НӘФЕС БАТКАГЫНДА


олыт куерганнан-куера. Әле иртән генә көн нинди матур иде: чалт аяз күк йөзендә ник бер болыт әсәре булсын да ник яфрак селкетерлек җил иссен. Табигатьнең бер генә чалымы да бу гара сат башлануны белгертми кебек иде. Кошлар сайрашканы ишетелә, ишегалдында бер кайгысыз бала-чага шау гөр килә. Ә хәзер... Каян гына килеп чыкты соң шул бүрек хәтле генә болыт?! Ул күз алдында зурая, җир өстеннән тузан суырып алган өермә кебек кайный, бөтәрләнә башлады, күк йөзен каплап алды. Кинәт искән җилдән балкон ишеге шартлап ябылды, пыялалары зыңгылдап калдылар. Әле генә чыр-чу килеп йөргән балалардан җилләр исте. Яңгыр алдыннан була торган тынлыкны ярып, еракта күк күкрәде.
Людмила Ивановна сискәнеп китте, йомшак кәнәфигә чумып, өнсез- сүзсез инде бер сәгатьләп утыруын шунда гына абайлап алгандай булды. Урта бармаклары белән чигәләрен ышкыды һәм кискен бер карарга килгәндәй, җәһәт кенә урыныннан күтәрелде. Нигәдер соңгы вакытта шулай үз эченә бикләнеп, дөньясын онытып утырырга гадәтләнде ул. Бер ноктага текәлә дә катып кала. Шулай иткәч, күңелдәге шик-шөбһә дә, күңелсез уйлар да таралып китә сыман.
— Юк! Хәрәкәттә бәрәкәт, әйе, бәрәкәт — хәрәкәттә! — дип кабатлады ул эчтән генә һәм үзенең шундый сүз уйнатуыннан көлемсерәп куйды. — Кем әйтмешли, хәрәкәт итәргә кирәк...
Ашыгып килеп, балкон ишекләрен эләктереп куйды, җил уңаена шалт- шолт ачылып-ябылып торган форточкаларны томалады. Бераз уйланып торгач, авыр тәрәзә пәрдәләрен төшерде. Бүлмә эче кичке эңгердәге кебек караңгылыкка күмелде, тыштагы җил-давыл ишетелмәс булды. Шунда гына бераз тынычланып китүен тойды. Кухняга кереп газны кабызды, чәйнеккә су салып плитәгә утыртты да фарфор чынаягына көмеш кашык тутырып эри торган кофе салды.
— Әйе, көтеп утырырга ярамый. Йөрергә, очрашырга, сөйләшергә... Теләсә нинди юл белән булса да бу сүзләрне юк итәргә.
Су кайнап чыгарга да өлгермәде, звонок шалтырады. Людмила Ивановна үзе дә сизмәстән, аяк очларына гына басып, алгы бүлмәгә чыкты һәм шактый караңгы булуга карамастан, ут элмичә генә ишеккә куелган «күзәдән карады. Зурайткыч пыяла аша Владислав Захаровның йөзе, әллә ничек, җәлпәк булып күренде аңа. Пыялага якынрак борыны калынаеп алга сузылган, иреннәре очлаеп кабарган, ә күзләре һәм колаклары кечерәеп, артка күчкән кебек.
— Үзең генәме? — дип сорады Лапицкая.
— Хатыным Галя белән...
Захаровның тавышы нишләптер элеккечә көр, гамьсез түгел иде. Людмила Ивановна ашыгып-кабаланып ишекне ачарга кереште. Бер-бер артлы берничә йозак чыкылдады.
Керә-керешкә керүчеләрнең йөзенә текәлде хуҗабикә һәм, үзенең күңел борчуын яшерергә теләп, ясалма ягымлы тавыш белән эндәште.
— Мактап кына йөрисез икән. Хәзер чәйнегем кайнап чыга. Бер рәхәтләнеп кофе эчик әле...
Б
Әмма Захаров аның бу күтәренкелегенә кушылмады. Караңгы, кырыс чыраенда ниндидер курку да, аңлашылмас тәвәккәллек тә бар иде кебек.
— Без чәй эчеп тормабыз инде. Сүз бар иде.
— Һи, сүз барыбызның да бар ул. Әйдәгез, үтик әле. Тартынмагыз. Дөньяда бер генә тапкыр яшибез ич, рәхәтләнеп гәпләшеп т& утырмагач...
Ирле-хатынлы Захаровлар боеручан, власть сөючән бу хатынның көтелмәгәнчә шулай ачык йөз күрсәтүенә гаҗапләнә-гаҗәпләнә түргә уздылар, тавыш-тынсыз гына урындыкларга утырдылар.
Хуҗаның кинәт чайпалып чыккан кунакчыллыгыннан соң урнашкан киеренке тынлыкны Захаров бүлде.
— Мин бүген... милициядә булдым. Алар бөтенесен дә белә.
Людмила Ивановнаның әле генә нур чәчкәндәй балкыган күзләре кысылып килде, кыяфәтенә элеккечә властьлылык галәмәтләре чыкты. Ул тәш виш белән Захаровка текәлде.
— Ә син нәрсә сөйләдең?
— Нәрсә дип... Барысын да булганча сөйләп бирдем инде. Алар бит барыбер сөйләтмичә туктамый.
Захаров калтыраган бармакларын яшерергә теләп, кулларын тез астына тыкты, дөрес сөйлимме дигәндәй, хатынына борылып карады.
— Соң, әлбәттә, дөресен сөйләргә кирәк, — дип хуплады көтмәгәндә хуҗа хатын һәм суыткычка үрелде. Өстәлгә тышына дым типкән коньяк шешәсе, кабымлыклар чыгып утырды. Чынаякка агызылган эчемлекне бер йотуда юк иткәч, Захаров кыЮланып сүзен дәвам итте.
— Мин бйт акчаны сезгә биреп барганны әйттем...
— Пычаксыз суйгансың икән. Анысын нигә әйтергә иде инде аның... Тинтәк! Ир булып йөрисез шунда...
Лапицкаяның йөзенә кызыл тимгел бәреп чыкты. Ул, зәһәрләнеп, бүлмә буйлап кызу-кызу йөренергә тотынды.
— Ит яхшылык, көт яманлык. Ашаган табагыңа... Нәрсә китереп чыгарганыңны беләсеңме? — һәм ул еламсыраган тавыш белән дәвам итте — Ничекләр генә түзим бу кайгыларга? Ирем ташлап киткәнне беләсең ләбаса. Чүп өстенә чүмәлә. Училище дип, эш дип. көне-төне чабасың, ә монда синнән изгелектән башка нәрсә күрмәгән кешеләр өстеңә кара яга. Билләһи дим, нервым тетрәп, ашказаны рагыннан үлсәм, син генә сәбәпче булачаксың...
