Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕҢ БИШЕГЕ

И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин. Г. Тукай. азан арты Ул ни? Ул нинди географик район, ни өчен ул як Казан арты дип йөртелә? 'Казан арты» дигән кечкенә бер регионга хәзерге Биектау, Дөбъяз, Әтнә, Кенәр. Арча, Балтач тирәсендәге авыллар керә Урманлы, кечерәк кенә елгалы, чокыр-чакырлы, ташлы басулы җирләр, яланнар. Катнаш урманнар бер яктан мәһабәт наратлы Илләткә барып тоташса, икенче яктай Киров өлкәсе урманнарына. Вятка зонасына тоташа Елгаларның иң зурысы, әлбәттә. Казанка яки Казан елгасы. Казан шәһәреннән 80 чакрым ераклыкта Чыпчык, Бимәр исемле рус авылларын тоташтырган урман эчендәге кечкенә генә тибешле ашъяулык кадәр бер чыганактан башлана Моннан тыш Казан артында Кесмәс, Кече Му, Бирәзә, Шушма, Ия, Ашыт сулары бар. тыйнак кына, күбесе инде хәлсез генә инешләр, ләкин гыйфрит кебек куәтле машиналарга, елгаларның җелекләрен киптереп киселгән элеккеге урманнарга, көйгән әрәмәлекләргә карамыйча, ул елгачыклар һаман агалар, әле заманга бирешмичә, яз көннәрендә «юл өзеге» дигән дәһшәтләр ясап куялар, җәйнең иң коры вакытында да. менә бетәмкибәм ди-ди. һаман кыштырдап, челтерәп, чурлап алга үрмәлиләр, әйтерсең, кырыс Каспий дулкыннарына кушылып Иран ярларына бәрелеп агарга, аннан күккә пар булып күтәрелеп, океаннар өстеннән узып туган якка яңадан кайтырга ашыгалар... Казан артының этнографик ягы чуар марилар, удмуртлар, руслар белән аралашып яшәү эзсез калмаган җыйнак кына гәүдәле, кечкенә күзле, кызыл чәчле, кызыл сипкелле татарлар очрый икән — гаҗәп түгел, татар белән мари гомер буе ил-умач килеп яшәгән бу төбәктә Балтач-Кукмара ягында сап-сары чәчле, зәңгәр күзле — эре яңаклы, таза сөякле татарлар очрый икән — гаҗәп түгел, удмурт белән татар катнашкан авыллар Казан артында гадәти хәл Руслары да шулай үз телләрен онытып гел татарча сөйләшеп йөргән. татар кызына өйләнгән, тагын әллә ничек, әллә ничек туганлашып таралышып беткән руслар байтак анда Әнә шул бай калейдоскоп эчендә татарның әдәби теле сакланган Казан арты татарлары турында фикер йөртеп, Тукай болай ди: «Милли әдәбиятымыз фәкать шулар телендә, шулар рухында булуын телим» (С Сүнчәләйгә хаты, 1910, 9 ноябрь) Шулай да — ни өчен Казан арты’ Нигә Норлат. Буа, Апае яклары «арт» түгел, нигә Әтнә-Арча? Бу төшенчә уналтынчы гасырдагы мәгълүм тарихи вакыйгалар нигезендә туган булса кирәк Мәскәү-Зөя ягыннан караганда Арча — Әтнә-Дөбъяз төбәге, чыннан да, Казанның арты бит һәм ул шулай тарихка кереп киткән дә. Тукай үзе бу төшенчәне бик яратып кулланган, мәкаләләрендә, очеркларында, хатларында ул аны ниндидер бер сагышлы җылылык белән, кайвакытта халыкның авыр тормышына газаплы сыкрану, ә кайчакта сатирик интонацияләрдә куллана. XX гасыр башында К Казан артының мәдәният-мәгърифәт ягыннан бик нык артта калуына сыкранып шагыйрь болай яза Бер борыл да, и Казан, син бу Казан артын кара: Нур чәчәсең бар өязгә, үз өязең кап-кара. («Казан вә Казан арты», 1912). ♦ Әмма тарихка эчкәрәк керик әле Казан арты халкы кемнәрдән, ничек формалашкан9 Казан арты — Казан губернасында җан башына имана = җиренең күләме ягыннан иң фәкыйрь регион Анда — урман, ташлы басу, -° кызыл балчык, кантарлы кырлар Тарихи хезмәтләрдә Казан артында Бол- z гар чорында ук татар авыллары булганлыгы мәгълүм Моның шулай икән- 3 леген бүгенге ономастика фәне дә раслый Е Казан ханлыгы чорында бу төбәктә байтак татар феодаллары яшәгән- - леге мәгълүм Совет чоры галиме Гали Рәхим, мәсәлән. Зур Сәрдә. Кече 2 Әтнә, Иске Мәңгәр, Әҗем, Рус Урматы һ. б авылларда 1494—1548 елларга ” караган кабер ташларын искә ала. Ерганаклар, кызыл-сары ярлар, вак = ташлы инешләр Уналтынчы гасырның икенче яртысында Казан һәм Ка- - зан тирәсендәге бистәләрдән бик күп халык әнә шул яктагы урман алан- “ нарына китеп урнаша, элеккеге шәһәр һөнәрчеләре, сәүдәгәрләре, укымыш- - лылары үзләре өчен яңа, әмма ерак бабалары өчен таныш булган игенче- j лек һөнәрен үзләштерергә керешәләр Игенчелек белән рәттән — урман * эше, йорт-җир салу, каралты-кура торгызу, аучылык, умартачылык эшенә Q тотыналар Урман яндыру (ышна әрчү), төп чыгару, иген басуы «ясау S «Шәһәрдә яшәгән татар халкының авылларга күчүенең авыл өчен зур J әһәмияте булган. Үз һөнәрләре белән шөгыльләнүләрен дәвам итеп, татар- < лар анда да һәртөрле производстволар булдырганнар күн иләгәннәр, тун ® теккәннәр, итек басканнар, агач эшкәрткәннәр, слесарьлык һәм ювелирлык ' эшләре белән шөгыльләнгәннәр»/ Казан артына күчеп килгән бу халык мари, удмурт халкы белән тиз аралаша, ике арада дини-милли каршылыклар бөтенләй үк булмый кала Казан артындагы байтак татар авылын халык әле дә булса «ар» авылы дип йөртә («ар» дип удмуртларны атап йөрткәннәр) һәм аларның кайчандыр удмурт булганнарын бүгенге сөйләш- ләрендәге фонетик яңгыраш әле дә сиздереп тора Казаннан һәм шәһәр тирәсе бистәләреннән күчеп килгән татар халкы еллар узу белән Казан артында мануфактуралар—«фабрикалар»га нигез сала. Тар гына — өч ягыннан урман белән кысылган Казан арты. Арчадан көнчыгышка китсәң— удмурт урманнары, төньякка китсәң — Балтач-Уржум чыршылары, төнь- яккөнбатышка егермешәр-утызар метр биеклектәге нарат урманы — Ил- ләт ягы Әмма шул Казан белән урман кыскан тар җирдә татарлар (өлешчә рус алпавытлары һәм купецлары) искиткеч зур өлгерлек белән промышленность тудыралар. Кышкарда, Бәрәскәдә. Орнашбашта. Орыда 1775—1798 еллар эчендә Муса Усманов, Корбан Борнаев. Рәхим һәм Хәмзә Мамышев- лар, Хәмзә Сәитовларның комач мануфактуралары, Алатта аракы заводы (рус алпавыты Шувалов), бакыр эретү (1747) заводы эшли башлый Кайбер өлгерләр авылдан кире шәһәргә — ата-бабалары чыккан Казанга да үрмәлиләр. Ибраһим Йосыповның, мәсәлән. (Кишет авылы фабриканты) Кишеттә дә. Казанда да комач эшләү фабрикалары була ’ Тире эшкәртү, сабын кайнату мануфактуралары нигездә йомышлы татарлар кулында булган. Алар Кышкар. Бәрәскә, Орнашбаш, Оры, Ашыт авылларында урнашкан булганнар. Элеккеге шәһәр халкыйың токымы монда сәүдә-промышленностьны җәелдереп кенә калмаган Казан артына үз холкын, үз культур ; ;, :i г: 1 тсн, иҗатын да сеңдерә башлаган. Җир эшкәртә, игеп чәчә, урман кисә, умарта, терлек-туар асрый башлаган элеккеге шәһәр һәм бистә халкы җирле крестьяннарның авыз иҗатына шәһәр культурасын үрә башлаган Нәтиҗәдә авыл халкының авыз иҗаты белән шәһәр халкының авыз иҗаты бергә кушылып берберсен баету нигезендә фольклорның аерым бер катлавы — ике культураның синтезы туган Казан артының җырга, мэкаль-әйтемгә. сынамыш- ларга, әкиятләргә аеруча бай булуы әнә шуннан килә Кызганычка каршы, заманында Казан артының үз Каюм Насыйрне тумый калган, әмма Тукай 3 4 3 Татарстан АССР тарихы Казан. 