Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮТКӘННӘР АША — КИЛӘЧӘККӘ


урихан Фәттах — бар сәләтен, белемен, рухи көчен әдәбиятка багышлаган талантлы язучыларыбызның берсе. Бирелеп, онытылып иҗат итүдән, даими һәм киеренке уй хезмәтеннән ул чын ләззәт таба, тормышын мәгънәле, эчтәлекле итеп тоя. Язучы әдәби әсәрнең ил тормышында никадәр җитди, хөрмәтле урын биләвен тирән аңлый. Шунлыктан китап язуга, аның сыйфатына үтә җаваплы, таләпчән карый, аны халык эше, намус эше дип саный. Иҗатында ул чынбарлыкның мөһим якларына туктала, яшәешнең, кеше күңеленең яңа катламнарын ачып күрсәтә, тормышны, кешеләрне чын итеп, җанлы итеп гәүдәләндерә, әсәрләрен сәнгать камиллеге дәрәҗәсенә җиткереп эшкәртә. Үзенчәлекле иҗаты, фикерле, мавыктыргыч әсәрләре белән Н. Фәттах укучының җылы карашын яулап алды.
Нурихан Фәттах өченче класста укыган чагында ук беренче шигырен яза, ә азрак үсә төшкәч, бер русча пьеса тәрҗемә итә, стена газетасына рәсемнәр ясый. Аның «Ленин яши!» дигән беренче шигыре 1944 елда. «Октябрь юлы» исемле район газетасында, ике шигыре «Совет әдәбияты» журналында басылып чыга. Алар берничә тапкыр мәктәп дәреслекләрендә дә күренәләр.
1946 елда, Яңавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, түгәрәкләргә йөри, яшереп кенә хикәяләр яза. 1948 елда беренче хикәясе «Безнең хикәяләр» җыентыгында да дөнья күрә. Н. Фәттах, университет укытучысы Л. Җәләй киңәшен тотып, халык теле, иҗаты, мифологиясе белән кызык-сына, авылга кайткан саен җырлар, бәетләр, мәкаль-әйтемнәр язып килә, сөйләм үзенчәлекләрен, канатлы сүзләрне, фразаларны дәфтәренә теркәп бара. Бәетләре ике мәртәбә җыентыкларга да керә. «Халкымның телен, гореф-гадәтләрен аңлауда, үзләштерүдә моның файдасы әйтеп бетергесез зур булды»,— дип язды соңрак әдип (Фәттах Н. Үзем генә түгел.— Азат хатын, 1984, 7 сан).
Уку елларында Н. Фәттах күп яза, язганнары бөтенләй диярлек басылмый. Ул һаман өйрәнә, каләмен чарлый, тәнкыйть фикерләренә колак сала, әсәрләрен кат-кат төзәтеп яза.
Укуын тәмамлагач, Н. Фәттах Татарстан китап нәшриятының яшьләр, балалар әдәбияты редакциясе редакторы итеп билгеләнә, 1952—53 елларда Чистай газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшләп ала. Илленче еллар башында ул рус язучыларының хикәя, повестьларын, В. Гюгоның «Хокуксызлар» романын тәрҗемә итә. Әнә шундый әзерлек баскычын, иҗат мәктәбен үтеп, ул зур күләмле беренче җитди әсәрен — «Сезнеңчә ничек?» (1954) романын яза. Бу вакытта аңа егерме алты яшь була. Әсәр 1956 елда «Совет әдәбияты»ның 1, 2, 4,. 5, 6 саннарында, 1957 елда Татарстан китап нәшриятында басыла. Мәскәүнең «Яшь гвардия» нәшрияты 1961 елда аны рус тедендә чыгарды..
Бу роман, чордашлары Г. Ахунов, Э. Касыймов, М. Мәһдиев, М. Юныс повестьлары кебек үк, авторга аеруча таныш, якын булган студентлар тор
Н
мышын яктырта, университет укучылары Сәгыйть белән Ида образларын, хис кнчерешләрен. бер-берсенә мөнәсәбәтен сурәтли. Ләкин шулай да, әсәрнең колачын студентлар тормышы белән генә чикләү бик үк дөрес тә булып бетмәс кебек күренә. Биредә төп вакыйгалар җәйге каникул вакытында авыл җирендә бара, геройларның хезмәткә, авыл халкына мөнәсәбәте күрсәтелә, бу мөнәсәбәтнең ниндилегенә карап, персонажларның әхлак йөзе, кешелек дәрәҗәсе бәяләнә.
Автор аеруча хезмәтнең фәлсәфи-поэтик мәгънәсен, рухи нәтиҗәсен тойдыруга зур игътибар бирә, колхоздагы болын, кыр эшләренең ямен, ләззәтен сиздерергә тырыша, хезмәт темасын тәүге романының үзәгенә куя, әхлак мәсьәләләрен хезмәткә бәйләп аңлата. Героеның кичерешләрен ул бо- лай тасвирлый: «Сәгыйть, чалгы сабыннан кысып тотты да, беләкләренә, бөтен тәненә тынгысыз рәхәтлек, көч куәт йөгергәнен тоеп, бер селтәнеп җибәрде». Аңа әнә шулай печән чабудан да күңеллерәк, мавыктыргычрак бүтән берни юктыр шикелле, бөтен болынны берүзе чабып чыга алыр иде кебек тоела, бу вакытта ул тансык эш рәхәтеннән башка берни сизми. Дөрес, бу әле тик эшкә тотынган мәлдәге халәт кенә. Соңга таба аның бүтәнчә төсмерләре дә сизелә: «Баштарак беләкләре, аяк балтырлары, күкрәкләре сызлады, эштән туктагач та мускуллары кайнарланып сулкылдарга тотынды. Кичләрен, арып-алҗып ңайткач, авырайган, авыртынган тәнен кузгатасы да килмәде». Кыскасы, Н. Фәттах печән эшен һич тә алай кызыклы уен, күңел ачу чарасы итеп кенә сурәтләми. Хезмәт ул, язучы аңлавынча, тынгысыз көрәш, каршылыкларны, кыенлыкларны җиңү, конфликтны хәл итү, ягъни үзеңне пассив торгынлык хәленнән актив хәрәкәткә күчерү. Әсәрдән күренүенчә, кешегә эштән ныграк читләшкән саен гади генә гамәл дә хәл итеп булмастай проблемага әйләнә бара. Ида. мәсәлән, сәләте, тәҗрибәсе бар көйгә, агитбригадага катнашу тәкъдимен дә кабул итә алмый. Бу юлда ул үтеп чыга алмастай әллә никадәр каршылыклар күрә. Әллә нигә бер печән өмәсенә чыккан Әхнәф тә: «Онытылган парин. Арыта. Беләкләрне күтәрерлек тә түгел», дип зарланып йөри, авылдашлары күрмәгәндә куак арасына шылып карлыган чүпләү ягын карый.Әсәрдә бу халәт бик табигый күрсәтелгән. Әгәр дә җан иясе һәрдаим көчен түкмәсә, кызганса, әрәмгә китә дип фараз кылса, ул энергия тәндә һич тә сакланмый. киресенчә, акрынлап сыза бара, кеше зәгыйфьләнә, чирләшкәгә әйләнә. Мондый хәл, шулай итеп, беренче нәүбәттә кешенең .үзенә зыян китерә. Сәгыйть үзе дә Идага җибәргән хатында: «Физик хезмәт күңеле, нервысы тыныч түгел кешегә, бигрәк тә безнең ише интеллигентларга, безнең ише студентларга бик әйбәт дару икән. Физик хезмәт ул мускулларны гына түгел, күңелне дә чыныктыра икән»,— дип яза.
