Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӘВЕРЛӘРНЕ БУЙЛАП — КИЛӘЧӘККӘ

 Җәлил исемендәге Татар дәүләт lw/ll опеР в һәм балет театры фойесы у J|_ диварына төшерелгән сурәтләрнең берсендә биюче кыз белән егет гәүдәләндер елгән Уйнак хәрәкәтләр, җилкенгән тойгылар, яшьлеккә хас күтәоенкелек, яктылык мул бу күренештә. Алмагачлары шау чәчәктә, күге аяз. Рәсемгә караган тамашачылар үзләре дә ирек- сездән сөенечле хисләр кичерми калмый. Сурәтләрнең икенчесендә түгәрәк йөзле уйчан егет курай уйный Ул бар дөньясы белән көй сихеренә бирелгән. Алсу битле, нәфис бармаклы, зифа буйлы кыз көй тәэсирендә онытылып, курайчының уйнавына әсәрләнеп, кулларын күкрәгенә куйган Тыңлаучы егет йөзендә дә тылсымлы моңнарның көчле тәэсире сизелә. Өченче рәсемдә — китап укучы ике кыз. Бакчада инде алмалар өлгергән, кызлар да бу җиһанның серенә төшәргә әзер. Алар, кызыксынып, шагыйрь иҗаты белән таныша, ә алгы планда шул кызларның сурәтен ясаучы егет утыра. Аларның илһамланган йөз хәрәкәтләрен тотып алырга һәм киндергә күчерергә ашкына егет Әлеге рәсемнәрдә сәнгатьнең төрле тармаклары, гүзәллек дөньясына аяк баскан замандашларыбыз тасвирлана. Алар Чыңгыз Әхмәрев кулына хас гаять нәфис сызыклар, бәйрәмчә якты төсләр бәйләме белән сурәтләнә. Хәрәкәтләрнең салмак нәзакәт- лелеге, ритмнар байлыгы сокландырмый калмый Бизәкле камзул-читекләр. итәк- җиңе, изүләре милли чигешле күлмәкләр, алардагы төсләр гармониясе рәссамның татар халкы тормышкөнкүрешен, гореф- гадәтләрен. казанышларын яхшы белүе турында сөйли. Әхмәрев сурәтләренең фойе архитектурасын ачып һәм тулыландырып торуын бер карауда тоясың: массив баганалар, салмак сыннар белән бизәлгән кәрнизләргә күз төшкәндә, күңелдә якты, күтәренке кәеф тамыр җәйсен өчен. Әхмәревнең нәкъ менә шул очам-очам дип торган биючеләре, безне тирбәтә һәм йөздереп алып китә торган моңнар таратучы курайчысы, чыраенда нур балкыган башка каһарманнары, яшьлек һәм тормыш билгесе булган шау чәчәктәге алмагачлары кирәк икән ләбаса! Рәсемнәр бик матур һәм әнә шуңа күрә дә күңелдә сорау туа: кем соң ул Чыңгыз Әхмәрев? Бервакыт Венеция-Триест поездының пассажирлары да хозурланып тәрәзәдән карап барган калын кашлы, купшы мыеклы, ялтыр маңгайлы ирнең, сәгатенә күз салу белән, тынычсызлана башлавын күреп сәерсенгәннәрдер. Чөнки ул пошаманга төшкәннән төшә барып, бер заман поезд чапкан якка күрсәтә дә: «Венеция? Венеция?»— дип сорь!й. Кыяфәте белән коеп куйган итальян тоелса да. пассажирлар аның адашкан чит ил кешесе булуын шунда гына аңлап алалар Кунакның СССРдан—Үзбәкстан республикасыннан булуын, милләте татар икәнлеген ачыклагач. алар поездның Югославиягә таба баруын аңлатып, сәер пассажирны якындагы станциядә төшереп калдыралар. Италия табигатенә гашыйк булган «синьор» Чцҗгыз Әхмәревнең чик буена юнәлеп, халыкара конфликт чыгара язуын ишеткән отель хуҗасы маҗара иясенә торак өчен кырык мең урынына егерме мең лир генә түләтә. — Сез ялгышмыйсызмы, Марио әфәнде?— ди турист — Юк. синьор Әхмәрев,— ди хуҗа. — Сез гади турист кына түгел, гүзәл рәсемнәр авторы, сәнгать сөюче итальяннарның мәшһүр кунагы да. Шуның өчен ташлама ясыйм, тагын рәхим итегез! Чыңгыз Габдрахман улы Әхмәрев 1912 елда Троицк шәһәрендә туа. Аның атасы заманына күрә яхшы ук укымышлы. Төркия. Согуд Гарәбстаны. Мисыр кебек мәмләкәтләргә бер сәүдәгәрнең йомышчысы булып йөреп байтак дөнья гизгән. Риза Фәхретдин белән фикер уртаклашкан, күренекле Сәнгать терек язучысы Әхмәт Мидхәт белән әңгәмәләшкән кеше була. Ул кулъязмалар, борынгы китаплар җыя. хаҗи булуына карамастан, улының ресем белән мавыгуын тыймый Чыңгызда шәрык халыклары мәдәни мирасына, татар тарихына кызыксыну уятырга тырыша. Үпкәсе чирләү аркасында ул коры һавалы җир эзләп 1927 елда Каршы шәһәренә күчеп китә. Булачак рәссам да менә шулай Үзбәкстан җиренә тамыр җибәрә Чыңгыз шушы ук елда Пермь сәнгать училищесына укырга керә һәм монда сәләтле татар егете Фәйзерахман Әминев белән бергә белем ала. Каникулларын ата-аиасы янында уздыра. Урта Азия халыкларының тормышы. сәнгате, һөнәрчелеге белән кызыксына. базарлар, кәрвансарайлар архитектура һәйкәлләрен карап йөри Һәм беренче эскизларын иҗат итә. 1930 елны сәнгать училищесын тәмамлагач, ул гаиләсе белән бергә Самарканд шәһәренә күчеп килә. Аның иҗаты Үзбәкстан хәятенә, үзбәк сәнгатенә бәйләнеп үсә. Чыңгызның Казандагы опера һәм балет театрына рәсемнәр ясарга керешүенә аның шундый ук бинаны Ташкентта сурәтләп зур уңыш казануы сәбәп була. ' Ташкент театрында үзбәк милли традицияләренә нигезләнгән дивар рәсемнәрен нәфис һәм тормышчан рухта иҗат итү бурычы куела