Логотип Казан Утлары
Повесть

ТЫН БАКЧАДА

Ленин орденлы Галина Павловна Васильевага багышлыйм. йдә туйга әзерләнәләр Алиянен бердәнбер кызы Рушания күрше авыл егете Булатка кияүгә чыга Күңеленнән риза булса да. сәгате сукты дигәч кенә, Алиягә сәеррәк тоела башлады. Кызының сүзләренә каршы төшеп тә маташты әле ул: , — Кем инде гомердә бер була торган туйны кыш көне, чатнама суыкта ясый? Кайдан уйлап чыгардыгыз аны. ә? Кызы актан-карадан берни дә әйтмәгәч, ана диваныннан кузгалып телевизорны сүндерде дә кызына елышыбрак утырды. — Сабыр итик бераз, кызым! Ике-өч ай вакыт хәзер үтә ул. Яз җитсен. Алмагачлар чәчәк аткан вакытка чамалап әзерләник' Борынгыларча, зурлап ясарбыз Бер көнен алма бакчасында уздырырбыз Теге, бер рәтендә — ал, икенчесендә ак чәчәкле алмагачлар үсә торган аланда табын корырбыз, кунаклар су буена да төшәрләр. Чишмә буенда учак ягарбыз, казан асарбыз Әнисенең тәкъдиме ифрат кызыктыргыч иде Рушания чәчәкләр патшалыгындагы табын тирәли тезелешеп утырган дус-ишләрен, тугантумачаларын күз алдына китерде. Яшьләрне котлыйлар - кунакларның иң өстенә чәчәкләр ява! Әкияттәге кебек Тик Булат белән Рушаниянең туе алай үтмәячәк шул. — Юк. әни. Хыялланып башыңны авырттырма Туебыз кыш үзәгендә. 31 декабрьдә булачак Яңа елны каршылаганда безгә кодаларың килә, өлкәннәр мәҗлесе шул көнне үтә. — Ничек син барын да шулай бер үзең хәл итеп куйдың соң әле? — Үзем генә түгел, Булат белән — Кызның зур зәңгәр күзләре әнисенең кинәттән моңсуланып калган йөзенә текәлде. Ул капылт кына: — Менә укы инде алайса,— диде. Күлмәк кесәсеннән алып, бер кәгазь кисәге сузды.— Синең сүзгә каршы килмәс идем дә бит.. Ашкынуын, кызының серләре дөньясына керергә омтылышын никадәр генә сиздермәскә тырышса да, бу хәленнән үзе үк уңайсызланса да. Алия сабырсызланып хатка үрелде Куллары сизелер-сизелмәс кенә дерелдәп китте. КОЯШ ТИМБИКОВА — прозаик. ТАССРның атказанган культура работнигы. республика журналистларының X. Ямашев исемендәге премиясе лауреаты -Тәңкәле тау». •Ярлар биек». - Кышкы талпыну» һ. б. китаплар авторы. Казанда яши. Шакмаклы дәфтәрнең куш битенә вак кына хәрефләр белән язылган хатка Булатнын кайнар хисләре түгелгән Әни кеше берничә юлга куз генә йөгертеп алды, аннары, кызарын: — И-и, кызым,—диде - Булатнын ихласлыгыннан шикләнмим. Икегезне тиң яратам Мә. кирәкми Туй көнен әче кышка билгеләвегезгә генә аптырабрак калган идем. * - Син хатның азагын укы. туйга кагылышлы сузләрне! Кызы болай ачылып киткәч. Алия бөтенесенә риза ir. .и. Егетенең ■хатын укытырга тәвәккәлләгән икән, дн.мәк. бары да әйбәт. \ гадан 1 нидер яшерергә уйламый Ул хатның кызы курсәткән өлешен тоташтан = укып чыкты « Риза бул әле. Рушаниям! Ясыйк әле туебызны ап-ак карлы, ко- * тырган буранлы көндә' Жылы җәйләр. шау чәчәкле язлар гына матур, г дип уйлаучылар шаккатсыннар Кышкы сафлык, кар бөртекләрендәге ак \ лык алардан киммени? Артлы яшел чаналарга пар атлар җиктерербез, дугаларга җиз кын- Z гыраулар тагарбыз, сөлгеләр, шәльяулыклар бәйләрбез Атларыбыз кар = шәлләрен бөркәнгән, теге без ярата торган назлы наратлар тезелгән үрле _ юлдан да уратырлар Авыл хәйран калыр: «Кара сана, диярләр, туйны ; кышын да күңелле ясап була икән!* Без өйләнешкән төндә Жиргә яна ел килер, без тормышыбызның яңа юлына аяк басарбыз*.. Матур икән шул. Алия хатка текәлгән килеш үзалдына сөй i ш де.-- Мә. кызым, матур икән. — Әйттем бит! Рушания әнисе сөйләгән алмагачлы табынны да истә тота иде әле. Алмагачлы туйда болай ук булмастыр да әле! Бакчага тел тилермик, балам' Туйга ай ярымлап калганда. Булатның әти-әнисе белән алар нәселеннән тагын берничә кеше килде Кыз сорарга, туй уздыру тәртибе ту рында килешергә Монысы гадәткә тугрылык кына инде һәр икс як моңарчы ук балаларының яратышын йөрүен белеп яшәде үзләренчә әзерләнә дә тордылар Күрше авылныкылар булса да. Булатның бөтен нәсел нәсәбе Хлнягә таныш, шулай ук егет ягы да Рушанияне яхшы белә Шуңа күр» киле шү кичәсе тантана төсен алды Туйга бәйле су эләр, бүләкләрне кем нәргә бирү мәсьәләләре бик тиз түгәрәкләнде Тунның вакыты турын да да бәхәсләшен тормадылар «Үзләре шундый тамаша корырга уйлаганнар икән - әйдә, аларча булсын», диделәр. Язларның назын, көзләрнең муллыгын көнләштерерлек кар-буранлы. ап-ак туй көтелә! Авылда йорттан йортка йөртелә торган, бер-берсенә егермешәр кеше сыешлы ике өстәл бар Алия аларны бер атна алдан кайтартып куйды Моңарчы бер дә тотылмаган сөттән ак ашъяулыклар җәйде ыр Алнянең туйга ерак шәһәрдән кайткан ике сенелесе дә баш ку т -рми булышып йөриләр Чынында, гел алар эшли. Алия нәрсәнең кайдалыгын күрсәтеп кенә гора Ишек ачылып китте Жылы өйне суык томан тутырды Кем кергәнлеге дә беленми иде Абау, салкынлыгы! Бармакларым әллә өшеде инде? Туй кулмә генең coin ы җөен җөйләп бетерергә күрше Әминәләргә кергән Рушания икән Сулуга каба Бөтен тәнем куырылды Әй. кызым' Кыш көне шул әтәч тиресе кебек курткадан кем йөри инде? Алия елмаеп кына ачулангандай итте Шаярма' ( алкын бер тисә, тиз генә ычкындырмый \л — Әминә апаларга гел күлмәкчән элдертә идем ннде. Бүген һавасы башка — Радиодан ничегрәк әйттеләр сон? — Сүзгә кунаклар кушылды. Ул да түгел, бары да тынып калды. Бәби итәкле, челтәрләр белән бизәлгән ап-ак күлмәк киеп, уртага чыгып баскан Рушаниягә текәлделәр Кызның солы саламыдай аксыл-сары чәчләре дулкын-дулКын булып аркасына төшкән. Башына ак ефәк чәчәкләрдән ясалган такыя киеп куйгач, кыз очар кошка охшап калды Чәч дулкыннары өстендә үтә күренмәле озын япма тирбәлә. Баласына яман күз тиюдән шикләнгәндәй, Алия: — Килешле чыккан, кызым,—дип сүзне кыскартырга ашыкты,— Үзең теккәч, яхшы шул. бөтен ягын чамалыйсың аны. — Бу юлы бер дә ике кат җөйләргә туры килмәде, әни. — Изге эш шулай җайлы бара ул,—диештеләр кунаклар. Хатын-кызларның сүзен бүлеп, ишек шакыдылар Хәбәр китерүче: — Телефоннан Булат әйтергә кушты, чыкканнар! —диде. Булат — Алия председательлек иткән колхозның агрономы. Тиздән ул кыз янына килеп җитәчәк. Кыңгыраулы пар атларда. Иптәш егетләре мотоцикллар куачак икән. Монысы тамашаны куертыр өчен. Өйнең тынычлыгы бетте Ишегалдыңа, капка төбенә кешеләр җыела башлады. Күрше кызы Мәйсәрә капка бавы тотарга әзерләнгән, кияү булачак кешегә әйтәчәк такмагын кабатлый... Кинәт тирә-якны. «Киләләр! Киләләр» — дигән тавышлар тутырды. Авылны җиз кыңгырау авазы яңгыратты Иң алдан җиз төймәләр белән бизәлгән дирбияле пар ат чаба. Ямь-яшел артлы чанага кияү белән аның гармунчы, җырчы дуслары төялгән. Арттан кычкырта-кыч- кырта өч «Жигули», дүрт мотоцикл килә. , — Абау, җаным* — дип «аһ» иттеләр - Бу «Балыклы»ларны һич белеп бетерә торган түгел. Мондый көнне кем мотоциклга утыра инде? Ф — Рушания кебек кызны эләктерсәң, син әле кушаяклап та чабар идең. — Анысы шулай, шулаен... Яшел чанадан кыска кайры тун, чәшке бүрек кигән Булат сикереп төште, атылып капкага килде Мәйсәрә «мең алтын» сорый иде: Капка бавы — бер алтын, Безнең апа — мең алтын! Булат артыгын көтеп тә тормады, кыз баланың кулыйа ислемай шешәсе тоттырды. — Керт, зинһар, тизрәк! Егетләрнең колагы өшегәндер. Башка ишекләр дә тиз ачылды, кортлы майны да ялт-йолт кына авыз иттеләр — шартын үтәмичә генә ярамый. Адәм чыдамаслык салкынлык Алиянекеләрне дә өйгә куып кертте Бүрек колакчыннарын, затсыз- лыктан саналмасын өчен генә күтәреп бәйләгән мотоциклчы егетләрнең кайберләре, чыннан да колагын өшеткән. Алар хушбуй сорап алдылар да, кече якка кереп, битләрен ыШкЫрга тотындылар. Кунаклар табын тирәли урнашкач Алия: — Пилмәнне дә әзерликме инде? — дип, төп кодагые белән киңәшеп алды — Шулпам әзер. Пилмәнем өйалдында. Салсам, хәзер күпереп чыгар Кодагые кырт кисте: — Юк. юк! Хәзергә яшьләр чәй генә эчеп алырлар Язылышып кайтсыннар, аннары иркенләп утырырлар! — Шулай да ул шиген белдерде — Чоландагы пилмәннәреңне кертеп куй!—диде. Тышта бик салкын Пыяла кебек булып беткәннәрдер Шулпаңны боз итәрләр Ир-атларның сүзе дә көннең салкын торуына барып тоташты — Кышның суыгы хәерле.— ди .берсе.— Жебеп. быксып утырудан яманы юк. Сүзен хак.- Жепшек кышның җәе дә начар Дөрес Әле соңгы елларда рәтле кышның булганы юк Бусы Булат өйләнгәнгәдер инде Көлүчесе көлде, җитди сүзне сузарга теләгәне .(ерылып сөйләшә башлады Өйдәге вакыйгалар үз көенә дәвам итте Бер-беренә никах балдаклары кидертешкәч. Рушаниягә бирергә дип. Булат Казаннан ка- * нәфер чәчәкләре кайтарткан иде Мамык шәлгә төреп, аларны да авыл ; Советына алып бардылар Аннары кып-кызыл чәчәкләрне табын түренә » утырттылар 2 Бары да алар теләгәнчә барды. Кичке мәҗлескә дә нәкъ вакытында = җыелдылар Туйны мәктәп директоры Рәхимә Вәлнева ачып җибәрде Үз- - ләренең Аклан мәктәбендә укын, югары белемле кешеләр булып өлгер- * гәп Булат белән Рушаниягә бәхетләр теләде Мәҗлеснең иң кызган Чагында Алия кече якта телефон шалтыравын ~ ишетеп алды — Әйе. - дип, трубкага эндәште. Председатель! Колхозның зоотехнигын тавышыннан танып = алды Алия Каюмовна кирәк' Алия апа' Ни булды? Котелызыйның бер казаны киреләнде, ферманы җылыта торганы. • Инженер юк Белом. Бездә, туйда утыра ул. Хәзер! Радио илле градустан да артык суык көтелә, диде Алия туй турында уйламый да иде инде Инженер Гариф түр башында. Уң як стена буенда слесарь утыра Ничек кузгатырга аларны? Яна ел алдыннан Алия, һәр бәйрәм вакытындагыча. колхозның нн җаваплы урыннарына җитәкчелек вәкилләреннән күзәтүчеләр билгеләде ('.у бирү, җылыту үзәге, электр челтәре, радио телефон элемтәләре барысы да бүленгән иде. Үзе ул идарәнең өч катлы бинасына күз-колак булырга тиеш Ишеккә якын гына утырган гармунчы баянын сыздырып җибәрде. Алия зур бәладән котылды. Хәзер кунаклар җыр агышына буйсыначак лар Бераз күздән югалып торсаң дә. үзең белән берничәсен алып китсәң дә сизелмәячәк Идарә каршындагы биек багана башында зур лампочка көн яктысы чәчеп утыра Алия идарә йортының бөтенлеген барлауны шуннан ук башлады «Ут яна. яктылык бар», дип уйлап, тынычланып кунды Гадәттәгечә. ишек ачык иде Председатель бусагадан атлауга, уң яктагы кечкенә бүлмәдән дежур хатын чыкты Бу кадәр дә тынгысыз булырсың икән' — дип. Алняие ачуланырга тотынды Инде бердәнбер балаңның туе көнендә дә йөрмәсән. Ул кинәттән туктап калды Бит алмаң ап-ак. Алия җаным, өшеткәнсең' Алия тәрәзә пыяласына барып капланды Салкынны салкынның үзе белән генә кайтарып буласын ишеткәне бар аның. Тәрәзәләр эчке яктан бозланып каткан гомер күренгән хәл түгел Алии тынычлана төшкәч, дежур хатын сабыр гына Әллә ничә мәртәбә шалтыратты берәү, дип сөйләргә тотынды Сине сорый, авыл хәлен сорый «Тәртипме?» ди Мин әйтәм. аптыратмагыз. дим Барысы да тәртиптә Председатель тунда, аңа комачаулый күрмәгез' Алия. «Тәртипме?» дигән сүзеннән, шалтыратучының кемлеген анлап алды Казаннан колхозга шефлык итүче завод директоры Исмәгыйль Ишмиевич булырга тиеш Алар сү зне очлап та бетермәде, телефон шалтырады Трубканы Алия аллы Элемтәнең аргы очындагы кеше, исәнлек-саулык та белешмәстән — Ну. ничек анда сезнең, тәртипме? — дип сорады. Алиягә рәхәт булып китте Күңеленең бер почмагына шом савыла башлаган иде дә. бөтен борчуларын онытып, көлеп җибәрде ул. — Ни дияргә дә белмим әле, Исмәгыйль Ишмиевич. Исәнмесез? Алия бу. — Нәрсә булды? — Трубкадагы тавыш җитди иде Ничек туеңда түгел? Күңелем сизенгән иде аны. Әйт. нинди ярдәм җибәрим? — Хәзергә берни дә кирәкми, ул-бу юк дисәм дә ярый. Котельный- ның бер казаны кирели иде дә. инженер белән слесарь шунда китте — Газ ничек? — Аңа ни булсын? — Кысылуы ихтимал. Котельныең да шуңа киреләнгәндер әле. Сезнең күрше совхоздагы дуңгызчылык комплексында — авария. Электр чыбыклары өзелгән, су торбалары шартлаган Яшь хайваннар бозлы су эчендә калган. — Сәбәбе? — Тышта илле алты градус суыклык икәнен беләсеңме соң син? — Термометрга карарга кыймаган идем шул.— Алиянең бугазына төер килеп тыгылды.— Уйларга да куркам. — Бетерешергә ярамый Мин заводта булам. Кирәксәм, хәбәр ит. Монда да эшләр шәптән түгел, бөтенебез — аяк өсте, кайсы яктан китереп сугасын белеп булмый Каушама, ярдәм итәрбез. Теге дуңгыз комплексына*да ике машина кайнар су җибәрдек, электриклар китте. Ара ерак түгел бит. Минекеләргә кайнар су гына ярдәм итмәс шул Алия елап җибәрмәс өчен сүзен кыскартты: — Булмый алай. — Ни сөйлисең? Синдә бит дуңгыз балалары юк. Миндә алмагачлар Мең гектар, гектарына — сигез йөзәр төп.— Алиянең тавышыннан саркылган шом Ишмиевкә дә күчте. Бәрәкәт! Мин бит әле аларны бөтенләй истән чыгарганмын. Алар ничә градуска чыдый соң? Бер кышны кырыкка түзгәннәре өчен тезләнеп рәхмәт укыган идем. Иллене үк күтәрә алмаслар шул. . Идарәдән чыккач аңа туп-туры алга китәргә кирәк иде. Ул исә, белепмебелмичәме, уңга каерылды. Гадәттә. Акланны олы юл ягыннан өзлексез узып торучы машиналар тавышы, төннәрен алар фарасыннан бөркелгән ут яктысы җанландырып тора иде. Гасыр эчендә дә сирәк кабатланучан суык юлдагы һәртөрле хәрәкәтне туктаткан. Өн дә юк. Төннең аязлыгы да сәер Күктәге йолдызлар шомлы томанга төренгән. ай да боек Ул гүя: «Кичерегез, кешеләр! Мин сезгә берничек тә ярдәм итә алмыйм, үзем дә туңам»,—дип. көчсезлегеннән җәфалана сыман. Ж.ир кешеләренең төнге тормышларын бизәүче күк җисемнәре шәфкатьсез элпә артында калган. Арага шыксыз зәмһәрир кергән дә, дөньяны тораташ итеп катырырга тырыша шикелле. Ж.ил-фәлән дә юк Этләр өргәне дә. абзар-куралар ягыннан малларның күшәгәне яки пошкырга- лап куюы да ишетелми. Авыл өстенә салкын кабер тынлыгы ябырылган. Ниһаять. Алия дә тирә-юньне бөтереп алган шомлы афәткә игътибар итте «Шыгырдарлык кары да юк бит аның,— дип офтанды.