Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИНЕШЕМДӘ — ГОМЕР АГЫШЫ


үген без шактый кырыс солдат юлын кичтек — походта булдык. Илнең ком-далалары, чүлләре буйлап уздык. Ләкин кайда гына булмыйм, син истән чыкмыйсың, әни Сагынудан бөтен дала нркенә бик кычкырасым килде. Шадраланган алтын чүл өстеннән атлыйбыз. Баш очында янган кояш мәңге сүрелмәстер кебек. Тирә-як киңлекләрендә рәшә дулкыннары тирбәлеп йөзә Кызган комнан бөркелгән һава йөзләрне юа Гимнастерка җилкәләренә бәреп чыккан аксыл тир эзләре — әйтерсең, чүл уйсулыклары төшерелгән карта. Иреннәр кипши. Маңгайлардан тамган тир бөртекләре комга сеңеп өлгерә алмый, парга әйләнә. Комга иңеп кергән аякларга гөч өстәргә теләгәндәй, авыз эчемнән генә адымнарны саныйм: «Бер, ике, өч »
Күктә кояш. Аңа карап бара-бара сүзгә киләм:
— Кояш! Зинһар әниемдәй мәрхәмәтле бул! Сусатма артык. Бе- ләм, синдә — тиңсез яну көче! Яну көче йөрәгемә гүя синнән күчкән, алсу нурларыңның төсе каныма сеңгән. Сиңа туры карап барырга тырышсам да. керфекләремне йомдырасың, серләреңне яшерәсең кебек. Ә үзеңһаман көләч, һаман елмаясың. «Яшәү ул — яну, янып яшә, энем!»— диясең шикелле.
Походта без, ялга тукталгач, учак яктык. Учак әйләнәсендәге солдатларның кояшта янган йөзләрендә алтынланып ялкын шәүләләре уйный. Бер мәлгә бар да сүзсез калганнар, һәркемнең күңелендә үз уе. Ялкынланып янган учак миңа әткәйләр истәлегенә кабынган мәңгелек ут сыман тоелды. Ялкын шәүләләрендә аларның да йөзләре алтынлана, ал байраклар җилферди кебек Гүя мин аларның җир күкрәгеннән безгә дәшкән тавышларын ишетәм: «Жир шары әле һаман да тынгысыз. Уяу булыгыз! Жир астыннан мәңгелек ут булып чыккан безнең йөрәкләр ялкыны сезгә шул турыда искәртеп торсын!»
Учак яныннан купкач, без янә походыбызны дәвам иттердек. Хәерле юл теләгәндәй, хушлашып, дала уртасында ялгыз учак янып калды. Аңар карый-карый, ераклаша-ераклаша мин, әнкәй, сине уйладым. Йөрәгемдә яңарган сагыну хисләрем, еракта — Татарстанда, кечкенә генә инеш буена урнашкан Шәтке төбәгендә
Солдат улың инде кайтырга чыкты, әни. Хезмәтен үтәп, бөтенләйгә! Сагынуларым тулып ташый. Уйларым тук та тук тыкылдап барган поезд тәгәрмәчләреннән дә алда йөгерә. Корыч «аргамак», дала киңлеклә
Б
рен урталай ярын, пошкыра-иошкыра чаба Артыннан ияргән вагоннар тезмәсе борылышларда яшел еландай шуышып уза. Дулкынлануымны тыярга тырышып, тәрәзәдән дала киңлекләрен, юл буйларын күзәтеп барам. Юл читендә үскән агачлар, безнең тизлеккә көнләшкәндәй, егы- ла-егыла артка чаба Мин әле бер, әле икенче хатирәләр дулкынында тирбәләм Кайтып килүемне алдан хәбәр итмәсәм дә, көтүеңне беләм, әни Аналар йөрәге сизгер була, тик мин моны соңрак аңладым. Тормышыңда сагынып-өзгәЛәнеп көтүләрең күп булды синең. Яшьтән үк сеңелең белән ятимә калгансың. Язмыш сезне чит җирләрдә бер-берегездән аерган Житмәсә, әтинең сугышта һәлак булуы Үлгән хәбәрен алгач та ни гомер көттең син аны! Барсына да түзә белгәнсең, әни
Кышкы кичләрдә безгә еш кына, бәйләвен алып, күрше Зәлия апа кереп утыра иде Ул чагында миңа тугыз яшьләр чамасы булгандыр. Берсендә шулай, мин дәрес хәзерлим, Зәлия апа шәл бәйли, син урындыктагы каба өстенә утырып йон эрлисең. Сары сагыз кебек сузылып килгән йон нәзек, сөякчел бармак араларында нечкәреп бөтерелә-бө- герелә дә алъяпкыч итәгендә зырылдап әйләнгән орчыгыңа чорнала бара. Зәлия апа сүзчән түгел. Күбрәк син сөйләгәнне тыңлап, җөпләп утырырга ярата. Шулай да бервакыт сорап куйды:
- Сәүдә апа! Әйдәле, бер үз тормышыңны сөйләп җибәр булмаса? Безнең авылга килен булып кайлардан килгәнсең бит син...
Башта, сүзне нәрсәдән башлыйм икән дигәндәй, уңайсызланып куйдың, урыныңа җайлабрак утырдың һәм:
— Сөйләмә дә инде, Зәлия,—дидең.— Кыз баланың язмышы очар кошныкына тиң. дип белми әйтмәгәннәрдер.
