ГОМЕР КИТАБЫНЫҢ БИТЛӘРЕ...


ШАГЫЙРЬ РОБЕРТ ӘХМӘТҖАНОВНЫҢ ИҖАТ ПОРТРЕТЫ
оэзия сөючеләрне үзенең оригиналь һәм талантлы әсәрләре белән сөендереп килгән, аларның тирән ихтирамын яулаган шагыйрьнең иҗаты әле лаеклы бәясен алды дип әйтеп булмый. Өч дистә елдан узган иҗат гомерендә берсеннән-берсе үзенчәлеклерәк дистә ярым китабын бүләк иткән авторга багышланып матбугат битләрендә нибары унлап мәкалә басылу (аларның да теге яки бу җыентыгы чыгу уңае белән язылган 2—5 битлек мәкалә-рецензияләрдән узмавы) әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләренең активлыгы турында сөйләми Шагыйрь иҗатының бай. катлаулы булуы һәм шактый гына каршылыкларны үз эченә алуы да. әлбәттә, биредә билгеле бер роль уйнамый калмагандыр Ни генә булмасын, без. замандашлары, үзебезнең талантлы бу каләмдәшебез алдында зур бурычлыбыз. Укучыларына гына түгел, авторның үзенә дә җанлы тәнкыйть һәм ярату сүзен ишеттерү — бүген бары-бызның да уртак шатлыгы була алмыймыни”
Роберт Әхмәтҗанов шигърияткә үзенең Егерменче яз» (1958) китабы — эчкерсез яшьлек, якты өмет, ашкынулы хисләре белән, һәрбер сулышы ялкынга, һәрбер сүзе образлы шигъри фикергә күчәргә әзер торган романтик рухлы кыю шагыйрь булып килеп керде. Шунысын да әйтик, беренче мөстәкыйль җыентыгында ук авторның гражданин буларак та. шигъри сүз осталыгы ягыннан да шактый өлгергәнлеге күзгә ташлана Инде моннан соң бер-бер артлы тезелеп киткән китаплары Гасырлар юлы» (1960). «Синең кояшың» (1962), «Йолдызстан» (1964) -Кызыл усаклар» (1966). «Еллар яна» (1968). «Сәгать суга» (1970). Идел-йорт (1972). «Таң шәһәре» (1974), «Олы юлның җилләре» (1976). Сабыйлар хоры- (1979), «Хәтер елгасы- (1980). шулай ук рус телендә чыккан «Страна июнь» (1976) җыентыгы рецензентларның бик хаклы билгеләп үтүенчә, исемнәре белән үк үзенчәлекле бер шигъри дөнья барлыкка китерәләр
Алар шагыйрь иҗатының үсеш сызыкларын билгеләгәндә төп ориентир хезмәтен үтиләр. Дөрес, бу китапларның идея-эстетик кыйммәтен бүген бер дәрәҗәгә куеп булмый Әйтик, фикер һәм хис тыгызлыгы, поэтик накалның соң чиккәчә киеренкелеге, тематик колачы белән Кызыл усаклар». «Еллар яна- һәм Идел-йорт» китаплары шагыйрь иҗатында аерым урын тота. Шигырьләре белән генә түгел, аларның укучыга сайлап тәкъдим ителүе, авторның үз-үзенә куйган таләбе белән дә. Хәер, ничек кенә кабул ителмәсеннәр, гомум Гомер китабы ның аерым сәхифәләре була-
РАВИЛ КУКУШКИН — тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты «Шигъри бишек», «Канатлы дөнья» исемле китаплар авторы 1949 елда туган Казанда яши
П
рак, өстәвенә, шагыйрьнең иҗат йөзен, үсеш юлын тулы чагылдырган «сайланма »сы юклыктан, безнең кулдагы әлеге җыентыклары бүген төп чыганак хезмәтен үти.
Роберт Әхмәтҗанов поэзиягә аяк баскан чор — илленче еллар уртасы — мәгълүм булганча, илебездәге экономик һәм политик тормышның, рухи яшәешнең яңа борылыш-үзгәрешләр кичерүе, яңа казанышларга ирешүе белән характерлы Сугыш дәһшәтен генә түгел, илдәге зур җимереклекне һәм рухи тормыш кыенлыкларын да тиз арада җиңеп чыга алган каһарман совет халкы яңа чор — фәнни-техник революция чорына аяк басты Гигант электростанцияләр кору, атом энергиясен эшкә җигү, яшьләрнең зур күтәренкелек белән чирәм җирләрне үзләштерүе, ватандашларыбызның дөньяда беренче булып галәм киңлекләренә үтеп керүе — болар барысы да яшь буынның үз күз алдында, үз күңел кичерешләре булып җанлы яшәеш тапкан тормыш яңалыклары иде Авыр сугыш елларында ятимлекнең бар әчесен үз җилкәсендә татып үскән малайлар-кызлар. күңел яраларын эчкә яшереп. ВУЗ ишекләрен ачып керделәр, комбайн-трактор, самолет-корабль штурваллары артына бастылар
Әлеге чорның ашкынулы җиле, табигый ки. поэзиябезгә дә килеп керде
Роберт Әхмәтҗановның шигъри әсәрләре тематик яктан бай һәм күп төрле Әмма шагыйрьнең кайта-кайта мөрәҗәгать иткән даими темалары да юк түгел Шундый «хикмәтле» темаларның берсе — табигать Автор иҗатында өч шигырьнең берсе турыдан-туры табигать күренешләрен тасвирлауга багышланган.
Таралды инде болытлар.
аязды һавалар.
Иделдә зәңгәр дулкыннар ярларга кагалар.
"Саумы, кояш, •
саумы, иртә, исәнме!" — диләр.
/"Саулы кояш?»)
