Логотип Казан Утлары
Драма

МАЙНЫҢ УНБИШЛӘРЕНДӘ

 

ИКЕ БҮЛЕКТӘ ДРАМА

КАТНАШАЛАР

Варис — балта остасы, пенсионер. Закуан — өлкән улы. Мәгариф министрлыгының җаваплы хезмәткәре. М ә г а в и — кече улы. колхозчы. 3 ә р н м ә — Мәгавиның хатыны. Гүзәл — аларның кызлары. Айдар — Закуанның малае. Кызылтау . Л V о т м В н г а й авыл остеиАвг* таулар. Беренче бүлек М»ңгелект»н бер мизгел Ике тау астындагы елга буенда кечкенә авыл. Таулар, төсләренә һәм формала рына карап. «Кызылтау» һәм «Дүртмаңгай» дип атала. Ман ае. Таң атып кжлә. Анылның бердәнбер урамыннан чыккан юлда яланаяклы 14—15 яшьлек үсмер басып тора. Бу — Айдар. Киеме шәһәрчәрәк. Кулында кармак колгасы һәм тал чыбыгына тезелгән вак балык. Ул сокланулы күз карашын тауларга төбәгән. Кызылтау (тавышы шактый ягымлы һзм талгпчгн). Әй! Дүртмаңгай! Күрше! Уян! Күзләреңне йомганнан соң ничә ел үткәнне беләсеңме?! Дүртмаңгай (карлыкканрак га вышлы). Кигәвен сыңары!.. Тауга сәгать кирәкми. Кызылтау! Нигә уяттың? Әллә тагын сәнәкчеләр шаулыймы аста? Кнчә дә шул мәлгуньнар аркасында татлы йокым бүленгән иде! Кызылтау (колл). Кичә дә?! Сәнәкчеләр сугышы беткәнгә алтмыш ел узса ни диярсең йокы чүлмәге? Дүртмаңгай (исе китмичг). Бары бер түгелме... Бер кон. алтмыш ел, мең ел... Йоклавыңны бел. Вакыты җиткәч, үзем уятырмын.~ (X ырлап йокыга чума.) Кызылтау. Хырларга тотынды! Нинди вакыты җиткәч? Дүртмаңгай. Җир өстендә икебез генә калгач... Күз алдыңа китер: беркөнне уянып китәсең — җир өсте шәп-шәрә! Хозурлык! Итәкләребез чнп-чиста. Бер җан нясе дә кыймылдамый. Сыртларыбызны бернинди агач, үлән тамыры тишкәләми! Рәхәт! Килер ул көн, күрше, килер!.. Әнә: түбәндәге авылга кара. Ике аяклыларның тормышы шуңа таба бара, минемчә... Кызылтау. Юк инде! Дөньяда синең белән икәү генә калырга язмасын! Эч пошудан вулкан кочагына ташланырга риза булырсың! Күзләреңне киеребрәк ачып кара 1лс. Әнә теге, авызын ачып, безнең сөйләшкәнне тыңлап торучы ике аяклы җан РИЗВАН ХӘМИД (1941) — драматург. • Кайтыр идем* диезн пьесалар цыенпиы авторы М Жглил премиясе лауреаты Язучылар Союзы идоргсенең председатель урынбасары Казанда яши иясе бер дә серле булып тоелмыймыни сиңа? Күзләрендә акыл нуры уйный! Дүрт маңгай, һәй! Тузанлы юл өс- тендә тузан бөртеге... Акыл нуры, имеш... Кайдан килсен аларга акыл дигән нәрсә! Туалар, ашыйлар-эчәләр, сугышалар-кый- нашалар, картаеп үләләр һәм итәкләребез астына сеңеп югалалар. Шуны «яшәү» дип атыйлар. Мәгънә күрмим! Ә син «акыл» дисең! Акыл кирәкми дә аларга! Безгә зыян гына китерә ич ул. Тау корткычлары ич алар... Иокла... (Хырлап йокыга чума.) Уйга калган Айдар авылга юнәлә. Беренче күренеш Май урталары. Бүрәнәләре каралып беткән иске йорт. Зур гына ишегалды. Ишегалды агач койма белән бер генә яктан уратып алынган. Икенче ягы елга ярына барып тоташа һәм. ары киңәеп, зур гына тугайга әйләнә. Әнә шунда текә яр башында искиткеч матур яңа йорт тора. Тәрәзә-ишек йөзләре, кәрнизләр, болдыр рәшәткәләре зур осталык белән бизәкләп челтәрләп эшләнгән. Иорт әзер диярлек. Бары тик тәрәзә рамнары һәм түбә башында морҗа торбасы гына җитешми. . Иске йортның кече ягында агач карават, урындык. Кечкенә өстәлдә төрле-төрле дару шешәләре тезелгән. Варис карт йокламый, уйланып ята. Ләкин Зәримә килеп керүгә шундук күзләрен йома. Зәрнмә, авыруга игътибар белән карап торганнан соң, мендәрен рәтләп, чыгып китә. Бераздан өйгә Мәгави керә. Карт күзләрев ача. Варис. Абыеңа шалтыраттыңмы? Мәгави. Әйе. Кайтырга чыкты, диделәр. Варис. Утыр. улым. Сүзем бар. Мәгави урындыкка утыра. Мәгави. Киленең кергән иде. Даруыңны каптыңмы? Варис. Керүче күренмәде. Мәгави. Ай-һай!.. Ярар, мә, эч. Им булмасмы.. (Дару бирә.) Гел бала-чага инде... (Карт, башын күтзрә төшеп, дару каба.) Нәрсә сорамакчы идең? Варис. Эш болай, Мәгави улым... Яңа йортны кем очен салганны үзең дә аңлагансыңдыр инде. Мәгави. Ничек инде — кем өчен?! Үзеңә түгелмени? Варис (көлемсерәп). Үземә... Синең үз йортың әйбәт. Әллә соңыннан үзәккә күчәргә дип торасызмы? Анда таш пулатлар бирәләр. Мәгави. Кайчан ул — соңыннан? Варис (бик гади). Мин үлгәч. Мәгави. Ташлале, әти! Варис (улының сүзләрен җавапсыз калдыра). Я. нишләмәкче буласыз? Мәгави. Кая китик без моннан! Варис. Ярар. Үз теләгегез, кыстамыйм... Сиңа бер үтенечем бар. улым. Закуан абыеңны, кайткач, авылда бөтенләйгә калырга күндерергә тырыш. Яңа өй — аны кы. Ә бу искесен теләсәгез нишләтерсез. Мәгави (ышаныч белән). Риза булмаячак. Варис. Әйткәне бармы әллә? Мәгави, Аны яхшы беләм. Башына тай типмәгән ич аның? Мәгариф министрлыгында җаваплы хезмәткәр. Менә-менә министр урынбасары итәргә торалар үзен. Өчесенә дүрт бүлмәле фатир! Варне (тыныч). Ә син күндерергә тырыш. Мәгави. Нигә кирәк аның кайтуы? Аңламыйм мин сине, әти. Варис. Син министр булмаганга. Син министр булсаң — аңардан башка да түзәр идек. Мәгави. Министрлыкның монда ни катнашы бар? Варис. Син нәрсә — сукырмы әллә? Туган авылыңның нинди хәлгә төшүен күрмисеңмени? Ничә йорт утырып калды хәзер? Мәгави. Харап икән — биш йорт янына тагын берәү өстәлә! Берни дә эшләп булмый инде хәзер, әти. Тарих тәгәрмәче шул якка әйләнә. Варис. Ә син мин әйткәнне тыңла. Закуан абыең монда кайтса, авылга беркем дә кагылмаячак. Закуан монда кайтырга тиеш. Аңардан битәр беркем дә авылыбызга ярдәм итә алмый. Мәгави. Мин аны үгетләмәячәкмен, Варис. Аңла. Мәгави. Калдыр, әти. Үзең — теләсәң нишлә. Сүземне әйттем. Варис (бәхәсләшергә урын калдырмаслык итеп). Ул чагында... Сез колхоз үзәгенә күчәсез. Ә ул — монда кайта. Мәгави. Чынлап сойләвеңме бу? Варис. Башка чара күрмим. Ни өчен аны авылга кайтарырга теләмәвеңне белмиммени мин. Мәгави. Без авылдан беркая да китмибез. Варис (үгет белән). Кызмый тор. Ми- нем өчен икегеа дә тигез. Син якынрактыр да, балки. Лакин — шулай кирәк. Синең монда калуыңның чуртыма файдасы тияме. Ә ул... Авылыбызны ул гына саклап кала ала. М ә г а в и. Мин монда тудым — шушында яшәячәкмен! Миңа димәгәе, авылда хет беркем дә калмасын... Варис. Ә соңыннан? Син үлгәннән соң ни булыр? М а г а в и. Закуан абый да доньяга мәң гегә килмагән! В а р и с. Ул — бөтенләй башка. Ул кайт са юл да төзәтеләчәк. күпер дә салыначак, һәм гомумән. . М ә г а в и. Төзәтеләчәк, пычагым! Ул анда — Казанда фигура. Монда гына кайт сын — шундук базары төшәчәк... Варис. Тормышны начар беләсең сия, улым. Әиә — Абдулла авылына кара! Элек нинди хәлдә иде дә, хәзер, райком секретаре пенсиягә чыгып, авылына кайткач, ни чек кабат күтәрелеп китте! М ә г а в и (катгый). Юк. әти. Үгетләмә. Абыйны кайтырга кыстамаячакмын. Гомер гә синең алда ул беренче булды! Әллә мин аның кебек укырга теләмәдемме? Кая ул — талант! Ач торсак, торырбыз — тик ул укы сын! Ә миңа — аннан калган сәләмәләр дә ярап тора! Син бит миңа унынчы класска кадәр кием дә алып бирмәдең! Бөтен нәрсә гел Закуан абыйдан калгач кына миңа эләгә иде! Варис (усал киная белгн). Менә ничек? Ә өйләнүең?! Ул да абыеңнан калган... М ә г а в и (булдерл). Анысы — минем эш! (Пыр тулып чыгып китя.) Айдар кайтып кер» Кулында балык тезмәсе. Балыкларын бабасына күрсәтә. Варис. Ә, кайттыңмы, Айдар улым? Һу! Күрсәт әле. күрсәт... Бнк тә хәтәр шәп урынга юлыккансың, ахры... Чоңгыллы урындамы? Андый җирдә балык шәп каба торган була. Кыдашта балык калмады, ди ген булалар тагын! Әтиең юкка кармак кү тәреп йөрисең, дип ачуланып киткән иде. Молодец! Әйдә, үзе күреп шаккатсын әле. Какрпс тиздән кайтып җитәргә тиеш. Ярар, бар. улым. Зарима җиңгәңә кертеп бир — әтиең кайтуына кыздырып куйсын. (Айдар аңладым дип баш кага.) Я, ничек, бабаң янындп әйбәтме? (Айдар елмая.) Ә авылда яшәргә теләр идеңме? (А йдар риза дип баш каги.) Яңа йорт ошыймы соң? (Айдар баш бармагын күрсәт.» Кил.» I Телисеңме, шул йортны үзеңә бүләк итәм? Бер үзеңә генә түгел, кәнишне, - атп анаң белән бергә... (Айдар, шатланып бабасын кочаклый) Ярар, ярар... Бабаңны ялгыш буып үтермә. Чыкмаган җаны гына калды аның хәзер Болпй килешәбез без синең белән: әтиең кайтып төшкәч, аңлат үзенә — авылда яшәргә телим, диген... Булдырырсыңмы? (Айдар* риза* дип баш кага.) Бик әйбәт. Ә мин сиңа, аякка тора алсам, кайбер нәрсәләр өйрәтермен. Кулыңнан эш килергә охшаган синең. Бабаңның һәр эшен эләктереп алырга гына торасың. Әнә нинди матур йорт салып куйдык бит әле икәү бергә! Шундый матур сарайлар төзергә өйрәнәсең киләме? (Айдар, белмим дигзндгй. җилкз- сен җыерып куя.) Ничава. өйрәнерсең. Теләгең генә булсын. Һөнәргә өйрәнү кыен түгел. Һөнәреңнең беркемгә дә кирәкмәвен күрү авыр... Бер кеше дә дөньяга