Орчыгың алъяпкыч итәгендә янә бөтерелеп уйнап алды. Йөзең ниндидер сагыш кичергәндәй уйчанланып китүе. Тавышың, әйтерсең, йөрәк түреннән саркып чыкты
— И-и Зәлия, ул елларны искә төшерсәм, күңелләр әллә нишләп китә, йөрәк җылый. Егерме беренче елгы ачлык безнең бәхетсезлеккә каршы булгандыр инде ул... - Авыр гына сулап куйдың. Үткәннәреңне хәтерләү иңеңә авыр йөк булып ятты булса кирәк.
— Безнең якларны Тау ягы диләр бит Без шунда тау итәкләренә җиләккә йөри торган идек Бер дә бер көнне, шул читкә китәр алдыннан инде, сеңелем Мәсрүрә белән җиләккә киттек. Әти белән әни, иртән чыгып киткәндә, өйдә генә утырыгыз, дип кисәтеп куйганнар иде, югыйсә. Кая инде ул безгә, бала-чагага, өйдә генә утыру! Башта ишегалдына, аннары урамга чыгып уйнадык. Бераз юангач, тамаклар ачыга төште Безнең күңел җиләккә барырга иләсләнеп куйды. Киттек җитәкләшеп тау итә-генә. Ялан тәпи килеш йөрибез җиләк эзләп Әле тегендә, әле монда сугылабыз Агач төбендәрәк күләгәдә үскән берничә каен җиләге табып ашадык Көн кыздыра инде Күктә ник бер болыт әсәре күренсен! Ичмасам. әзрәк җил дә исми. Сулышларга җиңел булырые бераз. Юк шул. Куп тә үтмәде, берзаман сеңелем Мәсрүрә «Апай! Минем тамагым ачты»,— дип аваз салды Мескенем, мина күзләрен мөлдерәтеп караган Учымдагы пар җиләкне аңа бирдем, өзгән чәчәкләрне кулына тоттырдым. Еламасын, янәсе.
Жнләккә алгысының йөри торгач. Мәсрүрә авызын бөгеп елап ук җибәрде: «Апай! Әллә кайтабызмы? Жиләкләр дә күренмиләр». — ди. Аның-арыган, талчыккан кыяфәтеннән ачыкканлыгы сизелеп тора Нишлисең3 Ашарга юк Мин, төш җиткәнлеген чамаларга тырышып, үкчәләремне аяк бармакларына тери-тери күләгәм озынлыгын саный башладым. Сеңелем күләгә очына чыгып җиткәнне дә көтмичә
— Ничәү? Төш җитәме әле?— ди
Чөнки әбәткә кайткан әнинең я әтинең ашарга ни дә булса алып кайтасын белеп тора. Мин шундук, күземне чагылдырып кояшка карап алган булдым да. әтидән^ күреп калганча, белдекле кешедәй «Житеп
килә. Алты ярым булган»,— дидем. Каз бәбкәседәй тезелеп кайтырга чыктык Кулыннан чәчоген ычкындырмаган Мәсрурәнең, арттан калышмаска тырышып, терт-терт атлый-йөгерә барганы һаман да күз алдымнан китми. «Әни бүген дә тәмле әп-пи алып кайтыр микән?»— дип сорый. «Кайтыр, кайтыр!»— дип юатам аны Өйгә кергәч, чәчәкләрен сулы савытка утыртып тәрәз төбенә куйдым Әни дә кайтып җитте Без инде * аякларыбызны сәкегә салындырып кунаклаган идек. Әни тәрәз төбен- 3 дәге чәчәкләрне күреп алды да орышырга тотынды «Нәрсә дидем мин < сезгә. Шушы эсседә өйдә генә утырмыйча тау итәгенә кадәр барып йөр- < мәсәгез ни булган5»— ди. Авызга су капкандай дәшми утырабыз. Сүзен Z з\рга сузмады Күзләребез аңарда. Сыерчык балалары оя тишегеннән = башларын тыгып җим көткәндәй утырабыз Менә аның куллары түшенә — алъяпкыч астыннан кабарып торган төенчеккә үрелде. Без, җанланып, селкенешеп куйдык. Ул тастымалга төргән паек икмәген, саклык белән генә кискәләп бүлде дә безгә өләшеп чыкты. «Валчыгын коеп ашамагыз!»— дип кисәтте. Мич ягына үткәндә, капканың шыгырдап ачылганын ишетеп, идән уртасында тукталып калды. «Атагыз кайтты бугай!»— диде дә аны каршыларга ишегалдына чыгып китте.
Әти белән әни өй түрендәге бүрәнәгә килеп утырдылар. Әти соңгы көннәрдә кайта-керә, күңелсез генә йөри Сөйләшкәннәре тәрәзә аша ишетелеп тора Әти. бераз тын гына утыргач, авыр көрсенеп куйды: «Бүген мин Сабирҗан энемнәрдә булган идем,— дип сүз башлады — Алар Барыйлар. Тимергалиләр белән Грузныйга, нефть промысласына кит-мәнчеләр Әллә соң без дә тәвәккәлләп карыйбызмы?»—ди Әни бик аптырап кына: «Үзең беләсеңдер инде»,—диде дә башын түбән иде.
