау артына кереп яшеренде
Шәфкатьләр юлдаш булсын үзеңә. Ай йөре, аман йөре,— бу сүзләр тулысынча күз яшьләренә юылган иде
Юл чатына чыгып, машинага утыргач, борылып карадым Шундый бәләкәй, шундый кадерле иде әниемнең ябык гәүдәсе
«Бәхетең булып, яшь чагында Парижда яшәп кала алсаң, соңыннан, капларда гына торма, шунда кичергән тойгылар соңгы сулышыңа кадәр күңелеңдә сакланачак. Париж мәңге күңелдә кала, саклана торган бәйрәм ул»,— дигән Эрнест Хемингуэй Франциянең башкаласы турында. Шул ук сүзләрне Одессага багышлап кабатлыйсым килә.
Караярда Оренбург ягыннан искән дала жиле агач башларын шаулатып. көне-төне кар ташый иде. Буран туктый. Бер-ике көн һава тынычланып тора. Тагын жил чыга. Тагын буран улый, үкерә, кар ташый. Авыл йортларын көрт басып киткән. Коймалар кар астында.
Одессада көньяк жиле калага җылымса дым ташый. Түбә читләреннән чут-чут тамчы тама. Язгы жылы жил исенә исереп әсәрләнгән кала чыпчыклары чинар ботакларында пыр туздырып сугышалар Яз килгәнен агачлар да сизә. Бөреләр бүртенгән, бүген-иртәгә ярылып китәргә торалар. Агач тамырлары җирнең җылына башлаган тәненнән дым суыралар, һавада яз исе. Йөрәктә дә шул. Яз һәр күзәнәккә үтеп кергән. Яз бит ул сине астыртын гына мәхәббәткә өнди. Язны сизү белән йөрәк бер сәбәпсез ашкынып тибә башлый. Тән нәрсәдер тели, сорый, даулый, ашыктыра. Тән акылга, гәвам тәртибенә гыйсьян күтәрә. Тәндә ниндидер яшерен әзерләнү бара. Зарыгып көтү мул. моңлы өмет һәр күзәнәктә. Гармун тавышы ишетелсә, боз киткәнен күрәсе, ат муенын кочаклап, аның гөнаһсыз күзенә карап елый-елый хакыйкатькә ант итәсе килә...
Пале-Ройяль бакчасыннан чыктым да бер тын опера театрының фронтонына куелган сыннарга карап тордым Диңгез буе бульварына тигез, сөзәк асфальт юл төшә. Мин шул якка борылдым Одесса тирәсендә кайчандыр төрекләр, аларга кадәр кыпчаклар, смннәр, тагын әллә нинди халыклар яшәгән. Монда шул халыкларның сулышлары сакланып калган. Җентекләп, ашыкмыйча, күңел салып карап йөргәндә бу җирдә яшәгән халыкларның зәвыкларын да тоярга була. Одессаны француз осталары, итальяннар, греклар төзегән дип сөйлиләр. Мин һ.*р йортта, һәр урам почмагында һәм кешеләрнең үз-үзләрен тотуында төрек шаукымын да сизәм Юк. төрек шаукымы түгел бу- «Олы совет энциклоп'едия»сенең унсигезенче томын алам Өч йөзенче бит Өченче колонка. Утыз тугызынчы юл. «Одесса беренче тапкыр 1415 елда искә алынган татар авылы. Качибәй урынына салынган. XV гасырда аны төрекләр җимерәләр һәм шуннан соң Хаҗибәй дигән исемдә тагын барлыкка килә» Ә мин әллә нинди катлаулы гипотезалар корып, баш ватам
Яшәү кайгы-хәсрәтсез булмый. Бу җирдә дә кайгы бар. Әмма монда тормыш кояшлырак. Хәсрәтле көннәрдә диңгез буена төшәсең. Кайгыларыңны диңгезгә сөйләсәң, эчең бушын һәм диңгез юаныч бирә. Диңгез зур. ул шәфкатьле, ул аңлый, кичерә. Диңгез вакчыл, үчле түгел. Яр буена килеп йөгерек дулкыннарга сереңне ачсаң, авыр йөктән арынасың. Ул авырлык дулкыннарга ияреп китә. Шуңа күрә, мондагы тормыштан бәйрәм тәме, бәйге тавышы килеп тора. Миңа шул ошый.
Чемоданымны диңгез вокзалының саклау камерасына тапшырдым. Шәһәр бу. Унбиш тиенгә синең чемоданыңны бер тәүлек саклыйлар. Потемкин баскычыннан Бульварга мендем. Бульвардан — Одессаның кәгъбәсе саналган Дерибас урамына. Монда тәүлек буе диярлек бәйрәм Урам шыгрым тулы. Халык. Курортчылар. Кораблары портка кайткан моряклар. Хатын-кыз. Студентлар. Әллә кемнәр. Бу урамның ташларына басу белән табан кыза, йөрәк ашыгыбрак тибә башлый. Эчке ярсуны диңгездән искән бриз җиле дә суыта алмый. Сөясе, сөеләсе, мәхәббәт диңгезенә чумып бәхетле буласы килә. «Яшәү к а б а т л а н м ы й. Гомер бары бер генә тапкырга бирелгән». Дерибас урамы колагыңа туктаусыз шушы хакыйкатьне пышылдый. «Бер яши адәм баласы бу дөньяда.
Бер. бары бер генә... Теге дөнья юклыгын фән һәм атеистлар исбат итте» Урам шушы сүзләрне әйтеп, сиңа коткы, вәсвәсә өрә.
Култыклашкан кызлар, егетләр. Бер-берсенең билләреннән кочкан яшь кызлар, яшь егетләр Әнә бер егет кызын үбә. Оялмыйлар Монда ярый. Бу Дерибас урамы. Дөньяда башка мондый урам юк Әнә, жил-давылда какланып, тозланып беткән «диңгез бүресе» хатынын күр- * гәзмәгә алып чыккан. Аның газизен, бердәнберен киендерү өчен Синга- = пур, Аден, Гибралтар, Генуя тегүчеләре янып-пешеп эшләгәннәр Ирен 1 зарыгып көтү, ялгызлык газаплары бушка булмаган: диңгезче хатыны е өстендәге кием башка кемдә бар? Ә болары? Болары әле өйләнешеп тә о өлгермәгән. Егетнең буй-сыны, мыегы, мускуллары, өстендәге пиджагы < Күз тимәсен! Дөньяда бер генә яшибез. Бер генә мәртәбә...
Күн курткасы булмаганның өстендә затлы күлмәк Андый күлмәккә - көче җитмәгәннең муенында күзеңнең явын алырлык ефәк шарф. Ә зәңгәр * күзләр? Тылсым сирпеп торган озын кара керфекләр? Әнә, теге кызның 5 тәти күлмәге дә, сөрмәле зәңгәр күзе дә юк Аңа кием һәм матурлык = урынына искиткеч көчле инану бирелгән. Бу дөньяда инанудан көчле, “ аннан ышанычлы нәрсә бар? Әгәр син үзеңнең матурдан да матур - булуыңа инанасың икән, башкалар да сине матурга саный башлыйлар = Шундый ул адәм баласы. . -
Одесса үз урынында. Дерибас урамы үз вазифасын үти Одессалылар X үзләренчә яшиләр Дерибас урамын ике тапкыр урап чыккач, тынычланып, ~ пароходчылыкка юнәлдем.
Пароходчылык патша сараена охшашлы бинага урнашкан Тыштан бераз мавритан ысулына тартым, интерьеры — барокко Мәрмәр баскыч тан икенче катка менәм. Күкрәгемдә кайнар горурлык: «Мин менә нинди учреждениедә эшлим!» Кызганыч, сабакташым Хажипка күрсәтеп булмый Нәрсә ул эш хакы! Безгә авторитет кирәк. Ихтирамлы урын безгә акчадан кыйммәтрәк, горурлык ихтирамнан туа.
Дежур диспетчер түгәрәк тәрәзә каршында утыра иде. Тәрәзә алдына рестораннардагыга охшашлы кечкенә сәхнә куйганнар Сәхнәнең ике ягында ике якорь, уртасында жиз кыршаулы штурвал. Шул штурвал янына туктап тәрәзәгә карадым Эчтә бер .чибәр кыз Коңгырт куе чәчен киң кызыл тасма белән тоттырып куйган Кофтасында алтын ж.епләр. Муенында көмеш чылбырга тезгән гәрәбә. Пароходчылык эшенә кызларның гел чибәрләре жыела. Монда капитанга кияүгә чыгу мөмкин леге бар Картраклары диңгезче хатыннары Алар шушында эшләү аркасында диңгезче хатыны булу бәхетенә ирешкәннәр.
Исәнмесез. «Чолман» пароходының кайда икәнлеген әйтмәссезме?
— «Чолман»? — диспетчер кыз иелеп, каршындагы исемлекне укырга кереште - Калькуттада - юк, Иокогамада — юк, Лас-Пальмаста юк. Сингапур, Рио-де-Жанейро. Гавана, Генуя, Барселона, Александрия бу портларда юк Юлдагы кораблар «Адмирал Ушаков», «Аргунь». «Мичурин», «Белоруссия» — монда да юк. Заводта ремонтланучы кораблар «Чолман» — Беренче заводта.
— Ремонт беттеме икән соң?
— Андый информацияне завод кына бирә ала. Ремонт — минем компетенциямдә түгел
«Информация», «компетенция» — нинди матур сүзләр белән генә сиптерә бит, ә? Мине авылда председатель ярдәмчесе булып эшләргә кыстадылар Анда исә «тирес чыгару», «абзар тазарту», «силос салу», «чөгендер алу» шикелле гамәли сүзләр белән сөйләшәләр •
«Чолман» чит илләргә чыгып тайганчы өлгерергә кирәк.
Бульвар Потемкин баскычы — Диңгез вокзалы. Егерме минуттан мин Пересыпьта идем инде «Молдаванка и Пересыпь знают Костю
моряка .» «Молдаванка и Пересыпь знают Габдрахмана-моряка* — болай батмый.
