Логотип Казан Утлары
Роман

ЯЗГЫ АҖАГАН

Беренче көн

Язын аҗаган күргән кешене гомер буе ачы язмыш, фаҗигале хәлләр эзәрлекләр, тормышы тоташтан зар интизарлы булыр, имеш.

Халык сынамышы

Алар өч бертуган иде: Гази, Таҗи һәм кече энеләре— Һади Өчесе дә минем балачак дусларым. Өйләребез янәшә генә, бер-беренә орынып ук торалар иде. Бәлки шуңадыр, без үз-үзебезне белешә башлаганнан бирле мәш килеп, әүмәкләшеп бергә үстек. Айкамаган урын, җитешмәгән җир, без кермәгән тишек калды микән? Шагыйрь әйтмешли, дөнья белән шулай танышып йөргән идек бергәләп Әмма без Бөек Ватан сугышына кадәр үк авылыбыздан китү сәбәпле, араларыбыз искәрмәстән генә өзелде дә куйды. Балачак хатирәләре исә, таң алдыннан күргән могҗизалы төш булып, күңел төбендә гомерлеккә уелып калды. Балачакны юксыну, аны сагынып искә төшерүне картаю билгесе диләр Бәлки шулайдыр. Тик ничек кенә булмасын, еллар үткән саен, еш кына туып-үскән җирләрне, туган туфракны, балалык дусларымны күрү теЯәге яңадан-яңа көч белән кузгала торды һәм әйтергә кирәк, уңайлырак чак туры килү белән, газиз туган ягым, балалык дусларым белән араны якынайту, дуслыкны яңарту чарасын күрдем. Уртанчы һәм иң кече Зәкиевлар белән очраштык, хәтта дуслашып киттек. Сирәкмирәк булса да. анда бер, елда бер дигәндәй, хат яки открытка алышып, хәтер яңартып торгандай итәбез. Әмма җан дустым, «язмышы тумыштан ук фаҗигале» яшьти Гази белән генә очрашырга туры килмәде. Туган-тумачалары, таныш-белеш- ләре әйтүенә караганда, ул үз тормышын кешечә кора алмаган, кара язмышка тап булган... Барысы да шул каһәр суккан сугышка бәйле. Имештер. Гази фронтта әсирлеккә төшкән, шунда фашистлар белән турыдан-туры хезмәттәшлек иткән Җитмәсә тагын, әлеге хәбәрнең кире каккысыз дәлилләр, хәтта рәсми документлар белән расланганлыгы турында өстәп куярга да онытмыйлар. Авыр, бик авыр булган иде миңа бу хакта ишетүе. Ә бит Гази мәктәптә укыганда безнең барыбызга караганда да зирәгрәк, акыллырак иде Нәкъ шул елларда, башлангыч сыйныфларда укыганда ук инде, аның авылыбызның иң сылу кызы Гөлүсә белән чын мәгънәсендә дус булуына ♦ без соклана, хәтта чак кына көнләшә дә идек. Аларны «кияү белән < кәләш» дип үртәсәләр дә, үсеп җиткәч, ниндидер сәбәпләр аркасында, g кавыша алмаулары турында да ишеткән идем. Дөрес, баштарак Гази яшьтием турында күңелләрне җилкендерерлек. £ сөенеп туймаслык хәбәрләр дә йөрде Мәсәлән, Газиның авыл яшьләре 5 арасында бик яшьли комсомолга керүе, ә инде колхозлашу елларында. ♦ нәкъ әтисе Хаҗи абый кебек, курку белмичә, кара көчләрнең өненә “ үк басып кереп, сыйнфый дошманнарны фаш итүе, шунда яралануы = турында берсеннән-берсе могҗизалы сүзләр ишетергә туры килде. Ә инде сугыш башланыр алдыннан Газиның Казанга килүе, рабфак- * ның әзерлек курсларында укып, медицина институты студенты булуы *- турында ишеткәч, башларым күккә тиярдәй булды. Мин Мәскәүдә укыдым. J Каникул көннәре җитеп. Казанга кайткач, балалык дустымны күрим * дип. мединститутка барганда, аның авылга кайтып киткән вакытына г туры килә идем Ә инде 1942 елның шыксыз кышында миңа аның, өченче курста укуын ташлап, үзе теләп фронтка киткәнлеге турында хәбәр иттеләр Шуннан соң мин: «Эшли алдымы икән ул Ватаны гафу итмәслек шундый җинаятьне?» — дип. еш кына икеләнү тулы уйларга бирелгәләдем Аннан соң күп еллар үтте, күп сулар акты. Тормышлар үзгәрде, буыннар алышынырга өлгерде Газины кабат күрә алуыма өметемне җуя башлаган идем инде. Әмма, гомуми реабилитация елларында аның каяндыр кайтып төшеп, район үзәге больницасында эшли башлавы турында ишеттем Ләкин әлеге хәбәрләр дә ничектер икеле-микеле иде. Берәүләре хәйраннарга калып кайда шулай оста хирург була алган, могҗизалар эшли дисә, икенчеләре бөтенләй киресен, тиле-миле кеше турында сүз алып баргандай, җыем тузга язмаганны сөйлиләр иде. Имештер, ул картаеп акылдан язган картлар белән мәш килә, аларны яшәртү турында хыяллана, хәтта бу турыда ниндидер «гыйльми трактатлар» яза... һәм менә, чирек гасырга якын вакыт үткәннән соң. бөтенләй уйлама- гандаюрамаганда. балачак дустым Гази белән очрашу мөмкинлеге чыгып тора бит. егетләр! Иртә-таңнан. беренче рейс самолеты белән мин. өлкә газетасының махсус корреспонденты буларак. Мәскәүдән һәм өлкә комитетыннан килгән вәкаләтле комиссия составында, мәшһүр Чулман якларына командировкага чыгып китәргә тиешмен Бөгелмәдән. «Татнефть» берләшмәсеннән килгән иптәшләр безне Чаллы аэропортында каршы алачаклар. Шулай сөйләшенгән. Ул вакытта әле даны бөтен җир шарында яңгыраячак КамАЗ да. Түбән Кама комбинатлары да юк иде. Татарстан АЭСы телгә дә кермәгән Аның каравы. «Икенче Баку» үзәге дип. республикабызның даны күкләргә ашып, борынгы Кама-дәрья буйларында да берсеннән-берсе бай нефть ятмалары ачылган көннәр иде. Әлеге комиссия дә. нәкъ менә шул яңа нефть ятмаларының киләчәген билгеләү, матди базасын тикшерү. Кама буенда да нефть һәм газ чыгару идарәсе төзү мәсьәләсен хәл итәргә дип килгән иде. Нефтьчеләр телендә «Бондюг ятмалары» дип аталган бай нефть чыганаклары әлеге комиссиядән соң «Прикам- нефть» идарәсе дип йөртелә башлады. Командировкамның бер атна чамасы сузыласын белгәч, чынга ашмас хыялларга бирелгән балачак дустым-яшьтием — Газины ничек тә булса күрергә тырышачакмын дип. күңелемә беркетеп тә куйдым. Вакыт сый- дыра-нитә калса. Чаллы пристаненнән унике генә чакрым ераклыктагы туган авылым Салаязга да сугылып чыгарга булдым Кызык, Гази танырмы икән мине? Ничегрәк каршы алыр ул? Хәер, каян килеп танысын ди инде Унөч-ундүрт яшьлек малай-шалайлар булып аерыл да, кырыктан узгач, чәчләрне чал суккач очраш, имеш! Гази белән дә очрашасымны уйлагач, дустымның әтисе, авылыбызның беренче большевигы Хаҗи абый белән булган фаҗигале хәлләр бөтен тулылыгы белән күз алдыма килде дә басты. Ай-Һай, хәвефле булган иде дә соң ул иртә! Кешеләрнең җанына шик-шөбһә салып, иң элек каравыл өе янындагы каланча чаңын суктылар. Авыл халкы чак кына аңга килеп: «Ут-күз чыккандыр, бүтән берни дә түгелдер!» — диеп өйләреннән атылышып чыкканда, кайберәүләр инде түбән очка, каравыл өенә таба чатыр-чотыр килеп чаба да башлаганнар иде. Кешеләр, ни булды, нәрсә бар дип, аңгы-миңге торган арада, урам уртасыннан йөгергән бер хатынның ачыргаланып: «Хараплар гына иткәннәр ич Комитет Хаҗиен үтергәннәр!..» — дип сөрән салуы барысын да өнсез итте. Авылда мәхшәр купты Хаҗи абый, орынып торган күршебез булу белән бергә, җан дустым Газиның әтисе дә бит әле. Шулай булгач, ничек инде мин генә ул гыйбрәтле хәлләрне күрмичә калырга тиеш ди. Әмма әни минем ниятемне шундук абайлап та алды «Юк, юк' Йөрисе юк. Аның карарлыгын калдырмаганнар ди. Югыйсә, төнлә күз алларыңнан китмәс, төшләреңә кереп газаплар. .»— дип. юлыма аркылы төште Шундук: «Ходаем ла! Андый фаҗигале үлемнәрне якыныңа түгел, дошманыңа да язмасын берүк!»—дип авыз эченнән генә дога укыган сыман сөйләнеп куйды. Аның әлеге шомлы сүзләре кызыксынуымны арттырды гына Мин өй артына чыккандай иттем дә. як-ягын яшь кычыткан сара башлаган иске читән аша сикереп, әйдә, элдерт кенә Совет йорты ягына! Мин барып җиткәндә, каравыл өе каршында мәхшәр иде инде. Җигүле ат янына ерып кермәле түгел: халык, халык! һәркем аһ та ваһ итә, һәркемнең йөзендә аптырау галәмәтләре Бер якта карчык- корчыклар, хатынкызлар җыелган Авызларын каплый төшеп, сүз саен диярлек «И-и, ходаем!» — дип, үзара мыдыр-мыдыр сөйләнәләр Мин, халык төркемен ера-ера. ир-ат җыелган якка юл тоттым. Анда югары оч Байтимере авылдашларыбыз арасына кереп алган да, кулын болгый- болгый, нидер сөйли — . Ишетәм, ат кешни Бер кешни бу, ике кешни Чыгып карасам, күрәм бикләнгән басу капкасы артында җигүле ат тора. Хуҗасы күренми Тукта, мин әйтәм, һич югында, капканы ачып, малкайны кертим Килеп җитеп, арбага күз салуым булды, аяк астында җир убылды да китте... Колагыма: «Кеше кадәр кешене дә шул хәлгә төшерерләр икән!.. Я-a ходай! Нинди кансызлык »— дигән сүзләр чагылса да, берни күрә алмадым Терсәкләрем белән этенгәләп-төртенгәләп алгарак үттем Кемдер, Совет өе кыегында эленеп торган кызыл әләмне алып, Хаҗи абый өстенә ябып куйган иде инде. Шулчак кара болыт сыман җыелган халык өстеннән көчле җил искәндәй булды. Кемдер «Әнә!.. Зәйтүнә үзе килә...»—дигән хәбәр салды Бераздан минем җан дустым Газины җитәкләгән, кечерәк Таҗины кулына күтәргән Зәйтүнә түти күренде. Халык, як-якка чигенеп, аларга юл бирде. Тирә юньдә янә борчулы пышылдашкан авазлар: «Кыяфәтен генә күр иңде мескенкәйнең. Өченчесе буенда бит И-и, бичара! .» Зәйтүнә түти арба янына җитеп туктагач, моңарчы мин һичкайчан да ишетмәгән тавыш белән, йөрәк итләрен телгәләп, аваз салды — Йа-а, раббым! Шулайлар итеп башкайларыңа җиттеләрмени?!. Үлепләр китим микәнни! һай-й, аллам!.. Балакайларым ла!. Шулайлар итеп гомер буена ятимлек азабы чигәрсез микәнни?.. Сынык канатлы ятимкәйләрем лә!.. Шул вакыт әллә нәрсә булды. Зәйтүнә түти кинәт кенә арба үрәчәсе өстенә сыгылып төште Кемдер аны, бөтенләй егылып китмәсен диптер инде, тотып калды Икенче берәве аның кулындагы баланы алды Ыгы-зыгы моның белән генә чикләнмәде. Ж.иргә үк шуып төшкән Зәйтүнә түтине як-яктан җитәкләп Совет өенә алып кереп киттеләр. Ул да булмады, ут капкан сыман итенеп һәм разбой салып, өрү-өшкерү, им- ♦ том белән шөгыльләнүче Мәгыйшә карчыкны чакыра башладылар. Болдырда Совет башлыгы, ярлылар ширкәте рәисе Бәһрам абзый | күренде Сыңар аяклы ул. Бер аягын кайда, ничек югалтканлыгы турында < төрле сүзләр йөри Дошманнары аны «ата бәлшәвик» дип тә. «коммун эте» ? дип тә атыйлар. Халык арасында исә Чатан Бәһрам дип тә, солдат 5 Бәһрам дип тә, бәлшәвик Бәһрам дип тә йөртәләр Иманы юлында ♦ бөтен дөньясында бер ялгызы калганда да чигенүне белә торган кеше “ түгел дип өстәргә дә онытмыйлар аның турында. = Өстендә ямаулы Шинель. Менә ул. агач аяклары белән идәннәрне и шакы-шокы китереп, баскычның алгы өлешенәрәк якынайды. Кискен 2 хәрәкәтләнеп, көрәктәй зур кулы белән башындагы бүреген йолкып н алды да, халыкны тынычланырга чакырып булса кирәк, бүрекле кулын J өскә күтәрде Бу минутта җилдә-кояшта янган озынчачандыр йөзе * ифрат та кырыс, эчкә баткан күзләрендә ут иде аның Шулчак Бәһрам s абыйның көчле тавышы һаваны ярды: — Ж.Ә-Ә. күрдегезме инде, җәмәгать! Иске, үлеп бара торган сыйныф капылт кына юл бирергә ашыкмый Юк-к, ашыкмый! Шундый юллар белән бәлки алар безне куркытырга тели торганнардыр? Юук-к, курык- мыйбыз! Аларның җан бирер алдыннан тыпырчынуларына без сафларыбызны тагын да ныгыту белән җавап кайтарачакбыз. Самодержавиене, капиталны җиңгән кеше өчен курку юк ул!..— Бәһрам абыйның йөрәккә төшәрдәй сүзләре тынып калган халык өстендә көчле яңгырый иде: — Бөтен аңлы гомерен изелгән халыкны азат итү өчен соңгы сулышына чаклы аяусыз көрәшкән, бөек пролетар революциясенең шанлы каһарманы арабыздан китеп барды. Нишләмәк кирәк, иптәшләр, авыр, бик авыр... Тик көрәш корбансыз булмый. Әмма Совет власте өчен, халык бәхете өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкән, газиз гомерләрен кызганмаган батырлар. фидаи җаннар, гасырлар буена онытылмас, аларның изге хатирәсе халык күңелендә мәңге яшәр! Халык хәтере — бөек нәрсә! Азатлык кояшы бөтен галәмне яктыртсын, иптәшләр!. Бәһрам абыйның тавышы тантаналы да, аяныч та иде. Шунда тагын көтелмәгән хәл булды: Совет өенең ярым ачык тәрәзәсе аша, аермачык булып, әле яңа гына туган баланың шәрран ярып чырылдап елап җибәргән тавышы ишетелде. Бу вакыйга барысына да аяз көнне күк күкрәгәндәй тәэсир итте. Бу — дустым Газиның нәни энесе Һадиның дөньяга аваз салуы иде. Хаҗи абыйны бары тик өченче көнне генә җирләделәр. Шунда мин үз гомеремдә беренче тапкыр җиз торбалар, көмеш быргыларның матәм маршы уйнавын һәм сафка тезелгән кызылармеецларның һавага төзәп мылтыктан атуларын ишеттем Бары тик берничә көн узгач кына мин «икмәк комиссары» дип исеме чыккан Хаҗи абыйның дошманнар тарафыннан ничегрәк итеп җәзалап үтерелүен белдем Явыз контрлар аның эчен ярып арыш тутырганнар Авыз-борын тирәләрендә дә кан белән арыш аралашып укмашкан иде дип сөйләделәр Арба төбенә түшәлгән юкә кабыгының буеннан- буена тигезле-тигезсез хәрефләр белән язылган сүзләрнең мәгънәсен дә' әйттеләр Дегет беләнме, кан катыш кара буяу беләнме: «Тыгын, бәлшәвик эте!..» — дип язылган булган икән. Әлеге фаҗигале хәлләрдән соң ике-өч ай да үтмәгәндер, дошманнарның кулга алынулары, пристаньле волость үзәге — Чаллыда суд булуы турында хәбәр таралды. Аннан соң инде өч кешенең атылырга, берничә кешенең сөргенгә хөкем ителүләре турындагы хәбәрне ишетте халык. Әмма сүзнең иң кәттәсен, иң хикмәтлесен, күңелемә мәңгегә онытылмаслык булып уелырлыгын чак кына соңрак ишеттем Имештер, им- том, күрәзәлек итү, багу ише нәрсәләр белән шөгыльләнүче Мәгыйшә карчык Газилар гаиләсендә зур фаҗига буласын, ә Газиның гомер буе зур афәтләр, газап-михнәтләр кичерәсен, атна-ун көн элек белгән икән Янәсе Гази, әтисе үтерелергә атна-ун көн кала, аҗаган балкышын күргән. Күргән дә, имеш, өенә йөгереп кайтып, әнисенә әйткән Мәгыйшә карчык та шунда булган. Им-томчы әби ишеткән дә: «Ай-һан, балакай, андый көфер сүзләрне авызыңнан җил ала күрсен берүк. Саташа күрмә, Газиулла балакай, бу вакытта, яз башында, нинди аҗаган булсын>,— дип әйтеп әйткән имештер.. Мин үзем җыен килде-китте ырым-шырымга, төрле хорафатларга ышана торганнардан түгел. Әмма Мәгыйшә карчыкның бик тә үтемле гыйбарәләр белән ныгытып әйткән әлеге сүзләре минем дә күңел түрендә, ниндидер юшкынга охшап, кара шом булып утырды да калды. Аҗаганның яз көннәрендә булмавын яхшы беләм Ул, гадәттә, җәй сынып көзгә авышкач, игеннәр җитлегә башлагач була. Халыкта аҗаганны «арыш камчысы» дигән сүз дә яши. Бу турыда хәтта җыр да бар: Арыш башак кыскан чакта Уйный диләр аҗаган.. Ул еллардан бирле күп гомерләр үтте Әмма, аҗаганның ялт-йолт килеп, күңел күген камчылаган әрсез, шыксыз-салкын балкышы, күзләремне чытырдап йомганда да, керфекләрем аша үтеп керә. Теләс;әм- теләмәсәм дә, андый чакларда, бичара дустым Гази ниләр кичерде икән дигән үй камчылый башлый. һәм менә чирек гасыр буе йөрәк түремдә йөрткән әлеге сорауга җавап табар вакыт якыная Бүген я иртәгә җан дустым — хыялый балачак дустым Гази белән очрашачакмын 2 Өйдә юраган юлда ярамый, дигән сүз хак булып чыкты. Бернәрсә дә мин дигәнчә булмады Гази эшләгән больницада да булдым, җан дустымны да күрдем, әмма: «Саумы, газиз дустым! Син дә бармыни әле бу фани дөньяда?!» — дип, кочагыма алып кысарга язмаган икән шул... Комиссия әгъзалары белән Казан аэропортында очраштык. Монда партия өлкә комитетының промышленность бүлеге мөдире һәм СССР нефть промышленносте министрлыгыннан килгән иптәштән тыш, Дәүләт план комитетыннан килгән кеше дә бар иде. Комиссия җитәкчесен Анатолий Степанович дип таныштырдылар Фамилиясе Кремнев. Таныштырганда ук: «Бу картлачка ни җитмәде икән? Пенсиясен алып, өендә генә утырса соң. — дигән фикер килде Чыннан да, Анатолий Степанович шактый өлкән яшьтә күренә. Сизелерлек юанайган, эре сөякле, салмак хәрәкәтле, әмма гаять дәрәҗәдә ачык йөзле, шат чырайлы бер кеше иде. Арабызда хатын-кыз да бар: Галина Николаевна Горцева. Аны КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Үзәк Статистика идарәсеннән диделәр. Ул да инде яшь түгел. Әмма килеш-килбәтенә, буй-сынына караганда, аңар бер дә үз яшен бирерлек түгел. Акыллы, үткен телле. Анатолий Степановичның күптәнге танышы булса кирәк. Гашыйк булган кешеләр сыман итенәләр- бер-берсенең һәр адымын, һәр хәрәкәтен күздән яздырмыйлар, берсе икенчесе өчен үләргә әзер кебек өф-өф итеп кенә торалар. Ләкин алар моны уен-көлкегә әверелдереп, ярым шаярып эшлиләр. Тик ничек кенә булмасын, бу ике кешене бик күп уртак хәлләр, уртак язмышлар һәм күп елларга сузылган дуслык жепләре бәйләгәнлеген сиземләве әллә ни кыен түгел иде. Мәскәүдән тагын ике иптәш бар. Болары урта яшьләрдә. Сүзгә ф кушылмыйча, Анатолий Степанович белән Галина Николаевна ягына х карап: «Ярар, ярар Теләгән кадәр юаныгыз, безнең эшебез юк»,— * дигәндәй, мөлаем генә елмаешып, читтән карап торалар. 5 Безгә унике генә урынлы махсус самолет бирделәр. Көннең рәте- * чираты юк Барыбер очтык Шактый вакыт болытлар арасында чайкалырга £ туры килде Бары тңк жиргә төшәр алдыннан гына, язгы авыр болыт- “ ларны ерткалап, яктылыкка чыктык. Сирәк-мирәк кенә баркаслар, бар- * жалар, кечерәк пароходлар күзгә чалынып калдылар о Бераздан безнең самолет өй түбәләренә тиярдәй булып астан гына * очып үтте дә тип-тигез мәйдан буйлап жилле генә йөгереп узды. £ Гостиницага урнаштырганнан соң.безне башта төркемнәргә бүлделәр, * аннары «вездеходларга» утыртып, объектларга алып чыгып киттеләр. £ Мин, күптәнгетанышым — «Татнефть» берләшмәсе начальнигы иптәш « Галиханов житәкчелек иткән төркем белән ярымутрауда урнашкан раз- « ведка буровоена барырга булдым. Көнозын сәяхәт иттек. Нинди юллар г гына үтәргә туры килмәде. Җитмәсә тагын көн дә бозылды. Күк йөзен авыр салмак болытлар каплап алды, бераздан инде пыскып кына, бик вәземләп, бик сеңдереп кенә, яңгыр сибәләргә кереште. Җилләп-жилләп, бик тырышып яуды ул. Караңгы төшеп, ут алгач кына якты, жылы гостиницабызга кайтып егылдык Арыпталып, тәмам хәлдән таеп кайтуыбызга да карамастан, безгә иркенләп, рәхәтләнеп ял итәргә язмаган икән. Комиссия житәкчесе Анатолий Степановичның Чаллы белән Түбән Кама арасында корыла торган үзәк нефть үткәргечне карарга барган җирендә кинәт кенә чирләп китүе һәм больницага салынуы мәгълүм булды. Без шунда ук больницага шалтыраттык. Галина Николаевна анда иде инде. Ул безгә борчылмаска, әллә ни хафаланмаска кушты. Анатолий Степановичта нибары гапгади сукыр эчәге пристубы гына булган. «Әгәр дә хәле жиңеләймәсә, операция ясаячаклар».— дип өстәп тә куйды. Больница дигән сүзне ишетү белән, кылт итеп: «Гази да шунда бит... Сыныкка сылтау дигәндәй, менә, очрашу өчен сәбәп тә булды. .»— дигән уй туды Гостиницада бергә туктаган иптәшләрнең, больницага барыр- гамы-бармаскамы дигәндәй икеләнеп торуларына карамыйча, киенә дә башладым. Больница дигән сүзне ишетү балән, кылт итеп: «Гази да шунда бит сорашып белгән идем Каманың текә яры өетендә, урман кебек куерып үскән карт тупыллар, йөзәр яшьлек тирәкләр ышыгында утыра ул. Урамга чыгу белән, әллә кире борылыйммы, дигән уй килде. Аяктан егардай булып зәһәр жил ыргый Көне буе тоташтан сибәләгән явым- төшем үзенекен иткән, адәм аяклана алмаслык пычрак. Үч иткән кебек, аякларны «тышаулап» ләпек урала. Туфлиләр шулкадәр авырайды, йолкып алыр хәл юк үзләрен Иртә якта, машиналарга төялеп сәяхәткә чыгып китәр алдыннан гына, теләгән кешеләргә резина итекләр тәкъдим йткәннәр иде, алмавыма хәзер үкенеп бетә алмадым. Ыргып ыргып жил бәрә. Вак яңгыр сибәли Үзе караңгы Бары тик өйләрнең тәрәзәләреннән төшкән тонык яктылык кына аяк асларын яктырткандай итә.. Ниһаять, якты тәрәзәле өйләр дә артта калдылар Бушлыкка килеп чыктым Монда жил тагын да яманрак булып котырына Чак кына сулдарак, текә яр астында, язгы ташуның шашкын гөрелтесенә охшап, Каманың уфтанулы сулкылдавы ишетелә. Чиксез зур дулкынлану белән атлап кердем мин больница бусагасын. Якты вестибюль. Ишек катында мине берьюлы ике хатын-кыз каршылады. Берсе мөлаем генә карчык. Йөзен жыерчыклар баскан Авыз тирәләре дә бөрешеп килгән, жыерчыклар бизәгән иреннәре кысылганнар, җөйләнгән яраны хәтерләтеп торалар. Чал кунган кашлары астыннан карап торган ярым тонык күзләре дә шактый чепиләнгәннәр Аның каравы дага кадәрле зур көмеш алкалары жылык-жылык килеп торалар. Ә икенчесе — бер карауда өнсез итәрлеге — яшь, күп дигәндә егерме җиделәр тирәсендә. Әйе. табигать юмартланса юмартлана белә, кочагы белән бирә Минем каршыда ба члены Зур кеше Ләкин бит чир алдында бар кешеләр дә бер... 2 Баш врач аңар әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде. £ — Аның каравы, дәвалаучылар бер түгел. Монда фәлсәфә сатып « торасы юк, аңлагансыздыр дип уйлыйм. £ Булат Хәнипович бүтән бер сүз дә әйтмәде. Бары тик: «Синең бе- « лән эш бетте»,— дигән кебек итеп, Газига яны белән басты да, берике адым алга таба хәрәкәт ясап, баядан бирле дәшми-тынмый гына басып торган хатын-кызларга мөрәҗәгать итте: — Дисә Зиннәтовна, тиз генә минем янга керегез әле... Сылу хатын, шундук җитез-җәһәт атлап китәргә җыенган сыман, алга таба өмсенеп куйды. Ул арада баш врач кабинетына таба юнәлә дә башлаган иде инде. Шул вакыт яңадан Газиның тавышы ишетелде. Ләкин бу юлы инде аның тавышы гади сөйләшүдән бигрәк күтәрелеп бәрелүгә, ачыргаланып кычкыруга, ничектер протест белдер угә охшаган иде. — Җитте! һич югында әйтегезче, зинһар Нәрсә дип шулкадәр каныктыгыз әле миңа? Нинди зыяным тиде соң минем Сезгә? Нинди гаебем бар минем? Кайчандыр булган гөнаһым өчен мин инде күптән җәзамны алдым. Җиттеме сезгә, юкмы, ниһаять!..— Гази, үткен хәнҗәр кадалгандай кискен хәрәкәтләнеп, ике куллап йөрәк турысын каплады. Аннары, башын тагын да ия төшеп, алга таба сөрлегеп куйды. Әмма аягында басып калды Шулчак әкрен генә башын калкытып, тонган күз карашын баш врачка текәде. Яман иде аның бу карашы, тетрәндергеч иде. Беравык зиһенен җыя алмаган кеше сыман сүзсез торды Гази. Аннары, «Шауламагыз, операция бара!» дип кисәткән кызыл утка күрсәтеп, әйтте: — Сез оныттыгыз ахры . Анда авыру ята. Хәле авыр Мин исә хәзер, теләгән тәкъдирдә дә, кулыма скальпель ала алмаячакмын. Мин үзем ярдәмгә мохтаҗ хәзер...— Гази, исерек кеше сыман чайкалып- сөрлегеп, уң яктагы ишекләрнең берсенә кереп юк булды Киеренке тынлыкны беренче булып апа кеше бозды: - һай-й, Булат улым...— диде ул, җыларга җыенган сыман итеп.— Туры сүзгә җан корбан дигәндәй, әйтми түзәр чамам юк. Кирәкмәс иде... һай-й, кирәкмәс иде! һич кенә дә башыма сыйдыра алмыйм, нәрсә булды соң Сезгә?.. Йөрәк тавышы белән кычкырды бит, бичаракай Яман нәрсә ул... Бәлки, кабинетыгызга чакырып алып үзенә генә аңлатырга кирәк булгандыр... Баш врачның ярсуы, ниһаять, тышка бәреп чыкты. - Юк-к, Гайния түти! Әгәр дә кодрәтемнән килсә, андыйларны кабинетыма түгел, больница ишеге аша да аяк атлатмас идем... Шул вакыт көтелмәгән хәл булды. Бая Булат Хәнипович мөрәҗәгать иткән сылу ханым, кызу-кызу атлап баш врач алдына килеп басты да » кискен хәрәкәт белән марлябитлеген йолкып алды. Зәһәр иде бу минут2 ,к у.*5 -Г7 та аның кыяфәтне Каш астыннан өздереп караган күзләре ут чәчә, борын яфраклары хәрәкәтләнә. — Эх-х, Сез!..—диде ул, кирәкле сүз таба алмыйча гаҗиз калган кеше сыман — Хирург Гази Хаҗиевичның сүзләрен мин дә кабатларга мәжбүрмен Анда операция өстәлендә — авыру! Сез аның турында оныттыгыз ахрысы Бу кадәресен мин дә көтмәгән идем Сездән. Эх-х, Сез!.. Сылу хатын кинәт кенә борылды да әле яңа гына Гази артыннан ябылган ишеккә таба юнәлде. Булат Хәнипович кинәт әмер биргән тонда кычкырып жибәрде: — Дисә!. Дисә Зиннәтовна!.. Иптәш Әнәсова! Сылу туктады. Баш врач, аңа таба бер-ике адым атлап, өстәде: — Операцияне Сез ясыйсыз. Хәзер үк керешегез!.. — Юк!— диде сылу хатын күзен дә йоммыйча.