Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛ ДИСӘҢ

Мин аларны: «Нәниләрем, нарасыйларым, ңечкәбилләрем'»—дип иркәлим. Алар үзләре дә мине яраталар. Әгәр җәйләр матур килеп, тәрбияләвең дә килешсә — алар сине балга коендыралар. Бер оясы көчәнминитми генә бер көянтә бал җыя да бирә. Уңганнар-булганнар. игелеклеләр алар! Алда торган зур сүзне, мөгезеннән генә эләктереп, күңелле җиреннән башлап китим әле. 1984 елның җәендә республикабыз умартачылары өчен бик куанычлы тантана булды: алар дәүләткә бал сату буенча Россия күләмендә беренчелекне яуладылар. Социалистик ярышта җиңүчеләргә билгеләнгән байрак һәм зур күләмдәге акчалата бүләк республикабыз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең конференц-залында күмәк алкышлар белән тапшырылды. Совет Татарстанының йөзен умартачыларыбызның уңганлыгы аша да күрсәтерлегебез бар икән! Азык-төлек Программасын тормышка ашыру җәһәтеннән безгә бу шөгыльнең отышлымы, файдалымы юкмы икәнлеген дә кабат күздән кичерү кирәктер. — И-и, отышлы түгелме соң? — дияр иде бу сорауга каршы умарта тоткан авыл агае. Умарта тоткан авыл агайларының, үзегез беләсез, йортлары ук башка: әүвәләүвәлдән буяулы калай түбә, имән баганалы урыс капка... Умартачылык турындагы сорауга җавап биргәндә. Россия умартачылыгының тарихи остасы Петр Иванович Прокопович искә төшә. Умартачы ларның Халыкара оешмасы * Апимонди»нең Ватикан территориясендә урнашкан резиденциясе бинасына аның түбәндәге сүзләре язылган: «Умартачылык— тик зирәк акыллылар шөгыле». Ул 1775— 1850 елларда яшәгәй. Әтисе бөлеп баручы дворян була. 1786 елда ул унбер яшьлек Петрушаны Киевтагы руханилар академиясенә укырга бирә. Академияне тәмамлаганнан соң ул Мәскәү университетына керергә тели. Әтисе аяк терәп каршы төшә, улын хәрби кеше, офицер итәсе килә. Малаен кычкыртып, көчләп, үзенең бертуган энесе, хезмәттәге гвардия капитанына илтеп бирә. Шулай итеп, булачак умарта галиме, теләсә-теләмәсә дә, хәрби кеше булып китә. Суворов походларында катнаша, күпләрне таң калдырып, батырлык та күрсәтә. Хәрби хезмәт — карьера яулауның иң җиңел юлы, әмма Петр Иванович исә моннан котылу ягын карый. 1798 елда поручик чинында отставкага чыга. Аңлашыла ки, әтисе моңа каршы була. Прокоповичка егерме дүрт яшь. Нәрсәгә тотынып карарга, тормышны нидән башларга? Егет игенчелек белән шөгыльләнергә карар итә, берничә дисәтинә җир сатып ала. Шул ук җәйне бертуган энесенең утарында умартачылык белән таныша. Гомеренең шул чорларын исенә төшереп ул: «Мин умартачылык белән баш күтәрми шөгыльләнергә карар иттем. By өлкәдә мыскал... белем булмаса да, миндә сөйләп биргесез зур теләк бар иде»,— дип яза. 1802—1803 нче еллар умартачылык өчен искиткеч уңай киләләр. Прокопович бал һәм балавыз сатып аякка баса. Умарталарның санын 580 башка җиткерә. Соңыннан ул: — Мин нибары ике хезмәтче тотып егерме биш ел буена гел умарта чылык белән генә яшәдем, дип яза. Шул керем зур гына имение сатып М алырга, үз хисабыма умартачылар мәктәбе ачарга мөмкинлек бирде. Умартачылык белән шөгыльләнә башлагач, мин нужа күрмәдем, хәерчелекне татымадым... Яхшы урыннарда умартачылык бер сумга йөз сум табыш бирә. Умарта асрау өчен уңайсызрак җирләрдә дә бер сум чыгымга ышанычлы ун сум табыш китерә. Прокопович шушында ук әйтеп тә китә: «Умарталарны карый белмәү- челәрне исәпкә алырга ярамый. Шуның аркасында нык бөлгән, бөтен кортларын кырдырып, үтереп бетергән хуҗалар турында да мисалларны күп китерергә булыр иде» Шушы сүзләренә аерым басым ясап.