— Кар мулрак явып өлгергән булса, бу кадәр гайрәтләнә алмас та иде». Тыкрыктан аз гына борылуга алмагачлар дөньясының олы капкасына төртеләсең. Озын тигез рәтне башлап җибәргән беренче алмагачны күрүгә председательне курку алды. Ник монда килеп чыгуына аптырады. Аяусыз суыклык патшалыгында япа-ялгызы ни генә эшли ала соң ул? Тизрәк кире борылырга кирәк' Шулай да ул тагын алга атлады. Гаскәр башлыгыдай мәгърур утыручы беренче алмагачка якынайды. Ярым караңгы тирәлектә аның хәл-әхвәлен ачыкларга мөмкинлек юк. әлбәттә. Алиянең исә бу чарасызлык белән килешәсе килми. Барын да хәзер үк аңларга тырышудан ана агач кәүсәсе күмерләнеп көеп чыккандай тоелды Ботакларга кагылырга кыймады ул Тагын аз гына текәлеп торсаң, агач бөтенләй уалып төшәр кебек тоела Алия башын аска иде. җилкәләрен җыерып. учлары белән казакларын томалады, чөнки ана бакча кинәт ыңгыраша башлар шикелле иде Председатель кирегә борылды, ашыга-кабалана өенә чапты Аны капка төбендә үк көтеп торалар икән — Әни. нишләвең инде бу? — Мамык шәлгә, аты тунга төренгән, £ киез итекләр кигән Рушаниянең тавышына үпкәләү төсмерләре чыккан 2 Туйны ташлап йөрмәсәң. идарәңә ни була дип уйлыйсың? Кызның сүзен Булат куәтләп алып китте Чыннан да. Алия Каюмовна. әй лә. әни Булат үзенең кияү < кеше икәнлегенә ияләнеп җитмәгән иде әле — Мин дежур белән килешеп f куйдым бит Андый-мондый күңелсезлек чыкса да. безнең мәҗлескә ка- i гылмаска тиешләр иде Ярар. әйдә. әйдә, керик' Күңелсезлек кенәме соң бу? — Алия кайгысын яшерә алмады s Алмагачларыбыз харап була Бакча җан бирә . Алар өйалдына кергәннәр иде инде. Ихтыярсыздан әйтеп ташлаган = сүзләренең кызы белән киявен кара кайгыга салуыннан коты очты = Алиянең. Алдан ук аларны тынычландырырдай сүзләр эзләде Тик. ни » хикмәт, яшьләр өзелеп төшәргә ашыкмадылар Рушания И. әни! — дип куйды Янәсе, нинди әни соң син? Туй көнне дә бакча турында уйлыйсың? Булат ачыктан-ачык ярып салды - Син ул алмагачларыңны онытып тор. әни' Менә ул синен иң кадерле алмагачын' Кияү Рушанияне үзенә кысты Миңа нинди шәп багалма үстергәнсең! Монысын мин бернинди суык бабайга да бирмим' Ә бакча? Нәрсә инде ул кадәр борчылырга?! Сиңа бирәсем биргән инде ул: дәрәҗә, орден, исем, байлык! Бер-ике елдан пенсиянең иң зуры- сын каерып алачаксың. Шуңарчы җил яңгыр тидертмәскә мин дә бар әле Казанда минем бер якын дус эшли, безнең системада Мәмишев Бакчаны басуга әйләндерә дә бирә' Әллә нинди әмәлләр белә ул' Алиянең бу сүзләргә гаҗәпләнерлек көче юк иде инде Бары тик аптырады гына ул: яңа гына кияү булып өлгергән бу кешенең әлеге сүзләреннән йөрәк ничек шартламый түзә? Җир нигә убылмый? Күк ничек аларның өстенә ябырылмый?. Больницада көндезге йокы вакыты иде Бригадир Хәмдүнәнең. җәяүләп, район үзәгенә барулары, билеты булмаганга, автобуска көчкә эләгүе, таңнан бирле авызына бер валчык ризык, бер йотым чәй кап маган килеш монда килеп егылуы берәүне дә шаккатырмады Ишек төбендәге ак халатлы өч хатын өчесе берьюлы сөйләшепме сөйләшәләр Уртадагысы урындыкка утырган, икесе ике якка баскан Утырганының итәгендә бер кочак әйберләр: үтә күренмәле капчыкта бала башы кадәр йомгак, кулларында бер җиңе бәйләнеп бетмәгән кофта Хәмдүнә аның энәләренә хәйран калып карады Үзләре кыска гына, очларына кавырсын бау кертеп, зур әйберләр бәйләү өчен җайлаганнар Башка чакта Хәмдүнә бу хатынның ни бәйләвен. пичә күздән башлавын, нинди үрнәк сай лавын. тагын әллә ннләрен сораштырып бетерер иде Бу юлы аны берсе дә кызыктырмады, күз генә салып алды да: Миңа нервныйлар бүлеге кирәк, кай якка үтәргә3 - дип сорады Покы сәгате Бәйләүче хатын аңа күтәрелеп тә карамады Бармаклары автоматик рәвештә җеп үрә. ү зе ләчтит сата Мин ул Разумов скийны аңламыйм, ди Шул картны өеннән чакыртып китереп, яңадан дәвалый башлады Имеш, яңа төрле дару кайтарткан Ә карт минем җелеккә төшә: ник тәрәзә төбенә тузан кунган, имеш, ннк минем идән чүпрәге коры, нигә җылы су юк? Анын сүзен тегеләре күтәреп алып китте: врачларны, яна салынган авыруларны теттеләр генә! Хәмдүнә башта сүзләренең очы чыкмасмы дип. көтеп карады, аннары бүләргә мәҗбүр булды: — Көпә-көндез нинди йокы инде ул сездә5 Ак халатлылар. әле син китмәдеңмени, дигәндәй, өчесе берьюлы аңа карадылар Сүзне тагын урындыктагысы башлады: Анысын синнән сорамыйлар инде. Икедән дүрткә кадәр йокы | вакыты. Бар. бар. үз юлыңны кара, идән таптаучылар синнән башка да җитеп ашкан. һич аңлатып булмый бу халыкка! — дип өченчесе. Хәмдүнәгә карамыйча гына, хезмәтләренең авырлыгын тасвирлый башлады: — Бер әйтәсең, тыңламый, ике әйтәсең — китми. . — Шул кадәрле авыр эштә нишләп өчәүләшеп сөйләшеп утырасыз соң әле сез? — Хәмдүнәнен артыгына түзәр тәкате калмаган иде инде — Ишек төбенә килгән кешене кире бору өчен берәү җитмәгәнме? Әнә авылга кайтып бер генә көн бакча казыйсыгыз бар иде. күрер идегез халыкның ниндилеген! — Ул. сүз уңаеннан, өстендәге калын плащын сыдырып төшерде. Чәчәкле-чуклы шәльяулыгын суырып алды. Куе яшел кофтасында ордены, медальләре. «Атказанган колхозчы» значогы, ВДНХнын бронза медале ялтырап китте — Кайда баш врачыгыз? Мин сезнен йокы сәгатьләрегезне белмим, әмма ләкин Алиянең көндез түгел, кара төндә дә керфек какмый ятуына иманым камил. Колхоз хәтле колхоз таралып бара анда, сез монда ләчтит сатып, бәйләм бәйләп утырасыз һе. «йокы вакыты», имеш' Тапканнар йоклар чак! Өч хатынның икәве юк булды, өченчесе аягүрә басты. Баш врачны кирәксенсәң, бигрәк әйбәт, ишетмәгәнеңне ишеттерер. бар. кер. әнә уң кул якта, икенче ишек. Варлам Никитич Разумовский Неврологическида да булгач, кертми дә кертми инде, андыйларны төймә каптырып, укол кадап йоклаталар Жаны меңгә өзгәләнгән кешене барыбер йоклата алмыйсыз.— Хәмдүнә өстен-башын төзәткәләде Хәер, башкаларын белмим, безнен Алия Каюмовнаны бер даруыгыз да йомшарта торган түгел — шуны гына әйтәм Ул шул ук сүзләрне баш врач янына кергәч тә кабатлады: Ник икәнен беләсездер инде. Сөйләгәндер. Безнең колхоз юырттырып барган юрганың сөрлегеп егылуы кебек булды бит Үзе сөйләмәсә дә. докторлар Алия Каюмовнанын больницага ник эләгүен беләләр иде белүен Авыру председательнең үзеннән бу хакта сорашмадылар Ачылып китеп, үзенең сөйли башлавын көттеләр. Ул исә бакча хәлләрен телгә дә алмады, үзенең бәласеннән генә зарланды: Йоклый алмыйм, ашыйсым килми, башым буп-буш... Янына берәүне дә кертергә теләмәде. Кызы Рушания белән Булат кияве килгән иде. сәгатьтән артык утырганнардыр — сөйләштерә алмадылар Алар киткәч. Алия, мендәргә капланып елады. Хәмдүнәнен турыдан-туры баш врачка эләгүе ике як өчен дә яхшы булды Бу хатынның егерме ел буена Алия колхозында бригадир булып эшләвен. аның иң якын сердәше икәнен белгәч. Разумовский кабинетка дәвалаучы врачны да чакыртты Кирәкле бөтен мәгълүматны алдылар Ахырдан Хәмдүнәнен үтенечен кире кагарга да яхшысынмадылар «Тыныч кына үтеп карагыз,— диделәр. - Аның палатасы икенче катта, ишеге ачык, чөнки бик эссе. Йокламый торган булса, үзе чыгар, башкаларга комачауламагыз!» Алия үзе дә. йоклап киткән бүлмәдәшенә комачауламас өчен, коридорга чыккан иде. Коридорның икенче башыннан «тарс-тарс» атлап килүче хатынның Хәмдүнә икәнлеген таныгач, ул читлеккә эләккән коштай, ары каранып, бире талпынып алды. Сөйләшергә аның һичнинди теләге юк Хәмдүнә белән очрашкач, сөйләшми котылу мөмкин түгел Сүзнең дә нц куркынычы, алмагачлар турындагысы башланачак Нишләргә, кая качарга? Берәр палатага кереп поссаң? Мөмкин түгел, бу Хәмдүнә бульдозер кебек, бөтен бүлмәләреңне тигезләп чыгып китәр, эзләгәнен тапмый калмас Алия. чарасы »лы| ын an.i.iii, карашларын зур 1 ■; ' ♦ коридор уртасында туктап калды. Ни гаҗәп: Хәмдүнәнен дә юлында очраган һәр нәрсәне таптап узардай күренгән адымнары салмакланды. ? хәрәкәте көчсезләнде. Алия каршына килеп баскач, ул бөтенләй кайнады. Авыру дусты = үзе сүз башларга мәҗбүр булды - Ник ки 1,0 п ипле- ' »бик озак эндәшми тордылар Алар ♦ га бу ара ел кебек тоелды .Чин бит бу сәгатьләрдә берәүне дә кабул 1 итмим Ярый әле гомерендә дә теленә алмаган шул сүзне ычкындырды = председатель. Югыйсә, ^лияне тәңресе урынына күреп йөргән Хәмдүнә “ ничек кыюланып китәр иде Алаймыни? диде ул башта Монысы фикерен җыеп бетерү, бер тын алу гына иде. Аннары тезеп китте. Әле кайчаннан бирле кеше- “ ләрне аерым сәгатьләрдә генә кабул итә башладык? Больницага кердем - дигәч тә. Алнянен башында зиһенен томалап торган ниндидер сөрем ачылып киткәндәй булды Ана әллә канчан шул рәвешле усал иттереп, авылча сөйләшүче кирәк икән бит' Пи. э-э. әле монда берәүне дә кертмиләр, йокы сәгате Ник йокламыйсың сон? Нигә киләп сарыл йөрисен, башкаларны борчып? Алия, кинәт кенә кузгалып килеп. Хәмдүнәнен күкрәгенә капланды Ачуланма, ичмасам' - Анын яшь аша әйтелгән сүзләре Хәмдүнә- не дә елата язды Балай да җанымны кая куярга белмим Кызган* Алнянен моңарчы берәүгә дә болан ачылганы юк. иде Танышлардан качуы да кызгануларын күрергә теләмәүдән ләбаса Мин дә адәм баласы бит Ә-ә. алаймы? Кызгандырып читтә генә, шифаханәдә ятмакчы буласынмы? Бейн. авылыңны кем кызгана сон-* Г-лпладын да киттең Аягың исән, кулларың бар. башын-кү зен үг урынында, сырхаулап ята сын Больницага качып котылырлык булса, колхоз белән кереп ятар идек аны. Ниләр бар сон анда? Бу Алнянен больница! а эләккәннән бирле кешечә унлап, борчылып әйтк.ш беренче соравы ндс Хәмдүнә белән бер класста, бер партада утырып җиде ел укыдылар алар Сигезенче! .1 дә бергә керделәр Анысы күрше авылда иде Икесе дә әтисез. Сугыштан кайтмадылар Алнянен икс сенслссе. Фоат исемле абыйсы бар Беркөнне Хәмдүнә Алия аягында өр яңа чабата күреп: И-И. Фоат абын ничек матур үргән! иш сокланды Ул белә иде инде: Алнянен абыйсы кбздән бирле, чабата үрергә өйрәнәм. дип, югары оч керәшен картына. «Кестәнтин» бабайларга Йөри Өйдәгеләр. у I кайтып керүгә сорарга тотыналар Булдымы инде? Өйрәнеп бетердеңме? Y ген үргән чабатаң кайда? - Алай җпне.т генә була юрган эш түгел хл Абыйлары башта шул сүзләр белән котыла килде Сонга таба, әниләре Ьхлмас бу. улым, йөрмә вакыт уздырып», дип. егетнең өйдән чыгып китүенә каршы төшә башлагач, җавап үзгәрә төште: Бөтен җирен үрә белом хәзер, башлап китүе белән табан әйләндерүен генә чамалап җиткерә алмыйм әл» Кыш үтте, язгы сулар китте, чабатаның иң кирәк чагы. Алия» өр-яңа чабата киеп, мәктәп коридорында горур атлап йөри. Шыгыр-шыгыр — Бигрәк матур! — диде Хәмдүнә.— Озак өйрәнсә өйрәнде, пөхтә чыккан — Тәмле сүзләреңне әрәм итмә! Алия көлеп җибәрде. Фоат абый үрмәде. Ул кичә Кестәнтин абыйның кече кызы Маняны ябыштырып алып кайтты. Кыш буе шуңа йөргән икән. Чабатаны әтинең күн тышлы бүрегенә алыштырып алдык, ике пар бирделәр... Кызларның сүзе өзелде. Сугыштан кайтмаган әтиләренең өйдә калган киемсалымнарын балаларга җайлаштыру, бер яктан, аларны мен бәладән коткарса да. икенчеләй уйлаганда, соңгы истәлеккә хыянәт иткән кебегрәк сизелә. Хәмдүнә белән Ал иянең сүзе дә шуңа өзелде. Үзенә атап алынган чабатаны исә Алия бик саклап киде. Үз авылларыннан чыгуга сала да яланаяклап элдертә. Урта мәктәпле авылга кергәч тә. мәктәп урамына борылгач кына, коелы бер йорт янына туктап, аякларын улакта юып, яңадан киенә. Очны-очка ничек кенә ялгарга тырышсалар да. сигезенче классны тәмамлый алмады алар. Язгы имтиханнарны тапшырыр өчен, әлеге мәктәп балаларына тагын да ерактагырак авылдагы башка бер урта мәктәпкә барырга куштылар. Имтихан комиссиясен оештырырлык югары белемле укытучылар юк икән. Акланнан утыз чакрым, инде «мыеклана» башлаган чабата киеп анда ничек барып җитәргә? Хәер, хикмәт кием- салымда гына түгел, һич уйламаганда Алия бик каты авырып урынга егылды. Авыл фельдшеры: «Салкын тигән.— диде.— Район үзәгеннән врач чакырыгыз. Мин генә әллә ни эшли алмыйм...» Бу мәшәкать артыннан йөрерлек кеше юк. Фоат абыйлары Маняга өйләнгәч, кара-каршы йорт салырлык акча җыеп кайтам, дип. Донбасс ягына чыгып китте. Таңнан алып кара төнгәчә колхоз эшеннән кайтып кермәгән ана, врач артыннан, җәһәннәм чокырындагы район үзәгенә ничек бара алсын? ' Өйләрендә фельдшер барында; «Эпе. эһе. алай икән», - дип. аның һәр сүзен җөпләп торса да. үзенә бөтенләй башка нәтиҗә чыгарды. Икенче көнне, хәтәр кайнар итеп мунча якты. КЫЗЫН пешергәнче чапты, аннары мунчадан болайрак кызу мич башына, кайры тун өстенә менгезеп салды. Юкә чәчәкле, мәтрүшкәле чәй дә эчерткәч, кызның хәле рәтләнү ягына борыла төште. Тик имтиханнар чоры шактый авышкан, тугызынчыга күчүчеләр билгеләнеп беткән иде инде. Алия авырганга күрә. Хәмдүнә дә мәктәпкә йөрүдән туктады. Авылда язгы кыр эшләре түгәрәкләнгәч, хатын-кыз өчен иркенрәк бер ара була. Сабан туе да юктан гына шул вакытта үткәрелмидер инде. Мәктәпне ташлаган Алия белән Хәмдүнәнёң алдагы язмышын шушы чор хәл итте Сабан туе мәйданыннан кайтып барулары иде. Аларны тарантас җигелгән атлы куып җитте. Кызлар аның якындагы урман хуҗасы гаярь егет Вәсим икәнлеген әллә каян таныдылар Бу якларда ул бердәнбер. _ ' — Әйдәгез, кызлар, удырыгыз1 — Өстенә солдат шинеленнән тегелгән пиджак cbixiaipaK нәрсә кшән Вәсимнең авызы-кү ie елмая и до. - Сезне удыртам, дип. иптәшләрне калдырып киттем, әйдәгез инде' — Бигрәк зур эш кылгансың' Алия үртәшергә теләгәндәй җавап кайтарды - Моннан гына җәяү дә кайтып җитәбез без. Мәйданда чакта килеп күренәсең бар иде аны' — Игез инде, кыстатмагыз! Кызлар, чыпчыклардай чыркылдаша-чыркылдаша. тарантаска менделәр. Шуны гына көтеп торган Вәсим, дилбегәне кулына урап тотты да. атны бөтенләй кире якка борын. Алия белән Хәмдүнәне очыртып алып китте. Ат карурман ягына юыртты Кызлар беләләр анда урманчы егетнең зур өе бар Ул күбесенчә шунда яши — Син безне кай җәһәннәмгә алып киттең? — Хәмдүнә барыбер сорамый түзмәде. Алиягә дә пышылдады.- Бу безгә урман пәриенең өен күрсәтә. — Әйдә, барып күрик булмаса! Йөзьяшәр наратлар, чытырманлыклар арасындагы зур йорт юан- юан бүрәнәләрдән салынган икән. Кызлар ана карап авызларын ачып торган арада егет олы капканы ачып жибәрде Юаш өреп йөнтәс эт чыкты. Кызлар аны-моны уйлаштыргалаганчы. егет атны Иделдән кин ишегалдына кертте Монда бөтенләй башка дөнья иде Өнгә кушып ук салынган абзар- * лар. утынлыклар-фәләннәр. биек койма — барысы бергә йортка сәер ? бер кальга төсмере биргән Жиләк-жимеш. яшелчә утыртылган җый- £ нак кына бакчада чыгырлы Кбе да бар Өй эчендә тагын да сәеррәк. 