Ике көннән соң без дә, Грузныйга китүчеләр белән җыенып, станцага килдек. Килүчеләрнең күплеген күрсәң — мәхшәр көне диярсең. Ыгы да зыгы. Бер-берләренә киңәш-фатиха бирешәләр Нишләсен халык, ачлыкка түзәрлек булмаган шул. Зәлия..
Вагоннарга кереп утырдык. Поезд авыр ыңгырашып кына кузгалып китте. Кешеләрнең күбесе сәләмә киемле, ярты ялангач Шунда ук хәер сорашулар Кайсы, бер телем икмәк сорап, калтыранган хәлсез кулына соңгы киемен салып тоткан. Эчкә батып кергән күзләренә сагыш сеңгән. Гозерләп ялваруларыннан йөрәк сыкрый. «Зинһар өчен балам хакына бер телем икмәк бирсәгезче?» — диләр. Хәлсезләнгәннәр утырып та, ятып та торалар И Зәлия, адәм баласына ачлык ниләр генә күрсәтми икән ул Кемнәрнең генә башын түбән идерми? Аны ходай күрсәтмәсен, ярабби
— Әйтмә инде.
— Сугыш чорын ал тагы Бөтен авырлыкларын бергә кичердек. Урманнардан, чана тартып, утын кисеп ташуларны ал. Салкын кичләрдә, шыгырдап, ай нурында ялтырап калган ул чана эзләрен гомер оныта алмассың.
Зәлия апа, сүзеңнең дәвамын ишетергә /еләп, сорап куйды.
— Сәүдә апа, шуннан Грузныйга ничек барып җиттегез инде?
— Барганда ук, безнең бәхетсезлеккә каршы, ач адәмнәр арасында төрле чир таралды. Алда ниләр көткәнен белми.бер-беребезгә сыенышып, вагон тәрәзәләреннән карап барабыз. Ул чагында поездлар әкрен йөри иде. Икенче тәүлектән соң әтиебез иртәнге йокыдан тормый да тормый Әни: «Әтиегезнең йокысы туймаган әле», ди Үзе борчыла. Безне шунда авылдашлар янына - икенче якка күчереп утыртты. «Монда әтиегезгә комачаулыйсыз»,— ди. Төш вакыты да җитте. Әтиебез һаман кузгалмый. Аның янына Сабирҗан абый да, авылдашлар да баргалап килә башлады. Безгә рөхсәт юк. «Әти нишләп озак йоклый ул?»— дип әнидән сорыйбыз. Ул иреннәрен тешли. Сулкылдап еларга җитешкән Бездән күзләрен яшерә Йөзе пошаманлы Сабырлыгын җыеп безне тыныч ландырырга тырыша, тагын тиз генә әти янына китеп югала
3 -К .V • №7
33
Без, шулай, үз гамебезгә бирелеп, тәрәзәдән карап бара идек. Кинәт, әниебез йөгереп килеп. Сабирҗан абыйны чакырып алды. Без дә, кур- кышып. артларыннан иярдек Барып карасак, сырхавы әтине тәмам чигенә җиткергән. Шунда ул күзләрен ачып безгә төбәлде Куркыныч барын сизенгән җаныбыз соңгы сүзеннән сискәнеп китте: «Бәгырьләрем! Каласыз бит. »—диде дә күзләрен йомды. Әни: «Шакирҗаным!..»— дип сулкылдый-сулкылдый үрсәләнде. Без дә елашырга тотындык... Ул ча- » гында поездда мәет тотарга рөхсәт итмиләр иде. йогышлы чирдән үлүчеләр күп. Станцаларда каберне алдан казып торалар. Әтине, үзебезчә күмәр өчен, ниндидер бер зуррак станцага җиткәнче, өстен каплап алып бардык Аннары шунда җирләп калдырдык..
Зәлия апа дәшми генә янә сөйләп китүеңне көтте.
— Кара кайгыда Грузныйга барып җиттек,— дип сүзеңне дәвам иттең,—Ары китеп, таулы-ташлы җирләргә, нефть промыслалары янына — агач баракларга барып урнаштык. Бер атна дигәндә әниебез авырып
1 вафат булды Икәүләп ятимә булып калдык Инде нишләргә? Сабирҗан абыйлар белән киңәшеп, сеңелем Мәсрүрәне Грузныйдагы приютка бирергә булдык. Ул болганчык сулы Терек елгасы буена урнашкан балалар йортында елап калды...
Яшәгән җиребезне, промысла номеры белән, утыз тугызынчы квартал дип йөртәләр иде. Бараклардан ерак та түгел, сиртмәле кое кебек көянтәле нефть суырткычлар эшләп тора. Шул тикле җирләрдән монда кайтырмын дип уйламаган идем. Ашыйсы ризыкларым, күрәчәкләрем шу- , шында булгандыр инде И. гомерләр..
— Габдулла абый белән ничек таныштыгыз соң?
— Ул чакта Габдуллам Сабирҗан абый белән кәчәгәрдә бергә эшләгәннәр ие. Ул да туган җиреннән ачлык нужасына түзмәгәнгә чыгып киткән. Безнең баракка, Сабирҗан абыйларга килгәләп-киткәләп йөри иде. Мине дә шунда күргәләп калган булса кирәк Абый аны төпле егет дип тапкандыр, күрәмсең. Олы кеше кемнең кемлеген тиз тоя бит ул. Араларында минем турыда сүз дә булгандыр дип беләм. Беркөнне без шул тирә кызлар белән аулак өйгә җыелдык Моны егетләр дә сизенгән. Бу да килде Киенгән, ясанган Өстендә кәчтүн-чалбар. Минем һаман да бер шакмаклы күлмәк. Ул да тәнемә кечерәеп, тартылып калганые инде Ярый әле ходай миннән матурлыкны кызганмаган. Яшь чакта анысы да кирәк бит. Егетләрне үзең беләсең, буйлы-сынлыны яраталар Хәер, ошамаган булсам, ул мине шул тикле җирләрдән алып кайтмаган да булыр иде.
