Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Тукайның соңгы рәсеме Кайтмады үч. бетте коч. сынды кылычv. Тукай. Күзләр — кара кояш! Гамь яктысы... Гөлҗамаллар төнлә җеп эрләр. Иреннәрдә сүзләр: «Сынды кылыч... Бар ышаныч сездә, тереләр!» Кайтмаган үч булып, һаваларда Яшен балкыр... яңгыр кояр күк. Күз йомарга курка,— Кара төндә Столыпин кеше суяр күк. — Үлеп аңлатам.— ди.— яшәр өчен — Көтмә, татар, шәфкать патшадан. Юккамыни бабаң әкиятендә Тере килеш кеше ашаган Аждаһаның башын өзә батыр... Суккан җирдән сез дә өзегез! Күрәсегез килсә үзегезне — Кылыч йөзе булсын көзгегез. Юкса, алар һаман кеше суя... ...Ютәлли дә Тукай... туктала. Өши ләса,— балкып чык та, кояш. Бер генә уч җылы бир аңа! Бер генә уч җылы, бер генә нур Тиештер бит инде бу җанга — Яна-яна... янып беткән өчен, Нурын бирә-бирә җиһанга. Карурманнар уртасында калып. Тарихларның кылын тарткан бар: Асрамага бушлай бирсәләр дә. Тукай булгач, шактый сатканнар! Кон дә үтергәннәр әкрен генә. Кага-суга торгач — бер үлгән. РӘШИТ ӘХМӘТҖАНОВ (1441) шагыйрь. «Хыялларым үлем белән». «Ак канатлар». •Канышыр кон» һ. 6 штырь китаплары мторы Катила яши. Еллар уза, энем, гомер уза. Эшләрең күп иде — эшләдеңме? Сулар ага, энем, сулар ага. Кыя белән авып төшмәдеңме? Утлар яна, энем, утлар яна. Максатларсыз утка кермәдеңме? Утлар яндырса да күлмәгеңне — Сакла йөрәгеңне! Әмма җирдә күпме телсезләргә Тел ачкычы биреп өлгергән... Халкым булып күзләренә багам: Күз нурлары иңә җаныма. «Китмибез»не ясин итеп укыйм, Иелеп мин шагыйрь алдына. — Телдән калмагыз,— ди, Җанкаралар Йөрәк туктаганын чамалар,— Ильминскийлары балта бирер, Ишмиләре башны чабарлар! Күзләр — кара кояш. Гамь утыннан Кем кабынып китәр, кем дөрләр?! Иреннәрдә сүзләр: «Сынды кылыч... Бар ышаныч сездә, тереләр!» Үзең уйла Кичә сиңа нинди ямьле иде дөнья, Бүген менә... болытлы һәм гамьле дөнья. Ә иртәгә нинди булыр икән дөнья? — Утыр да бу җиргә, балам, үзең уйла. Үзең уйла: балкып торган бу дөньяда Нигә кирәк, ямьсез булса, озын гомер? Гомергә бер күзен ачып көлгән гөлнең Гүзәллеген күрергә син, балам, өлгер. Балам, өлгер: синең өчен генә ул гөл, Гомергә бер күзен ачып, күзен йома. Кем дә сине гаепләмәс, шул мизгелнең Матурлыгын алып кайтсаң үз йортыңа. Үз йортыңа алып кайт та, һәм үзеңнең Йөзләреңә, күзләреңә кунсын әле. Күңелеңә чәчелсен дә... уңсын әле, Барыбызга да җитәрлек булсын әле. Булсын әле! Ә калганы гомер буе Сагындырыпсагындырып төшкә керер. Дөнья ямьсез булса — нигә матур гомер? Гомер буе матурлыклар эзләп йөгер. Яшәүләрне яклап 3. га Кайда алар? Уналтыда сөеп, унҗидедә Аерылганнар еламасын ла... Башның кичергәне — Кичәгенең Утлар алмас легендасында. Кичәгеләр — Иделләрне кичкән. Бергә утлар эчкән юлчылар,— Кайда алар. безне кешеләрчә Яратучы, сагынучылар? Легендарный берсе — шигърияттә Җидегәнгә менгән каһарман! Беләм: сиңа бүләк булып калды Бер классик роман... аңардан. Шул романның соңгы битләренә Соң булса да өстәп яз әле: «һәм Рәшит тә мәхәббәттән диеп, Мәңгелеккә алды җәзаны». Гашыйкларга җәзаларсыз калу Мөмкин хәлләр түгел, күрәсең. ...