Табигать күренешләренең болай җанлану, «кешеләшү- хасияте Р Әхмәтҗанов шигырьләренең аерылмас бер үзлеге: аның тирәкләре ■‘күтәрелгән кошлар артыннан зәңгәр биеклеккә җилпенә» һәм алар, сары кошлар төсле тезелеп, озын юлга чыга Балачак кышының уйнак өермәсе муйнак булып чабудан каба («Балачак кышы»). Җил. йомышчы малай* сыман, капкадан-капкага шакып йөри («Туу хәбәре»), я булмаса. җыр китабы итеп, тополь яфракларын актара («Без — топольләр») Кызыл яфраклар кызыл листовкалар кебек, материктан материкка йөгерә. («Кызыл яфраклар дөрлиләр... • )
Икенче яктан, табигать Р. Әхмәтҗанов өчен тематик язу объекты гына rfa түгел Аңардан шагыйрь башка темаларны ачуда төп җирлек, фон, шигъри бер алым буларак та иркен файдалана Туган авылы турында язамы ул. әти-әнисе яки якташлары — игенчеләр тормышын тасвир итәме, балачагын искә төшерәме, мәхәббәте яисә яшәү мәгънәсе хакында сүз алып барамы — янәшәдә һәрвакыт табигаТь! «Чиста табигать шигырьләре-ндәгечә тоташ ачылмыйча, өзек-өзек «ялтырап» китсә дә. геройның эчке халәтен, холык- фигылен. фикерләү үзенчәлеген предметлаштыру-сынландыруда ул авторның ышанычлы, сыналган ярдәмчесе Димәк. Р Әхмәтҗанов әсәрләренең икенче бер өлешендә без. киресенчә. Кеше — Табигать берлеге, алар- ның органик бөтенлеге белән очрашабыз
Үкенгәндәй, иске ярын ташлап,
Күке үкси якын урманда
(•МИ(МТ куякләры -I
Шул рәвешчә. Роберт Әхмәтҗановның бер генә әсәре дә дип әйтерлек.
табигатьне читләтеп үтми. Бер ишләрендә ул төп тематик тасвир объекты булса, икенчеләрендә кешенең рухи дөньясын ачуга ярдәм итә.
Яшьлек һәм мәхәббәт темалары да Р. Әхмәтҗанов иҗатының үзәгендә ята Дөрес, турыдан-туры кешенең үзенә караганлыктан, аның үз күңел хасиятен чагылдырганлыктан, алар тышкы тема булып күзгә артык бәрелеп тормый, күбрәк эчке тема рәвешендә, әсәрләрнең психологик үстерелеше сыман кабул ителә Әмма ни генә булмасын, шагыйрь иҗатында алар шулай ук төп урынны алып тора Яшьлек һәм мәхәббәтнең күп төрле ча- гылыш-төсмерләре каршы ала безне биредә. Ә инде «яшьлек» һәм «мәхәббәт» төшенчәләренә киңрәк фәлсәфи мәгънә салып күзаллыйбыз икән, ул чакта бу темалар, табигать темасы кебек үк. авторның бөтен шигырьләренә дә үтеп керә һәм аларның эчке психологик-фәлсәфи яңгырашына әверелә
Шагыйрьнең иҗатын берләштереп, бер бөтен итеп торган өченче үлчәм дә бар. Ул — Кеше мәхәббәте! Вакыт-пространствоның чиксез арасын гына түгел, үзенең һәм кешелекнең сөю-нәфрәте кебек көч-каршылыкларны да йөрәгендә төйнәп торган кеше мәхәббәте Егерменче гасырның 60—80 елларында яшәүче лирик герой мәхәббәте! Бу хис тәрәз төбендәге гөлдән алып ерак галактикаларгача сузылган арада яшәеш тапкан Табигать — Кеше берлеген дә. томан-караңгылык эчләренә, билгесезлеккә кереп югалган Үткән белән Киләчәкнең уртаклыгын да эчке яктан яктыртып, нурландырып, җылытып тора Кеше яшәешенең мәгънә тирәнлеген, кеше күңелендәге яктылык һәм җылылык нурының көчен күрсәткән бу берәмлек шигърият дөньясының да иң мөһим үлчәмнәренең берсенә әверелә. Шулай итеп, шагыйрь иҗатында без табигать — кешелек дөньясының бөтен чорларына да уртак булган, аларны үзендә берләштереп торган Вөҗдан. Хаклык. Кешелеклелек, Намус. Яшәү максаты темаларына — яшәүнең үлемсезлеген яктырткан зур темаларга килеп чыгабыз
Роберт Әхмәтҗановның сәнгатьле фикерләү үзенчәлеге бөтен тулылыгы белән шигъри образлар дөньясында ачылып китә Образлылык — чынбарлыкны сәнгатьле-шартлы күрү хасияте — гомумән. Р. Әхмәтҗанов иҗатының иң көчле һәм иң үзенчәлекле якларыннан берсе. Иҗатының башында ук шагыйрь поэзиясенең пафослы сөйләп чыгу булмыйча, аның иң элек сәнгать әсәре икәнлеген, хис-фикернең образлы шартлылык призмасы аша үтеп кенә эстетик тәэсир итү көче алуын, шигъри канатлануын яхшы аңлый. Үзалдына ул шундый зур таләпләр куеп эш итә. Мәгълүм булганча, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы еллар татар поэзиясендә образлы фикерләүнең әһәмиятен исәпкә алып бетермәү, еш кына фикер-хис. идеяне коры декларатив сөйләп чыгу белән канәгатьләнү шактый киң урын алды. Күп кенә авторлар шушы такмаклап язу чиреннән арына алмый йөргән бер вакытта. яшь шагыйрь Р. Әхмәтҗановның беренче шигырьләрендә үк диярлек образлы фикерләүгә кыю омтылыш ясавы әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә тиз тартты. Поэзиябездә талантлы шагыйрь килүе шигырь сөючеләр тарафыннан зур сөенеч белән каршы алынды.
