Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ ПРЕДСЕДАТЕЛЬ

Рөхсәт тә сорап тормыйча, кемдер председатель ишеген каерып ачты Бусагада * Күтәрелгән чирәм »дәге Щукарь дәдәйгә тартым бер карт пәйда булды. Бүреген баш очына гына элгән, изүе ачык, күзләреннән җорлык, шуклык чәчелеп тора. Янында ниндидер карчык та бар — Рәшит Габделхакович, язылышырга килдек менә, тиз генә оештырып җибәр әле—диде карт Председатель кулын гына селтәде: ■— Евсей Калистратов ич, эш тыгыз, зинһар өчен йомышыңны тизрәк әйт әле. — Әллә ышанмыйсыңмы? Картның күз тирәсенә җыелган вак сырлары йөзенә сибелде, шунда ук карчык киң итәкле күлмәк кесәсеннән саргаеп беткән бер кәгазь кисәге алып, өстәл өстенә китереп салды — Улым, менә шушы язуның күчермәсен алырга ие! — И, Евсей дәдәй. Евсей дәдәй,—дип. Рәшит Габделхакович башын чайкап торды.— мондый үтенечләрне секретарь башкарганын беләсең ләбаса инде Карт председательнең каршысына ук килеп басты: — Хак тукымыйсың, иптәш Рәхимов, сәвит башлыгы барысына да хуҗа, аннан башка поселокта кыл да кыймылдарга тиеш түгеп, без сине шуның өчен сайладык, белдеңме? Алар чыгып китүгә, хушбуй исләрен җилләтеп, бүлмәгә ыспай гәүдәле бер яшь ханым керде. — Авылдан әниемне алып килергә булдым, пропискага рөхсәт язуы кирәк,— диде ул. Аның бөтен килеш-килбәте, йөз торышы: каршы төшеп маташмагыз, барыбер мин дигәнчә булачак, дигән мәгънәне аңлата иде. Председатель хәтта бер мәлгә аптырабрак та калды шикелле. — Әниегезнең үз йорты бармы соң’ — Йортны әтигә калдырабыз, эчә ул, яшәсен ялгызы... — Алар язылышкандыр бит9 Без гаиләләрне тарката алмыйбыз — Мин жалу язачакмын' — Ихтыярыгыз. — Әнисен яздырып, зуррак фатир эләктереп калмакчы,— диде Рәшит, тәкәббер ханым артыннан ишек ябылуга.— кызганычка каршы, андый хәйләкәрләр бер ул гына түгел — Евсей дәдәйне үпкәләттең ахрысы,— дидем председательгә, нигәдер күңелгә ошап калган иде ул. — Әйбәт карт.— диде Рәшит елмаеп.— гаҗәеп актив кеше, поселок хәлләрен минутында җиткерә мәгәр, тик менә артык шук. карт-корыга һич тынгы бирми, хәзер әнә. аның коткысы белән бар булган документларының күчермәсен ала башладылар Кама Аланында пенсионерлар проблемасы, беренче карашка булмаска да тиеш кебек үзе, чөнки төзелештә яшьләр эшли. Шуңа да карамастан, бу проблема бар. ник дисәң. АЭС төзелү уңаеннан ике авыл күчерелде, ул авылларда исә нигездә өлкән яшьтәге кешеләр генә торып калган иде Р Марат Әмирханов хәзер аларның шактые поселокта яши Йорт-җир. абзар-кура мәшәкате юк. ә вакытны үткәрергә кирәк! Үз эшчәнлегендә поселок советы бу үзенчәлекне дә күз уңыңда тотарга бурычлы, билгеле Болары сүз уңаенда, ә без. дөресен әйткәнгә, башкарак гозер белән керүчеләрне көтә идек. Һич югында район оешмаларыннан телефон шалтырарга тиеш иде. Рәшит Габделхакович сәгатенә күз төшереп алды да. алдында яткан кәгазьне тагын бер кат җентекләп укып чыкты Әлеге кәгазьдә нәрсә язылганын ул түгел, мин дә яттан белә идем инде поселок территориясендәге рөхсәтсез салынган вак корылмаларны өч көн эчендә сүтеп бетерергә