Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ФОЛЬКЛОРИСТИКАСЫНЫҢ ЯҢА КАЗАНЫШЫ


Аерым бер фәннең үз объекты булган кебек, аның үсү, камилләшү законнары, шул законнарның үз юнәлеше дә була. Икенчерәк итеп әйткәндә, теге яки бу фән үзе өйрәнә торган объект фактларын барлау, аларның санын ишәитүдән тыш, үзенең методикасын— тикшерү өйрәнү алымнарын эзлекле ревизияләргә, шулай үз-үзен анализлау нәтиҗәсеннән чыгып төзәтенә, хаҗәте булса, үзгәрә барырга тиеш дигән сүз. Шуннан башка аның дөрес һәм нәтиҗәле үсүе мөмкин түгел. Бер караганда, мондый максаттан чыгып язылган махсус хезмәтләр билгеле фән- нең үз эчендә генә, хәтта «арткы чола- нында» казынуы кебегрәк тоелыр. Тео- ретик әзерлексез укучыларда (кайбер
очракларда консерватив фикер йөртүче яисә күнегелгән традиция кысаларыннан чыкмыйча гына гамәл кылырга өйрәнгән белгечләрдә дә!) андый тикшеренүләр хакында: «Моның ише укучылар даирәсе тар хезмәтләрнең кемгә кирәге бар?»— дигән шикелле сорауларның тууы ихтимал
Бу мәсьәләне нигезсезлеге хәзер апачык күренеп тора торган «иске» бәхәсне кабат хәтерләп тору очраклы түгел. Чөнки бездә кайчандыр «кибернетика ул буржуаз мода», яисә фәндә «структураль, формаль ысуллар белән шөгыльләнү ул идеалистик сазлыкка бату» ише «күсәкле хөкемнәр» аз яңгырамады Нәтиҗәдә гуманитар фәннәребезнең кайбер махсус тармак-лары га дә ти фактлар туплау, яисә җыелган фактларны тасвирый рәвештә җиңелчә анализлау, чын теоретик анализны исә ашык-пошык кына оештырылган социологик схематизм белән алмаштыруга кайтып кала язды. Чын сәнгать әсәрләрен читтә калдырып, урта кул декларатив әсәрләрне күккә чөеп мактаулар менә шушы тенденциянең бер гәүдәләнеше иде. Фольклористикабызда да бу күренеш үзен сиздереп килде Мондый хәлнең бер тискәре нәтиҗәсе итеп, халык авыз иҗаты әсәрләрен классификацияләүдә яшәп килгән буталчыклыкларны, мәсәлән, язма әдәбият әсәрләрен халык иҗатыннан аера алмау, бер төркемгә караган текст
ларны бөтенләй башка жанр кысаларына кертүләрне, ниһаять алдан әзерләп куелган хөкемнәргә җайлы мисаллар гына чүпләү белән чикләнүне күрсәтергә мөмкин. Бу очракта классификация мәсьәләсендәге кимчелекләрне мисал итеп алу һич тә очраклы түгел фольклористикадагы классификация ул, кайберәүләр уйлаганча, формаль мәсьәләләр белән булашу түгел, бәлки теге яки бу текстның фольклор истәлекләре системасындагы һәм тарихи-иҗтимагыи, һәм жанр-типоло- гик урынын дөрес билгеләү, шуннан чыгыл, һәр текстның сәнгатьчә, димәк, тормышча кыйммәтен гадел ачыклау дигән сүз
Әмма, бәхеткә каршы, мондый берьяклылыкларга вакытында чик куелды оигрәк тә соңгы унбиш-егерме ел эчендә гомум совет филологиясендә, җөмләдән татар әдәбияты белеме һәм фольклористикасында да. халык авыз иҗаты әсәрләрен әтрафлап өйрәнү. Фактларны эзлекле рәвештә туплау, текстларньң күләмен ишәи- тү, аларның социаль-иҗтимагый кыйммәтләрен төрле яклап ачу, чын сәнгать әсәрләрен пропагандалау белән бергә әлеге истәлекләрнең кайбер төрләрен структураль, типологик хәлдә һәм. өйрәнелә торган материалларның барысын бергә җыеп дигәндәй, система рәвешендә тикшерү тернәкләнеп, җанланып, хәтта гөрләп үсеп китте Консерватив фикер йөртүчеләрнең «бу мода гына» дип сукрануларына, «тиздән бетәчәк ул!» — дип юрап килүләренә карамастан, әлеге тенден-ция көчәйгәннән көчәя, нәтиҗәләре дә ишәя, саллылана барды. Тора-бара ул тенденция үзәктән периферияләргә дә күчте. Безнең конкрет чынбарлыкта исә бу күренеш Казан университетының филология факультеты кар-шында СССР Фәннәр академиясе тарафыннан әдәбият белеменең кайбер фәнни алымнарын тәртипкә салу, җөмләдән әдәбия белеме өлкәсендә системалы тикшеренүләр башкару буенча махсус төркем оештырылуда чагылды (аның җитәкчесе профессор Йолдыз Нигъмәтуллина). Соңгы елларда бу төркемгә кергән галимнәрнең кайбер тикшеренүләре дә күренә башлады. Шундый хезмәтләрнең берсе сыи-
Система татарского фольклора. Казань, 1984, 200 6.
