Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХРЕСТОМАТИЯЛӘРЕ


рестоматия — төрле авторларның төрле
характердагы әсәрләреннән тезелгән
«уку китабы» ул. Безнең татар әдәбияты
тарихында гадәттән тыш язмышлы ике
хрестоматия бар: Мартемьян Ивановның (1812
елда туган) «Татар хрестоматиясе» (1842. 1856 ел-
ларда басылган); Салихҗан Күкләшевның (1814—
1864) «Диване хикәяте татар» китабы (1859).
Революциягә кадәр үк инде укы- мышлылар бу
китапларның татар әдәбияты тарихындагы зур
әһәмиятенә игътибар итәләр (Җамал Вәлиди.
«Шура» журналы). Революциядән соңгы елларда
алар белән кызыксыну торган саен арта бара.
Әдәбият тарихыбызның бу чоры турында сүз
чыкканда алар һич тө игътибардан читтә
калдырылмыйлар. Менә, ниһаять. Казан
университеты басмаханәсендә. студентларга
кулланма рәвешендә, бу хрестоматияләр буенча
күләмле махсус фәнни хезмәт тө басылып чыкты:
«XIX йөз татар хрестоматияләре». (Казан, 1981). М
Иванов хрестоматиясе турындагы бүлекне LU
Садрет- дннов, С. Күкләшев китабы турындагы бү-
лекне X. Миңнегулов хәзерләгән. Хезмәттә
хрестоматияләр материалыннан күп үрнәкләр
китерелә.
Баштан ук әйтергә кирәк: бу хезмәт әлеге
хрестоматияләрне фәнни тикшерүләрне яңа
баскычка күтәрде. Гадәткә кероп калган күп кенә
ялгыш фикерләр дәлилле рәвештә тәнкыйтьләнә,
хрестоматияләр турында фикер йертү ныклы
нигезгә куела. Хезмәттә ни ечен татар әдәбияты
тарихын еирәнгендә бу «уку китапларына»
мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булуыбызны
аңлатучы фикер да бар Билгеле тарихи сәбәпләр
тәэсирендә татар әдәбияты, әлеге, үз исеменнән
эшли алмаган, әмма культура тарихыбыз ечен
зарури булган «татар әдәби телен халыкның
җанлы сөйләм теленә якы-найту (фольклор) әсәрләрен җыеп эзлекле бер
системага салып бастыру (20 б.), рус әдәбияты
әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү тәҗрибәсен
башлап җибәрү» (22 б.) кебек җитлеккән
бурычларны башлап мәйданга куюны
хрестоматияләр үз өсләренә алалар, шул эшләре
белән XIX йөз татар әдәбияты тарихында
үзләренә мактаулы урын яулыйлар. Күп төрле
чыганаклар нигезендә зур тырышлык белән
язылган хезмәтнең шул мәсьәләләр хакында
яңадан-яңа фикерләр кузгатырлык итеп эшләнүен
дә аның уңышы дип бәяләргә кирәк. Дөрес,
«капкага ук» килеп калган кайбер фикерләрне
китапка кертү аның фәнни кыйммәтен тагын да
арттырыр иде. Мәсәлән, М. Иванов
хрестоматиясеннән китерелгәч материаллар —
русчадан тәрҗемә мәсәлләрнең һәм көнчыгыш
хикәятләренең башка кеше тәрҗемәсе икәнен
шактый ачык искәртә. С. Күкләшев бу көнчыгыш
хикәятләренең кайберсен соңыннан, яңадан ре-
дакцияләп, үз хрестоматиясенә дә кертә. Бу
тәрҗемәләрнең авторы шул С Күкләшев булган
дигән гипотезаны куярга тулы нигез бар. С.
Күкләшев фарсычадан тәрҗемә эшчәнлеген 1834
елда ук башлап җибәрә: фарсыдан русчага
тәрҗемә әсәрен «Заволжский муравей» (№ 11)
журналында бастыра. М. Иванов хрестоматия
төзегәндә, инде аның белән бергә эшли башлаган
С. Күкләшев, бу китапка махсус тәрҗемәләр һәм
мәкальләр дә хәзерләп бирүе бик мөмкин.