2 Авыл өендәге кебек тәрәзә пәрдәсе, кашага, түшәк ястыклар белән ку- = пертеп жыелган урын-жир берсе дә юк Түр башында шоп-шома, “ сап-сары такта өстәл, анык ике ягында шундый ук шәп-шәрә такта * сәкеләр. Бер киштәгә китаплар тезелгән Өстәл каршындагы киң. а кыска киштәдә бер бөтен икмәк. Ишек төбендә тәбәнәк кенә мич - кебек нәрсә бар Пл итәсендә чәйнек белән калай кружка тора. - Аба ау! диде Хәмдүнә керә-керешли үк — Кара нинди сәер өй! — Әнекәйгенәм! Менә монда рәхәттер ичмасам' - Алия дә тыела алмады Бу Вәсим авылга ник сирәк кайта дисәм . - Минем кебек ятим кешегә гөр килеп яшәгән авылны күрү кыен = ул. кызлар Мине кызганалардыр сыман Минем бичара булып күренәсем килми. Урманда без барыбыз да тигез Табигатькә мин кирәк, миңа ул , Бу өйне ничек шулай серле итә алдың? Әкияттәге кебек Себер тайгасында күреп кайткан идем. Армиядә Чакта Андагы аучылар иллеалтмыш чакрым саен шундый йорт ясыйлар Мич ягарга, тамак ялгарга әйбер калдыралар. Теләсә кем. теләсә кайчан, шунда кереп тамак ялгап чыга ала Ул үзе дә азактан килүчеләр турында кайгыртырга тиеш. Ашарлык, жылынырлык әйберләр юнәтеп калдыра. Тайганың беренче законы бу Урманда булгангадыр өй эче сал кынча иде Сабан туена жи- ңелчә генә киенеп чыккан кызлар бөрешеп утырмасыннар өчен. Вәсим ут үрләтте Плитә өстендәге чәйнек кайнап чыкты Егет урман нигъмәтләре салып, хуш исле чәй пешерде. Урман чәе менә шундый була ул! ди-ди. Алия белән Хәмдүнәне кыстарга тотынды Әйдә, суынганчы, эчегез, аннары шифасы кими анын Рәхәт иде монда. Кызлар үзләренең кайда икәнлекләрен дә оныттылар кебек авыл халкы, әниләре ни уйлар? — бу хакта да башларына китермәделәр. Хәзер алар өчен Вәсим уйларга тиеш иде кебек Сез беләсезме, кызлар? ETJPT сүзен бөтенләй икенче яктан башлады Мнн бит урманда бик кечкенә кеше Монда тур хужалык эшли. Кисәләр, утырталар, үләндер, гөмбәдер, орлыктыр жыялар 'i зенең ниже перл ары. техниклары, эшчеләре бар - Егет тукталыбрак торды Бар. дию, бик дөрес тә түгелдер, булырга тиеш Кеше житми монда Килегез сез безгә эшкә’ Кызлар бер-берсенә карашын алдылар Ризалыклары йөзләренә үк бәреп чыккан иде Вәсимгә исә Алиянең ризалыгын сизүдән дә зуррак шатлыкның кирәге дә юк Ул. сәке читеннән сикереп торып, чәйнеккә ү релде. И-и. кызлар, чәйне кайнарлатыйк әле' - дигән булды Төне буе урман әкиятләрен сөйләп чыгармын әле мин сезгә' Яме5 Алиянең яшькелт-зәңгәр күзләренә мөлдерәп нур тулды Ул карашын Вәсимнән аерып ала алмый интегә иде Хәмдүнә Вәсимнең «төне буе» дигәненнән өнсез калса да. дусты Алиянең хәлен .питан, эндәшмәде Дустының бәхете, бәлки, нәкъ шушы төнгә бәйледер?! һич көтмәгәндә. Алия үзе урыныннан кузгалды Әйдә. Хәмдүнә. караңгы төшкәләгәнче. кайтып китик! диде Вәсим дә артыгын кыстамады. Ат белән озатырга теләаен генә әйткән иде. Алия, ике кат сөйләшергә урын калдырмаслык иттереп, анысыннан ла баш тартты — Урманны чыкканчы үзен генә озатып куй! диде. Аннары элдертәбез... Больница коридорында берле-икеле сүз әйтеп, күпме торганнардыр икесе ике якка карап, боегып калганнар иде. аларга бик йомшак тавышлы карчык эндәште: - Сез дә йоклый алмыйсызмы, кызлар? Алия белән Хәмдүнә. сискәнеп китеп, ана борылдылар. Авызы-күзе көлеп торй торган, ифрат та җыйнак кыяфәтле, матур бер карчык иле бу. Кыска бөдрә чәчләре кап-карага буялган, күз-керфекләренә сөрмә тартылган, иреннәренә иннек тә тидергән. Өстенә карап торуы рәхәт Больницага эләккәннәр арасында мондыйлар сирәк булучан. Кызлар, әйдәгез, мин сезгә җырлап күрсәтәм. яна җыр чыгардым' - Карчыкнын бу сүзләре Алияне дә елмаерга мәҗбүр итте — Аскы катнын бер башында медперсоналның «Кызыл почмагы» бар Рояльләре шундый һәйбәт! У-уу! — Карчык кулларын кушырып ияк астына куйды, күзләрен йомып, башын чайкап торды Андый шәп рояльне безнен консерваториядә дә күргәннәре юк! Әйдәгез! Шыпырт кына' Анын чакыруына буйсынмый мөмкин түгел иде Алия белән Хәмдүнә. бу нинди хикмәт дигәндәй, аптырашып, як-ягына түнә-түнә атлап киткән сөйкемле карчыкка иярделәр Озын коридордан узганда карчык: «Миндә — рак. диде Врачлар миннән яшерәләр, мин - белгәнемне - алардан. Йөрсеннәр әле мине җүләргә санап! Сөенсеннәр. Кешенең сөенгәнен күрүдән дә ләззәтлерәк хис юк» Сөйкем ле карчык рәхәтләнеп кеткелдәде Битендәге мең дә бер җыерчыкка нур тулды, күзләре яктылык сирпеде. табигыйга охшатып ясалган ап-ак тешләре җемелдәде. Атамасы ук котны ала торган чир турында анын шулай шаярып сөйләве Хәмдүнәне шаккатырды Алия дә салмак кына атлап барган җиреннән тукталды. Икесе берьюлы Булмас ла. ялгышканнардыр әле!5 - дип кычкырып җибәрделәр. Врачлар берни белмиләр алар. - Хәмдүнә. берәүнең өметен як тыртыр өчен, башкаларны хурлап ташларга да күп сорамый Сез дә шаяртып кына әйттегез бугай Чир хакында көлеп сөйлиләрмени? Алия дә һаман бер сүзне кабатлады: Булмас, булмас' Кит аннан! Нигә булмасын? — Карчык җитдиләнде,- Минем бу дөньяда күрмәгән бер генә нәрсәм дә калмады: ачлы туклы укыдым’, җәяүләп гастрольләргә йөри торган идек, фронт юллары, госпитальләрдә үлеп яткан солдатларга җырлаулар. Ирем дә сугыштан кайтмады Дуслар хыянәте, көнчеләр үчләшүе Рак кына мине читләтеп үтмәс инде Ул тагын көлде. Хәмдүнә ана. чынмы соң бу дигәндәй текәлебрәк караган иде. карчыкнын күзләрендәге нурның ялтыравыннан тетрәнеп китте Шатлык балкуы түгел, биниһая тирәннән саркып чыккан сагышлы яшь пәрдәсенең җемелдәве икән бит. (.оңгы яшедер, бәлки Бөтен җанны сыгып җыелган соңгы дымыдыр кешенең. Борынгы рояль урнашкан бүлмә җәһәннәм чокырында икәи Салкын- ча. караңгы, күңелсез «Кызыл почмак» өчен бигрәк шәп урын тапканнар!» дип уйлады Хәмдүнә Шулай да анын гарьләнүе озакка бармады — дөньяны әлеге сөйкемле карчык яңгыраткан моң тутырды. Бүлмәнең шыксызлыгы да хәтердән чыкты Алар гүя ифрат киң аланда, яшьлек елларында эшләп йөргән урман куенында, берсеннән-берсе уздырырга тырышып сайраучы кошлар дөньясында, табигать кочагында Өнсез калып тыңладылар Бераздан бүлмәне Алиянең сулкылдап елау авазлары томалады. Хәмдүнә. нишләргә белмичә, рояль ягына карады. Музыкант карчык та аңа борылган иде Бармаклары — клавишалар өстендә, алары үзәк өзгеч моң сыгалар, күзләре Хәмдүнәгә ишарәли, ияген дә кага карчык: «Син сизмәмешкә салыш, аңа шул кирәк Күз яшен коя белгән җанда «мет бар» Ул да түгел, карчык шактый ♦ карлыккан тавыш белән, гарәп мәкаменә охшаш көй, җаена, салмак S кына җырлап җибәрде: ? < .„Гомер үрләренә алып менде s Шаулы еллар баскычы Пярәгемнән шул еллармын Алып ташлыйм кайсысын? < Уйнавыннан туктады. Хәмдүнә белән, ияк кагып кына саубуллашты э да юк булды Алия һаман елый иде әле Шуның аркасында бүлмәнең = караңгылыгы тагын да куерган кебек Шулай да әле генә яңгыраган көй- f ләр тәэсирендә. Хәмдүнә ныклы бер карарга килде. х - Әйдә, елап-сыктап утырма! Син авылга кирәк Авырсаң, шунда *" ятарсың, үзем карармын! Гәүдәң генә булсын' «Алия - больницада. = аннан шәһәрдә кала икән». - дигән сүз генә ишетелмәсен' - Алия куз- о галмый утыргач. Хәмдүнә соңгысын әйтте Мин моннан синсез кит * мим! — Алай тузынмасаң да кайтам, снннән калмыйм Алия елмаерга тырышты Аннары кисәктән музыкант карчык турында сөйләп китте: - Без шул үзебез турында кайгырып картаябыз Бу карчык башка. Сиздеңме? Сәеррәк шул. Исәрләргә охшашрак диимме?! Их. Хәмдүнә. синең белән мина исәр сыман күренә, чынлап уйласаң. зур талант бит ул. Безгә кечкенә күренгән нәрсәдән дә ул әллә нинди мәгънәләр чыгара. Син аның бармакларына игътибар иттеңме? Күрдем дә котларым очты шыр сөяк, өрәк кулы кебек Менә шул инде синең, авыру карчыкның бармагы шыр сөяк Уйлабрак торган идем, башкача килеп чыкты Клавишалар өстенә җәеп җибәрә ул әлеге кәкере-бөкере. нечкә бармакларын, көен башлый, йөзе балкып янарга тотына, сүнеп барган күзләрендә очкыннар уйный Аның бармаклары нык тамырлар кебек, шул орчык кадәре генә карчыкны олы дөнья, Жир белән тоташтыралар шикелле Тоташтыралар да җанына шифа өрәләр Шулай булмаса. якасына ябышкан зәхмәтле чир турында көлеп сөйли алыр идеме? И и. карале, чыннан да. Алия, менә хәзер дә күз алдымда тора, ул бармаклар нәкъ тамыр' Тармаклы нык тамырлар Безнең алмагачларныкы кебекме? Ярар инде, председатель Гел-гел бер балык башы чәйнәмик' Әйдә, сал бу килбәтсез халатны, үз киемнәреңне алыйк' Больницада, ачылып китеп, шактый сөйләшеп ташласа да. Алия юл буе эндәшмәде Автобус эче җайлы, җылы иде Йомшак утыргычка чумдылар да. чит кешеләр кебек, бер авыз сү з алышмыйча, бардылар да бардылар Алия, эндәшмә, уйланасым бар әле. дигән кебек, күзләрен йомды. Хәмдүнәсе башта, бу әллә нинди кирәкмәгән нәрсәләр турында хафаланып, тагын авыраеп китмәсә ярар иде. дип. шиккә калып торды Сүз башларга, яман уйлардан арындырырга теләде, тик тел әйләндерер гә кыюлыгы җитмәде Алия исә. гаҗәпкә каршы, ямьсез уйлардан еракта, үткәндә кичер гән ләззәтле истәлекләргә чумган иде Казагында һаман больницада ишеткән җыр яңгырый сыман: • Йөрәгемнән шул елларның алып таш лыйм кайсысын?» Ул елны алар Хәмдүнә белән икәү урман хуҗалыгында эшли баш ладылар Кайсының тәэсире көчлерәк булгандыр Вәсимнең күңелне канатландыру чан серлелегеме, урманның җанга рәхәт бирүчән табигате ме? Инде берничә елдан бирле шул биләмәләрнең хуҗасы булган Вәсим Килегез, кызлар, безгә эшкә! — дигәч, алар икесе дә ризалаш тылар Ул чакта колхозларда яшьләргә даими эшләр юк иде. Урманчы ларга ярдәм кирәк чагында колхоздан кеше җибәреп тору гадәткә керде Хәмдүнә белән Алиянең теләген карт председатель шатланып хуплады Яхшы итәсез, кызлар' диде — Минем дә йөз ак булыр. Райком да да. райбашкармада да күкрәк киереп йөрермен. «Алма кебек ике кызымны бирдем, артыгын сорамагыз!» — диярмен. Шул китүдән Алия Вәсим җитәкчелегендә шактый эшләде, гомерлеккә калырга да риза иде Аһ. кыз бала үз язмышын үзе генә хәл итә. алсачы! Алия белән Хәмдүнә урман хуҗалыгының тәэминат бүлегендә, урман’ кисүчеләр ашханәсендә эшләделәр. Бер кашык ботка өчен үзәкләр өзелә, торган еллар иде. Бай хуҗалык, бик кирәкле хуҗалык, дип кенә аларга манный ярмасы бирәләр Шуңа өстәп, тоз да су. Башка берни дә юк Кызлар, тозлы суда җебегән күгелҗем боламыкка татлырак тәм кертү, өчен, әллә нинди әмәлләр эзлиләр иде. Суны урманның төрле чишмәләреннән дә алып кайтып азаплана’ лар Аңа төрле үлән яфраклары, тамырлар салып кайнатып та маташтыралар Базардан гына боткага әллә ни туклыклылык та. ләззәт тә өс тәлми. Кайчак аларга колхоз фермасыннан берәр бидон аертылган сөт. өйдән берәр йомарлам май. үзләре эшли торган бүлектән бераз шикәр алырга җай чыга Башка көнне ул бер-ике кашык күгелҗем сыекчаны әзмәвердәй ир-атлар каршына китереп куярга ояла торган Алия, ботканың тәмлелегенә ышанганда, үзен яу батырыдай хис итә. Сөткә пешкән бераз май белән тәмләтелгән саргылт ботканың хуш исе әле дә борынны кытыклый шикелле. Урман кисүчеләр шул тирәдәге авыллардан фатир алалар иде. Хәмдүнә белән Алия дә шулай Боткалары тәмле пешкән көннәрнең берсендә Вәсим кызларны кайтып йөрмәскә, аның өендә генә куна калырга чакырды. Алия үзе башлап ризалык белдерергә җөрьәт итә алмас та иде. мөгаен Хәмдүнә җавап бирде: Әй. Вәсим, нинди илаһи зат соң син? — дип башлады — Аяк атларлык та хәл калмады - Ул Алиягә күз кысты — Әле син әйтмәсән дә. сорарга ниятләп тора идем. Бер почмагың табылыр шунда. - Әйдәгез, алайса! Вәсимгә шул гына кирәк— Утырыгыз арбага Ул көз яңгырлы килде Тәгәрмәч эзенә мөлдерәмә су тулган. Ат чыптырчыптыр бара Читтән карап торсаң, бу арбадагы кешеләрдән дә арыган, йончыган җаннарны таба алмассың кебек. Әмма болар читтән карап торучыга гына шу I.HI Арбадагы ларның күңелендә чалт аяз көн йөзләрендә нур уйный Вәсим тиздән, җып-җылы өендә кичке чәй табыны тезеп куеп, каршына ике кызны утыртып сыйлаячагын күз алдына китереп, балкып утыра Хәмдүнә. балай йөрүе өчен кешеләрдән начар сүз ишетәчәген сизенеп борчылса да. дусты өчен бик зур яхшылык эш- ләвен тоеп шатлана. Алия әлегә куанырга да, кайгырырга да белми. Вәсим өенә ник баруын да аңламый Соңгы вакытта Вәсимне гел күрәсе килә башлады Исәнләшеп кенә узса да. башы күккә тия. шул бер очрашу барлык кыенлыкларны оныттыра Арытмый да. эш көненең узганы да сизелми.. Алар әти-әнисе йортыннан Вәсимгә мирас булып калган апы җиз самавыр янында утырдылар да утырдылар Вакыт турында уйлаучы булмады төн икәнен дә хәтердән чыгардылар шикелле Өстәл түрендәге унлы лампа филтәсе күмерләнә башлагач кына. Хәмдүнә: — Абау, җаннарым, бер лампа керосинның башына җиткәнбез бит. - дип. урыныннан кузгалды - Безгә дигән урынны кайсы сәкегә җәяргә, Вәсим? Хәмдүнә өйдәге вак-төяк эшләрне караштырганда. Вәсим Алияне төнге урманга алып чыкты Учак ягабызмы? Ярыймы икән соң? Әй күңелле булыр иде ул' Күпме эшләп йөреп, шунда бер учак та ягып караганыбыз юк Алар Хәмдүнәнең бүленеп калуын оныттылар Вәсим өй янында гына учак үрләтеп җибәрде Башта Алия дә аңа коры-сары китергәләде Аннары җылылык, яктылык яныннан еракка китәсе килми башлады. Вә- * сим көйләп куйган түмгәккә утырды да озын таяк белән учакны төзәт- g кәләп кенә торасы итте Учак зур түгел иде. тау кадәресенең кирәге дә i юк Ике кешегә җитәрлек кенә кайнар учак Бераздан Вәсим дә. Алия S янына утырып, тынып калды Сөйләшмәделәр. Учактагы чыбыклар чырт- | давыннан башка һичнинди тавыш юк кебек Бераздан биек наратлар - ягыннан кошлар аваз салгаларга тотынды Сайраулары да, үзара аң- * лашулары да түгел иде бу. Йокы аралаш, аны-моны белештермичә. = гөлдердәшеп куялар. ° Вакытлы-вакытсыз яктылык ясап, кошларның йокысын бүлдек £ бугай, Вәсим? — Алия тын утырудан үзе дә туя башлаган иде — Әллә s сүндерикме? Янсын әле! Әйтәләр бит: безнең йөрәкләр янганчы, утын янсын. = лиләр Йөрәгең янамыни? — Алия кайчан да булса бер әйтелергә тиеш- * ле сүзне, бу егет белән аңлашырга кирәклеген сизенә һәм кинәт кенә гомергә бер ишетелердәй ул сүзне нәкъ менә шушы төндә, серле урман куенында, әлеге изге учак шаһитлыгында әйтүләрен тели башлады — Ничек була соң ул йөрәк януы? Вәсим кызның теләкләрен аңлап өлгермәде Кеше табигате шулай яратылган: берберен аңлаша алмый интегәләр Егет — кызны, кыз егетне бер-ике сүздән үк аңлап куйса, мәхәббәт кебек ләззәтле хис үзенең серләрен гасырлар буе саклый алыр идемени соң? Вәсим дә кызның чыт лыкланып биргән соравына төшенмәде, йөрәген ачып сала алмады Ятим легеннән гарьләнә-гарьләнә гашыйк булуын, инде хәзер саташыр дәрәҗәгә җитүен белдермәде Бу кйчерешләре иң зур байлыгы, иң кадерле сере иде аның Шикләнә калды егет әйтеп салырсың, кыз, ялт иттереп кире кагар да куяр, дөнья бөтен мәгънәсен югалтыр Шуңа күрә йөрәк януының ничеклеген сораган Алиягә башын ваемсызлыкка салып җавап кайтарды: Мин бит кеше сүзен генә әйтәм, диде. \ »ем мин йөрәкнең кайдалыгын да белмим әллә тибә, әллә юк Берәү булса, егетнең мондый сүзләренә үпкәләр иде Сикереп торыр да. йокы басты, дип. кереп үк китәр иде Ал иянең исә