Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАТУРЛЫК САГЫНДА

ГАБДУЛЛА ШӘРӘФИГӘ 60 ЯШЬ

Габдулла Шәрәфи һәм аның яшьтәшләре Беек Ватан сугышы башланганда 14—15 яшьлек үсмерләр булып, алар шәхесенең өлгерүе дә нәкъ менә шушы авыр сугыш чорына туры килә. Үз буыны турында уйланып, әдипнең: «Алар кеше һәм гражданин буларак дәһшәтле елларда, солдат шинеле эчендә формалаштылар һәм күңелләре белән гомер буена солдат булып калдылар»,— дип язуы тикмәгә түгел, әлбәттә. Фронтка киткән ир-атларны алыштырып, сугышның беренче көненнән үк тылдагы төп авырлыкны үз җилкәсенә алган әлеге яшьләр бөтен барлыкларын олы хезмәткә багышладылар Ә бер-нке ел үтүгә инде алар үзләрендә кодрәтле ир-егет көче тоеп, үч һәм нәфрәт тойгысы белән янып, көрәшнең тагын да зурысына. чынына — канлы ут эченә ашкындылар. Күрексез генә бу авыл үсмерләре, үзләрен фронтка җибәрүләрен үтенеп, военкомат сукмагын таптарга керештеләр. «Повестка» хикәясендә язучы яшьлегенең әлеге ренең солдат хезмәте, сугыш тәмамланганнан соң да дәвам итеп, дистәләп елга сузыла. Үзенең керәштәш-каләмдәш дусларына багышланган бер мәкаләсендә язучы ул елларны түбәндәгечә искә ала: «Сугышка киткәндә безне, унҗиде-унсигеэ яшьлек малай-егетләрне, капка тәбеннән ялан тәпиле энекәшләребез, сеңелкәшпәребез озатып калды. Озак һәм озын булды безнең солдат юллары Исән калганнарыбыз, кайту белән, зшкә чумдык, әле шинельләребезне дә салмаган килеш, унар ел тукталып торганнан соң кабат парта араларына кердек, кайчандыр ялан тәпи калдырып киткән шул ук энекәшләрдән, сеңелкәшләрдән гыйлем алдык Алар тупылдатып бала сөйгәндә, без әле һаман да өйләнмәгән карт егетләр, сакаллы студентлар идек Әле менә шушы көнгә кадәр ике нәрсә безнең төшләребезгә кереп иедәтә Берсе аның солдат чагыбыз, сугыш юллары, икенчесе — өлгергәнлек аттестатына имтихан тоту» Шулай итеп, алар фронтта һәм хәрби хезмәттә генә түгел, ә белки һәрвакыт «солдатларча тырыш һәм сабыр булырга өйрәнделәр», тормышта, зште, иҗатта бетен гомер буена «чын мәгънәсендә, матур мәгънәсендә» күңелләре белән солдат булып калдылар Г Шәрәфинең язучылык сәләте дә. табигый ки. шушы дәһшәтле сугыш китергән тетрәндергеч тормыш вакыйгалары тәэсире астында формалаша Аны прозаик итеп таныткан беренче җитди әсәре «Сусыз дәрья» (1969) повесте да Совет Армиясенең данлы юлы сәхифәләрен җанландыруга багышланган Автор иҗатын тулаем дип әйтерлек үз эченә алган «Гомернең агышлары» китабында, бу повестьтан романтик-киеренке чоры бик матур чагылыш таба «..1942 ел Габделбәр, инде ничәнче тапкырдыр, военкомат урнашкан монастырь янына килә. Йөрәксенеп килә дә, керергә кыюлыгы җитмичә, кире әйләнеп китә Бәлки бинаның борынгылыгы, төкселеге шомландыргандыр, ә бәлки. Сугыш вакыты лабаса. Шул бинадан күпме туганнары, танышбелешләре озатылган Кайберләре инде һәлак булган, кайсылары хатсыэ-хәбәрсез... Ә бер килүендә, тәвәккәлләп, барыбер керде ул