1970. 103-104 66 „ 4 Алишев С X Татары Среднего Поволжья в Пугачевском восстании Казань 19 » 306—20И 60 китапларына кергән җырларның, әкият мәкаль-әйтемнәр. афоризмнарның барсы да диярлек — Казан артыныкы Тукай аларның бер өлешен Уральски- да язган ич диярләр Шулай, ләкин Уральск турында сүз алдарак әле. Казан арты илебез тарихындагы зур вакыйгаларның шаһиты. Пугачев гаскәренең зур отрядлары 1773 елда Арча — Балтач. Арча — Казан юлларын үз кулларында тоталар, монда Мәсгут Назиров. Габделфаикъ Усманов. Го- мәр Ибраев отрядлары йөри Казан артының бик күп авыллары — Югары Сәрдә. Алат Кечкенә Аты. Аты Чыршы, Югары Арбаш. Түбән Арбаш. Субаш. Шәләнгер, Чүриле Төбәк Чокырча. Чокырча. Корайбан. Югары Курса. Түбән Курса, Иске Му. Ташкичү. Мөндеш. Божа, Кишмәт Бөреле Шәпше. Көек. Кырлай авыллары баш күтәрә Минем өчен ачыш мин туган Гөберчәк авылы да (ул вакыттагы исеме Кечкенә Му) Пугачев восстаниесендә катнашкан, баш күтәргән. Менә юаш кына минем авылдашлар' Пугачев гаскәренең бер отряды Кышкар авылына да килеп чыга. Гаскәриләр Кышкарның иң зур баен талыйлар, мөлкәтен алып бетерәләр. Бу хәбәрне ишеткән Кишет авылы фабриканты Ибраһим Йосыпов тиз генә патша армиясенә барып хезмәткә керә: Пугачев гаскәре җиңелгәч патша хөкүмәте аңа салымсыз сәүдә итү хокукы бирә. Тарих Казан артын сыйнфый сизгерлек хисе белән тәрбияли Хезмәт халкының сыйнфый сизгерлеге асылда патриотизмга алып килә инде ул. 1812 елда Наполеон гаскәрләре Россиягә басып кергәч. Арча чиркәвендә бу вакыйгага багышлап дога уку оештырыла Чиркәүнең пономаре Александр Ильин шул вакытта, программада каралмаганча чыгыш ясый — Җәмәгать — ди ул.— изге җиребезгә дошман бәреп кергән. Безнең бурыч — сәламәт булганнарыбызга сугышка китәргә, монда кылганнарыбызга сугышта җиңү өчен ярдәм күрсәтергә Арчада ополченецларның зур отряды төзелеп Казанга килә. Җире аз якта халык һөнәрле була. Электән дә һөнәр иясе булган, илҗир күреп йөргән, сәүдә иткән бу халык Казан артында сәүдәне җанландырып җибәрә Сәүдә үзәге — аерым регионнар өчен — базар Казан артында акрынлап зур-зур базарлар оеша Боларның иң мәшһүре — Чепья һәм Әтнә базарлары Аннан кала Арча, Апаз. Күлле-Киме. Балтач. Иске Ашыт. Кенәр. Рус Алаты. Мәмдәл базарлары һөнәрчелекнең үсүенә базарның йогынтысы зур була, ләкин шул ук вакытта базарның үсүендә һөнәрчелек үзе зур роль уйный Сәүдәгәрлек исә һаман киңәя, үзенә зур юллар таләп итә башлый Казан арты крестьяннары катлавыннан акрынлап ерак юлларга йөрүче сәүдәгәрләр, Казан фабрикантларының товарларын «оптом» сатып алып, авылларда таратып йөрүчеләр барлыкка килә. Гасырлар узу белән, авылдан җир азлыкка чыдый алмыйча чыгып киткән крестьяннарның саны арта Казан арты крестьяннары нигездә өч якка миграция кичерәләр: беренчесе Казан шәһәренә — ялчылыкка, хезмәтчелеккә. Түбән Сәрдә һәм Дөбъяз ягы кешеләре, мәсәлән. Казанда «барабыз»- лыкта хезмәт иткәннәр, ат белән кибетләрдә эшләгәннәр. Бу традиция (ат җигеп юл йөрү) Казан артында зур абруй эше иде. әле 1950 елларда да кышын ат җигеп Арча базарына килгәндә Сәрдә. Ашабаш. Штерә. Орнашбаш ирләре билне кызыл комач белән буып, аның очларын ике якка асылындырып куялар һәм билендә кызыл комач путасы булмаган ирне ат җигүчегә исәпләп тә тормыйлар иде Ул комачның нинди мәгънәсе булгандыр инде, ихтимал, аны Н Исәнбәт. Н Фәттах кебек язучылардан сораргадыр Шәһәрдә эшләп йөргәннәрнең бер өлеше анда утырып ук калган Алардан ахырдан приказчиклар (кибетчеләр), сәүдәгәрләр, унтугызынчы гасыр ахырына таба эшчеләр сыйныфы формалаша Казан арты крестьяннарының җир азлыктан җәфа чигеп, бу якны ташлап хәзерге көньяк-көнбатыш Башкортстан җирләренә күчеп утыруларын Д. Рамазанова архив документлары белән раслады 1 Миграциянең тагын бер тармагы — Уральск. Троицк, Оренбург якларына Монда күчеп килүчеләрнең бер төркеме — тегүчеләр, төрле һөнәр ияләре, икенче бер төркеме сәүдәгәрләрне тәшкил итә. өченче бер төркеменнән шулай ук эшчеләр сыйныфы формалаша Ни өчен Уральск, Троицк Оренбург' Чөнки алар — Урта Азия. казах-кыргыз далалары белән эчке Россия базарларын тоташтыручы олы юл өстендә капка. Казах- кыргыз далаларыннан Россия фабрикаларына чимал җыю. озату өчен иң кулай кешеләр татарлар булып чыга (диннең берлеге, телләрнең кардәшлеге, Рамазанова Д Б Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии Казань 19Я4 г сәүдә юлында йөргәнлектән шомарган булу зур роль уйный, §лбәттә) һәм Казан артының җирсез халкы бик күпләп шул якка күчә. Игътибар итик: Кырлайдан Габдулланы алып китүче Бәдри солдат 1898 елда ук Уральск шәһәренә күчкән һәм ул бер дә изелгән татар түгел, Казанда бары тик кунакханәгә генә туктала Сәгъди абзый белән сөйләшкәненә игътибар итегез: "Юк, сез не имеешь права кеше баласын тотып торырга...» Ятим ф малайның киләчәк язмьһнын хәл итүгә әнә шулай дәүләт теле һәм элементар _ ^юриспруденция катнашкан Юл йөргән кеше андыйның рәтен белә инде ул ± Хәер, Алты-биш Сапый да Уральск шәһәреннән килгәч Казанда номерга = гына төшә Тукайның бала вакытта ук Уральск шәһәренә барь^п чыгуы, 5 анда туганнары яшәве, бик күп якташларын табуы — бер дә очраклы тү- 5 гел. (Мәсәлән, Уральскидагы «Казан» кунакханәсендә уздырылган кичәдәй Тукай үзенең «Теләнче» шигырен укый. Шунда ук сәхнәгә хәерче киеменә | киендереп Казан арты Иске Кишет авылы егете Хәкимҗан Йосыповны £ алып чыга). Уральскида Казан арты — Әтнә, Бирәзә, Кишет, Өчиле, Чика-= нас. Гөберчәк егетләре, тегүчеләр, кәсепчеләр байтак булган. Әмма, монь!