Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАИСЫ ЫСУЛ КУЛАЙРАК?


еренче карашка бик гади сорау бу. Иң кулай ысул,әлбәттә, күбрәк файда китерә торганы. Ләкин нефть мәсьәләләрен хәл итәргә теләүче галимнәр, чал чәчле академик агайлар бүгенге квндә кабат һәм кабат шул сорау алдында калалар, һәркемгә мәгълүм, нефть запаслары елдан-ел кими бара. Сыек ягулыкка мохтаҗлык исә артканнан-арта тора. Нефть бит әле — сыек ягулык кына түгел, бнк кадерле чимал да. Нишләргә? Күпьеллык эш тәҗрибәләренең, фәнни күзәтүләренең нәтиҗәсе итеп галим агайлар бу мәсьәләдә әлегә бердәнбер дврес юл итеп, бүгенге кендә файдалануда булган ятмалардан тагын да колачлырак файдалану, катламнарның продуктлылыгын арттыруны алга сөрәләр. Ә ничек? Нинди ысулга таянып?...
Без кояш чыкканчы' ук кузгалдык. Күк йөзедәй зәңгәр, уенчыктай матур микроавтобуста «Азнакай нефть мәйданындагы катламнарга мицелляр сыекча кудыру буенча тәҗрибә участогы»на ашыгабыз. Тәрәзәдән күземне ала алмыйча хозурланып барам Безнең якның табигате иртән таң атканда, кичен кояш баеган чакларда сөйләп биргесез моңсу матурлыкка күмелә Әйлән-бәйлән уйнаучы буй җиткән кызларны хәтерләтеп, юЯның һәр ике ягында зифа каеннар күренеп кала. Бары.ының да өсләрендә - матур бизәкләр чиккән ак сарафаннар, кулларында — яшел кыекча яулыклар. Шул яулыкларын иртәнге тан җилендә сал-мак кына изәп, алар безне күздән югалганчы озаталар сыман.
Автобуста без бишәү. Иң алда, шофер егет белән янәшә утырып баручыбыз инженер- электроник Саша Игнатьев. Ул моннан берничә генә ел элек башкалабыздагы иң дәрәҗәле югары уку йортларының берсен тәмамлаган Хәзер скважиналарның нефть бирүчәнлеген геофизик ысуллар белән күтәрү юнәлешендә эшли. Саша хәтта автобуста барганда да вакытны бушка уздырырга теләми. Каршына ачып салган калын гына белешмәдән куен д;х[>- тәренә ниндидер тигезләмәләр күчерә.
Аның янына калын соры портфелен тез өстенә салып, «Татнефтегеофизика» трестының Тәҗрибә-методика партиясенең баш геофизигы Мазгар Хәбибуллович Хөснуллин сыенган. Ул — кырык җиде яшьлек фәннәр кандидаты. Ә портфелендә инде докторлык диссертациясе. Бу хезмәт шулай ук әлеге мәсьәләгә багышланган: «Катламнарның нефть бирүчәнлеген күтәрүдә геофизик методлар һәм аларның практик кулланылышы* дип атала.
Уртада барыбызга да мөлаем елмаеп, юл буе каеннарына сокланып, ерак һиндстанггаи килгән кунагыбыз Джайн Пракаш утыра. Җаваплы миссия белән безгә кемне җибәрергә белгәннәр! Пракаш — шул хәтле чибәр егет, аны бер сүз белән гена һич әйтеп бирешле түгел. Аның куе. калын чәче шул хәтле кара, хәтта бераз шәмәхә дә төсле, мин аны ни белән дә чагыштыра алмадым. Елмаюы да шул хәтле эчкерсез, ягымлы, әгәр бу егет берәр үтенеч белән мөрәҗәгать итә калса, аны канәгатьләндерми момкин булмас иде. Кунак бик әдәпле. Егетләрнең сөйләвенә караганда, алар кичә генә Баулы ягындагы буровойдан яңгырга эләгеп, юлда байтак вакыт батып ятып бик соң гына кайтканнар. Ә иртән, без Пракашггың бүлмә ишеген шакыганда, ул инде кырынган-юынган, өс-башын тәртипкә китереп, кырт гитеп киенеп куйган иде.