— Ә минем гаеп нәрсәдә? Акчаны чыннан да мин алмадым бит, — дип кенә әйтә алды Захаров.
— Ничек алмадың? Ә ведомостька кемнең кулы куелган. — Лапицкая әле генә елаганын онытып, Галяга карап, зәһәр тантана белән елмайды. — Син дә читтә калмассың, күгәрченкәем. Ведомостьта синең дә имзаң бер.
— Мин бит ирем өчен, доверенность белән генә. Ә акчасы сездә бит...
— Аны кем белә? Кем күргән аны? Исбатлап кара. Кайчан бирдең, кайда бирдең? Шаһитларың бармы? Ә мин алмадым диячәкмен, һәм моны сез берничек тә кире кага алмаячаксыз. Намуслы кешегә яла яккан өчен әле үзегезгә утырырга туры килмәгәе. Менә шулай!
Лапицкая ярсыганнан-ярсый барды. Өстәл яныннан торып, бөеренә таянды да Захаровка текәп карап, һәр сүзен кысып чыгара-чыгара сөйләргә кереште.
— Минем янга ялынып килгәнеңне оныттыңмы? Һа, аңа имеш хезмәт кенәгәсендә язу гына кирәк. Ярар, бирдем мин сиңа ул язуны. Ә үзең чүкеп ясалган рәсемнәрең белән кешеләрнең күпме хәләл акчасын җыйдың? Бер- сен-берсен күпмегә сатасың әле. Унбиш сумгамы? Әгәр мин ярдәм итмәгән булсам, син шуны эшли ала идеңме соң? Әрәмтамак дип, инде әллә кайчан төрмәгә тыккан булырлар иде. Синең спекуляция янында минем йөз тәңкәм төкерек кенә ул. Белеп тор, ул акча да минем үземә түгел, ә училище их тыяҗына тотылды. Үзеңне жәлләп, әле ундүрт сумын синең коньякка калдыра килдем. Шуның да кадерен белмәгәнсең...
Югалып калган Захаров күзен бер хуҗага, бер өстәлдәге шешәгә төшерә, әмма әйтер җавап таба алмый.
Сүзенең ничек тәэсир итүен, дилбегәне тагын үз кулына алуын ачык тойды Лапицкая.
— Әһә, мәлҗерәп төштегезме? — дип, ачу катыш сөенеп уйлап алды ул. — Кем белән көрәшкәнегезне, кемгә кое казыганыгызны белдегезме инде?
Хәзер дилбегәне бераз бушата төшәргә дә була. Людмила Ивановна яңадан кунакчыл хуҗабикәгә әйләнде.
Ярын, артык борчылмагыз! Хәлне төзәтергә була әле, — диде ул һәм чынаякка коньяк агызды, аны Захаровка сузды. — Минем сүздән генә чыкмагыз. Иң мөһиме — чапаланмаска! Монда төп гаеп синдә. Әйе, әйе, иптәшкәем. Синдә! Ләкин сине дә йолып алып була... Милициядә сорасалар, эшләдем дип бар, училищега кеше җыю белән шөгыльләндем дип бар. Авызыңны күтәреп, мин берни дә эшләмәдем, акча алып кына яттым дисәң, беркем дә башыңнан сыйпамас.
Лапицкая, зур бер сер әйткәндәй, ярым пышылдауга күчте. — Кыйммәтле алтын балдак кидертелгән бармагын түшәмгә, хрусталь люстрага төртеп күрсәтте.
Анда да үз кешеләрем бар. Ярдәмсез калдырмаячаклар. Ә бу«эш»не ябу өчен минем бер бармак селкетүем җитә. Инде төшендегезме,— диде ул һәм гасабиланып көлеп җибәрде. — Ә хәзер бер кечкенә генә формальность ясыйбыз.
Ул күрше бүлмәгә кереп китте һәм, күп тә үтми, чиста кәгазь белән ручка тотып килеп чыкты. Өстәлдәге затлы чынаякларны кырыйга этәреп, аларны Галина Захарова алдына китереп салды.
— Яз!
— Нәрсә язарга? Нишләп мин язарга тиеш?..
— Яз. яз. Әйттем бит инде, формальность кына бу. Шунсыз булмый. Югарыдагы иптәшләргә тотыныр җеп шуннан башланачак. Кайткач, ул үзе күчереп язар, — дип, башы белән ишарәләде Лапицкая, инде шактый йомшый башлаган Владиславка күрсәтеп. — Күчереп язар да үз кулы белән илтеп бирер. Хәвефләнер урын юк. Барысы да тәртиптә булыр... Әйттем ич, мине тыңлагыз, дип.
Галина Захарова, ручканы алып, хуҗа хатынның әйткәннәрен кәгазьгә төшерә башлады:
«Казан шәһәре, Ленин районы эчке эшләр бүлеге начальнигына утызын чы профтехучилищеның һөнәргә өйрәтү мастеры Захаров Владислав Юрьевичтан гариза.
Мин, беренче тапкыр милициягә сорау алырга чакырылгач, башым әйләнеп һәм тикшерүченең басымы астында дөрес булмаган мәгълүматлар бирдем. Хәзер, боларны яңадан тагын бер кат уйлагач, һәм эш өчен янып- көеп йөрүче намуслы кешегә гаеп ташлавымны аңлагач, түбәндәгеләрне хәбәр итәргә зарур дип саныйм. Мин 1980—1981 елларда һәм янәдән 1982 елда училищеда эшләдем. Һөнәргә өйрәтү мастеры дип кабул ителсәм дә, чынлыкта, мин профориентация белән шөгыльләндем, ягъни төрле район-нардан училищега укучылар җыйдым. Минем эшчәнлегем нәтиҗәсендә уку йортына илледән артык кеше кабул ителде. Училище директоры моны бары тик укучылар җыюны яхшырту максатларында гына гамәлгә ашырды. Мине училищеда эшләмичә генә акча алган һәм аны Лапицкаяга биреп барган дигән сүзләр ялган. Алар намуслы җитәкчегә көнче кешеләр яласы.
Минем элекке күрсәтмәләремне юкка чыгаруыгызны үтенәм».
Гариза язылып беткәч, Лапицкая кунакларны озатырга ашыкты.
— Тик бер нәрсәне истән чыгармагыз: барыбыз да бер сүздә булсак, безне беркем дә җиңә алмаячак. Бу мәшәкатьләр генә бетсен, әле сезне дә, күгәрченкәем, училищега секретарь итеп кабул итәрбез, — диде ул, Галинага елмаеп. — Тыныч, җылы эш. Ә борчулардан соң банкет миннән. Анысына шикләнмәгез.