сы ” инде аның — яңа тарих. Ә искерәге? _. Сәүдә үзәге Әтнә-Мәңгәр тирәсендә акрынлап акча тупланган. Сәүдә £ эшен йөртү, алып бару өчен гыйлем-мәгърифәт кирәк булган. Сәүдә, базар- - лар үсү белән бергә Казан артында мәдрәсәләр ачыла башлаган. Арадан - иң зурлары — Кышкар. Курса мәдрәсәләре булган. Кечерәкләрдән — Таш- g кичү. Казиле һ. б мәдрәсәләр. Әйтергә кирәк, бу мәдрәсәләрдә укыту системасы һич тә без күз алдына китереп өйрәнгән схоластикадан гына тормаган. Мәсәлән, бу уку йортларында география, астрономия, хисап J буенча заманына күрә гыйлем бирелгән. Сәүдә эше белән көн иткән «ак» п халыкка бик тә кирәкле мәгълүматлар бу Мәдрәсәләрне сәүдәгәр байлар * тоткан. Болар, әлбәттә, инде шәһәрчә яшәргә тырышканнар, затлы йортлар s салдырганнар (Мәңгәр авылындагы архитектура үрнәкләре), тәрәзә капкачларын элеккеге Казан шәһәрендәге традицияләр үрнәгендә челтәрләп бизәгәннәр, авыл җиренә шәһәр культурасын керткәннәр. Архитектурадагы бу матур традицияләр әле дә булса Балтач, Арча, Биектау, Кенәр якларында дәвам итә, тәрәзә наличникларының күп гасырлык орнаментлары Казан артына һичшиксез, Казан шәһәреннән күчеп килгән. Мәдрәсә акча булган җирдә генә яши ала. Мәңгәр-Әтнә байлары шулай Кышкарда. Иске Масра. Курса сәүдәгәрләре Югары Курсада заманына күрә зур уку йортлары салып куялар Казан артында шәһәр традициясе буенча укымышлылык, китап язу, гыйлем эстәү дәвам итә. Әйтик, Ш Мәр- җанинең әтисе Баһаветдин — Казан артының мәктәп-мәдрәсәләрендә күп төрле фәннәр укыткан, гыйлемлелеге белән мәшһүр кеше, Урта Азиядәге галимнәр белән арадаш булган Шиһабетдинның әнисе ягыннан бабасы Габ- деннасыйр—Ашыт авылының зур укымышлысы. Оныгы Шиһабетдинның формалашуында аның роле зур булган. Әтисе ягыннан бабасы Сөбхан — гарәпчә һәм фарсыча зур мәгълүматлы кеше, үз гомерендә берничә китап күчереп язган, оныгының тарихчы булып китүенә беренче этәргеч ясаган. Казан артының Ташкичү һәм Япанчы исемле кечкенә авылларында Шиһабетдинның ата-бабасының зур-зур китапханәләре булган. Ә авыл җирендә китапханә акрын хәрәкәт итүче «шартлаткыч» кебек инде ул ул — гасырлар өчен эшли, акрын, эзлекле, әмма нәтиҗәле эшли. Мәңгәрләр, Ташкичү- ләр. Япанчылар шуның өстенә тагын Урта Азия белән зур сәүдә алып баралар. Казан артында кибетләр тоталар Шиһабетдинны да Бохарага Мәңгәр сәүдәгәрләре алып китә: 1838 елда, әтисе Ташкичүдән Мәңгәргә китереп Мохтар бәк Мөхәррәм (бәк1 ) исемле сәүдәгәрнең кәрванына урнаштырып гыйлем эстәргә Урта Азиягә озата. Шунысы характерлы, Казан арты сәүдәгәре кая гына барып чыкмасын — эше рәтләнеп китүгә, шул төбәктә мәдрәсә сала. Мәдрәсә сала, үзе белән китап, кулъязма алып бара, төрки халыклары арасында шуны тарата. Арадан дин китабы да байтак булгандыр, әмма тарихта алары түгел, ә чын әдәбият кына файдалы эз калдыра. Әйтик, «Кыйссаи Йосыф» әсәренең күп кенә вариантлары Казан артыннан табылган Әмма Казан артында күчерелгән бу вариантлар читкә дә китеп таралганнар Мәсәлән, поэманың Олы Мәңгәрдә күчереп язылган нөсхәләре ерак-еракларда табылган Әйтик, Әстерханда. Димәк, Казан арты сәүдәгәре белән килгән. Инде бастыручыларны әйткән дә юк гел Казан арты. Рәхмәй тылмач беренче басмасын дөньяга чыгарса. Түбән Курса авылы крестьяны (әлбәттә, сәүдәгәр инде) g «К У » № б Шәмсетдин Хөсәенов 1885 елда университет басмаханәсендә шуны ук яңадан бастыра һәм аннан соң да халыкка кирәкле күп китаплар чыгара Казан арты кешеләренең университет басмаханәсеннән шулай файдаланулары бик гыйбрәтле Хөсәеновларда «Йосыф китабы »ның кулъязмасы да сакланган булган. Бик кызыклы күренеш минем туган авылым Гөберчәк — XIX гасырда Казан артының иң кара авылларыннан берсе булган. Әмма 1961 елда мин анда Кыйссаи Йосыф»ның бер кулъязмасын таптым. Бу хәзер фәнни әйләнешкә кереп китте (37 сан белән) Каян килгән’— дип егерме елдан соң кабат кызыксынсам — Шиһабетдин Мәрҗани авылы Ташкичүдән икән Безнең авылның революциягә кадәрге мулласы Хәким хәзрәт Ташкичүдә туып. Кышкарда укып, монда китерелгән булган икән Кулъязманың юлы әнә шулай ачыкланды Тукай әнә шул — мәшһүр поэманың ойк күп таралган төбәгендә балалык елларының бер өлешен уздыра. Бу, әлбәттә, тәэсирсез калмый Аның беренче шигырьләре шул үлчәүдә, шул метрикада язылган. Тукай бу поэмадагы ритм, рифманы үзенчә яңарта, заманча яңгырата Үлчәү генә түгел, фикер йөртү формасын да алган. Йусеф әйдүр: «Кәнганда дормыш идүэд, Бер вакыт-дә ул мәками күрмеш идем. Кечеклекдә анда тәлим тормыш идем — Бу тели — бән үгрәндем»—дәйүр имди Карале. Тукай искә төште бит мин бераз торган идем, җирне аз-маз чәчкәләп урган идем Казан артының китапка, кулъязмага байлыгын раслаучы тагын бер дәлил бар 1934 елда тарихчы галим В. Зәбиров (Тукайның апасы Газизә улы) татар кулъязмалары җыю буенча Тарих комиссиясе, Тарих - археография институты һәм Көнчыгышны өйрәнү институты тарафыннан Татарстанда оештырылган археографии экспедициягә җитәкчелек итә. Арча, Биектау, Балтач районнарында һәм Казанда эшләгән бу экспедиция тарафыннан «1203 кулъязма, бер мең данә чамасы документаль чыганаклар, 1859 басма китап җыела» 4 Бу бит Казан артының гасырлар буе тупланган рухи байлыгы! Сүз — мәдрәсә салу турында иде Татарда зур, борынгы нәсел Яушевлар булган Болар дәүләткүләм сәүдә эше йөрткәннәр Троицк төбәгендәге Яушевлар XX гасыр башында үзләренең мәдрәсәсенә тарихта беренче буларак Земство акчасын алуга ирешү белән билгеле Әмма Яушевларның да нигез башы — Казан артыннан Сәүдә эше белән Кызылъяр шәһәренә (Петропавловск — Казахстанда) барып чыккан Габделбари Яушев — Казан арты Күшәр кешесе Кышкар төбәгеннән. Ул Кызылъяр шәһәрендә мәдрәсә салдыра, ләкин үз малае Габделваһапны ул, үсеп җиткәч, гыйлем эстәр өчен туган ягына — Кышкар мәдрәсәсенә җибәрә. Иптәш итеп Минзәлә ягы Кормаш авылыннан сәүдә эше белән килеп төпләнгән Мөхәммәтзарифның Кызылъяр мәдрәсәсендә укып яткан Әхмәт Уразаев .дигән улын ияртә Әхмәт белән Габделваһап Кышкар мәдрәсәсендә 6-7 ел чамасы укып, җәйләрен Күшәрдә — Габделваһапның туганнары Галибшә Яушевларда уздыралар. Атаклы «Таһир-3өһрә»не шулай итеп Күшәр авылында торып Минзәлә тумасы Әхмәт Уразаев-Ко рмаши иҗат иткән Шунда ук «Бүз егет' ’5. 1”. 1’8 эшләр «Ул заманда Арчада яшәвемнән бер генә әйбәт истәлек калган — ул да булса — шимбә көн мунчада чабына идек һәм мунча янындагы карга чыгып ауный идек» Моны инде ул Парижда яза. Утар Атыда, Әрнәштә, Кушлавычта Зөләйхалар, Нәгыймәләр, Габдуллалар туып ята. бишектә тибрәнәләр, Федяны училище идәненә яткырып чыбык белән туныйлар, Сембер шәһәреннән килгән 17 яшьлек Володя шул вакытта царизмның реакцион кануннарына каршы протест белдереп, университетта сходка оештыра. Болар барысы да бер-ике елда. Казан артында һәм Казанда. . Инде тагын кемне бирсен Казан арты дисәң — бәрәкәтле якта ниләр булмас 1900 елны Казанда һөнәрче Җамалетдин Бикчәнтәев гаиләсендә бер малай туар Чүәкче Җамалетдин — Казан арты Өбрә авылыннан Шәһәргә бәхет эзләп килгән Яңа туган малайга Салих дип исем кушалар Нибары ике дистә ел үтәр — аның исеме инде Сәйдәшев дип яңгырар Казан арты татар халкына әле алга таба да сәнгать кешеләрен бирер. 