Әсәрдә Ида образы аркылы да шактый җитди концепция раслана. Гаилә дә, мәктәп тә аны бары тик укырга гына өйрәткән. Шуңа күрә аңа «бөтен тормышның максаты бары тик уку гынадыр шикелле булып тоелды. Ә ни өчен уку. кем булу өчен уку. кемгә файда китерү өчен уку? Ул болар турында бөтенләй уйламады». Университетта политэкономиядән имтихан биргән чакта ул: «Бездә физик хезмәт белән акыл хезмәте арасында аерма көннән- көн бетә бара. Бездә хезмәт кешенең иң беренче таләбенә әйләнде...»—дип сөйли. Әмма үз гамәле сүзеннән бик нык аерыла. Тормышның тик ямьле йөзен генә, җиңел, рәхәт ягын гына күреп үскән, игенче шөгылен кулына тотып карамаган кыз эшне дә, авылын да үз итә алмый. Хезмәтнең кирәклеген, әһәмиятен теоретик белү никадәр генә файдалы булмасын, ул әле үзең тотып карау түгел, пассив, абстракт төшенчә генә булып кала бирә. Эшне авырсынмыйча, җиңел, дәртләнеп башкару сәләте, аннан ләззәт, тәм табу тойгысы бары тик эшнең үзендә генә тәрбияләнә, аның авырлыкларын, рәхәтлекләрен баштан үткәрү нәтиҗәсендә генә туа, дигән фикер үткәрелә
әсәрдә.
«Смненчә ничек?»—Н. Фәттахның беренче романы булса да. аның ышанычлы кул белән язылганлыгы күренә. Монда ясалма бизәкләр, сәнгатьчә төгәлсезлекләр, характерлар логикасына хилафлык очрамый диярлек. Автор тасвирлары, персонажлар сөйләме героинын халәтен, холык-фигылен төгад ХзРлы итеп күз алдына китереп бастыралар. Шуның белән бергә тәнкыйть персонажлар телендә диалектизмнарның мулрак куллануын да ис- КӘРТ«Сезнеңчә ничек?, романы илленче еллар прозасы өчен көтелмәгән бер ачыш булды. Ул әдәбиятка үзенчәлекле яна талант кнлүен хебар итте.
Язучы ирешелгәннәр белән канәгатьләнеп, туктап калмый, эзләнә, осталык серләрен ачарга тырыша. Ул зур әдипләрнең иҗат казанышларын өйрәнә. Аеруча Л. Толстой стиленең нечкәлекләренә төшенергә тели, аның барлык әсәрләрен дикъкать белән укып чыга. Язучыны бигрәк тә Л. Толстой стилендәге салмак хәрәкәт, эчке киеренкелек кызыксындыра. Н. Фәттах О. Бальзак хикәяләрен тәрҗемә итеп бастыра.
Моннан утыз бер ел элек. 1954 елда, илебездәге бик зур иҗтимагый хәрәкәт — чирәм җирләрне күтәрү башланды. Тыныч хезмәттәге тиңе булмаган бу фидакарь көрәш нәтйҗәсендә дәүләтебезнең чәчүлек мәйданына кырык ике миллион гектар уңдырышлы җир өстәлде.
Н. Фәттах Казахстан чирәмен үз куллары белән күтәреште. 1955 елда ул үз инициативасы белән Павлодар өлкәсенә китә һәм «Казан» совхозы оештырылуның беренче елында Татарстан яшьләре белән бергә брезент палаткаларда, такта вагоннарда тора, җәй буена плугарь булып эшли. Казанга кайткач, чирәм күтәрүчеләр турындагы романының беренче вариантын язып карый. Әмма ул авторны канәгатьләндереп җиткерми. Икенче елны ул кабат далага юл тота. Ләкин бу юлы инде үзе генә түгел, ә Казан университеты студентлары белән бригада члены булып бара, шулар белән бергә җәйге- көзге кыр эшләрендә эшли. Шулай итеп, ул «Сезнеңчә ничек?» романында акыл хезмәте кешеләре алдына куйган программаны практик рәвештә тормышка аш'ыра, даланы үзләштерүчеләр белән үзен рухи бердәм итеп сизә, аларның йөрәген, хис-омтылышларын тирәнтен тоя. Иҗатчы һәм игенче бердәмлеге соңыннан аның романына күчә, әдәби әсәрендә тулы гәүдәләнә. • Совет әдәбияты» ның 1956 елгы 11 санында ул башта очерк язып чыга. 1962 елда «Бала күңеле далада» исемле романын төгәлли. Әсәр, димәк, алты-җиде ел эчендә языла. 1964 елның 10—12 саннарында ул «Совет әдәбияты» журналында. 1966, 1978 елларда Татарстан китап нәшриятында басылып чыга.