Бу карар белән һәр корылма иясен таныштырып, имзаларын алырга. Кайберәүләр санга сукмый әлеге карарны үтәр әле дип уйлыйлар, күрәсең Андыйларның корылмаларын махсус комиссия катнашында җимерттерергә туры килә Бу хәл председательне бик борчый иде. ашыгычлык күрсәтелмәдеме, кешеләрдә ризасызлык тумасмы? Шул ук вакытта мәсьәләнең икенче ягы да бар. күпләр поселокта тәртип юк дип зарлана. Ә ул чыннан да шулай Әйтик, аз гына яңгыр явып китсә дә. озын кунычлы итекләр аяктан төшми, язгы-көзге көннәр хакында әйтеп тә торасы юк Хәлбуки, юлларны, тротуарларны асфальтлау өчен меңәрләгән сум акча тотылган Тәҗрибәсезлек, беркатлылык шулай инде ул, кайсы яктан булса да китереп суга. Төзүчеләрнең тасма теленә артыграк дәрәҗәдә ышанып җибәрде шул, янәсе, без заман каласы салабыз, кварталлар эчендә бернинди койма, киртә-миртә булырга тиеп түгел, бу рольне яшеллек үтиячәк Яшеллек дигәнен үстерәсе дә бар бит әле аның Дөрес, һәр язны, һәр көзне күп- ләп-күпләп агач утыртапар. ә тернәкләнгәннәрен бармак белән генә санарлык Хәзер поселокта дистәләгән йортлар күтәрелеп чыкты, аларда меңнәрчә кеше яши. тик әле булса тулысынча әзер квартал юк Кама Аланы Чибәркәйләренең дә биек үкчәле түфлиләрен киеп йөриселәре киләдер ләбаса?1 Соңгы вакытта менә шушы уйлар борчый председательне Депутатлар белән җентекләп сөйләшкәннән соң поселокны төзекләндерү мәсьәләсен, сессиягә куеп, махсус тикшерергә дигән нәтиҗәгә килә Билгеле, кай- берәүләргә ошап бетми — Урман кискәндә, йомычка оча инде ул,— дип кинаяле итеп аклана сессиядә •Тататомстрой* идарәсе начальнигы — Без заказчы, монда без хуҗа! — Монысы АЭС дирекциясе вәкиле сүзләре Председатель сессиядә утлы күмер өстендә утыргандай хис итә үзен, кызып китеп, эшне харап итмәсәм генә ярар иде дигән уй бөтерелә аның башында. Салкын канлылык, түземлелек, саллы дәлилләр — менә аның таянычлары, һәм беренче сорау — Сездә эшче кочләр җитәрлекме, Михаил Исакович"’ Идарә начальнигы бу нинди урынсыз сорау дигәндәй председательгә сәерсенеп карый — Аның кайчан җиткәне бар7 — Алайса нигә соң япь-яшь хатыннар өйләрендә утыра' Үхтәренең төзүче һөнәре дә бар — Яшь бала карыйлардыр — Ә сез 320 урынлы балалар бакчасын төп-төгәл егерме дүрт ай буе салдыгыз һәм моны да бик зур казаныш итеп саныйсыз Ә беләсезме, поселокта хәзер балалар бакчасына ничә гариза бар7 Меңгә якын Инде килеп мәктәп мәсьәләсенә тукталыйк — Җитәр, болай да аңлашыла Башка орылып-бәрелүче табылмый, сессия уңышлы үтә Кама Аланы -Прикамский* совхозының ерак бер бүлекчәсе генә иде. Авыл советы — 12 чакрымдагы Ширәмәттә Хәер, авыл советы гына түгел. Түбән Кама район советы да башта төзүчеләрнең эшенә күзәтчелек итмәде, анда нигәдер җир бүлеп бирү белән миссиябез үтәлде дигән ялгыш карашта торалар иде Нәрсә телим, шуны яшлим чире әнә шулай яман гадәткә әйләнде Әйтик, ком-таш кирәк булуга. Камага аяк сузып утырган мәһабәт тауны «кимерергә» тотыналар, җитмәсә ике урыннан бит әле. рәсми оешмалардан ник бер каршы килүче табылсын7 Хәзер поссовет анда шәхси машиналар өчен