фатында филология фәннәре кандидаты Альберт Яхинның «Татар фольклорының системасы» исемле күләмле монографиясен күрсәтергә мөмкин .
Совет фольклористикасыньң бай традициясенә таянып язылган бу хезмәттә автор үз алдына төп бурыч итеп, фольклорыбыз истәлекләрен өйрәнүдә яңа тик- шеренү алымнарын эзләүне, шуларны конкрет тәҗрибәдә сынап карау, шул тәҗрибә нигезендә татар халык авыз иҗаты әсәрләренең төп төрләрен бил-
геләүне. аларның барлыкка килү һәм үсү үзенчәлекләрен. үзара мөнәсәбәтләрен ачыклауны куя. һәм, әйтергә кирәк, автор үзалдына куелган катлаулы, җаваплы бурычларга тулысынча диярлек ирешә ала.
Авторның абстракт фикерләү алымына һә-вәслеге, җитмәсә төрле фәлсәфи, гносеологик категорияләргә, кайбер төгәл фәннәргә генә хас төшенчәләргә, атамаларга еш мөрәҗәгать итүе уку процессын чыннан да катлауландыра төшә. Китапны башка ачмаска дип ябып куярга җыенучылар, хәтта шулай ябып ук куючыларда булгандыр, ихтимал.Әмма сабыр туплап, әсәрнең эченә, «тукымасына» керә башлагач, әлеге «ят» сүзләрнең, «коры» төшенчәләрнең «җанлана» төшеп, мәгънәләре ачыла, автор теләгенең дә калкурак гәүдәләнә баруы күренә. Тагын бераз узуга, безнең алда әллә нинди ят. аңлаешсыз проблемалар түгел, бәлки халык авыз иҗатының үзе шикелле үк һәм гадәти, Һәм катлаулы, шунысы белән үзенә һәрвакыт тартып тора торган, ләкин барыбер ахыргача тәмам ачылып бетмәгән (ихтимал, бетмәячәк...) күптәнге таныш мәсьәләләр икәнлеген беләсең
Хезмәтнең урта һәм ахыр өлешләрендә исә аннан аерыла алмау, авторның үз- дәрәҗәсенә күтәрелеп аның белән актив килешә бару, яисә кайбер мәсьәләләрдә бәхәсләшә башлау хәленә төшүеңне дә тоясьң. Син инде баштагы кебек «китапны укыргамы. ябаргамы".— дип
икеләнгән пассив укучы түгел, юк — син яки актив тарафдар, яки позицияле оппонент Шул рәвешчә, үзең дә сизмәстән диярлек, билгеле бер объектны системалы рәвештә өйрәнүнең фән өчен перспек- ивасын — өметле якларын да. четерекле, авыр җәһәтләрен дә танып беләсең
Системалы тикшеренү дигәч тә, аны әллә нинди бер өр-яңа. бөтенләй ят алым икән дип уйларга ярамый Чөнки, гади итеп әйткәндә, система ул бер күренешне башка күренешләр белән тыыз мөнәсәбәттә— эчке һәм тышкы багланьшта,— шул ук вакытта әлеге күренешнең өлешләрен. кисәкләрен дә. үз нәүбәтендә, үзара бердәмлектә, органик оешканлыкта, диалектик каршылыкта, ягъни өзлексез хәрәкәттә карау шулай аңлау һәм аңлату дигән сүз. Эчке һәм тышкы багланыш ларга,
