Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ынлык эше
Таш легенда
Заводлар чамасыз күп сыман, Заводлар түбәсе — күк томан. Күперләр — сузылган бетон кул, «Тотар да адәмне сытар» ул.
Баобаб шикелле торбалар Галәмгә терәлеп торалар.
Башында йөриме кырмыска?
Кешеләр үрмәли тормышка!
Адашып калырлык корылма.
Кодрәтләр сурәте бу дөнья.
Күренә, чыңлый чор турында Таш белән язылган легенда^
Көндез бульдозер, динамит Актарса да ни хәтле, Җиргә төн, елга сулышы — Тынлык эше сихәтле.
Кара эшләрне ярлыкау Хезмәтен башкарганда, Каргануың, сукрануың Ишетелми, Җир-ана.
Үсемлекләр бәллүенә Төшә чык — дога сүзең. Анда даһилыгың синең, Сөюең, түземлегең.
Яр өстендә куш мөгезле Ай да әнә терелгән. Ишетәм: баса тураеп Көндез егылган үлән
1975
Без новатор күзе белән Бер карыйк әле, күңел. Җидегән җиргә төште бүген. Калдырып сөйгән күген.
Экскаваторчы егет Биргәндер аңа куәт. Озаттылар көнне бергә Диңгезләр токымы көрәп
Калага, өйгә юл ерак, Яшь йокыга — җылы төн.
Машинасы чылбырына Менде ятты егетең.
Аста бушлат, өстә бушлат — Менә дигән урын-җир.
Кем өчендер мич башы да Болай җайлы түгелдер.
Җидегән йолдыз янындагы Кешенең сулышына Чуерташлар шыбырдавы, Океан шавы кушыла..
1975
Элекке кебек
Син шул кадәр зирәк идең элек, Яшәү көче миңа бирерлек. Якты көчләр куйды бугай кимеп, Инде киңәш көтмәмдер кебек.
Зирәк идең элек, Кал шундый булып, Мине сөйгән чактагы кебек.
Син шул кадәр чибәр идең элек — Ай-Кояшны көнләштерерлек. Бөек төсләр куйды бугай кимеп, Көнләшерлек түгелдер кебек.
Чибәр идең элек, Кал шундый булып, Мине сөйгән чактагы кебек.
Шул кадәр дә бәхетле идең элек — Йөри идең күккә баш чөеп.
Узасың гел хәзер башың иеп, Узганнардан оялган кебек.
Бәхетле идең элек, Кал шундый булып, Мине сөйгән чактагы кебек.
1983
Ике ЛӘКЛӘК
Күк иркендә гүя — пар ишкәкләр Талпына киң Идел өстендә. Тар утрауда ләкләк канатлары Ишкәкләргә кызыгып җилпенә.
Ике ләкләк камыш арасында: «Очыйк без дә, күккә тиз җитик!» Очалганы җилпенеп тиз арый, Армаганы оча белми тик.
Сабый чактан, шау-шулардан куркып, Җәяү генә калган ул яшәп.
Балалары күкне сагынмаска Күнегеп үк бәлки туачак.
Ике ләкләк кешеләргә бәлки Аваз сала кичке су аша.— Ташсыз ярдан камышларга карап, Кошлар белән кемдер аңлаша.
1983
Сөйләсеннәр
Сөйләгәннәр сөйләсеннәр, Аралары якын икән дисеннәр дә, «Сөю» сүзен кушып безнең исемнәргә, Гаеп, гөнаһ эзләсеннәр, Сөйләсеннәр.
Көнләгәннәр көнләсеннәр — Аралар бит чынлап, ахры, якын безнең, Яры белән дулкыны күк Агыйделнең. Тамчы су дип тилмергәндә, дәрьямны син Бөтен килеш алып килдең — Көнләсеннәр.
Күрмәгәннәр күрмәсеннәр — Мин бит синең иреннәргә түгел, Капландым ла салкын чишмәм ашкынына. Сөюеңә түгел: ташландым ла ярдан Узган еллар ташкынына Күрмәсеннәр.
Белмәгәннәр белмәсеннәр: Сине түгел, сөйдем яшьлегемне. Әллә инде җирсәүне дә яшеримме? Агыйдел дә, чишмәләр дә калдылар ак, Сау камышлар кайтардылар имин җавап.— Белмәсеннәр.
Сөйләгәннәр сөйләсеннәр.
Хәтирәләр хәтәрлеген җиңгән чакта, Агызса да агым безне аргы якка, Исән калдык — ташлансак та чакрымнарга, Адашсак та ят кырларда...
Сөйләсеннәр.
1979
Куллар сузып күпме көттем! Юк, кунмады зәңгәр кош. Карчыгалар әйткән аңа: «Ул түгел синең язмыш»
Көтә-көтә аргач куллар, Калтырангач азакта, Сизми калдым, алар кинәт Әйләнделәр канатка. Очып күкләр иңләдем мин, Болытларны айкадым. Ак канатлы күк кошымны Күкләрдән дә тапмадым.
Ә каурыйлар ята җирдә... Күзләрме күрә ялгыш? Карчыгалар әйтте шунда: «Ул түгел синең язмыш».