Алга Вперед. Форвартс. Авантн. Илле адымнан — пароход һәм, берничә сәгатьтән — сау бул, Одесса, ареви дерче, гут бай, һәм исәнмесез, мәржән атоллары! Кәжә мөгезе тропигы, пассат жиле, тайфун, альбатрослар
— Пропуск,— сырма якасына яшел петлица тегеп, биленә наган аскан ирдәүкә хатын пәйда булып, юлыма аркылы төште. Кашы җимерек. Кулы кобурасыннан наганны суырып чыгарырга гына тора. Удосто- верениены түш кесәмнән алып суздым да эчкә керә башладым.
— Стой. Назад,
— Менә бит пропуск, апа. Мөһер сугылган, срогы чыкмаган Полный ажур.
— Синең апаң Привозда хамса сата. Мин — сакчы. Бу пропуск ярамый.
— Соң сезгә пропускның ниндие кирәк?
— Завод идарәсе биргәне.
— Кайда соң ул завод идарәсе?
— Әйтегез, завод идарәсеннән пропуск алу өчен нәрсә кирәк?
Очрашыр алдыннан, аның кем булуына карамастан, без мәрхәмәт көтәбез Аңлашу дәрәҗәсенә ирешә алуга без алдан ышанып торабыз. Ялынып та, кычкырып та, хәтта ялагайланып та карадым мин сакта торучыга. Сакчының йөрәге таш иде. Куркыныч икән ул таш йөрәкле кешегә юлыгу. Мин тәмам югалып калдым.
— Апа, рәхим итеп, чемоданны гына сезнең янда калдырып торыйм әле?
Сыбызгы тавышы колак эчен көйдереп алды:
— Минут эчендә! Югал, күз алдымнан! Милиция чакырам.
Икенче мизгелдә мин сакчыдан ике йөз адым ераклыкта тора идем инде. Бәлки, кем дә булса завод капкасыннан чыгар? Экипаж әгъзаларының шәһәрдә йомышлары булмый калмас
Аякларым өши башлады Кая соң бу каланың көләч, шаян кешеләре? Хәзер миңа Одессада гел тупас, гел кансыз бәндәләр генә яши кебек тоела башлады Бәлки, мин сакчы белән сөйләшә белмәгән мендер? Бәлки, киресенчә, ул, гомумән, сөйләшкән кешене яратмый торгандыр? Сөйләшә белү бит ул Юк. бу очракта фәлсәфә көчсез иде
Капкадан бер диңгезче килеп чыкты Каршысына барып сорадым
— «Чолман» завод капкасыннан ерак торамы?
— Өченче причалда.
— Мине заводка кертмиләр. Өшеп беттем Беркем чыкмый Нишләргә дә белгән юк,—дидем мин елар хәлгә житеп.
— Полина Поликарповна,—диде диңгезче.—Сездә «Чолман»ныи судовой роле булырга тиеш Карагыз әле бу егетнең фамилиясен. Фамилиясе рольдә булса, сез аны тоткарлый алмыйсыз
— Башта кеше белән сөйләшергә өйрәнсен. Мин аны эчәгеләре туңганчы тотам, аяклары җиргә туңып катканчы.—диде ирдәүкә.
— Аңлашылды,— диде егет һәм баш бармагын имән бармагына ышкып күрсәтте.— Ул сездән шуны көткән.
— Сатып алырга теләде дип төрмәгә утыртуы бар. - дидем мин. баварымның сызлый башлаганын сизеп — Юк. булмый миннән. Андый эшкә әвәслегем юк. Булмый. • ’
— Дөрес, хәзер ярамый Башта кирәк иде.— диде диңгезче.— «Чол- манга» барып әйтим әле Фамилиягез ничек?
— Рахманкулов.
— Татармыни?
— Әйе.
— Тугандаш икәнбез,— Нам егет проходнойга чумды. Анын кайгыр туы, әйткән җылы сүзләре эчемне җылытып җибәрде Өмет туды Мин инде ышанып көтә башладым. Сабырлык кирәк бу дөньяда Борын гылар сабырлыкны саф алтынга тиңләгәннәр һәм мин. кырылган кәефне рәткә китереп, сабырлыкка көйли башладым
Проходнойдан Виктор Барсуков күренгәндә кырып-себереп җыйган * сабырлыкның мыскалы да калмаган иде инде. Виктор сакчының колагына з бер сүз, бары бер генә сүз әйтте Шул җитте Дустым мине култыклап £ алды, завод эченә алып кереп китте. Мәсьәләнең шулай тиз, җиңел ? чишелүенә хәйран калдым мин
— Син аңа нәрсә әйттең? — дип сорадым. <
— Полина Поликарповна, бу минем дустым дидем.
— Элек сөйләшкәндә дуслыкны аңларлык түгел иде ул.
— Эш анда түгел. Гади кеше белән сөйләшә белергә кирәк, һәркем * үзенең югарыда буласы килгәнен сизеп яши. Сакчының да бит начальник буласы, кулында власть тотасы, шуны башкаларга күрсәтәсе килә. Син = аңа буйсынуыңны күрсәтергә тиеш идең. Буйсындың — күңеле булды * һәр очраган кешенең күңелен күреп торырга кирәк Башкача яшәп : булмый бу дөньяда.
Гомер буе кешеләрне аңларга тырышам Карыйм, күзәтәм. уйлыйм - һәм шушы көнгә кадәр шыр надан.
Завод корпусларын үттек. «Чолман» янына килеп чыктык Йөрәккә = җылы йөгерде. Мондый хис читтә йөреп авылга кайтканда гына уяна иде. Тагын бер туганлык, якынлык хисе барлыкка килде Туган авылым кебек үк булмаса да, «Чолман» миңа чиксез кадерле иде.
* ♦ »
— Авылда ничегрәк яшиләр? — диде Барсуков каютага кергәч
— Авыл шәһәргә әйләнү турында хыяллана Сигез сәгать эш көне, атна саен ял, түләүле рәхәтлекләр, авылда шушы турыда уйлыйлар.
— Авыл бетсә иписез калабыз бит без.— диде Барсуков
— Ремонт кайчан бетә? — дидем мин авыл турында сөйләшүдән тизрәк котылу өчен Белмим, авыл турында сөйләшкәндә нигәдер һәрвакыт вөҗдан сыкрый.
— Кәгазьдә ремонт бетте санала Ә болай тагын бер атна ысланырбыз шикелле
— «Чолман»ның кайсы илләргә йөрүе билгеле түгелме?
— Италиягә күмер ташырга тиеш, дип сөйлиләр Без, билгеле, өметләнеп көтәбез. Бераз куркыта да. Ымсындыргыч линия Италиягә йөргән корабта эшләргә теләүчеләр шундый күп. Мин шуннан куркам Кадровикларның туган-тумачалары, дуслары бар Диңгезчеләр арасында «йонлач куллы» агай-энеләре булган кешеләр азмыни?
— Василий Степанович исән чакта куркырга ярамый. Ул каботажда эшләгән диңгезчеләрне калдырачак. Сөйлә, пароходның кай җирләрен үзгәрттеләр?
— Әйдә,. күрсәтәм. Ун тапкыр ишеткәнче бер таһкыр күрү артык диләрме әле? — Без палубага чыктык — Көчне күп түктек без. Ремонтны тизрәк бетерәсе килде Төн урталарына кадәр эшләгән чаклар да еш булды. Капитан атналар буе корабта яшәде.
— Теге грек пароходын коткарган.чакта да шулай булган иде бит. дидем мин.
Ул чакта без ике генә тәүлек көчәндек. Ә ремонтта инде айдан артык.
Палубада электрод калдыклары, тимер кыйпылчыклары, майга буялган чүпрәкләр, линолеум кисәкләре аунап ята иде Пароход тапталган. Тәнендә тимер кайнатудан калган кутырлы җөйләр, каткан буяу тамчылары. Пароход больницада яткан авыруны хәтерләтә иде.
Корабның күп жирен үз кулыбыз белән ремонтладык. Завод эшчеләре беренче атнаны ябырылып килделәр дә акча тешә торган урыннарын сайлап ремонтлап киттеләр,—диде Барсуков. Вак-төяге өелеп безгә калды. Без хәзер шундый эш белән чиләнәбез.
Яңа куелган трюм капкачларын карыйбыз Каботажда йөзгәндә трюм өстенә авыр матчалар (лючнна) тезеп, өстән брезент белән каплап чөйләү шундый авыр эш иде Трюм ябуның җиңеләюе мине чын күңелдән куандырды.
— Экипажның әзәйгәнен беләсеңме? — диде Барсуков.— Тугыз кочегарның өчесе генә калды. Аларның да эше җиңеләйде. Көрәк белән топкага күмер ыргыту бетте инде. Сыек ягулык форсункаларга үзе агып килә Матрослар санын да әзәйтәләр дип сөйлиләр. Капитанның политик ярдәмчесе —’помполит өстәлергә тиеш.
Кемне куячаклары билгеле түгелме әле?
Кеше табылыр. Каботажда эшләгәндә генә табып булмый иде. Инде хәзер «Чолман»да эшләр өчен атлыгып торалар.
Кочегаркага төштек Таныш җылылык, кызган тимер, кайнар машина мае исе борынга килеп бәрелде, сулыш юлына үтте Үзгәреш зур иде. Кая идәндәге күмер өемнәре? Көрәкләр, ломнар, ниһаять, стеналарга кунган тузан кая? Хәзер «Чолман» мазут ягып йөрергә тиеш. Тонналарга мазут өрдертеп торучы форсункаларны кулһм белән тотып карадым Күмер ягып йөргәндә, кочегарның эше авыр иде.
— Әллә кочегарлыкка күчәсе инде? — диде Барсуков — Дүрт сә<ать- лек вахтада ике тапкыр форсункаларны чистарттың — бар эш шул. Машина бүлегендә эшләүчеләр илле биш яшьтән пенсиягә чыгалар.