гаражлар салдыру хәстәрен күрә Рәшит Рәхимов Сарман районының Ләшәү-Тамак авылында туып үскән. Минзәләдә педучилище бетергәч, балаларга белем биргән, комсомолда, партия райкомында эшләп алган. Горькийдагы югары партия мәктәбендә укыган, аннан соң җиде ел рәттән Түбән Кама районының Родина» совхозында парторг Кыскасы, кендеге белән авылга береккән кеше. Менә шушы хәзинә белән КамАЗ. БАМ. Атоммаш кебек гасыр тезелешләрендә азау ярган, абруй казанган төзүчеләр белән җитәкчелек итәргә алына Рәхимов Бу урында бер нәрсәгә ачыклык кертергә кирәктер, мөгаен укучыларда төзүчеләр гел кирегә генә каералар икән дигән фикер калмаска тиеш, чөнки баштагы чорда һәркайда авыр: КамАЗда да. Түбән Камада да шулай булды ул Тик төзүчеләр, кагыйдә буларак, беренче чиратта төп объектка, бу очракта АЭСка. күбрәк игътибар итәләр. Социалькультура Һәм көнкүреш корылмалары икенче пландарак кала. Каршылыклар нигездә менә шушы җирлектә туа да инде. Бу көн минем хәтердә дә уелып калган. 1983 елның 10 феврале иде Җилсез дымык көн Томандай сыек болыт җиргә ак мамыкларын коя. Алар үз көйләренә тын гына сибеләләр дә сибеләләр — Их. рәхәтләнеп ауныйсы иде шушы яшь кар өстендә! — Сессия үтсен инде,— дип көлде әңгәмәдәшем мастер Садыйков,— председатель сайлыйсы бар бит әле. Шул вакыт клуб янына УАЗ машинасы килеп туктады. Аннан калын гына гәүдәле, тулы битле, кысыграк күзле бер кеше төште, кашы, чәчләре сумала кебек кара. — Мәктәп кайда икән, белмисезме? — дип сорады ул һәм җавабын алгач җәтҗәт атлап шул якка таба китеп барды. Бу Рәхимов булып чыкты, оештыру сессиясендә аны поссовет председателе итеп сайладылар. АЭС шәһәрчегенең Кама Аланы поселок советының беренче председателе Беренче булу — һәрвакыт дәрәҗәле диләр Ихтимал, ул шулайдыр да. әмма беренчелекне акларга да кирәк бит әле. Фәкать авыл мәшәкатьләре белән генә яшәгән кешегә әлеге вазифа гади урын алыштыру гына түгел. бу бөтенләй башка, яңа эш Монда инде саф авылчалык ярап та бетми. Әйтик, шул ук сабырлык чамадан артып китә икән, ул үзенең торгынлык кебек антиподына да әверелергә мөмкин. Яңа төзелештә кайчак мәсьәләне бик оператив рәвештә хәл итәргә туры килә. Мәсәлән, әгәр поссовет вакытында чаң суккан булса, әлеге тау җәрәхәтләнмәс иде, һич югында икенче өлеше сакланыр иде — Мәктәп мәсьәләсе тәмам акылга утыртты,— дип хәтеренә төшерә хәзер председатель,— шактый чиләнергә туры килде. Төзелеш башланганда Кама Аланы сигезьеллык мәктәбенә 32 укучы йөри, аннан соң аларның саны айдан-айга артып бара. Торак йортның мәктәп өчен бүлеп бирелгән өлеше җитми башлый, хәтта поссоветның үз бүлмәсе дә класска әверелә. Бу вакытта 1568 урынга исәпләнгән урта мәктәп бинасына нигез салынган иде инде Өч көнгә куян тиресе дә чыдый дип уйлыйлар монда киләчәге ышанычлы булгач, бүгенгесенә генә түзәргә мөмкин. Ә уку елы төгәлләнергә атна-ун көн кала, поссоветта телефон шалтырый. Төзелеш идарәсеннән икән. — Рәшит Габделхакович, мәктәптән бушаган бүлмәләрдән безгә дә өлеш чыгарырсыздыр, шәт,— ди профком председателе. — Бапаларны