— Ассистентсыз алынмаячакмын. Уйламагыз да! Теләсәгез нишләтегез... Сүзем сүз, әмма Гази Хажиевичтан башка операционныйга аяк басмаячакмын... — Җүләрләнмә, Дисә! Нишләвең бу?.. — Гомумән, мин сезнең белән бүтән эшләмәячәкмен.. — Дисә, ни диюең бу?.. , Күз камаштырырлык сылу баш врачның соңгы сүзләрен колагына да элмәде, яңарак кына Гази кереп киткән ишек артында юк булды. Баш врач, өлкән яшьтәге апага таба борылып: туктатыгыз шуны, кире борыгыз! дигән сыман, куллары белән кискен хәрәкәтләр ясады. Алай гына эшне җайга сала алуына өметен өзде булса кирәк, жил-җил атлап, әлеге ишеккә таба юнәлде. Бары тик күз алдында кабынган мәгънәсез, ямьсез җәнҗалдан соң гына, мин бу кешеләр арасында гаять катлаулы, яман да четерекле мөнәсәбәтләр барлыгына төшенгәндәй булдым. 3 Гази больница баскычыннан исерек кеше кебек чайкала-чайкала төште. Җиргә аяк басу белән, кинәт авып китә язды. Таш җәелгән киң сукмак буйлап бераз сөрлегеп барды да карт тирәккә килеп сөялде. Зиһенендә бөтерелгән өермәле уйлар, күңелен айкаган ачы хисләр тәмам кешелектән чыгарды аны. Саф һавада да сулышы буыла, йөрәге кага, чигәсе суга, тәне кызыша, күкрәген, ниндидер биниһая авыр нәрсә басып тора, иркенләп сулыш алырга да бирми. Әле яңарак кына операция тәмамланды Аны Газиның беренче ярдәмчесе Дисә Зиннәтовна ясады. Яхшы ясады. Аның төгәл, җитез хәрәкәтләрен күреп, хирург канәгать калды, эченнән генә, хәтта, мактап та куйды. Шулчак ишектә, Газины өенә кадәр озатып куярга тиешле шофер Өлфәт күренде Биек баскычтан очып кына төште ул. — Әйдәгез. Гази абый,— диде ул, докторны култыклап. Берничә метрда гына торган машинага кадәр күтәреп диярлек алып барды Газины. Менә Гази өендә ята Кара тиргә батып, саташып-бастырылып ята ул. Капкан таблеткалары да, үз-үзенә ясаган уколлары да, әллә ни ярдәм итмәде. Эчендә тоташ ут кайный. Менә ничәнче тапкырлар инде, миңгерәүләнү дәрәҗәсенә җиткән башында: бу әрнү-сызлануларның бер чиге булырмы икән? дигән уй бөтерелә. Шулкадәрле утныялкынны бер генә йөрәк күтәрә аламы соң? Әле дә инде аның бер мәртәбә инфаркт кичергән җәрәхәтле йөрәге үз әгъзасы булудан бигрәк, көйрәп-ялкынланып торган ут йомгагын хәтерләтә иде. Юк, әллә ни озак газапланасы калмагандыр инде, тиздән, бик тиздән, йокыга талган сыман онытылыр да, каядыр төпсез упкынга очкандай, билгесез караңгылыкка китеп барыр... Тик менә шулай, япа-ялгыз үләрмен микәнни, дигән уй гына бәгырьләрен өтәли иде аның. Tuna илаР ЫННан шулай арып-алҗып, йокы белән өн арасында ята Гази. р -юнендә дөм караңгылык белән шомлы тынлык. Саф һава керсен xvn аЧЫП куелган тәрәзәдән шулчак мәет салкынлыгы иңгән шәрә У сузылып, аның кызышкан йөзенә кагылды һәм сыйпагандай итте. У хәл, йөрәген өтеп, бөтен рухын куырып алды Газиның. Бер мәл исен җыя алмый ятты. Урыныннан купкан йөрәгенең ярсып тибүе күкрәк авызын дөмбәсли башлады Гази үзен пәрдә сыман чайкалып торган куе томан эчендә йөзгәндәй хис итте. — Кем бар анда? Әмма Гази үз тавышын үзе ишетмәде. — Бу мин идем, Гази. — Кем син? — Гөлүсә... — Нинди Гөлүсә? Кайсы? Бу юлы әлеге тавыш үпкә белдергән сыман итеп, илереп әйтә салды: * — И-и, Гази, оныттың дамыни инде? Бу мин, Гөлүсә. Синең бергә уйнап үскән балачак дустың, яшьлек юлдашың, беренче мәхәббәтең ниһаять! Алай гынамы соң, ярәшкән кәләшең дә идем... Тик хатының булырга гына язмады. Шунысы һай-й үкенечкә калды ла!.. Әлегетавыш, соңгы сүзләренең ничегрәк тәэсир иткәнлеген ачыкларга теләгәндәй, бермәлгә тынып торды, аннары өстәде: — Тиздән, бик тиздән очрашачакбыз, Гази. Чак кына сабыр ит. Кавышу минутларын көтәргә озак калмады инде... Бары тик шунда гына Гази үзенең саташып ятуына төшенде. Ул да булмады, исенә килә алмас дәрәҗәдә гаҗизләнеп яткан сырхауның күз алдында, тавыш иясе үзе пәйда булды. Кәфенгә төренгән сыман ап-ак озын күлмәктән иде Гөлүсә. Үзе елмая. Соңгы тапкыр, моннан нәкъ чирек гасыр элек күргәндәгечә, акылдан шаштырырлык дәрәҗәдә сылу. Хәзер инде саташулы төшләрендә генә ишеткәләгән тавышы да нәкъ элеккеге— мөлаем-нәфис. Йөз чалымнары да күз алдында. Әрнү-сызлануларга түзә алмыйча, үлем белән якалашып урын өстендә яткан Гази, саташу халәтеннән ычкынып, ниһаять эзлекле фикер йөртә алыр хәлгә килде. «Уф-ф!» — дип, кул аркасы белән маңгаендагы эре тир бөрчекләрен сөртте. Беренче булып башына килгән фикер Гөлүсәнең тиздән, бик тиздән очрашырбыз, дигән сүзләре булды, һәм шундук, әй-йе, болайга китсә, чыннан да тиздән очрашырбыз, көтәргә озак калмагандыр, дигән уй чагылып китте. Күптән гүр иясе булган кешенең очрашырга чакыруын һәйбәткә юрамаганнарын яхшы белә иде Гази. Гомерлек үкенеч һәм үлгәнчегә кадәр төзәлмәс йөрәк ярасына әверелгән Гөлүсәнең менә шулай уй-хыялларында күзаллануына да бик риза иде Гази. Ни хикмәттер, теләсәтеләмәсә дә, Гөлүсәнең нәни чагы гәүдәләнә иде Газиның уенда. Бу — очрашуның гадәти булмаганына күрә шулайдыр, мөгаен. Әле дә хәтерендә, колак артларын, бит-иякләрен, .нәкъ чебен йөргән сыман итеп, кемнеңдер нәрсә беләндер кытыклавыннан уянып киткән иде Гази. Күзен ачса, ни күрсен: ул йоклаган сәке өстендә, нәкъ аның баш очында, арык тезләрен янәшә куеп, ямаулы күлмәк итәге белән каплаган, нәни бер кызчык утыра. Тыела алмыйча, бик канәгатьләнеп, бик рәхәтләнеп көлеп тә җибәрде үзе — көмеш кыңгырау чыңладымыни! Кулында әле яңарак кына Газины кытыклаган арыш саламы. Ә күзләре, күзләре тач күкбаш чәчәге — күксел-зәңгәр. — Син кем? — дип сорады Гази. Тыела алмыйча чың чәчеп көлгән кызчык, үзенең исемен атады: — Гөлүсә. — Каян килдең? Тезләре өстенә ияген куеп утырган кызчыкның, кем белән булса да сөйләшергә теләгәнлеге йөзенә чыккан Менә ул, һаман да әле елмайган көе кулларын чәбәкләп алды да тәтелдәргә кереште. — Ә мин сине беләм Әйе, беләм! Синең исемең Гази Шулай ич? Мин сине электән үк белә идем инде. Без әнә теге өйдә яшәгәндә үк белә идем...— Кызчык, кайчандыр күршеләр яшәгән, хәзер инде җиргә сеңәрдәй булып кыйшаеп, караңгы төшү белән, бала-чага күңеленә шом салып утырган ташландык йорт ягына ым какты. Шунда барысын да төшенде Гази. Аңынчы ике-өч көн генә элек булып узган бер вакыйга да күз алдына килде. Ямау эше белән утырган әнисе, тәрәзәгә күз салу белән, хәйран калырлык нәрсә күргәндәй: «һай-й, әнекәйгенәм!..— дип, чәчрәп урыныннан купкан да тәрәзәгә барып капланган иде — Шул ич, чәчрәпләр китим шул Эзсез-хәбәрсез юк булган Иргали ич Күр инде, исән икән ләбаса, күптән җирләнгән чутында йөртәләр иде ич үзен...»— дип, чөйдәге шәлен йолкып алган иде дә чыгып йөгергән иде. Үлгән саналып та, терелеп кайткан кешене күрү нияте белән, Гази да ян тәрәзә янына килде. Энесе Таҗи да аңа иярде. Киндер төпле кабык бишектә утырган нәни Һади да, кулларын сузгалап, нәрсәдер тәкелдәп, алар ягына тартылды. Күрде Гази, әнисе ишелеп төшәргә торган шыксыз өй катында басып торган солдат янына йөгереп килде Кочакларга җыенгандай итеп, хәтта җилкә-иңнәренә кагылып алды. Шунда ук каядыр алып китәргә теләгән сыман, солдатның шинель җиңнәренә ябышты. Бераздан солдат үзе дә керде. Әнисе исә, көтеп алган иң кадерле кунагын каршылагандай, күгәрченнәр булып кына гөрләмәде инде. — Әйдүк, әйдүк, Иргали күрше. Батыплар үләрмен димәсәң, әйдүк, түргә уз Менә бит, ә’ Шул тиклем гомерләр узгач янә очрашырбыз дип кемнәр уйлаган Ризык булгач, бер кайтасың икән аны Без бит, Иргали, ут күршеләр генә түгел, якын дуслар да идек. Ә хатының Гөлниса белән — ахирәтләр. Хаҗи абыең да үлепләр ярата иде үзеңне. Әйдүк, әйдүк, Иргали. Менә, мондарак уз .. — Хафаланма. Зәйтүнә апа, борчылма Мин дә менә, туган нигезгә баш иярмен дә иң әүвәл Хаҗи абыйның гаиләсенә керермен, дип күңелемә беркетеп куйган идем. Яз башында булып узган фаҗигале хәлләр турында Чаллыда, пароходтан төшкәчтен үк ишеттем . — Шулай язган булгандыр инде, Иргали күрше. Язганны күрмичә гүргә дә кереп булмай ди бит. Кая әле, күрше, чишенепләр утыр әле...— Зәйтүнә иң элек үзе җилкәсендәге шәлен салып чөйгә элде, аннары Иргалине чишенергә өндәп тинтерәтә башлады Хуҗабикәнең риясыз җылы, ихлас күңелдән кыставын абайлап алган солдат буйсынды, иң әүвәл биштәрен идәнгә шудырып төшерде. Бары тик шуннан соң гына баядан бирле малайларның күзләрен яндырып торган зур аеллы киң каешын чөйгә элде. Шинелен дә салып, гимнастеркадан гына калды. Өс- башы бөтен иде. Аягындагы күн итекләренә генә күз сал син, гомер туздыра алмассың. Җитмәсә тагын дагалылар, атлаган саен, шакы- шокы килеп торалар, идәннәр генә сыгылып кала. — Әйдүк. Иргали, түргә уз... Өйнең бөтен түрен иңләп-биләп алган сәке Аның өстендә кайчандыр ак булып та, хәзер инде төсен югалткан тула киез. Кече бүлмәне аерып торган такта аралыкка терәп куелган иске сандык өстендә ястык- мендәр, корама юрган, киезләр өелгән Шунда, сәке өстендә, берсеннән- берсе кечерәк өч бала. Солдатның шул якка карап торуын абайлап алган хуҗабикә. кискен борылыш ясап, сүзне балаларга күчерде. — Менә тормышымның терәкләре,— диде ана кеше, җәһәт кенә сәке янына килеп — Куанычларым да, юанычларым да шулар.— Сузылып кына бишектә утырганының аркасыннан сөеп алды, — Ә бу ташбашы — тумас борын ятим, дөнья күргәнче үк сыңар канат булып калганы. Әтисе харап булган көнне туды... Зәйтүнә, тагын бик әһәмиятле сүз әйтергә җыенгандай, бермәлгә тынып калды, әмма әйтәсе сүзен барыбер әйтте. — Синең дә, Иргали, әнә генәк, минем уртанчысы чамасында булыр, кызың бар . - Шунда тавышы калтыранып куйды, «иде» дип әйтергә теле бармады ахрысы Иргалинең дә йөзенә күләгә кунды. Көрсенгән сыман итеп әйтте. — Шулай дип ишеткән идем Тик менә, исәннәр микән соң?.. — Рухыңны сындырма. Иргали, шәт иншалла исән-иминнәрдер әле. Күңелем шулай тоя Синең бит үзеңне дә гүр иясе итеп сөйлиләр иде.— Янә сүзе өзелеп калды Әмма күпкә түгел — Ә менә әниеңә җеназа укылуына үзем шаһит. Узган каһәрле ачлык елның урталарында ярты авыл ♦ диярлек кырылды, шунда ул да китте... 5 Хуҗабикә, күңелсезлекләр турында сүзне дәвам итәргә теләмәгән * сыман, каячы. ашарга салып җибәрим әле дип. җәһәт кенә кече якка * кереп китте. Анда шаулатып самавырга су салганы, учак астына ут з төрткәне ишетелеп торды. Үзе һаман сөйләнүен белде. Иргали дә кул кушырып утырмады. Капчыгын алып килеп, аннан * ярты икмәк, ак янчыкка вакланып тутырылган шикәр чыгарып өстәлгә m куйды Балаларга берәр телем ипи белән берәр шакмак шикәр тоттырды. ° Бер үк вакыт әңгәмәне дәвам итәргә теләгәндәй, болай диде: « — Ничек соң. Зәйтүнә апа, тормыш алып барулары бик кыен түгелме, £ чыдар-түзәр чама бармы? * — И-и. күрше, син сорама, мин әйтмим, дигәндәй, такы-токы белән £ тартып-сузып, көн күреп яткан булабыз шунда. Ничек кирәк алай очын- s очка ялгагандай итәбез инде. Ии, Иргали, йорт башы да, йорт терәге дә « ир-ат икән Ансыз йорт-җирнең дә рәте китте, ачык та тишек, тәрәзә дә « ишек, дигәндәй, тормышкай нәкъ иске-сәләмә киемгә әверелә икән: аннан ертыла, моннан сүтелә! Ир-атсыз өйдә кояшлы көндә дә эңгер булыр димәсләр иде аны. — Ярдәм итәләрдер бит? Ни әйтсәң дә, Хаҗи абый авылның беренче большевигы иде. Совет власте дип башын салган кеше. — Ярдәм дип. юк инде ул. Мондыен кысынкы заманда кемгә генә ярдәм итеп бетерә алсыннар? Бөтен мир белән шундый хәл бит. Иргали. Аһ-зардан әнә бөтен ил иңрәпсыкрап тора. Аның бит акчасының да рәте-чираты китте, нәкъ чүпкә әверелде. Ике-өч кадак тоз алыйм дисәң дә, кибеткә берничә миллион тәңкә тотып барырга туры килә. Икмәкнең кадагы ике миллион тәңкәгә- җитте бит. адәм мәсхәрәсе. Тирә-юньнең байбәтчәләренә, мулла-мунтагайларына авыз чайкарга бик ярап куйды ул хәл. Әнә. Минһаҗ бай. бугазын киереп, нәрсә дип тора ди: Совет тәки вәгъдәсендә торды, иң актык хәерчене дә, нәкъ Әмрикә капиталисты сыман, «миллионер» итте, дип әйтеп әйтә. ди. Алар бит ил өстенә килгән афәтне, ачлык өянәге котырган чакны да халыкка үзләренчә аңлатырга маташтылар Имештер, бәлшәвикләргә, алласызларга иярү менә кая илтә! Хәзер дә җыен тузга язмаган коткы тараталар Әнә чын акча. Совет акчасы чыгарылган ди. Тик хәзергә әле күргәнебез генә юк Ниһаять, барын-югын әтмәлләп табын әзерләнде. Өстәлгә табагы белән, һәйбәтләп тозга ярып пешерелгән ярка-ярка ярмалы бәрәңге, бу бөркеп, моңлы көй сузып торган самавыр да килеп кунаклады. Озак утырдылар Сүз иярә сүз китеп, кемнәрне генә телгә алмадылар, бик күп исәннәрен дә, дөнья куйганнарын да хәтергә төшерделәр Әмма сүз нинди генә тыкрык-борылышларга кереп китмәсен, ахыр чиктә бүгенге -көнгә, узган елгы корылыкка, шуның нәтиҗәсендә туган ачлыкка кайтып кала иде Шунысына гаҗәпләнде Иргали: авырлыкларга түзәргә, тормыш сынаулары алдында бирешмәскә өйрәнгән хуҗабикә һич кенә дә зарланмады. әлеге фаҗигаларны ул ил өстенә килгән бәла дип саный иде. Зәйтүнәне тыңлаган саен, җанына ниндидер җиңеллек иңгәнен хис итте Иргали. Аның батыр-уңган хатын икәнлеген ул элек тә белә иде. Башта биана-биата белән шактый авыр гомер кичергәне беркемгә дә сер түгел иде. Хәзер менә итәк тутырып, берсеннән-берсе яшь өч бала белән тол калган Шуңа да карамастан, зарлану-шыңшуны белми, язмышына күптән инде күнеккән сыман итеп, әңгәмәдәшен үзе тынычландырырга. сабыр булырга өндәп утыра иде — Нишләмәк кирәк. Иргали күрше, үлгәннәр артыннан үлеп булмый Син дә хәсрәткайгыга бик бирешмә. Дүрт саның төгәл дигәндәй, сиңамы соң кайгырырга! Авылда да күтәреп каршы алырлар үзеңне. Син бит хәбәр-хәтерсез зимагурлыкта йөргән кеше түгел, Хажи абыең сүзләре белән әйтсәк, революция солдаты, кызылармеец! Бер дә борчылма, күрше, бар да рәтләнер, авыр чаклар узды инде, аллага шөкер Әнә илдә иминлек — үлмәбез шәт. Әти мәрхүм: сабыр төбе — сары алтын дия торган иде. Җыен тузга язмаган уйларыңны җилгә тузгыт, кем, Иргали Кара уйлар җанны да каралта ди. Шул инде, илгә килгән афәт иң элек ир-атка тия дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер Шул ук әти мәрхүм: «Адәм баласын дөнья шулай бөгеп тә, сындырып та сыный», — дияргә ярата иде. Бары рухыңны сындырма, кем белә, бәлки әле синекеләр дә исән-иминнәрдер дип әйтүем. Шушы гади гына сүзләр дә билгесезлектән әрнеп-сызган күңелгә җан өргән сыман тәэсир итте И-и, изге җан! дип уйлады Иргали Зәйтүнә турында. Кайгы-хәсрәт, тормыш зилзиләләре үзеңнең дә баштан ашкан ич. Хуҗабикә җиңнәрен, озынайтырга теләгәндәй, аска таба тарткалап куйды да, күршесенең чак кына тынычлануын тоемлагач, болай дип өстәп куясы итте: • . — Хәлләреңне бик аңлыйм, Иргали. Аңламаган кая ул! Яца-ялгыз калулары әҗәлдән дә битәррәк. Әмма өметеңне өзмә. Өмет үтерү — адәм үтерүгә тиң ди. Әйтәм бит, күңелемнең кай җире беләндер тоеп торам, исәннәр синең газизләрең, исәннәр!.. Иргалинең өметсезлек томаны каплаган күңеле чак кына яктырып киткәндәй булды. Шулай да ул хатыны белән баласының ниндирәк шартларда авылдан китүләре белән кызыксынып куюны кирәк тапты. Баштарак хуҗабикәдән рәтле-башлы сүз чыгар төсле түгел иде. Авыз ачып бер кәлимә сүз катканда ук, тавышы ничектер калтыранып куюы Иргалине янә пошаманга төшергән иде. Ахыр чиктә хуҗабикә, эчендә ут кайнаса да. түземлеген җыйды, күңеленә юшкын булып утырган хафалардан берьюлы арынырга теләгән сыман, барысын да ачыктан- ачык сөйләде дә бирде. — Узган каһәрле елның көзе иде шикелле. Әй-йе, көзе иде. Гелән күздә-кашта булып та көннәрнең берендә кинәт юк булды хатының Гөлниса. Бу хәл күңелгә шом салды. Тукта, мин әйтәм, хәерле хәл түгел бу. Ишеккә бардым, күрәм, эчтән бикле... Шуннан соң Зәйтүнә ниләр булганлыгын күз алдына китереп бастырырлык итеп түбәндәгеләрне бәян итте. Ишекне дөбердәтеп тә, җавап ала алмагач, ян тәрәзәгә килә. Аннан берни дә күрәлмагач, түр тәрәзәгә күчә. Шуңа күрә: сәке өстендә, яртылаш юрган ябынып, Гөлниса ята. Чалкан яткан күршесенең бары тик, мәетнекенә охшап, борыны гына очланып күренә. Янында бәләкәче—Гөлүсә. Тәрәзәне шакып карый. Тегеләр селкенми дә. Шунда Зәйтүнә, ду-чат килеп, күрше-күләнне аякка бастыра. Өйалдының салам түбәсен тишеп, ыргак белән иң әүвәл бастырыкны күтәреп, ишекне ачалар Керсәләр, тегеләр инде ярты мәет. Әмма суынырга өлгермәгәннәр. Шунда күрше-күлән бичараларны саклап калу чарасына керешә. Кемдер хәзрәтләрдән бер җамаяк сөт алып чыга, кайсыдыр күәс төбен чайкап алып керә. Тешләрен каерып ачып, көчләп эчерткәндәй итәләр Авызына сөт коелган нарасый, тончыга язып, үзенең ризасызлыгын белдереп, беренче ыңгырашып аваз сала. Зәйтүнә шул ук көнне Гөлнисаның туган апасына хәбәр юллый Хәбәр изге җанлы кешегә туры килә булса кирәк, икенче көнне үк Минниса ат җигеп килеп тә җитә. Как сөяккә калган Гөлниса белән баланы күтәреп алып чыгалар да, ястык түшәлгән арбага салып, алып китеп баралар. Әрнеп, өзгәләнеп сөйләвен Зәйтүнә: - И-и, бигрәкләр дә, бигрәкләр дә жәл булды инде,— дип түгәрәкләде. Бу сүзләрдән соң Иргали күңелендә: «Шәт, исәннәрдер...» дигән өмет чаткысы яна көч белән кабынды Шундук катгый карарга килеп, бүген үк гаиләсен эзли чыгарга әзерлеген әйтте. Әмма, алда кыш көтүен, ә өендә торырлык җай калмавын да өстәмичә булдыра алмады чыннан да, өенең өй диярлеге юк, хәзер үк инде эчендә җилләр уйнап тора, тәрәзәләре ватык, идәннәре алынган, баскычы җимерек, эчке ишеге хәтта сыңар күгәндә генә асылынып тора иде. Киң күңелле. ярдәмчел Зәйтүнә монда да җавапсыз калмады. Әгәренки тарсынмасагыз, баш-күз алгалаганчы, бездә торып ♦ торырсыз, һәр җәһәттән тигезлек булмаса да, бары бергә, югы уртак < дигәндәй, булган кадәресенә шөкерләр итебрәк яшәрбез. Минем әткәй: 5 күрше хакы — тәңре хакы, күршелек кардәшлектән дә өстен дияргә ярата < иде. Алай өметсезләнергә әллә ни урын юк. Сиңа да ярдәм итми калмаслар. £ Изге җан Зәйтүнә киңәш бирү белән генә дә чикләнмәде, бу олуг 5 эшне нәрсәдән башларга кирәклекне дә өйрәтте: «Туп-туры Ярлылар ♦ комитетына бар, ат-олау белән ярдәм итми калмаслар»,— диде. Шундук “ күршесен исенә китерергә теләгәндәй, Ярлылар комитетының рәисе Бәһ- = рам абзый булуын да, аның кайсыдыр яктан Иргалиләргә кардәш тиеш- S леген дә әйтүне кирәк тапты. £ — Менә ич, күрше, синең әле арка таянычы булырлык кешең дә бар. >- ВЦИК чыгарган махсус декрет нигезендә, авылларда Ярлылар комитетлары төзелүе турында Иргали белә иде инде. Шул комитетның х рәисе булып әнисе ягыннан чыбык очы тиешле Бәһрам җизнәсе сайлануы турында Ишеткәч, Иргалинең күңел түрендә пыскый башлаган өмет чаткысы тагын да яктыра төште. Иргали шулай итте дә. Иң әүвәл Бәһрам җизнәсен күрергә булды Юк, өенә бармады ул аның. Кыегына уңып беткән әләм эленгән, кайчандыр каравыл өе булган Совет йортына таба юнәлде. Хатын-кыз ягыннан туган тиешле булгангадыр инде, Иргали Бәһрам абыен элекэлектән якын итеп, үз итеп, «җизни» дип йөртә иде. Заманында Бәһрам җизнәсе чыннан да бик якын кеше иде. Башкача булуы мөмкин- мени? Иргалинең әтисе Нургали белән алар яшьтиләр генә түгел, хәтта 1904 елгы рус-япон сугышына да бергә алынганнар иде Шуннан Бәһрам җизнәсе уң аягын өздереп кайтты, ә Иргалинең әтисе бөтенләй юкка чыкты. Бер Иргали генә түгел, Бәһрамны бөтен авыл халкы ихтирам итә, башлы, булдыклы, зирәк акыл иясенә саный иде. Чыннан да, курку белмәс йөрәкле кеше иде ул. Гаделсезлек булса, урынсызга кимсетелгәннәр барысы да, хаклык эзләп, Бәһрам җизнәсе янына йөгерерләр иде. Хикмәте шунда, кемнең кем булуы белән санашып тормас иде. кара канга батканчы якалашыр, әмма үзенекен итәр, хаклыкны яклар иде. Иргали, шундый уйларга бирелеп, Совет өенә юнәлде. Бик күп вакыйгалар шаһиты — янгын каланчасы күләгәсенә елышып утырган каравыл өе дә нык үзгәргән, аскы бүрәнәләре сипләнеп, түбәсе тигезле- тигезсез такта белән яңартылган. Урам ягына чыгарып, бик үк яңадан булмаса да, уклау кебек шома, төз бүрәнәләрдән янкорма салынган. Аның тәрәзәләре дә үзгә: рамнары да зуррак, пыяла өлгеләре дә эрерәк. Иргали болдырга күтәрелде, әмма өй эченнән ишетелгән хатын- кызлар тавышына туктап, икеләнеп калды: керергәме, кермәскәме? Әмма шул чак ул берничә тамыр, алтымы-җидеме буын аша чыбык очы булган Бәһрам җизнәсенең тавышын абайлаган сыман булды. Тәкатьсезләнеп, ишекне каерып эчкә үтү өчен шул җитә калды. Аны күргәч, бүлмә эче тына төшкәндәй булды, хәтта түрдәге өстәл артында утырган Бәһрам җизнәсен чорнап алган хатын-кызларның бака туе да кинәт кырт өзелде. Ләкин озакка түгел. Иргалине танып алулары булды, янә барысы берьюлы телгә килде, берсенберсе уздырып янә базар ясап алдылар Күрешү, сәламләшү китте: — Ж.аныкайларым ла! Күрегезче зинһар... — Әнекәйгенәм лә! Кем' бу... Иргали түгелме соң?!. Шул ич!.. Ул арада Бәһрам җизнәсе дә урыныннан кубып, агач аягы белән идән такталарын санап, Иргали янына килде һәм: «Саумы, туганым!.. Исән-иминме?..» — дип солдатны кочагына алды. Хатын-кызлар гөрләпме гөрлиләр: — Я-a, ходай! Менә бит ә!.. Язган мал язын кайтыр диләрме әле?.. — Әйтмә дә! Әнисе генә күрә алмый калды...— Кайсыдыр тирән көрсенде, өзгәләнде, хәтта сыктап җылап җибәрде. Аңа икенче берәве шыңшу белән җавап кайтарды. Иргали белән күрешкәннән соң, өзелеп калган әңгәмә шактый вакыт үз ызанына төшә алмыйча газапланды Урынына барып утырган Бәһрам да очрашу тәэсиреннән чыгу әмәлен тапмагандай, һаман да әле авызын җыя алмый иде. Сүзләре дә кичерешләренә тәңгәл: күрдегезме, хатыннар, әнә нинди өрлектәй ир-егетләр кайта авылыбызга, болай булгач яшибез әле, яшибез... Сүз уңаенда күп нәрсәләрне төшенде Иргали. Монда гомер буе өсләренә юньле кием, тамакларына юньле ризык эләкмәгән,атсыз-тунсыз ярлы-ябагай гына түгел, ирсез калган, тормышны алып барырлык, җан сакларлык чамалары беткән фәкыйрь хатынкызлар җыелган икән. Үзләрен борчыган, кызыксындырган мең төрле сөальгә җавап табарга дип килгәннәр алар. Әнә, хатыннарның берсе ниндидер «налог» турында сүз кузгатты. Бәһрам җизнәсе шул бер сыңар сүздән барысын да аңлады. Хатыннар «Продналог» белән «Продразверстка», ни өчен икенчесенең беренчесе белән алыштырылуы, аларның аермасы нидәр гыйбарәт булуы белән кызыксыналар икән. — Аермасы аның шунда,— дип башлады Бәһрам, колак артын кашыштырып.— Продналог продразверсткага караганда күп ким. Продналог крестьянга үзеннән арткан икмәген сату мөмкинлеге тудыра... Бичарадан ничара хәленә төшкән хатын-кызларга янә бака туе ясап җибәрү өчен шул җитте: Я-a. хода! Син дә, Бәһрам агай, әйттең сүз! Илле алла, кырык мулла ярдәме белән анда бер түтәрәм, монда бер дисәтинә чәчкән без ярлы-ятимәләрдән икмәк арта димени инде! Я-a, ал-лам!.. Бер ач яңаклы, кечерәк кенә гәүдәле хатын барысының да уртак фикерен әйтте, ахры: - И-и. Бәһрам абзый! Быел язын ике таяк җир тары чәчеп калган идем Бүгенге көндә өйдә өреп очырырлык ризык заты юк.. Ничекләр итеп җан асрамак кирәк... Иргали, язын һәр хуҗалыкның, биләгән җиренә карап, чәчүлек орлыгы белән тәэмин ителүе, әмма узган яман ачлыктан тәмам өне алынган халыкның чәчү турында түгел, әлеге хатын әйтмешли, җан саклап калу ягын каравы, шуның нәтиҗәсендә күп кенә басуларның кысыр калуы турында ишетеп белә иде инде. Ә ел ифрат та матур килә, иген котырыпкаерылып уңа, чәчеп калган кешеләр ишеп, моңарчы күрелмәгән уңыш җыеп алалар.. Иргали Бәһрам җизнәсенә игътибар итте. Ул да бетешкән, төс куйган. Заманында сыңар кулы белән дага сындыра дип сөйлиләр иде аның турында. Хәер, хәзер дә әле сокланырлык зур гәүдә үзендә, нык бәдәнле кеше. Тамырлары бүртеп торган көрәктәй куллары әнә өстәл өстендә ята. Куе кашлары, эре яңак калканнары күпереп торган кара тутлы йөзендә егәр генә түгел, ихтыяр көче дә җитәрлек икәнлеген сиземләү авыр түгел иде. Тагын шул кадәресенә төшенде Иргали: кабыргасы белән куелган сорауларга җавап бирү Бәһрам җизнәсенә дә җиңел түгел. Бар, җавап биреп кара барлык сорауларга да! Вакыт дигән нәрсә берсеннән-берсе четерекле сорауларны бер-бер артлы куеп кына тора. Әнә, кайсыдыр яңа экономик политика турында сүз кузгатты, аның нәрсә икәнен аңлатып, төшендереп бирүне үтөнде. — Аның хикмәтеме?..