Роберт Әхмәтҗанов —шигъри әсәрләрендә дә. тормышта да гаять нечкә күңелле шагыйрь. Изоляцияләнмәгән электр чыбыгы кебек һәм җиңелчә генә җил кагылганда да дөрләп кабынып киткән ут сыман, ул. тормЯш- ның һәрбер кечкенә генә җитешсез, каршылыклы, нәфрәтләндергәч якларын да күңеленә якын ала һәм аңа кискен реакция белән җавап бирергә әзер тора Күңел кылларының нечкәлеге, һәрвакыт ачык һәм эмоциональ киеренке хәлдә торуы, әлбәттә, шагыйрь кеше өчен бер дә гаҗәп түгел. Киресенчә, бу аның табигый халәте, ул гына да түгел, бу аның гадәти эшләү халәте. Шул нечкә күңел сизгечләре һәм сизгер күңел кыллары ярдәмендә бит инде ул яшәештәге тәэсирләрен, җан тирбәлешләрен шигъри юлларга күчерә, шулар ярдәмендә үзенең укучысы күңеленә дә үтеп керә.
Башлыча лирик шагыйрь, хис-эмоция. метафора шагыйре булуга карамастан. Р. Әхмәтҗанов поэтик образларның, хис-акыл эшчәнлегенең күп төрле мөмкинлекләренә мөрәҗәгать итә. Шуларның берсе — һичшиксез, ло-
гик образлар Алардан автор башлыча кеше халәтенең каршылыклы үсешен атап тасвирлаганда файдалана:
Өйдән чыктым «олы кеше» булып.
Сабыйларча инде сагынам
(■Өйдән чыктым .»)
Берәр логик фикерне арттыру, кечерәйтү яисә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләренең шартлы үзгәртелүенә таянып та шигъри чишелеш барлыкка килә:
Кояш нурын син мул итеп
эчеп ускән, ■
ләззәтеннән күзкәйләрең
кысыла төшкән.
(■Казах кыаы-1
Шунысы гаҗәп, бу «шигъри ялганга» — күзләрнең ләззәттән кысылуына — без теләп ышанабыз, әлеге шартлы уенга кушылу безгә эстетик ләззәт бирә«Гаяз солдат- шигырендә әнә герой сугышны тәмамлап, фронттан туган авылына кайтып төшә:
Исәп кайтты. Аны әле нинди шатлыгы көтә!. г Тик карчыкны ике куллап ' кочаклауга ни җитә?!
Инде бу халәт каршылыгы алга таба тирәнәя — предметлаша.
Коймаларны сыйпап үтте татлы каушуның җиле Араларда Карпат тугел, тәрәзә генә инде-.
Бу конкрет контрастлыкны инде теләсә кем түгел, ераклык-якынлык, үлем-яшәү кебек төшенчәләрне җаны аша уздырган, ярты Европаны җәяүләп сугышып үткән солдат күңеле генә барлыкка китерә ала. Логик образның көче дә шунда — халәт мизгелләрен, күңел хәрәкәтен ул кар-шылыклары белән тотып алып, бер бөтенгә әверелдереп, үстерү мөмкинлеге бирә.
Логик образ тышкы яктан гади сөйләмне генә хәтерләтсә дә. оста художник кулында кинәт тылсымлы гомум иләштерү-символлаштыру хасияте ала образны күп сыйдырышлы итә, тирәнәйтә. Шагыйрьнең публицистик кайнарлык белән турыдан-туры белдергән сүзләренә дә сәнгатьле бер канат куя:
Иң беренче булып сәгать керде.
Вакыт керде безнең бусагадан.
Телен бордык. Сәгать йөреп китте
Үз исәбен башлап өр-яңадан
Бу инде коры логик сөйләм — информация генә түгел. Биредә реальлек һәм шартлылык икесе бер бөтен. Шуңа да авторның әйтер сүзе турысызыклы булып түгел —ә конкрет, сизгер һәм гомумиләшеп яңгырый. Алдагы шигъри фикер очышында ул трамплин хезмәтен үти:
Ике угың, ике гашыйк сыман,
берсен-берсе һаман табышып торсын, сәгать саен бергә кавышып торсын; ике угың икесе бер-бер артлы бәхет ягына һаман авышып торсын!
(•Иң беренче булып сәгать керде •)
Шагыйрьнең күзе үткен, күңеле сизгер. Шуңа да логик образлар белән беррәттән шигырьләргә әледән-әле картиналы халәт образларының килеп керүе бер дә гаҗәп түгел Р Әхмәтҗанов бигрәк тә табигать күренешләрен тасвирлаганда үзен иркен хис итә. аларның сизелер-сизелмәс үзгәрешенә, кечкенә бер ишарәсенә дә шигъри җаны белән җавап бирергә омтыла Нәтиҗәдә, табигать доньясының, шагыйрь күңеленең җайлы бер кисәге, мизгеле булып сиземле конкрет детальләрне үз эченә алган шигъри картина барлыкка килә.
Шундый тонык, остан яфрак йөзә, төптән бара аның шәүләсе...
ЮЛ буена шулай биетеп бара наратларның зифа гәүдәсен
(•Снгулда усаклары*)
Табигать, шул рәвешчә, үзеннән-үзе җанлана, хәрәкәткә килә; лирик геройның эчке халәт нюанслары дулкыннарга кушылып тирбәлә башлый, күңел түренә кагылып, бер-бер артлы ассоциатив тойгыларны уятырга керешә Әлеге шигъри юлларда барыннан да бигрәк геройның халәт тирбәлешләре чагылыш таба
Җилгә йотылып капшый күңел
Туган якның зәңгәр үрләрен
(•Мирит куаклары*)
Мизгел-тойгы халәтен генә түгел, абстракт фикер йөртү, уйлануларның реаль-предметлы сурәтен гәүдәләндерергә кирәк булганда да шагыйрь картиналы образларга таяна. Алар әсәрнең эчке «потенциаль көчен» хасил итә.