— Син пенсия турында уйлый башладыңмыни инде? — дидем мин гаҗәпләнеп — Минем ул турыда уйлап та караганым юк.— һәм кинәт картлык искә төште. Ул киләчәк. Картлыктан котылып булмаячак. Әгәр һаман авиациядә хезмәт иткән булсам, мин дә ике елдан пенсиягә чыга ала идем Бер елы икегә санала иде очу эшенең. Мине бит озак үгетләделәр, соңыннан үкенерсең диделәр. Акыллы кешеләрнең сүзен тыңлаган булсам, мин чыннан да утыз яшемдә пенсиягә чыга ала идем Тик нишләр идем икән эшләмичә пенсия ашап ята башласам?
Каютага кердек. Өйдән алып килгән күчтәнәчләрне өстәлгә бушатырга керештем. Бераз тартынам мин әнием пешергән әйберне ятларга күрсәтергә, һәм кызганам Кибеттән сатып алган азыкны кызганмыйм Әни пешергән ашамлыкка мөнәсәбәт бөтенләй башка. Әниемнең чәкчәген, ул кайнаткан кызыл эремчекне тырнак очына алып исни башласалар, җаным рәнҗи, түзә алмыйм мин ул чакта, үләсем килә. Шәһәр урам нарында «биляши» аталган сумса сатканнарын күрсәм дә читтәнрәк урап узарга тырышам Ул ашамлыкның исеме генә түгел, җисеменә кадәр имгәтелгән.
Ишек ачылды Үзеннән элек Дернмедведызең елмаюы килеп керде
- Рахманкулов-1 Фантастика! — яныма килеп кабыргама төртеп карады — Әллә сине өйләндереп җибәрделәрме?
- Юк әле,—дидем мин - Мин авылда чакта буйдакларны көчләп өйләндерергә закон чыкмагандыр бит?
— Бар андый закон. Күптән бар. Лохмачевны әнисе инде менә өч ел туктаусыз көчләп тора Виктор Филимоновичка генерал кызы кирәк. Ул аннан түбәнгә өйләнми Шул сәбәп тота
Рахманкулов кайткан икән,— дип Белоштан ишектән башын тыкты Лохмачев, күрерсез, аны «Чолман»га кайтармыйм дип мактанган иде.
Ничек инде кайтармый? — дидем мин гаҗәпләнеп — Лохмачевны капитан итеп куймаганнардыр бит? Аның миндә ни эше бар5
— Кадрлар бүлегендә аның «кулы» бар. Шул кул ярдәмендә ул капитан белән өлкән штурманны да корабтан кумакчы була.— диде Барсуков.
— Егетләр, сез ул кешедән сак булыгыз. Лохмач — чыннан да мәкерле бәндә, куркыныч кеше ул. Әйткәнен үтәми калмый ул,— диде Белоштан пышылдап.
Тиздән чит илләргә йөри башлыйбыз, сүз шул якка борылды
— Чит ил дигәч исемә төште Кичә миңа прораб сөйләде: Төркиядә мәчеткә күлмәгеңне күтәртеп, мөселманлыгыңны тикшереп кертәләр * икән,—диде Белоштан Деримедведь исә минем каклаган казымны = исни иде. Нәрсәдер йөрәгемне кысты *
— Нәрсә бу? — диде Деримедведь балаларча табигый мөлаемлык § белән. э
— Каклаган каз. <
— Ашарга ярыймысоң аны? Бозылган түгелме? Төсе шактый сәер S
Ә үзе, гаҗәп, исләнмәгән. *
— Каклаган ит бозылмый ул,— дидем мин. Озак саклар өчен ерак ♦ бабаларым иткә тоз сибеп, җиләс кояшлы урында киптергәннән соң £ аны төеп онга әйләндерүләрен, яуда йөргәндә шул он белән елдан х артык туклануларын сөйлисем килеп китте.
Барсуков белән икәүләп табынны җыйдык Каклаган казның сөяк- ® ләрен чүплек савытына чыгарып салдык. Төн уртасында Барсуков = кораб сакларга вахтага басты. <
Берүзем калгач урыныма менеп яттым г
Башымда үзара бәйләнешсез, сукыр чебен шикелле талымсыз фикер- = ләр кайнаша иде. Тиздән чит илләргә йөри башлыйбыз. Озакламый ' хыялым тормышка аша Инде бары бер атна вакыт калды. Күптән зарыгып көткән хыялымның кул белән үрелеп тотар хәлгә җитеп якынаюы күңелгә шом сала. «Хәерлегә генә булса иде»,—дип куям карчыкларча. «Юл азабы — гүр газабы» дигән мәкерле әйтем искә төшә. «Юл, син мине кайларга алып барырга җыенасың? Нинди вакыйгаларга юлыктырырга телисең син мине? Нинди чиккә җиткереп туктатырсың? Син бит җанлы көч. Син — сәяхәт, минем киләчәгем»
Диңгез чакыра. Диңгез мине тынгысызлый. Ул мина хәйран калырлык матурлыклар, могҗизалы хатирәләр күрсәтергә вәгъдә бирә Мин шуңа ышанам. Шуңа ышанып тынычлыктан, ата-бабадан калдырган таныш, ышанычлы тормыштан баш тарттым. Үтәрсеңме соң син, диңгез, биргән вәгъдәңне?
Тирә-якта төн. Тынычлык. Диңгез каласы Одесса йоклый.
Ничә еллар зарыгып көткән бөек көн килеп җитте. Март ае. Күктә кояш һава саф. Диңгез зәңгәр... Елыйсылар килә
Завод причалы артта калды Әнә, без торган җирдә корабтан чыгарып ташлаган чүп-чар өеме. Алда — диңгез. Без «ходовые испытания» дигән эшне башкарабыз Өч сәгать йөзеп, корабның механизмнарын тикшергәннән соң портка кереп йөк төйи башлыйбыз. Алда юл. яңа күренешләр, чит ил ярлары Алда минут саен үзгәреп торган диңгезчеләр тормышы
За каждым валом — даль, за каждой далью — вал
Плывущие, чтобы плыть. Глотатели широт.
Что каждую зарю справляют новоселье
И даже в смертный час твердят — Вперед I
Без пароходны юабыз Без өчәү Деримедведь, Белоштан, мин Швабраны сабынлы суга манып алам да палубаны ышкыйм Мин эшләгән җирдә чисталык кала. Их, рәхәт тә инде үз кулың белән иңдергән чисталыкны күрү! Яшәгән җиреңне чистартып, пакьләндереп үтү — иң күркәм, иң изге эш. Әгәр көчем җитсә, палуба юган шикелле бөтен җир шарын юып, чистартып пакьләндереп чыгар идем!
Бу фикерне иман кабул итми: «Күзгә күренеп торган пычраклыкны
I Шарль Бодлер. «Плаванио Марина Цветаева таржемәсе
кем дә тазарта ала,—ди ул.— Әхлак пычраклыгы, шапшак вөҗданнар — менә нәрсәне чистартырга кирәк.. » Мин хуплыйм. Дөрес, кыра- кыра юасы бар кайбер кешеләрнең иманнарын Мохитны чистартмыйча без изге теләкләргә беркайчан да ирешә алмыйбыз.
«Чолман» завод причалыннан ачык диңгезгә чыкканда төш вакыты иде. Хәзер сәгать өч. Өч сәгать йөзеп машинаның эшләвен, механизмнарның төзеклеген тикшердек. Дәүләт регистры вәкилләре пароходны карап йөриләр. Корабның ватык җирен, күрсәтүче приборның тутыга башлаган механизмын тапсалар, кораб шундук кире заводка кайтарыла Бу очракта ремонтлау дәвам итәчәк. Женевада чыгарылган конвенция бу. Кораб йөзсен, батмасын, диңгезчеләр исән йөрсен өчен пароходның һәр җире төзек булырга тиеш. Регистр вәкилләре безнең иминлекне кайгырталар Ә безгә аларның тикшереп йөрүләре ошамый, яшереп кенә йодрык күрсәтәбез, алар әйткән сүздән гаеп тапкан булып елмаябыз.
Кичкә таба тикшерү бетте. Вәкилләр кают-компаниягә җыелдылар Безнең күзләр кают-компания ишегендә. Өмет, син нигә шундый шикчел буласың? Әллә нинди куркыныч фаразлар ясап, нигә шулай үзәкләрне өзәсең? Нәрсә булыр? Кабул итәрләрме-юк.мы? Кул куярлармы? Әллә, ремонтны дәвам итәргә дигән карар чыгарып, пароходны заводка кире борырлармы? Безнең бит тизрәк диңгезгә чыгасы килә. Жирдә туып үссәк тә. без диңгез яратабыз. Эшебез шундый. Хөкем көтәбез
Кают-компаниянең ишеге ачылып китте. Регистр вәкилләре, коридорга чыгу белән, сулга борылып, капитан каютасына юл тоттылар. Ура! Курбатов — тәҗрибәле җитәкче Аның каютасында инде күптән табын әзерләнгән. Кок Процыкин — зур борынлы, ябык, моңсу күзле егет — әллә нинди тәмле нәрсәләр пешерде.
Төнге унда, диңгезчеләр телендә «егерме ике нуль-нульдә», «Чолман» Одесса портының җиденче причалында Генуя портына илтү өчен күмер төйи иде инде.
Нинди куанычлы көн бүген! Без нинди бәхетле экипаж Нинди бәхетле кешеләр яши бу калада!
Пароходның вакытында ремонттан чыгуы, графикка эләгүе, киртәлексез причал табуы, йөк төйи башлавы - барысы да капитан Кур- батовның тырышлыгыннан. Ул тәҗрибәле капитан, абруйлы, кеше белән сөйләшә белә Күпме көч түкте Василий Степанович һәм теләгенә иреште, ул тырышты, безне максатка ирештерде, сүзен сүз итте, һәр җирдә яраталар, заводта, портта, пароходчылыкта. Аны ихтирам итәләр. Ихтирам — кодрәтле көч. көчле тылсым.
Капитаныбыз белән горурлану шундый рәхәт, шундый ләззәтле иде.