мәңгегә килми, һөнәре үлмәскә тиеш. Синең бабаң нар гомергомергә балта остасы булып, дан тотканнар... Җиде буынга кадәр белергә тиеш тә бит син аларны. Нишлисең инде. Әтиең Закуан да белми хәтта. Ул дв ярый сы гына мастер була ала иде дә бит. Теләмәде. Башын шәһәргә алып качты... Син дә качмассыңмы? (Айдар юк дип баш кага.) Егет кешегә, күбәләк кебек, урыннан- урынга кунып йөрү килешми ул. Бер эш сайла — гомерлек булсын! Син, бәлки, ба баң бөтен нәрсәгә үзе өйрәнгәндер, дип уйлыйсыңдыр. Юк, улым. Карт бабаңнар мирас итеп калдырды миңа үз һөнәрләрен. Сакларга куштылар. Матур бизәкле бер иске такта кисәге күрдең ич? Яшел тартмада. Минем өчен алтын бәясе тора ул такта кисәге! Кимендә дүрт йөз илле ел элек ясалган әйбер ул. Ә мин һаман шул өлгедән файдаланам... Дөрес, хәзер йортларны авылларда да күбрәк таштан салырга тырышалар, о синең бабаңнарың- ның кулы агач белән эш итәргә күнеккән. Ничава. безнең кулларның да кирәге чыгар. Агачка отставка бирергә ашыкмый торсыннар әле!.. Утыр әле яныма — бабаң сиңа бер сер ачарга тели. (Айдар урындыкка утыра.) Кара аны — беркемгә дә ләм мим! Беләсеңме, без синең белән, улым, нәрсә төзедек? йорт салмадык без — җиһан кор дык! Түбәгә игътибар иттеңме? Бөдрә түбә дип атала ул. Авылда башка андый түбә юк. Чөнки түбә түгел ул — күк гөмбәзе! йолдызлар да, ай да. кояш та, Киек каз юлы да бар анда. Гади бизәкләр генә түгел алар. Әтәрәзә капкачларындагы тамгалар — Чулпан Йолдыз билгесе. Балаларга бәхет китерә ул. Ә хәзер уйлап кара: ни өчен без аны нәкъ яр башына, су якасына салдык? Язгы ташу башлануга җимерелеп төшәчәк бит. шулаймы? Кайберәүләр бабаңның баш шөрепләре туза башлаган дип уйлый. Минем хәйлә ул! Әтиең кайтсын да ныгыт сын әле ярны, мин әйтәм! Үз йорты ич — нибуч ныгытыр... Юкса яр җимерелә тор гач. алты хуҗалык утырып калдык. Ә мон да ныгыту турында уйлап та караучы юк. Чөнки кайгырасы юк: мондагы йорты җимерелсә. колхоз үзәгенә китә дә бара — анда менә дигән әзер таш пулат бирәләр ич!.. Я. ничек, шәпме бабаңның хәйләсе? (Айдар елмая. Аннан үз алдына.) Ә мин атаңа йортын башка җиргә күчерергә рөхсәт итмәячәкмен... Ярны ныгыттырсын! Ка ра аны. әтиең кайтса-нитсә. сүз ике арада калсын. Килештекме? (Оныгына кул бирә.) Ярый, бар инде, улым, арыдым. Балыкларыңны Зәримә җиңгәңә кертеп бирергә онытма. Айдар тора. Шул ук секундта Зәримә килеп керә. Айдар аңа балыгын бнрмәкче була, ләкин Зәримә кул гына селти. Айдар балыкларын урындыкта калдырып чыгып китә. Зәримә. Чынмы ул. әткәй, безне авылдан куасың икән? Варис (тыныч). Кумыйм, килен. Закуан кайткач, орыш-талашсыз яши аласыз икән, бер сүзем дә юк. Яши бирегез. Әтисенең исемен ишеткәч. Айдар алгы якта туктап кала. Зәримә. Менә нәрсәдә икән эш! Мөгаен. миннән нидер яшерә кебек тоелган иде аны! Димәк, миңа дөресен әйтергә курыккан! Варис. Сине жәлләп әйтмәгән, күрәсең. Зәримә (горур). Ә минем өчен барыбер! Гайбәттән курыкмыйм мин! Куркудан уздым. Варис. Син курыкмыйсыңдыр да бит... Ирең бүтәнчәрәк уйлый. Икесенең берсе: я. Закуан кайткач, үткәннәрне онытып, туганнарча яшисез, я — үзәккә күченәсез. Үземнең дә сезне моннан җибәрәсе килми дә бит. башкача чара юк. Кызың турында уйла. Ирең турында. Бер авылда булгач. Закуан белән очрашмый тора алмассыз. Җиңел булыр дисеңме Мәгавиеңә?! Зәримә. Ә ул безнең очрашуны күрмәячәк! Варис. Димәк, син күчәргә риза? Бик әйбәт. Йортыгызны калдырырга мөмкин — колхоз алмашка фатир бирер. Йортыгызга хуҗа табылыр. Әнә кызлар фермага эшкә үзәктән өч чакрымнан килеп йөриләр. Рәхәтләнеп монда яшәргә риза булырлар. Зәримә. Риза булмый гына торсыннар әле! Беркая да аяк атламыйбыз без моннан! Варис. Кайда яшәсәгез дә барыбер түгелме сезгә? Волай да җәяүләп көн дә үзәккә эшкә чабасыз ич. Мәгави керсен әле монда. Әйбәтләп сөйләшик. Үчләшмичә генә. Зәримә (дулкынланып). Әйе. син хаклы! Мин чынлап та өлкән малаеңа үч итеп, Мәгавине үземә караттым! Шуны һамал гафу итә алмыйсың снн... Белсәң иде, күпме кан яшь койдым мин Закуаның аркасында! Я. хода, аны яраткан кебек дөньяда тагын берәрсе ярата беләме икән! Ә ул мине ташлап качты. Минут саен үлем эзләдем, акылдан шашар хәлләргә җиттем! Мәгавнец кайтып төшмәгән булса, белмим, нәрсә белән бетәр иде... Мәгавиеңне өнәп чыкмадым мин — йөрәгем тулы сезгә үч нде! Соңыннан гына аңладым: Мәгави Закуаныңнан мең өлеш яхшырак икән! Миңа хәзер Мә гавидән башка беркем дә кирәкми. Варис (Зәримәнең ачыктан-ачык күңелен ачып салуы йомшарткан аны. ләкин үз сүзендә каты тора). Шулайдыр, бәлки- Тик мин башка юл күрмим, килен. Зәримә. Закуанның авылга кайтырга хакы юк. Варис. Аңлагыз: авыл язмышы турында сүз бара монда! Зәримә. Мәгави мине ташласа да китмим мин моннан! Туган-тумачаларыбыздан авылда бер мин генә калдым хәзер. Мин китсәм — нигезебез бетәчәк ич! Авылны сагынганда туганнарым кая кайтып керер? В а р и с. Ә Закуан кайтмаса.йорт нигезегез тагын да тизрәк бетәчәк! Мин үлсәм — шундук бөтенегезне үзәккә күчерәчәкләр! Миңа ихтирам йөзеннән генә бәйләнми торалар. Колхоз монда пләмәлек фермасы төзергә планлаштыра! Зәримә. Кагылып карасыннар! Ишек тупсама аркылы ятачакмын — трактор белән таптап үтсеннәр әйдә. Варис. Тупсага арк&лы ята. имеш— Трактор да кирәкмәячәк — ташу агызып алып китәчәк сезне. Зәримә. Ярны ныгытырбыз! Агач утыртырбыз. Әмәле табылыр, кайгырма. Варис. Кая инде! Моңынчы таптыгыз бит әмәлен... Бердәнбер чара — Кыдаш елгасын Тугайлык аша турыга ерып җибәрү. Зәримә (шатланып). Дөрес! Тотабыз да шулай итәбез! Варис. Ә нәрсә белән ермакчы буласыз инде аны? Көрәк белән? Зәримә. Нишләп көрәк белән? Бульдозер сорарбыз. Варис. Колхозданмы? Бәлки туп-туры Казаннан яздыртып алырбыз? Зәримә. Бульдозер да булдымы баш ватар нәрсә! Варис. Тәк... Ә беләсеңме, күпмегә төшәчәк ул? Кара акыл белән генә исәпләгәндә дә җитмеш меңгә! Менә сиңа бульдозер. Зәримә. Җитмеш меңгә?! Варис. Ә каян аласыз ул акчаларны? Закуаннан башка? Аның өчен эшләсәләр генә эшләрләр моны. Бар. әйбәтләп аңлат шуны иренә. Закуан кайтуга җавабыгыз әзер булсын! Зарима. Нәрсә эшләргә үзем беләм мин! (Чыгарга бара. Айдар куркып артка чигена.) Син нишлисен монда? Без сөйләшкәнне качып тыңлап тордыңмы?! (Айдар эндашми.) Ә!.. (Кул селтап чыгып кита.) Айдар бабасы янына ташлана. Варис (оныгының хален аңлап). Син безнең сөйләшүне ишеттеңмени? (Айдар до- pec лап баш кага.) Өлкәннәрнең һәр сүзенә колак салма алай, йөрәк кызган чакта кеше ни генә әйтеп ташламас... Тормышта төрле хәлләр була. Кил әле монда, утыр яныма. (Айдар утыра. Ул сизелерлек кау шаган.) Я, я. я... тынычлан... Әтиеңнең гаебе юк монда... Әниең белән өйләнешкәнче булган ул хәлләр. Зур кеше ул, синең әтиең. Горурланырга тиеш син аның белән! Ишегалдында Зәримәне ире Мәгави көтеп ала. Мәгави. Ну. нәрсә диде? Зәримә. Картың Закуаныгыз белән тилерә! Минем сүзне ншетәсе дә килмәде. Мәгави. Нишлибез? 3 ө р и м ә. Син — ир. син уйла. Мәгави. Ир дип... Ирлекнең монда ни катнашы бар? 3 ә р и м ә. Катнашы юк шул! Иргә дә са намыйлар ич сине монда. Мәгави. Юкны сөйләмә! Зәримә. Бар алайса, атаң белән сөйләшеп кара! Я. алла, күпме телгәләргә мөмкин инде җанны шул үткән белән! Бер аягы" кабердә бит инде, һаман да... Мәгави. Җитте, дидем! Зорим». Белеп тор. Мәгави. син үзең теләсәң нишләрсең, ә мин сүземне әйтеп чыктым! Китәсең килсә — берүзең кит! М ә г а я и (арнүле). Менә ничек сөйлә шә башладың... 3 ә р и м ә. Әйе! Шулай! Минем белән командовать итәргә беркемгә дә ирек куймам! Мәгави. Тукта, кызмый тор... Зоримо. Тагын ни көтәргә? Нәрсә эш ли аласың соң син? Закуаныгыз кайтса — телеңне аркылы тешләячәксең бит син! Шу лай түгел диярсең?! Мәгави. Кызма дидем! Уйлашырга кирәк. Зоримо. Уйла! Ә мин уйлап куйдым инде. Мәгави. Нишләмәкче буласын? Бал ки. ирең белән уртаклашырсың? Зарима. Нинди кеше син. Мәгави?! Туган авылыңнан куалар ич! Телсез хай ванмы әллә син?! Ир кеше ләбаса! Әллә исемен генә калдымы? Хет бер мәртәбә үз сүзеңне өскә куя аласыңмы син? Мәгави. Сиңа әйтүе җиңел! Әти бит ул... 3 ә р и м ә. Булса? Булса ни булган? Үз фикерең белән яшәргә ярамыймыни сиңа? М ә г а в и. Ә бәлки, әти хаклыдыр. Зәри- мә? 3 ә р и м ә. Хаклы булса, яшә инде картайганчы әтиеңнең акылы белән! Кем белән бәхәсләшеп торам соң мин?! Син бит үз хатыныңны да бала табарга күндерә ал мадын! Мәгави. Зәримә! Узынма! 