Менә шушы ягымлы, чибәр егет белән авыз тутырып бер гәпләшеп барасы килә дә. инглизчә белүебез чамалы. Пракаш үзе исә әлегә русчаны; «Эт-то пок-ка я нэ зпайю» кадәр генә аңлый. Тәрҗемәче барын бар. Ләкин ул. автобуска утырганнан бирле, башын күкрәгенә салып йоклавын белә. Горькийддгы чит телләр институтын тәмамлаган бу егет: «Татарга тылмач кирәкми-, дип нәтиҗә ясаган бугай.
һәм,чыннан да. баш геофизик Мазгар Хәбибулловичның сүзләре мине кы тыксындыр- ган күп кенә сорауларны ачыклады.
Б
— Б у iv и it көндә нефтьчеләр алдында торган проблемаларны, кем әйтмешли, танык чүпләп бетерешле түгел,—дип башлады ул. Яңа чыганаклар эзләү дисенме, аларны иң отышлы, алдынгы ысуллар белән бораулау, чыгарылган, жир встенә күтәрелгән чималны промышленность үзәкләренә озату дисеңме — барысы да глобаль проблемалар. Әмма шулар арасында иң мөһиме, иң җитдие — файдаланудагы ятмаларның продуктлылыгын күтәрү. Галим агайларыбыз һәм белгечләребез беренче чиратта менә шушы мәсьәлә өстендә баш ваталар.
— Ватарлык та икән шул!— дип Мазгар Хәбибулловичны бүлдерергә мәҗбүр булам.
— Әйе, әлегә иң алдынгы техника белән җиһазландырылган промыселларда да нефтьнең тик уннан өч. уннан дүрт өлеше генә өскә чыгарыла.
— Калганнары?
— Калганы җир куенында, Девон бабай амбарларында кала бирә, һәрхәлдә. Американың шушы өлкәдә шөһрәт казанган галимнәре әнә шулай дип раслыйлар. Бу фикергә безнең ил белгечләре дә кушылалар.
Әйе. зур гаделсезлек бу. Күпме көчләр түгеп, миллиардларча сумнар чыгарып файдалануга бирелгән нефть ятмаларының файдалы эш коэффициенты әлегә нибары 35-40процент- тан артмый. Шунлыктан хәзерге эзләнүләр катламнарда калган нефтьне кузгатуга, аларны өскә күтәрүгә юнәлдерелә...
Моннан берничә генә ел элек республикабыз нефтьчеләре Татарстан промыселларыннан илебезнең халык хуҗалыгына ике миллиард тонна сыек ягулык озату тантанасын бәйрәм иткәннәр иде. Бу күләмдәге ягулыкны шушындый кыска срокларда моңарчы дөньядагы бер ятмадан да ала алганнары юк иде. Әмма аны кулгатөшерүкыенлашканнан-кыенлаша бара. Катламнарның басымын күтәреп, контур артындагы мәйданнарга су куып та, һәр скважинага сиртмәләр куеп та карыйлар. Җир үз байлыгын кулында нык тота. Ә нефть кирәк, бик кирәк. Ансыз бүгенге халык хуҗалыгы ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкин түгел. Нишләргә? Менә шунда инде: «Чөйне кай тарафларга сугарга?»—дигән сорау килеп баса — Кайсы ысул кулайрак?»
Мәсьәлә шулай җитди, шундый глобаль масштаблы булгач, билгеле, аны хәл итү турындагы идеяләр дә күп төрле. Араларында шактый кыюлары бар. Шушы идеяләрне алга сөреп, аларның тормышларын җәмәгатьчелек алдында исбатлап, кыска гына вакытлар эчендә баш әйләнерлек тиз карьера ясаучылар, дөньякүләм дан-шөһрәт казанучылар, академик дәрәҗәсе алучылар да булды. Шушы өлкәдә сөңгеләрен сындырып, дан-дәрәҗәләрен югалтып. портфельләреннән колак кагучылар да байтак.
Сүз инде төп җелеге суырылган катламнарның стеналарына, андагы төрле ярыкларга, бушлыкларга сыланып, ягылып калган нефть запасларын хәрәкәткә китерү, төрле ысуллар кулланып, шуларны өскә чыгару турында бара. Аңлашылса кирәк ике мең метрлар тирәнлектә яткан нефть калдыкларын хәрәкәткә китерү, катлам стеналарыннан юып алу җиңел эш түгел. Моннан берничә еллар элек Башкортстанның нефть фәнни-тикшеренү һәм проектлау институты баш геологы Г. А. Бабалян катламнарның продуктлылыгын күтәрүдә үз ысулын алга сөрә. Ул катламнарга кер сабыны эретелгән кайнар су кууны тәкъдим итә. Баш геологның власте дә. мөмкинлекләре дә зур. Махсус җайланмалар тудырып скважиналарга сабынлы кайнар су куарга кёрешәләр. Эш дүрт елларга сузыла.