Ниһаять, йөк тә төялеп беткән. Барырга һәм әйләнеп кайтырга җитәрлек ягулык — бункер да алынган Юлда ашарга ашамлык, эчәргә су. кирәк-яраклар, себеркедән алып запас якорьга хәтле бар нәрсә әзер, бар нәрсә җитеш Пароход кияү каршыларга хәзерләнгән яшь киленгә охшаган — саф. пөхтә. Хәтта пароход үзе дә шатлана шикелле. Исең-акылың китәр Ике тәүлектән Босфор. Истамбул каласының гүзәл манаралары. Мәрмәр диңгез. Дарданелл. Чынык-кала. Эгей. Әд- рән. Ионик. Тиррен, Лигур диңгезләре. Мессин бугазы. Стромболн вулканы. Олдингтоиның «һәммә кеше — дошман» дигән романында сурәтләнгән Липар атаулары чыдый алырмынмы икән бу шатлыкка? Бу хәтле яңа күренешләр сыярмы икән хәтергә?.. Италиянең зәңгәр ярлары...
Экипажны кызыл почмакка чакырдылар. Эшне ташлап очтык. Кызыл почмак ялт итеп тора. Аяк киемнәрен салып керергә туры килде.
Капитанга ияреп өч ят кеше керде. Өч чит кеше. Әйе.. Алар
өчәүләп кызыл ситса җәйгән өстәл янына килеп утырдылар. Үзгәреш барлыкка килде, һәм киеренкелек. Без үзебезне башкача, саграк. хәйләкәррәк тота идек чит кешеләр алдында
— Исәнмесез, моряклар,— диде килүчеләрнең иң юаны.— Мин иптәш Курененконың чит илгә йөрүче диңгезчеләр белән Аитәкчелек итү буенча ярдәмчесе. Минем фамилиям Кушнаренко Кушнаренко Олег ♦ Дмитриевич. Хәзер мин сезне «Чолман»ның яңа судовой роле белән = таныштырам. Иң беренче «Чолман» пароходының яңа капитаны Григорий * Григорьевич Деркач — таныш булыгыз.
Сүзсезлек. Аптырау. Курку. Аңларга көч. акыл җитмәү.. Тагын □ әллә нинди катлаулы тойгылар. Шуларның барысы бергә кушылудан < барлыкка килгән тораташлык. Кызыл почмакка кешеләр, синең иптәш- 5 ләрең җыелуын тою бөтенләй юкка чыкты.
Безгә текәлеп карап торган кешедә җан җылысы белән сугарылмаган ♦ аяусыз караш иде. ’ _
— Шулай ук таныш булыгыз, капитанның политик ярдәмчесе Афа- х насий Иванович Чоломбитько. 2
Ят кеше кыяр-кыймас кына урыныннан торды, башын ия төшеп, * безгә карады һәм—елмайды. «Бәлки, мин сезгә ошап җитми торган- х мындыр. Гафу итегез, иптәшләр. Менә, билгеләделәр. Баш тарта алмадым. < Нишлисең? Мин баш тартсам, башканы куярлар иде* £
Помполитның елмаюына шушы мәгънә язылган иде. Без. кырык = биш диңгезче, җаннарыбыз белән дәррәү Курбатовка сырыштык
Капитаныбыз исән-сау, безнең янда. Әнә, тыныч кына утыра бирә Хәтта ул башка вакытлардагыдан да тынычрак, күркәмрәк. Ул исән, ә аның урынына башка кеше утыртмакчы булалар Ялгышлык бу. Нин дидер аңлашылмаучылык...
Чигә тамырлары тибә. Тынлык. Элек минем стена сәгатенең текел- дәвен ишеткәнем юк иде. Әнә ул тек-тек итеп секундларын саный. Вакыт үтә. Яңа капитанның безнең өстән начальник булуы, саркып кергән су шикелле, һаман җыела, көчәя. Василий Степанович бездән китә, ерагая. «Нишлисез сез, туктагыз»,— дип кычкырасым килеп китте.
— «Чистяков» капитаны бит бу,— дип пышылдады Барсуков колагыма.— Бүре. Ялагайланып, аның олтан астын ялап торучыларны ярату- чан дип сөйлиләр.
Барсуковның тавышы ерактан, җир астыннан ишетелгән шикелле
Курбатовның исә битендә бер генә мускул да селкенмәде. Кайбер кеше мондый очракта горур күренергә тырыша. Курбатов кесәсеннән тарак алып чәчен тарый. Иснәнеп куйгандай итте «Арыдым мин. Ял итәсем килә. Зинһар өчен тизрәк йомгаклагыз»,— дип сорарга тели шикелле. Ә минем бавырым эчемә сыймый
...Ә помполит дигәннәре болай ару күренә. Тәбәнәк. Шактый юан. Бирәнлек тудырган юанлык түгел шикелле Иреннәр калын — хис булырга тиеш бу кешедә. Каш куе — җитәкчеләр кашы. Аксыл керфекләр астына яшеренгән сыеграк зәңгәр күзләр йомшак, кыяр-кыймас карыйлар Чоломбитько «Челом бить» дигән борынгы сүзләрдән. «Чело» миңа ошый, матур сүз «Бить» — бәрү. Йөз белән бәрү —ошамый Юк, бу кеше бәрмәскә тиеш.
Василий Степановичтан күземне ала алмыйм Ансыз нишләрбез инде!* Без бит аны ачуланган чакта дд ярата идек. Сүгә, кыздыра, җаныңны ала торган җитәкчеләр, аллага шөкер, әз түгел Аркаңнан сөя белүчеләр дә шактый. Ә Курбатов шикелле ачуланганда синең кешелегеңә кагылмыйча, кимчелекләреңне генә тетә белүчеләр сирәк очрый Бәлки, без аны шуңа күрә ачуланган чакта да ярата идек Иң .үкенеч- лесе — Курбатов урынына икенче кеше куюлары. Василий Степановичтан башка кешенең «Чолман» капитаны була алуына ышанасым килми. Башкалар да ышанмыйлар шикелле.
Курененконың ярдәмчесе галстугын төзәтеп куйды. Костюм затлы.
Соргылт тукымага иске көмеш төсле буй кергән костюм төймәләрен ычкындырып җибәрде. Зәңгәр күлмәк. Батистмы, маркизитмы? Шундый юка һәм затлы. Соры, көрәнсу, кызыл һәм зәңгәр төсләр үзара матур бер гаммага берләшкәннәр Бу кешедә зәвык бар Зәвык һәм дефицит әйбер сатып алу мөмкинлеге. Безнең заманда әйбәт нәрсә сатып алуны «табу» диләр. Бу сүзләрнең мәгънәсенә үткерлек, шомалык һәм җитәкчелек тәэсирен үз файдаңа куллана белү кергән. Кушнаренко дәвам итте:
— Капитан һәм аның политик ярдәмчесе өлкә комитетында расланган. Бу турыда сез беләсездер инде. Хәзер капитанның өлкән ярдәмчесенә тукталыйк Кадрлар бүлеге өлкән ярдәмче итеп тәҗрибәле һәм талантлы кораб йөртүче Виктор Филимонович Лохмачевны билгеләде.
- Ә Бригас? — диде партгрупорг Черногорский.
- Өлкән ярдәмче Лохмачев.— дип кабатлады матур костюм кигән кеше һәм бу турыда суз куерту кирәк түгеллеген сиздереп, укуын дәвам итте— Икенче ярдәмче Владимир Константинович Лагуткин. өченче — Л А. Дмитриев, кораб докторы Ю В Давыдов, боцман Ж Д. Баль- менко
Чират — матросларда. Әлегә шома гына бара: Гаевой, Барсуков, Деримедведь. Белоштаи. Стовбуненко Минеке әле һаман ишетелми Йөрәк һаман кысыла Авыз кипкән Тамак төбе һаман кыза. Авызда тимер тәме. Иренне учым белән сөртеп карыйм. Машинистларны, кочегарларны санап уздылар Анастасия Арнстарховнаның исеме яңгырады Минем исемем әле һаман ишетелми Кушнаренко экипаж исемлеген яңа капитанга сузды, безгә карап елмайды Зур эш башкарылган. Зур. җаваплы эш.
Кинәт кызыл почмакта хатын-кыз елаган тавыш ишетелде. Почмакта. битен сода һәм су ашаган озын бармаклары белән каплап, буфетчыбыз Анастасия Аристарховна үксеп елый иде
— Сезгә ни булды? Нинди мәсьәләдә елыйсыз? — дип сорады чит илгә йөрүче диңгезчеләр җитәкчесе Анастасия Аристарховна башын да күтәрә алмады Ул шулай бөгелеп төшкән, кулъяулыгы белән битен кысып каплаган Үксү тавышлары ара-тирә аның бармаклары аша бәреп чыга. Нәкъ шушы мизгелдә мин Лохмачевның йөзендәге астыртын елмаюны күреп алдым Тротил тизлеге белән гасырлар буе буыннан-буынга җыела килгән теш кысу, ыңгырашмый түзә белү, чыдамлык барысы сынды. Үч аласы килү, кабынып, кыргый гайрәт белән бәреп чыкты
Лохмачевка таба сузылган кулымны партгруппорг Черногорский эләктереп алды, бөгеп, өстәл астына яшерде.
— Син. Тынычлан!
' Бәлки... Бәлки, ялгышлык чыккандыр? Күренмичә калуы бар Исемемне күрми узып киткәннәрдер, бәлки? Нәрсә ул кырык биш исем арасында бер матрос исеме? Бәлки, өстәмә исемлек бардыр? Кыска тоелды судовая роль Бардыр. Көтәм һаман көтәм Вакыт үтә. Стенадагы җиз корпуслы. СОС биргәнне тыңлар өчен өч белән дүрт һәм тугыз белән ун арасы кызылга буялган циферблатлы диңгез сәгате кебек: тек. тек. тек . «Син. Мокамаи. калдың, югалдың » дигән бәйләнешсез сүзләр хәтер төбеннән калкып чыкты. Алар да югалды. Күз алдымда яшькелт шәүләләр. Тамак төбе кызган.