3 ә р и м ә. Дөрес түгел диген! Мәгави. Үзең бит... Үзең теләмәдең ич! Зәримә. Әйе! Мин теләмәдем! Ә син — ир кеше! Мнн башта теләмәдем. Ә соңыннан кабат сүз кузгатуыңны көттем Чөнки чынлап яшәп китәрбез, дип ышанмаган идем. Ә син!.. Мәгави (хатере кала). Табарга иде. Кем сиңа тапма диде? Зәримә. Сизенми йөргән дисеңме әллә мине? Абыеңның кочагыннан төшеп кал санны күтәреп алырга курыкмадың, ә ба ладан курыктың. Димәк, аерылышырга мөмкинлек калсын дигәнсең! Мәгави (кыза тошеп). Тагын ни әйтерсең? Зәримә. Бер башлагач, әйтелмәгәне калмасын. Бала турында сүз катырсын дип. көтә-көтә көтек булып беттем инде! Бәлки, һаман да аерылышуга мөмкинлек саклыйсыңдыр? Шулай булса — газапланма, әйт турысын. Мин сиңа ябышып ятмыйм Мәгави (кырыс). Тагын ниләр уйлап чыгардың? Зәримә. Сез ул — уйлап чыгаручылар! Атаң абыеңны дөнья кендеге дип саный! Ә синең өчен атаңның сүзе — закон! Чөнки кеше кубызына биергә яшьтән күнеккәнсең! Шулай булмаса. абыең кочагын нан төшкәнне... Мәгави (арнү белан). Тагын бер сүз әйтсәң, шушы минутны мәңге каргаячак сың! Зәримә. Ярар. Теләсәң нишлә. Син — гаилә башлыгы. (Кузгала.) Мәгави. Тукта. Әйдә икәү керәбез әти янына. Зәримә. Файдасыз. Тетмәбезне тетеп чыгарыр, шул булыр. Тик шуны онытма: әгәр дә эшне хәл итәргә миңа калдырсаң... Ертыкка ямау булып йөрмәм мин синең кебек... Кисәтеп куям: бөтенегез дә үкенерлек булыр! (Kura.) Мәгави. берүзе калгач, катгый бер уйга килеп әтисе янына керә. Мәгави (Айдарга игътибар итмичә). Әти! Без монда калырга карар кылдык. Соңгы сүзебез шул. Варис. Алай... Җиңел булмас сезгә Закуан кайткач. Ике тәкә башы бер казанга сыймый. Сүзем шул: үзем исән чакта гауга-фәлән чыгарырга ирек куймаячак мын. Авыл булсаң — кавем бул. Күңелегезгә беркетеп куегыз! Мәгави. Яхшы. Без риза. Әгәр дә Закуан абыйның Зәримә тирәсендә... Варис (бүлдерә). Онытылма — Айдар тора яныңда! Мәгави. Әй! Нәрсә аңлый әле ул! Варис. Бар. Айдар улым, урам әйлә неп кер. әтиең кайтмыймы икән?.. Балыкларыңны һаман җиңгәңә илтеп бирмәдең мени? Бар илт. (Айдар киреләнеп, баш селки.) Ни булды?.. (Мәгавигә.) Күр әнә — бала җиңгәсе янына барырга курка башлаган! Гүзәл йөгереп килеп керә. Аңа уналты яшьләр. Гүзәл (сулышы капкан). Бабкай! Закуан абый кайтты! Андар. балыкларын урындыкта калды рып. чыгып йөгерә. Варис. Үзе генәменн? Гүзәл. Түгел. Шофер белән. Машинасы күпер янында суга батты. Кара «Волга». (Әтисенә.) Әти, әнкәйгә ни булды, балавыз сыгып утыра?.. Варис. Бар, каршы ал. Мәгави. Ярдәм кирәктер. (Мәгави китә.) Ә син, Гүзәл, нишләп үзең каршы алмыйсың? Гүзәл (әйтәсе сүзе бетмәгәндәй икеләнеп тора). Волай... Мин күрдем инде аны... Бабкай, дөресме ул... син, имеш, Закуан абыйны авылга кайтарырга телисең, диләр? Варис. Кем әйтә? Гүзәл. Минем дә колагым бар ич. Варис. Җитмәгән җирең юк үзеңнең. Гүзәл (дулкынланып). Ә ул чынлап та кайтачакмы? Варис. Шулай кирәк. Үскәч аңларсың әле. Гүзәл. Мине һаман да сабыйга чутлыйсыңмы әллә? Бөтенесен дә беләм мин. Әнкәй турында да. Закуан абый турында да! Варис (бүлдерә). Юләр сүзләр сөйләмә! Юк сүз ул! Миңа да ышанмыйсыңмы? Гүзәл. Сиңа ышанам, бабкай... Варис. Ышансаң — шул. Әниеңнең бер гаебе дә юк монда. Ишетсен колагың — әниең турында бер начар сүз дә ишетмим моннан соң! Әни бер генә була ул! Син үзең дә бердәнбер алар өчен. Барып җиттеме, кычыткан чыпчыгы? Гүзәл (бабасының сүзне шаяруга боруын кабул итми). Шуңа күрә дә мин Закуан абыйның монда кайтуын теләмим! (Көтмәгәндә елап җибәрә.) Бабкай! Җаным! Ки рәкми ул монда! Кайтмасын! Аңардан башка шундый әйбәт иде. Варис (гаҗәпләнгән). Бәй, бәй_. Гүзәл. Синең янда без бар ич! Мин үзем яңа өйне җыештырып торачакмын! Яңа өйгә күчәрсең, бабкай! Әнкәй белән чиратлап ашарга пешереп торырбыз! Мин пешерә беләм. Кайтмасын монда! (Бабасының күкрәгенә каплана.) Варис (бераз югалып калган). Тукта- ле, кызым... Нигә алай дисең? Якын абыең бит ул синең. Әтиеңнең бертуган абыйсы! Куркырлык берни дә юк ич! Кайчандыр әниең белән очрашкан икән — күптән онытылган бит инде ул! Ватма башыңны юк- бар нәрсәләр белән! Гүзәл. Юк! Беркем дә онытмаган ул хәлләрне! Бөтенесен дә күрәм мин! Әнкәй үз-үзен кая куярга урын таба алмый интегә! Әтинең дә йокысы качты! Күңелем сизеп тора, фаҗига белән бетәчәк бу! Варис. Юкны уйлап чыгарма! Гүзәл. Әнкәйне беләсең бит. ул да күрәзәлек итә ала. Әнкәйнең әнисен — Хәдичә әбекәйне дә «сихерче» дип йөрткәннәр бит! Мин дә шундый. Телисеңме, бабкай, әйтеп бирәм: сиңа күпме... (Телен тешли.) Варис (тыныч). Яшисе калганны әйтә сеңме? Мин үзем дә яхшы беләм аны, кызым... Җыясы ризыгым бетеп бара шул. Бик аз калды, бик аз... Менә шуңа күрә бөтенегезгә дә яхшы булсын, дип тырышам да. Ата-бабаларыбызның нигезе корымасын өчен. Гүзәл (кабаланып). Юк, юк. бабкай! Мин ул турыда әйтергә уйламаган идем. Син үзең дә белмисең аны. Кеше үзе турында беркайчан да белә алмый! Андый көч беркемдә дә юк! Башкалар турында гына әйтергә мөмкин! Син рәхәтләнеп яши сең әле, бабкай! Башка нәрсә өчен котым алынып тора минем, бабкай! Закуан абый авылга кайтса, нәрсә буласын белмим мин. тик... Соңгы вакытта төн саен бер үк төш күрәм мин: бөтен тирәягымны ут чолгап ала, имеш! Бөтен дөньяны ут баса! Ә каршымда кемнеңдер ачык кабере тора! Варис (хәйран кала). Нәрсә ул теш! Төкер! Чепуха бөтенесе дә! Мин менә әллә ниләр күрәм дә... Гүзәл (сикереп тора). Син бөтенесен дә сизәсец. тик аңламаган булып кыланасың. бабкай! Веләм бит мин! Барысын да күреп-белеп торам! Айдар турында да мин үзем белдем! Миңа беркем дә әйтмәгән иде. Варис. Айдар турында? Нәрсә белдең? Гүзәл. Бер күрүдә үк әпә икәнлеген дә. Ничек телдән язганлыгын да... Иртәгә кайта дигән төнне төшемә керде ул минем: имеш, ул кечкенә малай икән, әтисе белән бергә машинада утырып бара. Шул чак каршыларына бер кыз бала йөгереп чыкты да чүт кенә таптап үтмәделәр. Айдар кычкырып җибәрде дә телдән язды. Иртән тор гач, әнкәйдән сораган идем, дөрес, шулай булган, ди! Варис. Бер дә гаҗәп түгел: элегрәк берәрсе сөйләгәнен ишетеп калган булгансыңдыр! Гүзәл. Алай түгел шул. бабкай! Мин элек Айдарның дөньяда барлыгын да белми идем! Әнкәй дә шаккатты... Чөнки безнең өйдә Закуан абыйлар турында беркайчан да телгә алмыйлар. Шулай булгач — кү рәзәлек түгелме, синеңчә? (Инанып.) Заку ан абыйлар авылга кайтса — коточкыч бер хәл булачак! Мин әйтте диярсең, бабкай! (Чыгып китә.) Карт, кәефе кырылып, ялгызы уйланып кала. Варис (Айдар онытып киткән балыкларны күрә). Ә балыклар тәки монда аунап яталар... Мда— Ишегалдына кулына портфель тоткан Закуан, аның артыннап Мәгавн белән Айдар килеп керәләр. Аларны күргәч. Гүзәл болдырда туктап кала. Закуан (җитди, беркемгә дә карамый на). Кайда ул? Ойдә ятамы? М ә г а в и. Әйе. (Закуан ойгә юнәлә.) Ашыкмый тор. Закупи абый— Хәле ярый сы әлеге. Бераз тын ал. Иң элек син әнә тегендә кара... (Кулы белән яңа йорт ягына күрсәтә.) Закуан (тирән гаҗәпкә калып). Нәрсә ул?! М ә га в и. Яңа йорт. Әти салып куйды. Менә, малаең эшләште. Чын кавалер бул ган ул хәзер! Кул астына кереп бара. Закуан (шаккатуын яшереп тормый ча). Кайчан җитештегез? Чудо бит бу! Ну ка. барып карыйк! (Яңа йорт янына атлый.) Мәгавн аның артыннан иярә. Айдар да аларга кушыла. Гүзәл. Айдар! Пст, пст’.. (Кил. дип кул изи. Айдар туктый һәм аңа сорау белән карый.) Башта сиңа ачмам да дигән идем— Хәзер әйтергә булдым— Чөнки... кызганам мин сине. Кардәш тиеш кеше шулай да! (Башкалар ишетмәслек итеп.) Бүген төнлә мин әнә тегендә — яңа йорт янында яр башында берүзем басып тордым. Ничек анда чыгып басканмындыр инде, караңгы төндә. (Айдар тыңлап бетермичә кит- мәкче була.) Ашыкма, сөйләгәнне тыңлап бетер. Әтиең белән сиңа кагыла ул! Басып торам шулай. Дөм-караңгы. Күзгә төртсәң күренмәслек. Күкне кап-кара болытлар кап лаган — ертык сырма итәге кебек асылы- нып-асылынып торалар. Ә Кыдашта әллә бака быгырдый, әллә су анасы пышылдый. Менә болайрак: «Рриу рриу-руш-ш!» Куркуымнан котым ботыма төште, ә үзем — кадаклап куйдылармыни! Селкенә дә ал мыйм. Арка үзәкләремә кадәр бөреште! (Айдар түзмичә әтиләре киткән якка карана.) Ышанмыйсыңмы?! Алдашсам, менә баскан җиремдә җнр упсын! Алда тагын да куркынычрак! Ни үле. ни тере басып торам шулай! Кинәт йөрәгем жу итеп китте: яшелле-күкле тавыш белән ыжылдап, кемдер пышылдый башламасынмы! Болай ди: «Син бу туфракны мин әйткән кабер дән алдыңмы?» Икенчесе чыелдап: «Әйе. яшен суккан карама астындагы кабердән».