1895 елның 26 декабрендә Дөбъяз төбәге Чыршы авылының Гайниҗамал апа бер малай табар — ул малай татар сәхнәсенең сандугачы Ситдыйк Айдаров булып җитешер, татар музыка сәнгатен үстерүдә якташы Солтан, Габәши белән җиң сызганып эшләр. Ситдыйкның биографиясе бик кызык: аның әнисе Чыршыдан Казанга килеп Зәңгәр Мәчет мулласы Касим хәзрәткә асраулыкка керә. (Ахырдан бу хәзрәт Тукайны күмгәндә кабер өстенә басып шагыйрьнең «Васыятем» дигән шигырен укый ) Мулла абзый Чыршы кызын Тау ягының Иске Чәчкаб авылы егете солдат Хәнәфигә кияүгә бирә, алар дөньяга Ситдыйкны китерәләр Ситдыйкның музыкаль тәрбиясенә Сәйдәшев зур йогынты ясый, Ситдыйк исә, үсә төшкәч. Тукайның остазы Мотыйгулла Төхфәтуллин кызы Галия Кайбицкаяга өйләнә Галия Уральск шәһәрендә Тукай газета-журнал чыгарып ятканда туа. Чыршы — гомумән, хикмәтле, куәтле авыл Легендаларга караганда, Пугачевның бер кучеры Әбдрәшитов — шул авыл егете Ахырдан Пугачев офицеры—Рус Алаты егете белән бергә алар судта булалар. 1905 елда Әтнә төбәге кечкенә Шашы авылында туган Ильяс Әүхәдиев тә скрипка остасы, сәнгать белгече, педагог булып җитешер Өбрә — Өмбе — Әлдермеш төбәгеннән совет чорында Әнвәр Бакиров, Хәй Вахитлар чыгар Ләкин болары инде соңыннан . Игътибар иткәнегез бармы’ Гомеренең иң соңгы айларына кергәч язган шигырьләрендә Тукай — Атлант кебек Бер генә вак фикер, бер генә «бытовизм» юк Тукай 1913 елга чыккач пәһлеванга әйләнә дә куя. Күңелен аның кемнәр биләгән соң? Толстой Некрасов Мәрҗани. Пушкин, Лермонтов, Жуковский Толстой фикере белән бер-бер артлы дүрт шигырь, «Суык» поэмасы Китап төзүче Тукайчылар юри әйтмиләр Некрасовка ияреп язылган ул «Суык» әсәре, һәм шулар арасында — Мәрҗани Ник алай, нигә гомеренең соңгы айларында гына Тукай аны телгә ала? Бер дә шикләнмичә әйтергә мөмкин ки. Тукай 1913 елда кабат һәм иң көчле «прозрение» кичерә. Тарихны кабат күзаллаганда яңадан Толстой Клячкин шифаханәсендә язган Тукайның иң соңгы шигырьләреннән берсе—«Толстой сүзләре» Тукай анда намуслы хезмәт белән яшәргә, кеше малын алмаска чакыра. Толстойның кайсы сүзләрен нигезгә алган соң ул’ Ихтимал, менә боларындыр: «Кешене хезмәт кебек башка берни дә яхшырта алмый Хезмәттән башка кеше үзенең кешелек дәрәҗәсен саклый алмый» Толстой яза «Яшәмәктә булган тормыш тәртибе җимерелергә тиеш Капиталистик строй бетерелергә һәм социалистик строй белән алыштырылырга тиеш» («Огонек», 1976, № 12). Тукайда шул ук «Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, мин үземезне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм» Тукай гомеренең соңгы айларында, гомумән. Толстой дөньясына керә Шул ук чорда Тукай үзенең уй-хисләре белән Мәрҗанигә килеп чыга Алар — Мәрҗани һәм Тукай — якташлар гына түгел Аларның татар халкына иткән файдалары, ясаган тәэсирләре охшаш Биографияләренең башлангыч адымы уртак Тукай гомренең ахырында әнә шулай Мәрҗанияе ача Биографияләре дидек: Шиһабетдинга 5 яшь тулганда аның әнисе Бибихәбибә баладан үлә Соңгы минутында улын чакырып китереп аның башыннан сыйпый Бер шәкерт исә Шиһабетдинны әнисенең җеназасы артыннан күтәреп алып барган 138 Тукай да: «Мин монда әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан, үкереп җылый-җылый, йөгереп чыгып: «Әнкәйне биреңез!»— дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне (хәтерләвемне) язамын» («Исемдә калганнар»), Казан артында әнә шундый биографияләр бар. Ләкин биографик параллелизмнар моның белән генә бетми Бөек биографияләрдә һәрвакыт охшаш- ш лыклар була Казан ягы биографияләргә, гомумән, бай. Ул биографияләр Һ тегеләйме-болаймы, Казан артына параллель сорыйлар. Бөек шәхес = Николай Лобачевский бар 1830 елда Казан тирәсендә ваба авыруы 3 таралгач, университет ректоры Лобачевский шул авыруга каршы көрәшү f өчен галимнәрдән, табиблардан отряд оештырган, махсус халат, бияләй киеп 3 дезинфекция төнәтмәләре ясаган, авылларга үзе чыккан, профилактика g уздырган. Күпмедер дистә еллар узгач ваба авыруы Казан губернасына тагын 2 һөҗүм иткән, әмма бөек математик инде юк Татар авылларына профилактика < белән килгән «урыс докторларын» надан муллалар кертмиләр, татар хатыны3 ның гәүдәсе — бөтен җире — гаурәт Татар хатыны — авырый башлаган-* тавык кебек. Тавыкны бит беркем дә дәвалап тормый, я ул үлә, я аны “ чалып ташлыйлар Ваба авыруы таралган көннәрдә Казан губернасында 5 бигрәк тә хатын-кыз кырыла Әмма, Ш Мәрҗани губернатор кәнсәләреннән 2 торып, татар муллаларына фәтва күндерә наданлыкның корбаны булмагыз. 2 докторларны авылга кертегез, дәва чараларын уздырырга ярдәм итегез ди г Алар — Лобачевский. Мәрҗани, Тукай — әллә ничек кенә бергә бәйлән- 7 гәннәр. бер үк юлдан баралар, Казан губернасының язмышын ягъни халык г язмышын өчесе өч чорда, бергәләп кайгырталар. Лобачевский патша реакцияг сенең җәберен күреп, шәхси фаҗига кичереп (яраткан улы үлә), эшеннән 7 алынып авыру хәленә килгәч, мәшһүр «Пангеометрия» дигән әсәрен кешегә ® әйтеп торып яздыра, үзе үлем түшәгендә Мәрҗани үз шәкертләрен чакыртып * үләренә санаулы көннәр, сәгатьләр калганын белә торып, тарихи хезмәтләрен әйтеп яздыра, Тукай Клячкин шифаханәсенә кергәч үз иҗатының зениты булган шигырьләрен, мәкаләләрен яза. ..Безнең фольклор галимнәре әдәби телебезнең XVI йөз Казан-шәһәр теле белән Казан арты авыл теле катнашмасы нигезендә туган халык иҗаты әсәрләре җыю буенча Арча — Әтнә — Дөбъяз — Балтач регионында соңгы елларда бик үк актив түгелләр. Фольклорчы Хуҗа Бәдигый Венгриядән килгән галимне 1907 елда нәкъ менә фольклор оясына — Курса авылына алып барган Юлий Мейсарош белән бергә алар бик күп мәкаль-әйтем җыялар, 1912 елда X Бәдигый бу мәкальләрне аерым китап итеп бастырып чыгара. Казан арты җырга, бәеткә, әкияткә, мәкальгә гадәттән тыш бай: һөнәрле, сәүдәле, юл йөрешле, базарлы һәм иген-тарулы җирдә шунсыз мөмкин түгел. Халык тыгызлыгын да искә алыйк Менә 1897 елгы халык санын алу нәтиҗәләре Олы Әтнәдә— 2986 җан, Яңа Кенәрдә— 1998, Олы Мәңгәрдә — 1775, Яңа Кишеттә—1326, Югары Курсада— 1197 җан. Зур авыллар' Пугачев явында актив катнашкан авылларда, 1878 ел вакыйгаларын кичергән халыкларда азмы бәет булгандыр! Тукайның сүзләре бар. «Безнең халык — шигырь вә җыр-бәетләр чыгарырга бик маил халык. Чү, аз гына бернәрсә «шылт» иттеме, инде аның тугърысында иртәгә урамга бәетләр чыга» («Халык әдәбияты»). Казан артында булган хәлләр, гомумән, әдәбиятта зур эз калдырган. Тукайның «Шүрәле»се — бары тик Казан артыныкы. «Кәҗә белән сарык хикәясе» дә шуннан «Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган, үзең яхшы беләсең