Әсәрнең үзәгенә гади хезмәт кешесе, материаль байлыкларны үз кулы белән җитештерүче образы куелган. Шулай итеп, гәрчә романның темасы яңа булса да, хезмәт фидакарьлеген сурәтләү җәһәтеннән ул «Матур ту гандаг, «Намус», «Йолдызым», «Авылдашым Нәби»ләр традициясен дәвам иттерә иде.
Яшьләр далага ил дәшүе буенча, романтик дәрт белән килде. Иптәшләренә. дус-ишләренә ияреп кузгалучылар да бар. Ислам исә олы патриотик хәрәкәткә кыңгыр эшен яшерү, эзен себерү нияте беләнрәк килеп кушыла. Авыр язмышлы, усал холыклы, вөҗдан контроленнән арынган хәйләкәр кеше буларак, ул бригадада байтак конфликтларның килеп чыгуына, күпләрнең газаплы кичерешләренә сәбәпче була: хезмәт тәртибен тарката, эшкә комачаулый, шул ук вакытта алдынгылар рәтендә йөрергә, актив бу лып күренергә тырыша, хәтта бригадир булырга хыяллана. Ул хатынын, баласын ташлап китә, монда Мәрьямне, Фәридәне алдый, Фәридәнең акчасын, киемнәрен, бригаданың мотоциклын урлап качарга җыенганда аны Һарун тотып милициягә тапшыра.
Баш герой Һарун әнә шул Ислам фонында, аңа мөнәсәбәттә, аның белән бәрелешләр вакытында, хезмәттә ачыла. Һарун — тыйнак, басынкы, шул ук вакытта гаҗәп эшлекле, чыдам, төпле егет. Автор аның монда килеп чыгуын бик гади итеп, тормыш җаена нигезләнеп аңлата. Сөйгән кызы — чуар күңелле Хәлимә Һаруннар өенә килен булып төшәргә теләми: «Мин сезнең өйне беләм, балчык белән сыланган, салам белән терәгән, көчәнеп бер эттең исә, шундук җимерелергә тора, анда ничек торырбыз»,— диде. Далага Һарун тырышып эшләү, йортлык акча әзерләү, өйләнү максаты белән килә. Ул чын игенче булуның нәрсә икәнен хәләл көче белән күрсәтә.
Сабанга төшәсе көнне ул аерым бер күтәренкелек белән каршы ала. Караңгылы-яктылыда уяна, тирә-юньдә берәүне дә күрмәгәч, «мине уятмый китеп барганнар», дигән хәвефле уйга төшә. Чынында исә әле берәүнең дә кузгалмаганын күреп, иптәшләрен дәртләнеп уятырга тотына, таң атканда йоклап яталармыни? — дип гаҗәпләнә. Ул иң беренче булып тракторын кабыза, алмашчысы өйдә булмау сәбәпле, тоташ өч смена сөрә. Автор биредә физик нык, чыдам булуның әһәмиятен басым ясац күрсәтә. Буыны йомшаграк Белугин кебекләр бер сменага да түзмиләр, йоклап китәләр, ә Һарун кирәк чакта үзендә көн-төн йокламыйча да эшләрлек көч таба.
• Бала күңеле далада»— асылда производство романы. Чөнки геройлар
ның рухи-әхлакый сыйфатлары башлыча хезмәт процессында ачыла. Ләкин, шулай да, аны производство романы дип әйтергә берәүнең дә башына кил ми. Чөнки монда схематизм юк. Каһарманнар җанлы итеп, тормышчан сурәтләнгән. Автор һәрбер эш гамәлнең рухи ягын яктыртып бара, үзара мө нәсәбәтләрне психологик нигезли, аларның эчке пружинасын күрсәтә, күңел каршылыкларын, уй-хисләр агышындагы борылышларны җентекләп тасвирлый, эчке дөньяны катлаулы итеп, күп бизәкләре белән чагылдыра. Автор тасвирлаганча, бер үк вакыйгалар төрле кешедә, холык-фигыленә карап, капма-каршы реакция кузгата, кайчак бер ситуациянең психологик нәтиҗәсе бөтенләй икенче күренештә килеп чыга.
Н. Фәттах табигатьне кеше хәленә бик сизгер итеп, кайгы-шатлыкла- рын уртаклашучы итеп гәүдәләндерә. Әсәрдәге бер героиня искәрмәстән даладагы ташландык коега килеп төшкәч, автор болай яза: «Өстә, югарыда ирекле җил исеп китте. Кара болытлар арасыннан кызганыч, бик кызганыч итеп, энҗедәй күз яшьләрен түгеп, йолдызлар җемелдәште». Коедан чыга алмый азапланган кеше барыннан да бигрәк җилнең ирекле булуына кызыга. Сурәтләү чаралары персонажларның рухи халәтенә туры китереп сайлана.
Романда гәүдәләнгән Һарун, Андронов, Мансур. Барый кебекләр — алар ихлас булсынга йөрүчеләр, нык буынлы, ышанычлы, төпле кешеләр. Мөһим социаль-экономик бурычларны хәл иткәндә ил әнә шундыйларга таяна. Автор биредә фидакарь хезмәт романтикасын чагылдыра, аның поэзиясен тойдыра, хезмәт — намус эше, шунда кешенең гражданлык активлыгы күренә, дигән караш уздыра.
1965 елда Н. Фәттах «Артта калган юллар» хикәясен бастырды. Автор биредә сугыш чорының кырыс чынбарлыгын, Хәмдиянең драматик язмышын, киеренке кичерешләрен тасвирлый, колхозчы хатын-кызларның сагыш-моң- нарын, күңелләренең киңлеген, чыдам, күндәм, ярдәмчел булганлыкларын күрсәтә, кешегә игътибарсызлык, хәленә керә белмәү очракларын тәнкыйтьли. Әсәр турында матбугатта төрле фикер әйтелде. Кайберәүләр яктырак төсләр өстәргә иде, дигән теләк белдерделәр. Әмма хикәянең гуманистик рухы инкарь ителмәде.
Алтмышынчы еллар башында Н. Фәттах кабат интеллигенция һәм авыл халкы мәсьәләсенә әйләнеп кайта, бу юлы инде ул белгечнең конкрет хезмәтен, игенчеләргә практик ярдәмен сурәтли, хис-кичерешләрен яктырта. •Мөдир Саҗидә» повестен Н. Фәттах 1962 елда язып бетерә.