— дип җавап бирде. Тагын ниләрдер сөйләштеләр дә. беренчесе туфракны яңа йорт нигезенә сибеп чыгарга кушты. «Дүрт якка да сип»,— ди. Шулай диюе булды — күзалларым караңгыланып китмәсенме! Нишлиләр бу кабахәтләр, дим эчемнән генә. Ә үзем каккан казык кебек катып торам. Телне селкетеп карарга телим — булмый! Шулвакыт болыт астыннан ай килеп чыкты, йорт ягына карыйм — беркем юк! Шундук тынлык урнашты, ә колаклар чың лап тора... Куркуымнан кычкырып җнбә рүем булды — уянып киттем! Хәтта әнкәй сикереп торды. Ян ягыңа борылып ят. са ташасың, ди. Әнкәйгә бер нәрсә дә әйтмә дем. Юкса әллә ниләр уйлап бетерүе бар. ырымга тиз ышана ул... Ә иртән торгач, юри барып карадым — чынлап та нигеәге кемдер туфрак сибеп чыккан! (Тирә ягына каранып.) Беләсеңме, ни дигән сүз ул? (Серле итеп.) Имеш тә. андый йортка кем генә урнашмасын — куркыныч үлем белән үлә икән! (Айдар курыккандай артка чи генә.) Кара аны — беркемгә дә сөйләмә моны! (Килеп җибәрә ) Әй. онытып торам — теләсәң дә сөйли алмыйсың бнт әле син! Айдар әтисе янына йөгерә. Гүзәл артыннан кычкыра. Чынга алма — чепухадыр, бәлки!.. (Үз үзеннән канәгать булып.) Ну. хәзер сине ул йортка аркан белән дә сөйрәп кертеп булмаячак... Закуан белән Мәгавн болдыр янына киләләр. Закуан. Шаккаттырдыгыз мине... Ә әтигә ни булды? Өзлектеме әллә? Әйтүе генә җиңел — шушы яшендә патша сарае салып куйсын әле! М ә г а в и. Әнә шул яңа йорт болдыры кырыеннан табып алдык без аны. һушсыз ята иде. Өй түбәсеннән егылып төшкәнме әллә, дип курыккан идек башта. Имгәнгән җире күренми. Нәрсә булганын Айдарың да сизми калган. Өйгә күтәреп алып кереп, врач чакырттык... Закуан. Врач нәрсә ди? М ә г а в и. Эшләр, беләсеңме, тегеләйрәк бит әле. Врач әйтә... (Кызына карап ала һәм Закуанның колагына пышылдый.) Рак. Менә шулай эшләр. Закуан абый. Закуан. Кит аннан?! М ә г а в и. Шик юк, ди. Закуан. Мда... Шулвакыт Айдар Гүзәл янына килә һәм бармагын бөтереп чигәсенә күрсәтә. Гүзәл. Нәрсә, берни дә тапмадыңмы? Соң бит көн озын каты җил исте — нинди туфрак калсын ди?! М ә г а в и. Нәрсә булды? Гүзәл. Без болай гына... М ә г а в и. Бар әниеңә әйт. берәр нәрсә әзерләсен... (Закуанга.) Бәлки бездә генә ашарбыз? Закуан, (кинәт энесенә карап ала). Миңа барыбер... Тик әтинең безнең белән утырасы килер бит?.. Әйдә монда гына. М ә г а в и (кызына). Бар, монда китерегез. (Гүзәл урамга чыгып китә). Керәбезме? Сине көтәкөтә зарыгып бетте ул. Закуан. Куркып торам әле. Ничегрәк соң, бик бетерешмәдеме? М ә г а в и. Ярыйсы әлегә. Ашавы гына... (Өчесе дә өйгә керәләр.) Ул — теге якта. Закуан портфелен урындыкка куя һәм эчке якка әтисе янына үтә. Закуан. Нихәл, әти? Варис. Хәл кадәренчә, Закуан улым. Закуан. Син нишләп әле болай? Кинәт кенә... Варис. Чирне көтеп алмыйлар аны, улым... Җан бар җирдә каза бар. (Күрешергә кул суза.) Нишләп берүзең? Закуан (күрешә). Соняның сессиясе башлана. Шалтырат, дип калды. Варис (көлемсерәп). Ул-бу була калса дипме? Ярар, шалтырат, иртәрәк әле, диген. М ә г а в и. Бусагаңнан атлап керүгә үк кешене куркытма инде, әти! Варис (кече улының сүзләренә игътибар итмичә). Син озаккамы? Закуан. Күз күрер әле. Айдар улымны бик сагындым. Әнисе дә алып кайт, ди._ (Юк-бар турында сөйләнгәнгә гафу үтенгәндәй.) Ә син озакка дип кереп яттыңмы монда? Урамда май ае, алмагачлар чәчкәдә утыра, ә син... Варис. Айдарны алып китәргә ашыкмагыз. Кайчан кайта әле тагын шулай. Миңа да юаныч. Малаең молодец. Кулы кулга йокмый, кулалмаш эшләште. Закуан. Белмим, белмим. Өйдә пылесосны да ике-өч атнага бер генә кулына ала иде. Монда аны укуыңны укы, дип мазалаучы юк. (Малаена.) Ну что. нравится тебе у дедушки? (Айдар баш бармагын күрсәтеп елмая). Ну ладно, потом потолкуем... Я. әткәй, хәлең ничек? Кай җирең авырта? Казанга больницага барып карыйсыңмы әллә? Варис. Хәлләрем әйбәт, улым. Бу кадәр әйбәт булганы юк иде әле. (Көлемсери.) Туган авылыңа бик сирәк кайтуың сизелә. Закуан. Ник болай дисең, әткәй? Варис. Телең чуарланган. Закуан (көлә). Ә, аны әйтәсең икән! Шәһәрдә яшибез ич! Варис (елмаеп). Каладан кайткан кешедән өч көнгәчә акыл сорама, диләр иде аны. Урам эте кебегрәк була түгелме соң? Закуан. Аңлап бетермәдем? Варис. Казанда йортыгызның ишегалдында хуҗасыз эт күргән идем бер баргач. Нинди токымнан икән бу, дип баш ватып утырдым. Койрыгы бурзайга, колаклары овчаркага, аяклары бульдогка охшаган. Сөйләшүең шуны искә төшерде! М ә г а в и (көлә). Кайтып кереп җитмәде — оборотка алдың малаеңны, әткәй! Утлы табага бастырыр өчен чакыртып кайтарган, дип уйлап, тәртәсен кирегә бормасын тагын. Закуан (ул да кушылып көлә). Ике кулымны да күтәрәм, әткәй! Син хаклы!.. Ә, истән чыгып тора: яр башына нинди патша сарае салып куйдың анда? Бу йортың да менә дигән ич. Ялгыз яшәп туй дырды, дип берәр принцесса алып кайтырга уйлыйсыңмы әллә? (Колз). Улларыңнан яшермә инде, әткәй. Хупларбыз гына. Мәгави нишләптер берни дә әйтми. Ниндидер зур ниятең бар. ахры! (Мзгави сиздерми ген» абыйсының җиңеннзн тарта — арттырып җибзрмз. янзсе.) Варис (улының шаян тонын кабул итеп). Ниятсез кәҗә дә бакчага керми, улым. Ә нигә чакырдым дисең соң мин сиие? Өлкән улым белән киңәшеп карыйм әле. мин әйтәм! Халык әйтмешли, бер баш әйбәт, ике баш тагын да яхшырак. Дөрес, халык үзе нишләптер күбрәк бер башка ышана. Могави. синекеләр кайда — кунакны тиешенчә кабул итегез. Юлда ватылгандыр. М ә г а в и. Әйттем. Хәзер өстәл әзерләрләр. Үзең безнең белән утырасыңмы? Варис. Варыгыз, барыгыз, юыныгыз. Мин соңарак. Мәгавн белән Закуан алгы якка чыгалар. Закуан (җитди). Да... Әтине танырлык түгел. Шәүләсе генә калган. Мәгави (ишекне яба чыга). Тс| Әк ренрәк. Варис (Айдарга). Я. улым, яңа ой ошадымы әтиеңә? (Айдар елмаеп баш ка га.) Ярар, бар син дә алар белән. Әтиеңне сагынгансыңдыр- Ишекне ачык калдыр — бераз һава керсен. Айдар ишекне ачык калдырып, алгы якка чыга. Мәгави. Ишекне яп. Айдар. Варис. Мин ачык калдырырга куш тым аңа. (Шаяруга борып.) Атагыздан яшереп. серләшеп утырмагыз әле анда үзегез генә! Закуан. Ә без серләшмибез, әткәй. Менә Мәгавиго сөйләп утырам. Күпер өсте чалшаеп беткән. Чүт кенә суга мәтәлми калдык. Тәки шуны төзәтмәгәннәр икән! Машинаны кайтарып җибәрергә туры килде. Варис. Нишләп шоферны ашарга чакырмадыгыз. Мәгави? Закуан. Ерак тормый ул — райүзәк тән генә. Райком машинасы иде. Беренче секретарь урынында туры килде. Синең турыда сорашып утырды, әткәй. Сәлам тап шырырга кушты. Варис. Рәхмәт. Зәримә килен нишләп тора инде. Мәгави! Гүзәл килеп керә. Ул төрле ашамлыклар кертә. Могави. Озак. Суга баттыгызмы әл лә?.. Ә әниең кайда? Гүзәл (беркемгз д» күтзрелеп карамый). Өйдә. Мәгави. Керәме? Гүзәл. Белмим... Закуан (ул аларның с-йлзшүлзрен игътибар белзн тыңлап тора). Ярар... Әйдә- ле, улым, күрсәт миңа: кайда юынырга? (Закуан белзн малае ишегалдына чыгалар.) Мәгави (зтисе ишетмзслек итеп). Әниең безнең белән утырырга теләмимени? Гүзәл. Белмим... Мәгави. Әйт, керсен. (Гүззл сүзсез гена чыгып кит».) Әткәй, сиңа шунда гына кертергәме? Варис. Ашыйсы килми әлегә. Соңрак. Син берүзеңме анда? Мәгави (зтисе ягына кер»). Әйе. Варис. Закуанга берни дә әйтмәдеңме? Мәгави. Юк әлегә. Варис. Дөрес эшләгәнсең. Ашыктырма. Ут чыкмаган, өлгерер. Мин үзем әйтәм аңа. Башта утырып ашагыз. Мәгави. Безнең белән үзең дә утырып алыр идең. әти. Аппетитың яхшырмасмы. Варис. Ризыгым калган булса, ашалыр. улым... Закуан абыеңа аны моны әйтми тор әлегә. Барысын да берьюлы әйтеп бетермәсәк тә ярар. Мәгави. Паникага бирелергә ашык мале. әткәй! Врач кирады ич. куркырлык берни дә тапмады... Варис. Ул тапмагандыр да... Ә миңа эзләп торасы юк. (Айдар онытып ка'лдыр- ган балыкларга карап.) Айдар һаман да алып чыкмаган икән балыкларын... Алгы якта Гүзәл күренә Ул өстәлгә ашам лыклар куя. Гүзәл. Өстәл әзер. әти.