— диде Бәһрам, үз-үзенә сорау биргән сыман итеп — Хикмәте шунда ул яңа экономик политиканың: яллы хезмәт, хосусый милек, һәм дә хосусый сәүдә рөхсәт ителә. Бу сүзләр ут өстендә ялкын гына булды. Янә берсе икенчесен уздырып тәтелдәргә, бака туе ясарга кереште хатыннар. Бигрәк тә әлеге дә баягы, бик фәкыйрь киенгән чандыр гәүдәле хатынның тавышы аерылып — Соң безнең газиз ирләребез шул хосусый милекне бетерик, юк итик дип каннарын коеп, башларын салдылар түгелмени?!. Нәрсә бу? ♦ Революцияне әлеге шул Минһаҗ байлар яңадан җилкәбезгә атланып < каныбызны эчсеннәр өчен ясадыкмыни соң?!. Әнә, яңадан такта яру, | май заводлары калкып чыкты, яңа тегермән салып җибәрде, һаман < да шул Минһаҗ байга бил бөгү, аның колы булып яшәү. Көз керүгә, 5 көнлектән уракка йөрдек, соңрак җитенен йолыктык, күлгә баса-киндерен 3 батырдык. Күкрәккә җиткән боздай суга кереп, киндер көлтәләрен ♦ чыгардык, киптердек, аннан килеп бер караңгыдан икенче караңгыга “ тиклем талкыйбыз Кыш кердеме, янә Минһаҗ байга барып тез чүгү— = айлар буе ындыр сугу. Үзе әнә күләгәсен дә күрсәтми. Байлыгын о кая куярга белмичә, калада хур кызлары белән кәеф-сафа корып ята 2 ди. Элек-электән халыкның җелеген суырды, хәзер дә каныбызны эчә...— н Чандыр хатынның бу сүзләрендә рәнҗү-иңрәү авазлары да бар иде. Бәһрам урыныннан күтәрелеп: * — Чак кына сабыр, хатыннар,— дияргә мәҗбүр булды.— Дөрес j аңлагыз. Бу — бичарадан ничара дип кенә ясалган адым Илебезнең хәлен үзегез беләсез. Башта империалистик сугыш, аннан килеп, Октябрь революциясе... Янә дә килеп, әле һаман дәвам иткән гражданнар сугышы. Халык хуҗалыгы тәмам чыгырыннан чыккан, ачлыкялангачлык хөкем сөрә, шуның өстенә тиф ише авырулар, чалгы белән чапкан кебек, кешеләрне кыра. Аннан килеп, ваба үләте мал-туарның тетмәсен тетте. Бүгенге көндә байлык кемдә? Акча кемдә? Шул ук Минһаҗ байлар кулында. Менә шуларның акчасы, байлыгы белән илне торгынлыктан чыгарып булмасмы икән дип күрелгән чара бу. Ягъни, тын алу өчен генә, вакытлыча гына чигенүебез Партия шулай аңлата. Шул чак хатыннарның берсе, тирән көрсенеп: — Кайчан да булса кешечә яшәргә язганмы соң безгә?..— дип ачынып, йөрәге иңрәве белән әйтеп ташлады. — Яшәрбез, хатыннар, яшәрбез! Менә әйткән иде диярсез, тормышыбыз карапсокланып туймаслык булачак. Чөнки илгә-җиргә үзебез хуҗа хәзер. Балаларыбызның өсте бөтен, тамаклары тук булыр Без әле аларга җәннәткә тиң тормыш бүләк итәчәкбез Хатын-кызлар таралып, икәүдән-икәү генә калгач, Бәһрам җизнәсе белән Иргали кабат күрешкәндәй, хис уртаклашкандай иттеләр, хәл- әхвәл сораштылар... Аннары Иргали бернинди хәзерлексез-нисез, сүзне үзенең гаиләсе турында башлап җибәрде. «Хәтта, җәмәгатемнең исәнме-түгелме икәнлеген дә белмисең бит»,— дип, чак кына үпкәсен дә белдергән сыман итте. , * Бәһрам җизнәсе дә бу турыда иртәме-соңмы барыбер сүз кузгалачагын көткән кебек, Иргалине башта тын гына, бүлдермичә генә тыңлады, аннары бөтен хакыйкатьне ике-өч авыз сүз белән ачты да салды. Әнисен үтә зәхмәтле узган елны җирләгәннәр. Иргали солдат хезмәтенә киткәч туган кыз баланы һәм аның анасы Гөлнисаны ярым үле хәлләрендә туган якларына алып киткәннәр булса кирәк. Шунда Бәһрам җизнәсе, сүзне икенчегә борырга теләгән сыман, искәрмәстән генә: — Фиркалеме?— дип сорап куйды — Керергә вакыт тимәде...— диде Иргали бер дә исе китмәгән кыяфәт белән Әмма шундук акланырга теләгән сыман, солдат юлларының нәкъ чәбәләнгән йомгак кебек булуы, иртәгәсен язмыш кая илтеп ташлаячагын да белмәгән чаклары турында гәп сата башлады Әүвәл Австрия фронтында булган. Окопларда революцияне каршылаган. Бер нинди икеләнүсез Кызыл Армиягә язылган Шуннан башланган да инде Иргалинең Россияне аркылыга да, буйга да гизүләре. Кайларга гына илтеп ташламый аны язмыш, кайларда гына булырга туры килми. Аеруча хәтердә калганы, әлбәттә, Петроградта хезмәт итү. Казармалары Петропавловск крепостенда була. Баштарак Монет дво- рын, Смольныйны саклыйлар Әмма әлеге тыныч тормыш озакка сузылмый, аларны янә фронтка, бу юлы инде Юденичка каршы алып чыгып китәләр. Англ ия-Америка интервенциясе башлангач, инде ничәмә тапкырлар әҗәлнең күзенә караган солдат Иргали Миргалиев хезмәт иткән полкны төньякка озаталар Архангельскины азат итү өчен барган каты сугышларның берсендә ул беренче тапкыр яралана. Ярасы әллә ни хәтәр бул- маганлыктан, хәрәкәттәге армиядә кала. Дошманнан тартып алынган азык-төлек, кием-салымны һәм башка төрле кирәкяракларны үзәк Россиягә озату эшләрендә катнаша. Аннан янә көньякка кайта. Иргалигә Латвия, Литва җирләрендә дә булырга туры килә. Польша чикләренә барып чыга. Бер заман Азов диңгезе буена җибәрәләр Керчь, Краснодар, Ростов-Дон шәһәрләре тирәсендәге сугышларда катнаша. Аннан соң Әзербайҗан, Грузия, Әр- манстан җирләрен дошманнан арындьгру бәрелешләрендә катнаша. Бары тик 1922 елның җәендә генә Баку аша пароходта Рыбинск шәһәренә юл тота. Бер төркем кызылармеецлардан торган каравыл отряды белән азык-төлек баржасын озата бара Иргали Рыбинск каласына якынлашып килгәндә, баржага зур гына бер банда һөҗүм ясый. Кискен сугышта Иргали каты яралана: бандит хәнҗәре аның сул як җилкәсен актарып ташлый Рыбинск шәһәре госпиталендә дәвалана Иргали. Инде савыгам, туган якларыма кайтам дип кенә торганда, тиф авыруы белән яңадан аяктан егыла Иргалинең биштәрендә, Рыбинск каласында берничә ай дәвалануының якты бер ядкаре булып, көмеш кружка саклана. Анда: «Красному воину 158-го стрелкового полка И. Н. Миргалиеву от Рыбинского пролетариата», дигән сүзләр язылган. — Менә, Бәһрам җизни, шундыерак хикмәтләр күрде газиз башкайлар,— дип. Иргали сүзен түгәрәкләп куйды. — Әй-йе! Чыннан да күпне күргәнсең, күпне кичергәнсең. Хәер, киткәнеңә дә шактый вакыт үткән иде шул инде. Сугышка озатылганнан соң бер ярты ел чамасы уздымы икән, синең анда ниндидер медаль белән бүләкләнүең турында хәбәр килеп төшкән иде кебек... — Бүләге дә булды, Бәһрам җизни, кыр суды белән үлем җәзасына хөкем ителү дә булды.. — Шулай да партия сафына керү ягын кайгыртасың калган,— диде Бәһрам җизнәсе, чак кына үзенең ризасызлыгын белдергән сыман итеп —Синең ише акны карадан аера белә торган, дөнья күргән, ил гизгән кешеләр җитенкерәми бездә. Кайтуың турында ишетү белән: әһә-ә, продкомиссар Хаҗины алыштырырлык кеше табылды, бер арбага ике тәртә булырбыз ичмаса, мин әйтәм — Ләкин Бәһрам шундук төзәтенгән кебек итеп болай'дип өстәде: — Ничава! Әллә ни зарар юк. Монда кабул итәрбез. Безгә синең ише кан койган революция солдатлары, менә болай кирәк.— Бәһрам җизнәсе кул сырты белән муенына сызып күрсәтте. Бәһрам ага Чаллы волость Советының, мөһерләре белән ныгытылган документ барлыгы турында әйтте. Анда авылларда партиянең беренче ячейкаларын төзү турында махсус боерылган икән Бәһрамның тел төбеннән тагын шул кадәресен бик анык аңлады Иргали: жизнәсенен белеме шактый сай, бу яңа эштә тәҗрибәсе чамалы. киңәш-фәлән сорар кеше дә юк. Күп кенә мәсьәләләрдә каушап- югалып кала, яки бөтенләй бутала. Үч иткәндәй, һәрнәрсә ул көткәннән дә катлаулырак, хәл итәсе мәсьәләләр чамадан тыш авырлар. Байларга, үдәгәрләргә контрибуция салганда, ялгышкан чаклары да булгалаган аҗәп тә түгел. Мәсәлән, түләүләр салганда, кулакны урта хәлледән и ек аерырга. Салымнан коткарылырга тиеш булган ярлыларны, фә ынрьләрне ннчек билгеләргә? Бар. белербелмәс борын тыгылып кара! Китереп кыса башлагач, аның хәлле дигәне дә, нәкъ кәлтә еланы кебек, Жиде төрле кыяфәткә керә, унҗидегә бөтерелә... Шуның өстенә, әнә, яңа ♦ экономик политикага аркаланып, капиталистик элементлар канат җәя, < «Искегә кайтабыз . » — дип төкерек чәчәләр, халык арасында Советка з каршы коткы тараталар. < Сүз иярә сүз китеп, Бәһрам җизнәсе яңадан ил өстенә килгән мең £ төрле сынаулар, афәтләр турында сөйләп китте. Соңгы чиккә җитеп « талчыккан халыкның аһзарыннан бөтен Рәчәй иңрәп-сыкрап тора дип * башлады ул сүзен. Ярдәм үк булмаса да, һич югы берәр төрле киңәш өмет итеп килгән “ Иргалинең ахыр чиктә түземлеге төкәнде, Бәһрам җизнәсенең сүзен урта £ бер җирендә диярлек бүлеп: кайтуын кайттым да, хәзер нишләрмен икән * соң мин? — дип, үз хәсрәтен, үз ихтыяҗын кыстырып куйды. һәрчак кеше өчен җаны фида булып, кешегә ярты җанын бүлеп s бирергә әзер торган олы җанлы, изге күңелле Бәһрам җизнәсен алышты- « рып куйганнармыни, туганының бу аһ оруына әллә ни игътибар да ит- г мәде сыман, гади нәрсә турында әңгәмә алып барган кебек, болай диде: — Нишлисең ди инде, Иргали туганкай, безнең эш билгеле: башлары иелгән, изелгән, кимсетелгәннәрне яклап, җиң сызганып, изге көрәшкә керешәсең. Язмыш безгә шундый даулы-шаулы. ялкынлы, дәһшәтле чор бүләк иткән икән, берни белән дә санашмыйча, үз-үзеңне аямыйча көрәшүдән башка чара калмый... — Минем, Бәһрам җизни, күреп торасың, йорт-җирнең дә карар җире калмаган Идән-сәкесе, түшәм-матчасы юк дигәндәй. Тегесе янә күзен дә йоммады — Хәзергә миндә торып торырсың. Өем терәүле булса да, берәр кышка шәт чыдар. Иргали тагын бер гозерен әйтте. — Аннары, ат табышырга ярдәм итсәң иде икән, Бәһрам җизни Җәмәгатемне барлап кайтмакчы идем — Юлга кайчанрак чыгарга ният? — Хет бүген. , — Ат мәсьәләсен чамаларбыз. Бедкомның бер түгел, ике аты бар барын Тик икесенең 6epqe кул астында юк. Җирән байтал яраланды. Мин бит әле волость җир комиссиясе әгъзасы да. Шуннан кайтканда. Коры елга әрәмәлегендә саклап торганнар. Пуля сыртын тишеп үткән. Икенче атны Чаллыга соратып алдылар Өяз ревкомыннан килгән вәкилне йөртә. Яңадай талаш, яңадан ызгыш, кулакларда булган артык икмәкне табу һәм тартып алу өчен, янә кызыл гвардеецлардан продотрядлар төзелә — Сүз белән мавыгып киткән Бәһрам, урыныннан кубып, агач аягы белән идәнне шакы-шокы китереп, тузан кубарып, ишекле- түрле йөренеп алды. Өстәле янына килеп туктагач янә башлады: — Менә шулай яшәп ятыш, Иргали туганкай! Революция ул, күргәнеңчә, иске җәмгыятьне җимереп, яңа дөнья тудырган көч кенә түгел, бик күпләр өчен кемнәрнең кем булуын сыный торган нәрсә дә Тормыш безгә, күреп торасын, җиңел язмыш билгеләмәгән. Так что, без күргәннәр ике-өч буынга җитәрлек булды... Иргали, күңелендә ниндидер ризасызлык тууын һәм шул хәлнең торган саен көчәйгәннән-көчәя баруын тойды. «Бу ни бу? — дип уйлады ул _ Бәһрам җизнәсе әллә аны алты ел буена уйнап йөргән дип уйлый- ‘ мы? Нәрсәгә дип акыл сата ул? Шул ук азатлык, бәйсезлек дип, көн дә диярлек үлем белән якалашкан һәм, ниһаять, кан койган революция солдаты түгелмени соң Иргали? Ул да хаклык өчен җан аямый көрәште түгелме соң?!.» Иргали үзенең торган саен ярсый, яңак итен чәйни башлавын сизенде Шунда ул Бәһрам жизнәсенең сүзен урта бер җирендә бүлеп диярлек янә үзенең әнисе, гаиләсе турында сүз башлап, үзенең үпкәсен белдерде: — Неужели чак кына ярдәм итеп саклап калырга чамагыз булмады шуларны?. — дип ярды да салды ул. Шушындый ифрат та яман гаепләү сүзен дә жиңеллек белән кабул итте Бәһрам жизнәсе Күтәрелеп бәрелү түгел, тавышын да үзгәртмәде хәтта. Бик гади нәрсә турында гәп алып барган сыман, болай диде: — Юк, Иргали туганкай, булмады. Ачлык афәтенең, ачлык өрәгенең иң мәрхәмәтсез, сөякле куллары белән халык бугазын чытырдатып буган чагы иде. Икмәкне ашау түгел, аңа карау белән генә дә күздән яшь чәчрәп чыга торган чак иде.— Авыр итеп көрсенеп куйды да дәвам итте.— Бер синең әниең генә түгел, минем хатыным — Кәримә жиңгәң дә шул ачлык афәтеннән дөнья куйды Хәтта, продкомиссар Хажиның әнкәсе дә ачтан үлде. Мин тиешен яшәдем инде дип, үз өлешен берсеннәнберсе бәләкәч оныкларына каптыра торган булган, бичара. Ә бит күршегез Хажи абыеңның кулында, еш кына олавы-олавы белән ашлык булыр иде. Соңгы очрашуыбызда бугай, әйткән сүзләре бүгендәй хәтердә: «Юлым авылыбыз аша узасы булса, Салаязга кермичә әйләнеп үтәм. Каршыма әниемнең ачка кибеккән, өрәккә охшап саргайган, хәлсезләнүдән җилдә тибрәлеп торган гәүдәсен күрсәм, тәки түзмәм, капчык авызын чишеп, тәки алъяпкычы алдына берәр кушуч бөртек салырга мәжбүр булырмын, дип курыктым»,— дигән иде. Кулда күтәреп йөрерлек кеше иде, мәрхүм Менә шундый большевик иде ул. Андыйларны замандашлар гына түгел, киләчәк буыннар да онытмас... Шул вакыт ишекне жилле генә ачып, ыспай гына гәүдәле бер яшь хатын килеп керде. Иргалинең йөрәге дерт итеп куйды. Әлеге хатынның хәрәкәтләрендә, хәтта төсбит чалымнарында, хатыны Гөлнисаның чалымнарын күргәндәй булды. Ул арада хатын тартынып-ятсынып тормады, шатлыклы-куанычлы елмаеп, туптуры Иргалигә таба юнәлде һәм: — Исән-сау гына кайтып җиттеңме, Иргали абый? — дип, күрешү «чен кулын сузды. Бу искәрмәгән хәлдән Иргалинең чак кына югалып-каушап калуын чамалаган Бәһрам жизнәсе аңа ярдәмгә килде. — Син нәрсә, Иргали туганкай, әллә танымадыңмы? Безнең Хәят ич бу. Фәхри күршенең кызы «Прапорщик Фәхри» дип тә йөртәләр иде әле үзен Хәят, авылның партия ячейкасы әгъзасы булу белән беррәттән, бердәнбер мөгаллимәсе дә. избачы да икән әле. Революциянең $иш еллыгын билгеләп үтәргә хәзерлек барган бу көннәрдә аңа мәшәкать аеруча күп икән Уен эшмени, гасырлар буе иренең олтаны астында, шәригать богауларыннан иңрәгән, якты көн күрмичә ирексез гомер сөргән татар хатыннарының хөррияткә чыгуларына биш ел тула бит! һичнигә бирешмичә, сыгылмыйча, бернинди кыенлыклар алдында да югалыпкаушап калмый торган хатын икән Хәят. Мәсәлән, узган елда мең газап белән күп көч сарыф итеп ачкан мәктәпне, укуның беренче көннәрендә үк ябарга туры килгән Аның урынына балалар йорты оештырылган. Дөрес, авылдагы балаларның бер өлешен, бигрәк тә әтисез- әнисез калганнарын, пароходлар белән Рәсәйнең туграк өлкәләренә озатырга туры килгән. — Инде бөтенләй бетәбез икән дип кенә торганда, дөнья пролетариаты ярдәм кулын сузды.— Бәһрам абзый бу сүзләрне эчке бер горурлык белән әйтте.— Беренче булып хәлебезгә керүче Америка эшчеләре берләшмәсе иде. Шулай итеп кыш башларында ук Совет ашханәләре, туклану пунктлары ачылды — җан асрар чама туды. Бәһрамi җизнәсе сылу хатынның уңган сыйфатларын тезгән арада, ргали дә Хәятнең балкыш иңгән сөйкемле йөзенә, килешле буй-сынына карап чынлап торып сокланды Аның йөреше-торышы гына түгел, үзен иркен, бер үк вакытта ифрат та ягымлы тота белүе сокландырды Иргалине Кием-салымнарына тикле үзенә төс биреп тора бит аның. Аягында озын кунычлы ап-ак тула оек белән тирән резин галош иде ♦ Ул арада Хәят ячейка утырышларының төнгә кадәр сузылуларыннан < зарлана башлады. — Ниндидер бәдбәхет кичә тагын каршыма чыкты,— диде ул. Бәһрам бу хәбәрне бик тыныч кабул итте, һәм шунда, Хәяттән гайре ? Иргалигә дә әйткән сыман: 5 — Тыныч яшәү безнең төшкә генә керергә язгандыр инде,—диде. ♦ Ж.ан талаш, мәрхәмәтсез көрәш, дәвам итү генә түгел, отыры көчәя, “ отыры кискенләшә бара. Ләкин без теләсә нинди дошман белән сугы- х шырга, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә әзер булырга тиешбез. С Үзең беләсең, көрәшсез бәхет юк, алга барусыз җиңү юк. Сыйнфый дош- £ маннарның. мең төрле контрларның мәкерле ниятләре белән атлаган н саен очрашып торабыз. * Әмма Хәят әлеге вакыйганы сөйләп бирүне кирәк дип тапты ахрысы, * Ул кайтырга чыга. Ут-фәлән күренми. Бары тик кайдадыр арткы урам- g нарның берсендә генә яман улап эт өрә. Хәят тыкрыкка борыла. Шул вакыт, кычыткан баскан читән буеннан, бер күләгә калкып чыга. Хәят, ул тирәдән тизрәк шылыйм әле дип, адымнарын кызулата. Арттан ияргән ир-ат та калышмый. Хәят йөгерә үк башлый. Эзәрлекләүче дә дөп-дөп атлап якынлашканнан-якынлаша. Ниһаять, капка. Өйалды баскычы. Хәят җил кебек атылып өйалдына керә дә, үзе артыннан җәһәт кенә ишекне ябып, көч-хәл белән бастырыкны төшерергә өлгерә. Шул вакыт ниндидер бер авыр нәрсәнең гөрселдәп ишеккә килеп бәрелүе төнге тынлыкны боза. Кемнеңдер: «Коммун себеркесе. . Өстерәлчек... Барыбер яшәтмибез...» — дип янаган тавышы ишетелә. Иртәгесен чыгып караса, ни күрсен, ишек тактасында бизмән тимере эзе! Ишектә элек-электән ялкаулык һәм фәкыйрьлекләре белән даны чыккан, «Үшән» кушаматы тагылган нәселдән Халәп күренде. Өс- башы ташка үлчим: ямау өстенә ямау чәпәлгән кыска кайры тун, чите камалы мескен бүрек, төбе асылынып торган ычкырлы киндер ыштан. Аягында, кайчандыр ак булып та, хәзер инде лимон сарылыгы, янә тагын күп төрле төсләр иңгән тула оек белән чабата. Чабатасының да бер сыңары «мыек» җибәргән. Аның каравы кыяфәт бик эШлекле, горур, түш кабарынкы, баш чөелгән. Иргали белән дә: _ Абау, күземә күренәме әллә?! Былтыр үлгән карга быел башын калкыткан, диләрме әле? Син дә исән икән ич,—дип, эре генә исәнләште. Иргали дә: — Женазамны укырга иртәрәк ашыккансыз,—дип җавап кайтарды. — Партиядәме? — диде Халәп. Бер дә харап, тавышы һавалы, мәгърур! — Юк. Өлгермәдем. — Как так? Шул заман эчендәме? Сүзгә Хәят кушылды: — Зарары юк. Иргали абый кебек тормыш сынаулары үткән кеше бездән әллә ни ерак китә алмас.. Халәп аны кырт кисте. _ Какуй-такуй ерак китү?!.— дигән булды ул хәйранга калган кеше сыман итеп — Дөньякүләм революция булырга торганда, кызылармеец башы белән ни көтеп яткан ул?.. Халәпнең бар кыяфәтендә, үз-үзен тотышында: менә күр, кем идек, кем булдык, дигән нәрсә чагыла иде. Бәһрам абзыйның өстәле янына да бик эре кыяфәт белән узды, тезен-тезгә атландырып, бүреген салып тезе өстенә чәпәп куйды. Бу минутта борын яфраклары күпергән, сулышын еш-еш ала, тикмәгә генә йөрмәгәнлеге йөзенә чыккан иде аның. — Бәһрам ага, Хәят, үзара гына сөйләшеп аласы бар иде... Иргали аның яшьрәк чагында да ярпачланырга яратучы вакчыл бер адәм икәнлеген белә иде. Әмма бу мизгелдә Халәпнең гыжылдап чыккан карлыккан һәм чак кына тыңкыш тавышы әллә нишләтеп жибәрде аны — Юкка хафаланма, әйт әйтер сүзеңне.— диде Бәһрам жизнәсе тыныч кына.— Иргали ул күптән үз кеше, тугыз дәрья суы эчкән, ничәмә-ничә ил кичкән фронтовик. Халәпнең үз тугызы тугыз: — Мин ячейка әгъзалары белән генә дип әйтмәкче идем... Иргали күңел төбеннән актарылып кайнап күтәрелә башлаган яман хис якынаюын тойды Ах-х, беткән жан! Мәхлук жан! Әжәткана! Хәтер саклыйм дип тә уйламый бит. кабахәт! Әмма Иргали ярсырга ярамавын, вакланмаска кирәклекне шунда ук абайлап алды. — Нәрсә, мине ят элементка санамыйсыңдыр ич?.. Халәпнең жавабы әзер. — Шту син! Алай димәдем ич — Шулай да ирәеп өстәп куюны кирәк тапты ахрысы: — Бары тик партия Уставының төгәл үтәлүен генә таләп итәм мин... Гарьләнде Иргали. Бу минутта ул үзен читкә тибәрелгән кеше сыман хис итте. Әллә үзәгенә житкерерлек. үтерерлек итеп берәр сүз әйтимме икән? дип уйланды. Яңак итен чәйни башлавын үзе дә сизми иде Иргали. Юк. сабыр итим, түзим дип күпме генә тырышса да. булдыра алмады, әйтте. Моның ише әрсез алабайларга сыя ул дип уйлагандыр инде. — Бу балак бете шулай башка ук мендемени инде?..— диде Иргали, ачы бер көлемсерәү беләи — Әтәч булып кычкыра башлаган дип әйтүем. Үшән Халәп корт чаккандай чәчрәп урыныннан ук торды. Көлсу йөзе тагын да төссезләнә төште. Күзләреннән утлар чәчеп яный ук башлады. — Әй. син! Авызыңны чамалабрак ач. яме. Югыйсә күрсәтермен мин сиңа балак бетен! Баганага сәлам бирерлек итәрмен! Туже миңа, кызылармеец! Миңа калса, сине без бары тик ләгънәт царизмның, падишаһ әгъзам хәзрәтләренең турылыклы колысолдаты дип кенә беләбез Шул тугры хезмәтләрең өчен көмеш медаль алуың да безгә сер түгел. Авылдан киткәнеңә дә жиде былтыр Кем булып кайткансыңдыр бит әле, анысын бер шайтан үзе белә.. — Очынма! — Иргалинең тавышы хәрби команда сыманрак яңгырады: — Синең ише бушбугазларны гына күп күргән мин. Шулай көтмәгәндә-искәрмәгәндә ут чәчеп, буран уйнатып әйтешә дә башладылар Бу хәлне күреп, Бәһрам абзый да урыныннан күтәрелергә һәм араларына керергә мәжбүр булды. — Ипләп, ипләп кенә! Ниткән хәл бу? Нәрсә бүлешә алмыйсыз? Җитте сезгә! — Бәһрам агай иң әүвәл Халәпне элеп алды.— Син нәрсә, ә? Нишләвең бу? Тегесе дә чытырдап тора. — Ә ул нәрсә? Вәт. понимаешь! Кайтып житмәс борын бугазга баса Мыскыл итә... Иргали дә. усал-мәкерле елмаеп, жавабын кайтарды. — Дөреслекне әйтү — мыскыл итү була алмый. — Мин дә кеше бит. — Анысын да исбат итәсе бар әле. Бәһрам агай, күзләрен ямьсезләндереп. Халәпне кысрыклавын белде — Иң элек син минем соравыма жавап бир. Сиңа бөтен ячейка исеменнән сөйләргә кем рөхсәт бирде соң әле? Иң элек шул сорауга жавап бир. Әй-йе! Халәп тә төшеп калганнардан түгел. — Миңа ни булган ди? Нишләгән соң әле мин? —диде ул кашын- үзен җимереп — Саклык, уяулык дигән нәрсә көн тәртибеннән төште дәмени инде, ә? Үзен үк ике сүзнең берендә: сак-уяу булырга өйрәтә партия дисең ич — Халәп, Иргали ягына яман караш ташлап, янә кан катырырлык сүз ташлады: — Болайга киткәч, ничек кайтканын, нинди уйлар белән кайтканын иртәгә үк тикшерттерәчәкмен мин аның. * Иргали, һәрнәрсәдән өметен өзгән кеше кебек, Халәп утырган якка < кулын селтәде дә, ишеккә таба юнәлде. Ишек шундый көч белән ябыл- J ды Т.