ИДЕЛ КЫЗЫ


Җиденче башлам
җаганлы Казан киче Кабан күле өстендә яшен шәүләләрен биеткәндә. Солтан Айдаров техникам бинасыннан урамга килеп чыкты Чыкты да баскан җирендә катып калды Аҗаганның яна бер җилфердәве аны сукырайтып җибәрде. Күз камаштыр. гыч ут өермәсе сүнеп, якындагы күл өсте, яр буйлап тезелгән карт өянкеләр караңгылыкка чумгач, ул — азаккы мәртәбә үзе әле генә чыккан бинага әйләнеп карады: ике катлы агач йорт инде тоныкланган, җил-яңгырлардан. кар-бураннардан караеп беткән бүрәнәләре белән күздән югалган, ул йорт хәзер Айдаров өчен юк иде инде
Аны бүген партиядән чыгардылар
Иртәгә ул бирегә килмәс. Җир төзүчеләр техникумының директоры булып, күрсәтмәләр бирмәс. Аның урынына башка кеше килер, башка кеше күрсәтмәләр бирер
Өйгә кайтырга кирәк иде. Миңгерәүләнеп, беркавым басып торгач, техникум ихатасыннан ерак түгел генә урнашкан Нәби картлар өенә таба юнәлде. Чикмәнле, какча гәүдәле, аз сүзле, кайчан карама кулына чыбыркы тоткан Нәби карт менә хәзер өеннән бөкрәя төшеп килеп чыгар да. «Киттекме, иптәш дилектыр?» —дип ишәр төсле тоелды аңа Хәзер Солтанга тугрылыклы булып калса, әнә шул бер кеше - ат йөртүче Нәби карт кына калачак. Казаннан ун чакрымнар ары Аргы Кабан буена урнашкан Җир төзүчеләр техникумына җәйге челләләрдә дә. көзге яңгырларда да. кышкы бураннарда да йөртте бит ул аны Казаннан көн саен китерде, көн саен илтеп куйды. Тәҗрибә участокларына, кырларга алып чыкты. Директоры белән бергә уҗымнарның дәррәү тишелүенә куанды, яңгырсыз елларны, сортлы бодай соңга калып тишелгән чакларда, борынын салындырып, ләм-мим бер сүз дәшмәстән, шомырт агачыннан ясалган чыбыркы сабы белән каты кәсләрне, түмгәкләрне төрткәләп йөрде. Авыр итеп көрсенде Игеннәрнең кадерен белгән, гомерен буразнада үткәргән кешеләр генә аның төсле итеп көрсенә ала
ГАРИФ АХУНОВ (1925) — прозаик. РСФСРның атказанган культура хезмәткәре. ТЛССРның / Тукай исемендәге Дәүләт премияЪе лауреаты. «Хәзинә». «Хуҗалар» роман нары повести һәм хикәяләр, пьеса һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы Казанда яши
Хәзергеләр әнә синең ун ел буена тырышканнарыңны бер минут эчендә юкка чыгардылар Мөгыйн Галләмовнын бер битлек гаризасы җитте сине партиядән чыгару өчен Мөгыйн белән Солтан, әле революциягә хәтле үк. Таминдар бай мәдрәсәсендә укыганнар иде. Мәдрәсә малайлары Мөгыйнне күп белгәне, коръәннең барлык сүрәләрен үз файдасына аңлата алганы өчен Нух пәйгамбәр дип исем биргәннәр иде. Тора-бара «пәйгамбәр» дигәне онытылды. Нух Галләмгә әйләнеп калды. Пәйгамбәр исемен йөртүче Галләмов изгелек белән явызлык арасында чайкалды. Колчак килгән заманда, гражданнар сугышы чорында ак офицерлар погонын да тагып йөрде, аның өчен Алабуга төрмәсендә биш ел утырып та чыкты Ни хикмәттер. Нух Галләм судан коры чыга, юешләнгән репутациясен еракка яшерә белә иде. Күрәсең, табигать мул итеп биргән булдыклылык. ш\нын өстәвенә җиңел сөяклелек аны коткарып килгәндер Алабугада. Уфада. Уралның кайсыдыр бер каласында буталганнан сон. ул Казанга Наркомземиың кадрлар бүлегенә кайтып урнашты. Дүрт- биш ел эчендә энергияле, каты куллы, төптән уйлап эш йөртә белә торган башлык булып танылды. Аның белән югарырак урындагы түрәләр дә исәпләшә башладылар. Солтан аны инде акылга тәмам утырган, совет платформасын тулысынча кабул иткән дип уйлый, җае чыккан чакларда ул аңа булыша да торган иде.
Бүген аны Нух Галләмнең гаризасы нигезендә партиядән чыгардылар. Беренче мизгелдә Солтан моны берничек тә аңлый алмады. Ул аңа Мөгыйн Галләмовның арттан килеп пычак кадавы кебек явызлык булып тоелды. Әйе. явызлык! Нух эшне бик каты белеп эшләгән, тыштан караганда, ул Солтанга ташлаган гаепләргә һич тә бәйләнерлек түгел. Галләмовның гаризасы буенча болан булып чыга: Солтан Айдаров — 1930 елны авылга күмәк хуҗалык төзү өчеи җибәрелгән вәкил — ярлы-ябагайны колхозга көчләп керткән Мисалы күмәк хуҗалыкка тупланган «Кызыл Зартугай»ның колхоз межасын билгеләргә кирәк булгач, землемер баганасы чокырына төшеп яткан Садыйк ярлыны чокырдан наган белән атып, куркытып чыгарган. Иптәш Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» исемле мәкаләсендә сүз әнә шундый кешеләр, властьтан намуссыз рәвештә файдаланучы, партия исеменә тап төшерүче ялган коммунистлар турында бара. Мондый кешеләр Совет властеның терәге булырга тиешле ярлы крестьянны, аларның союзнигы булырга тиешле урта хәллене социализм строена каршы аякландыралар, халык арасына ризасызлык орлыгы чәчәләр. Ул гынамы? Айдаров кебек политик сукырлар җылы канатлары астына мулла кыз.ын сыендыралар, аның әнисен себер китүдән саклап калалар Базарның барысы, төптән уйлап караганда. Айдаров Солтанның Алабуга Өязе Пәнҗәр төбәгендә партия эшендә эшләгән абыйсы Айдаров Шәяхмәткә таянып эшләнә
Солтан аклана ала иде Тиеш тә иде ул акланырга. Землемер чокырыннан куып чыгарылган кеше бит аның үз әтисе Садыйк, байларга куштан булып йөргән Садыйк. Ничәмә еллар колхозга керми бер тилмертте ул Солтанны, кеше арасында оятлы итте. Инде бер кишәрлек җире «Кызыл Зартугай» колхозы межасына туры килгәч, авыл кулаклары коткысы белән землемер чокырына төшеп ятты. Ә бит Сазтанга колхоз җирен керделе-чыктылы итеп түгел, тигез һәм гомерлек итеп сызарга кирәк иде. Мулла кызы дигәне бит инде Совет вузында белем алды, үзе хәзер врачлар тәрбияли... Солтан шуларны сөйлисе иде — сөйләтмәделәр.
Солтан, үзенә яла яккан гаризаның эчтәлеген менә хәзер күңеленнән барлый-барлый. әнә шул уйлары белән үзен ярсындыра-ярсындыра. Нәби картның йортына барып җитте.
Йортның чолан ишегендә амбар бикли торган зур кара йозак эленеп тора иде Күңелен баскан авырлыктан, нишләргә белми аптырап- югалып калганнан Солтан бер>мизгел баскыч төбендә таптанып торды.
йозакның биклеме-юкмы икәнен белергә теләгәндәй, аны ике куллап тотып тартып карады.
Әкрен генә кнре кузгалды.
Ә нигә ялынып торырга әле Нәби картка? Атны бит ул үзе дә җигә ала Зартугайда — үсмер малай чагында ук ул әтисе белән
бергә сука сукалады, тырма тырмалады, ашлык чәчте. Аның Иж ту- * тайларын яңгыратып, җырлый-җырлый атка атланып кайтканын әллә | каян таныйлар, инеш басмаларында кер бәләкләгән хатын-кызлар, эш- 5 ләреннән туктап, Солтанның җырын ерактан ук көтеп алалар, картлар 5 исә, башларын чайкап. «Ай-Һай, моңлы булып үссә дә үсәр икән Садыйк § малае!» — диләр иде... ♦
Күңелендә кузгалган изге истәлекләрен ат йөртүчесе Нәби картка ® булган үпкә-рәнҗеше алмаштырды Шушындый көнне чыгып олакмаса, х аз гына сабыр иткән булса, укасы уңар идемени? Менә хәзер җыелыш- * тагылар чыгарлар, аңа сүз кушып, хәленә кергән булып сөйләшерләр * Кемгә кирәк үзеңне кызгандырып, мескен булып бөрешеп торулар?! Нәби * карт менә хәзер аны җигүле ат белән көтеп торса, Айдаров бу шыксыз =■ ишегалдыннан җилләр уйнатып чыгып киткән булыр иде...
Солтан ат абзарына ашыкты. Абзарның ишеген каерып ачуга, борынга җылы тирес исе килеп бәрелде. Әмма, башка чаклардагы кебек. Җирән кашка аны кёшнәп каршы алмады, сайгак идәндә таптанып, сөенечен дә белдермәде — ул бүген анда юк иде
Тик шунда гына Айдаров инде бүтән берәүгә дә кирәк түгеллеген, бу йортка, бу ихатага, бу атка хуҗа түгеллеген аңлады
Ул. башын иеп, абзардан чыкты Аҗаган инде ярсулы җилфердәвеннән туктаган, ара-тирә, онытылганда бер генә, офыктан алсу яулык болгап ала; әнә шул чагында офыктагы берсе өстенә берсе өелгән кызыл- каракучкыл-шәмәхә болытлар эчкә шом салырдай куркыныч булып, әкиятләрдә сөйләнелгән Каф таулары булып күренәләр, дию .пәриләре, җиде башлы аждаһалар, агулы еланнар искә төшә иде
Кинәт. Солтанны сискәндереп, ат кешнәп җибәрде.
Кичке тынлыкта бу шундый да көтелмәгән, шул ук вакытта көтелгән дә, җанга ятышлы газиз тавыш иде ки, Солтан баскан урынында тораташ кебек катып калды.
Ат икенче мәртәбә кешнәде
Солтан аның Җирән кашка икәнен аңлап, җаны-тәне белән тоеп, тавыш килгән якка таба йөгерде. Абзар ихатасының тәбәнәк таш коймасын бер селтәнүдә сикереп чыкты Йөгергән уңайга күреп алды: алгы аякларындагы тышавы өзелгән, йөгән тезгене җирдән сөйрәлеп барган Җирән кашка, башын югары чөеп, ихата буенда чабып йөри иде.
— Җирән кашка. Җирән кашка! — дип дәште Солтан.
Ат хуҗасын таныды Уйнаклап бер тибенеп алгач, кешни-кешни, Солтан янына чабып килде. Айдаров аны, йөгән тезгененнән эләктереп, койма буена китерде, ярсынган атны башыннан, ялларыннан сыйпап тынычландырды, аннары, күз ачып йомганчы сикереп атланды да кырга чыгып чапты.
Куе тыгыз җил битенә китереп бәрде, пиджак чабуларын җилфердәтеп. аркасына кереп тулды. Хәзер аңа кая барса да барыбер иде. Атны үз иркенә куеп, чөңгереп җибәрде. Шул ук минутта дөньясын онытты Өермәләнеп-дулап, ат чапкан уңайга ашкынулы-ярсулы булып. малай чактагы бер вакыйга — гомер буе хәтерендә сакланган вакыйга күңелендә яңарды
Саклау урманы буеннан Зартугайга таба җиде ат чаба. Иң алда — Мөгыйн, малайлар телендә йөргән кушаматы белән әйткәндә, Нух Галләм Ул Таминдар байның Тимеркүк алашасын беренче итеп китерергә сүз биргән Аның үз сүзен өскә чыгарасы, баш килсә дип вәгъдә ителгән укалы зәңгәр түбәтәйне эләктерәсе килә Нух Галләм атланган
Тимеркүк башка атларны ярты чакрым чамасы артка калдырып чаба. Солтанмын Сары биясе иң артта Гарьлек. Азаккы булып килсәң дөньяда яшәмә дә!
Саптан атның корсагын ялан аяклары белән ныгытып кысты, үзе Сары биянең ялына ята төште Шуны гына көткәндәй, чаптар җиргә ятып бетеп диярлек, гөрс-гөрс итеп, бер алганда ындыр табагы хәтле җирне алдырып чаба башлады. Хәзер инде Солтан аның өстендә сикерми дә. артка калуны да башына китерми, биткә өзлексез бәргән тыгыз җилдән, җилкән булып кабарган күлмәгеннән башканы сизми.
Ул. калкына төшеп:
— Сары бия. җаным, әйдә, әйдә! дип кычкырды.
Сары бия башта Алмачуарны узды. Аннары Кара туры белән Акбүз ат артта калдылар Чаптарның үзендә дә бәйге дәрте кузгалды бугай, ул хәзер әйткәнне дә, куалаганны да көтми, канатлы коштай оча иде.
Зартугай күренә башлаганда, аңардан нибары Тимеркүк кенә алда иде инде.
Нух Галләм Сары биянең гөрселдәп килүен тойды ахрысы артына борылып карады һәм. ат өстендә калкынып. Тимеркүкне уңлы-суллы камчылый башлады.
Сары бия бер тында Таминдар байның алашасын куып җитте Нух Галләм моны сизде. Сары бия Тимеркүк белән тигезләшүгә, селтәнеп торып. Солтан атының башына камчы белән сукты. Сары бия мондый әшәкелекне көтмәгән иде. ул өркеп читкә сикерде. Солтан ат өстеннән чак-чак кына авып төшми калды.
Солтанның теш казналары кысылып килде. Ат ялына ятып бетеп ул чаптары белән беректе, бирешмә, җаным, бирешмә, дип ялварды Сары бия әле һаман чаба, ләкин инде бер мәртәбә башына камчы алганлыктан. Тимеркүкне узарга һич кенә дә теләми ңде
Нух Галләмнең аты хәлдән тайган Әмма атны каулаучы үзе бик уяу — баш өстендәге камчысын яшен урынына уйната иде
Йөрәге атылып чыгарга җитеп ярсынган Солтан:
— һә-ә-әәәәәәййй!!! —дип сөрән салды
Ул арада ат өстендә калкынган Нух Галләм камчысын янә баш өстенә күтәрде, әмма ул селтәнеп өлгергәнче. Солтан аның үз битенә камчысы белән орды. Малайның ачыргаланып кычкырганын һәм ат өстеннән капчыктай ишелеп төшеп калганын гына күреп өлгерде.
Сары бия Солтанны Зартугайның басу капкасы төбенә, кулларына бүләк тотып торган мужиклар янына китереп җиткерде
Инде менә Мөгыйн Галләмов шуның үчен ала. Унбиш елдан соң да онытмаган Ул онытмаган, онытмаячак, табигате шундый Ә башкалар нәрсә карый? Алар Айдаровның Азин дивизиясендә Совет властең яклап сугышканын белмиләрмени? Илгә иминлек килеп, тыныч көннәр урнашкач. Әгерҗе һәм Пәнҗәр төбәкләрендә җир төзүче булып эшләгәндә. Айдаровны кулаклар сәнәк белән чәнечтеләр Шуны оныткан- нармыни ана каршы кул күтәрүчеләр? Ярар. Нух Галләмнең ана карата ничәмә-ничә еллар куенында кара елан итеп асраган үче бар ди. Ул үч үсмер малай чагыннан, ат чабышында битенә камчы ярасы алудан ук килә ди. Ә бит партоешма секретаре Мәснәвиевнең аңарда бернинди дә үче юк. Ул соң аек баш белән уйлап карарга тиеш түгел идемени? Айдаровның нинди тырышлык белән техникумны оештырганын, белгечләр. педагоглар туплаганын үз күзе белән күрмәдемени ул? Нигә дип ул Нух Галләм коткысына бирелә?
II
Нурия бу кичне ире Солтанны бик озак көтте
Гомердә булмаган бер ашкыну белән көтте. Күңеле аның нигәдер 6
тыныч түгел, сул күз кабагы да тартып тора иде. Сул күз кабагының беркайчан да җүнлелеккә тартканы юк
Диван читенә чүмәшеп, челтәр бәйләп утырган әнисеннән.
Андый-мондый Солтан көндез кайтып китмәгәндер бит? — дип сорады.
- Юк, балам, күренмәде, кайтса, күргән булырыем. диде әнисе. Тез өстендә яткан ак челтәрен бер читкә сыпырып куеп. Шәмсениса абыстай аяк өсте басты, яшел хәтфә камзулының төймәләрен капты- ра-каптыра. чаларган чәчләрен яулык астына кыстырып, сорыйсы итте:
Нигә алай дип әйтәсең, бәбкәм? Ул-бу юктыр бит?
- Эчем поша Җанымны куяр урын тапмыйм.диде Нурия әкрен генә Нишләп кайтмый инде бу? Кайларда йөри инде бу?
Ул. башына яулык салып, урамга, ирен каршы алырга дип чыгып китте Юкса, өй эче бик тә бөркү тоела, аның саруы кайный, биредә түзеп утырырлыгы юк иде.
Ул киткәч, Шәмсениса абыстай эчкәрге бүлмәгә.керде. Алты яшьлек Шәфика бәләкәй караватта, кулларны як-якка ташлап, чайрап йоклый, аның шешмәгрәк кабаклы күзләре, түгәрәк кара тутлы бите, шомырт кара бөдрә чәчләре әтисе Габбасны хәтерләтә иде
Шәмсениса абыстай, сабыйдан күзен ала алмыйча озак кына карап торгач, авыр итеп бер көрсенде, ишекне әкрен генә ябып, олы якка чыкты.
Тагын кул эшенә тотынды.
Уйлары әллә кайларга китеп бардылар.
Габбас мулланың фажигале үлеменнән соң Шәмсениса абыстай Нуриясенә карата аеруча игътибарлы булып китте. Сәламәтлегенең көн- нән-көн какшый баруын белсә дә. ул аны кызына сиздерми, иртән иртәрәк торып, кичен соңрак ятарга тырыша Зартугайдан Казанга килгәннән соң узган сигез ел вакыт эчендә аңар йорт эшләрен тулысынча диярлек үзенә башкарырга туры килә. Нуриясе көндезләрен медицина институтында укыта, кичләрен тагын институтына китеп, куяндыр, мәчедер ише хайваннарны ярып, галимлек эшенә әзерләнә.
Шәмсениса абыстай соңгы елларда калжаеп киткән карт куллары белән кызының керләрен уа. ашын пешерә, атнасына ике мәртәбә төнлә ипи чиратына чыга, институттан соң кызының башы бераз ял итеп алсын дип. ул Нурия белән Солтанга театр билетлары алып куйгалый — шуның белән бердәнбер кызының һәм шактый ук каты бәгырьле кия венең күңелен йомшартырга, аларның мәшәкатьле тормышларына ямь өстәргә тырыша иде.
Гаять дәрәжәдә түзем, кайгы-хәсрәтне башкалар өстенә аудармый торган Шәмсениса абыстай үз гомерендә читләргә күз яше күрсәтмәде — ничәмә-ничә буыннан килгән затлы нәселенә тап төшерүдән, җебегән әлләзи булып куренүдән курыкты
Габбас мулланың асылынып үлү хәбәрен ишеткәннән сон да ул кызы Нурия алдында бер генә (бары тик бер генә мәртәбә!) кайнар яшьләрен түгеп, сыгылып төшеп елады. Анда да Габбас мулланың кече хатыны Хәнифәдән туган баланы, инде ятим калган Шәфиканы кызганып өзгәләнде: *
— И бәләкәччием. нәни сабыем, нишләрсең икән-инде син? Кемнәргә әтием дип дәшәрсең икән?
Аның сагышларын, шул «бәләкәччие» өчен өзгәләнүен күреп йөргән Нурия, озак та тормастан. Шәфиканы үзләренә алдырды
Тормышны болыт баскан, аеруча күңелсез һәм эчпошыргыч булып тоелган көннәрендә Шәфиканы тез башына утыртып сөю. көн саен аяклы зур көзге алдында аның чәчен тарау Шәмсениса карчыкның жанына юаныч була иде. Ул хәзер әнә шул сабый өчен яши. әнә шул сабый өчен тормышка чатырдан ябышып тора иде
Кинәт ишек кыңгыравы шалтырады. Шәмсениса абыстай сискәнеп китеп урыныннан торды, барып ишекне ачты һәм Солтанны күрүдән артына егылып китә язды Аның каршысында чәчләре тузгыган, өсте- бите буялган, чалбарының төбе ертылган кияве басып тора иде.
Ләм-мим бер сүз дәшмәстән, ул эчкә узды. Үзенең бүлмәсенә кереп, эчтән бикләнде.
Аның артыннан ук Нурия дә кайтып керде.
— Солтан юкмы әле?
Кайтты Үз бүлмәсендә,—диде Шәмсениса абыстай. Башы белән бүлмә ягына ымлады.
Нурия барып ишекне шакыды.
Жавап бирүче булмады. Катырак шакыды. Эчтән:
— Нәрсә кирәк? — диде Солтан тавышы.
— Әтисе, матурым, ач әле.
— Иртәгә,— диде тонык тавыш.
Иренең тоткан җиреннән сындыра торган гадәтен белгәнгә күрә. Нурия ишекне бүтән шакымады, сорау-мазар да бирмәде. Солтанның тормышында ниндидер бер куркыныч хәл булганлыгын аңлап, әнисен кухня ягына алып чыгып китте. Озаклап сорашты Күңеле алгысыды — йокысы качты.
Ире — эчкәрге бүлмәдә, үзе залда йокысыз төн үткәрделәр.
Шәмсениса абыстай бәләкәче Шәфика янында төн үткәрде. Аның да күзенә йокы кермәде.
Таң алдыннан гына уяулы-йокылы булып алдылар.
Нурия баш очында әнкәсенең ягымлы, көйле тавышын ишетте.
— Тор. бәбкәм, тор инде, эшеңә соңга каласың бит.
— Киявеңне уяттыңмы? — диде Нурия, күзен уа-уа.
— Уяттым.
— Тордымы?
— Юк
— Нишләп?
Белмим. Нәрсә дип әйтергә дә аптыраган. Йокысыннан да тормый кияү, дәшми дә, ята да ята. дип тезеп китте гадәттә аз сүзле Шәмсениса абыстай.
Бу хәл Нурияне җылы урыныннан ашыгып торырга мәҗбүр итте. Ирен ул үзе уятты.
— Әтисе, ни булды сиңа, матурым? Бу ни хәл бу? Өстеңне дә салмыйча йоклагансың түгелме? Ярабби, кайда ерттың бу чалбарларыңны? Битләреңне кайда буяп бетердең?
Солтан күзенең берсен генә ачып, иренеп кенә хатынына таба карап алды да стенага таба борылып ятты.
Нурия, аның янына утырып, маңгаена кулын куйды.
— Әллә авырып киттеңме, ходаем?
— Китмәдем
— Ни булды соң? Әйт инде, зинһар. Эшеңә соңга каласың бит. Нәби абзый килеп тә җиткәндер инде. Аты белән урамда көтеп тора торгандыр.
Солтан торып утырды. Күлмәк изүе ачык, аннан аксыл-саргылт йон баскан к\крәге күренә, кылдай каты сары чәчләре балчык белән арала- 11Н.П хкмашкан Нурия хәзер генә игътибар итте: иренең күзләре кыза- ры г шешмәкләнеп тора, димәк, ул төннең төн бүе бер кәррә дә йокы күрмәгән...
— Әтисе, әйт бәгърем, тилмертмә безне. Ни булды?
Саптан, күзләрен кыса төшеп, сынап, хатынына карады, аннары башын түбән иде.
— Мине партиядән чыгардылар
— Ә эштән? — диде өнсез калган Нурия.
Партиясез кешене кем сон директор итеп тотсын3! Аңламыйсын- мыни3 диде Солтан ниндидер рәнҗүле салкын тавыш белән
Нурия, тез буыннарының хәле китүен тоеп, әкрен генә урыныннан торды, стенага тотына-тотына ире яныннан чыгып китте.
Ул Солтанга ничек ярдәм итәргә кирәклеген белми иде әле. Ләкин к\целендә бетен ачыклыгы һәм кискенлеге белән бер уй Ьешып өлгерде * б\ бәхетсезлеккә ул битараф карый алмый, әтисенә карата ясаган хата = сын кабатлый алмый; сине партиядән чыгарганнар икән, үз көнеңне үзең 2 күр. минем әле галим буласым, диссертация яклыйсым бар дип әйтә " алмын Аннары бит белеп тора: аның Солтаны, холкы белән кирерәк, = төрпәрәк кеше булса да, күңеле белән начар кеше түгел. Кыю кеше. эшен ♦ ярата, хезмәтне бәхет дип таныган кешеләрне ихтирам итә белә. Мулла 5 кызын гомерлек юлдаш итеп сайлаганнан соң да, үзен Нурия өчен таба- = •чаган чакларда да бер генә мәртәбә дә үкенгәне булмады ✓
Кулны кушырып утырудан мәгънә чыкмас, чарасына керешергә кирәк. " Җыенып, өстен-башын рәтләп, институтка китте.
Профессор үз кабинетында иде Ләкин аңа кадәрле Майский янына - лаборант Таня Атаманова кереп өлгергән иде. Көткән чагында — мину- - ты ай. сәгате елдай. Остазының бушаганын көткән арада Нурия күңелсез уйлар уйлап алырга да өлгерде Татьяна белән профессор икәүләшеп аның хрынына башка кандидатура эзлиләрдер кебек тоелып китте аңа Аннары ул сеңлесе Шәфика турында уйлый башлады Аны кая куярга? Үзләрендә калдырыргамы, әллә киредән Зартугайга илтергәме? Биредә калдырыр идеи Солтанның бик күңелсез чагы Аның кәйсезлеге балага тәэсир итмәсме? Зартугайга илтергә чыксаң, барх-кайту өчен генә дә бер атна вакыт кирәк Июнь аенда, студентлардан имтихан алганда, профессор сиңа бер атна вакыт бирер дисеңме? Әллә Солтанның үзен генә җибәрәсеме икән? Алай дисәң, мондый хәсрәтле чагында ул авыл-дашларына күренеп йөрергә теләрме бит әле? .. Ләкин бармый калырга да ярамый, әтисенең төсе булган Шәфиканы ул, хәлләр ачыкланганчы, бер ел булса да Зартугайда тотарга, хәлләр ачыклангач, тагын үз яннарына алдырып. Казан мәктәбендә укытырга тиеш
Нурия уйлары белән мавыгып киткән икән, ишектән тирләл-пешеп, кызарынып килеп чыккан Атаманованы күргәч, ашыгып урыныннан торды.
— Нәрсә. Таня, әллә профессорның кәефсез чагымы?
И җаным, кереп тә йөрмә, йоннарны туздыра картлач, әллә сул ягы белән торган инде йокысыннан' — дип бик хәтәр үртәнеп, авызын чалышайтып узып китте Атаманова.
Нурия аптырап калды. Керергәме, юкмы? Нишләргә дә белмичә, ишек төбендә таптанып тора иде. кулына тоткан калын кара кысалы күзлеген кулъяулыгы белән сөртә-сөртә. кабинетыннан Майский \зе килеп чыкты.
Уразаева?! — диде ул гаҗәпләнебрәк, — Әллә йомыш бар иде ме? Күзлеген борын өстенә атландырды, кесәсеннән яшел тышлы бәләкәй блокнот чыгарып, нәрсәдер эзләп азапланды, тапмады, очлы кәҗә сакалын тырпайтып, башны югары-текә тотып сорады: Бик ашыгычмы? Алайса, көтегез. Мин хәзер — телефоннан гына сөйләшеп алам да, дөресрәге — телефоннан сөйләшергә секретарема заказ бирәм дә Хәер, туктале. нигә дип мин сезне ишек төбендә тотам? Менә бит ул картлык. ә Сез, Нуруся, кабинетка керегез дә, мине көтә торыгыз, мин хәзер...
Профессор әйләнеп керде Ишек буендагы урындыкта пичектер бөрешебрәк утырган шәкертен култыклан алып, өстәл янына китереп утыртты Рәсми дә, бер үк вакытта рәсми дә булмаган кайгыртучан тавыш бе лдщ әйтте:
Тыңлыйм. Нуруся.
— Сез мине, зинһар өчен, гафу итә күрегез. Александр Николаевич — дип тотлыгыбрак сүз башлады Нурия, йөзе шундук алсуланып кабынды - Мин ни үз исәбемә бер атнага ял сорарга дип кергән идем...
Профессорның чал кашлары астына тирәнгә яшерелгән яшькелт күзләренә нур керде, алар чаткыланып кабындылар да Уразаевага. аның уңайсызлыктан алсуланган яшь һәм чиста йөзенә төбәлделәр
— Нәрсә, күгәрченкәем, диссертация яклар алдыннан бераз гына ял итеп, нервыларны тынычландырып алу теләге тудымы әллә? Була торган хәл Без яшь чагында... — дип уйнаграк тавыш белән башлаган иде. тик Уразаеванын бер дә чырае яктырмавын күреп, тукталды, шаян сүзләрен үзендә тотып калырга мәжбүр булды. Сакалын учлады, куе зәңгәр жирлеккә нечкә генә ак сызыклар сызылган өр-яңа костюмының төймәләрен берсен дә калдырмыйча төймәләп куйды. Шуннан соң бнк житди чырай белән урыныннан күтәрелеп, салкын чандыр бармаклары белән Нуриянең — профессор белән бер үк мизгелдә аяк өсте калыккан шәкертенең инбашларына кагылды:
— Утырыгыз, утыр Ни булды, күгәрченем3 Әллә безнекеләрдән берәрсе рәнжеттеме3
Тавышында борчылу, хәвефләнү, әле генә уйнак тавыш белән сөйләшә башлаганы өчен гафу үтенү сыман бер нәрсә дә бар иде
Нурия, идәнгә төбәлеп, беркавым дәшми торды, керфек төпләрен әчеттереп күзенә яшь бөялүен тойды, моңарчы саклап торган ныклыгын чайпалдырып, күз яше белән әйтте:
— Ирем Солтанны партиядән чыгарганнар.. Нишләргә инде миңа. Александр Николаевич?..
— Батюшки! Ничек алай килеп чыкты соң ул? Аргыгы белән сул коммунист иде түгелме ирегез? Колчакка каршы сугышкан, кулакларны кырган, колхозлар төзегән.. Техникумдагы эше дә әйбәт бара дип сөйләгән идегез түгелме?
— Белмим инде. Нәрсә дип әйтергә дә белмим. Бәлки, минем зыяным тигәндер.
— Ничек аңларга боерасыз моны?
— Мулла кызы бит мин...
— Булса соң?! Менә мин дә дворян малае
Коммунист кешенең мулла кызына өйләнүен бик өнәп бетермиләр.
Профессорның йөзе бик кинәт караңгыланды Кулларын артка куеп, ул шкаф яныннан әйләнеп килде. Тагын Нуриянең каршысына басып, сөякчел чандыр кулын аңа таба сузып әйтте:
Борын салып йөрергә ярамый. Юк! Ярамый Хәзер сез, Нурия Аббасовна. тормышның дилбегәсен үз кулыгызга алырга тиеш. Үз кулыгызга' Авыр чакта миңа таяна аласыз Мин сезне яклармын
III
Тау асты урамыннан Казан суы буена чыкканчы ташландык тимерләр. аунап яткан иске мебель калдыклары, кеше буе белый үскән әремнәр. шайтан таяклары арасыннан барырга кирәк
Аннары аксыл таллар, яшен сугудан яисә давыллар каеруданмы ботаклары сынып, гарипләнеп калган карт өянкеләр башлана ’
Солтан Айдаров көн дә саен диярлек әнә шул чүп-чар өеме, гарип өянкеләр яныннан Казан елгасы тугайларына балык тотарга йөри, беренче көннәрне бик тә шыксыз, жанга ятышсыз булып тоелган ул күренешләргә әкренләп күз ияләште Нәрсәгә генә ияләшми адәм баласы?!
Әле жир төзүче булып эшләгән заманнарда ук алган, инде төсләре уңып, кайбер чрыннары сизрәп калган юл кожанын көн дә саен кия тор- 10
гач. кожанга шул хәтле ияләнде Солтан, хәтта кием-салымның да адәм баласына кыенлык килгән чагында дус һәм иптәш була алуына ышанды.
Тал чыбыгына чорнап куйган кыл җепне сүтеп, кармакка суалчан каптыргач, ипләп кенә су өстенә ыргытасын. Калкавыч таллар янындагы күләгәле урынга килеп төшә дә тыныг кала Беренче мәлгә син дә тынасың, калкавычка җан кергәнен, аның бата-чума уйнаклавын көтәсең Көтә көтә арыйсың, уйларың үз юлы белән ага башлый...
«Райкомда якларлар, күрәләтә батырмаслар». — дип өмет иткән идең Өметең акланмады. Суконный райкомының бюросы җыелыш карарын раслады һәм синең партбилетыңны өстәлгә чыгарып салуны таләп итте.
Бу инде өметнең сүнүе иде. һәм син үзеңне көпә-көндез таланган төсле хис иттең Синең дөньяда торасың килми, башкалар белән түгел. хәтта нинди яратып өйләнгән, ничәмә еллар гөрләшеп чүкердәшеп яшәгән хатының Нурия белән дә сөйләшәсең килми, юк кына нәрсәгә дә кабынып китәсең, шул сәбәпледер син аны ничәмә-ничә мәртәбә рәнҗеп еларга, кайнар күз яше түгәргә мәҗбүр иттең бит инде. Андый чакта үзеңнең дә йөрәгеңнән каннар тамды. Ләкин тормыш аяусыз, тормыш синең бәгыреңне талап торды
ВКП(б) сафларында булу — синең яшәвең иде бит. Синең көрәшең, бөтен барлыгын иде.
Беренче айларны син кино театрларга, җыелышларга, гомумән, халык к\п җыела торган урыннарга бармаска тырыштың Андый урында кайсыбер танышыңның очравы, төзәлмәгән яраңа саксыз кагылуы мөмкин иде. Ләкин, дөнья булгач, гел өйдә генә бикләнеп ятып та булмый. Кибетләргә чыгарга, азык-төлекне кайгыртырга кирәк. Китаплар һәм микроскоп җене кагылган Нурияңнең күзенә ак-кара күренми хәзер. Гаиләдә килеп туган рухи кризистан һәм матди мохтаҗлыктан ул сине фәнни диссертациясен яклап коткармакчы була, алдына-артына карамыйча ашыгып, каударланып яши Иртән торасың — ул юк. кичен ятасың— тагын юк Кайдадыр, төнге уникеләр тирәсендә, йокылы-уяулы килеш син коридор ишегенең ачкыч белән ачылганын ишетәсең, хатыныңның кухня ягында ашык-пошык кына аш җылытуын, ашык-пошык кына тамак ялгап алуын тоеп ятасың. Рәхмәтле күңелең аны кызгана Шушындый тормыш өчен яратылган кешемени инде ул?! Син гаиләңне туйдырып, өстен-башын карап, халык арасында затлы итеп йөрткән заманнарда Нурияң алай кабаланмый, дәрәҗәсен белеп кенә киенә, тумыштан чибәр, нурлы, ак тиреле йөзенә, көйрәп торган шомырт кара күзләренә, зифа буена каурыйлы ак эшләпә, билдән өздереп торган креп-дешин күлмәк бик тә килешә; биек үкчәле туфлидән. башны текәрәк тотып узып киткән чагында ир-атның күзе ихтыярсыз аңа иярә иде түгелме сон?
Габбасның төпчеге Шәфиканы алар — Шәмсениса белән Нурия — учта гына йөртәләр, ихлас ярату белән яратканга ул аларның юанычы, күңел бөеклеге, бәйрәме иде Син техникумнан чыгарылгач, бәләкәчнең шуклыгын, курчак бәбиләре белән сөйләшеп, шаулап уйнавын күтәрә алмас булдың. Син гаепле түгел идең моңа, синең кыл кебек i арты.пан нервыларың түзмәде, һәм сизгер күңелле Нурияң бәләкәчне Зартугайга кайтучы авылдашы артыннан әниләренә кайтарып җибәрде. Өй тынып калды Шәмсениса карчык үз эченә бикләнде Нурияң эшенә күмелде.
Тора-бара. синең дә хәсрәтең кими төшкәндәй булды. Урамда очрап, хәл-әхвәлеңне сорашкан танышларыңа яки Зартугай якларыннан килеп чыккан элекке сабакташларыңа син. бик артык җәелеп китмичә генә: «Ярый, бер көе генә яшәп ята&из». — дип әйтә башладың Газаплы, мәшәкатьле булса да. тормыш салмак бер җаена төште шикелле Хәер, син генә аны шулай уйладың, үзеңне шуңа ышандырырга тырыштың. Кылына кагылмаган чакта сына скрипка зыңламый, зыңлап китсен өчен, ана аз гына кагылу да җитә Шулай бер көнне, базардан кайтып килеш-
ли, бер абзый очрады сиңа Иңбашына өч-дүрт яшьлек кыз баласын күтәргән. Син шул кеше артыннан аңа орынып диярлек бара идең. Кыз бала, әтисенең җилкәсенә салган башын күтәреп, сиңа дәште:
- Дяденька, ты умный или дурак?
- Так себе, доченька, — дигән булдың син
Ул чагында бу бик тә гадәти бер сүз булып тоелган иде сиңа Кем белә, бәлки, сабый бала, нәкъ менә сабыйлыгы аркасында, олылардан отып калган сүзен механик рәвештә әйткәндер Әмма өйгә кайтып, радионы тоташтыргач, синең иң яраткан җырың «Олы юлның тузаны»н Гөлсем Сөләйманова үзәкләрне әзерлек итеп җырлап җибәргәч, тамагыңа төен килеп тыгылды, әллә кайчангы истәлекләрең белән бергә, бүгенге хәсрәтең өскә калкып чыкты Теге көнне очраган кыз баланың «Акыллымы син, абый, тилеме?» — дигән сүзләре күңелендә кабат яңарып, җаныңны ачыну-ачыргалану белән тутырды Ә бит син йомшак кеше түгел идең.
Әйе, нык иде синең характер Моннан унбиш еллар элек, көзге караңгы бер төндә, син, үзегезнең бәләкәй чаптарга атланып, әтиеңнән рөхсәт-мазар да сорап тормастан, Азин дивизиясен эзләп киткән идең Тоташтан ике ел буе кургаш яңгыры астында яшәдең, җир өстен снаряд актарганны, колак төбендә пуля чыелдаганнарны күрдең Ике ел буена юеш окопларда ятарга, баш өстеңдә яшендәй кылыч уйнатып, атакага барырга, үлем белән йөзгә-йөз очрашырга туры килде Язмыш сине караңгы гүргә салырга ашыкмады. Ә бит чынлап торып уйласаң, синең кара гүрдә ятасы көннәрең күп булды.
Октябрьнең томанлы бер киче. Караңгылык эченнән Пожар ялкыны йолкып алган өянкеләрнең, йөзәр яшьлек карт каеннарның ябалдашларында чагыла сугыш гарасатының шәүләләре Кама иделендә «Ваня- коммунист» пароходы яна Авыл артындагы калкулыктан, Тугызбуй якларыннан туплар ухылдаганы ишетелә. Кама иделендә янган хәрби пароход, ярдәмгә чакырып, өзлексез үкерә:
- Гу-гу-гууууу.. Гу-гу-гууууу..
Дошман снаряды төшүдән зур бер чокыр хасил булган урында, салам түбәле агач йортның коймасы буенда, Азин атыннан сикереп төште:
- Айдаров, минем янга!
Ауган койманың теге ягында, болдыр буендарак, чалкан яткан берәүне күрделәр.
Якын килгәч, тетрәнеп киттеләр.
Койма буенда ук — япь-яшь кыз Күлмәк итәге әдәпсез кайтарылган, ап-ак тулы боты буйлап кып-кызыл кан юлы сузылган.
Азин кызның күлмәк итәген ипләп кенә япты, Солтанга сугышчыларын чакырып китерергә кушты.
Кызны, арбага салып, урам буйлап алып киттеләр.
Авыл уртасында Азин сугышчыларны сафка тезәргә боерды.
Быргы тавышы, пожар ялкыннары биегән авыл урамнарына сибелгәч. командир, кызыл тасмалы папахадан, бөркет канатлары төсле җәелгән киң җиләннән, озын кунычлы сафьян итектән, арба өстенә сикереп менде, сугышчылар өстенә ут кебек кайнар сүзләрен ташлады:
Иптәшләр! Кызыл сугышчылар, бөркетләрем! Без менә хәзер генә ак офицерларның, ак генералларның адәм әйтеп, адәм ышанмастай палачлыкларына шаһит булдык Арбада яткан унҗиде яшьлек кыз бала өченче көн сугышта һәлак булган пулеметчы Василий Кондратьев кызы. Ул кызның генерал-килмешәкләргә нинди зыяны тигән?! Ул бит мылтык тотып сугышкан кеше түгел, ул әле тормышын башлап җибәрергә дә өлгермәгән кыз бала. Аны аклар көчләгән. Ул гына җитмәгән аларга — үтереп үк киткәннәр Күпме түзәргә мөмкин?! Дошманның кем икәнен без аңа мылтык белән, эчен актарып салган кызыл
штыклар белән аңлатыйк! Жир йөзеннән сорыкортларны, палачларны, хезмәт кешеләренең канын кашыклап эчкән ерткычларны рәхимсез рәвештә кырсак кына, аларга карата һәр адымыбызда нәфрәт уты сакласак кына җиңүгә ирешә алырбыз. Канга — кан! Үлемгә — үлем! Соңгы сулышка кадәр, дошманны себереп түккәнчегә кадәр! Алга, бары тик алга гына! ♦
Ул көннәргә инде унбиш елдан артык вакыт узып киткән Күпме 1 җилләр искән, күпме болытлар агылган, күпме сулар аккан Пулеметчы- g ның мәсхәрәләнгән кызы, Азинның пожар ялкыннары эчендә сөйләгән § утлы сүзләре, Тимер дивизиянең дошман гаскәрен Кама ярында, куып * җитеп, кырып ташлавы, ярсып кешнәгән атлар, җирдә аунаган канлы » гәүдәләр, ыңгырашкан яралылар әле дә күз алдыннан китми Солтан- х ның... *
Шуларны уйлагач, аның зиһене ачыла төшкәндәй була. Ул җир йөзендә < моңарчы әрәмтамак булып яшәмәвен, социализм иленә файдалы кеше 2 булганлыгын аңлый Аңа ничектер җиңелрәк булып китә
Икенче бер мизгелдә ул янә кемнәргәдер үпкәли Райкомда әңгәмә * вакытында әйтә алмый калган сүзләрен күңеленнән кабатлап, үзен-үзе ярсыта Ярый, техникум партҗыелышында сине партиядән чыгарырга дип карар кылсыннар ди. Син кемгәдер ярамаган, кемнеңдер синнән аласы үче бар, ә бит райкомда андый кеше юк. өлкә комитетында да, Үзәк Комитетта да андый кеше юк. Ул оешмаларда аның анкетасы бар, автобиографиясе бар, аларда акка кара белән аермачык итеп язылган Солтан Айдаров — Алабуга өязе, Пәнҗәр районы, Зартугай авылының ярлы крестьяны Садыйк семьясында туып-үскән; үзе дә. абыйсы Шәяхмәт Айдаров та революцияне яклап сугыштылар, олы абыйсы Мөхәммәтша Ижевск шәһәрендә кызыл гаскәрләр өчен корал койды, эшче намусына тап төшермәде диелгән. Алар гаиләсендә, алар нәселендә Совет властена каршы чыккан бер генә кеше дә юк бит. Әйтик, әтисе берара байлар куштаны булып йөргән икән, анысы да наданлыктан. гомер буе ачлыкка, хәерчелеккә дучар булып, кая барып сыенырга белмәгәннән генә бит.
Солтан, әнә шулай иксез-чиксез уйларына бирелеп. Казан суы буенда утыра
Өйгә балык алып кайтканы юк аның Алып кайтса да песигә бирерлек комкорсаклар гына алып кайта. Әмма көн саен болын тугайларына чыгу, Казан суы буенда япа-ялгызы утырып кайту аның күңелен тынычландыра, кирәкмәгән гамәлләрдән, артык адымнардан саклап килә.
Шулай бер көнне уйларын уйлап, су өстендә тыныч кына яткан калкавычына күрер-күрмәс күзләре белән текәлеп утыра торгач, ул, үзе дә сизмәстән, борынгы бер моңлы җырны сузып җибәрде:
Олы юлнын тузанында Калды баскан эзләрем. Ерак калган яшьлегемне Шул юллардан эзләдем
Иртәнге саф һавада. Казан суы тугаенда, тавышы аның көчле һәм тигез булып чыга, сулышы киң. җырлавы рәхәт иде
_ Слу-шааай! — дип кинәт дәшкән тавышка сискәнеп, артына борылып караса. — кып-кызыл майкалы, яланаяклы, колга буе берәү янында басып тора.
— Слу-шааай' Искиткеч шәп мондый тавышны син каян алдың? Әрәм ята'бит бу тавыш Слу-шааай.
Солтан аның моңсу дөньясына рөхсәтсез килеп кергән бу әрсез кешегә:
— Ә син кем буласың? — диде.
— Артист мин. артист. — диде Колга. — Ә син кем? Каян килде сиңа шундый да көчле, җитмәсә әле шундый да моңлы тавыш?
Сөйләшеп киттеләр Килүчебезнең исеме Мөслим, фамилиясе Куна- фин икән. Филармония артистларын авылларга алып йөри икән
— Слу-шааай. әйдә минем бригадага. Валлаһи дип әйтәм, бер ел тул ар-тул м аста мин сине республикага танытам Синдәге төсле тавыш булсамы, и җүлә-әәр. синдәге төсле тавыш булса, мин бригадамны инде әллә кайларга. Каф тавы артларына илтеп җиткерә алган булыр идем ..
Бер ел тулар-тулмаста ул Солтанны данлы җырчы итәрме-юкмы. анысы билгеле түгел иде әле. әмма алар ул көнне Казан елгасы буенда кул сугып вәгъдә куештылар, һәм Солтан Айдаров филармония артистлары белән авылларга чыгып китте.
Башка вакытта булса. Солтан моңа, әлбәттә, риза булмас иде. профессиональ сәнгать белән һәвәскәрлек сәнгатенең аермасын ул яхшы белә. Әмма сине бер җиргә дә эшкә алмаган чакта, ә синең эшлисең, илгә файдалы кеше буласың килгән чакта эшнең тегесе ярый, монысы ярамый-дип бигүк сайланып тора алмыйсың.
Беренче көннәр, сүз дә юк. Солтанга канәгатьлек алып килде. Айлар буе сагышлы-шомлы уйларыңа батып ятканнан соң халык арасына чыгу, илгә кирәкле эш эшләвеңне тою рәхәт иде. Элекке мәчетләрнең манарасын кисеп төшереп ясаган авыл клубларына тыгызланып тулган халыкның, тормышларын авыл белән бәйләгән кешеләрнең сиңа гөрләтеп кул чабуларын, синең моңлы да. ашкындыргыч та җырларыңның алардан күз яше бәреп чыгара алуын тоеп тору — кайсы гына җырчының күңелең күтәрмәс.
Ул арзанлы такмаклар, зәвыксыз җырлар белән дан казанырга тырышмады Халыкның гасырлар буена килгән озын моңлы җырларын репертуарына кертте Биредә, әлбәттә. Солтан әле малай чакта ук басуда җырлаган, заманында Хафиз солдатны таң калдырган «Иделкәем алтын». «Олы юлның тузаны». «Кара урман»нар да бар иде.
Баштарак барысы да бик көйле барды Әмма концертлар бары тик концерт кына булмайча. җыр-бию өлеше башланганчы бригаданың бер егете, партия өлкә комитеты җибәргән лектор, халыкка илдә һәм дөньяда барган яңалыкларны сөйли башлагач. Солтанның күңеленә тагын вәсвәсә төште.
Уралда. Себердә, Төньяк котыпта дөньяда тиңе булмаган батырлыклар эшләнә Совет очучылары полюска барып җиткәннәр. Геологлар Уралда, тайга урманнарында. Себер киңлекләрендә һәм Кола ярымутравында казылма байлыклар эзлиләр Магнитка төзелешендә татар егете Галиуллин дан казанган. Мәскәүдә метрополитеннар сафка керә авылларда инде ул хакта җыр чыгарганнар («Их. метрополитен, яратам, ни хәл итим»). Березники каласында Идел-Кама грузчигы Мирсәет Ардуанов завод салган, ул төзегән татар-башкорт егетләренең бетончылар бригадасын Урал төзүчеләренең кызыл кенәгәсенә керткәннәр...
Баштарак боларны Солтан ишетми, ул концертның җыр өлешендә генә катнаша иде Соңга табарак. лектор башка бригадага күчеп, илдә барган бөек төзелешләр — Днепрогэс, Чиләбе трактор заводы. Магнитка. Березники хакында. Алексей Стахановлар. Валерий Чкаловлар, котып баһадирлары турында үзе халыкка сөйли башлагач, аның элекке ярасы янә дә кузгалды, моңлы җыры белән халыкны моңландырып йөрүе бик бәләкәй нәрсә булып күренә башлады.
Ул кемнәрнеңдер социализм эшенә турыдан-туры катнашуларын, яңа җәмгыять үссен, ныгысын өчен җан-фәрман тырышуларын, ә үзенең гел читкә этәрелүен, булган барлык көченә һәм сәләтенә эшли алмавын аңлап, аны тормыш агымыннан алып ташлаучыларга чамасыз рәнҗеде.
Шуннан соң инде аның филармония бригадасы белән йөрүе кирәксез бер эш булып калды.
IV
Шәфиканы авылга кайтарып җибәргәнгә өч айлар чамасы вакыт узганнан сон, урамда шаулап яфрак коелган чагында, кияве Солтан якын бер иптәшенә китеп баргач, карчык шулай кичкырын кызы Нурия янына килеп утырды *
Озак кына дәшми утыргач, керфекләре коела башлаган, төпкә бат- - кан моңсу күзләрен күтәреп. Нуриягә әйтте:
— Кызым, карале, җәй үтеп тә китте бит. Урамда — сентябрь Әллә 5
көннәрне тәмам суытып бетергәнче тәвәккәллим микән? =
Нәрсәне? - диде Нурия аңламыйча ♦
Бик матур булып үсеп килә бит ул Бигрәкләр дә матур бит ул “
— Кемне әйтәсең, әни? Ачыграк итеп сөйлә әле. Минем бит башым =
анатомия белән тулган. *
— Соң инде ни бит инде, аңламаган булып кыланма инде. . < Шәфиканы әйтәм бит. — диде Шәмсениса абыстай. Ул аяк өсте торып I басты, бик сәер такмаклап, ашыгып сөйли башлады: — Үләм бит инде. =■ Саргайтыплар бетррәсез бит инде Көннәр буе япа-ялгызым, кичләр буе 2 япа-ялгызым Син шул мәетләр яра торган җиреңә китәсең дә олагасың, кияү кайчан карама су буенда Кайтса кайта, кайтмаса кайтмый — әвене янган кеше төсле. Үзем карадым бит мин ул Шәфиканы, үзем кендек әбисе булдым Бер күрергә тилмертеп үтерәсез бит инде. .
Нурия сизенеп йөри: әнисе «бәләкәчне» Габбас мулла төсе итеп сагына.
— Әгәр инде вакытыбыз юк дип әйтәсез икән, беркая да чыгып йөри алмыйбыз дисез икән, ике дә уйламыйм, үзем барып алып кайтам, хәтта ки юлга-мазарга акча да сорамыйм. Әнә бер көнне Черек күл артындагы Сәүбәннарга барганыем. былтыр үлгән әниләренә бөтен коръән чыгарттырдылар. уч тутырып акча бирделәр. Әле менә бәләкәчемне апкайтырга кирәк була-нитә калса дип кенә әйтми торадырыем. Анысы гына җитмәсә, артык-портыгымны сатармын Әллә ни гомерем калмагандыр. аларны бит үзем белән зиратка алып китәсе түгел..