тагын бер кабатлый: «Умартачылык — зирәк акыллылар шөгыле!» Бал дисәң, бер кими, кашык тыксаң, бик тиз бетә торган үзе татлы, үзе шифалы бу ризыкны чәчәкләр керфегеннән җыючы әлеге тырыш җаннар безнең планетабызда кешегә кадәр илле биш-алтмыш миллион еллар алдан яралган дип исәпләнә. Шуңа күрә баш бирми, авызлыклатмый ул. Борынгы халыклар тормышында да бал кортлары аерым урын тота. Мәсәлән, Түбән Мисырның гербына да умарта корты сурәте төшерелгән. Мисырлылар умарта кортларына батырлык, тугрылык, дошманга аяусыз булу, чисталык һәм тәртип символы итеп караганнар. Фиргавеннәрнең беренче династиясе (безнең эрага кадәр 3210— 2780 нче еллар) табутлары өстенә бал корты рәсеме ясата торган булганнар. Мисырлылар үзләре дә бик тырыш һәм уңган булганнар. Балны күбрәк җыю өчен, умарталарын күчереп йөртергә иренмәгәннәр. Умарталарны, көймәләргә төяп, баллы үләннәр алты атнага иртәрәк чәчәк ата торган җирләргә, Нилның түбәндәге үзәненнән югарыдагы болыннарына күчерә барганнар. Димәк, бер сезонда ике уңыш җыйнаганнар. Борынгы Һиндстанда бал кортлары алланың иң якын юлдашлары булып исәпләнгәннәр. Борынгы Грециядә, умарталарны күчереп йөртеп, шулай ук бик файдаланганнар. Аларны корабларга төяп кайда баллы чәчәкләр күп, шул утрауга озата торган булганнар. Урарту дәүләтендә умарталарны бал һәм балавыз өчен генә түгел, дошманнардан саклану өчен дә асраганнар. Инде урта гасырларда булган бер вакыйга. Шуны үз күзе белән күргән бер сәүдәгәр болай дип язып калдыра. Экипажы нибары кырык-илле кешедән торган бер сәүдә корабына диңгез юлбасарлары һөҗүм итәләр. Сәүдә корабында берничә чүлмәк умарта корты да була. Инде беттек дигәндә генә, капитан башына шундый уй килә: ул үз матросларына битлекләр кияргә куша һәм пиратлар корабы өстенә бер-бер артлы әлеге чүлмәкләрне тондыра. Чүлмәк эченнән котырышып чыккан кортлар ажгырып юлбасарлар өстенә ташланалар. Тапкыр капитан экипажы биш йөз кешедән торган корабны кулына төшерә, юлбасарларны әсир итә. Тарихи мәгълүматлар безнең якларда умартачылык белән ныклап торып моннан ике-өч мең еллар элек шөгыльләнә башлау турында сөйлиләр. Тарихчылардан Б. И. Греков һәм А. Якубовский «Болгардан Хорезмга» бара торган товарлар арасында бал һәм балавызның иң беренче урында булуын күрсәтеп үтәләр. Инде безнең көннәргә якынлашыйк. 1919 ел. Апрель ае. Мәскәү. Кремль. В. И. Лениз кабинеты. Яшь Совет Россиясенең авыр көннәре. Илдә гражданнар сугышы бара. Ильичка нинди мәсьәләләрне генә хәл кылырга туры килми. Әмма шушындый көннәрдә дә Ильич умартачылык мәсьәләсен карарга да җай тапкан. Владимир Ильич барлыгы җиде пункттан торган «Умартачылыкны саклау һәм үстерү турында»гы декретка кул куя. Биредә, чит кеше хезмәтеннән файдаланмаганда, умартачыларга умарталыкларын теләсә нинди күләмдә киңәйтергә, ә бал кортларының баш санын теләсә нинди күләмдә үрчетергә мөмкин диелә. Мин үзем Әлмәт районында безнең көннәрдә дә җитмепг-сиксән баш умарта тотып, хөкүмәткә елның елында бик күп бал һәм балавыз тапшырып килгән Семисынов дигән агайны беләм. Умарталыгында булып, балын татып, чәен эчкәнем бар. Фамилиясе Семисынов булса да, уллары аның өчәү генә. Менә шул өч улы белән ду китерәләр алар умарталыкларында эшләп. Иртә яз башында тал, өянке чәчәк аткан әрәмәлеккә чыгып утыралар. Машинага тагып йөри торган будкалары бар. Анда газ плитәсе, төсле телевизор, ике җиңел карават. Әрәмәлектән өрәңгелеккә күченәләр. Өрәңге, чәчәк атканда, нектарны шулай ук бик мул бирә. Аннары кыр ышыклау урман киңлегенә сәрви чәчәгенә күченәләр. Аннары юкә чәчәк ата. карабодай өлгерә, көзгә таба көнбагыш чәчәккә күмелә. Семисыновлар да кортларын көнбагыш басуына 138 күчереп утырталар. Тырышкач, тозлы тир түккәч, рәхәтен дә күрәләр. Өчесенең дә «Волга»лары бар. Иорт-җирләр дә таштан. Ишле генә умарта тоткан тагын байтак гаиләләр бар. Менә Имам абзый. Ул башта «Авангард» колхозында утыз биш ел корт карады. Пенсиягә чыккач, Лениногорскига килеп йорт салды. Аның унбер баласы бар. Җиде егет, дүрт кызның һәркайсының үз балалары өчәү дә дүртәү. Гаиләдә җитмешкә җитеп килгән Имам абзыйның әйткән сүзе — закон. Аның кортлары да иртә яз башыннан, Шөгер урманына чыгып, матур бер аланга утыралар. Алар елның елында балдан мул уңыш алалар. В. И. Ленин кул куйган декретта умартачылык белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга һәм аерым кешеләргә махсус налоглар салмаска дип тә күрсәтелгән. Өстәлендә яткан әлеге документка имза салганчы, В. И. Ленин, аны кабат укып чыга да тагын бер пункт өсти: «шушы карарны бозуда гаепләнүчеләр РСФСР законнары тәртибендә җавапка тартылачаклар»,— дип куя. (В. И. Ленин. Сайланма әсәрләр, т. 38. 