Очрашудан өчесе дә бик риза, канәгать калдылар. Баш өстендә куера башлаган болытлар таралып, якты кояш килеп чыккандай булды.
Людмила Ивановна бу «эш»тән чыгу юлын шулай оста таба алуына горурланып, кулларын угалады. Иркенләп, кофе эчәргә утырды. Әмма күңел тынычлыгы озакка бармады. Училищедагы башка мастерларны, укучыларны да, сорау алырга, милициягә чакырулары, башка эшләренең өскә калкып чыгу ихтималы исенә төшкәч, эче «жу» итеп китте. Ләкин кирегә борылырга соң инде. Терсәк якын, әмма тешләп булмый.
_ Тагын нәрсәләр беләләр икән? Кем тишкән? — шуларны уйлады, җавап таба алмагач, кискен бер карарга килде. — Бар нәрсәне кире кагарга! Барысын да кисәтеп куярга!
Әле бая гына тарала башлаган шөбһәләре яңарды, күңелен шик корты кимерә башлады.
— Ә барысы да ничек әйбәт башланган иде бит!
Әйе, барысы да шәп, искиткеч шәп бара иде. Буйсынуындагы кешеләрнең баш июе, олырак, дәрәҗәлерәкләрнең үз итүе, дус итүе — барысы да бар иде. Бар иде бит. Хәер, ничек бу турыда үткән заманда әйтәсең?! Әле болар барысы да бар ич. Бу эшне алар белми ләбаса. Дефицит әйберләр дисеңме, модный курортлар дисеңме... Мәскәү олимпиадасына путевкага хәтле тапты Людмила Ивановна Акчасын кызганмый иде ул, кызганмый иде. һәм хәзер дә кызганмаячак.
Директор булып эшли башлаган көннәрен, кешеләр өстеннән, материаль байлыклар өстеннән властька ия булган чакларын, шуны тоюдан исерткеч ләззәт алган минутларын исенә төшерде Лапицкая. Ул кул куйган приказларда. бухгалтерия документларында күпме акча үтә. Йөзләп, меңләп, ун меңләп... Түләргә дә, түләмәскә дә аның ихтыяры. Сырлап бер генә имза куй. фәләнгә премия, фәләнгә өстәмә түләү, фәләнгә стипендия. Иң ачын- дырганы шул: акчаны үзеңә алып булмый. Ә аласы иде бит. Нигә аңа юлларын эзләп карамаска?! Акыллы кеше тапмаган ысул буламыни? Ә Людмила Ивановна үзен акыллы, тормыш рәтен белгән кешеләрдән саный. Диңгездән бер тамчы кимегәнне кем сизсен. Ә тамчылардан күл җыела.
— Иң башта училищедагы кешеләрне сынап карарга, тирәңә ышанычлы, таянырдай, сүз берләштерердәйләрен җыярга кирәк. — Ясаган нәтиҗәсе шул булды һәм ул үзенә хас энергия һәм үзсүзлелек белән эшкә тотынды. Аңа ошамаган, артык намуслылык күрсәткән, нәзберек кешеләр берәм-берәм училищедан китә торды. Алар урынына яңалары табылды. Владислав Захаров — әнә шуларның берсе. Хәер, ул, җинаятьчеләр теле белән әйткәндә,
• умырзая» гына. Аны училищеда беркем дә юньләп белми. Димәк, шаһитлар да рәтле күрсәтмә бирә алмаячак. Монда бары тик ике кеше — Лапицкая үзе һәм Захаров кына дөреслекне белә. Шушы версиядән читкә чыкмаска кирәк.
...Училищеда бимазалы көннәр башланды. Директор кабинетының ишеге ачыла да ябыла. Шикләнгәннәрен дә, үзенә таяныч булырдайларын да чакыра Лапицкая.
— Чакырдыгызмы, Людмила Ивановна?
— Әйе. әйе. Узыгыз, утырыгыз! Бер аңлашылмаучылыкны хәл итәсе бар иде. Кечкенә генә ярдәмегез кирәк.
Директорның һәр сүзен закон дип кабул итәргә яраткан мастер Закиров,
• Аңладым» дигәндәй, башын ия-ия, үзенең тыңларга әзер булуын белдерде.
— Менә нәрсә, иптәш Закиров. Училищега укучылар туплау ничек авыр икәнен үзегез беләсез. Районнардан, хәрби комиссариатлардан яшьләр җыю өчен махсус кеше алган идек. Мастер дип аталса да, ул укучылар белән шөгыльләнмәде, командировкаларда гына йөрде. Кайсыдыр юньсезе шуны милициягә чаккан. Имеш ялган кеше, аның исеменә язып, акча үзләштерелә. Аны да, мине дә ОБХССка чакырып, башыбызны әйләндереп бетерделәр.
— Мин нишли алам соң, Людмила Ивановна?..
— Ә... вак-төяк. Бәлки сезне дә анда чакырырлар. Шуны алдан әйтеп куярга теләвем генә иде. Үтенечем шул, сорасалар, үзең укыта торган бишенче группаны мастер Захаров җыйды дип әйтергә кирәк булыр.
— Минем аны күргәнем дә юк бит.
— Күрүегез кирәкми дә. Бары тик, әйе, бу группаны Захаров Зелено- дольск хәрби комиссариаты аша җыйды дип кенә әйтерсез. Моның өчен сезгә берни дә булмас. Училищеның яманаты чыгудан саклап калырга ярдәм итәчәксез. Шулай бит. Ризамы?
— Алай булгач, эшлибез аны, Людмила Ивановна.
— Тагын бер нәрсәне әйтергә оныта язганмын. Группада укучыларга да шуны җиткерсәгез иде.
Мастерның ни әйтергә белми җилкә җыеруын күргәч, Лапицкая елмаеп,
• Кыюрак булыгыз!» дигәндәй дәртләндереп, Закировка карады.
— Хәер, әйдәгез, болай итик.
Директорның кулы өстәл-кырыендагы кнопкага үрелде. Ишек ярыгында секретарь кызның башы күренде.
— Валечка, бишенче группа старостасын бирегә чакырыгыз әле. Хәзер алар дәрестә булырга тиеш.
Биш-алты минут үттеме-юкмы, группадашлары үзләренең җитәкчесе итеп сайлаган Олег Захаров директор кабинетына килеп керде.
Ышкылган джинсы, кара куртка кигән яшүсмер егет, ишек катында уңайсыз туктап калды, ни әйтерләр икән дип, бер мастерына, бер директорга карап алды.
Бар нәрсәне училище ихтыяҗыннан чыгып аңлатты аңа директор. Укучылар бердәмлеге, кешенең бер-берсен сатарга тиеш түгеллеге, хыянәтнең нинди авыр җинаять икәнлеге турында фәлсәфә корды. Менә шундый бердәмлек белән әшәке яладан бер мастерны коткарып калырга, данлы училищеның яманаты чыгудан йолырга кирәк икән.