„ Мәгави. Ә кунаклар кайда? Гүзәл. Әнә керәләр. Алгы якка Закуан белән Айдар керә. Мә Закуан (күтгренке күңел белзн). Оны гыңны танырлык түгел, әткәй! Мускуллары зыңлап тора! Тиздән әтисен запросто сыртына салачак! (Малаеның чзчлзрен тузгытып җибзрз) Авыл һавасы килешкән! Варис. Аның кебек көн дә таң тишегеннән торып балта селтәп кара да — килешмәсен. имеш! Сиңа да җитәрлек әле анда эш! Закуан. Кая инде безгә. . Миңа хәзер өстәл артында гына рекордлар куярга кал ды. Оһо! Зариманең кухнясын таныйм гавн алар янына чыга. дөньяда бер ул гына шушындый пилмәннәр ясый белә! Мәгавн ялт итеп абыйсына карап ала — тегесе ялгыш ычкындыруын аңлап, сүзне икенчегә бора. Я. нәрсә — ташландыкмы? Гүзәл. Мин ясадым аларны. Закуан. Кара син аны... Молодец! Нишләп, брат, уйга калдың—утырт кунакларыңны, юкса авыз сулары килә башлады! Айдар сиздерми генә өлкәннәрне күзәтә. Гүзәл. Әнкәй соңрак керәм. диде. Коймак пешерә калды. М ә г а в и. Яхшы. {Өстәл артына утыра.) Утырышыгыз, син шунда утыр. абый... (Өстәлнең икенче башындагы урындыкка күрсәтә.) Утыр. Айдар, кабат дәшкәнне көтмә. Ә син. кызым, безнең белән утыра сыңмы? Гүзәл {нишләп сорыйсың дигәндәй әтисенә гаҗәпләнеп карап ала). Бабкай! Пилмән кертәм. Азлап кына булса да ашап карамыйсыңмы? Варис. Рәхмәт, кызым, мин — соңаЗакуан (пышылдап). Урыннан бөтенләй тормыймыни? Мәгавн. Йомышы төшкәндә тора. Варис. Борчылма. Закуан улым, мин әле генә дару каптым. Артыннан ук ашарга ярамый. Сез ашагыз-эчегез... Мин үз уңаем белән... Сүзсез генә капкалыйлар. Гүзәл киеренке дулкынлану белән бер әтисенә, бер Закуанга карын. Гүзәл. Әти. телисезме, бүген күргән төшемне сөйлим? Айдар аңа башкаларга сиздерми генә йод рык күрсәтә. Закуан {сүз табылганга шатлангандай). Кызык, яле сөйләп кара? Мәгавн {ул кызының халәтен яхшы аңлый). Син ашап кына утыр, кызым. Закуан. Нигә тыясың? Сөйләсен әйдә... Мәгавн. Аның әкияте бетмәс. Гүзәл. Кемгә әкият, кемгә чын. М ә г а в и {абыйсына). Казанда ничек яшәп ятасыз? Закуан. Казанны макта, авылда тор. дип җавап бирәм мин андый сорауга. Яшибез. Ә чынлап кына әйткәндә, хәзер Казан ни дә. шушы кечкенә авылыбыз ни — бөтенебез дә бер атом бомбасы астында йөрибез. дияргә була! Зәримә нишләп күренми? Мәгавн. Керер... Авылга тартмыймы соң? Варис. Мәгави улым, кешегә ашарга ирек бир. Закуан. Зыян юк. әти... Энекәшне күптән күргән юк. Туйганчы сөйләшеп калыйк, ичмасам. (Мәгавига). Ничек дип әйтергә... Барысы да ашауларыннан туктап, тынып калалар. Хәтта Варис карт та башын алар ягына бора. Мондый сорауга мин гадәттә киресенчә җавап бирәм: авылны макта, калада тор! Мәгави {тыныч булырга тырышып). Нишләп? Авылда начармыни? Закуан. Начар түгел. Тик мин авыл тормышына икенче төрлерәк карыйм шул... Мәгавн {әтисе ягына күз ташлап). Я. ярар, пилмән суына әнә. Юкса. Гүзәл тырышкан — ә без кагылып та карамадык! Закуан. Ашыктырма, әйтеп бетермәдем... Мәгави (бүлдерә). Авыл — авыл инде ул! Корылык булса — күккә кадәр тузан, яңгыр яуса — тездән пычрак. Күңел ачыйм дисәң, мөмкинлеге... 3 а к у а н. Ә ник соң. алай булгач, монда ябышып ятасың? Мәгави. Миндәмени эш. Мин — бөтен ләй башка хәл. Варис. Мәгави! Нишләп абыеңа сүз әйтергә ирек бирмисең? Мәгави (киреләнеп). Пилмән суына, әткәй. Закуан. Бәләки чакларында аңа җиңелрәк булды, әткәй! Бөтен авырлыклар иң элек минем җилкәгә төшә иде... һаман да оныта алмыйм. Ачялангач, тишек чаба талардан мәктәпкә барабыз... Ул сөйләгән чакта Зәримә керә һәм туктап кала. Аны беркем дә күрми. Ул кулына зур таба белән коймак тоткан. Мәгави. һу! Ул заманнарны искә төшерә башласаң!.. Закуан. Ә мин бүгенгә кадәр аяк киемен ике размерга зурракны киям. Чөнки мәктәпкә барганда аякларымны туңдырдым. һаман өшиләр. Укытучы безгә Ломоносов турында сөйли: имеш тә. аңа уку шулкадәр кыен булган — көненә кайчак бер кадак кына ит ашап кала икән! Корсакларыбыз. ачлыктан бөрешеп, аркабызга ябышкан, ә без. авызыбызны ачып. Ломоносовны жәлләп утырабыз... Г ү з я л. Күпме була инде ул безнеңчә? Закуан. Дүрт йөз грамм. 3 ә р и м ә (ирония белән}. Менә ни ечен авылдан качып киткәнсең икән. Закуан? (Барысы да аның ягына борыла. Коймакларны естәлгә куя.} Аның урынына, хәзер бөтенләй башкача булачак... йортың гына да ни тора! Я ничек, яңа оең ошадымы? Закуан (гаҗәпләнеп). Яңа оем?! М ә г а в и. Катышмый тор, хатын! Зоримв. Бәй... Ишетмәдеңмени әле? Әти синең очен салды ич ул йортны. Тынлык урнаша, Закуанның җавабын көтәләр. Закуан (колеп җибәрә}. Тамакка утырта яздың бит. Зәримә! Әткәй, дөресме ул? Варис. Соңыннан сөйләшербез. Зәримә (тыныч}. Кемгә чәй ясыйм? Закуан, сиңа сөт беләнме. болай гынамы? Закуан. Болай да ярый... (Пышылдап). Чынмы ул? (Әтисе ягына ымлый). Зоримп. Әти, Закуан чынмы ул. дип сорый? Закуан (үпкәләп). Нигә инде син?.. Варис. Соңыннан, дидем ич. Ашагыз тыныч кына. Тынлык. Зәримә. Хатыныңны нигә алып кайтмадың, Закуан? Былтырдан бирле күзгә- бвшка күренми. Закуан. Шулай туры килде. Сессиясе башланып калды. Зәримә. Җәйгә кайтамы соң? Закуан. Күз күрер әле... Мәгави. Җылы якка мазар барырга ниятләнмисездер? Закуан. Якын-тирәдә генә уйлаганы быз юк әлегә. Монда кайтсак та... Кыш быел ятимнәр кышыдай җылы килде — җәй салкын булырга охшый... Гүзәл (үрсәләнеп сикереп тора). Мин утыра алмыйм монда. (Ишеккә ташлана.) Зәримә. Син кая? Кыланмышың кырга сыймый. Гүзәл. Шах түткиләрг» кунарга киттем! Алар киткәч, кайтырмын! (Закуан белән Айдарга ыжлый.) Мәган н. Адәм йоргесез сазлык ашамы? Акылыңнан шашма. Гүзәл. Әйе! Мнн акылдан шишам! Ә сез - нормаль кешеләр! Шундый хәлләр, дан соң да бернн булмагандай авызга авыз куеп рәхәтләнеп утыра аласыз! Мәгави. Нинди хәлләрдән соң?! Гүзәл. Ничек шулай итә аласың син. әти?! Горурлыгың кайда синең? Әнкәйгә кара! Синданнега әзерләнгән кебек ясанып корган! Соого карап минем күңелем болга на! Нинди принципсыз кешеләр сез, әнкәй?! Закуан (тирән гаҗәпләнеп). Менә бу очрашу... Гүзәл (нәфрәт белән). Ә мнн сезнең белән сөйләшергә дә теләмим! Күрә.тмнм мин сезне! Зәримә (тыныч). Ул синең әтиең. Гүзәл кызым. Мәгави (рәнҗеп). Зәримә! Кем телеңнән тарта?! Авыр тынлык урнаша. Гүзәл өйдән чыгып йөгерә. Айдар бабасы янына кереп кнтә. Закуан. Менә бу чынлап та минем өчен көтелмәгән яңалык* Зәримә. Дәлилләр кирәкме? Айдар бабасы ягына керә торган ишекне ныклап ябып куя һәм бабасына ташлана. Варис. Тыңлама син аларны. улым. Монда утырып тор. (Торып, балалары яны на чыга.) Оят түгелме сезгә, балалар? Зәримә (тыныч). Мин сезне алдан кисәтеп куйдым, әти. Варис. Ә балаларыгызның ни гаебе бар?! Зәримә. Кызым болай да сизенә иде инде. Кеше авызыннан ишеткәнче, үз анасы әйтү яхшырак. Закуан. Ә нигә моңынчы әйтмәдең? Зәримә. Кирәк, дип тапмадым. Ә хә зер — вакыты килде! Эчке бүлмәдән Айдар чыга һәм әтисен чыгып китәргә кыстый. Закуан. Нәрсә кирәк?! Туктап тор. мондп ачыклыйсы нәрсәләр бар! Зәримә. Малаең алдында ачыкларга теләмисеңдер? Закуан. Нәрсә аңлый ул! Варис (Айдарга). Бар. улым, чыгып тор. Айдар чыкмыйм, дип баш селки, әтисенең нидер эшләргә тиеш, минемчә... Зәрнмә (иренә, ачу белән). Син эндәш ми генә утыруыңны бел инде! Элегрәк уйларга кирәк иде аны. Мин монда син эшлисе эшне хәл итеп утырпм! Гаилә баш лыгы эшлисе эшне! Шулай, әти. бер малаең ның кылын үстерәм. икенчесе белән торам. Үзе мине ташлап китмәсә аерылырга теләгем юк! Тик син бездән, әти. булмастай ны таләп итәсең! Минем ата-бабаларым яшәгән монда, аларның йорт нигезләре ми ңа калды. Ул нигезне мин генә саклый алам. Синең тырышуың да, әти. борынгы нигезегезне бирмәү Тик син сайлый ала сың: синең улларың икәү Берсен куып җимен тарта. Закуан. Туктап тор. дим! Инде хәзер нишләмәкче буласың. Зәримә? Мәгави. Монда Зәрнмә түгел, мин ж и бәрсәң дә нигезегез югалмый! Син шул турыда уйлап та карамадың! (Закуанга.) Снн монда яшәргә кайтсаң, авторитетың белән авылны саклап кала аласың, дип уйлый әти. Ә син кайтсаң, үзең аңлыйсың — Мә- гави белән без авылны ташлап китәргә мәҗбүр булачакбыз! Я. кайсысын сайлыйсың. Закуан? Закуан. Берни аңламыйм! Кем кайтырга җыена?! Нәрсә турында сейлисез сез?! Башта Гүзәл турында ачыклап бете М ә г а в и. Гүзәлгә кагылма! Закуан. Ишеттең ич. хатының нәрсә диде! Варис. Бәхәсне туктатыгыз! (Зәримә- гә.) Снн хаклы. Зәримә килен. Ирең хәл итәргә тиеш иде моны. Калганын иртәгә сөйләшербез. (Уз ягына кереп кит» һәм ишекне ябып куя.) Өстәл артында дүртәү утырып калалар. Айдар һаман да әтисенең җаценә тотынган, ә анысы куркыныч көткәндәй Зәримәгә карап тора. Зәримә горур рәвештә аңа ка рый. Мәгави башын иеп унга калган. Икенче бүлек Мәңгелектән тагын бер мизгел Кара болытлы нртә. Кызылтау белән Дүрт маңгайның түбәләре шадраланып, ямьсез ләнеп беткән. Тузанлы юл өстендә Айдар ялгызы басып тора. Дүртмаңгай (уяна). Ф фу!. Бүген төнлә тагын кемдер баш түбәмдә учак яккан. ахры! Бөтен борын тишекләремә сөрем тулды! Кызылтау. Саташма. Дүртмаңгай... Күптән инде беркемнең дә менгәне юк. Уйлары синдә түгел. Йоклап ятмасаң. төнге хәлләрне үзең дә күргән булыр идең! Дүртмаңгай. Мин кызыгырдай нәрсә юк бу дөньяда! Кызылтау. Түбәнгә кара. Дүртмаңгай. Карадым. Шуннан? Кызылтау. Үзгәреш сизмисеңме? Дүртмаңгай. Нинди үзгәреш? Кичә дә бишалты йорт бөрешеп утыра иде — бүген дә шулар гына. Кызылтау. Дүрт маңгаеңа бер рәтле күзең юк икән! Күрмәсәң — тыңла. Бүген төнлә бу авылда шаккаткыч хәл булды. Иң матур яңа йортны ут төртеп яндырдылар. Борыныңа шуның сөреме кергәндер! Дүртмаңгай. Ут төртеп бик дөрес эшләгәннәр! Барыбер язмышлары хәл ителгән инде. Кызылтау. Юкны лыгырдамачы! Дүртмаңгай. Тиздән бөтенесен дә дүртаяклылар ыруы куып җибәрәчәк! Кызылтау. Кем әйтә аны? Дүртмаңгай. Хәтереңдәме, элек