органик бердәмлек Һәм диалектик каршылыт*- ка кагылу исә форма белән эчтәлекнең үзара мөнәсәбәтләренә, күренешләрнең барлыкка килү. оешу. үсү. камилләшү яисә сүрелү, сүнү һәм үлү мәсьәләләренә төрле яклап тукталу мөмкинлеге тудыра Монда инде күренешләрнең I бер сыйфатын гына уртага куеп, калганнарын читкә ташлап фикер йөртергә ярамый Шуңа күрә тикшеренүчене фоль-клор текстларының яисә социаль-иҗтима- гыи, идея-эстетик эчтәлеге (мәгънәсе) яки гел тышкы гәүдәләнеше, формасы, ул форманың (яшәеш рәвешенең!) аерым сыйфатлары гына түгел, бәлки шуларның һәммәсе бербөтен организм буларак кызыксындыра. Димәк, өйрәнү, тикшерү сүзнең чын мәгънәсендәге комплекслык кыяфәтен ала Дөрес аңлаганда, системалы өйрәнүдән төп максат менә шуннан гыйбарәт. А Яхин алдында да шундый катлаулы һәм мавыктыргыч мәсьәләләр торган
һәм шунысы күңелле, автор, бурычның аерым бер өлеше белән генә мавыгып, фәнни танып-белүнең төп максаты булган иҗтимагыятьлекне читләтеп узмый, бәлки әледән-әле кайтып, тикшерелә торган әсәрләрнең социаль эчтәлегенә, тормыштагы функциясенә мөрәҗәгать итә. Чөнки галим дөрес аңлый: системалы, структураль анализ дигән нәрсә — ул өйрәнү процессының үзмаксаты да, аның соңгы чиге дә түгел, бәлки бер этабы, хәтта чарасы гына. Шуңа күрә автор хезмәтенең беренче бүлегендә фольклорның гомум-социаль — иҗтимагый структурадагы урынын, аның башка төр сәнгать әсәрләре белән функ - циональ багланышын, ниһаять, халык авыз иҗатын аңлаудагы хосусиятләргә, димәк, аның эстетик үзенчәлекләрен билгеләү мәсьәләләренә туктала.
Фольклор әсәрләрен классификацияләү фәнни төркемләү, жанрларга бүлү, кайсы жанрның нинди функция үтәүгә буйсынуын, димәк, аның социаль-иҗтн- магый бурычын ышанычлы рәвештә билгеләү мөмкинлеге туа. 'Китапның икенче бүлеге, кыскача итеп әйткәндә, менә шушы мәсьәләләргә багышланган.
Автор татар фольклоры текстларына гына ябышып ятмый, бәлки бөтен совет, хәтта дөнья фольклористикасы ирешкән казанышлар югарылыгында торып, татар фольклорының системасы хакында гомум- теоретик планда хөкем йөртә, шуңа күрә зур фәнни категорияләр белән гамәл кылып, чын гыйльми теория югарылыгын-дагы нәтиҗәләргә, гомумиләштерүләргә ирешә ала. Теоретик алымда ире- шелгән казанышлар исә үз нәүбәтендә татар фольклорының кайбер
төрләрен квалификацияле рәвештә анализлау (тасвирлау гына ту гел, бәлки текстларның эченә кереп җентекләп тикшерү!) мөмкинлеген тудыра. Китапның өченче һәм дүртенче бүлекләре шул ысулда татар фольклорының аерым жанрларын өйрәнүгә багышланган.
Мәсьәләгә системалы рәвештә якын килүче автор жанрларны үзара тыгыз мөнәсәбәттә — аларның үзара якынлыгын, ераклыгын истә тотып гамәл кыла, шуңа күрә элек хөкем сөргән кайбер алымнардан, күзаллаулардан хаклы рәвештә баш тарта Мәсәлән, аның фикеренчә, әйтем һәм мәкальләрне Аглый белән Таглыи шикелле бергә, гел янәшә түгел, ә аерым-аерым карарга кирәк икән. Чөнки, тышкы охшашлыкны яисә кайбер генетик уртаклыкны исәпкә алмаганда, тормышка мөнәсәбәте һәм андагы функцияләре буенча, алар төрле дәрәҗәдә торып, төрлечә иҗтимагый бурыч үтәгән, үти торган үзара бөтенләй башка-башка жанрлар икән Бу—кечкенә нәтиҗә түгел, минемчә, чөнки монда яңа алымның отышлы яклары да. аньң фән өчен перспективасы да ярылып ята.