Нәваи исеме белән аталган залны аның әсәрләрендәге вакыйгалар нигезендә бизәү күздә тотыла Бу шартларны канәгатьләндерерлек югары профессиональ әзерлекле һәм сәләтле рәссамны табу җиңел саналмый. Ниһаять, бу эшне башкалада белем алган, инде байтак тәҗрибә туплап һәм үзен уңай яктан танытып өлгергән Чыңгыз Әхмәревкә тапшырырга карар бирәләр Аның бөек шагыйрь дастаннарын яшьтән үк укып, күп кенә юлларын ятлап үсүе дә искә алына, әлбәттә. Озакламый Чыңгыз беренче эскизларын архитектор игътибарына тәкъдим итә. Уңыш җиңел генә килми, чөнки Әхмә- рев үз алдына элек иҗат иткән рәссамнардан аермалы стиль барлыкка китерүне максат итеп куя. Моңа ирешү өчен борынгы миниатюраларны җентекләп өйрәнә, аларның нечкә серләрен ачарга тырыша. Рәсемнәрне кат-кат караудан тыш кулъязма мирасны да укый. Менә шуның аркасында аның яңа әсәрләре үзенең тормышчанлыгы, сәнгатьчә ачышы, композицион төзелеше, гәүдәлән- дерелгән образларының чынлыгы җәһәтеннән күңелгә ятышлы, ышандырырлык һәм камил булып дөньяга килә. Рәссамның Нәваи исемендәге театрны бизәү эше өч ел чамасы дәвам итә. Ул беренче каттагы үзәк фойеда шәрыкнең дүрт гүзәле образын гәүдәләндерә. Искиткеч нәфис, нәзакәтле тасвирланган алиһәләр йөзендә сәнгатьнең төрле тармаклары чагыл- дырыла. Бу гүзәлләрнең берсе бии. икенчесе саз уйный, өченчесе рәсем ясый... Икенче каттагы залда да Нәваи әсәрләре сюжетына шулай ук дүрт рәсем ясала. Аларда вакыйгаларның иң куерган җирләре сурәтләнә — «Фәрһад белән Ширин». «Ләйлә белән Мәҗнүн». «Искәндәр ныгытмасы», «Җиде планета» дастаннары каһарманнары күз алдына бастырыла. Әхмәрев бу сурәтләрдә шәрык сәнгате традицияләрен уңышлы дәвам итә һәм үстерә. Бу — вакыйгалар агышының иң кайнар ноктасын сайлауда һәм шәрык миниатюрасы стилен иҗади файдалануда күренә. Чыңгыз эзләнүләренең дөрес юлда булуын соңрак археологлар Афросиаб. Туфраккала һәм башка хәрабәләрдә тапкан сәнгать һәйкәлләре дә раслый — МИн үз әсәрләремне һичкайчан миниатюрага формаль охшатырга тырышмыйм.— ди автор. — Ләкин гаҗәеп иҗади мәктәпләр барлыкка китергән Камалетдин Бәһзат, Кацусика Хокусаи кебек бөек сурәтчеләрнең миниатюра әсәрләрен бик-бик сөямен. кадерен беләмен, өйрәнәмен. Миниатюра сәнгате мине буяуларның гармонияле ярашуы, чынбарлыкны тормышчан төстә гәүдәләндерүе, эчкерсезлеге белән әсир итә. Ул минем өчен сәнгатьнең иң югары, барлык үрләрдән дә калкурак, иҗатчыны һаман үзенә күтәрелергә чакыра, өнди торган биеклек. Миниатюра сәнгате минем өчен Италиянең бөек кыл-каләм осталары Джотто һәм Мазаччолар иҗатына тиң. Традицияләрне тирән үзләштерү белән бергә Әхмәрев миниатюра казанышларын хәзерге заман сынлы сәнгате ирешкән реалистик табышлар хисабына баета. Миниатюрада каһарманнарның хәрәкәте, бер-берсенә мөнәсәбәте, хис-тойгылары ишарә һәм шартлы алымнар белән ачыла. Чыңгызда инде реалистик алымнар өстенлек итә. шунлыктан идея һәм эчтәлек психологик тирән, җанлы һәм тормышчан ачыла. Нәваи каһарманнарын чагылдырган күренешләр шагыйрь шигърияте төсле нәзакәтле һәм музыкаль тасвирлана. Рәссамның илһамланып эшләгән бу гүзәл сурәтләре 1947 елда СССР Дәүләт премиясе белән бүләкләнде Әхмәрев хезмәте Үзбәк- станның гына түгел, бөтен совет сәнгатенең зур уңышы буларак кабул ителә. Аспирантураны төгәлләгәч. Ч. Әхмәрев Ташкенттагы Хәмзә исемендәге гыйльмитикшеренү институтында Үзбәкстан дивар бизәү сәнгатен барлау эшенә керешә. Республика шәһәрләрендәге архитекторлар — халык осталары иҗаты белән таныша һәм озакламый «Хәзерге заман үзбәк архитектура сәнгатендә халык дивари рәсемчелеге» дигән монография яза. Тикшеренү XIX гасыр ахыры—XX гасырның беренче яртысын эченә ала. 1953 елда Чыңгыз Мәскәү метросының Киев станциясен бизәргә чакырыла. Монда ул халыклар дуслыгын чагылдыручы «Кызыл мәйданда демонстрация» темасына ясалган мозаик күренешне барлыкка китерүдә катнаша. Аннары СССР күләмендә танылган оста бүтән күренекле сурәтчеләр белән бергә Мәскәүнең «Украина» кунакханәсен бизәргә бара. Әхмәрев иҗаты үргә атлый. Аның яшьләрнең һәм студентларның VI Бөтендөнья фестивалендә катнашучылар образларын сурәтләве аеруча игътибарга лаек. Чыңгыз анда империализмга, колониячелеккә каршы көрәшүче Африка халыклары вәкилләрен җанлы, тормышчан, үзенә хас холыклы итеп тасвирлый. Хыялга баткан суданлы егет, эчкерсез әңгәмәгә кушылган тоголы кунак, ал төстәге тукымага уралган горур негр егете азатлык сөюче халыкны ачык күз алдына бастыра М. Шәехзадәнең «Морза Олугбәк» трагедиясенә акварель белән ясаган иллюстрацияләре Әхмәревнең тарихи темага һәм конкрет шәхескә багышланган беренче тәҗрибәсе була. Монда ул стиль, төсләр