монда ике аяклы кыргый кабиләләр яши иде? Син вулкан белән чуала идең эле ул вакытларда. Сәер нәмәрсәләр иде алар! Икенче Җир өстендә нәрсә йөгерә — шуны тотып ашыйлар иде. (Көлә.) Соңгысын тотып ашадылар да — ачтан тәгәрәшеп дөмектеләр! Ә бу ике аяклылар борынгы бабалары хәленә калудан куркып, күрәсең, үзләре дүртаяклылар ыруы үрчетәләр. Бу авылда хәзер дүртаяклылар ыруы арткан саен, ике аяклылар кими бара! Шулай булгач, нәтиҗә ясарга да күп акыл кирәкми. Киләчәктә дөнья дүртаяклыларга калачак! Ха-хаха! Кызылтау. Сиңа шул шатлыкмы?! Фикереңне чебеш көйгә ачып салырга ашыкма. днп ничә әйттем! Таш маңгайларыңа кара, ичмасам: шул дүртаяклылар тишкәлән бетерде ич инде! Дүртмаңгай. Ә үзеңнең маңгаеңны кем актарды?! Кызылтау. Шул мырю-мырклар булмый. кем булсын! Бу авыл кешеләре гомер- гомергә минем Бала Чишмәдән су алалар иде, хәзер борылып караучы да юк. Дүртаяклылар пычратып бетерде! Дүртмаңгай. Синең өчен барыбер түгелме? Яши белмиләр, димәк! Үзләренә үпкәләсеннәр! Айдар йодрык күрсәтә. Кызылтау белән Дүртмаңгай тынып кала. күренеш Икенче көн иртән. Яңа йорт урынында бары тик янып күмерләнгән бүрәнә кисәкләре, кисәүләр генә өелеп ята. Варис картның өендә киеренке тынлык Варис карт үзе эчке якта ята. Ул саташа булса кирәк. Сирәк-сирәк кенә бәйләнешсез берничә сүз әйтеп куя һәм тагын онытыла. Алгы якта Закуан белән Мәгави кайгы эчендә утыра. Закуан, вакыт вакыт сикереп торып, арлы-бирле йөренә. Ул энесе алдында үзеи бераз уңайсыз тота. Варис. Хәбиров малае Наил салдыр- иде ул урында. Наил, мәлгунь, туздырып ды ул чучка фермасын. Элек умарталык ташлады... Чучка малай! Закуан (ишек янына килә). Саташа, ахры?.. Әткәй! (Варис карт эндәшми. Бераз коткэннән соң.) Я. нишлибез, энекәш? М ә г а в и. Нишлисең... Көтәбез. Закуан. Нарсә көтәбез? Тагын күпме көтәргә була? Үлгәненме? М ә г а в и. Кычкырма. Ишетә-нитә кал са... Закуан. Ишетерлеге калмаган инде. Больницага илтеп карарга кирәк! Болай тик утырып булмый бит инде. Кул кушырып. М ә г а в и. Врач әйтте бит — файдасыз, диде. Тәнен тишкәләп азаплау гына булыр. Әткәй үзе дә тегендә монда кузгатып йөртергә кушмады. Закуан. Ниндидер... идиотизм* (Энесе янына килеп утыра ) Ә пожарны нишлә тәбез? М ә г а в и. Зурга җибәрәсең килмидер ич? Закуан. Болай да калдырып булмый бит инде! Иорт кадәр йорт янсын да! Әткәй дә дә Әндри казнасы юк. Тикшертергә ки рек. Случайно януы м»чкин түгел. Яшен сукты Дияр идең — тон чалт аяз булды. Электр очкынына да сылтап булмый — ток ка тоташтырылмаган. Берәрсе ялгыш тәмә ке төпчеге ташлагандыр дисәң — бу авыл да тартучы юк кебек. Бу тирәдә чит кешеләр дә күренмәде, диләр. Димәк... кемдер үч итеп ут төрткән булуы мөмкин! М ә г а в и. Кем? Закуан. Белсәм, баш ватып утырыр идемме монда! Әткәйгә үчле кеше юк идеме авылда соңгы вакытта? М вгап и. Кемнең үче булсын инде аңарда!. Ярар. Янган беткән. Узган эш ко салават Кире кайтарып булмый. Гүзәл белән малаең Айдар турында кайгыртып утырам. Ул мескеннәр нишләп йөри и>.ән... Закуан. Пычагым булсынмы еларга! М ә г а в и. Ә кичәге... скандал? Закуан. Авыл психологиясе синдә! Егерменче гасыр азагы балалары алар. Си нең белән минем кебек түгелләр. Башка камырдан Хәзер алар тормышка вообще бүтончә карыйлар. М ә г а в и (ачуын тыеп). Гүзәлне белми сең сип!.. Закуан (киная белән). Үз кызым бул са дамы? М ә г а в и (кискен). Кагылма! Закуан. Ярар, ярар — синеке булсын. Претендовать итмим ич. М ә г а в и. Җитте бу турыда. Закуан. Тыңлап торам да. энекәш, an тырыйм мин сиңа... М ә г а в и. Әйтеп бетер? Закуан. Яхшы. Вер минутка. Берту ган братлар икәнлегебеине онытып торыйк Абстрактно фикер йөртеп карыйк. Әйтик. сиңа бер хатын очрый. Матур, яшь. акыллы, кыскасы — теләсә кем күзе төшәрлек ха тын. Андый очрашулар була. Аның белән йокларга да мөмкин. Шуны белә торып аның белән тормыш кору... тем более — абыеңның сөяркәсе белән! М ә г а в и (тыныч). Туган абыем булма- саң. пошляк син. дип йөзеңә бәреп әйтер идем. Закуан абый. Ничек тоталар икән сине министрлыкта? Закуан. Авызыңны үлчәбрәк сөйлә! Варис. Эх! Синең кебек чучкалар күбәебрәк китте дөньяда... Закуан белән Мәгави тынып калалар. Яны на керәләр. Закуан. Әткәй, кем турында әйтәсең? (Варис карт җавап бирми.) Мәгавн (бераздан). Һаман саташа... Син кит булмаса. Закуан абый. Эшең көтә торгандыр. Әткәй белән ул-бу хәл килеп чыкса, хәбәр итәрбез... Син монда чакта Гү зэл дә үз-үзенә урын тапмаячак. Зәримә дә... Закуан (тирән еаҗәпләнеп). Пожарны ачыкламыйчамы?! Урынымнан да кузгаласым юк! Сиңа барыбер. Синең өчен төзелгән ой түгел. Алгы якка чыгалар. Мәгави. Янмаса. торырга кайтыр идеңмени? Закуан. Күз күрер иде әле. Гомумән... Беркемдә дә санаусыз мал ишелеп ятмый. Мәгави. Тикшереп нитеп маташасы юк! Мин төрттем! Закуан (хәйран кала). Син?! Ни өчен?! Мәгави. Сине кайтармас өчен. Закуан. Тукта, чынлап сөйләвеңме бу?! Мәгави (сынау белән). Ә син мине судка бирә аласың. Бирергә теләмәсәң — болай да түләрмен. Берьюлы түгел, әлбәт тә. Өлешләп. Хакын килешербез. Күпме дип әйтәсең — шуңа риза. Закуан. Туктале... Мәгави. Туктап торасы юк, Закуан абый. Акчасын бүген үк түли башларга мөмкин. Закуан. Нинди акча?! Башыма сый мый! Ничек кулын күтәрелде?! Атаң сал ган йортка! Мәгави. Мин шундый кеше, күрәсең. (Калемсери ) Авыл идиотизмы (Ул у зек остеннэн авыр йок тишкәндәй тота.) Килеш тек? (Абыйсына кулын еуәа.) Закуан (кул бирми). Колхоз Геростраты килгән! Ill М ә г а в и (еллшя). Геростратмы, түгелме — ишеттең. Әткәй өчен кайгырма, караучы табылыр. Айдарың калып торыр. Малаең шәп егет. Үзеңә охшамаган! (Чыгып китә). Закуан аптырап басып кала. Закуан. Чынлап та идиот! (Айдар кайтып керә. Ул әтисен» күтәрелеп карамый.) Кайда йөрисең син?.. Миңа китәргә вакыт җитеп килә. Решать итәргә кирәк. Монда калып торасыңмы, юкмы? (Айдар калам, дип баш кага һәм бабасы ягына юнәлә). Тукта, аңлап бетермәдем: калырга телисеңме? (Айдар доресләп баш селки.) Тик белмим әле, улым.. Мондагы хәлләрдән соң... Әйдә, улым, ачыктан-ачык сөйләшик. Син инде сабый бала түгел. Кое-что понимаешь. Ирләрчә сөйләшергә була дип уйлыйм. Минем сиңа ничек относиться иткәнне үзең дә әйбәт беләсең. Мин әниеңне дә, сине дә бик яратам. Телдән язгач, мәктәптә иптәшләрең алдында үзеңне уңайсыз тотарсың, дип өйдә генә укыттык. Вакытыбызны, акчабызны жәлләмәдек, һәм начар белем бирмәдек. дип уйлыйм. Мин боларны сиңа шуның өчен исеңә төшерәм. улым... Хәтереңдә тот — синең алда минем бер гаебем дә юк. Инде кичәге сөйләшүгә килсәк... Үсә төшкәч үзең дә яхшы аңларсың. Кичә син ишеткән нәрсәләр әниең белән өйләнешкәнче булган хәлләр. Гүзәлнең минем кыз икәнлеген мин үзем дә кичә генә беренче мәртәбә ишеттем. Без. чынлап та, Зәримә апаң белән бәлки, өйләнешкән дә булыр идек... Минем белән Казанга китәргә теләмәде. Әнисе чирле иде, атасы да күптән түгел генә үлгән чак. Ә миңа ашыгыч Казанга укырга китәргә кирәк иде... Теперь понял, почему мы с ней расстались? (Айдар эндәшми.) Шул елны Мәгави абыең армиядән кайтып төште. Мин киткәч ике айдан соң өйләнешкәннәр. Ә мин ишетми дә калдым. Вот и все. Надеюсь, папаң турында начар уйламас сың? (Айдар башын иеп тора). Ярар, үскәч аңларсың... Ә син беләсеңме, кем ут төрт кән? (Айдар беләм. дип баш кага.) Мәгави абыеңмы? (Айдар ул түгел, дип кире кага.) Ә кем ул чагында? Мәгави абыең үзе әле генә миңа шулай диде ич! (Айдар җилкәсен кыса.) Ә кем төрткән?! Айдар әйтмим, дип башын кага һәм бабасы ягына кереп китә. Урындыкка барып утыра. Тынлык. Что за чертовщина! (Ишеккә юнәлә.) Зәримә килеп керә. Аны күргәч, туктап кала. Ә. Зәримә... Мәгави кайда? Өйдәме? Зәримә. Тагын ни булды? Әтинең хәле ничек? Даруын каптырырга вакыт. Закуан. Йоклыймы, һушсыз ятамы — билгесез. Мәгави төнлә ничәләрдә кайтты? Зәримә. Нигә кирәк булды әле ул сиңа? Закуан. Кичә кич эзләткән идем — күренмәде. Күрше авылга китте, диделәр. Шуңа соравым. Зәримә. Үзең күрдең ич, пожар бетә- рәк кайтып керде. Шул гынамы соравың? Закуан. Ә... кызың кайда? Зәримә. Каян белим мин... Ниндн допрос тагын? Бала болай да... Закуан. Кызык... Күңелем ышанмаган иде аны! Зәримә. Нәрсәгә ышанмаган иде? Закуан (канәгатьлек белән). Җитди нәрсә түгел. Пожар турында ни уйлыйсың, Зәримә? Кем булыр икән? Зәримә. Ничек — кем булыр икән? Закуан. Ут төртүче. Зәримә. Чынлап та төрткәннәрмени? Закуан, һичшиксез. Зәримә. Менә ничек?.. Закуан. Тикшерүче чакыртырга кирәк булыр. Зәримә. Шикләнгән кешең бармы соң? Закуан (серле). Ачык кына әйтеп булмый әлегә... Ә син ничек уйлыйсың? Иң беренче пожарны син күргәнсең, диләр. Зәримә. Допрос ясарга булдың? Закуан (шаяртуга борып). Допрос?! Аллам сакласын! Зәримә. Юкка тырышасың, Закуан. Тикшеренүләреңне ташларга киңәш итәр идем мин сиңа. Тынычлык китермәс ул сиңа. Закуан. Күрәзәлек итүеңне ташламагансың, ахры! (Көлә.) Урамда егерменче гасыр азагы — ә син һаман күз буучы! Зәримә. Күз бууның катнашы юк монда. Авылда яшәсәң, син дә минем сүзне әйткән булыр идең. Безнең авылда сер юк. Закуан. Әйтимме, сезнең тормышны мин нәрсәгә охшатам? Зәримә. Әйтеп кара? Закуан Исеңдәме икән, бервакыт Кы зылтау өстендә урман янган иде. Мин дүртенче класста чак бугай. Зәримә. Кыскарак әйтеп булмыймы? Закуан. Аңлаешлырак булсын дим. Безне дә сүндерешергә кудылар. Шунда бер нәрсә күреп шаккатканым әле дә исемнән чыкмый. Шартлыйшартлый урман яна, төтен, ялкын — чыдар әмәл юк. Бер аланга йөгереп чыктык шулай. Уртада черек имән ята. Ул да яна башлаган. Ике башы да пыскып маташа иде. Якынрак килеп карыйбыз — имәннең уртасындарак зур кырмыска оясы. Нишлиләр дисең? По- жар га исләре дә китми, үз эшләре белән мәж киләләр! 