Әйт аңарга: гомер буйларына Төшкә генә кереп йөрмәсен: Килсен әле. килсен. Бер мыскал ямь Салсын әле дәрья-гомергә. Елар яше — етганнарга төшсен. Көлүләре керсен шигырьгә. Үзем барыр идем... Минем өчен Тау башларын кискән җилләр ни! — «Мин — гомерең. Минсез үләрсең» дип. Гашыйк булган көнем җибәрми. Җибәрми дә... Әгәр кичәгеләр Килеп чыкса монда иртәгә — Чынлык сине дәһшәтләргә салгач. Җирдә — ут дип, күкне күзләдеңме? Дөнья канатса да йөзләреңне — Сакла күзләреңне! Ялган адаштырса ком чүлендә, Берүк, энем, каушап калма анда. Адашу ни — күзләр ук булганда. Йөрәк ут булганда! Күзләр күргән гөлләр кисәтәләр: Йөрәкне дип, илдән генә аер,— Үз анасын таный алмас булып. Аерылган кеше... сукыраер. Язылмаган язмышыңа, энем, Ил сагышын язар көннәр алда. Бу дөньяның һәлакәте түгел. Хәрәкәте ага синең канда. Тирә-якта буш калганнар сирәк: Кемгә чынлык, кемгә ялган кирәк.- Бары яшәүләрне яклап кына һәлак булса булыр безнең йөрәк! Баш куеп җырның, балалар, Әллие-бәллиенә, Йоклыйсыз... Инде торырга Вакыт та җитте менә. Уяныгыз, уяныгыз! — Юксынып сорый еллар: Кайларга китте дип, болар, Кайларда югалдылар? Төн җитсә, сезне эзли ил, Кайда дип, балам нуры? Тор. бала! Илнең йөзенә, Күзенә кара туры. Уян да илнең күгенә Йолдызлар булып калык! Йотар, юкса, төптә сине Йокламый торган балык. Еллар сезне санамасын. Сез елларны санагыз. Йоклар өчен тудырмаган Җиргә безне анабыз. Бәлаләрне бәгыренә Яшергән көннәрендә — Сездән башка таянырга Юк аның кемнәре дә. Көтә сезне, көтә... Сезне Үз кочагына алып, Бер тузаннан кеше итеп Үстергән бөек халык. Уяныгыз! — Инде күптән Узды күз йомар чаклар. Күзеңне йомсаң, шул йокы Илеңне’ дә кочаклар. Син теләсәң нишлә, Ә мин әзер Алар белән бергә китәргә. Шигъриятнең аның акчасы юк. Юк җигәргә атыарбасы,— Асыл агачларга асылынмый Калган башны гына аласы... һәм китәсе чыгып. Күрәселәр — Маңгайларга күптән язылган. Инде безне тәңре үзе хәзер Туктаталмас шигырь язудан. Гашыйк булган көннәр калса-калыр, Тик йөрәкләр алга барсын ла Беренче һәм соңгы мәхәббәтнең Туплар ватмас легендасында! • Йолкый-йолкый хәле беткән җилләрнең: Тамыр — җирдә, яфрак күктә имәннең! Әйләндереп кара, әйдә, киресен — Сиң барыбер шундый ук хәл күрерсең. Җир белән күк тоташканнар имәндә... Безне нәрсә кавыштырыр, дигәндә, Бу дөньяда бер тылсым да калмаган — Мине — сиңа, сине миңа ялгаган. Буйсыныйкмы инде шуңа, ни дисең? Уйлый торгач... ут өстендә биерсең! Бишек җыры түгел Еллар буйлап Җир әйләнә Кояш тирәсендә. Әнкәй тирәсендә— кара йомгак... Гомер буе, әнкәй, сине уйлап, Йомгак сүтеп йөрим еллар буйлап. Нинди генә ташкын бәрми миңа. Нинди генә ташлар бәрелмиләр! — Син танымас хәлгә китереп мине, Сиңа күрсәтергә «әзерлиләр». Белми әле алар үлгәнеңне. Миндә яшисең син, мин белдермим. Минем аша сине җәзаларга Ирек бирмим әле, ирек бирмим! Без яшибез әле, без яшибез, Кояш тирәсеннән ераклашмый. Үлем күренүгә,— туганнарым Мәхәббәттән туып балкый башлый. Син дә кушыласың... кычкырасың: — Тимә, кечесенә, олысына! — һәр баламны бер фәрештә итеп Тудырдым бит,— диеп,— дөнья, сиңа. Ә балага... яшәү авыр аңа,— Аның әле алга барасы бар. Ким дигәндә, Кояш тирәсендә Әйләнүче булып каласы бар... Синнән калгач, әнкәй, шактый гына Балаң каны юды бу дөньяны. Ничек бәргәләнә! һәм әйләнә Кояш тирәсендә аның җаны. Әйләнәм дә шулай, мин әйләнәм,— Бер минут та җирне ямьсезләмәм. Дөрлим! Сүнәр көннәремне беләм,— Шуңа менә җырга әвереләм. Гомер озын булсын, юллар ерак... Сүтелмичә калыр юкса йомгак. Улың, әнкәй, шул турыда уйлап, Йомгак сүтеп йөри еллар буйлап