Тәҗрибә өчен бирелгән нефть мәйданындагы скважиналарның продуктлылыгы бер кашыкка да артмый. Ел ахыры, халык хуҗалыгына сыек ягулык озату планының өзелү куркынычы алдында калган чагы була, күрәсең. «Башнефть* берләшмәсенең генераль директоры әлеге баш геологны үзе янына чакырта да аңа кичекмәстән эшен тапшырырга боера.
Икенче бер белгеч тагын да күңелсез язмышка дучар була. Катламнарның продуктлылыгын күтәрүгә багышланган үз фикеренә нигезләнеп, ул җиңел генә кандидатлык диссертациясе яклый, фәннәр докторы булырга әзерләнә. Тик тәҗрибә мәйданындагы скважиналарның нефть бирүе ник бер тамчыга артсын?! Белгечне, фәнгә ялган теорияләр алып керүдә гаепләп, диссертацияләреннән мәхрүм итәләр. Үзен җавапка тарталар. Идея белән генә түгел шул, скважинаң нефть бирүен арттырмаса берни дә эшли алмыйсың, синең идеяңнең дә хаҗәте шул Хәтле генә.
Барлык галимнәр, шулай ук чиг ил галимнәре дә. скважиналарны «яшәртүдә» активлыкны көчәйткеч матдәләргә зур өметләр баглыйлар. Сабын суымы ул. селтеме, кислотамы, башка берәр төрле катлаулы химик составмы—барыбер, мәсьәләне хәл итүдә төп ышаныч әлеге АКМнарда, ягьни активлыкны көчәйткеч матдәләрдә. Германия Федератив Республикасында, Япониядә, Канадада әлеге АКМнарның шактый эффектлылары бар. Бс« аларны байтак күләмнәрдә сатып алабыз. Безнең күп нефть регионнарында бу матдәләрдән уңышлы төстә файдалана да башладылар. Ләкин бу — мәсьәлә хәл ителде дигән сүз түгел. Бу матдәләрне чит илдән кертү гаять кыйбатка төшә. Икенчедән, капиталист агайлар белән сату-алу
итү халыкара хәлнең ниндирәк булуына да бәйле. Уренгой-Помары-Ужгород газ үткәргечен тезүдә катнашырга ризалык биреп тә соңыннан баш тартулар шуңа ачык мисал. Димәк, безгә мәсьәләне үзебездә хәл кылырга кирәк, һәм бу өлкәдә һәр нефть регионында конкрет» чаралар күрелә.
Безнең республикада «Татнефтьпромхим» берләшмәсе төзелде. Аның төп шөгыле — катламнарның продуктлылыгын күтәрү, шуңа уңай этәргЛ ясардай махсус химик катнашмалар уйлап табу һәм куллану. Шушы берләшмәнең Леннногорскндагы Геннадий Власович Че- барев җитәкчелек иткән цехы узган елны ун скважинага унбер мең тонна күкерт кислотасы кудырды. Галимнәребез фикеренчә, катламга кудырылган һәр тонна киел спа анда үзенең шифалы вазифаларын башкарып ун ел эчендә утыз тонна өстәмә нефть бирергә тиеш. Монда әле аның шунысы да бар. Биредә алга беренче чиратта үзкыйммәт дигән нәрсә килеп баса. Катлам бушлыкларына җибәрелә торган элексирларны. мөмкин кадәр азрак кулланып, ягулыкны күбрәк чыгарырга кирәк. Хәзер Лениногорск промыселларында кулланыла башлаган күкерт кислотасына, бу яктан, тел тидерерлек түгел. Беренчедән, аның тоннасы кырык алты тиен генә тора. Икенчеаән. бу кислага-химия заводларының ташландыгы. Аны барыбер кая да булса куярга, һич югында, тирән коелар казып, җир астына күмәргә туры килер иде.
