Логотип Казан Утлары
Хикәя

АЧЫК ТӘРӘЗӘ 

 

Җәй башы иде. Якты Яр пристанена теплоход килеп туктады Аннан ашыга-кабалана пассажирлар төшә башлады. Кунакка кайтучылар байтак икән, олы- олы чемоданнарын күтәреп, сабыйларын җитәкләп иң элек алар ашыкты. Ыгы-зыгы башланды, берсен икенчесе уздырып куанышу, хәл белешү, күрешү китте. Кулларында машина ачкычларын әйләндерәбөтерә йөренгән ир-атлар күзгә чалынды. Траптан күтәрелгән сабыйлар әби-бабаларынын кочагына менеп кунаклый барды. Тирә-юньдә яхшы исәптә йөргән ял йорты да бар Якты Ярда. Яңа алмаш килгән көннәр иде. сумкаларын күтәреп, пристаньга дяк басуга ук. Кама буеның чиста рәхәт һавасыннан авыз итәргә ашыгып, алар бер тын. күкрәкләрен киерә төшеп, якякларына карангалап тордылар Кулларына кармак саплары һәм кәрҗин тотканнары да байтак иде. Якты Ярның балыкка, җиләк һәм гөмбәгә бай як булуы яхшы мәгълүм. Траптан иң соңгы булып ике кулына ике дәү-дәү чемодан аскан яшь бер ханым чыкты. Тел очына килгәнгә генә әйтү, әле аны «ханым» дип атарга иртәрәк тә булса кирәк... Шулай итеп, теплоходтан иң соңгы булып әлеге кыз чыкты. Траптан төшүе булды, шундук, котылдым дигәндәй, ике чемоданын берьюлы шап итеп бетон идәнгә куйды ул. Кызның аккош мамыгыдай йомшак беләкләре, биек үкчәгә берегеп үскән туры аяклары, билгеле инде, табигать тарафыннан мондый чемоданнар күтәрер өчен яратылмаган. Ул. иркен сулыш алып, сынын турайта төш читеннән генә өреп, көзгеле кулы белән янә нәни сумкага үрелде. • Ул да түгел, теплоход өченче гудогын биреп кузгалырга итте. Як- ягына карангалап торган кыз янына килеп, берничә ир-ат бер-бер артлы, үзләренең булышырга әзер булуларын белгертеп, тәкъдим ясарга өлгергән иде инде Әмма кыз сүзсез генә, күз карашы белән, үзенең алар ярдәменә мохтаҗ түгеллеген аңлату сәләтенә ия булып чыкты. Баш түбәләре такырая төшкән кавалерлар берәм-берәм читкә тайпылырга мәҗбүр булды. Пристаньның икенче бер читендә, теплоходтан төшүчеләрне күзәтеп, баһадир сынлы егет басып тора иде. Әлеге кыз трапта күренүгә үк йөрәге Ниһаять, ял итәргә килүчеләргә дә чират җитте. Җыйнак кына чемоданте. иңбашына аскан нәни сумкадан көзге чыгарып, күзен-кашын төзәтенергә кереште. Балан тәлгәшедәй ялтырап торган иреннәрен ипле генә кыймылдатып алды. Маңгаена төшеп торган чәч бөдрәләренә авыз җилкенеп тибә башлаган иде аның Ләкин кабаланмады, ашыкмады лкты Ярда яшәгән кеше буларак, ул тәҗрибәлерәк, кайчан ни эшләргә кирәклеген башкалардан яхшырак белә иде Өлгерлек күрсәтергә теләп кабаланган иратларның кыз янына ничек килүләрен һәм ат өстеннән мәтәлгән җайдаклар сыман китеп баруларын ул куе кара мыек астыннан елмаеп кына күзәтте һәм, ниһаять, авызындагы фильтрлы сигаретны ♦ тел очы белән генә суга чөеп, юлбарыс адымнары белән атлап китте, g —- Сәлам! — диде ул, кыз каршына ук