— Карале моны, карале бер генә! Нәрсәләр сөйли бу. ә?! — диде Нурия күзләрен түгәрәкләндереп. — Киявең партиядән чыгарылган коммунист. кызың институтта укытучы Авызыңны чамалабрак ач син, әнкәем. Бирерләр сиңа коръән чыгартуны, ник барганыңа үкенеп бетә алмассың!
— Ачулансаң да барам, эт итеп тиргәсәң дә... — диде карчык, кычкырып елап җибәрмәс өчен, авызын кулы белән каплады. Нурия аның җыерчыклы саргылт бите буйлап аккан күз яшьләренә карап, күңеле тетрәп, әкрен генә әйтте:
— Шәфиканы алып кайтырга рөхсәтем юк Зартугайга сәфәр кылып кайтырга рәхсәт бирәм
Әнисе Шәмсениса Зартугай якларыннан танымаслык булып үзгәреп кайтты Сүзсез калды, моңсуланды. Ләкин Нурия вакыты җитми сорарга базмады.
Шулай бер кичне бик озак алъяпкыч итәге астына кулларын куеп \тыргач. Шәмсениса абыстай иң яшерен серен әйткән сыман, шыпырт кына:
— Беләсеңме, тегенең тагын ике малае туган бит. Игезәкләр. — диде Нуриянең колагына.
_ Кемнең УЛ «тегенең»? — диде Нурия сәерсенеп
Бигрәк аңгыра бәрәнгә әйләнеп барасың син. кызым Кемнең булсын. Хәнифәнең, яшь әнкәңнең —диде Шәмсениса абыстай, кызының бер үк сүзне кат-кат сөйләтүенә кәефе китеп
Соңгы хәбәр Нурияне өнсез калдырды
_ Йа ходай' Бар икән күрәселәребез! Син ни сөйлисең, әнкәй? Нигә. Хәнифә түти җилдән бала тапканмыни?!
— Нигә җилдән тапсын? Әткәңнән авырлы булып калган Әхмәт белән Мәхмүт дип кушканнар атларын. Аңламыйсыңмыни, тол хатынга инде, шулай булгачыннан, Шәфика кирәк түгел. Әнә шул ике малайны карап-багып үстерә алса, рәхмәт әйтерсең.
Нуриянең башы әйләнеп китте. Күңеленә берьюлы томырылып, өермәләнеп шатлык та, хәвеф тә кереп тулды. Ике малай! Игезәкләр! Габбас нәселе, Уразаевлар! Ярабби, димәк, аның кыз туганы гына түгел, ир туганнары да булачак Габбас яши болай булгач, Уразаевлар яши’
Шәмсениса түтинең Зартугайга барып кайтканнан соңгы үзгәрүе бер Хәнифәгә генә бәйле түгел иде. Авылда аның яшьтәшләре, бергә гомер иткән карчыклар гүр иясе булганнар Баксаң-күрсәң, ул үзе генә калып бара икән ләбаса..
Озакламый аны тагын сагыш басты Ул инде урамга ипи чиратларына чыга алмый, Нурия аны чиратка чыгарырга курка да. Аллам сакласын, шунда ялгышып башка берәр җиргә китеп барса Хәзер аның телендә Шәфика да Әхмәт белән Мәхмүт Кайчакларда ул төнлә Нурияләр бүлмәсенә килеп керә:
— Кызым, кияү, торыгыз әле, тор. Ишек шакыйлар бит, Шәфикам уеннан кайтты ахрысы, ишек төбендә торып туңа күрмәсен. - дип са- ташкалап та сөйләп куя иде.
Ул хәтта бер тапкыр көндезен, көзге суыкта урамга күлмәкчән генә чыгып, бәләкәчен эзләп йөргән.
Нурия институт лабораториясеннән соң гына өйгә кайтып керсә, әнисе карават буенда үзен-үзе кочаклап, үзалдына сөйләнеп утыра.
— Без әле синең чәчләреңне үрербез Без әле сиңа матур күлмәкләр тегеп киертербез.
Нуриянең җаныннан шомлы бер уй узды: харап булган бу, авырган. Акылдан ук язуы микәнни?
Мөмкин хәтле йомшак тавыш белән
— Әнкәй, нишләп идәндә утырасың’ - диде Нурия
Шуны гына ишетүе булды, Шәмсениса абыстай дерт итеп сискәнде дә «дәнгә авып китте.
Нурия, йөгереп килеп, аны култык астыннан ипләп кенә күтәрде, көч-хәл белән караватка китереп салды Маңгаена кулын куйды — ут кебек кайнар. Температурасын үлчәде — утыз тугыз ярым
Сабыйларда һәм өлкәннәрдә бик авырдан уза торган үпкә ялкынсынуы башланганны сизеп, профессор Майскийга йөгерде.
Остазы булышлыгы белән Казанның атаклы терапевты Әбүбәкеров- ны чакырттылар Килде терапевт, озаклап карады, маңгаеннан күзлеген алып, тартма эченә салып куйгач. Нурия белән 6epr.i.i ni күрше бүлмәгә керде һәм әйтте:
— Врач Уразаева, әнкәгезнең яше аты, йөрәге шәптән ту гел. атеросклерозы да көчле, төрле хәл булуы мөмкин, һәр сәгать әзер б\ Him торы гыз.— диде, дару рецептларын Нуриягә тоттырды
Институттан Нуриягә әнисен карау-багу өчен дип ял бирделәр.
Әнисе ятып тора. Нурия аның янында утыра. Урынын кабарта, җылы сөтне, компотны өзми
Әнкәсе, сөт эчкәч, йокыга талгандай була, күзләрен йомып ята Ул да түгел, күгелҗем төскә кергән күз кабакларын ачып.
— Шәфика бакчадан кайтмадымы әле? — дип сорый.
Аны тагын да ныграк борчымас өчен, Нурия тыныч һәм ягымлы тавыш беләң:
— Юк әле, кайтмады әле, — ди. Күңеленнән уйлый: «Шул бала белән саташып авырды инде мескенем.. »
Бераздан авыруның исенә кияве төшә:
— Кызым. Солтанга ашарга пешердеңме?
Авырый башлаганына бер атна тулганда, җомга көнне иртән ул Ну
рнянең озын чәч толымын, кулына алып, әкрен генә сыйпаштыра башлады.
Кайгырма, балам, үлем үкенечсез булмас.
— Ни сөйлисең, син. әни?
Белеп сөйлим мин. балам. Үлем килгәненә үкенмим. Бер генә ел алдан килгәненә хәсрәтләнәм Синең бит менә галимлегең якланмаган ки- ♦ леш кала Кыен булыр инде үзеңә генә. Шәфика кызыбызны да алып кай- = та алмадык... £
Өйлә вакытларында Нурияләргә ЗәйтүнЗ мөгаллимә килде. Ул төз J гәүдәле, алсу битле, нәзакәтле итеп киенгән иде. Ләкин Шәмсениса 3 абыстай аның буен-сынын да. нәзакәтле киемнәрен дә бәяләрлек түгел ♦ иде шул инде Чөнки инде ул берәүне дә аермый, кызы Нуриянең генә = кулын үз кулыннан җибәрмичә тотып ята иде. =
Бәхилләшергә дип күрше карчыклары җыела башлады J
Нурия, ым кагып. Зәйтүнә апасын үзе янына чакырды:
— Апа. ясин чыгартырга кирәктер бит инде? Абыстай кеше иде t бит. — диде.
— Чыгартыйк, бәбкәм, безгә рәнҗеп китмәсен. — диде Зәйтүнә мө- 1 галл имә.
Кичке сигезләр тирәсендә Шәмсениса карчык, үлем алды газапларыннан артык интекмичә, сабыр гына җан бирде. Нурия әнисенең кулны ныграк кысып куюыннан вакыт җиткәнне аңлады
Карчыклар көрсенешеп куйдылар Белгән догаларын укырга керештеләр Аваз салып еларга итенгән Нурияне шундук тыйдылар. Мәрхүмәнең гәүдәсен теге дөньяда күз яшьләре күлендә йөздерәселәре килмәде.
Аяклы зур көзгене киҗеле зур сөлге белән каплап куйдылар. .
V
Габбас мулланың тол калган Хәнифәсен Зартугайлар. ире асылынып үлгәч, бик тә кызганганнар иде.
«Элекке заманда да гомере асраулыкта узды, мулла йортында да рәхәтлек күрә алмады, инде менә совет чыккач та бәхете юк
Ире белән икәүләп җир тырмашып салган үз йортында торырга да хакы юк бит мескенкәйнең. Аны да тартып алдылар. » — диде халык.
«Бигрәкләр дә бәхетсез икән Габбас, мордар үлем белән китүе генә җитмәгән, нәселен саклап барырдай ир баласы да калмады бит. ичмасам». — дип офтанучылар да булды.
Әмма алар ялгышалар иде
Габбас мулла вафат булып, берме-икеме ай узуга Хәнифә үзенең Габбастан йөкле булып калганын сизде. Тагын берничә айдан авылның1 бер башыннан бер башына, өйдән-өйгә хәбәр таралды
- Габбасның кече катыны бала табачак!
— Габбасның кече катыны зинадан бала табачак!
Парабби, Габбас, исән булса, бу хурлыктан тагын бер мәртәбә асылыныр иде.
Гайбәтне күпертү дигәндә, авылдан да ышанычлырак урын юк Анда син тәрәзә шакысаң төн кунды, төн кунсаң гөнаһ кылды, диләр Ләкин бер хикмәте бар булмаган корым биткә ягылмый бит ул.
Төп-төгәл вакыты җитеп. Зартугайда каз өмәләре башланган бер чорда Хәнифә дөньяга игезәк ике малай китерде Берсеннән-берсе таза, берсеннән-берсе көр тавышлы, төс-битләре белән дә коеп куйган Габбас инде менә! Тупырдашып үсә. мин сиңа әйтим, ике игезәк! Авыл халкының күңеле канат какты Хур итмәде Хәнифә аларны Габбасның нәселен саклап калды.
Зартугайлар. дәррәү кубып, «силсәвит» Мирдән белән «паотионныи
. к v . СТ
башлык» Каһармановның якасыннан урап алды Даешь йортны Хәнифә- гә — монда хәзер мулла-мунтагайның дәһеле юк. Батрак Хәнифәгә. аның балаларына йортны кайтарыгыз. Юкса Мәскәүгә язабыз'
Мурзин да. Каһарманов та андый янаулардан гына тез буыннары сыгылып төшә торган адәмнәр түгел иде. Үз гомерләрендә, кулакларны йортларыннан себереп чыгарган чакта, шөкер, алар янау-куркытуларны күп ишеттеләр Кыска көпшәле кулак мылтыгыннан атылган пулялар да аларның колак яныннан сызгырып узгалады Ләкин бу янау белән ул замандагы янауның аермасы бар Болар белеп яный, закон нигезендә яный. Төптән уйлап баксаң — Хәнифә бит. чыннан да. авылның иң ярлы кешесе кызы, муллага да маена сикергәннән түгел, ничарадан бичара гына чыккан кеше Аннан тагын шул ягы да бар бит әле — авыл халкының ышанычы белән уйнарга ярамый. Бер уйнарсың — узар, икенче узар, өченче мәртәбәсендә ул сине башың белән җиргә мәтәлдереп төшерер
Озын сүзнең кыскасы — колхозны да екмаска. Хәнифәне дә ятим балалары белән адәм рәтле яшәтергә кирәк.
һәм менә, игезәкләр туганга биш-алты ай узуга, мулла йорты дип тартып алынган ике катлы, чарлаклы йортның аскы катына ике кара чутыр малае һәм алты яшьлек Шәфикасы белән бергә Хәнифә кайтып утырды
Йортның өске катын да даулап караган иде халык. Пәнҗәр төбәгендә райком секретаре булып эшләгән Шәяхмәт Айдаровка ходатайлар да барып йөргән иде. мулла-мунтагайны, байбәтчәне җен урынына күргән <ата коммунист» Шәяхмәт сүзне озакка сузып тормаган:
— Игезәк бала таптымы? Бик яхшы! Без алардан совет гражданнары ясарбыз! Бүреккә салсаң да бүре булып кала торган буржуйчик- лар кирәкми безгә Йортнымы? Йортны бер эш тә эшләтмисез Канцелярия өске катта калсын. Хәнифәне аскы катка. урнаштырыгыз. Совет власте берәүгә дә ачтан үләргә ирек бирми, шул аскы катта ук сепарат ачыгыз. Габбас мулланың ятимнәре шунда туенып, аякка басар, калган ягын вакыты җиткәч кайгыртырбыз!
Бу сүзне ходатайлар сәгате-минуты белән партячейка секретарена һәм колхозлар оешканнан бирле председатель булып эшләгән Миңнулла Батыршинга җиткерделәр.
Әнә ничек үзгәрә дөньялар: Хәнифә өйле генә булып калмады, колхозның сепаратын тотучы да булып китте бит әле.
Элекке елларны, революция дигәннәре булганчы, авыл мужикларының җыелып гәп суг.а. ил-көн хәбәрләрен сөйләшә, сугыш-орышлар китергән яман эшләрне уртага салып сөйләшә торган урыны каравыл өе булса, хәзер, колхозлар оешкач, ир-ат белән хатын-кыз тигез хокукчыга әйләнгәч, андый урын булып сепарат йорты калды.
Хәнифә өчен дөньяның күңеллерәк заманнары килде.
Хәзер көн саен авылның түбән очыннан да. югары очыннан да Хәнифә йортына кеше агыла Иртәнге якта ирләр, кичке якта хатын-кыз
Авыл тутырып көтү кайткач. Зартугай үзәннәренә, якындагы урман нарга көтү күтәргән тузан ятып, җылы сөт исе борыннарны кытыклап тынгач, берәм-берәм дә. парлашып та. төркемнәре белән дә яшь киленнәр. яшь кызлар Хәнифә йортына агыла башлый. Сепаратка сөт аертыр өчен генә килми кызлар Авыл урамнарын балкытып, алмалы көянтәләрен иңенә салып, яшел чирәмле урамнардан көязләнеп узар өчен, мыек кына чыгып килгән егетләрнең күз явын алыр өчен дә килә. Яучыкларның кәттәсе, чулпыларның көмеше, чыңлау тавышы әллә кай лардан ишетелә торганнары сандык төпләреннән чыга башлады
Хикмәти хода, ни сәбәптер, әнә шул урамнарны балкытып килә торган көмеш чулпылы кызлар, бигрәк тә яшь киленнәр Хәнифәнең әле таушалмаган, озак еллар бикләнеп яткан яшьлеген өскә калкытып чыгардылар. Үз йортына чын хуҗадай кайтып утыру сәбәп булгандырмы.
игезәк ике малай табу килештеме — ул күзгә күренеп яшәрде, тәненә ит кунды, бит алмалары теләсә кайсы мут ирнең авыз суларын китерерлек булып алсуланды
Зартугайларның телендә хәзер яшь киленнәр түгел. Зартугайларнын телендә хәзер Хәнифә Ирләр тел шартлата: ай хода, бирсә дә бирер икән кешегә мөлаемлыкны! Бирсә дә бирер икән хатын-кызга затлылыкны! ♦ Баксаң күрсәң, аксөяк морзалар нәселеннән дә түгел бит. егерменче = елны ачтан үлгән Рамазан солдат кызы... i
Җитте бер көн. Зартугай ирләре, юк йомышны бар итеп, колхоз £ кәнсәләренә килә башладылар. Бүген-иртәгә кияүгә чыгасы кыз-кыркын, С сепарат хуҗасы Хәнифә алдында үзләрен кимсетергә теләмичә, алъял- ♦ кыч белән күлмәкләрнең бала итәклесен тектерделәр, чабатаның унбер- = лесен. һич югы тугыз юкәдән үргәнен киеп алдылар х
Хатын-кыз мәсьәләсендә үзен төшеп калганнардан санамаган, мут- * лыгы. күрше тавыгын каз дип, күрше хатынын кыз дип санавы белән < дә дан алган Бүре Бадулның Хәнифәгә беренче булып күзе төште. Ләкин £ гыйшкың никадәрле көчле булмасын, койрык чәнчеп, көпә-көндез, тик- 2 томалдан Хәнифә йортына барып кереп булмый Бадул җай эзләде. Тол * хатынның берәр йомышы чыкмый калмас дип өметләнде Чыннан да. андый йомыш озакламый чыкты Көннәрдән бер көнне сепарат ватылып китте Тимерче Лотфига әйтеп карадылар, колхозга беренче тракторны алып кайткан күпер төбе Госманга гозерләнеп бардылар — берсе дә булдыра алмын Бу хәбәр Бадулга барып җитте.
Бадул атна буе кырылмаган куе кара сакалын чалгы пәкесе белән кырып ташлады Чебеннәр чуарлаган аяклы зур көзге каршысына басып. кыек якалы, ак сәдәфле кара сатин күлмәген киде, көндезен басудан — чүп утаудан кайткан Җамалттәй. иренең кияү егетләредәй мутланып. мыек чылгыйларын бөтерә-бөтерә. көзге каршысында торуына гаҗәпләнә куйды:
— Ни булды сиңа, җен карты? Кая болай баш кода кебек киендең? Кызыбызны кияүгә биргәнгә биш былтыр, олы улыбыз башка чыкты. Җиһангир. Тәхәви. Мифтах әле үсмерләр генә..
Бүре Бадул хатынына бер генә ысылдады:
Син. кортка, бот араңа дилбегә эләккән корчаңгы бия төсле тыпырчынма, яме.— диде ул теш ыржайтып.— Күпне белсәң, тиз картаерсың.
Башка сүз әйтүне кирәк тапмады, өермәләнеп өйдән чыгып китте. Урамнан да ата күркә төсле кабарынып барды. Хәнифәләр йортының урыс капкасына килеп җитеп, капка келәсен күтәргән чакта гына, анда да бер генә мизгелгә, икеләнеп алды, шуннан соң ныклы адымнар белән, алма үләне мул булып үскән ишегалдының сукмагыннан, киртә казыкларына киптерергә элеп куелган чиләкләргә күз сала-сала. болдырга таба узды.
Чатан буена килеп җитүгә Бадул кинәт туктады. Ак халатлы, матур гына йомры гәүдәле хатын, иелә төшеп, сепарат тәлинкәләрен тастымал белән сөртә иде Вакыт-вакыт иелеп, тәлинкәләрне алган чакта, халат итәге югарырак күтәрелеп, бик матур- булып ачылып калган ботлары күренә, әнә шулар Бадулның һушын ала иде.
Ул чолан ишегенә бөтен гәүдәсе белән ятып, каты итеп тамак кырды.
Сепарат юучы хатын сискәнеп китте, тураеп басты. Бадул аның ак халатын төртеп торган йомры күкрәкләрен, эшләүдәнме, иелүдәнме алсуланып киткән аксыл-түгәрәк йөзен, утлы күмердәй көйрәгән зур чиста күзләрен күрде.
- Карасана, күрми дә торам, кунак бар икән ич,— дип сөйләнә- сөйләнә, Хәнифә ак халатының сызганып куелган җиңнәрен төшерә башлады
— Ни. кодача, сепарат төзәтәсеме-ниме . дигәннәрне .
Хәнифәнең йөзе кояштай балкып китте.
— Әйе шул. Гыйбадулла абзый. Сепаратны төзәтәсе бар иде шул. Берсенең-бер кулыннан килми торган эш булып чЪжты бит әле ул Тимерче Нотфига да. күпер төбе Госманга да әйтеп карадылар, булмый диләр. Инде менә син карап кара.
Сүтеп киштәләргә тезгән тәлинкәләргә, сепарат эчендәге механизмнарга күз төшереп алгач та Бүре Бадул үзенең биредә берни дә майтара алмаячагын аңлады
Аңа хәзер булдыра алмаячагын чын күңелдән әйтеп, кайтып кына китәргә кирәк иде дә бит, юк шул, китә алмый, ике игезәкне тапканнан соң тулып пешкән чибәр хатынның буй-сыны, ак халаттан балкып янәшә басып торуы аны тәмам шаштыра иде.
— Хәнифә — дип. ярым пышылдап дәште ул.— Кил әле. әнә шул чиләкне алып бир әле.
Аны-моны сизеп өлгермәгән Хәнифә ак калай чиләкне алып бирде.
— Мин сепаратны сүтәм. син аның шөрепләрен шушы чиләккә тутырырсың. яме,— дип Бүре Бадул сепаратның өстенә үк иелде, адәм баласында була торган гадәти бер кызыксыну белән Хәнифә дә иелеп карады Бүре Бадул кинәт, киек җәнлек җитезлеге белән. Хәнифәнең биленнән эләктереп алып, аны үзенә тартып китерде, тәмәке исе аңкытып, үбәргә үрелде Көтелмәгән бу һөҗүмнән коты чыгып калган Хәнифә ике кулын уч ягы белән Бүре Брдулныи битенә терәде Бадул хәзер аны үбә дә алмый, берни күрми дә, ярсып типкән йөрәгенең дөпелдәвен генә ишетә иде.
— Хәнифә җаным бәгърем бул минеке Җефәккә төрәм. бал- майда гына йөздерәм . — дип кайнар сүзләр пышылдады ул.
- Җибәр диләр сиңа' Җибәр, кычкырам' — диде Хәнифә. янап,— яхшы чакта җибәр. Бүре тәре!
Эшләрнең инде үгетләү белән барып чыкмавын аңлаган Бүре Бадул, аны биленнән тагын да катырак кысып, хәлен алмакчы иде, әмма эшләрнең инде гади бер шаярудан узганлыгын аңлап алган Хәнифә бөтен көченә артка каерылды да. ике кулын бергә йомарлап. Бүре Бадул- ның борынына китереп орды
Бүре Бадулның күзеннән көлтәсе белән очкын сибелде, куллары кинәт хәлсезләнде.
Ул башыннан очып төшкән укалы түбәтәен иелеп алган чагында, чолан ишеге төбенә халык җыелганын күреп, болай булгач, бетте башың. Гыйбадулла, дип коты чыгып уйланды.
Хәнифә. ни булганны аңлап җиткерә алмыйча, келәшчәдәй каты куллар кысудан авыртып калган билен язып, тураеп басты. Бүре Бадулның кан баскан күзләренә нәфрәтләнеп карады, шул ук мизгелдә Габбасының зират каенында чайкалып торуын да күз алдына китергәч, моңарчы к\ргән-кичергәннәре, хурлану-кимсенүләре бугазына кайнар төен булып килеп тыгылгач, түзмәде, кычкырып елап җибәрде
Кемнәрдер аны юатырга теләделәр, кемнәрдер Бүре Бадулны сөйрәп алып чыгып киттеләр. Хәнифә боларны күрмәде, ишетмәде, белмәде, чәчләрен йолка-йолка. ярсый-ярсый елады
Ул елап туктаганда, чолан төбендә берәү дә юк иде инде. Чишмә суы белән битен юды, озаклап сөртенде, аннары, ачык бер карарга килеп. ныклы адымнар белән үзләре йортының өске катына — колхоз кәнсә- ләренә күтәрелде.
Хәзер ул мескен хәлдә түгел, үзен һәм балаларын яклый алырлык хәлдә иде Кәнсәләр ишеген ачып керүгә, куе зәңгәр төтенгә күмелеп утырган Миңнуллага ябырылды:
— Оятсызлар! Тол катын бу дигәченнән дә мыскыл итәргә дә ярый ди торгансыздыр! Ыстырамга калдырыйк әле моны дип алдан пыланнар корып, кәмит уйнарга тотындыгызмыни?! Кара син боларны. ниләр кыландыралар. минем өскә югары очның Бүре Бадулын җибәрәләр' Талап үтерсен ди торгансыздыр, кешелеген калдырмыйк ди торгансыздыр
Т Хаҗиахматов расеме
Тол катын бу дигәненнән дә, ярдәмчесез дигәненнән дә. Ул үз сүзләреннән үзе ярсып, гарьләнеп һәм сабырсызланып кычкырды да кычкырды, башыннан яулыгын йолкып алды һәм миңгерәүләнеп калган председательнең зур чөгендер борыны төбендә шул яулыкны шашынып селкергә тотынды
Сепарат йортында булган хәл сәгате-минуты белән Зартугайга таралды Авыл советы башлыгы Мәрдән Мурзин, Бүре Бадулны кәнсә- ләргә чакыртып, шунда стена буена чүгәләгән авыл картлары алдында эт итеп сүкте, төрмәгә яптырып кую белән янады, соңыннан, хатын-кыз азатлыгына кул сузганы өчен, утыз тәңкә акчалата штраф салырга дип карар чыгарттырды.
Шушы вакыйгадан соң Хәнифәгә нәфселәрен сузган ир-ат үз эченә йомылды, теләген теле белән дә, кулы белән дә белдерә алмады
Ләкин — дөнья бу' — Хәнифәнең дә йөрәген яндырырдай, күңел той гыларын яшь кызларныкыдай кабызып җибәрә алырдай кеше бар икән әле.
Зартугайга Чишмәбай кайтып төште.
VI
Элек тә сәеррәк кеше иде Чишмәбай. Соңгы елларда бигрәк тә сәер сүзләр йөрде аның хакында.
Берәүләр аны, герман әсирлегеннән котылгач. Себер шахталарында ташкүмер кискән икән дип, икенчеләре, Колчак армиясендә безнекеләргә каршы сугышып йөргәндә, өтермәнгә эләккән, тайгада урман аудара икән дип сөйләделәр.
Тора-бара имеш-мимеш онытылды. Вакыт бик күп узды бит. Революция булганга гына да унҗиде ел!
Уйламаган көтмәгән җирдән, 1934 елның яз башларында, Зартугайга Чишмәбай үзе кайтып төште.
Авылда аның туган-тумачасы да, әти-әнисе дә юк иде, әле революциягә кадәрле үк үзе эшләп киткән тегермән йортына кайтып ауды
Өстенә башкорт ярмәге киеп алган, арка-җилкәсе калынайган кырык яшьләрендәге Чишмәбай берәү белән дә җәелеп сөйләшми, кайчандыр кара булган, инде борчак оны кунгандай төссезләнгән чәчләрен сыпыргалан, уфтанып кына куя. ялгызы калган чакларда тегермән арыгы янына, таллар буена утырып, камыштан ясалган кураен уйный, тегермәнгә килгән кешеләр, атларын тугарып, ашарга кушкан араларда, курай моңын тын калып тыңлыйлар иде.
Халык моңа үзенчә бәя бирде. Еракта, күз күрмәгән, колак ишетмәгән илләрдә булу кешене үзгәртә торгандыр Башкача иттерә торгандыр Ни дисәң дә кайткан бит әле менә, ничәмә-ничә еллар үткән булса да кайткан, югыйсә, бер генә кешесе дә юк бит инде Зартугайда...
Беркеме дә юк дип ялгышалар иде, әлбәттә Зартугайда әле бик яшьли. үсмер чагында ук күңеле төшеп йөргән бер кешесе бар иде Чиш- мәбайныц. Хәиифә бар иде. Ул аны кызның үзенә әйтмәде, әйтерлек идемени аның хәле! Үзе ялчы, өе балчык, кеше кулындагы бер кол иде бит ул Таминдар бай тегермәненең колы иде Баш күтәрми эшләде, тамак ялына еллар буе тегермән тарттырды, күңел тойгыларын, язгы гөрләвекләр белән бергә уянган хисләрен ул елына бер мәртәбә — тегермән арыкларын ачып, яз башлауда, боз өстенә учаклар ягып, Иж елгасын балкытуда гына күрсәтә ала иде Аннары ел буена ул тагын йомыла. ел буена башын иеп йөри, көне-төне тамак ялына эшли иде Кем белә, германга плен төшүе дә, бәлки, шуңа булгандыр. Бәхетсез башка кайда да бер түгелмени?! Хәнифәне Габбас мулла кече хатынлыкка алгач, җимерелде аның дөньясы, җимерелде аның яз башлаулары!
Рәчәйдә, Австрия кырларында туп авазлары тынып, заманалар ты нычлангач, немецларның бер хәлле хуҗалыгында хезмәтче булып эшләгән 22
чагында, ул Зартугай буйлары. Иж суында гөрләп эшләгән тегермәннё сагынды, аның су шаулавын тыңлыйсы, тегермән ташларының келтерәп кенә әйләнеп утыруларын күрәсе килде. Сагыну-жирсү тойгысы бигрәк тә язларын, өй кыекларыннан тамчы тама башлагач, инешләр кузгалгач, күккә сабан тургае күтәрелгәч үзәкне өзеп җибәрә. әсир егет, җанын кая куярга белмичә, хуҗасының жиләк-жимеш бакчасына чыга, арып ♦ хәлдән тайганчы, иртә таңнан кояш батканчыга кадәр эшли, хуҗалыкны z алып бару ягыннан, эшкә җәптәшлек ягыннан педант дәрәҗәдәге төгәл 5 немец карты Россиядән килгән бу кешенең үзендә бер көн эчендә тау- 5 лар актарып ташлый алырдай көч таба алуына аптырап, аңлый алмыйча Z йөри иде *
Әсирләрне Россиягә кайтара башлауга. Чишмәбай беренче булып ® юлга чыкты. 5
Менә шунда аның җанын Хәнифәне күрү, аның белән бер генә мәр- * тәбә булса да сөйләшеп утыру өмете биләп алды, ләкин шул ук вакытта < Хәнифәнең Габбас мулла хатыны икәнен белү аның күңелен җәрәхәтли, z әсирлектә күргән газап-михнәтләре янына әнә шул йөрәк сагышы да Z килеп кушыла иде. Икенче бер кешенең хатыны булган сөйгәнеңне читтән күреп йөру күңел газапларын йөз мәртәбә арттырачак, моңа түзеп булмаячак иде.
Шуңа күрә ул әсирлектән туган-үскән авылына түгел, тоткындагы иптәше Исәнгол белән бергә башкорт авылына кайтты.
Унҗиде еллар чамасы яшәде ул анда Йорт салмады. Кешеләргә бура бурады, түбә япты, тегермән куласаларын яңартты, канауларын төзек итеп тотты, язмышыннан зарланмыйча. Кандыр суы буена салынган алты ташлы тегермәннең тәмәке төтеннәреннән ысланып беткән тәбәнәк йортында гомер кичерде. Башкортлар аның эшкә җәптәшлеген, алтын куллы булуын яраттылар, үзләре белән кымыз эчәргә чакырдылар, курай уйнарга өйрәттеләр, кыз димләделәр.
Ул риза булмады, тегермән йортында буйдак килеш яши бирде.
Курайда ул «Кара урман»ны. «Ашказар»ны. «Колый кантун»ны уйнады Башкортның кураен гына түгел, юмартлыгын, дала кебек киң сулышлы җырларын, җир җимертеп бии белүен яратты ул. урманнар уртасына сибелгән зәңгәр күлләрен үз итте Бәлки, язмышына буйсынып, анда гомерлеккә дә калыр иде. олыгаям бит. әллә башлы-күзле булыйм микән, дип тә уйлана иде ул.
Тик шундый иләс-миләс көннәрендә Кандыр буена зур бер эш белән килеп чыккан Айдар Шәяхмәте аның уйларын чуалтты
Әллә кайчангы яшьлек тойгылары язгы ташкыннардай кузгалган, сагынуларына дәва таба алмаган Чишмәбай. аңа хас булмаган бер сабырсызлык белән, ашкынып һәм тотлыга-тотлыга. Зартугай хәлләрен сорашырга тотынды.
Айдар Шәяхмәте гади генә итеп, коп-коры сүзләр белән әйтеп бирде: авылда колхоз төзегәннәр Таминдар байны чит илгә качып барган чакта тотып атканнар Бай тегермәне, аның биләмәләре, җәйге утар лары — барысы да дәүләт карамагына күчкән, совхоз оештырганнар
* — Ә Габбас мулла? диде Чишмәбай ашыгып
— Габбас мулла байларга да ярамады, безнең теләкләрне дә аңлый алмады, мәрхүм.
— Үлдемени?’
— Әйе. Асылынып үлде. *
Кит аннан?! Ә катыны?
Шәмсениса абыстайны әйтәсеңме?
_ Юк ла. диде Чишмәбай. үзе шундук кып-кызыл булып кызарды— Нишлим мин Шәмсениса белән. Хәнифәне әйтәм.
Эшләрнең кая таба барганын Шәяхмәт аңлады, мыек астыннан гына елмаеп. Чишмәбайга күз кысып куйды: беләбез, янәсе, дуганы кай якка бөккәнеңне
Хәнифәгә ни булсын, яши бирә. Ике малай алып кайтты Кемнән?
Имеш-мимеш тә йөргән иде халык арасында, ләкин соңыннан ачыкланды Малайларның икесе дә кара чутыр. икесе дә шешмәк кабаклы — Габбас токымы икәнлекләре әллә каян кычкырып тора.
Хәнифә ялгызы гына яшимени?
— Ялгызы
Айдар Шәяхмәтенең соңгы сүзләре Чишмәбайның күңелен айкап салды Шул хәбәрдән соң ул төн йокыларын онытты Сары сагышка батты, тамактан язды. Таллар буена чыга да курай уйный, арык буена бара да су өстенә карап тора Инешне тутырып йөзгән каз-үрдәкләр дә. баш өстендә талпынган тургайлар да тегермән суларының шаулавы да — барысы да хәзер аның җаны аша уза. сагышландыра.
Беренче көннәрне түзде, узар диде - узмады
Жаны аеруча сулкылдап сыкрагач, инде биредә бер генә көн дә түзәрлеге калмагач, тәвәккәлләп юлга чыкты
Үзен нинди язмыш көткәнен белмичә чыкты ул юлга.
Аны менә нинди язмыш көтә иде
Габбас мулла йортының өске катына колхоз кәнсәләрен урнаштырып, аскы катына сепарат куйгач. Хәиифәне ятимнәре белән шунда урнаштыргач, җитәкчеләр, инде озакка көйләндек дип уйлаганнар иде Ләкин яши башлагач, кичәге фикерләренең бүгенгә ярамаганлыгы билгеле булды.
Йортның түбәнге катында сепарат гүли, авыл хатыннары сепарат1 ка кичләрен генә түгел, көндезләрен дә киләләр, әбәт чиләгенә яки чүлмәкләргә җыелган сөт өстеннән май язып, көрәк оны биреп китәләр, авыл зур булганлыктан, йорт янында бер генә көн дә кеше өзелеп тормый Димәк, идарә йортына хатын-кыз, ягъни кирәкле-кирәксез кеше гел килеп тора Шау-шу. бәхәс, дәгъва. Анысына да түзәр идең, Пән- җәрдән. Алабугадан. Казанның үзеннән түрә-кара өзелми, алармы кар-шыларга. аларны урнаштырырга, аларны ашатырга-эчертергә кирәк. Халык. бигрәк тә хатын-кызлар, артыгы белән кызыксынучан. берне биш итеп сөйләүчән; күпне күрәләр, күпне беләләр, телләрен тыя белмиләр. Өстәвенә председатель Миңнуллага тол хатынның артыгы белән чибәр, артыгы белән әрем телле булуы да ошамый. Кәнсәләргә килеп җәнҗал куптарганнан соң ул аны күралмәс дәрәҗәгә җитте идарәгә эшкә килгән чагында капка төбендә генә очратса да яки урам чатында аның ак чиләкләрен, чытыр ак яулыгын күрсә дә каннары кайный башлый
Хәнифә аркасында Бүре Гыйбадулласының ямьсез эше Пәнҗәргә хәтле барып җитте. Миңнуллага авыл коммунистлары алдында гына түгел, райком бюросында басып торырга. Айдар Шәяхмәтенең маңгайга терәп биргән сорауларына җавап табарга туры килде.
Шуннан соң Миңнулла, авыл советы башлыгы Мәрдән Мурзин белән киңәшеп, идарә йортын башка урынга күчертергә мәҗбүр булды
Мәрдән абзый — зурдан кубып уйлый торган кеше
— Син. Миңнулла, булгач-булгач. кулак-куштаннан. мулла-мунтагайдан калган иске йортлар белән булашма инде. Пәнҗәр төбәгендә урман күп. шыңгырдап торган яңа бүрәнәдән салдыр колхозның төп йортын, шунда беррәттән снлсәвит йортын да буратып җибәр. Замана йортлары янача булырга тиеш.— диде ул.
Аның сүзен хупладылар. Жәйге җылы көннәрдә диләнке кисеп, буралар бурап, авылның иң биек урынына, элекке мәчет булган тирәгә берьюлы ике бина салып куйдылар Тәрәзә йөзлекләренә агачтан юнып йолдыз кадакладылар, аны кызылга байрак төсенә буядылар. Йолдыз, озак та узмый, халык теленә керде Читтән килүчеләр колхоз идарәсен яки авыл советы йортын сорасалар, ә-ә-нә тегендә, тау башында тәрәзәләре йолдызлы ике йорт булыр, шунда барыгыз, дип әйтә башладылар.
I ик әле моның белән генә тынычланмады Миңнулла. Ул тол хатын Дәнифәнең өй эчендәге чүпне тышка чыгарганлыгына гаять дәрәжәдә ач\ы килеп, туктале. мин аны төнәтим әле, дигән уйны күңелендә асрый башлады Янәсе, үзе генә киерелеп яшәмәсен.
Мәрдан Мурзин һәм тагын Имам Каһарманов белән озаклап киңәшкәч. Хәннфәләр йортының өске катына Зартугайга әле бер-ике ай элек ♦ кенә килгән, вакытлыча авыл очындагы ялгыз карчыкта яшәгән тегер- з мәнче Константин Иванович Павловны гаиләсе белән урнаштырырга 5 булдылар. *
Тик моның ахыры ни белән бетәеен алар күз алдына китермиләр g иде шул х
Тегермәнченең хатыны Полина — иске диндәге кеше иде Ул, өйгә ♦ кер\ белән, түр башына, почмакка, элек шаманл булган урынга, бик g пөхтәләп алтын путалы иконалар элеп куйды, икона астына кичләрен шәм = яндырып куя торган булды. Константин үзе, әле Полинага өйләнгәнче. J озак еллар татар авылында яшәгәнгәдер (әтисе дә тегермәнче иде, ул да < гомер буе татар авылында яшәде), татарчаны су кебек эчә. бер динне е дә тотмый, җыен-сабан туйларында авыл яшьләре белән бергә, татар = җырларын җырлый-җырлый, урам әйләнеп йөри иде
Константин белән Полинаның сигез яшьлек Шура исемле кызлары “ бар иде, икенче көнне үк Хәнифәнең Шәфикасы белән дуслашып алып, ул көннәр буе аларның аскы каттагы өйләреннән чыкмый ята башлады Папина — иске дин кешесе — чит-ят квартирага керергә бер дә атлыгып тормый, шунлыктан Шураны көн дә саен кичләрен әтисе күршеләрдән алып чыгарга мәҗбур иде.
Константин Хәнифәләргә ишек шакып килеп керә:
— Әссәламегаләйкүм, күршеләр! Көнне әйбәт кенә уздырдыгызмы? Минем Шурочкам сезне бик алҗытып бетермәдеме әле?
Ул. күн итекле аякларын аерып басып, баһадирларча гәүдәсе белән ишек төбендә торып кала
Хәнифә аны табын янына утырырга кыстый башлый:
Утырыгыз инде, килегез, Кәчтәнтин абзый, аштан олы булырга ярамый бит.
«Кәчтәнтин» уңайсызлана, баскан урынында кадаклап куйгандай тик тора Өйдә ир-ат булса, ул утырыр иде, бәлкем, үзе белән бергә шешәсен-мазарын да кыстырып керер иде, өйдә ир-ат юк шул, шунысы өзә үзәкне.
Хәнифә җиңги инде көйсезләнә башлаган, кайтмыйм дип киреләнгән Шураны ипләп кенә, көйләп кенә кайтарып җибәргәнче. Константин ишек төбендә басып торырга мәҗбүр Дөрес, кайтып китсә дә, беркем аңа бер сүз әйтмәс иде, әмма ниндидер билгесез көч аны җибәрми — баскан урында торырга куша.
’ Хәнифәнең оялып кына сөйләшүе, Кәчтәнтин абзый, әйдә инде, түрдән уз инде, дип кыстаулары бик тә якын аның күңеленә. Ул аның Шураны киендергән ягымлы кулларын тотар иде, Хәнифә җаным, белмисең бит, кадерлем, бу дөньяда синнән дә чибәр, синнән дә мөлаемрак хатын юк бит. и булачагы да юк, дип әйтер иде. Тик ул сүзләрне ул үлсә дә әйтә алмый, ул — хатынлы ир
Константин кызын көн саен диярлек алмага төшә. Биек баскычлар буйлап, кызын җитәкләп менгән чакта, әллә ниткән уйлар уйлап бетерә Полинага карата салкынаюын, аны теләп иркәләмәвен, тегесе кирәкмәгән сүз әйтсә, гасабилануын. ярсып китәргә торуын уйлый Нилектән шулай соң әле бу? Элек алай түгел иде бит
Көн артыннан көн үтә. Константин инде Хәнифәләргә керергә кичләрен генә түгел, көндезләрен дә атлыгып тора Тегермәндә мөшкәгә бодай капчыгы бушатканда да. улактан аккан җылы онның мамык- лымы-түгелме икәнен үч төбендә сынап караганда да сизә. Әйе. ул ерып чыга алмаслык кара урман уртасында бер ялгызы торып калды
Нәкъ шул көннәрне Зартугайга Чишмәбай кайтты
Бу кешене Константин бер күрүдә үз итте. Ачык якты чырае, аз.
сөйләтүе, кинәт сораган чакта, күңелгә ятышлы итеп әйтеп бирүе, гомумән дә. күпне күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешегә охшап торуы да үз иттерде бугай ахры аны
Нәрсәгә генә тотынмасын. Чишмәбайның кулы ята Константин Павловның ярдәмчесе булып эшли башлаганның икенче көнендә үк ул. колхоз идарәсенә барып, агач материалына нәрәт яздырып алып кайтты. колхоздай өч олау алып, тегермән янына китертте. Зартугайның күптәнге такта яручысы Шәмгун белән түбәгә яраклы такта итеп ярды; гегерм.111 бинасының мүкләнгән, черегән такталарын кубарып, яңаларын кадаклады Эшли башлавына унбиш-егсрме көн уздымы икән. Аксагыз тауларының итәгендә агып яткан җиде чишмәнең улакларын төзәтте, төптәй бәреп чыга торган вак чишмәләрне юшкыннан тазартты, чишмә әйләнәсендә урмандай куе булып үскән бөтнек үләнен чалгы белән чабып алып киптерергә куйды
Бу хәл Константинны гаҗәпләндерми кала алмады.
Ул авыл мужикларының тоташ үз йортын кайгыртканын бик яхшы белә, шуны гел күреп-күзәтеп йөри, моны табигый дип саный иде Ә бу. бичара, торырга ни куышы, иркәләргә ни хатыны юк дигәндәй. Зартугайнын чишмәләрен тазартып йөри, беркем кушканны да көтмичә, тегермән бинасының түбәләрен сипли Исәр дияр идең, акылы бик түгәрәк...
Әнә шундый уйлар белән яши Константин. Көнлекме Хис.м <и Каюмының кайчандыр Зартутай чишмәләрен берләштереп, икенче бер тегермән тарттырырлык су жыярга. ярты чакрымлы канау казып, аны тегермән куласасына кадәрле китерергә хыялланып йөргәнен, шул сәбәпле Чиш- мәбай кушаматы алганын белми Дөньяның байлыгына кемнәрдер хужа булып, хәерчелектә кемнәрдер иза чигәргә дучар ителгән заманнарда андый хыялларның күгелҗем томаннарга күмелеп калганлыгын Чишмәбай гына белә. Чишмәбай гына шул яшь чакларын үзәкләре өзелеп искә төшерә Константин аларны белми, алар өчен өзелми Әмма менә хәзер аларның икесенең дә уртак тойгылары бар: алар икесе тиң Хәнифә өчен өзеләләр.
Зартугайга кайтканына ике ай тула дигәндә. Чишмәбай тегермәнчегә әйтте:
Карале. Константин Иванович, тегермәннең куласасы эштән чыга язган, әллә яңасын әмәллибезме? — диде.
Павлов моны үзе дә белә, тик ялгызы гына тотынырга шүрләбрәк йөри, балта тотарга оста булса да. заманында әтисеннән күп нәрсәгә өйрәнеп калса да. исәп-хисапка, куласа хәтле куласаның сызымнарын сыза алуга ул үзен әзерлекле түгел дип исәпли иде. Ә монда ярдәмчесе үзе әйтеп тора ләбаса'
— Ярар,—диде тегермәнче.
һәм алар иртәгесен икәүләшеп эшкә тотындылар. Башта бер-ике көн Чишмәбай кәгазьгә сызган сызымнарны тикшерделәр, үлчәделәр, барладылар, агачның ниндиен алырга кирәклекне иске куласадан карап белделәр.
Көннәрдән бер көнне, тегермән тарттырырга килүчеләрне генә түгел, осталарның үзләрен дә тел шартлатыр дәрәҗәдә мавыктырып һәм сок- • .тайдырып, гигант тәгәрмәч барлыкка килде.
Ике оста, икесе берьюлы тәмәке кабызып, дөресрәге Чишмәбай, борынгы заманнардагы гадәте буенча, «кәҗә тоягы» төреп. Константин зур кара төрепкәсенә ут алдырып, үзләре юктан бар иткән куласа өстенә килеп утырдылар.
Иртәгә председатель Миңнулладан ярдәмгә алты-җиде кеше сорап, аны урынына куярга кирәк. Ләкин бүген осталарның күңелләре ташыган чак. шәт. яңа куласаны аз гына «чылатып» алсаң да зыян итмәстер...
Тегермән өе гаилә белән торыр өчен әзерләнмәгән булганлыктан, анын зур миче дә. аш-мазар пешерерлек казаны да юк иде
Константин Иванович, кичен эшнең күп булачагын, бүген өйгә кай-
iып инрн алмаячагын әйтеп, хатынына язу жибәрде. Тегермәнгә килгән бер абзыиның малае Полина түтәйдән ярты бөтен ипи, бер чүлмәк кебестә ашы, бер түтәрәм ит алып килде.
Киңәшле эш таркалмас. Ярты сәгать эчендә табын әзер булып, кәбестә ашы пар бөрки, әрчеп куелган бер баш суган авыз суларын китереп, ашъяулык өстендә агарып ята иде.
Икәү бергәләшеп чүлмәктән аш ашадылар .
Константин Иванович агач кашыкны бер читкә куйды, көтмәгәндә, 2 кинәтрәк сорарга итте:
Карале, братан, Чишмәбай синен үз исемеңме? Әллә кушаматмы? х Кстати, сезнең халыкта андый исем юк шикелле? Миңлебай, Тимербай ♦ Тагын бүтән бай бармы? Минемчә, юк “
- Чишмәбай — кушамат. Беләсеңме, кушамат. Аны миңа герман = сугышы чыгар алдыннан тактылар. Каюм минем чын исем. Каюм, белә- 5 сеңме? Миңа чишмә жене кагылган иде. мин чишмәләрдән елга ясамакчы булдым, тегермән тарттырырга хыялландым, Константин Иваныч Тамин- = дар бай. муены астына килгән нәрсә, минем чишмәләремне тартып алды. * Инде менә үзен теге дөньяга олактырганнар, жәлке, кәнишне, ну. ни хәл - итмәк кирәк, дөнья шулай яратылган, — куласа әйләнеп тора, бүген син көчле, иртәгә — мин...
- Син шушы авылныкымыни? — диде Павлов, сүнгән төрепкәсенә ут кабызып
— Әйе,— диде Чишмәбай.
— Моңарчы кайларда йөрдең соң син?
Чишмәбай күңелендәге уйларын яшерми әйтерлек хәлгә килгән иде
— Син бит бернәрсә дә белмисең, Константин Иваныч,— диде ул, башын аска иеп, берара тын утырды, аннары башын күтәреп, тегермәнченең күзләренә карады, карашы моңсу иде — Белмисең шул син Хәнифәне эзләп кайттым мин. Мин бит аны кырлардан эзләдем. Герма ния кырларыннан Көтүләрдән эзләдем Мин анда көтү көттем. Эт көтүе
— Тукта, соң син анда ничек эләктең?
- Белмисең. Константин... Син дә белмисең, Хәнифә дә белми, берегез дә белми. Син сорама, мин әйтмим, вәйт. Сорама Белдеңме? Мин бит аны егерме ел буе эзләдем Кандыр буйларыннан, Димнән. ә ул Иж буенда иде Ике малай, ха-ха-ха! Ике баһадир! Менә мин аларны кара- рыем. көне-төне багарыем, аякка бастырырыем.
«Бу дөньяда кешене кеше иткән, аны хайваннан аерган ике нәрсә бар берсе — хыял, икенчесе — мәхәббәт».—дип уйлады Константин Павлов.
Ул кинәт айнып китте.
«Туктале, Хәнифәгә гашыйк кеше бер ул гына түгел икән ләбаса! Бер ул гына түгел икән Аны әнә кайлардан эзләп кайткан кеше бар икән. Их, Константин, син кая үреләсең? Синең coR ул сылу белән уртак тел табасың бармыни? Уртак тел тапсаң да. Полинаң сине аңа бирәчәкмени?..»
Тегермәнче капыл гына урыныннан торды Тәрәзә төбендә яткан картузын алып башына чәпәде
_ Сау бул, Чишмәбай! Бәхет синең юлдашың булсын —диде дә ашыгып чыгып китте.
Тагын бер атнадан гаиләсе-ние белән Пәнжәргә күченеп китте
Чишмәбай моны берничек тә аңлый алмады. «Юмарт жанлы бу урысны мин нәрсә белән рәнжеттем икән соң?» — дип әллә ни гомер тәшвишле уйларына бирелеп йөрде.
VII
Жәйге жылы төн.
Көндезге эсседән әлсерәгән жир өстенә рәхәт бер талгынлык жәелә.
Офык буйларында — болытлар өем-өем; аларның шәфәкъ алсуы кабынган итәк !. ре көйри; төнге тынлыкны Зартугай ;ан Пәнҗәргә бара торган атлы арбалар да. печән өстенә утырган ир-ат белән хатын-кызның узара әкрен генә, быдыр-быдыр сөйләшкән тавышлары гына бозып куйгалый.
Шәфика, әнисенең җылы ботларына башын төртеп, йокымсырап бара. Аңа озакламый сигез яшь. Мәктәпкә керәсе елы «Аллы-гөлле чәчәкләр төшергән буяулы букча алырбыз,—диде әнисе.- Май белән йомырканы гына исән-имин сатып җибәрсәк...»
Арба тәгәрмәчләре келтери. Әле тигез юлдан баралар, әле казылмага туры килеп, «дырк» итеп китәләр. Әнисе аны үчтекиләп үстергән иде. Арба тәгәрмәчләре әнисенең такмагын кабатлый
Тигез юлдан баралар,
Әкрен гена баралар.
Казылмага тешәлэр —
Сикереп-сикереп китәләр.
Төн караңгылыгында атларның пошкырганы, арттагы олауда Сәүбән картның моңаеп җырлаганы ишетелә
Аннары атаулар урманга керә. Дилбегә тоткан Чишмәбай абзый Шәфиканың әнисенә ниндидер әкрен, серле тавыш белән сөйли Бу урманда кайчандыр качкыннар яткан Юл йөргән кешеләрнең каршысына чыкканнар. Ярлы-ябагайга тимәгәннәр Байларны гына талаганнар Күп булган алар — мылтык-пугачлар белән коралланганнар Аларның байлардан аласы үче булган
— И-и-и. син бит фартизаннарны сөйлисең. Алар бит кеше талаган кеше түгел, алар бит эрвәлүтсә өчен кан койган кеше Заманында әнә безнең авылның Бүре Гыйбадулласы да фартизаные Хәзергесе вакытта Пәнҗәрдә түрә булып утырган Айдар Шәяхмәтен үлем пырахутыннан коткарып калган дип сөйлиләрме...
