Логотип Казан Утлары
Шигърият

СӨЮ КАРШЫНДА

Изге җыру Йөрәк парәм, диеп җыр башладым, Бишегенә килеп кагылгач. Гөлләр тама икән телләреңнән. Сабыеңа шулай табынгач ла. Сабыеңа шулай табынгач. Газизләрдән газиз кемнәр газиз, Үз баласы газиз анага. Күкрәгенә сабый сарылганның Йөрәккәе сыймый далага шул. Йөрәккәе сыймый далага. Ак биләүгә төргән нарасый җан — Сабыйлыгы белән сылу ул. Дөньяларны иңләп таралган җыр — Бишек җыры, изге җыру ул. һай. Бишек җыры — изге җыру ул! Насыйп булсын Насыйп булсын очрашулар тагын безгә,— Уздык күңел түрегезгә: Күңелегезнең түре иркен, якты икән.— Чын яз икән күңелегездә. Насыйп булсын бу язларны бергә күрү. Бәйрәмнәрдә бергә йөрү. Сөенешеп, бергәләшеп уйнау-көлү. Күңелләрне җырга төрү. Насыйп булсын җырлы, нурлы табыннарга Тагын шулай җыйналырга: Яхшылыктай, изгелектән, җырдан-моңнан Җирдә мәңге сыйланырга! ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНА — шагыйрә. «Яңгыр җиле» исемле ишгырь һәм «Мизгел» исемендәге проза китаплары авторы. Казанда яши. «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә эшли. Мизгелләр яши күңелдә. Мизгелләр бирми тынгы. Изге хатирәләр белән Мөлдерәп күңел тулды. Офыкларда зәңгәр киңлек. Җил-давылларда тизлек.. Аяк асларында кайгы, Түзмәдек түгел, түздек. Аклы күлмәгемне киям. Синең соңгы бүләгең. Ак төсләр калсын өченме. Шулай кыйммәт түләдең? Талымсыз түгел күңелләр. Без сайлап сөйгән идек. Яр булсын да пар булсын дип. Теләктә йөргән идек. Бу дөньяда язмышлар бар. Синең белән бәйләнгән. Бу дөньяда мизгелләр бар. Бер хыялга әйләнгән. Хыялларның биләмәсе Иркен дә соң. зур да соң... Күз генә салып сөегез Киселгән төп туйрасын. Күз генә салып сөегез. Күңелләр сизгер бит ул. Яшәрткән дә. яшәткән дә Мәхәббәт - мизгел бит ул! Ә табигать.. Саласпилста җиде баласы белән тоткынлыкта газаплап үтерелгән Ана монологы. Җиде балам — минем жиде ярам. Җиде балам — жиде йолдызым. Җиде болак төпләрендә янып Ялтыраплар яткан кондызым. Ташка әйләнсәм — таш күңелем сызлар,— Йөрәгемдә бала ярасы... Юк,табигать андый явыз түгел. Табигатьнең без үз баласы. Күкрәгемне көнгә ачып куям,— Гыйбрәт итим йөрәк ярамны. Их. табигать, кочагыңа нигә Алмадың соң хет бер баламны? Давылыңа салып, дуылдатып. Очыртыплар китсәң ни булган? Бәлки исәндер дип көтәр идем Гарасатлар үткән шул юлдан. ■ Я ыргытсаң төпсез упкыныңа Иң-иң биек кыя ташыннан — Бөркет күзе шәйләр иде. бәлкем, һәм баш тартыр иде «аш*ыннан. Юк!.. Табигать алай явыз түгел,— Табигатьнең без үз баласы.. Җиде балам — минем жиде ярам, һәр баламда фашист тамгасы... Мизгел Ярый әле... Тузганаклар туздырганбыз, Җил чыгарып, үзебез. Сүз чыгарып туздырдылар. Утырып калды күзебез... Туздырдылар тиештә дә. Тиеш түгел чакта да. Җырлаттылар, елаттылар Хакка да, нахакка да. Өреп-өреп очырсалар? Дөнья шулай корылган. Ярый әле китмәдек без Тузганаклар юлыннан... Күңел күзе «Әнкәй» дигән сүзне ишетер өчен. Сөяр өчен