уены, ритм һәм форманы гадәттәге миниатюра яки халык сәнгатендәгечә итеп түгел, безнең чор нәкышына хас рәвештә эшли. Морза Олугбәк һәм аның сөйгән яры Фирүзә. Хуҗа Әһрар һәм дәрвишләр, сарай хезмәтчеләре, биючеләр һәм аларның әйрәнчекләре, халык вәкилләре реалистларча гәүдәләндерелә. Төсләр сайлауда саранрак эш итсә дә, сурәтче ярым төсмерләрне урынлы файдаланып, образларны җанлы, рухлы бирүгә ирешә. Әхмәрев соңрак «Олугбәк йолдызы» нәфис фильмын иҗат итүдә катнаша — эчтәлекне ачарга булыша торган романтик күтәренке рухтагы титр рәсемнәрен, геройларның кием эскизларын ясый. Эскизлар тарихи дөрес, милли үзенчәлеккә ия, образны гәүдәләндерергә ярдәм итәрлек булганлыктан, хуплап каршылана. Әхмәрев Олугбәк тормышы һәм иҗатын яктыртуны киләчәктә дә дәвам итә. Самаркандта галимнең музее өчен сигез композиция ясый, анда каһарманны дәүләт эшлеклесе, остаз һәм бөек гыйлем иясе буларак тасвирлый. •Олугбәк музеена эшләгән нәкышларын- да рәссам оста портретчыга хас күзәтү- чәнлеккә. югары художество зәвыгына ия икәнлеген, Урта Азия тарихы һәм этнографиясен тирән белүен һәм тарихи жанрның үзенчәлекләрен нечкә тоюын исбатлады».— ди аның турында сәнгать фәннәре докторы Рафаил Такташ. Нәваи исемендәге музей диварларында Чыңгыз авторның газәлләрендә тасвирланган каһарманнарны барлыкка китерә. Яшь- нәпкүкрәп торган табигать кочагында чибәр кызлар, матур егетләр, чәчкәләр, куаклар. Әхмәрев монда да инде ачык беленгән үз стиленә турылыклы. Хатын-кыз портретларын ул мәгълүм дәрәҗәдә идеаллаштырырга һәвәс. Аккошныкыдай муен, тал чыбыгыдай зифа буй. беләзек кидерерлек нечкә бил! Кайбер рәссамнарның бастырыктай беләкле, дыңгычлап тутырылган капчыктай гәүдәле каһарманнарын күреп күнеккәнгәме, Әхмәрев сурәтләрендәге нәфис кызлардан күп аерылмаган егетләргә күз салгач, түзмәдем, авторга: — Ирләрне болай нәзберек итеп ясавыгыз аңлашылмый. тормышчанлык югала ич!— дидем. Якташым тыныч кына елмаеп әйтте: — Әнкара университеты ректоры да: «Әхмәревнең егетләре кызларына лаек түгел»,— дигән икән. Мин шәрык классик шигъриятен яратам, анда кызларның гына түгел, егетләрнең дә матурлыгы җырлана. Суфичылык шигъриятендә дә шулай. Менә шул сәбәптән мин ирләрне үземчә гәүдәләндерәм. Нәфислек рухи матурлыкны калкурак ача сыман. Әхмәрев иҗат кешеләрен аеруча яратып һәм бирелеп тасвирлый. Менә •Шагыйрә Зөлфия» портреты. Аның күз карашы. елмаюы туачак образлары әсирлегендә булуын искәртә. Бәхетле чорның хатын-кызларына хас рухи гүзәллек, үз язмышына канәгать иҗатчы турында сөйли шагыйрә портреты. Андагы сызыклар нәфис, буяулар якты-көлсу, саргылт, ак төсләр нур чәчә. Яисә шагыйрә Надирә портретына күз салыйк. Сурәтче башта аның әсәрләрен укый, галимнәрдән сораша, музейда документлар өйрәнә. Рәсемнәренең берсендә ул аны сарай ханәләренең берсендә иптәшләре арасында дутар чиртеп утырган хәлдә сурәтли. Монда зәңгәр буяулар аша чагылган хисләр дулкынландырырлык дәрәҗәдә тәэсирле. 1971 елда сурәтче шагыйрәнең тагын бер портретын ясый. Монда ул аны затлы кием, кыйммәтле ябынгыч бөркәнгән яшь кенә кыз рәвешендә сурәтли- Геройда уйчанлык, ниндидер моңсулык, борчылу сизелә. Чөнки ул шаһ сараена беренче мәртәбә килә. Яңа мохиткә аяк атлаганда, фаҗигале хәлне уйлап, күңеле шик-шөбһә белән тулу табигый. «Яктылыкка». «Үзбәк биюләре», «Хуш киләсез», «Индонезия тәэсирләре», «Җиде гүзәл»... —Чыңгыз Әхмәрев илле елдан ашкан иҗат чорында барлыкка китергән барлык әсәрләрне санап чыгу гына да бик күп вакытны алыр иде. Якташыбыз иҗат иткән шәрык гүзәлләре — җиде сарайда Баһрам әңгәмә алып барган җиде гүзәл — әсир иткеч төстә тасвирланган. Бу камиллек гүзәлләрнең холыклары, милли үзенчәлекләре, күзләре, йөз сызыклары, нәфис кулларының назлы хәрәкәтләре һәм киемнәренең төрлелеген- да курена. Бер сүз белән әйткәндә, Чыңгыз Әхмәрев беек шагыйрьнең үлмәс шигырьләренә тиң образлар барлыкка китерүгә ирешкән. Ул образлар хәзер Әнвәр Ногманов тарафыннан тәлинкәләргә күчерелгән. Ташкент чынаяк заводы куллап җитештерә башлаган көнкүреш әйберләре аша да якташыбыз иҗаты, шулай итеп, халыкта матурлык тойгысы тәрбияләүгә хезмәт итә Әхмәрев бүгенгедә үткәннең тотрыклы сызыкларын ачу белән бергә, тарихтан заманчалык табарга да омтыла. Моңа мисал итеп җәмәгатьчелекнең мәхәббәтен казанган «Гөлестан» туристик базасы бизәлешен китерергә мөмкин. Мәгълүм булганча. Якын Көнчыгыш илләренең тормыш-көнкүрешендә соңгы дәвергә кадәр кискен үзгәрешләр булмаган иде. Аларның хуҗалык итешендә, горефгадәтләрендә урта гасырчылык иркен хөкем сөрде. Мәскәү, Ленинградларга, Италиягә сәяхәткә барган чакта Яңарыш дәвере осталары Леонардо да Винчи, Микеланджело, Боттичелли. француз импрессионистлары мирасы, замандашлары Андри Матисс. Диего Ривера иҗатлары белән танышудан тәм тапкан Әхмәрев, тарихи темаларны яктыртыр алдыннан шәрык белән танышу файдалы булыр, дип исәпли һәм Гарәбстанга сәфәр чыга. S.