Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУГРЫЛЫК

 

Хисам Камалов иҗатын чорларга бүлеп каравы кыен. Күргәнне һәм кичергәнне рәттән сөйли баруымы бу? Әллә күңел көндәлегеме? Борчылудан һәм юатудан, сагыштан һәм шатлыктан тора аның лирикасы Шагыйрьнең укучысы белән күзгә-күз калып эч серен уртаклашуы, мөгаен, шулай буладыр. Аның шигырьләре һәм поэмалары тормыштагы урының. кыйблаң турында уйландыра. Бу шигъри дөньяда вакыт агышын, дөнья үзгәрешләрен ачык тоясың, аның бөтенлегенә һәм чынлыгына ышанасын. Шагыйрьнең лирик герое иң авыр сынауларны кичкәндә дә сынмаган, көрәш сукмагыннан тайпылмаган. Аның хис-тойгылары саф һәм тыйнак, үзәк өзгеч дәрәҗәдә чын. Беренче шигырьләрендә ук билгеләнгән шушы юнәлешкә Хисам Камалов һәрвакыт тугрылыклы кала. Бөтен иҗаты белән. Бөтен яшәеше белән. Хисам Нуретдин улы Камалов 1926 елның 14 апрелендә Татарстанның Әлмәт районы. Кама-Исмәгыйль авылында крестьян гаиләсендә туа. 1941 елны үз авылында Ел ярым гомерен госпитальдә уздыру да. бер аягы ампутацияләнү дә яшь егетнең рухын сындыра алмый. Госпитальдә алдагы көннәргә әзерләнә: хисапчы һөнәрен үзләштерә. Тормышка, кешеләргә ышанычы яңара, бала чактан ук күңелендә яткан хыяллары уяна. Менә инде ул — Бөгелмә педагогия техникумы студенты. Аннары — Казан педагогия институты. Шуннан соң унҗиде ел Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. Бер караганда, тормыш үз эзенә төшкән кебек тә була: сугыш калдырган яралар да эш арасында онытылып тора сыман Әмма фронтовикның күңеле тынычлык тапмый: илебез азатлыгы өчен яу кырында һәлак булган иптәшләре, башыннан кичкән дәһшәтле көннәр тынгылык бирми аңа. Яшь шагыйрь кулына каләм ала. Беренче шигырьләрендә — сугыш калдырган яралардан әрнү-көенеч һәм яңадан сафка кайту сөенече. Шуңа күрә беренче җыентыгы да — «Яңадан сафка». Соддат-шагыйрь үзенең иҗаттагы сугышчан бурычын яхшы аңлый. Ул тормыш күренешләренең бик табигый, әмма башкалар күзенә чалынмаган мәгънәләрен эзли. «Газапларга баеп, шатлыкларга саранланса да», әсәрләрендә ул язмышның якты сәхифәләрен ача. укучыны җидееллык мәктәпне тәмамлый. Аннары колхозда ат караучы булып эшли. Яше тулартулмас фронтка китә «Суслонгерда берничә ай хәрби өйрәнүләр үткәч, безне туры алгы сызыкка — 2 нче Балтик буе фронтының Пушкин таулары дигән урынына китерделәр. Ә 1944 елның июль аенда инде, зур һөҗүмгә күчеп, берничә каланы алдык. Әмма. Латвия чиген үткәндә, мине беренче мәртәбә дошман угы җиргә егып калдырды. Госпитальдән чыккач. Латвияне азат итү сугышында катнаштым. Танкка каршы ата торган 76 мм лы пушка батареясында элемтәче булдым. Шул чакта икенче мәртәбә авыр яраландым. Миңа нибары 18 яшь иде—» дөньяның кояшлы якларына чакыра. Юк. канатлары каерылган, басынкы һәм нечкә күңелле кеше күзләре белән тормышка карау җиңел түгел. Аның бик тирәндә яткан рухи көчен тиз генә абайлап өлгермисен. Әнисе кебек үк: «Үзе юаш. үзе тәҗрибәсез, ничек калсын шушы мәхшәрдә?..» — дип чын күңелдән борчыласын... Шулай да гаҗәп бит шигырьдән-шнгырьгә күңелдәге образ ачыклана, зурая, куәтлерәк була бара. Аның газапланулары да. ихлас шатланулары да сафландыргыч бер ташкынга әйләнеп, безне бөтереп ала. Заманыбызның яңа күренешләре, кешеләр арасындагы яңа мөнәсәбәтләр турында уйланулар Хисам Камалов иҗатының сулышын киңәйтеп җибәрә. Утлар-сулар кичкән шагыйрьнең бүгенге чынбарлыкка үз карашы бар. Ул әле дә дөньяга авыр елларның канлыкызыл офыгы, дары исе сеңгән һавасы аша карыйдыр сыман. Заман темасына язылган әсәр- лэренсң драматизмы һәм кешелекле пафосы да шуннан килә: «Шәфкатьлелек арта кешеләрдә». Сугышта үзен «юлбарыстан көчле» итеп күрсәткән халыкның тыныч тормышта да каһарманлык елъязмасы дәвам итә. Иген үстергәндә, нефть ятмалары ачканда, автомобиль һәм энергетика гигантларын күтәргәндә... Шушы сәхифәләр буйлап килә шагыйрь, «Әлмәт эскизлары»н һәм КамАЗдан шигъри репортаж —«Язмыш елмаюы»н иҗат итә. сугыштан сон халыкның тормышында, эчке дөньясында булган үзгәрешләрне аңларга һәм аңлатырга омтыла Хисам Камаловның барлык әсәрләре нигезенә үз тойгыларын, үз күзәтүләрен салуы сизелеп тора, ул иң мөһим мизгелләрдә үзен дә шул геройлары арасында хис итә. Бу табигыйлек укучының да күңелен кузгата, тетрәндерә. , Сугыш тәмамланып утыз-кырык ел гомер узгач, Хисам Камалов сугыш турында ике роман язды. Дөресрәге — сугыштагы кешеләр турында. Моны романнарның исемнәре үк раслап тора: «һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр». Бу әсәрләр кырыс язмышлы кешеләр матурлыгын шагыйранә тасвирлавы белән үзләренә жәлеп итәләр, адәм баласының рухи көчләрен, күнел төпкелендә яткан иң яшерен хисләрен яктыга чыгаралар. Романнарда сурәтләнгән мәхәббәт хисләре дә әнә шундый — окоп читендәге чәчкә кебек гүзәл һәм фаҗигале... Батырлык һәм Ватанга тугрылык сыйфатларын Хисам Камалов үзенчә, конкрет һәм тыйнак төсләр белән сурәтли, сугыш дөреслеген яңа якларыннан ачарга омтыла. Аның әсәрләрендә совет халкының массовый героизмы, халыклар дуслыгы темалары матур лейтмотив булып яңгырый. Иҗат үсешенә Бөек Ватан сугышының гаять зур тәэсирен һәрвакыт тоеп яшәгән Хисам Камалов үзенең яңа әсәрләрендә дә тормыш дөреслегенә тугрылыклы кала. Аның китапларындагы хакыйкать, еллар узган саен, җетеләнә, зурая, укучыга якынрак була бара.

Хисам Камалов, Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Көчәйткеч

Агроном Мин  «конкрет кеше»,— ди агроном,— Аның беләи шулай көрәшмәсәң. Бер дә сөймим гомум, буш сүзне: ____ ” ” Эш урнына сүз боткасы ясап, Ялкаулана торган сөмсезне! Соң чәчәсең диләр. Тагы шелтә Чәпәделәр, шуңа җан көя: Нигә соңлыйм? Авсюг тишелсен, дип, Көтәм. Ясыйм провокация: Баш тибүгә, тырмалыйм һәм чәчәм Чиста җиргә, чүп тә күп кими. Чүпкә хәтле бодай калкып чыга. Солычага инде хут бирми. Эшләп чыгаруны көчәйтергә! Барча егәрләрне өчәйтергә; Гектар уңышын да күбәйтергә! Мал-туарны тагы ишәйтергә! Кимчелекле бик тиз төзәтергә! Исрафларны кискен әзәйтергә! Изге ният, изге тырышлыклар. Яшәүне шул тырышлыклар аклар: һәр яшерен көчне эшләтергә! Исәп-хисап белән эш итәргә! Әмма тиеш дөрес сүз әйтергә: Намусны да кирәк көчәйтергә! Көчәнмәсә намус — тырышулар Ул максатка бик әз булышырлар... Шул хакта гәп бара җыелышта, Җаваплылык тоела бу эштә. Тик сөйлиләр сәбәпләр күп өеп, Сәбәп ышыгына поса биреп. Тайпылалар я бу, теге якка. Калырмын дип уйламый да оятка. Боргалана сүзе сулга, уңга; Сайланмаган намус президиумга! Сүздән эшкә күчү мәле килде: Сүздә, эштә бер бул, нык бул инде! Намус булсын үлчәү барча төштә: Намус үзе иң зур көчәйткеч лә! Уңыш булмый, күпме тырышма. Ул бит бәла! Провокация ясап Ирешәм тик һәр ел уңышка. Ләкин эшкә җиңел караучылар Формализм белән табалый: Кыр эше бит завод эше түгел. Схемалар анда ярамый. Җир ул ана һәм гел бала кебек, һәр үсемлек бер җан иясе: Вакытында карау кирәк аңа. Тәрбиясе һәм дирбиясе... Уракка да соңрак төшәм — шелтә! Хатын сизә йөздән: түз, дия. һәм балалар сизә. Әти, диләр, Ачыйк мәллә шелтә музее? Шаяруга боргач, күңелдәге Начар юшкын бетә, юыла. Шелтәләрдән башка бер рәхмәт тә Булмас иде кебек тоела... ...