Чишмәбай абзыйсы белән әнисенең сүзләре, урман авазлары белән аралашып. Шәфиканың күңеленә сеңә бара Урмандагы качкыннар, уфылдаган байгышлар, Айдар Шәяхмәтләре — барысы бергә бутала торгач. Шәфиканың күңеле әллә кайларга - Каф тау артларына, дию пәриләренә, ак бүреләргә барып тоташа Сигез яшьлек бала, шушы зур дөньяны нәни күңеленә сыйдырып бетерә алмыйча йоклап китә..
Ул уянганда атлар инде туктаган Печән өстендә Шәфика үзе генә йоклап ята Арыш басуы ягыннан кеше тавышлары ишетелә. Кемнәрдер арыш арасыннан чыга, кемнәрдер көлешә. Аларның өзек-төтек тавышлары. Шәфиканың янә дә күңеленә эләгеп, аңлаешсыз сәер дөнья тудыралар -
— Габбас Хәнифәсен әйтәм, үзенә кирәкне тапкан бит.
- Теләсә кемнең күзе төшәрлек, ярабби! Тулып пешкән ләбаса!
— Төшәрлек, җаным, төшәрлек. Хәзрәт белән бер дә генә рәхәт күрмәде шул.
— Кит инде. кит. әстагыфирулла! Түземсез дигәченнән дә. арыш араларына кереп
Якыннан гына Бүре Бадулның карлыккан калын тавышы ишетелә:
— Кузгалдык, җәмәгать! Бетмәс монда мулланың тол катынын сагалаучылар!
— Нәстә. көнчелегеңә көч килдеме әллә. Гыйбадулла абзый?
Тьфү, телеңә тилчә чыккыры! Минем үз Җамалым да кызларга биргесез Тупырдатып дүрт малай, ике кыз тапты! На-а-а. уңгыры. бер кабыргаң биш булгыры!
Олаулар кузгалып китә Чишмәбай абзыйсы белән әнисе, йөгереп килеп. печән өстенә авалар Авыр мышныйлар Алгы олауларда әле һаман көлешәләр. Бу көлешү Шәфикага аңлашылмый, әмма кайсыдыр канаты белән аның җанына кагыла, күңелен шомландыра Шуңа күрә әнисенең, аның өстенә иелеп «Баламдыр шул. сабыемдыр шул Берни дә белми бит
ул Ана әле ике дөнья бер. уртасы камыр»,— дигән сүзләренә ул дәшми, йоклаганга салышып ята Тик инде ул дөньяның яктырып килгәнен, атларның дәртлерәк пошкыра башлавын, өскә япкан җәймә аша тәнгә иртәнге дым, салкынчалык үтеп кергәнен сизә.
Олаучылар атларга дәртлерәк дәшә:
На-а, малкай! ♦
- Әйдәле. кәҗә катыгы! Катырак элдерт әле! — һавада чыжылдап 5 чыбыркы шартлый. 3
Әлеге тавышларга, чыбыркы шартлатуларга ияреп, Чишмәбай аб- 5 зыйсы да дилбегәсен болгый, тик ул атка сукмый Шулай да ат юырт- § тырып китә, әтәгәрмәчләр әнисенең Шәфиканы үчтекиләп сикерткән- ♦
дәге такмагын кабатлыйлар- ;
X
Әкрен генә баралар. х
Каты юлдан баралар. <
е Юлның авыр өлеше, казылмалы-сикәлтәле өлеше башлана
Алгы атаудагы ике кеше — Миңнулла Батыршин белән Имам *" Каһарманов үзара гәпләшеп баралар.
— Адәм баласын һич кенә дә аңлый алмассың,— ди Миңнулла,— гаҗәп әкәмәт сәер яклары бар аның. Габбас Хәнифәсен генә мисалга алып кара: Бүре Гыйбадулласы кул суза башлагач, бөтен Зартугайны сасытып. каравыл кычкырды. Катхоз кәнсәләренә килеп, җәнҗал чыгарды и әпәйттеки минем күземне чукып чыгарырлык итеп өстемә килде. Ә үзе, баксаң-күрсәң нишли, ә?-Герман пленыннан кайткан байгыш Чишмәбай белән арыш арасына кереп йрри, Мөрәвәтсез! Йә, Имаметдин абзый, менә син партийный секретарь, нинди киртәгә сыя торган эш инде бу, ә?
Каһарманов, чикмән якасын төшерә-төшерә, беркавым дәшми бара, аннары гәҗит кэгазенэ’эре бөртекле бакча тәмәкесен шыбырдатып салып, кәгазьне төрә, төкерекләп ябыштыра, шырпы сызып ут кабызгач, тирән итеп эчкә төтен ала да тончыга-тончыга сөйләп китә:
— Беләсеңме, Миңнулла, хикмәт нәрсәдә? Сталбыйт, Бүре Гыйбадулласының эчендә явыз бүре утырып тора Нигә авыз ерасың? Сыйнфый сизгерлек җитми синдә, председатель. Ерткычлык, явызлык бар Гыйбадулла Ядкаровта Хайвани зат бар — и кришке! Нәрсә син, Миңнулла, әллә шуны белмисеңме? Йә, фикер йөртеп карыйк: Габбас муллада асраулыкта яшәгәченнән дә әллә син Хәнифәне аңгыра дип, дөм сукыр надан дип беләсеңме? Кем аңа явызлык белән, кем изге ният белән килә — аермый дисеңме? Аермас сиңа — бар' Бүре исен бер чакрымнан сизә ул. И каравыл кычкыра! Әнә бит сепаратка куйдык. Сталбыйт, бер эшен дә ялгыштырмый, как наять алып бара. Югыйсә бит ни латинча, ни урысча язу яза белми Габбас мулланың олы катыны Шәмсенисадан эләктереп калган гарәпчәсе белән сукалый. Йие, кем күпме сөт аерткан, кем күпме көрәк оны тиешле, кемнәр малның кадерен белә, кемнәр ата ялкау — төнлә уятып сора, күзен йомган килеш әйтеп бирә ала.
— Торып тор,— ди Миңнулла, иртәнге салкыннан куырыла төшеп — Торып тор. Имаметдин абзый. Синеңчә болай булып чыга: Бүре Гыйбадулласы мулланың тол калган катынын мыскыллар өчен килгән, Чишмәбай аны арыш арасына чәченнән сыйпар өчен алып керә. Шулаймы?
— Алай да надан кеше син. Миңнулла! Сталбыйт, бозык та кеше. Әйтәм бит. сыйнфый сизгерлек җитми синдә. Бүре Гыйбадулласын ал да. Хәнифәне ал Алар икесе ике урманның җиләге бит. ике категория кешесе Гыйбадулла Ядкаров гомер буе үз өенә ташыган, бармаклары анын гел үзенә таба кәкере Ә Хәнифә. Рамазан солдат Хәнифәсе? Гомере буе асрау, гомере буе кеше рәхәтенә эшләгән
— Нәрсә алайга китсә, Хәнифә белән Чишмәбаи. чын исеме кем әле анын. авызын’корт чаккыры, Каюммы әле. пар килгәннәр димәкче буласынмы?
— Хикмәт мин әйтүдә түгел. Миңнулла. Сталбыйт. алар тумыштан ук бер-берсе өчен яратылганнар. Әгәренки бик беләсең килсә, элекке заманнарда байлар, югары сыйныф кешеләре, берсендә малай, икенчесендә кыз туса, бала чактан ук колакларын тешләтеп куя торган булганнар. Кайсыдыр бер китаптан укыдым. Ә шуннан ары. балалары балигъ булганчы. алардан күзләрен дә алмаганнар
— Анысы шулайдыр,—диде Батыршин, бигүк килешеп бетмичә.— Шулайдыр анысы Бай кеше ни генә кыланмас. Аның үз закуны үзе белән. Акча сикерткән аларны. Акча йолып та калган. Хәзер бит байлар заманасы түгел. Хәнифә менә хәзер, мисал өчен әйтик, уйнаштан бала табып, шуны синең белән минем муенга атландырып куйса.
Каһарманов ачы итеп бер сүгенде, аннары көлеп җибәрде.
— Әйтәм аны баядан бирле кирәмәтеңне киртәләп, таякка чабата кайтарып барасың. Бала багудан куркасың, сталбыйт. Син инде. Миңнулла. әйле-шәйле маташтырма, туп-турыдан топ пошел диген дә. жавап- лылыкны өстемә алырга куркам, шүрлим, диген. Куркасың икән, үзең генә курык син, председатель, үзең генә шыр җибәр Нигә әле монда Хәнифә? Нигә син Хәнифәгә яла ягасын-' Чишмәбайга да яла якма! Эш кешеләре алар, намуслы кешеләр! Табарга язган булса, баласын да табар Хәнифә. Чишмәбайга кияүгә дә чыгып куяр. Әнә бит ире Габбас асылынып үлде дип тормады, тупырдатып ике игезәк малай тапты. Бәлки, син аларын да уйнаштан тапты диярсең, ә? Туты! Әйтмисең, сталбыйт. телең күтәрелми, намусың кушмый. Әнә шул игезәкләрне карарга- багарга, шуннан ары кеше итеп үстереп җиткерергә йорт башлыгы кирәк- ме-юкмы? Кирәк дисең, тә-ә-әк. Шушы көнгә тикле Хнсмәй батрак малае Каюм, сталбыйт. ул буладыр Чишмәбай. ни өчен япа-ялгызы, үзен- үзе кочаклап йөргән дип беләсең3 Тиңе табылмаган, сталбыйт. өмете Хәнифәдә.
Бераз гына дәшми барды. Аннары, дилбегә кагып, атны чаптырып җибәрде дә өзеп кенә әйтте:
Карга кебек каркылдап, гайбәтче катыннар кебек лыгырдап, корыны бушка әйләндереп йөрү килешми безгә, Миңнулла. Син — колхоз башлыгы, мин яхшымы-яманмы, партия оешмасы белән җитәкчелек итәм. халыкның күзе безгә төбәлгән, бездән нидер көтә. Сталбыйт, җайлы җаенча, статьясын статьяга туры китереп, ике пролетарның тормышын бергә кушыйк та авыл советы кенәгәсенә теркәп куйыйк Яши бирсеннәр үзләре белгәнчә.
Көйгән икмәк күңелдән китми дигәндәй Миңнулла Хәнифәнең җәнҗалын һаман да оныта алмый иде әле Ул тагын үз киресен киртәләде:
— Син иптәш партийный секретарь, ни өчендер мулланың толына якты күз белән карый башлагансың әле. Өч-дүрт ел элек кенә алай түгел идең бит син. Нәрсә. Чишмәбай Хәнифәгә йортка керә булып чыгамыни инде?
— Соң, йбртка керсә, ни булган?
Халык бит әйтә, йортка кергәнче, ди... Кая кер ди?
- Ж,ыен ямьсез сүзне халыкка сылтыйсың да торасың син. Миңнулла. диде ачуы кабарып җиткән Каһарманов Син, туганкаем, бер нәрсәне исеңнән чыгарма, председатель икәнеңне. Быел бит синең ат абзарлары саласың бар. Аны бит сиңа Мәнди анасы килеп салмас, син. сталбыйт. яклашып барган Бүре Гыйбадулласы бармагын да селкетмәс. Әнә шул Чишмәбай белән Пәнҗәр урыслары салыр безгә ат абзарларын.
Прнчум монда Чишмәбай? Причум монда Пәнҗәр урыслары? — дип Миңнулла тагын киреләнә башлаган иде. аның уйланмый әйткән сүзләре Каһармановның мыегын чуалтып җйбәрде:
Мин сиңа нәрсә әйтәм. председатель! Чишмәбай башкорт даласында курай уйнап кына яткан дип беләсеңме әллә? Ятмаган! Көне-төне эшләгән, көне-төне! Белештем мин. Айдаров Шәяхмәттән белештем, райком секретареннан. Башкорт ягында Чишмәбай чарлаклы йортлар
Каһарманов. председательнең чырае караңгыланганны күреп, бераз сүрелә төште: *
Нәрсә белдең, яле әйтеп кара?
Ярарсана. яшь дигәненнән дә. бөтенләй бетереп ташлама әле син мине. Имам абзый. Мин үзем дә җәмәгать каралтылары белән төннәр буе саташып чыгам Агач каян алырбыз? Менә нәрсә борчый мине
Иң әүвәле безгә. Миңнулла, төзү материалын түгел, төзүченең үзен табарга кирәк Райком секретареның кылын тартып карадым мин Менә шулай-шулай. мәйтәм. Айдаров иптәш, җәмәгать каралтылары саласы бар иде бит Агач материалы таба алырбызмы?
Агачын табарбыз. Төзүчеләрегез бармы? — ди бу.
Сталбыйт. безгә Чишмәбайны теләсә нинди юл белән, хет Хәнифәгә өйләндереп, үзебездә алып калырга кирәк. Нужәли син Чишмәбай сынатыр дип уйлыйсың?
Сынатмас Егет җилле, чикмән билле’
Менә син. Миңнулла, бу юлы халык мәкален урынлы кулландың Сталбыйт. Чишмәбайның безгә кирәкле кеше икәненә ышандың инде?
Миңнулла үрелә төшеп, ат өстендә чыбыркы уйнатып алды:
На-а-а. уңгыры' Бер кабыргаң биш булгыры!
VIII
Озакламый алар халык теленә керделәр Йорт саен ал арны сөйлиләр басу юлларында — сүз шул хакта; су буенда сүз шул хакта; Зартутай хатыннары, кер белән бергә, аларны да салкын суга салып чайкыйлар, затсызлар, бәндәдән оялмасалар. ичмасам, алладан куркырларые диләр.
Халык тегермәнгә төпләнгән Чишмәбай янына агыла. Хатын-кызлар куна тактасы, уклау, кер бәләге, тукмак ясатырга, иске тырмаларына яңа теш куйдырырга киләләр; ир-ат балта сабы, чүкеч сабы ясата, тегермән ташында балтасын, өтергесен кайрый, тәрәзә рамнарын төзәттерә, кыскасы килә, сылтавын таба.
Йомыш белән килүчеләр Чишмәбайның күз төпләренә кунган көрән тимгелләргә, аның ябыгып, суырылып калган озынча йөзенә, тегермән оны кунган төсле аксыл кыска чәчләренә бер үк вакытта кызыксынып та. өнәмичә дә карап торалар Дөнья шулай яратылган - берәүләрнең баш ту бәсеннән ашкан бәхете икенче берәүләрнең гомерлек бәхетсезлеге булып тоела...
Хәнифәгә кеше сүзен ишетү авыр Гаобас муллага яшь хатынлыкка чыкканнан сон ишеткән сүзләре дә бик җиткән иде югыйсә' Шуңа күрә ул төннәрен, кеше-кара йоклагач, ындыр артлатып кына үзләренә килеп чыккан Чишмәбайны бөтенләй күчеп килергә чакыра, ялвара, тегесе моңа күнмәгәч үпкәләп, эчке күлмәктән килеш, болдырга чыгып утыра..
' Ерактан тонык кына булып, тегермән суының шаулаганы ишетелә. Ишегалды чирәмнәреннән мул булып алма үләне исе. дымлы җир исе килә. Ж.әйге төн күкрәк тутырып сулыш ала
Сепарат әйләндереп арыган беләкләренең талгын гына сулкылда
салган Ьалта остасы, калайчы, тугымчы, түбә ябучы тагын әллә Ниткән һөнәрләрен чутка җибәргән. Белдеңме? Сталбыйт. Чишмәбай алтын куллы кеше һөнәр иясе Андыйларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың Инде кулыбызга килеп кергән икән, ычкындырмыйк Андый кеше җирдә аунап ятмый. Адым саен очрап та тормый Безгә бит. кабатлап әйтәм. ат абзары дигәненнән дә. корчаңгы алаша яба торган өч метрлы ялгыз хуҗалык абзары түгел, өч йөз. биш йөз ат яба торган коллективный конюшни кирәк. Белдеңме инде, нсәрбаш?
Белдем, диде Миңнулла үртәнеп.— Өйрәтергә бик остарып киттең әле син. Имаметдин абзый. Элек алан түгел идең, киңәш-табыш итә идең
вын тоеп. Хәнифә болдырда озак утыра. Күңелендә сәер бер сиземләү бар: еллар буе игътибар да итмәгән тегермән суының шавын тыңлавы ана никтер рәхәт...
Пәнжәр базарына аның белән бергә барып кайтканнан соң ул җан тынычлыгын җуйды. Гел дә генә аны күрәсе, дөньясын оньГгып сөйләшәсе. апа сыенып тын гына утырасы килә.
Жәйге тымызык кичләрдә, дөнья әкрен һәм серле, шыпырт авазлар белән тулып торган чакта, ул аның үзләреннән китмәвен, кеше-карадан качып, карак кебек, ындыр артларыннан йөрмәвен тели, ялына-ялвара, сәгатьләр буе үзен кочаклап болдырда утыра, тавышсыз гына елый...
Чишмәбай йортка керергә риза түгел. Ул Хәнифәнең тегермән йортына күчеп килүен үтенә.
Балалар бар бит. Бигрәкләр дә бәләкәй бит ул тегермән йорты. Күрше авыллардан килгәннәр тәмәке тарта, сүгенә. Нәрсә, мин анда балаларымны тәмәке төтененә ыслатыйммыни?!
Балалар кебек үпкәләшеп аерылалар.
Көн артыннан көн уза. заяга узган гомерләренең каруын кайтарырга теләгәндәй, алар көн саен очрашалар, төннәре йокысыз, көннәре әрнү- сагышлар белән уза...
Тегермән йортына күчәргә риза булмагач. Чишмәбай Хәннфәне авыл советына барып, заманча язылырга, ирле-хатынлы икәнлекләрен халык алдында расларга теләде.
Анысы да барып чыкмады.
Хәнифә, заманында яшь абыстай булган кеше, бары тик дин кушканча никахлашып, мулла чакырып, алдым-бирдем ясап өйләнешүне генә дөрес дип таба. Монысы Чишмәбайның җененә килешми. Батрак булып яшәгән заманнарындагы мәхрүмлекләре, бай-бәтчәдән күргән кимсенүләре барысы, барысы мулла-мунтагай рөхсәте белән эшләнде дип белә ул. Динчеләрне күрергә дә. ишетергә дә теләми.
Шулай да көннәрдән бер көнне. Хәнифә бик уфтанып, күз яше белән елап. Чишмәбайны каргый башлагач, өстәвенә йөкле икәнен дә әйткәч. Чишмәбай биреште — никах укытып өйләнергә булды. Әмма, нишләсәм дә эшләдем, ирлегемне иттем, катынның артына типтем, дигәндәй, никахны Габбас мулла салган йортта түгел, тегермән йортында укытты Чишмәбай.
Башта ул моңа авыл советы председателе Мәрдәнша абзыйдан рөхсәт алды Габбас мулла урынына Яуморзадан килгән яшь мулланың япа-ялгызын гына чакырып, шәригать кушканча, барлык гамәлләрен үтәтте. Аннары авыл советына барып, заманча язылышып кайтты.
Шул ук көнне аны котларга Мәрдәнша абзый килде, үзе белән бергә Миңнулланы да алып килде. Колхоз башлыгы башта килмәс өчен юк-бар сәбәпләр уйлап чыгармакчы иде. аяк терәп карышкан иде, Мәрданша абзый эшне бик коры тотты:
- Болай булса. Батыршин, сиңа колхоз җитәкчесе булудан китәргә туры килер. Бу мәсьәләне мин. пнимайыш. Каһарманов иптәш алдына кабыргасы белән куярмын Кара син аны — нинди эрәя1 Каян килгән купич! Ике батрак чәчләрен чәчкә бәйләп, башлы-күзле булганнар - ул аларны, пнимайыш, котларга келәми Юу-у-уук, Миңнулла-зазнайка. узды андый заманалар, ярлы-ябагайны мыскыл итә торган заманалар узды Син моны чыкмаган мыегыңа урап куй! Йә барасың тегермән йор-тына. ике парны колхоз исеменнән котлыйсың, йә мин сине пралитар сыйныфына каршы кеше итеп рәислектән кудыртам
Батыршин килде. Тик ул өнәми килгәнлеген барлык гамәле белән күрсәтергә тырышты.
Ин әүвәл ул Хәнифә түти белән эре генә, теләр-теләмәс кенә исәнләште. «Килен кеше» зур калай кружкаларга, тегермән йортында булган бердәнбер савытларга мәтрүшкә чәе ясап китергәч. калын-муд/ иреннәрен чәйнәштереп торды да әйтте:
Сүз ир-ат арасында булачак, Хәнифә Хисмәева. Син өеңә кайтып, сепаратыңны юа торсаң да була.
Никахлашу хөрмәтенә чук кебек киенеп килгән Хәнифәбез, председательнең сүзләреннән гарьләнеп, үз йортына кайтып киткәч, Миңнулла «яшь княү»гә ябырылды:
— Моңарчы без синең этлекләреңә күп түздек, Каюм Хисмәев! ♦ Моннан соң түзмәбез! £
Уйламыйча әйтелгән шушы авыр сүзе белән ул ямьле көннең ямен = җибәреп ташлады. - ч
— Нинди этлекләремә? Әйт әле, пожалысты, нишләгән мин? К^л- =j хоз милкен урлаганмы, әллә булмаса, тегермәннең көрәк онын сатып ф эчкәнме? — Чишмәбайның чәйле кружка тоткан көрәктәй зур, тамырлары ш бүртеп торган кулы дерелди, маңгаена тир бәреп чыккан иде. °
— Рәнжемә, Чишмәбай, без сиңа матур сүзләр сөйләргә дип түгел, * тормыш-кормыш турында гәп сугарга дип килдек. Батыршин гомер < буе агач авыз булды, шул агач авызлык аңа рәхәт тә күрсәтмәде, е Өйләндең, авылның иң чибәр җиңгәчәсен бичәң иттең— котлыйбыз, ягъ- ? ни мәсәлән, тәбрик итәбез. И синең тәбрикләнергә пулный хакың бар. * Хакы юк дип бер адәм дә әйтә алмас. Синең катының закунный — сил- сәвит кенәгәсенә теркәлгән. Хәер, сүз ул хакта түгел, сүз шул хактадыр ки. пнимайыш. Зартугайның күз өстендәге кашы кебек, иң булдыклы, иң җәятәш җиңгәчәсен хәләл җефетлеккә алдың син Шулай булганыннан, мәгълүмдер ки, бәхетле яшә и тигез гомер ит Инде дә килеп, кияү балакай, моннан арыгысы көндә сиңа билне катырак буып, җиңнәрне ныграк сызганып тотынырга туры килер эшкә. Ягъни мәсәлән, туры дан гына ярып әйткәндә, сиңа иртәгесе көннән Зартугайның җәмәгать каралтыларын җиткезү хакында баш ватарга туры киләчәк Бу җәһәттән Каһармановның да. менә Батыршин Миңнулланың да, минем дә фикерләребез уртак. Уҗил урманыннан диләнке алдык. Менә — нәрәте кесәдә. Дөнья күрмәгән кеше түгел син, урман диләнкесен үзең карап кистерерсең. Синең карамакка ун олау, егет-җиләннең иң тазалары, и. шуннан ары килеп, олаулар башлыгына Гыйбадулла абзый Ядкаровны билгелибез.
— Бүре Бадулнымы?
— Нәкъ үзе.
— Мин аның белән бармыйм.
— Барырсың,— диде Миңнулла, аның тагын ачуы кабара башлады— Кемне башлык, кемне урман кисүче итеп куюны без синнән сорамабыз, Хисмәев!
Чишмәбайның икенче мәртәбә хәтере калды. Ул аяк өсте басты, чандыр яңагында сеңерләре уйнаклый башлады
Эшнең җүнлелеккә бармаганын сизеп алган Мәрданша абзый бу юлы, колхоз председателен читкәрәк этеп, үзе янә алгарак чыкты.
— Гафу ит. Чишмәбай, Миңнулланың дорфалыгына исең китмәсен. Бөкерене кабер генә төзәтә! Олаулар өчен син җавап бирәсе түгел, Бүре Гыйбадулласы җавап бирәсе. Синең карамакта — диләнке. Төзү материалын вакытында кистерү Килештекме?
Чишмәбай ваклана торган кеше түгел иде.
_ Ярар,— диде ул.— Бүре Гыйбадулласы өчен сез. җитәкчеләр, үзегез җавап бирәсез, мин ул җаваплылыкны өстемә ала алмыйм Мин аның кулы чиста түгеллеген беләм. Урманнан бүрәнә дөрес китәр, авылга дөрес кайтсын. Ашау яклары ничек булачак? Урман эше авыр, суган суы суырып кына урман кисеп булмый. Коры паек бирәсезме, әллә безнең белән повар-мазарлар да барамы?
Миңнулла тагын эшне бозып җибәрә язды
— Кайнар аш ашыйсың килсә, урманга абыстаеңны алып барырсың. Ул сиңа патша пылавы пешереп ашатыр
Бу сүзләрдән Чишмәбайның бөтенләй хәтере калды
а .к У • л1-1
33
— Беләсезме, нәчәлнек абзыйлар, диде ул «нәчәлнек» сүзенә юри басым ясап — Минем бернинди дә абыстаем юк. Элекке заманда, байгуралар халык өстендә чыбыркы шартлаткан чагында гына аны абыстай итәргә теләделәр. Абыстай чыкмады аңардан Чыкмады! Сез бит авыл советы кенәгәсенә аны абыстай, мине мулла дип язмадыгыз. Чыгышлары ягыннан икесе дә ялчы, икесе дә бөкреләре чыкканчы бил бөккән батрак дип яздыгыз. Әллә шулай түгелме? Әллә сез безне алдадыгызмы? Юк. дисез? Алай булгачыннан. нәмәгә дип таякка кыршау сугып утырасыз?
Авыл советы башлыгы Чишмәбайнын сүзләренә килгәннән бирле колап салып, аның үз дәрәҗәсен белеп сөйләшүенә. Миңнулланың аз гына кыек сүзен дә ычкындырмавына сокланып утыра иде. Бу юлы ул аның соңгы сүзләреннән рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Авызын зур ачып, шаркылдап көлде
— Бернинди абыстай да. бернинди мулла да юк Рабучи-керәстиән сыйныфы вәкилләре Каюм Хнсмәев белән Хәнифә Хисмәева. элекке фамилиясе белән әйткәндә Уразаева. аннан да элеккерәк фамилиясе белән әйткәндә Рамазанова бар. Без менә шушы яңа оешкан закунный гаиләгә өр-яңа эш тапшырабыз: «Кызыл Зартугай» калхузының җәмәгать каралтыларын салуны. Шул җаваплы эштә башлап йөрүне. Син шуңа ризамы, рабучи-керәстиян сыйныфы вәкиле иптәш Хисмәев?
— Бер шарт белән.— диде Чишмәбай. аскы иренен тешләп уйлап торгач.— Әгәр сез минем шул шартымны үтәмәсәгез. урман кистерүгә дә. җәмәгать каралтыларын салуга да керешмим.
— Әйт шартыңны' — диде Миңнулла, тәмәке төреп.
— Шартым минем бик әллә ни куркыныч түгел, әмма ләкин..
— Әйт. дидек бит инде сиңа, кәнсә кәнис! Нәрсә силсәвит Мурзин- ның авызына карап каттың? Монда бит әле Батыршин бар — калхуз башлыгы Акчаны сиңа силсәвит түләми, мин түлим
— Әйт. Каюм энекәш, сузма.—диде Мурзин, көлемсери биреп.
— Порт салырлык бүрәнә бирегез мина Акчасын эшләгән эшемнән тотып калырсыз.
Порт нигә сиңа, алла бәндәсе.— диде председатель, кайнарланып — Габбас мулланың ике катлы, чарлаклы йортын калдырып чыктык бит инде. Кәнсәләрне башка урынга күчердек, күрмисеңмени?
— Юк. җәмәгать, минем ул йортка аягым тартмый. Көчләмәгез мине, диде Чишмәбай. Миңнуллага түгел. Мәрдәнша абзыйга төбәлеп Тавышы аның никтер юашланып чыкты һәм кинәт өзелде.
Авыл советы башлыгы, такыр итеп кырдырган зур башын сыпыра- сыпыра.-уйга калды, йөнтәс чал кашлар астыннан күзләре сәер елтырап китте:
— Үз йортымны булдырам дисеңмени? -
— Мин дә кеше бит.. диде Чишмәбай.
Кайдарак салырга ниятең?
— Тегермән эргәсендә булыр дип ниятләнәдерием Көне-төне шунда яткач, йортның шундарак булуы мәслихәттер инде аның..
Мәрдән абзый кояшта төсе уңган аксыл кепкасын кулына йомарлап тотты, җылынып, ягымлыланып киткән коңгырт-уйчан күзләре белән Миңнуллага төбәлде:
— Нишлибез, персидәтел?
- Салсын. Рас уз йорты белән яшисе килә, яшәсен Тик бит ул чагында мулла йортын калхузга тапшырырга туры киләчәк, туганкай.
Алырсыз. Л\иңа ике йорт нигә кирәк? Балалар бакчасы юк дип кайгырадырыегыз тугелме соң?
— Менә бу акыл' Валлаһи, акыл бу! Ул чагында безгә, ник Хис- мәевкә йорт салдырдыгыз дип. беркем дә бәйләнә алмас.
Миңнулла белән Мәрдәнша абзый, өсләреннән авыр йөк төшкәндәй. иркен сулап куйдылар.
IX
Колхоз председателе Миңнулла Батыршннның соңгы көннәрдә кешеләр белән төрпәрәк сөйләшүенең тагын бер сәбәбе бар иде. Яз башында матур гына башланып киткән көннәр җәй урталарында шактый ук үзгәрде. ' ' *
Яңгырлар бетте
Июнь башыннан бирле, өч атна була торгандыр инде, күк йөзендә * болыт әсәре күренми Баш өстендә көннәр буе янып торган кояш халык- 5 ны инде хафага сала башлады Тагын бер-ике атна шулай торса, үлән- § нәр корыр, агачлар саргаер, ил өстенә афәт килер ♦
Көт тә тор, шулай булачак. “
Гомер буена өметен күктән көткән крестьянны күмәк хуҗалык белән х өметләндердек. Бергә яшәгәндә, бергәләп иген иккәндә, хәсрәт-кайгы- 5 ларны бергәләп бүлешүе дә ансатрак, дип өйрәтеп килдек
Игеннәр дәррәү тишелгәч, крестьян хуҗалыкларына җан кергән 2 иде бит. Әйткән сүзне теләбрәк тыңлый башлаганнар иде =■
Яңгырлар туктады. Игеннәр әлсерәп утыра. u
Күпне күргән картлар, кулларын каш өстенә куеп, әледән-әле күк йөзенә төбәләләр Кичләрен офыкка карап торалар
- Кояш тагын кызарып баеды Тагын аяз булыр,— дип үзара көрсенешеп куялар
Зартугайның инде картаеп бара торган исәре Майттыпыра җөмга көнне төш вакытларында, ертылып, умырылып беткән сәләмә җиңен селки-селки, капка-коймаларга чукмар башлы артыш таягы белән суга- cVra, кычкырып узды:
Нишләп йоклап ятасыз, майттыпыралар?! Нишләп сез яңгыр боткасы ясамыйсыз? Ач каласыз бит, ахмаклар! Кем сезне туйдырыр? Ходай тәгаләне рәнҗеткән имгәкләр, кем сезгә ипи сыныгы китереп бирер?
Майттыпыра кузгалдымы — ни дә булса булырын көт тә тор. Йә янгыр ява, йә бөтенләй корыга китә.
Шомланып көтә башладылар.
Көткәннәре бушка китмәде. Иртәгә Салагыш базары буласы дигән көнне, кичен уйламаган җирдән болыт килеп чыкты, каракучкыл- ланды, тамырланды — ерак туп авазларын хәтерләтеп, күк гөлдерәргә тотынды Гөлдерәүләр күбәйде, күкне урталай ярып, яшен сызылды. Төн җитеп бетәргә дә өлгермәде, жилләп-давыллап яңгыр килеп җитте, чиләкләп коярга тотынды
Иж елгасында су артты Бәрәңге бакчаларын ермачлап, гөрләвекләр агып төште. Адашып кырда калган бозауларны, сарык бәтиләрен, инешне чыккан чагында, ташкын суы агызып алып китте «Хәерлегә булсын. Башы-аягы шул булсын...» — диде халык.
Беренче көнне күкрәп, дулап тотынган яңгыр икенче-өченче көннәрне генә тынычланды Болытлар сыекланды. Аннары аязды
Дым муллыгыннан, суга туенудан кинәнгән игеннәр буйга сикерделәр Елга тугайларындагы әрәмәләр, тал-тирәкләр ямь-яшел булып күперде, болындагы айравык үлән бер атна эчендә бил тиңентен булып үсеп җитте.
Зартугай халкы печәнгә әзерләнә башлады Иген-таруның, болыннардагы үләннең шаулап-күпереп китүенә сөенгән карт-коры, чалгы селтәячәк гайрәтле ирләргә дип, тәкә симертә, яшь киленнәр Салагыш базарыннан бизәкле тырмалар, ак яулыклар кайтарта, алъяпкычларына тамбур җебе белән болын чәчәкләре чигә, гармунчы егетләр көмеш телле тальяннарын осталардан төзәттерә башладылар
Мондый чакта бала-чаганың күзенә йокы керми Печән өстендә, колхозлар чыккач, күмәк эш бала-чаганы бигрәк тә үзенә тартып алды. Кырыкмыш тайга атланып, шыбын тарттыру дигәннәре бар. Ике җәп- з* 35
лекәле агач сәнәк белән печән кабарту дигәннәре бар Күрсә, сине авыл халкы шунда күрә инде! Кем малае быел печән чүмәләсе тарттыра? Карасана. Бүре Гыйбадулласының төпчеге Мифтах түгелме? Ул да шулай шыбын тарттырырлык булганмыни инде? Гражданнар сугышыннан соң гына туганые түгелме соң әле?
Мифтах быел, кырыкмыш тайга атланып, бөтен болынны бер итеп чабып йөрисе көннәрен өзелеп көтте, һе. андый бәхет теләсә кемгә тими ул! Аргы очның Фатих тегүчедән тектереп алган ал сатин күлмәкнең якасын чишеп. Иж буенда, олылар белән беррәттән, мир казаныннан аш ашыйсың, печән өмәсенә дип суйган үгезнең зур бер сөяген сиңа китереп тоттыралар.
Ун яше тулып килгән Мифтахетдин быелгы печән өстен әнә шундый хыяллар, шундый ашкынулар белән көтте. Тик брйгадир Ишбүләк абыйсы аның бераз кәефен алды бит әле. «Сиңа мин. Мифтах энекәш, чүмәлә тарттыруны ук вәгъдә итә алмыйм, аның ансына унлап малай атлыгып тора Әммәдәки. минем сүзне тыңлап, быел басуга чүп утарга йөргәнең, кәнүшнидә атларны кыргыч белән чистартырга булышканың өчен, печәнгә алып төшәм Ике җәплекәле агач сәнәгеңне әзерләп куй. яме».
Баштарак иреннәре салынып төшсә дә. тора-бара Мифтах печән кабарту белән дә килеште. Ишбүләк абыйсы бит ул сүзне аның иптәш малайлары Шәйнур белән Шәкүр барында әйтте
Әйтүен әйтте дә бит. бер бәхетең булмаса. булмый икән...
Инде бөтен нәрсә әзерләнеп беткән, инде ике көн рәттән пыяла ватыгы һәм зур игәү белән Мифтах сәнәкнең сабын да шомартыр кунган иде. Гөнаһ шомлыгы, тагын өч көннән печәиг.ә төшәсе дип торганда гына әнисе Мифтахка урманга барып кайтырга кушмасынмы!
Бәхетсезлекнең башы әнә шуннан башланды да инде.
— Умарталыктан әтиеңне чакырырсың. Кайтып бер күренеп китсен. - диде Жамалттәй. аннары бсипай дип тә өстәде: — Тукта, чәчрәми тор. шунда бер уңайга, каен җиләге очрамасмы, печән өстендә кунак- төшем килсә, җиләк белән чәй эчүдән дә хозуррак бернәрсә дә юк ул... - - дип Мифтахның кулына җамаяк китереп тоттырды.
Мифтах иптәш малае Шәйнур янына чапты. Лапаста иске тырмага яңа теш куеп азапланган Шәйнурны урманга барырга гозерләнеп күндерде. Кояш пожар каланчасы биеклеге күтәрелүгә, алар икәүләшеп урман юлыннан йөгерәләр иде инде.
һәрнәрсәгә үз бәясен бирми түзә алмый торган Мифтах кына, иптәшенең сары сипкелле битенә, бакыр төсле кызыл башына мыскылчан караш ташлап:
— Бодай буынга сикергән. Димәк, шушы атнада печәнгә төшәләр, дип үзенең Шәйнурдан белдеклерәк булуын күрсәтеп узды. Аннары ул, Шәйнурга ләм-мим бер сүз әйтмәстән. томырылып чаба башлады.
Шәйнур аның чапканын белә. Әнә теге җәелеп үскән ялгыз караманы узгач та колхозның борчак басуы башлана. Борчак дигәндә кайсы малайның тыныч кала алганы бар?!
Беркавым йөгергәч, малайлар туктадылар
Алда, күз күреме җирдә, зур яшел келәм төсле, борчак басуы җәелеп ята. аның аргы башы урманга ук барып тоташа, ә биредә, юлны гына сикереп үтүгә, бармак юанлыгы яшел кузаклары белән күзне яндырып, атна буе көткән бәхет аяк астында елтыраша иде.
Малайлар, дөньяларын онытып, борчак җиренә сикерделәр.
Әфләтүн карт, борчак басуларының гомерлек каравылчысы. Алабаен ияртеп, урманган җиләккә кереп киткән иде. Басу ягына килеп чыгуга ул үзеннән байтак еракта өтер чаклы гына ике карамчыкның борчак җиренә килеп кунаклаганнарын күрде.
Әфләтун карт улы Сөнгатулланы үз янына чакырып алды.
Әнә. күрәсеңме? Аргы башта ук ялгыз карама буенда... Ча
кырылмаган кунаклар басу таптый. Алабайны үзең белән ал да шөр йөгерт әле шуларның эченә. Кара аны. кулың белән кагыласы булма, бәласеннән баш-аяк Куркыт кына, ишетсен колагың,— диде.
Ләкин Сөнгатуллада күпне күргән әтисе акылы юк иде шул Янында эте дә булгач. ул үзен чамадан тыш көчле дип саный иде Малайларның кечерәге. Шәйнур исемлесе. Алабаен ияртеп килгән Сөнгатулланы ♦ күрүгә, сикереп торып арыш арасына йомылды Икенчесе, олырагы исе £ дә китмичә, киндер күлмәгенең изүенә әле һаман да борчак кузагы туты- s руын белде 5
Сөнгатулла яшь иде. сабырсыз иде. аңа әле унсигез яшь тулып | кына килә иде. тамырларында аның кайнар кан ага иде ♦
«Ах син! Әле син маңка башыңнан олыларны тыңламаска өйрән- “ деңмени?» - дип. күңеленнән бик хәтәр ярсынып, малайга этен өстереп х җибәрде. J
Гаҗәп хәл — үҗәҮ Малай бу юлы да каушамады, ашыкмый гына < урыныннан торды, җиргә иелеп, таш алды, ул да түгел, үзенә таба һау- | һаулап килгән Алабайга йодрык чаклы ташны шундый итеп тондырды. Z тегесе сыртына таш эләгүдән дөнья бетереп чинап җибәрде, шыңшып- * зарланып, җирдән шуыша-шуыша. иясе янына китте.
Сөнгатулланың малайга котырып ачуы чыкты
«Ах. син әле шулаймыни? — диде ул күңеленнән — Борчак урларга керүең генә җитмәгән. син әле этне имгәтеп маташасыңмыни? Күрсәтим әле мин сиңа күрмәгәнеңне!»
Егет ике сикерүдә малай янына килеп җитте, җилкәсеннән умырып Үотып:
— Нәрсә син урлашып йөрисең, малай актыгы? — диде.
Менә шунда ул кинәт тукталып калды. Малайның күзләре ут булып яна. куе кара кашлары тетрәнгәли иде
— Ник син урлашасың? - диде Сөнгатулла икенче мәртәбә. Бу юлы үзе дә сизмәстән ипләбрәк әйтте.
— Ә синең ни эшең бар? — диде Мифтах, усаллашып Нишләп эшем булмасын! Калхуз милке бит ул.
Мифтах дәшмәде, аякларын аерып баскан килеш, кашларын җыерып. Сөнгатуллага, бүре баласы кебек, маңгай астыннан карап тора башлады
Ник дәшмисең, карак? — диде Сөнгатулла. Ун яшьлек малайны җиңә алмаганга аның уз-узенә ачуы килә иде.
Ә син убырлы! — диде малай, тешен ыржайтып. Тешләре вак. тигез, әрләннеке төсле.
«Убырлы» — Әфләтуннар нәселенең бик ерактан килгән кушаматы. Сөнгатулланың бу кушаматны инде берничә мәртәбә кызлар авызыннан ишетеп гарьләнгәне бар иде.
«Ах. син әле шулаймыни? Үртәшә дә беләсеңмени әле син. селәгәй малай? Менә сиңа телеңне тыймасаң!» — Сөнгатулла кизәнеп торып малайның яңагына салып җибәрде, тегенең йомгактай бөтерелеп, борчак җиренә барып төшкәнен, ләкин шундук резин туптай сикереп кире торганын күрде.
Убыр! Убыр! — дип кычкырды малай, борыныннан шаулап аккан канны күлмәк итәге белән сөртеп — Жавап бирерсең, убырлы тәре! Бу ренекеләр диләр безне. Кулыңны бик тиз кыскартырбыз! Әти синең эчәгеңне агызмаса, шушы кояшның чыраен күрмим!
Шунда гына Сөнгатулла кем малаена кул якканын аңлап, нәкъ шул мизгелдә Әфләтун картның да сүзләрен искә төшереп, агарып катты Хәзер монда калу куркыныч иде. бу малай урманга керәчәк, умарталыкта эшләгән әтисен чакырып алып чыгачак. Бүре Бадулның тимер кулларыннан берәүнең дә ансат кына котылганы юк әле.
Сөнгатулла әтисе янына барып та тормады, ат юлына чыгып, туп- туры авылга элдертте
Ләкин ул Зартугайга кайтып кына котыла алмый. Бүре Бадул аны, теләсә, жир астыннан да куптарып чыгарачак иде.
һәм ул шулай булып чыкты да.
Печәнгә ике кеше төшә алмады. Берсе Мифтах, икенчесе — Сөнгатулла. Алтмыш яшәр Бүре Бадулы унсигез яшьлек тап-таза егетне шундый итеп кыйнаган, анын кара көймәгән жире юк. алгы яктагы ике теше сынып чыккан, ул урыныннан кузгала алмыйча ыңгырашып ята иде.
X
Шәяхмәт Айдаров, ярым хәрби гимнастеркадан, галифе чалбардан, озын кунычлы кун итекләрдән, ачык тәрәзә буенда, йөзен жиләс җилгә куеп, басып тора.
Июнь ахырларында була торган яңгырлы җылы җәйнең үлән исләре, өлгергән иген исләре, Пәнжәр урамнарыннан күтәрелгән җылымса тузан белән кушылып, борыннарны кытыклый, күңелдә уйлар кузгата. Их. менә хәзер болыннарга, су буйларына чыгасы иде, карагайлы урманнарда ял итеп йөрисе иде. Дөньяңны онытып Берни уйламыйча! Батар, әлбәттә, хыял. Төштә генә үтәлә торган теләкләр.
Дөньяларны онытып гамьсез йөрмәгәнгә биш елдан артып китте бугай инде. .
Утызынчы елларның башы районда күмәк хуҗалыклар төзү, активистларны үтергән кулак калдыкларын аулау, Минзәлә белән Алабуга өязләрендә кабынган сәнәкчеләр фетнәсен бастыру, элекке мәчетләрне клубларга, уку йортларына әйләндерү белән узды.
Яңа көн яңа таләпләрен куйды. Кулаклардан тартып алган йортлар гына җитми башлады Ызансыз басуларда шаулап, кыр тулып утырган игеннәрне саклау өчен амбарлар кирәк, аннан элгәре капхоз ашлыгын суктыру өчен өсте ябулы зур ындырлар, сугу, җилгәру машиналары кирәк; күмәк хуҗалык атларын, мөгезле эре терлекләрне, нәселле сарыкларны асрар өчен абзарлар, ферма каралтылары саласы бар. чәчү әйләнешен өйрәнү, иген игүне яңача. фән кушканча алып бару таләп ителә иде.
Боларның барысын белгечләр белән осталар гына башкарып чыга ала. Ә бит белгечләрне әзерлисе, ай саен, көн саен, ел саен әзерлисе бар. Балта осталарын, ташчыларны әйткән дә юк, әле бит аларны аерым бригадаларга тупларга, бригадирларын билгеләргә кирәк
Моның өчен белем кирәк, бик күп белем кирәк, укытучылар кирәк, яңа заманга, социализм дөньясына лаеклы кешеләр кирәк
Уйлый башласаң — башлар әйләнә, зиһен чуала
Райондагы чәчү әйләнешләрен тәртипкә салу. Казандагы Жир төзүчеләр техникумына Пәнжәр районыннан яшьләрне күбрәк кертү хакында Шәяхмәт энесе Солтанны чакыртырга, аның белән бик иркенләп бер сөйләшергә әзерләнеп беткән иде инде, ләкин бәхетсезгә вакытсыз дигәндәй, Солтанны урыныннан алганнар, партиядән чыгарганнар дигән хәбәр килде.
Шәяхмәт моңа, әлбәттә, ышанмады Ничек инде алай булсын? Саптан бит җаны-тәне белән советчыл кеше. Гражданнар сугышын узды, югары мәктәп тәмамлады, колхоз төзегән елларны кулаклар кулыннан яраланды. Юк, бу — ялгыш, бу — дошман эше. Болай булгач, Солтанны үз яныңа чакыру район эшләрен җайга салу өчен түгел, аның үзенең эшләрен җайга салыр өчен кирәк...
Шул уйларына бирелеп тәрәзә буенда басып торган чагында, кабинет ишеген каерып ачып. «Кызыл Зартугай» катхозы председателе Миңнулла Батыршин килеп керде. Кергән мәлгә башындагы кепкасын
йолкып алып, сарык йоны кебек укмашкан чәчләрен тәртипкә китерергә тотынды.
Исәнмесез. Шәяхмәт абый! Вакытсыз йөргәнем өчен гафу уте- нәм Каюмны больницага алып килдем
Кем ул Каюм?
Сез аны исеме белән белми торгансыздыр. Зартугайда аңа Чиш- ♦ мәбай гына диләр. Безгә ул башкорт ягыннан кайтып төште. Герман <5 сугышына хәтле Таминдар бай тегермәнендә ялчы булып эшләгән иде.. 5 Шәяхмәт Айдаров. тәрәзә яңагыннан кубып, өстәл янына килде, ч аннан ниндидәр-рәсем алып. Батыршинга сузды §
Шушымы? *
Нәкъ үзе. Ул сезгә каян килеп эләкте? ®
Айдаров, бер күзен кысып, икенчесен зур итеп ачты, аның кыегая s төшкән усал йөзеннән, кыегайганга күрә тырпаеп калган сары мыегын- £ нан Миңнулла аның революция өчен сугышып йөргән усал чакларын * искә төшерде. >
— Йә. утыр, сөйлә. Берсен-бер калдырмый сөйлә. Нәрсә сез анда Z кешеләрне сугыштырып ятасыз? — дип. мәсьәләне кинәт кабыргасы * белән куйды райком секретаре
Тегесе кинәт уңайсызланып. Айдаровның Зартугайда әле кичә генә булган хәлләрне белүенә аптырый төшеп, урындыкка утырды, тирләп киткән битен кепкасы белән сөрткәләп азапланды. Озак дәшмәде.
— Йә?! — диде сабырлыгы бетә башлаган Айдаров
Урманнан диләнке алганыек. сездән яздырган нәрәт буенча. Ну. вәт. диләнкене кисәргә, агач материалын калхузга кайтарырга кирәк бит инде. Авыл советы, партоешма, калхуз идарәсе, өчебез бергә киңәшеп. Каюм Хисмәевне, ягъни Чишмәбайны шул эшкә билгеләдек Грамытный. намуслы.
— Алары безгә мәгълүм. Мәсьәләгә якынрак кил,— диде Айдаров. Ике йодрыгын берьюлы өстәлгә китереп куйды.
— Якын кил дип. иптәш Айдаров, нәрсәсенә якын киләсең аның? Сугышканнар...
— Кем белән?
— Бүре Бадул белән.
Теге заманда Алабуга урманнарында партизан булган Гыйбадулла Ядкаровмы?
— Әйе. нәкъ үзе.
— Әле һаман шулай сугышырлыкмыни ул? Алтмышын тутыра түгелме соң инде?
Алтмышын тутырса тутыра, минем кебек ун кешене рәттән тезеп куйсаң, бер сугуда барыбызны стенага очыра ала әле ул.
- һы Ник сугышканнар?
- Габбас мулланың тол калган абыстаен — Хәнифәне бүлешә алмаганнар.
- Кайсысы башлаган?
— Чиш мәбай.
— Кызык та. кызганыч та дигәндәй, ник башлаган, тик торганнанмы?
— Тик торганнан түгел шул. Бүре Бадул Чишмәбайны мыскыллаган. бетле хәерче дигән, мулла калдыгына өйләндең дигән.
Миңнулла тагын тирләп чыкты Бу юлы кесәсеннән таушалып беткән кулъяулыгы чыгарып, муенын, битен, колак артларын сөртергә тотынды.
«Бирсә дә бирер икән адәм баласына сабырлыкны Әллә бу мине юри үрти, юри әкрен кылана инде».— дип кәефе китеп уйлады Шаукымлы Шәяхәт. Ул урындыгын дөбердәтеп урыныннан торды, Миңнулланың әле һаман кулъяулыгы белән битен сөртеп азапланган зур кара кулларына төбәлде.
— Йә, нигә туктадык? Сөйләп бетер. Сөйлә, дидем бит инде мин сика, конца концов!
— Дөресен генә әйткән чагында, эшләр болай тора, Айдаров иптәш. Сугышу, әлеге дә баягы, Хәнифә аркасында. Габбас мулланың тол калган катыны...
— Аңар бит инде Чишмәбай өйләнде.
— Әйе. өйләнде. Ләкин Чишмәбай Габбас мулладан калган ике катлы йортка керүгә тёше-тырнагы белән каршы
— Анысы аңлашыла. Ир-ат йортка керүне хурлык саный. Хәзер кайда торалар?
— Хәнифә — үзләрендә, Чишмәбай — тегермән йортында.
— Ә нигә сугышканнар?
— Менә, иң глауный хикмәт тә шунда шул. иптәш Айдаров: ник сугышканнар? Әгәренки бик беләсегез килсә. Бүре Бадулы элек-элек- .тән хатын-кыз мәсьәләсендә нәфселе булды. Шулай бер көнне бу, сепарат төзәтү сылтавы белән килә дә, Хәнифәгә ябыша.
— Ничек ябыша? Конкрет сөйлә.
— Бүренең бит куллар тимер кебек. Эләктереп ала да тол ка- тынны... ни... үзең беләсең...
— Соң шуннан? — диде Шәяхмәт Айдаров, янә дә ачуы кабара башлап. Ул Миңнулланың сүзләрендә Хәнифәне бигүк өнәп бетермәүне сизеп алды — Шуннан нәрсә булды?
— Хәнифә дә төшеп калганнардан түгел,— диде Миңнулла, акланган сыман — Ике йодрыгы белән берьюлы моның борынына китерер ора, каравыл кычкырып, халыкны жыя. Минем янга да акырып-бакырып килгән иде.
— Нинди жәза бирдегез? — диде Айдаров коры гына.
— Кемгә?