— Рәхмәт, барысын да күрсәттегез,— ди ул Гыйрактан кайтыр алдыннан хуҗаларга. — Бары тик атаклы Багдад караклары очрамады да. корсак биюен генә күрергә насыйп булмады. Беренчесенә юлыкмавыма бик шатмын, әмма икенчесенә... — Иртәгә төнге уникедә әзер торыгыз, машина килер,— ди гид. Кәефханәгә аларны автомат аскан швейцарлар тентегәннән соң гына кертәләр. Кораллы кунаклардан сакланалар икән. Бер заман күрергә ашкынган сихри Багдад тамашасы башлана. Симез гәүдәле биюче хатын (гарәпләр юанны ярата икән) шәрә дип әйтерлек хәлдә залга килеп чыга да өстәлгә сикереп менеп биергә тотына. Каһарманнарын баш түбәсеннән алып тәпиенә кадәр киендереп сурәтли торган әдәпле Чыңгыз Әхмәрев, кышлаклардан килеп, Самаркандта беренче тапкыр балет тамашасын караучылар төсле, башын аска иеп утырырга мәҗбүр була! Иҗат кешесе өчен монысы да гыйбрәт, әлбәттә. Шул темага махсус композиция ясарга ниятләгән рәссамга исә ул бигрәк тә кирәк. Осталыкка илтә торган юл һәрвакыт озын, сикәлтәле була. 1928—29 елларда иҗат иткән берничә рәсемен «Яңа юл» журналына җибәргәч. ул редакциядән «күчереп ясалган сурәтләрне кабул итмибез», дигән кош теле кадәр җавап хаты ала. Берничә елдан соң Ташкентка аяк баскач кына сурәтенең редакциядәгеләргә бик ошавын, әмма аларның мондый җитлеккән рәсемне яшь егет үзе ясавына шикләнеп, «йомып» калдыруларын ачыклый. Гүзәл корылмаларга бай Самаркандта халык гамәли сәнгате үрнәкләре Чыңгызга шифалы тәэсир итә. Атаклы чигүче, чүкүче, зәргәр, чүлмәкче, борынгы бизәкләргә җан өрүчеләр яши монда. Яңа ачылган «Сынлы сәнгать фабрикасы»нда байтак сәләтле осталар эшли. Аларның иҗатына Чыңгыз дикъкать белән күз сала, беренче рәсемнәре белән игътибарны җәлеп иткән егет үзе дә шунда хезмәткә урнаша. Сурәтчеләр заман вакыйгаларын массага җиткерү өчен стена газетасы, «мактау тактасы* макетлары. стендлар, плакатлар әзерлиләр. Әмма Чыңгызны бу гына канәгатьләндерми, хәзер инде ул дивар рәсемнәре ясау белән мавыга башлый. Дивар рәсемчелеге сәнгать тармаклары арасында иң борынгылардан санала. Мисыр, һиндстан. Яңарыш дәверендәге Италия, урта гасырлардагы Европа һәм Урта Азиядә бик күп гүзәл әсәрләр иҗат ителә. Гел кеше күз алдында торганлыктан, мәһабәт рәсемчелек шул ук вакытта гадәттән тыш халыкчан да. Дивар сурәтләре зур мәйданлы, бина архитектурасы стиленә, үзенчәлегенә аваздаш булу белән генә түгел, алган темасы, тасвирланган күренеше, вакыйгаларның, яратылган образларының, алар аркылы үткәрелгән фикер һәм идеяләрнең байлыгы. эчтәлегенең тирәнлеге, вакыт узу белән әһәмиятен, фәлсәфи кыйммәтен җуймавы белән дә аерылып тора. Шуның өстенә дивар рәсемнәре нык, буявы дәвер узу белән уңмый торган материаллар кулланып эшләнә. Мәһабәт сурәтләр иҗат итү, гадәттә. эскиздан башлана. Рәссам анда булачак әсәренең темасы һәм идеясен гәүдәләндерүче сюжетны. әсәрнең буяуларын, тасвирланачак предметның күләме һәм урынын ачыклый. Эскиз канәгатьләнерлек хәлгә килгәч, рәссам аны зуррак кәгазьгә күчерә. Чөнки дивар рәсемнәре сыланган өслеккә пыяла яки вак таш түшәп ясалганда, аны соңыннан төзәтү, үзгәртү кыен, кәгазьдәге сурәт исә аны төп өслеккә ясауны җиңеләйтә. Әхмәрев иҗатының беренче адымнары илебездә мәһабәт сәнгатьне үстерү өчен киң мөмкинлекләр -ачылган чорга туры килә. Социализм җиңүләре аның нык җирлеге була. Олы-олы биналар калку, төзелеш көчәю дивар рәссамнарына да мәйданны киңәйтә. Шушы чорда Үз- бәкстанда Б. Хамдами. А. Волков, У. Тансыкбаев кебек рәссамнар беренче мәһабәт рәсемнәрен барлыкка китерә. Чыңгыз Әхмәрев тә ВХУТЕМАСның мәһабәт сәнгать бүлеген тәмамлаган В. Савин белән бергә шәһәр, кышлакларны гизеп. куп кенэ этюд, эскизлар ясый, тәҗрибәле иптәшләре белән фикер уртаклаша. А. Волков исә дивари сәнгать серләрен ачып, Чыңгызның кызыксынуын тагын да дөрләтеп җибәрә Урал Тансыкбаевның «Басмачыларны кулга төшерү», «Сельмаш», «Җәйләү» кебек мәһабәт әсәрләре аңа аеруча көчле тәэсир итә Күз явын алырлык борынгы буяу, мозаика каплаган, сырлап бизәкләнгән. парчалы ефәк киемнәр кигән архитектура һәйкәлләре дә Чыңгызны көчен сынап карарга дәртләндерә һәм ул эшкә керешә Бу чорда Чыңгыз иҗат иткән дивар сурәтләре балалар бакчасы, клуб, кызыл чәйханәләрне бизи. Мисалгә, чәйханә диварындагы рәсемдә ике колхозчы — бер ир белән бер хатын китмән күтәреп трактор артыннан баралар. Ул рәсем