Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дөнья тыныч...

 

Кичке тынлык, кичке эңгер, Әкрен генә җырлый кемдер Булмас җырны ишетмәгән, Ачык калган ишекләрдән Йорттан-йортка моңы йөрер, Күңелләргә шатлык керер — Дөнья тыныч, иминлек. Шомландырмый алсу офык, Таңнар атса — шом, курку юк, Кичләр җитсә— яна шәфәкъ, Алсу кояш байый фәкать. Җилләр йоклый тирәкләрдә, Гамь-хәсрәт юк ' йөрәкләрдә — Дөнья тыныч, иминлек. Әмма дөнья кыл тартылган, Көн үтсә дә көн артыннан, Бәллүрдән дә бәллүр дөнья — Әй кешелек, бул син уяу! Юкса кемдер сиздерми дә Бер орынган бер мизгелдә Коелып төшәр дөнья-бәллүр... Кешелек, син сак була күр! Шул куркыныч... Ә бүгенгә дөнья тыныч