— Давай, Батыршин, башыңны жүләргә салып утырма! Азгын Гый бадуллага нинди жәза бирдегез?
— Утыз сум штраф салдык.
— Аз. Бик аз. Бер-ике ай, әйе, әйе. кимендә бер-ике ай Салагыш кутузкасында төнәтеп чыгарырга кирәк иде
— Әйттем мин Мәрдән абзыйга Бер юлга житеп торыр, дигән булды. Дөресен генә әйткәндә, кирәге дә кирәгие Бүренең. Диләнке кискән чакта атлы олауларга башлык итеп куярга исәп тотканыек. Юк бит кешесе, Гыйбадулла абзый кебек үткенен каян табасың?
— Акладымы штрафыгызны?
— Зерә дә нык аклады менә. Чишмәбай тегеңәр әйтә, бүрәнәне кулазак арбага икене түгел, өчне салып ташырга кирәк, ди, ә теге әйтә, кит моннан. Габбас мулланың корчаңгы кияве, ди. Чишмәбай тегеңә әтәч булып куна Бүренең бит йодрыклар бер потлы гер чаклы, бер сукса, теш казнаңны бөтенләе белән кубарып чыгара ала. И суга да! Ун минут эчендә Чишмәбайның сөяген көл итеп ташлый. Менә буль- ниска алып килдем
— Нәрсә, диделәр?
— Сынган-сытылган төше юк, төзәлер диделәр. Бер биш көн өйдә ятарга туры киләчәк.
Җинаятьчене кая куйдыгыз?
— Участок милиционерына тапшырдык. Дапруслый калды...
— Милиционер кем?
— Нажия Уразаева.
- Булдыргансыз икән. Анысы тагын утын ватып ташласа? — Айдаров. ияген кулы белән учлап, кашларын жнмереп, ишекле-түрле йөри башлады Кинәт туктады — Ярар, бар, жик атыңны Калганын юлда сөйләшербез. Болай булгач, мин дә сезгә бармый булдыра алмыйм.
Миңнулла чыгып киткәч, ул секретарь кызны чакыртып, аңа күрсәтмәләрен әйтте, кирәкле язуларым калмыймы дип. өстәл тартмала
рын актарганда, күңелсез генә уйлады: «Кешеләр үзгәрә. Ә бит Гыйбадулла Ядкаров мине гражданнар сугышы чорында үлем баржасыннан коткарды Нәрсә, ул аны шул табигый көче, бунтарьлыгы аркасында гына эшләдеме икәнни? Аңлы рәвештә түгелмени? Ләкин бит колхозга да беренче булып керде. Колхоз таралган чорда да башлап йөрмәде Нәрсә бу? Ничек аңларга моны? Иң кирәкле кампанияне, урман кисүне ♦ өзгән, ә бит без «Кызыл Зартугай» колхозын жәмәгать каралтылары з җитештерү буенча бөтен районга үрнәк итеп әзерләмәкче идек » з
Бүре Бадул — яланаяк, яланбаш, куллары артка каерылып бәйлән- х гән хәлдә — йөзе белән стенага карап баскан
Участок милиционеры Нажия Уразаева — гимнастеркалы; күн итек- * ле. башына йолдызлы фуражка кигән - тыенкы бер ярсу белән доп- * рос ала:
— Гражданин Ядкаров! Җинаятьче дип саныйсызмы үзегезне? «Стена буеннан гыжлап чыккан, карлыккан тавыш ишетелә:
— Санамыйм!
— Гражданин Ядкаров' Исегезгә төшерәм: Сез Хисмәев Каюмга кул күтәргәнсез. Аны колхозга урман кискән чагында хезмәт вазифасыннан аергансыз. Физик көчегез белән масаеп, алдынгы колхозчыны, беренче кул б^лта остасын канга батырып кыйнагансыз. Сез боларны таныйсызмы?
— Мңн әле аңа әз тамыздым. Аерып алмасалар. мин аны үтерә идем.
— Ник?
— Габбас мулланың тап катынына өйләнгәне өчен. Ике катлы чарлаклы йортның хужасы булырга теләгәне өчен.
— Хисмәев мулла йортын алмаячак. Сез алдашасыз, гражданин Ядкаров! Намуслы кешегә яла ягасыз. Мулла йортында балалар бакчасы булачак
— Ышанырлар дип беләсеңдер, мулла көчеге! Тот капчыгыңны!
— Яп авызыңны, корткыч!
— Япмасам, нишләтерсең? Атарсыңмы?! — Бүре Бадул кинәт стенадан куба, йөзе белән милиционерга таба борыла. — Мә, ат! Үтермә! Төкерәм мин сиңа! Төкерәм мин синең наганыңа! Төкерәм мин синең ише закун капчыкларына!
Шул минутта гөрселдәп наган атыла. Көпшәдән чәчелгән ут көлтәсе сүнүгә, бүлмәне куе зәңгәр төтен каплап китә.
Ишектән кешеләр йөгерешеп керә. Уразаева, тешен ыржайтып, наганын баш өстендә болгый-болгый. аларның юлларына аркылы төшә.
Керүчеләр чигенә.
Бүлмә эче тынып кала.
Уразаева шул мизгелдә халыкны аралый-аралый бүлмәгә кереп килгән дәү бәдәнле, сары мыеклы, ярым хәрби френчлы бер кешене күреп ала.
— Сабыр, иптәшләр, сабыр. Юл бирегез әле миңа.
Участок милиционеры шул мизгелдә Айдаровны танып ала. райком секретаре белән күрешмәкче булып кулын суза, ләкин Айдаров аның кулын һавада асылындырып калдырган көе, идәндә яткан Гыйбадулла Ядкаров өстенә иелә, исән икәнен аңлап, ишек төбендәгеләргә дәшә:
— Ике кеше! Живо! Тоткынның кулларын чишегез
Участок милиционеры Уразаева төтеннең таралганын. Бүре Бадул- ны ике кеше күтәреп торгызуын, кулындагы бауны чишүләрен мыскыллы бер елмаю белән күздән үткәрә.
Төтен таралып бетүгә, ишек төбенә иелгәннәрнең арасыннан ике метрлы гәүдәсе белән Әфләтүн карт алга чыга.
Ул әле милиционерга, әле райком секретарена таба башын борып, ачулы сөйләнә:
— Әгәр дә мәгәр, бу адәм тәганәсен җәзасыз калдырсагыз. Мәс- кәү хәтле Мәскәүгә барып җитәм. Бандит бит ул. Юлбасар! Ул минем Сөнгатулламны гарип ясады. Судьялар әйткәннәр, алтмыш яшьлек карт унсигез яшьлек егетне кыйный аламыни дигәннәр Көлке! Валлаһи газим. көлке! Әфләтунныкылар кем дә Бүренекеләр кем! Безнең тамак гомер буе ипигә туймады, хәзер дә туйганы юк. Бүре Гыйбадулласы гомер буе урлап ашады, кеше талады. Нишләп сикермәсен ул! Нишләп ул кешеләргә котырган бүре төсле ташланмасын Бүренекеләр гомергә бүре. Иман юк аларда. алладан җәяүләп качкан денсезләр. Җәзасыз калдырсагыз. Казанына да. Мәскәвенә дә барам, соңгы кәҗәмне сатып барам, гаделлекне җирдә яткызып калдырмыйм.
Айдаров участок милиционерына халыкны таратырга боера.
Ишек төбендә халык таралып, тавышлар тәмам тынгач. Гыйбадулла Ядкаровны ике кеше кхлтыклап алып, нстәл янына утыртып куйгач, райком секретаре милиционер каршысына басып, таләпчән усал тавыш белән сорый:
- Участковый Уразаева! Ни өчен сез совет демократиясен бозасыз? Минем бит сезгә: киртә сикермәгез, закон рамкаларында эш йөртегез дип ничәмә-ничә тапкыр әйткәнем бар
Уразаева. кулын чигә турысына күтәреп, честь бирә.
— Иптәш райком секретаре, мин сезгә фуражкамдагы кызыл йолдыз белән ант итеп әйтәм. бу кеше гуманлы законнар кулланып эш итүдән узган Моны үзе төсле бүре законнары кулланып кына җиңеп була. Бая кергән Әфләтун бабай дөрес әйтә, аның улы Сөнгатулланы ул гарип ясаган. Каюм Хнсмәевне урын өстенә ятарлык итеп кыйнаган. Ник? Чөнки моңарчы җәзасыз калып килгән. Районнан килгән түрәләрне ачы балда коендырган Беләсезме, нишләтергә кирәк андыйларны? Стенага терәп атарга! Атарга андый контрларны — төбе-тамыры белән юк итәргә!
Участковый Уразаева! Сез ни сөйләгәнезгә хисап бирәсезме?
— Бирәм. иптәш секретарь. Сез килеп җитмәсәгез. мин аны . Үзем себер китсәм китә идем, аны җир йөзендә калдырмый идем. Рәхмәт әйтсен, җиңелчә курку белән котылды.
Наҗия Уразаева. тешләрен шыгырдатып, йодрыкларын төйнәп, өстәл буенда йокымсыраган төсле утырган Бүре Бадулга шундый итеп кизәнде, тегесе урыныннан сикереп торырга, кап-кара сакал баскан җәенке битен куллары белән капларга мәҗбүр булды.
Но-но-но-но!
Уразаева. сез китә аласыз,— диде Айдаров, бу юлы тыныч-сабыр тавыш белән әйтте — Минем Гыйбадулла абзый белән нкәүдән-икәү генә сөйләшәсе сүзем бар
— Сөйләшегез, миңа димәгәе, кочаклашып үбешегез! - Участковый ишекне каты ябып чыгып китте. Ләкин шундук кире борылып керде Юк. иптәш Айдаров, мин сезнең үзегезне генә бандит белән калдыра алмыйм — Аякны аякка бәреп, тураеп басты.
Райком секретаре аның егетләрдән дә болайрак төз басып торуына, кояш ашаган, җилләр кискән кара туткыл битендәге ирләрчә ныклыкка сокланып карады.
«Революция казанышларын яклар өчен теләсә кайчан эшафотка китәргә әзер бу. Бөркет!» — дип яратып уйлады.
Җиңелчә ым кагып, чыгып торырга кушты
Участковый, иренен тешләп, теләр-теләмәс кенә чыгып китте
Йә. Гыйбадулла Ядкаров. без менә икәүдән-икәү генә калдык. Без бер-беребездән тел яшерә торган кешеләр түгел дип беләм Икебез
дә революция өчен сугыштык. Җир кешесенә ирек дауладык. Оныткан дип уйламагыз, мин сезнең егет заманнарыгызны онытмадым, мине улем баржасыннан коткарганыгызны. Егетлек теләсә кемгә тәти торган сыйфат түгел
Гыйбадулла Ядкаров сөзәк маңгае астыннан зәһәр елтыраган үткен * соры күзләрен Шаукымлы Шәяхмәткә төбәде, сүзләрен теш арасыннан 5 кысып чыгарды: 2
Салкын суда арыш боламыгы болгатмыйк, Шәяхмәт. Чират си- S неке. авылдаш Рәхмәтеңне бише белән кайтарырга җае чыгып тора. = Коткар мине бу мулла көчегеннән. ♦
Айдаров башын читкә борды, әле һаман тәрәзә буенда өелеп торган “ халыкка күз сирпеп алгач, кистереп кенә әйтте:
— Сүз ул хакта бармаячак. Гыйбадулла абзый х
— Нәрсә хакында барачак?
— Ни өчен син, революция солдаты, башка сыймый торган эшләр 3 эшлисең? Торып тор, сорауны хәзер мин бирәм Ни өчен син, Гыйбадулла Ядкаров, авылда башбаштаклык эшләп ятасың? Нәрсә, сиңа Совет власте «законнары закон түгелме? Нигә син авылдашларыңны кыйныйсың, җәмгыятькә файдалы эштән аларның гайрәтләрен чигерәсең?
— Син мине әгитләмә. Шаукымлы Шәяхмәт Син белгәнне без дә беләбез Урыс Пәнҗәрендә дәү түрә булып утырам дигәчеинән дә борыныңны түшәмгә хәтле чөймә. Рәхмәтеңне белдерәсең килә икән, үзеңне үлемнән коткарганны онытмагансың икән — дустың итеп, коткаручың итеп сөйләш минем белән. Ул чагында, бәлкем, мин дә җанны ачармын сиңа. Совет влачы дип кычкырып йөргән бушбугазлар синнән башка да җитәрлек авылда.
Айдаровнын теш казналары кысылып килде. Бүре Бадул моны сизде. Габделхәлим купецлар, Таминдар байлар белән исәп-хисапны өзгән усал Шәяхмәт. революционер Шәяхмәт утыра иде аның алдында. Сөрмәле озын керфекләр белән каймаланып алынган якты-зәңгәр күзләрендә аяусыз очкыннар биешеп алды аның Биеште, ләкин шундук сүнде. Заманы ул түгел. Заманы башка Кулың кыскарак. Айдар Шәяхмәте! Урта хәлле крестьян — ярлы-ябагайның союзнигы дип атала хәзер. Бәлкем, әле ул, урта хәлле крестьян — күмәк хуҗалыкның иң зур терәгедер? Теш каз нанны кысу түгел, бүре булып уласаң да, берни кыра алмыйсың, Айдар Шәяхмәте!
Бүре Бадулның усаллашып утыруын райком секретаре да сизеп алды Тик ул аны тагын бер мәртәбә яхшылык белән алдырырга исәп тотып карады.
Мин сине берничек тә коткара алмыйм, Ядкаров Син моны аңларга тиеш. /Хәер, аңлыйсыңдыр, акылсыз адәм түгел син. Коткарсаң син үзеңне үзең генә коткара аласың Үкенеп. Гаебеңне танып! |ҢамусЛы юлга басып кына. Синең өчен хәзер иң беренче, иң дөрес юл — гаебеңне тану. «Кызыл Зартугай» колхозы кешеләре алдында, гомуми җыелышта Йә син шул эшне эшлисең, йә сине кылган җинаятьләрең өчен судка бирергә туры киләчәк. Аңлата алдыммы? Башка юл юк сиңа, Ядкаров
— Аңладым Аңламаган (Кая!— диде Бүре Бадул, сумаладай куе кара сакалы эченнән мыскыллы елмаеп.—Шулаймыни?!—диде усал тавышка күчеп. Акылың- алтын икән синең, Айдар Шәяхмәте! Беләбез без синең тәртәне кай якка борганыңны! Башта мине гаепле итеп чыгар- макчы. шуны үз телем белән шаһитләр алдында әйттермәкчС, аннары өтермәнгә яптырып, ялгыз камерада черетмәкче. Булмас анысы! Булмас, Айдаров! Син белгәнне мин күптән чыгарып элгән. Без дә аңгыра бәрән түгел, законның кем ягында икәнен беләбез. Әнә синең энең Солтан әтисе хәтле әтисен знмләмир чокырыннан мылтык атып чыгарган ие, төшкәннәрме эзенәэ Очырганнармы фиркасеннән? Совет влачы син генә түгел. Казан бар. Мәскәү бар. Уразаеваны узындырган өчен дә башыңнан сыйпамаслар!
Бүре Бадул аяк өсте күтәрелде, йөзе явызлыктан чалшайган, күзенең карасы эчкә кереп беткән, агы гына акаеп калган иде.
— Участковый!— дип кискен итеп дәште Айдаров.
Милиционер Уразаева честь биреп кереп басты.
— Тыңлыйм, иптәш секретарь!
- Гражданин Ядкаровны бүген үк. бер минут та кичекмәстән. Пән- жәргә илтеп тапшырыгыз Аның эшен сез тикшермәссез Аңладыгызмы мине? Юкса ул Уразаевлар нәселенә ачу саклый Ядкаровның эшен районның суд тикшерүчесе Антон Петрович Черемисов алып барыр.
— Алып китәргә рөхсәтме, иптәш секретарь?
— Рөхсәт
— Кузгал!—дип ачы тавыш белән команда бирде участковый Уразаева. Ядкаровның урман аюыдай авырдан гына кузгалуын сабыр гына карап торгач, өстәде:— Живо' Анда синең тел ачкычыңны табарлар Черемасов кулыннан ычкынган бандитның әле дөньяга килгәне юк.
Алар чыгып китүгә, Айдаров папирос кабызды. Зәңгәр төтенгә уралып, үз уйларына бирелеп утырды
«Ай-Һай күп эшлисе бар әле авылда Кем уйлаган Гыйбадулла Ядкаровны кешеләрне имгәтеп ятыр дип? Революцияне яулап алу гына аз икән, әле аны үстерергә, тирәнәйтергә кирәк икән Ленин ул хакта актык сулышына тикле юкка гына борчылмаган икән.»
Ул. кискен бер карарга килеп, идарә бүлмәсенә керде. Үзен өстәл яныннан торып каршы алган Батыр шинга:
- Мурзин белән Каһармановны чакырт. Эшләрегезне карарга чыгабыз,— диде.
XII
Чишмәбай. авырудан терелгәч, ныклы бер карарга кнлде. Әгәр аның сәламәтлеге ныгып җиткән булса, моннан соң да ул үзеннән көлдерергә теләмәсә. быел, менә шушы матур жәй аенда, бер генә көнгә дә кичекмәстән. үз йортын салып керергә тиеш
Баштарак күңеленә береккән уйдан — йортны тегермән янына ук салу уеннан кире кайтырга туры килде Ник дисәң. Габбас мулладан калган ике малай, бер кы» тегермәнгә килгән мужиклар арасында аунамаслар бит инде Аларның тәмсез сүзен, сүгенү-каргауларын ишетү сабыйларга ник кирәк? Озакламый аның үз улы да дөньяга килер. Әйе. беренче баласының малай булуын тели ул Чишмәбай аңар чишмәләр жырын өйрәтер; сандугач сайрауларын, тургай талпынуын, инеш-елгаларның моңын, та-бигать дөньясының матурлыгын таный белер ул Шушы дөньяның патшасы, алласы булыр
Нинди илләр, нинди ерак жирләр күрде Чишмәбай. нинди генә милләт кешеләре белән очрашмады — аларның барысында да ул гади халыктан, үз кул көче белән көн күрә торган хезмәт кешеләреннән дә матуррак, киң күңеллерәк, кунакчылрак берәүне дә очратмады
Аның улы да шундый булыр Азамат ирләр нәселеннән булыр ул. Дөньядагы иң зур. иң куәтле тегермәнне алты ташлы, ике куласалы тегермәнне үзенә буйсындыра белер ул. Тегермән улагыннан аккан мамыктай йрмшак, җылы онны учына тотып караган чакта ул шушы оннан пешкән икмәкне ашыйсы кешеләрне күз алдына китерер
Ә хәзер, ул теләккә ирешер өчен, шул көннәргә тикле барып житәр өчен, хыялдагы күгелҗем томаннарны ерып чыгарга, күз камаштыргыч зәңгәр биеклектән җиргә төшәргә, нарат сагызы исе аңкыткан сап-сары бүрәнәгә үзең беренче булып балта чабарга, ап-ак йомычкаларның тирә-юньгә очканына җаныц-тәнең белән сөенеп, алны-ялны белмичә эшләргә кирәк.
Председатель Миңнулла, авыл советы башлыгы Мәрдәнша һәм ул үзе өчәүләшеп — булачак йортның урынын билгеләделәр
Тегермән эргәсендә булсын. — диде Миңнулла.—Килгәнне-кит- кәнне күреп торырга, күз-колак булырга яхшы!
Юк. авылның бөтенләй башка башында булсын Адәм баласына ял итәргә дә кирәк ләбаса!— диде Мәрданша
Чишмәбай көрсенде. *
Күктәге кояшка карады, тегермән буасы ясаганнан соң җәелеп кит- m кән Төчкәнеч инешенә карады, хыялында Иж елгасын кичеп чыкты, колак £ артын кашып торгач, ашыкмый гына әйтте:
— Минемчә, минем өй. чүтәки. тегермәннән ерак булмаска тиеш. 5 Мнн аның ашлык тузаны очкан җирдә. тегермән эргәсендә үк булуын ♦ теләмим, әлбәттә; әммәдәки. мин аның Ужил урманы ягындагы аргы оч- “ та булуы белән дә риза түгел. Әгәр дә мәгәр, сез миңа, тегермән буеннан х бер өч йөзме, дүрт йөзме сажин ераклыкта, ягъни мәсәлән, биш-алты ми- £ нут эчендә тегермәнгә килеп житәрлек төштә, үзем төзәткән чишмәләр * буенда урын бирсәгез, мин сезгә гомерем буе рәхмәтле булырыем
— Әйдә, шулай булсын, без сиңа үзең теләгән төштә йорт салырга а. рөхсәт итәбез, - диделәр башлыклар 2
Чишмәбай Аксагыз тауларының итәген — Төчкәнеч инешенә таба канау сузган зур гына чишмә янын сайлады Язгы ташулар да. чишмә чылтыравы да. канау буенда күкрәп үскән бөтнек исләре дә булачак Кеше кулы-аягы тимәгән торфлы җир. бытбылдыклар чутылдашкан, тартарлар тырылдаган Зирек әрәмәсе — болар барысы Чишмәбайның җанына бик тә якын, иренмәсен. булсынга эшләсәң, ул тирәләрне шау чәчәкле җи- ләк-җимеш бакчасы итәргә дә була бит әле. Шөкер, германнар җирендә ул бакчаларны күп күрде, җирнең кадерен белүчеләрне, башлары йомры, исәп-хисаплары түгәрәк кешеләрне байтак очратты Анда ашъяулык ка- дәре генә җирдән дә никадәрле уңыш алганнарын, җиргә чатырдап ябыш- каннарын үз күзе белән күреп кайтты бит ул
Чишмәбай сораган Олы Чишмә янына җиткәч, Миңнулла, бер учлам бөтнек йолкып алды, аның яфракларын учы белән уып торгач, озаклап иснәде, аннары чишмә улагына ятып, тыны кысылганчы салкын су эчте, күтәрелде, кул аркасы белән иреннәрен сөртеп алгач, әйтте:
— Йә. Каюм Хисмәев. синең бу йорт урының бәрәкәтле булсын! Тик безне, Мәрданша абзаң белән икебезне, онытмассың, бөтнек алырга килсәк, ихатаңа кертерсең. - дип. авыл советы башлыгына күз кысып алды.
Тагын ике көннән мәсьәләне колхоз идарәсендә карадылар. Законча булсын. Актыктан Хисмәев Каюмга тиешле-тиешсез урын бирдегез дип бәйләнеп йөрүчеләргә юл калмасын.
Чншмәбай ул кичне, тегермән йортыннан чыгып, куласага су җибәрә торган арык янында су шаулавын тыңлап утырды Күктәге йолдызларга карады. Гомер буе гаделсезлектәй интеккән, күз төпләренә бик иртә капчыклар асылынган йөзе бу юлы хәсрәттән түгел, шатлыктан, гаделлекнең өскә чыгуыннан кинәт үзгәреп китте, иреннәре дерелдәде, тегермән оны сеңгән иске күлмәгенә тамчы-та.мчы яшь тамды
Иртәгәсен ул үзенә кулалмашка Зартугайның бик шәп дүрт балта остасын — ике картны һәм ик^ гүәрдин егетне сорап алды. Зартугайга кайтканнан бирле күзе төшеп йөргән кешеләрне идарәдән сорады
Бирделәр Хәйләкәр һәм астыртын акыллы Миңнуллага җәмәгать каралтылары салыр өчен кадрлар кирәк иде Беренче кул балта остасы, столяр, рамчы, пыялачы, калайчы, тагын-тагын әллә кемче Чишмәбай кул астында һөнәргә өйрәнерләр, нәрсәнең нәрсәгә яраганын үз күзләре белән күрерләр.
Ике көн эчендә, инде урак өсте булуга карамастан, ул — нәкъ ике көн эчендә Чишмәбайга кирәкле бүрәнәне ташытып куйды.
Менә шуннан соң Аксагыз тавы итәгендә көннәр буе. иртә таңнан караңгы төшкәнче, балта тавышлары яңгырап торды.
Дөньяда тырышлыкның, булдыклылыкның, ару-талуны белмәүнең нәрсә икәнен күрсәтеп тә карадылар осталар! Бер атна тула дигәндә, сап-сары бура калкып чыкты; түбәлек һәм түшәм-сайгаклык такта ярып, аны кояш астына челтәрләргә өйделәр; былтыр талкыган киндер калдыкларыннан бүрәнә мүге әзерләделәр. Эш тәмам кызып җиткән иде. Бүгенле-иртәгәле уракка төшәсе булганга, аз гына бүленеп торырга туры килде Колхоз идарәсе Чишмәбай бригадасына әзерлекне барларга кушты
Урак машиналарын, арба сиртмәләрен, тугымнарны, камыт-ынгыр- чакны, дугаларны, кыскасы, урып-җыю вакытында кирәк булачак һәммә нәрсәне тикшереп чыгарга кирәк иде.
Идарә йорты алдына тезеп куелган арбалар, канатларын югары күтәргән урак машиналары — жаткалар, лабогрейкалар. өемнәргә өелгән тырмалар, тешәлгән ураклар, бәйрәм-сабантуй көннәрендәгечә чуклы- чачаклы киемнәрен кигән хатын-кыз, ак тула оек өстеннән яңа чабата киеп, кыска киндер алъяпкыч япкан, күлмәк якаларын чишеп, жиңнәрне сызганып куйган ирләр, сусыл үләндә айлар буе йөреп көрәйгән байталларның авылны яңгыратып кешнәп жибәрүләре, һәр бригада турысына эленгән ал байраклар, кызыл комачка язылган плакатлар. «Кызыл Зар- тугай» житәкчеләре белән бергә әлеге әкәмәтне карап йөргән Салагыш комиссиясе — беренче мәртәбә колхоз авылында уздырылган смотр, ягъни урып-җыюга әзерлекне ярышташлары белән бергә тикшерү — халыкны кузгатты, жилкендерде, ду китерде!
Башкаларны әйткән дә юк, басуларның колхоз оешканнан бирле каравылчысы булган Әфләтүн карт, ике метрлы буе белән чал сакалын селкетеп, Зартугайның жүләре Майттыпыра белән кулга-кул тотынып, такр мак әйтеп йөрде;
Иш булдык, куш булдык.
Зур тормышка кушылдык!
Чишмәбай исеме ул көнне телләрдән төшмәде:
- Булдыра бит, ә! Булдыра! Куллары алтын икән, билләһи!
— Тырыша жегет, утлар уйната!
— Тырышмыймы соң, калхуз бушлайтын йорт салып бирсен әле Андый бәхет кемгә тәтегән?!
— Йортны анысы, жаным. бушлай салмаслар. Алдарсың бар хөкүмәтне, бише белән кайтарыр әле...
— Кит моннан, коткы салып торма, калхузга да эшли Чишмәбай, үзенекен дә булдыра. Җегет дисәң дә жегет ичмасам!
Районнан смотрга дип килгән Шәяхмәт Айдаров, колхоз житәкчеләре белән бергә, Чишмәбайның да кулын кысты:
— Молодец, иптәш Хисмәев. булдырасыз! Бригадаңа райком бюросы исеменнән рәхмәт белдерәм.
Халык алдында белдерелгән рәхмәт үзенекен итте. Председатель Миңнулла Чһшмәбайдан атны да, осталарны да кызганмады
Август башларында йортның түбәсен ябып, ишек-тәрәзәләрен куйдылар
Чишмәбай ап-ак йомычка белән тулы ишегалды уртасында биленә таянып, яңа гына салынып беткән йортына беркавым карап торды да, зур бер кәрзин белән икәүләшеп, черәшә-черәшә йомычка сөйрәп барган ике кара чутырны — дүрт яшьлек игезәкләр Мәхмүт белән Әхмәтне көрәктәй дәү куллары белән үзенә көрәп алды. Ул да түгел, үги әтисе янына оялчан гына елмаеп, башын муенына яшереп ун яшьлек Шәфика да килеп җитте.
— Менә, балакайларым, безнең яңа йортыбыз булды. Игелеген күрергә язсын инде — диде Чишмәбай.
Бүлтәйгән, чүмәлә хәтле булган корсагын ике кулы белән каплый төшеп, капкадан кереп килгән Хәнифә түти иренең соңгы сүзләрен хуплап:
— Ярабби, ярабби . — диде.
XIII
Яна йортка тагын ике атнасыз күчә алмадылар
Чишмәбай элеккечә, борын-борыннан килгән авыл йортларындагы- ча бөтен өйне тутырып сәке ясарга теләмәде. Хәнифә белән үзләренә * түр якка агач карават, өстәл, урындыклар әмәлләде, балаларга почмак | якка калын такталардан сәке җәеп бирде.
Калганын көтмәделәр. Өйнең бизәклисе, чуарлыйсы әйберләре — 5 киштәләре, чоланнары болары күп иде әле. бик күп иде. насыйп булса, х табигать Сәламәтлектән аермаса. барысы да үз җае белән булыр дип, ♦ шөкерана кылып, яңа йортка күченделәр “
Күченеп кенә бетүләре булды, яңа йортның капкасы төбенә таран- х таслы бер ат килеп туктады. *
Хәнифә түти күрде моны беренче булып Күрде дә хатын-кызга * хас рәвештә, аптырашка калды: I
Йа. аллам, кем булыр бу! Бер дә безнең якларга охшаган ке- ; шеләр түгел бу. Каюм Карасана, кемнәр булыр бу. ә?
Чыннан да. килүчеләр авыл кешеләренә охшамаган иде.
Тарантастан озын алсу күлмәкле, ак эшләпәле, урта яшьләрендәге бер хатын кулына ниндидер кәрзин тотып төште. Киемнәренә, вәкарь белән генә вак-вак атлап килүенә караганда, бу як кешесенә охшамаганы әллә каян күренеп тора иде
Тарантастан төшкән чикмәнле карт дугадан атның йөгән тезгенен чишә башлауга, ишегалдында йөргән ике ташбаш урамга ташландылар. Ләкин Шәфика аларны узып китте
Нурия апа! Нурия апакаем! — дип ул җан-фәрм.анга йөгереп килде дә апасына сарылды
Ташбашлар да килеп җиттеләр. Бармакларын авызларына кабып. Шәфика апалары кочаклаган чит-ят апага бик тә сәерсенеп карап тора башладылар. .
Болар кем. сеңлем? Әллә Әхмәт белән Мәхмүтме? — диде Нурия, балаларга төбәлеп.
Ул арада Шәфика аңына килде, апасыннан аерылды
Нурия корзиннән бер к »1 а.м. төргәге чыгарды. аны сүтеп, оашта Шәфикага, аннары Әхмәт белән Мәхмүткә уч тутырып печенье бирде.
Малайлар, күчтәнәчләрен күтәреп, әниләренә күрсәтергә йөгерделәр.
Каерып ачып куйган урыс капкадан кергән чакта. Хәнифә белән Чишмәбай да чоланнан ишегалдына килеп чыктылар. Үзләренә нинди кунак килгәнне беренче булып төшенеп алган Хәнифә янә дә бер мәртәбә дөнья бетереп аваз салды:
— Ярабби! Нурия, гөлкәем, син түгелме соң бу?! И аллам, йа ходаем, сине дә күрер көннәр бар икән' Ничекләр кайтасы иттең? Биг- рәкләр дә мактап йөрисең икән. Яңа өебезнең бусагасын, болай булганыннан. син беренче булып атлап керәсең инде. .— дип, Нурияне кочаклаган килеш елап җибәрде
Нуриянең дә күзләре дымланды, тик ул үзен шундук кулга алып. Чишмәбайга таба борылды
Ә Чишмәбай исә. затлы киемле, бер чакрымнан ислемай исләре аңкытып торган кунак хатын белән ничек итеп күрешергә икәнен дә белмичә. балта көрәк сабы тотып бирчәйгән дәү кулларын сузаргамы-юкмы дип икеләнеп калган иде. .
Нурия беренче булып үзе күреште:
Түти. Чишмәбай кияү шушы буламыни инде? Тукта, миңа кем тиешле соң ул? Әти дисәң, без бер чордарак үскән идек шикелле, кем дип әйтергә дә белмим бит әле мин сине, туганым?
- Сезнең никахыгыз миннән олырак, үзегез миннән яшьрәк бугай
Мин сезгә Нурия апа дип дәшәрмен. Сез ничек телисез, шулай дип әйтерсез,— дип Чишмәбай, авыл гадәте буенча, ике куллап күреште.
Кучерга атын ишегалдына алып керергә булышты.
Юл уңаенда Хәннфәгә, әле һаман да аптырау халәтеннән чыга алмаган хатынына, кыска гына итеп боерды:
— Карале, сиңайтәм, кунакны ишегалдында тотма инде, өйгә алып кер. Мин хәзер тегермән йортына сугылам. Он алып кайтырмын,— дип үз юлына китеп барды.
Ул әйләнеп кайтканчы, олаучы карт атын тугарып, аны печәнгә кушканчы, Хәнифә белән Нурия бер-берсен бүлдереп, гаҗәпләнү-сок- лану, аһылдау-уһылдауларын да онытмыйча, эч серләрен бүлешергә өлгерделәр.
— Менә, гөлкәем, шулай Әнкәң мәрхүмә, Шәмсениса көндәшемне әйтәм, авыр туфрагы җиңел, булсын, бик тә сабыр холыклы, дөньяның бер акыллы кешесе ие Язмыштан узмыш юк, бәбкәм, дип юата тор- ганые мине, әткәңә үсмер кыз гына булып кияүгә чыккач. Жылатмый торганые, булганына шөкерана кылырга кирәк дип әйтә торганые Хак булган икән Тегермәнче Чишмәбай белән чәчләребез чәчкә бәйләнер дип кем уйлаган? Алда тагын ниләр күрәсе бардыр, әлегә бик ипле, бик эшчән, чит кеше балалары дими, Мәхмүтем белән Әхмәтем өчен дә, Шәфикам өчен дә өзелеп кенә тора.. Берәү булса, үз балаларына да ул хәтле ягымлы булмас ие,— дип, Хәнифә түти, ихтыярсыз, күперенке корсагын сыйпап куйды.
Нурия — врач кеше — Хәнифә түтинең инде бала табар чагы да җитеп килгәнен күрде. Корсаклы хатыннарның, гадәттә, битенә тут төшә, иреннәре зураеп, күпереп кала торган була. Хәнифәнең битендә андый тапларның эзе дә юк. Ул балага узуны, йөк күтәрүне үзе өчен кыенлык дип тә карамый булса кирәк. Табигать тәгалә (материалист Нурия Уразаева күптән инде аллаһы тәгалә дип уйламый иде), әйе, табигать тәгалә аны. күрәсең, нәселне алып барыр өчен, табигатьнең үзе төсле үк көчле, талантлы итеп, төрле-төрле шартларга яраша белә торган итеп яраткан ахрысы.
Гаҗәеп нәрсә бу табигать дигәнең: үзенең яраткан бер талантлы баласына барлык илаһилыгын, барлык бөеклеген җыя да бирә!
Нурия кайчандыр кече әнисе булган, аны карап-багып үстергән Хәнифә түтәе турында, бәлки, беренче мәртәбәдер, әнә шулай олы итеп, яратып, ихтирам белән уйлады Моның шулай икәнен төшенеп алгач, үзе өчен гүя ачыш ясагандай булды. Әнә шул ачыш өйгә кәрзин белән йомычка-шакмак алып кергән, нәзек куллары белән самавырга килеп тотынган Шәфика сеңлесенә күчте. Тагын да зуррак ярату булып, за-манында әтисенә әйтә алмый калган иркә сүзләр булып, мәрхәмәтлелек булып күчте.
— Сеңлем, үскәнем, матурым, карачы миңа! Энеләрең кая киттеләр соң? Мин бит сезгә бүләкләр дә алып кайткан идем бит әле,— дип кәрзиненә үрелде
— Мәхмәй белән Әхмәй чишмә буена киттеләр.
— Нишлиләр анда? -
— Син биргән печеньены суга манчып ашыйлар.
Нуриянең үзәкләре өзелеп, тамагына тагын төен килеп тыгылды.
— Син, апам, курыкма Хәзер кайталар алар. Син бит китмисең әле, әйеме?
— Юк, балам, китмим әле. Китсәк тә без бергә китәрбез.
— Әйем Минем укыйсым бар Чишмәбай абый миңа букча алып бирде инде! — дип, Шәфика фанердан ясалган, аллы-гөлле буяулар белән чәчәк төшерелгән сумканы апасына китереп күрсәтте — Матур бит. апам, әйеме? Мин аны яшереп кенә тотам Ату Әхмәй белән Мәхмәй букча өчен сугыша башлыйлар. Матур бит, әйеме, апам? — дип ул икенче кабат сорады.
- Бик матур, үскәнем Чәчәкләре дә бик .матур. Сабы да каештан Үзе тагын нинди җиңел икән Моны мин дә күтәреп йөри алам,— дигән булды Нурия апасы. Хәнифә түтәенә күз кысып.— Каяле, гөлием, без синең букчаңны котлыйк әле,—дип ул сеңлесенең букчасына төсле карандашлар белән ике юка дәфтәр салды.
Шәфика, балаларга хас сабырсызлык белән букчадан карандаш- ♦ лар тартмасын, дәфтәрләрне тартып чыгарды, берәм-берәм актарып = карады, шешмәгрәк кабаклы шомырт кара күзләрендә сөенеч очкыннары £ биешеп алды.
Ул арада Мәхмүт белән Әхмәт тыннары кысылып өйгә кайтып кер- g дел әр “
Нурия аларны үз яннарына чакырып алды, икесен ике тезенә утыр- » тып. аркаларыннан сөйде, баягы кәрзинениән ука белән чиккән ике яшел ° түбәтәй алып, энеләренең башына кигертте.
Малайлар, түбәтәйне башларыннан салып, әйләндереп-әйләндереп < карадылар, аннары тагын кунак апаларының тезенә үрмәләделәр. *
Чишмәбай белән олаучы карт кайтты ?
Хәнифә түти самавыр кайнатып китерде. Сөтләре бар икән, аны * да чыгардылар Күкрәккә терәп ипи кисте Хәнифә түти. Нурия ка- " ладан алып кайткан күчтәнәчләр дә табынга куелды.
— Җитешегез әле. Тартынып утырмагыз, яме. Менә кәнфитен дә алыгыз Үз күчтәнәчен ашаган кеше озын гомерле була ул,— дип Хәнифә түти, алчакланып, тәмле теле белән ңыстый-кыстый, самавыр артында чәй ясап утырды.
Чәйдән соң. Хәнифә, Нурия, балалар, Габбас мулла каберенә барып, зыярәт кылып кайттылар. Халыкта дин әле көчле икәнен белгәнгә күрә, аның рухани хисләренә кагылмас өчен, Нурия зират эченә кермәде, шәригать кануннары буенча хатын-кызга зиратка керергә ярамаганын белә иде ул.
Габбас мулланың кабере аргы очтарак икән.
Хәнифә түти кулын сузмыйча гына (ырым буенча зираттагы бер агачка да, бер кабергә дә бармак белән төртеп күрсәтергә ярамый, кулың корый') башы белән ымлап:
— Әткәңнең кабере әнә шунысы, быел язын Чишмәбай чардуганын яңартты, күрәсеңме әнә. яшь каен үсеп утыра,— диде
Нурия, агачлар шавына һәм чигә турысында типкән кан тамырының сулкылдавына колак салып, рәшәткә буенда озак кына басып торды Әткәсе кабереннән арырак, юан бер каен ябалдашында карга оялары бар, анда каргалар каргылдаша иде.
— Әнә теге зур каенлысы кем кабере? — диде Нурия, шомланып.
— Анысы бабаң каберендә үскән каен. Әтиең Габбас әнә шул каен ботагында асылынып тора иде мин килгәндә,— дип Хәнифә, гүя, чит кеше белән булган фаҗигане сөйләгәндәй, гадәти генә итеп әйтеп куйды.
Әнә шул гадәтилек, әнә шул дөньяви фанилыктан Нуриянең башы әйләнеп, күңеле болганып китте Аяклары хәлсезләнде.
— Түти, кайтыйк, булмаса.диде ул.
Нурия Зартугайда һич югы бер атна торырмын дип кайткан иде. Әтисе каберенә зыярәт кылгач, авылда ни әнисе, ни әтисе ягыннан бер генә кешенең дә калмавына ышангач, иртәгесен үк китеп барырга булды.
’ Нигәдер аның җаны ашкына, тизрәк Казанга кайтып җитәсе килә иде.
Чишмәбайдан гафу үтенеп, Хәнифә түтине, балаларны үзе белән бергә йоклатырга гозерләнде
Аңлы кеше иде Чишмәбай — рөхсәт итте. Ул үзе олаучы карт белән бергә тегермән йортына китте. '
Бала-чага йокыга талгач, җиделе лампа яктысында Хәнифә белән Нурия бер-берсенә әйтергә кирәкле сүзләрен сөйләштеләр
4 «к У ■ Ml
49
— Түтәй. — Күңелендә җиде-сигез ел буена җыелып килгән иң газиз тойгыларын кайчандыр кече әнисе булган кешегә әйтеп калдырасы килде Нуриянең.— Түтәй, син үз гомерендә бик күп төрле кимсетелүләр. мәхрүмлекләр күрдең. Минем әнинең көндәше булып яшәү дә сиңа ансат булмагандыр Мин аларны элегрәк, яшьлегем аркасында, аңламый идем. Инде менә үзем бер мәртәбә әни булып карагач, балам вафат булгач, аңладым Шәмсениса абыстаең сиңа бәхил булып үлде. Аның бар өзелгәне Шәфика иде. «Бәләкәччәем» дип йөртә иде ул аны. Гел менә ике сабый иде алар Түтәй! Бир син безгә Шәфиканы, без аны тәрбияләрбез, укытырбыз Җәйләрен синең янга алып кайтырбыз. Бир син безгә бәләкәчне...
Чүмәлә хәтле корсагына ике кулын кушырып куйган килеш, Хәнифә бик аптырап әйтте:
— Ә мин нишләрмен? Ул бит нәкъ менә бала карый торган кыз булып үсеп җитте бит инде Кем минем кечкенәмнең бишеген тирбәтер? Кем миңа самавырга шакмак алып керер? Бик бирерием дә кана, әнә шуларын да уйларга туры килә бит аның, Нурия гөлекәем...
— Беләсеңме, түтәй, мин сиңа юлын өйрәтәм. Синең бу алпавыт йорты чаклы йортың булгач, колхоз сезгә янганнан соң әти белән бергә салган йортны бирми торгандыр бит инде.
— Бирмәс шул, бәбкәм Бирерлек булса, анда балалар бакчасы ачабыз дип ду килмәсләрие.
— Димәк ки, шулай булгач, ул йортта сепарат тоту да бетә дигән сүз. Син эшсез каласың Нәниең туар. Сине кыр эшенә йөртә башласалар? Бер Шәфика гына синең ике малаеңны, яңа туган сабыеңны карап өлгерә алырмы?
- Алмас шул,—диде Хәнифә түти. Аның җыерчыксыз, түгәрәк- алсу йөзенә күләгә төште.
— Алмый дисең. Син, түтәй, болай ит. председатель Миңнуллага барып гозерлән, мине әнә шул безнең йортта ачыла торган балалар бакчасына тәрбияче, һич югы аш пешерүче итеп куегыз диген. Шуннан да кулай урын булмас сиңа, түтәй. Әхмәт белән Мәхмүтне дә, яңа туган сабыеңны да үзең белән шунда йөртерсең.
— Карале, укыган кеше укыган кеше шул,— дип кулларын җәеп җибәрде Хәнифә түти — Мин моны иртәгә үк Чишмәбайга да, Миңнуллага да әйтеп карыйм әле. Чыннан да! Менәтерәк вәйт бу акыл!
Алар таң әтәчләре кычкыра башлаганчы сөйләшеп яттылар
Бер-берсенә ышанып, күңелдәге барлык серләрен әйтеп сөйләштеләр.
— Иртә белән ирең барында җәелеп булмас, алдан ук биреп куйыйм әле, менә сиңа бер йөз тәңкә акча — ике малаеңа күлмәк-ыштан алырсың. Әтинең каберендәге чардуганны буясын Чишмәбай, яме. Ул бик тә булдыклы, акыллы кешегә охшап тора, тигез матур гомер итегез, еллар имин булсын.— диде- Нурия.
— Ярабби, әйткәннәр хак булсын, фәрештәләрнең амин дигән сәгатьләренә туры килсен,— диде Хәнифә түтәй.
Икесе тиң рухи тазарынып, дөнья ваклыкларыннан арынып, йокыга талганнар иде. тегермәннән олаучы Бәдретдин карт белән Чишмәбай кайтып керделәр. Бәдретдин картка бүген төш вакытларында Пәнҗәргә кайтып җитәргә кирәк. Шәяхмәт Айдаров шулай кушып җибәргән икән.
Ул чәй кайнаганны да көтеп тормады, бер сынык ипи белән бер кружка сөтне генә мүкләп куйды да үз юлына китеп барды.
Нурияне Әгерҗегә кадәрле Чишмәбай илтеп куярга тиешле булып чыкты Моның өчен хәсрәтләнмәде Чишмәбай, председатель Миңнулла аңа атны һичшиксез бирәчәк, ник дигәндә, җитмеш төрле һөнәр иясе — колхозда иң кирәк кеше. Бу көннәрдә Каюм Хисмәев тегермән тарттырып кына калмый, ватылган-сүтелгән машиналарның әвернәләрен, җилгәр- чәрен бер карусыз ремонтлап, төзәтеп тора.
Әгерҗедән кайтуны Нурия үзе уйлап чыгарды. Поезд аны бер көндә алып кайтып җиткерәчәк, пароход белән булса, ике тәүлек, бәлки, анардан да күбрәк кайтырга туры килүе мөмкин
Нурия Шәфиканы үзе белән алып китү мәсьәләсен тиз хәл итте: Хәнифә түти аның белән инде кичтән үк килешкән, ә инде Чишмәбай кебек акыл иясе чит кеше баласына баш була алмый иде. *
Әгерҗе станчасына ат белән китереп, поездга утыртыр алдыннан 3 Нуриягә ул бер генә сүз әйтте: i
Шәфика кызыбызны артык булганнан бирә дип уйлый күрмәгез. § кулларым исән чакта, эчемдә җаным бар чакта мин Габбас абзый § балаларын беркайчан да ким-хур итәчәк түгел. ♦
Поездга утыргач, Нурияне моңарчы булмаган киеренке хисләр би- “ ләп алды Бер якта — көрәктәй дәү куллары белән, йомшак кына итеп х сөйләшүе белән Чишмәбай басып тора, икенче якта — бәләкәй кыз Шә- * фика, ташбашлар Мәхмүт белән Әхмәт, яңа туачак бала. Моңсу. Әллә * ничек бик моңсу да. күңелне биләп алган ашкынулы да
Ж.ир тетрәтеп чапкан корыч айгыр, юл буендагы яшь каеннарны =- сискәндереп, дөньяга гайрәтле аваз салганда, синең иркенлегең, азат 2 ил баласы булуың искә төшә; шаңдау урманнарга бәрелеп кире кайта.
А-а-а-ааааааааааааааа...
Август аеның биек зәңгәр күгендә йөзгән, офык буйларына өелеш кән болытлар Нуриянең күңелен әллә кайларга алып китәләр Кара- кучкыл урманнар, әнә шул зәңгәр күк йөзе, шушыларның барысын да үз тавышына буйсындырып чапкан корыч айгыр аның утыз дүрт еллык гомеренең аерым кисәкләрен ак болытлар итеп тә. кара болыт лар итеп тә аралап күрсәтәләр.
Вагон тәрәзәсенә маңгаен терәп, поезд яныннан йөгерешеп узган чакрым баганаларын бер-бер артлы күңеленнән уздырып, аның сең- лесе Шәфика кайта. Чәчләре — шомырт кара, әтиләре Габбасныкы төсле көдрә, вак көдрә түгел, дулкын кагып торган эре көдрә.
Шушы ун яшьлек кызыйның язмышы хәзер Нурия кулында. Ул аны карарга, үстерергә, ул аны кеше итәргә тиеш Белемле булыр аның сеңлесе. Әтисенең фаҗигале үлеме алдындагы бурычы шундый Нуриянең. Зартугайда әле аның дүртәр яшьлек ике энесе торып кал дылар Ярабби, алары да коеп куйган әтиләре бит. Табигать әллә аларны Нуриянең җанын сагыш белән, моң белән тутырыр өчен шулай яратты микән?.
— Сеңлем, үскәнем, карачы миңа бер генә! Чишмәбай абыең әйбәтме?
— Әй-бә-ә-әт...
Син аны яратасыңмы соң?
Ул бит миңа букча алып бирде — Тәрәзәдән аерылып, апасына беркавым карап торгач, өстәде: — Әхмәй белән Мәхмәйңе ул әле муенына атландырып та йөртә, идәндә ат булып мүкәләп йөри Шул сүз ләрне әйткәч, Шәфика кул чабып көлде, энеләренең Чишмәбай абыйсы муенына атланып йөргән чакларын күз алдына китерде бугай. Аннары кинәт кенә чырае бозылды, иреннәре кыйшаеп китте, күзеннән эре яшь бөртекләре тамды.
Нурия каушады. Кирәкмәгән сүз кузгатканга үзен гаепле һәм әдәпсез итеп сизде. .
Ни булды, үскәнем? Әллә берәр җирең авыртамы? дип сеңле- сен кочаклап алды
Ю-у-ук. а-вырт-мыыый,— диде Шәфика күз яше аралаш.
Ашыйсың килде мәллә, матурым? Әйт. үскәнем, яшермә, мин бит синең бертуган апаң.
Шәфика бүтән дәшмәде, бите буйлап аккан күз яшьләрен кулы белән яңагына сылый башлады.
Нурия, сумкасыннан кулъяулык алып, аның битен, кып-кызыл б>
лып кызарган күзләрен сөртте, шуннан сон тагын да йомшаграк, тагын да юашрак тавыш белән сорады:
— Ни булды, күбәләгем, әйт, балам, әйт
— Чишмәбай. абыйны сагындым —диде Шәфика көч-хәл белән. аннары битен кулы белән каплап, кычкырып елап җибәрде.— Әхмәй белән Мәхмәй миннән башка нишләрләр инде менә? Мин бит аларны уйната торганые.м Йоклата торганыем. Чишмәбай абый миннән башка, нишләр инде менә5 Мин бит аңа тегермәнгә чүлмәк белән аш илтә торганыем.
Сеңлесе Шәфиканы Нурия бик oiah тынычландырды. Вагондагы кешеләр дә аңа борылып-борылып карадылар Ләкин Шәфика, авыл белән араларын өзгән барлык балалар төсле, тыела алмыйча елады..
Сигезенче башлам
I
Нурия Габбас кызы Уразаева 1935 елның 5 апрелендә кандидатлык диссертациясен яклады.
Шуннан соң аңа кафедра җитәкчесе Александр Николаевич Майский ассистентлык вазифасын йөкләде.
Студентларга көн саен дүртәр сәгать лекция сөйләү, ике сәгать буена практик эш алып бару — микроскоп белән эшләргә өйрәтү, бака яру. куянны дару биреп йоклату, анатомичкага алынган мәетнең тән төзелеше белән таныштыру — болар барысы да бер төенгә төйнәлеп, Уразаеваныц бер генә дә буш вакытын калдырмыйлар иде. Өйдән ул иртүк чыгып китә, төнлә генә кайтып керә башлады.
Озакламый аны профорг итеп сайладылар
Ихтимал, монысы да профессор Майский тәкъдиме белән эшләнгәндер. •
Үзен кафедра нрофоргы итеп сайлаган җыелыш Нурия Уразаеваныц күңеленә шактый ук дәрәҗәдә хуш килсә дә, ул моның үзенә нинди мәшәкатьләр китерәчәген белми иде әле.