гадилеге, тыгыз оешуы, кечкенәлеге һәм бер яссылыкта бирелеше белән Гражданнар сугышы чоры плакатларын хәтерләтә Шул ук вакытта анда шәрык дивар сәнгате традицияләре дә чагылыш таба. Бу декоративлык, бина сызыкларына туры килү һәм тасвирны бер төрле буяу — куе яшел төс белән биргәндә балчык стена төсен җирлек сыйфатында урынлы файдалануда күренә 1935 елда Әхмәрев Мәскәүгә килә һәм мәшһүр сурәтче В Фаворскийга эшләрен күрсәтеп, югары белем алырга хыяллануын белдерә. Фаворский аның әсәрләрен ошатып, Суриков исемендәге Мәскәү художество институтында икенче курстан башлап укырга мөмкин, дигән фикерне әйтә Чыңгыз монда өч ел графика бүлегендә белем ала, аннары нәкыш бүлегенә күчә Дүртенче курсны инде ул институтның мәһабәт рәсемчелек факультетында дәвам итә Монда ул И. Грабарь, Н. Чернышевлардан сабак ала. зур һәвәслек белән Веронезе, Микеланджело, Рафаэль, Рублевлар иҗатын өйрәнә һәм үз стилен эзли Файюм осталары миниатюралары, болгар-татарның кабер таш язмалары. дагстанлыларның көмешкә чүкеп ясаган әсәрләре, шулар арасында бигрәк тә шәрык халыклары гамәли сәнгате, шигърияте һәм музыкасы Әхмәревнең зәвыгын тәрбияләүдә күренекле роль уйный. 1942 елда диплом эше буларак «Үзбәкстан кылычы» триптихын иҗат итә. Ватанчыллык хисләре тәрбияли торган бу уңышлы әсәр сурәтченең осталыгы арта бару хакында сөйли. Менә шулай иҗатчының үзенә хас юлы, темалар даирәсе, яраткан сюжетлары барлыкка килә. Озакламый аның рәсемнәре үзбәк совет сәнгатендә вакыйга буларак кабул ителә башлый Уңышның сере беренче чиратта шәрык мәдәнияте традицияләренә яңа сулыш өрүгә бәйләнгән була . 1965—69 елларда Әбү Рәйхан Бирүни исемендәге Көнчыгышны өйрәнү институты фойесы стеналарына төшерелгән рәсемнәрдә инде сурәтченең иҗади осталык үренә күтәрелүе бик көчле гәүдәләнә. Бу институтта көнчыгыш халыкларының гасырлар буе җыйган тәҗрибә һәм акыл җимеше — бик күп борынгы кулъязмалар, китаплар саклана. Шуңа күрә дә рәссам композициясендә китап аша халыкларның тәҗрибә, белем хәзинәсе өлкән буыннан яшенә тапшырылуын, бөлдергеч сугышлар вакытында китаплар һәм кулъязмалар яндырылуын, алар белән бергә кыйммәтле фикер, белемнең дә юкка чыгарылуын, сугыш чорында культураның харап ителүен, тыныч чакта аның чәчәк атуын гәүдәләндерергә карар кыла. Алтмыш дүрт квадрат метр мәйданда алебастрга темпера белән эшләнгән рәсемдә яшәү белән ү пемне, кеше хәятенең сабый чак садәлеген һәм картлык камиллеген, адәм баласының иҗади кодрәтен илбасарлыкка капма-каршы куярга тели. Композиция гарәп язуы кебек уңнан сулга үсеп китә Менә шәһәргә килеп кергән кәрван мәдрәсә яныннан узып бара. Юлаучыларның кулларында күчтәнәчләр, берсенекендә — татулык нияте белән килүләре хакында язылган язу. Шәһәрдә дә иминлек бәхетле гаилә, китап укучы оныгына сокланып торучы карт, биюче кызлар, күк йөзе картасына төбәлгән галимнәр, музыка тыңлаучы хатыннар, чәчәккә сузылган бала, остазлары биргән үгеткә колак салып торучы төрле кавем арасыннан җыйналган белемгә һәвәс шәкертләр. Соңгылары — шагыйранә рухлы, ак күңелле, эчкерсез җанлы, өлкәннәр киңәшенең кадерен белә, хикмәтле сүзләреннән илһам ала торган — кыскасы, эчке дөньясы да. тышкы кыяфәте дә гүзәл яшьләр рәвешендә сурәтләнә Шагыйрь үзенең шәкертләрен язгы купшы киемен бөркәнгән бер куак янына алып килә дә, аның бер чәчәген өзеп алып — Менә шушы гүзәл чәчкәне гап- гади туфрак үстергән шикелле, сез дә иң гадәти сүзләрдән шигърият барлыкка китерергә тиеш,— ди сыман Ул Әхмәревнең яраткан шагыйре Дәрдмәнд кебек Матур гөлләргә бул былбыл, нәзакәт багына сакчы,— дип үгет бирәдер • шикелле. Сурәтченең бу композицияне нәкъ менә шул юллар тәэсирендә иҗат итүе игътибарга лаек Кайгыртучан, таләпчән, үз иманына җаны-тәне белән бирелгән садә күңелле Хәсән Туфанны да хәтерләтә аларның остазы. Әгәр Чыңгызның утызынчы елларда ук шагыйрь әсәрләренә гашыйк булуын, Туфанга хат язуын да искә алсак, бу охшашлык тагын да көчәя төсле! Менә икенче манзара. Кара козгын еередәй ябырылып яу якынлаша Китапханәләргә ут төртелә, стенасына «.