Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДЕМЬЯН ФӘТХИ

Шигырь стиленең яңалыгы, фикерләренең үткенлеге, тасвирлауларының матур- I лыгы белән татар поэзиясендә үзенчәлекле урын алып торган шагыйрьләрнең J. берсе Демьян Фәтхи иде. Ул 1926-27 елларда беренче шигырьләре белән газета-журнал битләрендә күренә башлый. Шагыйрь үз әсәрләрендә көннең кадагына суга торган темаларны — завод-фабрикалардагы тырыш хезмәтне, наданлыкны бетерү өчен көрәшне, авылның яңалыкка омтылуын, кулакларга каршы кискен отпор бирүне һ. 6. яктыртты Демьян Фәтхи (Касыйм Фәтхетдиноа) 1906 елның 10 Октябренда Ульяновск өлкәсе Чардаклы районы Татар Колмаерь» авылында ярлы крестьян семьясында туа. Башта үз авылларында укый, аннан соң Самарадагы Татар-башкорт педагогия техникумына укырга керә. Техникумда укыган елларында шигырьләр яза башлый 1926 елны Демьян Фәтхи Казанга килә һәм Татрабфакта укый. Уку белән бергә ул газета редакцияләрендә дә эшли. 1929 елны шагыйрьнең беренче шигырьләр бәйләме — «Тальян» җыентыгы дөньяга чыга. Озак та үтми. «Металл тавышлары» исемле икенче китабы Мәскәүдә басыла. Демьян Фәтхи барлыгы 6 китап чыгара. Шулар арасында «Бояр урманында» дигәне, берничә талкыр басылып, укучыларның мәхәббәтен казана. Шигырь язудагы кайбер алымнары, рифмаларның сакланмавы Демьян Фәтхинең яңа формалар эзләү белән мәшгуль булуын күрсәтә вакыты белән ул Такташка иярергә, аннан өйрәнерә тырыша. Шагыйрь шулай ук Европа классикларын һем рус язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итә Демьян Фәтхи озак еллар Ерак Көнчыгышта яши һәм анда гади эшче булып төрле эшләрдә эшли, рудниклар, шахтерлар тормышын өйрәнә Себер һәм Ерак Канчыгыш турында күп кенә әсәрләр иҗат ите. Революциягә кадәрге алтын табучы шахтерларның газаплы хезмәтен, коточкыч авыр шартларда яшәүләрен сурәтлеген «Алтын тайга трагедиясеннән» дигән әсәре әнә шул елларда язылган Бу авырлыкларга түзә алмыйча, эшчеләр 1912 елны баш күтәрәләр. Ләкин аларны «кургаш белән сыйлап каршы алалар, салкын тайга кары кан белән кызара» Демьян Фәтхи, Бөек ватан сугышы башлану белән, кулына корал алып фронтка китә Ул алгы сызыкта да дошманнарга каршы кечле нәфрәт белдерел шигырьләр яза һәм фронт газеталарында бастыра Демьян Фәтхи 1942 елгы атаклы Сталинград сугышларында катнаша һәм яралана Яралары төзәлгәч, ул яңадан алгы сафка баса. Сталинград каһарманнары турында поэма яза башлый. Ләкин шагыйрь бу поэмасын төгәлли алмый. Шагыйрь үзенең фронттан җибәргән хатларында коточкыч авыр сугышларда, гигант бәрелешләрдә катнашуын яза. 1943 елгы хатында болан ди «Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен чолгап алып, аларны тар-мар итү. кыру, җир йөзеннән юк итү сугышлары барды. Бу — гигант сугышлар барган, ут-ялкын чорнап алган урыннар. Алар тетрәгән тарихи көннәр һич тә истән чыкмаслар!» Сталинград өчен барган сугышларда Демьян Фәтхи авыр яралана. Өенә — туганнарына язган хатында бу турыда әйтеп үтә «Туганнарым, үземнең исән икәнлегемне, ягъни өченче тапкыр авыр яраланганнан соң. терелеп җиткәнлегемне хәбәр итем Яңадан фронтка—алгы сызыкка китом...» Яралары тезелеп җитү белен, шагыйрь яңадан алгы сызыкка килеп баса һем баһадирларча кереше Явыз немец-фашист илбасарларына каршы автомат тотып атакага күтәрелүче батыр солдатлар һәм офицерлар арасында шагыйрь-солдат Демьян Фәтхи до була Тормышны тирән сөюче, бай хыяллар белән яшәүче талантлы шагыйрь-солдат 1943 елны Кантемироао янында барган сугышта каты яраланып һелак була.