Группадашларыңның күбесе Зеленодольскидан. Алар белән дә сөйләш. Барыгыз бер төрле итеп, безне мастер Захаров кабул итте дип әйтерсез.
— Кайда әйтергә?
_ Группагыз белән милициягә барырсыз. Тикшерүче Зиннәтуллинны табасыз да янына керәсез.
— Аңладыңмы?
Аңладым, — дип, башын иде егет. — Ә Захаров ниндирәк кеше? Сорасалар...
— Анысын онытып җибәрә язганбыз икән шул... Димәк, болай. Озын буйлы, шома коңгырт чәчле.
Лапицкая ялган мастерның ниндирәк сыйфатлары барлыгын исенә төшерер өчен, борынын ышкып алды. Диктант әйтеп торгандагыча акрын гына сөйли башлады.
— Өстендә соры костюм. Галстук такмый, күлмәгенең изүе электерелми. Тагын... Чеканка белән шөгыльләнә. Безгә, бик мавыктыргыч итеп, аны ничек ясау турында сөйләгән иде диярсез. Сез бит булачак төзүчеләр. Бу эш белән кызыксынып китүегез дә аңлашылыр.
Шаһит буларак милициягә чакырылган Закиров та, бишенче группа укучылары да сүзләрендт тордылар, тикшерүчегә нәкъ Лапицкая кушканча сөйләделәр. Барысы да җайлана башлады. Әмма училищедан укучыларны, мастерларны ОБХССка чакырулар дәвам итте.
— Нишләп бу хәтле казыналар икән, — дип борчылып уйланды Людмила Ивановна. — Моңа ничек чик куярга? Эш тирәнгәрәк китсә, хәтәргә әйләнүе мөмкин.
Мастерларның берсе — Демахинның милициядә «Захаровны белмим. Күргәнем юк. Әмма табельдә аның фамилиясе һәрвакыт була» дип әйтеп кайтуын ишеткәч, Лапицкая түзмәде, аны аты-юлы белән сүгеп ташлады да шул ук көнне педсовет җыйды. Бөтен халык алдында Захаровның кем булып исәпләнүен, кем алдында отчет тотуын, нинди эш белән «шөгыльләнүен» аңлатып бирде.
— Теләсә нинди башбаштаклыкка юл куеп торып булмый. Безнең уртак эшебезне моннан соң үз каланчагыздан торып кына каралтып йөрмәвегезне таләп итәм, — дип бетерде ул сүзен.
Ленин районы милиция бүлегенең социалистик милекне урлауга каршы көрәш бүлегендә училищедан килгән сигналга баштарак әллә ни әһәмият бирмәгәннәр иде. Тикшерүче Зиннәтуллин, барлык шаһитларны, шул исәптән ялганнарын да тыңлагач, өлешчә билгеләмә генә чыгарып, «эш»не туктату турында карарга кул куйды. Лапицкаяга канатлар үскән кебек булды. Әмма сөенергә иртәрәк булган икән әле. Таяк тыгып бутаган кырмыска оясын хәтерләткән училище тиз генә тынычлана алмады. Үзләренең хаклыкларын, дөреслекнең сүз астында күмелеп калуын аңлаган мастерлар шәһәр проку ратурасына мөрәҗәгать иттеләр. Архивлардан папкалар тагын күтәрелде. Прокурор ябылган «эш»нең очы-очка ялганып җитмәвен ачыклады. Ул төгәл иттереп тикшерү өчен җибәрелде. Бу юлы аны Казан эчке эшләр идарәсенә йөкләделәр. Тикшерүче тәҗрибәле юрист капитан Иванов иде.
«Эш»кә тагын йөзләрчә тикшерү һәм экспертиза нәтиҗәләре, җавап алу һәм гаепләнүчеләрне күзгә-күз очраштыруларның беркетмәләре өстәлде.
Вячеслав Федорович үзенең Ленин районындагы коллегасы сүтә баш лаган һәм Лапицкая «ярдәме» белән чуалтып ташланган җепнең иң очын нан тотынырга булды. Барысын да бөртекләп күздән кичерергә, булган дәлилләрдән һәм фактлардан логик эзлекле конструкция корырга, төгәл- сезлекләрнең кайда һәм ничек җибәрелүен ачыкларга кирәк иде. Гаепләнүчеләр тикшерүчене кай тирәдәрәк юлдан яздырган? Әллә чыннан да алар-
ның бер гаепләре дә юкмы? Көнче кешеләрнең нахак яласы белән гадел һәм дөрес җитәкчегә кара ташланмыймы? Чуалган җеп шулай ук сүтеп бетерерлек түгелмени? Ничек кенә булмасын, җепнең очы. әлбәттә, Захаровта. Нәрсәдер әйтеп бетерми, нәрсәнедер яшерергә тырыша ул. Шушыларны кат-кат уйлагач. Иванов беренче эше итеп коллегасы шикелле үк янына Владислав Захаровны чакыртты.
Күптән түгел генә булып үткән борчулардан, тетрәнүләрдән әле айнып та җитмәгән Захаров яңа тикшерүче белән сөйләшүне ризасызлык белдерүдән башлады.
— Бер балык башын күпме чәйнәргә була? Бер генә түгел, мең мәртәбә чакырттылар, сөйләштеләр, тикшерделәр бит инде. Барысы да ап-ачык. Ба рыбер шуннан артык бер сүз дә әйтә алмыйм һәм... гомумән, мин әйтергә дә теләмим.
— Туктагыз, тукта! Гаепсез икәнсез, сезгә беркем дә җинаять тагарга җыенмый. — дип/ сабыр гына эндәште аңа Иванов. — Бары тик берничә детальгә төгәллек кертәсе генә бар иде. Сезне дә шуның өчен чакыруыбыз.
— Сезнең кәгазьләрдә барысы да уч төбендәге кебек ярылып ята бит™ Тагын нинди төгәллек ди ул?
— Менә нәрсә, Владислав Юрьевич, баштагы күрсәтмәгездә бер төрле, аннан соң икенче төрле сөйли башлавыгызны ачыклыйсы килә. Бәлки шуннан башларбыз...
— Аның сәбәбе минем гаризамда әйтелгән. Зинһар, юкка башымны катырмагыз.
— Ярый, анысы шулай да булсын ди. Укучыларны нинди хәрби комиссариатларда җыйдыгыз? Менә болары беркетмәләрдә юк. Шулаймы?