531-532 б.) Дөньяда беренче социалистик дәүләтне төзүче юлбашчыбыз бөек Ленин үзе васыять итеп калдырган умартачылык эше республикабызда ниндирәк хәлдә? Аның алдында ниндирәк мәсьәләләр тора? Сүз уңаенда шуны әйтеп китим, безнең Татсоюзның чит илгә сата торган товарларының күп процентын бал тәшкил итә. Татарстан балы чит илдә бик югары бәяләнә. 1976 нчы елда Биектау районы Суксу авылында Вебер фамилияле бер немецны очраттым. Ул, Тат- союз белән килешеп, колхозлардан балны үзе сайлап ала икән. Русча да бераз белә. Татар сүзләрен дә өйрәнеп өлгергән. Миңа кызык тоелды. — Безнең балның нәрсәсенә кызыктыгыз? — дип сорадым. — У-у! Самый вкусный баль — Казань! — сәүдәгәрләрчә күзен хәйләкәр кысып, немец иреннәрен ялап куйды.— Лейпциг ярмарка. Казань баль, во! Шулай да, республикабыз умартачылыгы ни хәлдә? Кай якка йөз тотабыз соң? Бу сорауларга җавапларны төгәлрәк бирү өчен үзебезнең Ленино- горск һәм Әлмәт районнары мисалыннан файдаланырга булдым. Безнең Лениногорск районы колхозсовхозларында илле бер умарталык бар. Кышка өч мең башлап калдырыла. Әлмәтлеләр — өч мең алты йөз баш. Һәвәскәр умартачыларга да тагын шул чама туры килә. Ике районга ун-унике мең баш тирәсе чыга. Иөз меңнәрчә гектарлар җире булган ике районга аз, әлбәттә, гаять аз. Шуның аркасында меңнәрчә гектар мәйданнардагы чәчүлекләр серкәләнми кала, кайбер игеннәрнең уңышы меңнәрчә центнерларга түбәнрәк була. Үсемлекләрне серкәләндерү, минемчә, тиз көндә хәл ителүен көтә торган глобаль мәсьәләгә әверелеп бара. Шөпшәләрнең, төклетураларның ояларын сакламыйбыз: урман тирәсендәгеләрен малай шалай туздыра, кантар астындагыларын трактор комбайн таптап китә. Химикатлар да алар- ны күп кыралар. Шуның аркасында клевер, люцерна һәм серкәләндерүгә мохтаҗ башка күп культураларның уңышы елдан-ел түбәнәя Ахырда хәл бөтен илдә нык кискенләшкәч, Воронеждагы төклетуралар, шөпшәләр үрчетү станциясе бу игелекле бөҗәкләрне Канададан сатып алырга мәҗбүр булды. Шуннан соң гына алар соңгы елларда аз-маз күзгә күренгәли башладылар. Аларның ояларын сакларга иде! Бездәге төп серкәләндерүчеләр — бал кортлары. Ләкин аларның баш саны да елдан-ел кими. Шушы уңайдан тагын бер гыйбрәтле мисал китерим әле. Эмитида яшәүче (Нью-Йорк штаты) Эттер фамилияле агалы энеле ике туган арасында ызгыш чыга. Берсе — умартачы, икенчесе бакчачы икән. Эне се, синең умарталарың минем бөтен алмаларымны җиләк җимешләремне тешләп, тишкәләп бетерәләр дип, абыйсын бакчасыннан куа. Ага кеше, башка җир алып, кортларын шунда күчерә. Әмма ике елдан соң энесе, умарталар ны кире күчерүен үтенеп, агасы каршына килеп тезләнергә мәҗбүр була, чөнки аның агачлары җиләк-җимеш бирми башлаганнар икән. Бал кортлары серкәләндермәсә, алма, груша, чия. слива, өрек, лимон, мандарин, кура җиләге, крыжовник, карлыган кебек җиләк җимешнең мул уңыш бирмәвен хәзер кем дә белә. Умарта кортлары серкәләндермәсә, кара бодайның да чәчәкләре кысыр кала. Умартачыларның Халыкара оешмасы «Апнмонди» президенты (милләте — румын) профессор В. Харнаж. оешманың Мәскәүдә булган XXVIII конгрессында ясаган докладында, бал кортлары бүгенге көндә чәчәгендә нектар булган үсемлекләрнең бары ун процен тына гына куна, дип белдерде. Умарталарның баш саны аз булганлыктан, меңнәрчә центнерлар нектар җыйналмый, миллионнарча гектар үсемлекләр сөркәләндерелми кала. Безнең колхоз-совхозлар умарталарны нигә күп итеп үрчетмиләр соң? Республикабызда алар һаман кимүгә таба йез тота. Мин бу мәсьәләне өйрәнүгә бер җәемне багышладым, башка өлкәләрдә дә булдым. СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең Умартачылык павильонына да кагылдым. умарталарын карадым. Күргәзмәнең иң аргы башындагы бакча эчендә ике йөз илле башлап корт тоталар. СССР авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең умарталыгы аеруча яхшы тәэсир калдыра. Һәр оя янында бер аспирант, ике-өч студент кайнаша. Лнпецкида умартачылык комплексы төзиләр. Ул инде бал җитештерү беләй генә түгел, ә