Гадел кешелек бүркен салып керә
Ильич турындагы уйларга
(•Ленин*)
Ә инде метафоралы, чагыштырулы образлар иҗат итүгә килсәк, алар Р Әхмәтҗановның үз стихиясе Тәнкыйть мәкаләләрендә аның «метафора» сүзен еш телгә алуы очраклы түгел. Лирик шагыйрь буларак, ул әлеге чараны бөтен тулылыгы белән эшкә җигә Бу яктан безнең татар поэзиясендә Роберт Әхмәтҗанов белән тиңләшерлек икенче бер шагыйрьне табып булыр идеме икән?! Метафора аның төп шигъри җегәре, хис-фикер канаты, аның иҗат горурлыгы. Шагыйрьнең әсәрләре башлыча әнә шундый образлар «эскадрильясеннән» тора да.
Роберт Әхмәтҗанов әсәрләрендә без йөзләрчә чагыштырулар трансформациясе аша үтәбез биредә болыт түтәлендә карлар чәчәкләнә («Юк, фанатиклар түгел без...»), Идел өстендә офык сызыгына эленеп акчарлаклар җилферди, ак күбеккә батып ап-ак атлар кешнәп чаба («Иртәдән җил •), таулар артында җиргә тияр-тимәс, сары яфрак сыман тирбәлеп, кыска җәен эзләп җәйге болыннарның җаны җәяүле күбәләк оча («Җәяүле күбәләк»), диңгез буендагы җылы җилдә кышның ак очкыны — кар бөртеге сүнә («Диңгез ритмнары»), дулкыннар ак эт сыман аякка сарыла («Без — топольләр»).
Күпчелек очракта кеше яшәеше әлеге чагыштыруларда турыдан-туры үзе үк катнаша Һәрбер образның нигезендә кеше психологиясе ята Шуңа да бит әнә егетнең сөйгәне аяк астына күпернең ксилофондай җырлап керүе («Таш йортлар-), гашыйклар йортында бүрәнәләрнең яфрак яруы («Бер тәрәзәләр »), ничек кенә хыялый булса да. безне ышандыра Шуңа күрә лирик геройның яраткан кешесеннән башка күңелен караңгы, салкын йортка тиңләве (рухи халәтен предметлаштырып күрүе) бер дә гаҗәп тоелмый:
IV
179
Син кер анда Калдыр бусагада икеләнү тулы уйларны.
Син кер анда Ут ал күзләремә.
УЗ. * .
тәртипкә китер дөньямны
|. Каеннарны үт т» •)
Инде хәзер Роберт Әхмәтҗанов иҗаты тудырган шигъри дөньяның таҗы — Кешегә тагын да якынрак килеп карыйк Шагыйрьнең кешегә булган мөнәсәбәте, аның эчке дөньясына үтеп керү рәвеше, аны аңлау, ярату дәрәҗәсе, геройларның психологик хасиятләрен чагылдыру үзенчәлекләре белән ныклабрак танышыйк
Роберт Әхмәтҗанов әсәрләрендә Кешенең (лирик героймы ул, әллә бер хикәяләү сюжетының героемы — барыбер) нигездә өч төрле чагылышы күренеп тора
Беренче төргә авторның «без*, «алар- дип күмәклек исеменнән тасвир ителгән әсәрләрен кертеп карыйбыз Шагыйрьнең укучыларга яхшы мәгълүм «Солдатлар"ын гына искә төшерик сүз биредә балалар һәм аналар хакында бара -Өч йөз мең һәм бер- шигырендә дә автор әсәргә Хиросима. Нагасаки корбаннарының уртак тавышын лейтмотив итеп ала «Бу без — өч йөз мең'
Шулай итеп, әсәрләргә билгеле бе_р группа, профессия, коллектив, җәмгыять. чор һ б төркемнәргә караган күмәк кешеләр язмышы килеп керә. Узды бәйрәм-дә бүгенге көн яшьләре («дуслар бар да кояш иде табында»). Якты юраулар да халыкның бөтен гореф-гадәтен бергә .туплаган олы буын вәкилләре («офыктан таң бөркелүгә, кыштыр-кыштыр уяна карт- корылар-) гәүдәләнә. Кайчакта хәтта «син- дип мөрәҗәгать иткәндә дә (әйтик, автор Яшьлек бронепоезды • шигырендә яшьлеккә. «Казах кызы»нда бөтен бер халыкның җыелма милли образы булган кызга шулай дип эндәшә) сүз нигездә миллион кешеләр турында бара Димәк, автор бу очракта да үзенең геройларын укучыга күмәклектә — тарихи-социаль аспектта тәкъдим итә.
Икенче яктан. Р Әхмәтҗанов иҗатында индивидуаль башлангычка корылган әсәрләр дә аз очрамый Мондый поэтик үрнәкләр геройларны чагылдыруның икенче төрен тәшкил итә Конкрет язмышлы геройлар кичереше аша сурәтләнгән «Гаяз солдат». Аккош юлы». «Күршем нигезе» •Сурәт- Илгә исән кайткан агайлар». «Янгын сүндерүче турында баллада». Тукайны озату». Фидаи Биш минутка ода «Сәгать суга» һәм лирик геройның төрле рухи халәтен чагылдыруга багышланган башка бик күп әсәрләре моңа мисал булып тора
Роберт Әхмәтҗанов иҗатындагы өченче төр геройларны күзаллап, шартлы төстә Кешенең космик чагылышы дип атарга мөмкин булыр иде Биредә шагыйрь Кешегә башлыча табигать һәм кешелек дөньясының бер вәкиле буларак мөрәҗәгать итә Аны антропологик-философик күзлектән чыгып, вакыт һәм пространствоның космик ераклыгыннан торып сурәтли Психологик эчке яшәешенә кереп, аны анализлап, таркатып тормастан. кешене автор олы дөньяда, тулаем бербөтен итеп, бөек бер зат буларак кабул итә.