Элегрәк, ничәмә-ничә еллар, син бары тик үз гаиләңнең тыныч-имин яшәвен кайгыртып килсәң, инде менә хәзер, профорг итеп сайлангач, бөтен бер кафедраның тыныч-имин, сау-сәламәт һәм матур яшәвен кайгыртырга тиешле булып чыктың. Ә ул җиңел түгел икән Ирең Солтанны көйләү, аның чыгымчылыкларына түзү - - бер хәл Бөтен бер кафедраның галим-голәмәсе, врач-педагогы синең көчсез нәфис җилкәңә берьюлы килеп ава икән, һәр көн, һәр сәгать син шул зур гаиләңне кайгыртырга бурычлы! Яшь чагыңда җырлаган җырларыңны, биегән биюләреңне инде син онытып бсЧерә язган идең, кайчандыр Солтан Габәш идән алган музыка дәресләрең'дә күксел томаннар артында калган иде. Син — профорг, син аларны да күңелеңдә яңартырга тиеш булып чыктың! Сәнгать кичәләренә үзең башлап җан өрмисең икән, кем аңа җан өрер? Җыелыш артыннан җыелыш, кичә артыннан кичә, врач-педагогларның ял вакытларын оештыру — тәмле телле, шаян табигатьле булуны, көләч йөз һәм ягымлы сабырлыкны-таләп итте.
Озакламый аны. кафедра җитәкчесе белән берлектә, институтның проректорына чакырдылар
«Тагын нәрсә булды икән?» — дип хәвефләнеп уйлады Нурия.
Проректор Сапаров — такыр башлы, базык бәдәнле, йөзендә беркайчан да елмаю әсәре булмаган илле яшьләрендәге доцент — аларны өстәл яныннан кузгалмый гына каршылады
Нурия Уразаева үзе өчен түгел, профессор Майский өчен уңайсызланды Ни генә димә. Казанның атаклы галимнәре нәселеннән килә торган Майскийны,— мединститутта гына түгел, башка вузларда да
авторитет санала торган Александр Николаевичны проректор аяк өсте басып каршылый алган булыр иде. Байтак вакыт республика Сәламәтлек саклау комиссариатында җаваплы эштә эшләү, хәзергесе көндә күз авырулары клиникасында, тагын кайсыдыр клиникада өстәмә вазифалар алып баруы, күрәсең, Сапаровка үзен бик зур түрә итеп санарга юл калдырадыр Профессор Майский, көмеш башлы кара таягын култык ас- ♦ тына кыстырып, өстәл буена килеп баскач һәм үзе башлап исәнләшкәч £ кенә, ул иренеп диярлек урыныннан күтәрелде, килүчеләрнең икесенә i дә урын күрсәтте. ч
— Безнең ачыклыйсы кайбер нәрсәләр бар, һәм алар эш белән бәйле, § Александр Николаевич Мин сезне борчырга мәҗбүрмен,— диде прорек- «. тор, такыр башын кулы белән сыпырып. «
Ул ике авыз сүз әйтүгә, чакыртуның сәбәбе ачыкланды Кандидатлык 2 диссертацияләре Мәскәүгә — Югары аттестация комиссиясенә җибәрелә * торган иптәшләрнең анкеталарын барлау икән бу. <
Нурия Уразаева, рабфакта һәм институтта укыган чагында андый ® тикшерү-барлауларның ни икәнен үз җилкәсендә татыганга күрә, сөй- Г ләшүнең шактый ук күңелсез булачагын алдан ук сизенде. Үзен мөмкин * хәтле тыныч һәм сабыр тотарга булды
Проректор иң әүвәл кафедра мөдире белән сөйләшүне зарури дип тапты ахрысы — профессор Майскийга төбәлеп:
- Әйтегез әле, Александр Николаевич, сез кул астыгызда аспирантура узган Уразаевадан канәгатьме? — дип сорады.
Профессорның, ватык диванга утырган төсле уңайсызланып, җыерылып килүен күргәч, тагын берничә сүз өстәүне кирәк тапты:
— Гафу! Мин моны сездән фәнни җитәкче итеп кенә түгел, абруйлы профессор, өлкән ту/аныбыз бөек рус халкының вәкиле итеп тә сорыйм.
Майскийның уңайсызлануы аңа карап кына бетмәде. Ул күзлеген салды. Нурияне чамасыз дулкынланырга мәҗбүр итеп, күзлекне озаклап сөртте, ләкин киредән кимәде, яшел постау япма белән капланган өстәл өстенә куйды.
Майский, әллә шәкертенең бу күңелсез сөйләшүгә шаһит булуыннан уңайсызланып, әллә бүтән сәбәбе булганга, тамак кыргалады, чаларган очлы сакалына тотынгалады. тик шуннан соң гына тешкә тия торган ачы рәнҗешле тавыш белән сүз башлады:
— Сезгә, проректор, нинди характеристика кирәктер— мин моны белмим. Мин. Суфиян Бикмөхәммедович. бер нәрсәне аермачык итеп, фән кешеләре теле белән әйтә алам минем шәкертем Уразаева Нурия Аббасовна аспирантлык срогын бик төгәл узды, беренче гыйльми хезмәтен ике ел эчендә үрнәк рәвештә туплап бетерде. Мин аннан соң да шәкертемнең хезмәтен яклауга куярга ашыкмадым Тагын бер ел көттердем. Аның моңа түземлеге җитте. Мондый сыйфатның байтак кешегә җитешмәвен басым ясап әйтергә тиешмен Инде Уразаева Нурия Аб- басовнаның татар хатын-кызларыннан гистологиягә килгән беренче карлыгач икәнен дә искә алсак, мин аңардан канәгать түгел дип әйтә аламмы? Алгарак күчик Мин, сез әйткәнчә, хөрмәтле проректор, рус халкының вәкиле буларак, җирле халыктан, патша заманында җәберләнгән мөселман хатын-кызларыннан үземә шәкерт сайлап алганмын икән, мин аңардан канәгать түгел дип лаф ора аламмы? 4
Проректорның елмаюны белми торган соры күзләре мул кашлары астыннан елтырашып алдылар. Ул. стенага китереп терәтелгән кеше төсле, башын боргалап торды.
— Сез, Александр Николаевич, ни өчендер мина үпкәләгән төсле сөйлисез. Ышаныгыз, минем сезне үпкәләтергә, сезнең абруегызга тап төшерергә уйлаганым юк. Минем кулдан килә торган нәрсә дә түгел ул. Чөнки сез фән дөньясында безнең илдә генә түгел. Европа күләмендә дан казанган, авторитет саналган галим,-- дип. бу юлы усаллыгыннан бераз арткарак чигенергә мәҗбүр булды проректор,—Мин бит вазифа
кешесе, проректор, шулай булгач, минем бер соравыма төгәлрәк җавап бирергә тырышып карагыз әле.
- Әйтегез. Суфиан Бикмөхәммедович.
- Уразаеваныц кандидатлык диссертациясен Бөтенсоюз аттестация комиссиясе раслар дип ышанасызмы? Ягъни Югары комиссия расларлык дәрәҗәдә компетентлымы аның хезмәте?
Профессор, ниһаять, чыгырыннан чыкты.
Бәйләнчек бер чебенне куып җибәргән төсле, кулына тоткан таягын селтәп, ул һөҗүмгә күчте:
— Хөрмәтле коллегам, неужели сез аңламыйсыз? Әгәр мин Нурия Аббасовнаның диссертациясеннән бер бүлекне, кстати, иң көчле язылган бүлекне. Германиядә чыга торган „Anatomischer Anzeiger" журналына тәкъдим иткәнмен икән, ә менә бүген шул авторитетлы журналдан: «Сез тәкъдим иткән материал фән өчен дә. практик эш өчен дә файдалы»,— дигән хат алганмын икән, мин шәкертемнең диссертациясе компетентлы түгел дип әйтә аламмы? Мин әлегә ул хакта шәкертемә педагогик такт йөзеннән әйтми тора идем Сез мине әдәп кагыйдәләрен бозарга мәҗбүр итәсез. Менә ул хат! Менә карагыз! — дип. калтыранган куллары белән пиджагының эчке кесәсеннән сургучлы мөһер сугылган зур бер конверт тартып чыгарды.
Проректор конвертны кулына алды, төрле ягыннан әйләндергәләп карады, эченнән кул кисәге кадәрле генә кәгазьне алды, анда язылган язу өстеннән күз йөгертеп чыкты. Әллә хуплап, әллә өнәмичә, иренен турсайтып торды, конвертны сүзсез генә хуҗасына кайтарып бирде.
Шул эшләр эшләнгән арада Нурия битенә ялкын капканын тойды, чигә турысында бер тамырның сулык-сулык тибә башлавын ишетте.
Күз кырые белән генә хатны үзенең дә карап аласы килгән иде/ тыйнаксыз булудан куркып, башын читкә борды. Ул арада инде хат профессорның пинжәк кесәсенә кереп югалган, өстәлдә, пыялаларын ялтыратып, кара кысалы зур күзлек кенә ята иде.
Хәзер инде Сапаровның коңгырт-соры күзләре Нуриягә төбәлде.
— Сезнең. Уразаева. чыгыш ягыгыз ничек? — диде ул бик тә гадәти сорау биргән сыман
Нуриянең остазы алдында һич югы бер мәртәбә батыр булып, кыю- мөстәкыйль булып күренәсе килде Тавышына аз гына мыскылчанлык галәмәте өстәп.
Чыгыш ягым әйбәт минем, Суфиян абый, мулла гаиләсеннән,— диде.
Гади дә, шул ук вакытта зәвыклы итеп киенгән, шомырт кара чәчләрен зур бер төен итеп баш артына төйнәп куйган бу чибәр ханымның чамадан тыш «батыр» җавабы проректорга ошап бетмәде.
Ул, рәсми вазифа үтәүче кеше, Уразаеваныц күзләренә тишеп карады («чибәрлегең белән алдын алмассың!»), тавышына борыч өстәп әйтте:
— Төгәлрәк, конкретрак, әдәплерәк җавап бирүегезне үтенәм, Уразаева.
- Мина инде, Суфиян абын, чыгышымнан курыкмаска да була торгандыр дип беләм. Әтиемнең фаҗигале рәвештә үлгәненә биш ел Әнием остабикә дә дөнья куйды. Әтинең яшь .хатыны, мине карап-багып үстергән Хәнифә түтәй - ярлы кеше баласы, колхозда эшли. Үзе төсле үк ярлы кешегә икенче мәртәбә кияүгә чыкты. Димәк, биография минем бәйләнерлек түгел. Рабфакта мине бер мәртәбә, институтта ике мәртәбә тикшерделәр. Сезнең өчен шул җитмәгәнмени? Бәлки, минем әтием ат карагы булгандыр, мин алар өчен, революция булганга унсигез ел узганнан соң да җавап бирергә тиешмени? Ирем минем - үтә чыккан ярлы кеше баласы, гражданнар сугышы герое
Бер генә минут' — диде Сапаров, Уразаевага тагын да тишебрәк карап, алга сөрлекте - Бер генә минут! Ирегез Солтан Айдаровның партиядән чыгарылуы сезгә мәгълүмдер?
Мәгълүм.
— Сез мона ничек карыйсыз?
Нурия җавапны әзерләп өлгерер өчен, ридикюленнән бәләкәй ак кулъяулыгы чыгарып, тирләп киткән борын өстенә кагылып алды:
Ничек карыйм дисезме? Мин иң әүвәл сездән сорамакчы идем. Суфиян абый, сез моңа ничек карыйсыз? Сез бит аның белән бергә гражданнар сугышы узган. Азин дивизиясендә булган кеше. Ул сезне.әйтсәм ♦ әйтим, батыр холыклы сугышчы дип саный, шул көннәрен искә төшер- з гән чакта, беренче итеп сезне телгә ала.
Проректорның кәефе кырылды. Карале, ул сорау аласы урында бу әрсез бичә аңардан сорау алырга азаплана түгелме? Юк. моңа юл « куярга ярамый, һич кенә дә ярамый! “
Сез. минемчә, вазифагызны дөрес аңламыйсыз. Уразаева Сез = мәсьәләдән читкә тайпыласыз.— диде ул. тагын да алгарак иелә тө- ® шеп.- Ирегезнең партиядән чыгарылуына сез ничек карыйсыз? Мине. > җаваплы урындагы кеше буларак, менә шул кызыксындыра. Боргалан- < магыз. туп-туры җавап бирегез е
Сорауның куелышыннан, дорфалыгыннан профессор Майский куы- = рылып килде. Урыныннан торып, ишекне каты ябып чыгып китсә дә бу- < лыр иде аңа. ләкин шәкертенең ныклыгы, отыры үҗәтләнә баруы, про- “ ректорны төп башына утыртып килүе аны тулысынча биләп алды Юк. ул монда булырга тиеш, бер генә сүз әйтмәсә дә. киңәш-мазар итмәсә дә, ул үзенең шәкертенә янәшәдә утырып торуы белән булса да әхлакый, рухи ярдәм итәргә тиеш Бюрократлар, сукыр чиновниклар, бактерия микроблары ашап бетермәсен аның шәкертен!
Нурия дә бу минутларда үз-үзе белән тартыша, газаплы минутлар кичерә иде Проректор Сапаровның маңгайга бәреп әйткән соравына ничек җавап бирүенә карап аның киләчәге билгеләнәчәк. Ул яки ярашырга. җайлашырга, җирдән шуышырга, йә булмаса туры сүзле, гаделлек хакына авырлыкларга түзәрдәй көрәшче булып калырга тиеш Әгәр ул хәзер, әтисе ярдәм сорап килгән чактагы шикелле.икеләнсә. Солтаны өстенә — бөтен барлыгы белән Совет власте яклы, аның өчен кирәксә гомерен дә кызганмаячак кешегә тап төшерсә, ул чагында галим булуыңның гына түгел, дөньяда яшәп торуыңның да кирәге калмый.
Мин Солтан Айдаровның партиядән чыгарылуын очраклы хәл дип саныйм. Мин аңар ышанам Ышаначакмын. Шушы җавап канәгатьләндерәме сезне. Суфиян Бикмөхәммедович?
— Әйе,— диде проректор.— Бу җавапта төгәллек бар Билгеле бер позиция бар бу җавапта. Сезнеңчә ничек. Александр Николаевич?
— Мин хөрмәтле коллегам, дөньяга үз карашлары булган принципиаль кешеләрне ихтирам итәм Мине моңа Швейцариядә яшәгән чагында Володя өйрәтте
Кайсы Володя? - диде Сапаров, тагын профессорга төбәлеп.
— Владимир Ильич
- Сез аның белән бергә булдыгызмыни?
Бергә булдым
Нәрсә белән исбат итә аласыз? Дәлилегез?
Дәлилем бар минем һәм бик көчле Гражданнар сугышы чорында унтугызынчы елны, мин бер ахмаклык эшләдем Дворян булганы өчен, әтиләре безнең семья белән аралашып яшәгәне өчен ак офицер Лаврентьевның фамильный көмеш иярен, фамильный пистолетын һәм кылычын медицина институты чормасына яшерергә рөхсәт иттем Моны бетдетәр ЧК мине атарга хөкем итте. Шушы атылудан мине Владимир Ильич коткарып калды Чөнки ул миңа Швейцариядә чакта әйткән иде Саша синең урының, күгәрченкәем, революциядә түгел, синең уры ның фәндә дигән'иде Ул минем ялгышымны гафу итте, мине үлемнән коткарды Мин аңар рәхмәтле, һәм шулай ук минем аның алдында йөзем лә ак Мин ул әйткәнне үтәдем Утыз биш ел буена фәнгә турылыклы х’езмэт итәм ’.Мин Владимир Ильичның тагың бер васыятен онытмадым
интернациональлек бурычымны үтәп, татар балаларын фәнгә алып килдем Талантлы шәкертем Уразаева Нурия Аббасовнаның фәнни эшенә җитәкче булдым Кандидатлык диссертациясен ул уңышлы төгәлләде, бик әйбәт яклады. Мин аңа, бер минут кичекмәстән, докторлык диссертациясенә керешергә боердым Әйе, әйе, үтенмәдем, боердым! Ул мине аңлады. Андый кешеләр сирәк. Әйе, сирәк алар! Әгәр сез, Суфиян Бикмөхәмме- дович, гади бер формальность аркасында. Уразаеваның әтиләре рухани булган дигән сылтау белән, яки аның ирен бүген партиядән чыгарганнар дигән тагын да зуррак сылтау белән, талантлы татар кызын эшеннән туктатасыз икән, минем, фән кешесенең, сезгә булган ихтирамым бетәчәк! Гомергә, мәңгегә! Тагын да начаррагы — минем совет строена булган иманым какшаячак. Мин моны ачык әйтәм, сезнең үзегез әйтмешли, вазифа кешесенең күзенә карап, туп-туры әйтәм. Чөнки инде минем бу дөнья-да күп яшисем калмагандыр...
Хәлләрнең шулай бик кинәт кискен борылыш алуыннан аптырап калган проректор, башка бер генә дәлиле дә калмагач, ни дип тә әйтергә белмичә:
— Анысы, Александр Николаевич, берәү дә... җир йөзенә мәңгелеккә килмәгән, —дип, борын астыннан мыгырданып кына куярга мәҗбүр булды.
II
Солтан Айдаровны партиягә кайтару мәсьәләсе һаман да кичектерелеп килде. Ул, чамасыз борчылып, партия өлкә комитетына фарды. Аны Үзәк Комитетка юлладылар.
Айдаров Үзәк Комитетта булды. Аңа борчылмаска куштылар Җитәр вакыт — хәл ителер диделәр.
Ләкин вакыт җитмәде дә җитмәде.
Бер елга сузылган борчылу, йокысыз төннәр, көн яктысында хатынының күзенә күтәрелеп карарга уңайсызланып, җан газабы кичереп уздырган аяусыз минутлар, урамнарда күкрәк киереп йөрисе, беләкләр талганчы эшлисе урында эшсез аунау, урманда посып яткан качкындай, өйдә бикләнеп ятулар — болар барысы да Солтанның сәламәтлегенә китереп сукты.
Төн урталарында ул берәр сәгатькә генә йокыга куерып ала да, исәр кеше төсле кинәт торып утыра, ашыгып-каударланып, Нуриясен уята башлый:
— Әнисе дим, әнисе...
— Нәрсә булды? Йокла инде.
— Йоклап булмый бит
— Нишләп йоклап булмый?
— Сул кабыргам сызлый...
— Йа ходаем, нәрсәләр генә уйлап чыгармыйсың син, Солтан.
Нурия, күзләрен уа-уа. торып утыра, аңгы-миңге килеп, иренең майкасын салдыра, кабырга тирәләрен баскалап карый:
— Авыртамы?
— Юк
— Ә бу төштә?
— Анда да авыртмый.
— Кайда авырта соң?
— Белмим...
Нурия кухняга чыга. Анда озак кына юанып, сөтле чәй әзерләп китерә. Иренә йокы даруы алып килә.
— Әтисе, менә шушы даруны эчеп кара әле.
Солтан аның дару тоткан кулын этеп җибәрә.
— Туйдырды инде даруларың да!
Нурия иренә үпкәли, рәнҗи, аның көйсезләнүен хатынының сәламәт
булуыннан, тыныч йоклый алуыннан көнләшүе, үч алуы дип саный Гарьләнеп, рәхмәтсез генә уйлап, үзе дә әллә ни гомерләр йоклый алмыйча ята.
Иртәгесен аның күңеле үкенү хисе белән тула Нигә дип яман уйлады әле ул аның турында? Солтаны урынында булса, үзе нишләр иде? Гамьсез-битараф йөри алыр идеме? Әнә. Солтан күзләрен йомып, ләкин ♦ йокламыйча, ара-тнрә уфылдап, көрсенгәләп ята. Күперенке иреннәре. 3 балалар ирене төсле, үпкәле турсайган; кылдай каты коңгырт-сары, юк. j инде хәзер коңгырт-сары түгел, вакытсыз чал кунудан ала-кола төскә 5 керә барган чәчләре чуалган... |
Нуриянең, керфек төпләрен ачыттырып, күзенә яшь килә, һәм ул. ф ирен тагын да ныграк борчуга салмас өчен, ашыгып кузгала, кухня ягына □= чыгып китә. °
Аның эшкә барасы, аңарчы чәй кайнатасы, иренә ризык-мазар » әзерләп калдырасы бар Сеңлесе Шәфиканы уятасы, тамагын туйдырып. < мәктәпкә озатасы бар &
Институтта укыганда да. шифаханәләргә практикага йөргән ча- =. гында да авыруларның психологиясенә беркадәр төшенгән иде ул. * Чирле кеше гел үзен генә уйлый, гел үзен генә кайгырттыра. Анысы — табигый хәл: җаны сау түгел. Ә менә врач андый чакта нишләргә тиеш-1 .Александр Николаевич үзенең лекцияләре вакытында врач кеше авырулар белән ягымлы мөгамәләдә булырга, врачта авыруларга карата иммунитет барлыкка килергә тиеш дип өзлексез әйтә, кат-кат әйтә. Сабырлык Түземлелек. Менә нинди иммунитет булырга тиеш врач кешедә.
Болары әле читтән ишетеп белү генә. Үз җилкәндә татып белү икенче төслерәк икән. Икенче төслерәк.
Тормыш дигән үги ана Нурияне сабыр булырга өйрәтеп килә. Түзә ул. Солтанның кәйсезлегенә дә. ыңгырашуларына да түзә. Эшне катлауландырмас өчен, азрак сөйләшә, күбрәк күрмәмешкә салыша
Түзеп кенә калмый Нурия. Чарасына керешә. Өйдәге күңелсезлекне онытыр өчен, ул айга бер мәртәбә театрга бара. Шәфиканы циркка алып керә, кафедрада булган уңышларны иптәшләре белән бергә билгеләп уза. Бу бик гади —- хәзинәдә бары белән чәй эчәләр, музыка тыңлыйлар. Мондый тәртипне остазлары Александр Николаевич кертте. Бер генә уңыш та. әйбәт итеп ясалган препараттан башлап фәнни журналларда басылып чыккан мәкаләләргә тикле күренми калынырга тиеш түгел Бер-береңнең уңышына шатлана белү коллективны күтәрә, бердәм итә, кайгы-хәсрәтләргә битараф калмаска өйрәтә.
Яшь профессор Голосов Нуриянең боеклыгын гел күзәтеп килә икән Шулай бер көнне Казанның рус театрында очрашкач:
' _ Нурия Аббасовна. кайгыгыз бармы әллә? Тартылып киткәнсез түгелме5 — диде - Институтта да ничектер гел боек күренәсез.
— Ирем бик борчулы. Николай Григорьевич Партиядән чыгарылган хәлдә яшәү бер ел эчендә аның нервысын тәмам какшатты.— диде Нурия, ихлас сүз башлаган Голосовка ихлас җавап кайтарды
- Алайсам та-а-аак. Без болай итик. Нурия Аббасовна. ирегезне Казанның атаклы невропатологына күрсәтеп карыйк.
— Бармый бит ул. бармый больницага. Невропатологны, өстәвенә атаклысын мин каян табам ди?
— Та-аа-ак,— ди Голосов тагын бер тапкыр, көрән төстәге костюмының түш кесәсеннән визитка кәгазе алып бирә — Менә сезгә минем координатлар Шалтыратыгыз. Кайчан килергә икәнен әйтсәгез, кирәкле кеше белән мин үзем килеп җитәрмен
Рәхмәт әйтеп, сөенеп, өенә кайта Нурия. Солтаны өйдә юк Шәфика мәктәптән кайткач, дәресләрен караган да үз бүлмәсенә кереп чүмәшкән Күлмәген матурлап урындык башына элеп куйган, ботинкалары - ишек төбендә «Тәртипле, тәрбияле булып үсә бу бала»,— дип. күңеле булып уйлый Нурия. Шуннан соң ул үзләренең фатирын үз күзе белән түгел, киләсе кунаклар күзе белән карый башлый.
Зал якның тәрәзә шторларын юарга кирәк — кул тимәгәнгә инде бер ел бардыр. Идәннең дә буявы беткән урыннары бар — анысына ук үрелеп булмас, түзәр әле. Ул урынга келәм-паласны каплый төшәсе булыр Икәүләшеп Суконный базарыннан алган мебельләре — сырлап- сырлап ясалган бик дәү шкаф-буфетның тузаннарын сөртә башларга ярый. Килгән бер кешенең иң әүвәл күзе шуңа төшә. Мебель юклыктан, фатирларының зиннәтле итеп бизәлмәгән булуыннан шул шкаф-буфет коткарып килә.
Профессор хәтле профессор сиңа олы башын кече итеп килә икән, аны нәрсә беләндер сыйларга да кирәк бит әле...
Үзләре генә торган чагында, читтән-мазардан кеше килмәгәндә, тормышлары түзәрлек булып күренсә дә. профессор-медик белән невропатологны каршы аласы булгач, ифрат кыен хәлдә калды Нурия.
Ярлы яшиләр икән бит алар. Ярлы булмый, ничек булсын соң! Нурия алган хезмәт хакы ашауга бетеп бара диярлек. Солтанның бер ел чамасы хезмәт хакы алганы юк. Өстәвенә менә Шәфиканы алып кайттылар Аны да багасы, өстен бөтен итәсе, кеше арасында кимсенмәслек, үзен ятим сизмәслек итеп йөртәсе бар.
Югарыдан ярдәм эзләгәндәй, түшәмгә күз салды Нурия — бөтенләй кәефе кырылды. Түшәмнең акшары каралган, урыны-урыны белән ярылган. акшарны кат-кат өя торгач, түшәм, җәгърәфия картасы кебек, телгәләнеп-бүлгәләнеп беткән. Моңарчы диссертация мәшәкате, иренең борчулары белән йөреп, әнисе вафат булу сәбәпле, йортны а.Үып бару япа-ялгызына диярлек калгач, аның түшәмгә күзе дә төшкәне юк иде. Фатирлары кешегә күрсәтерлек түгел икән ләбаса!
Нурия, ире хакындагы сүзне Голосовка әйткәненә үкенеп, уйга калып утыра иде. Солтан кайтты.
Чырае караңгы, йөзе — саргылтым.
Нурия аның хәлен сорашырга да өлгермәде, коридор ишегенең кыңгыравы шалтырады Нуриянең эче «жу» итте. Әллә шулармы?
Әйе. бу шулар иде. Голосов үзе белән кемнедер алып килгән. Нурия коелды да төште — исәнләшә дә алмый, узыгыз дип тә әйтергә онытты.
Уңайсыз, өнсез хәленнән аны Голосов үзе коткарды.
Гафу итегез. Нурия Аббасовна, мин сезнең шалтыратканны көтеп тора алмадым. Бергә укыган коллегам Максимов очрады да сезгә алып килдем, - дип. төсе уңган пиджак кигән, тәбәнәк буйлы, җирән сакаллы, шундый ук жирән чәчле бер кешене күрсәтте.
Нурия, ниһаять, аңына килде. Үз нәүбәтендә түбәнчелек белән гафу үтенеп, мәисезлеге өчен үзен-үзе тиргәп, кунакларны өйгә чакырды.
Голосов — озын буйлы, яңа''тройка, ак күлмәк кигән, зур төенле итеп галстук бәйләгән, яшь чибәр профессор — Нурия Аббасовнаны уңайсыз хәлдән коткарыр өчен:
Алла хакы өчен, мине гафу итегез. Тимерне кызуында сугу яхшы. Кайда авыру, күрсәтегез.— диде.
Туктагыз әле. Николай Григорьевич, бу ничек була инде? Мин бит сезне каршыларга әзер дә түгел идем. Өемнең дә рәте-чираты юк. Иремне дә әзерләп куярга өлгермәдем.— дип тотынган иде Нурия, профессор аны. студент кызга шелтә ясаган төсле, ярты сүздә өзде:
— Бәхәсләшмибез, Уразаева. Без сезгә кунак булып килмәдек. Врач булып килдек. Авыруны күрсәтегез.
— Николай Григорьевич...
Мин сезгә соңгы тапкыр әйтәм: Иван Максимович Максимовның вакыты юк. Сезнең бәхеттер, ул мина без сөйләшеп бетерүгә очрады. Менә мин сезгә алып килдем аны..
Эшне тагын да сузу ваклануга әйләнәчәген аңлап. Нурия тынды. Сүз көрәштермәде Голосов белән Максимовны диванга утыртып, эчкәреге бүлмәгә — ире янына ашыкты.
Невропатолог Максимов. \зе белән алып килгән сумкасыннан кирәкле медик инструментларын алып. Солтанны тикшерде. Ул вакытта Нурия кухняга чыгып чәй әзерләде. Голосов авыруның үз-үзен тотышын карап- күзәтеп утырды.
Нурия аларга чәй әзерләп керткәндә, врачлар эшләрен бетергәннәр. Солтан күлмәген киеп, галстугын тагып, сүзсез генә өстәл буенда утырып тора иде.
Нурия Голосов белән Максимовны озата чыкты.
Гажур йортының парадный ишеге төбендә Голосов Нурияне туктатты. бүтән барырга кушмады:
. - Нурия Аббасовна, Иван Максимович кирәкле язуларын язып калдырды. ирегезгә һич кичекмәстән клиникага барырга кирәк. Сез аны җибәрми калмагыз инде,— диде.
Нуриянең төсе качты:
- Нәрсә. Николай Григорьевич, әллә бик куркынычмы?
Нурия Аббасовна. паника куптарырга ашыкмыйк, анализларны көтик Шуннан соң бергәләп нәтиҗә ясарбыз.
Нәтиҗә Нурия көткәннән күп өлеш күңелсез булып чыкты. Солтанның үпкәсе шешә башлаган. Күрәсең, теге заманнарда, колхозларга җир бүлеп йөргән чагында кулаклар кадаган сәнәкнең ярасы яңадан яңарган Менә ни өчен сызлый икән аның сул як кабыргасы...
Солтан алып кайтып биргән анализ нәтиҗәләрен карагач. Нурия көл кебек агарды, Солтанга ашыгып кына әйтте.
— Мин кайтканчы беркая да чыкма. Өйдә генә утыр Мин эшемә чаптым. Зинһар дип әйтәм, өйдә генә утыр
Лабораториядә Голосов үзе генә иде. Микроскоп белән кайсыдыр бер студентының препаратларын тикшерә иде. Микроскоп табусыннан башын күтәреп, игътибар белән Уразаевага карап алды да. исәнләшкәч:
— Ни булды. Нурия Аббасовна. төсләрегез качкан? — диде.
— Иремнең ике үпкәсе дә шешкән. Нишләтим инде мин аны? — диде Нурия, аның күзләрен яшь томалады.
Ай алла. — дигән булды Голосов. Ул Уразаеваларга невропатолог Максимовны алып килгән чакта болай булыр дип башына да китермәгән иде. Каушады. Сулы графинны таба алмый аптырап бетте. Берни дә булдыра алмагач, ассистент Уразаева керәсе дәрескә үзе кереп китте.
Нурия бераз тынычланды. Күз яшьләрен сөртте. Кафедра мөдиреннән рөхсәт алып, өйләренә кайтты.
Кайтса — Солтаны өйдә юк. Язу калдырган да больницага китеп барган. Кайсы больницага әйтмәгән Нуриягә үпкәләве микәнни?
Кичкә таба хәлләр ачыкланды. «Старая клиника» дип Казанда даны таралган шифаханәгә салганнар икән аны Нуриянең моңарчы баш түбәсеннән булган борчу-мәшәкатьләренә инде менә монысы да өстәлде.
Ай буена йөрде Нурия ире янына. Өйдә пешкән җылы ризыклар, чүлмәк белән аш илтте. Тавык шулпасы Авылда чакта авыруларның тавык шулпасы дип тилмерүләре исендә калган икән...
төбәлеп, тып-тын утыра.
Нурия аны больницадан институт аты белән алып кайтты. Кояш күрмәүдән тирле уколлардан агарып-саргаеп калган Солтан тарантаска ипләп кенә чыгып утырды Урамда йюнь кояшы балкып иде Яктылыкның мул булып беркетүеннән, агачларның чамасыз яшеллегеннән Солтанның башы әйләнә, күз аллары әлже-мөлже килә,- аның әле дөньяны беркайчан да шулкадәр якты, ягымлы һәм иркен итеп күргәне юк иде.
Алар шифаханәнең бакчасына чыгып, күләгәле тирәк төбендә, эскәмиядә утыралар, әкрен генә сөйләшәләр Нурия Шәфиканың бик акыллы кыз булуын, өйдә үзе генә тып-тыныч утыруын, мәктәптә аны мактауларын әйтә; озакламый Мәскәүдәи. Югары аттестация комиссиясеннән хәбәр киләчәген, хәбәр килсә, хезмәт хакы артачагын әйтеп, иренең күңелен күтәрергә тырыша, тегесе дәшми, җиргә карап, яки еракларга
«Тормышка кайтуым шушыдыр инде. Өмет кылы өзелмәсә, шәт. яшәрмен».— дип уйлады.
Нуриянең күңелендә путевка юллау уе иде.
Ул төштән соң Җир эшләре халык комиссариатына китте. Элекке ел- тарны Айдаровны бик тә үз иткән кешегә, кадрлар бүлеге мөдире Урманчиевка керде. Үпкәсе авырган кешеләргә тоташтан ике ай ял бирергә тиешлекләрен белә иде ул. Ләкин болар барысы гадәти биографияле кешеләргә бирелә. Элекке иптәшләре Солтан Айдаровка хәзер ничек карыйлардыр бит әле.
Урманчиев. дала башкортына охшаган түгәрәк битле, калку яңаклы, кап-кара мул чәчле, бер кишәрлек хәтле зур авызлы, кырык яшьләрендәге кеше, үтенеч белән килүче ханымны сабыр гына тыңлады. Нурия дулкынланып. бер кызарып, бер агарып үтенечен сөйләгән чагында, аның битендәге бер тамыр да селкенмәде.
Нурия сөйләгән арада ул ике мәртәбә телефон чылтыравына җавап биреп алырга да өлгерде.
Бу хәлләргә сабырлыгы төкәнгән, күңел рәнҗеше өскә калкып чыккан Нурия:
—' Госман абый, сез бит Солтан Айдаровны беләсез. Ул бит Җир төзүчеләр техникумында ничә еллар директор булып...— дип кайнарланып сөйләргә тотынган иде. Урманчиев аны сабыр гына бүлдереп:
— Беләм,— диде.
Монысы да чамадан тыш битараф һәм салкын тавыш белән әйтелгәч. Нурия: «Әллә лаборатория нәтиҗәләрен күрсәтеп, вакланып тормыйммы икән?» — дип тә уйларга өлгергән иде инде, мөдир аңа таба кулый сузып:
— Кәгазегез юкмыни? Нигә бирмисез?—диде.
Нурия, кинәт каушап, сумкасын ачты, каударланудан кәгазен таба алмый аптырады, ниһаять, тапты, тирләп чыкканын тойган хәлдә, уңайсызланып. кәгазьне мөдиргә сузды.
Урманчиев баягы төсле үк битарафлык белән, йөзенә бернинди тойгы чыгармыйча, кәгазьне күзеннән ерак тотып укып бетерде дә кырыена нидер язды, шул ук битараф-салкын чырае белән, каршында утыручыга күтәрелеп тә карамастан, кире кайтарып бирде.
Айдаровка әйтегез, борчылмасын. Кырымга яки Тарловкага путевка табарга тырышырбыз.
Нурия юл буе үзен тиргәп кайтты. Нигә дип әле ул аның турында ямьсез уйлар уйлады? Күңеленнән аны бюрократ, перестраховщик, чинуша дип атады. Хәтта бер мәлне тавышын күтәреп, усаллашып сөйләшергә дә ниятләгән иде бит Баксаң-күрсәң. кешенең үз вазифасын үтәве аның тышкы кыяфәте белән билгеләнми икән бит. «Сабырлык. Түземлелек Врачларга кирәкле иммунитет», менә кайчан искә төште остазы Майскийның сүзләре.
Ә бит Нурия иренең больницадан бирелгән кәгазен караган чакта да әдәпсез-тактсыз кыланды. Нигә аңар сабыр булмаска иде? Нигә куркуын йөзенә чыгарырга иде? Әгәр ире аңа үпкәләп, дөньясына үпкәләп. урын өстеннән тормаса? Аның бит болай да үз кайгысы үзенә җиткән...
Бер яктан үкенечле, икенче яктан юанычлы уйлар белән үткәргән дүрт-биш көн эчендә Солтан Айдаровка Тарловка санаториена путевка табып бирделәр.
Ill
Халыкның гыйбрәтле бер сүзе бар: ходай тәгалә әйткән, чирне яраткан адәмнәремә бирермен, дигән имеш
Нурия, күрәсең, ходай тәгаләнең яраткан баласыдыр — ул аңа чирне дә. мәшәкатьне дә биреп кенә тора.
Солтанын ике айлык санаторийга озатканына бер атна да узмагандыр, кафедрада ямьсез бер хәл килеп чыкты.
Гистология буенча аспирантура узучы ике егет профорг янына махсус килделәр.
Нурия Аббасовна, сез беләсезме? Кафедрада бик әшәке эш эшләнә бит ♦
— Нинди эш? — диде Уразаева £
— Атаманова кешеләрне бер-берсе белән бәрелештерә.
— Ягъни? Ничек бәрелештерә?
— Профессор Голосов белән профессор Кабулов арасына чөй суга. § Безне, аспирантларны сугыштырып, үзе читтән карап тормакчы була. ф
Нурия тагын бер мәртәбә: «Ягъни?» — дип әйтергә мәжбүр булды. = Инструментларны өстәл тартмасына бикләп куйган, берәүгә дә 2 бирми. >
Аңладым мин сезне, егетләр. Тикшерербез. Бәябез объектив < булсын өчен, комиссия төзәргә кирәк. Кемне тәкъдим итәсез? Иртәгә е хәтле уйлап килегез.
«Иртәгә хәтле» дип әйтүенең мәгънәсе бар. Егетләрдән дә бигрәк ул < үзе уйлап бетерергә тиеш иде әле.
Уразаева өенә кайтырга чыкты. Уйлары һаман Татьяна Атаманова тирәсендә әйләнделәр.
Татьяна Нурияне яратмый Юк, яратмый дип әйтү аз — күралмый. Сәбәбе гади — Нурияне профессор Майский я^лый һәм моны кафедра ^агыларга күрсәтеп эшли. Кабинетына чакырып, хәлләрен сораша, лекцияләренә керә, практик дәресләрне ничегрәк үткәрсәң уңышлы булачагын әйтеп, киңәшләрен биреп тора. Ә Атаманованы \зе әрсезләнеп кер- мәсә, айга бер мәртәбә дә чакырмый.
Дөньяда үзен бер гүзәл дип, башкалардан өстен дип санаган тәкәббер табигатьле Танечка кафедра мөдире белән, атаклы гистолог белән уртак тел таба алмаганга үрсәләнә.
Әгәр икесен янәшә бастырып куйсалар, Татьяна Нуриядән отышлырак Жефәктәй йомшак аксыл-сары чәч, декольте күлмәктән мул булып калкып торган күкрәкләр, өздереп карый торган зәңгәр күзләр! Ура- заеваның нәрсәсе барэ Күрер төсле кара чәч, күмер төсле кара к\з. Ни киенә, ни көязләнә белми. Ә профессор Татьянага түгел, әнә шул татарочкага багына!
Алар фәнни хезмәтләрен икесе бергә башлаганнар иде. Уразаева инде диссертациясен дә яклады, тиздән аны Мәскәү раслар да. Ә Атама- нованың диссертациясен яклау көне дә билгеләнмәде әле Болар барысы да үзе хакында югары фикердә йөргән Татьянаны үрти, үчекли. Ике арадагы киеренкелек арта бара.
Тукта, быелга чаклы андый киеренкелек бар идеме? Күрәсең, булган Нурия аны Солтан мәшәкате, әнисенең үлеме, Шәфиканы кайгырту белән сизми йөргән.
Нурия, барган уңайга, кафедрадагы былтыргы һәм быелгы үзгәреш ләрне күңеленнән барлап чыкты.
Нуриягә хәтле профессор кул астында диссертация яклаган Андрей Балантаев бар иде. Лабораториядә ул төннәр буе утырып эшли ала. меңләгән тәжрибә-эксперимент ясый ала, кара сипкел сибелгән түгәрәк йөзеннән елмаю китми, ул. гүя. кафедраның көндез дә, төнлә дә сүнми торган кояшы иде Теләсә кемгә ярдәм итәргә, актык сынык ипие, соңгы инструменты белән уртаклашырга әзер иде. Аны Урал ягындагы бер калага эшкә алдылар. Моңсу булып калды. Моңсулык бер хәл. әнә шуннан сон икесе бер бүлмәДә, бер лабораториядә эшләгән, хәтта икесе бер үк теманы эшкәрткән яшь докторлар Голосов белән Кабулов арасында салкынлык сизелә башлады. . .
«Бәлки бу миңа гына шулай тоеладыр»,- дип уйлый иде Нурия Юк икән, аны башкалар да сизеп йөри икән Ул гына да түгел, яшьләр
моны Атаманованың астыртын эше дип бәялиләр икән бит әле. Бу ямьсез хәлгә чик куелырга тиеш Юкса синең профорг булып утыруыңнан ни мәгънә?
Иртәгесен Нурия ике кеше белән киңәште. Берсе — парторг, икенчесе кафедра җитәкчесе Фикерләре уртак — комиссия төзергә.
Төзеделәр Председатель итеп Уразаеваны. членнары итеп лаборант кызлардан икесен билгеләделәр.
Комиссия бер атна эчендә кафедрадагы аспирантлардан, лаборантлардан. ассистентлардан берәм-берәм сорашып чыкты.
Мәсьәлә ачыкланды.
Голосов җитәкчелегендә фәнни эш башкарган Атаманова, кандидатлык диссертациясен Уразаевадан алда яклый алмаганына үч итеп, көннәрдән беркөнне. Балантаев биредән китеп баргач, хирургик инструментларны бүлә башлый.
Профессор Кабулов аспиранты Макшеев сорый моңардан:
Татьяна, нигә син алай итәсең? Моңарчы бит барыбыз да тигез эшли идек Инструментлар уртак иде. Профессорларыбыз аларны. эш беткәч, юып-чистартып куюны гына таләп итә иде.
Атаманованың күзендә — очкыннар, баш бик текә.
- Без башкаларны белмибез. Менә болары — безнеке, профессор Голосов белән минеке Калганын теләсә нишләтегез! — Иң яхшы ланцетларны. кулга җайлы кайчыларны, тагын башка коралларны өстәл тартмасына бикләп, ачкычын кесәсенә салып куя Димәк. Голосов Кабулов аспирантларына юл куймый булып чыга.
Комиссия Атаманованы профбюро бүлмәсенә чакыртты Исәбе үзара матур гына сөйләшеп, шуның белән эшне төгәлләү, зурга җибәрмәү иде. Кая ул! Атаманова зәңгәр күзләреннән утлы-яшеиле очкыннар чәчеп: Мине өйрәтергә башың яшьрәк. Уразаева'— диде.— Диссертация якладым дигәч тә. кем булдың әле син?! Кандидат булу ул әле. бик беләсең килсә, галим булдым дигән сүз түгел, галимлеккә кандидат кына дигән сүз Кандидат, ха! Синең, ише кандидат кисәкләрен, профессор ялчысын минем кырык.маса кырык тапкыр күргәнем бар! дип. ишекне каты ябып чыгып китмәкче иде. лаборант кызлар, аңардан өлгеррәк булып, юлына аркылы бастылар
Чу. Татьяна Васильевна! Сез Уразаевадан шәхси үчегезне алырга кердек дип уйласагыз, ялгышасыз. Биредә партбюро һәм кафедра сайлаган комиссия эшли. Рәхим итеп, утырып торыгыз. Нурия Аббасов* на. ә сез профессор Майскийга хәбәр итегез. Хәзер үк, ашыгыч рәвештә чарасын күрсен Юкса без скандалчы Атаманова белән бер кафедрада эшләргә теләмибез!
Майский килде. Комиссиянең докладын тыңлады. Чырае караңгыланды Сакалын учлап, байтак вакыт сүзсез утырганнан соң, кискен генә аяк өсте басты:
— Кафедрада таркату эше алып барганы, шәхси милекчелек чире алып кергәне өчен, лаборантка Татьяна Васильевна Атамановага каты шелтә белдерәм. Төзәлмәсә. эшеннән чыгаруны сорап, ректоратка мөрәҗәгать итәрмен,— диде.
Иртәгесен аның имзасы куелган приййз стенада эленеп тора иде инде.
Шул көннән башлап Уразаеваның тагын бер дошманы артты
IV
Кеше тормышының күп өлеше болытлы соры көннәргә охшаш — эш белән, мәшәкать белән тулы. Тик. болытлар ел әйләнәсе күк йөзен каплап тора алмаган кебек, адәм баласының да кояшлы көннәре була
Саптан йокысы» төннәре, авырып китүе белән нинди хәсрәт-кайгы- ларга салган иде Нурияне. Тарловкада дәваланып кайтуга, ул Нурия ку целендә бәйрәм ясады.
Санаторий Солтанга килешкән. Йөзендәге сарылык беткән, битләре түгәрәкләнгән, алсу янып тора. Боегудан тоныкланып барган күзләре дә нурланып, чаткыланып яналар.
Яши, елмая, шаян сүзләр әйтеп җибәрә Солтан абзыебыз! Кара син моны — әле генә үләргә җиткән, йөзенә лимон сарысы чыккан Солтан дип әйтмәссең дә! ♦
Тазарып та киткән ахрысы — өстенә кигән костюмы сыймый, тар. -° Искерә дә төшкән икән бит. Алыштырырга, янасын алырга кирәк. Күңеле | тагын да үссен. Аңа гына башны иеп, җиргә карап яшәргә димәгән. . 5
Нурия, ирен үгетләп, кием-салым базарына алып чыкты. Эзли тор- § гач. костюмлык йон материал тапты. Аксыл-зәнгәрсу, Солтанга килешле Ф Аны ательега биреп, бер ай дигәндә тектереп тә алдылар. -
Яңа костюмны киеп, ак якага зур төенле галстук та тагып җибәр- j гәч, Айдаров тагын әүвәлге елларына — Жир төзүчеләр техникумында * эшләгән күркәм кыяфәтенә кайтып төште. <
Әнә шул яңа киемнәрен киеп, Наркомземга рәхмәт әйтергә барган * иде. сөенечле хәбәр дә алып кайтты. ?
Аны Ж.ир төзүчеләр техникумына эшкә чакыралар. Директор итеп * түгел, әлбәттә, алары инде аның алсу томаннар артында калды. Хуҗалык эшләрен алып барырга. Ниятләре — аның еллар буе җыйган тәҗрибәсен. практик акылын эшкә кушу. Бу хакта аның үзенә ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә. шулай да җепнең очын чыгарып куйдылар. Ничәмә еллар ныгыткан, кадрларын булдырган, үзе өчен газиз булган техникумына. бәлки, әле тагын файда китерә алырмын дип ышанганга күрә. Айдаров завхозлык вазифасына риза булды.
Ләкин эшләр ул уйлаганча ук барып чыкмады шул.
Техникумга кайтканына бер ай да узмады. Мәгариф халык коми- сариаты уку йортын Казаннан Свияжскига күчерергә дип карар чыгарды. Солтанга, табигыйдер ки, алдан уйланылган эшләр белән түгел, ягъни аның күп еллар буе тупланган тәҗрибәсен гамәлгә ашыру белән түгел, нәкъ менә хуҗалык эшләре белән генә шөгыльләнергә туры килде. ,
Ул барыбер канәгать иде Күңеле күтәренке, кәефе әйбәт. Эшкә нык кул белән, хирысланып тотынды. Күченү мәшәкатьләре күп булганга, студентларны җәйге ялга таратмадылар. Хезмәт хакы түләп, Свияжскида калдырдылар. Июль-август айларында техникумны яңа урынга күчереп бетерергә, ,димәк. бөтен коллективны көне-төне эшләтергә кирәк иде.
Айдаров машинасын да табарга, студентларның тамагын да туйдырырга, яңа калада техникум өчен кирәкле йортларны да тәртипкә китерергә тиеш иде
Бәләкәй, ташландык диярлек шәһәр булган Свияжскида унҗиде агач йортка ремонт ясатты Айдаров, студентларны ремонт вакытында өчәр мәртәбә ашатырлык ашханә булдырды: кышкылыкка торакларга ягарлык утын, ашханәгә кирәкле азыкны табу артыннан чаба торгач, арыды, җаны ял таләп итә башлады.
Көннәрдән бер көнне ул Нуриясенә: «Мин кайта алмыйм. Зинһар, бер генә көнгә булса да килеп кит әле»,— дигән язу җибәрде
Нурия юлга әзерләнде. Иренә чиста күлмәк-ыштан барлады, базардан җиләк-җимеш алып кайтты.
Кояшлы сентябрьнең матур иртәсендә бер палубалы бәләкәй пароход. тәгәрмәч калаклары белән суны ишеп, артыннан ак күбекләр кал- дыра-калдыра 6afa башлагач. Нуриянең күңеленә моңарчы уйламаган үй килде:
«Әллә тагын бер нәни табып карыйсы микән?»
Шул уй аны чиксез дулкынландырды. Кояш нурыннан җемелдәп яткан Идел өсте, чыелдап очкан акчарлаклар, яр буйларын тутырган балыкчы көймәләре, әллә канларга, күз күреме җитмәс ераклыкларга китеп югалган һәм аксыл-зәңгәр күк белән тогашкан офык. Ослан таулары түбәсендәге күгелҗем урманнар - болар барысы киңлек, иркенлек
дөньясы, болар — синең күңел байлыгың, тарихың, яшәешең бит Җәй буена бер генә мәртәбә дә Иделгә чыкмавыңны нәрсә белән аклый аласың? Ә бит синең бала чагың, үсмер чагың, балигъ булган чагың Иж тугайларында, Кама иделендә узды Идел кызы бит син...
Солтанына бер почык борынлы малай табып бирү уе. Идел киңлекләре белән кушылып, аның күңелендә отыры ныгый барды. Ә нигә? Хәзер икесе дә эштә. Кандидатлык диссертациясе якланган, Мәскәүдә расланган Бала карардай нәнке тотарлык кына рәтләре булыр. Ул чагында инде Шәфиканы да үзләрендә тыныч күңел белән асрарга була Быел инде соңга калынды, Зартугайда татарча укысын, киләсе елда өченче сыйныфны Казанда русча укытырлар. Ике телне дә камил белсә, нинди күңелле. Кемгә тәтегән бәхет бу?
Нуриянең күңеле кояшлы сентябрь көне кебек якты, зәңгәр күк йөзе кебек иркен, шат авазлар белән тулы иде.
Пароход ярга якынлашты Серәешеп күтәрелгән таш биналары, берсе өстенә берсе ауган тәбәнәк агач йортлары, көз сулышын тоел саргайган бакчалары белән тау өстендә Свияжск калыкты
Нуриянең йөрәге тасырдый башлады Дебаркадер янына өелгән агач мичкәләр, пароходны каршыларга килгән чуар киемле халык арасыннан күпме генә эзләсә дә, ул Солтанын таба алмады. Инде күңелсезләнә үк башлаганда, мичкәләр янына килеп туктаган җигүле атны, биек кара тарантасны күреп, кычкырып җибәрә язды.
Тарантастан аның Солтаны төшеп килә. Өстендә — җиңнәре сыз- ганулы ак күлмәк, кара чалбар, башында ак кепка.
Нуриягә шулкадәр дә рәхәт булып китте, ул инде «солидная дама» икәнен дә, мединститутның ассистенты икәнен дә, янында өлкән яшьтәге кешеләр бар икәнен дә онытып, башындагы җәйге ак эшләпәсен салып ашкынып болгый һәм:
— Солтан! Солтан! — дип кычкыра башлады
Кемнәрдер аны тыйды, кемнәрдер аны төрткәләп, чыгу юлына ашыкты. ул, берни күрмичә һәм бернинди этеш-төртешләргә дә игътибар итмәстән, халык ташкыны белән бергә, һаман да Солтанына караган килеш, ярга килеп чыкты.
Саптан, җитез генә килеп, аның кулындагы кәрзин-чемоданны алды, култыклап ат янына алып китте
Күп кирәкмени соң адәм баласына күңел җылылыгы өчен?!