Белемгә омтылу һәркемгә фарыз» дип язылган мәдрәсә яндырыла, агач куышына китап яшереп куярга тырышкан галимгә кара сугышчы ук ата. гүзәл биналар пыран-заран китерелә, хәрабәләр ишәя, шәфкатьсез үлем канатын җәя, ялкын чорнаган кулъязманы дошман сөңге очына кадап байрак урынына күтәргән, вәйран йтелгән коточкыч тормышны күрәсе килмәгәнлектән, дәрвиш күзен йомган, зиратта яңадан- яңа кабер ташлары күренә. Өченче күренештә иҗади башлангычның, тереклек көчләренең сугышны җиңүе сурәтләнә. Корылмалар төзәтелә, бакчачы нәни оныгы белән бергә куак утырта, архитекторлар яңа бина макетын тикшерә, балалар төзүче булып уйный, бакчалар чәчәк ата, гашыйклар сәхрә чигә, гаиләдә яңа сабый туа. Илдә тынычлык рухы көчәя, хезмәт һәм иҗат тантана итә башлый. Бу сюжетка салынган идея әлеге күренешләрне тоташтырган арык һәм кәрван ярдәмендә калку ачыла. Су агышы, кәрван йөрүе — тормыш агышын, табигать капма-каршылыгы 'көрәше, үзгәрешләре аша алга баруны гәүдәләндерә. Бер буын эшен икенчесе дәвам иттерә, китап кешегә балачагыннан алып картлыгына кадәр юлдаш була. яктылык караңгылыкны, яхшылык яманлыкны, тынычлык сугышны җиңә, ди рәссам. Әхмәрев бу композициясендә дә хезмәт ияләренең гүзәллеген җырлый. Әсәрнең тасвир чаралары, чагылдыру ысуллары һәм стиле заманыбыз сәнгать теле мөмкинлекләре белән яңар- тылган художество традицияләренчә бирелгән. Әмма гадәттәге перспектива кагыйдәләре кулланылмау, тасвирланган вакыйгаларның бер мизгелдә һәм бер урында бармавы, күренешләрнең янәшә сурәтләнүе, бу манзарадагы куаклар, гөлләр, кошлар һәм хайваннар, биналар һәм төрле корылмалар кайбер борынгы дивар рәсемнәрендә- гечә шактый шартлы ясалу., композициянең аһәңдәш ритмы, сызыкларның музыкальлеге электән калган сәнгать мирасы әсәрләрен. аларда кулланылган канун һәм алымнарны хәтерләтә. Әхмәрев шәрык осталары сөел кулланган зәңгәр, шәмәхә, ал. көрән, ачык яшел буяуларны урынлы файдалана. Бирүни исемендәге институт диварындагы әсәрдә киемнәр һәм кораллар, каһарманнарның йөреш- торышлары, милли холкы миниатюралардагыча табигатенә, яшәеш рәвешенә хас рәвештә бирелә. Халык авыз иҗаты, шәрык язма әдәбиятында тасвирланганча, сурәтче үз геройларын түгәрәк йөзле, зур кара күзле, каләм кашлы, зифа буйлы итеп, әмма анатомия үлчәмнәре һәм нисбәт кануннарын бозмыйча гәүдәләндерә. кичаяләрне шартлы күрсәтми, эчке тойгыларны, рухи гүзәллекне, баһадирлык сыйфатларын, кичерешләрне җанлы һәм тормышчан итеп ача. Әхмәрев тарихи үткәнне яктыртканда да чын заманча иҗатка ия. Чөнки заманчалык рәсем эчтәлегендә генә түгел, бәлки замандашыбыз хисләренә, гүзәллек төшенчәсе таләпләренә хуш килә торган рәвештә гәүдәләндерә белүдә дә ич әле. Заманыбыз өчен актуаль идеяләрне чагылдыруда да. «Көнчыгышны өйрәнү институты диварларында зирәк, хикмәтле остаз сурәтләре Мин сезне нәкъ менә фикер иясе, философ һәм остаз буларак таныйм».— дип хат яза авторга тамашачыларның берсе ■■Сезнең картларыгыз олы җанлы, миһербанлы. Базарлардагы сәүдәгәрләрегез дә философ шикелле. Рәсемнәрегезгә, гомумән, шигърият, рухлану хас»,— ди икенчесе. Әхмәрев, чыннан да. картларны сурәтләргә ярата. Алар милли киемнәре, хикмәтле, нурлы кыяфәтләре белән рәссамга шигърият чәчәк аткан урта гасырларны хәтерләтә. Шул ук вакытта якташыбыз каһарманнарына кеше рухын олылый торган сыйфатлар бирергә, аларны артык индивидуальләштерүдән бигрәк шартлы хосусияттә, фәлсәфигомумиләштерелгән төстә гәүдәләндерергә һәвәс. Романтик халәттәге затларны идеаллаштырылган гүзәллек дәрәҗәсенә җиткереп. әмма гомум кешелек рухын чагылдырырлык рәвештә күз алдына бастыра. Әйтергә кирәк. илленче еллардан башлап ук инде Әхмәрев әсәрләренең күчермәләре күп санлы күргәзмәләрдә куела, китапларда һәм вакытлы матбугатта басылып, меңләгән сәнгать сөючеләргә килеп ирешә Бервакыт шулай ике яшь язучы Әндижан тирәсендәге тауларга күтәрелгән һәм шунда ял итеп алыр өчен тау башындагы бер чәйханәгә кергән икән. Карасалар, бүлмәнең бөтен диварларына Чыңгыз Әхмәрев рәсемнәренең күчермәләре ябыштырылган. Үтә кырыс шартларда яшәүче хуҗа карт — Мин бүтән рәссамнарны яратмыйм,— дип белдерә Сурәтче «Ике тел дастаны» фильмына кием эскизлары ясау тапшырылгач, урта гасырлардагы шәрык мәдәнияте белән җентекләп танышыр өчен Төркиягә һәм гарәп илләренә сәяхәткә китә. Истанбулда, Каһирәдә ягымлы мөнәсәбәт күрсәткән хуҗаларга истәлеккә рәсемнәрен бүләк иткәч, алар: — Рәхмәт! Искиткеч гүзәл сурәтләр!— дип соклана. Багдад рәссамы М. Гариф әфәнде исә авторны болай дип хәйран калдыра «Бер әсәрегез миндә бар иде инде, журналдан кисеп алган идем!