килеп туктагач Ә кыз исә бер тынга каушап, югалып калды. Тәненә сыланып торган £ джинсы чалбар һәм футболка кигән бу егет аңар кемнедер хәтерләткән з кебек булды Егетне күрүгә үк аның күзләренә якты нур йөгерде, әллә * нидән генә ирен читләре тартышып куйды. Озын гәүдә, киң күкрәкләр, * елга җилендә каралган кырыс йөз һәм килешеп торган чем кара мыек ш дисеңме Кыска җиңле футболкадан шампан шәрабы шешәләредәй | ташып чыккан ул таза беләкләрме Кинәт күзләрендә кабынган очкынны ™ күпме генә яшерергә тырышмасын, булдыра алмады кыз. Хәтта әле бераз s елмая да төшеп җавап кайтарды ® — Сә-лам... Ф — Ял йортынамы? , s — Әй-йе... < — Киттек! | Егет, бармак очларына гына элеп, ике кулына ике чемоданны күтәрде a һәм эре-эре атлап биек бачкычка таба юнәлде Кыз, телен йоткандай, берни дәшмәде, җнтешерҗитешмәс терт-терт атлап егет артыннан иярүдән башка чара калмаган иде Ике баскымны бер атлады егет. Тау өстенә менеп, ял йорты капкасыннан кергәч тә әле байтак бардылар. — Сезнең корпус,—диде егет, чемоданнарны биек наратлар белән уратып алынган агач дача бусагасына куеп. Йөгереп диярлек атларга мәҗбүр булган кыз, әлсерәүдәнме, берни әйтә алмады, аңлашылды, дигәндәй баш кына кагып куйды Ул әле һаман үзенең табигый халәтенә кайта алмый аптыраган хәлдә иде. Хәер, кайту өчен вакыт һәм мөмкинлекнең булганы да юк бит әлегәчә. Әллә каян гына килеп калыкты да өермә сыман үзе артыннан ияртеп тә китте бит бу егет. — Рәхмәт,— диде кыз. булдыра алганча җитди итеп. Егет, үзенең китәргә җыенуын белдереп, кул сузды. Магнит белән тарттылармыни, кыз үзе дә сизмәстән кулын бирде — Альбинос булам Кичен танцада очрашканга кадәр — Альбиноза. Арылган, танцага җыенмыйм Егет борылып китеп тә барды. Кызның соңгы сүзләрен ишеттеме- юкмы. аңламассың «Менә сиңа авыл » — дип, үзалдына башын чайкап калды анын артыннан кыз Гомер булмаган, күрмәгән хәл иде бу — аны бар дип тә белмичә, ир-ат үзенекен итеп маташа. Горур, имеш, булмагаең, андыйларны гына беләбез Карарбыз Шулай да кичен, көттереп кенә булса да, соңарып кына булса да чыкты Альбиноза танцага Чыкмый булдыра алмады Альбинос аңардан нәкъ биш минутка кичегебрәк килде Килгәч тә әле бер тын кызны бөтенләй күрмәгәнгә сабышып йөрде. Ул монда, күпләрне таный икән, аны да беләләр Егетләр үзе белән бер-бер артлы кул биреп исәнләшеп чыкты Күрәмсең, барысы да биредәге егетләр, авылныкылар иде һәм алар арасында Альбинос шактый гына авторитетка ия күренә. Егетләр өелешеп торган почмакка карамаска ничек кенә тырышмасын. Альбиноза барын да чамалап торды. Ара-тирә үтеп торган кызлар да. күлмәк җилләре артыннан, егеткә бер чеметем елмаю калдырырга онытмады. «Ярар, күрсәтермен әле мин сиңа!» —дип кабатлады Альбиноза үзалдына Егетнең шулай битараф кылануына'җен ачулары чыккан иде анын Ләкин. Альбиносның урыныннан