Зәлия апа көлемсерәп җанлана төште.
— Әйе, әйе Шуннан?
— Шуннан шул. Йөзек салышлар уйнаганнан соң. кухня ягында аулакта калгач, кыяр-кыймас кына сүз башлады.
— Менәтерә..
— Мин күтәрелеп туры карарга да оялам инде. Ике битем ут кебек яна Ул да, уңайсызланып, боргалана-сыргалана. Я аны. я моны сорап куйган була, тагын тынып кала Мин дә — авызыма су капканмыни Әллә ничек, читенсенәм. Башымны аска иеп тора идем, бу миңа болай дип әйтте дә салды «Син миңа кияүгә чыгарга риза булырсыңмы?»—ди. Мин: «Каян белим»,— дим. Бөтен битем комач кебек һаман да сүзсез тору кыен, уңайсыз. «Я, әйт инде?»—ди. «Сабирҗан абый белән сөйләшми торып мин бернәрсә дә белмим әле»,—дим Шунда ул үз-үзенә көлемсерәп куйды, кыюланыбрак киткән күк тә булды һәм: «Сабирҗан абый каршы килмәс, ул мине белә ич»,— ди. Кесәсеннән кызыл билле прәнник чыгарып мина су за Алырга да. алмаска да белмим. Ашап карыйсы да килә Кулларым тартышып китте. Шунда ул минем кыюсызлыГымны сизеп, прәнникләрне көчләп тоттыргандай итте. «Аша, оялма!»— дигән була Барыбер сөйләшергә телем әйләнми Тынып тик торам. «Я, әйт инде? Ризамы?» ди Билләһи газим, ни дип тә җавап бирергә белмим бит
Тәнемнең, әллә кан җирләрен ниндидер вак энәләр чәнчештереп торамыни Аякларым да кыбырҗый. үзеннән-үзе идәндә ышкыла башлады. Шунда үзем дә сизмәстән: «Кыннамасаң, сукмасаң...»—дип әйтеп ташлаганмын Шулай диюгә, моның йөзе ачылып китте, кабарынкы калын, кара кашлары селкенеп алды Коңгырт күзләрен тутырып миңа елмая «Нишләп тиим мин сиңа, булмаганны»,—ди Көлә «Яннарымда син * генә булсаң иде»,— ди. Әкрен-әкрен миңа якыная. Шунда, ничектер, < туры китереп, кулымнан тотып алды бу, бармакларымны учына кысты . * Менә шуннан сөйләшеп киттек. н
— Язмыш насыйп иткән инде. о
— Үзем дә шулай уйлыйм, Зәлия Әйтергә дә оят, кияүгә чыкканда * миңа әле күкрәк тә чыгып бетмәгән иде Яшь булганбыз инде. . Ул чагында төрлесен уйлап торырга вакыты ул булганмыни Мин кияүгә чыккач, озак та тормыйча. Сабирҗан абый үлеп китте.
— һе-е. Бер килгәнгә килеп торуын кара син аның.
— Нишлисең инде . Шунысы үкенечле, шунысы йөрәктән китми, Мәсрурәләр приютындагы балаларны бүтән шәһәргә күчерәсе иткәннәр. Шулчак сеңелем, күрешеп калырга дип нянкасы белән, безнең торган җиребезгә килгәннәр. Нефть промыслалары шәһәргә шактый ерак иде. Поездлар әкрен йөри Күрәсе килеп озак көткәннәр Беребез дә өйдә булмаган Габдулла тәүлекле эштә кәчәгәрдә, мин беренче бала белән бульнискә кергән идем Күршеләр дә кайда икәнебезне белмәгәннәр. Болар көткәннәр-көткәннәр дә күңелсезләнеп китеп барганнар Сеңелемне күрә алмый калуыма һаман да йөрәкләрем сызлый И Зәлия, ул чагында яшьлек белән бернәрсә белмәгән инде без. Русчаны аңламаган. Шул сеңелемнең кайларга киткәнен дә белешә алмадым Хат яза белмәдем. Ни үкенеч'.. Аннары бирегә кайттык.
И Зәлия, үзең дә күреп-аңлап торасың, безнең җилкәгә тормышның күпме мәшәкатьләре берсе артыннан икенчесе өелә генә торды. Аның өстенә балаларым өч-дүрт тәүлек эчендә берсе артыннан икенчесе, тамаклары шешеп, сулый алмыйча үлеп киттеләр Духтыр юк, дарулар юк. Кайларга барып бәрелергә урын тапмадым Инде менә сугыш алдыннан туган улым — Илбатырым исән-сау була күрсен,— дигән идек.