кайда укытырбыз? — Яңа мәктәпне ни өчен төзибез соң без? — Ышан син һавадагы торнага — Хафаланмагыз, Рәшит Габделхакович. мәктәп беренче сентябрьгә әзер булачак! Тагын берничә көннән поссовет әлеге объектта кешеләр санын 500 гә җиткереп, эшне өч сменада оештыру турында карар чыгара. Мондый ашыгыч чаралар һич тә нигезсез булмый Ник дисәң, унбиш айда 1614 мең сумлык төзү-монтаж эшләренең 700 мең сумы гына үзләштерелгән Хәзер исә эшнең иң четерекле осталык кына түгел, зур түземлек тә сорый торган өлеше калган. Һәм боларның барысын да июль-август айларында башкарырга кирәк. Мөмкинме бу? Районда үткән бер киңәшмәдә Рәхим оөны урыныннан торгызып бастыралар — Мәктәптә эшләр ничек бара9 — дип сорый аннан райбашкарма комитеты председателе — 1 сентябрьгә өлгерәчәк' Киңәшмәдән соң «Тататомстрой• идарәсе начальнигы Вайнер дусларча ягымлы итеп Рәшитнең аркасыннан кага — Рәхмәт, батырмадың.— ди ул — Нигә, дөрес әйтмәдемме әллә9 — Дөрес, ни әлбәттә, дөрес Мондый икеле-микеле җавап председательне шиккә төшерә, тиз арада мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәк, дип уйлый ул һәм. Түбән Камадан кайтуга, АЭС дирекциясеннән мәктәп төзелешенә кураторлык итүче Александр Голышев белән шунда юнәләләр Каерылып ташланган тау-тау балчык, кәс өемнәре арасыннан мәктәп бинасының өске катлары гына күренеп тора, кая ул машина белән, җәяүләп үтү өчен дә альпинист осталыгы таләп ителә, ялгышрак бассаң, мәтәлеп китүеңне көт тә тор Бина эче исә тагын да начаррак тәэсир калдыра, урыны-урыны белән хәтта түбәләр дә ябылмаган, һәр тарафта тәртипсезлек, хуҗасызлык — Бу хәлендә объектны 1 нче сентябрьгә чуртан балык кодрәте белән генә өлгертергә мөмкиндер,— дип куя куратор — Алай өздереп әйтмәгез.— дип аңа каршы төшә прораб.—кешеләр җитәрлек булганда — Хәзер ничә кеше эшли? — Прорабны председатель бүлдерә — Йөз егермеләп Кичке сәгать биштән соң төзелеш бөтенләй тынып кала икән, чөнки эш бер генә сменада оештырыла Менә сиңа вәгъдә, менә сиңа карар' — Борчылмагыз. Рәшит Габделхакович — дип юата аны Вайнер.— уку елына мәктәпнең бер блогын булса да өлгертәчәкбез Төп башына утырту дип. халык шушындый хәлләрдә әйтәдер Әле ярый иске мәктәпкә тимәгән идек дип куана Рәшит монысына баш җитте Кешеләргә, сүз дә юк. ышанырга кирәк Үзара мөнәсәбәт шуңа нигезләнергә тиеш Рәхимов нәкъ менә рухи якынлык ягында тора да инде Ләкин рәсми кешенең рәсми булуы да зарур Бу— хакыйкать Тик аңа төрле кеше төрлечә килә. Рәшит Габделхаковичны. мәсәлән үзе әйтмешли мәктәп вакыйгасы тетрәткән Бу очракта әлеге вакыйга мөлдерәмә тулы чиләккә тамган бер тамчы ролен үтәгән һәм чиләктәге су ташый башламасынмы' Беренче булып моны балалар бакчасын төзүчеләр сизеп ала Әйтик алар объектка вакытлы юл салу урынына машиналарын торак йортлар арасыннан йөртәләр. Бөтен тирә-як балчыкка батып бетә, урыны-урыны белән асфальт кубып чыга, кешеләргә уңайсыз. Бер кисәтә бу хакта председатель, ике, өченчесендә милиция җибәреп, машиналар йөртүне тыйдыра Аңлашылганча, телефон шалтыравы да озак