умартачылыкның башка продуктларын да халык хуҗалыгында киң файдалануны тәэмин итәчәк. Биредә мәсьәләне киң колач белән хәл итәргә омтылыш сизелә. Безнең республикада исә умартачылык чәчәк ата дип һич тә әйтмәс идем. Күп хуҗалыкларда һәм совхозларда умарталык гомумән юк. Эш нәрсәдә? Сәбәпләр җитәрлек. Беренчедән, караучылар, умартачылар юк. Хезмәткә түләү түбән. Әйтик, 120 баш умартаны карасаң, көнлек хезмәт хакы 3 сум 59 тиен. Умарталыкта алар икәү. Ярдәмчесенеке —3 сум 15 тиен. Елда 280 эш көне дисәк, хезмәт хакы аена 95— 90 сум чыга. Моңа кайсы ирнең селкенеп йөрисе килсен?! Шуңа күрә ир-атның мәйдан тотардае техникага утыра. Бу хезмәтнең башка күңелсез яклары да җитәрлек. Колхоз идарәсе тирәсендә кыяр-кыймас кына ат сорап, салам сорап, шикәр комы сорап торган юаш агайны очратсаң, умартачы шул булыр. Ә эше авыр аларның, аны үзе та тыган кеше генә белә. Чәчәкле урман яланы, тынлык, кошлар сайравы, саф һава — алар беренче тәэсирләр генә. Ата-бабадан калган кәсеп дип. үзем дә биш-алты баш умарта тотып юанам мин. Менә шуларны карап чыкканчы да, бил уклау булып ката. Турая алмый ай да вай киләсең. Колхоз умартачысы карамагына кимендә 150 баш тапшырыла. Ул көне буе, бөгелгән хәлдә, ояны барлый, рамнар куя. ашарларына бирә. Урман аланы белән ләззәтләнеп торырга ара юк. Көне буе төсләгеч белән эшләргә, ачы төтен суларга туры килә. Лениногорск районы «Шушма» колхозының умарталыгына бал сыккан вакытка туры килдем Умартачының ни дип җавап бирәсен белсәм дә — Балың баллымы, Касыйм агай? — дип сорадым. — Тозлырак шул,— ди. Тозлы булмыйча, тир түгеп тапкан ризык, әлбәттә, тозлы була. Дөрес, мул бал җыеп алгач, газаплары онытыла. Үз эшеңнән тәм табу ләззәте барын да оныттыра! Минемчә, умартачылыкны үстерү, аннан мул итеп уңыш ала башлау өчен, хуҗалыкның бу тармагына мәйдан тотучы яшьләрне тартырга иде! Дөрес, бу юлда хаталарыбыз булды. Балаларны әллә нинди һөнәрләргә кызыктырып үстердек, космонавт булырга чакырдык. Әйтерсең, туган җирдә менә дигән һөнәрләр беткән. Умартачылык гадәттә авылдан дүрт-биш чакрым читтә, урман эчендә була бит инде. Клубта һәр кич кино, биюле уеннар. Күр ше авылдан кунак кызлары килгән. Унсигез-егерме яшьлек егет, йөрәгенә май үсмәгән булса, шушы урман уртасында япа-ялгызы синең умартаңны саклап ятсынмыни? Әмма бу хәлдән дә котылырга мөмкин. Мин булсаммы — умарталыкка ут үткәрер идем, төсле телевизор, суыткыч алып куяр идем. Умар тачылыкта эшләүче егеткә шәп мотоцикл алып бирер идем. Кичен выжлап кына авылга төшеп сөйгән кызын клубтан озатырга да өлгерсен, шунда ук кире әйләнеп умарталыгына да менә алсын. Бүгенге колхоз-совхозлар өчен боларны эшләү чүп тә түгел. Күп урыннарда шушы эшләнми. Нәтиҗәдә хуҗалыклар умарта асрамыйлар, булганнары да арттырылмый.- Лениногорск районының Муса Җәлил исемендәге колхозда кайчандыр биш умарталык булган. Хәзер бер баш та юк. Бал уңышы өчен умарталыклар тирәсенә нектарлы культуралар чәчәргә кирәк. Карабодай — шундыйларның берсе. Тагын эспарцет һәм кандала үләне дигән культуралар бар. Менә алар бирә инде балны! Алар печәнне дә җәйгә өч мәртәбә бирәләр. Моннан ике ел элек Лениногорск кошчылык фабрикасы иллеалтмыш гектар мәйданда кандала үләне чәчкән иде. Беренче чапканда ике-өч метр биеклеккә үскән үлән арасыннан чапкычлар, төягеч машиналар күренми дә иде. Монысы — бер хәл. Шушы хәлдән соң Лениногорск умартачылары фабрика директоры Анатолий Кудашев белән ерактан ук баш иеп исәнләшә башлады. Чөнки шушы илле-алтмыш гектар җирдән кортлар балны сыктылар гына! Нектар өченче тапкыр баш калкыткан үләндә дә чамасыз иде. Хуш исле юкә дә, кәефе килгәндә, балны шактый мул бирә. Безнең районда юкәлек массивлары унбер мең гектарлар чамасы. Шуның жиде меңе балигъ, җитлеккән, ягъни бал бирә торган юкәләр. Юан гына бер юкә, елы килсә, бер гектар карабодай җиренә караганда да юмартрак. Ә 1981 елны шундый хәлгә тап булдым. Шөгер юкәлегенә чыгарылган умарталарны сакларга чиратым җиткән иде. Исрафилов абзый белән таң алдыннан шөбһәле тавышка сискәнеп уяндык. Матур итеп таң