Тырмаша-тырмаша яшәп киттем мин, әни. Болыннарда ат кузгалаклары җыеп тукландым Безне исән калдырган үләннәрне, кычыткан ашларын гомеремә онытасым юк! «Кайчан күкрәкләргә терәп ипиләр кисәрбез икән?»— дигәннәрең әле дә истән чыкмый Бер таңнан икенче таңга кадәр колхоз эшеннән бушамадың Вакытлар үтте. Көттереп- көттереп булса да, ипине күкрәккә терәп кисәр көннәр килде. Ул чакта мин вак-төяк эшләреңә ярый башлаган идем
Вагон проводницасы пассал^рларны йокларга өнди Инде соң, тышта караңгы Әнә, каршы яктан килгән поезд ыжгырып үтә Вагон тәрәзәләре артында төнге табигать кино кадрларыдай йөгерешә Тә- рәз-кадрлар миңа, әйтерсең, узган тормышыңны сөйләп ашыгалар Мин аларда чагылганнарның һәммәсен күреп калырга тырышам
Казан автобусы Теләчәгә өч сәгать дйгәндә кайтарып җиткерде Аннан авылга җәяүләп кенә киттем Без, әни, кайчандыр шаулап торган Тетәчә базарына синең белән икәү шушы юлдан чыккан идек Сугыштан соңгы еллар иде ул Әтинең үзе теккән тунын пот ярым онга саттык Шунда син мина сары сагыз алып биргән идең Аны юл буе чәйнәп кайттым Үзем кичләрен авыл яшьләренең «наза» уеннарында Телә-
чәгә багышлап җырлаган җырын такмаклап алам:
. Уйныйлар Теләчәдә.
Насыйп булмаган яр кала Җаннарын теләсә дә.
Кайта-кайта шактый арылды. Җилкәңә күтәргән йөк авыр иде. Күпмедер ара узган саен утырып ял итәбез. Шулай үзебезнең тау башына килеп җиткәч тә ял итәргә утырдык Син шунда әтине искә төшердең дә болай дип сөйләп киттең. «Атаң, мәрхүм. Грузныйдан кайтышлый, шушы тау башына җиткәч, бер утырып җырлаган иде:
Бара торгач мин утырдым Биек тау билләренә Сандугачлар да сайрыйлар Кайтам дип илләренә
Аш-суларуздырган саен гел дәҗырлап. күңелле утыра торган иде...» Шулай дигәч, уфтанып куйдың. Аннары без янә кузгалып киттек. Бүре елгасы кырыйларыннан дулкын-дулкын булып сузылган, сыер көтүләре таптап салган тар сукмаклардан атладык Берсендә, әнә теге текә яр . юлыннан үләннән кайтышлый, безнең «уфалла» арбабыз Бүре елгасының «йотам» дип торган тирән чокырына тәгәрәгән иде.
Ул елны җәй коры килде. Терлеккә азык яклары, безнең тирә-юньдә печәнле болын һәм елгалар аз булганлыктан, кыенрак иде. Көтү йөртер җирләр аз. Ә мал-туарны асрарга кирәк. Башкача ничек көн күрәсең. Сыерсыз, суган суы суырып кына, ерак китеп булмый. Кешеләр, көнозын колхоз эшендә эшләп кайткач, тиз генә чалгыларын «уфалла» арбасына сала да печән кыркырга йөгерә. Елгага ауган көнне без дә шулай икәү печән чабарга чыгып киткән идек. Мин әле яшьрәк.
Дыңгыр-дыңгыр тәгәрәгән буш арбага ябышып артыннан этеп барам Бауга бәйләп салынган чалгы кояшта ялтыр-йолтыр килә. Тәгәрмәч бүкәне күчәр башындагы чәкүшкә тимеренә дык-дык бәрелә. Бер-берсен куыша-куыша әйләнгән агач тырнаклар мине артларыннан йөгертә.
Бара торгач, без тау артындагы урман полосасына чыгып җиттек. Син. көттермичә, чалгыңны кайрак белән кайрап алдың да. кояшта елкылдаган карасу-коңгырт толымнарыңны яулыгың астында качыш уйнатып, үләннәрне кырт-кырт кистереп чаба башладың. Ә мин чабылган үләннәрне җыеп, арба янына ташыйм. .
Йөкне төяп бетергәч, кайтырга чыктык. Мин арба артыннан этеп барам Түбәнгә таба тәгәрмәчләр үзеннән-үзе тәгәри.Каты үлән сабаклары, шайтан таягыдай, тәгәрмәч тырнакларына кереп, сыдырыла-сыдырыла тырылдап баралар Арттан тузан куба Битләргә сара. колак эчләренә кереп тула. Юлдагы җылы, йомшак тузанга ялан тәпи эзләре чылбырдай батып-уелып кала. Үрләргә җиткәч^ «Улым! Арурак этә төш!»— дисең Үрне менә-менә арба тукталыр дәрәҗәгә җитә. Тешләр тешкә кысыла, аякларым җиргә ныграк терәлә: арба бармый, аякларым гүя җир шарын бушка әйләндереп торалар. Тәгәрмәч тырнакларыннан тотып каерырдай булам, кулларымның хәле беткәч, иңнәремне терәп этәм. җаным сине кызгана. Маңгай чәчләрең юешләнеп чигәләреңә ябышкан. Маңгай тирең тузанлы битләреңә юл салып ага да ага Ничек- кенә булмасын, түзим, түзим, дисең Чөнки сөт. сөт кирәк! Ул күзгә кергән тир әчеләре белән тагы да_ тәмлерәк икән шул. Моны миңа синең әнә шул сабыр карашларың сөйли Этә-этә хәлем бетте.башым кояш кызуы каккандай, әйләнеп-әйләнеп китә Күз карашларым рәшә дулкыннарын кыр өсләреннән бер ары куа. бер якынайта. Шул зәңгәр дулкыннар эченнән гүя миңа ак кашлы сыерыбыз карап тора. Ул кышкы салкын көннәрдәгечә бер култык печән көтеп, дымлы моңсу күзләрен төбәгән дә. ачтан суырылып иңгән эчен тибрәтә-тибрәтә җанны тинтерәтеп мөгри...