безнең балаларны. Юл газабын сизми киләсең гел Якын итеп ерак араларны. Авырлыклар килсә, кыен килсә — Бер бисмилла, гүя, «әнкәй» сүзе. Шатлыкларны күрсен. Газапларны Күрми торсын иде әнкәй күзе. Болай да бит хәсрәтләрне безнең... Күчтәнәчләр итеп син аласың. Аерылганда моңсу таңнар булып, Нурлы көннәр булып югаласың... Сине уйлау — олы юаныч ул. Әнисезләр ничек түзәләрдер. Безнең сезгә сыенганны күреп, Бәгырьләрен кат-кат теләләрдер. Кичә килгән идең. Бүген киттең... Кулларыңны суздың түзем генә. Йөрәгеңдә сыкрау, әрнүләрне Күрде бары күңел күзем генә! Сөю каршында... Фоторәсем каршысына килеп. Елый, җырлый берәү боегып. Сандыгында саргайган хат саклый. Кайнар яше күзләреннән акмый. Күңеленнән тора коелып... Ни үле, ни тере хәбәре юк. Ай-яй усал соң бу язмыш та... Нәзер әйтте, адарынды күпме. Көннәр түгел, айлар, еллар үтте, Хәбәр булмады тик ялгыш та. Яр көтүдән кыен гамәл юктыр, Төшләр күрсә — юлга юрады. Өметләрен акламаган төшләр, Нәзер белән яуланмаган эшләр Телем-телем җанын турады. Хәтерендә, күз алдында әле Челлә чакны урак уруы. Сагынулары көчле бар янгыннан, Эссе ала хәлне бер ягыннан. Сулышларга каба кызуы. Тел тибрәтер дым юк авызында, Күләгәдә булмый хәл алып. Түзим диеп телен тешләде ул, Шундый чакта ялсыз эшләде ул. Түбәсенә салкын су салып. Иле өчен иде. Ире өчен! — Кавышуны теләп түзүләр. Ун ел үтте. Утыз, кырык менә... Көтсен әле бер тын. бер төн генә Насыйп булыр, бәлки, күрүләр... Ак чәченә ак яулыгын каплап. Тезләнә ул рәсем каршына. Япьяшь егет аның газиз ире. Мәхәббәткә тими картлык чире. Кырык ел — ни сөю каршында?! Җырчы килә Җырчы килә дөнья буйлап. Җанда чан кага-кага. Аланнар эчләп бара ул Йолдызлар яга-яга. Җырчы килә дөнья буйлап. Тынлыкка колак сала. Керә урманнар иркенә. Гөлләрдән илһам ала. Өр-яңадан туа дөнья. Өр-яна көн башлана. Алиһәләр табынырлык Илаһи хис бар анда. Җырчы килә дөнья буйлап. Бар җиһан хәйран кала. Моң кала көнгә сибелеп... Мен рәхмәт, гамьле бала! Таптым гына... Җир тетрәтер көч бар кебек синен җанда. Күк күкрәтер көч бар кебек синен җанда. Кояш булып балкыр идем синең таңда — Булсаң янда, минем янда, һәрбер таңда. Булсаң янда, минем янда, һәрбер таңда. Сиңа табынып башлар идем иртәләрне. Гомерем буе эзләп-эзләп таптым гына. Ал юлымнан газапларны, киртәләрне. Таптым гына, күзләреңә бактым гына. Инде килеп шатланыйм да көлим дисәм... Миһербансыз язмыш белән килешә-килешә Бәгыремне үзем турыйм, үзем кисәм. Көттем сине, көтте җаным, вөҗүд көтте. Читлегеннән чыгар булып йөрәк типте. Чишәсе сер тагын калды йомгагында, Санаулы көн «ә» дигәнче үтте-китте. Барлыгыңны, бу дөньяда яшәвеңне Ник белгерттең икән миңа, ник белгерттең'’ Ч а рас ы зла п, бәйгедәге йөрәгеңнән Ник сөйдерттең икән мине, ник сөйдерттең? Җир тетрәтер көч бар кебек синең җанда. Күк күкрәтер көч бар кебек синең җанда. • Аягыңа уралам да җибәрмим»,— дип. Томан йөри, салкын томан — синең гаңда...