аткан, кояш күтәрелеп килә. Җил әсәре юк. Үләнгә мул итеп чык төшкән. Кортлар эшкә тотынганнар. Урман «гөж» килә, самавыр кебек шаулый. Юкәгә бал төшкән икән! Кортлар оя янындагы юкәдән очу тактасына җилпенеп түгел, «шып» та «шып» егылышып төшәләр. Чөнки канатларына хәтле нектарга баткан. Оя эченә мүкәли- мүкәли генә керәләр дә, җиңеләеп, яңадан юкә чәчәгенә ашыгалар. — Болай булса, энем, булган тәпәннәр генә җитмәс,— ди Исрафилов абзый. Әмма мондый көн тәүлек ярымнар гына торды. Икенче көнне төш алларыннан төньяктан ямьсез салкын җил исә башлады, күк йөзен болытлар басты. Җил-яңгырлы көннәр унөч көнгә сузылды. Юкә чәчәкләре бетте, урманда кортларга ямь калмады. Әмма көчле оялар шушы кыска вакыт эчендә дә кәрәзләрен бал белән тутырырга өлгергәннәр иде. Бу урман иланыннан без бик канәгать булып кайттык. Юкә дигәннән, аның хәле дә ярдәм көтә. РСФСР Министрлар Советының стационар умарталыклар урнашкан җирләрдә юкәләргә кимендә өч километр радиусында кагылмаска, кисмәскә дигән карары бар. Әмма урман хуҗалыкларына мунчала планы килеп төшкәч, әзерләүләр оешмасы аны- моны тикшереп тормый. Берсендә мин алар янына барып: — Бу мунчала нигә хәҗәт? Нинди яхшы юкәләрне харап итәсез,— дип сораштырып карадым. Мунчаладан балык промышленносте министрлыгына кап ясап бирәләр икән. Балык тутырып йөртү өчен. Капларны күптән капроннан ясый башлар га бик вакыт югыйсә?! Балык министрлыгының үз мәнфәгате. Балыклар гына күп булсын да, аларны тутырып йөртергә каплар җитеш торсын! Аеруча борчыган тагын бер мәсьәлә бар. Матур җәйләр җитеп, агачлар яшел шәлләрен бөркәнеп алуга, республикада яфрак азык хәзерләү кампаниясе башлана. Чын мәхшәр көннәр инде бу. Биредә исәп тә юк, хисап та юк. Кайсы хуҗалык күпме хәзерлә ргә теләсә, урманны шул хәтле туный. Ямь- яшел урман шәрәләнә дә кала. Бу вәхши чарада үземнең дә катнашканым бар. Бер хәлең юк, кушкач — барасың. Үзебез шефлык иткән колхозга килү белән, ферма чормаларын былтыргы яфрак себеркеләрдән арындырасың. Аларны чүплеккә машина машина илтеп түгәбез. Димәк, кирәге чыкмаган. Алай булгач, нигә аны шулай итеп күп хәзерләргә соң? Шуңа да карамастан, быелгы план былтыргыдан да артык. Үтәми кара! Бөтен яшь үсентеләрен югалткан урман яраларын көзгә кадәр төзәтеп өлгерә алмый. Кышка ул хәлсезләнеп керә, әз генә суыклар башлану белән өши. харап була. Яфрак азык хәзерләү вакытында урманнарны саклау мәсьәләсе ныклы тәртипкә са- лынмаса, республикабыз Гоби чүледәй шәрә сахрага әйләнмәсме?! Инде кулыма каләм алгач, мине нык борчыган икенче бер мәсьәләгә дә туктап китәсем килә. Бөек Ватан сугышы чорында без Дөбъяз районы Ташлы Кавал авылында яшәдек. Ачлыгын да күрдек, хәерчелеген дә. Әмма минем шуңа исем китә: авылыбызда озын сугыш чорында ник бер кеше ашказаны бозылу, эч китү, дизентерия белән интексен!? Эш нәрсәдә? Берен чедән, без аерткан сөттән оетылган катыкка рәхмәт укырга тиешбез. Академик Виноградов, татар авылларына махсус экспедицияләр оештырып, катык ның тылсымлы көчен күпьяклап өйрәнгән. Бу катыкта һәм сөзмәдә гаять файдалы дистәләрчә бактерияләр барлыгы исбат ителгән. Мең рәхмәт, әни ләр-әбнләр безне катыктан өзми торганнар иде. Икенчедән, безгә витаминнар да мул эләкте. Аларын инде нртә яздан кара көзгә кергәнче ашый идек. Сары чәчәк, сабын чәчәге, юа, кузгалак, акбаш, әче какы, урыс какысы, балтырган, баллы көпшә, кәҗә сакалы — барысын да көлтә-көлтә җыя идек. Җиләк-җимешне әйткән дә юк. Ашарга яраклы үләннәрнең мин генә дә иллеләп төрен таный һәм җыя идем. Эчеңә шул хәтле төр витаминнар кереп торгач, сине авыру ега аламы инде?! Хәзер бу үләннәрне оныттык. Балалар да аларны белмиләр дә, танымыйлар да. Бу хакта укытучылары да уйламый. Дөрес, язын укулар тәмамлангач, укытучылар үз классларын ияртеп урман га чыгалар. Табигать җәбер золым гына күреп кала. Бәйдән ычкынган бозау дай котырынышкан балалар аланнарны таптыйлар, агачларны сындыралар, тәкыя үрергә дип кочак-кочак чәчәкләр җыялар да юлда ук ташлап та калдыралар Авыр елларда авыру хасталарга бирешмичә, нараттай төз, имәндәй