үз хәле хәл, үпкә-сапка уены уйнаулардан узган Егетнең ачылып китәргә тә вәккәлли генә алмавын да тоеп-сизеп утырды ул Ялкын яктысында Вәсим кулларының сизелер-сизелмәс кенә дерелдәп торуы да күренә, озын керфекләр белән каймаланган соры күзләре, гүя моңлылыгын яшерер өчен, бераз кысыла төшкәннәр, серне чыгармасыннар, дигәндәй, күперенке иреннәрен дә тешләгән егет Күе коңгырт чәч каплаган колаклары, кыз ягыннан тагын нинди аваз килер, дигән кебек тырпаеп. сакта тора. Алиягә ышаныч иңде Йөрәгенең кайдалыгын да белмәгәч, кара төн дә Алия өчен ник учак ягып маташа соң әле ул? Урман эшендә Алия белән Хәмдүнә генә түгел, тагын җнде-сигез хатын-кыз бар Вәсим баш каларны үз өенә чакырмый бит. болармы гына аерып алды. Инде өенә алып килгәч, төнге урманны күрсәтергә теләгәч. Хәмдүнәне дә шома гына аерып калдырды Бәрәкәт, безнең Хәмдүнә ник һаман чыкмый сонэ - Алия дустын да чакырырга теләде Алып килим әле' Кирәкми Йокласын' Вәсимнең тавышы танырлык та түгел Ягымлы ялвару, үтенү Икәү генә утырыйк әле! Егет үз мөнәсәбәтләренә кагылышлы башка сүз әйтә алмады Алия гә артыгының кирәге дә юк иде инде. Сүз башларга шунысы да бик җитә. — Ярый чакырдың әле, Вәсим. — Ник алай дисең? — Сагынган идем. Бик. Егет ялгыш ишетмәдемме, дигән сыман, башын күтәреп, күзләрен мөлдерәтеп, Алиягә карады. Моңарчы очрашкалаганда Вәсимгә туры карарга кыймый йөргән кыз да бу юлы аңа борылды. Күзләре ут яна — Ни дидең. Алия, кабатла, зинһар! — Нигә, әллә кабатламас, дисеңме? Сагынам мин сине, Вәсим, гел сагынам. Янымда басып торсаң да, китеп барыр чагыңны уйлап, кабат килүеңне көтә башлыйм. Вәсим, карашын кыздан аермыйча, тынсыз калып тыңлый. Алия дә туктарга теләми Электән килгән гадәт кануннары, әйтерсең лә, бу төн өчен түгел. Югыйсә кыз бала телгә алырдай сүзләрме соң алар? — Үзең дә беләсең бит инде. Вәсим: яратам бит мин сине. — Ни дидең? Кабатла! — Яратам. Беләсең бит иңде. — Кайдан сиздең? — Күзләрең соң, күзләрең берни дә яшерә белмиләр бит! — Яшерергә теләмим дә бит әле Карашларын бер-берсеннән ала алмыйча алар тагын да якыная төштеләр Битләре биткә тиде. Учак дөрли иде. Җылы, якты. Салкын, юеш көз үзенең көзлеген онытты кебек. Шушы төнге»сөйләшүдән соң Вәсим белән Алиянең дуслыгы авылдашлар өчен дә сер булудан туктады. Авыл туй көтте. Ил өстеннән сугыш афәте узды дип кенә, ата-баба гадәтләрен гадәтләмичә. туйсыз- нисез гаилә кормаслар бит инде. Ни гаҗәп: бүселеп чыккан муллыгына караганда, тормышның кыенлыгы кешеләрне ныграк дуслаштыра. Алия белән Вәсимнең туе матур узсын өчен бөтен авыл бер булып тырышты Авылда алма бакчасын саклап калган бердәнбер кеше бар иде - Биктимер агай. Алиягә иң әү- вәл шуңардан бер әрҗә кып-кызыл алма килде. Коштабакларга тутыр да, өстәл түреңә меңгезеп куй. бәбкәм.— Биктимер әрҗәсен кул арбасына куеп, үзе китерде.— Ризык ризыкны тарта, шуңа калганнары да җыелыр Вәсим бөртекләп җыйган акчаларына, туй истәлеге булсын, дип, Алия өендәгеләргә бүләкләр алды. Урмандагы өен рәтләде. Бүлмәнең эчен дә үзгәртте Буйдак чактагы сәкеләрнең берсен сүтеп атты, икенчесенә, сырлап-бизәкләп, култыксалар ясады — гаҗәеп матур агач карават килеп чыкты... Автобус кинәттән тукталганга, пассажирлар урыннарыннан дәррәү куптылар Алия күзләрен ачты. — Кайтып та җиттекме әллә? Хәмдүнә Алиянең тиз үк мондый дөньяви хәлләргә игътибар итәчәгенә ышанып җитмәгән иде әле. сискәнеп куйды: — Чыннан да кайтып җиткәнбез икән шул! — Ул Алияне өенә кадәр озатып куймакчы иде. Ни дисәң дә больницадан чыккан кеше бит. — Безгә барасың килсә, мә, минем сумканы да алып кайт — Алия кире якка борылды - Мин Биктимер бабай янына кереп чыгам әле. Карт мич башында утыра иде - һе' Әллә мин әйтәм, күземә күренә инде? Син түгелме соң. Алия кызым? — Ул көчсез тавышы белән кеткелдәргә тырышып, сүзе саен «һе» дип. сулуын бүлеп, мич буендагы эскәмиягә төшеп басты,— Халык сине чирләгән дип. ихластан хафаланып сөйләгән була Менә ышан сүзгә! Булды. Биктимер бабай, анысы да булды — Алиянең бу хакта озын-озак сөйләшәсе килми нде Мин әле синен белән башкасы турын- ia сөйләшергә килдем. үзен лә чамалыйсындыр • Утыр яныма, әйдә! Аяк өсте сөйләуә Ни чыкты тагын? Алия бу йортка шактый еш килә. Күп очракта картның хәлен белергә күчтәнәч-фә Iән яки колхоз рәхмәтен тапшырырга керә Бу юлы ха- * тынның тавышы ук башка. Биктимер карт, сирәк-кыска керфекле күз- ч ләрен челт-челт йомып, сакал-мыексыз шома ияген сыпыргалап. идән ярыгына текәлде Алиянең ник килүенә төшенмәкче иде. Председатель S берсендә терлек азыгы кытлыгыннан котылырга киңәш сорап килде = Коры җәй иде ул Яңгыр яумавы бер хәл. Кама суы кипте Терлек - азыгы үсә торган үлән басуларына су сиптерүче җайланмалар өнсез кал- * ды Су бетте Алия дә. агроном да башта үлән өчен әллә ни хафалан- х малы.lap. Яна көн туды исә. иген кырларына чыгып, арыш-боданларның ; хәлен белергә ашыктылар. Тирә-күрше хуҗалыкларның басулары турын- = да шомлы хәбәрләр ишетелеп торды «Арышларын силоска чапкан- s нар» «Бодайлары көйгән» Алиянең колхозына да бу афәт килер ми- = кәнни? _ Нишләрбез? Ул агрономнан сорый Ничек коткарып була? 5 Безнең җир яхшы эшкәртелде, чыдарга тиешләр j Чыннан да. бөтен шарты җирен.» җиткерелеп эшкәртелгән, ашла- м и и ’ ше мул бирелгән иген басулары сирәк килә торган шушы корылыкка la |үзделәр. Әмма терлекләр җәй көнендә үк ачка интегә башлады Нишлим, бабай? дип. Алия Биктимер карт янына килде Маллар кырылып бетсә, нишләрмен? Хәзер үк сөт кимеде, артым юк. Нишлик, бабай? Элекке чакта корылык килсә, нишли идегез-* Элекке чамалар хәзергесенә ярамый, кызым Ул Дәвердә мондый байлыклар юк иде Жәй коры килсә, кеше үз башын саклап калырга азапланды Ишегалдындагы бөтен мал-туарын чалып сала да читкә, игеннәргә зыян iимәгән якка ашыгалар. Кыш салкын килсә, идәннәрен ягып бетерәләр Жир идәнле өйдә яшиләр иде Бераздан ул тамагын кырып куйды Тавышы үзгәрде Хәзер, шөкер, өметсезлек юк кешедә Кайгысы \к башка төрле: нишлик, имеш сыерның сөте бер поттан кимеде? Карт кеткелдәп куйды «Пот» диләр Менә сиңа замана. •' Кайчаннан бирле әле сыеклыкны потлап үлчи башладылар? Әй. бабай, хикмәт ничек аталуындамыни? Алияиен үзәген өзеп, яна бер югалту искә төште Жәе рәтле килсә, быел һәр сыердан биш мен килограмм сөт аласы идек бит! Табылмаган мал тау хәтле, дигән борынгылар Ул кадәр өзгәләнмә. Карт кырысланып китте Малларыңның башын саклап каласың килсә, бер уй бар минд> Алар, салмак кына атлап, Кама ярына килделәр - Күрәсеңме? Биктимер карт әле һаман җитди, үз тавышына сөенергә дә. көенергә дә белми иде Елга эчендә күнме атаулар' Бары да ямь яшел! Карале' Ничек беребезнең дә башына килмәгән5 ' Бу дөньяда бернәрсә лә юктан бар булмый Әүвәле бу урыннарда икСез чиксез болыннар иде бит Буа буып, су агышын боргалый башла- 1.14, алар аста калды Көннәр корыга киткәч, күз суларымны түгеп, шул болыннар ягына карыйм да карыйм Башта атаулар калыкты, аннары яшелләнделәр, хәзер әнә дулкынланып \к утыра! Ничәдер атналар үткәч, җитәкче оешмалар корылык аркасында саеккан зур сулардагы утраулардан печән чабу турында күрсәтмә дә бирделәр Аңа кадәр Алия колхозы якын-тирәдәге утрауларны «ялап» чыккан иде инде «Бу җирләр колхозныкы түгел, бәлки, ярамыйдыр». дип шикләнеп, шыпырт кына эшләделәр Урлашкандай Әле кибеп тә өлгерм.нән печәнне төннәрен көймәләргә төяп ташыдылар Шул өмә көннәре Алияме халыкка тәмам үз иттерде N л үзе дә чалгы күтәрен чыкты. Сонгы чүмәлә авыл ягына озаты.тганчы. Алия утрауларда булды.. Ул еллардан сон Биктимер бабай өшәнгән, тәмам мич башы картына әйләнгән инде Колхоз башлыгына ни генә әйтә алыр икән ул? — Әйдә, балам, тартынма, күңелеңдәген әйтеп кара' Председательнең ник килгәнен аз гына да чамалый алмаганга үзен битәрли иде ул — Минем кулдан ни генә килер икән инде хәзер? — Уйлап караганын бармы синең. Биктимер бабай? Алмагачлар нишләде икән безнең, ә' Алиягә иң авыры шушы сүзләрне әйтеп салу — Син бит кырык бернең суык кышында да бакчаңны саклап кала алгансың? Карт авыр сулап куйды. Бу кешенең өметен өзмәслек сүзне каян табарга3 - Ә ә. син алмагачлар хакында икән әле Кырыгынчы еллардагы суык иллегә җитмәгән иде шул — Өмет юк нкән алайса. Биктимер абзый. Карт, өстеннән тау төшкәндәй, җиңеләеп калды Хәзер инде председательгә барысы хакында да ачыктан-ачык әйтергә мөмкин. — Син. бала, терелерләр дип ышанма Авыр булыр, түз. тиз арада яшь үрентеләр утыртырга кара' — Өшегәннәрне нишләтергә соң? - Төбе-тамыры белән җыештырырга кирәк Төпләүне озакка сузма, оттырырсың. Ул елны яз иртә башланды Март керүгә җылытты, кар китте, аннары тагын суытты, җир эремәде. Аклан .кешеләренең күңелсезлектән. билгесезлектән интеккән /каннарына шул гына җитмәгән иде Кисәктән җылытып җибәрсә, рәхәтрәк булыр кебек. Әйтерсең, күңелнең тоташтан сулкылдап торуы язның кәйсезлегенә генә бәйле. Алия белә: язның сузылуыннан зыян юк. кар суы котырынып агып бетми, җиргә сеңә бара Иген кырларына.'көтүлекләргә яхшы булачак Тик Акланга батар гына җитми. Аклан, өнсез калып, алмагачларның яйуын көтә. Председатель кеше күзенә күренүдән курыккандай, бакча тарафына караңгылы яктылы чакта ук чыгып китә Күзәтүен ин яраткан рәттән Якты Инеш алмагачларыннан башлый Монысын, зур җитәкчелек белән киңәшеп-нитеп тормыйча, колхозчыларның үз кирәгенә генә дип. шушы ташландык урынга утыртканнар иде Беренче башлап Вәсим йөрде. Биктимер абзый өйрәтеп торды Ал чәчәк ата торган әнисләр. Алар чәчәк күрсәткән елны Вәсимне., агач басты. Алия алмагачларның яна төрләрен утыртырга, бакчаны киңәйтергә тотынды. Әйтерсең лә авылны алма бакчасы итсәң. Вәсимне терелтеп була! Юк. иксез-чиксез бакчаның чәчәккә күмелүен Вәсим күрә алмады. Көннәр буе урын-җир өстендә ятарга калган иде инде ул. Берсендә Алия эштән кайтып керде. Өе киемнәрен ишек төбендә үк калдырды. Вәсимнең ятагына үтте Менә мин дә кайтып җиттем, картым’ - диде. Бу аның һәркөнне әйтә торган сүзләре — Бу арада эш юк. Аннан-моннан күз салган гына итәм дә синең янга сызам Алай итмә' - Вәсим сыңар кулын хатынына таба сузды,— Кил әле. утыр яныма. Син үзеңнең нинди зур хуҗалык башында икәнеңне онытма' Ярар инде' Гел шул председатель.!екне китереп кыстырасың. Үзен киңәш биргәнгә генә ризалашкан идем бит мин. Синең яныңа да кайтырга ярамый башласа. ипләп кенә баш тартырмын әле менә. Хатыннар чыдарлык эшмени соң бу? — Алай киреләнергә булгач, институтларда укып, хыялланып йөрүләрен кая китә5 «Диплом ала алсам, авылны гөлбакча итәм!» ди торган идең. . Икесе дә. үткәндә кичергәннәрнең ләззәтенә бирелеп һәм бүгенге хәлнең чарасызлыгын чамалап, сүзсез калдылар. Урман йортында әкияттәге гашыйклар кебек яшәгән көннәре. Рушания кызларының туу шатлыгы. Бала аякка басып, әбисе янында калырлык булгач. Вәсим Безгә бу җиде класс белән генә калырга ярамый. - дип. икесенә дә укырга кирәклекне тәкрарларга тотынды * Икәүләшеп әзерләнделәр Урта мәктәпкә имтихан тоттылар Аттес- “ татлы булдылар Әйтүе генә ансат. Вәсим белән Алия исә. аттестат алу i өчен, мең үлеп, мен терелделәр. Физикадан сынау бирүен Алия гомер 1 буена онытмаячак 5 Физик Хатыйи Жаббаров тирә-юньгә даны таралган, талантлы педагог иде Башта Вәсимнән сорады Ир кеше ир кеше инде, кем * әйтмешли, тумышыннан физик Китаптан укып өлгермәгәнен чамалап » та белә. Кагыйдәсен оныткан булса, ясап та күрсәтә Ахырда, укы- I тучы ана: Яхшы' диде Барыгыз, хәерле юл! Мөмкин булса, мнн Алия Субаеваны да көтеп торыр идем Мөмкин түгел. Миңа ассистентлар кирәкми = Вәсим класстан чыгып киткәч, укытучы бер-нке сорауга җавап тын » лап карады да Алиягә: ■ Белмисең бит. диде Белмим шул. Хатыйп абый. Дәреслекне бер кат укып чыгарга да вакыт тимәде Соңгы бүлекләрен дә Вәсим белән бергә кабатласам, буладыр иде инде, мин кызыбыз янына кайтып йөрдем, авырып алды ул Вәсим үзе генә өйрәнде Аттестат нәрсәгә соң сиңа? «Ирем ала. мин генә ник калышыйм?» — дисеңме Юк ла! Авыл хуҗалыгы институтына бармакчы идем Вәсим урман техникумына. Минем әнә шул үзебезнең тап-такыр. шәп-шәрә авылны урман кебек бакчалы итәсем килгән иде Укымасан. кем сиңа ул эшне бирә?! • Карт укытучы бер Алиягә. бер өстәлгә таратып салынган билетларга карап-карап алгалады Аның чал чәчле башы калтыранып куя. борын төбендә грнә калдырылган ап-ак мыегы дерелди У зе һаман бер ни дә эндәшми утыра Ниһаять, ул урыныннан кузгалды, өстәлдәге әйберләрне иске, зур портфеленә тутырырга тотынды Аттестат алу өметен гәмам өзгән Алия кымшаныр! а да кыймыйча утыра бирге. Әйдә, болай итик без! Укытучы, портфелен кулына алып. Алия утырган парта янына килеп басты Моннан китик Керик минем өнгә Эш өстәлемне мин бүгенгә сиңа биреп торам Көне буе китаптан мин кушкан темаларны укыйсын. Терәлеп калсаң, шунда ук сорыйсын Аңлата барырмын ( нна уңай тамга куярга бердәнбер чара шул Иртәгә сәгать унга мнн авылдан китәм Синең эшне төгәлләмичә юлга чыксам. яхшы булмас Буйдак картның өй дигән бүлмәсе мәктәп бинасында ук иде Ишеге генә башка якта Бүлмә пөхтә, педагогларда гына булырга мөмкин җиһазлар стенада дөнья картасы. Ленин портреты Түрдә язу өстәле һәр тарафта китаплар ПокЫ урыны икенче якта, күрәсең. Менә сиңа урын. Субаена! диде укытучы Ул китапның кайбер битләренә кәгазь тасмалар салып чыкты Менә китап, билгеләнгән темалар Алия шунда гына әлеге карт укытучының таләбе ягмышындагы ңң җитди сынау икәненә төшенеп җитте Ана хәзер бу башваткычны ташлап, чыгын китәргә дә мөмкин, дүрт ягың кыйбла Тик хыялың-фәлә- неН дә шуның белән бергә очып китәчәк Рәхмәт, абын' Алия укытучының аңа сон мәртәбә нинди зур мөмкинлек тудырганлыгын аңлап алды Тагын Рәхмәт' дип кабатлады. Монда рәхмәт әйтерлек нәрсә юк. минем үзем өчен кызыклы факт Ачыклыйсым килә: башын эшлиме синең, әллә язу артыннан гына йөрисеңме? Менә ШУЛ' Эшли, абын, эшли! Алия, сүзенең ышанычсыз яңгыравын чамалап, өстәргә ашыкты Эшләтермен, абый, тырышырмын!.. Жиде төн урталары булгандыр Алия, укытучысы кагылып куюдан сискәнеп китте — Син. Субаена, менә мондый такмакны кемнәр чыгарганлыгын беләсеңме: «Суга үпкә батару. казык белән бас ару. Үпкә сула батмый нкан. баскак саен калкару. » Алия, төндә күргән төшеннән арынгандай, бер мәл эндәшми-нитми торды Ишеткән такмагын кабат күңеленнән үткәрде, көлеп җибәрде: ■ Белә-әм! — диде -Күршебездәге керәшен карчыгы Грәпи әби сөйли торган иде Бу такмакны борыНгы заман егетләре җырлаган. Имеш, бер байның сарыгын чалганнар, эчен-башын бәкегә салмакчы булганнар Үпкәне һич батыра алмый интеккәннәр Аулак мәҗлес буласы өйгә килгәннәр. Анда теге байның улы да утыра ди. Шуңа сиздермәс өчен, хәлләрен такмаклап күрсәткәннәр. Алия укытучы мәзәктән көләр дип уйлаган иде. тик физик карт кисәктән җитдиләнде. Соң' дип. кызга кырт кисеп, сорау бирде Уйла инде хәзер: ни өчен үпкә суга батмый3 Җиңел булганга Юк. син Субаева. шул хәлне әле генә укыган физика законнарына нигезләп анлат миңа' Әйт әле. нинди закон үл? Алия салкын дәрьяга чумган кебек булды Аннан сикереп чыкты да ут эченә ташланды. Кашлары җыерылып килде, яшькелт күзләре очкынланды, бармакларын куе чәчләренә батырды. Ул укытучысыннан да җитдирәк кыяфәткә кереп Архимед законы, диде Сыеклыктагы әйбер үзе кысып чыгарган сыеклык авырлыгы кадәр көч белән астан өскә таба этелә. Үпкәнең күләме Зур. сыеклык күп кысыла, димәк зур көч этә аны Якты Инеш итәгендәге әнисләрне алар иң зур теләкләре тормышка ашкан шул елны утыртып к < i гырганнар иде Вәсим урман техникумына керү имтиханнарын яхшы биреп, студент билеты алгач, кайтышлый яшь үсентеләр турында сөйләшкән Алиясенең институтта читтән торып укырга кабул ителүен ишеткәч, җирне әзерләп үк куйдылар Бер тиен чыгымсыз, авыл яшьләренең өмәсен оештырып, алма бакчасы ясадылар Кадерле истәлекләр рәхәтенә бирелгән Алия, иренен чәчләрен сыйпаштырып. тәмам онытылып, шактый утырды Вәсим йокыга талган кебек иде Йокласын. Хатыны өйдә юкта әллә ниләр уйлыйдыр, борчыладыр. көтәдер Хәзер әнә тыныч аңа. Алиянең якты уйлары кинәт киселде Вәсим сыңар кулы белән аның беләгеннән кысып тотты Үзен-үзе белештермичә бөтен гәүдәсе белән калкынып куйды Гадәттән тыш зур итеп ачылган күзләре Ал иягә текәлде. Ни булды. Вәсим? Нәрсә? Ник дәшмисең, Вәсим? И-их! Вәсим башкача җавап кайтара алмады. Гәүдәсенең бөтен авырлыгы белән ятагына авып төште Бөдрәләре тәртипсез хәлдә ак мендәр өстенә таралды, күзләре мәңгегә йомылды Вә-си-и им' Ж.