Алар ул көнне бер-берсеннән ягымлылык табып, бер-берсен ярты сүздән аңлап, тыенкы бер сөенеч белән яшәделәр Солтан вакытлыча урнашкан зур, иске агач йорт, аның койма буйларында үскән кычыткан, ишегалдында чәчелеп яткан каен пүләннәре (әле генә киселеп ташлаганнар булса кирәк!), өй эченең кара бүрәнәләре, агач топчан, кадакта эленеп торган юл кожаны, өйнең яртысын алып торган, күптән инде агартылмаган зур мич — болар һәммәсе Нуриягә —бик тә таныш күренешләр, ник дигәндә, алар аның яшьлеген, Зартугай авылын искә тө-шерәләр иде.
Солтаны ул килешкә ашханәдән аш, итле токмач, компот алып куйган икән, аларны плитәдә җылытып, шуның янына Нурия өйдән алып килгән җиләк-жимешне дә кушып, тамак ялгап алдылар.
Ул арада бер үсмер егет килеп, Солтан Айдаровны директор чакырганын хәбәр итте.
— Әнисе, мин ә дигәнче кайтып җитәрмен. Син әз генә ял итә тор. яме, бер аягым анда, икенчесе монда булыр,— дип. Солтан капка төбендә торган җигүле аты янына ашыкты.
Ул киткәч, Нуриягә күңелсез булып калды.
Беркавым нишләргә, ире кайтканчы вакытны ничегрәк уздырырга белмичә, ул ишегалдын әйләнде, элек күреп җиткермәгән кайбер нәрсәләр аның күзенә ташланды Биредә шактый иркен мунча бар, һәм аның аскы ике ниргәсенә яңа бүрәнә сипләнгән иде.
«Әллә Сантан мине дә бирегә күчерергә исәпли микән?» — дип сәерсенеп уйлады Нурия. Бераздан аның уйлары төплерәк нигезгә төштеләр Ә нигә. Аңа эш табылды Бу - аның яшәү мәгънәсе. Үзе төзегән техникумны ныгыта икән, булачак авыл хуҗалыгы белгечләре өчен шартлар тудыра икән, ул үзен әлбәттә, бәхетле дип-санаячак. Ә бит Нурия- нен бәхете - медицина институтында, үзе яратып башкара торган фән- * ни эшендә. Ул бит. күпме генә ире белән бергә яшәргә теләсә дә, бире- | гә кү^еп килә алмый. Медицина институтына биредән йөреп булмый бит . *
Урамга чыкты • Тигез рәт булып тезелеп киткән агач йортларны з күрде Алар һәммәсе яңа рәшәткәләр белән уратып алынган, моржа § башлары агартылган. рәшәткә коймалар буенда турап өелгән утын әр- ♦ данәләре -күренә. ' а
«Болар шул Солтан башкарган эшләрдер инде»,— дип уйлады. =
Нуриянең күңелендә Солтанына карата янә бер җылылык—якын- 3 лык хисе уянды Шул тойгыны нәрсә беләндер иренә дә белдерергә * кирәк иде Кешелеккә кия торган алсу күлмәген, ефәк оекларын салып 3 куеп, кәрзин-чемоданыннан халат алды, каяндыр иске чүпрәк, мунчала ише нәрсәләр эзләп тапты, су жылытып, идәнне юып чыгарды, бер ь. чиләк су сыешлы ак самавырны агартып куйды Тарау-таскау яткан әйберләрне дә рәткә китергәч, өй эченә ямь керде, шул мәшәкатьләр белән вакытның узганы сизелми дә калды
Кояш кыйбла як тәрәзәләрдән китеп, өй эченә күләгәләр сузыла башлады.
Ишекне каерып ачып, бусагадан ук акланып килеп кергән Саптан өй эчендәге тәртипне күреп ах итте. Нуриясен кочаклап алып бөтерергә тотынды.
— Солтан, җүләрләнмә, Солтан, җибәр, башым әйләнә. Уф, бөтенләй хәлемне алдың,—диде Нурия — Син, әтисе, озаграк тордың бит. Соңгы пароход биредән ничәдә китә?
— Бүген кунып китәрсең инде, Нөркәем...
Карасана, моның теленә яшь чакларындагы иркә сүзләр әйләнеп кайткан бит Нуриякәй, Нөркәй!
Нуриягә боларны ишетү рәхәт иде, алардан йөрәк кысылып килә, тәннәр рәхәт-рәхәт сулкылдый башлый иде.
Боларның чынмы, әллә ярашу өчен генә әйтеләме икәнен белү өчен, ялындырырга уйлады:
— Ярамый, әтисе,— диде ул. янәшәсенә килеп утырган Солтанның кулын тотып - Иртәгә иртүк, сәгать сигездән бит минем лекцияләрем башлана Александр Николаевич, соңга калсам, ачуланыр Бик төгәл, тәртипле кеше бит минем профессорым.
— Йа ходаем, ирең хакына бер ачуланганны да күтәрмәслек хатынмыни син? Кал инде, Нуриякәем
Нурия авыр итеп бер көрсенде
— Ярар, беткән баш беткән — синеңчә булсын,— диде. Куна калырга ризалык бирде. Югыйсә ул бер көнгә рөхсәт алып килгән иде.
Хатын-кызның шундый бәләкәй генә хәйләсе үзенекен итте Солтаны, аны гашыйк күзләре белән карап, янында гөлдерәп кенә йөрде. Моңарчы күңелендә асрап та, эшләре бик кыенга киткәнгә әйтә алмаган, эшсез йөргән чакларында таштай каткан бәгыре әйттермәгән ихлас сүзләрен ул бүген Нуриясенә тартынып-нитеп тормастан әйтте:
— Беләм, мина’ рәнжегән чакларың да булгандыр. Нуриякәем Тормыш тормыш инде ул. Авыр сүзләр әйткән булсам, кичер. Сине яратмаганнан түгел ул. тормыш кәйсезлеге әйттерә аларны
Нурия үзе белән алып килгән ак җәймәне ябып, мендәргә чытыр ак тышлык кидергәч, Саптан түзмәде, килеп хатынын кочаклады.
Урамда, авылдагы кебек, этләр өрә, арба шыгырдаган тавышлар ишетелә иде
Бераздан барысы да тынды.
Әйтерсең, тирә-юньдә беркем дә юк. йортлар да юк. кешеләр дә юк, Солтан да Нурия, нкәүдән-икәү генә аулакта торып калганнар. Берберенә җан теләгән сүзләрен әйтә алалар, бер-берен назлап иркәли алалар...
Боларны уйлау рәхәт. Солтанның кайнар пышылдап әйткән назлы сүзләрен ишетү дулкынландыра.
Урын өстендә тынып, нәрсәдер өмет итеп яткан чагында Нурия бил турысында иренең кайнар кулын тойды — дөнья гаме каядыр китеп югалды...
V
Институтта Александр Николаевич Майскийның кырык еллык хезМәт юбилеена әзерләнә башладылар
Комиссияләр төзелде.
Җаваплы кешеләр куелды.
Юбилей кичәсендә профессорны котлау өчен кешеләр билгеләгәндә, Нурия Уразаева исеме дә телгә алынды. Моның берничә сәбәбе бар иде. Беренчедән, ул - татар кызы. Майский үзе үстергән кадр. Икенчедән, фәннәр кандидаты. Өченчедән, кафедраның профоргы.
— Бар ягы да килгән, котласын.— диде парторг Алексеев.— Теле дә бар. буй-сыны да сәхнәдән күрсәтерлек, үзен тота да белә.
Комиссия членнары да, кафедрадагы галимнәр һәм аспирантлар да моның белән килештеләр, хупладылар Уразаева кандидатурасын хупламаган тик бер генә кеше бар. ул да булса — Атаманова.
Котлар өчен Уразаеваны билгеләгәннәрен ишетүгә, ул проректор Сапаров янына йөгерде. Йөгерүен йөгерде, әмма проректор яныннан канаты сынган кош кебек килеп чыкты.
Уразаева мәсьәләсендә бер мәртәбә авызы пешкән Сапаров гистология кафедрасы белән икенче тапкыр конфликтка керергә теләмәде. Өстәвенә. нәкъ шул көннәрдә, Уразаеваның кандидатлык диссертациясе Югары аттестация комиссиясе тарафыннан расланып кайтканын белә иде ул.
Кешенең күзе, бер сукырайса, абынганын-егылганын белми икән. Бирешергә теләмәде Атаманова, проректор бүлмәсеннән туп-туры Кремльгә — Сәламәтлек саклау буенча республика халык комиссариатына юнәлде.
Комиссариатта аны ягымлы итеп каршы алдылар. Тиргәмәделәр, юк эш белән йөрисез. Татьяна Васильевна, димәделәр, гади гына итеп аңлаттылар:
— Мединститутта компетентлы җитәкчеләр бар. юбилей комиссиясе төзелгән. Профессорны кем котларга, кем котламаска тиешлеген алар сезнең белән бездән артыграк беләләр Вакытыгызны уздырып, нервыгызны туздырып йөрмәгез, иптәш Атаманова.
Татьяна Васильевна менә шунда җиңелү ачысын татыды. Менә шунда ул Атаманова фамилиясен лаеклы йөртә алмавын сизде. Туган- тумачасының әйтүенә караганда, аларның җиденче буын бабасы Мефо- дийга «атаман» кушаматын Пугач яуларында катнашканы өчен биргәннәр. Уральскида яшәгән казак Атамановларны әле бүген дә белмәгән кеше юк.
Уразаева белән дә, кафедра белән дә көрәше барып чыкмагач, гарьлеген кая куярга белмичә. Татьяна булган хәлне иренә сөйләде.
Атаманованың ямьсез эш эшләп йөрүен Нуриягә дә җиткерделәр. (Хатын-кыз андый хәлне бер-берсенә җиткермиме соң!)
Нурия моңа да зур мәгънә салДы. Димәк. Татьяна кафедра җитәкчесе Майскийның приказ белән белдерелгән каты шелтәсеннән дә сабак алмаган Гел шулай барса, эшләре начар бит аның Бөтенләй түбән
тәгәрәве ихтимал. «Ярый, башка юл белән тәэсир итеп карыйк».— дип нәтиҗә ясады ул.
. Таняга аның кирәкмәгән эшне дәвам итүе хакында ләм-мим бер сүз әйтмәде, гадәтенчә, арада берни дә булмаган төсле, якты чырай белән исәнләште, аның хәлләрен сорашты, иптәшләре белән үзара сөйләшкән чакта Татьяна Васильевна хакында гел уңай сүз генә әйтергә тырышты *
Хәзер ул үз алдына максат итеп Атаманованы ягымлылык ысулы бе- « ләп тәрбияләүне куйды. Кафедра җитәкчесенең бәйрәмендә үзе белән £ янәшә Татьяна да булырга тиеш.
Майскийны ничегрәк котлау мәсьәләсендә ул төпле акыллы бер ке- 3 ше - профессор Кабулов белән киңәште. Юрий Ипполитович Кабулов — ♦ университет профессоры баласы Гражданнар сугышы чорында ул. егер- ® ме яшьлек студент, акларга ияреп. Себер якларына киткән, тегеләрнең х канлы эшләрен күргәч, гайрәте чигеп, янә дә Казанга әйләнеп кайткан... *
Нурия ханым.— диде Кабулов, киңәш сорарга килгән коллегасы- < на күзлек астыннан карап — Кафедраның яшь галимнәре исеменнән, * хатын-кыз галимнәр исеменнән дә дип өстик, шефны сез котлыйсыз. Z Ишеткәнсездер, сезгә аяк чалырга тырышучылар да булды u
— Ишеттем. Юрий Ипполитович.
— Онытыгыз сез аны, Нурия ханым. Тик бернәрсәне онытмагыз, шефыбыз үзен мактаганны яратмый. Әйе, яратмый. Чөнки ул аңа мохтаҗ түгел.
— Юбилейда бит мактамыйча булмый. Юрий Ипполитович
— Мактамаска була, ихтирамсыз булырга ярамый,— диде Юрий Ипполитович Аның биек ак маңгайлы, юка борынлы озынча битенә, әле генә әйткән сүзләренең ни кадәрле хаклы икәнен тикшереп-үлчәп карау билгесе булып, тынгысыз бер эзләнү галәмәте чыкты. Беләсезме. Нурия ханым, безгә нишләргә кирәк? Голосов, сез. мин, Атаманова. Гриша Макшеев, профессорның юбилеена багышлап фәнни конференция уздырырга кирәк.
— Аның хезмәтләре хакында доклад сөйликме?
— Киресенчә. Аның кул астында башкарган үз эшләребез хакында доклад сөйлик.
«Акыллы. Акыллы. Бу минем башка килмәс иде,— дип уйлады Нурия — Чыннан да. Александр Николаевич моңа сөенәчәк кенә бит. Шәкертләрем җүнле кешеләр булып чыкты дип, ихластан горурланачак. Карале, баксаң-күрсәң. мактауның әнә нинди ысуллары да бар икән...»
— Минем белән килешәсезме. Нурия ханым?
— Бу. бу. минемчә, иң акыллы эш булачак.
— Нәтиҗәне башкалар ясар, беренче чиратта шефыбыз үзе.— диде Кабулов Безгә хәзер, хөрмәтле коллега, ясыйсы докладларыбызның сыйфатын кайгыртырга кирәк. Тәҗрибә экспериментларыбыз эшләнеп беткәнме? Бу — бер Бетмәсә. тиз арада, җиң сызганып шул эшкә керешик. Икенчедән, сөйләгән сүзебез мөмкин кадәр кыска булсын Максимум _ун минут. Димәк, барыбызга илле минут
_ 'Конференцияне без кайчан үткәрергә тиеш инде?
_ Иртәгә юбилей дигән көнне башкарып чыксак, шефыбыз шуны тыңласа, бурычыбыз үтәлгән була.
— Ә юбилей кичәсендә?
— Менә! Бөтен хикмәт тә шунда шул. Нурия ханым. Юбилей кичәсендә сез. шул докладларның барысын бер төенгә төйнәп, Александр Николаевичка һәм аны котларга килгән илебез галимнәренә хәбәр итәсез Чын галим-җитәкче өчен моннан да зуррак мактау сүзе була аламы?
— Бу бит Юрий Ипполитович. . коточкыч җаваплы эш. Мин аны башкарып чыга алырмынмы?
— Һы Бик җиңел булса, без аны сезгә тапшырып торыр идекмени? Без аны Атамановага тапшырыр идек тә — эше беткән. Дөбер-шатыр китереп сөйләп чыксын иде
Кабулов соңгы сүзләрен Татьянаның бәлачеллегенә Уразаеваның ниндирәк мөнәсәбәттә булуын белү өчен, ягъни яңа сайланган профорг- ның принципиаль кешеме-юкмы икәнен тикшереп-сынап карау өчен әйтте
Нхриянең көтмәгәндә кинәт чырае караңгыланды Аннары башын күтәрде, ике кулын йомарлап, өстәл өстенә куйган нык чырайлы Павлов портретына карап, беркавым сүзсез торганнан соң. көрсенеп әйтте:
Ә мин. Юрий Ипполитович. Сезне Татьяна Васильевна хакында югарырак фикердә дип йөри идем Мин аны үзем белән бергә профессорыбызны котларга алып чыгу ягында торам.
Кабулов Нуриягә төбәлде Аның күксел күзләрендә ниндидер аңлашылмаган. икеләнүне аңлаткан чаткы чагылып китте.
Ул башын кырын салды. Гадәттәге уйчан-уйланучан тавышы белән сүз башлады.
— Киң күңеллелек — кешене бизи торган сыйфат, Нурия ханым. Бу сыйфатны мин сездә күптәннән күреп йөрим Александр Николаевичка да ул хакта әйткәнем бар. Ләкин безнең бәлачел. тынышмаучан Атама- новага яхшылык эшләргә тырышуыбыз арзанлы авторитет яулап алырга теләвебез булып калмасмы?
— Нишлик соң алайса? Алмыйкмыни Татьяна Васильевнаны?
— Без болай итик. Нурия Аббасовна Та-аак... Атаманованың фәнни конференциядә доклад ясаганын көтик Әгәр ул акыллы житди доклад ясый икән, димәк, шефыбызны да. ул җитәкләгән коллективны да ихтирам итә дигән сүз Хаталарын да таный башлаган дигән сүз. Ул чагында без аңа. сезнең белән бергә, юбилярны котларга рөхсәт итәрбез Килештекме шуңа?
— Килештек. Юрий Ипполитович
— Ярый алайса, рәхмәт. Мин бу сөйләшүне профессор Голосовка да җиткерим әле,— дип урыныннан күтәрелде.
Нуриянең коридор яктагы ишекне ачкыч белән ачып керүе булды, эчкәреге бүлмәдә ут күреп, аптырап китте.
Ул да түгел, каршысына Солтан килеп чыкты Костюмнан, галстуктан. кепкадан Чырае болыттай караңгы Хатынына күтәрелеп тә карамыйча:
— Кайда йөрисең син. төн пәрие кебек? Сәгать бит инде төнге бер. Мин бит сине эзләргә Свияжскидан овчарка җибәрә алмыйм. Минем андый мөмкинлегем юк.— диде.
Җавабын да көтеп тормастан. эш бүлмәсенә кереп китте
Гадәттә, гаепле кеше акланучан була Бернинди гаебе дә булмаганга күрә. Нурия акланып торуны артык санады Солтанын юк белән борчымас өчен, аның бүлмәсенә керде
Махсус керде. Шакып
— Әтисе, син тыныч булсын өчен, әйтәм тиздән профессорыбызның юбилее була Конференция әзерлибез. Сюрприз картлачка! Кичләрем минем операция өстәле янында уза
— Ярар, - диде Солтан. Күрәсең, ышанмады
Иртәгесен ул иртүк торып, тәүге поезд белән Свияжскига китеп барды
Көн сүрән, болытлы, яңгыр сибәләп тора иде.
Нурия, ашкынып башкарган матур хезмәтенә күләгә төшкәнгә, узен аңламаган, аңларга теләмәгән, юк белән җанын ашаган иренә үпкәләп, көне буе боек йөрде
Яңгыр кичкә таба да туктамады.
Аның шыбырдаган тавышын тыңлый-тыңлый. ире Солтанны уйлый уйлый, унбиш көн буе алып барган тәҗрибәләренең нәтиҗәсен язды Нурия
Төнге унберләр тирәсендә урам як ишектә кыңгырау шалтырады
г^рдеЫТСЫЗ КеМ бУлыР бу?* Нурия ак халаттан килеш ишек ачарга йө-
Ачты Өстенә юл кожаны кигән, башын кожан якасына яшергән берәү басып тора Караса Солтаны
Нурия каушап калды
нишләп йөрисен син төн уртасында? Поезд белән кайт- * тынмы. Ул-бу булмагандыр бит? — диде ул. ирен эчке якка уздырып | Солтан институт коридорына кергәч, өстеннән кожанын салып, суын | селекте, җавап бирергә ашыкмады
Нурий, ирен бүтән сорау белән борчымыйча, аны лабораториягә 5 алып керде Солтан язу һәм операция өстәле, приборлар яныннан әйләнеп * килде я
«Үзем генә икәнгә ышандыңмы инде?» дип уйлады Нурия
Солтан арыган-талчыккан кыяфәт белән урындыкка килеп утырды. '
- - Нигә шул хәтле азапланасың син? Синдә генә бетмәгән нинди эш ' инде ул? — диде. е
Нурия аның янына килде, идәнгә чүгәләп, ирен муеныннан кочак- Z лады. ’ «
И Солтаным, Солтаным, иске чабата олтаным! Эшем бигрәкләр дә күп шул. Тәҗрибә кылам, этләрнең нервы очларын эзлим бит мин . Саптан башын күтәрде. Чыраена ягымлылык чыкты
Эзлим дигән буласың. Этләрнең түгел, кешеләрнең дә нервы очларын табып булмый әле монда,- диде.
VI
Дөнья мәшәкате белән йөреп, Нурия Солтаны янына кабаттан ике ай узмыйча бара алмады Шулай да ул үзен бәхетле итеп сизә, чөнки теләгенә ирешкән — балага узган иде
Бөтерчек хәтле малайны аңа Иделдән аккошлар алып килерме, әллә таң аллының әкият кошлары .ул үчтекиләп сөясе нәнине коедан алып кайтып бирерләрме - ничек булса да булыр, студентларның укулары бетеп. җәйге каникулга таралган чакларында ул дөньяга яңа кеше китерер. Табигать тәгалә аңардан ир баланы кызганмаса, почык борынлы улы булыр аның Шәфиканың тагын бер энекәше артыр
Ноябрь азакларында, ял алды көнен туры китереп Нурия Свияжски- га барырга чыкты. Беренче баргандагы төсле алтын ары кө< түгел иде. Агачлар ялангач иде Идел суын ярып йөзгән ак пароход ia илтмәде аны. акчарлаклар да чыелдап очмады Баш өстенә үк төшен, иңне басып торган болытлы соры күктән әллә нинди коры, чәнечкеле кар коела иде.
Рельсларга кага-кага. пошкыра-пошкыра чапкан поезд аны мазутка батып беткән, җимерек кара коймалары янында иске бүрәнәләр, кирпеч ватыклары, кара шпаллар аунап яткан бәләкәй бер станцада калдырып киткәч һәм аны беркем дә каршы алмагач. Нуриянең шундук сөмсере коелды.
Киләсен алдан хәбәр итеп чыкмагач, аның иренә үпкәләргә хакы юк иде. билгеле. Әмма күңел дигәнең хакны-мазарны тикшереп торамыни ул. бер боега икән, син аны тиз генә яктырыр дип уйлама
Як ягына каранып алганнан соң. Нурия гимер юлчылар киемендәге какча битле, чал мыеклы бер карттан «П«ч.ерсчная» урамына ничек барырга икәнен сорады.
Карп өйрәткән юл бик озак булып чыкты Кулындагы кәрзин-чемо- данын алыштыра-алыштыра арып бетте Нурия Шулай да «Поперечная» урамын да үзенә кирәкле йортны да эзләп тапты. Тик. игътибар белән рәк карагач бераз аптырашта калды Аның каршысында беренче мәртәбә килгәндәге агач йорт түгел, урамда да. ул күргән яна коймалар
түгел, аның каршысында кып-кызыл кирпечтән өелгән, калай түбәле, ике катлы йорт тырпаеп тора, аның күршеләрендә бүрәнәләре каралган, кайсы авыш, кайсы җиргә чүккән тәбәнәк агач йортлар тезелеп китә иде.
Солтан, димәк, яңа йортка күчкән. Ә ник ул аны әйтмәде икән хатларында? Теге чакны тарантаслы атка утырып килгәч, шул ук аргамак белән Идел буена кайтып, пароходка утырып киткәч, Нурия бит адреска игътибар да итмәгән, ял йортыннан тазарып-матурланып кайткан ирен күрү бәхетеннән башы күккә тигән иде шул.
Урам уртасында, шыбырдап яуган коры кар астында уйга талып торып булмый, номерларга карый-карый, икенче катка күтәрелде Нурия, кара дерматин белән тышланган һәм шуның белән башкалардан аерылып торган ишекнең кыңгыравына басты.
Көтеп торды. Җавап булмады.
«Бәлки кыңгыравы эшләми торгандыр»,— дип. ишеккә кулы белән кагылып карады. Алай да барып чыкмады.
Нурия инде өметсезлеккә бирелеп, хәбәр итми килүенә үзен тиргәп һәм үкенеп басып тора иде, күрше яктагы фатирдан яулыклы, алъяпкычлы, илле биш яшьләр тирәсендәге бер хатын килеп чыкты.
— Сезгә кем кирәгие, бәбкәм?
- Әйтсәгезче, апа, Солтан Айдаров дигән кеше шушында торамы?
- Айдаровмы. түгелме икәнен белмим. Солтан дигән кеше тушында тора. Син аның кеме буласың соң, туганымы, катынымы дигәндәй?
— Хатыны,— диде Нурия күңелсез генә.
— Белмәм, бәбкәм, ул тиз генә кайтыр микән? Иртән бер чыгып китсә, төн урталары җитмичә кайтмый бит ул. Эше бик күп аның, мәшәкате бик күп...
— Нишлим икән соң, апа, мин бит монда беркемне дә белмим.
И-и-и, бәбкәм, нигә кайгырасың? Үзебезгә кереп тор. Өебез бик иркен Гәрәй абзаң әле кичсез кайтмас. Кирбеч забутында эшли,— дип ихлас күңелдән, эш кешеләренә хас беркатлылык белән сөйләп китте ул.
— Сезне кем дип дәшим соң, апа?
— Минем исемем Бәйнәгылмәрфуга Күршеләребез алай озын итеп әйтә белмиләр, Бәймәрфуга дип кенә йөртәләр — Алъяпкыч итәге белән ирен читләрен сөрткәләп алды.— Ә син. Мәрфуга түти дип әйтсәң, шул җитәр,— диде.
Нурия, аңа ияреп, фатирларына керде.
— Ә үзеңне кем дип әйтик, бәбкәм?
— Нурия исемле мин, апа.
— Алай икән. Исемең матур икән. Ирең дә бездә эшли икән,— диде Бәйнәгылмәрфуга түти. Кунакның пальтосын, мамык шәлен салдырып, карават җәймәсе өстенә илтеп куйды. Үзләренең эш киемнәре эленеп торган гомуми элгечкә кунак хатынның чибәр киемнәрен элүне яхшысынмады булса кирәк.
Өй эченең гадилеге, җылы итеп ягылган булуы, эш кешеләренә хас бер зәвык белән алма бизәкле мендәрләрнең зур тимер караватка тау хәтле итеп өеп куелуы, алар өстенә ябылган ак челтәр япмалар Нуриянең күңеленә ямь һәм тынычлык халәте урнаштырды.
Тәрәзәләрнең инде икенче катын да куеп, кырыйларына кәгазь ябыштырып чыкканнар, өске кат рамнарның астына, су җыелыр өчендер инде, улаклар куелган — гел авылдагыча; идәнгә озынча палас җәелгән, кулдан сугылган ул палас иске инде, ләкин чип-чиста; галанка мич буенда зур сары самавыр тора, вак итеп туралган агач шакмаклар күренә.
Бәйнәгылмәрфуга түти, Нуриянең хәлләрен сораштыра-сораштыра, ул арада үзләре турында да берничә сүз кушып, самавырын куеп җибәрде.
— Кайда эшлим дидең әле. бәбкәм?
— Врач мин, апа.
— Дуктырмыни? Бәрәкалла! Бирсен ходай! Солтанның катыны дук- тыр икән, үзе тагын нинди яшь икән, күз генә тимәсен. Иреңне әйтәм, бик ярдәмчел Әле менә узган атнада ике ат белән утыныбызны ташытып бирде Ирем Гәрәй сыйламакчы да булган иде үзен — кая ул! Якын да килми Тик менә, бәбкәм Ул, кеше-кара ишетмәсен дигәндәй, әкрен- шыпырт тавышка күчте: Солтан янына бер кыз килеп йөри. Үзе эшли * торган техникумнан диме, белмим ул кадәресен, әммәдәген әтчәйни кыз, а күзләре — утлы күмер! Исеме Гөлмәрьям бугай Бу дөньяның, жаным, « кеме бар да кеме юк, дигәндәй, сакланганны алла саклармын дигән 5
Бәйнәгылмәрфуга түтинең тырышып-тырышып кайнаткан чәе дә. ку- § накчыллыгы да кирәк түгел иде хәзер аның өчен, күкрәк турысын ян- ♦ дырып, ул әйткән соңгы хәбәр, соңгы сүз көйри иде: “
«Гөлмәрьям килеп йөри.. Әтчәйни кыз. күзләре — утлы күмер...» =
Өйгә караңгылык иңеп, утлар кабынгач кына кайтты Солтан. Күрше- * ләрнең ишеген шакып кергән иренә, исәнләшүдән элгәре, сынаулы-үткен * караш ташлады Нурия Солтан моны сизде, бер генә мәлгә каушап. = аптырап калды Аңына килеп, хатыны белән ике куллап күреште, чәй * янына чакырган Бәйнәгылмәрфуга түтигә рәхмәт әйтеп, хатынын үз фа- <тирына алып чыгып китте
Сүзләре ялганмады. Моның сәбәбен Солтан белми, ләкин сорарга да базмый, әмма Нурия — хатын-кызга хас сизгерлек белән, бер күз таш лауда өйгә хатын-кыз кулы кагылганны абайлап өлгергән, чөнки биредә теге чакта килгәндәге төсле тәртипсезлек юк: савыт-саба үз урынында, тәрәзәгә челтәр-пәрдәләр эленгән,галанка мич агартылган — кыскасы. Нурия уенча, аның биредә кирәге калмаган..
Солтан, хатынының күңелен күрергә теләп, нихәтле генә тырышмасын, берни дә барыл чыкмады. Иркәләнү өмет итеп, хатынына сырпалан- макчы иде ул. Нурия аңа өзеп кенә әйтте:
— Кәефем бик начар, Солтан. Мине тынычта калдыр әле,- диде.
Тагын бераз сөйләшеп утыргач, йокларга яттылар.
Урамнан, шаңдау сыман, ерак паровоз гудоклары ишетелде. Кайдадыр этләр өрде Тагын ниндидер авазлар йокларга ирек бирмәделәр. Йокылы-уяулы таң аттырды Нурия Иртән иртүк, беренче поезд белән үк кайтып та китмәкче иде, әмма икесенең мөнәсәбәтен ачыклап китмәсә, жаны тыныч булмас төсле тоеп, ял көнне ире янында үткәрергә ният кылды
Солтанның ашыгыч эше бар икән, ул, озак тормам, кайтырмын дип техникумга китеп барды. -
Эшкә кул бармый иде. Тәрәзә буенда уйланып утырды. Солтан апа хыянәт итәме? Әллә бу гадәти бер вәсвәсә генәме? Әгәр чыннан да ире аңа хыянәт итсә? Кирәкме анардан бала табарга? Кирәкме аның баласын йөрәк жимеше итеп сакларга?
Үзалдына тәшвишләнеп утыра торгач, Нурия ирен аклый торган бер фәлсәфә дә уйлап чыгарды.
Шаулап-ашкынып яшәгән чагында аның юлына аркылы төштеләр. Яраткан эшеннән аердылар. Авын урынында берәү булса, дөньясын каргап йөрер йә булмаса. эчкечегә сабышыр иде. Ә бу үзе теләмәгән, үз мөмкинлекләреннән түбән булган эшне дә эшли. Туйдырмас дисенме? Гаделсезлек турында сәгать саен, минут саен уйлап йөрү жаныңа тимәс дисеңме5 Әнә шул арыган, талчыккан, бар нәрсәдән жаны бизгән чакларда анын күкеле төшенкелеккә бирелә башлый торгандыр Гомерем заяга уза яраткан эшемнән аерылдым, айлар буе хатынымнан аерым яшим, ичмасам, үз күнелемне үзем күреп, рәхәттә яшәп калыйм әле ди Т0РГТәпәзә буенда ике кулы белән янасына таянып, унга батып утырганда Солтан кайтты. Үтә дә көр, чамадан тыш көр тавыш белән:
_ Әнисе безне кунакка чакыралар, барып кайтыйк әле,—диде.
— Кемгә? Ник? - диде уйларыннан айнып җитмәгән Нурия.
— Безнең техникумда эшләүче бер кызның туган көне. Әйдә, музыка тыңларбыз Син дә никтер авыз-борын төяп килгәнсең әле...
— Кем ул кызыгыз?
— Гөлмәрьям исемле ул. Бездә техник секретарь булып эшли
Нуриянең битенә ут капты. Ул. аны-моны сиздермәс өчен, сылтау табып, урамга чыгып китте.
Анарда хәзер ике хис тартыша Барырга — кем икәнен күрергә, мөнәсәбәтләрен аермачык белергә. Бармаска — үзеңне көпә-көндез хурлыкка калдырмаска
Беренче хис җиңде Үзен тәртипкә китереп, ул ире белән бергә кунакка барырга чыкты.
Гөлмәрьям, әнисе белән бергә, шәһәр читендәге бер агач йортта тора икән Нурия чамалап өлгерде беренче килгән чакта күргән. Солтан яшәгән урыннар ич бу
Мәҗлестә кеше күп түгеп, техникумның ике укытучысы, техник хезмәткәрләр — Гөлмәрьямнең иптәш кызлары, иптәш егетләре, барлыгы ун кеше иде.
Агач йортның мебель-мазар куелмаган иркен бүлмәсендә өйдә пешергән пироглар белән чәй эчеп алгач, кыюлык өчен берәр рюмка да тоткач. күңел ачулар башланды.
Төсе уңган иске патефонда пластинка уйнаттылар Гаҗәп сәер хәл: пластинкаларны егетләр түгел, Солтан куеп торды Табигате белән моңлы, музыкага яшьтән үк әвәс кеше булуы, авыл егетләре гармун уйнаган чакта да тыныч кала алмавы сәбәп булгандыр дияр идең, патефон энәләре тузган, пластинкаларның кайберләре бозылган, шунлыктан музыка тешкә тияр дәрәҗәдә тупас булып, вакыт-вакыт дырылдап ук ишетелә башлый иде.
Ярый, анысына түзәргә дә булыр иде. нигә соң Гөлмәрьям үз тиңнәре белән биеми5 Нечкә билле ак атлас күлмәк кигән, шомырт кара чәчләрен үрмәгән килеш, иңенә таратып төшергән, зифа буйлы, марҗа кызларыныкы төсле киң савырлы, озын матур аяклы Гөлмәрьям бүтән бер генә кеше белән дә биеми, гел Солтанны чакыра. Ник5 Ул бит аның биредә хатыны бар икәнен белә. Ник алай кылана ул? Ник Солтан аның кармагына каба5 Болай булгач, димәк. Бәйнәгылмәрфуга түтинең әйткәннәре дөрескә чыга?
Музыка моңлы чакта, салмак агышлы чакта, алар икәүләп, буяусыз агач идән буйлап җай гына, ипле генә йөриләр, аларның аяк басышларына. килешле итеп «нәкыш чигүләренә» кунаклар сокланып, күзләрен алмый карап тора, менә патефон музыканы ашкыныбрак сибә башлый. Солтан белән Гөлмәрьям өермәләнәләр. Гөлмәрьямнең күлмәге әле җилкән булып кабара, әле сүнеп, ботларына сылана. Ул да түгел. Гөлмәрьям инде ялангач ак беләкләре белән Солтанның муенын уратып алган, үзе артка кайшалган. Солтан ике куллап аның биленә тотынган — шаштыра яшьлек Солтанны, битләрен алсуландыра. дөньяга ир кеше булып туганлыгын исенә төшерә.
Өй эче бөркүләнеп китте, һава җитми башлады.
Нурия, алгы бүлмәдән пальтосын, мамык шәлен алып, урамга чыкты. Аның артыннан авыр имән ишек, күгәргән тупсалары белән шыгырдап. ябылып калды. Яшь авазлар, сикерү-тыпырдаулар. ватык энәле патефонның дырылдавы шул имән ишек артында бикләнеп калдылар
Урамда кар ява Тирә-юнь күңелҗем томан белән өретелгән. Йортлар. төтеннәр шәүләләнә. Күңелне баса торган рәшә томаны эченнән, ерактан маневр паровозының кычкыртканы ишетелде.
Нурия, аны-моны абайламастан, яңа яуган, әле кер-мазар кунарга өлгермәгән ап-ак йомшак кар өстендә эзләрен калдыра-калдыра. паровоз гудогы ишетелгән якка таба китеп барды
VII
Солтан хатынының үзен мәшәкатьләгәненә, эш муеннан чакта Казанга кайтырга мәҗбүр иткәненә ачулы иде. Бик каты сөйләшергә, өзеп сөйләшергә иде нияте.
Хатынының боек-моңсу күзләрен тәрәзәгә төбәп, үзен мескен генә кочаклап утыруын күргәч, ачуы юкка чыкты. Хатыны аңа кызганыч, бик тә кызганыч булып тоелды.
Ул Нуриянең каршысына килеп басты.
— Әйт әле. җаным-бәгърем. ник син энә чаклыны дөя чаклы итеп күпертәсең, ә? Мин бит җәмгыятьтәге кеше. Азат дөнья кешесе. Совет Конституциясе миңа шәхес иреге биргән. Әгәр мине яшь бер кыз биергә чакыра икән, һәм ул минем эстетик зәвыгыма каршы килерлек дәрәҗәдә ямьсез түгел икән, нигә дип әле мин аның белән биемәскә тиеш? «Юк. сеңлем, булмый, биредә минем хатыным Нурия утыра, ул чамадан тыш көнче, мине синең белән бергә биетмәс өчен ул теләсә нинди адымны да атлый ала. мәҗлесне рөхсәтсез-иисез ташлап китә ала»,— дип әйтиммени? Уйнамый да. көлми дә. җырламый да. биеми дә йөриммени?
— Лозунг белән авызны томалый торган гадәтеңне беләм мин Беләсеңме, «җаным-бәгърем». без акны ак, караны кара дип сөйләшик, яме?
рәхмәтле...
— Ә карасы? Карасы нинди була?
— Мине иремнең чибәр кыз белән биюе борчымый.
— Нәрсә борчый соң?
Карале моны' Кайчаннан бирле әле син шул хәтле сабырсыз булып киттең? Элек бит ун сүзгә дә бер сүз әйтми идең. Син ир булсаң ир бул — тыңлап бетер хатыныңның сүзен Кабатлап әйтәм: мине иремнең яшь кыз белән биюе борчымый, һич! Мине Айдаровнын техникумда бергә эшли торган иптәшләре алдында хатынын санга сукмавы, феодаллыгы борчый Көпә-көндез, бөтен иптәшләрең алдында, ник син миңа чыпчык борыны чаклы да игътибарлы түгел Инде үзең белмисең икән әнә безнең институттагы галимнәрдән — Майскийдан. Кабуловтан. Голосовтан үрнәк ал Үзләре белән бергә килгән иптәшләрен, бигрәк тә хатын-кызны аларның игътибарсыз калдырганын күргәнен бармы синең’
— Алар -- дворян баласы. Игътибарлылык аларның канына гасырлар буена сеңгән. Нәселдән-нәселгә килә
- Ярар Солтан, туктатыйк без онсыз тегермән тарттыруны Син усмеп егет мин җилкенчәк кыз түгел Дөньяның кая барганын бик яхшы бРпХз Менә сина хакыйкать капканы багана тотып тора Баганасы чередеме капка ава Моңарчы син безнең гаиләнең баганасы идеи - нык
r . 'ә- син үзеңне хаклы дип уйлыйсыңмы инде? Мәжлесне ташлап, кар-,уран эченнән Казанга кайтып китүеңне бик зур мәртәбә дип беләсеңме. Мин дә бит кылана алам, ләкин кыланмыйм
1уктатыйк буш сүзне. Солтан, Син кыланып карадың инде. Ничек кенә кыландың әле.
— Яле. агы нинди дә карасы нинди аның?
Нурия аяк өсте басты
— Без синең белән. Солтан, яратышып өйләнештекме?
— Шулай да булсын.
— Күзгә карап әйт: яратышып өйләнештекме?
— Яратышып.
— Гомергә бергә булырбыз, дип әйттеңме син миңа?
— Әйттем.
— Ун ел буе сүзебездә тордыкмы? Вәгъдәбезгә тап төшмәдеме?
— Монысы агы була инде, әйеме?
— Син аны. Солтан, теләсә ничек дип бәялә, теләсә нинди лозунг кысасына этеп-төртеп керт, минем өчен ул еллар кадерле, һәм мин сиңа
лыгы. Син саклап килдең мине җил-давыллардан Нинди генә авыр чаклар булса да. мин сине уйлап, синең барлыгыңа инанып, түздем. Кешегә чыкмадым, язмышымнан зарланмадым..
Солтан күреп тора: хатынының чырае бозыла бара, иреннәре тетри, ул ниндидер бик мөһим сүз әйтергә тели, ләкин әйтеп җиткерә алмый азаплана
Шуны аңлаган мизгелдән Солтанның күңеле ничектер йомшап китте, гадәти үҗәтлеге, ирләргә хас мин-минлеге арткы планга күчте.
— Әйт, әнисе, нәрсә әйтергә телисең? Әйтеп бетер, яшермә! — диде Солтам, ялыныр дәрәҗәгә җитеп.
Нуриянең күзенә яшь бөялде. Ул, томан пәрдәсе аша иренә карап, сүзләрен көч-хәл белән әйтте:
- Мин балага уздым Синнән башка, табыйммыни баламны? Башка сүз әйтергә көче җитмәде, үксеп елап җибәрде.
VIII
Солтан Айдаров Свияжскига кайтты.
Җаны үкенү-газаплар белән тулы иде.
Эш белән күмелеп, булган хәлне онытырмын дип исәпләде. Атна узды — оныта алмый. Гафу үтенеп хат язды — җавап юк. Шул хәтле дә каты үпкәләде микәнни соң5 Ничек бәхилләтергә инде менә аны хәзер?
Көннәр, гадәттәгечә, суык тора Тулай торакларга, уку-укыту биналарына дип әзерләнгән утынның язга тикле җитмәслеге билгеле булды. Ашханә өчен кирәкле азык-төлек тә кимеп бара. Мәшәкать баштан ашкан, берәү дә күзгә күренми. Җандагы газап та кимеми.
Әнә шундый көннәрдә ул никтер янә Гөлмәрьямне исенә төшерде. Тукта, ничек танышты соң әле ул аның белән? Нигә болай газаплы да. күңелсез дә булып бетте соң әле бу танышуның азагы?
..Ул урамнан бара иде. Үзе әле генә килеп төшкән, биредә беркемне дә белмәгән бәләкәй, тузанлы каланың урамыннан бара иде Солтан Аңа техникумның кайда урнашуын белергә кирәк иде. Урамда аңа нечкә билле ак күлмәк өстеннән зур кара толымнарын атындыргалап барган бер кыз очрады.
Сеңлем, гафу итегез. Җир төзүчеләр техникумына ничек барырга икәнен әйтә алмассызмы? — дип сорады Солтан.
Кыз туктады Сорау бирүчегә шомырт кара күзләре белән бер төбәлеп, әллә ничек .шунда үзәккә үтәрлек итеп карады
— Сезгә кем кирәк анда, абый кеше?
— Кем дип... барысы да кирәк...
— Әллә сез безгә эшләргә киләсезме?
— Әйе шул
- Фамилиягез Айдаров түгелме?
Нәкъ үзе. Ә сез каян беләсез? — диде Солтан, аптырый төшеп. Ул ак күлмәкле, нечкә билле кызны үзе дә сизмәстән күздән үткәрде, һәм аның аякларының төз, искиткеч матур икәненә сокланып, соклануын хәтта яшермичә - Пушкин әйткән, безнең Россиядә йөз кызга да бер матур аяклы хатын-кыз таба алмассың дигән Димәк, даһилар да ялгыша — диде.
Ак күлмәкле кызыйның чибәр ак йөзе шундук кып-кызыл булып кызарды, шомырт кара күзләрендә хәтәр очкыннар'биешеп алды
- Сез абый кеше, малны таный беләсез,— диде ул. башын артка чөеп, килешле генә кылтаеп көлде, һәм дөньяның көләчлеген үзенә җыйган яңгыравыклы тавышы белән, кыңгыраудан чынлап — Киттек, абый кеше, мин дә техникумга барам.— диде. Бер тын юл узгач, көтмәгәндә өстәп к>йды: — Сез безгә завхоз булып киләсез, әйёме?
- Ә сез аны каян беләсез? — дип Солтан тагын бер мәртәбә сорамый булдыра алмады.
Дөнья бик күңелсез, абый кеше. Педагоглар эчпошыргыч дәрәҗәдә сүлпән -халык Ә мин берәр яңа кеше, кызыклы кеше килмәсме дип, өмет утында янам
Аларның сөйләшүләре ул чакта шуның белән бетте шикелле Әмма Солтанның кыз турында, аның кыю итеп сөйләве хакындагы уйлары бетмәде Никтер а н ы күреп тагын-тагын сөйләшәсе килде. Ул аның * белән тагын бер мәртәбә сөйләшсә, күңеленә ял табар иде шикелле тоела = башлады. з
Тиздән ул аны күрде. 5
Гөлмәрьям техникумда техник секретарь булып эшли икән. Теге көн | ге сөйләшүенә һич тә охшамаганча, шактый ук кырыс чырай белән ♦
Сезгә, иптәш Айдаров, ни кирәк булды? — дип каршылады. z
- Миңа лесхоздан ягулык утыны алыр өчен директор имзасы белән =
кәгазь кирәк иде. х
Булыр Иртәгә керерсез. Директорга әйтермен
«Тагын бер күрергә теләү хәйләсе түгелме!» — дигән юанычлы. £ уйны күңеленә салып куйды Солтан
Яшь егеттәй сабырсызланып, иртәгесе көнне көтте *
Кыз тагын да кырысрак чырай белән каршылады аны. янында ике кеше бар иде. күбрәк алар белән сөйләште Солтан, инде кәефе китә башлап, кичәге сүзне исенә төшергәч, кызыкай:
- Бер генә минут' Сабыр итегез, абый кеше,— дип. директор бүлмәсенә кереп китте дә ялт итеп килеп тә чыкты. Завхозның кулына кирәкле кәгазьне тоттырды. Бу юлы да ул аңа игьтибарсыз-битараф булды. җанны өшетерлек битараф булды
Чыгып кына китәргә кирәк иде дә бит Солтанга, китмәде шул. хәерсез. Этенеп торды Кыз аңа шундый итеп күтәрелеп бер карады, күзләрендә шундый бер шелтә бар иде. Айдаров ничек чыгып киткәнен сизми дә калды
Аннан соң ул. бик тәҗел йомышы чыкмаса, директорның «приемная» бүлмәсеннән ераграк йөрергә тырышты. Аннан сон ялга—санаторийга барып кайтты. Аннары яңа квартирга күченеп йөрде
Алар очрашмадылар Ләкин аларның күңелләре очрашты. Саптан, техникумда эшләүче техник персоналдан сорашып, ачыктан-ачык сорашып түгел, сүз чыккан араларда колак салгалап йөреп белде: Гөлмәрьямгә инде егерме биш яшь икән. Кияүдә түгел. Заманында Арча педучили- щесын тәмамласа да. укытучы булып эшләргә теләмичә. Җир төзүчеләр техникумына килеп, техник секретарь булып урнашкан Йөк төяүчеләр. ашханәгә азык ташучылар таң калып, тел шартлатып сөйли: ул буйсын! Ул каш-күзнең. толым-толым кара чәчнең матурлыгы дисеңме' Шак- лар каткыч бит Үземә булсын диярсең! Ходаның хикмәте, сазаган кыз булып барса да. кияүгә дә чыкмый, зуррак эшкә дә күчми, килгән-кит- кән ир-агның йөрәгенә ут салып утыра бирә
Солтан, үзе дә сизмәстән, вакыт-вакыт җырлап, үзалдына моңаеп йөри торган булып китте
Солтанга әллә нәрсә булды. Ир уртасы кеше бит инде, югыйсә — утыз алты белән бара Карале син бу ахмаклыкны — муеннан гашыйк булып йөр инде, ә?
Техникум коллективы — укытучылар да. студентлар да — ул арада үзешчәннәр кичәсенә әзерләнә башлады.
Солтанның Гөлмәрьям җырлый беләдер дип башына да китергәне юк иде Кичәнең баш өлешендә ул. ипләп кенә, берәүгә дә сиздермәс өчен күзләре белән генә, залдан Гөлмәрьямне эзләп карады, таба алмагач. аптырады «Нүжәли үлгән йөрәк икән? Әле бит теге көнне педагогларны сүлпәнлектә гаепләгән булды...» дип. үзалдына үртәнеп тә куй ган иде Әмма кичәнең азагына табарак. Гөлмәрьям Суфиева җырлый, дип игълан ителгәч, утырган урындыгына сеңде Солтан «Хур булмаса гына ярар иде»
Сәхнәгә ак күлмәкле кыз чыкты. Солтан аны таныды. Тәүге мәртәбә очрагандагы нечкә билле ак күлмәктән иде ул. шомырт кара чәчен ике толым итеп үреп салган. Ләкин үзгәреш тә бар. толым очларына \л көмеш чулпы таккан, баш түбәсенә энжеле калфак кадап куйган. Татар кызларының гасырлар буена эзләп тапкан әнә шул киемнәреннән кайбер «кызыл авызлар» көлеп йөргән заманда аның әнә шул киемнәрне горурланып киеп чыгуы залны аһ иттерде һәр яңалыкны бик тиз күреп ала торган студент халкы аңа гөрләтеп кул чапты.
Саптан да. аларга ияреп, кул чапты.
Аннары сәхнәгә йотылды.
Гөлмәрьямнең, башкалар кебек кыюсызланып, сәхнә түрендә калмавы. чулпыларын чыңлатып, сәхнә алдына чыгуы, ул гына да түгел, матур төз аяклары белән сәхнә идәненә түгел, егетләрнең йөрәгенә басып килүе — аны әллә нишләтте. Чукынган кыз. хәерсез, таш астыннан чыккан бу. сәхнә өчен яратылган!
Гөлмәрьям, сәхнә алдына, ике яктан яктырткан утызлы лампа астынарак килеп туктагач, халыкка сизелер-сизелмәс итеп кенә баш иде. аннары ак күлмәктән, үтүкләнмәгән соры чалбардан, зур «рабочий» ботинкадан чыгып баскан үсмер егеткә — гармунчыга ым какты.
Менә шуннан башланды...
Жырчының кәгазь юкалыгы гына ачылган алсу иреннәре, буялмаган табигый алсулыгы белән матур иреннәре арасыннан жаннарны иркәли торган моң агыла башлады:
KVMI.» сөйлим серләремне.
Йөрәгем ялкын кебек.
Тын калып тыңлады зал. Күңелләр жыр белән беректе.
Ялкынланган йөрәгемә Ьерәү бик якын кебек.
Жырның моңлы сагышы кайдадыр болын буйларында бәләкәй көмеш кыңгырауларын чыңлатып йөргән атларны искә төшерә. Зартугайнын көмеш чишмәләр тавышы да кебек ул. Йөрәкнең бер кылы киерелеп тартыла, менә-менә зыңгылдап китәр дә. өзелер кебек тоела башлый.
Жыр бетә, йөрәкләргә сеңеп, юк була.
Зал дулап кул чаба, кул чабулар дулкын-дулкын булып килә, керосин лампалары эчендә ут телләре дерелди...
IX
.Солтан әле генә күңеленнән кичергән кадерле минутларны. Казандагы. үзләренең квартирындагы үзәк өзгеч күренеш белән янәшә куеп карый. Йөрәктән кан тамар дәрәжәдә авыр аңа Балага узган хатынын онытып. Гөлмәрьям белән тилереп йөрү авыр Юк. моңа чик куярга кирәк. Вазифаңны онытмаска кирәк. Ләкин, каһәр суккырысы, Гөлмәрьямне онытып булмый. Йөрәктә утыра ул. кадалган шырпы кебек.
Бик зур гаеп ташлады аңа Нуриясе Жан ачысы белән елады. Нәрсә эшләде соң әле ул аны елатырлык? Нинди этлек эшләде? Женси азгынлыкка бардымы?
Шул хакта уйлагач, тәннәре чымырдап китте. Үз гомерендә аның хатын-кыз белән чуалганы булмады. Юк! Ләкин аны бүген чирләреннән мәхрүм итмәкче булалар. Гаилә кысасына бикләп куймакчы булалар аны. Сандугач иректә сайрый Читлектә сайрамый Япкан читлеге хәтта алтын булса да. сайрамый сандугач Ә аны читлеккә ябып куярга азапланалар Нуриядән хат юк. Аның хатына жавап бирергә теләми «доктор апабыз» 'ta иркенә куюы. «Кадалып кит Гөлмәрьямең белән!»—дип әйтүе микәнни? ‘Кадалып китәр идең дә бит. аның туган көн бәйрәмен
нән соң Солтан белән Нурия арасында гына түгел. Солтан белән Гөлмәрьям арасында да аңлашылмау килеп чыкты.