нык булып үсүебезгә өченче сәбәп — минемчә, урман чикләвеге. Ул елларда атлан май да күрмәдек, итне-колбасаны әйткән дә юк. Барысын да шул чикләвек алмаштыра иде. Аның составында нинди генә матдәләр юк! Хәзер республикабызда чикләвек куагы массивлары елдан-ел кими. Урманчылар үзләре дә аларны кисеп, бу мәйданнарга нарат, чыршы утыртуны яхшы күрәләр... Ярый, сүземне, бал дисәң,., дип башлаган идем бит. Бал дисәң, бер кими, кашык тыксаң, бетеп китә. Табигатьтә дә ул Байкал күле булып утырмый. Корт, бер очыш ясаганда, оясына нибары 30—35 миллиграмм, тамчының йөздән бер өлеше кадәр генә нектар кайтарып ала. Анысын исә йөздән алып өч йөзгә кадәр карабодай чәчәгенә, яисә сигез-тугыз йөз алма чәчәгенә кунганнан соң гына җыя. Бер килограмм бал туплау өчен кортлар кимендә ун миллион чәчәккә кунып алырга тиешләр. Бер килограмм бал җыю өчен кортлар ояларына нектар белән 120—150 мең рейс ясарга тиешләр! Ояга кайткан зәмзәм әле ул бал түгел. Балга әверелгәнче әле ул ярты авырлыгын югалта. Әгәр карабодай кыры умарталыктан чакрым ярым ераклыкта тора икән, бер кило бал җыю өчен һәр кортка 360— 450 мең километрлап юл узарга кирәк була. Менә ни ул — бер кашык бал. Менә ни өчен умартачы саран. Ашаган түгел, тураган белә! Бал — гаять югары калорияле продукт. Ә химик элементларга байлыгы ягыннан аның белән тагын кайсы гына ризык тиңләшә ала икән?! Кеше организмы исә шушы элементларга һәрвакыт мохтаҗ. Бал файдалы да, шифалы да, татлы да. Кортлар тоту, алар белән көндәлек аралашып тору да кешегә сөйләп бетергесез ләззәт бирә. Күзәтергә генә иренмә — алар сине әллә ниләргә өйрәтәләр. Көннең бүген нинди булачагын син ояга бер күз салу белән чамалый аласың. Кортлар иртә күтәрелсә, көн кояшлы булачак. Әгәр инде «без-без» килеп, ояларында утыралар икән, көт тә тор, төш алдыннан яңгыр коеп китәчәк. Кортларның үз-үзләрен тотышларына, ояда кәрәз коруларына карап, алдагы унунбиш көндә һаваларның ничек буласын белергә мөмкин. Алар — чисталык яратучы җаннар. Әнкә корт күкәйләрне дә гәрәбә кебек сап-сары кәрәзләргә салуны хуп күрә. Икенче карыйсың, әнкә, чисталарны калдырып, серкәләрне иске, кара кәрәзләргә сала башлаган. Димәк, дүрт-биш көннән һавалар бозылып, суынып китәчәген көт. Әнкә корт шуны сизгән, серкәләрне, каралып бетсә дә, җылы «оя»га салырга мәҗбүр булган. Яз башында әнкә корт эшчәнлеген сары кәрәзләргә йомырка салудан башлый икән, шикләнмәскә мөмкин — яз җылы киләчәк. Утыртасы әйбереңне утырт, чәчәсе әйбереңне курыкмыйча чәч. Кортларның үз-үзләрен тотышларына карап, әллә нинди ачышлар ясап булыр иде дә, белмибез, аңламыйбыз телләрен. Наданлыгыбыз көчле. Бер елны, бәрәңге алганда, көннәр бозылып китте. Районның баш агрономы Анатолий Аркадьевич Храмов тәмам өзгәләнә, бәрәңгеләр җир өстен дә калып өшер инде дип борчыла. Әмма кортларымның тәртибе башка. Әнкәләре серкә сала бирә, үзләре рам чистарталар. Юкка борчылмагыз, Анатолий Аркадьевич, әле тагын ике атна чамасы җылы, матур көннәр булачак дип кереп шатландырдым мин аны. Һәм шулай булып чыкты да. Икенче бер елны мин шундый сәер хәл күзәттем. Умарталар иртә көз башыннан ук ояларын җылытырга, бөтен тишек-ярыкларын прополис белән томаларга керештеләр. Бер дә тикмәгә генә болай тырышмыйлар болар дим. Димәк, кыш салкын булачак. Базарга барсаң, еш кына шундый күренешнең шаһиты буласың. Бал алырга дип савытларын кыстырып чыккан абыстайлар әле теге агайның балын кабып карыйлар, әле бу умартачыныкын. Әйе, бер үк тырыш кортлар җыйган баллар бер-берсеннән төсләре белән дә, тәмнәре белән дә, хуш исләре белән дә нык аерылалар. Әйтик, сәрви балы. Иң югары сортлы балларның берсе. Сыек чагында ул үтә күренмәле диярлек. Утыргач, ап-ак була. Кристаллары вак, кар кебек. Ел килгәндә, сәрви балны бик мул бирә. Әгәр мин булсаммы, миннән генә торсамы-бакча башларына, мәктәп алдына, клуб каршына, барлык ташландык чокыр-чакырларга сәрви утырттырыр идем. Карабодай балы карасу саргылт, куе көрән төстә була. Каты булып утырмый, ботка хәлендә кала. Авызга алу белән тамак төбен кытыклый