Үрне менгәч тә тәртәне җиргә куйдың. Ялга тукталдык. Атлый- чайкала килеп арбадагы печәнгә сөялдең. «Уф алла!» дидең, кипшенгән иреннәреңне ялап алдың. Шунда син йөк үләне арасыннан бер тармак җир жиләге табып алдың. Берсен миңа суздың, икенчесен үзең каптың. Эх. нинди тәмле иде ул җир жиләге! ф
Хәл алгач, тагын кузгалдык Инде юл түбән таба иде. Әнә шул Бүре £ елгасы тавын төшәр алдыннан, тәгәрәмәскә дип. бер як арба тәгәрмә- < чен бау белән бәйләп куйдың. Йөкне таудан тыеп төшү өчен бу шулай < кирәк иде. Баскан урыныңнан «Аллага тапшырдык!»— дидең дә кузгал- к дың. Таудан әкрен генә төшәбез. Син тәртә эченнән барасың, мин йөк 6 бәйләгән бауга ябышып, арбаны арттан тыям, үземә таба тартам. Бәй- * ләнгән тәгәрмәч жиргә. вак ташларга ышкыла-ышкыла. дырк-дырк бара, тәртәне һаман да үз ягына каерырга чамалый. Син аңа ирек бирмәскә тырышып, тәртәне юл уртасыннан тоткансың. Сул ягыңда — тирән Бүре елгасы, йотырга дип торган ачык авызы йөрәкне жу иттерә. Тауның кыл урта бер җиренә җитүебез булды. кинәт бау шытырдап өзелде! Кызулап киткән арба артыннан, йолкынып, жиргә сөрлектем. Курку катыш кычкырган тавышың колагымда чыңлады:
— Балам! Беттек, беттек...
Өстерәп чапкан арба, ярга кыйгаеп, мине бер читкә атты. «Ән-ни!» дип кычкырып җибәрдем. Тузан өермәсе эчендә җирнең асты-өскә әйләнгән күк булды. Шунда ук сиңа ни булганын белергә теләп, торып бастым. Синең дә. минем дә терсәк һәм битләр сыдырылган иде . Арба мәтәлә-мәтәлә, йөккә кадалган чалгыны бер якка очыртып, тәртә-үрә- чәләрнс сындыра-сындыра елга үзәненә төшеп бара. Менә ул «доңк» итеп ташка килеп бәрелде дә елга үзәнендә кырынаеп туктап калды. Сыңар тәгәрмәче әйләнүен дәвам итә бирде. Син: «Күрәчәк,— дидең — Ярый әле таптап китмәде Башка вакытны да шул ук бау белән бәйли идем юкса».— дип күлмәк итәкләреңнән тузаннарыңны кактың. Аска төшеп җиткәндә сыңар тәгәрмәч әйләнүеннән тукталган иде инде..
Әй. әни. тормышта язмышың арбасы әнә шулай ярдан тәгәрәмәсен икән. Аның өчен син өйрәткәнчә гадел, игелекле булып, хезмәт сөеп үсү дә кирәк икән шул.
Инеш яры!.. Әти утырткан таллар! Әйтерсең алар минем кайтуымны көтеп, исән-сау кайттыңмы дигәндәй, башларын суга ияләр. Бу талларга сөялеп син. әни. кайтып килүләремне күп тапкырлар көткәнсең. Бу минутта нигәдер күренмисең. Күрсәң, каршыма йөгереп чыгар идең. Мөгаен, эштәдерсен Кечкенә генә такта түбәле өебезнең зәңгәр буяулары кояш нурларыннан уңа төшкән... «Быел язгы ташу ярны күп иште»,—дип хатыңда язган идең аны. Чыннан да шулай икән. Суган бакчасындагы карлыган куакларына кадәр җимереп алып киткән. Ел да болай ишелсә, нигезгә дә барып җитәргә күп сорамас. Тал тамырлары ярга пәрәвездәй ябышып калган. Кырый талның тамырлары язгы бозлардан телгәләнгән. Инеш суын бөямәгәннәр икән. Болай булгач, ерып кына чыгам.
Ишектә — йозак. Балалар бакчасыннан кайтып җитә алма Гансыңдыр. Сәгать алтынчы гына шул. Абзар читеннән бәрәңге сабакларын чабарга да керешкәнсең. Бакча безнең икәүдән-икәү сөйләшкәннәрне әле дә саклый кебек Талгын җил миңа гүя шул тавышларны алып килә:
— Әни! Нигә чыктың инде? Үзем дә казып бетергән булыр идем.
— Бәрәңге алу күңелле бит ул. улым.
Казып чыгарган бәрәңгеләрне, сабакларыннан кага-кага, бер күч- кәрәк өяргә керештем. Миңа карап, син үз фикереңне белдерәсең.