анын ярын чыккан ул ачЫ тавыш Алнягә әле булса тынгылык бирми, һаман яңгырый. Вәсимне югалту авырлыгын гел искәртеп тора. Алия хәзер дә күзәтүләрен беренче итеп утыртылган әнисләрдән башлый «Ни хәлләрегез бар? Кайрыларыгыз тере кеб?к. бөреләрегез дә бүртә шикелле, чәчәк ата алырсызмы?..» Ул үз тавышына үзе сәерсенә: «Тиле кеше кебек үзалдыма сөйләшәм» Март башыннан ук бер көнен калдырмый бакчаны күзәтеп йөргән ф председатель бакчанын язмышын хәл итү өчен җибәрелгән махсус ко- < миссия эшли башлагач, алмагачлар арасына чыгудан баш тартты < - Минем эшем муеннан' — дигән булды — Кичке биштә идарәдә ж очрашырбыз Шул вакыт җитәдер бит? — Өлгерергә тырышырбыз Җавапны Мәскәүдән чакыртылган 5 галим кайтарды Рус егете иде ул. җете зәңгәр күзле, сыек сары чәчл« ~ озын, ябык.- - Күп анализлар алдан ук ясалган Машина белән йөрибез < бит. өлгерербез □ Киттеләр Алар бакчаны иңләп-буйлап айкаганда, «муеннан эшле» * саналган председатель кыл да кыймылдата алмады Йөрәге ярсып тип- 1 те. башын мең төрле сорау тутырды: «Ничә гектарын сызарлар3». «Кай- J сы сортлар чыдамлырак икән?». «Өстәмә чыгым куп булырмы?» Комиссиянең гомуми карарын Мәскәү галиме тәфсилләп бирергә = булды Комиссия эше өчен ул иң җаваплы кеше икән Алия аны таныган “ сыман да иде. исенә төшерә алмады, кемлеген башкалардан сорарга ж туры килде «Өлкә комитетының беренче секретаре үзе ВАСХНИЛдан чакыртып алган Академик ул», диделәр «Менә бәхетле җан' дип сокланды Алия. Мин. монда бер бакча язмышын хәл итә алмыйча, больницага барып егылдым Бу кеше бөтен ил бакчаларына хуҗа булып йөри. Сәләтне бирсә, бирә дә инде бу табигать! Менә бәхетле җан!» Бүген дөньяда миннән дә бәхетсезрәк кеше юк Алия үз уендагы фикернең киресен ишетеп, аптырый калды Галим аска карап сөйли бирде. Мин. иптәшләр, бик кайгылы хәбәр әйтергә тиеш мәҗ бүрмен. Председатель калганын ачык хәтерләми Нәтиҗәне генә белә бакча тоташы белән беттегә исәпләнә Хәмдүнә. бухгалтер, партком секретаре сораулар бирделәр Җанны җылытырлык җавап ишетелмәде Академик Юк! дип. кырт кисте Мондый зур хуҗалыкны, булырмы, юкмы дигән икеләнүләр белән юмалап, баланста калдырырга мөмкин түгел Үземнең вазифага кермәсә дә. колхозның киләчәге турында шуны гына әйтим колхозда терлекчелек зур отыш бирә икән. Хәзер бөтен көчне шул тармакка юнәлтергә кирәк' Ялгышмасам. сез һәр сыердан бишәр миң кило сөт аласыз Бу - зур байлык Безгә байлык кына җитми' Хәмдүнә. бичара, бөтен ачуын шул кешедән алырга тели иде кебек Безнең халык, әнә шул алмагачларның корыган яфрагы урынына акча элеп куйсаң да. әйләнеп карамас Аңа язлар саен ак чәчәккә күмелгән бакча кирәк' Шунсыз күңелләрен күтәрә алмыйсың Егет туктады Аның күзләре зәңгәр яктылыгын җуйган кебек иде Киң маңгаен җыерчыклар сырлаган, тавышы яңгырамый Ул Алия ягы на карарга да кыймый Я аска текәлеп, я әллә кая югарыга карап сөйл и Хәлегезне аңлыйм Тик кабат әйтми булдыра алмыйм бакча дәүләт балансыннан сызылырга тиеш Чөнки якын арада гына бу мәй даннан, гомумән, файдаланырга мөмкин түгел Корыган агачларны төп ләмичә. аңа бернәрсә чәчеп тә булмый Мәйданны чистартып, рәткә кертү өчен сигез-ун ел кирәк, минемчә Әнисләр нишләгән? Алнянең тавышы танырлык түгел иде Без аларны тикшереп тә тормадык Берлән, әниснең суыкка чыдамлыгында аерма юк икенчедән, аның урыны ла су буенда, ул җирне эшкәртергә берәү лә алынмаячак Утыртканда ничек утырткан сыздыр, машина керерлек тә түгел Кем утырткандыр? Авыл комсомолларыАлия үзалдына сөйләнгәндәге кебек кенә әйтте.— Көрәк белән казыган идек, ат белән тирес ташыдык Алия артыгын әйтә алмады, сүзе. Вәсимгә тоташыр да. елатыр, дип шикләнде. Сүз үткәндәгеләр түгел, киләчәк хакында барырга тиеш. Алия утырышны түгәрәкләде Соңыннан: — Комиссия өчен кичке аш әзер,—диде. Председатель кабинетында икәү генә калгач, Хәмдүнә: — Ни кыланышың бу синең?— дип. Алияне тиргәргә тотынды.— Аларның ни гаепләре бар? Кеше Мәскәүдән тикле килгән. Әйдә, үзең сыйла кунакларны! Дөнья дуслардан мәхрүм итмәсен икән Ярый шунда Хәмдүнә киңәш бирде, ашханәгә Алияне дә ияртеп алып китте әле! Әңгәмәнең шактый файдалысы анда дәвам итте. Алар тамак ялгаган арада, авылны караңгылык баскан иде. Казанга илтүче автобуслар күптән тукталган. Алия үзе янында басып торучы академикка: — Кайгырмагыз! — диде.—Кунак йорты иркен безнең. Көзен алма җыярга килүчеләргә житәрлек иттереп салдырган идек. — Сез безне, әлбәттә, Казанга озатып куярга тиеш идегез инде, Алия ха ным, — диде трест вәкиле. — Була. Шоферны чакыртыйк алайса. — Миңа авылда куну хәерлерәк,— Мәскәү кешесенең төнгә каршы юлга чыгасы килми иде — Иртән алтыларда кузгалсак, турыдан-туры эшкә тотынырга мөмкинлек була — Ул Алиягә борылды - Миңа сезнең өйдә урын табылмасмы? Алия бу үтенечкә һич гажәпләнмәде. Аны күрүгә күптән таныш бер талпыныш сискәндереп өлгергән иде инде. Мәскәү галименең һәр сүзне жайлый баруы, ярдәмгә әзер торуы да җанны тынычландырырга ярады Өйдә алмагачларга кагылышлы берәр фикер әйтәсе дә бардыр, бәлки. Рушания белән Булат, песи балалары кебек бер-берсенә елышып, диванда китап укып утыралар иде. Кызым, таныш! Булат әйткәндер инде. Мәскәүдән үк килгән. Аннары самавыр куярбыз,— әтиең дә исән кебек булып китәр,— жиз самавырны! Алия кунакны үз кабинетына алып керде. — Ничә бүлмәле сезнең бу зиннәтле сараегыз? Менә сиңа авыл! — Кабинеттагы йомшак креслога чумгач, академик соклануын әйтеп салды— Шәп көйләгәнсез, ә? Колхоз йорты бу Кызым кияүгә чыккач күчендек. Ул укыта, кияү белән мин — колхозныкылар. — Ирегез үлгән икән, ә? Күңелдәгене туп-туры әйтеп салулары яхшырак икән. Кайчак сизеп торасың: аяныч хәлеңне белеп, артыңда «аһ-уһ» киләләр, күзләрендә кызгану ярылып ята. авыз ачып сүз катмыйлар. Бу әнә маңгайга бәреп сорады Чыдасаң, чыда, авыр булса, ела да җибәр — Ун ел инде. Әнисләр беренче тапкыр чәчәк аткан ел иде — Алия хәтта елмая-елмая сөйләргә тотынды — Мин мең капчыкка заявка биреп кайттым Вәсимгә әйткән идем, көлә. Җүләрем, алманы капчыкка җыймыйлар, әрҗәләр кирәк булачак ди. Мин сугышка кадәр Әтинең базардан ярты капчык алма алып кайтуын гына беләм, бу кадәр зур уңышны ничек җыюларын башыма да китерми идем. — Консерв заводын кайчан салдыгыз? — Беренче уңышлар бик яхшы чыккач, җилкенеп тотынган идек. Озаккарак сузылды. Вәсим аны күрә алмады инде — Әйбәт завод, җиһазлары заманча көйләнгән. — Краснодарга барып өйрәндек Мин дә бардым. Вәсим җибәрде, күреп кайт ди. Белгечләреңә киңәш бирергә яхшы була ул Хәзер шул сүзнең бик дөрес булганын гел тоеп йөрим Вәсим дөрес әйткән. — Нигә гел «Вәсим» дә «Вәсим» инде ул? - Минем өчен алмагачлар да. Вәсим дә — бербөтен Минем гомер икегә бүленгән: «Вәсим барында» һәм «Вәсимнән сон» Алия комач булды Гадәттә, ирләр белән сөйләшкәндә, ул рәсмилекне сакларга тырыша Бу юлы барып чыкмады Шул хәлен сизеп «Уф!» дип кенә куйды Алар газета-жури аллар өелгән өч аяклы кечкенә өстәл янындагы ♦ креслоларга утырганнар иде Алиянен тез буыннары, куллары ихтыяр - сыздан дерелдәп-дерелдәп китә Кинәттән дөньясын рәхәтлек тутыруын g тоеп, ул гаҗәпләнә Шул ук вакытта аңа кыен да. оят та кебек Ка- 5 рашлары академикның ап ак. шоп-шома, озын бармаклы көчле кулла- = рына төшкәч, җилдә каралган үз куллары белән чагыштыру Алняне - чынбарлыкка кайтарды * Теләсәң, теләмәсәң дә. Вәсим абыеңны бик еш искә төшерергә х туры килә. Хуҗалык зур Вәсим биргән киңәшләрнең гел кирәге чыгып - тора Ул. мөлдерәтеп, галимгә карады — Сез аның нинди кеше нкә - нен белмисез. s Беләм шул. Мәскәү кешесе, сүзенең Алняне шатландырачагын s сизеп, бераз көттереп алды. Ул чыгарылыш имтиханнары тоткан Z елны, мин урман техникумы биләмәләрендә кыргый алмаларны өйрән- 5 дем. Кызыксынып китеп, имтиханнарга да кергәләдем Вәсим Субаев J дигән студент урмандагы кыргый җимешләр турында сөйләргә тотынды Шулкадәр белеп, мавыгып тасвирлады ул, минем анда)ы алмаларны барып күрәсем килде Урманчының өенә киттек Шакмаклы костюм кигән идегез! Алиянен хәтере ачылды Мин дә бар идем бит инде ул чакта Сез агроном идегез Бу юлы мине танымадыгыз гына «Күреп өлгермәс борын җанны айкап алдың'» Алия үз уеннан үзе кызарып чыкты Нәкъ шул вакыт Рушаниянең Әнн! дигәне яңгырады Табын әзер Әйдәгез, самавыр чәе эчик! Табын янындагы әңгәмәне Булат алып барды Аның укымышлы кунактан сорап каласылары күп нкән Мәскәүдә яшәп, авыл белән бәйлән мәсәгез. эш беткән идеме инде сезгә? днп башлап сорады ул Хәер, нәтиҗәсе академиклыкка килеп чыккач, нәрсәгә бәйләнүнең әһәмияте калмый Яшьрәк нкән киявегез. Алия Каюмовна Мәскәү кешесенең Булат белән сөйләшәсе килмәве сизелеп тора Ярын, өйрәнер әле. Кар таерга күп кирәкми Ә менә минем һөнәр белән Мәскәүдә эш табып буламы5 Булатның бу сүзләре һавада эленеп калды Алия аның тозсыз- лыгын яшьлек бәласеннән генә күргән Мәскәү галименә тагын мөл дерәтеп карады Юк. аңа озак карап тору мөмкин түгел иде Хатын, юк йомышын бар итеп, кече якка керде Кузгалып китүгә, гәүдәсендә академикның зәңгәр нурлы күз карашын тоеп, тагын аптырады Аннары ул үзенә чыннан да кирәкле эш тапты кхнакка урын җир рәтләде Булатка днп бүленгән аерым бүлмә бар иде. шундагы диванны тара тып салды Репродукторда Тнмнм күңелемә Өзгәләнсен, янсын' Кеше кайчак үзен Кичерә дә алсын* дип җырлыйлар Алиягә киңәш бирәләр, диярсең Иртән идарәсенә барып күренүе булды, ишек төбендәге секретарь кыз «Абау 1 Кү» тимәсен. Алия Каюмовна. бигрәк тә чибәр инде сез' днп. председательнең котын алды. Алия аны моны сөнләшмәстән - Комиссия киттеме? — дил сорады.— Хәмдүнә килсә, мина кер сен әле! Бүген үзенең аеруча матур Икәнлеген бу кыздан башка да бела иде Алия. Матур икәнеңне тоюның никадәр рәхәт икәнен дә аңлый ул Мондый ун кыюландыра, кеше арасында үз сүзеңне әйтергә көч иңдерә, кирәксә, яман эштән йолып када, шәфкатьле булырга өйрәтә «Матур икәнсең, һәр ягың күркәмлек күрсәтсен, кешеләр соклансын!» Төне буе керфек какмый үзалдына елмаеп ятса да. Алия һич ары маган иде. Өстен ә дә сирәк очракларда гына кия торган яшел костю мын сайлап алды Зөбәрҗәт кашлы алкасына килешә ул. Күзләренә дә — Рөхсәттер бит? — Хәмдүнә иде бу.— Керергә кушкансың икән Нәрсә, бригадирлыктан алыргамы? Кая куярсың икән инде: кыргамы, фермагамы? — Ашыкма, исәнләшик әле башта! — Алия торып басты. — Менәтерәк! Бигрәк чибәрләнгәнсең! Бик дөрес тә иткәнсең, бо- лай киенүеңне әйтәм әле! Иртәгә үзем дә шулай киенәм! Эзләп таба алсам, теге эре бизәкле йон күлмәкне киям. Дустан дошман күп: алмагачлары бетте дип, безнең кайгырганга сөенеп йөрмәсеннәр! Әйеме, сердәш? — Тукта, сабыр ит. Мин сиңа теге галим киңәшен әйтәм: алма гачларны бик тиз төпли башларга кирәк Хәзер үк Жәй буе эшләрбез Шефлардан да сорарбыз. Исмәгыйль Ишмиевич ярдәм итми калмас - И-и, карале! Ничек үзебез шуңа тотынырга кирәклеген чамала маганбыз, ә? Миңа бу фикерне Биктимер бабай да әйткән иде. Больницадан кайткан көнне Бакчаның гамәлдән сызылып торуы да яхшы икән, без аны аңлап җиткермәгәнбез. Бу хәл иркенләп эшләргә җай бирә. Хәмдүнә чыгу ягына борылгач. Алия, тагын урыныннан торып, ана каршы басты: - Кара, Хәмдүнә, минем кебек хатынны аулак җиргә чакырсалар, ни дигән сүз була ул? — дип сорады. «Академик чакырдымы?» — дип сорамады Хәмдүнә. Монысын үзе чамалады. Көлмәде дә, хәтта башка чактагы кебек ашык-пошык сөйләргә дә тотынмады Шактый ара уйланып торды ■ — Мин болан дим: мине ник чакыруларында гамем юк. күрәсем килсә, әйтер сүзем, ишетер киңәшем булса, барыр идем Күңелең нн теләсә, шуны әләм итеп алга барасың. Чакырган кешедә синең эшен юк, аны белеп тә булмый. Үз күңелең сафлыкта икән, кешедән шикләнмә!.. Академик Алияне Казан кунакханәсенә чакырып китте. Бу тәкъдимне ни дип аңларга да белмәде Алия Хәмдүнә. әнә, ачты да салды Хәзер аңа оят, ничек үзе шул гади хакыйкатьне белмәгән ул? Егеттән шикләнеп, әллә ниләр уйлап, аптырап бетте Югыйсә, барысы да бик гади - аралар якын чакта, тагын бер күреп, сөйләшеп калырга иде1 Нигә үз-үзеңне тышауларга? Алия үз күңеленең сафлыгына ышана лабаса! ♦ * ♦ Кеше үз-үзен ахырынача белеп бетерә алмый икән Шоферы Миша гадәттә туктала торган йортка кереп калгач, Алия чәчен төзәттерергә, купшыланырга кирәк тапты. Гомер буе үзе генә тарап йөрткән чәчләре аңа артык гади булып тоелды. Кала парикмахерлары эшсез утыра иде. Төрлесе-тнрле яктан Алиягә сорау яудырырга тотындылар — Тигезләп кисәргәме? — Химик бөдрәләтү кирәкмиме? Карага буйыйкмы? — Юк. кисмичә генә, буяу да тидермичә, матур иттереп җыештырыгыз әле зинһар өчен! Чәчен купшы иттереп күпертеп кую аңа затлылык, абруйлылык төсмере кертте Хатын эчтән генә: «Әй, йөргәнмен икән гомер буе үз бәямне үзем белмичә'»,— дип көлеп алды. Урамга чыгып, бераз баруга, ана дөнья тарайгандай тоелды Атлавы ук җайсыз ид«* Аның чәченә парикмахер уннарча кыстыргычлар төртеп чыккан, хәзер шулар аны баса, сытарга тырыша кебек Җитмәсә, * шул кыен хәлне урамдагы бөтен кеше бепә. барысының да күзләре п Ал иядә генә шикелле • - Академик урнашкан кунак йортына керү белән, ул көзгеле бүл- 1 мәне эзләп тапты, башындагы ясалма күпертмәләрне сыдырып төшерде. = ничек җитте шулай тарады да. шома чәчләрен уртадан аерып, казак *• яфракларын күмдереп куйды. * Галим бүлмәсе, колхозның гоМуми җыелышы диярсең, аяк басарлык = та түгел иде Күңеле кин икән Алия килеп кергәч, ул аз гына да тарты ° нып-нитеп тормастан: • ■ х Менә яхшы! — диде — Әйдә, узыгыз, утырыгыз! Дөресен әйт- у кәйдә. мин Сезнең килерегезгә ышанмадым Татар хатыннары тарсы- = нучан булалар. ' * Миңа гадәтләрне оныткалап торырга да туры килгәлн Бакча i академигын тагын кайчан күрә алам әле? Бүлмәдәгеләр барысы да галимЯең ү!