бит печән хакын» һ. б. Тукай моны 1909 елда язган, ә әкият 1877 елда Казанда уздырылган археологларның Дүртенче съездында рус телендә хәбәр ителгән инде. Тукай әле аны язып бетермәгән, дөресрәге — туктаткан Аның әле съездда сөйләнгән текст буенча дәвамы бар «Су анасы■> —Казан арты татарларының гасырлар буе бала тәрбияләү мәктәбе булган педагогик кулланмасы Монда ике эш эшләнә: а) кеше әйберенә тимә б) ялгыз су коенма Казан артында көн уртасында, бигрәк тә көндезге 12 дә ялгыз су коенган баланы су анасы ала дигән ышану бу якларда елгалар кибеп беткәнче яшәде әле Тукай, авыл, табигать темасына кайда гына торып язмасын. Уральскидамы. Казандамы — тасвир бары тик ©чиледән, Кырлайдан. Кушлавычтан. Масрадан. Иске Йорт — Чиканас төбәгеннән Бу — бӘХӘКазан артындагы социаль фон. сыйнфый көрәш иң зур полотно булып Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар». «Мөһаҗирләр- дигән ике романында чагылыш тапты Монда Мәмсә. Мәңгәр. Әтнә вакыйгалары да, III Мәрҗанинең Казан бае Ибраһим Юнусов белән катлаулы авыр мөнәсәбәтләре дә — барысы да искиткеч зур осталык белән сәнгатьчә чагылдырылган Кызганычка каршы, безнең әдәбият тарихында һәм тәнкыйтендә М. Галәүнең бу романнары тиешле дәрәҗәгә меңгерелеп утыртылмады Казан арты әдипләренең язмышы өчен гадәти хәл инде ул Тукай да шулай үз урынына менеп җитә алмый бит әле. Г Камал да Мәрҗани, Курсавилар да бик кыенлык белән күренәләр бит фәндә, әдәбиятта Тукай үзенең язмаларында бер генә тапкыр булса да «Арча» дип телгә алмый Ә без — Арчадан чыккан әдәбият әһелләре — гел тукып торабыз: без — Тукай якташы, Тукай якташы Арчада, хәтта, шундый әдәби берләшмә дә бар 'Тукай якташы» Язмаларында Тукай бер дә -Арчада булдым» дигән сүзне кулланмый Югыйсә, тарихи урын "Арча» сүзе беренче булып 1375 елгы Новгород елъязмасында очрый Арчада бик борынгы крепость булган Ниһаять. Арча — Балтач юлыннан Радищев узган. Арча турында көндәлегенә язган Арча крепосте тарихы С М Шпилевский хезмәтләрендә чагылыш талкан 1900 елның җәендә Казан университетының Тарих. Этнография һәм Археология җәмгыяте Арчага махсус экспедиция оештыра Арча крепостеның манарасын саклау эше шәһәр старостасы Н П. Щелкинга йөкләнгән Щелкиннар нәселе Арчада әле дә яши Әнә шул тарихи «шәһәрчек» тә Тукай бер тапкыр да булмаган, аны телгә дә алмаган Дөресме бу, табигыймы бу? Бу сәер күренешкә ике яклап килергә кирәк Беренчесе — Тукайның йөргән юлы беркайчан да Арчага туры килмәгән Ул вакытта ат юлы Өчиледән Кырлайга бару өчен Арчага керүнең хаҗәте юк. Өчиледән Яңа Масрага барганда Арча читтә кала Мин моны күз алдына китерәм Өчиледән туры Мөндешкә, аннан Казанбашка, аннан — Яңа Масрага Казан-Өчиле арасында да Арча бөтенләй читтә Тукайның очеркларында күренгәнчә, алар Казаннан Чыпчык. Коркачык. Тимерче. Кишмәт. Сәрдә юлыннан йөргәннәр (Тукайны 1911 елның декабрендә Өчилегә алып кайтучы кеше Сәрдәнеке булган) Тукай Казанга кайтканда нәкъ шул маршрут буенча узганын яза Бу булдымы — бер. Икенчесе Анысы — Тукай томнарын чыгаручыларда. Тукай Өчилегә кайтып ятуы турында «Мич башы кыйссасы дигән очеркында яза Анда мондый юллар бар: «Бер көнне мин, үземнең борәдәр муллам белән, тәмам терелгән кеше шикелле, күтәренке бер рух белән авылымыздан ун чакрым ераклыктагы базарлы авылга киттем Фатирчы бер карт урыска төштек. Монда бүтән авыл муллалары да бар икән, алар белән сөйләшеп чәй эчтек Без карт урыс белән икәү генә аулак өйдә калдык» Томны төзүчеләр китап артына искәрмә бирәләр «базарлы авылга Олы Әтнә авылына» Йә инде, алай ук ярамый бит! Иң беренче Олы Әтнә авылында базарга җыелган муллалар нишләп әле «карт урыска» фатирга төшсеннәр9 Нинди зарурлык9 Татар авылы — Әтнәдә — фатирга урыска төшәләрмени9 Әтнә авылында аның «урысын», аның да картын, каян табасың9 Булмаган анда андый фатир төшерүче урыслар' Икенчесе. Өчиледән алып Әтнәгә кадәр ун чакрым түгел, ә бик яхшы гына 30 чакрым. Алайса. Өчиледән ун чакрымда нинди базарлы, руслы авыл бар соң9 Пашкау юлы белән (Пашков) Өчиледән көньяк-көнчыгышка 10-12 чакрым килсәң — Арча-урыслы авыл, дөресрәге — чиркәүле, чаңлы урыс авылы Зур базарлы Казан арты муллаларының һәр якшәмбедә җыелып, «урыска» фатир төшеп, базардан соң самовар янында гөлдерәп мөса- хәбә кыла торган мәҗлесләре бары тик Арчада гына булган Арчада бу традиция шулкадәр көчле иде, әле 1950—1960 елларда да Арчаның бөтен бер урамы (ялгышмасам, Покровка дип йөртелә иде) районга җыелышка, конференциягә, пленумга, базарга килгән кешеләрне квартирага төшерү белән көн итә иде һәр колхозның үзенең тукталу урыны бар, монда йорт-абзарлы. тагараклар, сбруй куяр өчен җылы өйалды, чәй эчү өчен аерым бүлмә, самовар һ б әсбаплар, толып-тун киптерү өчен мич башлары — барысы да көйләнгән Колхоз (элек — авыл җәмәгате) бу йортны тота, бу хуҗалыкка утын, салам, бәрәңге, печән һ б әйберләр китереп аудара Арча гасырлар буе шулай үз төбәгендәге крестьяннарны фатир төшереп көн итте, ул фатирларда эчке бүлмәдә буяулы идәннәр, почмакта иконалар, лампадалар, хуҗалык тәртибен күзәтеп базар көнне (якшәмбе) икона янында гыйбадәт кылып утырган, озын чәчен майлап тарап артка төенләп куйган, аллага чын күңелдән ышанган карт урыслар- була иде Болар дәүләт, политика, турында сөйләшергә яраталар тәртипле-әдәпле. дөнья күргән урыслар, кайсы Уланский полкта, кайсы Маршевая ротада патша хезмәтен узган, татарларга карата искиткеч ихтирамлы иде Аларның соңгылары белән мин әле сөйләшеп утыргаладым Бик өлкәннәр иде Әмма, Тукай турында киләчәктә язармын дигән фикер башыма кереп тә карамаган иде Казан арты русларының күркәм бер гадәте үзләренә күрше, ызандаш, кәсептәш булган татарлар белән дуслык мөнәсәбәтләрендә яшәү, дини-милли хисләрне ихтирам итү иде Тукайны игътибар беләнрәк ф укысаң, аның тәрбиясендә бу атмосфераның чагылуын сизү кыен түгел Өчиледән Кәбир мулла белән базарга килгәндә. Тукай, шулай итеп, X Әтнәдә түгел, ә Арча урысында патшалар, дәүләт политикасы = турында сөйләшеп утырган Покровка урамында революциягә кадәр салынган - зур лапаслы, өч-дүрт бүлмәле йортлар, крыльцолы. зур капкалы хуҗалыклар I әле дә бар Аларда сәндерә дә сакланган әле. мич башы да Арчаның i кайсыдыр бер йортының мич башында Тукай, әнә шулай, базар көнне сөяк- = ләрен җылытып яткан Тукайчы галим монда килсен Дүрттомлыктагы бу хатаны инде төзәтергә кирәк Ибраһим Нуруллинның = «ЖЗЛ" сериясендә чыккан «Тукай- дигән китабында шагыйрьнең Әтнә ф базарында түгел, ә Арчада, рус өендә «добрый царь- турында эчтән елмаеп а сөйләшеп утыруы турында әйтелә. Әһәмиятле төзәтмә бу « Ихтимал, шундый фатирда җыелган чактадыр. Казан артының кырыкка 5 якын мулласы — яңача укыту тарафдарлары — бөтен тирә-якның кара көче х Ишми ишан өстеннән губернаторга жалоба бирү турында сөйләшкәннәр Ләкин Ишми ишан аларга караганда җитезрәк булып чыккан һәм губерна жандарм идарәсенә яңача укытучы кызыл муллаларның» исемлеген төзеп о донос та җибәргән. 