анда... Өч өстәл янында — өч хәрби Кайсысы янына барырга, кемгә дәшәргә белмичә, ишек төбендә тора бирде » Олырак иптәшләренең сугыш кырында булуына көнләшеп яшәгән кечкенә буйлы, кыюсыз, уналты яшьлек бу авыл малае, бер елга якын йөреп, «үзе барып, үзе юллап» фронтка китәргә повестка алуга ирешә Хәер, Г Шәрәфиләр буынының хәрби язмышы да башка бик күп фронтовикларныкыннан аерылып тора. Күплә тыш, «Тәфтиләү». «Мут Галләм», «Мирас». «Полковник кияве» кебек хикәяләре, фронтовик каләмдәшләреннән Г. Әпсәләмов, Р. Тәхфәтуллин. Ә. Маликов, И Беляев иҗаты турындагы әдәби тәнкыйть, истәлек мәкаләләре дә сугыш һәм солдат хезмәте темасына карый Соңгы кырык ел эчендә сугыш афәтен тасвирлаган әсәрләр әдәбиятыбызда аз язылмады Дөресен әйтергә кирәк.билгеле бер уңышлар белән беррәттән, әсәрләрнең сәнгати эшләнеш дәрәҗәсе бик чамалы булганнары да, билгеле бер модага бирелеп, ■ кемнеңдер сөйләвенә яисә аерым документларга таянып» язылганнары да шактый гына, һәм шул соңгылары, гадәттә «ясалма булулары, авторларның укучыларны шаккатырырга тырышулары, ялган пафослары белән ачуны китерәләр, күңелне рәнҗетәләр» Г. Шәрәфинең исә әлеге темага җитди үз мөнәсәбәте, үз иҗат концепциясе бар. Сугыш — аның өчен үтә изге тема. «Сугыш ул — халыклар тормышында иң зур сынау.— дип яза ул.— Монда бөтен илнең барлык материаль һәм рухи ресурслары хәрәкәткә килә Вакыйгасын да. баш әйләндергеч маҗараларын да уйлап чыгарасы түгел, барысы да үзендә, барысы да күз алдында. Бөек Ватан сугышы кебек зур, җаваплы темага язылган әсәрләрдә дөреслек, табигыйлек, фәлсәфи тирәнлек, күрәсең, теләсә нинди башка әсәрләргә караганда да күбрәк булырга тиештер. Әлеге әсәрләрне совет халкының фидакарьлегенә, батырлыгына... һәйкәл дип карарга кирәк». Язучы Г Шәрәфи әсәрләрендә тасвирланган сугыш вакыйгаларының тагын бер үзенчәлеген әйтеп китмичә булмый — алар Көнчыгыш фронтта япон самурайларына каршы барган көрәшне гәүдәләндерәләр. Немец фашистлары белән булган сугыш әдәбиятта шактый киң яктыртылса да, сугышның бу тарафын чагылдырган җитдирәк бер генә әсәр дә соңгы елларгача күренми иде әле. Г. Шәрәфи исә, беренчеләрдән булып, бу пәрдәне алып ташлады Күренекле прозаик Г. Әпсәләмов, авторның бу яңалыгын ассыэыклап, «Сусыз дәрья» повестена зур бәя бирде.’ Соңрак Көнчыгыш фронт вакыйгалары башка фронтовик язучыларыбыз иҗатында да чагылыш тапты. Ә. Маликовның «Яшьлек утравым» (1974), И. Беляевнең «Солдат төймәсе» (1974) китаплары әнә шундыйлардан. Әдәбиятыбызда Бөек Ватан сугышының географик чикләре тагын да киңәеп. тулыланып китте, бүгенге яшь буын укучысы алдында япон илбасарларына каршы көрәшнең үзенчәлекле яклары ачыла төште Әлеге Көнчыгыш фронтта да якташларыбызның гаять зур активлык күрсәтүен, кайбер рота, взводларның яртылаш диярлек татар егетләреннән торуын әйтеп үтәргә кирәк. Язучы әнә шушы берникадәр дәрәҗәдә күләгәдәрәк кала килгән ерак сугыш вакыйгаларын