— Иске «ана» бәрәңге беркемгә дә кирәк түгел, калдырып чүплиләр. Картайгач, кешенең дә хаҗәте калмый башлый икән.
- Нишләп алай дисен, әни? Сиңа әле картаерга...
— һи, ышанып булмый гомергә
— Кешеләр йөзгә кадәр дә яшиләр. Син дә яшәрсең.
— И-и, тиле. Безгәме соң йөзгә җитү?! Ни нужалар күреп Муеныңа салынып төшкән яулыгыңны, җилкәңә шудырып, төзәтеп алдың — Тигез гомер рәхәт икән Әтиеңнең шушы бакчаларда кыбыр-кыбыр эшләп йөргәнен күрәм Берсендә шулай, җылык-җылык өйгә кереп килә. «Аягың пычрак, салмагансың да»,— дим. «Әле морҗаңны да агартмагансың»,— диде дә китеп югалды.Аннары морҗам ишелде дә төште Кайтмаска булган икән Аны көтүләремне үзем генә беләм . Төннәрен уянып китә идем дә (син йоклыйсың) тәрәзәгә килеп, аяз күктәге айга карыйм.айдан сорыйм: «Габдулла! Син дә бу айны күрәсеңме икән?!»— дим. Атаңмы? Сабыр, түзем кеше иде Кулыннан килде Теккән киемнәре көлеп торыр иде. Коеп куйган диярсең. — Йөзең кинәт болытлар арасыннан елмаеп чыккан кояштай яктырып китте — Хатын-кызлар кием үлчәткәндә, миннән кыенсынмасын дип. яныннан берәр эш табып юри чыгып киткән була идем. Бергә яшәгән көннәр күңелле булган икән..
Әни' Менә шушы салына төшкән капкаңны ачып, үзең дә кайтып керерсең инде Әнә. кара тавыгың, кетәгенә менәргә чамалап, кырын- кырын йөгерә Миннән өркә булса кирәк. Утынлыккарак узыйм әле. Ярылмый калган ботаклы утыннарың шактый җыелган, булмаса. шу- ларны ваткалый торыйм, яхшы физзарядка булыр Балта кайда? Баз шалашы авызында түгелме? Әһә. сарай буенда икән Әтидән калган имән бүкән һаман үз вазифасын үти әле. Шушы бүкәнгә утын ярырга иелгәч. ихтыярсыздан, теге Кәрим мулла малае Дибай искә төшә. Ул. алтыннарын яшереп йөрткән әтисе кинәт кенә үлеп киткәч, хәзинәне күпме генә эзләп караса да табалмый. Вакытлар үткәч, беркөнне баскыч төбенә чыгып баса. Нәрсәгәдер бик тә ачуы килә, һәм кулына балта алып ишегалды уртасында торган бүкәнне ярып ташлый Бүкән эче куышыннан яшерелгән алтыннар чәчелеп китә Бүкәнгә иелгәч,минем дә бүкәнне ярып карыйсым килә Юкса беләм: минем «байлык»нын бер өлеше — балачак илендә калган, башкалары - килер көннәрем эргәсендә көтеп тора. Кара бу кәкре ботакны, ярылмаска чамалый Балтаны «тешләп» авызын ыржайткан Солдат абыйсы белән көрәшмәкче! Баш аркылы томырыйк әле Оп-па! Ике якка очтыңмы? Әни кайткан ич! Капка ачылганны да сизми калганмын!
Инде менә ничәнче көн. кич йөреп кайтышлый, мин шушы инеш ярында тукталып калам Тиз генә өйгә керәсем килми. Язгы ташкыннардан ишелә барган яр җанымны тынгысызлый, йөрәкне тырнап тора. Яр ишелүен әткәй таллары гына саклый алмаячак. Менә мондагы кырый тал авып, өч метр җирне умырып алган Киселгән төбе кызыл яр читендә. судан башын калкыткан крокодилдай, тырпаеп тора. Юк бу ярны ничек тә ныгытасы иде Я булмаса инеш суын әнә теге дугаланган болын почмагыннан бульдозер белән ердыртып җибәрергә кирәк. Болай эшләсәң шәбрәк Председатель рөхсәт итсә? Син сорап караган булгансың да гозереңне кире каккан. «Болын бит ул. көтүлек җирләре»,— дигән. Юкса, бу болын почмагы егерме биш сутыйдан да артмый Моннан тик алты-жиде хуҗалык бакчасы ишелүдән котылыр иде Ярар, мин үзем, колхоз эшенә керешкәнче, сорап карармын әле
Су буйлары тын Нигәдер минем җан гына тынгысыз. Үз-үземә урын табалмагандай. айлы кичтә ялгызым каңгырып йөрим Төрлесен уйланам Сез дә. әти белән икегез, кичләрен шушы инеш буйларыннан сер- ләшә-серләшә парлашып йөргәнсез, киңәшләр коргансыз. Әнә шулай каршыгыздан гына ярканатлар пырылдап очкандыр Аяк тавышла- рыгыздан инеш буенда кунып кЬлган казлар тын гына эчкәрәк йөзеп талпынгандыр Көмеш су өстенә иелгән тал ботаклары йокы аралаш