Баш герой Саҗидә авылга, техникум бетереп, фельдшер булып килә. Ләкин күңеле белән ул моны вакытлы хәл дип карый, җай чыгу белән институтка китәргә хыяллана, бәхетне тик югары белем алуда гына күрә. Ул хәтта тирән мәгълүматлылык кешенең тышкы кыяфәтен дә үзгәртә, матур итә дип фараз кыла һәм, тормышта үзгәрәк мисалларын очраткач, гаҗәпкә кала: «Исең китәр, институт бетергән кеше дә шундый ямьсез булыр икән!»— ди.
Баштагы мәлдә ул үзен һавалы тота, кешеләргә өстенрәк карый, алар белән аралашмый. Югары белем алмыйча ул клубка да чыкмаска, егетләр белән дә йөрмәскә сүз бирә. Авылда калуны ул әрәм булу дип саный.
Шул ук вакытта Саҗидәнең тырыш гаиләдә үскәнлеге сизелә.
Мөстәкыйль эшкә билгеләнү анда горурлык хисе уята, аның тизрәк үзен хезмәт урынында күрәсе килә, авырулар белән ягымлы сөйләшә, вазифасын күңел биреп, төгәл башкара. Аңа күренергә күрше районнан да килә башлыйлар. Менә бу деталь, кешеләрнең ышанычын казану күрсәткече, Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ында да, Г. Әпсәләмовның »Ак чә- чәкләр»ендә дә очрый. Моның белән авторлар, күрәсең, табибка сәламәтлекне, тормышны ышанып тапшыруның ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген раслыйлар.
Күңелендә бөреләнгән мәхәббәт хисе дә Саҗидәнең карашларына билгеле бер эз салып уза. Авылда ул Тимерҗан дигән егетне ярата башлый.
Тора-бара Саҗидә авылга, игенчеләргә үз итеп, ихлас хөрмәт белән карый башлый. Ул үз эшенең әһәмиятле, кешеләргә кирәкле булуын төя. Әсәр, шулай итеп, яшь белгеч күңелендә туган борылышны чагылдыра, шул үзгәреш җирлегендә конфликтның уңай хәл ителүен сурәтли, моның рухи-иҗтимагый әһәмиятен күрсәтә.
СССР Язучылар союзы идарәсенең 1984 елда булган юбилей Пленумында укучыларны тарих мисалында тәрбияләү мәсьәләсенә махсус тукталынды һәм үткәннәр турында җитди итеп, чама хисен төгәл тоеп, марксистик-ленинчыл караш позициясеннән торып яза белүнең әһәмияте басым ясап күрсәтелде. Н. Фәттах тарих белән бик җитди сөйләшүче әдипләрдән санала.
1957 елда ул археология экспедициясенә бара, Болгар харәбәләрен казуда катнаша, балчык, туфрак катламнары арасыннан килеп чыккан болгар әйберләрен: чүлмәк ватыкларын, кирпечләрен, чуен, бакыр, тимер калдыкларын үз куллары белән тотып карый. Ул әнә шулай яшәешебезнең тирәндәге катламнары белән кызыксынып китә, борынгы бабаларыбыз тари-хын, экономикасын, этнографиясен, культурасын, күршеләребез тарихын өйрәнергә тотына. Аңа бигрәк тә беренче чыганаклар — үткән заманның үз кешеләре язып калдырган чын фактлар, чын вакыйгалар, Ибне Фадлан язмалары, «Кабуснамә», Усама ибне Мункызның «Үгет-нәсихәт китабы», «Испания сагалары» нык тәэсир итә. Фән казанышлары белән тирәнтен таныша. Тора-бара анда тарихи күренешләр турында мөстәкыйль фикер, тәнкыйть карашлары туа. Ул үзе дә Болгар дәүләте, экономикасы, һөнәрчелеге, мәдәнияте хакында тирән эчтәлекле хезмәтләр язып чыга. Тарихны шул рәвешчә фәнни үзләштергәннән соң ул аны сәнгатьчә чагылдыру шөгыленә керешә: аны сюжетка сала, аерым кешеләрнең эш-гамәлләренә, хис-киче- решләренә, мөнәсәбәтләренә күчерә, хәрәкәт мәйданын билгеле бер ситуация белән әйләндереп алып, укучыларны гаҗәеп серле, мавыктыргыч дөньяга ияртеп кереп китә. Әдип иҗатында яңа бер бүлек ачыла.
«Этил суы ака торур» романында вакыйга моннан бер мең дә алтмыш ел элек, 920 еллар тирәсендә, ягъни Болгарда рәсми рәвештә мөселман дине кабул ителгән чорда бара. Автор борынгы бабаларыбызның тормыш- көнкүрешен, шөгыл кәсепләрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен, сәнгать, мәдәниятен, яу күренешләрен, халыклар арасындагы мөнәсәбәт-бәйләнеш- ләрне җанлы итеп сурәтли. Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы», Ф. Бурнашның «Дала давы». М. Җәлилнең «Алтынчәч», М. Ауэзовның «Абай» әсәрләрендәге кебек үк, монда да таркау кабиләләр көрәше, ыру тартышлары-интрига- лары хәтсез урын ала. Шуңа күрә әсәрдә, гомумән тарихи романнардагыча коллар, «каралар»— игенчеләр, көтүчеләр, балыкчылар, сакчылар, сугышчылар, сәүдәгәрләр, табиплар, чәчәннәр, дин, йола хезмәтчеләре һәм башка социаль катлам вәкилләре, һөнәр ияләре белән беррәттән, шушы ыруларның башлыклары да шактый тулы гәүдәләнә. Автор аларның эш-гамәлләрен, уй тойгыларын конкрет тасвирлый. Иң элек ул әлеге даими талаш шартларында персонажлар күңелен күп төрле борчылулы уйлар биләп алганлыгын күрсәтә. Пошыну хафаланулардан хан да, биләр дә азат түгел. Ырулар ызгышы, сарай интригалары, сәүдәнең тоткарлану ихтималы, авыру-сыр- хау хәлләре геройлар күңеленә хәвефле уйлар сала. Власть ияләренең рухи дөньясында дәүләтнең хәзерге һәм киләчәк хәле, оборонаны ныгыту, яу чыгу, сату итү, байлык туплау, дингә, йолага мөнәсәбәт, ыру һәм туганлык бәйләнешләре турындагы уйлар зур урын ала.