Курбатов кына тыныч Ул җыелыш беткәнне көтә. Бригас та. капитанга карап, үзен тыныч тотарга тырыша. Көче җитми Яшь бит әле. Миннән ике генә яшькә өлкән. Кинәт Карл Яновичны кызгана башладым Ничектер куркыныч булып китте Ничек инде? . Димәк, үзеңнең яхшы эшләвеңә, белемеңә, кешелегеңә, экипажның ихтирамына бер таяныч юк? Кушнаренко укыган исемлеккә керү өчен синең эш белүең, осталыгың, сәләтең, талантың — болар берни түгел? Алар, билгеле, бу җаваплы 132
карарны исәпсез, уйламыйча чыгармыйлар Ә вөҗдан тыңларга теләми бу дәлилне- «Лохмачев лаеклы булганда капитан Курбатон. Бригас. Шахсуарзадә ни сәбәп лаеклы түгел?» — дип яман дау куптара. Ни хәл бу? Ничек аңларга? Ничек түзәргә?
Башкаларны кайгырту, үзем яраткан кешеләр белән бергә калу үз кайгымны җиңеләйткәндәй итте Хәтта капитан Курбатов янында ♦ калу, аянычлы булса да. бер чама горурландыра иде. Шулай да. . = авыр Канатлар сынды Көч, вакыт, тырышулар, авырлыклар, зарыгып * көтүләр — барысы да бушка Жанымны ачыттырып университет искә £ төште Председатель Зәки абыйның авылда калырга кысҮавы Әнием 5 Авылым Бәлки туган җиремне ташлап китүем өчендер бу? Сөргән җиремне, ата-бабаларымның сөякләрен ташлап китү җәзасы. Шуның 5 гөнаһы... Житәкче һаман сөйли
— партия, ватан, халкыбыз сезгә җаваплы миссия тапшыра Бүген- ♦ нән башлап, сез чит илләргә йөрүче диңгезчеләр Анда сез капиталистик д чорналышта, буржуаз идеология эчендә яшәргә мәҗбүр буласыз. Чит х ил кешеләре сезгә карап совет кешесенең нинди булуын, совет кешесенең х буржуаз илләрдә яшәүчеләрдән кайсы ягы белән аерылып торганын - беләчәкләр Сез совет кешесе дигән бөек исемгә тап төшермәскә тиешсез. = Чит илләрдә йөргәндә сезнең ватанга тугрылыклы булуыгызны бөтен < совет халкы көтеп торачак. Шушы җаваплы миссияне үти алырсыз дип г сезгә партия, ватан һәм халкыбыз ышана. Иптәшләр, шушы җаваплы һәм = почетлы миссияне өстегезгә алу белән тәбриклим!.
Күзем Лохмачевка төште. Аның морадына ирешкән чагы Звездный час диләр руслар мондый вакытны Бит алмалары алсуланып чыккан Шатлыгы эченә сыймый. Аңа чит илләргә йөзү киңлегенә чыгу — беренче шатлык, Курбатовның төшеп калуы икенче шатлык, өлкән штурманлыкка күтәрелүе өченче. Берьюлы өч зур шатлык. Ул яңа капитан белән уртак тел таба алачак. Бусы тагын бер шатлык.
Капитан Курбатов урыныннан күтәрелде. Яңа капитан янына килде:
— Тапшыру-кабул итү эшен канчан башлыйбыз? диде ул.
— Хәзер үк,— диде Деркач катгый гына — Ашыгырга кирәк, уналты нуль-нульдә йөк төялеп бетә.
— Сезгә, лачыннар, уңышлык телим,— диде Курбатов экипажга таба борылып - Бердәмлекне саклагыз Тыныч диңгез һәрвакыт җиде фунт тирәнлек булсын. Рәхмәт сезгә, лачыннар Мин сезнең күбегез белән горурланам.
Кабат кул чабу башланды Кемдер кычкырды:
— Китмәгез. Василий Степанович.
Шундый урынсыз тоелды бу сүзләр. Без. төшеп калучылар, җыелышның тәмамланганын көтеп тормыйча, тизрәк каюталарга таралып, чемоданга әйберләребезне җыярга тотындык
Йортларыннан язучылар була.’ Жирсез. туган илсез калучылар Портны, туган җирне йә тартып алалар, яисә кеше аны үзе ташлап китә. Тартып алсалар да. ташлап китсәң дә. йорт һәм туган җир урынында кала.
Бүген безне йортыбыз ташлап китә. Әнә. йорт кузгала, без калабыз. Порт кына түгел, вазифабыз, эшебез, дусларыбыз, хыял-ышанычлар. өмет һәм иминлек барысы бергә корабка төялеп китә. Без, нишләргә белмичә, причалда басып торабыз. Кул болгарга кирәк Әнә. дусларым кул болгыйлар. Кулым - таш. күтәрелми.
Корабыңның синсез диңгезгә чыкканын карап калу шул кадәр газаплы икән. «Чатман» китә. Кораб белән минем җылы ястыгым, утырып ашый торган өстәлем, каютадагы җылылык, сагынганда, җирсенгәндә юаныч бирә торган урын уң як шлюпка астындагы ком тартмасы — ул да китә.
Сабын савытын алырга онытканмын. Сабын савыты Италияне күрәчәк, ә мин - күрә алмыйм. «Чолман» белән минем анда үткән гомерем китә Корабта яшәгәндәге уй-фикерләрем, китапларым, юыну бүлмәсе — ба рысы да мине ташлап, ярда калдырып китәләр. Алар мине кызгана микән? Шуны беләсе иде Хәзер корабны беркем туктата алмый Хәтта Курбатов та. Ул безнең янда «Чолман»да— башка капитан. Кораб аның боерыгына буйсынмый хәзер.
«Чатман* һаман ерагая. Палубада басып торучылар курчак зурлыгы булып кына күренә башладылар.
Экипаж китте. Без причалда.
Курбатов калды — шунысын аңлап булмый. Алар ничек йөзә алырлар икән’ Кораб батмасмы икән? Давыл чыкса? Элек тә, башка капитаннарны күргәндә: «Бу бит безнең Курбатовка охшамаган, ничек кораб йөртә ала икән?.» — дип аптырый идем Дөрес. «Чолман»да әйбәт кешеләр бар Черногорский анда. Шмаков, Лагуткин. Алар җитәрлек. Китәләр Чынбарлык — аяусыз. Ул синең хисләрең белән чутлашып тормый Белми дә ул синең кичерешләреңне, белергә дә теләми. Кораб минем хыялымны алып китте. Мине Исемлектә «Габдрахман Бәкерович Рах- манкулов» дигән өч сүз булмау сәбәпле төшереп калдырдылар. Әллә тәкъдир дигәннәре, чыннан да, бармы икән?
Мәктәп елларыннан алып «язмыш безнең үз кулыбызда» дип туктаусыз тукып килделәр Без шушы турыда сочинениеләр яздык, лекцияләр тыңладык, һәм мин тәкъдирнең булмавына шиксез, риясыз ышандым «Теләсәң, бәхеткә дә ирешеп була. Ул да безнең кулда»,— дип тукып тордылар. Моңа да ышандым Менә хәзер мин — бәхетсез. Бәхетсез- легемне жиңәргә тырышам — берни чыкмый.
— Киткән кешегә юл яхшы, калган кешегә өй яхшы, дип әйткәннәр картлар. Киттекме? — җавап көтеп тормыйча, Шахсуарзадә урыныннан кузгалды.
Уяндык. Боцман уятты. Як-ягыма каранып алдым Одесса порты Җиденче причал Советлар Союзы. Егерменче гасыр Тузан һәм диңгез исе. Күрше причалда Норвегия пароходына агач мичкәләр төйиләр Чыгырлар шыгырдый Артыбызда хан заманыннан калган паровоз, «күке» булып кычкыра-кычкыра. вагоннар жыеп йөри Ә «Чолман» торган урын буш.
— Ситуация — Бригас кесәсен капшап карады — Тартасы килә.
— Сез бит тартмыйсыз,— диде доктор Левицкий гаҗәпләнеп.
— Тартасым килә. Ачырагына да каршы килмәс идем,— диде Карл Янович. Ул хәзер һич үзенә охшамаган иде.
— Нинди паника бу? Без, лачыннар, исән Баш үз урынында, аяк-кул, акыл. Әйдәгез, минем квартирага.
— Рәхмәт, Василий Степанович, мин тулай торакка барып, урын эләктерергә тиеш. Соңга калсаң, анда урын булмый,— диде Бригас
— Мин дә тулай торакка барам,—дидем мин.
— Ә син. Гасыйм? — диде капитан боцманга.
— Мин мунчага барам. Мунча керәсем, пакьләнәсем килеп китте,— диде Шахсуарзадә.— Мунча Шуннан да рәхәт нәрсә бармы икән жир йөзендә!
— Лачыннар, сез башка корабка урнашмагыз,—диде капитан — Без тиздән яңа кораб алырга тиешбез. Югалтмыйк бер-беребезне. Экипажны саклыйк.
Боцман көләргә тотынды:
— Экипаж Иләгәндә иләктән коелган чүпне кире чистартылган ашлыкка кушалармы? Экипаж!
- Минем белән киңәшмичә, башка корабка урнашмаска тырышыгыз,— диде капитан боцманның сүзенә әһәмият бирмичә.