аларның йомшак йонлы башкайларыннан сыйпап калгандыр Бу зифа талларга сөялеп сез күңелегездән нинди уйлар кичердегез икән? «Атаң вакыт вакыт утырткан таллары белән сөйләшеп йөрер иде»,—дисен. Юкка түгел, берәр хикмәте булгандыр аның. әни. Бәлки ул җир кешесенең үз хезмәтен күрә белүдән, маңгай тире тамган туфрагына мәхәббәте арта барудандыр .Алай булмаса. туган илен сагынып, бер киткән Грозный ? шәһәреннән ул бәлкем әйләнеп кайтмаган да булыр иде. Мин дә шәһәр = кешесе булып йөргән булыр идем Юк шул. Сагындыра-сагындыра х үзенә тарта икән ул Туган җир! *
Әти нигез урынын инеш буеннан алып дөрес эшләгән Су кадерен - белгән ул Алай гына да түгел, аккан суларга карап, синең белән бергә- ♦ бергә озын гомерләр кичерергә теләгәндер Гомер дигәнең дә аккан сулар кебек. Тукталып тормый, үтә дә китә. Уйларым да шушы инешләргә кушылып ага сыман Инеш буйларында ялгызым калгач, мин дә әти кебек, уйларымда үз-үземә сөйләшеп киткәлим. Сорауларымның я берсенә. я икенчесенә җавап эзлим, карашларымны ачыкларга тырышам
. Ишелмәсән иде син. яр! Болай чиләнеп, имән казыкларны тукмак белән чәкәләштермәгән дә булыр идем. Берегез кыйный, икенчегез түзеп кыйнала (Нишләмәк кирәк? Тормышта да андый гыйбрәтләр очрап куя I Чина тик. сезнең инеш буена яңгыраган аһ-зарларыгызны тыңларга кала Нәрсә, имән казык?'Киреләнергә чамалыйсыңмы? «Пеләшләнгән машина брллоннарына арка терәп, ярга билдән чумып калырга теләмим, һич югында күмер булып янар идем, җылым белән кешеләргә файда кылыр идем»,— дисеңме? Юк. казык, офтанма. Мин сине юкка кыйнамыйм: мин төзим! Син. нигез бүрәнәсе булып ята алмасаң да. барыбер ата нигезен саклап калырга булышасың. Бу очракта син — нигез терәге. Бу өй түрендәге" ялгыз каен, вакытлар узу белән, моңаеп калырга тиеш түгел. Бу нигез урынын алабута, кычыткан басып китмәс Хуҗасының малае солдаттан бөтенләйгә дип кайткан Аның өчен туган жир ата нигезеннән башлана. Аның монда иң тәүге, иң садә хисләре бөреләнеп чәчәк аткан Җир шарындагы без басып торган шушы ноңта — аның туган авылы — тормышында таяну ноктасы да Ул шушы туфракка басып, үз биеклегеннән дөньяга фикер кыла. Дөрес. Илбатырның да. «Китәр идем моннан »— дигән минутлары булмады түгел, булды, һәм ул әлеге уеннан кире кайтып: «Нигез дигән нәрсә бар... Әни! Син бар дип исәп тотты
Җитәр, тынып тор. тукмак! Утырып бер ял итәргә кирәк Солдат абыеңда кеше Чү1 Тукта1 Бу кош нигә әле каршыдан гына очына-очына йөри? Я теге, я бу инеш ярына куна да озынча койрыгын тибрәтә-тибрәтә. кара-аксыл түшләрен елтыратып, чикләвектәй башкайларын як-якка бора Аннан янә очып китә, тагын килеп куна, монда карый. Су кошы бу. чәп- чек. Әллә ярга оясын корган инде? Карыйм әле Әй-йе Менә ич Ярга ятьмәдәй җәелеп ябышкан тамырлар арасына кереп оялаган Күкәйләре дә бар Бишәү. Димәк, ул оясын шулай сагалый. Нәни йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибенәдер* Курыкма, кошкай* Мин синең ояңны җимерми генә узармын
Әйе. кошлар да үз оялары өчен борчылалар шул
Әни* Тагын борчылып яныма чыгып киләсең инде. Өзелеп эшләмә, торган яр торыр иде әле. диярсең инде. Юк. әни. аны хәзер солдат ялы узып киткәнче эшләп калырга кирәк. Председатель теге көнне үк «Кайчан эшкә чыгасың инде, кайтканыңа ике атна булды* - дип белдерде «Кая кушасыз?»—дигәч. «Хәзергә тимерче Әсгать янына төшеп торырга туры килер».—диде. Аннары кая куяргадыр исәбе.
— Юк эшкә керештең бугай син. улым Авыр да үзеңә. Агачлар гына утырткан булыр идек, торыр иде әле шунда
— Юк. әни. булгач булсын инде - Әйдә, суынганчы ащарга кер. Бәрәңге өчпочмагы пешергән идем.
Хәзер, әни. Менә бу ике казыкны гына кагып бетерим дә. .
Әйдә, тукмак, җитәр! Җырыңны көйләргә әзерлән' һоп-па! Монысы бер булыр. б\ ике Ир-егетләр без, казык Авырлыкларга бирешмәскә дип килдек Бу \рынны туган җиремнең үзәге дип бел. Без аны гөлбакча итәрбез. Менә курерсең, озак та үтмәс, шушы сутан бакчасында язларын & алмагачлар, чияләр, сиреньнәр чәчәк атып, хуш исләр таратырлар. Ышан. Габдулла Камалов нигезендә тормыш дәвам итәр! Бу инеш сулары гомер агышларымны хәтерләтеп агар да агар