РР®3® пыялалары зыңгылдап, түшәмнән комнар коелды. Шушы юк кына нәрсә дә Иргалине тәмам кешелектән чыгарды. £ Бушап калган күңеленә шыксыз елан сыман, ниндидер салкынлык үрлә- « де. Башында төрле килдекитте уйлар хәрәкәтләнде. «Менә бит эт йөз,— * дип уйлады ул,— тәки йөрәкне урыныннан кузгатты. Хәл-әхвәл сорашу о юк, киңәш итү юк., тот та кешене, чит-ят иткәндәй, эткәл итөрткәли башла ® имеш Нәрсә күреп шул тикле көдрәя ул? Кыланышларына егылыплар и үләрсең, һич тә чик-чамасы юк. Узындырганнар, ирәйткәннәр хашәпне .» * Ай-Һай ла ямансу, түзә алмаслык авыр иде бу минутта Иргалигә. *- Ярсуы бераз басыла төшкәч, аеграк акыл беЛән уйлый алыр хәлгә кил- s гәч нигә, нигә дип шул йолкыш белән телгә килдем соң әле дип, и-и үкенде * дә соң Иргали, и угаланды, үзен кая куярга белмәде. s Шундый уйларга бирелеп атлый торгач, янә туган нигезе янына килеп чыкканын сизми дә калган Иргали Кичке эңгер иңеп килгәнгәме, бу тирәләр хәзер тагын да шыксызрак, тагын да яманрак булып күренә. Каралтыларның эзе дә калмаган Базы ишелгән. Ул урыннарда котырып кычыткан, әрекмән, шайтан таягы үскән, як-ягын йодрыкйодрык чәчәкле чәнечкеле меңьяшәр баскан Чак кына арырак, буш яткан бакча, чүп баскан җир. Шул яктан, елга буеннан, ләм, бака ефәге исе тарала. Иргали, сәҗдәгә чүккән сыман, тәмам җиргә чүмәшкән өйгә якынрак килде. Тирәюньгә карарга имәнгеч, һәрнәрсә череп-муртаеп кара көйгән, һәрнәрсә күңел кайтаргыч, тәрәзәләренә аркылы-торкылы каккан такталарга кадәр тузып, коелып беткән. Черепукмашып тирескә әверелгән салам түбә дә урыны-урыны белән эчкә савылып төшкән Нәзек бастырыклар янгыннан калган кисәүләр сыман өзгәләнеп ята. Тал чыбыктан үреп ясалган читән өйалдының балчыгы күптән инде коелып беткән. Рәт-рәт булып тезелешкән кабыгы купкан нәзер-нечкә читән агачлары, читтән караганда, үләксә кабыргаларын хәтерләтәләр иде. Шулай да ишектәге тутыгып беткән йозагы исән. Ничек алып китмәгәннәр диген син аны! Баскыч урынына салган иләмсез зур яссы таш та үз урынында. Ул да, инде күптән кеше аягы җылысын тоймаганлыктан, мүкләнеп беткән. Гомумән, өйнең яшәрлеге калмаган. Агач юнәтеп сип- ләтеп-яңартырлык та түгел бит ичмаса Әле кайчан гына монда, бик үк җитенкедән булмаса да, тигез тормыш хөкем сөрә иде. Газиз әнисе, солдатка чакырылганчы өч кенә ай яшәп калган хәләл хатыны Соңрак бар да бетте. Күзләреннән кан- яшь агызып елап калган әнисе юк, беренче тапкыр: «Сиңа әйтәм, буемда бар >_ дип пышылдап калган Гөлнисаның да язмышлары билгеле түгел. И-и. шәфкатьсез дөнья, аяусыз тормыш, мәрхәмәтсез язмыш _ Йнде нишләп карарга? Ат сорап, кая барып бәрелергә, кая сугылырга, кемгә кагылырга? — дип, башын иеп, үз-үзенә биргән сорауларга җавап таба алмыйча дөньялардан китеп торганда, Иргалинең каршы- сында, алар очы мәхәлләсе хуҗасы — Гыйззәт хәзрәт пәйда булды. * Бәрәкалла! Иргали күрше димме? Сөбханалла, син ич! —дип беренче булып ул сүз катты. Бу көтелмәгән очрашудан чак кына каушап, югалып калган сыман булды Иргали Хикмәт шунда; ничек итеп мөрәҗәгать итәргә? Хәзрәт дипме, тәкъсир дияргәме? Бәлки заманча: Гыйззәт абзый, дип атаргадыр Тәвәккәлләп телгә килде Иргали: _ Мин, мин. хәзрәт' Әссәламегаләйкем, тәкъсир!.. — Вәгаләйкем әссәлам, кем, Иргали күрше. Баянак, ахшам намазына килгән картларның берсе шулай дип тора иде шул. һай-й алла, менә бит, ә! Кайтыр юлларың киселмәсә, җыяр тәгамнәрең, эчәр суларың тартса, бер әйләнеп кайтасың икән аны. Ә бит инде синең турыда тегенди-мондый хәбәрләр дә ишетелгәләгән иде. Әһ-һе-е! _ Иргали дә үз чиратында, хәзрәтне күрергә теләве, юл капчыгында атап хәзерләнгән кечкенә генә бүләге булуы турында да әйтте. Сүз уңаенда мәрхүмә әнисен телгә алды, аны ничегрәк җирләүләрен сорап куйды. Хәзрәтнең дә теле ачылды. — Әниең мәрхүмәнең урыны оҗмах түреннән була күрсен берүк, түшәктә чирләп озак ятмады Ил карчыгы дип, җиренә җиткереп, ясинын чыгып, гүргә иңдердек. Шулай итеп башкалар белән беррэ’тэн дәфен кы- лынды. Барысы да үз күзәтчелегемдә башкарылды Ул яктан, ходайга шөкер, ил алдында да, дин алдында да намусым пакь. Үлем алдында, кем, Иргали, барыбыз да тигез, барыбыз да көчсез Көне-сәгате җиткәч, барыбыз да шунда булачак. Ил өстеннән афәт-зилзилә узган елны, ай- һай ла үлем-җитем күп булды, ярты авыл кырылды Ачлык — җир йөзендә иң зур, иң каһәрле афәт димәсләр иде аны. Шуңа да карамастан, күмүчеләрен дә үзем барладым, үзем билгеләдем. Башка авылларда, әнә, мәетләрне аннан-моннан гына кара туфрак белән томалау яки бөтенләй җир өстендә калдыру очраклары булган икән дигән сүзләр йөрде. Этләр авызыннан адәм әгъзалары тартып алу кебек яман хәлләр дә булгалаган дип сөйләделәр. Алла сакласын, алла сакласын! Ул яктан бездә, ходайга шөкер, бар да шәригать кушканЧ’а булды, һәр мәет бөтен шартларын китереп, кабере кызыл балчыкка кадәр җиткерелеп, җир куенына тапшырылды Халыкның рәхмәте чиксез булды — Бу сүзләрне әйткәндә, хәзрәтнең тавышы йомшарып кына калмыйча, изрәткеч бер көйләүгә күчте. Ул янә дә тигез, колакка ятышлы тавыш белән дәвам итте.— Ә инде, кем, Иргали, әниеңнең кабере кайдалыгын белергә теләсәң, ай-һай ла, күрсәтүче табылырмы икән?! Авылның ике мәхәлләсенең берсендә, биш вакыт намазның берсен калдырмый үтәп барган мәчет картларының, авыл диндарларының күпчелеге хәзер үзләре гүр ияләре. Шулчак хәзрәт, Иргали ягына сынаулы караш ташлап, искәрмәстән генә аның сәяси хәле турында сорап куйды бәлшәвикме, түгелме? Иргалинең, хәзрәтчә әйтсәк: «бәлшәвик» булырга өлгерә алмавы турында ишеткәч, йөзе ачылып китте сыман, ул хәтта: «Бәрәкалла!» — дип, уң кулы белән, очлаеп килгән чал сакалын сыпыргалап куйды. — Күңелемнең кай җире беләндер, шулайдыр дип уйлаган идем аны Атаң яхшы кеше иде, бабаң пәйгамбәр өммәтенә алыштыргысыз, анаң изге җан, үзең дә бик тәүфыйкълы булып үстең, һәм дә шундый булып калырга ходай кушсын берүк. Югыйсә бит адәм баласы илдән-җир- дән, диннән-мәчеттән аерылдымы, төрле вәсвәсәгә бирелүчән була. Менә әйткән иде диярсең, синең ул бәлшәвиклеккә язылмавың, бәлки әле мәслихәтрәк тә булыр. Югыйсә заманалар бозылды, илдән иминлек качты, кая карама — талаш-ызгыш, җәбер-золым. Кешеләрдә сабырлык дигән изге көч сынды Болайга китсә, тагын да зуррак хафаларга төшүебез, әллә нинди яман хәлләргә юлыгуыбыз бик ихтимал Тәкъдир әманәте дигән нәрсә, аңа турылыклылык дигән нәрсә бетте. Боларның барысы да хәерчелекнең, тормышның артка китүенең башы Гомумән, кешене рәнҗетү җүнлелеккә илтми ул. Хәзрәт тагын әллә никадәрле изге сүзләр тезде. Бакый дөнья, хак тәгалә турында да вәгазь укыштыргандай итте, һәм шунда Иргалине кабат күздән кичерде дә өенә керергә, ризык-тәгамнән авыз итеп чыгарга чакырды — Әйдә, кем, Иргали күрше, керик, күз күргән, бер сукмак таптаган кешебез. Үзең мөсафир кеше, солдат кеше, әйдә, тукланып чык, аш иясенә дә савап булыр. Hunin тТ,ӘТНел нхлас күңелдән, бнк тә үз итеп чакыруы Иргалине әллә % ‘- бәрДе Заманында халык арасында Гыйззәт хәзрәтне «Усал пог>Р йөрделәр Ник йөрмәсен ди! Аты дисә — аты юк, чәчү орлыгы дисә — s анысы юк. Паена-иманасына чәчәр өчен совет биргән орлыгын тартты да я ашады... * Бу сүзләрдә өлешчә хаклык та бардыр кебек тоелды Иргалигә. Әллә шушы уй тууы, әллә башка нәрсә сәбәп булды, ул. хәзрәтнең йөзенә туп- туры карап, искәрмәстән генә болай дип сорау биреп куйды: — Әллә бик җәберлиләрме?.. Хәленә кергән сыман әйтелгән бу сүзләр үзенекен итте. Кинәт мескенләнеп калган өй хуҗасы, капылт кына җавап бирергә ашыкмады, бары тик йөзен чытты да, тәмам өметсезлеккә бирелгән кеше кебек, билгесез бер якка кулын гына селтәде. — И-и, кем, Иргали улым, ходай тәгалә үзе шаһит, җәберләү генә- ме соң, тәкатемә, җан бәгыремә тияләр. Хак тәгаләдән әҗәл теләргә генә калды инде,— дип көйләп-вәзенләп сайрарга кереште хәзрәт,— Бер тамчы хәрәм кермәгән мал-мөлкәтемә тиюләре бер хәл. Хәер, анысы да жәл. Мал — бәгырь ите димәсләр иде аны. Әмма хода гамәленә тел-теш тидерүләре, динне мәсхәрәләүләре җанны каһәрли. Тәңре каргышы төшәр дип тә уйламыйлар бит Аның адәм рәтле кешесе золым-җәбер кылса бер хәер иде. Юк бит! Авылның иң затсыз гыйбады, браматы, хәерче әрвахы шулай кылана Ии,.адәм тәганәсе, нәгъләт яугыры! Михнәт та- тыту өчен яратылгандыр ул иблис токымы. Бигрәкләр дә каныга шул, якты көн күрсәтми. Иргали, өй хуҗасын бүлеп, сүзнең кем турында баруы белән кызыксынды. — Кем булсын ди инде! Соң шул адәм рәтенә керә алмаган, иманы качкан бер адәми зат, аяклы каза бар бит инде,— дип дәвам итте кызган- нан-кыза барган хәзрәт — Соң, теге... Үшән Халәп турында әйтүем Шул зобаный. шул хәсис мине контр дип сөйләнеп йөргән имеш. Теле кор- гыры' Менә’ аш өсте, шулай дигән ди. Казанның карасы, яманның бәласе йогар ди. Сон, хода бәндәсе, каян килеп мин контр булыйм ди?!. И-и, зобаный! Бөтен авыл шаһит гелән хак тәгалә эше белән мәшгульмен. Үзең үк ишетерсең әле Беркөн очратып: хата уйлыйсың, кем, бер дә риза-бәхил түгелмен дип караган идем дә, кая ул, колагына да элми. Ул кадәрле әктиф. ягъни сәвит куштаны булдым дигәч тә, кешегә шул тиклем золымлык кылырга, рәнҗетергә димәгәндер. Әдәп юк. низам юк. Жаны җәһәннәмгә олаккыры Каһәр иңгере! Дөньялар шундый бәндәләр кулына калыр микәнни? Замана бүреләр кулына күчсә, кешеләр эткә әверелер ди китап — Хәзрәт, саксызлык беләнрәк ычкынган сүзләренең Иргалигә ничегрәк тәэсир итүен сиздермичә генә абайлап алды да төзәтенгән сыман өстәде: — Кеше усаллыктан тәм таба башладымы, бетте, аннан да яман нәрсә юк фани дөньяда Бөтен ил бәддога укыячагын көт тә тор шул җүнсезләргә. Кеше күңеленә ут булып керсәң, көл булып чыгарсың ди. Чәнечке чәчсәң — инә урырсың дип тә әйтәләр тагын. Этлек белән игелек тә, изгелек тә эшләп булмый. Елларның казалы килүенә дә, тормышыбызның пыран-заран килүенә дә шул имансызлар гына гаепле.— Хәзрәт, тагын да тынычлана төшеп, болай дип өстәде: — Менә, кем, Иргали күрше, шулай ул. Кулыннан эш килгән түгел, ә тамак җырта белгән җыен әтрәк-әләм хуҗа хәзер. Әмма дә ләкин бер хакыйкать бар: кеше рәнҗетү җүнлегә илтми. Кеше каргышы җирдә ятмый дигәннәр борынгылар»’ Минем ише хәлсез-көчсезләрне бугазлап, нинди ямь таба торганнардыр Әйткән иде диярсең менә, алла орачак әле үзләрен... Тәүбәәстәгъфирулла, әйттем исә кайттым! Янә каргый, яный башлавын бик тиз абайлап алды хәзрәт һәм бөтенләй кайтып төшкән бер кыяфәткә кереп, халыкның явызлыгыннан һәм комсызлыгыннан, хөсетлегеннән зарлана башлады. — Азынды халык, бозылды. Иман байлыгы турында онытты. Дөнья малы кирәк хәзер кешегә. Мал-мөлкәтнең нинди юл белән керүендә эше юк хәзер аның. Тормышка ашмас өметләр белән яши башлады хәзер кеше Яман чир бу Жил биргәнне җил алыр дигән борынгылар, һич югында, шул изге әманәт булырлык сүзләрне истән чыгармаска кирәк иде. Кешегә изгелек кылырга өйрәнергә кирәк Шул җитенкерәми. Кеше гомере — искән җил ди. Бу фани дөньяга мәңгегә килмәгәнбез, иман байлыгы турында уйларга кирәк иде кана. Шул турыда ешрак исебезгә төшергәләсәк, бер-беребезгә карата бу кадәр мәрхәмәтсез дә булмас идек без. Иргали Гыйззәт хәзрәтнең моң-зарын тыңласа дв тыңлады, тың- ламаса да тыңлады Солдатка каралганчы ук инде ул аның кем икәнлеген, нәрсәгә сәләтле булуын яхшы белә иде Хәзер дә күп кенә мәсьәләләрдә хәзрәт белән килешмәсә дә, каршы төшеп, сүз көрәштереп, бәхәс кузгатып маташмады Аның үзенеке үзенә җиткән иде бу мизгелдә. Шунлыктан Иргали өй хуҗасының сүзләрен җөпләп утырудан узмады. Кунакта. ризыкташ булып утыруын да онытмаска кирәк иде Иргали стенага эленгән җиз телле зур сәгатькә күз төшереп алды Вакыт соң иде инде Шунда ул чынаягын каплады да, сый-хөрмәт өчен мең-мең рәхмәтләрен әйтеп, кушкуллап битен сыпыргандай итте. Хәзрәт тә артык кыстамады Тезләре өстендә яткан сөлгесен бер читкә алып куйды да, оеган аякларын язганда ах-вах килеп, сәкедән төшә башлады — Кара әле, кем, мелла, баядан бирле сорарга ниятләнеп торам, кайда туктадың соң син? Кунарга кемгә кердең диюем? Өеңнең рәте- чираты калмаган, төртеп ишәсе генә бар үзен. Ходай сакласын, ишелеп- нитеп бала-чаганы, килеп елышкан мал-туарны имгәтүе бар Киртә- читәне юк. — Хәзрәт аякларына киез-ката киеп алды,— Ни өчен әйтәм әле, әгәренки сөйләшенгән кешең булмаса, бүгенгә бездә генә кунып чыгарсың Әй-йе!.. Иргали мәсьәләнең бу ягы турында бөтенләй уйламаган иде. Жанын ярып бирердәй булып торса да, ялгыз яшәгән Зәйтүнә күршесенә керүе дә кыен бит әле. Шунлыктан, иртәгә барысын да берьюлы хәл итәрмен дип, кабат рәхмәтләр әйтеп, Иргали Гыйззәт хәзрәтләрдә кунарга калды Урын хәстәрләгәнче һава алыштырып керик дип, җиләк-җимеш бакчасы буендагы эскәмиягә чыгып утырдылар Көзге төн караңгы иде Аййолдызлар да күренми, күк йөзен тоташтан авыр болытлар каплаган Тирә-юньне пәрәвез кебек йөзгә-биткә килеп сарылучан дымлы томан чорнаган Тынлык Бары тик кайдадыр тыкрык башында кое сиртмәсе шыгырдый да иренеп кенә эт өргән тавыш ишетелеп куйгалый. Хәзрәтнең әле һаман да сүзе бетмәгән булган икән. •— Бар да һәйбәт булыр, кем, Иргали туган. Тик башкалар котырта дип шайтан вәсвәсәсенә бирелә күрмә. Күңелем тоя, тора-бара тормышларыбыз рәтләнеп ңитәр төсле. Әнә заманалар иске юлына төшәргә чама- КҮЙЛҺ/— Г Ме С0Н ~ Хәзрәт бик зур сер әйткән кебек итеп, сорау биреп ПАП иП кем - мелла, минем туганнан-туган Минһаҗеттинне белә- KVIIT ДСНЛ * Е Белгәнсеңдер, билгеле Калада ул хәзер Казанның үзендә. ү ән түгел генә шул кайтып киткән иде Монда утары бар аның. Үзе л да селкетми Бик үткен приказчигы бар. шуның аша гына эш йөртә ндә кунакта чакта шул Минһаҗеттин болайрак дип тора иде Тор- * мышлар. имештер, яңадан кәсеп нтә белүчеләр кулына күчеп бара. Ленин < оулып Ленин шул хакыйкатькә төшенгән ди хәзер Сәүдә эше белән әнә | сәүдәгәрләр шөгыльләнсен дип әйтеп әйткән ди. Әйтеп кенә дә калмаган, * сатуалу эшенә пулный слабуда биргән ди Күрәләтә торып Рәчәй тиклем £ Нәчәине хәерчелеккә, бөлгенлеккә төшерергә — Ленинның башына тай « типмәгән бит дип торды. Минһаҗеттинне әйтәм әле. бәлшәвикләрнең * сату-алуга рөхсәте чыкканнан соң. ай-һай ла канатларын җәйде. Казан- о ның үзендә генә дә яңадан ике-өч зур кибет ачып җибәргән 5 Хәзрәт, бу өлкәдә белдеклелеген күрсәтергә теләгәндәй, үтемле гый- « барәләр белән ныгытып, сәүдә турында үзенчә фәлсәфә дә сатып алган * дай итте. £ — Сәүдә дә сәүдә дибез. Нәрсә соң ул сәүдә? Кара акылым белән « аңлавымча, сәүдә — батырлык, тәвәккәллек, тапкырлык сорый торган, о Мөхәммәт пәйгамбәрдән калган изге һәм игелекле шөгыльдер. Шуның £ өстенә, сәүдә — аралашу дигән сүз. Ә аралашу ул — гыйбрәт алу. яңару, үсеш, ниһаять Бәлшәвикләр моны аңламыйлар дисеңме? Бар. аңламас лар! Әнә, Минһаҗеттин нәрсә дип тора, дәрт иткән кешегә — рәхим ит — юл ачык ди. Үземчә мин болай уйлыйм, хәрам кермәгән кәсепнең бернинди дә гөнаһысы юк: алла каршында да, сәвит каршында да, — Гыйззәт хәзрәт, җаен туры китереп, янә ярым пышылдап, кыстырып куйды: — Халык арасында, әнә. яңадан имешмимеш сүзләр йөри: янәседер. җир- сулар да элеккеге хуҗаларына кайтарылачак. Димәк, әлеге власның язмышы да энә очында гына Дөньялар болайга китсә, һич тә булмас димә. Әгәренки тәңре боерып, насыйп булса, сине дә. кем. Иргали улым, читтә калдырмас идек. Вәгъдә итү — бөлдерми дип кенә әйтүем түгел. Әнә. Минһаҗеттин үзенең соңгы кайтуында: кызыл товар ташу өчен берәр ышанычлырак, күз күргәнрәк олаучы кирәк иде дип торды Олы сәүдәгәрдә олаучы булуның хикмәтле яклары бар аның. Эше дә әллә ни авыр түгел. Атлары тотып тыйгысыз, арба-чанасы да калача: резин көпчәк тә тимер табан. Тамагың тук. өстең бөтен булачак, боерган булса, баш очыгыздагы түбә турында әйтеп торасы да юк.. Хәзрәт янә Иргали ягына күз сирпеп алды. Бу сүзләрдән соң ул бәлки кунагының мең мең рәхмәтләр әйтеп, моңарчы бикле күңелен ачып салуын көткәндер. Әмма тегесе, авызына су салгандай, тик утыра бирде Ишегалдына чыгып утыру белән, бер кыю фикер килде Иргалинең башына Шул фикер тынгылык бирми, бөтен барлыгын бимазалый иде аның. Абзардагы бер түгел, ике атның көр пошкыруы тудырды аңарда әлеге уй-фикерне. Хатынының, газиз баласының исәнме түгелме икәнлеген белешеп кайту өчен ат сорап тормакчы булды Иргали. Баядан бирле шул олуг гозер-үтенечен ничегрәк итеп хәзрәткә җиткерү турында, баш вата, кирәкле сүзләр эзли иде. Иң элек, әлбәттә, көнен барып көнен кайтачагы турында әйтәчәк Ара ерак түгел, күп дигәндә утыз чакрымнар чамасындадыр ул барасы авыл Ничегрәк итеп әйтергә соң? Ярый ла якты йөз күрсәткәч, синең ямаулык сорый торган гадәтеңдә бар икән әле. дип төрттереп куймаса Ниһаять, тәвәккәлләде Иргали, хәзрәтнең йөзенә бик үк туры карамыйча гына, бик читенсенеп кенә, үзенең гозерен әйтте: — Хәзрәт, бер изгелек эшләсәңче... Гаҗәп хәл. Гыйззәт хәзрәтнең күңеле йомшак чак туры килдеме, берсүзсез риза булды да куйды Алай гынамы әле. кунагын шул сәгать- минутта ук сәфәргә озатырга җыенган сыман итеп, лапас ягына борылып. катгый-кырыс тавыш белән: — Саттар! Саттар, дим, кая олактың?..— дип шәрран яра башлады. Лапас астыннан күләгә сыман гына булып, яман да озын, яман да чандыр, әмма киңчә күкрәкле бер кеше килеп чыкты. Чыкты да, бер сүз дә дәшмичә, читтәрәк туктап калды. Хәзрәтнең боерыгын тыңлап бетергәнче шунда торды. — Көнен барып көнен кайтыр өчен ат әзерлә. Туры бияне җик. Тимер хут арбаны кара Печән түшә Арба башына берәр торыпша солы салырга да онытма... Әлеге күләгә «ә» дими, «җә» дими борылды да шул ук лапас астында юк булды. — Бер мәхлук шунда Телсез. Алла колы бит, әйдә, яши бирсен. Адәм баласы кешегә сыенмыйча кемгә сыенсын ди... Иргалигә урынны ян тәрәзә буенда торган зур сандык өстенә җәйделәр Йокы тиз генә алмады аны үз кочагына. Шулай йокыга китә алмыйча көяләнеп, бурсынып яткан арада, башына мең төрле уй килде. Ничек соң әле революция, азатлык, хөррият, яңа тормыш дип кан койган, әгәр дә кирәксә, җанын да бирергә әзер кызылармеец, бернинди тартынусыз революцияне сүккән, аның казанышларын кабул итә алмаган, бүгенге тормышны ачыктан-ачык дошман күргән кеше түбәсе астына килеп эләкте? Башка урында сыймас идемени ул? Юкә белән каешның һичкай- чан да бәйләнмәячәген, төенләнмәячәген Иргали белми идемени? Ничек белмәсен ди инде?!. Яңадан уйлар. Иргалинең күз алдына Гыйззәт хәзрәтнең сынаулы карашы килде Нәрсә ди? Комсызлыгы белән даны чыккан, тирә-юнь халкының канын эчкән Минһаҗ байга олаучы булып ялланырга диме? Бу ни бу?!. Иргалинең йөрәге янә дөрселдәргә кереште, күңеленә янә шик, икеләнүләр иңде. Шуның өчен күп корбаннар биреп яуладыкмыни соң без азатлык, тигезлек дигән нәрсәләрне? Кайда соң ул без теләгән тормыш? Тагы күпме көтәргә мөмкин ул көннәрне? Янә сагаюга, икеләнүгә охшашрак уйлар биләп алды Иргалинең күңелен. Шулай кыбырсып ята торгач, уй-фнкерләре тәмам чуалды аның, эзлекле фикер йөртә алмас дәрәҗәгә җитте. Ул да түгел, күз алдына каравыл өендә булып узган вакыйгалар килде Жаны яңадан катып киткән сыман булды Иргалинең. Юк, болай- га киткәч, булмас дип уйлады ул. Булырга охшамаган. Монда Халәп кебек әрсез алабайлар белән шәрран ярып талашып-тәмсезләнеп, якалашып ятканчы, башны алырга да кая да булса олагырга Күр инде, ә! Бүген кереп кунып чыгарлык кына да кешесе юк икән ич аның! Дөрес, үлгәндә дә зарлану, рәнҗү-иңрәү авазы чыгармас изге җан Зәйтүнә миндә яшәрсез дип әйтте дә әйтүен, әмма алар, алачык кебек өйдә үзләре дә дүрт җан. Аннары бит кеше почмагының түренә сыйсаң да, күңеленә сыймассың диләр... Янә хатыны һәм әле үз күзләре белән күрмәгән баласы турындагы уйлар биләп алды Иргалине. Аның җаннан кадерлеләре исән-иминнәрме икән соң? Әллә газиз әнкәсе кебек алар да күптән инде тигез җирне түмгәк иткәннәрме?.. Алда көткән билгесезлек аның җанын өтә, зиһенен талкый, йөрәген сыкрата. Шулчак солдатка әллә нәрсә булды: иң элек бугазына ниндидер төер күтәрелеп, күкрәк тутырып иркенләп сулыш алырга комачаулый башлады Ул да түгел, яңакларын көйдереп-әчеттереп, күз яшьләре тә- гәрәвен тойгы Иргали. .Телсез Саттар салкын, караңгы тәрәзә пыяласына килеп чиерткәндә, күңеле алгысыган. йөрәге йончыган Иргали керфеккә-керфек тә какмаган иде әле. Хәзрәт тә уянды. Торып, авыз эченнән генә мыгырданып, (иман кабатлап. догалар укый иде булса кирәк) чарлакта торган сукыр лампага ут төртте. Тордыңмы. кем. Иргали улым? Бик яраган. Сәфәрләрең гел Лилы, юлларың гел кояшлы була күрсен берүк Иншалла, мөрәүбәт. ягъни изге юлга чыгасың Бар да һәйбәт булыр, боерган булса. t ’ H |ДУж,асы самавыр кую турында сүз кузгаткан иде дә. Иргали: Юк. юк. зинһар мәшәкатьләнмәгез,—дип. аяк терәп каршы торды Шунда хәзрәт, күләгә сыман гына булып аралыкта пәйда булган ♦ хатынга, мөсафирның юлына ризык хәзерләргә кушты. Ишегалдына чыктылар. Җигүле ат олы капкага таба каратып куел- < ган иде инде Озын Саттар мәш килә: күнегелгәнчә җитез хәрәкәтләнеп. < һәйбәт күн сбруйларны шыгырдатып, аркалыкны күтәрде, түшлекне Е тарттырыбрак куйды. S Хәзрәт тә. Иргалине исенә китерергә теләгәндәй, соңгы үгет-нә- ♦ сихәтне бирде. Ә үзе. әйтәсе сүзен әйтә алмый калудан курыккандай. ” арба тирәсендә бөтерелде. = — Ярар. кем. Иргали улым Хәзер Ильяс пәйгамбәр юлдашың бул- и сын Ул-бу хәлгә тарый күрмә, хәвеф-хәтәргә юлыкма. Ипләп йөргән — 2 имгәнмәс дигән борынгылар Шәт иншалла. юлларың уңар, якыннарың ь белән кавышырсың, бәдер көн, ягъни, ай тулган көнне сәфәр чыгасың, g Шулай да, ишетсең колагың: олы юлданрак йөрергә тырыш, заманалар * бозык, ышанычсыз. Ходай тәгалә сакланганны саклармын дигән. s Ул арада телсез Саттар капканы киереп ачып куйган иде инде. Иргали дә. арба үрәчәсенә җиңел генә менеп утырды да. дилбегәне кулына алып, ат хуҗасына кабат рәхмәтләрен әйтте. Ак бәкәлле зифа-сылу туры бия. чөңгерүне дә көтеп тормады, кузгалып китте. Иргали капка артында калган хәзрәтнең: «Йөрер юлларың уң итсен...» — дигән соңгы сүзләрен генә аермачык ишетте. Урам уртасына чыгу белән, ак бәкәл юырта ук башлаган иде дә. Иргали капка төбеннән карап калган хәзрәттән уңайсызланып, атны тыярга мәҗбүр булды. Бик иртә иде әле. Шулай таң атар-атмас борын юлга чыгуына Иргали сөенеп бетә алмады. Як-ягына каранып алды. Авыл сәер тынлыкка чумган. Күк гөмбәзендә ял итәргә туктаган каурый болытлар арасыннан чыккан тулы айның чак кына томанлырак яктысы каршы яктагы өйләрнең тәрәзәләренә төшкән, шунлыктан өй эчендә ут алганга охшаш балкыш чагылып киткәли. Иргали авыл кырыеннан үтә торган олы юлга чыкты. Ул барасы Чулпанга шул илтә дә инде. Иргали төнге тынлыкка чумган туган авылы ягына күз салды. Йорт-каралтылар, куе эңгер-меңгер аша. өй булудан бигрәк, печән яки салам чүмәләләрен хәтерләтәләр иде. Кайбер йортларның тәрәзәләрендәге утлар, читтән караганда, бик сүрән, тычкан уты сыман гына җемелдиләр. Олы юлга чыгып, бераз китү белән. Чулман ягындагы күк чите, сизе- лер-сизелмәс кенә агара башлады. Димәк, таң атарга чамалый Шул яктан тыгыз җил исеп куйды. Әлеге җил үзе белән җаннарны айкап ала торган иген басуы исен, яңарак кына сөрелгән җир исен алып килде. Юл һәйбәт, былчырак ерасы юк. каткалак. Андый юл турында халыкта оекчан йөрерлек, диләр Ат җиңел генә юырта. Хәрәкәтләре килбәтле. күз иярмәслек тизлек белән аяк алыштырулары бик тә килешле. Алга ыргылу ясаган саен, камыт бавы зыңгылдый да бөят күне генә шыгырдый. Ялкынланып янып китә алмыйча газапланган мичне хәтерләтеп, теләр теләмәс кенә таң ата башлады. Чулман елгасы буендагы өркәч таулар тезмәсе өстендә туктап калган ай да, суга салынган шикәр кисәге сыман, күзгә күренеп төссезләнде. Ниһаять, кояш чыкты. Җиһан ачылды. Дөнья дәррәү яктырып китте, һавада сузылып көмеш тоҗымнар очып үткәләде. Тирә-юньне кинәт ниндидер сафлык, җиңеллек биләп алды Ачы әрем исе. камыл исе. сөреп ташланган туфрак исе Иргалинең җанын айкап алгандай итте Әкренләп күк йөзен авыр болытлар сарды. Кояш югалды. Басулар өстеннән аккан әлеге зәңгәрсу-кара кучкыл болытлар Иргалигә полк артыннан полк баруын хәтерләткәндәй булды. Тимер хут арбаны җиңелчә генә келтерәтеп, бер көйгә юыртып барган ат, тезгененнән эләктереп алдылармыни, кинәт туктады. Күрде Иргали юл икегә аерылган, акыллы малкай шуңа туктаган икән. Иргали ат алдына чыкты. Ул да аптырашта, юлларның кайсысыннан китәргә? Атарбаның туктап, тирә-юньнең тынганын көтеп торгандай, Иргалинең баш очында ук, бәгырьләрне өзеп, торналар кычкырынганы ишетелде. Әнә алар, тигез өчпочмак ясап, авыр болытлардан калышырга теләмәгәндәй, хәтәр, ифрат та авыр сәяхәткә чыкканнар. Иргалинең болай да чайпалырга торган күңелен пыран-заран китерү өчен җитә калды әлеге иңрәүле авазлар. Искә төшкәндә генә дә йөрәкне яман чәнчепачыттырып ала торган аянычлы истәлекләр өермәсе купты. Шул мизгелдә ул үзен, юллар чатына басып, кая барырга, кай якка юл тотарга белмичә, адашып калган кеше сыман хис итте. Әлеге шыксыз уй йөрәгенә капты, бәгыре көйрәүгә тәкать тота алмас хәлгә килде. Ни булса шул булыр дип, атын уңга борды Иргали Сарман ягына- рак каерырга кирәклекне хәтерли иде ул. Күпмедер узгач, алда, дәръядай үзәнлек ачылды Шунда төшенде Иргали, дөрес юлдан киткән икән. Ят кырлар, болыннар, калкулыклар һәм үзәннәр, инешләр һәм урманнар аша үтеп, ниһаять, Иргали үзенә кирәкле авылга килеп җитте. Өйлә вакытлары якынлашкан чак иде Моннан алты-җиде еллар чамасы элек аның бу авылга кунакка килгәне бар Яшь хатыны Гөлниса белән — баҗаларына Әле дә хәтерендә Иргалинең, өйләнешкән айлары гына иде. Беренче һәм соңгы тапкыр парлап өйдән чыгулары булган икән, аннары ай да үтмәде, Иргалине солдатка каралырга чакырдылар Бу авыл да тәмам эштән чыккан, күрәсең, еларлык хәлгә төшкән. Заманында сокланып туя алмаслык иде. Тәмам хәрабәгә калган йортлар тарау гына утыралар, шундый да ямьсезләр, шундый да өнсезләр, яман чирү узган диярсең инде менә. Кая карама — салам түбә, җимерек каралты-кура, тал чыбыгыннан үреп балчык белән катырган ихата. Тәрә- зә-ишекләренә аркылы-торкылы такталар кагылганнары да байтак. Иргали үзенә кирәкле өйне бик тиз тапты. Әмма каршысына ук килеп туктаса да, улмы, түгелме? дигән сыман икеләнеп торды. Баҗасы янына кунакка килгән елларда гына бөтен-төзек йорт-җирнең таныр- лыгы калмаган. Каралтысыз-курасыз, җиргә сеңәрдәй булып, сыерчык оясына охшап, япа-ялгыз йорт тора Иргали атын йорт ягына борды. Кайчандыр бизәкләп-чуарлап эшләнгән урыс капканың да хәзер нибары бер баганасы гына тырпаеп калган. Аның да капка баганасы икәнлеген тутыккан зур күгәненнән генә чамалап була. Иргали үзенең нишләгәнен абайламаган кешедәй, иң элек атын әлеге багананың күгәненә бәйләп куйды, нуктасын бушатты, авызлыгын ычкындырды. Арбага түшәлгән печән астыннан солылы торыпшаны алып, элмәгеннән ат муенына кидерде Бары тик шуннан соң гына судан кайтып килүче кыз баланың үз турысына килеп җитүен көтә башлады. Яшүсмер кыз бик тә инде фәкыйрь киенгән иде. Өстендәге, иске булудан да бигрәк күптән инде кечерәеп калган бишмәтеннән тәмам «чыгып төшкән». Тездән өскә күтәрелгән бишмәте астыннан, ямаулык өстенә ямаулык салынган кызгылт төстәге күлмәге күренеп тора. Аякларында киндерәләрен «суырып» кечерәйтү сәбәпле, башлары кәкрәеп килгән чабата Иргалине иң гаҗәпләндергәне шул булды кыз бала җилкәсенә көянтә урынына, чиләкләре шуып төшмәсен өчен, баш-башы киртекләнгән гап-гади каен колгасы салган. Бишмәтенең кыскарган җиңнәреннән терсәгенә кадәр чыккан, күшегүдән күгәрчен тәпиләренә охшап калган куллары, әлеге колга өстендә Шунлыктан кыз баланың кыяфәте канаты каерылган кошны хәтерләтә иде. Кыз да Иргали туктаган өй ягына борылды, җигүле ат янына җи- рәк туктап калды Иргали дә. шул форсаттан файдаланып, үзенең беренче соравын бирергә ашыкты — Үскәнем! Гаффар дигән кешенең өе шушы бугай бит? — диде ул. 7 3 Өе шушы. Тик, абый, улюк бит. * — Кайда соң ул? 5 — Үлде... < — Кайчан? * — У>ган елда. Афәтелында... £ Бу өйдә тагын Гөлниса атлы апа кеше булырга тиеш иде... 5 Сулы чиләкләре астында иелеп төшкән бала җавапны озак көттер- * мәде. “ — Ул да юк... х Иргалинең аяк астындагы җир бер яккарак шуышып киткән сыман — , дип. почмак яктан дүрт-биш яшьләр тирәсендәге кыз баланы көчләп, кулыннан сөйрәп диярлек түр якка алып чыкты. Әти кеше, үзенә таба төбәлгән, күкбаш чәчәгедәй елтыр зәңгәр күзләрне күрде дә ах-х итте. — Кызым минем' Балакаемдыр ла! Кил яныма.