Бу сорауны ишетүгә. Захаровның йөзеннән бер генә мизгелгә кара күләгә үтеп киткән кебек булды. Бар нәрсәне хәтеренә сеңдереп, мыегына чорнап утырган Иванов, шушы күз ачып йомар арада булган үзгәрешне шәйләүгә үк. үзенең бик кирәкле һәм мөһим сорау бирүен чамалап алды. Захаров та инде үзен кулга алып өлгерде, йөзенә элеккеге битарафлык һәм ваемсызлык чалымнарын чыгарып, җавап бирергә кереште.
— Күп йөрергә туры килде инде. Каян хәтерләп бетерәсең?
— Ә шулай да...
— Зеленодольск, Арча... тагын башка районнар... — Захаров уйланып, туктап калды һәм кинәт нәрсәнедер исенә төшергәндәй ашыга-ашыга тезеп китте. — Ышанмасагыз, укучылардан сорый аласыз. Алар үзләре шартлатып әйтеп бирерләр.
Тик аның күзләрендә инде баягы ваемсызлык юк, алар менә менә эләктереп алам дип торган, ярсыган җәнлек күзләре шикелле Ивановны сак һәм кырыс караш белән күзәтәләр иде.
Үзеннән алдагы тикшерүченең кайчан ялгыш юлдан кереп китүен аңлап алды Вячеслав Федорович. Сорау алуны артык дәвам итмәскә булды. Беркетмәгә кул куйдырды, шәһәрдән чыгып китмәскә имза алды һәм хуш лашырга ашыкты.
— Юкка казынасыз, капитан, — ризасыз мыгырдап чыгып китте За харов. Аның артыннан ишек ябылуга ук, Иванов кәгазь, каләменә үрелде. Шул ук көнне хәрби комиссариатларга берничә сорауны эченә алган хатлар очты.
Төп гаепләнүче Лапицкая белән очрашканчы үзенең инде оеша башлаган фикерен ныгытырга, кайбер шикләрне таратырга кирәк иде. Хат көткән көннәрне әнә шуңа багышларга булды ул.
Моңа кадәр үткәрелгән барлык сорау алуларның беркетмәләре һәм башка документлар белән җентекләп танышкач, фикере тагын да ачыклана төште: аның алдында тәҗрибәле һөм бер нәрсәдән дә тайчанмый юрган аферистка. Аны көн яктысына чыгару шактый катлаулы һәм авыр булачак. Шәһәр прокуратурасына мөрәҗәгать иткән мастерларның бер дә юкка кешегә яла якмаячакларына да чын күңелдән төшенде. Димәк... Шаһитларның бер көнне болай, икенче көнне тегеләй сөйләүләре, аларның күрсәтмәләрендә бер-берсен юкка чыгара торган капма-каршы фикерләрнең булуы тикшерүне тагын да тирәнрәк катламнардан башлауны, училищега бәйле кешеләр белән яңадаи-яңа очрашуларны таләп итә иде.
Гаепләнүчеләр берсе дә, башын иеп: «Әйе, хаталанганмын, кичерә күрегез», — дип килә торганнардан түгел. Лапицкаясы да. Захаровы да — ике
чабата бер кием, Алар бер үк җинаятьнең ике полюсында торган кешеләр. Берсе оештыручы, икенчесе я җиңел акыллылык корбаны, я булмаса башка бер җинаятен каплау өчен шул чарага керешкән. Шуның өстен» Захаровның дәрес алып баруы турындагы табельләр шиккә төшерде Ивановны. Алар- ны бит директор үзе тутырмаган. Булмаган дәресләр турындагы бу ялган кәгазьләрдә м. > герларның да, директор урынбасарының да имзалары бар. Димәк, бер кешенең генә түгел, ә бер төркемнең сүз берләшүе, уртак җинаяте булырга мөмкин дигән сүз. Тукта, тукта! Шул имзаларны, ведомостьларны да графология экспертизасына җибәреп карасак?..
Уйлаганын прокурор белән уртаклашкач, Иванов тиз арада уйларын тормышка ашырырга да кереште. Үзәк бухгалтериядән 1979 елдан башлап, акча түләүгә бәйле барлык документлар җыеп алынды.
Болар беренче карашка әллә ни әһәмиятле дә түгел кебек. Ләкин әле һаман ул язмаларда кем кулы уйнавын тәгаен әйтү кыен. Шул шикне юкка чыгарырга кирәк иде. Әмма тикшерүче бөтен өметен хәрби комиссариатлардан киләчәк җавапларга баглады, аларны түземсезлек белән көтте. Ул җаваплар кемнең хак, кемнең нахак сүз сөйләвен бөтен тулылыгы белән ачыкларга ярдәм итәчәкләр.
Ләкин аннан соң булган яңалыклар Захаровны да, көтелгән хатларны да онытып торырга мәҗбүр итте.
...Иртән эшкә килеп, киемнәрен шкафка эләргә дә өлгермәде, телефон шалтырады.
— Вячеслав Федоровичмы? Экспертиза бюросыннан әле бу.
— Әйе, тыңлыйм. Берәр нәрсә ачыклый алдыгызмы?
— Хәзергә өзеп әйтүе кыен. Шулай да кайбер нәтиҗәләр бар кебек...
— Кебек кенәме, әллә бармы? Җанымны кыйнамагызсана, ни барын тиз генә әйтеп буладыр ич, шайтан алгыры, — дИп түземсезләнде Иванов. Кулына каләмен алып язарга хәзерләнде.
— Ашыккан ашка пешкән ди. Алай бик каударланйаң. бөтен документларны карап бетермичә бер сүз дә әйтмәбез, — дигән җавап ишетелде чыбыкның икенче очыннан. Алар яшь капитанның берәр эшкә тотынса, бар вакытын, белемен шуңа багышлавын яхшы беләләр иде. Аз гына булса да, түземсез тикшерүчене шаяртасылары килде булса кирәк.
— Ярый, биреләм. Гаеп миндә. Тик ни тапканыгызны әйтегез генә...
— Шул-шул...
Трубкадан кәгазь кыштырдаган тавыш ишетелде.
— Без монда училищеның Сабадагы филиалында укучыларга стипендия түләү ведомостьларын карап чыктык. Ай саен җиде-сигез укучы өчен имзалар бер яки ике кеше кулы белән куелган...
— Ачыклый алмадыгызмы—кемнеке икән?
— Берсе шул филиалдагы мастер Колударовныкы, икенчесе училище директоры урынбасары Корнееваныкы булырга тиеш.
— Тиеш кенәме... Әллә шулаймы?
— Тиеш булгач, тиеш инде, ягъни шулай булып чыга. — дип сүз уйнаттылар телефонда.
— Стипендия ничәшәр сум әле?
— Җитмеш дүрт сумнан бара...