Илнең экономикасын ныгытуда, халыклар арасында ышаныч, татулык урнаштыруда автор аеруча сату-алу бәйләнешләренең, нормаль сәүдәнең бәрәкәтле уңай йогынтысын басым ясап күрсәтә. Болгар йорты рус, иран, таҗик, гарәп, әрмән, хазар, яһүд, рим сатучылары белән алыш-биреш итә. Әдип князь Родославның туганы Святославка зур күләмдә иген сату күренешенә аерым туктала. Бу сәүдә, автор сурәтләвенчә, ике якка да зур файда китерә, мөшкел хәлдән чыгарга ярдәм итә. Әсәрдә сату алу бәйләнешләре мәгълүм дәрәҗәдә талау сугышларына каршы куела.Бу хактагы фикерләр романда Күрән би, Алмыш хан уйлары аркылы үткәреп биреләләр.
Әсәрдә сурәтләнгән Алмыш хан — тарихи шәхес. Документларда аның ким дигәндә 913—922 еллар арасында Болгарда ханлык иткәнлеге күренә. Автор аны, деспотка хас булганча, кансыз-миһербансыз монарх итеп сурәтли. Ул — туры сүзле чәчәннең телен кистерүче, ыруларны туздыручы, буйсындыручы, талаучы, ясак түләтүче. «Аның еракка төбәлгән ач күзләренә Чулман буе гына түгел, хазары ние белән, бөтен Этил буе, далалар күренә башлады»,— ди аның турында автор. Болар һәммәсе дә ханның сыйнфый табигатеннән килә. Әсәрдә социаль тигезсезлекне яктыртуга, халык ихтыярының көч белән бастырылып торуын Тасвирлауга, власть ияләренең социаль йөзен күрсәтүгә, кыскасы, иҗтимагый каршылыкларны чагылдыруга җитди игътибар бирелә.
Романдагы барлык бәрелешләрнең үзәгеннән баш герой Тотыш үтә, үз нәүбәтендә, бөтен вакыйгалар, каршылыклы хәлләр, кискен конфликтлар да шушы егет йөрәге аркылы узалар. Тотыш — нечкә хисле, тирән кичерешле,^ тиз кабынып китүчән, билгесез омтылыш белән яшәүче, алдын- артын уйламыйча карар кабул итүче, гайрәтле, баш бирмәс углан. Аның бөеклеге дә, газаплары да бер үк чыганактан — кайнар, ярсу йөрәгеннән килә. Язмышындагы кискен борылышлар белән ул күпмедер дәрәҗәдә Йосыф һәм башка борынгы поэмалардагы геройлар юлын да хәтерләтә, батырлыгы белән «Алтынчәч»тәге каһарманнарны да искә төшерә, холык-фигыле белән Ф. Хөсни геройларына беркадәр тартымлык сизелә. Ләкин шулай да безнең прозада Тотыш кебек типларны сурәтләүнең традициясе әллә ни зур түгел. Бәлки шуңа күрәдер, автор вакыт-вакыт халык авыз иҗаты, әкият, дастаннар стиленә дә мөрәҗәгать итеп ала. Бу бигрәк тә Алмыш хан алыплары белән көрәш картинасында ачык күренә. Тотыш, үз ыруын яклап, Алмыш ханның иң гайрәтле өч алыбына каршы чыга. Шуларның беренчесен, Чәкән баһадирны, автор болай тасвирлый: «Чәкән алпагыт богадай таза, арысландай көчле иде. Баштанаяк ул тимергә төренгән, шуңа күрә аның сөңге, кылыч үтәрдәй бер генә йомшак җире дә юктыр кебек иде. Үзенең таза, көр кола атында ул таштан уеп ясалган баганадай нык утыра иде. Күп орышларда бите-башы яраланып, ямьсезләнеп беткән бу усал, кансыз, коточкыч алпагыт турында: кылыч белән бер сукса, тимер киемле кешене урталай ярып төшерә дип сөйлиләр иде. Аның белән орышкан бер генә батырның да әле исән калганы юк, дигән сүзләр дә йөри иде».
.Шул ук вакытта әдип, әкият-дастаннарның поэтик арсеналы чикләрендә генә дә калмый. Ул. борынгы хәятны сурәтләгәндә, фольклорча фикерләү белән хәзерге язма әдәбият казанышларын бергә куша.,Шуларның берсе — күңел серләрен яктырту. Язучы әлеге киеренке бәрелешне тасвирлаганда да тышкы хәрәкәтләрне күрсәтү белән генә чикләнми. Ул, орыш хакында хикәяләүне туктатып торып, Тотышның уй-хисләре дөньясына кереп китә, физик көрәш белән янәшә барган рухи процессны — Тотышның ни-нәрсә- ләрне искә төшерүен, хзйлә-планнарын. әнисе фатихасының, киңәшләренең кабат колагында яңгырап китүен, ягъни әкиятләрдә очрамый торган идеаль хәрәкәтне яктыртып ала.
Тотыш өченче батырдан җиңелә. Ул яшәү белән үлем арасында кала. Аның хәлен автор кешеләрнең шул чордагы аң дәрәҗәсенә туры китереп хикәяли: «Бишенче көнне аның күзгә күренмәс күбәләк булып якында гына очып йөргән коты кире авызына керде».
Әсәрдән күренгәнчә, Алмыш хан Тотыш алыпны бик югары бәяли, Күрән би кебек, ул да Тотыш йөзендә дәүләтнең ышанычлы терәген күрә, аңа зур өмет баглый, шунлыктан башсызлыкларын, тупаслыкларын да кичерә. Ә менә Тотышның үзенең Алмыш ханга мөнәсәбәте шактый катлаулы, каршылыклы. Ыруын талаган, үзен тоткынлыкка алган өчен ул Алмыштан үчен кайтарырга тели. Шул ук вакытта Тотыш аның кызы Аппакны ярата: «кемнең тоткыны соң ул — ханныкымы, әллә кызыныкымы?.. Тик шулай да нинди татлы, нинди куанычлы бу тоткынлык?» Әнә шундый катлаулы хәл каршылыклы эш-хәрәкәтләрне китереп чыгара. Тотыш бер арада Алмыш гаскәрләренә каршы кылыч күтәрә, икенче мәлне, Аппакны яклап, казаякларны, Ямгырчы би кешеләрен куып алып китә. Бу борылыш иң әүвәл герой психикасында ярала.