— дип үзеннән ятсынган балага таба үрелде. — Әй-йе-ем—диде нәни кызчык киреләнеп. Ул да булмады. Миңсылу апасы кулыннан ычкынып, яңадан җәһәт кенә почмак якка, аралыкка кереп качты. Иргали Миңсылуга арба башындагы төенчекне алып керергә кушты. Өлгер-җитез кыз баланың бер аягы анда, икенчесе монда. Тастымалга төрелгән төенчеккә дүртбиш кабартма, ике пешкән йомырка, бер кисәк ит тыгылган иде. Ул арада авыру да үзенең катгый сүзен әйтте. — .Гөлүсә! Гөлүсә кызым, курыкма, синең әтиең ул. Бире чык... Миңниса апасының сүзе үзенекен итте, кызчык, кыюлыгын җыеп, ике бүлмә аралыгына килеп басты. Иргали иң әүвәл, кабартмаларның берсен алып нәни кызчыгы Гөлүсәгә тоттырды. Шул форсаттан файдаланып, нарасыен кулына алды. Бала арык һәм каурый кебек җиңел иде. Аның сәләмә киемен, тузгыган башын, мич ягында мәш килгәнгәдер инде, корымга буялган бит-йөзен, башлаган ияк тирәләрен күрү Иргалине әллә нишләтеп җи- к’Лж «* аЗИЗ балакаем ла!..» — дип. кабат йөрәге әрнеп, сызып куйды. Керфек төпләре дымлануын тойды. л п Рга-пи. баланы сәке йөзлегенә утыртты да Минсылуга да бер ка- артма бирде Ике кабартма, бер йомырка һәм салкын итне алып: «Капкалап алыгыз әле, хәл кереп китмәсме » дип. авыру алдына ките- * реп куйды Әмма Минниса апасы ашаудан баш тартты Иргалинең тү- 5 земсезлөнеп. кыҗрап торуын абайлапмы, кичекмәстән, хәзер үк Гөлниса з янына барып килергә кушты — Куанычлары кочакларына сыймас инде < бәгырькәемнең. Иллә мәгәр сагына да иде инде. Үзеңне телләреннән £ төшерми иде Урамнарга чыгар иде дә, пристен юлларына, син кайтасы 5 якларга, мөлдерәмәләр итеп карап торыр иде. җаныем. Искәрмәстән иңе- ♦ нә ишелеп төшкән бу бәхеттән аңына зыян-зарәт килмәсә генә ярар иде.— “ Сырхау Гөлнисаның кайда, нинди эш башкаруы турында әйтте.— Бер 1 сынык икмәк бәрабәренә бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы эштә. Z Мине карап, мине саклап ята алмый бит инде. Авыру бактың ни дә. авы- * рып яттың ни. барыбер. Менә шулай җан асрап ятыш .. Кызым, Миңсылу, н бар, җизнәңне Гөлниса апаң янына озатып куй. Бар, кызым.. Биш-алты чакрым араны җил уйнатып чаптырып кына уздылар. Ир- п галинең күңеле канатлануга, берсеннән-берсе татлы уйлар туып, куаs нычы таш-уга һич тә чик-чама юк иде. Хикмәтле хода, юлда барганда ук бөтен булган кайгы-хәсрәтләре коелып беткән сыман булды. Куанычы эченә сыймаган Иргали, янәшәсендә утырган Миңсылуны кочагына алып: үскәнем лә! дип. дөпел-дөпел китереп, аркасыннан сөеп алды. Ниһаять, аларга кирәк утар урнашкан авыл янындагы калкулык өс- тенә килеп чыктылар Иргали бер генә мизгелгә атын туктатты. Аста ифрат та зур. озынча итеп салынган бөркәүле лапас. Бөркәү астында, рәт- рәт итеп тезеп куелган талкылар янында бер көтү хатын-кызлар. Алар очып китәрдәй булып җилпенеп, берсен-берсе уздырырга теләгәндәй, киндер талкыйлар Лапасның икенче башында тау-тау киндер сүсе өелгән Анда да кешеләр мәш киләләр: сүс бәйләмнәрен үлчәп, олы-олы тюклар ясыйлар. Шунда ук җигүле атлар тезелешеп тора. Арада сүс төялгән олаулар да бар Иргали яңадан очынып-очынып киндер талкыган хатын-кызлар ягына күз салды. Аның тынгысыз җанлы эшсөяр хатыны Гөлнисасы да шулар арасындадыр Калкулык өстеннән шактый ук җилле юыртып төшкән ак бәкәлен Иргали җигүле атлар торган йортка таба борды. Миңсылу исә. атның туктаганын да көтеп тормады, арбадан очып төшеп: «Гөлниса а-апа-а!.. Жизни ка-айт-ты! .» дип кычкыра-кычкыра, хатын-кызлар эшләгән бөркәү астына ташланды Аның ачыргаланып кычкыруын өзлексез шакы- шокы килеп торган талкы авазлары да баса алмады. Иргали, атын туктатып, өй буендагы киртәгә бәйләргә дә өлгерә алмый калды, лапас астыннан хатыны Гөлниса атылып чыкты Менә ул шашкан кеше сыман, кулларын болгап. Иргалигә таба ыргылды Әмма килеп җитәргә биш-алты адым каларак кинәт сөрлегеп китте һәм, һушын җуйган кебек, ава башлады. Ярый әле Иргали үзе йөгереп килеп хатынын тотып калырга, кочагына алырга өлгерде. Иргали күкрәгенә капланган Гөлнисаның үксеп-үксеп елаудан бары тик җилкәләре генә калтырый иде. — Я-a ходаем ла. синме соң бу. Иргали? Саташам гына түгелме?.. Иргали, киемнәреннән киндер, сүс исләре аңкып торган хатынының арык гәүдәсен күкрәгенә ныграк кысты Гөлнисаның йөз-төсе дә шактый сулганлыгын абайлап алды Иргали: ачлы-туклы тору галәмәтедер индё. - Булды, бәгырь. Тынычлан Мин бу. Менә, кайттым Лапас астында кинәт тынлык урнашты. Эшләреннән туктап бер күч- кәрәк җыелган хатын-кызлар, ир белән хатынның очрашуын тамаша кылып торалар иде Арада күзләрен сөртештергәннәре дә бар — И-и, Иргали Әнигә генә бу көннәрне күрергә язмаган икән. Саклап калып булмады шул, сиңа әйтәм. - диде Гөлниса яман сызланып — Кызыбыз белән үземне дә мәет булгач терелттеләр... — Нихәл итәсең, бәгырь, ил белән килде бит — Иргали елышып торган хатынының киеменә «кунган киндер чүбе, сүс җепселләрен как- калап-чистарткандай итте — Инде бу кадәресенә шөкрана кылырга кирәк Болай булгач, бар да һәйбәт булыр. Еллар отыры уңайга таба бара... Шулчак, авызларын ачып, хәйран калып торган хатын-кызларга әллә нәрсә булды, кинәт ыгы-зыгы купты, дөнья кубарып талкылар шакылдый башлады, тирә-юнь шау-шу белән тулып хәрәкәткә килде. Гөлниса да читтәрәк торган ялгыз йорт ягына күз салып, өне алынып; «Хуҗа — үзе!» — дип, җәһәт кенә читкә тайпылды Иргали дә шул якка борылды Караса, башына елтыр козыреклы карасу картуз, өстенә дә шундый ук кара кием кигән, элеватор кадәрле зур гәүдәле бер кешене күреп алды Өстендәге киемен җилбәгәй җибәргән, симез йөзен сакал-мыек баскан әлеге кеше алар янына якынлаша башлады. Тавышы да гөбедән чыккандай иде аның. — Здорово, служивый! — Саумысыз, хозяин!.. Итләч йөз киң итеп елмайды Шешенке күз кабаклары астыннан Иргалигә сөзеп карап торды да әйтә салды. — Хәзер бит, солдат, хозяиннар юк. Хуҗалар, совет белән уртак тел таба алмау сәбәпле, үтүт — каядыр китеп олактылар. Ә мин монда ышанычлы гына, ягъни, эшне оештыручы. Исемем Иван Кузьмич.— ШуҢда ук Гөлниса ягына ым кагып өстәп куйды.— Ә менә сезнең халык Иван дәдәи дип кенә йөртә Иван Кузьмич аларның бер-берсенә кем булулары белән кызыксынды. Җавапны Гөлниса бирде: — Никахлы ирем. Иван дәдәй. Иван Кузьмич чын-чыннан гаҗәпкә калды, тавышына кадәр үзгәрде аның. — Как так?!. Иреңне һәлак булган дип әйткәннәр иде ич Менә сиңа мә! Менә ичмаса шатлык' — Ул ир белән хатынны бөтенләй үз иткәндәй. кәнсәсенә чакырды — Шунда иркенләп сөйләшербез... Контора бусагасын атлап керер-кермәс борын. Иван дәдәй сүзгә дә кереште — Әйтергә теләгәнем шул, солдат, әйдә, тот та эшкә кереш. Телисең (икән, әнә, төяүче бул. хатының янындарак тулганырга телисең икән, рәхим итеп, тюк бәйлә. Син дә, нәкъ хатының кебек, эш кешесенә охшагансың. Ә хатының берүзе ике кеше кадәр эшли дисәм, һич тә ялган катнашмас. Шуның өстенә бик акыллы, карусыз, итәгатьле Алакшалак- ны мин бер күз төшерүдән таныйм Әйдә, солдат, алын. Эшче җитми. Бик ашыктыралар, эшне кызурак тотарга кушалар. Калада әнә пролетариат өчен бәһа белмәс авазлар — завод-фабрика гудоклары яңгырый башлады.. Димәк, яңа власть яши. тернәкләнә Тик менә чимал гына җитенкерәми Казанның эшче халкы безнең җитенсүсебезне дүрт күз белән көтә Яшерен-батырын түгел, Иван дәдәйнең бу сүзләре Иргалинең йөрәгенә сары май булып ятты Инде кая барып бәрелергә, кемгә барып егылырга дигән кебек уйлар туган туфрагына аяк баскан сәгатьтән бирле аның җанын кыйный, рухын изә иде. Кара савыты куелган, берничә контор кенәгәсе, кәгазь өемнәре яткан түрдәге өстәле артына барып утырган Иван Кузьмич, бик гадәти нәрсә турында гәп саткандай, сөйләнүен белде. — Ә бит адәм баласына, тәңренең бирмеш һәр көнендә теш арасына кыстырырга икмәк, җылыда йоклыйм дисә утын, дөньяга чыгыйм дисә— кием-салым кирәк Баш очында түбә булу кирәклеге турында әйтеп торасы да юк. п-»пЧл*.!)Га ’ Г1И' авыз “ На су капкандай дәшми торуын яхшысынмады. Иван дәдәинең сүзләре белән шиксез килешүен белдерде. — энамо шулай. Тегесе дәвам итте. — Шулай ул. солдат Кара тир түкмичә, мең төрле мәшәкать күрмичә генә тормыш арбасы үзеннәң-үзе тәгәрәми * Шунда Иргали, Иван Кузьминның сүзен урта бер җирдә бүлеп. < вен^йтте31аНГаН бУ ЛУ ын> СУ Л • КУ ЛЫНЫ,< бөтенләй диярлек хәрәкәтләнмә- j Бу сүзләрне ишеткәч. Гөлнисаның йөзе агарып, күзләре зураеп кит- Е кән сыман булды Ул: «Ай-й. ходаем!» — дип. иренен терсәгенә үк килеп 5 тотынды Аның каравы. Иван дәдәй, Иргалинең бу сүзләрен колагына да ♦ элмәде: «Дилбегә тотарга бер кулың исән булса, бик җиткән, моннан “ төяп җибәрербез, пристендә бушатырлар»,— диде. 1 — Ә түләүгә килгәндә — риза булырсың дип уйлыйм. Яна кайтып и төшкәнлегең дә. кызылармеец икәнлегең дә исәпкә алыныр. 2 Иргали кинәт кенә ризалык та бирмәде, капылт кына эштән дә баш н тартмады «Кайтып, туган-тумача, таныш-белеш белән киңәшик, әгәрен- g ки монда эшләргә ниятләнәбез икән, ике-өч көннйн килеп тә җитәр- « без».— диде. Атны да бары тик көнен барып, көнен кайтырга дип алып g торганлыгы турында да өстәде. Шуның белән сүз түгәрәкләнде. Иван дәдәй. кемгәдер кычкырып, ун кадак он үлчәп, бер бөтен икмәк кертергә кушты. Бу берүзе ике кеше кадәр эшләүче Гөлниса белән араны өзүе иде аның. Иргалиләр шул ук кичне җыенып, арбадагы урын-җир, чүпрәк-чапрак янына баздан чыгарылган ике капчык бәрәңгене дә салып, төнгә каршы юлга чыктылар ... Беренче тапкыр менә шунда, үзләренә өйдәш булып кайтып төшкән төннең иртәгесен күрде Гази күкбаш чәчәге төсле зәп-зәңгәр күзле бәләкәч кыз Гөлүсәне. Икенче көн 1 Бүгенге максатыбыз — промыселда булу. Аның да, нефтьчеләр теленә «Бондюг ятмасы» дип кергән, заманында бөтен Рәсәй кавалериясен печән белән тәэмин итеп торган атаклы болыннардагы өлешенә юл тотуыбыз Комиссия әгъзаларын Түбән Кама ГЭСын корып бетергәч «Чулман- диңгез» сусаклагычы астында калачак йөзләрчә скважинаның язмышы кызыксындыра иде. Без юлда. Көн аязса да. җил басылмады, аяк астының да рәте-чираты юк: кая карама — уйдык та чокыр, дулкынланып яткан болганчык күлдәвек. Безнең вездеход әле бер якка, әле икенче якка ава-түнә, һаман алга таба үрмәли. Вакыты белән чабулап шадраланып торган болганчык су эченә шуып төшә. Аннары яңадан җан-фәрман моторын үкертеп, юл өстенә күтәрелә. Сәгатемә күз салам. Өйлә якынлашып килә, ә безнең әле һаман да тиешле урыныбызга барып җитә алганыбыз юк. Бик соң чыгылды шул юлга" Вак-төяк әңгәмә, сөйләшү белән вакытның үткәне сизелми дә кала. „ _ г. Кичә больницадан да ярты төн узгач кына кайтып егылдым. Ә I али- на Николаевна бөтенләй кайтмады, операциядән соң аерым палатага салынган иптәш Кремнев янында утырып калды Операция ясалганчы, дәвалаучыларның үзара катлаулы мөнәсәбәтләре ачыкланганчы, шак тый гына борчылулар, киеренке минутлар кичерергә туры килде. Яшьлек дустым Газиның сыкранып: «Җитте!.. Үтенәм сездән... Кирәкми!» — дигән сүзләре байтак вакыт колак төбемдә чыңлап торды. Вакыйганың шундый четерекле борылыш аласын көтмәгән баш врач та шактый ук ямьсез, читен хәлдә калды. Иң кирәкле чакта район үзәге шифаханәсе хирургсыз калсын әле, уен эшмени! Ап-ак халат, шундый ук калфак киеп алган, әмма үзенең бөтен сылулыгын күрсәтергә теләгәндәй, авыз-борынын томалаган марля битлеген ияк астына шудырып төшергән Дисә Зиннәтовна, үзен аеруча кырыс тотты, баш врачның ялынып та. янап та операциягә алынырга әмер бирүенә дә карамастан: «Ассистенттан, тәҗрибәле анестезиологтан башка операционныйга ике аягымның берсен атламаячакмын»,— дип, ультиматум белдерде. Үзе үк чәчрәп, кара пошаманга төшкән Хәмзин өстенә ябырылды. — Нәрсә бу? Мин әле һаман да бернәрсә төшенә алмыйм. Уяулык, саклык күрсәттегезме? Операционныйда хәтәр хәлдә авыру ята. Ишетәсезме? Кичекмәстән операция ясауны үтенеп кенә калмыйм, таләп итәм. Гази Хаҗиевичның диагнозы дөрес: бу — авыруның соңгы пристубы. Бераздан операциянең дә ярдәм итмәве бар... Киребеткән сылу тәки үзенекенә иреште: янымда Гази Хаҗиевич басып тормаса. операциягә алынмаячакмын, дип баш врачны буйсынырга мәҗбүр итте. Яшерен-батырын түгел, моны мин дә бөтен җаным-тәнем белән тели идем. Бу бит яшьтиемнең һич югында минем алда күпмедер дәрәҗәдә аклануы. «реабилитацияләнүе» иде... 2 Яшүсмер чактагы хатирәләр күңелгә бик тирән уелып калучан булалар икән... Зәкиевләрнең уртанчы энеләре Таҗи белән мин моннан бик күп еллар элек очрашкан идем. Ае-елы хәтердә калмаган, һәрхәлдә сугыштан соңгы авыр заманда. Азык-төлек карточкаларының бетерелгән чоры. Кая карама — очы-кырые күренмәгән чират, талаш-ызгыш... Мин дә чиратта торам Нәрсә алырга ниятләгәнмендер, хәзер инде әйтүе кыен, һәрхәлдә, азык-төлек өчен булгандыр. Карыйм: бу да тора. Миннән берничә кешегә генә алда. Өс-башы бөтен: әйбәт бүректән, соры каракүл якалы пальтодан. Аягында — каймалы ак фетр. Кыскасы, егет шәһәрчә киенгән, кыяфәтендә, килешкилбәтендә авылның әсәре дә калмаган. Шулай да муенындагы кәҗә мамыгыннан бәйләнгән шарфы, шундый ук күз явын алырлык ап-ак перчаткалары, ничектер, күзгә ташланып, егетнең саладан икәнлеген сиздереп тора. Аның балалык дустым Таҗи икәнлегенә шигем калмады минем. Ләкин капылт кына барып дәшергә кыймадым. Җитмәсә ул да култык астына кыстырган китапдәфтәрләренең берсен алып, күз йөртә, караштырып маташа иде. Чиратымнан чыктым да янына килдем. — Таҗи түгелме соң?.. Теге ялт минем якка: — Әй-йе... Бу мин... — Алайса, әйдә, күрешик.— Исәнләшү өчен кулымны суздым.— Танымыйсыңмы әллә?.. Авылдашым чак кына уңайсызланды. - Фәйзи дисәм инде-е?..— дип сузды ялгышудан курыккан кеше сыман. — Нәкъ үзе! — дидем мин. — Чыннан да, син ич! Таҗи мине кочаклап ук алды. АннарыРТаДцТ0РУЧЫЛарНЫИ күзләре бездә Моны икебез дә сизендек. Әйдә, чукынып китсен! Күрмәгән консервабыз түгелдер ич,— дишв?ии^ИЛ«ЖИЛТерәтеп кУ лтыклап алды. Без, кибет тулы халыкны ерып, ишеккә таба юнәлдек. Урамга чыктык. Куе булып сыкы төшкән Төтенгә охшаган үзе, исе * елән җылысы гына юк Зәһәр салкын тынга каба. Куе томан аша саран < гына яктыртылган урамнар буйлап кабаланып, йөз-битләрен каплаш- 5 тырып. кешеләр йөгерешеп үтә. Аяк астындагы кар әллә кайларга ишете- < лерлек булып шыгырдап кала. з Таҗи да мамык шарфын кабартып якасын күтәрде һәм җил бәргән 2 якка янын куя төшеп, миңа таба борылды ♦ гына~ Әйдә - Фәйзи, безгә киттек. Әллә ни ерак түгел. Болак буенда “ Болак аша салынган агач күперне үтеп, бер тар тыкрыкка борылдык £ та әллә ни зур булмаган ишегалдына килеп кердек. Як-якта икешәр кат- х лы йортлар. Кайбер тәрәзәләрдән тонык кына яктылык сирпелеп тора. Ти- £ рә-якта куе сыкы катнаш кар бураны тузгый... г Таҗи тактадан гына ясалган җиңел ишек янына килеп, каршыбызда £ хасил булган караңгылыкка күрсәтеп: s — Әйдә, рәхим ит!..— диде Шунда ук ничегрәк керергә кирәклеген өйрәтә башлады:—Туп-туры өскә таба күтәрел Саграк бул, таеп китмә. Өскә күтәрелгәч, Таҗи янә туктады. Ут кабызды. Без инде кара дерматин белән тышланган зур гына ишек каршында тора идек. Әллә ни зур булмаган ике бүлмәле гади бер квартира иде бу. Беренче бүлмә кечерәк, түрге яктан бары тик пәрдә белән генә бүленеп куелган. Без алдагы бүлмәдә чишендек тә түргә уздык. Таҗи һаман сөйләнде: — Әйдә, тартынма. Фатир хуҗасы икенче сменада. Төнге уникесез кайтмый — Стенага эленгән портретларга карап торуымны күргәч, әйтеп куйды — Хуҗа фронтта һәлак булган Хатыны хәзер ялгыз яши. Бердәнбер кызы бар. ул да кияүдә... — Менә анысы шәп булмаган,— дидем мин шаярып һәм шунда ук, уенын-чынын бергә кушып, сорап куйдым: — Таҗи, үзең өйләнмәдеңме соң әле? — һәй-й, парень!..— диде ул чак кына оялгандай итеп.— Өйләнгәнгә биш былтыр инде. Әнә хат артыннан хат яудырып кына тора. Соңгысында, бәлки әле килеп тә чыгармын дигән. — Бераз иртәләгәнсең,— дидем мин аны тагын бер кат баштанаяк күздән кичергәч. Таҗи төскә-биткә бик яшь күренә. Хәер, ул чыннан да миннән яшьрәк иде. Таҗи тыз-быз килеп табын әзерли башлады. Үзе һаман сөйләнә Сүз бер тирәдәрәк чуала, аның өйләнүе турында. Өйләнүенә чак кына үкенә дә булса кирәк. Шулайрак сизелә. — Тормыш кушты инде,— диде ул акланырга теләгән сыман итеп.— Әти вакыйгасыннан соң әни тәки савыга, кеше була алмады. Озак-озак урын өстендә дә яткалады Йорт-җирне карардай кеше юк. Кыз туганыбыз да булмаган бит шунда. Тоттым да киленле иттем әнине. Шулвакыт кылт итеп әниләренең исеме дә хәтеремә төште. Ал арны онытмавымны кабат исбат итәргә җай чыгудан файдаланып, аның сүзен бүлеп, сорап куйдым: — Зәйтүнә апаның хәле ничек соң? Исәндер бит? - Юк Узган елның көзендә җирләдек үзен Йөрәк белән китте. Йөрәге начарланган, бик беткән иде шул. Аның өстенә Гази абый хәбәре өстәлде тагын Ишеткәнсездер дә инде? — Әйе, ишеткән идем.— Җан дустым турында бик беләсем килә иде минем, һәм шулчак аның кайдалыгы белән кызыксынып куйдым. — Еракта. Кайдадыр Белоруссия ягында, — диде Таҗи, бу турыда сүзне дәвам итәргә теләмәгән төсле итеп.— Урман кисү эшендә диме шунда. Мин дә моны сизендем. Сүзне иң кече энеләренә күчердем: — Ә Һади нишләп ята? — Һади авылда. Механизатор ул хәзер. Тугыз класс тәмамлаганнан соң механизаторлар курсында укып кайтты Быел көзен тракторда эшләде инде — Таҗи эшен бетерде дә җилтерәтеп мине табын янына утырырга кыстый башлады — Син, әйдә әле, утыр. Менә монда, түрдән- рәк уз. Саргылт төстәге чүпрәк абажур астында торган өстәл ындыр табагыдай зур иде. Тик өсте генә буш Дүрт кырлы юка гына бер банка кон- серва, берәр сынык икмәк һәм бер шешә сөт. Аның каравы, күңелләребез киң. Таҗи яртышар стакан сөт салды. Ә үзе көр тавыш белән сөйләнүен белде. — Э-х, шушының янына тагын тозга ярып пешергән кайнар бәрәңге дә булса!.. — Әйтерең бармы! — Әйдә, Фәйзи!..— Таҗи стаканын кулына алып, миңа таба сузды — Очрашуыбыз хөрмәтенә. Киләчәктә дә гел бергә якын дуслар булып яшәвебез хакына! . — Шулай булсын, Таҗи. Киләчәк хакына! Стаканнарны, зыңгылдатып, бер-берсенә бәреп чәкештердек. Әмма эчәргә өлгерә алмыйчарак калдык. Шулчак аста кемнеңдер ишекне дөбердәткәне ишетелде. Икебез дә бермәлгә сагайдык — Фатир хуҗаңдыр...,— дидем мин. Таҗи стаканын өстәлгә кире куеп, җәһәт кенә урыныннан купты. — Юк, фатир хуҗасы түгел Ул төн урталары җиткәч кенә кайта. — Бәлки., берәр чәчбиеңдер?—дигән булдым мин, кабат шаяртырга теләгәндәй итеп. — Юк!—диде Таҗи, ишеккә таба юнәлеп.— Андый эшкә бит вакыт кирәк... Таҗи чөйдәге бүреген алып башына чәпәде дә чыгып китте. Күп тә үтмәде аның җәһәт кенә ишекне ачып, гаять шатлыклы хәбәр таптыргандай: — Тиз бул, Фәйзи! Монда синең дә ярдәмең кирәк булачак,—дип кычкырды. Чыгу белән эшнең нәрсәдә икәнлеген шунда ук абайлап алдым. Таҗиның хатыны килеп төшкән икән. Баштанаяк карга манчылган. Керфек-кашларын, башына бәйләгән мамык шәленең йөзне каплап торган өлешләрен ап-ак бәс баскан. Шәле өстеннән батырып колакчынлы бүрек киеп җибәргән. Пальто өстеннән, кайчандыр зәңгәр булып та, хәзер инде төсен югалткан плащ киеп алган. Билен ниндидер каеш белән буган. Аягында олтан салынган киез итекләр. Шакы-шокы килеп торалар. Хәрәкәтләнгәндә, ямаулы сырган чалбар да чагылып киткәли. Кыскасы, әйтеп торасы да юк, кыяфәт хәйран иде Ирексездән, өйләнү турында сүз чыккач, Таҗиның бая гына ничектер үкенгән сыман итеп: «Тормыш шулай кушты...» дигән сүзләренең асылына, мәгънәсенә төшенгәндәй булдым. — Исәнмесез!..— дидем мин мөмкин кадәр илтифатлы булырга тырышып.— Исән-сау гына килеп җиттегезме? Чана янында мәш килгән юан гәүдәле хатын башын калкытты да минем якка каерылып, сәламемне алды. Әйбәт кенә килеп җитүе турында әйтте Тик көннең генә кирәгеннән артык салкын булуыннан зарланды. ^>1шка җиңелчә чыккан Таҗи безнең сүзне бүлде. поп.. иР аР' яР аР. җәмәгать.. Әйдәгез, тизрәк! Югыйсә өтәли дә баш- .ы монда суык Соңыннан танышырсыз. Ә хәзер, әйдә, Фәйзи,— тот чананың мөгезле башыннан. Өчәрләшеп көч-хәл белән авыр чананы югары катка менгездек. . атын бик белдекле кыяфәт белән әмерләр бирә башлады. * . — Таҗи,— диде ул. ишек тоткасына кулын салгач.