— Әллә ресторанга кереп, кайгы-хәсрәтләрне юып чыгыйкмы? — диде доктор Левицкий
— Нинди кайгы-хәсрәт ул? Син, Борис Яковлевич, ташла! Нинди төшенкелек бу? Без әле. Без Кара, ничек шыңшый башладылар,— диде капитан Курбатов
Агач елаганын тыңлап ятам. ,
Тол хатыннар тавышы чыгарып каен елый. Имән көчле, ул теш = кыса. түзә, бирешми Түзәр хәле беткәч кенә, ирләрчә, иреннәрен тешләп, =. ыңгырашып ала. Иң каты елаганы — чаган. Чаган да түзем. Ул да би- е решми көрәшә, тыела, тырыша. Түзүнең дә чиге була. Шул чиктән - соң. башка чара калмагач, үкси-үкси чаган үкерергә тотына. Иң аянычлы < тавыш нараттан чыга. Ул тыела алмый Оятсыз, шапшак әхлаклы. = бәгырьсез кәнтәй ирдән алданган яшь кыз шикелле, бәгырьләреңне - корытырлык итеп, чәчләрен йолка-йолка нарат өзгәләнә
Торып шәм яндырдым Караңгылык чигенде, барып почмакка посты. 2 Ысланып беткән тәбәнәк түшәм Түшәмнән чут-чут тамчы тама Идән = уртасына су җыелган. Стена ярыкларыннан сызгырып кереп, шыксыз “ җил өрә. Шәм ялкыны җилгә баш ия. сүнә башлый һәм дерелдәп турая - Почмакка поскан шомлы шәүләләр әкрен генә кыймылдап алалар. Каршы - як стенадан кинәт гигант күз чекерәйде. Убырмы әллә? Тәннәрем чымыр- * дан кипе. Иокы.м очты. Шайтан! Иллюминатор икән. Түгәрәк иллюми- с. наТОр пыяласы аша зәгыйфь таң нуры беленә башлаган
Өч мачталы ташландык барк җилкәнле кораб «Вега»ны саклый башлавыма егерме көн тулды Барк Одесса портының эчке ягыннан дулкынваткычка бәйләп куелган. Ялгыз корабта бер ялгызым Салкын дым. Ярыклардан жил керә. Эчке тынгысызлык Давыл Кораб дер селкенә. Агач рангоутлар корабның такта тәне елаган тавышлар чыгарып шыгырдый Нәрсәдер шытырдап сынды Дөпелдәп ауды. Зыңгылдап бау тартылды, өзелде. Швартов баулары черек, корабны көчкә тотып торалар. Баулар өзелеп бетсә, кораб давыл кочагында калачак. Дулкын- ваткыч янәшә генә Шул челпәрәмә итәчәк корабны. Корабны бәйдә тоткан арканнарны тикшереп керергә кирәк Кирәк... урыннан торып палубага чыгу — гүр газабы Суык. Юеш Тән бөрешкән Чиркандыра.
«Палубага чыкмас өчен бар байлыгымны, киләчәктә аласы акчаларымны бер кызганмый бирер идем». Көлке. Кайда, нинди байлыгың бар синең?
Көч җыям Ихтыяр көчен Их авыр, авыр җылынган шинель астыннан чыгуы! Аркама шундук салкын бәрде. Балтырларымны көзән җыера Оекбашны киптерергә астыма салып яткан идем. Алып кидем, аякларымны ботинка эченә тыктым һәм — утка баскан шикелле сикердем Ботинка эче тулы салкын су!
Шәмне җил юлыннан чнткәрәк күчереп куйдым Шәм уты стенадагы барометрны яктыртты Басым һаман төшә. Давыл туктарга теләми әле.
Кызыл агачтан ясаган тартманы идәннән алып өстәлгә куйдым. Тартмада - - секстан Өстәлдә шомарып беткән штурман транспортиры. Кирәксез. Кесәмдәге штурман дипломы да кирәксез бер нәрсә кебек. Имтиханнарны «биш»легә тапшырдым Авиациядә алган белем ярдәм итте. Миңа диплом бирделәр. Дипломның нөсхәсен кадрлар бүлегенә илткәндә капитан Кчрбатовны очраткан идем
— Котлыйм, лачын,— диде ул сабыйларча куанып — Әлегә чит илгә йөри торган корабка штурман итеп алмаслар сине. Каботажга эләгү дә җиңел булмас. Резерв зурайды. Судно йөртүчеләрне кая куярга белмиләр. Тукта, мин сине «Вега»га өченче штурман итеп алам. Дөрес, штат расланмаган әле. Вакытлыча матрос булып кораб сакларга риза булсаң — дело в шляпе.
— Җилкәнле кораблар заманы үтте бит. Василий Степанович,— дидем капитанның донкихотлыгына сокланып — Ул кемгә кирәк? Андый эшкә бер капсаң, пенсиягә кадәр утыртырлар
— Курыкма, аларга да эш табылыр. Мин министрга хат яздым Безнең чор балаларын эшләтмичә үстерәләр Мореходка укучы штурманнарның күбесе — белоручка. Эш белмиләр, хезмәт яратмыйлар Алар арасында эш ләззәтен аңлаучы бик сирәк Практика вакытында курсантларны җилкәнле корабта эшләтеп чыныктырырга, хезмәткә күнектерергә кирәк Авырлыкларны җиңәргә өйрәнсеннәр, тазарсыннар, мускуллары ныгысын дисәң, аларны җилкәнле корабта эшләтергә кирәк. Ялкаулыкны диңгез кабул итми Укуның беренче елында ук курсантларны җилкәнле корабта эшләтеп карарга кирәк Андагы эшкэ'ялкау да, аксөяк тә түзә алмый. Алар флотны ташлап китәчәкләр Шушы юл белән алардан котылып була. Аңладыңмы, лачын?
Капитанның канатлы хыялы мине өч мачталы иске баркка китереп куйды Әйбәт булды — инде өченче көн бүленеп ятам Давыл. Катер йөрми. Сәхәрсез, авыз ачусыз «ураза» тотуыма инде өч тәүлек.
Давыл басылган иде. Дулкыннар еракта, брекватер артында ялкау гына чупылдыйлар Кораб тынычланган. Агачлар елаудан туктаганнар Күк йөзе болытлардан әрчелгән. Өч тәүлек якты дөнья кыйнап җиңә алмавын аңлаган давыл каядыр китеп олаккан
Диңгез хатын-кыз шикелле ул: котырынып туйгач, йомшара, нәзберекләнә
«Вега» янына катер килеп туктады. Капитан Курбатовка ияреп минем алмашым карт матрос Арсентий Птицын менә.
— Исән.— диде Птицын мине күрү белән һәм чыпчыкка охшатып тыпырчынып алды — Исән, исән, исән
— Мә, эчеңне җылыт, лачын,— дип капитан термоска тутырган кофе һәм бутерброд сузды Француз булкасын урталай ярып эченә колбаса, баллы борыч, хуш исле тәмле үлән кыстырганнар Ураза тоту файдалы була икән. Бутерброд — җәннәт ашы кебек тәмле иде. Мин ашаган арада капитан өстен алыштырып чыкты. Палубада Птицын тыпырчынып йөри. Елга буе ташлыкларында йөгереп йөри торган бер кош бар. Сиртмәкәй диләр аны. Русча ул трясогузка атала. Птицын шуңа охшашлы Күзләр бәләкәй, муен озын Туктаусыз боргалана, гафу үтенә:
— Ничего-ничего, хәтерең калмасын. Өч тәүлек давыл Өч тәүлек катер йөрмәде. Өч тәүлек. Ничего-ничего. Э-э-э-э-э, исемеңне оныттым.
— Сиңа, лачын, өч тәүлек ял.— диде Курбатов.— Акчаң бармы?
— Күп Кесә тулы. Соңгы тапкыр нигәдер мул түләделәр.
— Әйтергә онытканмын Мин бит сине күтәрттердем. Син. лачын. «Вега»ның өлкән штурманы Минем ярдәмчем
«Тагын күтәрелә башладым, хәерлегә булсын»,— дип уйлап куйдым Кораб безне ташлап киткән көнне яшәп булмас дип курыккан идем. Күк йөзе — һаман зәңгәр. Кояш вакытында калка, вакытында иңә. Диңгез дә кипмәде, үз урынында. Әнә, «Чолман»ның элеккеге капитаны, без белән төрткәләп, агач тәнле җилкәнле корабның черек җирләрен эзләп йөри.
— Йөз утыз мең акча кирәк. Әгәр пароходчылык ремонтка йөз утыз мең бирсә, көзгә, лачын, җилкәннәрне күтәреп, диңгезгә чыгабыз. Әле синең, лачын, җилкәнле корабта йөзү рәхәтлеген татып караганың юк бит Юк. ул рәхәтлекне берни белән чагыштырып булмый. Мин болай уйлыйм Җир астындагы нефть бер заман яндырылып бетәчәк. Нефть беткәч нәрсә ягып йөрербез дип уйлыйсың, лачын?
— Атом көче беЛән,— дидем мин картлачның ярасына бер уч тоз салып.
— Уран рудасы да мәңгегә җитмәс. Ә планетада җил. Пассат, муссон җилләре, афганлы, харара, самум, мистраль, трамонтана, тайфун, 136
торнадолар Аларның әле туктарга исәпләре юк Җилне акча түләп аласы да юк. Ул әзер, диңгез өстеннән туктаусыз йөгереп тора. Җилкәнле кораблар диңгезгә чыкканда флотта җилкән белән идарә итүче калмаячак Тәҗрибәмне кабергә алып китәсем килми, сезнең буынга калдырасым килә. Шунысын белмим, сез кабул итәрсезме икән?
Прогресс шулай, Василий Степанович Кешенең бар җыйганы * киләчәк буыннарга кала. «Вега»ны диңгезгә чыгарып булуга ышанып = бетмим мин. гафу итегез. Министрлыкта кемнәр утырганын беләсез. Бу * эшне берәү дә үзе теләп өстенә алмас Җаваплылык бит. «Вега»ны § саклап гомерем узар дип куркам мин. g
Минем ерак диңгезләрне, мәрҗән атолларын күрәсем килә. Инде < түзәр хәлем калмады.
— Син, лачын, үзеңне ни сәбәп «Чолман»нан төшереп калдыруларын * ачыкладыңмы? ♦
— Юк әле. Василий Степанович. г
— Кадрлар бүлегенә дә бармадыңмыни? z
— Бардым. Алар белмибез диләр. Әллә чыннан да белмиләр, әллә 2 әйтергә ярамый. =
— Син, лачын, комсомол секретаре булуыңны оныттыңмыни? Комсо- х мол комитеты аша тикшерт. ”
— Ярдәм итә алмаслар дип куркам Шунысы үкенечле, сәяхәткә г ымсынып, укуымны ташладым х
— Шыңшыма, лачын. Көрәшергә кирәк. Син, Гамлет, комитетка бар. ? Әйт, мин «Чолман»ның комсомол секретаре, пароходтан төшеп калдым диген Мондый чакта авыз ачып көтеп тормыйлар Ял иткәндә китапханәгә йөрисеңме?