Романның поэтик сурәтләү чаралары сәнгатьчә фикерләүнең хәзерге югарылыгын гәүдәләндерә. Автор ханнар, биләр арасындагы килешү, вәгъдәләрнең тотырыксыз, ышанычсыз булуын күрсәтә. Һәркайсы икенчесенең байлык-мөлкәтен кулына төшерү өчен җай чыгуын көтеп, сагалап кына тора. Шуңа күрә язучы борынгы мәкальне, бераз үзгәртеп, ханны характерлау өчен файдалана: «Ханга ышанма, Әтилгә таянма»,— ди. Алмыш хан гаскәренең якынлашуы хакындагы хәбәрнең Күрән бигә йогынтысын әдип «суларга тын җитмәде, уйларга уй җитмәде» рәвешендәге янәшәлек белән, ханга һәм якыннарына мөнәсәбәтне «җиңүчеләрне елмаеп каршы алдылар, йодрык күрсәтеп озатып калдылар» формасындагы антитеза белән белдерә. Болар әйтемнәргә охшаш яңгырыйлар. Автор сурәтләвенчә, Ямгырчы бинең телдән әйткән сүзе күңелендәге асыл ниятенә капма-каршы килә. Телдән ул Күрән бине хан итәргә кирәк, дип әйтә, чынында исә «аның үзенең хан буласы килә иде». Эчке диалоглар, күңел каршылыклары аркылы герой
халәтенең үзгәреп торуы, хисләр контрасты, кичерешләрнең төрле юнәлеш алуы төсмерләнә.
Сюжет барышы дәвамында әсәрдә байтак борылышлар, көтелмәгән хәлләр булып ала.
Һәр очракта да алар логик һәм психологик яктан, тормыш закончалыклары, геройлар характеры,
күңел дөньясы белән нигезләнеп биреләләр. Еш кына автор аерым деталь ярдәмендә шундый
берәр кискен үзгәреш килеп чыгачагына алдан ишарә ясап,сиздертеп куя, шул борылышны кабул
итүгә укучыны психологик яктан әзерли. «Тотыш белән Ямгырчы би арасында өч-дүрт адымлык
буш урын бар иде,— ди автор. — Шул өч- дүрт адымлык буш урында, уртада, кып-кызыл булып,
дүрткел палас җәелеп ята иде. Ямгырчы би авызыннан утлар чәчеп тузынганда Тотыш ничек тә
аннан читтәрәк булырга тырышты. Аннары уртадагы әлеге палас та ике араны бүлеп тора
шикелле тоелды». Күрәсез, биредә кызыл паласка аерым игътибар юнәлдерелә. Бу, әлбәттә,
тиккә генә түгел. Ул палас тирән баз авызын каплап торган булып чыга. Аңа басу белән, палас
кинәт убыла. Тотыш базга төшеп китә.
Ерак үткәнне сурәтләүгә дә карамастан, Н. Фәттах кечкенә детальгә кадәр төгәл, дөрес
бирергә тырыша. «Мәсәлән, болгарларда һәм, гомумән, төркиләрдә байрак булуы мәгълүм
нәрсә,— дип яза ул бер мәкаләсендә.— Ләкин ул байраклар нинди төстә, нинди формада булган
соң? Миңа бит • байрак• дип кенә котылырга ярамый, миңа аның төсен, рәвешен сурәтләргә кирәк.
Төрки халыкларда байрак һәм штандарт мәсьәләсенә багышланган махсус мәкаләне миңа бары
роман журналда басылып чыккач кына укырга туры килде».
Н. Фәттах «Этил суы ака торур» романы белән озын тарихның Мавыктыргыч бер
сәхифәсен актарып күрсәтте, аңа сәнгать нуры төшерде.
Тәнкыйть башта әсәрне шактый сабыр, сүлпән кабул итте, үз бәясен, мөнәсәбәтен
белдерергә ашыкмады. Рецензияләр өч-дүрт елдан соң гына күренә башлады. Анда да кайчак сүз
романның үзе турында, түгел, ә бәлки әсәрдә сурәтләнмәгән тормыш күренешләре турында,
ягъни бөтенләй башка мәсьәләләр хакында барды. 1978 елда Татарстан китап нәшрияты
романны йөз меңле тираж белән русча бастырып чыгарды. Үзәк матбугат аны дөнья әдәбияты
җәүһәрләре белән бер рәткә куеп карады, «классик традицияләрдә. Вальтер Скотт
традицияләрендә язылган»,— дип бәяләде. (Литературное обозрение. 1980, № 1, 82 б.)
.Шундыйрак фикер хәзерге прозабыз турында бәхәсләр вакытында да әйтелде. Ф. Ганиева Н.
Фәттах иҗатын «уникаль иҗат, күп әдәбиятлар кызыгырлык, сокланырлык иҗат»,— дип
билгеләде. (Казан утлары. 1983. № 9, 150 б.)
Тарихи тематика Н. Фәттахны мавыктырып, үз эченә бөтереп алып кереп китә. Эзләнә,
кызыксына торгач, ул хәятның тагы да тирәнрәк катламнарына, моннан ике мең ике йөз еллар
элек булып узган гыйбрәтле хәлләргә килеп юлыга. Әдип борынгы төркиләр -сөннәр гомер
кичергән якларга — Монголия аймакларына юнәлә, шул тарафның кешеләрен, җирен-суын, да-
лаларын күреп кайта. Монголия Халык Республикасы язучылары, журналистлары аңа ил белән
танышырга, бу төбәкнең үзенчәлекләрен, колоритын тоярга булышалар. Н. Фәттах кабат гыйльми
чыганакларга кереп чума. Ерак дәверне, ыру-кабиләләр мөнәсәбәтен, катлаулы бәйләнешен ачык
итеп күз алдына китерүдә аңа аеруча Сыма Цяньның «Исторические записки» 1 дигән китабы күп
ярдәм итә. Н. Фәттах малчылык белән көн күргән борынгы күчмә бабаларыбызның яшәү рәвешен,
кәсеп-шөгылен, экономикасын, социаль мөнәсәбәтләрен, этнографиясен, табыну-йолаларын,
легендаларын, телен, әхлак нормаларын, күрше халыклар белән бәйләнеш-мөнәсәбәтен җен-
текләп өйрәнә. Н. Фәттах — борынгы чорның бу катламнарына тәүге тапкыр аяк баскан беренче
җитди тарихчы да ул. Бу эзләнүләрнең бер тармагын ул тел тарихы турындагы күләмле
мәкаләләрендә җанлы, кызыклы итеп яктыртты Анда ул бик күптәнге сөйләм үзенчәлекләрен,
сүзләрнең, фразаларның килеп чыгышын, этимологиясен күрсәтте.
