Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬЛӘРГӘ ӨМЕТ

Бу әсәрнең кулъязмасын укыр-укымас төрле урыннарына күз салгалап утырганда иң башта араларның чамасыз ераклыгы күзгә чалынды: әллә найлардагы ком чүле, меңнәрчә километрларга сузылган тимер юллар. Казан, үзебезнең якның Теләчәсе, авылның инеш яры... Ә хикәя бер табакка да тулмаган. Шундый кеп-кечкенә әсәрне меңнәрчә километрларга сузу шулкадәр үк кирәк булдымы икән?..
Укыргамы, әллә кирәкмиме, берәр «өмет» бармы?
Әмма, ни гаҗәптер, хикәя үзен «укыта» иде Башта бер бите, аннары башка битләре... Болайга киткәч, әсәрнең бу сыйфаты белән исәпләшмичә ярамый, аңа игътибар итмичә һич тә мөмкин түгел иде. Чөнки, ахыр чиктә, әдәби әсәр укылсын өчен языла, аның укучыны үзенә җәлеп итә алуы — төп сыйфатларыннан берсе ләбаса.
Нәрсәсе үзенә тарта, әсәрнең нинди «сөйкемле сөяге» бар?
Укый торгач, хикәядән күңел түренә үтеп кереп рухи дөньяның нечкә кылларын чиертә торган ниндидер бер ягымлы, йомшак җылылык сирпелә башлавын сизәсең. Ком чүлендә кырыс солдат хезмәтендәме ул, поездда иксез-чиксез далалар кичәме, туган йортына кайтып төшкәч, язгы ташу җимереп киткән яр буйларын ныгытамы — кайда гына булмасын. солдат егет һәрдаим күңеленнән әнисе белән сөйләшә, уйларын-тойгыларын аның белән уртаклаша, киңәшә, сугышта үлеп калган атасының, кыен тормыш юллары үткән әнисенең башларыннан узган гыйбрәтле хәлләрне, үзе яшәгәндәй, күңеле аша уздырып эчке дөньясын баета. Солдат егетнең ата- анасына булган кайнар мәхәббәте, аның йөрәк җылысы булып укучыга да килеп җитә. Улының хыялында күптән вафат булган атасы да телгә килә. Ул мәңгелек ут ялкыныннан улына васыять сүзләре белән дәшә.
— Җир шары әле һаман да тыныч түгел. Уяу булыгыз! Җир астыннан мәңгелек ут
булып бәреп чыккан безнең йөрәгебез ялкыны сезгә шул турыда искәртеп торсын! — ди.
Билгеле инде, мондый авазны ишетә белгән егетне буш кешегә санап булмый, ул иске нигезгә яңа хуҗа булып кына да кайтмый. Юк, ул туган иленең иминлеген саклап калу өчен җанын да кызганмаган солдат әтисенең лаеклы варисы булып, ата-бабадан калган бай рухи хәзинәне үз күңеленә кадерле мирас ■ итеп сеңдергән киң карашлы, батыр йөрәкле замана егете булып гәүдәләнә.
Бу хикәя әйтеп бирергә теләгән фикеренең әһәмиятле булуы, үзенә җәлеп итәрдәй әдәби кыйммәте булуы белән укучыда уңай караш тудырса кирәк. Әмма шул ук вакытта хикәя яшь авторның әсәрне язганда нинди кыенлыклар кичерүен күз алдына китерү ягыннан да игътибарга лаеклы.