1911 елның февраль-мартында аларны җыеп төрмәгә утыртып та куйганнар Казан арты тынсыз калган Күпмедер тикшерүләрдән £ соң аларны азат иткәннәр Әмма мулла-мөгаллимнәр. үзара сөйләшеп, моңа ' чик куярга булганнар һәм якшәмбеләрнең берсендә Арча базарыннан Югары 5 Курса авылына юл тотканнар Ул төбәктә, ни сәбәптәндер. Казаннан җибәрелгән шәһәр муллалары булган Югары Курсада — Казан кешесе Уразгильдеев. күрше Иске Масрада — Казаннан, Мөхәммәдия мәдрәсәсе шәкерте. Ф Әмирхан. Г Ибраһимовлар белән тегел әй ме-б олай мы таныш Нижгар мишәре Гаяз Фәтхетдинов, Яңа Масрада — гарәп телен камил белүче, әдәбият-тарих буенча зур әзерлекле кеше. Тукайның туганнан туганы Габдрахман Җәләлетдинов Казан артына белемле, үткен, телләр буенча әзерлекле муллаларны Казан. Сергач. Чистай. Нижний Новгород мишәрләрен җибәрү модада булган. Г Камал әтисенең авылына — Сикертәнгә—Кышкар шәкерте, рус телен мөкәммәл белгән Габдулла Хәсәневне имам-хатиб итеп жибәрәләр. ул исә — үткен мишәрләр — Чистай ягыннан Ә теге елны (1911) яңача укытучы муллалар. Курса мулласы Уразгильдеев өенә җыелып, губернаторга гариза- прошение язалар «Безне Ишми дигән бу афәттән коткарыгыз, бу кеше безнең Казан артын бөтенләйгә харап итә-.— диләр Ахырдан Курса авылына килеп допрослар ясыйлар. Уразьгильдеевтан сорыйлар: кемнәр килде, кем яза башлады, кем нәрсә дип әйтте Бу турыда докумеңтлар Казан жандармерия идарәсенең фондларында сакланган, мин боларны укыдым Казан арты — бөтен Казан губернасында иң һөнәрле як. Бу — бәхәссез. Һөнәр, кәсеп — зур базарларда гына түгел, зур җыеннарга да ихтыяҗ тудырган Ниһаять, галимнәр моны да өйрәнә башладылар Соңгы елларда җыеннар турында дөньяга чыккан иң әһәмиятле хезмәтләренең берсе Н. Б. Борһанованың «О системе народного праздника джиен у казанских татар» дигән тикшеренүе 8 Моннан күренгәнчә. Алат юлында Олы Кыр. Биектау, Кушнарат. Әтнә ягында Шөмбер. Мукшы тавы. Калатау. Кенәр ягында — Кенәр, Тазлар каршы. Шекә, Казакъ. Иябаш. Кишет. Дөбъяз тирәсендә Бәрәзә җыены булган Бәрәскәнең дә үз җыены булган. Арча тирәсе җыеннарга аеруча бай Урман җыены (Чиканас-Өчиле). Утар. Ямаширмә. Сасмак. Сәрдә (икенче төрле — Кушлавыч). Әйше, Наласа, Күкчә. Күпербаш. Пошалым. Казан тавы җыеннары Кесмәс буенда — Му җыены Тар гына Казан арты өчен болар, әлбәттә, күп Әтнә — әлбәттә, инде борынгы Казан нәселе Анда, күрше-тирә авыллары җыелып. «Кала җыены- үткәргәннәр Риваятьләр буенча, кайчандыр бу якларга күчеп килүчеләрнең бу тирәдә «калалары булган, халык бу урынны гасырлар буе «Болгар каласы» дип атап йөрткән Бу як авылларының тагын бер үзенчәлеге — һәр авылның үзенә күрә специфик һөнәре бар. Рус авыллары — умартачы, калайдан йорт кирәк» Исследования по исторической диалектологии татарского языки Казеин 1882. яракларын ясаучы, кием манучы, буяучы, самовар төзәтүче (Бимәр, Чуриле руслары) Ключище руслары — чүлмәк ясаучы. Әҗем. Ташчишмә — кирпеч суга, Казаклар (йомышлы татарлар) — такта яручы, Гөберчәк. Кече Әтнә — итек басучы, Мөрәле—морҗачы. Пошалым — арба, чана, дуга, кисмәк ясаучы, Кылачы, Мүлмә, Әйше, Тимерче. Сәрдә, Сасмак — чигүче, аяк киемнәре тегүче, Мөндеш — көмешче. Күпербаш — итче, базарда — маклер. Әтнә гөрләгән анда биш мәхәллә! Әтнәлеләр мари ягыннан терлек-туар алып кайтып, шуны базарга чыгарган. Өйдәге хатын-кыз. бала-чага, карт- коры бүрек теккән, читек каеган Җәйләрен ирләр күмер, дегет эшләгәннәр, бөтен Казан арты авылларына хуш исле дегет сатканнар, тимерче алачыкларын шыңгырдап торган нарат күмере белән тәэмин иткәннәр Аннан кыш буе Орнашбаштан заказ алып мех бүрек теккәннәр Кыскасы. Әтнәләр йоклап, ләчтит сатып уздырмаганнар гомерне Моннан тыш та һөнәрләр бар Казан юлы өстендәге Чыпчык. Арча, Мәтәскә. Карадуган — фатир төшерүчеләр. Бу авылларда крестьян йортлары, зур лапаслы каралтылар, чәйханәләр, кибетләр урнашкан Боларның бай легендалары, фольклоры, горурлыклары бар. Без бала вакыттан ишетеп таң калып үстек: Карадуганда сөргенгә узышлый Ленин кунып чыккан! Алай булмагандыр инде ул, әмма туган якны шулай данлы, истәлеккә бай, шигъриятле итеп күрәсе килә бит1 Кенәр ягы — байлар ягы. Чыпта сугучы, дуга, чана эшләүче, чүлмәк ясаучы Шеңә. Шушма якларын алар «кара як» дип атаганнар Кенәр тирәсендә җир. урман биләүче байлар булган, бу авылда чигү, киндер сугу алга киткән Дүрт мәхәлләле «ак авылның» һәр мәхәлләдә үз мәдрәсәсе булган. Кенәриең вак тартмачылары мари ягына сәүдә эше белән йөргәннәр. Курсалар — көрәшче Казан артында татарча көрәшнең бөтен нормасы, әдәп-әхлагы. методикасы Курсада эшләнгән «Курсалар килгән!» — шул хәбәр ишетелгәндә. Казан арты сабантуйларында таза гына ирләр җиргә иңеп алалар иде «Курсалар килгән!»—бу инде зур. чын көрәш була дигән сүз. Колхозлар төзегәндә, аларга исемне дә шулай биргәннәр «Батыр Курса». «Көрәш Курса» Кызыклы күренеш: Казан артыннан чыккан шанлы-шаулы ике мәгърифәтче Ш Мәрҗани һәм Т Яхин — көрәшче булганнар Ш. Мәрҗани яшьлегендә бик каты көрәшкән, батыр кала алмаган сабантуйларында начар кәеф белән йөргән Таип исә яшьлегендә бик күп авылларда батыр калган Боларның традициясе Арча-Балтач ягында әле дә яши Бүгенге көндә татарча көрәш буенча Балтач егетләре республикада беренче урынны тоталар. Арча ягындагы Кәче авылы ирләре — гасырлар буе крушниклыкта. Идел пристанена барып, гомер буе йөк төягәннәр, бушатканнар Халкы җор. елдам, үткен Холыклары да эленеп кенә тора — гомер буе юлда, пристаньда Ф Сәйфи-Казанлы хикәяләренә күп материал биргәннәр алар Базар йөрү, юл йөрү ул — шәхес эшли Казан артында элегрәк елларда һич тә «Казанга бардым» дип сөйләшмәделәр «Казан йөрү», «базар йөрү» дип кенә әйтелә иде «Йөрү» — зур сүз. бу инде атлау гына түгел, ә ил-җир күрү. агай-эне. татар, урыс, мари, мордва белән аралашу, ипле тормыш кору мәсьәләсен киңәш-табыш итү дигән сүз. Базар, сәүдә юлы. нәкъ крестьян хезмәте кебек үк. шәхес ясый, шәхес эшли. Ә андый «эшләнгән» шәхес киләчәктә һичшиксез кирәк булачак Бәдри солдатны хәтерләгез: «Юк. сез не имеешь права кеше баласын