документаль төгәллек белән, әсәргә алынган геройларның хәтта исем- фамилияләрен дә үзгәртмичә, укучы күз алдында яңадан тергезүгә ирешә. Шунысын да искәртик: фактик-документаль җирлеккә кору әсәрнең сулышын һич кенә дә тарайтмый, чөнки автор биредә художестволы иҗатның күп төрле мөмкинлекләреннән дә бик иркен файдалана. Шуңа да әсәр бер үк вакытта кырыс һәм реаль дә. җанлы һәм мавыктыргыч та. Әмма кабатлап әйтәбез: аның мавыктыргыч булуы — баш әйләндергеч вакыйгалар белән бизәкләнүендә түгел, ә бәлки — реальлегендә. Язучы үзенең иҗат кредосына, иҗат принципларына биредә ахыргача тугрылыклы булып калган. Сугышчылар әсәрдә көндәлек гади һәм авыр солдат тормышы белән яшиләр. Әмма алар сугышчан походта. Аларны һәр адымда үлем сагалый. Алар рәхимсез кояш эссесе астында, бер йотым суга тилмереп, әлегә кадәр үтеп булмаслык дип саналган Гоби чүле. Зур Хинган сырты аша узып, һич көтелмәгәндә. Квантун армиясенең тылына бәреп керәләр. Кырыс табигать, ерак чакрымнар, сопкалар артына поскан дошман пулялары — безнең солдатлар алдына мәкерле дошман тарафыннан куелган төп киртәләр әнә шулар. Иң куәтле көч — гаделлек, кешелеклелек, изге ният белән коралланган совет сугышчысы, тиңдәшсез зур чыдамлык күрсәтеп, бу каршылыкларны җиңеп чыга. Көндәлек намуслы хезмәт, сабырлык, кыюлык, түземлелек, каһарманлык сораган бу поход чынчынлап солдат батырлыгына әверелә. Солдатлар «үлем сахрасы» — Гоби чүленә якынлашып килгәндә, һавада болыт күренеп, аңардан «җиргә таба кара-кучкыл толымнар» сузыла. Потлаган йөк асып, шушы эсседә кырык чакрым юл узган сугышчылар тамак чылатырлык булса да су җыелмасмы дип. палаткаларын җәеп, зур өмет белән болытны көтә башлыйлар Менә ул колонна турысына килеп җитә. «Ләкин ни гаҗәп,— дип яза автор,— баш өстендә коеп яңгыр ява, ә безнең палаткаларга ник бер тамчы су төшсен! һава шулкадәр кызган, яңгыр тамчылары >ңиргә төшеп җиткәнче ук ларга әйләнеп бетәләр.. Полк тагын утыз чакрым җир уза. Ниһаять, җәһәннәмдәй кызуда җитмеш чакрым юл утел алҗыган солдат халкы тулар-тулмас берәр кружка кайнар чәй эчү бәхетенә ирешә. Өч-дурт сәгать йоклап алгач, полк яңадан аякка баса Алда —сузылып киткән яңа чакрымнар... Инде Гоби чүле дә артта. Тау тезмәләре башлана Әмма хәрәкәт тукталмый, тизлек акрынаймый. «Алга, алга, мөмкин кадәр тизрәк алга! Дошман мәкерле. Койрыгына бассаң, елан каты чага Әгәр бу тирәдә чакса, шеше яман булачак Шуңа курә ашыгырга, ул ис җыйганчы, бугазына басарга кирәк Ә юл текә, хәвефле Тупларга һәм фургоннарга җигелгән атлар адым саен туктыйлар Солдатлар шабыр тиргә батып, аларга булышалар Юл бормалы булганга, алда нәрсә бары күренми. Кайвакытта көне буе тауга менеп, таудан төшеп, аның тирәли злмәк ясап, иртән ук узган урынга барып чыгасың». Солдат — көрәшче. Сусыз дәрьяда яки тоташ ишелеп тешкәйдәй туктаусыз койган яңгыр эчендә атлар барудан туктый Әмма «ат түзмәгәнне солдат түзә». Пулемет