Аларның берсе — авторның хикәяне иҗат итү өчен кирәкле булган «төзү материалына» — тормыш вакыйгаларына мөнәсәбәте, дөресрәге, алар белән «тартышуы». Әдәбиятчылар арасында: «Бер роман язу өчен ун романлык тормыш материалы кирәк була».— дигән күптәнге тәгъбир йөри. Әнә шул ун өлештән бер генә өлешен, иң кирәген генә сайлап алу автордан шактый ук осталык таләп итә. Бу әсәрне язганда да автор әнә шундый кыенлыклар кичергән Аңа хикәяне язу уңае белән күңеленә килгән һәммә вакыйга һәм күренешләр дә: ком чүлендә походта йөрү дә. уйлана-уйлана поездда кайту да, әнисенең бала чагында сеңелесе белән җиләккә барулары да (дөресен генә әйткәндә, монысы, А. Чехов әйткәнчә, атарга тиешле булып та атмый калган мылтык булып чыга), ачлык ел да. әнисенең ничек кияүгә чыгуы да һәм башка бик күпләр — һәммәсе дә бик кирәкле, бик әһәмиятле, аларсыз хикәяне һич тә язып булмый кебек тоела. Әйе, шулай тоела. Әдәбиятка беренче аяк басканда күпләрнең башыннан узган хәл бу. Шунлыктан, хикәя авторының вакыйгалар, истәлекләр басымына каршы тора алмавын вакытлы бер хәл дип, осталык үренә менеп барганда узыла торган бер баскыч кына дип карарга кирәктер Килер бер еакыт, тәҗрибә туплый тәшкөч. мондый хикәя языр ечен авторга ком чүлләре дә. кырык-илле елга артка чигенүләр дә кирәк булып чыкмас, бу хикәядә укучыга җиткерәсе фикерен ул җыйнак кына, үтемле генә итеп яр буена казык каккан арада да әйтеп бирергә өйрәнер Әнә бит талантлы драматург булу, романнар авторы булу естенә новеллалар остасы буларак та танылган зур әдип — Шәриф ага Камал нинди җан тетрәткеч зур фаҗигане дә кечерәк кенә бер өй эченә, хәтта идәндә аунап яткан бер төймәгә дә сыйдыра алган.
Паровозны корыч аргамакка, узып баручы поезд тәрәзәләреннән чагылып калган күренешләрне кинокадрларына охшатуны мин матур әдәбиятта яңалык дип әйтмәс идем. Андыйлар еш кабатланып тора. Хәер, әдәбиятка яңа килгәндә — язганда булгалый андый хәлләр. Тапкыр сүзләрне, отышлы чагыштыруларны һәммәсен дә үзең уйлап таптың кебек хис итәсең. Бер әсәремне язганда мин, бик тә отышлы күренеш табуыма куанып, бер карчыкның кул аркасына төшкән кояш шәүләсен икенче кулы белән бик рәхәтләнеп сыйпап утыруын язган идем. Ләкин шунда ук бу күренешнең каләм очына ничектер бик ансат килеп төшүе, шуның өстенә, бик кыйммәтле «табыш» булуы күңелгә шик салды. Ай-Һай, үземнекеме икән? Бүтән берәр әсәрдән килеп кергән булса? Эзләнә, искә төшерергә тырыша торгач, ачыкланды бу
образ минем алдымдагы кәгазьгә М. Горь- кийның әллә кайчан ук укылган бер әсәреннән килеп «кунган», имеш. Билгеле, бу куанычны сызып ташлавы бик кыен булды. Ләкин нихәл итмәк кирәк? Иҗат сүзенең тел мәгънәсе яңаны тудыру бит, башкаларны кабатлау
Нурислам Хәсәнов әсәренең тәҗрибә җитеп бетмәүдән килә торган кайбер җитеш- сезлекләре янында уңышлы яклары да аз түгел. Мәсәлән, миңа аның башта әйткәннәрдән тыш тагын ягымлы, йомшак тел белән язуы ошый. Ул сүзгә дә саран түгел. Яшь автор моңарчы халык телендә сакланып килгән, хәзергә әле еш кулланудан шомарырга өлгермәгән аерым сүз һәм гыйбарәләрне дә тәмен, кадерен белеп нәкъ үз урынында куллана, тормыш детальләрен күрә белә, аларны укучы күңеленә үтеп керердәй итеп әйтеп тә бирә. Мәсәлән, күңеленнән әнисе белән сөйләшкән бер урынны ул болай тасвир итә: «Мин арба артыннан этеп барам. Үрләргә җиткәч син: «Улым, арурак этә төш!» дисең...»
Телгә бай булу, телнең мөмкинлекләреннән дөрес файдалана белү — язучыга иң кирәкле сыйфатларның берсе. Мәгълүм булганча, шундый бер хакыйкатьяшәп килә: ярлы, начар тел белән яхшы әсәр язу мөмкин түгел.
Бу хикәя турындагы фикерләрне йомгаклап әйтәсе сүз шул: без. өлкән буын кешеләр, яшьләр иҗатына зур өметләр баглыйбыз, киләчәктә алардан берсеннән-берсе уңышлырак яңа әсәрләр көтәбез.