3 эри мә. Ә нишләргә тиеш сон алар, синеңчә? Сезнең белән бергә пожар сүндерешергәме?! (елмая.) Закуан. Ни әйтергә теләгәнемне аңламадыңмы? 3 ә р и м ә. Аңладым. Ник аңламаска. Без дә шул кырмыскалар шикелле дип әйтмәкче буласың! Ялгышмыйсың микән, Закуан? Читтән карап кына нәтиҗә ясыйсың! Закуан. Белмим, белмим... Кайчакта читтән карау да мешать итми! 3 ө р и м ә. Тикшерүче килеп, ут төртүчене тапса, нишлисең? Закуан. Кызык сорау. Җавапка тартырлар! Зори мә. Әгәр дә ул якын кешең бу лып чыкса? Закуан. Закон алдында бар кеше дә тигез түгелмени? Алай булса — кызганыч, әлбәттә! Башында мие булган кеше моны эшләмәс. Нәселебездә андый кешенең табылуы беребез ечен де күңелле хәл түгел. Геннар белән что-то неладно дигән сүз ул! Эчке яктан Варис картның ыңгырашып куюы ишетелә. Айдар бабасының маңгаен нан тирен сөртә. Варис. Кем бу?.. Ә, синме, карчык?- Эх, карчык, карчык... Миннән алда ки тәм дигән идең... Киресенчә килеп чыкты.. Мин беренче булып китеп барам. Я, я, балавыз сыгарга ашыкма. Шулай язган, күрәсең... Яңа йортка күчәрсең— Закуаннар янына... (Тына.) Закуан белән Зәримә аның янына кереп, тыңлап торалар. Зәрнмә Варис картның маңгаена юешләп солге куя. Айдар өмет белән бер Зәримәгә, бер әтисенә карый. Зәримә. Улыңны алып чыгар идең моннан. Бала күзе эчен түгел. Закуан. Озакка бармас, ахры... (Су- зен зйтеп бетерми, тынып кала.) Зәримә (кискен). Мин күрәзәче түгел! Закуан (югалып). Әйдә, улым, монда утырма. (Айдар бабасына ябышып, баш тарта.) Зәрнмә. Йокыга китте... (Чы/а. Заку ан аның артыннан иярз.) Мәгавн да кирәк чакта әллә кайларда йөри! Закуан. Да... (Яаггый.) Сез теләсә нәр сә әйтерсез, ләкин мин пожарны тикшертмичә калдыра алмыйм! Пожар булмаса. әткәйнең хәле болай ук кинәт начарлан мае иде. Беләсеңме, Мәгааи бая миңа нәрсә диде? Зәримә (бүлдерз). Мәгавииы калдыр! Аңа кичәге хәлләр дә муеннан ашкан. Кө не тоне ут йотып йорн! Закуан. Мин калдырыр идем дә, ул үзе миңа... Зәримә. Аның урынында башка берәү булмаганга сөен! Закуан. Минемчә, син минем белән мондый тонда сөйләшергә— Зәримә (бүлдерз). Хакым булганга әйтәм! Ә кичәге хәлләрдән соң шиккә төшкән булсаң — оныт. Хафаланма. Синнән үч алу нияте белән дә әйтмәдем мин ул сүзне. Вәгъдәләшкән кызың булмадым. Гүзәлнең үа атасын белмәве дә синнән тормады. Аллага шөкер, ятим үсмәде. Мәгави да аны кызы урынына үз күрә, Гүзәл дә Мәгавины әти дип үлеп тора. Сине эзәрлекләргә теләсәм, әллә кайчан капкынга эләккән булыр идең инде! Икесен дә тынычлыкта калдыр. Закуан. Кем сине эзәрлекли, ди? Пожар турында әйтәм мин! Зәримә. Ут төртүчене табасың килсә, тынычлан — ул синең каршыңда. Закуан. Син?! Зә р и м ә. Калганы —синең эш. (Чыгыл кит».) Айдар бабасы ягыннан чыгып, Зәрнмә арты на и шаккатып карап кала. Закуан. Берни аңламыйм... (Малаен күр») Ишеттеңме?.. Доресме? (Айдар ул түгел, дип баш кага.) Ул түгел?! Тагын нинди табышмак? Кем соң алай булгач?! Айдар бабасы янына кереп китә. (Ныклы бер карарга килеп, зчке бүлмзг» керн ) Бар әле, улым. Мэгави абыең белән Зәрнмә җиңгәңне чакырып алып кер. Тиз бул, икесе дә керсеннәр! Ул арада гына бабаңа шайтаным да булмас. Мин монда ич. Айдар тын гына ишеккә юнәлә, ләкин чы гып китәргә өлгерми, Мәгави үзе килеп керә. Мәгавн (пышылдап). Әткәй нихәлдә? Аңына килмәдеме? Закуан (алгы якка чыга). Йоклый, ахры. Хатының кайда калды? Керсен әле монда. Мәгави. Кайда булсын — ейдәдер. Тиздән Турайдан врач килеп җитәчәк. Үзәк кә барып, телефоннан шалтыраттым Юнь сез! Әткәйнең хәлен сөйләп биргәч, әҗәле җиткән кешене алып кала алмыйм инде, минем участокта аның кебек кабер көтүче ләр алтау, диде дә трубканы ташлады. Янында булсам, якасыннан ала идем Ка бахәт нәрсәне. Укол ясап китәрмен, дигән булды, судка тарттырам дип кабат шалтыраткач... Елдан ел кешеләр юньевзләни ба ра. әллә инде... Сезнең заслуга! Педагоглар заслуг асы! Закуан. Ташлале! М ә г а в и. Мәгариф министрлыгында утырасың ич! Кеше тәрбиялибез, дип күкрәк кагасыз! Закуан (түземсезләнеп). Калдырып тор! (Айдарга.) Бар, җиңгәң керсен. (Айдар чыгып китә.) Мәгави. Зәримә нигә кирәк монда? Закуан. Ашыкма. Ул кергәч аңларсың. Тынлык. Варис (саташа). Дөнья таулардан гына тормый. Айдар улым - Тауның да итәге булмаса—түбәсе дә булмас иде— (Тына.) Мәгави белән Закуан әтиләре янына керәМәгави. Нык бетереште карт... Үзе һаман оныгына акыл биреп ята! Варис картның тигезрәк сулын башлавын күргәч, кире алгы якка чыгалар. Варис (кинәт ачык тавыш белән). Пыскып яткан учак тирәсенә кул җылытырга да килмиләр, Мәгави улым! Пыскып яшәмә! Ир бул! Дөрләп яшә!.. Мәгави (атлыгып әтисе янына керә). Әткәй! Син мине ишетәсеңме?- Бу мин — Мәгави... Кай җирең авырта, әткәй? Хәзер врач килә! Тынлык. Бары тик Варис картның авыравыр сулаганы күренә. Закуан. Азаплама картны. Күрәсең ич! Акылына зыян килгән, ахры—Зәримә нишләп тора инде?.. Ишектә Зәримә белән Айдар күренә. Зәримә (керә-керешли борчулы). Әткәйме?!. Закуан. Юк, мин чакырттым сине, Зәримә. Зәримә (ялт итеп иренә карап ала). Теге мәсьәлә буенча булса — Мәгави белән хәл итегез! Айдар эчке якка бабасы янына кереп утыра. Ишек ачык кала — моңа игътибар итмиләр. Закуан. Аяк өсте генә сөйләшә торган нәрсә түгел. Утырыйк. (Өстәл янына барып утыра, өстәлдә яткан балык тезмәсен идәнгә томыра.) Зәримә белән Мәгави бер берсенә карашып алалар һәм өстәл янына килеп утыралар. Зәримә. Утырдык. Тыңлыйбыз? Закуан (Мәгавига карап). Кызык килеп чыга бит әле, килен энекәш— Шактый кызык! Мәгави (сагаеп). Нәрсәсе кызык? Закуан. Моннан биш минут кына алда хатының Зәримә.- 3 ә р имә. Тикшерүдән тәм табасың, ахры! Сузма инде! Мин төрттем утны, дидем. Һәм баш тартырга уйлаганым да юк! Мәгави. Син?! Чынлап әйтәсеңме?! Зәримә. Әйтеп торам ич! Закуан (ирония белән). Я. инде хәзер нишлибез, энекәш? Зәримә (сүзенең төбен аңлап бетерми). Судка бир! Сиңа дип салынган өй. Сыерыбызны сатып булса да түләрбез! Мәгави (ул хатынының сүзләрен чынга ала). Ала-ай... Зәримә. Алдан ук кисәттем мин сине. Гаилә башлыгы була бел дидем! Закуан (көлемсерәп). Ул аны доказать итте. Зәримә. Бик шәп доказать итте! 3 ә р имә. Нәрсә эшләде? Закуан. Үзеннән сора. . Зәримә. Нишләдед. Мәгави? Мәгави (сүзне читкә борырга тырышып). Юк белән башымны катырмагыз әле. Турай врачын сүгеп ташладым. Шуны әйтмәкчедер. Әти янына чакырган идем, киреләнеп маташа, юньсез! Зәримә. Шулмы батырлык?! Закуан (түземсезләнеп әле берсенә, әле икенчесенә карап торганнан соң). Кал дырыгыз әле шул врачыгызны! Файдасы тияр дисезме! Монда җитди нәрсә турында сүз бара! Зәримә. Кызык... Чирдән дә җитди тагын нәрсә бар икән дөньяда! Закуан. Кызык шул! Бик кызык! Башта берегез: мин төрттем утны дип, гаепне үз өстенә алып чыгып китте, аннан соң — икенчегез! Зәримә. Ничек, ничек? Закуан. Иреңнән сора, дидем ич! Зәримә (гаҗәпләнүе чиктән ашкан). Мин төрттем, дип әйттеңме?! (Мәгави эн дәшми.) Мин чыгарган бәет түгел, үпкәләмә. Гайнетдин, диярсең! Закуан (түземлеге бетә). Җитте! Мә- че-күсе уены уйнап утырмагыз әле монда! Кемне якларга тырышуыгызны бик яхшы беләм мин! Зәримә. Мәгави (икесе бергә). Кемне яклыйбыз?! Закуан. Жертвагыз кирәкми миңа! Зәримә (горур). Беркем дә жертва түгел! Ярар, чынын әйтәм. Барыбер ачыл мый калмас! Мэгави дөресен әйткән. Пожар — икебезнең эш. Тик Мэгави минем катнаш та барлыкны белми калды. Ике тугая арасында гауга чыкмасын, дип үз өстемә генә алмакчы идем. Рас Мэгави үзе двресен әйткән икән, бик әйбәт! (Мэгави гә.) Әйдә, картым! Мэгави. Сабыр... Бер нәрсә башыма сыймый! Аңлый алмыйм мин сине, Закуан абый. Закуан. Ә мин сезне аңларга тыры шам — барып чыкмый! Кылмаган эшне үз өстегезгә алып, нишләмәкче буласыз сез?! Нәрсә доказать итәсез? Благородство күрсәтәсезме?! Зәримә. Ничек инде кылмаган эш? Әнә бит кисәүләре яр башында ята! Закуан (аның сүзләрем игътибарсыз калдыра}. Наивный кешеләр сез! Мэгави. Без наивный да булыйк ди... Ә син үзеңнең нәрсә эшләгәнеңне чамалый сыңмы әзрәк булса да? Күрше бүлмәдә әт кәй бер йотым су йота алмыйча үлем түшәгендә интегеп ята, э син!.. Ниндидер йорт әткәйдән кадерлерәкмени сиңа?! Кешедән кадерлерәк! Оят түгелме!? Закуан (хәтере калып}. Син мине-. демагогия белән оялтырга азапланма! Благородный кеше килгән! Иорт әткәйнең соңгы якты истәлеге булачак иде! Без гаепле кешене табарга тиешбез! Шул чак благород ный булырсың! Әткәй алдында долг үтәвең шул булыр! Иорт үзе өчен салынган га тырыша бу, дип уйлыйсыздыр минем ту рыда! Токером мин андый гына йортларга! Әткәйнең хәләл көче кергән аңа! Ул аңа бөтен осталыгын, рухи байлыгын биргән! Миңа шул кадерле! Ә сез монда качыш-по- сыш уйнап утырасыз! Миңа ярдәм итәсе урында! Зәримә. Кая инде безгә, кара акыл белән андый югары материяларны аңларга! 