Тагын берничә көннән башка ведомостьларда да ялган имзалар барлыгы мәгълүм булды. Инде «эш»не җиң сызганып башларга, тикшерүнең яңа баскычына атларга мөмкинлек туды.
Сорау алу вакытында да. ашыга-ашыга сөйләгәннәрне тәртипкә китергәндә дә, үзенең һаман бер сорауга җавап таба алмаганын сизенә Иванов. Захаровны, ярый, алкоголик, түбәнгә тәгәрәгән кеше дип карыйк. Ә бу мастерларга һәм өлкән мастерларга, директор урынбасарларына ни җитмәгән?! Тыштан караганда, барысы да, кем әйтмешли, интеллигент кыяфәтле, үзләренең ни кылганнарын, иртәме-соңмы җавап бирергә туры киләчәген дә аңлаган бит алар. Илебезнең, халкыбызның иң кадерле нәрсәсе — яшь буынны хезмәткә өйрәтү, тәрбияләү бурычы йөкләнгән кешеләр ничек итеп шулай түбәнлеккә тәгәри алган? Кайчагында, авыз эченнән ботка пешереп, кызарып, тирләп утырган бу мескен җаннарны кабинеттан куып чыгарасы килә башлый. Хәер, алар барысы да мескенләнми. Кайберләре, киресенчә, югарыдан торыбрак өстәнрәк карап сөйләшергә дә тартынмый. Лапицкая үзе генә дә ни тора! Аның үз-үзенә ышанган, боеручан, кайчагында кычкыруга әйләнеп китә торган тавышында ниндидер ымсындыру да. бу эшкә югарыда юл
бирмәячәкләре турында өметләнү дә, тикшерүче хезмәтендә күңелсезлекләр булачагына ишарә дә яңгырап китә.
Ләкин тикшерүче эмоцияләргә бирелә алмый. Аның төп коралы — дәлил, берничек тә кире кагып булмый торган фактларны логик эзлеклелектә туплау, шулар белән җинаятьчеләрнең гаебен, гаепсезләрнең аклыгын раслау. Нинди җәза биреләчәген бары суд, халык суды гына хәл итә.
— Миңа нинди җәза бирерләр икән соң? Барысын да үзем сөйләп бирдем бит...
Җавап көтеп, үзенә текәлгән пыяла сыман буш күзләрне шунда гына күргән кебек булды Вячеслав Федорович. Әмма күңелендәгеләрне әйтеп торуны кирәк тапмады, кыска гына җавап кайтарды.
— Гаебеңне ни дәрәҗәдә аңлавыңны, чын күңелдән тануыңны искә алмый калмаслар. Дәвам итик, Анатолий Семенович. Минем бөтен ваклыкларына кадәр беләсем килә. Баштан ук башлыйк, — дип эндәште ул каршында утыручы Колударовка. — Барысын да тәртибе белән сөйләгез.
Ак кәгазь өстеиә кара эшләр турында вак хәрефләр төшә башлады.
— Сабада безгә бүлмә бирделәр. Лапицкая ярдәм итте. Хатыныма да йөз илле тугызынчы ПМКга экономист булып урнашырга ул булышты. Мин мастер булып эшли башладым. Беренче тапкыр стипендияне Казаннан җитмеш тугызынчы елда алып кайттым. Ул вакытта инде сигез укучыбыз дәрескә йөрми иде. Аларның кайберләре бер-ике көн генә килде, кайберләре- нең училище ишеген ачып кергәне дә булмады. Таратканнан соң, акчаның аларга дигән өлеше миндә калды. Кире тапшырырга дип, Казанга киттем. Училище директорына нишләтим бу акчаларны дип кергән идем, ул аларны кире бухгалтериягә бирергә ярамаганлыгын әйтте.
— Нишләп?
— Әгәр укучылар йөрмәгәнне белсәләр, Сабада филиалны ябачаклар, эшсез калачаксың диде.
— Акчаларны нишләттегез?
— Ул ведомостька укучылар өчен кул куярга, ә акчаларны үзендә калдырырга кушты.
— Ә сез куйдыгызмы?
— Әйе, бер мин генә түгел. Безнең белән директор урынбасары Корнеева да бар иде. Ул да куйды.
— Ничә тапкыр шулай эшләдегез?
— Хәтерләмим инде. Гел шулай барды ул. Казанга килгән саен, Лапицкая миннән: «Синең үле җаннарың ничәү әле?» — дип сорый торган булып китте.
— Акчаны аның кая куеп барганы белән бер генә мәртәбә булса да кызыксынмадыңмыни соң?
— Сораган идем. Аларны ул училище кирәгенә тотабыз диде. Аннан соң филиалга тикшерүче комиссияләр килмәсен өчен, югарыдагы җитәкчеләргә бүләкләр алырга кирәклеген аңлатты.
— Дөресен генә әйт әле, Анатолий Семенович. Бу эшләрнең җинаять икәнен аңлый идеңме?
— Аңладым аңлавын, — дип авыр сулады Колударов. — Лапицкая мине башта ук кисәтеп куйды: «Имзаларыңны син куйдың. Ул-бу булса, җавабын да син бирәчәксең», — диде. Соңрак баш тартырга да уйлап караган идем, тик квартира бирмәсләр дип курыктым. Яхшы гына эшләсәм, һичсүзсез квартира булачак дип, директор өметләндергән иде...
Бер факт икенчесенә, өченчесенә барып тоташты. Алар тагын башка төсмерләре һәм төсәллекләре белән ачыла барды. «Умырзая»ларның да бер Захаров кына булмавы беленде. Ниндидер Авербах дигән кеше дә училищеда мастер булып исәпләнгән, аңа да берничә ай хезмәт хакы язып барылган. Аның үзен күреп сөйләшү, шаһитлар күрсәтмәсе, экспертиза нәтиҗәләре кире каккысыз итеп, бу акчаларның да Лапицкая кесәсенә шуа баруын раслады. Шушы юл белән генә дә ул кыска вакыт эчендә бер мең алты йөз илле алты сум акча үзләштергән.
Капитан Ивановның күз алдыннан дәүләт акчасын талауга юл ачкан әллә ничә кешенең язмышы узды, унөч калын томга күрсәтмәләр, документлар һәм беркетмәләр теркәлде.
Айларга сузылган четерекле «эш»не төгәлләргә, гадел хөкем органнарына тапшырырга да мөмкин. Зур һәм мәшәкатьле йөкне өстеңнән төшергәннән 166
соң була торган рәхәт бер җиңеллек кичерде Вячеслав Федорович. Соңгы тапкыр папкаларны өстәленә тезеп салды, вөҗданы гАдчрак булган берәүнең күпме кешене үз баткагына тартуын аянып уйлап куйды. Тагын томнарны ачты, күз алдыннан берәм берәм фамилияләр, кызганыч йөзләр узган кебек булды.