Болар өстенә әлеге «Татнефтьпромхим» берләшмәсе цехлары катламнарында гидро- шартлатулар ясыйлар, забой тирәсе зонасын чистарту эшләре алып баралар. Бу чаралар шулай ук скважина тамагына нефть җыйналуга ярдәм итәләр, катламнарның продуктлылыгын күтәрәләр.
•Иркеннефть» газ-нефть чыгару идарәсе үз мәйданнарындагы скважиналарның продукт бирүчәнлеген күтәрү буенча башка күп ысуллар белән беррәттән мондый чара да билгеләде. Тольятти җиңел автомобильләр заводы белән бәйләнешкә кереп, әлеге заводтан Лениногорск промыселларын*а өч йөз километрлы кислота-үткәргеч салырга керештеләр. Бу кислота — шулай ук автомобиль заводының ташландыгы. Нефть катламнарына ул сиземле тәэсир итә. нәтиҗәдә скважиналарның нефть бирүчәнлеге арта...
Микроавтобусыбыз, әле сөзәк үрләргә менеп, әле тау астына төшеп, өлгер генә чаба бирә. Шулай байтак вакытлар гәп корып килгәннән сон Мазгар Хәбибулловичтан:
— Бу мәсьәләдә сез үзегез ничек фикер йөртәсез?— дип сорадым.
— һәр казык каккан җирдән нефть фонтаны бәргән чаклар артта калды.— дип сөйләп китте ул. — Хәзер безгә нефте нык кимегән мәйданнар белән эш итәргә туры килә. Минемчә, бу ятмаларның «уңдырышлы тыгын күтәрүдә» төп җаваплылык геофизиклар өстенә төшә. Ике мең метрлар тирәнлектә нинди хәлләр булуын төгәл итеп алар гына әйтә алалар. Димәк, скважиналарны да геофизиклар кулына озаграк вакытларга биреп торырга туры киләчәк.
— Сез үзегез нинди ысул тәкъдим итәсез?
Минем фикер ярыйсы гына бәхәсле ул. Яклаучылары булган кебек, аңа каршы чыгучылар да байтак,— дип Мазгар Хәбибуллович портфеленнән калын гына дәфтәр чыгарды.— Менә монда бис кызык күзәтүләр тупланган. Мин боларны егерме еллап җыйдым Минемчә, ятмаларның продуктлылыгын күтәрү нефть мәйданындагы скважиналарны арттыруга да бәйле. Без баштагы елларда, скважина ундүрт мең тонна нефть бирсә, үзен артыгы белән аклый, дип саный идек. Бу Ромашкино нефть ятмасын ачкан елларда шулай булды. Хәзер бу күрсәткеч, бик табигый рәвештә, нык үзгәрде. Мин скважиналар челтәрен тагын да тыгыз-лый төшү ягында.
Татарстанда, беренче проектлар нигезендә, утыз сигез гектарга бер скважина бораулана иде. Соңгы елларда скважиналар артты. Ләкин бу да аз. Мин үзем һәр унбер гектарга бер скважина бораулауны уңай күрәм Мин бу фикергә күпьеллык тәҗрибәләргә йомгак ясау аркылы килдем һәм аны. һич тә икеләнмичә, ил күләмендәге трибунага басып яклыйм.
Шунысы да кызык Америка академигы Ван Эвердингем да шушы ук фикердә нкән. Америкада кырык акрга, безнеңчә, уналты гектарга бер скважина бораулау гадәткә кергән. Академик исә нефть чишмәләрен егерме акрга, ягъни сигез гектарга, берне бораулауны кирәк саный Аның фикеренчә. нефть ятмаларындагы скважиналар челтәрен куерту хисабына катламнарның продуктлылыгы бермә-бер артачак.
Баш геофизик иптәш Хөснуллин соңгы мәкаләсендә басылган саннарны китерә. Сынау астындагы биш скважинада катламны су баса. Алар нефть бирми башлыйлар. Тәҗрибә өчен әлеге скважиналар белән янәшә яңа биш скважина бораулана. Ал ардан мул итеп нефть килә. Мазгар Хәбибулловичның мәкаләләрендә бәхәсле урыннар да бар кебек. Ләкин бу кыю геофизикның күпчелек фикерләрен «Татнефть» берләшмәсенең баш геологы, фәннәр кандидаты Ренат Мөслимов та хуплый. Аңа еш кына нефть мәсьәләләрен күпьяклап яктыртып килүче • Нефтяное хозяйство» журналына җибәрелгән мәкаләләрне рецензияләргә бирәләр. Яшь галим Мазгар Хөснуллин туплаган мәгълүматларны ил күләмендә игълан итәргә дә беренче рөхсәтне Ренат Мөслимов биргән.
