Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Фестива ль
Биш таҗлы ромашкадай, Якты, көләч җир шары. Көләчлектән курыкса тик Куркыр сугыш чукмары.
Барыбер, җир шарының, күр. Таҗлары ачыла бара.
Әнә, сугыш яклыларның Йөзләре нинди кара...
Балкый, балкый ромашканың Биш чатлы йолдызлары...
(Бәйрәмне бизәр чувашның Егетләре- кызлары!)
Шулай берләштер яшьләрне.
Бөтендөнья бәйрәме! —
Чәчәк кебек гүзәл җирем,
Бары шатлык гамьнәре
Бал корты кебек сарсыннар
Таҗларның яфрагын,—
Биш кыйтганы — биш йолдызны Берләштергән җир шарым!
Чувашстаныма
Булды еллар — хәтерләү дә авыр! — Син хокуксыз һәм хәерче идең...
«Исән калдың — мәңге яшәрсең»,— дип, Горурланып әйтәм, туган җирем.
Хәзер бездә гөрли башка тормыш,— Елмаюдан балкый инде күңелең, Чувашстан, туган ягым минем. Чуваш халкы, горур халкым минем.
Тормышыбыз — соңгы очыш түгел: Бу дөньяда дуслар күп булганда. Яшәгәндә тату гаиләдә, Ватан киңлегендә — кем югала?!
Чувашстан, таң чыгыдай якты Матурлыкка кушыла гади җырым. Туган җирем, улларыңа ышан: Сине данлап яши һәрбер улың.
Синең яктың барда күңелләрдә Омтылмабыз җырда без ят якка... Миннән башка да гел яшәрсең син, Яши аламмы мин синнән башка?!