кузгалып бодайга таба килә башлавы булды, күңеле җилкенергә, күкрәкләре дөньяны тарсынып тибәргә кереште. Үзе дә абайламастан, егеткә каршы талпынырга да өлгергән иде булса кирәк... Ә Альбинос аның белән янәшә басып торган икенче бер кызны кочагына алып биергә, боргаланырга кереште. Егетнең бу кыланышы шулкадәр көтелмәгән иде ки, хәтта бер тын дөньяны яңгыраткан музыканы колагы ишетмәс булып торды Альбинозаның. Бөтен кеше аңар карый, аның кимсенүен, аның гарьләнүен күзәтеп торадыр сыман тоелды Чарасыз калудан нишләргә белмичә, әле чӘчләрен төзәткәләгән булды, әле ут булып янган колак очларын тоткалап алкаларын барлагандай итте Җир ярылса, ике дә уйлап тормаслык хәлдә калды түгелме соң. Инде бары бер юл калган иде — кеше-кара күзенә артык чалынмыйча шыпырт кына чыгып шылу. Шуңарга кыюлыгы җитсә, бу «авыл мокытын» бар дип тә белмәс, чыраена да борылып карамас иде бүтән. Тартылган җеп өстеннән үткәндәй туры атлап, чалулый-чалулый чыгып китте Альбиноза. Махсус шулай үтте. Үзе артыннан карап калган ирләрнең карашын тоюдан аның күңеленә җылы, хәрәкәтләренә ышаныч иңде. Йөзенә кичке Кама җиле килеп бәрелде, баш очында йолдызлы зәңгәр күккә ашкан наратлар шаулады. Ял йортының бер очыннан икенчесенәчә сузылган туры үзәк аллея буйлап китте ул Булдыра алганча тизрәк барырга тырышты Үзен мыскыллаган сыман яңгыраучы дәртле бию ритмнарыннан ераклашырга ашыктымы, әллә артыннан егет иярер дип курыктымы... Әллә соң ул аның йөгереп куа килүен көттеме? Ике яктан тезелеп киткән чәчәк түтәлләренә дә исе китмәде, ара-тирә очрап торган ирләрнең сүз кушарга итенүләрен дә колагына элмәде. Капкага барып терәлгәнче артына ник бер тапкыр борылып карасын! Альбиносның куа киләчәгенә һич шиге юк иде аның. Әнә шул капкага җиткәнче куыл җитәчәге, һәм куып җиткәч тә ни дип эндәшәчәгенә кадәр мәгълүм сыман иде аңарга. Ул аның кире борылгач каршысына очравын түгел, ә нәкъ менә артыннан куып җитүен теләгән иде. Ә егет күренмәде. Кире борылып кайтканда да каршысына очрамады — монысы инде кызның башына сыймады. «Ничек шулай мөмкин?!» — дип гаҗәпләнде ул, ир-ат токымында булмаган хәл ич бу Альбинозаның китеп баруын күрә торып шулай кылансын инде, ә?! Бүлмәсенә кайткач та ялгыз башын кая куярга белми иза чикте ул. Форточкадан кергән һаваны азсынып, тәрәзәсен киереп ачып куйды. Тәрәз төбенә үк килеп төнке караңгылык аша кошлар тавышын, урман сулышын, дулкыннар шавын тыңлады Таңга кадәр күзләренә йокы кермәде Альбинозаның. Мендәрен кочаклап та ятып карады, башын мендәр астына яшерүдән дә файда чыкмады — гомер булмаган тынгысызлыйк биләп алган иде кызны. Берничә мәртәбә урыныннан торып, зур көзге каршына килеп озак-озак кына үзен күзәтеп торды Элеккечә үк бары да үз урынында иде югыйсә. Күпме ир-атны әйләнәсендә кош булып сайрарга, каршысында аю булып тезләнергә, бөркүдән әлсерәгән бәрән сыман дөньяларын онытып артыннан ияреп йөрергә мәҗбүр иткән матурлыгы була торып, шулай ялгызлыктан тинтерәсен инде! Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас — булмаганны .. Альбинозаның Якты Ярга беренче килүе иде. Иртәгесен ашагач- эчкәч, ясаныптөзәтенгәч, ул әйләнә-тирә белән танышырга исәп итте. Ял итүчеләрнең күбесе яр буена ашыга иде. Кемдә нинди кайгы бит: берәүләр ком өстеннән уңайлырак урын алып калыйм дип кабалана, икенчеләрнең нияте—прокатка көймә эләктерү. Кармак сабы тотып йөрүчеләрнең уенда — иң эре балыкны каптыру, ә кәрҗин тотканнары җиләкле аланнарга беренче булып барып җитәргә ашыга Альбинозаны боларның берсе дә кызыксындырмый, аңа, теге, кем әйтмешли «до лампочки» боларның һәммәсе. Көне буе ком өстендә аунап, аккош мамыгыдай йомшак тәнен каралтуга исе китте ди... Диңгез дулкыны төсендәге кимоносын шул көе генә киеп, биек яр читләтеп атлады Альбиноза. Югарыдан Кама һәм аның аръягындагы күлләр, болынлыклар уч төбендәгедәй ачык күренә. Иркенлеккә, киңлеккә сокланып туймаслык. Елганың урта бер җиреннән, кызның болай да җилкенгән, ашкынган күңелен алгысытып, су өстенә тияр-тимәс йөзеп «Метеор» узып бара. * Аның артыннан бөтерелеп калган су өстендә куыша-куыша акчарлаклар S уйнаклый. Гомерендә беренче тапкыр үзенә рәссамлык сәләте бирелмә- « гәнгә офтанып куйды ул шунда. Югыйсә, кечкенә чакта әнисе өч елга * якын шәһәрнең икенче почмагындагы художество мәктәбенә йөрткән | иде аны Ә ул яратмады, әнисе шулай теләгәнгә генә йөрде, һәм ф соңыннан барыбер үзенекен итте — ташлады ул мәктәпне. о Ял йортыннан инде шактый ерак кителгән иде. Нарат агачларын £ юкә һәмкаеннар алмаштырды Текә яр читендә үк үскән ялгыз ак * каенга килеп сөялде ул. Яшь һәм зифа чагы иде каенның. Үзенең дә s шул каен сыман зифа һәм матур булуын тою рәхәт иде кызга. Тик s шулай да әлеге каендай текә яр читендә үк үсәсе, торасы килмәс « иде аның. Яр читендә торган әйбер ни кадәрле генә сылу һәм көчле ® булмасын, ул барыбер иртәме-соңмы түбәнгә бер тәгәрәячәк. Ә аның 2 андый язмышка дучар буласы килми. Үз язмышың киләчәген беләсеңме < икән син, бичара каен?.. х Ә түбәндә — елга читендә дөнья мәшәкатьләре белән ыгы-зыгы килә- °- ләр. Торна муенлы краннар бүрәнә бушаталар Кран тау-тау итеп биргән бүрәнәләдән бер төркем ирләр сал бәйли. Альбинозага бу кызык булып китте, агып барган салларны күргәндә аның күңеле элек-электән һәрчак тынгысызланып куя торган иде. Шул саллар өстенә утыр идең дә агып кит идең су буйлап ерак-еракларга. Шагыйрь әйтмешли, «Башны салларга салып, китәргә иде агып...» Хәер, ул да ага кебек, тормыш дулкыннары аны да какмады түгел. Тик шулай да саллар турындагысы — хыял иде, һичкайчан тормышка ашмаячак хыял. Ул моны үзе дә яхшы белә. Салда агу өчен