• Сызгыра торган уклар», Н. Фәттахның башка тарихи әсәрләре кебек үк, үтә киеренке —
мавыктыргыч сюжетлы, этнографик бай бизәкле, борын-
Сыма Цянь. Исторические записки (Памятники письменности Востока. XXXII. 2,— М.: Паука, 1975 г.
Фәттах Н. Ерак гасырлар авазы. Казан утлары. 1976, 9. 10. 11 саннар.
гы яшәешнең үзенчәлекле якларын сурәтләгән, кабатланмас характерны ' гәүдәләндергән сәнгать
ә сәре.
Кайберәүләрнең тарихны искелек, артталык дип кенә карау ихтималын күздә тотып, автор
«Сызгыра торган уклар.ның кереш сүзендә: юк, тарих — ул искелек, артталык кына түгел, ул
барыннан да бигрәк гыйбрәт, акыл һәм тәҗрибә, дип раслый һәм әсәрендә үткәндәге, ерактагы
җитди сабаклар бүгенге иминлекнең кадерен белергә, аны күз карасыдай актив сакларга өнди, яу
һәм тынычлык мәсьәләсендә аеруча зирәк булырга, ркыл белән, та рнх тәҗрибәләренә карап эш
итәргә өйрәтә, дигән фикер уздыра.
Әсәрнең үзәгенә Албуга образы куелган. Биредә ил, халык яшәешендәге зур вакыйгалар
Албуга язмышына бәйле рәвештә тасвирланалар, аның драматик тормышы укучыны даими рухи
киеренкелек хәлендә тотып тора. Шул ук вакытта, гәрчә финал Албуганың тоткынлыкка төшүе
белән төгәлләнсә дә, аның юлында әле ниндидер борылыш булу ихтималы турында күңелдә бер
якты өмет тә яши. Чөнки укучы Туңгак алыпның алдарак Албу- гага «бар ышаныч синдә» дигән
сүзен яхшы хәтерли. Туңгак алып, гаскәрдән читкә җибәрелгән, авыру, гарип булуына да
карамастан, әле үзендә дә зур көч сизә. «Миндә бер бөртекне мең бөртеккә әйләндерә алырдай
осталык бар!»—ди ул. Н. Фәттахның зирәк геройлары мондый җитди сүзне тиккә генә
ычкындырмауларын истә тотсак, әле бу геройларның зур перспективалы булганлыгы аңлашыла.
Беренче китап күләмендә Албуга һәм Туңгак алып язмышлары никадәр генә хәвефле һәм серле
булмасын, алда алар- ның актив хәрәкәте төсмерләнә.
Роман персонажлары Албуганы каганның өлкән бичәсеннән туган өлкән баласы, ягъни
тәхеткә хокуклы улы дип йөртәләр. Тик әнисе Күрекле-бикә генә аңа: син — Каган баласы түгел,
син — Тәңре улы,— ди. Албуга үзе дә күңеленнән Туман каганга охшамаска, аның эзеннән
бармаска сүз бирә, ягъни аның Каганнан рухи аермасына, гади, ләкин зирәк, талантлы, затлы
токымнан булу ихтималына басым ясала. Әсәрдә Албуга җиткән егет, ыру башлыгы булып
формалашкан дәвердә күрсәтелә, аның шул чорга хас эш- гамәлләре, уй-кичерешләре сурәтләнә.
Романнан аңлашылуынча, геройлар тормышның шактый кырыс шартларында гомер кичерәләр,
ләкин табигать каршында бер дә үзләрен көчсез хис итмиләр. Аска коры-сары түшәп, тире җәеп,
кышкы далада куну, япан җирдә торак кору яки, киресенчә, ил-көн, мал-туар белән кузгалып китү,
көннәр буе юлда булу — алар өчен табигый хәл. Биш-алты яшьлек балалар йнде атка атланып, ә
ярлыраклары сарыкка, кәҗәгә атланып йөриләр. Ачык далаДа көчле буран котыргач, Күрекле -
бикә, Албуга ыруының -барлык кешеләре үзләрен саклаудан бигрәк ишле көтүләрен таратмау
хәстәрен күрәләр: «Терлек-туарны үлемнән коткарып калу исә үз-үзеңне ач үлемнән коткарып
калу дигән сүз иде». Автор күчмә кешеләрнең дала шартларына җайлашкан, зирәк, чыдам
булуларын күрсәтә.
Бу чорда әле һәр кабиләнең иминлеген, мөстәкыйльлеген саклаучы үз гаскәре була. Албуга
йончыткыч күченүләр вакытында да ирләр арасында хәрби осталыкны күтәрү, тәртип урнаштыру
чараларын күрә, нык куллы гаскәр башлыгына әйләнә, кайчак шактый кискен эш итеп тә куйгалый.
Аңа яшьлек масаюлары да бөтенләй үк чит түгел.
Әсәрдә Албуганың ярәшелгән кызы Алтын-Бөртеккә өйләнүе, кәләш куеныннан туры яуга
китүе этнографик бай детальләре, шаян-шуклыклары, моңсу бизәкләре белән тасвирлана.
Этнографик картиналар, йола, гореф-гадәт ритуаллары, багу, күрәзәчелек күренешләре роман
тукымасына бик табигый булып, вакыйга барышында үреләләр.
Романдагы барлык хәл-вакыйгалар, бәйләнеш-мөнәсәбәтләр дә геройларның уй-
кичерешләре белән җылытып, җанландырып биреләләр. Әдип тойгы-хисләрнең катлаулы
булуын, төрле юнәлеш алуын, бер үк факт уңае белән төрле кешедә капма-каршы фикер тууын
сурәтли. Ул күңелдәге бәрелешләрне, эчке конфликтны нечкә төсмерләре белән күрсәтә.
