Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әлкәш Ибрай бәете

Сандугачның сайравына Килә еласыларым. Төшләремә дә кермәде Әлкәш буласыларым. һавада йолдыз ничәдер. Ничә баксам күчәдер. Күзем йомсам, күз алдымда Жем-җем иткән шешәдер. Әлкәшләрнең закускасы Кыяр белән кәбестә. Әлкәш күргән михнәтләрне Яза микән фәрештә? Каз йөгерә, каз йөгерә Боты озынга күрә. Башым айныткычтан чыкмый, Борным кызылга күрә... Ж а ныкаем, Җамалым, Белмисең хәл яманын. Кибет ябык сәгатьләрдә Ут эчендә янамын. Кыйблалардин искән җилгә Бөгелә талның нечкәсе. Әнкәемнең биш улыннан Булдым үкенечкәсе. Телеграм баганасы Олы юлга маяк ул. — Абынасыңмы? — дип сорыйлар. Абынмаган кая ул! Уң кашым да тартадыр. Сул кашым да тартадыр. Ике кашым бергә тартса, Баш ялангач кайтадыр Ике юлның арасы, Без кайсыннан барасы? Иртә торсам, гел бер кайгы. Кемнән бер сум аласы? Уфаларга барам дисең. Барсаң, бәгърем, бара тор. Бар нәчәлник эштән кугач. Әлкәшне кем яратыр? Агыйделдән агып килә Аракы шешәләре. Бер көн бакыр, биш көн такыр Әлкәшнең кесәләре. Алларым да бар минем. Гөлләрем дә бар минем. Чалбарымны сатып эчкән Көннәрем дә бар минем. Әнкәй, бәне ник таптың, Ник таптың да ник бактың? Минем бурычларны түләп. Үзең бурычка баттың. һавадагы асыл кошны Куа килә карчыга. Эчмәм дигән көннәремдә Дуслар чыга каршыга. Сибелә сачем, сибелә сачем. Сибелә, җилгә тарала. Я утка сал, я суга сал, Я дуслардин арала. Тау астында киң дала, Җиләк җыя бер бала. Әлкәш булмас булса гына Тусын икән ир бала. Түтәлләрдә үсеп калды Утырткан суганнарым. Әлкәшләр йортына салды Бәйләп үз туганнарым. Таш кибеткә шәраб кайтса. Барлык әлкәш җыелыр. Алар булып, мин бул мае ам. Бәгырьләре кыелыр. Больницаның бакчасы. Тимер биктә капкасы. Бер шешәдән эчкән дуслар Бәхил булсын барчасы