түземлек, азмыкүпме ихтыяр көче дә кирәк ич. Ә ул тормышта да, мәхәббәттә дә озакка сузуны яратмый. Берөзлексез яңа тойгылар өермәсендә булырга күнеккән... Сал бәйләгәнне әле аның күргәне юк иде. Салны бәйлиләрме, яисә башка берәр ничек итеп җыялармы — аның ул хакта уйлаганы да булмагандыр Хәер, ул, гомумән, үзенә кагылышлы булмаган нәрсәләр турында уйланып баш ватарга яратмый, бар нәрсә белән кызыксынып, һәр нәрсәгә тыкшынып йөрүне ул үзе яшендәге хатын-кыз эше түгел дип саный. Аның бөтен байлыгы — яшьлегендә, матурлыгында. Ул яшь һәм матур булганда көчле дә, булдыклы да, акыллы да. Хатын-кызга акыллы булу өчен күп белү кирәкми дип саный иде ул. һәм үз карашларының дөреслегенә икеләнгәне булмады... Шундый уйларга бирелеп... Хәер, Альбиноза уйланырга да яратмый ич, гафу итәсез Кама яры өстендәге нәфис ак каеннан наз алып, елга өстеннән искән җылы җилдә иркәләнеп, дөнья рәхәтенә чумып тора иде кыз. Кинәт яр буенда кемнәрнеңдер хәвефле авазлары ишетелде. Ул да түгел, югарыдан кран биргән бүрәнәләрне кабул итеп торган сал бәйләүчеләр арасында ыгы-зыгы башланды — Трос ычкынды... — Тизрәк, яр буена... Ишелә ич, өстенә ишелә,— дип кычкырыша-кычкырыша, сал бәйләү белән мәшгуль ирләр төрлесе төрле якка сибелде. Берничә ирнең аны-моны уйлап тормыйча суга сикерүен күрде Альбиноза, әмма ни булганын барыбер аңламады. Тау сыман өелеп торган юан бүрәнәләр бер-берсенә ышкылудан, тәгәрәшүдән яман тавыш чыгарып, тирә-юньгә шом салдылар. Бүрәнәләр кешеләр өстенә тәгәри иде. Янә хәвефле тавыш ишетелде, башнялы кран ишегеннән башын чыгарган ир кеше кычкыра иде бу юлы — Син нәрсә, тилердеңме әллә?! Бүрәнә читенә, суга, суга сикер! Шунда гына Альбиноза бер-берсенә бәргәләнгән бүрәнәләр өстендә нидер кармалаган сыман иелә төшкән һәм берөзлексез бер бүрәнәдән икенчесенә сикергәлән торган ярым-ялангач ир-атны күреп алды Эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшенмәсә дә. ир-ат өчен куркыныч янавын анлады кыз, һәм йөрәге кысылып куйды Яр буендагылар да тынып калганнар, ни белән бетәр дигәндәй көтеп торалар Ул да түгел, крандагы тавыш тагын ишетелде. Бу юлы инде ул. яр буендагыларга кычкыра иде: — Тросның башын эләктерде Ярдәмгә керегез, ярдәмгә!.. Сал өстендәге теге ир-ат, тартылган җәядәй артка каерылып, ишелергә дип ашкынган бүрәнәләргә ирек бирмичә, берүзе тросны тартып тора иде Ярдәмгә керүчеләр килеп җиткәнче ычкындырмады ул кулындагы юан тросны. Ниһаять, барысы да җайланды, ипләнде булса кирәк. Суда чупырдашкан кешеләр дә сал читенә килеп тотындылар Багорлар күтәреп йөгерешеп кергән ирләр дә ниндидер ашыгыч чаралар күрергә кереште. Башнялы кран ишегеннән чыгып баскан ир кесәсеннән кулъяулык чыгарып маңгаен сөртеп куйды. Ак каен белән хушлашып, кузгалырга иткән иде инде Альбиноза. Шунда, очраклы рәвештәме, аның