ё кебек үк гадиләр, инсаф- лылар Алар Алиягә дә. күптәнге танышлйрын күргәндәй, гади мннә сәбәттә булдылар Араларында ике кыз да бар Алиянең нәкъ шуларга карап утыруын күргәч, егет таныштыруын алардан башлады Авыл хуҗалыгы институты кызлары, диде. Без хат алыша быз Кызларның алмагачлар фәне буенча кызыклы күзатүләре бар Алия турында кызларга аны-моны әйтүнең, кирәге чыкмады Алар Без Алия Каюмовнаны беләбез,— диделәр.— Ел саен ул колхозга алма җыярга йөрибез без. Алмагачларның сортлары искиткеч' Алия бер мәлгә онытылып торды Кызлар белән сөйләшкәндә, галим тагын да чибәрләнә кебек Әллә кайда калган яшьлектәге көйчелек сыман наян хис уянгандай булды. Бу халәтенә гаҗәпләнеп, председатель үзалдына елмайды Бераздан ул гомуми сүзләргә кушылып китте. Колхоз машинасының арткы урыннарына кереп поскач. Алия сумкасыннан уч төбе кадәр генә ап-ак каты кәгазь кисәген алды Ака демик, кирәге чыкканда, хат язуны үтенеп, визиткасын биргән иде. Шуңа карады да председатель кунакханәдәге сөйләшүләрне күңеленнән кабат кичерде «Инде төшендегезме бакчаны гамәлдән чыгарып тору сезгә ун ел буе әлеге мәйданда иҗат итү мөмкинлеге тудыра» «Тө шенмәсәм, ни була?» «Калганы, сөйкемле ханым, сезнең нинди хуҗа икәнлегегезгә бәйле». «Көтегез алайса, мнн дә сезнең фәнгә җим эзләүчеләр исемлегенә язылам!» «Көтәм, хатларыңны көтәм, яме?'.». Алиянең бөтен өмете татарны гомер-гомердән коткарып килүче өмәләрдә нде Тик бу юлы өмәне киңрәк итәргә кирәк Колхоз, мәктәп балалары, шәһәрдәге шефлар Исмәгыйль Ишмневнч заводына, бөтен шартын туры китереп, хаг яздылар Хәбәрнең барып җитүен чамалап, ул директорга шалтыратты Алия шикләнә нде Зур завод директоры дәрәҗәсенә ирешкән Исмәгыйль. Вәсимнең якын дусты. Алия уйлап чыгарган «башбаштак лыкка» кул куярмы? Шикләнүе рас килде, тавышы ук башка иде Иш- миеничның, калай шалтыраган кебек Мин синең ул хатыңны ертып аттым Берәүгә дә күрсәтә алмыйм, оят Ничек син коммунист башың белән шул юлга бастың5 Бер яктан җир сызып ташланган, икенче яктан, шуңа күпме көч түгүне сорыйсың Җирнең тик ятуы отышлыракмы5 Киңрәк алдырып уйлыйк әле! Син ул эшләреңне кысасына керт, сметасын төзе, рөхсәтен ал! Борын төбендә язгы чәчү торганда, мин шул эш артыннан йөримме? Алан катлаулы булса, йөрмә, тик утыр, бакчаңның печәнен җый' — Без печәнгә калмаган, Ишмиевич! Су сибеп үстерәбез без печәнне. гектарыннан йөзәр центнер азык берәмлеге алабыз. Печән түгел, алма кирәк безгә! Ярар, ярдәм сорамады дип уйла, тыныч яшә! Ахыр килеп. Алияне яна алдашуга күндерде Исмәгыйль директор. — Өмәңә ни кирәксә, шуны җибәрәм, тик хатыңны башкача яз! Әйтик, су снбүле көтүлекләрне карап чыгасы бар, торбаларын ялгарга кирәк диген. Шимбәгә кешеләр көт. җибәрербез. Корыган алмагачларның кәүсәсен кайда урнаштыру үзе бер бәла булды Аларны утын итеп ягу турында Алиянең ишетәсе дә килмәде. Шулкадәрле затлы агачка ут төртү өчен кеше җаны түгел, вәхши җанвар кирәк Ул, урман хуҗалыгына барып, белешеп кайтты Элекке елларда алмагач кәүсәсеннән эш кораллары ясаганнар, сын сурәте чокучы рәссамнар да бу агачны кирәксенгәннәр Председатель шул шөгыльдәге оешмаларга шалтыратырга тотынды. — Сезнең эшкә яраклы агач бар, шимбә көнне килсәгез, алып китәргә була. Алия үзенең бу сәер хәбәре белән әллә кемнәрне шатландырачагына ышанган иде, тик, ни гаҗәп: телефон чыбыгының аргы башын- дагыларның берсендә генә дә, ичмасам, кызыксыну чаткысы кабынмады. Берсе: — Сметада андый акча юк.— диде. — Безгә акча кирәкми Алиянең тантаналы тавышы сүрелә төшкән иде инде Күпме кирәксә, шулкадәр алып кына китегез! — Бушлай кергән товарны фондка ничек кертик соң без? — Ай аллам, анысын үзегез карарсыз инде, мин белмим. - Юк инде, иптәш, кем, Субаева. Сез, зинһар өчен, безне җинаять юлына бастырмагыз! Сез — колхоз, ә без - дәүләт оешмасы' Колхоз кемнеке соң, сезнеңчә? Кирәкме сезгә алма агачы материалы. юкмы? Берсеннән-берсе ахмаграк җаваплар ишетеп, хәйран калса да, Алия алмагач кәүсәләренә икенче тормыш бирергә тырышуыннан туктарга теләмәде. Урман хуҗалыгындагы элекке дусларына кабат мөрәҗәгать итте. Урманчыларның махсус цехында бу агачтан балта осталары өчен эш кораллары ясарга алындылар Язгы чәчүгә кадәр өч мәртәбә җыелган өмәдән соң. алма бакчасының шактый өлеше төпләрдән арындырылгач. Алия Мәскәүдәге дустына хат салды Председательгә аннан башка да күп язу-сызулар белән эш итәргә туры килә. Тик бу хатны язар алдыннан Алия гаҗәеп бер дулкынлану сизде Нәрсә инде бу? Сумкасында йөртә торган кечкенә көзгесенә карады: маңгаенда дүрт сыр. бите ияк астына салына башлаган, күзләре күзлек сорый Шулай да җанны тартып торучы кешең булу рәхәт икән Рәхәт кенә дә түгел, кирәк икән ул андый кеше. Әле шушы академик өйрәтеп калдырмаса, үзенең дөньяда барлыгы белән күңелләрне җилкендермәсә, бакчаны терелтү артыннан бу кадәр үк кайнарланып йөри алыр идеме икән ул?! Хатына да күңеле кушканнарны язды Алия: « Дөньяда сезнең кебек кешенең булуы әйбәт икән. Сез хәзер минем өчен — өмет яктысы. Мин аны шушы бөеклегендә, саф килеш саклаячакмын ...» Хаты төп эше, бакча турында иде аның, әлеге сүзләр арага гына кысылыпкысылып керделәр’ Кабат укып карады, оят кебек иде. Шулай да язганын ертып ташларга теләмәде. Алиянең күңеле күтәрелгәннән-күтәрелә барган көннәрнең берсендә Рушания мәктәптән кара коелып кайтты. Булат өйдә юк Алия дә район үзәгенә китәр алдыннан өстен-башын төзәтергә генә кергән иде. Авырыйсынмы әллә, кызым? Юк алай Кыз. әнисенә бик нык үпкәләгән чакта гына, шулай теләр-телә- мәс сөйләшә. Гадәттәгечә булса. Рушания хәзер, табын тезеп, чәй әчәргә тиеш Ник һаман өстәл тирәсенә килми? Йокы бүлмәсенә керде дә батты. ♦ Кызым, минем китәсем бар. ник чыкмыйсын? Сөйләшмисен дә? | Китәсенне ишеттем инде. - Кыз әнисенең каршына чыгып бас- 5 ты. Китәсең икән шул. 5 Кая китәм? Кемнән, нәрсә ишеттең? = Кыз, сорауларның ихласлыгын тоеп, бераз ачыла төште. Мәскәү академигына кияүгә чыгасың дип сөйлиләр Имеш, ул * беренче килүендә дә синен арттан гына йөргән, син дә аның янына = Казанга баргансың, парикмахерские кергәнсең. .-- Ул. әнисен нинди ” утка салуын аңлап алды Беләм инде, чәчеңне үзгәртеп йөргәнең = юк-югын у Ник булмасын? Алия, комач кыЗарып. башын аска иде. * Кияүгә чыгар өчен түгел, гомер эчендә бер. үземне башкалар кебек Z үк хатын итеп тоеп алып, парикмахерга кергән идем шул. Алай булгач, дөрес сүз сөйлиләрдер инде? = Гайбәтчеләр гомер-гомергә, бер чеметем дөрес сүздән эләктереп алып, дөньяны болгата башлыйлар, кызым. Алиянен елыйсы килә башлады «Менә сиңа хисләрнең саф бөеклеге» Район үзәгенә баргач та, кергән һәр бүлмәсендә, гел эчпошыргыч хәбәрләр генә ишетеп йөрде. Берәве аңа алмагачлардан чистартылган җиргә чөгендер утырттырачаклар икән дип. үзәгенә үтте Моннан да ахмаграк тәкъдимнең булуы мөмкин түгел иде. Алия аны җитди итеп тынлап та тормады Тик кергән һәр җирдә очраган һәр адәм шул ук сүзне кабатлый башлагач, аның тәкате корыды, райкомга. беренче секретарь Уткузовка аңлатып чыгарга кирәк тапты Уткузов - өлкән кеше Алияне яхшы белә. Вәсим белән Алия урман өендә яшиләр иде Чигтән торып уку мәшәкатьләрне арттырды Бала карарга да вакыт тими, ул авылда Вәсим һәркөнне өем өем китап төяп кайта, кичләрен контроль эш язалар, имтиханнарга әзерлә нәләр. Бер кичне аларга урман хуҗалыгы белән танышырга чыккан җитәкчеләр керде. Хуш исле чәй пешерде Алия, үзе кайнаткан вареньеларын чыгарды Урман туфрагында үскән ярмалы бәрәңге, тозланган яшелчә, гөмбә кундылар Ул елны күп иттереп күркә үстергәннәр иде. Каннар бәрәңге янына күркәнең салкын итен өеп китерделәр Кунаклар сөйләшми-нитми генә сыйландылар, чәй ризыкларыннан соң Алия бер кәнди кыздырылган чикләвек -тә куярга онытмады Низам Фатихович . Уткузов кына нигъмәтләрдән үзенчә нәтиҗә чыгарган икән Ху-уш, дип сузды ул. - Сез шәп көйләгәнсез Ашау - байдан Саф һава Урманда бушлай үсә торган нигъмәт мул' Нигә? Вәсим тыныч иде - Ал арны һәркем җыярга хаклы Хикмәт анда түгел. Сез менә шул рәхәт тормышка күнеп китәчәксез хәзер Тәпәннәрегез тулгач, базар юлына чыгарга гына кала Вәсим белән Алия икесе берьюлы көлеп җибәрделәр Нигә? Урманда яшәүнең шул файдасын да күрмәгәч. дип. Алия дә шаяртып алды Вәсим ташып торыр, мин сатып бирермен Безнең авылның бер әби безне чикләвеккә алып бара иде дә: «Ягез. балалар, сез бөгеп торыгыз, мин җыеп торыйм'» дип әйтәдер иде Беренче секретарь көлмәде Мин аңлыйм Вәсимнең урыны урман, ул \рман өчен туган җан. Алия хакында уйларга кирәк? Авылларда укымышлы кешеләр бармак белән генә санарлык Югары белемгә ирешкәч тә урманчы ларга аш пешерерсеңме? Шушы сөйләшүдән соң Алия белән Вәсимнең тормышы авылга күчте Урман өенә яшь техник урнашты. Алия Акланның агрономы булды Озак та үтмәде, яшь коммунист Алия Субаеваны председателе леккә тәкъдим иттеләр... — Ишеттем, ишеттем' — Уткузов Алияне үз итеп каршылады. - Алмагачларыңны чөгендергә алма'штырырга ризалашмагансың. Дөрес. Ике нәрсәне бутарга ярамый. Кай арада ишетеп өлгердегез. Низам Фатихович? ■ — Монда ишеттерәләр. Иренмәсәң, тыңлап кына утыр; синең ака демикка кияүгә жыенуын турында да, хатлар яудырып торуың хакында да минутында җиткерәләр. - Секретарь Алиянеи бу сүзгә мөнәсәбәтен ачыкларга теләгәндәй сүзен суза төште.— Шула-а-ай. I Иреннәре калтырана башлагач. Алия урыннан торып, тәрәзә ягына узды, секретарьга аркасы белән борылды. Күз яшен күрсәтмәскә иде’ Мондый чакта акланып маташудан да авыррак хәл юк Әңгәмәдәшеңне ышандыруы да кыенлаша Шуңа күрә Алия, акланмыи-нитми генә, җавап табарга тырышты. — Тол хатыннарга гайбәт тиз ябыша ул. аңа ышануы да җиңел.- председатель һич кирәкмәгән бу сүзне башка якка борырга теләде — Мин әле бу ген генә бу хакта кызым белән аңлаштым, сезгә дә бөтенесен кабатлап утырырга кирәкмәстер Сезгә йомышның зуррагы бар. Фатихович Планда каралганнан тыш ашламалар кирәк безгә, алмагач-' ларга. — Ничә гектарга? — Төгәл әйтүе кыен Әнисләребез исән калды Корыган бакчаның яртысы чистартылды инде. Әле тагын ваклап ваклап эшлибез. Шеф- ' лар бик булышты. Кулымнан килсә. Исмәгыйль Ишмиевич эшчеләренә орденнар тагар идем! - Көзгә таба әллә тагын бер күтәрелеп алыргамы. Алия? — Секретарьның бөкрәя башлаган гәүдәсе турая төшкән кебек тоелды. Гыйльми комиссия ун еллык дип хисаплаган эшне син бер тотынуда бәреп алсаң, ә?! - Яхшы кешеләргә туры килдек без. Урман хуҗалыгы корыган кәүсәләр өчен шактый акча да күчергән әле Өмә көннәрендә бушлай сыйлаган идек, казна такыраймасмы дип. шүрләбрәк тә йөрдек Хәзер хәлебез җиңеләйде. Бу елда ук бетмәсә дә, икенче язга эш түгәрәкләнә. Көзге өмәне тагын да киңрәк итәргә булыр дни уйлыйм, бөтен районны тартырбыз Шундый чакта да берләшмәгәч, бер район булып яшәвебездән ни мәгънә кала? Акланлылар. корыган бакча мәшәкатен күздә тотып, уракка нртә төште Тымызык яңгырларга кадәр аларнык ашлыгы бнртек.ТәЛ җыеп куелган иде инде Аннары, яше-карты, тракторы-машинасы"1 бакчага ябырылды. Берәүләре яздан чистартылган мәйданга яшь үсентеләр утырту өчен әзерлек күрде, башкалар калган урындагы корыган агачларны төпли, чистарта иде Урманчылар алмагач кәүсәләрен чистартканда, ботак-чатак өемнәре хасил була. Аларны су буена, ачык аланнарга ташыдылар Аерым кешеләргә чыбыкчабыкны яндырырга куштылар Учаклар үрләттеләр. Башта бакчадагы һәр хәрәкәтне күзәтеп кенә йөргән Алия ялкын яктылыгын күргәч, Хәмдүнодән аерым эш сорап алды - Мин дә учак ягыйм әле, Хәмдүнә! Ягарсың, тик белеп тотын, монда да норма бар! Хәмдүнә председательнең аерым эшкә бәйле булуын теләми иде — Аңласана хәлләремне! Күңелем шул утка тартыла! Мин сине һич аңламыйм дияргә бригадирның теле бармады. - Ярар,—диде —Әнә. карамалы чишмә янындагы өемнәрне сиңа тапшырам, анда бик күп түгел. — Башкача өйрәтеп тормады Алиягә ярдәм кирәк булачагын гына уйлап алды.— Мин дә янына барырмын әле. Чыбык-чабык өемнәрен әллә ни зур итмәгәннәр. «Вәсимнең икебез өчен генә яккан учагы кебек».— дип күңеленнән чагыштырды .Алия Бер учактан икенчесенә күчеп, ут үрләтте, үзе яшьлегендә кичергән бәхетле мизгелләргә әйләнеп кайткандай очынды Шаян ялкын теллә- * ренен биешүен күзәтүдән анын башында бер сорау уянды гомереңнең 5 кайсы мизгеле бәхетле синең? Ут юри шаяра, юри сорый кебек. Үзе i сорый, үзе бик яхшы хәтерли. Алиядән дә яхшырак белә шикелле * Чөнки Ал иягә бәхетнең ни икәнлеген, ниндилеген ут аңлатты, нәкъ = шушындый учак, беренче булып, аның күңелендә бәхеткә ышаныч уятты “ Ул кечкенә учак бик еракта калган сыман иде инде, беркая да китмәгән. * бәхетле мизгел кул сузымында гына икән Әнә бит Вәсим учакка = чыбык-чабык ташый, ялкыннар биешә, карт чыршылар шыгырдап = шыгырдап куя. кошлар тынычсызланалар Ут бирде бәхетне Алиягә. = зәмһәрир суыклык тартып алды... х Хәмдүнә-ә-ә! Алия, саташа башлавыннан куркып, кычкырып = җибәрде - Монда мин. монда! - Хәмдүнәнең килеп җиткән чагы икән.