Русчадан мәсәлләр (17 мәсәл) тәрҗемәсен дә ул
башкарган булырга тиеш. «Иван Костин»
тәрҗемәсендәге кайбер синтаксик, лексик
берәмлекләр, (калька, керәшен татарларында
гына очрый торган сүзләр, «х» авазын «к»лашт
ырулар) М. Ивановның керәшен татары булуын
искәртмиләр микән?..
«...урнаштырылган әсәрләр... Оренбург
төбәгендә киң таралганнар, укылганнар. С.
Күкләшев нәкъ менә шуңа күрә дә бу әсәрләргә
мөрәҗәгать итә һәм үз китабында алардан
үрнәкләр урнаштыра (115 б.) дигән фикер дә
бәхәсле. «Ширзад һәм Гөлшадҗан», «Җәмшид,
Заххәк һәм Фәри- дун» кебек, татар әдәбиятында
башка җирдә күзгә-башка чалынмаган
«тәрҗемәләрне» бүген, С. Күкләшев исеме белән
бәйләп йөртү чынлыкка якын булыр иде. Ул чор
татар әдәбиятында нәкъ шул типтагы әсәрләргә
борылыш башланган көннәр. (Ф. Халиди, Г
Фәезханов, Ш. Рәхмәтуллин- нар чорында (80—90
елларда) ул тенденция чәчәк ату чорын кичерә.)
Фарсыдан тәрҗемәче С. Күкләшевның шул
хәрәкәтне сиземләп аңа кушылуы бер дә гаҗәп
нәрсә түгел. Аның русчадан тәрҗемә мәсәлләрен
ни өчен үз китабына кертмәве дә аңлашыла.
Китапның бер темага багышланган җыентык —
«Татар хикәятләре хрестоматиясе» икәнен исеме
үк искәртеп тора.
Бу әйтелгән фикерләрне «Хрестоматияләр»
турындагы хезмәттә С. Күкләшев темасы
кайтышырак эшләнгән дип аңларга ярамый.
Хезмәттә С. Күкләшевның иҗат биографиясен
булдыру юнәлешендә мөһим адым ясалган. Бу
укымышлының, Рәхмәтулла Әмирханов, Каюм
Насыйрилар белән бергә, яңа әдәбиятыбызда
демократик юнәлешне башлап җибәрү юлында
эшләгәнлеге, шул хәрәкәтнең елга башында
торучыларның берсе булуы шактый ачык
төсмерләнә. Әдәбиятыбыз тарихында ул,
университет белеме алып, татар әдәбияты,
культурасын үстерү өстендә ихлас күңелдән
бирелеп эшләүчеләрнең беренчелә- реннән.
Билгеле, мондый күләмле хезмәттә ким-
челекләр дә юк түгел. Фәнни төгәллек вак
детальләрдән, хәтта, өтер, нокталардан җыелып
формалаша. Өтер куелмау, яки урынсыз кую
аркасында фикер чатаклыклары барлыкка килүен
төрле мисаллар белән күрсәтергә мөмкин. Болар
бездәге текстология эшенең соңгы вакытларда
гына фәнни нигезгә утыра башлавы аркасында
килеп чыккан кимчелекләр, тәҗрибә арту белән
аларга! урын калмас дип ышанасы килә. Ә менә
иске әдәби ядкарьләрне укуда, ар- хаизм-алынма
сүзләрне аңлатудагы кимчелекләр — шул
юнәлештә ныклап, тырышып тир түгүебезне
сорый торган эш. Уңышсыз тәрҗемә-аңлатулар,
кызганычка каршы, биредә дә күзгә ташлана. Алар
китапның ике бүлегендә дә бар. «Китмәй» сүзен
«көт- мәй» (35 б.), «сөенеб» сүзен «сөянеб»,
«игенче» сүзен «икенче» (44 б.) һ. б. дип укулар
моңа мисал була алалар. Мондый чатаклыклар
икенче бүлек азагында «Ис- кәндәрнамә»
әсәрендә аеруча күзгә ташлана («безем» сүзен,
тоташ «бәзем» — (сый мәҗлесе), дип уку/ һәм
тәрҗемә итү, «эй- ләдекине — «илдек» дип укулар
һ. б.).
Әмма мондый кимчелекләр хезмәтнең
әһәмиятенә аз гына да күләгә төшерә алмый.
Аның мәйданга чыгуы, андагы олы казанышлар
халкыбызның культура тормышында нәтиҗәле
һәм күренекле факт булып калачак.