карашы яр буена чыгып җиткән әлеге курку белмәс иратка төште. Аягы кысылуданмы, ул бераз аксаклый иде кебек, ике уч төбеннән беләкләренә кан тамчылары агып төшкән. Трос уеп кергән, трос җәрәхәтләгән иде. күрәмсең. Шуңа да карамастан, ул кабаланмый да. үрсәләнми дә, ипле генә атлап килүен белә Нинди дә булса батырлык,эшләдем дигән уй башына да килми иде бугай аның. Тыныч кына елга читенә килде дә, тезләнә төшеп, йөзен, беләкләрен юарга кереште. Шунда гына танып алды аны кыз һәм, гаҗәпләнүдән, үзалдына «Альбинос» дип әйтеп куйды. Кичкә авышып килгәндә, ачык тәрәзәдән чәчәк бәйләме ташладылар. Бу — миләүшә чәчәкләре иде Андыйларны Альбиноза рәсемнәрдә генә күреп белә, җыю түгел, үз гомерендә кулына тотып, иснәп тә караганы юк иде әле аның миләүшә чәчәкләрен. ӘЛе нәни генә шәмәхә күбәләкчекләрне хәтерләткән миләүшәләргә карады, әле ачык тәрәзәгә текәлде кыз. һичкем күренми иде. Үз кодрәте белән очып килмәгән ич чәчәкләр... Аяклары аны ишеккә таба тартты Баскыч төбендә гайрәт чәчеп Альбинос басып тора иде. — Көттеңме?! — диде ул, үзенең хаклы булуына аз гына да шикләнмичә. — Көтәр кешем юк ич, көтмәдем Кыз алдады Хәер, нинди алдау булсын, Альбиноза егетләр янында уйлаганның нәкъ киресен сөйләргә күнеккән иде. Шулай иткәндә дә ул бик таманга килә дигән карашта тора иде Альбиноза — Беләсең ич, мин көтмәгәндә килергә яратам — Шуннан?.. — Киттек. — Кая? — Кайдырма тау башына,— дип елмаеп куйды егет. Кыз аның бу шаяртуын аңламады, иңбашларын гына җыерып алды. — Көймә сезне көтә, туташ Зарыккансыздыр, - дип, егет кызның күзләренә әдәпсез карашын текәде Кичәге кыланышлары өчен әҗерен кайтарырга моннан да кулайрак вакыт булырга мөмкинме? Нәкъ менә шушы мизгелне зарыгып көткән иде бит ул югыйсә, һәм ничек итеп аны акылга утырту хакында да уйланган, барысы әзер иде. Ни хикмәт, каршы сүз әйтә алмады кыз. Егет аны көймәгә күтәреп кертте Итәге суга чыланудан куркып, үз муенына ике куллап четердәп ябышкан кызны әллә ни арада үбеп алырга да өлгерде. Альбиноза сүзсез генә елмая төшеп орышкан булды. Ә үзе, шул куллардан төшми, җир шарын әйләнеп чыгарга әзер иде. Моторлы көймә, бер тартуга, кузгалып та китте. Көймә борынына менеп кунаклаган кызның чәчләрен җил таратты, беләкләренә тамчылар чәчрәде Ярдан ераклашкан саен. Якты Яр авылының киңрәк панорамасы ачыла барып, бөтен әйләнә-тирә күз алдына килеп басты. Әнә пристань . ♦ Анда килеп төшүгә үк инде Альбинозаның күңеле ниндидер матур, урамда. Альбинозаның яшьлеге, тупырдап торган матурлыгы менә кайда бөреләнеп, кайда өлгергән икән! Егет, мыекларын да тарап алгач, башын бераз күтәрә төшеп атлап китте. Икенче йорт, дүртенче йорт, алтынчы, һәм. димәк, әнә тегесе, алма шавына күмелеп утырганы аларныкы Яшел урам .. Уникенче йорт Көнгә каерып ачылган ачык тәрәзәләр Альбиноза