- Рәссамның танылуы турында илебезихтимал, моны автор үзе генә яхшырак исәпкә алып, вакытында төзәтергә мөмкин Сочида «Үзбәкстан» шифаханәсенең ял итү залын бизәү тапшырылгач. Әхмәрев анда ясалачак рәсемнәрдән якты сибелүе; гөлләр иленең тыныч рухы җанны иркәләве урынлы булыр, дип уйлый. Елның дүрт чорында табигать һәм кеше хәятенең мәңгелек агышын — картинаның өске өлешендә ел фасылларын гәүдәләндергән традицион хатын-кызны, аста яз, җәй. көз. кыш күренешләрен сурәтләргә карар Залның дүртенче стенасы пыяладан булып, аннан тау киртләчләре, диңгезгә төшә торган сукмак күренә. Рәссам ясарга уйлаган сурәтләр. шулай итеп, тышкы дөньяга бик килешле тоташып китә. Ел фасылларын диварда сурәтләү хыялы Әхмәрев күңелендә күптән борынлаган. тик ул аны кая ясыйсын гына белми аптыраган була Чөнки, аның уенча, мондый сюжет тормышны фәлсәфи гомумиләштереп чагылдырырга мөмкинлек бирә Менә ул пәри кызы рәвешендә очып килүче яз образы — яшь. нәфис, матур. Өрфия күлмәгенә әле бизәкләр кунарга да өлгермәгән — изү, итәк-җиңнәрендә генә каймалар бар. Кулында җир йөзенә сибәргә алган тәлинкә тулы гөлләр. Табигать уянган — җылы яктан кошлар килә, балалар кышкы торгынлыктан соң онытылып уйный, тирә-як яшел юрганын ябынган Җимеш агачлары шау чәчәктә. Агач күләгәсендә кошлар сайравына колак салып кырын яткан шагыйрь безне табигать хозурына чакыра: Яз Чәчәктә гөлләр. яшелләнде бакчабыз, Килегез, гәп корып, дуслар, күңел ачабыз! Менә җәй күренеше. Шушы чорга хаС баи матур киемнәрен кигән кызның уң кулында яңа өлгергән җиләк-җимеш, сулында — иҗатының иң биек ноктасына күтәрелгән шагыйрьгә бүләккә ниятләнгән яшел ботак Тереклек тантанасы. Аргамагында очып килгән ялкынлы егет тормыш агачы күләгәсендә мәгъшукасына мәхәббәтен аңлата. Мәшһүр шагыйрьнең тау түбәсендәге ак чатырына төрле халыкларның иҗатка һәвәс егет-кызлары менеп бара. Данлыклы сүз остасының тормыйча мәдхия укый торган газәле яңгырый: Җәй фасылы: сөйгән ярлар, дуслар сизми вакыт узуын... Менә өченче күренеш яфраклар саргая, чәчәкләр сула, җимешләр коела. Көз билгесе — табигать өлгерткән бар байлыкны үзенә җыйган гүзәл кыз бер кулына җамаяк күтәреп, икенчесе белән йөзем, алма. анар, груша һәм башка җимешләр өеп куелган подносны, кувшинны кочаклап, безне соңгы мәртәбә бәйрәмгә чакыра сыман. Бәлки ул тормыш давылларын исән-сау кичкән, ботаклары шәрәләнгән агач астында таякка таянып торган шагыйрьнең гомер узуына уфтанып чыгарган моңлы шигыренә колак саладыр? Аһ. саргая дөнья, көлә көз йөземә карап, Корыган ботакта калган, диеп, ялгыз яфрак. Соңгы күренештә җиргә чал төс кергән Салкын буяулар табигатьнең йокыга талуын чагылдыра. Аксыл яулык бөркәнгән, зәңгәр киемгә төренгән кыш пәрие тереклек символы булган утны кулы белән суык җилләрдән ышыклап яңа елга алып китеп бара. Айсыз төнгә көмеш карын сибә кыш, Караны ак белән каплап килә кыш. Яз — яшьлек гүзәллеге, җәй — адәм баласының җитлегүе, көз — җан ияләренең картаюы, кыш — кеше тормышының сүнүе. Әмма композиция оптимистик рухлы, чөнки кыш әле тереклекнең бетүе түгел, ул яңадан чәчәк ату. мәйданга кешеләрнең яңа буыны килүнең алшарты гына. Рәссам идеясен ачуда кояш та мөһим роль уйный. Язын ул чыгып кына килә, җәен — баш очында, көзен — батышка тәгәри, кышын — офыкка елышкан. «Ел фасыллары» рәсеме чынбарлыкны гомумиләштереп һәм образлы чагылдырып җиһанның матурлыгын ача, аның кадерен белергә кирәклеген искәртеп, тамашачыда олы хисләр уята. Әхмәрев соңыннан архитектор Батыр Усмановның үтенече буенча ян диварларга нең төрле почмакларыннан килгән күп санлы заказлар да ачык сөйлҗ Әхмәрев. җае чыккан саен, әледән-әле берничә шәкертен ияртеп, ерак сәфәргә чыгып китә Нәтиҗәдә Днепропетровскида культура сарае. Кемеровода драма театры, Сәмәркандта «Йолдыз» чәйханәсе, Крас- ноярскида «Баһор» кафесы, Сочида •Үзбәкстан» шифаханәсе диварларына да Әхмәревнең тылсымлы кулы кагыла Картонга төшерелгән сурәтне диварга күчерү эшен автор үзе башкармаска да мөмкин. Әмма Чыңгыз ага җаваплы өлешләрне һәрвакыт үзе ясарга тырыша. Чөнки күчерү процессында җирлегенә карап буяулар я сыек, я куерак чыгу да сюжетны тулыландыра торган рәсемнәр төшерә Сочига дәваланырга килүчеләр «Ел фасыллары»н һәрвакыт сокланып карый һәм үзләрендә ирексездән пәйда булган күтәренке тойгылар, якты еметләр сәбәпчесе Әхмәревкә олы рәхмәтләрен белдерәләр «Чыңгыз абый мәһабәт сәнгать һәм графиканың чын остасы. Борынгы шәрык миниатюрасын терелткән, аны үстергән Әхмәревнең кулын бер-ике сызыгыннан ук танырга мөмкин. Үзбәкстанда барлык классик әйберләр аның катнашында эшләнә».