— Бәрәңгене < «игә кертерсез Ә теге капчыктагы ит-майларны чоланга эл. Чана ба- | шындагы ак төенчекне өйгә керт Саграк кылан, анда ватыла торган * нәрсә дә бар. Ә мин бу кием-салымнардан бераз арыныйм әле. Югыйсә, £ селкенер хәлләр калмады... 5 Хатын кереп китү белән, авыр йөк астында шыгырдап торган чана- * дан әйберләрне чишеп ала башладык. о Ай-яй'—дидем мин Таҗиның кәләшен мактагандай итеп.— * Ат йөге кадәр бар ич бу, билләһи... и — Күп салган шул,— диде Таҗи, минем белән килешеп. * — Авылдан ук җәяүме? ь — Белмим,— диде Таҗи һәм шунда ук, «юкка исең китмәсен», s дигән кыяфәт белән өстәп куйды — Аптырама! Җен кебек таза ул. £ Ул арада бүрек-кожаннарын салып өлгергән хатын үзе дә килеп s чыкты «Булдымы?»—дип сорады да, без чишеп куйган төенчекләрне җилтерәтеп күтәреп алып, кайсын чоланга, кайсын өйгә ташый башлады Безнең өлешкә сырган мамык юрганга төрелгән олы бер капчык бәрәңге генә калды. Өйгә кердек. Таҗиның хатыны өс-башын рәткә китерергә кече якта калды, без исә, гаять зур эш кырган кыяфәт белән ах-вах килеп, яңадан табын янына килеп утырыштык. Таҗи: «Хәзер барысы да җайланыр»,— дигән рәвештә кулларын угалап алды һәм түземлеген җуеп, кече яктагы хатынына дәште — Син тиз буласыңмы анда? — Хәзер, хәзер! Булдым. — диде тегесе, үзенең шулай тоткарлавына уңайсызланган сыман тавыш белән. Чыннан да, шул чак ике бүлмәне бүлеп торган чүпрәк селкенеп китте һәм түр якка Таҗиның хатыны килеп керде Кинәт кояш чыгып, бүлмәне яктыртып алгандай булды. Мин исә авызымны ачтым да хәйран калып каттым да утырдым. Бит алмалары, озак вакыт салкында йөргәнгә, алсуланып янып тора. Түгәрәк йөзендә елмаюга охшашлы үзенә бер төрле мөлаемлык балкый Менә шундый хатын-кызлар турында инде: кызыллыгы җиргә төшеп тора, диләр Чәче тигез итеп урталай бүленеп һәйбәтләп үреп куелган, шактый калын һәм озын толымының бер сыңарын күкрәк турысына чыгарып салган Сырган чалбарын салып аткан Өстендә исә гап-гади күлмәк. Буй-сыны гаять килешле. Җыйнак, нык балтырлы аякларына ап-ак йон оекбашлар киеп алган. Күкрәкләре мул, әмма килбәтсез түгел. Аның каравы бил тирәләре гаять хәрәкәтчел Кыскасы, авылыбызның иң сылу, атаклы гүзәле булырга тиеш иде ул. Пар килсәләр дә килерләр икән, дип уйлап куйдым мин. Чөнки Таҗи да ир-ат арасында бик сирәк очрый торган матурлыкка ия зат иде. — Менә хәзер күрешеп танышсагыз да ярый,— диде Таҗи хатынының матурлыгы мине әсир иткәнлекне кай җире беләндер тоеп. Бу юль| без куллар бирешеп, исемнәребезне әйтешеп, озаклап күрештек. Исеме дә җисеменә бик муафыйк: Җәүһәрия атлы икән. Таҗи исә хатынына иң әһәмиятле мәгълүматларны әйтергә өлгерә алмый калудан курыккандай, тезепме-тезә: — Син әле белми торгансыңдыр Фәйзи безнең балачак дустыбыз. Заманында күршеләр генә идек... Теге Миңкамал апалар торган нигез кайчандыр Фәйзиләрнеке иде. Ә хәЗер ул, беләсеңме, кем? Журналист! Ягъни мәсәлән, язучы. Шул арада чынлап торып тулы хуҗа кыяфәтенә кереп алган Җәүһәрия табынны кабат күздән кичерде дә көмеш дага кебек тип-тигез ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды, һәм шунда ук: «Шушы да булдымы табын, шушы да булдымы кунак сые?»— дигәндәй, җил-җил хәрәкәтләнеп, кече яктан ашъяулыкка төргән зур гына бер төенчек алып чыкты, Өстәл янындагы буш урындыкларның берсенә куеп, төенчеген актара башлады. Иң элек тире бияләй эченә бастырып утырткан ярты литрлы ак аракы чыгарып өстәлгә куйды Аннары инде каклаган каз, камыт бөяте кадәрле казылык, атланмай һәм берничә төрле таба ашлары өстәл өстенә өелде. Хәрәкәтләре ипле, төгәл иде Җәүһәриянең. Менә ул ярым бушап калган төенчеген бер читкә алып куйды да: — Чак кына сабыр итегез, хәзер мин сезгә берәр таба казылык булса да кыздырып бирим. Эчегезгә җылы керер,—дип, җил-җил килеп, янә кече якка чыгып китте. t Күп тә үтмәде, теге як бүлмәдән табада май чыжылдавы ишетелә, ашказанын котыртып, тәмле исләр дә килә башлады. Җәүһәрия тагын түргә узды, сөйләнгәләп, өстәл тирәсендә мәш килде, нәрсәләрдер турады, «чак кына җылынсын», дип, өстәл өстенә чыгарып кую белән томанланып-парланып киткән яртыны да кече якка алып чыгып китте. Шунысы гаҗәп, Җәүһәриягә карап соклануым торган саен бары тик арта гына барды. Төсе-кыяфәте, йөреш-торышы, сөйләшү рәвешләре — барысы да, барысы да килешле иде. Ходай тәгалә бер бирсә бирә ул дип, хәтта Таҗиның бәхетенә кызыгып та куйдым. Әнә ул табын башында авызын җыя алмыйча утыра Башы түшәмгә тигән, кулларын угалап, сөйләнеп алгандай итте. — Болай будгач, Фәйзи туган, бу инде пир на весь мир була . — Табындагы нигъмәт-ризыкларны минем алгарак этебрәк куйды — Менә бит, ә!.. Бераздан табын бөтенләй түгәрәкләнде. Урта бер җиргә чажылдап торган зур гына таба куелды — Ягез, җәмәгать!—диде Җәүһәрия һаман да кояш кебек балкып.— Әйдәгез, җитешегез. Кем әйтмешли, хәзинәдә бары. Табын яны җанланып, бер мәлгә гөрләп торды. Беренче тостларны очрашу, дуслашу, хәтта туганлашу хөрмәтенә күтәрдек. Бераз капкалап, карынны чак кына ялгап алгач, дөнья хәлләре турында да сүз куертыр халәткә килдек. Таҗи үзенең туган энесе белән кызыксынды. — Әйбәт кенә эшләп ята,—диде хатыны —Сәлам әйтергә кушты. — һаман шундамы? — Шунда. Хәзергә әле район үзәгендә эшләп йөриләр. Тракторларына ремонт ясыйлар. Кайтса да, шул мунча кереп, өс-башын алыштырырга гына кайта. — Ә укуы? Кичке мәктәпкә язылган иде түгелме соң? — Укуын да ташларга уйламый. — Һади укый дамыни әле?— Бу сорауны мин бирдем. — Бик уңган ул! Типсә тимер, басса бакыр өзәрдәй егет ул хәзер.— Җәүһәрия, кинәт тигез тешләрен күрсәтеп, кабат мөлаем генә елмаеп алды да өстәп куйды:— Чын әгәр! Хәтта, җан көйдергече дә бар... Сүз ипләп-җайлап кына яңадан Таҗига күчте. Сылу хатын иренең күңелен күрергә теләгән сыман итеп, сүзне Таҗиның «сакаллы сабый» булгач сабак укып, белем туплап йөрүенә күчерде. Әңгәмәнең шулай җайга салынуын күреп, мин дә үз чиратымда: «Ә ник үзегез укымыйсыз?»— дип. Җәүһәриягә сорау бирдем. Аның өчен Таҗи җавап кайтарды: — Укый иде. Кичен йөреп унынчы классны тәмамлау белән, укырга җибәргәннәр иде үзен. Райкомол аша... А как же! Җәүһәрия бөтен ЙЙПМ Р ай°нында берәү ул. Ин. алдынгы савымчы дип күтәреп кенә р иләр үзен Тик менә укуын гына дәвам итә алмады. Институтны агт!?41' к>Рсыннан ук ташларга туры килде.— һәм шунда ук төзәтенеп өстәде — Дөресрәге, укуын ташларга мәҗбүр булды. . НәР сә - әллә уку бик авыр бирелә идеме?—дидем мин кабат сорау биреп. * Бу юлы Җәүһәрия үзе җавап кайтарды. ' < . Хикмәт укуның авырлыгында түгел иде.— Аннары әйтергәме- 5 әнтмәскәме дигәндәй бер генә мизгелгә икеләнеп торды да, тезеп кит- < те J аж - н әнисенең, ягъни кайнанамның, хәле кинәт начарланды. To- ? рып иөри алмас булды. Җитмәсә тагын, Таҗины да укырга өнди баш- 5 ладылар Киңәш-табыш иттек тә шулайрак хәл кылдык. Шуның өстенә ♦ әле тагын, яңа гына өйләнешкән чагыбыз иде.. — Бу сүзләрне әйткән- “ дә, Җәүһәриянең күзләре көлә, йөзеннән сөенеч, куаныч нурлары балкый, х гомумән, бу сылу хатынның йөзе ниндидер нур, илһам белән өртелгән 8 иде. л Таҗи да көлмичә булдыра алмады. ь — Ул ягы да бар иде, әлбәттә,— диде ул. * Күңелемнең кайсыдыр бер чите белән, Җәүһәриянең институт хәтле к институтны ташлау вакыйгасында чак кына гаделсезлеккә охшашлы нәрсә барлыгын сизенгәндәй булдым, һәм кабат сорау бирдем. — Луыгызны ташлаганга үкенмисезме соң? Күпмедер вакыт үткәч үкендерә ул... Җәүһәрия капылт кына җавап кайтармады Күркәм йөзеннән сизе- лер-сизелмәс кенә күләгә йөгереп үткәндәй булды. Әмма шунда ук эчкерсез күтәренке тавыш белән кырт кисеп әйтте: — Юк, үкенмим!..— диде ул. Йөзе яңадан нурланып ачылып китте аның.— Юк, һич кенә дә үкенмим. Аның каравы менә Таҗи укый. Икебез дә укымышлы, икебез дә, мәрхүмә әнкәй әйтмешли, урындагы кеше булсак, тормышны кем алып барыр соң! Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем салыр, дигән сыман булыр иде ул. Аннары бит, хатынкызның әле тагын мең төрле башка мәшәкатьләре дә була...— Җәүһәриянең сүзе бетмәгәнлеге, аның тагын нәрсәдер әйтергә җыенуы йөзенә чыккан. Чак кына бүлтәебрәк торсалар да, гаять килешле алсу иреннәре һәм очкынлы күзләре елмаялар иде аның. Бермәлгә сынау карашы белән икебезгә дә күз төшереп алганнан соң, болайрак дип сүзен ялгап китте:— Тагын шул кадәресе дә бар, Таҗига начальник, ягъни урындагы кеше булу ифрат та килешә. Ул бит инде элек тә, бәләкәй генә булса да, нәчәлник кисәге иде. Соңгы өч елын авыл Советында секретарь булып эшләде. Аның телефоннар, тәти кара савытлары куелган өстәл артында утыруларын күрсәгез, шаклар катар идегез инде менә!.. Җәүһәрия, бу юлы да чак кына арттырыбрак җибәрүен үзе үк сиземләгәндәй булды, һәм берни дә булмагандай, җәһәт кенә урыныннан кубып: «Ягез әле!.. Җитешегез инде, хәзинәдә бары...» — дип ду китереп безне кыстый башлады Хәтта кыстап кына да калмады, өлгер-җитез куллары белән, табындагы ризыкларны безнец алга шуыштыра башлады. Бетен дикъкатем Җәүһәриядә иде минем Ирексездән анын хатын- кыз өчен бераз эрерәк булып күренгән кулларына игътибар иттем Хәрәкәтләре төгәл, җитез, искитмәле. Куллары кулга йокмый. Сул кулының исемсез бармагында юкарып беткән, өзелеп чыгар хәлгә килгән кашсыз көмеш йөзек Ә бит тирәнтенрәк уйлап карасак, бу эшчән, жи- тезөлгер кулларны жәүһәр ташлары белән бизәсәк дә. аз булыр төсле иле Чөнки гади куллар түгел иде алар. Шулчак мине ниндидер гаять зур, әйтеп бетергесез соклану хисе яулап алды Менә шушы куллар бит безнен тормышыбызны алып бара, безне тукландыра, киендерә Менә n v куллар шушы хатыннар бит инде түзә алмаслык авыр сугыш вакытында һәм аннан сокгы елларда тормышнык мен мәшәкатен үз иңендә тотып, ярым ташландык, таркау хуҗалыкларны төптән җигелеп өстерәп барды Үзләре ачлы-туклы булырлар иде. Эшләгәннәренә бәһасе сукыр бер тиен тормаган хезмәт көненнән башка әйбер бирмәсләр иде Куллар’ Менә шундый бер пар кул минем алда Көннең-көн буе чатнама суыкта булу сәбәпле, алар кызарып, чак кына шешенеп, җилсенеп киткәннәр Бу куллар үзләре якын күргән кешеләре өчен теләсә нинди эшләр дә башкарырга әзерләр Кирәксә, алар, күкрәкләре читлегендәге йөрәкләрен дә төбе-тамыры белән йолкып алып, сөйгәненең аягы астына салырга әзерләр. Минем каршымда бер пар кул... Йөз чакрымнан артыграк җирдән, җилкә тамырын чиләндереп, кечерәк ат йөге кадәрле 4ана тартып килгән куллар. Юк, зарланмыйлар алар. Киресенчә, йөрәк парәсенә, сөйгән кешесенә ярарга тырышалар, аның күңелен күрергә телиләр И-и, хатын-кызлар! Безнең тиндәшсезләребез! Никадәр көчкә, ихтыярга ия сез, кайнар йөрәкле, киң күңелле, олы җанлы, бай хисле сез, безнең хатын-кызларыбыз. Рәхмәт, сезгә!.. Шулай утыра торгач, ярты төн якынлашканын сизми дә калганбыз. Минем бит әле, дусларым, кайтасы да бар,—дип. киң күңелле, кунакчыл хуҗалар белән саубуллашканда, төнге уникенче ярты җиткән иде инде. Киенгән арада, аларны да парлап кунакка чакырып, адресымны. телефонымны язып бирдем. Икәүләшеп баскычка кадәр озата чыктылар. Кулларны кысышып, кабат саубуллашып торган арада, фатир хуҗасы да кайтыд җитте. Җәүһәрияне абайлап алу белән, иң кадерле, иң якын туганын күргәндәй. күгәрчен кебек гөрли дә башлады. Әйтерсең лә. Җәүһәрия аңа тау кадәрле бәхет алып килгән. — И-и. җаныкаем ла! Җәүһәрия килгән ләбаса! Менә куандырдың менә рәхмәт!—дип, хуҗа хатын сайрый калды, мин китеп бардым. 3 Гази, әрнү-сызлануларга чыдый алмыйча, ут сулап, урын өстендә ята. Йөрәген ялкын өтәли. Сызланулары бәгыренә төшә. Кичәге тәкать тота алмаслык газап чигүләр бүгенгенең күләгәсе генә булган икән дип уйлый ул. һәркөн шулай. Өендә ята Гази. Үзе шулай теләде. Врач кешегә шифаханәдә яту килешми янәсе, бигрәк тә үзе эшләгән больницада... Йөрәген үткен хәнҗәрләр белән актаралармыни, чыдар әмәлләре юк. Чигә тамырлары дык-дык тибә, авыр чүкеч белән суккан сыман. Авырту исә. ярга бәргән дулкын кебек, килә.дә кага, килә дә кага. Вакыты белән бу иза чигүләр түзә алмаслык дәрәҗәгә җитә, шундый чакларда Газиның зиһене томаланган сыман була Андый мизгелләрдә: мөгаен, менә шулай үләләрдер инде дигән шыксыз уй миен өтәләп алгалый. Бакча ягына караган ачык тәрәзәдән май ае һавасы бөркелә. Аннан, чәчәккә бөреләнгән карлыган, кура җиләге куагы исе белән аралашып. Кама-дәрья исләре, дегет-сумала исләре дә керә. Пароход, буксирларның. бер-берсен сәламләгәндәй яки мәңгегә саубуллашкандай, су- зып-сузып кычкыртулары, җим эзләп, бакча артындагы елгачыкка кергән акчарлакларның нәрсәгәдер сыкрап-өзгәләнеп кычкырынулары Газиның ансыз да тәмам эштән чыккан сырхау йөрәген меңгә телгәлиләр. Пристань янындагы затон тирәсе дә тыныч түгел. Суднолар ремонтлау мастерскойларында көн дими, төн дими хезмәт кайный. Әнә. хәзер дә иллаһи зур чүкеч белән суккандай, нәрсәдер пошкыра, ухылдый. Төн җитте исә, Гази ул якка күз салмаска тырыша. Чөнки аҗаганга охшаган зәһәр балкыш яктылыгы, үзенең дәһшәтле канатын җилпегәндәй. бөтен күк йөзен айкый, актара. Электросварка шулай итә. Кеше үләр алдыннан бөтен үткән тормыш юлын күз алдыннан кичерә дигән сүз. мөгаен, хактыр. Гази да уй эчендә. Ул секундлар эчен дә әллә ни кадәрле вакыйгаларны, шатлык-куаныч, кайгы-хәсрәт тулы гомерен күз алдыннан үткәрә Юк, кичә район больницасының баш врачы белән ике арада килеп чыккан низаг, йөрәк пристубы башлануга сәбәп булган җәнҗал турында уйларга теләми Гази Уйлыйм дисәң, җәрәхәтле, кан саркып торган йөрәккә дәва булырлык, хәтер диңгезе офыгыннан калкып килгән кояш ♦ кебек, җанны иркәләп-назларлык истәлекләр дә бихисап... < Ни хикмәттер, кеше узган гомеренең истәлекләренә бирелим, үткән- 5 нәрне күзаллыйм дисә, еллар томаны эченнән һәркайчан тормышның < авыр, ачлы-туклы, ярым-ялангачлыкта үткәрелгән күләгәле яклары түгел, £ иң кадерле мизгелләре, иң шигъриятле минутлары гына килүчән була S икән. Газины да уйлары, елларны кире чигендереп, гомер юлының ба- ♦ шына — ерак-еракта калган иң кадерле балачак хатирәләренә алып “ киттеләр Миенең кайсыдыр борылмаларында, иртән күргән төш сыман х гына булып сиземләнгән- балачак хатирәләре, якты күренешләр бөтен 3 тулылыгы белән гәүдәләнеп күз алдына килә башлады. Шуннан аңла- £ ды Гази- балачак тәэсирләре күңелдән беркайчан да җуелмый, һәрчак н аяз, һәрчак бәйрәм булып мәңгегә хәтердә кала, саклана икән. Тикмәгә * генә: бала чак — баллы чак, дими торганнардыр шул. « Балачак истәлекләре Газины, үзләренең адаштыргыч сихри сукмак- лары белән һаман-һаман бик еракларга, бик кадерле, уйлаганда гына да чиксез ләззәт, татлы зур куаныч бирә торган чакларга алып киттеләр. Җитмәсә тагын ул вакытлар шул хәтле якында — менә генә, кул сузы- мында гына... Әле дә булса хәтерендә Газиның: Гөлүсәләрнең аларда өйдәш булып торган кышлары иде. Әниләре ачы таңнан торып эшкә китә. Эшләре җиңел түгел, әнисе белән Гөлниса апасының зарланып әйткән сүзләренә караганда: «җиде тиреләре чыкканчы, беләкләре өзелеп төшкәнче», кайсыдыр байның бөркәүле ындыр табагында җилгәргеч әйләндерәләр, һаман да әле күңеле ятарлык эш таба алмаудан ут йотып йөргән Иргали абыйлары да өйдә юк. Балалар үзләре генә. Менә бер заман уяналар. Күзләрен ертып ачу белән, әниләре әзерләп калдырган ризыкларын ике кабып, бер йотып, ялт иттереп куярлар иде дә. и-и китәр иде уен’ Өйнең яртысын диярлек биләп торган сәке өстендә шайтан аягын сындырырлык. Бала-чагалар тезелешеп йоклаган урын-җир өстенә, сандык башына өеп куелган юрган, мендәр, ястык, киез ише нәрсәләр дә ишеп төшерелгән. Ишек катындагы чөйдә эленеп торган соры сәләмә кайры тун да шунда. Тузган мендәр-ястык сүрүләреннән тирә-юньгә йон оча, тузан күтәрелә. Беркавым уйнап, тәмам хәлдән тайгач, тынычрак уенга күчәләр. Башта «өй-өй» уйныйлар. Аннары «әти» белән «әни» уенына керешәләр. Гази — «әти», аяз күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзле Гөлүсә —«әни», Таҗи белән Һади — балалар. Нәни Һадины мәче баласы урынына асып йөртсәләр дә, түзә — елау юк. «Әни» кеше шактый кырыс. Әнә ул маңгаена, күзләренә төшкән чәчләрен сыңар кулы белән селтәнеп кенә төзәткәндәй итә дә яңарак кына җәеп куйган урынга «балаларын» яткыра башлый. — Ягез, җәтрәк ятыгыз. Аннары, иртә якта уятыр хәл юк үзегезне. Таҗи, энеңне кысрыклама... Кара әле син аны, нинди хәйләкәр’ Аңа гына йомшак булсын да аңа гына җылы булсын икән, Таҗи белән Һадины иске бишмәт белән баштанаяк томалап куйгач. Газига да чират җитә. — Әйдә, әтисе, син дә ят, иртән иртүк торасың да бар... Гөлүсә Гази белән янәшә ята. Үзенең очлы терсәкле арык беләкләре белән Газины муеныннан кочаклап ала. «Әни» кеше анда да тиз генә тынычланмый, әледән-әле: ягез, шаулашмагыз, җәтрәк күзләрегезне йомыгыз дип әмерләр биргәләп куя. Бу уен да озакка бармый, үлеп ашыйсылары килү «йокыларын» бик тиз ача аларның. Янә дәррәү кубып сикерешеп торалар да. алабута кушылган арыш оныннан талган болгатылган казан янына ташланалар. Инде икеме-өчме тапкыр кырылган казанны яңадан ялтыратканчы каезларга керешәләр. Гаҗәп хәл! Якадан берәр кашык чамасы талкан касмагы кырып алына. Бүлү гадел: мич авызы өстендәге кучкар өстенә тезеп куелган, кырыйлары кителеп беткән чаган кашыкларга дөньяда берни белән дә чагыштыргысыз тәмле ризык — берәр чеметем талкан касмагы салына. Бар да һәйбәт булыр иде, тик менә Гөлүсәнең әтисе генә җанын кая куярга белмәгән кеше сыман, бик тә күңелсез йөри. Алай гына да түгел, кайтып, тәрәзә буендагы эскәмиягә утыра да. дөньялардан киткән дәй башын иеп. тавыш-тынсыз кала. Әйе. соңгы вакытларда Иргали үзен, кайнар ком өстенә чыгарып ташланган балык сыман хис итте. Кая барып бәрелергә белмәде ул. Күңеле тулы хәвеф, киләчәге өчен хафалану Чыннан да. һичбер җирдән фәрман көтәрлеге, өмет итәрлеге юк бит. ичмаса Шулай бәгырь көйрәгәнгә тәкать тота алмыйча, үз-үзенә мең дә беренче кат: инде нишләп карарга? дип сораулар да биреп куйгалады Әмма, шушы бердәнбер соравына да төпле җавап таба алганы юк. Тормышы актык чиккә килеп терәлгән Иргалинең башы каткай, фикерләре чуалган, зиһене томаланган иде. Типсәң тимер өзәрдәй башың белән, йортсыз йомран кебек сөрлегеп, кеше тупсасын тапта инде, ә! Ж,ил оясына әверелгән өйне, хәзрәт киңәш иткәнчә, күптән инде сүтеп утынга ягалар. Гомердә булмаган һәм булыр дип башына да китермәгән хәл: күңеле урыныннан купты, өмете өзелде, ихтыяры сынды, дөньядан тәмам җаны бизә башлавын тойды Иргали. Эч пошуның һич тә чыдап булмаслыгы басты. Тормышы тоташтан аязмас көнгә әверелде. Күңелен упкындай төпсез, бер генә мизгелгә дә тынгылык бирми торган борчулар биләде. Андый минутларда ул, инде бер тапкыр узган кара ачлык елында, ниндидер могҗиза белән генә үлемнән котылып калган хатыны, нәни зәңгәр күзен мохтаҗлыкта, киемсез-ризыксыз яшәтүе өчен әрни, изалана иде. Хәзер дә әле алар бик ябыклар, юкарып, хәлсезләнеп калганнар мескенкәйләр. Иргали менә ничәнче кат инде: әллә чыннан да вак нэпман Иван Дәдәйгә барып эшкә ялланып караргамы? дип өмсенеп куйгалады Әнә, дүрт куллап кабул итәчәкмен дип калды бит. Яхшымы-яманмы, яши торырга фатир да бар. Кешенең көче — эшендә, диләр. Иргали дә умыртып эшләр иде. Алар бит бөтен нәселләре белән беләкләре өзелгәнче эшли торганнар. Сул як җилкәсенең яралы булуына да карамастан. аллага шөкер, хәзергә әле дәрт-дәрманга әҗәткә кермәс шәт. беләгендә көче, йөрәгендә дәрте ташып торган чагы, һәрхәлдә, олаучы булып кына эшләрлеге бар. Ләкин шунда ук икенче бер уй миен кимекли башлый Көнлекчегә ни көн дигәндәй, Иван дәдәйдән эшләп алган ике-өч кадак он яки пешкән икмәк белән нишли генә алыр соң ул? Кайчан соң. чын адәм баласы кебек, тәмам аякка басачак, атлысыерлы булачак, йорт-җир әмәлләп керәчәк? Игенче икәнсең, аты да кирәк, «атсыз кеше — затсыз кеше», димәсләр иде аны! Менә шулай ут йотып, киләчәге өчен тоташ хафаланып, үзенең болай яшәвен мәхшәргә тинләп. баш ватып йөргән көннәрнең берендә, тагын бер вакыйга булып алды. Әлеге хәл бөтенләй чыгарыннан чыгарып ташлады аны. Шәфкатьле хуҗабикә — Зәйтүнә: әнә, тагын бер бичара саилче хәер сорый дип. бер бәрәңге алды да җилкапка төбенә килеп туктаган бичара җан янына чыгып китте. Аннан ул, туңып-күшегүдән тәмам кешелектән чыккан, бер кыз бала ияртеп керде. Бу - Гөлнисаның бертуган апасы Миңнисаның кызы Миңсылу иде. Иргали аны ямау өстенә ямау салынган, терсәкләренә кадәр күтәрелгән кыска җиңле сәләмә бишмәте белән, нәкъ әнисенеке кебек ярты йөзен диярлек биләп торган, зур коңгырт кара күзләреннән таныды. Бичара бала, керә-керешли үк, кулындагы төенчеген ишек катында ташлады да. җан өшеткеч тавыш белән «Гөл апа-аем!.. Апаем ла!.. инисез дә калдым бит!.. Әнием үлде... Нишлим? Кая барыйм?..» дип, мич буенда кайнашкан Гөлниса апасының иңенә барды да сарылды. Өидәгеләр тораташ кебек каттылар да калдылар. Иргалине иң тетрәндергәне — Миңсылуның «Нишлим? Кайларга барыйм?!» дип, ♦ үз-үзен белешмәс дәрәҗәгә җитеп үксеп тыпыр-тыпыр килеп биюе булды. < Кыз баланың үз үзенә такмак әйткәндәй җылап «биюе» шулкадәр 5 күНел әрнеткеч булды, Иргалинең бөтен тәне чымырдап китте, бәгыре < меңгә телгәләнде. з Көч-хәл белән тынычландырдылар Миңсылуны. Гөлниса да җылый S — Чү-ү, үскәнем1 Нишләвең бу? Тынычлан. Менә, мин бар, әнә “ җизнәң бар Тынычлан! Бездә генә яшәрсең. Алай итенмә. Моңарчы 1 бергә-бергә яшәгән идек бит әле. Бар да рәтләнер, әйткән иде диярсең S менә. Ялгыз түгел син, үскәнем, түгел. Туганыбыз ич син безнең... 2 Тормыш, әнә шулай, әле бер, әле икенче хикмәтләрен чыгарып, £ михнәтмәшәкатьләрен өстәп кенә торды. Ансыз да өзек тә төтек тор- s мышларына тагын бер ятимәнең килеп өстәлүе казык башына тукмак п булды Иргалинең башы иңрәде, аяккулын тәмам тотрыксыз итте. Менә « шулай үзен-үзе күрәсе килмичә, кая барып бәрелергә белмичә йөдәп йөргән бер мәлдә, кабат Бәһрам җизнәсе янына барып чыкты. Үзенең хәлен аңлатырга иде нияте. Җизнәсенең нык иманлы, олы җанлы кеше булуына мыскал да шиге юк иде аның. Билгеле, барып керү белән, аһ-ваһ килеп зарлана башламады ул, шулай ук бик тә ярдәмгә мохтаҗлыгын да чыгарып селекмәде. Алай итәргә ул бит ниндидер әрсез алабай түгел. Бары тик бик тә уңайсыз, ифрат та җайсыз бер хәлдә калуын гына төшендерергә теләгән иде Иргали. Әмма гелән моң-зар, copay-үтенү, ялыну-ялвару гына ишетергә күнегеп-ияләшеп беткән Бәһрам җизнәсе аның сүзләрен үзенчәрәк аңлады булса кирәк. — Әһ-һ, Иргали туганым!—дип башлады ул, шактый ук ризасызлык сизелеп торган тавыш белән.— Күрми, аңламый дип уйлыйсыңмы әллә? Барысын да күрәм, барысын да аңлыйм, тик нишли алам? Кая карама — хәерчелек, бөлгенлек. Күпчелек халыкның тормышы актык чиккә җитеп тәмам коелып төшкән. Башта сугыш, соңрак акгвардиячеләргә, чит ил интервентларына каршы аяусыз көрәш халык хуҗалыгын кара җәяүлегә калдырды. Шуның өстенә, халыкның котын очырып, бугазыннан буып алган ачлык афәте Так что, туганкаем, мин сиңа ярдәм итү түгел, хәтта вәгъдә дә бирә алмыйм Хөкем карарыдай рәхимсез булып яңгыраган бу сүзләр, дуамал холыклы, ярсу хисле, хис-тойгыга тиз бирелүчән Иргалине әллә нишләтеп җибәрде. — Мин, Бәһрам җизни, синең янга хәер өстәп, таштан юкә суй- дырмак булып кермәгән идем,—диде ул йөзенә кара коеп —Белгән, күз күргән өлкән кеше, берәр җүнле киңәш бирмәсме, дип килүем иде Алайса, кичер — Бәһрам кинәт үзгәрде, тавышына кадәр йомшарды.