— Баргалыйм Ничектер кәеф юк. Василий Степанович
— Кәеф юк? Син нәрсә, дворян кызымыни? «Кәефем юк, пардон». Горький китапханәсенә бар да Джозеф Конрадны сорап ал. Укый башлагач, төшеп калуың да, башкалар да онытылыр. Ә синең аны укыганың бармы?
— Хикәяләр җыентыгын гына.
— Джозеф Конрадны, Мелвиллны, Генри Тороны, Киплингны тулы- сынча укып чыгарга кирәк. Капитан Кук, Магеллан, капитан Роберт Скотт язмаларын инглизчә укып чыгарга кирәк. Ә си-и-ин — «төшереп калдырдылар » Мин үзем гарәп географларын яратам Белмим, аларны русчага тәрҗемә иттеләрме икән? Әл-Мөкатдәси, Ибне Һәүкәл.әл-Мәгь- сүди, Йакут — менә кемнәр җир йөзенең серен һәм могҗизаларын бел-гәннәр. Син бит капитан буласы кеше. Укымыйча, культураны үзләштермичә капитанлыкка ирешкән кеше ул. Озын сәяхәттә китапсыз яшәве бик кыен Капитан экипажда иң укымышлы, иң культуралы кеше икән — аны ихтирам итәләр Ихтирамсыз авторитет — культ кына ул. Капитанга абруй кирәк. Абруйсыз власть — җилкәнсез кораб шикелле ул Адәм баласы үзе яраткан, ихтирам иткән кешесенә генә җаны-тәне белән буйсына ала Яратмаган кешегә тыштан гына буйсынган булып күренәләр,— капитан сүзеннән туктап, бер тын уйланып торды — Син иңглизчә сүзлексез укый аласыңмы соң?
— Юк әле.
— Курыкма, укы. Өйрәнеп китүеңне сизми дә калырсың Көн саен укы Туры килгән саен сөйләш Тел өйрәнүнең кагыйдәсе шул Ярый, мин синең вакытыңны алам. Әнә, катер килә. Ял ит Вакыттан файдаланып кал.
Начальниклар кабинетына тоткарлыксыз үтеп керү өчен мылтык затворындагы тәвәккәллек кирәк. Мин шушы турыда уйлап кабул итү бүлмәсенә үттем Секретарь кызны күрмәскә тырышам. Яныннан узып, ишеккә якынлаша башладым.
— КеМ кирәк сезгә?
- Комитет секретаре.
— Ул бүген кабул итми. Иртәгә килегез.
— Мин — комсомол секретаре. Эшем житди. көтеп торырга вакытым юк.
Кыз мине ишетмәде. Сүзләрем бушлыкка күмелде. Ул, арты белән борылып, машинкада суктырырга кереште.
— Әйтел карагыз әле. Зинһар өчен . Бәлки рөхсәт итәр?
— Мин сезгә русча әйттем.
— Кызганычка каршы, мин русча аңлап җиткермим,—дидем дә туры ишеккә юнәлдем.
Бусаганы атлау белән тәвәккәллек бетте, юкка чыкты. Ялтыравыклы лакка буялган зур өстәл. Китап шкафы. Кыйммәтле радиоалгыч. Суыткыч. Кыйммәтле агачтан ясалган бар Стенада зур карта Юлбашчы рәсеме. Секретарь өстендә затлы соры костюм Ишеккә таба борыла башлаганда кабинет хужасы кәгазьдән башын күтәреп елмайды:
— Ә, Рахманкулов «Чолман»да эшләр ничек бара?
— «Чолман» Италиягә китте,— дидем мин авыз кипкәнен сизеп.
— Ә сез?
— Мине төшереп калдырдылар.
— Кем төшерде?
— Белмим. Мин шуны белергә килдем Ярдәм сорап
Кабинет хужасы уйга калды Шикләнү дә сизелә иде инде. Зирәк кеше буларак, секретарь шикләнүен яшерде. Ул бит аңлый. Без, гадиләр, «белмим» сүзен гажәп оста куллана беләбез. Белмәмешкә салышу — киң кулланыла торган дипломатия ысулы Бу кеше «белмим» артына ерып чыкмаслык катлаулы мәсьәләләр яшеренгәнен аңлый иде. Мин дәвам иттем:
— Инспектордан да сорап карадым Белмим, ди Кадрлар бүлеге белергә тиеш бит, әйеме? Әйтмиләр Белмим, диләр. Кайда да шулай.
— Ярый, без аны ачыкларбыз, диде секретарь шактый сүлпән итеп - Мин сезгә хәзер бер йомыш кушам. Кичке жидедә опера театры бинасында Тайвань тоткынлыгыннан кайткан «Туапсе» танкерының экипажы белән очрашу була. Сез шунда яшь диңгезчеләр исеменнән агрессор ларга карата нәфрәт сүзе әйтсәгез иде. Килештекме?
— Зур аудитория каршында чыгыш ясаганым юк Каушап калмаммы икән?
Секретарь сузган кәгазьне алып укып карадым Чыгыш әйбәт иде. Шулай да кеше язганны уку уңайсыз тоелды. Әйтергә кыймадым
— Ярый, укырмын,- дидем мин сүлпән генә
— Укымыйсыз.— диде секретарь — Очрашуга жыелган кешеләр алдында чыгыш ясыйсыз, һәр әйткән сүзегез йөрәктән чыгарга тиеш. Җаваплы эш бу. Аңладыгызмы?
— Сезгә тагын бер үтенечем бар,—дидем мин секретарьга —Мин ялда чакта икенче штурман Виктор Филимонович Лохмачевка партиягә керергә рекомендация раслаганнар Лохмачев партиягә керергә лаеклы түгел. Оешма секретаре буларак, мин каршы. Башкалар да каршы, ләкин алар җыелышта уйламыйча, кул күтәргәннәр.
— Ничек инде лаеклы түгел? Аңлатыгыз.
— Әзер түгел, - дидем мин дәлилемнең көчсез, ышандырырлык түгел икәнен сизә башлап. Тойгылар Лохмачевның начар кеше икәнлеген сизәләр. Аның үз-үзен тотуы, башка кешеләргә булган мөнәсәбәте — боларның барысы да ясалма, күз буяуга көйләнгән. Башкалар да аның шундый икәнлеген аңлыйлар. Ләкин аңа каршы чыккан кешене хәтерләмим мин Секретарь уйга калды.
- Ничек инде әзер түгел,—диде ул- Тәртип боза? Эчә? Профессиональ як түбән? Эшен белми? Вазифасын башкара алмый? Конкретно шуларның кайсы?
— Берсе дә түгел, - дидем мин. Әйткән сүземнең яла ягуга әйләнә башлавын тоеп — Эчми, тартмый, тәртип тә бозмый. Үзенә тиешлесен 138
эшли Хәмәгать эшендә дә актив катнаша. Политик яктан үзенең ышанычлы булуын җае чыккан саен күрсәтергә тырыша. Лохмачев — икейөзле. имансыз, әхлак кануннарын таптаучы
— Иман — аллага ышану дигән сүз түгелме соң? — диде секретарь гаҗәпләнеп — Әллә сез диниме, Рахманкулов?
— Иман бит ул, иптәш секретарь, вөҗданның шәфкатькә, игелеккә ♦ көйләнгән булуы. Иманлы кеше үзенә зыян килердәй булса да яхшылык = эшли Ул яхшылык эшләүдән мәгънә, тәм таба. Иманлы кеше яхшылык * эшләмичә яши алмый. Лохмачевның, киресенчә, бар эше, бар гамәле гел § үзенә файда ясауга көйләнгән. Үзенә файда буласы җирдә Лохмачев g кешене җәберли, кимсетә Файда өчен түбәнсенә, ялганлый ала. Файда 2 өчен ул бер эштән дә тартынып тормый. §
— Абстракт сөйлисез сез, Рахманкулов,— диде секретарь күңелсез- 2 ләнеп — Мин сезне аңламыйм. Бәлки сезнең үзара мөнәсәбәтләр начар ♦ дыр? Бәлки арада үч бардыр? «
— Тагын аңлый алмассыз дип куркам. Лохмачев үзенә кирәкле х кешегә генә яхшы була ала. Син аңа файдасыз икән — ул сиңа битараф £ Аның мөнәсәбәте гел файдага көйләнгән,— дидем мин
— Ярый, сез Лохмачевның бер конкрет кимчелеген әйтә алмадыгыз, х Кеше сиңа ошамый икән, аның кимчелекләрен генә күрәсең. Яраткан 2 кешеңнең, киресенчә, гел уңай яклары гына күзгә ташланып тора. Психо- £ логия, иптәш Рахманкулов — Секретарь әңгәмәдән туйган иде. Кабул = итүнең тәмамлануын белгертеп, урыннан торды.
Лохмачев турында сүз кузгату кирәксез булды. Хәтта аның зарары да тиде. Беренче үтенечем соңгы сөйләшү артында күмелеп калды. Соң бит мондый җиргә ике үтенеч белән берьюлы килмиләр. Татар акылы тау төшкәч.
— «Чолман»нан төшереп калдыру сәбәбен кайчан ачыклый алырсыз икән? — дидем мин чыгып китәр алдыннан гына.
— Эш күп, Рахманкулов Ачыклагач, мин сезне чакыртырмын. Чыгыш турында онытмагыз. Кичке җидедә. Ярый, сау булыгыз
Кичке.тугызда китапханәдән чыктым. Тулай торакта минем караватым бар, корабта — аерым каюта. Күз бәйләнгән чак. Йокы вакыты җитеп килә. Кая барырга? Торган җиремнең икесенә дә кайтасым килми, аларның икесендә дә җанга җылылык юк. Гаиләсез, әнисез, хатынсыз җирләрдәге шыксызлык.