өйдә икән, дип уйлап алды ул шул ачык тәрәзәләрне күрү белән. Өйдә башка һичкем юк дип язган иде ич үзенең хатында. Димәк, үзе генә. Аны көтә булса кирәк. Ничек итеп килеп керү, иң элек ни дип дәшү турында юл буе баш ватып та. рәтле-башлы бер фикергә килә алмаган иде ул, ә менә ачык тәрәзәләрне күргәч тә туктап калды Урамда кеше-кара күренми. Аны дәшеп, кош булып сайраргамы икән әллә? Кама буе урманнарында күпме кош булса, шуларның һәммәсе булып та сайрый белә ич ул. Шалашта үткәргән төннәрендә Альбннозага да сайрап күрсәткәне булды. «Кош сайравын ишеткәндә — сине уйлармын»,— дигән иде. Танырмы икән?.. Сандугач булып сайрады. Сабан тургаена охшатып аваз бирде. Чәберчеккә килештерде. Ачык тәрәзәдән Альбиноза балкып күренмәгәч, күке булып кычкырды. Кызның «мәхәббәтең күпме?» дигән шаяруын ишетергә өметләнде. Күкегә дә җавап кайтаручы булмады. Кыз шаярта, качышлы уйнамак була дип нәтиҗә ясады егет һәм сак кына яшел капкадагы келәгә үрелде. Тыйнак итеп җыештырылган ишегалдында һичнинди жан әсәре күренми. Аны һәр яклап яхшы нарат бүрәнәләрдән торгызылган каралты- кура уратып алган. Җәйге аяз көннең бөтен яшеллеген һәм яктылыгын үзенә җыйган урамнан күләгәгә килеп кергәч, караңгыланып киткәндәй булды. Җиләс тынычлыкны тоеп, ул бер тын тик басып торды, болдырга кайнар кочакларын җәеп. Альбиноза йөгереп чыгар кебек тоела иде аңар. Сак кына адымнар белән ярым ачык калган өйалды ишегенә якынлашты егет Акрын гына шакылдатты. Бер шакылдатты, ике... Җавап бирүче булмады Үзе артыннан ишекне кысып өйалдына керде. Тынлык һәм караңгылык бермә-бер арта төште. Инде ул шомлана да башлаган иде Әмма, такта ярыкларыннан төшеп торгдн яктылык сыман, күңелендәге ышаныч нуры сүрелмәде. Куллары белән капшап, ул башта өй ишеген, аннан ишек тоткычын тапты. Тагы шакыды... Бу юлы да тынлык җавап бирде. Өй ишеге ачык булып чыкты. — Мин килдем, Альбиноза. Көттеңме? — дип дәште егет, бу сүрән тынлыктан тәмам гаҗиз булып. Җавап бирүче булмады Берәр кызык чыгарырга ниятләнеп, Альбиноза түр якта утырадыр, я булмаса шунда качып торадыр дип уйлады егет. Кроссовкасын салырга да онытып, түр якка узды. Чикләвек агачыннан эшләнгән затлы мебель белән җиһазланган зур һәм иркен бүлмә, һәр җирдә тәртип. Кызыл бәрхет пәрдә белән томаланган тәрәзәләрдән төшеп торган тонык кына яктылыкта өй эче аеруча серле тоела иде. — Альбиноза. чык инде Җитәр . — дип дәште егет. Бу юлы инде ул яры.