Ялгыз нарат
Төшкә керә һаман кабат-кабат Тын утрауда калган карт нарат. Ялгызлыктан арып, сазлык аша Яшь көннәргә тора ул карап.
Бер кәүсәле куак, яшел канат, Яшел болыт — салмак талпына. Кичтән уза таңга, манчылып гел Сабыр моңга, сары алтынга.
Кайтырмын дип кемдер биргән вәгъдә, Нарат калган ядкарь төсле гел. Ялгыз нарат, айлар-еллар санап, Кемнәрнеңдер атый исемен.
Тиргисеңме син мине дә, нарат, Сагынасыңмы әллә хәзер дә? Өстеңнән бит җилләр төсле шаулап Узды бугай минем дәвер дә.
Көтә сине зәңгәр, ак заманнар, Китәчәксең тагын алгарак. Ишетәмен тавышың: «Сездән ерак Киткән саен сагышым яңарак».
1969
Инде бер дә китмә
Мин — әниең, туган җирең синең. Кайтуыңны сагынып гел көттем. Көзге җилләр кебек эзләндем гел, Тын яңгырлар төсле яшь түктем. Инде бер дә, бер дә, бер дә китмә, Җир-суыңны җырсыз, көнсез итмә. Мин бит — туган җирең, Сиңа мәңге ана, И бала, бала.
Син, сабыем, яшь үләннәр тапта, Мин шатланып кына түзәрмен. Ә егылсаң, йомшак мендәрең мин, Яраң сыйпап, түз, түз, диярмен. Иркәләрмен җил һәм су шикелле, Чиксезлеге кебек кырларның. Төш суларга, дулкындай сөярмен, Ташлап китсәң, кибеп тынармын. Инде бер дә. бер дә, бер дә китмә, Җирне җырсыз, мине улсыз итмә. Мин бит — туган җирең, Сиңа мәңге ана, И бала, бала.
Ай кызы
Кайчандыр ул җирне ташлап киткән. Су алырга килгәч чишмәсенә, Мөлдерәмә яшьле күзләр белән Айга карап, серен чишкән шунда: «Ал үзеңә, коткар, ай гынам. Үги анам җәфаларыннан».
Ай, кызганып ятим кыз баланы, Алган үзенә, булган үзе гашыйк. Көянтәгә чиләкләрен асып, Инде Зөһрә айда тора басып: «Кичерегез, Җирем, чишмәм»,— ди. «Сезгә инде кабат төшмәм»,— ди.
Җир баласы мәңге айга бага, Җир егете күккә ашмак була. Ә ай кызы алмый күзен җирдән, Үкенечле серен ачмак була. Ай нурыдай сибеп сагышын, Карый, тыңлый чишмә агышын.
«һава да юк монда, юк су, яңгыр. Тавыш та юк, дөнья — җырсыз, өнсез. Күтәрелми салават күперләре, Караңгы күк мәңге таңсыз, көнсез. Айга йолдыз күренә гел генә, Шәфәкъ янмый ләкин күгендә».
Кайчандыр кыз җирне ташлап киткән... Тик кабатлый хәзер «Җирем, бәгърем, Алчы мине кабат, ал үзеңә, Барча газап-кайгыңа түзәрмен. Үкенмәмен арып югалсам, Чишмәмнән бер чиләк су алсам».
1985
ЙОКЫСЫЗ ТӨНДӘ
«Авыр чакта әни искә төшә...»— Кемдер әйткән гади, даһи сүзне Кабатладым икән ничә, Кем белсен..
Күз алдыма бәла, кайгы төсе Кара төн ябынып килә дә, Канатларын җәя бүлмәдә. Кара шәүлә алып килә миңа, Алып килә йокысыз төн...
Җанның күгәрмәгән җире калмагандыр.
Ут яндырып әгәр карасаң.
Ал-күк тимгел чамасыздыр анда, Әгәр санасаң.
Йоклый алмыйм:
Карыйм,
Саныйм,
Ахры, саташам.
Тәнем кыска ыңгырашу авазына бетә сыеп:
— Ahl —
Бүтән сүз юк.
Үрсәләнеп ята торгач,
Әни килә күз алдына әүвәлгечә.
Җем-җем итә күздә йокысызлык.
Тән сызлавы, җан сызлавы әкрен-әкрен шунда Рәхәт җылы белән алмашына.
Күзләремне әни йомдыра да
Башым сыйпап уза: «Йокла, балам».
Мизгел арасында сизәм: тәнем ойый инде, Мин йокыга талам.
Уянырга вакыт җиткәч, сизәм: өйдә — якты иртә. «Тагын бераз йокла әле»,— диеп, Әни эшкә китә.
1985
Җир ярылмый калган
Нәрсәдәндер җене котырып берәү Әллә утын, әллә үчен ярган. Ә бер заман туктап калган — арган. Мәгәр ачуы басылмаган һаман.
Ачуыннан адәм утын яргыч Балта белән җиргә китереп орган. Җирнең үзен ярып атмак булган, Ярый әле куәт җитми калган.
Усаллыкка киткән бөтен дәрман.