Әсәрдәге байтак коллизияләр психологик җирлектә бөреләнә, уйның тиешсез юнәлешкә кереп
китүе конфликт тудыра. Әсәрдә социаль тигезсезлекнең кешеләр язмышында, үзара
мөнәсәбәтләрдә, кичерешләрдә чагылышын гәүдәләндерүгә зур урын бирелә. Романнан
күренгәнгә, чибәр кол кыз Табылдык кулдан-кулга күчеп йөри. Аның үз хисләре белән берәү дә
хисаплашмый. Романда Күрекле-бикә акыллы, булдыклы хатын итеп сурәтләнә. Ул Туңгак
алыпны үзенә якынайта, аны ихлас күңелдән ярата. Шуңа да карамастан, ул Сөн иленең атаклы
гаскәр башлыгының кол икәнлеген һәрчак исенә тө-
шереп тора. Шуңа күрә Туңгак алып ирекне дә өлкән бичә назыннан котылу дип аңлый.
Автор дәрәҗәле аксөякләрнең эгоистик психологиясен яктырта. Каганның анасы Кортка-бикә
хакында ул болай яза: «Яшь. сылу кызлар турында ул беркайчан да тыныч кына тыңлый алмый
иде. Кулыннан килсә, ул барлык яшь. сылу кызларны үзе кебек корыган агачка әйләндереп
бетерер иде».
Психологик атмосфера аеруча каган тирәсендә киеренке. Туманның иң якын киңәшчеләре,
аның белән бер табактан ашаучылар, каган үлгәч, аның белән бергә күмелә торган ирләр,
каганның кәефен чамалый алмасалар, аңа нинди киңәш бирергә дә белмиләр, кайсын бирсәң дә
хәтәр, куркыныч булып чыгуы ихтимал дип уйлыйлар.
Автор геройларның үз чорына хас карашларын, фикер йөртү үзенчәлекләрен гәүдәләндерә.
Ыру яңа җиргә күчеп килгәч, Албуга белән осталар арасында шундый сөйләшү булып ала.
« — Сез тау-тау өеп куйган ук, сөңге сапларына ярый ла тимер җиткереп булса!
— Тимер генә им түгел! Тимер җитмәсә, таш, сөяк куярлар,— диде өлкән яшьтәге бер оста,—
Бозылды халык — ук башына да тимер, сөңге башына да тимер, пычак та тимер. Элек бер дә
тимер дип аптырап тормаганнар».
Әсәрдә борынгы йолаларның бик үзенчәлекле, хәтта кайбер кыргый яклары да күренеп-
күренеп киткәли. Әйтик, корбан бирү йоласы кайчак табигый халәтне кискен үзгәртеп җибәрә.
Дунху бәге Начин Нойон, үлемнән котылу куанычыннан шашынып: «Тәңрем! Коткаручым! Үз
аймагыма кайтып җитә алсам, биш яшьлек улымны сиңа корбан итеп бирәм!»—дип нәзер әйтә, үз
яшәеше хакына икенче бер кеше гомерен кисәргә җыена.
Н. Фәттах тормыш күренешләрен мөмкин кадәр гади, төгәл, ачык итеп сурәтләргә тырыша.
Бер очрашу вакытында ул романның кимендә яртысын кулдан унтугыз мәртәбә күчереп чыгуы
хакында сөйләгән иде. Бу гадилек артында образлы фикерләү, поэтик осталык, тирән
мәгънәлелек, экспрессивлык ята. Туңгак алып турында автор болай яза: «Ул ишеккә таба атлады.
Ашыгудан, кабаланудан ул аяк астындагы нәрсәгәдер сөрлегеп китте. Аяк астындагы ул нәрсә
сөлге булып чыкты. Ләкин ул аны иелеп, аягыннан • алып тормады — шул килеш, уралган сөлгесен
өстерәп, ишек катына ук килеп җитте». Менә шушы аякка уралган сөлге истә кала, ул алдагы
зуррак, хәвефлерәк хәлләр ихтималы турында кисәтеп, искәртеп куя кебек.
Әсәрдә табигать бик актив, тынгысыз хәрәкәттә күрсәтелә, даими үзгәреп торучан, кеше
кичерешләренә сизгер итеп сурәтләнә. Автор болай ди: «Кышкы кояш инде бик нык зурайган,
кызарган һәм кара җир астына төшеп бара иде». Бу җөмләдән борынгы аң буенча фикер йөртү
дә, ниндидер мәгънәле ишарә дә сизелә.
Тарихи тематика буенча Н. Фәттах безнең әдәбиятта аеруча җитди сүз әйтә алды, мөһим
концепцияле, йотлыгып укырдай әсәрләр иҗат итте, ерак дәверләр белән бүгенгенең бәйләнешен
күрсәтте, сәнгать чаралары белән тарих сабакларының тирән мәгънәсен аңлатып, бирде.
Иҗатка, сәнгатькә карата зур таләпчәнлек аның тәнкыйть эшчәнле- гендә дә ачык чагыла.
Әдәби күренешләргә бәя биргәндә, төп критерий итеп ул сәнгатьчә камиллек дәрәҗәсен ала. Әгәр
дә әсәрдә осталык җитенкерәмәү очрагын, йомшаклыкны тоя икән, ул бу хакта гомум сүзләр әйтү
белән генә чикләнми — кулына яңа гына каләм алучылар турында да. яшь язучы Нәбирә
Гыйматдинова хикәясе, «ирекле» шигырь хакында да, могтәбәр өлкән әдипләребез А. Шамов, Г.
Әпсәләмов, Ф. Хөсни, Ә. Еники әсәрләре турында да конкрет сөйли, ул әсәрләрне анализлап
күрсәтә. Иҗат серләрен нечкә тою нәтиҗәсендә туган риясыз мәкаләләр укучының игътибарын
тарталар, исендә, хәтерендә калалар. 111ул ук вакытта Н. Фәттах соклану хисләрен дә ачык итеп
әйтә. Ә. Еники иҗаты турында ул: «Әмирхан Еники әсәрләрен мин беркайчан да ялыктырмый
торган шигырь укыгандңй укыйм»,— ди, < андыйларһың тәҗрибәсе үзенә иҗат терәге булуы
хакында хәбәр итә.
Н. Фәттах талант ияләре белән берлектә әдәбиятыбызны үстерүгә зур өлеш кертеп килә.