Күреп белдем ерак офыкларга бу тормыштан үткән киң юлның күк күкрәтеп, җир тетрәтеп чапкан аргамагы. Кеше, син булдың
(-Бер карыйсым килде *)
Шунысын да әйтеп үтик, мондый тасвирлауда герой һәм лирик геройның мин яки -ул дип берлек санда, без» яки «алар» дип күплектә 180
килүе психологик яктан олло ни зур әһәмияткә ия түгел-бу ахыр чиктә формаль, грамматик бер
аерымлык кына Ә геройларның асылы иса иягездә бер үк затка карый бу - билгеле бер дәрәҗәдә
конкретлашып килгән җәмгыять. чор кешеләре -Тонбоеклар чәчәк аткая таңда. . шигырендә лирик герой
үзен оч тапкыр мин. дип. оч тапкыр без дип атый Мин дә билгеле бер дәрәҗәдә шәхси 6ашлан(ычкы. -
без-да гомумилекне тоеп торсак та. бу — шартлы бүленеш кенә:
Голәл1нән әйләнеп кайттык без. кактык без
ак каен тобендә йолдыз тузанын
(•Без җирд* яшибез ч _
Хәер, әсәрләрдә зат алмашлыклары бөтенләй төшеп калырга да мөмкин:
Ыргый йөрәк ярсу ракетадай..
Күңел риза илнең амәнэтен
еллар түренә илтеп бирергә
| 'Таң шм>ырьларе>|
Монда инде “йөрәк-, «күңел» сүзләре алдына «минем» дип тә, безнең» дип тә куярга мөмкин
булыр иде. Р Әхмәтҗанов әсәрләрендәге бик күп геройлар әнә шундый космик ераклыктан торып
тасвирланган нейтраль- кешеләр. Аңлашыла булса кирәк, шагыйрьнең Табигать— Кеше. Кеше —
Табигать берлеген раслауда әлеге эре планда һәм гомумилектә. масштаблы бөтенлектә алынган Кеше
һәм аның фәлсәфи-социаль аспектта яктыртылган язмышы шагыйрьгә зур хәрәкәт иреклеге калдыра
Гомумке- шелек хасиятләрен үзендә туплап килгән бу ярым конкрет, ярым абстракт заман герое, автор
чынбарлыкның башка хикмәтле үзенчәлекләрен эзләп йөргәндә. Атлант кебек, әсәрдәге төп фәлсәфи
шигъри фикерне, формаль логик йөкне үз җилкәсендә тотып тора Табигатьнең дәвамы итеп күрсә-
телсенме ул. аңа параллель яисә контраст итеп алынсынмы — кешенең бөтенлеген саклау, аны
индивидуаль психологик анализга таркатмау — шагыйрьгә фикерен зур колач белән, романтик бер көч
белән саллы-берәгәйле итеп әйтү мөмкинлеге бирә
Шул ук вакытта, табигый ки. сәнгать сәнгать булып, тагын да дөрес рәге— кеше кеше булып кала.
Аның төп хасияте, төп матурлыгы, байлыгы макро-һәм микродөньяларны бердәй берләштергән
катлаулы, каршылыклы рухи яшәешендә, җанында Ә аңа гомум планда, билгеле бер формаль логик
аспекттан чыгып якын килүнең плюслары белән беррәттән. һичшиксез. үз минуслары да бар
Хикмәт шунда, беренче төркемдәге күмәк геройларны тасвирлаганда д а. икенче төркемдәге
конкрет язмышлы геройларны тасвирлаганда да авторның конкрет җир кешеләре белән эш иткәнлеге
сизелеп тора Биредә шагыйрьнең күзәтүчәнлегенә дә. психологик сизгерлегенә дә. рухи халәтләрне
җанландыру осталыгына да сокланмыйча калып булмый Ә менә өченче төркем — космик позициядән
торып тасвирланган геройларны үз эченә алган әсәрләрдә эш башкачарак
Иң элек шунысын әйтеп үтик, дөньяны масштаблы романтик бер рух белән иңләп күрү —
һичшиксез, заманыбызның типик бер үзенчәлеге Җир һәм йолдызлар системасының, табигать, тереклек
дөньясының бөтенлеген раслау, ерак тарихи үткәннәрне бүгенге көн фонында киләчәк еллар белән
тоташтыру. Бөек Октябрьнең дөньякүләм әһәмиятен күрсәтү. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле
авазларын бүген тынычлык өчен барган көрәш сүзенә әверелдерү, заманыбызның космик тизлекле
яшәешен, илләр арасында беркайчан да күрелмәгәнчә якынлыкны һәм ераклыкны ассызыклау —
күрәсең, мондый мәгънәләр колачлы фикер йөртүдән башка мөмкин дә түгелдер Әлеге темалар ның автор
иҗатында киң чагылыш табуы да очраклы түгел Шагыйрьнең дистәләрчә уңышлы шигырьләрендә
космик сулыш.'ялкынлы яшьлек. канатлы мәхәббәт, кискен нәфрәт хисе ярылып ята Заманыбызның бу
хасияте, димәк. Роберт Әхмәтҗанов иҗатының үзәген, эчке рух үсешен билгели. һичшиксез, бу —
авторның зур уңышы саналырга тиеш.