станоклары. патрон тартмалары «пот өстенә пот булып» аның җилкәсенә төшә Ватан алдындагы, халык алдындагы изге бурычны тою аларга бетмәс көч. тирән оптимизм, һәртөрле авырлык-югалтуларга каршы торырлык сәләт бирә. Үлем-яшәү, явыэлык- гаделлек, нәфрәт-шаянлык шулай итеп аларның көндәлегендә бер бөтенгә әверелеп яши. Тормыш чынлыгы әнә шулай туа Солдат батырлыгы купшы маҗаралар дөньясында түгел, ә бәлки шушы көндәлек табигый авырлыкларны җиңә белгән гади солдат язмышлары аша чагыла. Шуңа да японнар тарафыннан кара җиргә калдырганчы тапталган иген кырларын, җәберләнгән ач-ялангач кытай картларын һәм балаларын күргән солдатларның Совет Армиясенең гадел көрәше, кешелеклеге өчен горурланудан, шатланудан күзләреннән яшь бөртекләре тамуы безне ышандыра һәм дулкынландыра Г. Шәрәфинең «солдат шинеле эчендә формалашкан» һәм гуманизм тойгысы белән сугарылган язучылык таланты, һичшиксез, аның тыныч тормыш вакыйгаларына багышланган әсәрләрендә дә сизелми калмый Барыннан да элек, бу — язучының үзен чолгап алган җанлы табигатькә, кешеләргә булган мөнәсәбәтендә күзгә ташлана Үзенең 1976 елда язылган «Аккошлар кайтыр әле» повестен ул бүгенге көннең иң актуаль проблемаларыннан берсе — табигатьне саклау темасына багышлаган Әмма автор аны табигать матурлыгын югалтмау итеп кенә күзалламый. Г Шәрәфи өчен табигатьне саклау — иң элек кеше җанының матурлыгын саклап калу, табигать һәм кеше күңеле арасында туган гармоник бөтенлеккә ирешү дигән сүз. Кешенең чын бәлетен әнә шунда күрә әдип һәм ул элеккечә үк, үзендә солдатларча җаваплылык тоеп, кулына каләм алып, хикәя-повестьларында да. публицистик язмаларында һәм мәкаләләрендә до шушы зур бәхет өчен актив көрәш сафына баса Табигатьне саклау, автор уенча, халыкның һәм кешелекнең иң матур традицияләрен югалтмау Икмәк, дуслык, намус кебек гади нәрсәләрнең изгелеген һәм кадерен аңлый белү Бу уңайдан язучының хатын-кызга булган мөнәсәбәте, хатынкызның тормышыбызда тоткан чиксез зур роле турындагы уйланулары аерым игътибарга лаек Бөек пролетар язучысы М Горькийның «Кешедә булган гүзәллек кояш нурыннан һәм ана сетеннән килә...» дигән мәшһүр сүзләрен китереп, үзенең фикерен түбәндәгечә дәвам итә: «Ни эчен әле без күңелебезгә иң якын, иң газиз нәрсәләрне ана сүзе белән янәшә куеп әйтәбез: «Җир-ана».—дибез. Сынлы сәнгатьтә Ватан образын гәүдәләндерергә кирәк булгач, әнә, рәссам да пьедесталга хатын-кызны бастырган. Көчле кулына тотып күтәргән кылычы гаделсезлекне, явызлыкны җәзаларга һәрвакыт әзер Югыйсә, Ватан символы итеп, пьедесталга шундый ук мәһабәт гәүдәле бер Алып батыр сынын да бастырырга булыр иде Ләкин юк бит, мондаен бөеклекне, олылыкны хатын-кызга табигать үзе бире Кешелек моны күптән аңлаган. » Әдипнең гади, әмма үтемле итеп әйткән, олы хакыйкать белән сугарылган бу сүзләрен битараф кына укыл китү мөмкин түгел. Бу урында Г Шәрәфинең инде менә егерме елдан бнрле. ир-атлардан