— £ Кай арада шулкадәр учак үрләттең? Ник барын бергә ягасың? Берәм ; берәм генә яндыр, куркыныч бит Юк Бик рәхәт әле! Янсын Безгә генә янарга димәгән Икенче яз өчен эшне азрак калдырырга күпме тырышсалар да. алмагачларның шактые кара көеп утыра иде әле Алия икенче язны да мең мәшәкать өстенә бакча кайгысы белән каршылады Бер кешене кырыкка бүләргә йөргән чакта бүген иртәгә чәчүгә төшәргә дигәндә, председательне Казанга, бакча трестына чакыртып, телефон шалтырады Иртәгә генә ярамасмы? дип өзгәләнде Алия Бүген машина- тракторларның әзерлеген барламакчы идем Хәзер үк юлга чыгыгыз! Трестның терлек азыгы хәзерләү бү легенә керегез! Бу бүлектә колхозның бер генә йомышы да юк иде Эше бүленгән кешенең ачуы чыгучан. ачулы кеше кызып китүчән Алия дә әлеге бүлеккә ачуы кабарып, дуылдап барып керде Исәнмесез! диде дә. җавап-сәламләү дә көтеп тормастан. тел очындагы соравын бирде Киңәшмә-фәләнме соң5 Җыйнак бүлмәнең түрендә искиткеч чибәр япь яшь ир утыра. Дегет кебек кара чәч. сызып ясагандай тигез каш. уймак кадәре генә авыз, кып кызыл иреннәр Чия төсле бәрхет костюм кигән, алсу күлмәк, коңгырт галстук Алия егетнең, торып, аңа каршы килүен көтте, буй сынын күрергә теләде «Бу кадәр чибәрлек ир-атка кирәкмәс тә иде инде»,— дип уйлады. Егет исә буй-сынын күрсәтергә. Алия каршына килеп басарга уйлап та карамады Ул хәтта башын да күтәрмәде Маңгае астыннан гына каран галап, муенын уңга сулга боргалап, бик мөһим фикерләргә чумгандай утыруында булды Алия «Басмасаң да билгеле, буең да шәп синең», дигән нәтиҗәгә килде. Әнә бит. урындык аркасы аның билендә үк тукталып калган «И-и. дөнья, кемнәрнең үзәген өзәргә яраттың бу җанны5» Егет. Алиягә сәлам биреп тормастан. турыдан-туры Я. ничек, эшләргә ниятен бармы синең Аклан колхозында, әллә? . дип, кинаяле сүзгә күчте Югыйсә, ул алмаларың кыйммәткә төшә Сүзнең алма бакчасы турында барачагы Алиягә көч бирде Акчадан да кыйммәт булмаслар, диде Акчабыз бар әле без нең. Алмалардан калганы гына да ике ел буена бурычка-фәләнгә батмый ча яшәрлек Фермаларыбыз табыш китереп тора Акланнарнын йөзе ак Мин тәпи йөреп киткәннән бирле шул авылда эшлим, энем Сез мине кем беләндер бутадыгыз ахры?! - Мин синең энең түгел, трестның бүлек мөдире Мәмишев. Хуш' Алайса, минем белән дә «сез» дип сөйләшүегезне сорыйм, иптәш Мәмишев. Исемем Алия, әтием — Каюм, фамилиям Субаева. Акланлылар председатель итеп сайладылар, хөкүмәт РСФСРның атказанган агрономы исеменә лаек тапты, орден бирде. Мәмишевның иреннәре елмайды Әллә ни иде бу: карашында - мыскыллау, үзе елмаеп азаплана. — Менә болай: әгәр тыныч кына эшлисегез*килсә. моңарчы яшереп яткырган дүрт йөз гектар җирегезгә азык чөгендере утыртасыз Безгә быелгы яз өчен генә булса да. шулкадәр мәйданга чөгендер чәчү кирәк. Кая барып бәрелергә белми йөргәндә, миңа бу фикерне Булат әйтте. Киявегез бугай әле Мин каян алыйм ул җирне? Ә өстән кушалар «Булмый» дия алмыйм бит инде?! Алия агарынып чыкты. Аның бу кыяфәтен ризасызлыкка юрап. Мәмишев тагын кырыслана төште. - Инде элекке авторитетыгызга аркаланып, киреләнәсез икән, бигайбә. ханым! Башка эш эзләгез! Табарсызмы — белмим Чөнки мин ризалашмыйча киткәннәрне җиз иләктән үткәзәм, әйтик. КРУ иләгеннән. Ә? Сездә КРУлык эш муеннан! Элекке ирегезнең дусларына черек агач сатып, акча ясагансыз. Казандагы дусларыгызны бушлай сыйлап җибәргәнсез. Ә?! Мәмишев торып басты. Алияне аның буе кызыксындырмый иде инде. «Башы кечкенә шул,—дип уйлады ул.— Балкашык кадәр чырайда күз кебеге дә. борыны да. авызы да. колагы да бар Акыл өчен урын азрак калган» Алиянең әбисе еш кына: «Көлле тавилен ахмак», дигән гарәпчә мәкальне кабатлый иде. һәр озын ахмак, мәгънәсендә. Туры килсә дә килер икән! Я ни дисез? — Бездә чөгендернең үз мәйданы бар. Хәтта колхозчыларга да яртышар тонна бүлеп бирәбез. Бакчаның төпләнгән өлеше буш түгел, без аңа көздән яшь үсентеләр утырттык бит инде. Чиста җирен көз өчен әзерлисе бар. ашлап куярга кирәк. Бусы — бер. икенчесе - КРУ мәсьәләсе. Аны. һичшиксез, китерергә кирәк Кырасын кырырлар, аруланып калырбыз Өченчедән, минем «элекке ирем» юк Минем ирем — Вәсим Субаев. Бер ул. минем өчен һаман да бар ул. Башка ул кешенең исеме белән тел тибрәтмәвегезне таләп итәм! Хушыгыз!.. Хәмдүнә, түр диванда йоклап яткан Алияне күргәч, юк сәбәпне бар итеп, ишек төбенә кире чыкты Рушаниядән сорады: - Нәрсә бу. балам? Төсе качкан күренә. Теге чакта больницадагы кебек. - Кичә Казаннан кайтканнан бирле шулай ята. Бакча өчен тарткалашкан. Үзе сөйләмәде. Булат кына әйтте. Казанда аның танышы бар. шуның аша белеп тора ул — Ул Булат та бер тиенлек койрык таккач, ун тиенлек эткә әйләнде.— Хәмдүнә. җилләнеп түр якка атылды - Карале. Алия, кичә без Сак-Сок хәлендә калганбыз бит! Алия күзләрен ачты. Сөйләшәсе килми иде. Хәмдүнә сизмәмешкә салышты. Ашыга-кабалана йөрүем шуңа кичә обкомнан мине эзләткәннәр. Әүвәл үзем туры килмәдем, аннары тоттым да шалтыраттым. Алия торып утырды Бу Хәмдүнә үлгән җиреңнән сикертеп торгызыр! Кем кирәк? — диләр Мин әйтәм. авыл хуҗалыгы секретарен зирегез! Үзем тоташтыруларына бик ышанып та җитмәгән идем Аклан колхозы дигәч, бирделәр. Алиякәем. Тавышы шулкадәр матур! Нәрсә хакында сөйләштегез сон? — Ал иянең кызыксынуы йөзенә үк бәреп чыкты - Миңа аларның матур булуларыннан ике тиенлек тә яхшылык юк. * Алай димә! Үзең үк кешенең бөтен нәрсәсе гүзәл булырга тиеш. 5 Чехов шулай кушкан дип әйтәсең бит' Матурлык эчтән бөркелеп чыга 5 ул Күңеле ямьсез кешенең тышкы кыяфәте, бер тозсыз сүз әйтүгә. 2 сүнә дә китә = Анысы шулай Алия кабат Мәмишевне күз алдына китерде = Соң? Обкомда да чөгендер утыртуны даулыйлармы5 ‘ Авызыңнан җил алсын! Юктыр Тавышлары җайлы, шулай да « ник эзләгәннәрен әйтмәделәр, чакырдылар гына Сине язгы чәчү артыннан ° йөридер дип. минем белән генә хәл нтмәкчеләр иде дә. юк. дидем, бакча 3 эше булса, ул үзе барыр, дидем Ул аңа шатлык кына дидем Шатландырмыйлар шул әле. Барган бер җиреңдә, япь-яшь нәр- = сәләр, ата каз кебек муен катырып, тиргәп чыгара башласалар, егыл Z да үл. « Әйдә, тиз генә җыен әле! Миннән әллә ни чыкмас, урысчам да ~ такы-токы Эшне бозып кына куярмын Мишаны чакырырга кирәк инде алайса' Кайда икән ул? Идарәдә утыра Сиңа ни булганын да әйтми, телсез калган Председательне йөртүче шундый булырга тиеш Әйдә' Алия партиянең өлкә комитетында, кирәкле кешене туры китерә алмыйча, бик озак ишектән-ишеккә йөрде Инструкторлар чәчү хәлен генә сорыйлар Кайчанрак чәчә башларсыз икән? Җиңү көненә түгәрәкли алырсызмы? Карап-карарбыз инде, ди Алия Ул бөртеклеләр өчен әллә ни уфтанмый Бездә бөртеклеләр күп түгел бит Күбесен көздән чәчтек Уҗым яхшы күренә Бүлек мөдире үзенә бер төркем кеше ияртеп килде Тагын көтәргә кирәк булып чыкты Күңел түрендәге өмет Алиягә барына да түзәргә куша. Мөдир Акланны яхшы белә Бакчаны тикшертүдә дә үзе катнаш ты Мәскәү белгечен чакыртырга кирәклеген дә бюрода ул кузгаткан диделәр Председатель колхозның үтенечен әллә язып ук керим микән дип уйланып, чнткәрәк борылган иде, шулчак авыл хуҗалыгы бүлегенең ишеге ачылып, анда кешеләр күренде Мөдир озата чыга Ул кабинетка керергә торучыларны күздән кичерде Карашлары Алиягә тукталып калды Исәнмесез. Алия Каюмовна! диде Сезне чакырып китерделәрме? Телефонограмма бар иде Әйдәгез әле! «Мәмишев хәбәренең куертылган нөсхәседер инде», дип куырылып калды Алия Менә, танышыгыз әле! Кичә Мәскәүдән алынды бу телефонограмма Көткәненең киресенә тап булгач, бакча иясенең күңеле тәмам йом шарды Тез буыннары калтырана, куллары дерелди Авызын ачты, сүзе чыкмады Я. ни дип җавап бирик инде? Алар яңа төрле алма үсентесе тәкъдим итәләр Чәчүләрдән котылгач ук. Мәскәүтә җавап бирик' Ничәнче елга сорарбыз? Бакча көзгә әзер булачак. — Ничә гектар турында сүз бара? Тулаем. Без былтыр ук яртылашын төпләдек бит инде. — Галимнәр, ун ел кирәк дигәннәр иде.— Бүлек мөдиренең йезе яктырып китте Мин сезнең ниндидер бер могҗиза ясавыгызга ышан ган идем, шулай да бу кадәресен үк көтмәдем Болай булгач. Мәскаү- ләрне.дә шаккатырабыз икән әле! Жавапны тиз үк языйк, шулаймы’ - Шулай шул. Бирә алган кадәр бирсен алар, безгә алмагачлар бик кирәк. Бер утка, бер суга кереп, аһ-ваһ килеп йөргән көннәрдә Булат кияү кунарга кайтмады. Бу хәлнең сәбәбен бик белергә теләсә дә. бүген- иртәгә бәби табарга торган Рушаниясенең кәефен саклау өчен. Алия сорарга җөрьәт итмәде Тик кызының сабырлыгы беткән икән. Ул әнисенең йокы бүлмәсенә килеп керде, башка суккандай иттереп сорады' — Син кайчанга кадәр безгә аяк чаласың әле. әни? — Бизәкле ситсыдан тегелгән йокы күлмәге аның йомрыланган гәүдәсенә шулкадәр килешә иде. ана баласының кыяфәтенә сокланып карап торды. Аның ту пас сүзләренең мәгънәсенә төшенмәгәндәй иде — Булат өйгә кайтмас булды бит инде. Тиктомалдан ябыштырылган гаепне тыңлау авыр, тик кызының хәлен чамалап, аңа борчылырга ярамаганны аңлап алып. Алия сабыр итте — Тыныч кына аңлат әле! — диде. — Ник кайтмады Булат? — Синең хакта Ник шул җиреңә чөгендер чәчмисең? Булат барын да килешкән иде Мәмишев безне Казанга алдырмакчы иде... Алия хәйран калды: кирәкми Колхоз мәнфәгатенә зарар салып, сине калага урнаш гыру кулымнан килми Бер гаилә өчен мең гектарлы бакчаны корбан нгмнм' Сездән яхшыЛык көткән мин җүләр Син сәләтле агроном Таш шәһәрдә нишләрсең’ Анда хәзер һәр заводка агроном, зоотехник кирәк Без начар эшләгәнгә күрә заводлар дуңгы» үрчетә башлады. Алия кызып баруын чамалады Ярар, бәхәсләшмик' Аның кияве кар- шынй барын ялварасы килә иде Берүзе кала бит Әллә соң алмагач .japia да кул селтәргәме? Сип тә чык чөгендер орлыгын котыл бөтен бәлаләрд.»н! Балаң.I нгтынын кит тә бар зур калага' Ул торып басты, * Яман теләгеннән арынырга тырышкандай, башын чайкап куйды Эштән китүеңне н.»кь закон кушканча, гариза язып сора, рәсмиләштерербез Өендәге шәрә ялгызлыкка һич ияләнеп җитә алмый иде Алия Зур ' өйнең кайсы бүлмәсенә керсә дә. икенче яктан Рушания тавышы килә ' кебек. Булатка ачуы чыгуы бер хәл. гел гаделлеккә генә өйрәтеп үстер гән кызының, авыл мәктәбен ташлап, бөтенләй эшсез калып, шәһәргә ки түен һичничек аңлый торган түгел Болар Алиянең зиһененә сыймый " Рушаниянең баласы тугач, барып та кайтты’, тик. күңеле һаман өзгәләнә Шундый көннәрнең бер иртәсендә аңа Мәскәүдән хат килеп төште Председательгә багышланган бер күч хәбәрләр арасыннан аеры лып тора иде ул Күреп тә алды, авыр уйлары юкка да чыкты Хат башыннан-ахырынача бакчаны яңача утыртуга өндәү иде Рәт араларына су сиптергеч җайланмалар куярга, анысын күчеп-ннтеп йөри торган итмәскә, данмине көйләргә! Бу киңәш нидән башларга белми аптыраган эшләргә төпле бер юнә леш бирергә ярдәм итте Булат урынына алынган яшь агроном баштан аяк шул яңалыкка чумды. Алар һәр иртәне. Алия бүлмәсендә икәү калып, даими су сиптергечләр турында гәпләшәләр. Агрономы чыгып киткән иде. Хәмдүнә килеп керде. Председатель аңа да әлеге су сиптергеч турында, академик фикеренең нинди мәшәкатьләргә тоташуы хакында сөйләде. — Аңа. ерактан торып, акыл өйрәтүе рәхәт лә! — Хәмдүнә Алия турында гайбәт таратырга сәбәп калдыручы бу элемтәне әллә ни хупламый иде. Стационар сиптергечләр, имеш Ул беләме соң әле: Мәми- шев бит үз теләгеннән һич кенә дә кире кайтырга уйламый икән. Кызганычка каршы. Хәмдүнәнең район үзәгеннән ишетеп кайткан күңелсез хәбәре тагын калкып чыкты. Алия мәсьәләне колхоз идарәсе утырышына куйды, - партоешма комитетында кузгатты. Бу киңәшмәләр дә шома гына үтмәде. Алия фикерен яклаучылар булса да: «Трестка каршы килеп тору ярамас!». «Райком ни кушса, шуны эшлик!» диючеләр дә шактый иде Идарә утырышында Алия, бу мәсьәләнең бөтен четерекле якларын ачып күрсәтү өчен, баш экономистка сүз бирде Җирне чөгендергә яраклы технология белән эшкәртеп, орлыклар алып чәчү, сирәкләү, җыю чыгымнары алмагачлар калдырган акчаны суырып бетерәчәк. Тагын шунысы бар: безнең колхоз терлекләренә ул кадәр чөгендер кирәкми, кемгәдер сатарга туры килә, ташырга, төяргә, бушатырга. Экономист конкрет чараларны санап кына күрсәтте, бу эшкә үз мөнәсәбәтен сиздермәде ул Шуңа күрә кырчылык бригадиры: «Нишләргә соң безгә?» - дип сорады. Бөтен кешене борчыган сорауны бер экономистка гына бирү сәеррәк яңгыраса да. тегесе аптырап калмады: - Минемчә, иптәшләр, колхозның өр-яңа бу борылышы турында без бөтен авыл белән киңәшергә тиешбез. Гомуми җыелыш ясыйк' Без вакыт- вакыт үзебезнең колхоз икәнлегебезне дә онытып җибәргәлнбер.. Аклан халкы җыелышка бердәм катнаша. Алия башка колхоз председательләренең: «Отчет-санлау җыелышына да китерә алмыйбыз».- дип зарлануына ышанырга да. ышанмаска да белми. Акланлыларны җыелыш булу хәбәре шатландыра да кебек әле. Ишеген кенә алсыннар Матур иттереп киенешеп, ирле-хатынлылар — парлашып, ялгызлары, күршесе белән берләшеп, төркемтөркем клубка агыла башлыйлар. Алия аларның клуб залында кайсының кайда утырачагын ук белеп тора. Түбән очның Гайфи агай беренче рәтнең кыл уртасына килеп утырачак. Тракторчы ирләр тәрәзәсез стена буена сырышалар. Хатынкызлар түргә үтә. аларның аллы-гөлле киемнәре тамаша залын гөл түтәлләренә әйләндерә кебек. • Председатель фикер алышуларның ничек барасын да белә Алдагы Гайфи бабай кызык Нинди мәсьәлә кузгалса да. фикере уңай булса да. тәнкыйть итсә дә. сүзенең ахырында рәхмәтләр тезеп кит.) Клубтагылар- га да, президиумга да. Казандагы, хәтта Мвскәүдәге җитәкчеләргә дә рәхмәт яудыра Берсендә зур гына җитәкченең фамилиясен ялгыш әйтеп, үзенә кушамат алды. Чәчү әйләнешеннән солы, вика кебек нәрсәләрне төшереп, кукурузга гына йөз тоткан чаклар иде. Үзе солыны яклап сөйләде агай. у зе әлеге фикер иясенә рәхмәт яудырды. Халык егылды көлеп Берничә көннән ялгыш әйтелгән фамилияне нотык иясенең үзенә чәпәп * куйдылар. Карт көненә Крушков Гайфи булып керде ул Гайфи бабай бик карт инде хәзер. Җыелышларга килә, әйтәсе сүзен i дә әйтә әйтүен, тик бу юлы Ал иягә эш кешеләре, әйткәнен эшләп тә 3 күрсәтүчеләр кирәк. = Иртәгә җыелыш. Салкынча урын-жиргә яткан килеш председатель ” авылдашларының кайсыннан нинди фикер әйтеләчәген юрап ята Башы * тулы сорау, җавапны башкалар бирергә тиеш Караңгы өйнең зур тәрәзәләрен машина фарасыннан төшкән якты- х лык сыйпап узды «Кайсы болай соңлап йөрер?» Машина аның капкасы = төбендә тукталды Өйдә кыңгырау чылтырарга тотынды Рушания! ? Моңа кадәр һәр тарафыннан жан өшеткеч шом ажгырып торган “ өйгә рәхәтлек тулды. Залның тур кәнәфиенә оныгын таратып салды - Алия бүлмәгә нур бөркелде. Сабыйның тыпырчынып елавы да — гүя - асыл кошлар сайравы, саф чишмәләр чылтыравы! Ничек болай кайтасы иттең, кызым? Атна уртасында? Булат җибәрде. Сиңа аңлатырга. Нәрсәне? Шул бакчагыз инде, шул чөгендер. Мәмишевнең бөтен эше шуңа терәлгән Коткарырга кирәк. Син барысы өчен дә үзең генә җавап бирмә, әни, Булат әйтә, башкалар ни кушса, шул булыр, гел Мәмишевкә каршы төшеп кенә утырмасын, ди Аш-су ягында кашык-савытлар җимерелеп төште, алар тавышына бала сискәнеп уянды. МәмпШев безгә квартира да. яхшы эш тә вәгъдә итә. әни, язмышыбыз анын кулында Ялгышасыз, балам Күрәләтә ялгыш юлга кермәгез Хатаның үзен белми эшләгәне дә җитәрлек була әле аның әллә нигә бер ялгышып куя-куя да гомер азагына тау кадәр өелә. Хәзерлән ук язмышын Мәмишев кебекләр кулына тапшырса, Булатың тора-бара нишләр? Миң дә бик ышанып җитмим лә! Булат бит Башка сүз кушар кешесе юк. Нигә гел кеше эзли сок ул Бул.