Альберт Яхинның табышмаклар, кыска җырлар, мәкальләр хакындагы күзәтүләре, фикерләре дә үзенчәлекле һәм дәлилле Кыска җырлардагы янәшә ике- юллыкларның үзара мәгънәви бәйләнгән яисә бәйләнмәгән булуы мәсьәләсе моңарчы төрле бәхәсләргә сәбәп иде. Шул кыска җыр дигән хикмәтнең табигате, тормыштагы функцияләре, аерым төр һәм төркемчәләре хакында әйтелгән яңа фикерләр дә фольклор белемебезгә лаеклы өлеш дип бәяләрлек. Әлбәттә, кыска җырларга караган мәсьәләләрнең барысы да хәл кылынган дип әйтергә булмый әле, автор үзе дә моны дәгъва кылмый. чөнки күләме-саны ягыннан иксез-чиксез булган кыска җыр диңгезенең төбенә төшәр өчен күп тырышырга кирәк. Шулай да кыска җырлар эчендә автор билгеләгән дүрт төркем, ул төркемнәрнең үзара мөнәсәбәтләре хакындагы аның күзәтүләре, минемчә, аерата игътибарга лаек.
Дүртенче бүлек мәзәк һәм мәзәкчеләр жанрына багышланган Көлкеле сюжетка корылган һәм «хикәячек» кебек нәрсәнең мәзәк (анекдот) булып җитә алмавы хакындагы фикер белән килешмичә мөмкин түгел бездә, кызганычка каршы, һәр көлкеле вакыйганы, аньң табигатенә кереп тормыйча, мәзәк-анекдот дип аңлау һәм аңлату, хәтта притча шикелле бөтенләй мөстәкыйль жанрны да мәзәк кысаларына куыл кертү гадәткә әйләнә язды. Шуңа күрә А Яхин тәкъдим иткән жанрны билгеләү алымнары, минемчә, фольклор белгечләренең игътибарыннан читтә калмаска тиеш
Жанрның структурасын ачыклап, аньҗ иҗтимагый функциясен. барлыкка килү һәм үсү. жанр буларак чарлану үзенчәлекләрен, ниһаять, татар мәзәкләренең милли хосусиятләрен күзәтүгә багышланган сәхифәләрендә дә төптән уйланып әйтелгән фикерләр шактый Мәзәкләрнең генезисы хакындагы күзәтүләр аерата игътибарга лаек дип әйтерлек. Аларның социаль-иҗтимагый функцияләре турындагы фикерләр дә кабул ителерлек. Тик. кызганыч ки, татарларда феодалларга каршы юнәлтелгән мәзәкләр ни өчен юк дәрәҗәсендә аз яисә бөтенләй саклан-маган дигән сорауга бирелгән җавап — аңлатма кирәгенчә төгәл һәм әтрафлы килеп чыкмаган А Яхинның фикеренчә, Казан ханлыгы чорында халыкның күпчелеген ясаклы кешеләр тәшкил иткән һәм аларның җәмәгатьчелеге (община-лары) зуррак мөстәкыйльлеккә, ягъни автономиягә ия булып, феодалларга карата үзләрен иреклерәк тоткан (183 б.). Чынлыкта мәсьәлә күпкә катлаулы. Беренчедән. Казан ханлыгы чорында да, аннан соң да татар игенчеләре һәм аларның аксакаллары әллә ни көчкә дә җәмәгатьчелек «автономиясенә» дә ия булмаганнар Икенчедән, татарларда феодалларга каршы рухтагы мәзәкләрнең аз булуы (бу чыннан да шулай!) ул Казан ханлыгы чорындагы җәмгыять төзелешенең үзенчәлегеннән килеп чыккан сыйфат түгел, ә соңгырак дәвер. ягъни XVII—XVIII, хәтта XIX йөзләрдәге иҗтимагыи үзгәрешләрнең нәтиҗәсе. Башкачарак итеп әйткәндә, XV—XVI гасырларда туган, яшәгән аити- феодаль татар анекдотлары соңгы өч гасыр дәвамында онытылып беткән Чөнки. Казан ханлыгы җиңелгәч, бу якларда патша хөкүмәУе алып барган эзлекле политика дәвамында, татар феодалларының төп һәм көчле, оешкан, оештыру куәтенә ия булган катламнары бөлеп бетә яисә, христианлашып, милли җирлектән аерыла, шуңа күрә татар дөньяви феодалларының социаль изүче буларак функцияләре кими, , кайбер төбәкләрдә һәм билгеле бер чорларда бөтенләй юкка чьга яза (бу хакта минем «XVII—XVIII гасыр татар тарихи чыганаклары» исемле китабымның 25—32 битләрендә махсус язылган иде инде) Шушы фундаменталь сәбәп аркасында XVIII—XIX йөзләрдә һәм XX гасыр башында татар мужигы (антифеодаль әсәрләренең төп авторы!) өчен татар җәмгыятендә зур роль уйнамаган алпавытлар турында авыз чайкап утырырга артык ихтыяҗ калмаган.
