Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯШЬЛЕК РӘХМӘТЕ


өфәр эшләгән бригадада Ясәви күренгәләде, мотор летальләре тирәсендә маташты
- Ни йомыш?— диде үсмер чакырылмаган кунакка — Безнең бригадага күчәргә уйламыйсыңдыр бит?
— Үзем дә белмим Бәлки, күчәрмен дә Бездә акча эшләп булмый Хәер, теләгән кеше акча таба ала.
Ничек? — Русча әйткәндә, снн молодо-зелено Менә акча, диде Ясәви, мотор детален күрсәтеп Мнн моны, мәсәлән, үзем дә сатып алыр идем, юк
Дефицит!
Көймәң бармы соң?
Бар һде, кем әйтмешли, комга терәлде
— Ничек алай?
Моторы ватылды Бер деталь кирәк иде, пүчтәк инде Кесәгә салам Мин алмадым, син күрмәдең Әбиеңә сәлам әйт'
Берничә көннән соң Ясәви тагын Зөфәр янына килде
— Я, план үтәлдеме?— днде ул.
— Үтәлә шикелле.
Коллективныкымы, үземнекеме? һәркемнең үз планы булырга тиеш
- - Ә минем андый планым бар, шәхси йбкләмә алдым
— Сүз ул хакта бармый, снн молодо-зелено шул әле
— Әйтсәң, аңлаешлы итеп әйт
Алайса, тыңла Шәхси байлык турында ишеткәнең бармы синең? Хәзер күпләр шул хакта кайгырта
- Снн дәмё? Әйтәм. урланган детальләр белән көймә моторы җый макчы буласың
- Стенаның да колагы бар. кычкырмый гына сөйлә Хәер, мнн кешедән курыкмыйм Мнн кесәгә ип.ш и*т эльләр артык бит алар Яратам мин техниканы Кулларым алтын! Беләсең килсә, кайчандыр самолет моторы җыю цехында эшли идем мнн Китәргә куштылар Минем белән бергә эшләүчеләр хәзер җаваплы постларда, ә бит мин алардан башлырак идем
Кулларың туры ндеме соң?
Ташла, һәркемнең бармагы үзенә кәкре
Иһлай шәхси байлык җыясың, ә?
Мнн җыям, ә син теләсәң нишлә' Мнн алмадым, син күрмәдең Хуш. әбиеңә салам әйт'Берничә деталь кыстырды да китеп барды Ясәйи.
«Әйтергәме, әйтмәскәме?— дип аптырады Зөфәр — Каравылчы бар ич, ул шөгыльләнсен. Я молодо-зелено диярләр...»
Бригадаларга бүленгән цехта һәрбер эшче аерым, үзе генә мотор жыйды. Зөфәргә көнлек норманы үтәр өчен бер көймә моторы кирәк иде. Детальләр санап бирелмәде. Ясәви шул хужасызлыктан файдаланды. «Каравыл ни карый?»— дип борчылды үсмер.
Зөфәр эте белән паркта прогулкада йөри иде. Агачлар арасында берәү күренде: нәрсәдер күтәргән, ләкин төгәл әйтеп булмый, өсте капланган ... Үсмер таныды —Ясәви иде бу. Ясәви узып китим дигәндә генә, Зөфәр:
— Тукта-а!—диде.
— Туктамасам, нишләрсең?
— Тукта, дим!
— Туктыйм алайса...
Җилкәңә нәрсә салдың?
— Үз жилкәм, ни телим, шуны салам
— Әйтәсеңме, юкмы?
— Молодо-зелено. Аннары, брат, синең белән сөйләшеп торырга вакыт тыгыз. Хуш-ш!..
— Милициягә баргач хушлашырсың, Ясәви.
— Син нәрсә, жүл әрлә идеңме әллә?
— Киресенчә, акыл керде.
Ясәви китә башлады.
— Этне жибәрәм!—диде үсмер, кисәтеп.— Әйдә, яхшы чакта милициягә...
Зөфәр этен бәйдә тоткан килеш Ясәви артыннан атлый бирде.
— Сулга-а!—диде үсмер.
Ясәви тыңларга мәжбүр булды. Күпмедер ара жәяү баргач, Ясәви:
— Троллейбуска утырыйк,—диде.
— Тәпиләп тә барырсың, егет.
Тагын урам буйлап жәяү генә киттеләр. Милиция бүлегенә якынлашкач, Ясәви: «Бәлки, кирәкмәс»,— диде. Ләкин Зөфәрнең карары нык иде
Дежурный янына кергәч, Зөфәр сөйләп бирде.
— Көймә моторын каян алдың?—диде милиционер Ясәвигә.
— Каян булсын, магазиннан, иптәш начальник.
— Кайсы магазиннан? Моторның паспорты бармы?
Сорый торгач, кем әйтмешли,фактлар белән стенага терәгәч, Ясәви дөресен әйтергә булды.