Тулай торакта без бер бүлмәдә дүртәү яшибез. Бүлмә иркен, җылы, төннәрен, троллейбус туктаган чакта, хәтта тыныч та була. Йомшак матрац, кием шкафы, юыну урыны, һәр кешегә аерым тумбочка. Яшәү өчен тагын ни кирәк? Нәрсәдер җитми. Нәрсә? Шуны аңларга тырышам Адәм баласы әниләр канаты астында үсә. Без әниләрнең йөрәк җылысын тоеп яшәргә өйрәнгәнбез. Бәлки шул җитмидер? Әниләр кайгыртуы, аларның яратуы яшәүгә мәгънә биреп, тормыш кырыслыгын йомшартып, йөрәккә җылылык биреп тора. Жылылык «Чолман»да да бар иде. Капитан Курбатов, Шахсуарзадә, Бригас, Барсуков, Шмаков Дөрес, алар әти-әниләрне алыштырып, гаилә якынлыгын бирә алмыйлар иде. Якында син яраткан кешеләр булуы эчке бер рәхәтлек тудыра. Дуслар янында яшәү ямьләнә. Бүлмәдәшләр исә көн саен диярлек алышынып торалар Искеләр урынына яңалар килә. Танышабыз, фикер бүлешәбез, бер-бере-бездән, өметләнеп, нәрсәдер көтәбез. Дуслык тойгысы уяна башлау белән танышлар китә. Алар урынына яңалар килә. Көн аралаш югалту. Вакыт лы кешеләр белән синең ирешелмәгән өметләрең, эшкә ашырылмаган теләкләрең китә.
Мин югында бүлмәдә үзгәрешләр булып алган Әнә, матрац өстендә чокырланып торган ике урын калган Тумбочка эчен дә тикшергәннәр —
капкачын кире ябарга онытып калдырганнар Укыган газетасын кемдер минем мендәрем өстенә ташлап киткән. Китапларымны тикшереп чыктым Алмаганнар, әмма актарып караганнар. Жаным рәнҗеп алды. Вакытлы оя бит тулай торак — түзәргә кирәк.
Чишендем. Караватыма менеп яттым. Уйларым, ватык граммафон тәлинкәсенә язылган иске җыр шикелле, башлаган урынга кире әйләнеп кайтып, кабатланып торалар Нигә?.. Нигә?.. Нигә? Тенкәмне корытма син. әрсез сүз! Ишек ачылып ябылды. Бүлмәдәшемнең берсе кайтты. Күземне кысыбрак йомдым. Йоклаганга салышып ятам Күз кабаклары арасындагы ярыктан күрәм озын буйлы, таза, матур егет Дулкынланып торган куе. кара чәч Сокланырлык. Ике генә тәүлек элек шушы караватны тәбәнәк буйлы, төннәрен лач-лоч сагыз чәйнәргә яраткан бер юан матрос били иде. Бүген бу егет. Ә иртәгә кем?
Бүлмәдәшем авыз эченнән генә «Ак акация» опереттасыннан «На краю льдов бить китов, рыбьим жиром детей обеспечивать...» дигән арияне шыңшырга кереште Тумбочкасын ачып бер сынык ипи алды, консерва ачты Бүлмә эченә шпрот исе таралды. Тәмле итеп, ләззәтләнеп чәйни бүлмәдәшем. Йотып җибәргәч, иреннәрен ялап куя Ашавына карап, кайларда булуын, нәрсәләр эшләвен абайладым Кызы да чибәр булырга тиеш бу егетнең. Икесен бергә күрәсе иде Ымсынып киттем. Карыным ачу уянды. Тумбочкамда бер генә сынык ипи кисәге калган булса да. торып, бүлмәдәшемә кушыла идем Белеп торам, ул миңа сөйгән яры турында, аның матурлыгы, уңганлыгы, яратуы турында сөйләр иде...
Бүлмәдәшем кайт\ белән тирә-якка канәгатьлек хисе таралды. Бәхетле иде янәшә караватны биләүче егет. «Әллә бәхеттән, чыннан да. шпрот исе киләме икән?» — дип уйлап куйдым.
Ашап туйгач, егет ипиен газетага төреп тумбочкасына яшерде. Рәхәт итеп иснәнде, чишенергә кереште Урамнан улаган тавыш чыгарып троллейбус үтеп бара иде Бүлмәдәшем чишенүдән туктап бер тын тыңлап торды. Тавыш тынды. Егет караватына менеп, юрган астына керде һәм. минут та үтмәгәндер, гырылдарга кереште.
Тагын бер йокысыз төн
Торып киендем Ишекне ипләп кенә ачып коридорга чыктым Гырылдау монда да ишетелә иде Бу бәндәнең тамагы нәрсәдән ясалган икән? Үзе шундый чибәр... һәм бәхетле күренә.
Пароход каршыларга барасыңмыни? дип сорады дежур торучы хатын Аңлата башласам, озакка китә иде Баш кактым
Бәхетемә каршы, рейдка кеше ташучы катер кузгалырга тора иде. Өлгердем Ун минуттан мин «Вега»ның палубасында идем. Корабның кутырланган тәнен караңгылык каплаган. Яшь чагында барк көрәнсу лакка һәм алтын путага буялган булган Нишлисең—кеше дә картая. Яши. тырыша, акыл туплый, мал җыя. Хәтта әкренләп яшәргә өйрәнүчеләр дә очрый, һәм. бер көнне - мал да. тәҗрибә дә. акыл да кирәксезгә кала. Табигать, син бу канунны аңлап эшләдеңме?
Ишек биксез. Каютага үттем. Ишек шыгырдауга Птицын урыныннан торды, идәнгә төште һәм чалбар сәдәфләрен төймәли башлады
Птицын катерга утырып киткәч, такта кыйпылчыклары табып, учак яктым Диңгездән су алып кереп идәнне юдым Каютама җан керде. Жылы. чиста, тыныч Башка ни кирәк адәм баласына? Дөрес, бәхет кирәк Зур теләкләргә буй җитмәгән чакларда шушы өч нәрсә дә бәхет Бәлки, шушы гади рәхәтлекне санга сукмыйча, күпкә үрелү кешене бәхетсезлеккә дучар итәдер? Чыгып швартов бауларын тикшереп кердем, һәм йокларга яттым
Жылы. тыныч, чиста Шушы рәхәтлекләр бала чагыма алып кайттылар. Татлы төшләр мине көтеп кенә торганнар Төшемдә мин әти янына утырып Баулыга барганымны күрдем Баулы диңгез ярында икән Анда корабым көтеп торган. .
Комсомол секретареның кашы җимерелде. Ул кәефен яшерде. Елмайды.
- Ну? Барамы эшләр, Рахманкулов? — диде ул ягымлы итеп
•— Бармый, Владимир Сергеевич Эшләр тукталды Чакырмасагыз да килдем инде. Борчыйм. Түзәр хәлем калмады,—дидем мин комитет секретареның узган очрашуда биргән вәгъдәсенә киная ясап.
— Вакыт юк. Рахманкулов Агымдагы эшләр. Ничек килешкән идек әле без соңгы очрашуда?
— Сез минем ни сәбәп «Чолман»нан төшеп калуымны ачыкларга вәгъдә биргән идегез.
Комсомол секретаре телефон трубкасына үрелде.
— Семен Зиновьевич, сәлам сезгә! Птушкин бу. Ялыгыз ничек узды? — секретарь телефон трубкасын яңагы белән җилкәсенә кысып, кәгазь актарудан туктамыйча, озак кына чыбыкның теге очындагы кешенең сөйләгәнен тыңлап утырды Семен Зиновьевич, февральдә акыллы кеше Кырымга баоамыни? Дөрес, дөрес. Әйе Ялны алдан планлаштыра белмибез без Шулай, шулай Юк Әйе Бик кечкенә. Монда «Чолман»- ның комсомол секретаре утыра Рахманкулов. Хәзер сорыйм.— комитет секретаре учы белән микрофонны каплап, исемемне, әтиемнең исемен сорады һәм «шундый тел сындырырлык авыр исем кушмасалар. җир йөзендә җиңелрәк исем беткәнмени?» дигәндәй, кыенсынып торганнан соң. кабатлады — Габ Габдрахман Бәкерович. Үзем өчен. Семен Зиновьевич Кирәк Важно.
Хәзер ул телефон чыбыгының теге очындагы кешене дикъкать белән тыңлый иде. Хәлиткеч мизгел иде бу. Яшәү дәверендә хәлиткеч мизгелләр Их! Монда эшли башлаганнан соң гына да дистәдән артык хәлиткеч мизгелләр аша узарга туры килде Авиациядә, университетта укыганда, укуны ташлап киткәч әле һаман шарлавыкка охшашлы, куркыныч. хәлиткеч мизгелләр. Аларның күренеп торганнары да бар Күбесе — яшерен. Язмышны бернинди канунга буйсынмаган гигант көч туктаусыз төрле якка борып юнәлтеп тора. Секретарь җанланып китте:
— Так. Так-так. Әйе. Ярый Әйе. әйе Киләсе сайлауга чаклы, һәрхәлдә, ул үз пароходында калырга тиеш. Обязательно Сез аны аңлыйсыз, Семен Зиновьевич Башкача безнең эштә тәртип урнаштырып булмый. Әйе. мөмкин түгел. Рәхмәт,— Трубкасын куйгач, секретарь учы белән чәчен сыпырды — Котлыйм. Рахманкулов Виза ачык Сезне «Чолман» штатыннан беркем чыгармаган. Сез — «Чолман»да комсомол секретаре
— Без. Владимир Сергеевич, биш кеше: капитан, өлкән штурман, боцман, доктор. Без бишебез дә рольдә юк идек. Курененконың ярдәмчесе үзе укыды. Без юк идек...
Башкаларны белмим мин. Рахманкулов «Чолман» рейстан кайту белән эшкә керешәсез. Таләп — катгый. Комсомол эшен таркатсагыз, мин сезне үз кулым белән тагын каботажга күчерәм. Сөйләштек?
Ахыры бар