Әмма мәсьәләнең икенче ягын да күрсәтеп үтмичә булмый: заманның бер типик үзлеге булган
әлеге чынбарлыкны космик танып белү тора-бара шагыйрь иҗатында тема гына, геройларның эчке
дөньясына үтеп кергән заман рухы гына булып калмыйча, кеше күңелен шигъри үзләштерүдә, кеше
җанын психологик чагылдыруда да авторның яраткан иҗат алымына әверелә Җирдән күтәрелеп,
кешене билгеле бер космик ераклыктан торып сурәтләү — әсәрдән индивидуаль психологик анализ
көткәндә, укучыга ераклыкта гомумиләшкән мөнәсәбәтле кеше язмышлары тәкъдим итү безне ка-
нәгатьләндерә алмый Бит художестволы танып-белү. чын сәнгать әсәре киңлек һәм масштаблылык
кына түгел, тирәнлек тә — кеше язмышының кабатланмас каршылыклардан торган иң нечкә
капиллярлы хис һәм фикер агышын күздән кичерүне дә үзенең нигез таләпләреннән берсе итеп куя
Инде ул юк икән, аңлашыла булса кирәк, эчтәлек гомум иләшә, һәрбер сәнгать әсәреннән ачыш,
оригинальлек таләп иткән укучы күңеле алдында ул үзенең әйдәп баручы көчен югалта Әсәрнең
тәэсир итү көчен арттыру өчен автор игътибарын эчтәлектән форма ягына күчерә. Эчтәлек үзеннән-
үзе икенче планга чигенә, алга форма чыга Психологик ачышларны формаль поэтик табышлар —
шигъри образлар алыштыра.
Йолдызстан- поэмасында әнә «Галилейлар. Брунолар янган' дип санап китә автор Фән-акыл
үсешен мондый зур тарихи чорлар ераклыгыннан торып күзәтү, әлбәттә, әсәрнең герое булган Кешене
дә шартлы-символик берәмлеккә әверелдерә Поэма, образлы шигъри тел белән язылуга карамастан.
каһарман шәхесләрне бер җепкә тезеп типиклаштырган тарихи очеркка тарта башлый. Йолдыз
гөлләре» шигырендә, геройларның гомумән җир кешесе булудан туктап, Аэлиталар, марсияннарга
әверелүе дә һич очраклы түгел Димәк, шагыйрьне индивидуаль шәхес психологиясеннән бигрәк,
гомуми типик Кеше (Кешелек) язмышы кызыксындыра.
Һәркем елмаеп.
— Яңача башлыйбыз.— диде.— я^ача Башыннан.'
(•Яңа елга ксргәнда-1
Бу мисалда да. күрүебезчә, автор «һәркем» дип типиклыкны ассызык- лый Ә еш кына шагыйрь
Кеше күңелен ачуда ниндидер бер табигать яисә тормыш күренеше уяткан ассоциацияләрне теркәү
белән канәгатьләнә. Әйтик. «Бодай кыры шигырендә Кешегә мөнәсәбәттә түбәндәге күчеш ясала
Миллион куллар гуя кутәрелгән теләп тук һәм имин елларны.
Бу — шигырьнең финалы Димәк, лирик герой, иген басуында йөри торгач. игътибарын кеше
язмышына юнәлтә. Табигать — Кеше берлеге раслана раслануын, әмма, күрүебезчә, әсәр Кеше
психологиясен анализлау юнәлешендә үстерелми Кешегә килеп җиткәч, әсәр тәмамлана Авторның
максаты биредә яңа психологик катламнарга үтеп керү түгел, ә бәлки мәгълүм бер идеяне укучыга яңа
поэтик образлар аша җиткерү, яңа эстетик тәэсир итү формасы табу Бу шигырьләрнең яңалыгы һәм
кыйммәте дә башлыча, әнә шул шигъри табыш, шигъри форманың оригинальлегенә кайтып кала
Шагыйрьнең табигать, яшьлек, мәхәббәт җырчысы булуын без алда ассызыклап үткән идек инде
Чынлап та, аның геройлары бөтен барлыклары белән җанлы тормышта яшиләр: яшүсмер чактан зур
өметләр белән рухланып алар авылдан яңа төзелешләргә, чирәм җирләргә, укырга, һава, диңгез
киңлекләренә юл тоталар Дәртләнеп янып зур эшләргә алыналар Дуслашалар, яратышалар, яңа тормыш
коралар Балачакларын искә төшерәләр, әти-әниләре. балалары нигезен сагынып туган якларына
кайталар, яшәү мәгънәсе турында уйланып, кабат олы тормыш эченә ташланалар Дөнья ваклыкларына
бик игътибар итмәстән, тормыш каршылыкларын максима- листик бер кискенлек, кайнарлык белән хәл
итәргә омтылулары, уй-хис- ләренең эре штрихларда, канатлы романтик очышта тасвирлануы, дөньяга
мәхәббәт, дошманга тирән нәфрәт күзе белән карау һ. б сыйфатлары аларны яшь укучыга якын итә.