3 а к у а н. Бик кара акылга баеп киткәнсез әле барыгыз да! Мэгави (әрнеп}. Иң аянычы шунда — син бу сүзләреңә чын күңелдән ышанасың бугай, Закуан абый... Закуан. Нәрсә, нәрсә?! Зәримә (уз итеп}. Ул барыбер сине аңлый алмый, Мәганн. Әйдә. Су язып май төшмәс барыбер. (Кузгала.) Закуан (хәтере калып}. Юк инде! Кит ми генә торыгыз! Так вот! Пожарга Мәга пинең дп. синең дә катнашың юк... Зәримә. Кемнең катнашы бар соң алай булгач? Гүзәл килеп керә Ул бик нык дулкынлан гаи. Гүзәл (Закуанга). Допрос алмагыз алардан! Бөтен авыл шаулый. Закуан Мэгави белән Зәримәне пожар өчен судка бирергә уйлый, диләр. Алар гаепле түгел! Мин төрттем! Мин төрттем — мин җавап бирермен' (Кыю рәвештә барысына карап чыга. Тынлык урнаша.) Зәримә (сокланып.) Карагызчы моны! Закуан (тыныч). Ә мин шикләнмим. Ну что ж, преступление есть преступление, җавабын бирерсең, кызый. Безнең алда. Бабаң каршында, наконец! (Җитди.) Тиздән унҗидегә керәсең. Ялгышмасам. Гүзәл. Ялгышмыйсыз! Җаваптан качарга уйласам, әйтмәс идем! Теләсәгез ниш лэтегез. Төрмәгә ябып куйсагыз да бер тамчы да курыкмыйм! Мин барыбер өйдә калмас идем... Закуан. Анысы синең эш. Телисең икән җәһәннәмгә олак! Гүзәл. Җәһәннәмгә?.. (Үчәнлек белән.) Ә нигә? Уйлап карарга кирәк. Озакламый авылыбызда барыбер эияраттан башка бер ни дә калмаячак! (Ул ни сөйләгәнен үзе дә белештерми кебек.) Ата ана белән бала арасы пүчтәк кенә нәрсә икән ул! Мин генә ул. юләр, башка төрле уйлап йөргән мен! Ана хакы — изге хак. имеш! Зәримә (әрнеп). Гүзәл! Нервылар бо- лай да какшаган чак... Гүзәл. Ә сиңа барыбер түгелмени? Ялгыш кына, уйнаштан гына тапкансың ич син мине! Зәримә. Югал күа алдымнан! (Яңа гына суга.) Гүзәл (икенче яңагын куя). Бу ягыма да сугарга мөмкин. Дөньяга килергә хакы булмаган кешегә ярый ул. Тормасын күз алдында алекке гөнаһларны искә төшереп! Я. нигә тынып калдыгыз? Асыгыз кисегез! Мэгави. Тынычлан, кызым. (Янына килә, кулыннан ала.) Зәримә. син хаклы түгел! Гүзәл. Тынычлан?! Мин> тыныч, мо- ңынчы эти дип саналган абзый! Ә шулай да кызганыч... Мэгави Нәрсә кызганыч'' Гүзәл. Синең чынлап та үз әтием бул мавың Мин барысын да беләм. Бүген төнлә мине эзләп Йөрүеңне дә... Мэгави. Тагын нәрсә бел»сең? Гүзәл (әкрен). Шах түтиләргә барып, мина көтеп утыруыңны да. Мэгави. Артыгы кирәкми, кызым— Ә син кайда идең? Гүзәл. Вер нәрсә сорыйсым килә... әти. М ә г а в и. Сорап кара. Гүзәл. Әгәр дә... әйдә, әти, китик мон нан икәү бергә, онытыйк бу әшәкелекләрне, икәү бергә яшик дисәм, ни дияр идең? Зәримә. Гүзәл?! Адәм сыман кылан! Сүзеңнең ата-анасы юк. Тилердеңме әллә?! Гүзәл. Элек тиле булганмын мин! Я, ни дияр идең, әти? М ә г а в и. Әниең белән бергә булсак — риза, дияр идем, кызым. Гүзәл (бераз ни зйтергз белми карап тора). Ә сез нәрсә дип җавап бирер идегез? Закуан (бераз югалып). Кызык... Андый сорау ишетмәдем бит әлегә! Гүзәл. Ә сез ишеттем, дип уйлагыз. Зәримә. Уйнап сейләсәң дә, уйлап сөйлә, дидем мин сиңа! Закуан (үз-үзен кулга ала). Ә сиңа андый сорауны өлкәннәргә бирергә иртәрәк. Ә менә мин бирсәм ул сорауны — җавап бирер идең. (Башкаларга таба борыла.) Кызык ситуация килеп чыга! Борыны кипмәгән балага инициатива биреп утырабыз! (Мзгавигз) Шоколад та каптыр син аңа! Подвиг эшләгән ич! Кыюлыгы җитеп, бабасының яңа йортына ут төрткән! М ә г а в и. Туктатыйк, Закуан абый. Мин башка бу турыда сөйләшергә теләмим. Тикшердең, гаепле кешеләрне таптың. Өчебез бергә ут төрткән, дип сана. Гүзәл. Өчебез бергә? Закуан. Чөнки син кайтканчы әтиең белән әниең, берәм-берәм кереп, ут төртүләрен танып чыктылар! Син юньсез не каплап калырга тырышып! Гүзәл. Ничек инде? Закуан (кызган). Үзләреннән сора, каршыңда утыралар ич! М ә г а в и. Гүзәлнең гаебе юк монда. Закуан. Каян беләсең?! Гүзәл. Син бер нәрсә дә белмисең, әти! М ә г а в и. Бик яхшы беләм, кызым. Мин баргач. Шах түтиләрдән чыгып, күршеләр дә качып калуыңны да. Ә мин кайтып киткәч, кире түтиләргә кереп йоклавыңны да. Иртәнгә кадәр, кызым, син беркая да чыкмадың. Шах түтиләрдә йокладың. Ә шулай да... молодец, кызым! Закуан (чынлап та гаҗзпкэ калган). Ә кем төрткән соң алай булгач?! М ә г а в и (кискен). Мин. дидем бит анде! Зәримә (Гүзәл янына килз. күңеле йомшарып). Әй. кызым, кызым... (Кызының тузгыган чзчлзрен рзтли). Ә бит мин сине моңа кадәр сабый бала, дип йөри идем. Ә син буйга гына түгел, акылга да үскәнсең икән... Гүзәл (ярсып, знисенең күкрзген» каплана). Нигә газаплый ул безне, әнкәй?! Безнең аңа ни яманлыгыбыз тиде?! Ни кирәк аңа монда?! Ничек теле бара шулай сөйләшергә! Зәримә. Я. я. кызым... Бабаң чакыртып кайтарды ич аны. Озак тормас, китәр.. М ә г а в и. Барыгыз өйгә кайтыгыз. Хәзер, артыгыздан мин дә чыгам. Закуан (уйчан). Тукта... Бер нәрсә искә төште! Зәримә. Әйдә, кызым, ирләр үзләре аңлашырлар... Гүзәл. Ни пычагым җитми аңа тагын?!. Ишеккә таба юнәләләр. Закуан. Зәримә! Син пожар янына барганда әткәй кайда иде? Зәримә белән Гүзәл тукталып калалар. Зәримә (икеләнеп). Каян белим мин аны?. Өйдә булмый кайда булсын ул? Урыннан тора алмаган кеше! Закуан (бусанып йөри). Өйдә түгел иде шул... «Пожар!» — дип кычкырган тавышка йөгереп чыктым — каршыга чайка- ла-чайкала әти кереп килә. «Нишләп кешегә әйтмичә тордың, әти?» — дим.. Варис (ачык тавыш белзн). Айдар улым, синме бу? Дөм караңгы... Ут кабыз, балам. (Айдар бабасының кулын тота.) Әтиең кайтмадымы? Барысы да эчке бүлмәгә керәләр. Закуан. Мин монда, әткәй! Китмәдем әлегә... Хәлең ничек? М ә г а в и. Ишетми бугай ул сине... Варис (улының сүзен ул чынлап та ишетми). Әтиең китмәгән булса, үзең тыңла, улым... (Авыр сулый.) Карт бабаң әйтә иде... бала — ата-ананың рухын саклый торган сандык ул... ди торган иде. Бала—үткән белән киләчәкне тоташтырып торучы боҗра да. дип өстәр идем. Бала белән бала бер төрле булмый икән шул. Сыер да, елан да бер үк кырда йөриләр.. Тик берсе сөт бирә, икенчесе — агу җыя-. Айдар бабасының күкрәгенә капланып елый. Оныгының битен сыйпый, күз яшьләрен сөртә. Елыйсың түгелме, улым?.. Ташла, егет кеше ич син.. Күз яше күрсәтмә бабаңа... Күз яше, яшьлек — икесе бертуганнар алар... Күз яше ялгыз гына акмый ул. Үзе белән бергә яшьлекне дә агызып алып китә... (Тына.) М ә г а в и (әтисенең күкрәген» иелеп тыңлый). Тагын онытылды- Сулышы бик әкрен... Врачы да килеп җитмәде, ичмасам! Әйдәгез, моннан чыгыйк — әтигә һава кирәк. Чыгалар. Закуан (өзелг»н сүзен дәрәҗә белән дәвам ит»). Так вот... Әллә мин әйтем... М ә г а в и (бүлдерә). Җитәр инде! Күпме чәйнәргә була? Закуан. Ачыклап бетергәнче! Син пожар бетүгә генә кайтып кергәнсең. Зәримә — шулай ук отпадает! Гүзәл — үзең доказать иттең! Берегезнең дә версиягез очы-очка бәйләнми. Круговая порукага охшый! Ә кем кала? 3 ә р и м ә (җен ачуы белән). Син каласың! Закуан (кул селти). Ташлале.. Җитди сүз барганда... Димәк... бер генә кеше тертүе мөмкин... (Әтиләре яткан якка борыла.) М ә г а в и. Ничек телең әйләнә! Шулвакыт Варис картның кулы кинәт идән гә салынып төшә. Әтисенең сүзләрен ш-ътн- бар белән тынлап торган Айдар, бабасы ның вафат булуын аялап тораташ кебек катып кала. Закуан (эчке бүлмәгә ташлама). Ашыкмагыз, үзеннән сорыйбыз без аны! Айдар (коты алынып, әтисенең юлына аркылы теш» һәм... үзе дә квтмәгәндә илереп кычкырып җибәрә). Не надо. папа!!. Дедушка умер