башлый. Бу бал кан азлыктан интегүчеләргә бигрәк тә шифалы. Шуңа күрә халыкта: «Кара бал төссезләргә файдалы», дигән сүз дә йөри. Әгәр миннән генә торсамы9 ! Умарталыклар тирәсенә мин карабодайны, унаруникешәр көн ара калдырып, өч мәртәбә чәчәр идем. Кортлар җәй буена кайгы-хәсрәт күрмичә тик рәхәтләнеп бал җыеп ятсыннар иде. Юкә балы безнең халыкта аеруча югары бәяләнә. Бер гектар юкә чәчәк атканда, бер мең килограмм, хәтта аннан да артыграк бал жыеп була. Ләкин юкә бик «холыксыз» агач, нектарны һәр елны бүлеп чыгармый. Әгәр миннән генә торса, мин урмандагы бер генә юкәгә дә балта чаптырмас идем. Юкәнең шундый үзлеге бар, ул дым тарта, дым ярата. Төбендә дымы кими башласа, юкә урманы әллә кайдагы болытларны «дәшеп» ала. Кулымнан килсә, мин бөтен авылларны юкә бакчасына әйләндерер идем. Бал турында шулай зурдан сүз кузгаткач, менә шул турыда да берничә сүз әйтеп китим. Кайбер кешеләр, умартачылар балга шикәр кушалар дип шикләнәләр. Бу — яла ягу. Шулай да мондый ямьсез сүз нидән чыга соң? Менә кайдан. Маэмайга сөяк, сыерга печән, атка солы бирүгә берәү дә каршы түгел. Аны гадәти хәлгә саный. Умартачы, кибеттән шикәр комы алса, бу аның күршесен шиккә төшерә. Ә бит кортларны да ашатмыйча булмый! Бездә кайбер елларны яз көйсез килә, һич көтмәгәндә бозлы яңгырлар, хәтта кар явып куя, кортлар карлыган, алма, кура җиләкләреннән мыскал да нектар җыя алмый калалар. Юкә чәчәгенә, болындагы чәчәкләргә кадәр әле ай ярымнар бар. Корт әнкәләре исә, ояга һәр көн диярлек кимендә ярты кило нектар кереп тормаса, серкә салмый башлый. Яхшы, уңган әнкәләр һәркөние 2—3 мең серкә салып торырга тиеш. Әнкәсе серкә салудан туктаса, гаилә кәегә. аның көче кими. Менә шушы, ягъни табигатьтә нектар булмаган чорда һәр ояга көн аралаш кимендә кило ярым сироп биреп торырга кирәк. Мин үзем бу сиропны шикәр комын саф чишмә суында (колонка суы ярамый, анда хлор бар) ярты өлеш аерткан сөт кушып, берәр кашык серкә, чеметем генә лимон кислотасы өстәп, ясап бирәм. Шушыны алар, тоз ялаган сыер кебек, әчкелтем-төчкелтем ризыкларны тансыклаган яшь килен кебек, дөньяларын онытып эчәләр. Сиропка, бер ояга бер миллион берәмлек исәбеннән, унар көн аша пенициллин, биомицин, мономицин кебек антибиотиклар да кушам. Кортларга бит салкын да тия, тамаклары да шешә. Антибиотиклар эшче кортларның гомерен ун-унбиш көнгә озайта. Бал төшкән чорларда һәр корт унбиш көнгә озаграк яшәсә, бу бит үзе генә дә өстәмә тәпән бал дигән сүз! Дөрес, витаминнар кушып, лимон кислоталары өстәп тәмләндереп бирергә тырышсаң да, шикәр сиробы алар өчен кипкән арыш саламы гына. Табигатьтән әз генә нектар керә башлау белән, алар синең сиробыңнан шунда ук баш тарталар. Шикәр ширбәтен кышка да бирү кирәк. Көз башланып, аяларны ныклап тикшереп, артык рамнарны алып, кышка хәзерләп куйдым дигәндә генә, агачларга яфрак балы төшә. Кортлар шушы яфрак балын ташырга керешәләр. Бу бал кеше организмы өчен бик файдалы. Аның составында бик кыйм мәтле минераль тозлар күп. Лейпциг ярминкәсендә яфрак балы иң югары бәядә йөри. Ә менә кортлар өчен ул зарарлы. Минераль тозлар аларның тамакларын киптерә, сусата. Кышын, су эзләп, корт күчтән аерыла һәм шун да ук туңып үлә. Ширбәттә исә, минераль тозлар юк. ул кортның сусынын да баса. Кайчак бал чүлмәге өстендә биш алты сантиметр калынлыгында сыек бал хасил була. Инде бу хәлне дә аңлатып китим. Әйтик, синең кортларың юкәдән я карабодайдан яхшы гына бал җыйнадылар. Сиңа хәзер шуны аертып алырга кирәк, һәр төр балны икенчесе белән катыштырмау яхшы. Ләкин көнендә генә аертып алырга вакыт юк. Ял җиткәнне көтәсең. Син аертырга гына керешәсең, моңа кадәр бер атна эшсез утырган кортлар ниндидер чәчәк тән нектар ташырга өлгергәннәр. Рамнардан шыбырдап нектар тама. Аңа карап бит инде туктап булмый, аертуны дәвам итәсең. Ахырдан карыйсың, бал булып җитлекмәгән шушы нектар өстә бөтенләй аерылып тора. Саф глюкоза, фруктоза бу. Аларның кыйммәте шунда, авызга алу белән, ике өч минут эчендә канга сеңеп, тәнгә шундук көч сихәт бирәләр Бал кортлары биргән башка нәрсәләр турында берничә сүз. Беренчесе — әнкә сете. Анын белән тиңләшерлек шифа дөньяда башка юк. Аның ясмык бөртеге тикле микъдарын тел астына салу белән, җитмеш-сиксән яшьлек умартачы бабайлар да йөгереп кенә йөри башлый. Монреальда (Канада) бу лып узган Бөтендөнья күргәзмәсендә әнкә сөтенең килограммы алтын белән утыз мең доллар дип бәяләнде. Тагын әле чәчәк комы, чәчәк серкәсе (перга) бар. Аны балаларына ашату өчен ташыйлар. Боларын мин китаптан укып кына язам. Китапта: «Чәчәк серкәсенең бер граммы мең кешене баш миенә кан савудан саклап калыр иде».