Авторның сәнгатьле фикерләү үзенчәлеге дә нәкъ әнә шул чиксез билгесезлеккә ашкынган яшүсмернең
күңел дөньясын хә
терләтә ул хыялый да. кыю да. масштаблы да Лирик герой чынбарлыкны танып белүдә космик
очыштагыча — җирнең әле бер материгына, әле капма- каршы икенче бер төбәгенә килеп чыга
Очышның кызу тизлеген искәрткәндәй. җир тормышы укучы күз алдында кисәк-кисәк. этюд булып
чагылып калган композициягә әверелә Ә инде дөньяны психологик үзләштерү мәсьәләсенә. авторның
кешеләргә булган мөнәсәбәте, үзенчәлекле мәхәббәтенә килгәндә, без Роберт Әхмәтҗановның нәкъ
менә яшьләр шагыйре булуына ышанабыз
Җанлы-«гөнаһлы җир кешесеннән читкә китү, ераклашу тенденциясе. гомумән. Р. Әхмәтҗанов
әсәрләрендә әледән-әле сизелеп тора Алда әйтелгән «космик позиция геройларның барлыкка килүе дә
автор иҗатында очраклы түгел Дөрес, башлангыч чор иҗатында аның үз геройлары рухи халәтенә
шактый якын килеп эш итүе, гыйбрәтле язмыш кичергән конкрет кешеләрнең күңел тирбәлешләрен
үзәккә алып сурәтләве күзгә ташлана. Бу уңайдан, беренче китабына кергән Су кызы» шигырен генә
алып карыйк
Көнләштерми синең үткәнең.— ай
нурыдай сарылып иңнәреңә, елап-көлеп
ятны үпкәнең! Тарихыңны инде еллар
юган Мин узел дә сөйдел тилереп
Синең утлы карашыңнан бүген җаным
тора сусап, тилмереп
Биредә язмыштан һәм дөнья ваклыкларыннан өстен калып, олы сөюне байрак итеп яши белгән
лирик герой җаны гәүдәләнә Укучы бу кичерешләргә битараф түгел герое белән бергә ул зур хисләр
ташкыны эченә барып керә, аның өчен дулкынлана, көрәшә, аны үз итә. ярата башлый. Кеше хәленә
кереп борчыла белү, аңа теләктәшлек итү — сәнгатьнең нигез таләпләреннән берсе түгелмени9!
Укучыны дулкынланырга мәҗбүр иткән, мәхәббәт нуры иңгән мондый геройларны б ез авторның
алдагы җыентыкларында да очратабыз Бу яктан Кызыл усаклар (1966) китабы аерым игътибарга лаек.
Кеше кичерешләренә якын килүдә, аларны шигъри биеклеккә күтәрүдә, хис -эмоция- ләрнең муллыгы,
эчкерсезлеге, сафлыгы белән шагыйрьнең башка бөтен җыентыкларыннан ул аерылып тора Соңрак
чыккан китапларында Р. Әхмәтҗановның конкрет язмышлы җир кешесеннән ераклаша төшүе, еш кына
геройларының конкрет йөз сызыклары югалып, гомум кешегә күчүе билгеле бер даими үзлеккә әйләнә
Р Әхмәтҗановны геройларының психологик язмышыннан бигрәк аларның шигъри үзкыйммәте
кызыксындыра Шигъри образлар иҗат иткәндә конкерт деталь-сурәтне алда тоткан шагыйрь кешене
тасвирлаганда ни өчендер гомумилеккә. типиклыкка күбрәк тар тыла. Герой кичерешләрендәге
индивидуальлекнең җитмәве Р Әхмәтҗанов әсәрләренең иң четерекле ягына әверелә Хосусый бер
кимчелек кенә булмыйча. үз чиратында, ул автор иҗатының тагын башка бик күп каршылыкларын да
китереп чыгара
Психологик аспекттагы эзләнүләрнең, табышларның җитәрлек булмавы, әйтик, авторны форма
активлыгына китерә — уңышсызлыкларын ул шигъри форма ярдәмендә компенсацияләргә омтыла
Эффектлырак шигъри образ, эстетик чара табу шагыйрь иҗатының әйдәп баручы төп көченә,
үзмаксатка әверелә. Шагыйрьнең төп иҗат каршылыгы, безнеңчә, әнә шунда Ул каршылыкның бөтен
иҗат процессларына, шул исәптән авторның хәтта иң көчле ягы — тел һәм образлар ясалышынй да
үтеп керүе — әнә шул хакта сөйли
«Топольләрем хлорофиллны сагынып ярсына «Метроном тавышын ишетәм-
(■Тополия»)
Шампиньоннар,
Пигмалионнар эшләпәсен сала бүген
I -Гомбә чпры ■
Авторның биредә фәнни терминнарга мөрәҗәгать итүен дә. Пигмалион атлы яңа гөмбә уйлап
табуын да хуплап булмый Шагыйрьнең оригиналь
леккә омтылышын ассызыклаудан гайре, тасвир теленең гадилеген, таби- гыйлеген югалтудан гайре
ал арның әсәргә әллә ни яңалык китерүе күренми
Шартлылыкның психологик әзерләнеп җитмәве нәтиҗәсендә зарар күргән образлар Р.
Әхмәтҗанов иҗатында байтак кына. Беренче укуда шактый матур, оригиналь һәм эффе>дглы кабул
ителгән образлар да, күз явын алырлык чәчәкнең кәгазь икәнлеге беленгән кебек, кайчакта уфтанып
куярга мәҗбүр итәләр. «Орчык җыры» шигыреннән бер езек китереп узыйк:
Мунча ташлары ята таралып,
каралып чыкты болыт, эссе салды.
Койды яңгыр.
ташлар чыңламады
Алар салкын.
Янәшәдә генә яшь каеннар.
Себерке исе белән тулды һава!..
Әлеге алогизмнан соң салкын мунчада һаваның себерке исе белән тулуы да, шигырьдә алга таба
табигатьнең җирне чабуы да инде безне ышандырмый.
Образларның психологик нигезләнмәве кайчакта шигырьнең гомумән җитдилеген үк бетерә:
Бу сүзләрем белән явар өчен туры килде элек яшьнәргә.
«Ленин» поэмасының беренче юллары әнә шулай башланып китә. Әмма «сүз белән явуны» да. бу
темага «явар» өчен нигә «яшьнәргә» кирәклеген дә тәгаен генә аңлату кыен Р Әхмәтҗановның «Син —
тик рәсем» дигән шигыре бар. Лирик герой биредә сөйгән кешесенең стенадагы рәсеме белән сөйләшә.