бердәнбер кеше буларак республикабызның хатын- кызлар журналы «Азат хатын» редакциясендә эшләвен һәм, элеккечә үк — солдатларча, рыцарьларча, олы матурлык сагында торуын әйтеп үтәсе килә. Әгәр игътибар итсәгез, язучы иҗатында картлар һәм балалар темасы да үзәк урыннарның берсен алып тора Бәхетле тыныч картлык шау-шулы тынгысыз балачак — шул ук олы матурлыкның, табигать бөтенлегенең аерылгысыз бер өлеше түгелмени!! Алар да табигать кебек үк саклауны һәм яклауны, үтә нечкә мөнәсәбәт аңлау, кадер-хөрмәт, тәрбия таләп итмиләрмени?! Язучы тормышның гел алга хәрәкәт итүен бик яхшы аңлый. Китабын «Гомернең агышлары» дип атавы да тикмәгә түгелдер, билгеле. Туу, үсү, елгерү, картаю тормышның табигый бер хәрәкәте. Шуңа да. күрәсең, авторның йөрәге олы яшьтәге — «гамәлдән чыгуга якынлашкан» геройларына аеруча сизгер Аларны әдип, сугыштан кайтмый калган солдат уллары исеменнән сөйләшкәндәй, якын итә, төрле кыланышларын эчке бер ярату белән сабыр гына күзәтә. «Энҗе бөртекләре», «Яңа йортка күчкәч». «Өмет». «Рәхмәт төшкерләре» хикәяләрендәге әбиләрнең язмышына, кичерешләренә язучының мөнәсәбәте әнә шундый. Бу мөнәсәбәттән билгеле бер моңсулык та, әдипнең үз геройлары җанына кушылып, күпмедер дәрәҗәдә әрнүе дә. җиңелчә генә шаяртуы да, иң әһәмиятлесе — аларны тирән аңлап яратуы бөркелеп тора. «Гомернең агышлары», «Повестка» хикәяләренең геройлары ир-ат булсалар да. монда да шул ук нота — актив тормыштан читкә чыгуны тойган олы яшьтәге кеше кичерешләре — үткән гомергә карап, җиңелчә бер көрсенү, тирән уйга калу. Алда телгә алынган «Аккошлар кайтыр әле» повесте да, тулысы белән, олы матурлык өчен көрәшүдән туктарга теләмичә, тормышта актив көрәшче булып кала белгән картларның бүгенге көндәге рольләрен күрсәтүгә багышланган Алариың табигатьне саклау проблемасы белән янып йөрүләре очраклы түгел. Бу — үзенә күрә символ да. Табигатьне саклау, шул рәвешчә, монда бөтен кешелекне саклау проблемасы булып үсеп китә. Әлеге геройларның уз күңел матурлыклары белән бергә, аларның үзләренә булган мөнәсәбәт тә игелекле. «Рәхмәт төшкерләре» хикәясендә әбигә булган хөрмәт, яратуны күреп, без үзебез дә канатланып, яктырып китәбез. Ни әйтсәң дә, кешелеклелек белән очрашу безнең үзебезне дә олы җанлырак итә, көчлерәк итә. Тормышның тулы канлы агышын тоярга, яшәү гармониясен сиземләргә булыша. Шуңадыр, күрәсең. Г Шәрәфи кул төрле жанрларга мөрәҗәгать итә. үзенең чынбарлыкка булган мөнәсәбәтен күп төрле психологик аспектларда ачып бирергә омтыла; кайчак ул әр- нүле, моңсу; кайчакта яңгырлы кояш сыман, әсәргә мөлаем, ягымлы җылы юмор килеп керә («Ярыш». «Дәгъва», «Бушка килгән мал» хикәяләрен генә искә төшерик); гармоник бөтенлекне югалта башлаган, идеалдан, дөресрәге, нормадан аз гына читкә чыгып киткән геройларын ул сизелер-сизелмәс кенә итеп сатирик көлү белән чеметтереп тә куя белә («Полковник кияве». «Бушка килгән мал» хикәяләре — әнә шуның ачык мисалы). Яшәү матурлыгының гармоник бөтенлеген сакларга омтылуы язучы әсәрләрендәге геройларның яшь үзенчәлеген чагылдыруда аеруча ачык күзгә ташлана. Аның солдатлары. картлары янына нәни геройларын китереп куйсак, бу бөтенлек тагын да тулыланып китә. Ә бераздан соң инде Г. Шәрәфинең без чын-чынлап балалар язучысы булуына төшенәбез. Әйе. әдипнең кешеләргә солдатларча, аталарча кайгырту белән тулы йөрәге балалар өчен язылган әсәрләрендә тагын да ачыла төшә сыман Хәер, тикмәгәмени, балалар өчен язу соңгы елларда аның төп жанрына — эчке күңел хасиятенә әверелде. Нәниләргә ул «Күрше малае» (1981) повестен бүләк итте. «Кәҗәләр, кыяр һәм без». «Муйнак», «Әниләргә бүләк» кебек үзенчәлекле хикәяләрен язды. Тәнкыйть мәкаләләрендә дә Г Шәрәфи балалар әдәбиятына торган саен якынрак килә (Ә Бикчәнтәева, Л. Ихсанова һ. 6 лар иҗатына караган мәкаләләрен искә төшерик) Аның публицистикасында да педагогика, тәрбия мәсьәләләре үзәк урынны алып тора. Алда телгә алынган «Икмәктә-хикмәт», «Кыз баланың яше төшмәсен», «Ата үрнәге» һ. б. язмалары әнә шул хакта сөйли. Матур әдәбият әсәрләрендә Г. Шәрәфи, гомумән, бөтен язылганнары белән диярлек балалар язучысы булып кабул ителә. Менә аның «Сусыз дәрья» повестен гына алыйк. Әсәрнең сугыш темасына язылган булуы аны һич кенә дә балаларныкы түгел дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирми Киресенчә, бу теманың балалар тарафыннан ни дәрәҗәдә яратып кабул ителүен без бик яхшы беләбез. Әсәрнең документаль җирлеккә корылуы исә аны танып-белү чарасы буларак та киң мәгълүматлы итә. Повесть сәнгатьчә эшләнеше белән дә балалар күңеленә бик якын. Алда без аның шактый гына өзекләрен китереп тә үткән идек инде. Повестьның фольклор элементларына, хыялга юмарт, бай булуы, һичшиксез, бала күңеленә туры юл суза! Сюжет сызыгының мавыктыргыч ител төзелүе, табигать күренешләренең, сугыш эпизодларының конкретлыгы. ачык буяуларда образлы итеп тасвирлануы, теленең халык сөйләменә нигезләнүе, җанлылыгы нәни укучыларны битараф калдырмый. Ул гына да түгел, балаларның үз ләренеке дип әйтерлек специфик детальләр дә биредә шактый еш очрый. Ten героебыз — радистның, әнә авазларны ничек ишетүенә генә колак салыйк: «Телефон колакчыннарында әйтерсең лә кошлар базары, һәр радиостанциянең үз тавышы. Кайсы — йомыркадай әле яңа гына чыккан каз бәбкәләренеке кебек зәгыйфь кенә, нәзек кенә; кайсы бака, кайсы үрдәк һәм каз тавышы чыгара. Болары куәтле радиостанцияләрнеке. Ул да булмый, трансмиттерны (морзе аппараты — Р. К.) эшләтә башлыйлар. Баш өстендә тургайлар сайрыймыни! Барысы да бер дулкында, барысы да бер урынга өелгән. Радист шулар арасыннан үз «кошын», үзе элемтә тота торган станцияләрне таный, аера белергә тиеш. Әле ул гынамы, һәркайсы сукыр чебеннәр кебек колагыңа керергә торганда, минутлар буе сии, үз адресатыңны бутамыйча, аннан радиограмма кабул итәргә тиешсең». Әсәрдәге