— Әһ-һ,’ туганкай, белмисең хәлләремне! — Беләм... — Ай-һай! Бүлмәдә авыр тынлык урнашты Тәрәзә артында катып, тәмам боз’ лавыкланган кантарлы юлдан, буш арбасын яман доңгырдатып, бер атлы узды „ . Зиһенен чак кына җыйган Иргали янә телгә килде. Ул менә ничәнче кабат инде: әллә кала тирәләренә сугылып, берәр сезонлы эшкә ялланып карыйммы икән, дигән нияте барлыгын әйтте. Өлкән кардәшенең моңа да җавабы әзер. — Бар! Синең кебек эшсез әтрәк-әләмнәр, фәкыйрь-фокралар каланың үзендә беткән ди.— Бәһрам үзенең артык турыдан яруын чамалапмы, янә үзгәрде һәм үзенчә бик тә төпле, бик тә урынлы киңәш биргән сыман итеп, болай диде:— Тик шуны бел: берни дә кыйрата алмассың. Ә инде минем киңәшкә килсәк, шул: түзә алмаслык авырлыкка төшкәндә дә, көтүдән, ягъни халыктан аерылма, киресенчә, аңа ныграк елыш. Бәхетне аны читтән эзләмиләр. Аннары, яхшымыяманмы, алар бит синең авылдашларың Коелып төшкән тормышны рәткә салу, аякка бастыру өчен көрәшәбез түгелмени соң! Башкалар берни белән дә санашмыйча, кирәксә, җаннарын да бирердәй булып тырышканда, кызылармеец башың белән читтә калыр идеңме әллә? — Минем ишеләр әнә шахтагадыр, анда-мондадыр китеп торалар ич... — Минем башкаларда эшем юк. Минем алдымда фронтовик, ниһаять, революция солдаты тора. Иргали дә үз чиратында сүз кыстырып куюны кирәксенде. — Революция ясалды... Кызып киткән Бәһрамга әйтерсең шушы сүз генә кирәк булган. ' — Әй-йе, ясалды. Әмма, властьны кулга алу — ул әле ярты эш. Менә хәзерге положениедән чыгып кара син. Әнә күр, дөньяны мур кырган диярсең. Ачлык-ялангачлык турында әйткән дә юк... Бөтен нәрсә җимерек тә ташландык хәлдә. Завод-фабрикалар эшләми. Бөтен көч хәзер шул завод-фабрикаларның торбаларыннан төтен чыгара башлауларга юнәлтелгән Бер көн кайсыдыр, кем икәнен чурт белгән анын: хезмәтсез эшче — шул ук сукбай, җирсез мужик — бандит, дип тора иде. Уйлый калсаң, өлешчә хаклык та бар бит әлеге сүзләрдә. Авыллар турында әйткән дә юк: кая күз салма, тәрәзә-ишекләре кадакланган буш өйләр Боларны без — большевиклар торгызмыйча, кем торгызырга тиеш соң?!.— Бәһрамның тавышы кырысланганнан-кырыслана барды. Кашларын сөзәк маңгай уртасында җыерып, текәлеп карап, сүзен дәвам итте: — Бәлки, мин партия әгъзасы түгел, дип әйтергә тели торгансыңдыр?. - Әй-йе! Әгәр дә партия әгъзасы булсаң, мин синең белән башкачарак сөйләшер идем... Шунда Иргалинең күзләре Бәһрам җизнәсенең чабып ташлаган карабодай сабагына охшаш кызгылт-күгелҗем төстәге кан тамырлары белән чуарланган кулына төште. Бу кул яман да нык калтырый иде. Әмма. йөрәге тәмам урыныннан купкан Иргали, каяндыр бик тирәннән, күңел түреннән күтәрелгәннән-күтәрелә барган үпкәсен белдермичә тыелып кала алмады. — Ярар, Бәһрам җизни,— диде ул, рәнҗү, хәтере калуын яшереп маташмыйча.— Житте! Мин синең янга талашу-тәмсезләнү өчен килмәдем. Гәрчә, күңелемдә сиңа карата үпкә төере булса да... Син бит, туган гына түгел, ә ил агасы була торып, газиз әниемне дә саклап кала алмагансың Күрше-күләннәр әнә күәс төбен чайкап булса да эчергәннәр. Хатыным белән нарасыемны да шул ук күршеләр, ишекне ватып кереп, үзең әйтмешли, ач үлем афәтеннән йолып калганнар... Моңарчы Бәһрам җизнәсенең җәберсенү билгеләре, рәнҗү чаткылары гына ярылып яткан йөзе күзгә күренеп үзгәрде, яңак итен чәйнәгәндәй, бит мускулларын, мыекларын селкеткәләп куйды. Яман иде кыяфәте. Менә ул. сирәк шадра бизәгән йөзен Иргалига таба борды һәм кысылган тешләре арасыннан мондыйрак сүзләр сыгып чыгарды: — Син миңа шул турыда әйтергә дип килгән идеңме? Монда килгәнче ин әүвәл, әнә, зиратка кереп зиярәт кылып чыгасың калган. Шунда күрер идең хикмәтне.. Яңа өлеше аркылыга-буйга чакрымга җитә язды Ике мәхәлләле авыл өчен чамадан тыш бу Иргали бу сүзләрне бүтән тыңлый алмаячагын сизенепме, җизнәсен бүлергә мәҗбүр булды. — Ярар, җизни, бигайбә. Ни уйлаганымны кайчандыр бер әйтергә тиеш идем бит инде,— дип. эскәмия өстендә яткан бүреген йолкып алып башына чәпәде,— һәрхәлдә мин. хатыным белән газиз нарасыемның тамазын тундыру. өс башын бөтенәйтү әмәлен табармын. Ул, бәрелә-томырыла, урамга чыкканда, тирә-юньне ак кәфенгә РеРуә теләгән сыман, чынлап торып кар ява башлаган иде инде. Иргали урамга чыккач та, барыр юлын оныткан кеше сыман, чигәләрен угалап, бер мәлгә туктап торды. Зиһене чуалып, башы каткан ♦ иде аның. Нәрсә бу? Ни өчен әле Бәһрам җизни аның белән шулай 5 сөйләште. Күрче зинһар, һәр сүзе хөкем карарыдай рәхимсез бит. $ пи өчен шулай? Бәлки, кайтып җитеп, туган туфрагына аяк басмас < борын, Гыйззәт хәзрәт белән якын мөнәсәбәткә кергән өчендер? Ике £ сүзнең берендә «контр» дип телгә алалар бит үзен. Хәзрәттә кунакта S булуы, кунып калуы, шуның өстенә әле җигүле ат алып торуы аларга ♦ ишетелмәгән дисеңмени3 Хәзрәт үзе үк кылган изгелеге турында авыл J буйлап мактанып йөргәндер. Бәлки җизнәсе аның кайтып җитмәс борын = авыл активисты Халәп белән телгә килүен килештереп бетермәгәндер? 8 Яхшымы-яманмы. Халәп бит коммунист кеше. Хәер, уйламаганда-көтмә- ™ гәндә дәрт итеп кызып-кабынып, Халәп белән эләгешеп китүен Иргали н үзе дә өнәп бетермәгән иде. Бу хәл аның күңелендә кара кан төередәй ур- нашып утырып калды. S Ничек кенә булмасын, Бәһрам җизнәсе яныннан чыккан минутларда g Иргали үзен, ничектер, читкә тибәрелгән кеше сыман хис итте. Ә бит кеше—үзен тормышта чит итеп тоймаганда гына кеше. Көннәр уза торды. Кеше бусагасына килеп егылудан да яман нәрсә юклыгын шунда төшенде Иргали. Болай күз көеге булып яшәгәнче, канлы яу кырында ятып калган булсамчы, дигән чаклары да булгалады аның. Аптыраган үрдәк арты белән чумган, дигәндәй шулай тәмам йончыгач: берәр эш тәкъдим итүче булмасмы дип. Чаллы тирәләрен дә әйләнеп кайткалады. Бәһрам җизнәсе янында, тамакларын туйдыру әмәлен табармын дип, бик батыраеп күкрәк каккан иде дә, бар, табып кара. Вакыты да шундый бит аның: икмәкне потлап түгел, гәрәнкәләп тә кадаклап үлчи торган заман. Көннәрнең берендә эш тә тапты кебек. Чаллыда бер артельгә ияреп, затонның өске өлешенә юл тотты. Үз хәлен чамалап, юлда ук эшнең ниндилеге— авырмы, җиңелме булуы белән дә кызыксынды. Янәшәсендә атлаган татар абзыеның җавабы кыска: «Ничава, ияләнгән камыт». Әмма эш урынына барып җитү белән, тәкъдим ителгән әлеге хезмәткә алына алмавы ачыкланды. Бер төркем ир-ат, боз кисәкләре белән аралашкан чал башлы дулкыннар өстендә чайкалган салны сүтеп, бүрәнәләрен ярга чыгарып өяргә тиеш икән. Әмма Иргалинең суга керерлек хәле дә. багор белән бүрәнәләрне ярга таба куарлык чамасы да юк иде. Ахыр чиктә ул яр өстендә эшләүчеләр янына күтәрелде һәм, үзенең көч-егәрен сынап карарга теләгәндәй, озын арканнар, рычаглар ярдәмендә өем өстенә бүрәнә тәгәрәтүчеләр янына килде Бер юан гына бүрәнә астына барып кергән иде, күтәрә башлау белән, чыраен сытып һәм уң кулы белән сул иңбашын тотып, читкә тайпылырга мәҗбүр булды. Бандит пычагыннан алынган яра үзен шунда ук сиздерде. Хәер, сул кулының күкрәк турысыннан ары күтәрелмәвен ул инде болай да яхшы белә иде. Шулай итеп Иргали, пычрак су агып-тамып торган бүрәнә астына кереп, күз карасыдай саклаган шинелен генә пычратып чыкты. Түзә алмаслык авырлыкларга, бәхетсезлекләргә тарыкканда да өметен тәмам җуеп бетерми адәм баласы. Әле дә ярый аның гомерлек юлдашы — өмет дигән тормыш җилкәне бар. Шул яшәтә кешене Шулай уй иркенә бирелеп атлый торгач, искәрмәстән генә яшен камчысын уйнатып алгандай, миендә бер балкыш чагылып китте Иргалинең Ул хәтта бер генә мизгелгә туктап ук калды Күрче зинһар' Спи бит шул ук Казан каласында, ярдәм кулын сузмаса да. һич югында барыл киңәшләшерлек кешесе бар икән ләбаса! Кешесе нинди бит әле. Мәшһүр Казанда гына түгел, ә бөтен губернага танылган, үзлегеннән шифаханә тоткан атаклы доктор Клочкиннын бердәнбер улы. Исеме дә хәтерендә — Илья Олегович. Хәер, ул вакытта Илья Олегович анын өчен бары тик «Ваше благородие?» гына иде. Иргали күпмедер вакыт прапорщик Клочкинда денщик булып торган иде. Офицер булса да, Илья Олегович ифрат та миһербанлы, олы җанлы кеше иде. Иргалине дә кимсетмәде, башкаларга да кыерсытырга ирек бирмәде. Тик шул кадә- ресе бар, Иргалинең Илья Олегович белән соңгы тапкыр очрашуына да биш-алты ел вакыт үтеп китте. Әлеге утлы-кылычлы, канлы-дәһшәтле дәвердә кемнәр белән ниләр генә булып бетмәгәндер дисең. Дөрес, моннан ике генә ел элек Иргали Клочкинның якын дусты Аркадий Алексеевич Тарановны очратты. Уйламагандакөтмәгәндә. Шуның аша Иргали Илья Олеговичның исән-сау икәнлеген белде. Алай гына да түгел, Илья Олегович Иргалине хәтерли икән Хәтта: «Шул татарны күрергә язса, алдына тезләнер идем»,— дип әйтеп әйткән, имештер. Хәер, әйтсә, дә әйткәндер, чөнки Иргали Илья Олеговичның гомерен саклап калган иде Аныкын гына микән? Бәлки үзенекен дәдер... Иргали, кем беләндер әрепләшкән сыман итеп, үзалдына сөйләнеп алды. — Пычагымамы миңа синең тезләнүең? Әгәр дә син чын кеше икәнсең, әйдә, ярдәм кулы суз. Бер дә булмаса, җан саклар акча юнәтерлек, кулдан килерлек хезмәт табыш. Менә, ичмаса, булыр эш!.. Күптән узган вакыйгалар искә төшү Иргалинең уй-фикерләрен яңартып җибәрде. Үзенең туган ягы. туган-тумачалары белән саубуллашып, сугышка дип чыгып киткән чаклары күз алдына килде... Шунда бер бик ачы хакыйкатькә төшенгән иде Иргали: чутка да саналмаган, чүп урынына да тормаган икән солдат гомере. Моны ул солдатка алынуның икенче көнендә үк үз башыннан кичерде. Иң әүвәл. Чаллыга алып килеп, ниндидер иске баржаның караңгы трюмына дыңгычлап төяп, Казанга илттеләр Ристаннар урынына алып бардылар, ачлыктан интектерделәр, Идел-дәрья өстеннән баруларына да карамастан, бер йотым суга тилмерттеләр Казанда да хайваннар урынына көрән төстәге вагоннарга төяделәр Шулкадәр тутырдылар, утырып тору түгел, басып барырга да урын җитәрлек түгел иде Җәйге челлә вакыты Үзе кызу, үзе тынчу Шулай булуга да карамастан, томаланган ишекләрне ачты юк, солдат — кеше түгел, дөмекмәсләр, янәсе. Өч атна чамасы иза чиккәч, ниһаять, вагоннарның ишеге ачылды. Янә көтү урынына куып, каядыр алып киттеләр Ахыр чиктә аларны урман ышыгына посып утырган казармаларга илтеп яптылар Менә кайда булган икән ул тәмуг төбе. Миләр кайнап чыгарлык челләдә мылтык астырып, төрелгән шинельне җилкә аша салындырып, көрәк, тагын әллә никадәрле тимер-томыр күтәреп, хәлең бетеп, йөрәгең авызыңа килгәнче йөгертерләр, иза чиктерерләр иде. Чак кына хәл алырга дип туктатсалар, каяндыр руханилар килеп чыгып, турылыклы хезмәт итәргә өндиләр, немецлар илебезне коллыкка төшерергә тели дип нотыклар сөйлиләр, «бу соңгы сугыш, сугыш — изге эш», дип өстәп куярга да онытмыйлар Ул да булмый, солдатлар арасыннан берәве чыгып: бу сугышның безгә кирәге юк, бу сугыш безнең кебек гади хезмәт ияләренә бары тик ачлык, ялангачлык кына китерә, каныбызны коя дип үгет чәчә башлый Аптыраш белән йөдәш, кемне тыңларга да белгән юк. Нәкъ шул көннәрдә, хәрби әзерлек, хәрби өйрәтүләрнең иң кызган дәверендә, Иргали солдатның да тормышында җитди генә үзгәреш булып алды Казармага фельдфебель кереп, русча белгәнрәк. дөнья күргәнрәк, төскә-биткә дә чибәррәк, буйгасынга да таза-ныграк күренгән унлаган татар солдатын сайлап алды. Солдат «уеннары» үтә торган плацка чыгарып тезде Бераздан нәрсә турындадыр гәп сатып, көлешәкөлешә, иңнәренә алтын погоннар таккан, бер төркем яшь офицерлар күренде. Бар I да ачыкланды денщик сайларга дип килгәннәр икән Иргали каршына да уртачарак буйлы, тар җилкәле, әмма шактый ук сөйкемле бер офицер килеп басты Күзләре очрашты. Иргали үрә каткан килеш тын да алмыйча торды. «Татармы?» — булды офицерның беренче соравы. Ни- е рәк җавап кайтарырга кирәклекне Иргали яхшы белә, беренче көннәрдә үк арт сабакларын укытып өйрәтеп куйганнар иде инде. «Так точно, паше благородие!» — «Кайсы яктан?» — «Кама буеннан, Ваше благородие». Сары пошлак елмайды. Мыек чылгыйларына перчаткалы кулы оелән кагылып алганнан соң, үзенең нинди йомыш белән килгәнлеген әйтте. Иргалинең ризалыгын сорады. Шулай итеп Иргали өчен яңа тор- ♦ мыш башлаңды Бәхетенә каршы, Илья Олегович Клочкин. шактый ук = тыйнак, кешелекле, иң әһәмиятлесе—гадел, тыныч табигатьле кеше 5 булып чыкты. ■ й Иргали тормышның искәрмәстән генә шулай елмаюына шөкерана з кылып бетә алмады. Чыннан да. соры шинельле солдатка ни кирәк тагын. & Аерым фатирда яшәүләре үзе генә дә ни тора. Беркем аның җанына * тими, җәберләми. «Айт-два!» юк. Казармада күргәннәре, анда кичергән- « нәре хәзер инде ямьсез төш булып кына исенә төшә. ? Иргалинең тормышы тагын да тынычрак, тагын да ямьлерәк булыр й иде дә, тик менә Илья Олеговичның җан дусты Аркадий Алексеевич кына килеп аны кыерсыта, көлә, вакыты белән хәтта кешелеген изә. Төн * уртасында аракы таптыруларына да түзәр иде, акчасын биргәч, анысы £ әллә ни авыр түгел, урам саен диярлек кибет. Төнлә кереп ала торган s урыннар да бар. Ул яктан Иргали үзен шактый ук уңган, булган денщик * итеп танытып өлгергән иде инде. s Аракы алып кайтып, капкаларга әйберләр әзерләп куйгач, офицерлар бермәлгә тынып калалар. Соңрак белде Иргали: Илья Олегович белән Аркадий Алексеевич Казанда ук дус булганнар, икесе дә Казан юнкерлар училищесын тәмамлаганнар, үлгәндә дә аерылышмаска сүз куешканнар икән. Ут эченә кергәндә дә бергә керергә, кирәксә, бер-берсенә ярдәм итешергә ант иткәннәр. Ике дус, ике офицер, маңгайларын-маңгайга терәшеп гәп сата. Иргали алгы бүлмәдә, андый-мондый әмер булмасмы дип көтеп утыра. Вакыты белән үз уйларыннан арынып, офицерларның әңгәмәсенә дә колак салгалый. Тыңлый калсаң, харап, чәчләрең үрә торырлык сүзләр сөйлиләр. Бернинди тартынусыз патшаны сүгәләр, сугышны дәвам итү өчен Англия. Франция. Америкадан заемнар алып. Россияне тәмам бурычка батырды, ярым колониаль хәлгә төшерде диләр. Иң гаҗәпләндергәне шунда — патшаны сүгеп кенә калмыйлар, тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр итәргә, аның урынына ниндидер регент, ниндидер бөек князь Михаилны куярга кирәк диләр Игътибар беләнрәк тыңлый калсаң, башың бетәрлек сүзләр дә ишетергә мөмкин. Әгәр дә хак булса, бу сугышка, имештер, бары тик Европадан гына да утызга якын ил тартылган, җитмеш миллионга якын кеше мобилизацияләнгән... Әмма ләкин әлеге тыныч, тук, чиста тормыш озакка бармады, алар- ны резервтан алгы сызыкка озату, ягъни, сугышка кертү турында хәбәр алынды Бу—1916 елның җәе көзгә таба авышкан көннәр иде. Төнлә бик зур саклык белән хәрәкәтләнүләренә дә карамастан, позициягә яңа көч кертелүен дошман белгән, сизенгән булып чыкты Немец разведкасының кирәгеннән тыш яхшы эшләве турында Иргалинең дә ишеткәләгәне бар иде. Таң атыр-атмас борын, җирнең астын өскә китерергә теләгәндәй, дошман ут ачты. Олы калибрлы снарядлар шартлавыннан җир тетрәнеп кенә калмады, тирә-юнь хәрәкәткә килгән сыман булды Окоплар өстендә ут өермәсе уйный, мәрхәмәтсез үлем давылы котыра иде. Баш калкытыр, иркенләп сулыш алыр чама юк Иргали мылтыгын кочагына алды да окоп төбенә чүмәште. Баш очында гына снарядлар ярылудан качаклары тонып, берни ишетмәс хәл- гә килде Өстенә берөзлексез балчык-ком ишелүен генә тойды ул. Бермәлне окоп эчендә хәрәкәт башланды. Караса, ни күрсен, санитарлар, башларын саклау өчен иелгәләп. йөгерәатлый яралыларны ташый башлаганнар икән. Яман күренеш иде бу. Берсенең кулы өзелгән, икенче беоәвенең эче актарылып чыккан, өченчесенең йөзе карарлык түгел, кап- кара кан Кычкыру, ыңгырашу. Дөньясына гына түгел, алласына кадәр ләгънәт уку. Иргали, җиргә иңеп керергә теләгәндәй, окоп кырыена тагын да ныграк елыша төште. Туплардан утка тоту тынарга да өлгермәде, окоплар өстендә икенче бер җан өшеткеч хәбәр таралды: «Га-а-аз!.. Га-а-аз!..» Бу яман хәбәр күпләрне өнсез итте, тәмам тетрәндерде. Иргали дә аякланды. Ышыграк урын сайлап, зур саклык белән дошман ягына күз салды. Әмма, газ дигәннәре дошман ягыннан түгел, ә уң яктагы калкулык өстеннән җибәрелгән икән. Күрде Иргали: сары- яшькелт төстәге төтен, бөтен басу киңлеген иңләп, дулкын тәгәрәвен хәтерләтеп, алар яшеренгән окопларга таба якынлашып килә. Хикмәте хода, төтен кебек һавага күтәрелми, ә җиргә елышып, авыр нәрсә сыман, җиргә сыланып хәрәкәтләнә Туган якларында кыр бәрәңгесен алганда, сабакларын җыеп яндырганда, төтене шушындыйрак саргылт-яшел төстә булыр иде. Ә исенең тәмлелеге турында әйтеп торасы да юк, хәзер сагынып искә төшерергә генә калды. Калкулык ягыннан дулкынланып акканга охшап шуышкан газ, ниһаять, окоплар өстенә дә килеп җитте. Иргалинең иң беренче тәэсире — күзләреннән, чыдый алмаслык дәрәҗәдә әчеттереп, яшь ага башлавы иде. Нәкъ шул мизгелдә, эрегән кургашын салгандай тамак төбе өтәләнде. Тончыга башлавын тоеп, күкрәген тутырып һава алмакчы иде дә, искәрмәстән генә бугазына ялкынлы кисәү тыгып куйдылармыни, кинәт күз аллары караңгыланып китте, егылмас өчен янә окоп төбенә чүгәргә мәҗбүр булды. Шунда ул янәшәсендә генә станоклы пулемет расчеты белән җитәкчелек итәргә тиеш Илья Олеговичны барларга булды. Күрде Иргали: офицерның хәле тагын да мөшкелрәк, һушын җуйгандай, окоп төбенә сузылып ук яткан. Үзе хәрәкәтсез Иргали, җәһәт кенә сикереп торып, офицеры янына ташланды. Әмма Илья Олеговичның буыла-буыла ютәлләүдән сыны каткан, йөзе күм-күк зәңгәрләнгән, күзләре аларган иде. Иргали аның башын күтәреп тезенә салды, дәшеп карады. Тик инде офицерның аны ишетерлеге дә, сүз катып җавап кайтарырлыгы да калмаган иде. Бераздан авыз-борыныннан, соңрак колакларыннан кан китте. Иргали каушый калды. Нәкъ шул вакыт авыз-борынын ниндидер аксыл чүпрәк белән томалаган Таранов күренде. Окопның ермачланып беткән борылышыннан атылып килеп чыкканда, кыяфәте акылдан шашкан кешене хәтерләтә иде Ул каядыр соңга калудан курыккан кебек, килә-килешли үк Илья Олеговичның башын тотып утырган Иргалине төртеп җибәрде. Аннары дусты өстенә иелеп: «Илья! Илья Дорогой мой Шулай итеп саубуллашабыз дамыни инде?!.» — кебек сүзләрне тәкърарлый башлады Әмма жан дустының хәле аның сүзләрен ишетүдән узган иде инде. Илья Олеговичның йөзе күзгә күренеп кара-кучкылланды, бераздан, җан биргәнгә охшап, аяк-куллары тартыша башлады. Таный алмаслык кыяфәткә кергән Аркадий Алексеевич, дустының күкрәк кесәсеннән нәрсәдер эзләгән сыман хәрәкәтләр ясап катнаштыргандай итте дә, аннары җан дустын бу газаплардан азат итәргә теләптер инде, кобурасыннан пистолетын чыгарды. Бермәлгә дустының җан әсәре калмаган йөзенә карап пистолетын Илья Олеговичның йөрәк турысына терәде... v Иргалине нинди көч урыныннан күтәргәндер, хәзер инде башына да сыйдыра алмый «Не сме-ей-йть!. » — дип, яшен ташы сыман атылып, Илья Олеговичны үз гәүдәсе белән каплавын сизмичә дә калды. Бүтәне ничектер үзеннән-үзе эшләнде. Иң элек Аркадий Алексеевичтан аралап алган офицерын, бала урынына күтәреп, окоп кашына салды. Аннары узе дә мәче тизлеге белән өскә ыргылды. Шундый ук җитезлек белән офицерын, лафеты җимерелеп кырын ауган туп ышыгына тәгәрәтеп төшерде Бары тик шуннан соң гына, мылтыгын иңенә элеп, бушап калган куллары белән җан барлыгы да сизелмәгән Илья Олегович гәүдәсен җил искән якка, куе әрәмәлек белән капланган калкулык булырга 60 Ниһаять, Иргалигә дә чират җитте? Ул да аягына күтәрелер хәлдә түгел иде Аңа да указ ясалды Шыксыз олы, тукмак танавына песне атландырган бер бәндә, мең төрле сорау биреп, аның теңкәсенә тиеп бетте Илья Олеговичның кайдан һәм кем булуы белән кызыксынганнан соң, Иргалинең дә исем-фамилиясен, кайчаннан бирле хезмәт итүен, кайсы яктан булуын, денщик вазифасын кайчаннан бирле үтәвен бик җентекләп язып алды. Иргалинең бәхетенә, әрәмәлек арасындагы юл өстендә яңадан берничә бөркәүле арбалар күренде. Иргалине дә шуларнын берсенә утыртып, кыр госпиталенә озаттылар Госпитальдә нибары дүрт көн яткырдылар Иргалине Шул кыска гына вакытның икенчеме-өченчеме көнендә, онытылмаслык бер вакыйга булды Иртәнге як иде. Палатада алты-җиде яралы ята. Бер заманны әлеге палатага ут капкандай йөгерешеп госпиталь хезмәткәрләре килеп керде Керделәр дә барлык солдатларга берьюлы мөрәҗәгать итеп: «Кайсыгыз Миргалиев?» — дип сорадылар. Бу көтелмәгән хәлдән башта югаНәрсә булыр бу? дип, озак баш ватарга туры килмәде яралыларга Бераздан палата ишеге киң итеп ачылды. Аннан берьюлы биш-алты кеше килеп керде. Урталарында күкрәге тәреләр һәм төрле орденнар белән чуарланган генералга охшаган бер карт. Җилкәсенә күз явын алырлык ап-ак халат салынганлыктан, погоннары күренми. Аның бер артына, бер алдына төшеп юргалап торган ике яшь офицер да бар. Шунда ук, графиняны хәтерләткән, бик горур кыяфәттә бер хатын-кыз. Калганнары — госпиталь персоналы. Әлеге төркем, палатага кереп, ишек катында туктап калды. Яшь офицерларның берсе, палатадагы авыруларны күздән кичергәннән соң, култык астындагы азы папкасын кулына алып, кирәкле урынын ачты да — Рядовой Миргалиев...— дип хәбәр салды. Койкасы янында басып торган Иргами, үрә катты да: — Рядовой Миргалиев — это я. Ваше высокоблагородие! — дип шәрран ярды. Олуг кунаклар төркемнәре белән И|Эгалигә таба якынлаштылар Генералга охшаган карт хәрби иң әүвәл, каршысындагы солдатның күзенә керергә теләгәндәй, текәлеп карап торды, тамагын кырып, чаларган сакал-мыегын сыйпаштырды. Бары тик шуннан сон гына янына килеп баскан икенче яшь офицер кулындагы ачык тартмага сузылды Аннан ялтырап торган медаль алып, Иргалинең түа1енә кадады. Аннары елмайгандай итеп: яп-ыанх п >u ^.Ka сөири башлады Як-якта мәетләр, газдан агуланып, гати invfi “нГ ыР ашып яткан яралылар, ат үләксәләре Соңрак Ир- win nun v акыига - 1аРны исенә төшерә иде дә, каян килде икән миңа кнч- ии no I' хәиран кала иде үлем ачысы кешене шулай мөмкин булмаганны да эшләтә торгандыр дип. үзенчә нәтиҗә ясый иде. fivnu РГаЛИНеК бәхетенә, газ зонасыннан азат калкулык та әллә ни ерак аН, - Га3 таР алУ ыи’ атышларның да чак кына тына төшүен көтеп ’ са^ итаР лаР да шунда, әрәмәлектә генә посып утырганнар икән, num ЬЯ илегов,,чка шундук ярдәм күрсәтә башладылар, ясалма суалдырдылар, укол кададылар, авыз-борынына ниндидер сыекчалар белән чылатылган марля-маскалар куйдылар һәм шундук, күләгәдә тор- киттеләрӘҮ Ле аРбага СУ ЗЫП салып, әрәмәлек эчләтеп кенә каядыр алып та лып-каушап калды Иргали: «Мин булам...» Ике санитар йөгереп килеп, иң элек аны анадан тума чишендереп аттылар, өр-яңа күлмәк-ыштан кидерделәр Җилкәсенә яраланган офицерлар кия торган һәйбәт халат салдылар Аягына йомшак чүәк бирделәр Борын төбендә бритваларын ялт та йолт китереп, сакал-мыекларын кырып аттылар. Күз ачып йомганчы палатаны да рәткә китерделәр: барлык яралыларның урын-җирләрен алыштырдылар. Хәтта уртада торган өстәлгә чиста эскәтерләр җәеп, ваза белән чәчәкләр дә кертеп куйдылар. — Благодарю за верную службу! — дип.