мпышылдауга күчкән иде. Ниһаять, кыз артык түзеп тора алмас, аяк очларына гына басып, менә-менә аның арт ягыннан килер дә муенына сарылыр, күзләрен томалар һәм «сөйгәнең кем?» дип дәшәр төсле иде. һәм, әлбәттә, «Син, Альбиноза, син»,— дими торып, кулларын ычкындырмас... Күпме генә көтсә дә. аның күзләренә сарылучы булмады. Егет, бераз кыюлана төшеп, аны үзе эзләргә кереште. Идәнгә үк төшеп торган пәрдә артларыннан ачып карады, өстәл һәм карават асларына күз төшерде — Альбиноза күренмәде. Җыелмаган урын өстендә кабарып торган юрганны күтәрде — Альбиноза юк иде. Өстәл читендә торган урындыкка барып утырудан башка чара калмады. Өй эчендә тагы сәер тынлык урнашты. Хәер, тынлык идеме икән бу... Бер яктан, егетнең күкрәк читлегенә сыеша алмаган йөрәге ашкынып типте. Ә стенада, аңа нидер әйтергә-аңлатырга теләгәндәй, ашыгып- кабаланып, сәгать теле арлы-бирле йөренде. «Альбинос Альбиноза...», дип. аларның исемнәрен, бер-беренә шул кадәр дә якын һәм тәңгәл килгән исемнәрен, кабатлый сыман тоелды сәгать теле. «Альбинос — Альбиноза...», «Альбиноза — Альбинос.. » Карале, чынлап та кызык икән ич Үзенә күрә мәгънә дә йөртә икән бит әле аларның исемнәре. Пигментлары җитешмәгән кеше, җанвар яисә үсемлек... диләрме Ә аларда ни җитешми икән соң? Ни җитешми? Күрәмсең, теге чакта шкңпер агайның хафалануы да юкка гына булмагандыр. Чын кешеләрчә ярату һәм кичерү бәхетенең ни икәнлеген татымаган булса, ул әле һаман да шулай яшәвен дәвам иткән булыр идеме икән?.. Зарыгып көтәр, сагынып очрашыр кешең булмау — гел мәгънәсезгә яшәү икән ич —г Альбинос —дигән, бәхетле шат тавыш һәм чишмә чылтыравыдай көлү авазы сискәндереп җибәрде, уйларыннан бүлде егетне. Күңеленә кинәт бәреп кергән кайнар дулкын аны шундук тавыш килгән якка ашыктырды. Як-якка пәрдәләрен тартып, кече якның ачык тәрәзәсенә барып капланды егет Күзләрне чагылдырып, бүлмәгә көн яктысы, кояш нурлары бәреп керде. Тәрәзә артында алма бакчасы икән. Алмагачлар арасыннан дөньясын онытып, чәчләрен тәртипсез таратып ташлаган Альбиноза өйгә таба йөгерә. Ул кагылып киткән ботаклардан җиргә тупыр-тупыр итеп өлгергән алма коелып бара Кызның алмадай алсуланган бит уртасы һәм кыска җәйге күлмәккә сыешмаган матурлыгын күреп өлгерде егет, һәм . поши сыман дәүдәү атлап аны бакча буйлап куып килгән ир-атны да күрде. Тагы бер мизгелдән Альбиноза, кинәт бәхетле чырылдау авазы чыгарып, үзен куып килүченең кочагына кереп чумган иде. Бакчадагы бәхетле пар дәү алмагач кәүсәсенә сөялгән көе туктап калды. Аяк очларына басып үрелә-үрелә: «Альбиносым, бердәнберем...» — дип саташа иде кыз. Аның ярым йомык күзләре, егет муенына сарылган ак беләкләре һәм сулыш алган саен калкынып-калкынып куйган күкрәкләре чагылып үтте. Алмагачтан аның саен алма коела. Шул алмаларның ничек биешүен күрергә теләмәгән егет, йодрыклары белән ике күзен каплап, ачык тәрәзәдән тизрәк читкә тайпылды Мөмкин кадәр тизрәк һәм ераккарак китеп качу юлы гына калган иде. Үзалдына: «Альбинос Альбинос, имеш»... — дип мыгырданамыгырдана, түр якка атылып чыгуын һәм ничек итеп ачык тәрәзә аша урамга сикерүен дә абайламады булса кирәк ул. Артына да борылмады, ачык тәрәзә куа киләдер төсле тоела иде аны.