төп геройның чынбарлыкны шигъри күзаллавы гына түгел, аның тыйнак һәм сабыр холыклы булуы, оптимистлыгы, шул ук вакытта уйчайлыгы, кешелеклеге, эчкерсезлеге, беркатлылыгы, тапкырлыгы һәм башка бик күп психологик үзенчәлекләре дә балалар күңелен әсир итә. Әнә ул караңгыда дошман пулялары астында штаб начальнигының ашыгыч радиограммасын тапшырырга тиеш. Ут яндырырга ярамый, хәзер мишеньгә әйләнәсең. Күңелдән ятларлык түгел — радиограмма озын Нишләргә? Шунда героебыз японнарның татарча белмәүләреннән һәм икенче якта Казан егете утырудан файдаланып, дошманның кайда, ничек засада оештыруын дивизиягә татарча ачык текст белән хәбәр итә «Өлкән абзыйга әйт; кысык күзләр безгә менә шушы җирдә - ут ачтылар, хәзер сугыш алып барабыз». Әмма радиограмманы ачык текст белән тапшырганы өчен дивизия штабында аңа шактый гына «маңгаеннан салкын тирләр» агызырга туры килә. Текстның татарча булуы гына егетне коткарып кала, һәм трибунал каршысына бастыра язган бу вакыйга соңыннан «сугыш шартларында күрсәткән тапкырлык» дип бәяләнеп, героебыз «Сугышчан хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләнә. Әсәрнең геройлары белән берлектә укучыны да дулкынландыра торган мондый киеренке психологик ситуацияләр повестьта шактый. Шунысы әһәмиятле, геройлар укучыдагы бу теләктәшлекне һәм олы ихтирамны таң калырлык батырлыклар эшләп түгел, ә бәлки үзләренең көндәлек авыр, җаваплы сугышчан бурычларын намус белән үтәл, табигый ки, шуның өчен янып, борчылып, эзләнеп, көрәшеп яшәүләре балән яулап алалар. Язучының табигатьне саклау яисә карт һәм карчыклар темасына язылган әсәрләре дә, һичшиксез, барыннан да бигрәк, яшьләр колагына нидер ишеттерү өчен иҗат ителгәннәр, һәм алар яшь буынга гуманистик идеяләрне, тормышның гармоник бөтенлеген җиткерүдә гаять мактаулы һәм зур эш башкаралар Әби белән бабайларның холкын аларның оныкларыннан да яхшырак күзаллаучы һәм үз итеп аңлаучы кеше тагын булырмы икән?! Бер-берсенә бәйләнгән уртак җепләр һәм сыйфатлар чыннан да шактый бит биредә. Үсеш циклының бөтенлеген булдырган, аның очын-очка ялгаган, шуның белән диалектик механизмны хәрәкәткә китергән ике зур кеч түгелмени ул бабай белән онык?! «Өмет», «Гомернең агышлары» хикәяләрен генә укып карагыз, алардагы хикмәтле фикернең угы балалар күңеленә төбәлмәгәнмени?! Авторның «Ачу йоту — таш йоту» кебек олылар өчен язылган хикәяләрендә исә балаларны тәрбияләү мәсьәләсе ачыктан-ачык сюжетның нигезенә үк алына Шул рәвешчә, сабыйлар психологиясе белән бәйле үзенчәлекләр Г Шәрәфи иҗатының буеннанбуена сузыла. Ә инде балалар дөньясын үзәккә куеп, турыдан-туры аларның үзләренә атап язылган әсәрләрдә бу сыйфатлар бигрәк тә тулырак гәүдәләнә. Бу уңайдан «Кәҗәләр, кыяр һәм без» хикәясеннәнбер әзек кенә китереп узыйк «Галәви бабай белән дуслашып киттек. Балык тотарга да һаман шул бакча башына киләбез. Без дә киләбез, кәҗәләр дә киләләр. Кәҗәләр