— Син жулик!— диде милиционер Ясәвигә.— Ә сиңа, егеткәй, рәхмәт.
— Человек меняет кожу,— диде Ясәви үсмер турында русчалап.
Механика мастерскоенда мотор өчен кирәкле бер деталь ясап маташканда, Зөфәр янына мастер Тумашыйлов килде.
— Сине, Мохтаров, кадрлар бүлегенә чакыралар. Җиденче бүлмәне беләсеңме? Белсәң, яхшы, шуннан шалтыраттылар.
Мастер хәйләкәр генә елмайды да китеп барды. Кулына микрометр тоткан килеш Зөфәр уйлана калды: «Җиденче бүлмә! Прогулчылар, хулиганлык эшләүчеләр, айныткычка эләгүчеләр, дебоширлар, хөкемгә тартылучылар, хезмәт дисциплинасын бозучылар — һәммәсе шушы бүлмә аша уза. Ә бит Зөфәрнең айныткычта булу түгел, жәмәгать тәртибен дә бозганы юк. Дисциплина, эш буенча үзен мактап кына телгә алалар. Шанлы жиденче бүлмәгә аның ни өчен кирәге булды икән, ә?..
Зөфәр баш ватты, әмма җавап таба алмады Цехта токарь, фрезер лау. шомарту станоклары эшли иде Ләкин үсмер аларнын гөрелтесен ишетмәде Барысы да бетте, онытылды дигәндә генә. Тумашынлов хән ләкәр генә елмаеп хәбәр итә Ничәмә кеше, ничә күз карап торганда, бар тавышына кычкырып, стеналар ишетерлек итеп Станоклар гөрелтесе бу хәбәрне цехтан цехка тарата шикелле Алан гына да тү- ♦ гел, заводның тимер капкасыннан үтеп, хәбәр бөтен шәһәргә таралыр ?• сыман Эш киемен алыштырмыйча гына Зөфәр кадрлар бүлегенә килеп 2 керде. 5
Инспектор чакырылган кунакка урын тәкъдим итте Зөфәр теләр ~ теләмәс урындыкның кырыена барып утырды һәм бүлмәдәгеләргә күз i
— Менә сиңа хат. - диде инспектор — Заводка җибәрелсә дә. сиңа I адресланган. Колониядән. ф
S
О
Өйгә кайткач. Зөфәр әлеге хат турында сүз кузгатты с
— Әби. сиңа бер сер әйтимме?— диде ул з
— Кызлар турындамы? “
— Белмәдең. Мин Ясәвидән хат алдым
— Булмас. х
— Чыннан да шулай, әби Ул миннән ярдәм сорый завод коллек < тивы мине порукага алсын, дип яза. *
— Кешелеклелек хисләре уянды микәнни үзендә5 Юк. завод те ләсә ничек эшләсен, ә син нәрсәгә аның өчен борчыласың5 Минем уемча. Ясәвинең кайтуына остазың Сөнгатулла да. мастер Тумашыйлов та каршы булачак
Икенче көнне Зөфәр төрмәдә утыручы Ясәвн турында остазына да әйтте •
— Үзең каптырттың, ә кайтарырга телисең. — диде Сөнгатулла абыйсы Аңламыйм мин сине. Зөфәр Бу мәсьәләдә принципиаль булуың яхшы Үкенмисеңдер ич?
Үкенмим, әмма яхшылык эшлисе килә Минемчә, кеше өчен кө рәшергә кирәк Үзең дә бит шулай өйрәттең
Анысы шулай Ә бит Ясәвн начар кеше, син моны үзең дә беләсең.
Юк. ул хезмәт колониясендәге срогын үтәргә тиеш
Бу соңгы сүзегезме, остаз?
Әйе,' Зөфәр Мохтаров . Син мине гафу ит. кәеф шәптән түгел иске яра ачылды, кан басымы да югары Больницага керер идем, цехта, үзен беләсең, эш тагын катлауланды план үтәлми'
Зөфәр Ясәвн турында цех начальнигы белән дә сөйләшеп карады Ләкин юкка гына, ул катгый рәвештә каршы килде «Җинаятьче өчен тагын җинаять эшлисем кнлми!»
Ясәвинең нинди җинаять эшләвем, аңа карата халыкның мөнәсәбәте нинди икәнлеген, ниһаять. Зөфәр аңлады һәм карандаш тотып җавап хаты язарга утырды «Ясәви, синең өчен йөрәгем сыкрана Шулай да үзеңне югалган кеше дип санамыйм, чөнкн син миңа хат язарга батыр чылык иткәнсең Син ут. ә мин су түгел, кайчандыр күрешербез, аңлашырбыз Ә хәзергә түз. срогың тулганчы ту», төзәлми кайтуыңа мин каршы Мин синнән гафу үтенмим ә син үтенергә тиеш завод халкыннан, җәмгыятьтән, шул исәптән миннән дә Зөфәр Мохтаров »
Ясәвигә язылган хатны кесәсенә салды да Зөфәр заводка китте бу план дигәне соңгы вакытта бик тә гарьләндерде, үтәлми генә' Ә халык күпме тырышты, ял белмн. төн дими армый талмый эшләде Тау кузгатырлык эш башкарылды, ә төп максатка ирешеп булмады Элек кеге иске техника белән мотор ремонтлау «ш күләме артч, хезмәт процесслары катлаулану Зөфәр аңлавынча шул нде план үтәлмәүнең »о «к у.