Тик рәсем рәсем инде Сокланмый иртән яуган өрпәк йолдызларга». «Төнге поездларга битараф —
күзләре генә тик «еллар аша, карлар аша'карый көлеп » Шуның кебек, авторның геройлары да кайчакта
төрле образлар, төрле ассоциатив хис-тойгылар уятсалар да, психологик яктан күңелдә бер тирән эз
калдырырлык булып ачылмый. Алар — сүзсез. Кеше язмышы белән ныклап торып беркетелмәгән,
яшәеше эскиз һәм этюдларны хәтерләткән бу образлар шагыйрь иҗатының буеннан-буена сибелеп ята
Шигырьләрдәге композицион таркаулык, деталь-сурәтләрнең очраклылыгы, төрле алогизм,
психологик акланмау, купшылык «әле ярый күзгә шул чүп кергән, тумас иде юкса бу җырым» («Күзгә
чүп») дигәндәй, тик торганда язылган юллар әнә шулай барлыкка килә. Авторның «Йолдыз - стан»
поэмасы. «Шәһәр язы». Яңа ел утлары». «Кояшка, кояшка» һ. б. шигырьләре бу хакта уйланыр өчен
бай җирлек булып тора
Шагыйрь язмышын аның геройлары язмышы, ул геройларның чынбарлыкка карашлары,
психологик эчке дөньялары тудыра. Р. Әхмәтҗанов- ка да. димәк, үз иҗатында геройларына булган
иҗади позициясен үзгәртә төшүен, кешеләр тормышына эчкәрәк керүен, игътибарлырак булуын, алар -
ның күңел җәрәхәтенә сизгеррәк, психологик үзенчәлекләрен һәм җан хәрәкәтен ачуга җаваплырак
каравын телисе килә.
Бит беркемгә дә сер түгел, кешеләрдән ераклашкан саен шагыйрьнең фәлсәфи фикер чыганагы
саега, кибә, көрәшче буларак, замандаш укучыларына оригиналь һәм хикмәтле яңа сүз әйтүе кыенлаша
бара. Кеше язмышы аша үткәрелмәгәндә, әйтелгәннәренең дә тәэсир көче бермә-бер кими. Ул коры
схематик фикер сөрешенә, публицистик идея белдерүгә әверелә.
Психологик конкрет тасвирланганда исә шагыйрьнең әсәрләре шундук үзгәрә. Роберт
Әхмәтҗановның без башка бер генә шагыйрь белән дә бутамаслык кыю, саллы, тәэсирле шигырь
юллары белән очрашабыз. «Җирдә — июнь», «Кар кеше». «Узды бәйрәм», «Күңел догасы», «Гөмбә
чоры» һ. б. әсәрләрен генә искә төшерик.
Янып, көрәшеп яшәү, халыкка игелекле хезмәт итү кебек темаларны үз эченә алган әсәрләр
шагыйрьне классик әдипләребез иҗатына аеруча якынайта Тикмәгәмени ул әнә үзенең җанын уяулыкка
чакыра
Йоклама, җан, оема. җан
Син йоклый dun әллә кайчан, баш калкыта җаһил гакыл, һәм уяна мәләк
— шайтан'
Йоклап, бушка гомер уздыруның зур җинаять булуын ул замандашлары колагына да әледән-әле
ишеттереп тора Кайчакта бу сөйләшү катгый. аяусыз.
Ил әҗәтен кайтарырбыз тик шунда Күтәрелсә бер орлыктан мең орлык
Көрәшеп яшәүнең асыл мәгънәсе — гадәти гомер, гадәти вакыт төшенчәсеннән. аның
үлчәмнәреннән читкә чыга Аларга алмашка шагыйрь үз үлчәмен геройларның дөньяга булган үз
фәлсәфи карашларын тәкъдим итә ■ Биш минутка мәдхия» шигыренең герое Ю Фучик -Рәхмәт,
тормыш, биш гомергә тиңдән биш минутың өчен онытмам1 »—дип белдерә «Сәгать суга» шигырендә
дә вакыт үзенең гадәти үлчәмен югалта, ул фәлсәфи яшәеш ала
Сабыр итче, тукта, сәгать, коммунистлар, ленинчылар узар сине бер эрага'
Кешелек бәхете өчен көрәшнең үз тарихы бар Шагыйрьнең әледән- әле дөньяның даһи
сәнгатьчесе — бөек Ленин образына мөрәҗәгать итүе дә очраклы түгел Әнә «Сәгать суга» шигырендә
лирик герой сәгатькә: «җир сәгате, синең бит мин телең беләм. телим икән, телләреңне уникегә төр -
ләндерәм»,— дисә дә. сәгать аны тыңламый. Лирик герой төгәл вакытны ачыклар өчен яңа дәвер
башына — кешелекнең вакыт галиҗанәбен «бер эрага узган» чорга кайта
Ишетәмсез, сәгать йври —
Җирнең кырыс хисапчысы!
Күрәсезме, планетада Ленин йөри — яңа вакыт, яңа дәвер иҗатчысы!
Хәтер — вакытның бер канаты Аның икенче канаты — киләчәк. Шуңа күрә кеше күңеле
үткәннәргә генә түгел, киләчәккә дә сак һәм сизгер булырга тиеш Кеше йөрәге заманнар каршында
җавап бирергә әзер торырга тиеш
«Сандугачның нәни йөрәгенә дөнья сыйган сөю аркылы ( Йолдызстан») дигәндәй, шагыйрь җаны
аша да тормышның «тугыз баллы давылы» үтә. Бу давылда көрәшче булганда гына, көрәш рухын
тормышны сөю хисе аша уздырганда гына шагыйрьләр кешелек бәхете өчен янучы изге сафка басалар
Роберт Әхмәтҗановча — гади җир мәхәббәтен җуймыйча йөрәгендә саклап кала алса гына, аның
сүзләре киләчәктә җыр булып яңгырар. Шул чакта гына ул киләчәк буын кешеләренә сөйгәненә
эндәшкәндәй гади һәм эчкерсез итеп болай дия алыр
Минем кук сөеп, чәчеңнән язгы давыллар тарасын Соңыннан, сагынып
үзеңне, рәсемеңә еллар карасын

Реклама