— Алайса, сез скважиналар челтәрен куерту, ягъни ун-унбер гектар саен бер скважина бораулау ягында?— дип сорыйм
Ул арада безнең автобус матур гына аланлыкка килеп туктады.
— Тәҗрибә участогы менә шушы инде ул, килеп җиттек,— дип. Мазгар Хәбибуллович беренче булып җиргә сикерде.
Катламнарга АКМнар кудыру, гидрошартлату, геофизик тикшеренүләр өчен куелган машиналарның биредә исәбе юк кебек. Әлеге машиналар, агрегатлар, лабораторияләрдәге эшнең мөһимлеге кешеләрнең йөзләренә чыккан. Фәнни-тикшеренү алып баручы инженерларга. геофизикларга. 1«ологларга ярдәмгә килгән җир асты ремонты бригадасы мастеры Марс Хәбипов, оператор Таһир Харрасов, кран машинисты Фирдәвес Вафинның да үз вазифаларына бик җитди каравын, беренче күз ташлау белән үк, сизеп аласын. Алар үзләренең бик кирәкле кешеләр икәнлекләрен дә тоялар, бугай. Егетләрнең һәркайсы нефть промышленностенда егермешәр-утызар ел эшләп, дан шөһрәт казанганнар, һәркайсынын орденнары, күпләгән медальләре бар.
Без Геофизик тәҗрибәләр отряды начальнигы Игорь Георгиевич Карпин хуҗалыгына таба атлыйбыз. Зур автобус эченә бик тә акыллы һәм зирәк «фикер йөртүче» электрон-хи- саплау машинасы җиһазландырылган икән. Көчле насослар ярдәмендә алар катламга «тамгалы нейтроннар» кудыралар. Әгәр тикшерелгән катламда нефть запаслары күп булса, алар шунда йотылып калалар. Әгәр инде катлам кысыр булса, кире өскә чыгарга ашыгалар. Бу, әлбәттә, гади тел белән аңлатканда гына шулай Ә идарә пультында Мәскәүнең — электроника, Ташкентның атом-төш-кибернетика институтларын тәмамлаган егетләр утыралар. Моңа хәтле күп сорауларга: «Эт-то пок-ка я нэ знайю»—дип килгән Пракаш та, автобус салонына керү белән, күлгә җибәргән чуртандай булды. Пультка үзе утырды. Күп санлы төймәләр өстендә бармакларын оста пианист кебек кенә йөртә. Машинага төрле «сораулар» бирә, аны үзе теләгән режимнарда эшләтә. Машинаның сорауларга җавап төсендә чыгарган перфокарталарын да Пракаш су эчкән кебек кенә укый. Биредә ана тылмачның да хаҗәте шул кадәр генә. Егетнең йөзе шат приборларның, аппаратларның эшеннән ул канәгать.
Катламнардан нефтьне күбрәк алу мәсьәләсе һиндстан промыселларын да борчый икән. Алар безнең илдән катламнарга әлеге «тамгалы нейтроннар» кудыра торган машиналар сатып алырга килешү төзегәннәр. Инженер-электроник Джайн Пракаш шул приборларны, лабораторияне эш вакытында күрергә, сынап карарга җибәрелгән. Егетнең роман калынлыгы дәфтәре дә үзе белән. Перфокарталарның мәгълүматларын ул, берсен дә калдырмыйча, шул дәфтәренә теркәп бара. Безнең егетләр аңа ярдәм күрсәтәләр.
Төш вакыты җитте. Биредә якын тирәдә генә ашханә фәлән юк. Азнакайга ук төшеп китсәк, вакытны күп югалтабыз, дип, без якындагы каеннар күләгәсенә күчеп. кемнең портфелендә нәрсә бар. шуны чыгарып, уртак табын оештырдык. Пракашны табын түренә дәштек. Егетләрнең кайсы ысланган дуңгыз ите. кайсы колбаса, тозлы кыяр, суган-сарымсак чыгарды.