Сәбәпләре моның шактый ук сәер иде
Техникумга кибеттән келәм алу өчен өч ордер бирделәр Рөхсәт кәгазьләрен өләшүне директор завхоз Айдаровка тапшырды. Ул аның акыллы, тәҗрибәле кеше икәнен белә, гадел итеп, тигез итеп бүләр, берен- * че чиратта техникум мәнфәгатен кайгырткан фидакяр кешеләргә бирер дип ышанды директор S
Айдаров нәкъ шулай эшләде дә. Ордерлар барын беркемгә дә әйт- j мәстән. ул педагогларның да. техник хезмәткәрләрнең дә хезмәт харак- 5 теристикасын булдырды Булдырып кына бетергән иде. каян ишеткәндер. ♦ завхозның складына уйламаган-көтмәгән җирдән Гөлмәрьям килеп керде 5
Үз кеше булып, балкып, нурланып керде Гөлмәрьям.
Солтан алдында артистларча бер бөтерелеп алды да: *
Иптәш Айдаров1 Сездән сорарга әмер бар келәмнәр кайткан * икән., берсен миңа бирә алмассызмы? - диде. ®
Солтанның төсе качты.
Юк. бирә алмыйм. Гөлмәрьям Исемлек инде төзелгән. Директор Z тарафыннан расланган Миндә артык ордер юк. — диде.
Гөлмәрьям кырт борылып, ишекне каты ябып чыгып китте
Менә шуның белән Солтанның мәхәббәт эпопеясы тәмамланды.
Гөлмәрьямнең кем икәнен иң әүвәл үзе түгел, хатыны Нуриянең сизеп алуы, җитмәсә әле үзенең Нурия белән зурдан кубып бәхәсләшүе, шәхес иреге даулавы аның өчен гарьлек иде.
Тагын бер-ике атна газаплы уйлар эчендә яшәгәч, салкын тидереп, корык-корык йөткерә дә башлагач, ул Казанга — Нуриясе янына кайтып килүне кирәк тапты
Ашыгыч эшләрен бер-ике көндә тәмамлап, директордан рөхсәт алып, поезд белән Казанга кайтты. Нурия аны. әлбәттә, кояш кебек балкып каршыламады. Хәер, ул кадәресен Солтан көтми дә иде
Аш пешерде Нурия. Солтанның яраткан ризыгын пәрәмәч әзерләде. Ашны иң алдан Солтанга салды, аннары үзенә Мәгънәсез дип уйламасын.
Сүзсез генә ашагач, чәй эчкәч, иренең каршысына утырып, врачларга хас мөлаем бер җитдилек белән, барлык бдшка авыруларга әйтә торган сүзен әйтте:
— Чибәр егет, чыраең ошамый миңа. Авыруың яңармады микән? Тубдиспансер врачы, профессор Тарибердиевка күренергә кирәк
Солтанның врачка күренәсе килми, суык тигән булса, өч-дүрт таблетка йоту белән узар дип уйлый иде. Ләкин Нурия нык торды Солтанны ул кулыннан җитәкләп диярлек Ипполит Дмитриевич Тарибердиевка алып барды.
Профессор. Казанда үпкә авыруларының иң зур белгече, бер дә иренмичә, җентекләп, озаклап карады Солтанны, «авыру тарихын» кат- кат сорашты. Бу хәлләрдән арыган Солтан тирләп, корык-корык йөткергән чагында, врачның юка иреннәре кысыла, калын пыялалы күзлек астыннан яшькелт-соры күзләре елтырый иде.
Профессорга өч көн рәттән барырга туры килде Солтанга Кирәкле процедураны үткәреп, барлык анализны ясатып, һәммәсенең нәтиҗәләрен карагач, тәҗрибәле врач-практик. Айдаровны каршысына утыртып. ашыкмый гына әйтте:
- Солтан Садыйкович. сезнең элекке чирегез яңарган, туберкулез учаклары яңадан ачылган,— диде
’ - Гафу итегез, профессор, минем бит элек туберкулез түгел иде.
Үпкә ялкынсынудан дәваланган идем мин. Тарловкада. диде Солтан, тагын йөткерә башлап
Врачның күзлек аша тыныч-сабыр караган күзләрендә әллә ни үзгәреш сизелмәде.
— Бәлки, шулайдыр, диде.— Ул хакта бәхәсләшмик. Хәзер сездә. Солтан Садыйкович. чын мәгънәсендә туберкулез Бер көнне дә кичектерми. тубдиспансерда дәваланырга кирәк. Менә шулай, иптәш Айдаров. Кимендә өч ай Каменкада булырга кирә*к сезгә.
Солтан өенә кайтты Чырае бик боек иде. Бер генә сүз дә әйтмәс- тән. лаборатория кәгазьләрен Нуриягә тоттырды.
Язуларны күздән кичергәч, Нурия артына егылып китә язды. Анда латинчалап түгел, русчалап: «В поле зрения множественные палочки»,— дип язылган иде.
«Менә шулай, чибәр егет Таза чакта — кызлар, авырып китсән — хатын кирәк. Тагын наркомземга ялынырга туры килә», дип. үз гомерендә беренче мәртәбә үчлекләнеп уйлады Нурия.
Тагын бер айдан Нурия зарыгып, шул ук вакытта хәвефләнеп көткән көн килеп житте. «Ашыгыч ярдәм» машинасы аны төн уртасында бала табу йортына илтеп куйды.
Кайчандыр Нурия белән бергә медицина институтын тәмамлаган, инде ГИДУВ клиникасында доцент булып эшли торган Камушкин — очлы борынлы, тырпаеп торган зур колаклы, гомерлек буйдак — докторлык диссертациясенә материал туплый икән. Ул Нуриягә әйтте:
— Мин авыртусыз бала таптыра торган ысул белән эшлим. Телисезме, Уразаева? — диде.
Нуриягә ничектер кыен булып китте. Ул әле болай да баласын инде икенче мәртәбә ире югында табарга туры килгәнгә борчыла иде. чамадан тыш коры табигатьле, елмаю-көлү дигәннең нәрсә икәнен дә белми торган сабакташына үртәнә биреп жавап кайтарды:
Мин. Герасим, бала табуны табигый эш дип саныйм. Авыртусыз бәби табуның кире нәтижәләреннән куркам.
Әмма бик кыеннан тапты Нурия икенче баласын.
Ай-Һай авырдан булды бу эш! Исән-сау котылуың белән сине, әни кеше' Кызың бар. диде тәҗрибәле карт акушерка Аверьяновна. Ул җитмеш ел буена жете булып сакланган бәләкәй тере күзләрен күп санлы җыерчыклар арасыннан җемелдәтеп тагын бер-ике сүз өстәүне кирәк дип тапты: Операция ясарга туры килмәгәе дип ут йоттым. Беләсеңме, анакаем, доктор Камушкин ачуы чыккан чакларда операцияне бик тупас ямый.
Нурия ак биләүсәгә биләп, тәүге мәртәбә ими имезергә китергән сабыена, барлык аналар кебек, озаклап, сынап карады Жанын тетрәтеп. күкрәгеннән ниндидер кайнар дулкын узды. Баласы исән-сау. гарип- гораба түгел, имигә ирене тиюгә, тәннәрен чымырдатып, каты суырып имә башлады.
Нурия сөенечен эчендә генә калдыра алмыйча, күршедәге яшь әниләрдән дә тартынып тормастан. сөйләнеп куйды:
Сөбханалла! Кызыбыз бу юлы кара чәчле булып туган
Нуриянең хәлен беренче булып телефоннан күптәнге ахирәте Гөлсем Сөләйманова белеште Ул бүген генә гастрольдән кайтып төшкән, дустына күчтәнәчләр алып кайткан. Нурия әзрәк хәл алса, өч-дүрт көннән янына килеп чыгарга вәгъдә итте.
Рәхәт булды Нуриягә. Кулларын баш астына куеп, дымлы күзләрен сөртергә дә теләмичә, җанында кузгалган тойгыларга бирелеп, түшәмгә карап ятты ул.
Шулай изрәп, тойгыларга бирелеп яткан чагында аңа зур бер пакет кертеп бирделәр Гистология кафедрасының котлавы икән Кырыйларына буяу карандашлары белән чәчәкләр төшерелгән кәгазьгә әни кешене сабые белән котлап, бетмәс-төкәнмәс сәламәтлекләр теләп. Майский. Кабулов. Голосов. Макшеев кул куйганнар, биредә тик Ата- манованың гына имзасы юк. ул әле үзе больницада икән.
Кәгазьнең урта бер җиренә җеп белән беркетелгән нмезлекне ипләп кенә алып, кабып карады Нурия. Палатадагы хатыннар аңа елмаешып карап тордылар
Бераздан аның шатлык-дулкынланулары узды, тәненә хәлсезлек җәелде, башы авырта башлады
Моның нидән икәнен Нурия сизенә иде. ♦
Бергә эшләгән иптәшләреңнең котлавы, аларны үзең белән янәшә | итеп сизү, әлбәттә, рәхәт, әмма бәби тапкан көннәрдә Солтанының £ янда булмавы күңелне рәнҗетә, ирексездән күзгә яшь китерә иде. Тик g еларга ярамаганны белү, гасабилануның нәниенә йогынты ясаячагын § аңлау гына Нурияне күз яшьләрен тыеп калырга мәҗбүр итте. «
Бу юлы да аңа беренче кызы Миләүшәне тапканда булышкан Мә- = ликә апа ярдәмгә килде Ул кибеткә товар ташучы иреннән ат у.ик- 2 тереп алып килгән иде. Нурияне больницадан үзе алып чыкты, мамык £ юрганга төргән сабыйны үзе тотып, үзе саклап алып кайтты.
— И Мәликә апакаем, рәхмәтләр яусын сйңа, дөнья рәхәтләрен күр £ мине сөендергән өчен, диде аңа Нурия, күңеле нечкәреп — Туган-ту- Z мачаларым. газиз ирем эшләмәгән яхшылыкларны эшлисең бит син. * Гомерем буйларына онытмам изгелегеңне.
Гажур йортының парадный ишеге төбенә килеп туктауга. Нурия аптырап-каушап калды — көмеш башЛы кара таягына таянган профессор Майский басып тора.
Ул якынлашып килүче олаудагы Нурияне күргәч, таягын култык астына кыстырып, ашыгып-кабаланып. алар янына килде. Нуриянең кулын үпте, котлады, аңа сиртмә арбадан төшәргә булышты
Урамнан узучылар ак шәл бөркәнгән ханымны, юрган белән бала күтәргән Мәликә түтине, ханымның кулын үбеп күрешкән сакаллы картны карап-карап уздылар
Бу очраклы очрашуга Нурия үлепләр дә сөенде, остазы белән сүз куертырга да исәбе бар иде. тик Мәликә түтинең:
— Балам, без өзлегеп куймыйк таТын,— дигән сүзе генә аны аңына китерде һәм ул профессор белән гаепле кеше сыман саубуллаша башлады.
— Кафедра өчен кайгырма. Нурия Аббасовна. дәресләреңне Голосов алып бара, аякка басканчы, өеңдә тыныч кына утыр, яме. - диде аңа профессоры .
Котларга килүчеләр, күчтәнәч китерүчеләр бәләкәчнең исемен сорап аптыратып бетерделәр Ләкин ул. әтисе Кырымнан кайтканчы, утыз көн буе исемсез яшәде.
К\ршедә генә Имаев дигән карт, заманында революция өчен сугышкан кеше. Роза дип кушуны үтенде
— Роза Люксембург хөрмәтенә булсын. Бу исем кызыгызга бик тә туры килә, ник дисәң — Солтан Садыйкович та заманында революция өчен кан койган кеше бит,—диде.
Нурияне котларга соңгы кеше булып диярлек Зәйтүнә апасы килде. Ул олыгая төшкән, чәчләренә заман кыравы кагылган. Ләкин үзе һаман да чибәр; һаман да пөхтә, бик тә^нәзакәтле итеп киенгән, сүзен үлчәп кенә сөйли — алтын бәясенә сата
Озак килә алмый торуының сәбәбен ул Нурия белән ике куллап күрешкән чагында ук аңлата башлады
_ И сеңелкәем, и Нуриякәем! Күр инде син минем мәгъпәсезле- гемне! Туганым багалма төсле кыз тапкан, инде тапканына егерме биш көннән артык вакыт узып киткән, шуны күрергә бер ген» мәртәбә дә килеп карама инде, ә?! Шуннан соң ходай тәгалә безне нинди әйбәт кешеләр рәтенә кертсен дә. нинди җәннәтләргә якын китерсен' Тәмуг кисәве инде без. тәмуг кисәве'
Ул кулына тотып килгән зур гына бер ак төргәкне урындыкка куеп, затлы мехтан тар гына яка куеп тектергән җәйге күксел җиләнен салды.
пәрәвез жебе кебек нечкә жептән бәйләнгән чытыр ак шәлен салды, бәләкәй кара ридикюленнән уч төбе хәтле генә кулъяулыгы чыгарып, битенә, күз төпләренә кагылгалап алды Өйгә шундук нәфис хушбуй исе таралды.
Бәби тапканнан бирле кеше янына чыгып йөрмәгән Нурия дөньяда андый нәфислек барын да онытып бара икән инде, борын канатларын киереп, рәхәтләнеп иснәде хушбуй исен.
Ул арада Зәйтүнә апасы төенчеген чишеп жибәрде. Аннан бик матур зәңгәр ефәк юрган, бәләкәй ак батист күлмәк килеп чыкты
— Нуриякәем, мин менә шуларны алып килгән булдым инде Ярар микән болар, юк микән? Инде үземнекеләр үсеп бетә язгач, онытып та жибәргәнмен...
«И апакаем, кылтымлыгың әле һаман шул икән»,— дип уйлады Нурия, ләкин теле белән икенче сүзне әйтте
— Бигрәкләр дә матур инде, апам Бигрәкләр дә матур’ Мондый нечкәлекләрне белсәң, син генә беләсең инде
Дөньяда теләсә нинди төчелек туйдыра, тик бер ихласлык кына туйдырмый Чөнки ул — дөньяның үзе кебек, зәңгәр күк йөзе кебек, яшел чирәмнәр кебек табигый.
Озакламый алар табигый халәтләренә кайтып төштеләр. Чөнки эч- кәрге бүлмәдәге «бөтерчек», уянып, аваз сала башлады. Аны тыңламый булмый, аның авазына буйсынмый ярамын, ул - дөньяны яңартырга, әти-әниләре эшләгән эшне зуррак итеп кабатларга килгән кеше.
Нурия эчкәреге бүлмәдә байтак кайнашып, кызынып биләүсәләрен алмаштырып, сабыйны Зәйтүнә апасына алып чыгып щч >тте Тегесе баланың өстенә үк иелеп карады.
— Миләүшәң әтисенә охшаган сары иде. монысы гел н менә үзең икән Кара чәчле, күзләре — шомырт Карасана, елмая түгелм», ходаем?
- Саташып кына әле ул, саташып кына. Без әле. диген, кызым, без- әле озак карап торучыларга елмаерга бер дә ашыкмыйбыз, без әле ачулана да беләбез,—дип. кызы өчен сөйләнгән булып. Нурия баласын уңайсызлый башлаган апасына ризасызлыгын белдерде.
Ырым-шырымга ышанмаса да. күз тию дигән нәрсәгә Нурия ышана, чөнки күздән агылган нурлар баланың нервысына кагылып, аны бимазалый дип уйлый иде.
Апасының чамадан тыш текәлеп каравыннан котылу өчен ул, шалкандай тыгыз күкрәген чыгарып, сабыен имезә башлады
Кызчыкның тамагын туйдырып, авызына буш имезлек каптырып, бәләкәй караватка салгач, апалы-сеңелле ике туган чәй эчәргә утырдылар
— Аты кем булды инде бәләкәчнең? Әйтмәдең дә бит әле. сеңлем? — диде Зәйтүнә мөгаллимә.
— Атыбыз юк шул әле безнең Хәзергә әле. апакаем, атсыз гына яшәп торган булабыз Әтиебез кайткач куйдырабыз инде исемне, боерган булса...
Алай әйбәт түгел бит ул, Нурия Борынгыларның әйткәнен ишеткәнең юкмыни: атсыз яшәгән баланың гомере кыска була,— дип ычкындырып ташлады Зәйтүнә мөгаллимә Саксыз әйткән сүзе өчен үкенеп, хатасын төзәтергә ашыкты — Атын куймый торган сурәттә дә, загска барып я мырмасагыз да, күңелеңнән булса да әйтеп йөргән бул атын, яме, сеңелкәем
— Кем дип әйтим соң, Зәйтүнә апа?
- Әлфия дип әйтергә була, Сания дип Гөлбикә бар, Айбикә бар Шәмсекамәр дисәң дә ярый, ягъни кояш белән ай бергә кушылган,—дип, Зәйтүнә мөгаллимә гарәп-фарсы телләрен камил белүен китереп чыгарды. Ләкин шул ук минутта сеңлесен ялыктыра башлаганын сизде бугай, кисәк кенә бер нәтижә ясап куйды: — Ярар, тинтерәтмим әле сине. Баладан сон арыгансыңдыр. Солтаныңның да бу елларда мәшә
кать-борчулары муеннан булды. Баласын таба белгәч, атын гына куша белерсез.
Солтан турындагы кыска хәбәрләр белән генә канәгать булмады Зәйтүнә мөгаллимә, турыдан-туры сорау бирде:
— Карале. Нуриякәем. Солтанмын сәламәтлеге ничегрәк? Әзрәк рәтләнә аламы инде, тамагына каба микән? ♦
— Рәтләнә, апа. рәтләнә, хатларын да бик өметле яза.
— Техникумга кире кайтарганнар икән дип ишеткән идем, шул элек- = ке эшенәдер инде? Директор итептер, әйеме?
Нурия, мөгаллимә апасының тагын кылтымлана башлаганын абай- 5 лап алып, аның сыман, сизелер-сизелмәс кинаяләп әйтте “
— Шул эшенә диярлек. Хуҗалык эшләре буенча директорның урын- = басары. ' =
- Алай икән. Кара син аны. Мин бит әле завхоз гына икән дип >- ишеткән идем. Бәрәкалла, алай булгач, бик әйбәт Исән-сау гына тере- < леп җитсен дә. бергә-бергә тигез гомер итәргә язсын Бала үстергәндә, е тигезлек бик кирәк ул. бик кирәк, сеңлем. *
Тугызынчы башлам
I
Күмәк хуҗалыкларга берләшкәннән соң бишме-алтымы ел узуга. Кама иделе буйларында ңген-тару күкрәп уңды. Яздан башланган җылы яңгырлар, җәй үзәгендә ике ай буена сузылган кояшлы матур көннәр үзләре белән муллык алып килделәр
Минзәлә як болыннарда, халык телендә йөргәнчә әйтсәк. Аргы як болыннарда күкрәккә җитәрлек булып айравык үлән үсте, урманнарда сыер-сарык көтүләре тулышып йөрде, кыр станнарында. Иж елгасы тугайларында таза беләкле ирләрнең чалгы янаган тавышлары ишетелеп торды.
Авыл ярлысының язмышын яр читендә тоткан «корама юрган» басулар ызансыз киң кырларга әйләнеп, күз күреме җирдә офыктан-офык- ка игеннәр чайкалып утыра башлагач. Зартугай крестьяннары — Әфләтуннар. Шибайлар. Әхмәтҗан картлар, кыр юлларына чыккан чакларда, кулларын каш өстенә куеп, уйлы-моңсу карашларын еракларга төбәп, сүзсез-нисез озак-озак басып торалар; баш өстендә талпынган сабан тургайлары тавышы, кырлар өстендә тибрәнгән рәшә дулкыннары алар- ның җаннарын булачак муллык тойгысы белән тутыра, арыш-бодай тулы бураларны, ак он тарткан тегермәннәрне, мичтә чыжылдап пешкән коймакларны күз алдына китерә. Ничәмә-ничә еллар яшәп тә, юл тузаннарын таптап та. кайнар кояш астында чуен кебек каралып та. алар дөньяда шундый рәхәтлек барын тоймаганнарына хәйран калалар иде. •
Чокыр-чакыр буйларына, тиреслек башларына чүмәшкән салам түбәле тәбәнәк йортларга кайчан да булса куенга сыймаслык куаныч килер дип кем уйлаган? Көзен, колхоз басуларындагы игенне җыеп суктыргач. ашлыкны крестьян агай йортына, әнә шул җиргә сыенып утырган тәбәнәк йортларга, кызыл ол дулар белән китереп аудардылар.
Ни хәтле җыру җырланды, ни хәтле гармун уйналды. ни хәтле тантаналы-дәртле сүзләр әйтелде ул елларны!
Зартугайның дүрт йөздән артын киткән морҗасыннан күпме төтен чыкты, яңа пешкән ипи исе иртәдән кичкә кадәрле авыл урамнарын тутырып торды.
Өздереп уйнагаң тальян моңнары, яшь-җилкенчәкнең Иж буйларын яңгыраткан яңа заман җырлары («һаваларда очкыч, суларда йөзгеч, кулда мылтык-кылыч'»). манарасы киселгән мәчетләрдә таң әтәчләре кычкыра башлаганчы уйналган спектакльләр авылга бәйрәм тойгысын шулай ук олавы-олавы белән алып килделәр.
Әйе, бу бәйрәмгә, бик зур бәйрәмгә, тигез хокуклылыкка. ирекле азат тормыш бәйрәменә әзерләнү иде.
Авыл советы йортының түбәсенә Мәрдәнша Мурзин үз кулы белән кадаган ал байракны җилләр шаптыр-шоптыр китереп какты. Хәллерәк йортларның урыс капкаларына, колхоз кәнсәләренең түбә асларына беркетелгән куе кызыл төстәге плакатлардан яртышар метр зурлыктагы ак хәрефле сүзләр әллә каян күренеп, үзләренә чакырып, өндәп-ашкын- дырып торалар иде: л „ , „,,
БЕРЕҢ-БЕР КАЛМЫЙ САЙЛАУЛАРГА!
Ликбезда хәреф танырга, гәзит хәбәрләрен иҗекләп укырга өйрәнгән карт-коры, агай-эне. ил агалары авыл урамнарына килеп кергән яңалыкны бавырлары белән сизеп йөриләр: пожар каланчасы, атлар абзары. колхоз кәнсәләре тирәсенә җыелган чакта ил-көн хәбәрләре хакында сү’з куертып җибәрәләр:
— Кәнститүтсе булачак икән. Төп закун дип атала.
— Кем әйтте?
— Үзем гәҗиттән укыдым. Влач белән теләсә кем камандавайт итәсе дип язганнар. ■*
— Шалиш. кода. Теләсә кем түгел, халык дигән — рабучи белән керәстиән сыйныфы, белдеңме?
— Син таякка коршау сукма. Сибгатулла! Әнә бит кәнүшнидә тирес түгүче Әхмәтҗан белән Бөкере Гафиятне Пәнҗәргә алып барганнар Кырандаска утыртып. Хәл белешү сылтавы белән бардымые: адәм әйтеп, адәм ышанмас. Әхмәтҗанның өстендә — кара постаудан өр-яңа кәчтүн, аягында — хырум батинкы. башына Иванай керәшеннәре кия торган фүрәшке чәпәп куйган.
- Фүрәшке чәпәсә — ни булган?
Токтымалдан кешене биспылатны киендермиләр. Калинин бабай янына аппарасылар ди. Белдеңме?
— А'нысы тагын нәмәстәгә? — дип. ике метрлы буе белән Әфләтун карт алга чыга.
— И аңгыра бәрән дә инде син. Әфләтун абзый! Нәмәстәгә булсын, әнә шул төп закунны чыгарырга, кәнститүтсе дигәннәрен төзергә Калинин бөтен илне чакыра икән
— Шулаймыни? Әйтәм аны Бөкере Гафият бу араларда уклау йоткан төсле үрә катып, исәннәшер-исәннәшмәс йөри. Хикмәте бар икән әле аның, баксаң-күрсәң,..
— Хикмәтсез кисмәк тә ясалмый. Әфләтун абзый. Бөтен нәстәнең хикмәте Фар. Влачның бит инде рабучийлар. керәстияннәр кулына күчте дип сөйли башлаганыбызга озакламый егерме ел тула. Аның бит инде шулай икәнен раслап күрсәтергә дә вакыттыр. Барсын Гафият тә. барсын Әхмәтҗан да — и барырга тиешле дә! Ник дип әйтеп әйтсәң, әүвәлгесе елларны бай-бәтчәгә. мулла-мунтагайга бил бөктеләр, инде менә без кәнүшнигә илтеп тапшырган җәмәгать атларын карый башлаганнарына да алты-җиде ел була бит...
Тыңлаучылар баш кага. Ризалар. Барсыннар, эшдәгәннәренең әҗерен тапсыннар
Урамнан, пожар каланчасы яныннан, каты карны шыгырдатып, бүрәнә төягән олаулар уза. Сары чикмәнен кызыл пута белән буган, ап-ак тула оек өстеннән чабата кигән, бәрән бүрекләренең колакчынын төшереп куйган агайлар ил-көн хәбәрләрен сөйләшеп торучыларга сәлам биреп узалар.
Йоклаганга өлеш юк. биләмчегә бар, дигән халык. Чөнки биләмче яңа бер сүз ишетеп кайта Димәк, үзеннән-үзе мәгълүм, пожар каланчасы, каравыл өе. колхоз кәнсәләре янында әйләнүчеләрнең һәммәсе дә корыны бушка әйләндерүче түгел. Алар арасында башлары йомры, акыллары түгәрәк булганнары да бар.
I ыйбадулла Ядкаров. халык телендә йөргән кушаматы белән әйткәндә. Бүре Бадул. кыш көннәрендә, умарталыкта эше юк чагынд'а, -атна- 82
сына бер-ике мәртәбә әнә шул халык җыела торган урыннарны әйләнеп кайтуны үзе өчен зарури бер нәрсә итеп саный иде
Ьармаса да булыр иде югыйсә - ил-көн хәбәрләрен ул гәзиттән укып, радиодан тыңлап та белә ала. иллә мәгәр бара: үз колагы белән ишетәсе, халыкны үз күзе белән күрәсе килә.
Гәзиттән уку - бер хәл. халыктан ишетү — бөтенләй башка. *
I ыибадулланың күңел сизгер җилнең кай тарафлардан искәнен ? аңлый Халыкка рәхәт тормыш бирәбез диләр. Бирәләр Сукыр түгел- S ләр. күрә, рәхәт тормыш бирер өчен нәрсә кирәк? Икмәк. §лектр уты. 2 Машиналар Әнә шул эшләргә каршы төшүче, замана кул асасына таяк 5 тыгучылар да бар икән Гәзитләрдә шул корткычларны халык дошман ф нары дип язалар Илнең бик олы, бик явыз дошманнарына инде суд = ясаганнар, хөкем карары чыгарганнар. Монысы аңлашыла Гыйбадулла £ Ядкаровка. ул үзе дә андыйлар белән теге заманнарда Кама иделендә >- үдем баржалары йөргән чагында, урман тулы партизан учаклары үр- < ләгәндә, аз көрәшмәде. Димәк, әле ул явызлар бетмәгән, димәк.әле алар е зуррак урыннарга барып оялаган. Кабыгын алмаштыра торган җылан- г нар кебек, безнең яклы булып йөргәннәр, матур.купшы сүзләр сөйләгән- - нәр. үзләре итәк астыннан ут йөрткәннәр.
Әйе. бу хәтлесе аңлашыла Гыйбадулла Ядкаровка. Жылан — сазлыкта ятса да җылан. куенга салсаң да—җылан Чага ул сине. чага. Үтерергә, бетерергә, сытарга кирәк аны.
Әнә олы җыланнарын инде бетерәләр. Асалар. Кисәләр. Аталар
Ләкин аларның тамырлары калмый микән? Жылан балалары юк микән илдә? Менә шулар инде ничә айлар Гыйбадулла Ядкаровның җанына тынгы бирмиләр Менә шулар хакында ул-бу юкмы икәнен белер өчен Бүре Бадул өненнән чыга каравыл өе. пожар каланчасы, амбар-келәт яннары нинди сулыш белән сулый? Нинди хәбәрләр халык колагына килеп керә? Керсә — халык шуны ничек бәяли?
Сагаеп яши Бүре Бадул Куаклар арасына поскан бүре кебек, корбан көтеп яши.
Көннәрдән беркәйне аның колагына килеп ирешә: Пәнҗәрнең карт укытучысы Герасимовны кулга алганнар Заманында поп булган, совет чыккач, поплыгын ташлан, балалар укытырга керешкән. Әммәдәки халыкка каршы астыртын эш эшләп яткан икән явыз
Бу хәбәр Бүре Бадулның эченә утлы күмер салып куйган төсле була. Бу хәбәр пешерә Бадулны, уйларга сала, йокысыз итә.
һәм ул хәзер халык җыела торган урыннарга атнасына бер-ике мәртәбә генә түгел, көн саен чыга
Бүре Бадулның күңелендә Айдарныкыларга карата бик күптәннән төйнәлеп куелган бер төен бар. Бәлкем, шул төенне чишәр вакыт килеп тә җиткәндер? Бәлкем, вакытны ычкындырмаска, форсаттан файдаланып калырга кирәктер?..
Әле теге заманнарда, революциягә кадәр үк. малайлар ат чабыштырган чакта. Садыйк картның Чаптар биясен унике яшьлек улы Солтан беренче иттереп, хәтта Таминдар байның Тимеркүген дә уздырып китергәч, Бадул бияне үзенә алырга теләде. Бәясеннән тормыйм, диде Хәерче тәкәббер Садыйк сатмады Чаптарны Саткан булса, туганнан туган энесе Нухның битенә сугылган камчы эзе дә, Нухның аттан егылып төшеп калуы да онытылачак иде. Юк. сатмады хәерче тәкәббер, шуның белән горур табигатьле, бөркет йөрәкле Гыйбадулланың канына тоз салды. күңеленә авыр бер төен укмаштырды.
Хурлыкны җанында озак йөртергә яратмый иде Бадул. Иң әүвәл Садыйкның Актырнагын янына берәүне дә китерми торган усал этен, акаеп караган бер карашы белән буйсындырып, үз лапасларына алып чыкты, чалгы пычагы белән суйды, тиресен лапас өрлегенә элеп куйды, һәм ул Садыйк малае Солтанның, өрлектәге эт тиресен ■ карап, тыела алмыйча елавыннан җанына юаныч тапты
Аннан соң күп сулар акты. Шаукымлы Шәяхмәтне Бадул үлемнән коткарды Заманасы шулай иде--революция яклы икәнеңне гамәлең белән күрсәтергә кирәк иде Алга таба Шаукымлының эшләре гел үргә үрмәләде Аның Гыйбадуллага кирәге дә чыгып куюы бар бит әле Кыенга килгән, таш кыяга килеп терәлгән чаклар була. Айдар Шәяхмәте булышыр, минем изгелегемне онытмас, дип фикер йөртте Бүре Бадул. Шаукымлы нишләде? Якладымы БадулньР Яклар сиңа — бар! Түрә булды да чабатасын түргә элде Кара наган селкеп, өяз муллалары белән попларны сагайский биеткән Нажия-башкисәрдән мыскыл иттерде Тукта. торып тор. ул атаманны хәзер Пәнжәр төбәгенә күчкән, диләр Яка сына ромбиклар да таккан, имеш
Бадул участковый Уразаеваның өченче ел аны стенага терәп, колак яныннан уңлы-суллы пуля чатырдатканын исенә төшерде. Аркасына салкын йөгерде, теш казнасы кысылды Ләкин ул Нажиягә каныгырга исәпләмәде. Милициягә бәйләнеп, кемнең уңганы бар! Бер булмаса, 6gp туры китерер Ул чагында инде кансыз Нажиядән әжәленне көт тә тор Әгәр дә мәгәр син аның гаделсезлекләре хакында түрәләргә язып бирәсең икән, синең жалуыңны ул башкисәрнең үзенә күрсәтмәсләр дип, кем ышана ала?
Хәер. Бүре Бадулның участковый Уразаевага каныгырга теләмәве нең сәбәбе ул гына да түгел. Бүреләр нәселенә хас куркусызлыкны, ныклыкны күрә ул аның холкында, аның шулай кылануын хәтта вакыт- вакыт дөрес дип тә таба. Юк, Нажия Уразаева — ул төбәп ата торган мишень түгел.
Уйлары белән ул Солтан Айдаровка күчә
Ул аны яратмый, өнәми Шул чучка гына малайның, кайчандыр Бадулдан куркып, капка янына да килә алмаган малайның, Казан хәтле Казанда, Ж,ир төзүчеләр техникумында башлык булып утырган чакларында ул аңардан көнләшә иде. Солтан эшеннән куылган, партиядән чыгарылган дигән хәбәрне ишеткәч, өстәвенә бу эшнең аның энесе Нух Галләм кулы белән эшләнгәнен белгәч, күңеле канат какты. Теге чакта, ат чабышы үткәргәч, күңелгә төйнәп куйган төен чишелә башлады дигән сүз. Солтан жәзасын алды.
Партиядән чыгарылган адәмнең кемгә кирәге бар? Җитмәсә, ул әле үпкә чире дә эләктергән имеш. Корык-корык йөткереп йөрер дә. көннәрдән беркөнне кәкре каен астына барып керер.
Ана. ауга чыккан Бүрегә, табыш булып Айдарның Шәяхмәте кала түгелме? Ләкин монысы куркынычрак Бугазына барып ябышырсың, ә ул үзе синнән көчлерәк булып чыкса? Юк, анысына хәзергә кагылмаска, анысын әйләнебрәк узарга кирәк.
Айдарлар нәселенең туган-тумачасына күчә Бүре Бадул.
Ужил урманында, диләнке кискән чакта. Чишмәбай белән килеп чыккан сугышу-ызгышуны да, шуның аркасында Пәнжәр «кутузка»сында ике ай утырып чыкканын да онытмаган иде Бүре Бадул. Хәнифәнең Гыйбадулланы көпә-көндез, ил-көн алдында рисвай итүен, аны Чишмәбай белән алмаштыруын да күңеленә таш итеп салып куйган иде.
Тотынсаң — менә кемгә тотынырга кирәк.
Чишмәбай кайтканчыга тикле Гыйбадулла Ядкаров Зартугайнын күз өстендәге кашы булып яшәде. Аны телдән төшермиләр, аның булдыклылыгына. таза-баһадирлыгына таң калалар; берәүләре аны ихтирам итә, икенчеләре аңардан курка иде
Көнлекче Хисмәйнең гомер буе ялчы булып яшәгән, баштанаяк тегермән онтасына буялып йөргән малае, герман әсирлегендә черисе мөртәт, Зартугайга кайтып төште дә. иксме-нчме ел эчендә Бүре нәселен бер кырыйга сыпырды да атты Зартугайнын бер кашык су белән йотарлык Хәнифәсе - аның куенында Тегермән буендагы Олы Чишмә — аның киртә-курасында. Зиреклектәге таң кошлары аның өчен сайрый, чишмәләр аның өчен ага Авылның иң яхшы балта осталары алты почмак-
ли. чарлаклы йортны кемгә салып бирде? Көнлекме Хисмәй малаена! Күбрәккә китә түгелме бу?
Боларына да түзәр идең, район гәзитендә инде ике ел рәттән Каюм Хисмәевне мактыйлар Аны сорап, күрше авыллардан кешеләр килә колхоз рәисләре
Ике ел эчендә Чишмәбай егерме биш кешелек бригада оештырды. , Тегермән янын янә дә йомычкага күмеп, буа янына су белән суга тор- 4 ган ындыр табагы җитештерде — сугу машиналарын да. җилгәргеч- * ләрне дә куласага төшкән су әйләндерә Шул ук су үз юлы белән тегер- 5 мәнне әйләндерергә китеп бара. х
Зартугай кешеләре килмешәклектән кайткан Чишмәбайны телдән ♦ төшермиләр. х
Чишмәбай биш йөз баш ат сыярлык абзар сала У җил урманыннан. = Бояр урманыннан. Тугызбуй якларыннан олаулар бүрәнә ташый. Таран- * таска аргамак җиккән түрәләр, киерелеп утырып. Чишмәбайның эшен * карарга киләләр. х
Өзәргә, өзәргә, үз балтасы белән чабып өзәргә кирәк моны!
Тота-каба гына булмый Ж.аен табарга, нечкә җиреннән, җан җи- L- реннән эләктерергә кирәк.
Болай уйлавы юкка түгел Бадулнын. Чишмәбай ялчы булган. Бар. бәйләнеп кара Чишмәбай егерме беренче елны ачтан үлгән Рамазан солдат кызын өч баласы белән хатынлыкка алды Берничек тә бәйләнә алмыйсың Совет власте — юксыллар ягында. Герман пленында ул нишләгән? Шул көннәренә ничегрәк карый? Менә шуны беләсе иде
Гыйбадулла Ядкаров бер нәрсәне белеп алды
Элекке елларны азрак сөйләшә, күбрәк эшли торган Чишмәбайның. ил-көн алдында абруе арткач, теле дә чишелгән икән. Әсирлектә, аннары башкортлар арасында үткәргән көннәрен яшерми-нитми сөйли икән Ул сөйләгәннәрне бригада егетләре авызларын ачып тыңлый икән.
Чишмәбай ниләр сөйләгәнне бригада егетләреннән сорашу шик уятачак. Анысын эшләмәде Бүре Бадул. Икенче бер әмәлен тапты
Хәйләкәр һәм сак эш йөртә торган кеше буларак, җәмәгать каралтылары салына торган урынга ул төпчек улы Мифтахны йомычка алырга җибәрде. Алты пот бодай сыешлы арыш капчыгы белән черәшә- черәшә чи йомычка күтәреп кайткан унике яшьлек улын бик хәтәр мактады, капчыкны күтәреп карап, тел шартлаткан булды
— Анда ничек соң. улым, синең йомычка алып киткәнеңне күрүче- нитүче булмадымы?
— Күрсәләр ни! Анда бөтен авыл ташый. Персидәтел Миңнулла үзе кушкан бит ташырга Абзар яны чеп-чиста булсын ыштубыты! — дип әйткән.
—т Шулаймыни? — дип гаҗәпләнде әтисе.— Тагын барасыңмы соң. улым?
Бармый сиңа бик! Шайнурлар. Сәгъдиләрдән кимме әллә мин? Алар әнә әниләренә кыш буена корылыкка җитәрлек йомычка ташып куябыз, диләр
’ — Ә син?
Ә мин нәрсә? Мин дә ташыйм Түлке. әти. Шайнурларныкы төсле фәнир букча алырсың, яме. Шәмәхә буяу белән чәчәк сурәте төшергәнне. . _.
Гыйбадулла абзый улы Мифтахка чәчәкле фанер букча алырга вәгъдә итте' ә тегесе, үләрен-калырын белмичә, көннәр буе йомычкага йөгерә. ... ,
Әтисе улының эшен әледән-әле карарга чыга Шунда беррәттән сораштыра: абзарны ничек салалар? Персидәтел Миңнулла андамы? Балта осталары нәрсә сөйли? Олаучылар нишли?
Фанер букча вәгъдә ителгән Мифтах, берегн-оер калдырмыйча, күргәнне-ишеткәнне. түкми-чәчми, әтисенә кайтарып аудара.
Чишмәбай абый без колхозга биргән кара айгырның ялын сыйпый Бәләкәй бездә атлар, нәселле түгел ди. Менә ул Германиядә ат дисәң дә ат. ичмасам, ди Бер тартканда безнең ун ат берьюлы тартканны эһ тә итмичә алып китә, андагы йөк атларының тоягы да аш табагы чаклы бар ди.
Кара син аны. ә? Шулай дип әйтәме? Аш табагы чаклы диме? — Гыйбадулла абзаң битен баскан ала-кола каты төкне учы белән каплап елмая Башкалар шуны тыңлап утырамы?
Тыңлыйлар
Чынмы? Авызларын ачып тыңлыйлармы?
Авыз ачып тыңлыйлар, баш селкәләр.
Силсәвит Мәрдән дә тыңлыймы?
— Ул юк бит анда
- Кем бар соң?
- Каравылчы Әфләтун, тегүче Камали абзый. Түбән очның Сибга тулла малае Кара Шәйми. Бөкере Гафият, аннан ары килеп. Аксак Әхмәтҗан. хисапчы Шибай...
Шибай да килгәнмени?
— Килгән Мактануын күрсәң, әти! Персидәтел • әйтә, әгәр дә мәгәр быел шушы ат кәнүшниләрен салып бетерә алсагыз, бүләккә башмак тана бирәм. бөтен колхозны җыеп, бәйрәм иттерәм дип әйтеп әйтте дигән була.
Кара син аны. ә? Башмак тана бирәм диме? Бәхет баса икән алайса Чишмәбай абыеңны.— ди Бүре Бадул һәм. ашыгып, өйгә кереп китә...
Карары нык аның: Хисмәев Каюм Советка каршы коткы тарата. Үз кул астындагы балта осталарына, такта яручыларга, бүрәнә ташучыларга ул дошман сүзе сөйли.
Моны кәгазьгә төшерергә кирәк. Кәгазь алдан йөри торган замана.
Ике атнадан Зартугайда хәлләр үзгәреп китә. Иртә таңнан алмаш-тилмәш түкылдаган балта тавышлары тынып кала. Бу ни хәл бу? Әллә Чишмәбай авырып киткәнме?
Олы Чишмә буендагы чарлаклы йортыннан беркая да чыкмый торган. көннең-көн буе ишле балаларын һәм тавык-чебешен, мал-туарын карап кына көннәрен уздыра торган Хәнифә түтәй авылга күтәрелә, күршеләренә кереп, елый-елый сөйли Җиде төн уртасында тегермәнгә кара машина килгән: янтыкларына наган аскан ике кеше Каюмны алып киткәннәр. Нигә икәнен дә. кайчанга хәтле икәнен дә әйтмәгәннәр.
Зартугайлар аптырауда. Нинди генә гаепләре булды икән сон? Әллә, ходаем. Герман җиреннән шпион булып кайтканмы? Тәүбә-тәүбә, әстә- гыфирулла. үлмәсәң. әллә ниләр ишетерсең әле...
Түбәләре ябылып, капкалары куелган берәр йөз метр озынлыгындагы өч абзарда. Чишмәбайны юксынып, атлар кешни Калган ике рәт абзар, түбәсе ябылмаган килеш, яралы кош сыман моңаеп утыралар
Ул тирәдә эш тукталды.
Анда олау-олау бүрәнә китерүчеләр дә юк Йомычкага килгән бала- чаганың чыр-чуы да ишетелми.
Авыл кинәт юашланды. Давыл көткәндәй, тынып калды.
Кешеләр бер-беренә керми, бергә җыелган урыннарда сөйләшми торган булды Хәвефле, сагаюлы тормыш белән яши башлады.
Тагын бер айдан авылда дивана Майттыпыра пәйда булды Ике ел инде аны күргәннәре юк иде. Ул кайдадыр Тугызбуй якларында йөри дип сөйлиләр иде.
Табигать рәнҗеткән һәрбер кешене халык кызгана Майттыпыра дивананың югалуын да кызганганнар иде. Кайтып төшкәч, ничектер җиңел сулап куйдылар
Көне буе сүз дивана турында гына барды.
Көндәлек мәшәкатьләреннән арып-талып, авыл халкы саташулы йокыга талгач, урамнар буйлап кычкырып йөргән бер тавыш ишеттеләр
Бүре Бадулларда ачы бал белән сыйланып чыккан Майттыпыра капкаларга юан артыш таягы белән суга-суга кычкыра:
- Майттыпыралар! Имансыз кавемнәр! Җиде бабаларыгызның * чардуган буралары череп беткере! Кадалгырлары' Кая куйдыгыз минем £ Чишмәбаемны! Табып китерегез минем Чишмәбаемны! Майттыпыралар! i Денсезләр! Чишмәбаемны табып китерегез!
Күпне күргән авыл картлары аны тынычландырырга, өйгә кертеп S яткырырга итәләр. Ләкин ул аларга буйсынмый, аларның кулыннан ♦ холыксыз ат кебек тибенеп ычкына, капкаларга суга-суга. акырып елый- “ елый, үзенен. Чишмәбаен таптыра иде... =
11 X
1937 елның июнь ахырларында Солтан Айдаровны Җир төзүчеләр Z техникумының завхозлыгыннан чыгардылар
Солтан белә: моңа, әлбәттә, аралары суынганнан соң, Гөлмәрьямнең аның өстеннән директорга һәм партоешма секретарена әләкләп торуы да ярдәм итми калмагандыр Ләкин төп сәбәп ул түгел. Көндәлек матбугатта — үзәктән килгән газеталарда да, республика газеталарында да — халык дошманнарын фаш итү бара
Мәгълүмдер ки. эшләр болайга киткәч, партиядән чыгарылган Айда ровны техникумда завхоз итеп тотарга башына тай типмәгән! Эшсез калу янә дә сәламәтлеген какшатты. Ул ютәлләп йөри. Кәефе бик сүлпән. бите-башы көл төсле
Инде эш урыны да булмагач. Наркомземнан арзанлы хакка путевка алу юлы киселде Хәзер инде путевканы аларның икесенә — Нурия белән Солтанга эзләргә калды
Үтенеп-гозерләнеп, йомры телен ясмык итеп, кая гына бармады Солтан — файдасыз Көне-төне чаба торгач, ул хәлсезләнде, урын өстенә ятар хәлгә килде. Хәзер үк, бүгенле-иртәле Кырымга чыгып китмәсә. аның аяк сузуы да ихтимал иде
Булган барлык акчасын җыеп, булмаганын профессор Майскийдан алып торып. Нурия ирен көч-хәл белән курортка озатып җибәрде
Гомердә булмаганча авыр көннәр килде Нуриягә
Гаиләне ач итмәс өчен, алны-ялны белми эшләргә, институтка керүче яшьләрдән икешәр смена имтихан алырга кирәк иде.
Башлары әйләнгән иде аның. Иренә хат язарга да вакыты юк иде Анысын Солтан исенә төшерде Ачуы чыккан чакларда бик тә холыксыз була торган абзыебыз, хатынының кырыкка ярылырга җитүен дә белми, аңардан хат килмәгәнгә үч итеп: «Казан хәлләрен Гөлмәрьям хатыннан укып белдем».— дип язган иде.
Нурия хурлануыннан утырып бер елады. Аннары әнисе Шәмсенисаның кайчандыр. Нурия әле бала гына чакта да. үсеп җиткәч тә. иргә чыккач та сабыр булырга өйрәтеп әйткән сүзләрен искә төшерде дә. ничектер тынычланып китеп, пәрәмәч пешерергә, бернинди ямьсез нәрсәләргә карамастан, үзенә һәм кызына бәйрәм ясарга ниятләнде
Барысы әзер булып, чәй эчәргә җыенып кына торган чакта, каты итеп ишек шакыдылар.
Бик аптырап тагын ниндидер күңелсез хәбәр ишетүдән куркып, ишекне барып ачса, ни күрсен: каршысында чачактан-чуктан гына киенгән, битенә иннек-кершәннәр ягынган'. Гөлмәрьям басып тора
Исәнләштеләр.
— Керегез,— диде Нурия
Керде Гөлмәрьям
— Нн йомыш?—дип сорады Нурия; туп-туры сорады, чөнки күз бәйләш уйнауны мәгънәсезлеккә санады.
— Миңа Солтан Садыйковичнын адресын бирә алмассызмы? — диде Гөлмәрьям, ишек төбендә таптанып.
— Ярый, бирермен,—диде Нурия. Тик, сеңлем, безнең халыкта өйгә үз аягы белән килгән кешене бер чынаяк чәй дә эчермичә чыгару гадәте юк. Мин ял көне итеп пәрәмәч пешергән идем, без башта утырып чәй эчик, аннары адресны язып алырсыз,— диде.
Табынны озаклап, бөтен шартын китереп әзерләде Нурия. Гөлмәрьямнең әледән-әле кул сәгатенә караштырып алганын күргән саен озаграк мыштырдады. Ниһаять, утырдылар. Нурия чәйне гәрәбәдәй алтынсары итеп, куе итеп ясады. Техникум хәлләрен. Гөлмәрьямнең әнисенең хәлләрен. Свияжскида көннәрнең ничегрәк торуын, Иделдә халыкның су коенамы-юкмы икәнен озаклап, тәфсилләп, берсен-бер калдырмый сорашты. Кыстый-кыстый. ягымлы сүзләр әйтә-әйтә чәй эчерде Шуннан соң ул ягымлы-кунакчыл кеше булуын бер якка куйды. Әрсезләнеп килеп йөргән бу таш курчакны төнәтергә, Солтаннан гомерлеккә биздерергә кирәк иде.
Инде тәмам юашланып калган Гөлмәрьямгә Нурия кинәт кенә ире Солтанның Кырымнан язып җибәргән хатын чыгарып тоттырды. Кы- зыкайның хатны укыган чакта кызара баруын, аннары шул тоташ кызыллыкка аксыл тимгелләр бәреп чыгуын врач-психолог күзәтеп утырды.
— Күрдеңме, хөрмәтлем, акка кара белән язылган? Гөлмәрьямнән хат алдым дигән минем ирем. Ә сез, миңа килеп, комедия уйнап йөрисез! Сезнең әртисләнүегез бер дә ошамый миңа Без бит бергә укымадык, егетләр кочарга да икәүләп барганыбыз юк. Шулай булгач, сез миңа килеп йөрмәгез инде Үтенеп сорыйм сездән: бу ишекнең кай якка таба ачылганын онытыгыз.
Гөлмәрьямнең комедия уйнавы түгел иде бу. Аны Айдаровның адресын белергә техникумнан җибәргәннәр, чөнки техникумда хуҗалык эшләре буенча ревизия бара иде.
Гөлмәрьям үзенең нинди кыен, нинди ялган хәлдә калуын аңлаудан каушады, керфекләрен челт-челт йомгалап, Нурия Уразаевага беркавым карап торды.
— Минем Солтан Садыйковичка хат язганым юк...—диде көч-хәл белән.— Ул сезне алдаган, сезгә үч итеп язган.. — Гөлмәрьямнең иреннәре тетрәнде, ул каршысында басып торган мәһабәт, олысымак гәүдәле ханымның аңа ышанмавын, ә үзенең исә көчсез-ярдәмчесез булуын аңлады, чөнки күптән түгел булган җилбәзәклеге аңа ышанычны бетергән иде.
Ул керфек төпләренең кинәт җылынып китүен тойды, авызы чалшайды, сөрмәле күзләреннән бәреп чыккан үкенечле, ачы күз яше, битендәге иннек-кершәннәр арасыннан юл салып, ирен читләренә агып төште.
Бераздан ул айныды, ашыгып, күзендәге яшен сөртте, һәм. башын бик югары тотып, Нурия ханымга әйләнеп тә карамыйча, чыгып китте.
Аңардан соң Нурия бик озак уйга калып утырды.
Бәлки, ул ялгышадыр? Гөлмәрьямне юкка рәнҗеткәндер? Ләкин инде узган эш узган, аны кире кайтарып алып булмый, Солтанына, аны шундый да кыен хәлгә китереп куйган мәрхәмәтсез иренә, хатынының хәлен аңламаган эгоист иренә хат язарга дип. кәгазь-каләм алып килде
111
Казанга Әхнәф килеп төште. Сап-сары чәчле, озыи-чандыр гәүдәле, авыл малайларының күбесенә хас булганча, тартынучан 6v үсмерне Нурия башта танымады, чөнки аның Әхнәфне беркайчан да күргәне 88
юк иде Солтанның иң олы абыйсы Мөхәммәтша, завод эшчесе, пенсиягә чыкканчы, гомерен Ижевск каласында, корал кою заводын та үткәргән, табигый, Әхнәф тә шунда үскән иде.
Инде менә алар Зартугайга кайтып төпләнгәннәр.