Ләкин, бу әйтелгәннәрдән чыгып. XVIII—XIX йөзләрдә татар крестьяннары феодаль изүдән дә арынган икән дигән кебек берьяклы, хәтта принципиаль ялгьш
нәтиҗә ясарга да ярамың. Чынлыкта экономик зәгыйфьләнеп, оешканлык ягыннан тәмам чәрдәкләнеп беткән, димәк, сыйнфый диктаторлык сыйфатын югалткан милли феодаллардан бушаган урын вакуумга да әверелмәгән—социаль-иҗтимагый структурада барлыкка килә башлаган мондый «бушлык» шунда ук тутырыла барган- Аны. беренчедән, царизм йөзен- дә конкрет һәм персональ феодалы нык яшеренгән (патша власте авторитеты артына кереп оялаган) дәүләт крестьянлыгы халәте каплап барса, икенчедән, дөньяви феодаллардан бушый барган урынга рухани феодаллар сырышкан. Нәкъ менә шул «үз» муллаларыбыз тулаемы белән «үз мужигын» эксплуатацияләгән. Шул рәвешчә. дөньяви феодалларның урыннарын рухани феодаллар били бару аркасында, кайбер икенчел дәрәҗәдәге үзгәрүләр — өскорма үзгәрүләре — барлыкка килүгә карамастан. татар чынбарлыгындагы сыйнфый, социаль структураның антого- нистик нигезе — базисы принципта элеккечә үк кала биргән (бу хакта карагыз: Усманов М Заветная мечта Хусаина Фаиз- ханова Казань. 1980, 182—184 бб.) Шуның өчен дә А Яхин тәкъдим иткән аңлатманың әле анализланган беренче өлешенә караганда икенче өлеше—татарларда руханиларга каршы юнәлгән мәзәкләр гаять киң таралган дигән нәтиҗәсе күпкә дөресрәк (183 6.). Авторны аныклап, тульь ландырып, шуны өстисе килә: татарларда руханиларга каршы мәзәкләрнең күбәюе дә аларның элек-электән килгән милли үзенчәлеге түгел, һәм ул да соңгырак дәверләрнең күренеше. Димәк. галим күтәреп чыккан бу мәсьәлә киләчәктә җентекләп тикшерүне сорый дигән суз. һәм монда ашыкмыйча. кабаланмыйча фикер йөртергә кирәк
Бу төзәтмәне мин А Яхинны татар феодаль сыйныфының тарихын әтрафлап яктырта алмавында гаепләр өчен китермим (андый мәсьәләне төгәл хәл кылу ахыр чиктә фольклор белгеченең бурычы да түгел — бу өлкәдә без. тарихчылар, җаваплырак) Минем фикер икенчерәк системалы алым белән эзлекле рәвештә өйрәнгәндә, фольклор әсәрләренең социаль- иҗтимагый сыйфатлары, аларның туу. үсү һәм яшәү закончалыклары калкурак ачылып, безнең танып-белү мөмкинлекләребез киңәя, камилләшә тешә икән.
Рецензияләнә торган китапта кайбер башка характердагы кимчелекләр дә юк түгел. Мә-сәлән, мин андагы библиографик исемлекнең җитәрлек дәрәҗәдә эшкәртелеп, тиешле тәр-типкә салынып бетмәвен ашыгу нәтиҗәсе дип бәяләр идем. Шулай ук хезмәтнең күп өлешендә анализ мисалларының җитәрлек дәрәҗәдә китерелеп бетмәве дә текстка вакыт- вакыт коры, саран тезис кыяфәтен биреп куя. Ләкин, бәхеткә каршы, мондый җитеш- сезлекләр күп түгел һәм алар яңа хезмәт хакындагы гомум уңай бәяне үзгәртә алмыйлар. Бәянең сөземтәсе исә шуннан гыйбарәт: Альберт Яхинның бер концепциягә буйсынып. эзлекле алым белән язылган бу хезмәте фольклористикабызның соңгы казанышларыннан булу өстенә аның киләчәгенә яңа юнәлеш башлап җибәрергә сәләтле тәмамланган махсус тикшеренүләрнең беренчеләреннән һәм бүгенгә иң соңгысы дип әйтергә лаек. Бу хәл исә авторга яңа җаваплы бурычлар өсти: ул үзенең позициясен тагы да ныгытырга, димәк. эзләнүләрен системалы рәвештә дәвам итәр ә. үз эшчәнлеге белән генә чикләнмичә, шәкертләр дә тәрбияләргә тиеш.