— Әй булдырган, минем хатын бүген сынатмаган, егетләр,— дип, күз кысып, Мазгар Хәбибуллович табынга кыздырган тавык китереп салды.
Инде тәмләп кенә ашарга керештекме дисәк, кунагыбыз боларның берсен дә авызына якын да китерми, ул — вегетарианец, ягъни итле ризыкларны ашамый икән.
Мазгар Хәбибуллович:
— Пракаш дус, һиндстан моннан бик еракта, кем күрә дә, кем ишетә: кунак сые итеп кенә кыздырган тавыктан авыз ит инде!— дип кыстап та карады
— Минем күңел һиндстанда түгел бит. Инануларым — йөрәгемдә, күңелем түрендә.— диде Пракаш.
— Сүз кузгалгач, шуны да белик инде. Пракаш туган, аракыга ничек карыйсың?— дип тагын берсе сорап куйды.
Пракаш тылмач егеткә аңлатып бирде:
— Моннан берничә еллар элек, Англиянең Оксфорд университетында стажировка үткәч, саубуллашу кичәсендә виски йотып караган идем.— диде.— Коточкыч әшәке нәрсә. Шуңа кадәр алкогольне авызыма алганым юк иде, моннан сон да аласым юк. Бөек Аристотель эчүчелекне, ирекле рәвештә акылдан шашу, дип атаган. Мин шуны һәрчак исемдә тотам.
Минем сүзләр боларга ничек тәэсир итә соң, болар миннән көлмиләрме?—дигән төсле, Пракаш безнең һәркайсыбызга төбәлеп-төбәлеп карап чыкты.
— Шулай нык ихтыярлы булуын белән безнең күңелләрне тагын бер мәртәбә яуладың,— дип. Мазгар Хәбибуллович кунакның аркасыннан какты.
Әмма егетне ач утыртып та булмый иде. Без машинаны якындагы авылга җибәрдек. Аннан каймак, сөзмә, йомырка алып менделәр. Пракаш аларны бик кадерләп, чамасын белеп, әдәп белән генә ашарга кереште. Ә мин баядан бирле күңелемне борчыган соравымны бирергә ашыктым.
— Алайса сез. Мазгар Хәбибуллович. чынлап торып скважиналарның челтәрен тагын да куерту ягында? Сезнең бу фикерегез бер кадәр аңлашыла да. Байтак өлешен суырткач, катламда басым кимегәч, нефтьнең скважина тамагына таба хәрәкәте дә көчсезләнә. Чит- тәрәк яңа скважина борауласаң, ана нефть килә. Анысы шулай. Ләкин без бу юлга бассак, бөтен жир өстен скважиналар капламасмы? Ул җирдә игәргә дә кирәк бит әле?! — дидем.
Мазгар Хәбибулловичны мин күп еллар беләм. Башта ул Лениногорск Геофизиклар конторасында эшләгән иде. Аннары аны Бөгелмәгә, трестка алдылар. Сүзгә дә тапкыр, үткенлеге дә бар. Аның җавабы миңа гына түгел, диссертациясен яклаган чакта аңа каршы төшәрдәй оппонентларына да әзер.
— Басуларда югары вольтлы электр линиясенә, телеграмм баганаларына беребез дә каршы түгел.— диде ул.— Алар иген игүгә комачауламыймы?
— Алар бит багана гына. •
— Беренчедән, скважиналарны да телеграмм баганалары төсле үк җыйнак итеп төзергә мөмкин. Жир өстенә су краныдай мөгез чыгарып калдырдың, шул бик җиткән. Калганын акыллы приборлар, автоматлар эшләргә тиеш. Хәзер бит техника заманы! Икенчедән, без күбрәк скважиналарны иген игәргә ярамаган җирләргә: текә тау башларына, чокыр-чакыр, сазлык-баткаклык урыннарга кора башладык. Шушындый төштән торып та кыеклатып, берничә скважина ясарга мөмкин. Бер төбәктә берничә скважина бораулау безнең республикада хәзер киң кулланыла...
Тәкъдимнәр, теләкләр күп. Шуларның кайсысы иң уңай, иң отышлы, иң тормышчан? Боларны исбат итү өчен вакыт кирәк. Алар барысы да вакыт белән сыналырга тиеш Шунлыктан: «Кайсы ысул кулайрак?» дигән сорау көн тәртибәндә кала бирә.