Солтан, әле курортка киткәнче, туганнан-туган энекәшен, хат язып. Җир төзүчеләр техникумына укырга керергә чакырган икән. *
Соңгы елларда шактый ук кыю, щактый ук ирекле-мөстәкыйль тор- | мыш алып баруга күнеккән, тартыну-уңайсызлану сыйфатларын бер 5 якка сыпырып аткан Нурия Уразаева салам чәчле, буйчан егетне 5 күргәч, әллә ничек менә уңайсызланып калды, үзе дә сизмәстән дул- 3 кынлана башлады. “
Уңайсызлану һәм дулкынлануының сәбәбен ул бераз соңрак аңла- = ды. Кулына фанер чемодан тотып, аркасына юл капчыгы асып, ишек = төбендә торган үсмер егет Солтанның егет чагын хәтерләтә икән ләбаса! * Очлаеп килгән ияк, аксыл-саргылт төстәге кылдай каты чәч, әчү ташы төсле зәңгәр күзләр, өзеп-өзеп кенә, кирәген генә әйтү, дөресрәге иң $ кирәкле бер-ике сүз әйткәч, тынып калу — әллә кайчангы заманнарны, а революция давыллары белән Нурия йөрәгенә сеңеп калган Солтанны * искә төшерәләр иде
Алар бик тиз дуслаштылар. Җиңги белән каениш мөнәсәбәте түгел. апа белән энесе арасында була торган туганлык мөнәсәбәте урнашты алар арасында.
Әхнәф, бер яктан өй эшендә менә дигән булышчы булса, колхоз базарыннан бәрәңгесен-мазарын алып кайтса, икенчедән, ул Җир төзүчеләр техникумыннан Нурия өчен саф һавадан да болайрак кирәкле булган хәбәрләр дә алып кайтты
Солтан Айдаровны техникум коллективы ихтирам итә. Бер ише- ләре, директорыбыз бигрәк яхшы иде дип, икенчеләре, аңардан да булдыклырак завх'оз юк иде дип сөйлиләр имеш.
Нурия апасы Әхнәфнең чын күңелдән абзыйсы өчен сөенгәнен күреп тора, әмма ул аның тәж.рибәсезлеген дә белә.
— Син, энем, Әхнәф, анда үзеңнең Солтан Айдаров энесе икәнлегеңне әйтә күрмә тагын Беләсеңме, тычкан таяк белән йөргән замана, директорлыктан киткән абыеңа үч итеп, сине укырга алмый куюлары да бик ихтимал,— дип киңәш бирде ул а'ңа.
Яшьлекнең үз законы үзе белән!
— И-и-апа! Алмасалар тагын'— диде Әхнәф Озак кына сүзсез утыргач, әйтте: - Алмасалар! Математика укытучысы әйтә, мин сиңа «бишлеане квадратта итеп куям. Ничек кенә булса да югары мәктәпкә үрмәләргә тырышырсың. Синең, ди, математикадан сәләтең бик зур, ди Нишләрмен икән, апа, ә? Дөрес әйтә микән ул?
— Мин, үскәнем, сиңа ул хакта бер киңәш тә бирә алмыйм Менә абыең Кырымнан кайтыр, аның белән бергәләшеп киңәшерсез, яме.- диде Нурия — Абыең синең бик акыллы кеше бит. Башы бик йомры аның Математика, мөгаен. Айдарныкыларның барысында да бардыр Исәпләү сәләте, башлы булу һәммә кешегә дә бирелмәгән.
Әхнәф, апасы әйткәннәргә тын гына сөенеп, тыңлап утыра
Луиза белән Саниякәй биләмнән кайттылар Нурия, йөзе алсуланыбрак киткән кызын, күтәреп алып, Әхнәф абыйсына күрсәтте:
— Менә, абыкаем, без нинди булып үсеп киләбез. Бик ж.итез идек, йөгереп туймыйдыр идек. Безне бер явыз черки тешләде — Анофолез черкие Малярия таратып йөри икән ул мөртәт Аппетит бетте, абыкаем. Аппетит юк! Йәле, тәти бәтием, пепсин эчеп алыйк әле без Әллә соляная кислота да ярап торырмы?
— Кисата, кисата' — диде Сания, башын селкеп
Нуриянең дуслары, туганнары килгән саен сорыйлар:
— Нишләп бик бәләкәй бу бала? Әллә сез аны ашатмыйсызмы?
Әни кешегә моны ишетү авыр Шулай да бирешмәскә тырыша
— Маляриясеннән арынгач, үсәр әле,— ди.
Нуриянең башы тубал булган Институтта имтихан аласы, иренә хат язасы, өен кайгыртасы бар Нәнкесе Луиза, кызыкае Сания белән уртак тел табып яшисе бар Көн саен, сәгать саен кайгыртырга кирәк баланы. Аз гына читләштеңме — ул синнән бизә Аны башка дөнья, башка мохит чолгап ала.
Кайчандыр сабый чакларында ул суык суда йөзгән бака балаларын учына алып, җылытып йөри, идәнгә егылып һәлак булган куян баласы өчен кайнар яшь түгә иде. Инде менә докторлык диссертациясенә кирәк булгач, ул фәнни эксперименталь эш өчен әллә ничә мәчене корбан итте.
Әхнәф Жир төзүчеләр техникумына бик уңышлы бирде сынауларын. Абыйсы Солтан Кырымнан кайтканда, ул Свияжскига студентлар торагына күчеп киткән иде инде.
Солтан Кырымнан азмы-күпме тазарып, түгәрәкләнеп кайтса да. җанының тынычсызлыгыннан, эшсез калу газабыннан бик тиз ябыкты. Яңаклары суырылды, ирен читләренә калын-калын ике сызык ятты. Күзләре, кайчандыр җете зәңгәр булган, чаткыланып янган күзләре, төссезләнә башлады
Нурия боларны күреп йөри, ләкин иренә берничек тә ярдәм итә алмый Иренең сары кашлары бөркәп торган, тоныклана башлаган күзләрендә вакыт-вакыт ниндидер моң көйрәвен күргән чакта ул үзен кая куяр урын таба алмый.
Кайгы-хәсрәт килсә, кемгәдер таянырга кирәк.
Солтанның бердәнбер таяныр кешесе — Нурия Аеруча моңсу, сагышлы минутларда ул Нуриясенең кулын тотып, тик кенә утырып тора, яки әкрен генә, революцион җырлар җырлаган кебек кенә итеп моңая
Тамчылы гел чәчәкләре кебек
Башларынны түбән иясең Каннёр башың салып күкрәгемә. Ай, авыр шул. бәгырем, диясең...
Шущы авыр минутларда җырның сүзләре дә, җаннарны айкап ала торган көе дә, хәсрәтле башны түбән идерә. Жыр беткәч, өй эче тын- тын булып кала.
Нурия, аның кайнар кулын үз учында тоткан көе. күзләренә мөлдерәп карап әйтә:
— Син. әтисе, пенсиягә чык инде. Чирле килеш юк-барны уйлап, кайгыга батып утырганчы, азмы-күпме пенсияңне алырсың да өйне карарсың. ичмасам..
Нурия белән танышлыклары хакына Солтанны бик тырышып тикшергән тубдиспансер врачы Анна Аркадьевна да Нурия сүзен кабатлады. Аңардан да арттырыбрак әйтте бугай әле:
— Йә сез. күгәрченем, Солтан Садыйкович, хәзер үк эштән китеп, пенсионер буласыз, ягъни үзегезне үзегез саклап каласыз, йә аяк өсте егылып үләсез.
Солтанның үпкә-бавырларын актарып, эченнән ниндидер кайнар дулкын узды. Шулай ук беркемгә дә кирәге юк кешегә әйләндемени инде ул? Иске киемне ташлаган кебек пенсионерлар арасына ыргыталармыни аны?
«Юк. — диде аның эчкәрге үҗәтлеге.— Юк! Булмас! Китсәм дә, мин вакытлыча китәрмен' Бер елга. Нибары бер елга! Аннары сафка, тагын сафка! Партия әгъзасы булуы ачыклану белән, тагын сафка!»
Тиешле документларны алырга Наркомземга ул үзе бармады, гарьләнде, күңеле тартмады, ничәмә еллар күңеленә юшкын булып утырган үпкәсе, рәнҗеше кузгалды
Нурия китте документларны юлларга.
Кадрлар бүлеге мөдире Зурганов Нурияне, кашларын җимереп.
үзенә ниндидер этлек эшләгән кешене каршылагандай каршы алды Ьнт тиресе сөягенә ябышкан, чамасыз чандыр гәүдәле, шуңа булса кирәк, кыйммәтле шевиот костюмы өстендә канчык кебек кенә эленеп торган ир уртасы кеше сүзне кычкырып башлады:
- Ник килдегез безгә? Котылыр куыш эзләп килдегезме?
Нурия каушамады, үзенең, никадәрле итагатьле, ә тегенең ника- ♦ дәрле тәрбиясез икәнен күрсәтү өчен, чамадан тыш сабыр һәм әкрен ? тавыш белән ник килүенең сәбәбен аңлатып бирде 5
Зургановның чигенергә исәбе юк иде. Кычкырудан туктады ул тук- § тавын, әмма ныклыгын танытыр өчен, сүзне теш арасыннан кысып чы- 3 гарды:
- Бернинди белешмә дә бирмим. Кем сезнең ирегез? Партиядән “ куылган бер адәм! Андыйларны тереләй җиргә күмәргә кирәк Алар- 2 ның исемен халык хәтереннән сөртеп ташларга, җуярга вакыт!
Нуриянең каннары кайнап чыкты. Теш казналары кысылды. Ләкин " көчсезлекне. мескенлекне сиздерергә ярамый иде. Зәңгәр берет астын- £ нан ташып чыккан кара бөдрә чәчләрен рәтли-рәтли, сабыр булыр х өчен, барлык ихтыярын туплап: 5
— Ярар. Зурганов иптәш. Ярар. Тиешле белешмәне мин совет суды аркылы алырмын Анысы авыр эш түгел. Ә ни өчен сез миңа кычкырасыз? Ирем минем — гражданнар сугышы герое Дөньяда Мәскәү бар. ул кемнең кем икәнен аерыр Сезнең кем икәнегезне дә әйтеп бирер Гадәттә, артлары чиста булмаган кешеләр бугаз киерә торган булалар, диде.
Гаҗәп хәйран тамаша: әле генә әллә кем булып бусарынган Зур ганов кинәт йомшап китте. Теленнән гафу үтенмәсә дә (ике хезмәт кәре карап тора иде!), җылынып киткән күз карашы белән утырырга ымлады. Нинди белешмә кирәклеген сорашты, үзенә карап торган егетләргә кыска гына итеп әйтте:
— Языгыз белешмә!
IV
Солтан, пенсия чыгып, берничә ай узуга, финанс-экономика институтына читтән торып укырга керде.
Нурия Уразаева да инде бу вакытта докторлык диссертациясенең практик ягын төгәлләп, кирәкле препаратларны җыеп, мединститут рәссамы Ида Израиловнаның микроскоптан карап ясаган рәсемнәрен туплап куйган иде.
Тагын бер атнадан кафедра җитәкчесе Майский ике профессорны Кабулов белән Голосовны кафедрага чакырды Уразаеваның докторлык диссертациясен ашыктыра төшәргә кирәк иде Хезмәтнең практик өлеше докторлык диссертациясе өчен әзерме — әнә шул кызыксындыра иде галимнәрне. Шуңа күрә иң элек «шәхси күзәтү» бүлеге хакында Уразаеваның информациясен тыңлап, күргәзмә әсбапларын карадылар
— Йә. ничек, иптәшләр? — диде Майский, өстәл янына утырышкач
Ул үз фикерен әйтергә ашыкмады Авторитеты белән башкалар фикерен басып калдырудан курыкты
- Материалы җитәрлек. Препаратларның да. иллюстратив рәсем нәрнең дә сыйфаты яхшы Теоретик өлешен язарга да киләсе елга, ягъни 1938 елның апрелендәме. маендамы докторлыкны якларга әзерләнергә кирәк. — диде Кабулов.
Ә сезнеңчә ничек. Николай Григорьевич? т-дип. кафедра мөдире профессор Голосовка төбәлде.
Кабулов фикере белән тулысымча килешәм. - диде Голосов Нурия Аббасовнанын эшләү сәләте мине сокландыра Авыр гаилә язмышы да аны эшеннән туктата алмады. Профорглык вазифасы да эшләү
темпын киметмәде. Әлбәттә, болар барысы сәламәтлек бәрабәренә эшләнә. Без моны беләбез. Шунлыктан диссертацияне яклау вакытын максимум якынлаштырырга кирәк
Майский күз карашын Уразаевага күчерде:
— Йә. диссертант үзе ни әйтә?
Нурия дәшмәде Колаклары ут кебек кызыша башлавын тойды.
— Ни булды Сезгә. Нурия Аббасовна?—диде Майский аптырап.
Нурия, һәммәсен гаҗәпкә калдырып, башын аска иде, ишетелер- ишетелмәс тавыш белән:
— Мин апрель аенда бәби табарга җыенам., — диде.
Галимнәр кинәт — очесе берьюлы — селкенешеп куйдылар нишли бу ханым? Акылы бармы моның? Өендә ике яшьлек кызы, авыру ире Пенсионер әле җитмәсә .
Александр Николаевич Майский, сакалын учлап, уйга калды Кабулов каядыр тәрәзәгә карап тора башлады Голосов тынлыкны һәрва кыт авыр кичерә иде. түзмәде:
Ярый. Зыян юк Бала булса икәү булсын. - дип. газаплы тынлыктан коткарырга теләп сүз башлады - Без әнә бер Саша белән торып калдык. Ул-бу булмагае дип ут йотабыз Хатын малайны тирги башласа, мин баш күтәрәм, мин әрләсәм — хатын килеп кысыла, икәү булсалар, уйлап та бирмәс идек. Житәкләшеп үсәрләр иде
Тагын тынлык урнашты
V
Икенче бәбиен табар алдыннан Уразаевага местком унике көнлек путевка тәкъдим итте. Казаһдагы йөкле хатыннар санаториена алган бу путевка Нуриягә үз гомерендә беренче мәртәбә бирелгән путевка иде. Ул әле аны соңыннан ничәмә-ничә еллар исенә төшерәчәк. Медицина институтындагы хезмәттәшләренең мәрхәмәте, изге күңеле белән эшләнгән шушы эш Нуриянең нервыларын кылдай тартылудан саклап калды.
Әгәр Рафаэлен табар алдыннан унике көн ял итеп, күңелен көрәйтеп куймаган булса, бала табу вакытында югалткан каннан ул аякка баса алыр идеме икән?
Улы белән котларга килгән хезмәттәшләре, аның җир төсле булып күгәргән йөзенә карап, бик кызгандылар Кешене кызгана белмәве белән дан алган Татьяна булып Татьяна да Нуриянең тонык, хәлсез чыраена, ябык ак кулларына шул -хәтле дә зур кызгану белән карады ки, Нурия үзе дә. Татьяна Васильевна да елап җибәрүдән көч-хәл белән генә тыелып калдылар
Кабулов хатыны Анна Аркадьевна белән килгән иде Алар. Нурияне күргәч, әдәп йөзеннән, курыкканнарын белдермәделәр
— Нәфисләнеп киткәнсең дип әйтимме. .Нурия Аббасовна? Ир бала табу кыз бала табудан кыенрак бугай ахрысы,— дигән булды Кабулов
Профессор Майский больницага килмәде. Нурия кайткач кына, аларның ренә килде. Бер көн кичекмәстән, профессор Малкин клиникасында ашказанын тикшертергә кушты, андагы абруйлы кешеләргә үз бланкасында хат язып бирде.
Александр Николаевич диагнозны дөрес куйган булып чыкты Чыннан да Нуриянең ашказаны кислотасы кимегән икән, шуны белеп алу белән, өстәмә чарасына керештеләр, һәм ул әкрен әкрен аякка баса башлады.
Ләкин тиз генә тернәкләнеп җитү мөмкин түгел, азык-төлек кыйбат, базар бәяләрен төшерәбез дип такса куйганга күрә, авыл агайлары итен-маен. йомыркасын дигәндәй, район базарларында гына сагалар. Казанга алып та килмиләр иде.
Тормыш отыры кыенлашты
Авылга. Иж тугайларына кайтып килү, саф һавалы нарат урманында йөрү, яна сауган җылы сөт эчү Нурияне аякка бастырыр иде дигән теләк уянды.
Солтан финанс-экономика институтының беренче курсын тәмамлаганнан сон Нурия. Солтан, өч яшьлек Сания һәм ике айдан аз гына ♦ артык Рафаэль — ике палубалы Агыйдел пароходына төялеп, туган = якларына китеп бардылар. i
Пароходта эссе түгел, начар гына булса да каютасы да бар иде 5 Нурия, ябыклыгыннан оялып, палубага чыкмады, ул каюта тәрәзәсе § буенда иягенә таянып. Идел ярларын, яр өстендәге урманнарны, тау * итәкләрендә сибелгән авылларны күздән үткәрде
Иделнең ишелеп-ишелеп менгән уң як ярына елышып, баржалар = бара — артларында яртышар чакрымга сузылган сал кәрваннары Бук- * сир пароходлары төтен бөрки, алар яннан узып киткән чакта, тель- < няшка кигән таза беләкле матросларның өзек-өзек команда тавышлары. | су өсләрен яңгыратып көлешкәннәре ишетелеп кала; яр буе тукталышларында, вак-төяк пристаньнарда тау-тау өелгән ящиклар, сыра мич * кәләре. әрдәнәләп өелгән он капчыклары күзгә ташлана, мазутка буялган ир-ат. яшь-җилкенчәк, алар пароходына бау ыргытып, пароходны яр буена тартып китерә, юан тимер бүкәнгә бәйләп куя. Гөрелте, шау шу. чуар киемле кешеләр агымы Тозлаган балык исе. дегет исе. юеш дымлылык Нуриянең нечкәргән күңелен өтеп-өтеп ала; тозлаган балык белән ипине умырып-умырып ашыйсы килә башлый
Пәнҗәр пристаненда аларны Шәяхмәт Айдаров каршылады
Инде чәчләре көмешләнгән, арка-җилкәсе калынайган, өстенә ярым хәрби гимнастерка, галифе чалбар, хром итек кигән бу кеше Солтанга да. Нуриягә дә ничектер тоныкланыбрак, җиргә чүгебрәк калган кебек тоелды.
Ә бит ул заманында Солтанны укырга җибәргән, үзе белән саллар агызырга алып йөргән, дөньядагы иң бәхетле, буй җитмәс югары кеше, хыял канатларында бик еракларга китә алган кеше иде
Хәл-әхвәлне кыска гына сорашты Тарантас башына утырып торган түбәтәйле Бәдри карт белән таныштырды. Үзенең озата бара алма вын әйтте Райком бюросы үткәрәсе бар икән Мөхәммәтша абзыйсына, аның җәмәгатенә сәлам күндерүләрен үтенде һәм . Солтанны бер читкә ал ып:
Кичкә табарак килеп чыгармын, көт. яме. - диде
Кучер сүзсез иде Атны ул җай гына юыртып алып барды.
Нуриягә аның шулай булуы ошап та куйды. Баш өстендә чиксез зәңгәр күк бар чагында, юлның ике ягында игеннәр чайкалып утырганда, корыны бушка аударып, тел кашып бару нигә кирәк?!
Авылларны уздылар, урманнарны уздылар, каен урманының матур бер аланына кереп, ял итеп, үләннәр хуш исен иснәп, хрман шавын тыңлап чыктылар. Нурия агач күләгәсендә сабыен име пи алды.
Зартугайда Солтаннар йортына кайттылар
Капкадан аларны Мөхәммәтша абзый үзе ачып кертте Сакал мыек үстергән, башына чигүле яшел түбәтәй, аягына җәй булуга да карамастан авыр күнитек киеп алган бу могтәбәр кеше аларны озак еллар завод гөрелтесендә эшләп, саңгырауланыбрак калган кешеләргә хас тоныграк тавыш белән каршылады:
Менәтерәк вәйт... Карасана боларны. кичәгенәк кичен, вакытсыз йоклап китеп, төш күреп яттым ие. Солтан Уҗил урманы ягында җир бүлеп йөри, имеш Нурия, ә Нурия, тукта, ничек дип күрдем әле? Әһә-* Кызыл флаглар күтәреп, авыл кызларын мәктәпкә алып бара икән дим ( аумысыз. туганнарым, исән-имин генә кайтып җиттегезме? Бә-рәкалла' Малайлары туган дигәннәрне, шушымыни бөтерчек? Атын пичек дип куштыгыз5 Рафаел? Ну-у?! Карасана, үзенә күрә генә тү
гел. күзендә мәгънә бар моның! Айдарлар токымы бу. билләһидер әгәр! Сөбханалла, күз тимәсен, үз бәхете үзе белән булсын! Сания дә Сания дип авыз суларын корыта ие Әхнәфебез—шушы булдымыни Сания? Бәрәкалла, монысы, килен, сезнең якка. Габбас кодалар ягына тарткан дип әйтимме? Үзеңнең дә чалымнарың бар төсле, кайсыдыр бер төшендә Солтан, да посып тора Кил әле. балакаем, күрешик әле әйбәтләп Менә шулай, матурым, мин синең дәү абзаң Мөхәммәтша булырмын... Әнисе, әнисе, дим, Фәтхениса! Каяле кесә төбеңдә аунап яткан берәр кәнфитең юкмы? Минем бит зур сеңлем кайткан Бәрәкалла!
Улы Әхнәф турында ул соңгы кеше итеп сорашты.
— Ни хәлләрдә студии? Әкәдимик булып «.итешәме?
Солтан ирен чите белән генә елмаеп:
— Академик булырга ерак әле. абый. Ике-өч ел чиләнәсе бар, - диде.
— Дәрте булса, дәрманы табылыр. Солтан белән Шәяхмәт абыйларына тарткан булса, кайгырасы юк. сәвит аңардан кеше ясап чыгарыр. И фсю! — диде .Мөхәмматша абзый һәм. «ыстудин» хакындагы сүзне беткәнгә санап, кучер картка таба борылды.
Хәзер үк кайтам дип. миңа озак юанырга кушмадылар, дип өзгәләнгән Бәдри картның, ай-ваена -куймыйча, атын тугарып, йөгән тезгенен лапас баганасына бәйләп куйды хужа абзый.
— Бер ярты сәгать чамасы кипшенсен айгырың, кордаш Ашыкмыйк. Аннары су эчертеп, алдына яшел печән салырбыз, - диде Мөхәмматша абзый.
Адәм баласы, олыгайган саен, туганнарының кадерен күбрәк белә торган була Мөхәмматша абзый, сакаллы сабый, энесе Солтан .кайтканга. үзе белән Нурия киленне, балаларны алып кайтканга, улы Әхнәфнең, абыйлары юлыннан бара торган егетнең, эшләре көйле булуына тыиы-көне бетеп сөенде. Печән өстендә дә суймый каддырган печтер- гән тәкәсен суеп. Фәтхениса түтигә түтәрәме белән ит кертеп бирде.
— Менә, әнисе, сиңа түшкәнең яртысы, калганын базга куйдым. Пешер ашыңны, пешер бәлешеңне. Казан кунаклары көн саен кайтып тормый.
Кадерле кунакларга дип. авыл «.ирләрендә әзерләнә торган кызыл эремчек корт чыгардылар. Бавырсак, атланмай, кәрәзле бал куйдылар Табын түгәрәкләнде дә китте.
Әйдәгез әле. «итешегез, туганнар. Ит-мазар пешкәләгәнче. без. Солтан, очрашу саулыгына мыекларны чылатып алыйк әле бер
Авыл кешеләре кебек оялып тартынып кына кыстамый Мөхәммәтша абзый, потомственный эшчегә хас ныклык белән, үз-үзенә ышанган бер н ы кышлы к белән кыстый.
— Пәле. Солтан, әтиең урынына калган абыеңны мыскыл итеп утырма, әле Рабучий сыйныф дигәченнән дә без дә төшеп калганнардан түгел. Әгәренки, бик беләсегез килсә, мин бит кырык ел гомеремне забутка бирдем Бер тоташтан! Сабындыр-жилемдер кайната торган шырдый бырдый забутка түгел, патша гаскәрләренә туплар койган забутка. и шулай ук, ревәлүтсене саклап калган забутка
— Менә шулай инде ул Мөхәммәтша абзагыз. Кунак килдеме — теле ясмаклана да китә. Ижау забутын мактый башлый. Башка чагында мүкләк сыер төсле тып-тын йөри, сүзен аркан белән дә тартып ала алмассың, дип. Фәтхениса жиңги. авыз читен яулык почмагы белән сөрткәләп, сүзгә кушылды
Мөхәмматша абзый хатын-кыз белән авыз чайкап утыруны кирәкмәс бер нәрсә дип тапты булса кирәк. Фәтхеиисасына жавап-мазар биреп тормады, иркенләп бер мәзәк сөйләргә креште:
— Беләсеңме. Солтан, безнең татар халкында әкәмәт тә кызыклы сәер бер мәзәк бар. Абыйлы-энеле ике туган булган. Моның олысы өйләнгән Өйләнүен өйләнгән дә бит. пнимаеш. беренче баласы тууга.
үлеп тә киткән. Урманда аю ботарлаган моны Аю бит ул хикмәтле вә гайрәтле җануар, ата белми атсаң үтерә ул сине, вата-сыта Менә шул олы малай вафат Килен тол калды бит инде. Бер баласы белән Нишләргә? Килен шундый сылу, шундый булдыклы, пнимаеш. нәрсәгә генә тотынмасын - гөл итә дә куя! Ярый. хуш. жибәрәсе килми бит картларның киленне Жибәрәсе килми' Нишлиләр болар' Кече малайны ♦ өйләндерәләр. Өйләндерәләр, пнимаеш, килен күңелсез. Перәметекн i әвене янган кеше төсле бу. Күңелен ачып булмый моның! Балтасы суга £ төшкән кеше төсле. > §
Балта бит ир-атта гына була, диде Фәтхениса. ирен чите белән 2 елмаеп, Нуриягә күз кысты. ♦
Тик тор. кортка, анысы аның сүз җилеме өчен генә әйтелә. “ Карале моны, остабикәләр төсле акыл өйрәтеп утыра, пнимаеш.
Йә. йә. сөйләп бетер, абый.— диде Солтан, сәгатен чыгарып * карады — Шәяхмәт килергә күпме калганны белергә теләве иде
Ийе. шулай, килен күңелсез «Син нәрсә.—ди моңа кече ма- 2 лай. нигә алай кыланасың? Вә пирвих. син миңнән олы, пнимаеш. вә втарых. мин сине сабый балаң белән алдым. Син мине яратмаска нис- - мнеш правы!» - ди. Елмая килен, әйтә: «Абыең синең беренче төнне минем өстемә кара мәче атты Мин тетрәп киттем»,— ди. Ах. менә нәрсәдә икән хикмәт. Кече малай да тапкан кара мәче, килен өстенә дә аткан аны, әммәдәки киленнең бер кылы да селкенмәгән Ярсыган егет, ник. дип кычкырган, аяк тибеп. «Кара мәчене ничек ыргытасын бит. кайчан ыргытасың».— дигән килен.
Мөхәмматша абзый берара дәшми торды, кисәк кенә нәтиҗә ясады Кайчан ыргытасың, пнимаеш. ничек ыргытасың Бер мәртәбә зөфаф кичәсен узган хатын-кызны мәче түгел, юлбарыс ыргытып та куркытып булмый
Фәтхениса түти белән Нурия, эшләр болай олыга киткәч, шыпын- шыпын гына кузгала башладылар
Мөхәммәтша абзый аларга күз кырые белән генә карап алды, туктатмады. әйтер сүзен матур гына итеп очлап куйды
Туганым. Солтан, син укымышлы кеше. Дөньяның кая таба барганын белә торгансыңдыр. Утырыйк әле бер сөйләшеп, исән чагында. Бу дөньяда иртәгә әллә кем бар. әллә кем юк Әнә ярман пленнарын әйләнеп, башкорт далаларын гизеп кантканые Чишмәбай Тегермәнче Каюмны әйтәм Калхузга нинди терлек абзарлары җиткезде, нинди иттереп су белән суга торган әвеннәр корды һәм мәкәе дә аның эше. Куллары алтын ие бит. пнимаеш. менә хәзер безнең табында утырасы кеше ие бит. балаларын ятим калдырып. Хәнифәне тагын тат итеп
- Нишләде? — диде Солтан ашыгып
- Нишләсен? Суга төшкән күк югалды.
Авыр тынлык урнашты.
Мөхәммәтша абзыйның соңгы сүзләрен ишетеп калган Фәтхениса түти белән Нурия кире керделәр.
Хәнифә түти тагын дүрт бала белән өелеп калдымыни3 - диде Нурия.
- Өелеп калды шул. бахыр
Нурия кайчандыр үзен тәрбияләп-багып үстергән кече әнисен чын күңелдән кызганды И дөньялар! Диңгез суларына эләккән йомычкалар төсле чайкыйсың син адәм баласын'
Нуриягә чиксез кыен булды. Күзенә бәреп чыккан кайнар яшьне кулъяулыгы белән сөртергә кереште ул. Күңелен бик дәү таш басты. Солтанны партиядән чыгару, аның үпкә авыруы алуы, шулар янына инде менә Чишмәбай Күбрәк шул. күбрәк бер йөрәккә Чүлмәк тә бит бер тулгач түгелә.
Табынның яме китте Фәтхениса белән Нурия, сабыйларны ашату, кичкә аш-су әзерләү сылтавы белән, китеп бардылар
Мөхәммәтша абзый, Солтанны ияртеп, лапаска тәмәке тартырга чыкты.
Ул арада Шаукымлы Шәяхмәт тә килеп җитте.
Аның аягында хром итек, өстендә ярым хәрби гимнастерка, галифе чалбар иде. Юл кожанын кулына тоткан иде.
Хәл-әхвәл сорашып, кул биреп күрешкәч.
— Бәдретдин абзый кайда? — дип сорады ул
— Хәзер кайтыр, күрше авылга йомыш белән җибәргәнием,— диде Мөхәммәтша абзый
— Нинди йомыш?
Нинди дип сорап торган булма инде. Ир-атның нинди йомышы була, белмисеңмени?
— Сез нәрсә, шулай зурдан кубарга чамалыйсызмыни әле? — диде Шәяхмәт Айдаров, абыйсының сүзләрен бигүк өнәп бетермичә.
Беләсеңме, энем Шаукымлы Шәяхмәт. Син теге ни ривә- лүтсе чыкканчыга кадәрле кушаматың белән әйткәнгә ачуланмый тор- ганыен. Ник дип әйткәндә, син чыннан да шаукымлырак иең бит. Инде түрә булгачыннан, безнең белән табында бер чүкердәшеп утырасын да килмимени? Дөнья бит фани, Шәяхмәт. Әнә бит Чишмәбайны ал
Шәяхмәт Айдаров «рабочий сыйныф» алдында илдәге хәлләрне сөйләшергә теләми, ул бу хакта Солтанның үзе белән, кара каршы утырып, күзгә-күз карап кына сөйләшергә тиеш иде.
Ул абыйсы Мөхәммәтшага папирос сузды, тегесе алмады:
— Безгә батмый ул. энем Рабучий сыйныфка аның бакчада үскәне, махра дип аталганы шәбрәк.
Газета кәгазен шатырдатып ертып, бармак юанлыгы итеп тәмәке төрде, тел очы белән төкерекләп ябыштырды, ут алдырды. Сакал- мыеклы битен аксыл төтен белән күмеп, рәхәтләнеп көйрәтергә тотынды.
Алар тәмәке тарткан арада Солтан бәрәңге бакчасы ягына чыгып керде.
Күпереп-тулып торган яшел бакча аклы-шәмәхәле бәрәңге чәчәге белән тулган; көндез кояш эссесеннән җылынган бәрәңге сабакларыннан. күңелне кузгатып, әчкелтем бер ис агыла; бакчаның түрендә ак мунча күренә, аның кырыенда ике шомырт агачы үсә, бире табарак бакча киртәсенең буеннан-буена - сәрби куаклары тезелеп килә; каршы якта, мунчаның турысында диярлек, өч баш умарта са- рылы-зәңгәрле, кызыллы төсләре белән балкып утыра; бакча өстендә, сәрби куакларында умарта кортлары гөж килә иде.
Бал кортларының тигез гөжләве, бәрәңге сабаклары арасында, киртә буендагы үләннәр эчендә чикерткәләр сайравы җанны тынычлык белән тутыра, сиде табигатьнең мәңгелек хәрәкәте белән тоташтырып. үзеңә үзеңне хуҗа итеп куя иде.
Солтан бер генә мәлгә, әллә авылга кайтып төпләнергәме икән, дигән фикергә килде.
Ул арырак, бакча башынарак китте. Биредән тау башын тутырган сап-сары бүрәнәле амбарлар, каршы якта. Аксагыз-тауларының итәгендә, тегермән канавы буенда үзләре бер авыл кадәрле булып урнашкан терлек-туар абзарлары Зартугайга яңалык керткән, аны элекке мескен хәленнән чыгарган иде
Нәкъ әнә шул амбарлар, терлек-туар абзарлары аны авылга кайтып төпләнү уеннан кире чигендерделәр. Аларны бит Чишмәбай салган Аларга Чишмәбайның күңел җылысы кушылган, маңгай тире тамган Ә үзе. үзе кайда соң хәзер Чишмәбай? Себер тайгасында урман кисәме? Шахталарда күмер чабамы? Юк. Солтан авылга кайтып кына җан тынычлыгы тапмаячак. Авыл аны өстенә килгән бәладән коткарып кала алмаячак Аннары бит әле ул котылып калырга да теләми Ул гаделлекне табарга, биографиясен чиста-саф итеп күрергә 96
тиеш Нух Галләмнең яласыннан аны кайчан да булса бер аралап алырлар әле Аңа партбилетын кире кайтарып бирерләр. Бу хакта югарыда, Үзәк Комитетта белми торганнардыр. Аларга Саптан Айдаров хакында чын дөреслекне әйтеп бирүче юктыр...
Солтан бакчадан әйләнеп кергән чагында, Бддретдин карт инде күрше авылдан әйләнеп кайткан, Мөхәммәтша абзыйның йомышы да * үтәлгән иде. 3
Кайнар аш, яңа суйган ит, ярмаланып пешкән бәрәңге белән та- 2 мак туйдыргач, Шәяхмәт Айдаров абыйсы Мөхәммәтшадан, түбәнчелек £ белән гафу үтенеп, үзен җибәрүне сорады. Салагышта, Яуморзада, § тагын берничә авылда аның урып-җыю эшләренә әзерлекне тикшерә- ♦ се бар икән. Ул бүген үк, төн уртасында булса да, Пәнҗәргә кайтып = җитәргә тиеш икән. °
Мөхәммәтша абзый тешен кысып кына риза булды. J
— Абый, сый-хөрмәтеңә рәхмәт, Саптан мине Уҗил урманына < хәтле генә озата барсын,— диде Шәяхмәт. |
Юл аягына берәр чәшкә чәй эчкәч, кузгалдылар :-
— Син инде, энем Шәяхмәт, бик зур түрә булсаң да. абыеңны 1 онытып бетермә. Синең бит миннән дә якын беркемең дә юк, пни- маеш. Авылларга чыкмый тормый торгансыңдыр. Чыккан чагыңда бер генә сәгатькә булса да атаң урынына калган абзаца сугылып кит. Аның өчен сине ботыңнан тотып асмаслар, пнимаеш,— диде.
Ул аны кочаклады Шапылдатып Шәяхмәтнең аркасыннан какты. Аннары аерылыштылар.
Яңа печән белән сыйланып өлгергән туры айгыр Мөхәммәтша абзый каерып ачкан капкадан, башны бик текә тотып, тыпырчынып-кыл- таеп чыгып китте.
Авылдан күптән аерылган булса да, үзе әйтмешли, кырык ел буена завод тузаннарын йотып ятса да, айгырның ыспайлыгына, көязлегенә, үз дәрәҗәсен белеп, хуҗасы кебек иркен кылануына сокланып карап калды Мөхәммәтша абзый
VI
Зартугай урамыннан атны салмак атлатып алып чыктылар. Саптан күзен алмый карап барды. Яшел бәбкә үләне түшәлгән биек койма буйларында, тыкрыкларда казлар йөри, тавыклар тибенә, киртә казыгына бәйләп куелган кызыл бозау сузылып ята иде. Кама- лиларның бәрәңге бакчасы әле Солтан малай чакта ук чыршы агачлары белән әйләндереп алынган иде. Солтаннар ул чыршыларны кайчандыр бер санап та чыкканнар иде. Утыздан артык иде алар. Биек төз чыршылар әле дә исән, Зартугайга ямь биреп тезелешеп торалар
Мәчет тә исән икән әле, манарасы гына юк Таминдар бай салдырган мәктәп бинасы да исән, анда хәзер медпункт ачканнар.
Урам аулак, үтеп-сүтеп йөргәннәр күренми. Халык кырда, яшелчә бакчаларында, терлекләр янында
— «Кызыл Зартугайаның хәле ничек?—дип сорады Солтан
Абыйсы кепкасын салды, чаларган кыска чәчен, маңгаен кулъяулыгы белән сөрткәч, яңадан киде.
_ Начар дип әйтеп булмый Партоешма секретаре ‘Каһарманов та, председатель Батыршин да тырыш кешеләр булып чыктылар. Дөрес, Батыршинны күздән ычкындырмыйм. Халык белән киңәшмичә, башбаштакланып киткән чаклары да булгалый Карап-барлап тормасаң — киртә сикерергә дә күп сорамый. «Кызыл Зартугай»га яңа кеше килде Укытучы Мәктәп директоры Менә ул мине шатландыра
— Мин белгән кешеме?
Юк Фамилиясе—Муратов, исеме — Зәйни. Беләсеңме. Сап
тан, бер пычрак сыер бөтен абзарны буярга җитә диләр Киресе дә була икән. Бер Муратов, япа-ялгызы диярлек. Зартугай мәктәбен республикага күтәрде. Балалардан яшелчә үстертә, куян карата. Өстәвенә —динамик белән эшләтеп, электр ала башладылар. Хәзер тирә- як авылларда аны бер дә телдән төшермиләр. Август ахырында Са- лагышка зона конференциясе җыябыз. Әгерҗе төбәген. Шунда Зартугай мәктәбенең тәҗрибәсен үрнәк итеп куярга исәп.
Болар яңа хәбәрләр, әлбәттә. Ләкин Шәяхмәтнең Солтанга әйтәсе сүзе шушымы? Шушылармы әйтер өчен ул аны Уҗил урманына хәтле алып барамыни?
Авыл урамын чыкканчы алар бүтән бер сүз дә сөйләшмәделәр. Каз-үрдәкләрнең күплегеннән ап-ак булып, күзләрне камаштырып күренгән тегермән буасы яныннан узып, тагын бераз баргач, алты почмаклы, биек коймалы һәм урыс капкалы бер йорт янына атны туктаттылар.
— Төшик әле,—диде Шәяхмәт.
— Төшик,— диде Солтан да, аның белән килешеп.
«Мөгаен, Хәнифәне күреп чыгарга телидер»,— дигән уй килде Солтанның күңеленә.
Аттан төшкәч, икесе дә, башларын югарырак күтәреп, йортны күздән үткәрделәр. Йорт чарлаклап эшләнгән, чарлагы ак-зәңгәр-сары буяуларга буялган, капка такталарына кояш сурәте төшерелгән, тәрәзә йөзлекләре челтәр-челтәр, тәрәзә каршысындагы биек койманың да югарыгы ягы челтәрле рәшәткә итеп ясалган иде.
Солтанның күңеле әллә нишләп китте Шушыларның барысын юктан бар иткән кеше — көнлекче Хисмәй малае хәзер юк Аның кайда икәнен, нишләп йөрүен, дөньяда бармы-юкмы икәнен беркем белми.
Шәяхмәт, хром итекләре белән зур-зур атлап, капкага таба юнәлде. Келәне күтәреп, капканы ачты Ишегалды чирәмендә кыткылдашып йөргән аклы-каралы тавыклар лапаска таба йөгерделәр, кызыл кикрикле зур ак әтәч кенә, башын кыңгыррак салып, шпорлы озын аякларының берсен күтәргән көйгә, ишегалды уртасында торып калды. «Ко-ко-ко-ко!»— дип гайрәтле кытаклады.
— Әллә өйдә юк инде болар?— диде Солтан үзалдына.
Шул сүзне әйтеп бетерүе булды, лапасның бәрәңге бакчасына чыга торган капкасыннан кулына зур табак белән яңа бәрәңге күтәргән унбер-унике яшьләрендәге юка гәүдәле, ак ситсы күлмәкле кыз бала килеп керде. Чит кешеләрне күргән мәлгә каушап туктап калды, аннары нидер чамалап алды, табагын җиргә куеп, ашыгып аларга таба килә башлады.
— Солтан абый'. — дип кычкырып җибәрде ул.— Әллә танымыйсыңмы? Мин бит Шәфика.
Солтан бер генә мизгел искиткеч якынлык, туганлык тойгысы кичерде. Аңа үтә дә үз итеп, абыйсы итеп (җизнәсе дип түгел!) йөгереп килгән Шәфиканы ул күкрәгенә кысты, тегесе, карышмый-ннт- мн, аның күкрәгенә сыенды -
Шәяхмәт абый, таныш бул. Габбас мулла кызы Шәфика,— диде-Солтан, әле һаман да дулкынлануын баса алмыйча — Йа ходай, нинди үскән ул! Эшкә ярый башлаган. Әниең өйдә юкмы әллә, матурым?
— Әни сепарат йортына китте,— диде Шәфика, кулларын күкрәгенә кушырып.*
\ — Ә энеләрең кайда?
Мәхмәй белән Әхмәнне әйтәсеңме? Алар су буенда — балык тоталар Шамилне әни үзе белән алып китте — Аның кинәт чырае караңгыланды. иреннәре тетрәнде, әйтер сүзен әйтә алмый торды Бераз исенә килгәч кенә: Чишмәбай абыйны алып киттеләр Кайтмый да кайтмый Әни көтә, кич саен намаз укый, ходай тәгаләгә ялвара. Әйдә. абый, өйгә керегез. Самавыр куям Бәрәңге пешерермен.
Юк. балам, хәзергә кереп тора алмыйбыз,— диде Шәяхмәт Айдаров Әниеңә сәлам әйт, менә шушы күчтәнәчне тапшыр, яме.
— Кемнән дип әйтим, абый?
. Солтан абый белән Шәяхмәт абый кергән иде диярсең. Икенче тапкыр иркенләбрәк килербез дип әйттеләр диген, яме.
Алар Шәфиканы аркасыннан сөеп, саубуллашып китеп бардылар. * Шәфика яшел чирәмле ишегалдында, тал чыбыгы төсле нечкә булып, « ак ситсы күлмәге, ак яулыгы белән дөньяны балкытып торып калды. *
Солтанның күңелендә ул ныклык уятты. Аны янә дә Казанга алып 5 китәсе, укытасы, мәктәбен тәмамлатасы булыр... §
Кара туры айгыр, дилбегәне кагып -җибәрүгә, җәйге яңгырлар- ♦ дан соң каешланып шомарып калган тигез юлдан бик җиңел элдер- “ теп алып китте. Бәдретдин абзый аны шулай, Уҗил урманына кер- = гәнче җилдәй җитез юырттырып алып барды. Урманның күләгәле 5 юлларында салмак адымга күчерде. Чөнки биредә юл чатларында түм- * гәкләр, киселгәннән соң мүк белән капланган агач төпләре, юлга * аркылы авып төшкән коры агачлар, юлны бүлеп, көянтәдәй бөгелгән миләшләр очрый башлады. 2
Урман эчендә, аулакта үзенә күрә бер тынлык, басынкылык хөкем сөрә, әнә шул тынлык-басынкылык яшәү булмаганнан, тереклек булмаганнан түгел, киресенчә, яшәү күп булганнан, табигать үз законнары белән, тигез һәм ирекле яшәүдән туган тынлык иде.
Урманның салкынча-дымлы рәхәтлегенә бирелеп, бераз сүзсез генә баргач, илаһи тынлыкны берьюлы үзенә кочаклап, урман яңгыратып күке кычкыра башлады. Табигать авазларына яшьтән үк тыныч карый алмаган Солтан бу минутларда үзе өчен ачыш ясады: урман кебек зур дөньяда, урман кебек колач җитмәс киң дөньяда бер генә кош та күкене уздыра алмый икән бит Сандугачның тавышы бер аланга җитә, урман күгәрченнәре баш очында гөрли, бөркет булып бөркетнең коркылдавы күп булса бер кварталга ишетелә торгандыр. Әнә күке, бәләкәй генә бер кошчык, урманны бөтенләе белән кочаклап, барлык аваз-өннәрне үзенә буйсындыра; кеше булып кешене — табигатьтәге иң бөек затны тынып калырга, җир йөзендә күпме яшәргә икәне хакында уйларга мәҗбүр итә...
Шәяхмәт белән Солтан, тарантас башына утырган кучер Бәдретдин абзый, өчесе тиң тын калып, җир йөзендә әле күпме яшәргә тиешлекләрен санап бардылар. Бәдретдин карт бу урында нинди хисләр кичергәндер, әйтүе кыен, әмма заманында утны-суны кичкән, ырым- шырымнарга ышанмый торган ике нык кеше, Шәяхмәт белән Солтан, күкенең моңлы да, хәвефле дә тавышына колак салып, үз уйларына бирелделәр.
Шәяхмәт Айдаров — Уҗил урманында. Бояр урманында, Тугыз- буй якларында урман кистереп, язларын нарат бүрәнәләрдән сал ясап, шуны Кама иделе буйлап, Чистайга, Чаллыга илткән егет — бу яклардагы урманнарның аркылысын-буен белә, ә инде Таминдар бай Ту- раевларның, Сөләйман хәзрәт улы Динислам Бохараевларның үлем баржасыннан котылганнан бирле гомумән дә урман-суларга, елга тугайларына тыныч кына карый алмый иде.
Зәңгәр күкләр ана дәрья суларын, диңгезләрне, ак болытлар диңгез киңлекләрендә чайкалган ак җилкәннәрне хәтерләтә; табигатькә гашыйк, кешеләрнең матурлыгына, омтылышлы булуларына, дөньяны яңача, үзләренчә корырга сәләтле булуларына ышанып яшәгән Шәяхмәт үзе башкарган эшләрнең .чынлыгына, хезмәт кешеләренә кирәкле булуына да ихлас ышана иде.
Тик менә быелгы хәвефле ел аның имәндәй ныклыгын какшата төште. Колчакка каршы, утызынчы елларда кулакларга каршы сугышып, кан койган берничә иптәшенең, кристаллдай чиста күңелле, намуслы иптәшләренең бәлага эләгүе, шул исәптән энесе Солтанның партия
дән чыгарылуы аны шактый ук кыен хәлгә китереп куйды. Кем кем - Саптан бит инде үзе өчен яшәгән кеше түгел. «Кызыл Зартугай» колхозының җирләрен күмәкләштерергә, ызансыз басулар итәргә керешкән елларны, үзенең бер карыш жирен бирмәс өчен землемер баганасы чокырына төшеп яткан әтисен ярлы Садыйкны — наганнан күккә атып, куркытып чыгарган кеше! Пә. революция алдында. Совет власте алдында аның ни гаебе бар? Инде менә Каюм Хйсмәевне алыйк Чишмәбайны Аның ни гаебе бар? Имеш, ул Германиядә халык тырыш. эшне үзе белеп эшли, кушып эшләткәнне көтеп ятмый дип сөйләгән Ул бит алардагы власть Совет властеннан яхшырак димәгән. аларда хезмәткә мөнәсәбәт яхшырак дигән, тәртип нык урнаштырылган дигән. Шуны да әйтерлек иреге булмагач, аның азат илдә, социализм илендә. Октябрь революциясе бишегендә яшәвенең ни мәгънәсе бар?..
Шәяхмәт Айдаровны борчыган сораулар моның белән генә бетми әле. Илләр өстенә фашизм афәте үрмәли Европада Гитлер акыры на. фашизм солдатларының дагалы итеге таш юлларга чакылдап баса Европа ягыннан социализм иленә салкын җилләр исә.
Шул уйлары белән Шәяхмәт Айдаров, чәчәкле бер аланга житкәч. Бәдретдин картка атны туктатырга, тугарып ял итеп алырга кушты
— Мин энекәшкә урманнарны күрсәтеп килим әле,— диде.
Аланның аргы башында күкрәп үскән карт имән янына житкәч. туктадылар
— Менә бу имән төбендә мин лашманчылар белән күп яттым Әйдә, без икәү, истәлекләрне яңартып, жиргә кырын ятып торыйк әле,—диде ул Солтанга.
Җанлап урнашып алгач, портсигар чыгарып, папирос кабызды, тәмәке төтенен зәңгәр боҗралар итеп җибәрде. боҗраларның җилсез тын һавада отыры зурая барып, йодрык сыярлык боҗрага әйл.әнүлә- рен балаларча бер мавыгу белән карап ятты, тик шуннан соң гына уйларының очына чыгып, сүзен дәвам иттерде:
«Күп яттык без мәдрәсәдә, аңламадык бер нәрсә дә» дигәндәй, энем Солтан, без синең белән дөньяның ачысын-төчесен татымадык түгел, татыдык, алда гомер булса, кем белә, бәлки, тагын да күбрәк татырга туры килер әле - Ул әз генә пауза ясап торды. Папиросын бармак арасында бөтәрләп, жиргә батырды — Минем сиңа әйтер сүзем бар. Әмма бу сүз икебезнең арада гына калсын Без сөйләшкәндә, мин Бәдретдин картның да, Мөхәммәтша абзыйның да булуын теләмәдем. Беләсеңме. Солтан, бу соңгы елларда мин илдә барган кайбер нәрсәләрне аңлап бетермим «Халык дошманы» дигән термин ул уйлап чыгарылган, күпертелгән бер нәрсә түгелме? Аны иптәш Сталин беләме икән? Белсә — тиешле дәрәҗәдә белә микән? Менә Каюм Хисмәев турында сүз булды Ягъни без икебез дә Чиш- мәбай дип белгән кеше турында. Алтын куллы кеше турында Ә бит аны Гыйбадулла Ядкаровның ГПУга язган хаты буенча кулга алдылар Ә минем шигем бар — изге нняпән язганмы аны Гыйбадулла Ядкаров Мине кайчандыр улем баржасыннан котка‘рган ул кеше соңгы елларда танымаслык булып үзгәрде Юккамыни халык аңа «Бүре Бадул» дигән кушамат такты Ул бит кулакка әйләнеп бара - үз йортына мал- мөлкәт ташучы каракка Мин аны Нажия Уразаева кулыннан коткардым Үзгәрер дип өмет иттем Ул әнә авылдашлары өстеннән әләк яза. Моны Зартугайлар белә, ләкин алар аның белән конфликтка керергә теләми Ник дисәң — аның явызлыгы өскә чыкты.
Ни өчен шулай кылана соң ул?
- Ни өченме? Син. Казанда булгач, барын да белеп бетермисең. Авылның сылу яшь хатынына Хәнифәгә кул салмакчы була Бүре Бадул. кулы кыска булып чыга Хәнифәгә Чишмәбай өйләнә Бүре Бадул моны гафу итә алмый Мәкерле, явыз уен эчкәре яшерә — агулы
кара елан игеп куенында асрый. Вакыты житә угын китереп кадый, мә. Чишмәбай, ал кирәгеңне!
син. син. районның хужасы нәрсә карадың?
ГПУда минем белән киңәшмәделәр. Аны Казаннан килеп кулга алганнар
Син бит Чишмәбай’ кулга алынганнан соң сөйләшә ала идең. Аны яклый ала идең. Ул хокукны синнән тартып аямаганнардыр бит?
Мин нәкъ шулай эшләдем дә. Ләкин..
Үзәккә барырга кирәк. Мәскәүгә.
Бик дөрес әйтәсең. Менә ул эшне эшләргә мин сиңа киңәш итәм.
Барып, телдән сөйләргәме, әллә хат итеп язаргамы?
Хат итеп язуың хәерлерәк булыр Ни дисәң дә. югары оешма, каушата ул Чакырсалар, барырсың, хатта аңлатып житкерә алмаганны телдән сөйләрсең. Ризамы шуңа?
.4л'ы/>ы бар.

Реклама