килдеме, шундук куалап җибәрәбез Кәҗә кудың исә. бакча аркылы узарга кирәк. Бакча аркылы уздыңмы, кыяр түтәлләре яныннан үтәргә кирәк Ә кыярларны күрдек исә, нәкъ шул җирдә безнең аяклар сөртенә- Сөртендеңме инде, туп-туры әлеге кыяр янын^ егыласың. Егылсаң да — бик каты төшәсе килми бит — учың белен җиңелче генә шул ак башлы яшел кыярга таянасың Ә торганда инде ул да синең кулыңа ияреп менә» Күренә ки, балаларча шаянлык та. хәйләкәрлек тә, хыялый бер уен да ярылып ята биредә Иң әһәмиятлесе, монда без бөтен каршылыклары белән тотыл алынган тере бала җанын, аның олыларга булган ихтирамын, тирән ярату хисен тоябыз. Язу чының кешеләргә, тормышка һәм, гомумән, бөтен табигать дөньясына булган олы мәхәббәте аның башка хикәяләрендә дә кызыл җеп булып сузыла. Авторның «Күрше малае» повесте бу уңайдан аерым игътибарга лаек. Нәни укучыларыбыз бу әсәрне «Яшь ленинчы» газетасы битләрендә зур кызыксыну белән каршы алдылар. Тикмәгә түгел, билгеле. Күрше малае Айдарны монда башка бик күп балаларга якын, үз итә торган бер үзлек бар — ул көчсезләрне, нәниләрне һәм кыерсытылганнарны һәрвакыт якларга һәм аларга ярдәм кулы сузарга әзер тора. Айдарның өйләренә төрле җәнлекләр алып кайтып, тәрбия итәргә алынуы да нәкъ менә шуның белән бәйле түгелмени?! Эт, мәче, карга, күгәрчен, балык, әрлән, шөпшәләр белән әвәрә килеп яши торгач, аның үз тормышы да мәгънәлерәк һәм җанлырак төс ала. Әйтик, бик күп балаларның әле мәченең дүрт куллап, юк, дүрт аяклап... пианинода уйнаганын күргәннәре дә, ишеткәннәре дә юктыр. Ә менә Айдарның Багира исемле мәчесенә пианино клавишларына баскалап йөрү берни түгел. Мондый хикмәтләр повестьта аз очрамый, һәм алар әсәрне тагын да җанлырак итәләр. Әлеге җәнлекләр нәни геройның характеры һәм шәхесе формалашуга да үз өлешләрен кертми калмыйлар, билгеле. Гомумән, повесть баланы тәрбияләүдә табигатьнең, тереклек дөньясының, кешелекнең гармоник бөтенлеге җимерелергә тиеш булмавын тирән ышандырырлык итеп күрсәтеп бирә алган. Айдарның әтисе образында исә без кайчандыр кешеләрнең иминлеген, тыныч, матур тормышын саклап, көрәш сафында торган олы йөрәкле солдатны күргәндәй булабыз. Алда әйтүебезчә, Г. Шәрәфиләр буыны тыныч тормышка соңлабрак кереште. Г. Шәрәфинең язучылык сәләте ачылуы хакында да шуны ук әйтергә мөмкин булыр иде. Әмма әдәбиятыбыз, шул исәптән татар балалар әдәбияты, мондый соңлап ачылган һәм әдәбиятыбызны баетуга зур өлеш кертеп киткән каләм ияләрен әйбәт хәтерли. Б. Рәхмәт. 3. Туфайловаларны, әйтик, без шундый әдипләр итеп беләбез. Г. Шәрәфине дә без. соң булса да уң булсын дигәндәй, иҗатының иң биек үрләрен яуларга керешер дип өмет итәбез. Аның елдан-ел ачыга һәм ачыклана барган иҗат мөмкинлекләре безгә шулай дияргә тулы нигез бирә. Гомерегезнең киләчәк агышлары сабыйлыктан килгән саф сулы илһам чишмәләре белән сугарылсын. Озын иҗат гомере телибез Сезгә, олы йөрәкле, тыйнак солдат дустыбыз!