сәбәпләре. Аныңча халык такыр, шома юлдан барырга өйрәнгән, ә хәзер «буксовать» итә. Кем тартып чыгарыр? Кем алга сөйрәр?. Эшчеләр үзләре, әлбәттә. Чөнки мондый мотор биредә генә ремонтлана, аны Зөфәрнең цехташлары башкара, задание аларга тапшырылган Шулай да план үтәлмәүне производство сылтауларына гына кайтарып калдыру — дөрес үк булмас иде Кайберәүләрнең уңыштан, кулларына акча күп керүдән башлары әйләнгән. Зөфәр моны сизә, күрә. Ремонтлау һәм реализацияләү планы өчен директор алдында баш-аягы белән җавап бирүче производство начальнигы, теләсә нинди бәһа белән план үтәлсен дип, капчыклап акча ташыган икән. Үзем тапкан мал түгел, әтинеке жәл түгел, дигән принцип белән эш итүче җитәкче, казна акчасын эшчеләргә конфеттай өләшкән: өченче сменага калдыңмы — хезмәт хакына өстәмә биш сум. шимбә һәм якшәмбедә эшкә чыктыңмы — өстәмә ун сум! Айлык план үтәлешен өченче ункөнлек хәл иткәнлеген Зөфәр яхшы аңлый иде, чөнки беренче һәм икенче ункөнлектә эшкә аптыраган эшчеләр кулларын угалап йөрде, эшләрләр иде — детальләр юк Тик егерме беренче көнне генә эшчеләр җиң сызганып эшкә керешәләр: ун көн рәттән мотор ремонтлыйлар, план үтиләр. Тәүлеккә ике-өч сәгать йоклап алалар, аягүрә тамак ялгыйлар Инде унсигез яше тулган Зөфәр дә өченче ункөнлектә тоташ ике көн һәм төн эшләде, аннары өенә кайтып туйганчы йоклады Икенче сменага эшкә барырга җыенганда, өйгә цех комсоргы Ләлә килеп керде: борчылу, һавалану йөзенә чыккан иде аның
— Ни булды?— дип сорады Зөфәр
— Сөнгатулла ага үлгән..
— Булмас, без аның белән әле кайчан гына җилләнеп эшләдек.
— Үлем рөхсәт сорамый икән шул. аныкы гел кинәт. Минем әти өстәл янында чәй эчеп утырганда вафат булды Бәхил булыгыз дип тә әйтә алмады
— Ә минем кадерле остазыма рәхмәт әйтәсе^ килгән иде
— Соң инде.
Зөфәр‘остазы Сөнгатулланы җирләүдә катнашты: өченче дәрәҗә «Дан* ордены салынган нәни мендәрне тотып барды Заводның тынлы оркестры матәм маршы уйнады
Кызыл йолдызлы кабер янында бер егет басып тора, ул — Зөфәр. Бер кесәсендә Ясәвигә адресланган хат. икенчесендә остазы Сөнгатулла партия сафларына тәкъдим иткән рекомендация, анда мондый юллар бар: «Олы тормыш юлы телим мин шәкертемә, мин аңа коммунистларча ышанамын, ул коммунист исемен аклаячак. »
Зөфәр беренче остазы вафат булгач, күңелсезләнде Илле тугыз яшьлек Сөнгатулла агай белән уртак тел тапкан иде ул Зөфәр шуның өчен дә уңайсызланды, остазы исән чакта, аның кадерен белеп бетермәде кебек «Кичер, гафу ит син мине, остаз Бәхиллә син мине!. Мин сине мәнге онытмам, гел горурланып сөйләрмен, яшьлегемдә генә түгел, картлыгымда да, чал чәчле булгач та. Матур исемең гел телемдә тибрәнер, якты истәлегең гел күңелемдә яшәр. Мәңгелек ут янында да син төшәрсең исемә, синең хакта уйлармын Тезләнеп, җир-туфра- гыңны үбеп ант итәм: ышанычыңны аклармын, хезмәт кешесе исемен дәвам итәрмен Аңладым мин, горур яңгырый хезмәт кешесе исеме Рәхмәт, остаз' Мин ятим үстем- әниемне беләм. әтиемне белмим Син әти кебек кеше идең...»
Берничә көн кесәсендә йөрткәч. Зөфәр Ясәвигә дигән хатны почта яшигына илтеп салды.