тотып торырга...» Бу шәхес тарихта үз сүзен әйтәчәк, бу — патша түрәсе яткырып сукканда «ләббәйкә» дип тормаячак Казан артында элекке авылларны «ак як», «кара як» дип бүлгәләп йөрткәннәрен әйткән идек. «Ак як» — базар белән әвәрә килүчеләрдән ясала. Мәсәлән. Арча асты Күпербаш авылы Базар көн — болар өчен бәйрәм Күпербаш халкы бу көнне өйдә тәмле ризык пешерә, бер йомышы булмаса да, базарга бара, иң яхшы киемнәрен кия, кызлар бизәнә, шулай бөтен авыл Арча базарына китә Кайтышлый өйләренә кеше төшерәләр, туган- тумача. күргән-белгәнне чәйгә алып керәләр, кунак итәләр Бу гадәт аларда Арча базары беткәнче яшәде Күпербаш гомергә «ак» булды. Бөтен төрле һөнәр ияләре булып, базар корып, иген үстереп, сәүдә итеп, җыен ясап, сыйнфый ачуын вакытында чыгара белеп яшәгән Казан арты Бөек Октябрь революциясен табигый бер эш буларак, шатланып кабул итә. 1919 елда 2 нче Армиянең Революцион хәрби Советы члены Сафонов Үзәк Мөселман Хәрби коллегиясенә менә нәрсә хәбәр итә. «Арчадан Вятские Поляныга китәр алдыннан халык безгә үз фикерен белдерде Кешеләр Совет властеның нәрсә икәнлеген сезнең белән яшәгәндә генә белдек, диләр Бу аңлашыла да биредә, без бар чакта, байлар һәм полицейскийлар акыруы булмады» Икенче бер документта “Арчада һәм күрше-тирәдәге кайбер авылларда всеобуч көннәре байраклар, музыка һәм речь сөйләүләр белән үткәрелде» 9 Казан артыннан—эшлекле.һөнәрле халык арасыннан чыккан укымышлылар шулай туп-туры Октябрь революциясенә хезмәткә күчте 1923 елны татар җәмәгатьчелеге Тукайның үлүенә 10 ел тулуны бил- * теләгәндә,матбугатта еш кына шундый мәсьәлә күтәрелә Тукай исән булса, £ бүген кем белән булыр иде’ Һәм барысы да бер генә төрле җавап бирәләр = •Тукай бүген исән булса —һичшиксез, социализм төзүчеләр белән булыр 3 иде». Алар хаклы. - Алдарак Арча турында сүз барган иде | Тукай һәм аның әсәрләрендә бер генә тапкыр да телгә алынмаган = Арча Әмма, тарихта символик мәгънәләр, символик киселешләр-очрашулар з бар. Тукай 1912 елның кышында Арча урысының мич башында сөякләрен < җылытып яткан Алты ел үткәч шул ук Арчада Тукайның рухи дусты ~ Мәхмүт Дулат Али булачак 1910 елда Тукай Казанда аларның флигелендә * яшәп алган, Мәхмүт белән дуслашкан, «иптәшем Мәхмүдкә ядкарь» дип “ рәсемен бүләк иткән, Мәхмүт исә — РСДРП члены ук Казанны чехлар = алгач, Мәхмүт Казан арты Күн авылы егете Минһаҗ Конов һ б коммунистлар j? белән бергә Арчага күчеп китә, анда хәрби комендатурада эшли, яшерен -s рәвештә берничә мәртәбә Казанга барып килә, ак чехлар турында мәгъ- ' лүматлар җыя. Исән булса, дусты Арча ягы егете Габдулла Тукай аңа Z нинди ярдәм күрсәтер иде i Бөек шәхес Мулланур Вахитов та эш-гамәлләре белән Тукай эзләренә z тоташа Символик деталь Мулланурны Көңгердә туган дип йөртсәләр дә. ул х Казанда туган һәм Шиһаб Мәрҗани мәчете каршындагы метрикага теркәлгән! г Тукай сөякләрен җылыткан Арчада Мулланурның әнисе Өммегөлсем апа була ' Аны дошман тылыннан (Казанны ак чехлар алгач) Арчага Исхак Казаков алып килә һәм Арчадагы Азин дивизиясе штабы комиссары Минһаҗ Конов кулына тапшыра. М Конов исә Өммегөлсем апаны Вятские Поляныга (Мал- мыж аркылы) чыгарып Мәскәүгә озата Ә бу көннәрдә Малмыжда хәрби революцион трибунал кара реакционер Ишми ишан эшен карап ята Тукай гына юк Бөеклек юллары һәрвакытта да бер төрле була. Түбәнлекләр генә һәр кайсы аерым ямьсез, аерым җирәнгеч Тукайның якташы, аннан биш яшькә яшьрәк Олы Әтнә егете Бәдри Җиһаншин ак чехлар вакытында Әтнә — Казан юлларында була. Тукай белән аларның юллары элек тә охшаш: бер төбәктә туганнар, бер төбәктә егет булганнар Тукай — Уральскида, Бәдри — Троицкида Тукай Уральск шәһәренең социал-демократлары белән бергә эшли, Бәдри — Троицк шәһәренең социал-демократлары белән Бераздан юллар аерыла Тукай Казанга китеп бара, Бәдрине төрмәгә утырталар Тукай 1913 елда үлә, Бәдри исә флотка алына һәм 1915 елда РСДРПга кабул ителә Партия аны үз ягына эшкә җибәрә: Үзәк Мөселман Хәрби Коллегиясе «Бәдри матрос»ны 1919 елда запастагы Аерым батальонга политкомиссар итеп билгели Тукай. Уральскидан кайтып. 27 нче яшендә Казанда үлә. Бәдри Җиһаншин ил азатлыгы өчен көрәшеп, Казан. Арча, Богырыслан, Бөгелмә юлларын үтеп 29 яшендә Бәләбәйдә үлә. » («Көрәштәшләр», Казан, 1972. 183—189 битләр). Тукайны биргән Казан арты — шагыйрьнең бишеге әнә шулай вакыйгаларга. шәхесләргә, сыйнфый аңга, шигърияткә бай як. Ул вакыйгалар, ул хәлләр, шәхесләр, ул табигать аерым-аерым хис булып, матдә, тойгы булып 26 ел буе шагыйрь Тукайны ясаган, ул шигъри бишек аны гомеренең иң авыр вакытларында тибрәткән Әнә шуңа күрә авыруы бик көчәйгән, шәһәр атмосферасы һәм социаль мохит рухын бик нык кыскан вакытларда ул туган ягына — шул бишеккә кайтып киткән, шунда рухына ләззәт тапкан Кырыс чырайлы тәнкыйтьче Харап икән. Казан артында барысы да шәп, барысы да ал да гөл булган икән! Аннан чыккан кешеләр гел фәрештә икән И агайне! (Г Камалның әтисе туган Сикертән авылында бер-береңә дәшүнең иң популяр формасы шул: агайне). Сикертәнлеләр Зле аны үзләренчә әйтәләр: «агайны» Бу — руслардагы «дружище»,Англия. Америка Кушма 9 СССР ҮДА 106 ф 1 тас» 8—-9 эшлар Штатлары. Канада кебек илләрдәге «сэр» Франциядәге «мусье», Италиядәге «синьор-. Төркиядәге әфәндем- кебек сүзләр дәрәҗәсендә Япониядә бу уңайдан «сан сүзе кулланыла булса кирәк Безнең Сикертәндә — агайны ) И агайны1 Сабыр ит. зинһар Бу мәкаләдә бит Тукайны шагыйрь иткән, үз заманының зур акыл иясе иткән шартлар, тирәлек, кешелек җәмгыятенең аңа ярдәм иткән стимуллары турында сүз бара Казан арты — тарихтан чыгарма түгел, анда нәкъ башка җирдәге кебек канечкеч алпавыт, кулак, надан мулла, куштан крестьян, ришвәтче түрә, әлбәттә, булган Мактаулы Кышкар мәдрәсәсендә дә кадимче, искелеге белән дан тоткан баш мулла дамелла Исмәгыйль хәзрәт булган Ф Әмирхан яза «Мәрҗани вакытының бик мәшһүр Кышкар дамеллаларына бер дә әһәмият бирми, аларны наданга саный иде (Сайланма әсәрләр. Казан. 