уң кулын чигәсе турысына күтәрде. Иргалинең көчле тавышы янә һаваны ярды: — Рад служить. Ваше высокоблагородие! Кунаклар палатадан чыгып китү белән, яралыларның йөри алыр- лыклары Иргали янына жыелдылар. Башта тәбрикләделәр, аннары түшенә тагылган медальне кулдан-кулга күчереп бик жентекләп караштырдылар. Тора алмаган яралыларга да тоттырып караттылар. Бу — 1812 елгы Ватан сугышының 100 еллык юбилее уңае белән чыгарылган махсус көмеш медаль иде. Офицерын ут, газ эченнән алып чыгып коткарганы өчен бирелгән әлеге медаль төп-төгәл бер елдан соң Миргалинең үзен үлемнән алып калыр дип кем уйлаган? Ул вакыйга көне-сәгате белән хәтерендә аның. Үлгәндә дә онытасы юк. 1917 елның 9 июле иде. Двинск каласы янында хәрәкәт итүче 734 нче полк командованиесе. Вакытлы хөкүмәт күрсәтмәсе буенча, большевик- агитатор Акимны кулга алырга боерык бирә. Ул вакытта инде Иргали үзенең полкташы Аким белән шактый ук якынаеп өлгергән иде. Ул аның солдатлар арасында «Окопная правда» газетасын таратуын да, солдатларның ниндидер рота яшерен комитеты председателе булуын да яхшы белә иде. Шул ялкынлы агитатор-большевик авызыннан бит инде Иргали беренче тапкыр буларак Ленин турында ишетте. Ленинның барлык хосусый һәм дәүләт милкен гомуми халык милке итү турында хыяллануы һәм шуның өчен аяусыз көрәш алып баруы турында сөйләгән иде Аким Көтелмәгән әлеге вакыйга шул Акимны кулга алу вакытында булды. Нинди хис идарә иткәндер, Иргали дә озак уйлап тормады, өермә кебек ябырылып, Акимны якалаучы солдатлар арасына барып керде. Кулга алырга дип килгән офицерларның берсе: «Нәрсә, бунтмы бу? Хәзер үк таралыгыз, югыйсә атам! .»—дип, кобурасыннан пистолетын тартып чыгарды Янап кына да калмады, Акимны яклаучы солдатларга төзи дә башлады Шунда солдатларның берсе, мылтык түтәсе белән сугып, офицер кулындагы коралны бәреп төшерде. Кулы шартлап сынган офицер, яраланган ерткыч кебек үкер<еп, сыгылып төште. Штык белән икенче офицерның күкрәген яраладылар Бу кораллы бәрелеш бик кыйммәткә төште. Биш солдат кулга алынды. Алар арасында Миргали дә бир иде. Эшне бик коры тоттылар: кулга алынучыларның бишесен дә хәрби кыр суды атарга дип хөкем итте. Әмма, солдат Миргалиевнең аңынчы турылыклы хезмәт итүен, шуның өстенә әле үз офицерын үлемнән коткарып калганы өчен юбилей медале белән бүләкләнгән булуын искәпкә алып, үлем жәзасын 20 еллык каторга белән алыштырдылар. Хәрби кыр судының бу карары да гамәлгә ашырылмыйча калды. Күп тә үтмәде, зиндан ишекләре ачылды. Иргали солдатны азат иттеләр. Аннары инде тарихта тиңдәше булмаган вакыйгалар — ярларыннан чыккан ташкын кебек Октябрь революциясе башланды. Иргали Октябрь ялкыны эчендә. Кулында корал. Яуланып алынган хөрриятне корал белән саклау еллары... Давыллы-өермәле вакыйгалар эчендә кайнау сәбәпле, Иргали инде үзенең кайчандыр денщик булып йөрүен дә. Илья Олеговичны да оныта башлаган иде. Әмма, уйламагандакөтмәгәндә /Аркадий Алексеевич Тарановны очрату барлык үткәннәрен яңартты да куйды... Хәрби эшелоннар килеп тыгылган ниндидер тимер юл станциясендә булды ул очрашу Иргали Тпрановны тавышыннан таныды. Таныды да, аның кызыл командир буларак, атлар белән тулы кызыл теплушкалар янында тезелешеп торган кавалеристларга ниндидер әмерләр биреп йөрүен күреп, авызын ачты да калды Аркадий Алексеевич чак кына бун1ау белән, честь биреп, каршысына барып басты Денщик Иргалинең кайчандыр кешелеген изгән, канына шактый тоз салган Таранон бер генә мизгелгә югалып-каушап калган кебек булды Әмма, үзен бик тиз кулга алды Хәтта. «Дорогой Миргалиев! Синме сон бу,- Күр инде, ә. Син дә исәнмени?'.» — дип, Иргалине кочагына алгандай итте Менә, шунда Таранов, җан дусты Илья Олеговичның исән-имин булуын, аның да Кызыл Армия сафларында хезмәт иткәнлеген, әмма, * яралану сәбәпле, хәзерге вакытта тыныч кына Казанда яшәп ятуын әйт- < кән иде Аркадий Алексеевич җан дустына газ атакасы вакытында бул- J ган хәлне сөйләп биргән булган. Менә шунда Илья Олегович: «Әгәр дә < Миргалиев исән-сау калып, күрешергә язса, алдына тезләнер идем»,— £ дип әйтеп әйткән имеш. 2 Таранов белән очрашканда, тагын бер нәрсә гаҗәпләндергән иде ♦ Иргалине: этнең эте дип йөргән офицерның үзгәрүе, бөтенләй икенче “ кешегә әверелүе. Менә йөре син канга сеңгәнне юып та, юнып та ташлап = булмый дип Менә шулай тигез-такыр юлдан җил-җил атлап, туган авылына £ якынлашып килгәндә: «Әллә чыннан да Илья Олегович янына сугылып »- карыйммы икән?..» дигән уй туды да инде Иргалинең башында. Үзе үк аптырап калды. Нишләмәк кирәк, бата башлаган кеше саламга тотына * ди бит. Бу уй торган саен ныгыды Ә ник? дип уйлады ул. Нәрсә югалта s соң ул? Нәүбәттән калганчы үләттән кал, диләр ич. Хәзер бит аның дөньясы шундый. Иргали бит элеккеге офицер янына хәер өстәп барырга җыенмый Гомумән, андый түбәнсенүләр Иргалинең табигатенә ят нәрсә Кала тикле калада берәр уңайрак эш табыша икән, шул бик җиткән. Төкерә ул ниндидер офицер кисәгенең үз алдында тез чүгүенә. Бу уй торган саен күңелен ныграк биләде Иргалинең. Ә ник? дип уйлады ул кабат Ишетмеш буенча белә ул; Клочкиннар черегән байлар ук булмасалар да, киң дәүләтле, бик хәлле тормышта яшиләр. Булмас димә, кулында шифаханә тикле шифаханә тоткан, бөтен губернага атаклы доктор ди бит. Кыска гына вакыт эчендә башыннан әллә күпме уй үтеп өлгерде Иргалинең. Шул ук кичне ул күңелендә туган исәп-ниятен хатынына да чиште. Чишүен чиште дә, әмма тегесе иренең бу адымын хупларга бер дә атлыгып тормавын белдерде Вакыйганың бик күптән булганлыгын, шуның өстенә әле патша армиясе *әфисәр»енә бәйле икәнен ишеткәч, тел яшереп тормады, бу эшне бер дә мәгъкуль күрмәвен ачыктан-ачык әйтте дә салды. — Белмим шул, әтисе, тыныч башыңа хафа гына өстәп йөрүең булмасмы икән? Иргали дәшмәде. Хатынының сүзендә дә хаклык юк түгел иде. Чыннан да, бйк күп еллар үтте шул инде. Тарановны очратуына да ике елдан артык Кем белә, өермәледавыллы еллар Клочкиннарның да тормышын пыран-заран китереп ташлагандыр. Ярларына карап елга да агымын үзгәрткән кебек, алар да тормышларын заманага яраклаштырып корганнардыр Ихтимал, шифаханәләре дә күптән инде үтүттер . Кем белә, элек-электән сәламәтлеккә туймаган Илья Олегович бәлки инде исән дә түгелдер... Иренең күңеленә яңа хәстәр, моңарчы сизелмәгән гамь керүен, үз- үзенә урын таба алмыйча изаланып, эчтән сызып йокысыз төннәр үткәрүен күреп, хатыны Гөлниса да үрсәләнде. — Артык аһ орма, сиңа әйтәм, ходай кушса, бар да рәтләнер, җайга салыныр Исәнсау булуыбызга шөкерана кылып яшәргә кирәк Бер без генә шушындый хәлдә түгел бит, ил белән. . Иргали, без күрәсен кеше күрмәс дип, юлга җыена башлады. Ул көннәрдә күңеленең әрнүле дә татлы да ярсуын тоеп яшәде Башкача бүзүы да мөмкин түгел иде. Нинди генә йөрәкле, гайрәтле булма, нәрсәгәдер өметләнгәндәй йөз суы түгеп, ничекләр итеп кеше бусагасын атлап кермәк кирәк’ һай-ла. авыр булачак’ Ни бит белән: мин сезнең элек кеге денщигыгыз, ниндирәк хәлләр булганын хәтерлисездер инде дип барып сүз катмак кирәк? Дөрес, Иргали алай дип әйтмәс. Әмма Илья Олегович аның ниндирәк уй-ният һәм ниндирәк өмет белән килгәнен сизмәс дисеңмени! Хәзер инде чигенү юк. сәфәргә икән — сәфәргә! Йөрәгенең ашкынуына да тәкате бетте Иргалинең. Күңеле белән ул инде күптән юлда. Чыннан да, болай өй кошына әверелеп кул кушырып утырсаң, берәү дә китереп бирмәс. Гайрәте ташып торган ир була торып, баш өстеңдә түбәң, теш араңа кыстырырга бер кабым икмәгең булмасын инде, ысты- рам!.. Иргали Кама аша юл төшкәнен генә көтте. Ниһаять, ул көн дә килде. Әмма, хәерчегә жил каршы дигәндәй, юлга чыгарга дип кенә торганда, искәрмәстән көннәр бозылып китте, күз ачкысыз бураннар башланды. Төннәрен аеруча нык котырды, бөтен дөньяны томалап,чал ялларын җилфердәтте, урам якка аяк атларлык түгел иде: һәрнәрсә чайкала, ыңгыраша, гөрелди, хәтта, өй дер селкенеп торды. Бу хәл Иргалигә яу кырында йөргән чакларын исенә төшерде, баш өстеннән генә снаряд очып узган авазлар чыгарып улады әлеге буран. Ниһаять, бураннар басылды Таң белән сәфәргә. Төннең икенче яртылары Өлкәннәрнең йокылары качты. Иргали иң әүвәл күн итеген һәйбәтләп каен дегете белән майлап, аяк чолгауларына төрде дә юл капчыгына салды. Аягына озын кунычлы тула оек белән чабата киде. Өй хуҗасы Зәйтүнәнең, каяндыр юнәтеп алып кайткан тегермән ташыдай олы ипиенең бары тик яртысын гына алды Иргали: юлга чыксаң — юлда тап, дигәннәр борынгылар. Соңгы тапкыр киңәш-табыш тотып алдылар. Әйтәсе сүзләр күптән әйтелгән, биреләсе әмер-киңәшләр бирелгән иде инде. Шуңа күрә, Иргали хушлашу минутларын бик коры тотты — Ярар, бәгырьләр, хәер-догада тора күрегез. Юлларым уңса-уңма- са да, әллә ни озак көттермәм, тулы ай кебек балкып, әйләнеп кайтып та җитәрмен... Иргали сәкене тутырып йоклаган балалар янына килде. Аларга нәрсә, әнә гамьнәрендә дә юк, таралышып, рәхәтләнеп йоклыйлар И-и, кайгы-хәсрәтсез балачак! Күңеле тулыша башлаган әти кеше, иң әүвәл үзенең нәниен сөеп, аркасыннан каккалады. Янәшә яткан Миңсылу- ятимәнең дә өстен рәтләгәндәй итте. Шулчак мизгел эчендә: «Юлларым уңа-нитә калса, беренче чиратта син ятимәнең өс-башын карар идем»,— дигән уй чагылып китүенә үзе дә гаҗәпләнде Иргали. — Ярар, бәгырьләр! Хәерле сәгатьтә булсын... Гөлниса озата чыкты Яңа көн тууын белдереп, беренче әтәчләр аваз сала башлаган иде инде. Чатнап, зыңгылдап торган салкын иртә, сулу алуларга кадәр кыен, тын юлларын өтәләпме өтәли Чабата астындагы кар, атлаган саен, әллә кайларга ишетелерлек булып шыгырдый, гүя кемдер артыңнан куа килгән кебек. Басу капкасы янында туктадылар. Иргали, ак киндер тышлы бияләе белән шул арада бүрек колакчыннарын, шинель якасын, мыегын сарып өлгергән бәсне сыпырып төшерде дә хатынының иңенә кулын куйды. — Ярар, әнисе, аллага тапшырдык. Бер күреп, бер әйләнеп кайтмыйча, барыбер җан тынмас. Бер тузгымый корт та тынмый ди бит. Хатын-кызның, билгеле инде, мышык-мышык балавыз сыга башлады — Карап кына... сакланып кына йөри күр инде, сиңа әйтәм... Хәвеф-хәтәргә юлыга күрмә. — Куй, әнисе, ул кадәр хафаланма. Хәзергә хуш, сау бул! — Хәерле юл сиңа, әтисе. — Берүк, шулай була күрсен. Иргали, җилкәсен сикертеп, аркасындагы биштәрен җайлагандай итте дә, җитез-җитез атлап, Чаллыга илтә торган олы юлда, чал томан һәм куе булып төшкән сыкы эчендә эреп юк та булды. ИРгали атлады да атлады. Уйлары үзеннән узып алга йөгерде. Кеше үңеле нәкъ көнсез көн кебек, бик тиз үзгәрүчән Иргалинең дә җанын я ә икеләнүләр, шик шөбһәләр биләп алды. Чыннан да. нәрсә көтә инде аны кала тикле калада? Иргали, олы сәфәргә чыгарга санаулы минутлар гына калгач, янә бер хата ясады кебек: таралып йоклап яткан бәләкәче белән саубуллашып, аркасыннан сөйгәндә. Миңсылуга да күзе төште. * шунда, алда хәтәр билгесезлекләр көтүен белә торып, адарынып, әма- < нәт-нәзер әйткән сыман итте. Үзенең зур хата эшләгәнен бары тик хәзер 5 генә төшенгәндәй булды. Бу хәл аның чынлап торып җанын кыйный, җа- < нын әрнетә башлады: әманәт уен эш түгел! Шулай мең төрле уй-хискә бирелеп, җилкенеп-җилпенеп атлый тор- 5 гач. шактый юл үтелде. Кунарга кергән фатирларыннан да ачы таң белән ♦ чыгып Китте. Ике тәүлектән соң, көн төшлеккә авышканда, ниһаять, о мәшһүр Казанга барып та керде. = Кая карама — халык дәрьясы, мәхшәр көне диярсең инде менә. 3 Әрле-бирле йөренгән халыкны ерып үтмәле түгел. Олырак кибетләр 2 тирәсендә үзе бер тамаша. Кая карама — таш пулатлар, ак диварлар, <- шунда ук байларның пассажлары, гөр килеп торган кибетләре. Шунда ук g бизәнеп-ясанган байбикәләр, байбәтчәләр. Урамның урта өлешендә уен- * чык төсле матур, өрсәң кузгалып китәрдәй җиңел чаналарга җигелгән г атлар Үзләре каядыр соңга калудан курыккандай, ут капкан төсле чабалар Ничек итеп бер-берсенә килеп бәрелмиләр диген син аларны. Печән базарына якынлашкан саен, чәйханәләр, хәрчәүнәләр күбрәк очрый башлады. Әледән-әле бер ачылып, бер ябылып торган ишекләреннән бу бөркеп, тирәюньгә хуш исләр таратып, һәркемне үзләренә чакырып торалар. Иргали дә кеше азрак күренгән хәрчәүнәләрнең берсенә кереп, чәйләп чыгарга булды. Тамак ялгаудан бигрәк, аяк киемнәрен алыштырып, сакалын кырып, мыегын төзәтү иде нияте. Кыяк кебек үткен чалгы пәкесе белән беләве һәрчак үзе белән аның. Иргали ишек катындагы буш өстәлләрнең берсендә урын алды. Иң әүвәл хәрчәүнә эчен күздән кичерде. Аңардан өстәл аша гына утырган бер төркем татар яшьләренә игътибар итте. Гөр килеп утырган әлеге яшьләр. өс-башларына, үз-үзләрен тотышларына караганда, укымышлы. ак сөяклеләр затыннан булырга тиешләр. Тавышлары да көр яңгырый. Бернинди тартынусыз кычкырып сөйләшәләр, вакыты белән башларын артка ташлап, шаулашып, рәхәтләнеп көлешәләр. Иргали үзләрен ифрат та иркен тоткан әлеге яшьләрнең сүзләренә колак салды. Араларыннан берәве, ниндидер атаклы татар байгурасы ачкан «Болгар» дигән ресторанда иртәнге өчкә кадәр булуы, ниндидер Рәшидә туташның бик оста җырлавы, кемнеңдер милли биюләр белән чыгыш ясавын, соңыннан милли оркестрның ниндидер көй чыгаручының яна әсәрләрен башкаруы турында бик тәфсилләп гәп сатты. Тыңлый торгач төшенде Иргали, татар байлары да. рус купецларыннан күрмәкче, төн буе сату итә торган милли рестораннар, «мөсафирханәләр», ашханәләр ачу кебек төшемле кәсеп белән шөгыльләнә башлаганнар Менә НЭП дигән нәмәстә ниләр китереп чыгарган дип уйлап куйды Иргали. Тагын бер яңалык турында ишетте ул: завод-фабрикалар туктау сәбәпле эшсез калучыларга ярдәм күрсәтү өчен, хөкүмәт хезмәт биржалары оештырган. Бу биржаларда һәр профсоюзның үз бүлеге булып, алар үз әгъзаларын хисапка алу һәм хезмәткә урнаштыру буенча чаралар күрә икән. Әле гәп сатып, кәеф-сафа корып утырган яшьләр, ниндидер татар артистының хезмәт биржасында исәптә торуын телгә алдылар. Ул арада Иргали аяк киемнәрен алыштырды. Чолгауларының җай- лы-җайсыз уралуын белергә теләгәндәй, күн итекләре белән идәнгә тип- кәләп алды. Яшьләр җәһәт кенә аның ягына борылып, тынып калдылар. Әмма Иргали моңа игътибар итмәде, кулланылган савыт-сабаны җыештырып өстәлләрне сөртеп йөрүче егеттән, бер стакан кайнар су сорап ал5 «К У 5 65 ды да, ишек янындагы юынгычлар янына юнәлде. Күз ачып йомганчы ялт иттереп кырынып та ташлады. Мыек чылгыйларын рәтләгәннән соң, үзен яшәреп киткән сыман хис итте. Иргали һәйбәтләп юынып өстәле янына килгәндә, шау-шулы яшьләрдән җилләр искән, азык-төлек калдыклары һәм савыт-саба тулы өстәл янында, бары тик бер генә кеше утырып калган иде. Иргалине күздән яздырмаска теләгән бер кыяфәт белән утырган бу татар агай-эненең килде-китте кеше түгеллеген чамалау әллә ни кыен түгел иде. Өс- башы да затлы, кыяфәте дә укымышлы-зыялы кешегә охшаган. Алдында тәртипсез рәвештә ташланган газеталар ята. Күз карашлары үткер. Йөз-чырае да мөлаем. Ияк очында гына калдырылган җыйнак сакалы үзенә бик тә килешеп, йөз чалымнарына инсафлык, риясызлык өстәп тора иде. Ахыр чиктә агай-эненең тәкате бетте ахрысы, һәрбер хәрәкәтендә көчгайрәт, ашкыну; килеш-килбәтендә ихтыяр көче һәм әллә ниткән тынгысызлык ташып-бөркёлеп торган солдатка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды Иргалинең кем булуы, кайдан, нинди йомыш белән Казан тикле Казанга килеп чыкканлыгы белән кызыксына башлады. Иргали үз-үзенә чиксез ышанган бер кыяфәткә кереп җавап кайтарды. Әйдә, белсен солдатның кемнәр белән эш иткәнен. Кеше кайда да үз дәрәҗәсен саклый белергә тиеш. — Менә ничарадан бичара хәленә төшеп, Казан каласы тарафларын бер әйләнеп кайту нияте белән килгән идем әле,— дигән булды ул. Әмма шундук, бу могтәбәр кыяфәтле кеше белән алай дорфа сөйләшергә кирәк түгеллеген бик тиз абайлап алды. Шундук төзәтенде. Нинди йомыш белән килүен яшермичә ачыктаначык сөйләде дә бирде һәм бик дөрес итте. Доктор Клочкин исемен ишетү белән, әлеге зыялы кешегә охшаган агай-эне Иргали янына ук күчеп утырды. — Бик беләм, бик беләм, афәрин,— дип элеп тә алды ул,— бик могтәбәр, бик затлы кеше. Доктор Клочкинның исеме мөселманнар дөньясында да зур хөрмәт белән яд ителә. Иргали үзенә кирәкле кешеләр турында шактый ук тулы, кызыклы, берүк вакытта бик тә кирәкле мәгълүматлар алды. Хәтта, кай тирәдәрәк яшәүләренә кадәр белеште. һәм менә ул атаклы докторның ике катлы таш йортының баскычы төбендә тора. Ишекнең тоткасы җиздән, алтын йөгертелгәнгә охшап, елкылдап тора. Шунда ук әллә ни зур булмаган игълан тактасы. Аңа да шундый ук ялтырап торган хәрефләр белән бу йортта фәлән-фәлән атлы доктор яши дип язып куелган... Иргали, өйнең зур-зур тәрәзәләренә кабат күз төшергәләп алды да, әллә ни биек булмаган, сырлап, чуеннан коеп эшләнгән баскычка күтәрелде. Менә ул сират күперен чыгуга тиң авыр минутлар. Я-a ходай, я-a мәрхәмәтсез язмыш, түземлек бир, сабырлык бир! һай-й, бу кеше бусагасына килеп йөз ерту, йөз суы корытулары әҗәлләргә тиң бит! Иргали ни булса шул булыр дип, ишеккә кагылды. Ул бикле иде. Караса — ишекнең уң ягында ак төймә. Шундук «звонок» дип язып та куелган Иргали янә икеләнә калды, үзе турында хәбәр салырга кыюсызланып торды. Сүзне нидән башлыйсын, үзен ничегрәк тотасын мең дә беренче тапкыр күңелендә кабат яңартты, һәрхәлдә, җаен белеп, дәрәҗәсен бик үк төшермичә, иң яманы — артык мескенләнмичә генә сөйләшер Гомумән, Иргали кызгануны күтәрә алмый, үзен һәрчак мескенлектән өстен саный иде. Ниһаять, тәвәккәлләде. Гәүдәсенең, тез буыннарының җиңелчә генә калтыравын тыярга тырышып, имән бармагы белән ак төймәгә басты. Ишеттеләр. Ишекне ап-ак алъяпкыч япкан, түше яхшы ук күперенке бер мөлаем генә хатын-кыз ачты. Башына утыртылган биек какошка- Тавил Хаҗие хмэтов ресеме сын күрү белән үк: асрауларыдыр, дигән уй чагылып китте Иргалинең башында. Иргали исәнләште. Горничная башын кагып җавап кайтарды — Миңа хуҗаларны күрәсе иде...— диде Иргали, тавышының ничектер калтырабрак чыгуын үзе үк сизенеп. Коеп куйган зифа буйлы нәзакәтле яшь хатын башта иңбашын гына җыерды. Бары тик шуннан соң гына Иргали биргән сөальның мәгънәсенә төшенгәндәй, үз чиратында: — Сезгә Олег Авдеевич кирәктер. Кызганычка каршы, алар өйдә юк. Кичке дүртсез булмаслар да,— дип җавап кайтарды. — Миңа Илья Олегович кирәк иде,— диде Иргали, әйтер сүзен әйтеп бетерә алмаудан курыккан кеше сыман итеп. Ыспай-сылу яшь хатынның җавабы кыска: — Ул да өйдә юк. — Кайда?.. — Службада. — һы-ы, алай икән. Кайчанрак өйдә була соң ул? Асрауга охшаган хатын кабат иңбашын җыерырга мәҗбүр. Шулай да Иргалинең борыны төбендә ишекне шапылдатып ябарга ашыкмады. Заманасы шундый. Коралы булмаса да, аның каршысында көч-егәре ташып торган, шактый ук үткен карашлы, шинельле кеше, кызылармеец басып тора. — Сез аның кеме буласыз? Йомышыгыз ни? Иргали дә үз чиратында, сүз җебен өзмәскә тырышып, кайчандыр Илья Олегович белән бергә хезмәт иткәнлекләре турында аңлатырга тырышты. Дөрес эшләгән икән. Какошкалы ханым: «Хәзер хуҗабикәгә әйтим әле» — дип. Иргалине эчкә үтәргә чакырды. Хуҗабикә каядыр барырга җыенган булса кирәк, киенгән-ясанган. Өстенә итәкләре идәнгә кадәр төшеп торган, яка-изү тирәләре ялтыравыклы укалар белән каелган күлмәк кигән. Муенына алтын чылбыр белән кыйммәтле ташлар куеп бизәлгән бәләкәй тартма сыман нәрсә асып куйган Иң күзгә ташланганы — ут чәчәге бәйләменнән үрелгән таҗга охшатып, баш әйләнәсенә тыгызлап чорнап куелган аксыл-сарЫ калын толымнары иде. Әлеге алтын таҗ сыман чәчкә күз салу белән, минем бу хатынны кайдадыр бер тапкыр инде күргәнем бар ич, дигән уй килүеннән Иргали үзе дә гаҗәпләнеп куйды. Шунда ук исенә дә төште: бу хатынны түгел, ә бөтен гәүдәсе, буйсыны белән, кулына шаһлык таягы тоттырып ясалган «Әби патша» портретын күргәне булган икән. — Сезгә кем кирәк?..— диде хуҗа хатын. Тавышы төксе, коры иде. Җитмәсә тагын. Иргалинең сәламен бөтенләй ишетмәгән сыман итеп, колагына да элмәде. • Бу хәлдән каушабрак калган Иргали, һушын җыя алмаган кеше сыман, әкрен, шул ук вакытта дәртсез тавыш белән үзенең Илья Олеговичны күрергә теләге барлыгын белдерде — Сез аны кайдан беләсез? Бер урында таптанып торган Иргали, башта бергә хезмәт итүләре турында аңлаткандай итте, аннары барысына да берьюлы ачыклык кертергә теләгәндәй итеп: — Мин аның денщигы идем...— дип өстәп куясы итте, һәм шушы саксызлык белән ычкындырган бер кәлимә сүзе бөтен нәрсәне җимерде дә ташлады. «Әби патша»га охшаган хуҗабикәне алыштырып куйдылармыни! Бөтен йөрешеторышындагы нәфислекне, затлылыкны җил тузгытты диярсең. — Нинди ахмак сүз сөйләгәнегезне аңлыйсызмы сез?!.—дип җикеренде хужа хатын, күзләреннән чаткылар чәчрәтеп Бу ошбу яман сүзләрне кеше-фәлән ишетмәдеме, дигән сыман як-ягына каранып алды. Аннары Иргалине исенә китерергә теләгәндәй, йөзен-кашын җимереп, зәһәрен көчкә-көчкә генә тыйган хәлдә, тезде дә тезде.— Бу заманда 68 . нинди денщиклар булсын ди, дивана бәндә!..— Шунда ук тегеләй-болай уйларга урын калдырмаслык итеп өстәде — Минем ирем — Илья Олегович Клочкинның һичкайчан да денщик тотканы булмады Минем ирем, минем Илюшам, эшче^крестьян Кызыл Армиясендә кызыл командир булып хезмәт итте. Яшь Совет иле өчен жан аямыйча, фидакарьләрчә сугышып кан койган кеше. һай-й, бу беркатлылык! дип уйлап куйды Иргали, йөрәгенә гүр салкыны инә башлавын тоеп. Хужа хатынны «денщик» сүзе шулай чыгарын- нан чыгарыр дип бик соң абайлап алды шул. Аны ачыну, үкенү хисе яна көч белән биләп алды Һан и, тинтәк жан! һай-й, беркатлы тилемсә! дип сүкте ул \зен Эче сыкравына чыдар чамасы калмады. Күр инде, ә! Чак кына, пыскып кына янган өмете дә, шул ялгышлык, хаталану белән ычкындырылган бер сүз аркасында, кинәт пыран-заран килеп гөлт сүнде дә куйды Шул ук сүзне: янсакчы, ягъни, йомышчысы, дип йомшартыбрак та әйтергә мөмкин булгандыр лабаса. Заманы, заманы шундый бит аның. Кем белә, әле Илья Олеговичның та, әгәр дә мәгәр очраша- йитә калсалар, күрмәмешкә салынуы ихтимал... Иргали муенындагы ниндидер бер кан тамырының тынгысызланып бии башлавын тойды. Ул шул бимазалаган тамырдан котылырга теләгәндәй башын иде, шинель якасына ияген ышкыштырып алды Инде кылдай нечкә жепкә генә асылынып торган өмете менә- менә өзелә дип торган арада хужабикәнең күңелендә миһербанлык туды ахрысы. Ул бик әһәмиятле нәрсә исенә төшергәндәй, бермәлгә тынып калды һәм, катгый-кырыс тавышын чак кына йомшарта төшеп, янә сөаль бирде. — Кайчанрак бергә’хезмәт иттегез соң? Илья Олегович белән дип әйтүем . — Күптән инде, революциягә кадәр үк,— диде Иргали, теле көрмәкләнүен тоеп. Хуҗабикә солдатның бу сүзләренә бөтенләй игътибар итмәгән бер кыяфәттә стенага эленгән телефон янына килде. Боргалаганнан соң, ниндидер учреждениене сорады Әмма анда иренең юклыгын әйттеләр ахрысы. Сынаган сыман итеп өстән аска карап торганнан соң, Иргалигә: хәзергә, әнә шунда утырып торыгыз, дип кием-салым шкафы янындагы сыңар креслога күрсәтте дә үзе каядыр түрге бүлмәләр ягына китеп барды. Бераздан телефон шалтырады. Иргалине күздән яздырмауны максат итеп куйгандай, шул тирәдә чуалган горничная, жәһәт кенә йөгереп килеп, телефон трубкасын алды — Әйе.. Хәзер, хәзер Илья Олегович' Хәзер чакырам — Ул шунда ук ут капкандай: «Ксения Семеновна!.. Ксения Семеновна. . Сезне Илья Олегович дәшә»,— дип, хужабикә кереп киткән ишек ягына аваз салды. Телефон трубкасы хужабикә кулында — Әйе. Илюша, мин шалтыраткан идем ,—дип башлады ул сүзен. Аннары Иргали ягына кырын караш ташлап, чак кына арты белән борылды да тавышын әкренәйтә төшеп, дәвам итте: — Безгә ниндидер бик сәер бер солдат килеп керде Әле дә бездә .. Сине күрәсем бар, ди Сүзләре бик сәер Кайдадыр, кайчандыр синең денщигың булып хезмәт иткән имештер Нәр-сә?

Дәвамы бар