Әйе. бу беркетмәләр шул турыда сөйли. Ивановның колагында әле дә булса аларның тавышлары яңгырап тора кебек.
Егерменче группаның һөнәргә өйрәтү мастеры Орлова сөйли:
Минем группада сигез кеше укуын ташлады. Бу турыда Лапицкая- га әйтсәм дә. ул аларны училищедан чыккан дип исәпләмәскә кушты. Алар класс журналыннан да. стипендия алу исемлегеннән дә төшерелмәде. Хәтта ялган билгеләргә кадәр куеп барылды.
Училищеның директор урынбасары булып эшләгән Пьянова тавышы:
Ул вакытта Саба филиалындагы утызынчы группада кЫрык кеше исәпләнсә дә, егермеләбе генә укый иде. Директор укымаганнарны исемлектән төшермәскә, алар өчен ведомостька кул куярга, ә стипендияләрне аңа китереп бирергә кушты. Егерменче группа мастеры Әхмәтшина шулай эшләде дә. Аның алып килгән акчаларын директорга бирдек, ведомостька үзебез кул куйдык.
Бу хәлләрдән соң мин мастерлардан барлык укучыларны да стипендия исемлегенә кертеп баруларын таләп иттем.
Мастер Корнеев күрсәтмә бирә:
— Кадышевода безнең укучылар интернат төзелешендә эшләде. Ла- пицкая боерыгы белән мин 1219, 1622 нче ведомостьларга эштә катнашмаган укучыларны да теркәдем. Аларга дигән бер мең биш йөз сум акчаны директорга бирдем...
Кыска гына вакыт эчендә Лапицкая әнә шундый юллар белән унөч мең йөз җитмеш дүрт сум акча үзләштергән булып чыкты. Бу бәхәссез, расланган нәрсә.
Училищеда укымаган яшьләрне, ягъни «үле җаннарны* яшереп баруның бик ансат юлы да табылган. Аларны Совет Армиясенә чакырылу сәбәпле училищедан китте дип, я булмаса, имтиханнарны вакытыннан элек тапшырды дип рәсмиләштергәннәр. Приказларда тагын Лапицкая кулы. Ул гына да түгел, ялган белгечләргә хәтта дипломнары да тутырып куелган. Ялган билгеләр, ялган дипломнар, ялган белгечләр... 1979—1983 елларда училище республика төзелешләренә *үле җаннардан* йөз дә ун «белгеч» җибәргән.
Югары органнарга укучылар җыю, халык хуҗалыгы өчен квалификацияле төзүчеләр әзерләү планнарының тотрыклы үтәлүе турында рапортлар оча. Лапицкаяның исәбе бу юлы да аклана. «Алдынгы» училище җитәкчеләренә «хезмәт казанышлары» өчен премия артыннан премия килә. Тагын йөзләрчә сум дәүләт акчасы җинаятьчеләр кесәсенә күчә.
Вячеслав Федорович папкаларны читкәрәк этеп куйды һәм шунда гына үзенең никадәр аруын, тәне түгел, ә рухының никаДәр талчыгуын тойды. Әллә ничә айга сузылган гаять тә четерекле, катлаулы һәм мәшәкатьле, бор- чулы көннәрнең йомгагы булып, алда бер җинаять тарихы ята. Күрәсең, күңеле чиста булмаганнарның психологиясе бердер. Кылган кыңгыр эшләрен каплап калдырырга тырышып күпме боргалану, законны читләтеп үтә торган әйләнгеч юллар һәм ярыклар эзләү, инде яшереп калдырырга мөмкин булмагач, төп гаепне үзеңнең яраннарыңа һәм кәсептәшләреңә аударырга маташу... Барысы да булды, барысы да күз алдыннан узды.
Сазлык чоңгыллары да шулай бит. Башта тигез, шома булып күренгән, яшел хәтфәдәй мүк белән капланган баткак та бернинди куркыныч тудырмый кебек. Килгән шәпкә түмгәктән түмгәккә сикер дә, юлыңны дәвам ит! Барысы да әйбәт булыр. Сазлы урынны йөгереп үтәрсең дә киң, якты сукмакка килеп чыгарсың кебек. Әмма бу мираж, ялган хәвефсезлек, ялган матурлык. Аягыңны басуга ул инде сине җибәрми. Әле генә ымсындырып торган түмгәкләр дә ярдәм итми. Чыгарга, дәһшәтле пычрактан коты лырга теләп тарткаланган, чапаланган саен ул сине тагын да аскарак, эч- кәрәк суыра. Салкын, ябышкак ләм тезеңә, билеңә җитә, күкрәгеңә якынлаша. Котылыр өчен әллә ниләр бирердәй буласың. Әмма чигенү юлы юк. Баткак үз кочагына эләккән корбаннарны ычкындырырга яратмый.
Лапицкаяның нәфесе дә аны намуссызлык, вөҗдансызлык, дөньядагы бөтен кыйммәтләрне дә акча белән үлчәү, ришвәтчелек һәм «син - миңа.
мин — сиңа» дип яшәү сазлыгына китереп керткән. Училищены ташлаган укучыларның стипендияләрен кабинетындагы калын сейфка тәүге тапкыр бикләп куйганда әле борын төртә генә башлаган нәфес яшелле-зәңгәрле пачкаларны күргән саен аның җанын котырта, астыртын пышылдый: «Үрел дә ал! Барысы да законлаштырылган ич. Укучылары исемлектә бар, ведомостьта, ялган булса да, имзалары ярылып ята. Бәлки әле берни дә булмас, беркем дә сизмәс. Ул кыштырдавыклы кәгазьләр алтын алкага да, кыйммәт ле мехка да, хрусталь һәм затлы келәмгә дә әйләнә ала лабаса. Бары тик теләк кенә кирәк». Нәфес әнә шулай котырта, яшәү ямен модалы киенүдә, тәмле ашауда гына күрә белгән вак җанны үрти, ымсындыра. Баткакка беренче адым ясала. Мәкерле сазлык аны тагын да эчкә суыра, комсызлыкны үсендерә, алгысыта бара. Бер группа стипендиясе генә җитми хәзер Лапицкаяга. Башка группаларда да «үле җаннар* арта, «умырзая»лар үсеп чыга.
Нәфес туктала белми. Нәфес баткагы табигый сазлыктан мәкерлерәк тә, пычраграк та. Сазлыкка бата башлаган җан иясенең котылу өмете бар әле. Ул ярдәмгә чакыра, башкаларны кисәтә, талпына, капшанып-кармала- нып, таяну ноктасы эзли. Ә нәфес баткагына чумучылар ярдәм сорап кычкырмый, киресенчә, алар һаман эчкәрәк керергә, үз яннарындагыларны да шул пычракка батырырга тырыша.