1956, 2 т.. 458—459 бб.). Әмма бөек мәсәлче И А Крыловны тәрҗемә иткән, балалар өчен күп китап бастырган мәгърифәтче Таип Яхин — шул тискәре хәзрәт кулында укыган Ихтимал, кадимче Исмәгыйль хәзрәтнең искелеге Таип шәкертне яңалыкка — рус әдәбиятына этәрүче сәбәпләрнең берсе булгандыр Русларда мондый мәкаль бар: Нет худа без добра» Таип Яхинның нәсел шәҗәрәсе миңа бик таныш Аның бабасы Яхъя — Теләче ягындагы Күкчә авылы мулласы Яхъяның бер оныгы, шигырьләр язучы (кайбер шигырьләре сакланган) Мөхәммәтгариф — минем ерак бабам (Тукай әтисе белән бутыйсы түгел!) Икенче оныгы Таип Яхин. әлеге мәгърифәтче, китапчы, дөньяга карашларында гаять дәрәҗәдә каршылыклы, ләкин яктылыкка берөзлексез юл эзләүче шәхес... Казан артының тискәре кешеләре шул Исмәгыйль хәзрәт кенә булсачы! Аларның бит сәүдәгәрләр арасында берәр терәге була. Тискәре идеология һәрчакта да акчага, байлыкка нигезләнеп туа. Казан артының кадимче муллаларын Казан артының ук кадимче сәүдәгәрләре акча белән тәэмин итә Әйтик, Казанның кадимчесе, сәүдәгәр Вәли (Арча ягы Аты авылыннан) гел искелекне яклый Ф Әмирхан «У-у шатлык» дигән фельетонда болай яза Утыз еллар чамасыннан Әхмәтҗан абзый Сәйдәшен туганына йөз ел буладыр Бу елны Аты Вәли ысулы җәдидә кабул итеп, Әхмәтҗан абзыйны түрәләр хозурында эш йөртергә Петербургка җибәрергә агитация ясаячактыр» Китапның артында укыйбыз: Аты Вәли— - Казанның кадимчеләр яклы бер сәүдәгәре (592 бит) Сәрдә авылының Гыйләҗ мулла да кадимчелек фронтының алгы рәтендә тора Кадимче—искелек тарафдары беркайчан да тик ятмый ул яңалыкка каршы һәрвакыт актив көрәш алып бара, китап яза. вәгазь сөйли, эш йөртә Яңа чүпләр» дигән фельетонында Ф Әмирхан Гыйләҗ мулланы тешләп уза. -Әүвәлдә.— ди ул.— Ишми муллалар, әллә нинди Гыйләҗ муллалар һәзлиятләрен (көлеп, мыскыллап язылган әсәр — М М ) үз исемнәре белән, яшеренми, качырынмый нәшер итәләр иде» (шунда ук —359 бит). Казан арты кадимчеләрен Ф Әмирхан, Г Камал. Тукай җае килгән саен тәнкыйтьләп торалар -Ялт-Йолт идарәсеннән сораулар» исемле фельетонында Тукай, уйлап чыгарылган исем астында булса да, туган ягы кадимчесен эләктерә Мәскәү губернасы Олуг Мәңгәр волостеның Шилметдин Җонлыбияләев .— ди Бу исемнең, һичшиксез, конкрет бер кешесе күздә тотылган инде, без аны белмибез генә.. Тукай ул заманда ат белән йөргән, юлы болай Өчиле. Югары Аты. Түбән Аты. Кушлавыч Казанга таба: Өчиле. бер рәт Аты. Кишмәт. Тимерче. Әйше. Чыпчык, аннан — Балавыз урманнары, хәзерге Ливадия ял йорты. Казанка буйлап астан кышкы юл. Подлужная урамы, аннан өскә таба хәзерге Суворов училищесы яныннан Толстой яшәгән йорт — аннан К Маркс урамы Шагыйрьнең юлъязмаларында Казан артына тулы экономик, культура, рухи яктан бәя бирелә Кишмәттән чыгып болын буйлап килсәң — Тимерче авылы Боларда элек (Казанка харап булганчы) гел болын, гел печән кибәне генә иде. Тукайда ассоциация «Бу авылның мулласы» Әннә солул Җәдидә »че (-Ысул җәдидәне юкка чыгара торган тимер кебек нык китап» — М М.) һәм әллә нинди исемнәр белән ысулы җәдидәгә каршы китаплар чыгарган каһарман» Шунда ук Тукай мондагы печән кибәннәренә игътибар итә һәм болай ди бер данә диярлек арыш, богъдай кибәне булмаса да. печән кибәне бик күп дәрәҗәсендә. «Моны күргәч • Мулласы» «Дин вә мәшыйгать — че булган бу авылның халкы да печән ашыймы әллә? — дигән фикерләр килде- (Шунда ук) Күрәсең. Казан артында кара таплар җитәрлек булган Казан арты реакцион фикеренең башында Ишми ишан торган Аның чыгарган реакцион китаплары, гомумән, эшчәнлеге Казан алпавыты Габдрахман Ишморатов 144 тәэминатында булган. Казан артының бик матур бер почмагында — өч яктан урманлы Казанка елгасы буенда (хәзер ул Арча районы белән Балтач районы чикләрендә) алпавытның җәйге утары, ат заводы, кирпеч сугу, такта яру заводлары булган Ул як авылларына мулла кую. мәчет салдыру, яңа мәхәллә ачу — барысы да Ишморатов карамагында Яңача промышленность корган Ишморатов идеологиядә кадимчелекне бик нык яклаган һәм Казан артындагы кара реакция җитәкчесе Ишми ишанны яңалыкка каршы гел өстереп торган Ишморатов акчасына Ишми ишан Казанда «Икамәтель борһан » дигән китап та бастырган — бөтен фикере яңалыкка каршы Бу турыда 1969 елда «Казан утлары» журналының 12 санында язылган иде Кырыс чырайлы тәнкыйтьче агайне болай да ышанды, болай да безнең белән килеште инде Безнең бурыч шул ук — Казан артының ниндидер үзенчәлеген ачу. шул үзенчәлекләрнең тарихи җепләрен эзләү иде Алдарак без Казан артының сыйнфый аңга зирәк булуын, эшкә-хезмәткә һәвәскәр булуын ачарга тырышкан идек Кырыс чырайлы тәнкыйтьче, ул урыннарны язганда да. авторның күз алдыннан китмәгән иде. Әмма тарихи-матур фактлар бар. Кантарлыбалчыклы. ташлы-ярлы, чокырлы шул Арча. Әтнә ягы гаҗәп кызыклы биографияләрне һаман тудырып тора. Арча районының иң чигендә бәпбәләкәй бер авыл бар Исеме — Мирҗәм Әнә шул Мирҗәм соңгы 40 елда дөньяга өч герой бирде инде. Болар Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин, Социалистик Хезмәт Геройлары Дания Галимова (авыл хуҗалыгы) һәм Галимулла Әсхәдуллин (эшче) Кечкенә генә бер авыл өчен күп, Мирҗәмдә бит нефть чыгарылмый, мамык үстерелми Бу төбәкнең тарихына керсәң — кызык. Ун- унбиш йортлы авылда туып-үскән Илсур Шәйхетдиновны (алда телгә алынган авыл — Әрнәш егете) бүгенге көндә бөтен Европа белә Социалистик Хезмәт Герое Илсур менә ничә еллар инде Уренгой — Помары — Ужгород линиясендә газ үткәрә Алда телгә алынган авыллардан тагын әллә ничә герой чыккан Түбән Орыдан Гатаулла Салихов, Иске Кишеттән генерал Гани Сафиуллин. Арчадан Валентин Ежков — Советлар Союзы Геройлары. Түбән Көектән Нургали Бариев. Шушмабаштан Шәрифулла Сәгъдуллин — Социалистик Хезмәт Геройлары Казаннан килеп Яңа Кенәрдә яшәгән укытучы Стелла Габдрах- манованың биографиясенә күз салсак, бу профессиядә сирәк очрый торган Социалистик Хезмәт Герое дәрәҗәсенә лаек булган Стелланың да ата-анасы Әтнә ягы Кышлау авылыннан икән Әле күптән түгел генә Казанбаш егете Мирбат Хәстиевкә дә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Дөбъяз ягына. Балтач төбәгенә мин кермим, геройлар саны артачак, Казан арты булмаган башка яклар үпкәли калырлар Казан арты — шагыйрь бишеге әнә шундый... Тукайның бу якта тууы очраклымы? һәм ике гасыр ялгамында тууы очраклымы9 Юк, очраклы түгел, тарихи вакыйгалар, сыйнфый көрәш белән кысылган тар Казан арты үз фикерен әйтү өчен бер шәхесне тудырмый кала алмый иде. Ул шәхес әлеге фикерне әйтү өчен шагыйрь булып туарга тиеш иде һәм нәкъ шул чорда — заман алмашынган чорда туарга тиеш иде Заманның бер этаптан икенче этапка күчкәндә җиргә үз улын биреп калдырып, тарихи миссиясен үтәп китүе булган инде ул. Тукайның шагыйрь булып тууы да табигый иде кысылган халык күңеленең, җыр-бәет ■ Кыйссаи Йосыфы» белән. «Таһир-Зөһрә» белән тәрбияләнгән халыкның йөз еллар эчендә бер кисәк ахак бирми калуы мөмкин түгел иде Тукай әнә шундый — заман ихтыяҗларын үзенә миссия итеп алган тарихи шәхес буларак, шул бишектә дөньяга килде.