— дип язылган. Прополисның дәвалау көче турында да риваятьләр йөри. Мин шуны гына беләм, прополис — бик көчле антисептик, антибиотик. Умарта корты агуыннан, әнкә сөтеннән, пергадан һәм прополистан төрле дарулар ясала. Аларны теләсә кайсы аптекадан табарга була. Мәскәүгә баргач, илебезнең иң баш умартачысы, умартачылык югары институты директоры. Халыкара умартачылар оешмасының вице-президенты Григорий Данилович Билаш янына кергәнем бар. Аның төп резиденциясе Рязань өлкәсенең Рыбное шәһәрендә. Институт биредә ике умарталык тота. Институтта 164 кеше эшли. Шуларның 66 сы — фәнни хезмәткәрләр, алар арасында бер фән докторы, 28 кандидат бар. Григорий Даниловичның улы Олег Григорьевич Билаш — шулай ук танылган умартачы, фәннәр кандидаты. Шунысы кызык, институтның студентлары барысы да югары белемле зоотехниклар, ветеринарлар, врачлар, химиклар, биологлар. Мин алар ара сында Казанның ике врачын да очраттым. Алларында — микроскоп, бал кортының анатомиясен өйрәнәләр. Бу институтта уку срогы — ике ел. Доктор Григорий Данилович Билаш Татарстан умартачыларын яхшы белә, миңа ул һәрчак умартачылык турында язарга, аны пропагандаларга да киңәш итә. Бу язмамны тәмамлап, соңгы ноктасын куйганнан соң, мин аңа шактый вакыт кагылмый тордым. Нигә дисәгез — әллә каян гына килеп чыккан варроатоз зәхмәте кортларны кыра башлады. Утыз җиде ел рәттән умартачы булып эшләгән, исеме Мактау такталарыннан төшмәгән. СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медале белән бүләкләнгән Касыйм ага Каша- пов та каушап калды. — Умарталыкны малайга тапшыруын тапшырдым Ә бер кыш эчендә кортлар кырылып бетсә, адәм хуры булабыз инде.— ди ул. Кыш үтте, матур җәйләр җитте. Бу зәхмәтнең беренче дулкыны безнең тарафлардан авышты төсле. Тырыш умартачылар аның белән көрәш чараларын да таптылар. Нәтиҗәле даруларның берсе — «Фольбекс». Хәзер ул «Зооветтехснаб»ның барлык район бүлекчәләрендә дә бар. Касыйм ага Каша- пов та юкка хафаланган икән. Борчулы кыштан соң алар дәүләткә 27 центнер бал тапшырдылар. Лениногорск районы «Победа» колхозы умартачысы Звонарев Николай Александрович тагын да зуррак уңыш яулады: умарталарның баш санын 120 дән 140 ка җиткерде, һәрбереннән уртача 28,3 килограмм бал җыйнады. Дәүләткә 34 центнер — бал; 62,8 килограмм балавыз тапшырды. Сезон эчендә һәр оядай сигезәр рам кәрәз төзәттереп алган. Николай Александровичның үзенә «1984 елда районның иң алдынгы умартачысы» дигән мактаулы исем бирелде. Әлмәт районы умартачылары да сынатмадылар. 1984 елда алар дәүләткә 332 центнер бал озатып, еллык планнарын 130 процентка үтәделәр. Бу, әлбәттә, беренче чиратта — шушы эштә 1947 елдан бирле эшләүче, умартачылык буенча районның уңган һәм тырыш баш зоотехнигы Нуретдин Баһа- ветдинович Закиров агайның тырышлыгы нәтиҗәсе. Россия умартачыларының атасы саналган Петр Иванович Прокопович: «Умартачылык — зирәк акыллылар шөгыле»— дигән Әгәр миннән генә торса, мәктәпләргә умартачылык фәне дә кертер идем. Зирәк акыллы малайлар азмыни?! һич югында шуның уннан берсе, йөздән берсе умартачы булып китсә дә, нинди зур файда бит. Әлегә исә, бал кортлары азлыктан, умартачылар җитешмәгәнлектән, табигатьтә елның елында ун меңнәрчә центнер бал җыйналмый, татлы ризык булып өстәл түребезгә менеп утырмый кала. Их, кулымнан килсә, һәр авыл кешесенең өй түрендә, шәһәр кешесенең балконында кимендә ике-өч умарта асратыр идем. «Асрату» дигән сүз дөрес тә түгел әле. Чөнки умарта һәр очракта кешенең үзен асрый.