көттерми Түбәндәгечә сөйләшү булып ала — Рәшит Габделхакович. ни эшлисең9 Саботаж ич бу? — Поссовет карарын үтәмәү саботаж түгелме? — Бакчаны тизрәк өлгертергә кирәк дидең бит' — Ә аны башка корылмаларны вату-җимерү исәбенә җиткерәбезмени9 — Соңгы мәртәбә әйтәм, Рәшит Габделхакович. ал каравылыңны — Юк. сезгә башта юл ясарга туры килер Гадел таләп куйганда, аяк терәп сөйләшеп була анысы, телефонның аргы башындагы начальник та. чәбәләнеп, әллә ни майтарып булмасын аңлый, күрәсең, сәгать ярымда юлга балчык эттереп эшне төгәлләп тә куялар Өч-дүрт айга сузылган сүз боткасы әнә шулай җиңел генә төгәлләнә Каймакта таякны тоткан урыныннан сындыру да хәерлерәк шул Тиздән поселокта ашханә, азык-төлек, яшелчә кибетләре сафка баса, нәниләр өчен йөзү бассейнлы чыныктыру пункты, яларга ук сөт кухнясы җиһазлана, музыка мәктәбе ачу хәстәрлегенә керешәләр Кама Аланының, административ берәмлек буларак, тагын бер үзенчәлеге шуннан гыйбарәт биредәге уннарча оешманы поселок Советы бер җепкә теркәп тора Брежневта, әйтик. Зәйдә. Түбән Камада төзелеш эшләре белән турыдан-туры партиянең шәһәр комитетлары, шәһәр Советлары шөгыльләнде. контрольлек итте, кирәк чакта ярдәмен күрсәтте Төзелеш оешмаларының да баш подразделен иел әре шул шәһәрләрдә урнашкан иде Җыеп кына әйткәндә, җитәкчелек урында югары дәрәҗәдә тәэмин ителде Кама Аланында исә бөтенләй башка хәл. ул читтә тора. Һәм мондый шартларда гомуми мәнфәгатьләрне яклау поселок советы өстенә төшә. Без Рәхимовның әлеге четерекле эшкә нинди хәзинә белән алынганын әйткән идек инде Бу урында В И Ленинның бик акыллы сүзләрен китерәсе килә “Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп».— дигән иде ул. Кама Аланы поселок советының беренче председателе, безгә калса, белергә теләве белән алдыра Үзгәрә Рәшит, тора-бара ул мондагы иң тынгысыз кешегә әверелә. Казан урамнарында да тап буласың аңа. Түбән Кама, Брежнев шәһәрләрендә дә еш очрый, һаман каядыр ашыга, ниндидер мәсьәләне хәл итү артыннан йөри — Минем кебек соранып йөргән кешеләрне бик өнәп тә бетермиләр инде аны.— дип куя ул сүз арасында. Өнәү-өнәмәү мәсьәләсе, кем әйтмешли, ике яклы Тик шунысы көн кебек ачык иртәме-соңмы, кемнең кем икәнлеге барыбер ачыклана ул. Абруй алып киләме бу ачыклык, өметсезлек яки битарафлыкмы — анысы инде кешенең кылган эшенә бәйле. Рәхимовка килгәндә исә. әйдәгез, бер мисалга мөрәҗәгать итик АЭС директоры Лев Николаевич Журавлев үзенең төгәллеге, интеллигентлыгы белән аерылып тора, сөйләшенгән вакытка, ник таш яумый шунда кабул итәчәк, чәе дә һәрвакыт әзер булыр Тик монысында киңәшмә җыйган иде. алай да секретарьга әйтеп куйган турыдан-туры киңәшмәгә керсен Бүлмәгә кергәч, барысы да аңлашылды: сүз поселокны җылылык, су белән тәэмин итү турында бара Мәсьәләне төпле рәвештә хәл итү өчен проектта каралган котельныйны өлгертү зарур. — Төзүчеләрне кысарга вакыт, объект сафка басарга тиештер бит инде, ниһаять.— дип торып басты чәрелдек тавышлы бер инженер. — Кызмагыз әле. зинһар. Вадим Борисович.