Бер шелтәсез калып булмаса да, Тик калган юк әле уңышсыз. Уңыш — бүләк тир түгүең өчен, Шунсыз яшәү булыр йогышсыз! Шелтә нәрсә?! Без өйрәнгән аңа, Хатын сизеп, тагын: түз, дия. Ә балалар: әти, безнең өйдә Ачыйк, диләр, шелтә музее? Җир Чиксез киңлектә Җир шары Тизтиз әйләнә юл ярып... Космоста ул бик кечкенә — Космоста ул — бильярд шары! Әйләнә утлы эз салып, Йомыры бер җисем бары. Зәңгәр киңлектә тәгәри Космосның бер бильярд шары! Кем суга аңа ни белән? Кем суга аңа кий белән? Сугулары бик комарлы — шары Әллә нинди үчле-зарлы... һәркем үзе ятьмәсенә Төшерергә итә шарны. Ә беркемнең ятьмәсенә Төшмичә ул читкә тайса? һәм барып бәрелсә Айга? Уен яман кыза бара: Отарга, фәкать, отарга! Суккалыйлар бире, ары Космосның бу бильярд шарын! Борын Борын заманда бер тиран булган. Бернидән дә куркып тормаган. Курыккан тик фикерләрдән генә, Фикерләрне шуңа күп буган, һәр фикердән, сүздән курка икән, Бүредән курыккан куяндай, һәр тәгъбирдә бүкәй утыра гүя Урыныннан чөеп куярдай. Фикер — бәла, чөнки һәр фикердән Ниндидер бер хаклык баш төртә. Менә шуны бер дә җене сөйми, Шуңардан ул бигрәк нык өркә. һәр көн иртән аңа китерәләр: Кемнәр нинди фикер, сүз әйткән... Ул тикшерә, фараз итә барсын, Астында соң моның ни яткан? Сүзләр нигә төби, ни ишарә?- Лупа аша капшап үткәрә... Әгәр сизсә бер-бер хакыйкатьне, Ачуыннан бүртә, күгәрә. Тирги башлый шул бер фикердарны: «Ник маташа инде, бичара!? Тик үзенә начар булачак бит! Аңламый бит шуны, шишара! Үзе утырган ботакка бит чаба! Юлын бүлә теле! Юк бер эш! Иптәшләре әнә бүләк алды, Ә аңарга булды тик кукиш! Шәйләми бит адәм баласы, Үзенә ала акыл бәласе!..» Көз Көз инде бу. Көн дә томан төшә, Оренбур шәледәй соры ул. Куе томан ерып барган чакта, Алдан шәйләп кемдер саба юл. Бер «Беларусь» кырга чыгып килә, Ераера томан кесәлен. Ә тавышы ишетелә, гүя Су төбеннән — тонык-күксәүле. көне Якынлашкач, кыяфәте калка — Гигант чикерткә күк! Бик сәер: Үзеннән зур арба тартып бара, Ә арбада кызлар һәм бер ир. Килә алар бәрәңге алыр өчен, һәм «Беларусь» тага сукасын, Ерып китә, сибелә җир алмасы — Өзгән сыман җирнең путасын. заманда «Алмалардан» яктырды җир бите. Керештеләр кызлар җыярга. Көлешәләр, яшьләргә эш ни ул — Белми көчне кая куярга. Томан аша кызлар аквариумда Кызыл балык сыман тоела. Шыркылдыйлар, тракторчы сүзен һаман саен борып уенга... ...Ә йокылы кояш әкрен генә Алга манды томан-пәрдәне. һәм тавышлар ишетелә барды — Торган саен җетеядрәле. Шатлыктан — Күз өстендә каш иде, Бар җирдә ул баш иде, Бар җирдә ул власть иде. Көчле берни булмас иде, Шешә баш — шабаш иде. Дустан да ул өстен торды, Туганнан да өстен йөрде, Күпме гомерне бетерде, Күпме өметне үтерде. Күпме гаиләне аерды, Күпме канатны каерды, Күпме күз яшьләре койды, Күпме бәхетләрне кыйды!.. Шул гыйфрит бетерелде — Патша төшерелде...— Ди-ди кыйный бер хатын Уклау белән буш шешә. Балалары көлешә... Ире аек. карап тора, Алар белән килешә. Тик нигә йөзе кыек? Болар шат, аңа кыен... Бригадир аек, тик чытык, Тешен кыскан, яңак чыгынкы. Председатель, уена калып, Елмая астан тыенкы: Әле күрербез, дөнья ул! Өскә ниләр төшәселәр... Әтисе үлгән баладай, Ятим карый шешәчеләр. Хатын-кызга бәхет иңгән, Хөкүмәткә рәхмәт, диләр. Аек күзләр, аек сүзләр, Аек эшләр рәхәт, диләр. « Яралангач, Начар хәлем күреп, Жәлләделәр әйбәт кешеләр, һәм үлемнән йолды алар жәлләп... Күбрәк булсын шуның ишеләр! Жәлләү кешене, имеш, кимсетә, ди. Мәгънәсез һәм уйсыз ул сүзләр! Хәлгә керү ничек кимсетсен соң: Мең игелек тулы нур-күзләр. Салкын җаннан булсын ни игелек? Хиссез кеше була нәкъ өрәк. Беркемне дә жәлләмәгән адәм — Кеше сөйми торган таш йөрәк! һәркемгә дә эш бүленгән, көчең Бу катлаулы чорга бирәсе... Тазалар да кайчагында әле Сорый жәлләү дотациясе.