Лапицкаяның тикшерү барышында үз-үзен тотышы, кире ^сагып булмаслык дәлилләрне танырга теләмичә бөтен гаепне башкаларга ягарга маташуы әнә шундый баткаклыкны хәтерләтте капитан Ивановка. Әмма гаделлеккә күпме генә аяк чалырга теләмәсен, ике йөздән артык шаһит күрсәтмәсе, товар белгечләре экспертизасы, суд-бухгалтерия, суд-психиатрия, графология экспертизалары нәтиҗәләре һәм башка материаллар аның үз тирәсенә җинаятьчеләр группасы туплап, еллар дәвамында дәүләт акчасын урлап яшәвен ачык итеп күрсәтте.
Тикшерү нәтиҗәләрен судка җибәрер алдыннан соңгы тапкыр үз янына Лапицкаяны чакырды ул.
— Тикшерү тәмам. Сезгә бер киңәш бирәсем килә иде...
Людмила Ивановна тикшерүчегә зәһәр карап алды, иреннәрен кысып, сүзсез калды. Үзенчә тәкъва булып, һаман әле яшь булып, яшәреп күренергә тырышучы, әмма соңгы көннәрдә шактый картаеп киткән, асыл йөзе ачылган бу хатыннан бүген бернинди сүз ишетә алмаячагын аңлагач, капитан Иванов ашыкмый гына дәвам иттерде.
— Судта да болай киреләнеп, бар нәрсәне кире кагып утырмаска киңәш итәр идем. Гаебегез... җинаятегез ачык. Хәлегезне бары тик саф күңелдән сөйләү генә җиңеләйтә алачак...
«Ә» дә, «җә» дә димәде Лапицкая. Соңгы мизгелгә кадәр ул әле һаман да үзенә кемнеңдер ярдәм кулы сузасына, эшнең башка якка үзгәрәчәгенә ышана иде, күрәсең. Тикшерүченең акыллы киңәше юкка гына булган икән.
Берничә көн инде республика Верховный судында хөкем бара. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә Лапицкая һәм Захаровтан тыш, акча урлау һәм үзләштерүдә катнашкан тагын өч кеше — Анатолий Колударов, Семен Корнеев һәм Замирә Әхмәтшина (башкалары, тикшерү барышында амнистиягә элә-геп. иптәшләр судында каралды).
Бер-бер артлы шаһитлар чакырыла. Суд членнары, халык утырышчы- лары алдында җинаятьнең нечкәлекләре, гаепләнүчеләрнең җинаятькә ни дәрәҗәдә катнашуы ачыла. Берәүдән кала барысы да үз гаепләрен таный, суд алдында, халык алдында башын түбән ия. Ә берсе һаман чекерәеп күзгә керә, барысын да кире кага.
Залда суд председателенең тавышы яңгырый:
— Гаепләнүче Лапицкая! Сезгә ни өчен гаепләнүегез аңлашыламы?
— Гаепләүне аңлыйм, әмма урлашуны танымыйм. Барысын да училищеда эшне яхшырту максатында эшләдем. Бөтен мәсьәләләрдә урынбасарла рыма ышана идем, бәлки гаебем шундадыр. Укуга кабул итү һәм чыгару белән дә урынбасарларым шөгыльләнде. Захаровка килгәндә, аннан да, хатыныннан да бер тиен акча алганым юк.
— Ни өчен аның училищеда исәпләнүен яшереп килдегез?
— Коллективта үзләрен рәнҗетелгән дип санаучы кешеләр бар иде.
Әгәр барысын да әйтеп барсаң, аларның моны миңа каршы борулары мөмкин иде... Ә соңыннан Захаров турында мин барысын да игълан иттем—
Copay арты copay бирелә. Тагын яңа мәгълүматлар, җинаятьнең детальләре һәм төсмерләре ачыла. Әле суд залында да вак үпкәләр, янаулар һәм бер-берсен намуссызлыкта гаепләүләр яңгырый.
Владислав Захаров сөйли:
— «Акчаңны ал»,— дип, миңа училищедан ай саен киләләр иде. Ундүрт сумын үземә калдыра идем, калганнарын Лапицкаяга биреп бардым... Анда гел барып йөрмәс өчен аның исеменә берничә доверенность яздым. Доверенность буенча алганнардан Лапицкая миңа ундүрт сумын бирми иде.
Икенче тапкыр мине училищега үземнән башка гына кабул иткәннәр. Бу турыда мин акча алырга чакыргач кына белдем.
Лапицңая дәшми. Колударов һәм башкаларның күрсәтмәләреннән соң гына тагын сүз аңа бирелә.
— Колударов та, Захаров та, Корнеева да — барысы да ялганлыйлар. Сүз берләшеп, бөтен гаепне миңа аударырга маташуларын әле хәзер генә аңладым мин. — Аның һәр сүзе ярсып һәм ачуланып чыга. Элеккеге яраннарына ачу белән карап-карап ала.
— Захаров белән Колударов танышлар идемени?
Судьяның тыныч һәм ачык тавыш белән әйткән бу соравы ярсыган Ла- пицкаяны үз урынына утырткандай итә. Ләкин бирелергә исәбе юк аның.
— Танышлармы, юкмы — анысын белмим. Ә Захаровның мине акча үзләштерде дип күрсәтүе ялган. Колударовка килсәк, ул Корнееваны агартырга тели. Чөнки акчаны ул аңа биреп барган. Хәзер ул Корнеева тәэсирендә сөйли.
Бу кадәр оятсызлыкка түзмәде ахры, Колударов урыныннан кычкырып җибәрде.
— Кабинетыңда синең белән, Корнеева белән бергә ялган имзалар ясаганыбызны оныттыңмыни?
— Булганы юк. Андый хәлнең булганы юк... Андый хәлне мин хәтерләмим.
Лапицкаяны истерикага бирелеп кычкыра башлагандыр дип уйлаучылар нык ялгыша. Юк! Ул барысын да алдан уйлаган, һәр сүзен, хәрәкәтен мөмкин кадәр эффектлырак итеп күрсәтергә тырыша. Ләкин — юкка, дөреслекне күмеп булмый инде.
Хөкем карары ачык һәм аңлаешлы: җинаятьчел төркем башында торган Людмила Лапицкая — сигез, калганнары өчәр елга ирекләреннән мәхрүм ителә, урлап җыйган мал-мөлкәтләре конфискацияләнә. Шуның өстенә Захаровны алкоголизмнан мәҗбүри дәвалау турында карар кабул ителә.
Р. S. Россия Федерациясенең Верховный суды хокем карарын үз көчендә калдырды.

Реклама