— диде аңа директор,— сез миңа шуны әйтегез: төзүчеләрне проект документлары белән тулысын- ча тәэмин итә алабызмы’ — Икеле. — Миндә бер тәкъдим бар,— диде зур күзлекле юантык кеше,— вакытлы котельныйга тагын ике казан монтажларга! — Эшлекле тәкъдим.— диде Лев Николаевич,— тагын? — Бу мәсьәләне поссовет белән килештерми ярамас.— Бу сүзләрне поселок советында 'Без заказчы, монда без хуҗа!» — дип күкрәк каккан иптәш әйтте Менә бит кеше ничек үзгәрә. Моны КПСС Үзәк Комитетының апрель Пленумыннан соң киң рәвештә кулланышка кергән «кеше факторымның бер реаль чагылышы дип тә аңларга кирәктер, мөгаен Чөнки «кеше факторы» җитештерү сферасының гына түгел, идарә итүнең дә асылын тәшкил итә Җитәкченең компетентлыгы, абруе бик зур роль уйный Әгәр Кама Аланына тагын бер мәртәбә барып чыкмаган булсам, бәлки язмам шушы эпизод белән төгәлләнер дә иде Кешене ныклап белү өчен аның белән бер пот тоз ашарга кирәк дип. юкка гына әйтмиләр Бу юлы бөтенләй икенче ягы белән ачылып китте Рәшит Көн кичкә авышкан иде инде Кама аръягындагы челтәр болытларга алсу төс куна башлаган биткә, чәчләргә сыйпалып сизелер-сизелмәс кенә талгын җил исеп куя. Өттергеч эсседән соң тирә-як ниндидер сихри тынлыкка чумган, атлаган саен атлыйсы килә Яшел чирәм түшәлгән тар сукмак мине үзәнлекләр, уйсулыклар аша тау сыртына алып чыкты Аста әрәмәлек, тагын да арырак чал Чулман Көмеш су өстендә бүрек кадәре генә булып балыкчы көймәләре күренә Ялгыз имән янында озын гына буйлы бер кеше басып тора, 7-8 яшьләрдәге малай да бар. күрәсең, улы, әти кеше, кулларын алга суза-суза, аңа нидер аңлата. Әлеге күзәтченең килеш-килбәтендә таныш чалымнар шәйләдем — Рахимов ич! — Нинди җилләр ташлады’ — дип каршы алды ул мине. — Хозурланып йөрим Ә сез’ — Бүген җәмгыятькә файдалы эш эшләдек.— диде Рәшит улының башыннан сыйпап,— бәрәңге өйдек, әниләре Казанда белемен күтәрә, укытучы ул, кайткан җиренә эш бетеп торсын, шулаймы. Рушат’ Малай ияген кагып куйды. — Монда кадәр килгәч, чишмә суын да авыз итеп карагыз инде,— диде Рәшит Без тауның, аш ала-аш ала, текә ярга әверелгән ягына атладык. Дистәгә якын вак чишмә бар монда Бер ишесе таш арасыннан саркый, кайберләре ком бөртекләрен кайнатып астан бөркелә Суы саф, чиста. Тешләрне камаштырырлык салкын Балачактагы кебек чишмә өстенә ятып су эчтек Ул арада Рәшит җырлап җибәрде: ' Чылтырап аккан чишмәгә Суга дип килгән идем... — Рәшит, сез шигырьләр дә язасыз, ахры, шулаймы’ — Үзем өчен генә сызгалыйм шунда. Поселок янында дүрт чишмә бар, аларны чистартып, тирә-юньнәрен бизәп куярга уйлыйбыз,— дип сөйләп китте Рәшит.— конкурс игълан иттек, кешеләр бик теләп алынды Иртән иртүк Евсей дәдәй. кулына ниндидер төргәк тоткан бер карчыкны уңына салып, поссоветка менеп килә иде инде. Бүреге элеккечә баш очында гына эленеп тора — Марфаның би-и-к җитди язулары табылды бит әле,—диде ул мутланып,— күчермәләрен юнәтергә кирәк менә Евсей Калистратович кинәт бүленеп калды Яныбыздан көлешә- көлешә бер торкем яшьләр узып бара иде Көнләшеп, тә яратып та. горурланып та карый иде карт аларга