— ди Хәмзә премиясе лауреаты язучы Әсгать Мохтар. Якташыбыз 1968 елда «Татар кызы» портретын яза. Чыңгыз ага кулына хас нәфислек, зәңгәр тәс муллыгы. Җиңелчә алсу йөз. карлыгач канатыдай кашлар, җыйнак борын, куе озын керфекләр, чия иреннәр, салынып төшкән толымнар Уйга баткан кызның артындагы диварга Дәрд- мәнднең Янды Мәҗнүн, янды Фәрһад, Бер янып ат алдылар. Мин гарип мең кат янып та. Яндыга саналмадым,— дигән юллары язылган. Димәк, гыйшык утының шәүләсе төшкән икән аның алсу яңагына, мәхәббәт шөбһәләренең зәңгәр күләгәсе ягылган икән аның күзләренә. Кыяфәтендә нинди матурлык, җыйнак — Бар да әйбәт, тик менә калфагы гына,— дидем мин кыенсынып авторга,— калфагына йөзем чугы төшергәнсез икән. Безнең якларда — Татарстанда үсми ич ул җимеш — Реализм дигән булып, артык җиргә төшкән, утилитар хакыйкатькә омтылган, чамасыз натуралашкан рәсемнәр ясарга ярамый,— диде сурәтче — Бу примитивлыкка илтә. Үзенчәлекле гомумиләштерүгә омтылырга кирәк. Аннары... халык баскан мәйдан Татарстан белән генә чикләнми ләбаса... Сүз барышыннан Бакый Урманче, Такташ, Туфан. Шамил Анак, Равил Файзуллин һәм башкаларның әсәрләре хакында иркен фикер йөртүче рәссамның үзен һәрвакыт туган халкының аерылгысыз бер өлеше итеп санавын тою кыен түгел иде. Хәер, якташыбызның иҗаты да нәкъ менә шуны раслап тора. Каюм Насыйри портреты, Фатих Әмирхан китабына ясалган иллюстрацияләр, биюче якташыбыз Галия Измайлова. -Яралы сугышчы» сурәтләре... Соңгысында Идел дәрьясы буенда кылычы сынган, күкрәгенә арттан яшеренеп килгән хаинның дәһшәтле өч угы килеп кадалган пәһлеван. Халык иреге, ватаныбызның бәйсезлеге өчен көрәшкә чыгып, дошманнарына курку сала торган батыр давылларда сынган имәнгә таянган. киемнәре рәхимсез сугышта теткәләнгән Баһадирның күкрәгеннән кан тама, горур рухы инде башны туры тотарлык дәрманга ия түгел... Фаҗиганың тирәнлегенә ишарә ясап, күктә кояш тотыла! Рәсем гаять образлы, каһарманның янар йөрәклелеге саран чаралар белән киң колачлы, фәлсәфи тирән гәүдәләи- дерелгән. Чыңгыз Әхмәревнең Тукай шигърияте темасына мөрәҗәгать итүе дә очраклы түгел. Чөнки аның атасы Габдрахман ага татар матбугаты, шулар арасыннан бигрәк тә «Аң» журналы белән дә даими танышып бара Аларның гаиләсендә Дәрдмәнд, Фатих Әмирхан әсәрләре белән бергә Тукай шигырьләре дә күңел түрендә саклана. 1912 елның язында кымыз эчеп дәваланырга Троицкига килгән шагыйрь Габдрахман аганың өендә дә кунак була. Чыңгыз аунап үсәчәк сәкегә мендәр салып ял иткән арада булачак рәссамның апалары Тукай шигырьләрен шагыйрьнең үзенә яттан сөйләп бирәләр. Үзлегеннән күп укыган илгизәр Габдрахман ага балаларында да татар әдәбиятына, моңына мәхәббәт тәрбияли, вакытсыз һәлак булган шагыйрьнең «Без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик .. җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик», «безнең милләт тә... чын мөхәррирләргә, рәссамнарга. мохтаҗ» дигән сүзләрен әледән- әле кабатлый тора. Акчарлаклар очкан Идел буенда Казан елга вокзалы күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Шәһәребез кунаклары аның диварына эшләнгән мозаик сурәтләрне аеруча яратып карый. Рәсем, татар халык традицияләренчө. күнне кисеп теккән шикелле, бизәкләнеп эшләнгән. Яшел төсләр өстенлек иткән кечкенә генә мәйданда иген кырлары, алма бакчалары, зөбәрҗәт урманнар, зәңгәр дулкыннарда тирбәлеп йөзгән көймәләр, күккә буй сузган нефть манаралары, башкалабызның тарихи һәйкәлләре, опера театрыбыз, кыскасы, Татарстанның бүгенге бай гүзәл тормышы сурәтләнгән Күзне иркәли торган бу якты күренешләрне шулай ук якташыбыз Чыңгыз Әхмәрев иҗат иткән. Ул безгә ерактан сәламнәр җибәреп кенә калмый, менә шулай кылган гамәле белән, хуҗа шикелле Казан кунакларын каршы ала һәм аларны республикабыз тормышы белән таныштыра Шәрык шигъриятенең фәлсәфилеген, миниатюра сәнгатенең шартлылыгын һәм гомумиләштерү сыйфатын. Европа рәссамнарының реалистик осталыгын бергә туплап һәм синтезлап, мәһабәт сурәтчелек өлкәсендә үз мәктәбен барлыкка китергән Әхмәревнең шәкертләре арасында төрле милләт вәкилләре — үзбәк рәссамнары Әбдиҗаббар Ходайназаров, Тимер Сәгъ- дуллаев белән янәшә Илдар Фәтхуллин, Хөсния Астанова. Сәлим Коршинов шикелле архитектор якташларыбыз да бар. Алар остазларыннан үткәннең сәнгатенә хөрмәт белән карарга, культура тарихын тирән үзләштерергә, армыйталмый осталыкка омтылырга, иҗатта кыю һәм кабатланмас булырга өйрәнәләр Шул ук вакытта Чыңгыз абыйлары алар өчен барлык милләтләргә якын һәм кадерле затка, үз халкыңның горурлыгына әверелүдә матур үрнәк тә. 1969 елда Татарстанда үзбәк әдәбияты һәм сәнгате көннәре уздырылды. Шул вакыт Казан тамашачылары игътибарына Үзбәк- стан рәсем сәнгате үрнәкләре тупланган күргәзмә тәкъдим ителгән иде. Аны караучылар аерым бер игътибар белән Ч. Әхмәрев әсәрләрен күздән кичерде, татар матбугаты аның иҗатына хаклы рәвештә югары бәя бирде. СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Үзбәкстанның халык рәссамы һәм Хәмзә исемендәге Республика премиясе лауреаты профессор Чыңгыз Әхмәрев бүген дә илһамланып яңа әсәрләр иҗат итә. Хәзер ул «Фатих Әмирхан каһарманнары» сериясе өстендә эшли. Халкыбызның олылыгы турындагы сүзләрен ул әнә шулай гамәле белән дә ышандырырлык итеп раслый.