ат? Үзе эшләгәнгә таянсын' Җитмәсә, Мәмишевкә ышанган Ихлас күңелле түгел ул адәм. Менә син бик ихлас та бит. әни. ярдәм итмәдек. Эштән качканнарга ничек ярдәм итеп була? Белмим Булат монда алмагачлар пленен патшасы иде Иң кирәк чакта илен ташлап китте Ул бит япь-яшь. Бакчаны тергезү аны авыл кешеләре алдында каһарман итәчәк иде. Ул әнә Казанга качты И и, әни! Әйткән сүзем шул, кызым Мәмншевтән алданганыгызны белгәч, исегезгә Аклан төшсә, икеләнеп тормагыз, кайтыгыз Ишегем ачык Сезнең хакка авылдан да сорармын, эшсез калмассыз Мәмишев. ай-һай. сезнең өчен кыл да кыймылдатмаячак Булат аңа уз эшен юлларга гына кирәк Монда ник килгән тагын? Җыелышыгыз була икән бит Аңа кем хәбәр итеп өлгергән икән инде-’ Сорауларның калган-башкаларын кызына әйтеп тормады Алия Авыл халкы аны моңарчы аңлый иле бит әле! Хәзер дә аңлар. Кадерле авылдашларым! Алия халык алдындагы сүзен һәрвакыт шулай башлый. Менә тагын зур киңәшкә җыелдык Президиум да сез сайлаган идарә членнары утыра. Шулар янына партиянең райком вәкилен, бакчачылык трестыннан килгән Мәмишев иптәшне дә чакырырга рөхсәт итегез! Алия җыелышта каралырга тиешле мәсьәләне дә аңлатып бирде. Залдагылар башта сорау яудырдылар: — Бездәге чөгендер үзебезнең малларга җитеп ашкан ич?! — Консерв заводына да чөгендер ташыргамы? Дуңгыз ризыгыннан — варенье! Кайбер сорауларга үзләре үк җавап кайтара: — Заводка Молдавиядән алма ташырга була бит. кайгырма! — Иләкнекен чиләккә бушатып ятасылар бар икән, ә?! Председатель залга бераз ирек биреп торды. Ихлас сүзләр нәкъ шунда яңгырый кебек. — Сез нәрсә, һәрчак шундый хаоска юл куясызмы? Алия, борылып карамаса да. сорауны Мәмишев биргәнлеген белә иде. Тик монда, үз колхозчылары янында аның җаны тыныч, каушамады. — Бәлки Сез берәр сүз әйтерсез! Рәхим итегез! Мәмишев чыгышын бик ерактан алдырып китте. Халык та аны: «Шулай, шулай, туганкай, дөрес сукалыйсың!» — дигән сымаграк тыныч кына тыңлап утырды. Тик иң кирәклесенә җһткәч. Мәмишев сөрлегеп куйды. Кешеләр аңардан акыллы бер киңәш көтә иде. Ул моны аңламады; — Алдыгызга килеп баскан зур җаваплылыктан сезнең председатель шома гына котылырга чамалый,— дип ычкындырды һәм нык ялгышты. Аклан кешеләре Алняне Мәмишевкә караганда мең мәртәбә яхшырак белә. Аны хурлау — акланлыларның үзен мыскыл итү белән бер Шунда оттырды да инде Мәмишев. Шулай да. атылып чыгып, аңа каршы төшүче булмады. Әйтеп ташларсың да. һәр сүзеннән дәгъва, шом бөркеп торучы бу зат сүзеңне яман якка борыр, башың бәладән чыкмас дип фикер иттеләр бугай. Инде үзара сөйләшүчеләр дә юк. Алия тегеләй дә. болай да өндәп карый, кымшанучы табылмый. Сәер хәл туды. Идарә членнары да аптырый калдылар Мәмишев. төче елмаеп: — Бигрәк оста оештыручы икәнсез! — диде. — Авылдашларым! — Алия. Мәмишевнең янаулы сүзләреннән котылу өчен, кабат торып басты — Үзегез беләсез, болай барыбыз бергә очрашып сөйләшүләр еш булмый Эшләрнең иң күп чагы. Инде, вакытны кызганмыйча, тәгаенләп җыелганбыз икән, гомер булмаганча, болай битараф утырмыйк инде! Сүз сораучы юк. Үзара пышылдашу китте. Бу хәл Мәмишевне җилкендереп җибәрде. Үзенә берәүнең дә комачауламаячагын сизеп, ул тагын трибунага очып кунды. Сез әле ул азык чөгендере уңышының бөтен мөмкинлекләрен белмисез Череп баюдан шикләнәсезме? Отышы ягыннан аны алма бел.ш чагыштырып та булмый. Безнең трест бу язда сезнең районда өстәми рәвештә дүрт йөз гектар утыртырга тиеш аны. Бары сездә генә шулкадәр буш җир бар. Башка чакта мондый бәхәс чыкмас та. сезгә аны тәкъдим итеп тормаслар да иде. Алма, алма! дип тарткалашырга килешми. аның турында бабайлар — алманың ни туклыгы дип җырлаганнар түгелме соң әле? Чәчәкле аландай балкыган зал уртасыннан Хәмдүнә күтәрелде. — Белер-белмәс көенчә, җырларыбызга кагылмагыз! — усал тавыш барысын да сискәндерде — Бакчаны харап итәргә тырышуың да җиткән! Хәмдүнәнең ни әйтергә теләгәне ачыкланып та җитмәде, Крушкон Гайфи торды. Үзе сөйләнде, үзе ашыкмыйча гына сәхнәгә күтәрелде, трибунага якынлашты. Мәмишевне ым белән генә читкә этәрде: — Дөрес бит. әй. кем. Хәмдүнә! Э-э... һе. алай икән, ә алманың туклыгы юк икән. Тик шунысы мәгълүм, һәр якның үз мактанычы була Әлмәтлеләр. анау. нефтеләре белән шатлана, чистайлыл ар — сәгать ясый, безнең сәгатьне космоска да алып менәләр дип әтәчләнеп йөриләр Кайсы берәүләр машина чыгара. Чигендер үстереп баючылар да күп. Сарыкларын бетереп, чучкачылыкка күчүчеләр. алай иттереп тә от\- чылар юк түгел Алма безнең куаныч. Инде безгә арттырып чөгендер чәчү. Гайфи Мәмишевкә борылды.- сизеп торам. энем-җаным. сиңа ♦ бик кирәктер. Тик безне алмадан аерма, безнең як һәр язда ап-ак чәчәк- 5 кә күмелмәсә, тормышның яме калмый безгә. Әйе, рәхмәт, /каным! ? Картның сүзләрен колхозның төп таянычы булган механизаторлар 2 хуплар дип көтте Алия ’ = — Карагыз әле. иптәшләр, механизаторлар! Эш бит барыбер сезнең - /КИЛкәгә төшәчәк, ник эндәшмисез? * Белгәннәр күп сөйләшми ул! Эш сәгате суксын, күрерсез! = Бу нинди янау тагын? — Мәмншев сикереп торды — Кем әйтте ~ моны? х - Син, агайне, безнең егетләргә алай ямьсезләнеп эндәшмә, ярый- t мы? Хәмдүнә иде б\ Без коЛхоз уставын яхшы беләбез. Алия мәсьәләне тавышка куйды. Кул күтәрүче булмады. Безнең бакча турында бер карар бар бит инде. Өмәләр ясадык. - ял сәгатьләрендә эшләдек, дип кычкырды берәү. Сайларга өйрәтим әле мин сезне! — Мәмншев шаяртуга күчте х Кем бакчаны тергезергә, муеннан бурычка батарга риза, кулларын китәрә! Кул күтәрмәделәр Тагын тавыш купты. Карап карарбыз әле. җир безнеке! Жир дәүләтнеке! Аны әрәм-шәрәм итәргә юл куймабыз! Мәмншев усалланды Ә-ә. алайса син аны кесәңә салып алып кит. энем! Мондый хәвефле җыелышны Ал ия ней беренче тапкыр күрүе нде. Таралыштылар Алиягә бу хурлыкның җәзасын көтәргә генә калды. Кайчан. кайда, кем чакырып алыр да кыска-кыска сораулар бирә башлар3 Әллә берәр комиссия килеп төшәрме? Көтелмәгән кунаклар китеп, озак та үтмәде, председатель үз кабинетына Хәмдүнәне чакырып алды. Аларның нн хакында сөйләшмен берәү дә белмәде Кабинеттан чыгып китү белән үк. Хәмдүнә атна буе авылда күренмәде Кызыксынган кешеләр, бик төпченеп карасалар да. бакча бригадирының кайдалыгын белә алмадылар. Хәмдүнә нсә бу көннәрдә, тәвәккәллеген учына йомарлап. Мәскәү урамнары буйлап йөри нде. Төп йомышын үтәрдәй академикның эш уры нын эзлегендә, ул шактый вакытын исраф итте, урамнарны, биналарны бутап бетерде Таныш фамилия элеп куелган ишекне тапканда, эш көне тәмамланган иде инде Хәмдүнә икенче көнне, таң беленүгә. храмга чыгып йөгерде Шулкадәр нртә нде әле. академик кабинетының гына түгел, хәтта ул йортның да ишеге ачылмаган. Вакытның артык иртәлеген Хәмдүнә шунда гына аңлап алды. Чәй эчәсе килә нде Якындагы ашханәгә керде Кеше әллә ни күп түгел. Биек-биек өстәлләр янында басып кына ашыйлар сРизыкнын бәрәкәтен качыралар», дип. бу хәлне ниоп җиткермәде Хәмдүнә. Шулай да тамак ялгарга булды. Миңа чәй! диде. Анысын титаннан агызып үзегез алырсыз, ашарга нн бирим? Өчпочмак Ашарга ни бирим днм? Триугольннк Сосискамы, йомырка тәбәсеме? Берсе дә кирәкми, бер-нке телем ипи генә бнр - Хәмдүнә үз алдына сөйләнде — Уңмаган нәмәрсә, өчпочмагын өлгертә алмаган, күрәсең Йомырканы авылда да күргән бар Сосисканы, шул яшемә җитеп авызга алганым юк, шөкер (Ул әле өчпочмакны Татарстанда гына пешергәннәрен белми иде). Авылга әйләнеп кайтканчы, Хәмдүнә Мәскәү тормышыннан шактый хәбәрдар булды. Хәтта өчпочмакны анда пешерә белмәүләрен дә аңлады Дөрес, монысын Алиягә сөйләп торырга кирәк тапмады Председатель өчен бер кочак кулланма күтәреп кайтты ул Академик кушты. — Минем ярдәмем сезгә шул: үз хокукларыгызны үзегезгә аңлатып бирергә мәҗбүрмен Брошюралар тапшырганда, галим шулай диде — Менә батар - дәүләтнең бакчачылыкны яклап чыгарган карарлары, өйрәнегез! Сезнең белмәүдән усал файдаланулары ихтимал. Алия Каюмов- нага да аңлатыгыз, жебеп төшмәсен! — Жебеп түгел, урыныннан очып төшүе бар аның. — Анысы нинди сүз инде тагын? — Ул кулларын җәеп җибәрде — Сүз мен гектарлы уникаль бакчаны саклап калу турында бара, ике нәрсәне бутарга ярамый. Андый чакта карьера турында уйлау — Ул башын селкеп, кулларын бутап алды.— Белмим, белмим. Минем уйлавымча, Алия ханым андый ук йомшак жанга охшамаган Хәмдүнә Алиягә академикның һәр сүзен түкми-чәчми тапшырды Сөйләгәндә аныңча кыланып-кыланып та күрсәтте Председатель аны әле елмаеп, әле җитдиләнеп тыңлады, аннары кашларын жыерды: — Үз хокукларыбызны белмибез, юридик наданлык көчле.--днде. Мәскәүдән кайткан кулланмаларны өстәлгә куйды — Өйрәник без бо- ларны! * * » Борчак та, бодай да чәчелеп беткән иде инде. Алия бөтен механизаторларны идарәгә чакыртты Кушылган вакытка нибары берәү килде. - Кайда башкалар? - Белмим Минем дә вакыт тар. Ни йомыш, әйт тә. Алия, китим әле! Ә? Их! — Ал иянең өзгәләнүе йөзенә чыкты. — Зур йомыш бар иде бит! Гел безнең өскә генә салынырга димәгән, Алия Каюмовна Без бодай белән карабодайны үз өстебезгә алдык. Килешүгә кул куелган, күмәкләп эшлибез, нәтиҗәсенә карап, хезмәт хакы алабыз — билгеле бит инде, үзегез аңлаттыгыз Вак төяк эшкә тарткаламаска килешенде. Алия, әйтергәме-юкмы, дигәндәй, аңа сынап карангалады Тегесе башын аска игән, күзләрен яшерә. — Бик кирәк иде! — дип уфылдады Алия Башларын учларына кысты да. тәвәккәлләп әйтеп салды - Бераз бушаган арада бакчага чыгарга дигән идем - Ә-ә?! — Нигә куркасыз? Сезгә бер нәрсәсе дә юк аның. Өстәмә хак та түләргә була Тик ашыгырга кирәк иде. һәр минут кыйммәт! Тракторчы егет көләргә тотынды, бүлмә яктырып китте кебек. — Соң, Алия-кордаш. бүген ул якка колак салмадыңмыни соң? Иртә таңнан шунда эшлибез бит инде. Егетләр мине дә ярты сәгатькә генә җибәрделәр Төплибез. Көзгә кадәр кими торсын! — Жыелышта шуңа су капкандай утырдыгызмыни сез? — Алия кабынып китте. Алайса мин шефлар белән дә, урманчылар белән дә сөйләшим. А — Карабодайга төшкәнче бер атна эшләп була Тик теге Мәми- шев — куркыныч нәрсә, ни дип җавап бирерсез, әй, «бирербез» димәкче идем лә. — Ә-ә, сез инде минем бөтен вазифаларыма кермәгез, яшьтәш, җавап бирүне мина калдырыгыз! Аларнын шат авазлары, кабинетка гына сыймыйча, коридорны да тутырды... Алия бакчаның күпереп чәчәк аткан вакытын, аннары алма өлгергән чакны ярата. Әле яфрагы да ачылып /китмәгән сабакларда ап-ак яки алсу чәчәкләр күренә башласа, аңа яшьлеге әйләнеп кайткан кебек тоела. Алма пешкән көннәрдә, бакчада ыгы-зыгы куба Шулай да кояш чыгып килгән чакка өлгерсәң, хәйран каласың Тып-тын Чык суына коенган алсу алмалардан бөтен тирәлеккә хуш ис таралган. Алия сабыр гына атлый. Күңелен рәхәт уйлар тутырган. Яңадан тергезелгән алмагач дәрьясының бер дулкынын мәскәүлеләр сорый Шәфкатьле академик үтенечкә үзе кул куйган. «Алмаларның Идел буендагы табигатен өйрәнүне сезнең бакчада алып бару мөмкин булмасмы?» — дигән. Нигә булмасын?! Алия бакчаның һәр тарафын әүвәл үзе карап, барлап чыгарга теләде, аннары өзеп /кавап бирер Алмалары белән киңәшкән кебек йөри Соңгы көннәрдә таң алдыннан бакчага ашыгуы шуннан Авылдан ул атка утырып чыга Машина тавышы белән таңның ямен җибәрәсе килми Алмагачлар гына тупылдап утыра торган аллеяның аргы башыннан Алиягә каршы атлаучы ир заты күренде Председатель аны кылкы- нуыннан ук таныды — Булат кияү Йоклый калган иде. кай арада килеп җиткән? Машина кугандыр Каршыга төшү өчен шул якка барып туктагандыр Бер-берсенә хәерле иртә теләштеләр - Эчне пошырып торган бер сорау бар. кияү Сүзне Алия башлады - Кайтканыгызга ничә көннәр үтте, ачыктан-ачык кына сөйләмисең: ник инде өр-яңадан кубарылып, авылга күченәсе иттең? Мәмишевнең эштән кыскартылуы сиңа кагылмый бит. Әрле-бирле йөренергә калсаң, болай да кып-кыска гомер, юлга чәчелеп бетмәсме? — Гариза җибәргәндә, хат язган идем бит, әни. — Күзгә-күз карашып сөйләшүгә ни җитә? Хикмәт Мәмишевтә генә түгел. Эш кушарга башкасы да табылыр иде Безгә кайда да эш бит инде. Артык тирәнгә китмичә генә котылып булмасмы дигәндәй. Булат туктап торды Алия аңа текәлеп караган: барын да аңлатмыйча тын да алырлык түгел — Эшнең күңел тартканы күп түгел икән шул. әни Шушы дүрт-биш ел эчендә нинди генә оешмаларга, кайсы гына җитәкчеләргә йомыш төшмәде. Берсендә фатир көтеп эшләдем, икенчесенең акчасы күбрәк күренде Тик бер генә көнемдә дә күңелнең эштән ризалашып, рәхәтләнеп калганын хәтерләмим Рушания дә авыл мәктәбендәге балаларны сагынды. Бу язда кайткач, бакчаның яңадан тоташ ак чәчәккә күмелгәнен күрдем Шул барын да хәл итте Гаризаны шуннан соң яздым Теге чакта корыган бакчаның каралыгы котымны алган иде Авырлык килгән саен шәһәргә качып котылып кына булса икән! Аны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, әнн Ярар, бетте. Әйдә, мин сиңа ике елдан соң ук чәчәк аткан яңа төр алмагачларны күрсәтәм! Мәскәү бүләкләре! Алга атладылар Бөтен дөньясында шул сак адымнар тавышы гына шикелле. Юк, өлгергән алмалар да председатель адымнарына көч бирә: әле бер якта, әле икенче тарафта, әле каршыда ук «туп» та «туп» алмалар төшә Алия колхозының өр-яңадан тулып пешкән алмалары ява: туп, туп, туп...